МӘҢГЕЛЕК КӨЙ
Җиһан — берни түгел, — Олы бер көй.
Дөнья — берни түгел, — Олы бер моң.
Гомер — берни түгел, — Гади бер шәй.
Адәм — берни түгел. — Гади бер җөй.
Мәңгелек көй умырткасы — Мәңгелек Тын.
Мәңгелек ТЫн.
Мәңгелек ТЫН...
— Язганың — байтак, Сызганың — байтак, Ник сирәк язмаң Улыңа атап?
— Күңелдә — туфан, Бәгырьдә — вулкан. Бик юка дивар, Бик нечкә кыллар.
Сызырга куркам... Тиергә куркам...
Бармагыңны сузсаң берчак ярдәм итеп, борыныңача суырып алыр күзәнәкләп. Тәхет төзи таштан түгел, таш башлардан, карасы — ак, агы — кара: таныш мәктәп. Бәгырь җебе әзме бире сузылгандыр, әзме акыл бер мичкәгә сыгылгандыр. Үзәгенең өзелгәнен сизмәс йөрәк, аңлар вакыт, тагын күпме дәлил кирәк?
Урта диңгез — Олы диңгез
Сардиния: Кальяри — Рим...
Урта диңгез, Олы диңгез — Ияр тигән кыргый ат, Таныдыңмы мин-кыпчакны, Хәтерең, диңгез, яңарт!
Унбиш гасыр син-дәрьяга Гомермени — бер сәнә... Кораб-ияр максат түгел — Күрешер өчен сәбәп.
Ташка катып исән калган Мин — алмагач орлыгы, Тере Хәбәр булып шыттым Мин — Атилла оныгы.
Алмагачка тулы булган Алтай — Диңгез арасы, Хәтер күзәнәкләрендә — Ап-ак чәчкә дәрьясы...
... Күк белән дәрья тоташкан, Күбеккә баткан кораб. Пәрәвездәй төн пәрдәсе Корабны алган чолгап.
Йолдызларга тиеп китә Кораб, суда йөзсә дә, Дулкын саен бер талпына Йөрәк, ничек түзсә дә.
Җидегән йолдыз чалкан ятып Күктән безне күзәтә...
Әйтерсең лә Тәңре үзе Чаткы сала үзәккә...
Шомлы дәрья, шомлы гүләү, Диңгездә — сыңар саңак. — ... Әни, синең учларыңда Бара сыман бу кораб...
Төнге күктән шәһәр — Мәрҗән тулы, асыл, Чиккән түбәтәйдәй Җем-җем килә Марсель.
Очак канатына Тиеп алды сыман Ак-каралы дөнья, Ак-каралм инсан.
Дөньяда — бармы син. Әллә килерсең бер — Марсельгә барыбер.
Марсельгә — барыбер...
Урамнары — текә. Таудан эңгер төшә, Диңгез дулкынында Җанын тирби мишәр.
Дөнья җилен җигеп Уза фани гомер — Соңгы кабатмы бу, Әллә килерме бер?..
... Миңа да барыбер. Миңа да —
барыбер...
Мин — минсез дөньяда...
Җирән карсак көчек килә очып, үз җиленнән аяклары чәбәләнә үз ләң-ләңен таккан койрыгына.
Чәйнәр иде минем ботны —
әмма... тешләп кара бу дөньяда юкны.
Рәшә булып үтте минем аша ала-кола телле чуар төркем. Минем аша шау-шу дөнья үтеп бара.
Әйтерсең лә челтәр аша үткән төтен...
Кайсы мизгел мине рәшә йотты?
Йә бу дөнья үзе рәшәме?
Яңгыр җиле иссен тетеп-йолкып —
Гарасатның үзен дәшәмен!
Кемнең әле күргәне бар рәшәләрнең
Яшен утларында яшәгәнен!
... Таудан тәгәрәгән тәгәрмәчләр — бер дөньяның меңләп чагылышы.
Мине тәгәрәткән тәгәрмәчнең агачлары Мең тарафка очты таралышып...
... Шатлыкка сөялдең — бармы иңе?
Кайгыга иярдең — бармы чиге?..
Шатлыктан атылдың: кайгы — күсәк.
Кайгыга басылдың: шатлык — түшәк.
Кайгылар төренгән шатлыкка.
Шатлыклар төрелгән кайгыга...
... дүрт яклап чит җилләр кайда да...
адәм-корт кимерек алмада... ...галәм-йорт нәфескә чорнала...
...Мин — минсез дөньяда.
Иңдә — җиһан, билдә — офык, аяклар — очак иде...
абынып, очтым упкынга...
...ул -
синең кочак иде.
Шөкер. Алла, Адәм заты — кыяфәте насыйп булган күрәчәккә.
Сайлый калсам үзем җаныма сын — сайлар идем микән кабат янә адәм кыяфәтен киләчәктә?
Бөркет — бөртек-бөртек. берәм-берәм.
Карга — тамга-тамга, төмән-төмән.
Ялгыз карга —
шом. томан...
Бөркет төркем-төркем — йә — төш, йә — ахырзаман...
Чи-керт-кә-стан
трепещет знак-кузнечик над полем и под небом!..
В. Хлебников
r-p-o-p-h-e-s-s-a-g-r
Who
a) s w(e loo)k ...
... to
rea(de)rran(com) gi(e)ngly
.grasshopper;...
E. Cummings
Крылышкуя золотописьмом тончайших жил.
Кузнечик в кузов пуза уложил Прибрежных много стран и вер. .
Г. Айги
Суынып барган мич арты.
Дөм караңгы өй.
Оеп йоклый авыл йорты...
Чикерткәләр
...төш юрый.
Чикерткә дөньясының
офыклары — йокы...
Шәлперәйгән болын. Әлсерәгән көтү. Снкергәли Чикерт-чикерт- чнкерт-кәләр сикер-гәли...
Эңгер йота саркып чыккан кара сыер сөтен...
Күңелдә сүз — суда йөзгән балык.
Сүзнең телгә чыккан мәле — йалтыравык кармак кабып ярда яткан балык хәле.
Кыяларда —
бөркет оялары.
күрим дисең —
бармы канатларың?
Язмыш чөйсә күккә — күрерсең дә, ябылмасмы яшәү кабакларың?
Йодрыкларым, йомшап.
канат булды, пакъ хисләрем —
манма моң гына.
Олы юлда Чишмә сукмаклары вәзен булып керә җырыма.
1997