Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИП АГА ЯДКАРЕ


Остазыбыз Хатип ага Госман турында сүз чыктымы. Тел. әдәбият һәм тарих институты
аспиранты булып йөргәндә булган бер вакыйга искә төшә 1970 елларда булды ул хәл.
Институтның утырышлар залында татар әдәбияты проблемаларына багышланган зур
конференция бара иде. Залда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән зур галимнәр Профессор
X. Госман төрки халыкларның шигырь төзелеше турында доклад укый. Куелган проблема
җитди. Моңарчы төрки шигырен, шул нисбәттән татар шигырь төзелешен аңлатуда
берьяклырак караш яшәп килде Күп галимнәр төрки шигырь төзелешен гарәп кануннарына
нигезләнеп тикшерәләр, бу исә төрки халыкларда борын-борыннан үз шигъри системасы
формалашмаган, ә гарәпләрдән алынган дигән ялгыш фикергә этәрде иде.
Төрки шигырьнең үз юлы бар, шигъри система башка халыклардан кермәгән, ул үз
телебезнең чараларына нигезләнеп барлыкка килгән, үскән һәм камилләшкән. Залдагылар
профессорның бу нәтиҗәләрен хуплап каршы алды Профессорга төрле яклап сораулар яуды,
язма рәвештә дә бирделәр. Ул һәммәсенә җавап бирә барып, бер кәгазьдә тукталып калды.
"Әллә күзләрем ялгыш күрәме" дигәндәй язуны әйләндергәләп карады. Аннан, бер фикергә
килеп, эчтәлеген залга игълан итте
— Иптәш Усманов, бу тәфсилләп тикшерүнең нигә кирәге бар? Шагыйрьләребез
шигырь төзелешен белмәсәләр дә, язалар ич әле.
Залдагылар аптырашта калды. Аларның күбесе Хатип аганың шәкертләре, тегеләйме-
болаймы профессорның катнашы белән фәнгә яисә әдәбиятка аяк баскан кешеләр, һич югында,
аның лекцияләрен тыңлаган, хезмәтләренең кыйммәтен яхшы белгән һәм аларга нигезләнеп эш
итүчеләр иде Хөрмәтле профессорга бирелгән бу мәгънәсез сорауны ишетеп тору аларга бик
кыен тоелды, күрәсең, уңайсызланып башларын иделәр. Профессорның да бу 'галим'гэ ачуы
чыкты, йөрәген әрнетте бугай, күзләреннән нәфрәт чаткылары сибелеп киткәндәй булды Ләкин
ул үзен тотып калыр өчен көч тапты, тыныч кына тавыш белән:
— Минем иң яратмаган нәрсәм — фәндә өстән-өстән йөрү Фәнгә менә шундый
галимнәрнең борын тыгуы бик аянычлы. — дип сүзен тәмамлады.
Шул конференциядә әйткән “иң яратмаганым — фәндә өстән-өстән йөзү" дигән сүзе
Хатип Госманның һәр мәкаләсен, һәр китабын караган саен искә төшә торган булып китте.
Чөнки тикшерелә торган объектның төбенә-тамырына төшү, төп хасиятен белергә тырышу
аның барлык гыйльми хезмәтләренә дә хас әйбер. Бу аның иманы иде
X. Госман фәнгә әдәбият дөньясыннан килде Ул 30-40 нчы елларда шагыйрь һәм
прозаик буларак танылды “Кырлар лирикасы' (1931). "Кан тавышы" (1934). "Йосыф" "Мин
күккә күтәреләм" (1937). “Ялкынлы йөрәк" (1943). “Ут сызыгында" (1945) кебек әсәрләре
укучылар тарафыннан җылы каршы алындылар.
Аның әдәбияттан килүе фән эшендә дә зур ярдәм итте, шагыйрьләрнең иҗат
лабораториясенә үтеп керергә, аларның иҗат үзенчәлекләрен тирәнрәк ачып салырга
мөмкинлек бирде Моннан тыш ул яшьтән үк рус һәм Көнбатыш әдәбиятларын җентекләп
өйрәнеп. Алабуга укытучылар әзерләү һәм Казан педагогия институтларында Көнбатыш
әдәбияты буенча лекцияләр укырга да өлгергән иде
X. Госман беренче фәнни хезмәтен һ Такташ поэзиясенә багышлый. Әмма Такташ
поэзиясе гаять катлаулы. Беренче чорда ул романтик шагыйрь булып күзалланса. соңга таба
реализмга таба юл тота. Аның эчке иҗади үсеш-үзгәрешен ничек, кай тарафтан ачарга, аның
иҗат лабораториясенә ничек ачкыч табарга? Шул вакыт аның Көнбатыш әдәбиятларын яхшы
белүе ярдәмгә килә Көнбатышта исә мондый шагыйрьләр булган X. Госман Такташ иҗатын
Гете. Шиллер Байрон кебек даһилар белән янәшә куеп чагыштырып карый һәм шунда
Такташның бөеклеге, аның шигъри эволюциясе ачылып китә. Бу фән дөньясына яңа гына килеп
кергән яшь галимнең беренче уңышы була 1951
елда ул Казан университетында шушы темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Шул ук елда аңа Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек
итүне тапшыралар. Татар әдәбиятын чын-чыннан фәнни нигезгә салып укыту эше яңа гына
җайга салынып килгән еллар. Студентлар өчен дәреслекләр юк дәрәҗәсендә, укыту планнары,
методик күрсәтмәләр юк. Әдәбиятның борынгыдан алып хәзерге көнгәчә үткән юлында
тикшерелмәгән “ак таплар" бихисап. Нидән башларга? Кафедра җитәкчесен шул нәрсә борчый.
