КИТЕП БАРАМ КӨЛӘЧ ҖӘЙДӘН
Үз илеңдә
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул — Үләне дә аның бәрхеттер ул.
Бәхеттер ул үз көеңне көйләү, Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү.
Гомер узды кеше көен көйләп, Гомер узды башка телдә сөйләп.
Рәхәттер ул газиз үз өеңнең, Рәхәттер ул газиз үз илеңнең
Капкаларын ачып керүләре, Үз көнеңне үзең күрүләре!
Моңланабыз һаман чит телләрдә, Күзләребез һаман чнт илләрдә...
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул, Тупсасы да аның тәхеттер ул.
Яшьлеген эзләүче шагыйрь
Йөргәндә Базы буенда. Малай-шалай шикелле, Җитмеш яшьлек Әхсән Баян Ярдан суга сикерде. Җитмәде суы тезгә дә...
Муеннан иде бит ул, Үскәндә һәрчак шушында Коенган иде бит ул.
һаман агып бетә алмый, һаман ага Базы да.
Базы белән агып бара Туган якның назы да.
Таллыклары да киселгән, Ярлары да ишелгән... Бу минутта ниләр генә Уйлыйдыр ул эченнән?!
Эзләп китте ул аннары Балачагы чишмәсен...
Чишмәсен дә тапмагачтын Шагыйрь җаны нишләсен.
Күңелләре дә нечкәрде. Күзләре дә дымланды. Сагынды да уйланды ул. Уйланды да моңланды.
Авылының сукмакларын Шагыйрь озак таптады. Тик ул малай чакларын да. Яшьлеген дә тапмады.
Э шагыйрьнең кодрәте зур! — Шулай борын-борыниан... Яшьлегенә кайту гына Килми аның кулыннан.
Төнге моңсулык
Бигрәк моңсу була икән Көзнең алтыны да. Калтырата нртә-кнчен Чыклы салкыны да.
Бигрәк моңсу көннәре дә, Ямансу төне дә.
Айның аның эше беткән — Чыкмый бер өне дә.
Айга нәрсә? Ул бит үзе Моңлана да белми.
Мине генә моңландыра...
Булмагандай берни.
Бер тавышсыз-тынсыз гына Йөзә дә ай йөзә — Үзе өзгәләнмәсә дә Үзәкләрне өзә.
Күккә ашкан шагыйрь
Башкортның илаһи шагыйре Рәшит Назаровка
Илһамын Шагыйрь Ходайның Үзеннән алган.
Э шигырьләре... башкортның
Җаныннан тамган.
Ул — күңелдә мәңге кипмәс
Яшь булып калган.
Ул Бабичтан, Тукайдан да
Яшь булып калган.
Шигырьләрен, әйтерсең лә. Аксакал язган.
Илаһи Шагыйрь булалмый
Акылдан язган.
Язса да язган ул шигырь, Язган... эшләгән.
Э аннары күккә ашкан!
Кире төшмәгән.
Ходай янында калган ул! — Менә нишләгән.
Без күбебез озын кыш буена Табаннарын имеп яткан аю.
Исәбебез — эшләмичә генә Тәмле ашау һәм ничек тә баю.
Иң зур теләк — иртән баш төзәтү, Ә төи һөнәр — урлашу һәм алдау.
Кода-кодагыйлык, хәрәмләшү һәм халтурщик дус-ншләрне данлау.
Булмаячагын да белгән килеш Алтын, көмеш таулар вәгъдә итү.
Оч тиенлек талант булмаса да Бөеклеккә, данга дәгъва итү.
Астагыга — гел кимсетеп карау. Каргыш, тиргәш, ләгънәт — өстәгегә.
Битарафлык һәм игътибарсызлык Башкаларның хәер эстәвенә.
Кешеләргә эшләгәннәребез — Әшәкелек, хөсетлек һәм этлек.
Төшә-төшә, үзебез дә сизми, Шушы көнгә менә төшеп беттек.
Рәхәт икән — телсез балык булу, Әйбәт икән — мәхлук сарык булу.
Бөтен теләк — бушка рәхәт чигү...
Өстәвенә, бөек халык булу!
Төнге кошлар
Ябалаклар чыккан төнге ауга — Төннең карасына.
Эләктеләр алар машинаның Якты фарасына.
Белми алар кая очарга да Безнең якты уттан.
Уттан качкан кебек кача алар Төнге яктылыктан.
Сез — төн кошы. Сез — төн хуҗалары! Юк сез көндезләрен. Мин бит әле бала чагымда ук Сезне күп эзләдем.
Сезнең ухылдаудан гел алына Иде минем өнем.
Сез очасыз фәкать караңгыда, Җанланасыз төнен...
Мин дә төнге ябалактыр, ахры, Мин дә төнге коштыр.
Төннәр буе шигырь язган булам Мин дә кыштыр-кыштыр.
Тормыш мәшәкате — көндезләрен... Шулай көн дә менә.
Шагыйрь итеп тоям мин үземне Фәкать төнлә генә.
Ренат Харис шигырь укый
Ренат Харис шигырь укый Шундый татлы иттереп. Шундый ләззәтләнеп китеп. Шашып, шартын китереп.
Укыганда ялкынланып Битләренә ут каба. Болай да зәңгәр күзләре Күз алдында мутлана.
һәрбер шигырь юлы саен Кайнарлана каннары. Хәйләкәр елмаеп, безгә Карап ала аннары.
Укыганда тамагын да Кырып-кырып алгалый... Ренат Харис шигырь укый. Укыганы — Кандалый.
Иң татлы урыннарында Юри туктап алгалый.
Бу — бөтенләй башка Харис, Бу — өр-яңа Кандалый.
Шигырьләрдәге ул кызлар! — Йөзләре, имиләре...
Бер як читтә торсын икән Шәрекънең Җәмиләре.
Ренат Харнс шигырь укый. Шагыйрь күңле алдамый... Чыннан да боек икән шул Габделҗаббар Кандалый!
Әллә инде яшьлек кабатланмас. Кире кайтмас гүзәл чор микән? Искә төшкән саен бәгырьләрне. Үзәкләрне өзәр җыр микән?
Күңелеңдә, яшь чактагы кебек, һаман сөю, һаман наз микән? Миңа дигән кайнар тойгыларың Бик күп микән, әллә аз микән?
Кара кашың һаман кыйгач микән. Керфекләрең һаман ук микән? Йөрәккәең, яшь чактагы кебек, һаман ялкын, һаман ут микән?
Чәчләрдәге аклык әллә инде Картлык алып килгән кар микән? Бу дөньяда бездән бәхетлерәк Карт гашыйклар тагын бар микән?.
Ярату
Яратам сине, кадерлем!
Син — иң якын кешемдер. Сине нигә яратамдыр? — Әйтал.мыйм, ни өчендер...
“Нигә яратасың?” — дисең. Анысы нигә инде.
Гел бер сорау биреп минем Җаныма тимә инде.
Синең өчен янып-көеп
Яшьлекләр үтте китте. Сорама ник яратканны. Яратам! Бетте китте...
Чабам гомер атында
Эй чабам гомер атында! — Тыеп булмый ул атны.
Малай чаклар, чаптар чаклар Ул атны күп дулатты.
Шул чакларым кулын болгап Кала минем артымда.
Кайчан ташлап калдырыр дип Чабам гомер атында.
Ә гомер атым — иярсез, Гомер атым — йөгәнсез... Андый атның ниндилеген Сез үзегез беләсез.
Кайчагында...
Була авыр халәтләрем. Сәгатьләрем, көннәрем. Андый көннәрдә дөньяның Тиргим әллә кемнәрен.
Андый чакта дөньясына Килә бер төкерәсем, Бөтенесен бетерәсем, Аюдай үкерәсем...
Сиңа бар да дошман кебек, Килеп тешләрләр кебек. Тешләмәсәләр дә берәр Этлек эшләрләр кебек.
Кайчагында кешедән дә, Үзеңнән дә туясың. Аптырагач, эчтән генә Сүгенеп тә куясың.
Башны кара урманнарга
Килә алып качасы, Килә кайчак шашкын булып. Ташкын булып ташасы...
Түзә нкән йөрәк — күпме Янмасын, чукылмасын. Чукынсын ла дөньялары! Юк әле, чукынмасын...
Көзгә киттек, әйдә!
Күз алдында үзгәрә җәй — Алыштыра төсен.
Чыга да кояш югала, Көн дә явым-төшем.
Мондый түгел нде лә җәй Эле кичә генә.
Көзгә таба авыша ул Сиздермичә генә.
Үзгәрәм бугай үзем дә... Күздән сагыш тама.
Китеп барам көләч җәйдән Моңсу козгә таба.
Килә тизрәк моңланасым, Көздән моң аласым, Моңсу көзләрнең эченә Кереп югаласым...
Моңсулыкка китеп барам, Төгәлләнә җәй дә.
Кемнәр бара минем белән? — Көзгә киттек, әйдә!