Ул көн тәртибенә әдәбият тарихындагы 'ак таплар'ны бетерү, иҗатлары моңарчы җитәрлек
өйрәнелмәгән, исемнәре тарих томаннары артында югалып калган язучы һәм шагыйрьләрне
яңадан халык арасына кайтару бурычын куя. Ләкин моның өчен кадрлар тупларга, фән мәктәбе
булдырырга, фәнни тикшеренүләрнең юнәлешен билгеләргә кирәк иде. Фидакарь хезмәт белән
айлар, еллар үтә торды. Татар әдәбияты кафедрасы акрынлап кирәкле кадрлар белән
тулыланды, фәнни хезмәтләр, программалар, методик кулланмалар, дәреслекләр басылды.
Кафедра эше җайга салынып китте. Монда, әлбәттә, кафедра җитәкчесенең роле бигрәк тә зур
булды.
Университетта эшләү чорында X. Госман “Социалистик революция һәм татар поэзиясе"
дигән темага күләмле монография яза (Бу хезмәт аның 1962 елда яклаган докторлык
диссертациясенең нигезен тәшкил итте). Галим әлеге монографиясендә революция алды
елларыннан алып 1930 нчы елларга кадәрге поэзиябезне тикшерә. Әдәби процессны
иҗтимагый тормыш белән ныклы бәйләнештә ача. поэзиядә әдәби осталык үсеше
мәсьәләләренә киң туктала. Бу монография 20 нче еллар татар поэзиясен тикшерү буенча хәзер
дә бердәнбер күренекле хезмәт булып кала.
Гомумән. X. Госман зур фәнни кыйммәткә ия хезмәтләр язды һәм китаплар
чыгарды. Аның “Такташ поэзиясе" (1953 ел), "Бөек Октябрь революциясе һәм татар поэзиясе’
(1960 ел) һәм "Егерменче елларда татар поэзиясе (1964), “Татар шигыре" (1964), "Шигырь
төзелеше" (1975 ел). “Шигърият гомере" (1978 ел), “Олы юлга чыкканда" (1982 ел), “Тюркский
стих в средине века" (1987 ел) Һ. 6. китаплары поэзиябезне тикшерүдә күренекле урын алып
торалар. Моннан тыш Г. Кандалый. Мөхәммәдьяр кебек шагыйрьләрнең җыентыклары, “Татар
поэзиясе антологиясе", һ. Такташ, М. Гафури, Ш Бабич әсәрләренең укучыларга тәкъдим
ителүендә һәм ‘Татар халык иҗаты" дигән күләмле китап чыгаруда да өлкән галимнең өлеше
гаять зур. Шуның өстенә урта мәктәпләр өчен дәреслекләр төзүгә кертелгән хезмәтен дә искә
алыйк. Аның газет һәм журнал сәхифәләрендә дә әдәбиятның төрле проблемаларына
бәйләнешле мәкаләләре еш басыла килде. Галим борынгы татар әдәбияты чыганакларын
өйрәнүдә зур хезмәтләр куйды.
Күренекле галим фәндә алмаш әзерләүгә дә зур әһәмият бирде. Аның җитәкчелегендә
дистәдән артык диссертация язылды һәм якланды. Кайчандыр X. Госманның шәкертләре
булган М. Хәсәнов. М. Мәхмүтов, X. Мәхмүтов, X. Миңнөгулов һ.
Рәсемдә Хатип
Госман Казан дәүләт
университеты доценты,
язучы Альберт Яхин
белән. 1976 ел
б. хәзер югары абруйга лаек фән эшлеклеләре. Ул дистәләгән кандидатлык һәм докторлык
диссертацияләрен яклауда оппонент булды Югары Аттестация комиссиясе әгъзасы буларак,
фәнни хезмәтләргә рецензияләр язып, күпме яшьләргә фатиха бирде ул, фән юлына чыгарга
я рдәм итте...
Университет галимнәренең фәнни эше педагогик хезмәт белән бергә алып барыла X.
Госман бу өлкәдә дә күп тырышлык куйды. Без дә шул университетта укып Хатип аганың
“Әдәбият белеме" буенча лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирешкән кеше "Бәхетенә ирешкән"
дим. Чөнки ул укыган лекцияләрне тыңлау чыннан да бәхет иде. Аның илһамланып, оста һәм
эчтәлекле итеп укыган лекцияләре әле дә хәтердә.
Университетка керү имтиханнары тапшыргандагы бер вакыйга истә калган Әдәбият
буенча сорауларга җавап биреп бетергәч, бер кырыйдарак утырган мәһабәт гәүдәле абый миңа
сәер генә сорау бирде:
— Энем, тәрәзәгә кара әле, ни күрәсең, шуны сөйлә. — диде
Башта аптырап калдым... Коридорга чыккач, бер-беребездән сорашабыз. Теге
профессор абый шактый кешегә “Әниең турында сөйлә", “Туган авылың турында" кебек
сораулар биреп утырган икән. Без ул серле сорауларның ни өчен бирелгәнлеген ул вакытта
төшенә алмадык, әлбәттә. Соңыннан гына аңлашылды, ул Хатип аганың укырга дип килгән
яшьләрнең фантазиясен, эмоциональлеген, кыскасы, иҗади сәләт дәрәҗәсен чамалап утыруы
булган икән.
50 нче еллардан соң әдәбиятка килгән язучы һәм шагыйрьләрне күз алдыннан
кичерсәң, аларның күпчелеге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган
кешеләр. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки кафедра һәм аның җитәкчесе Хатип ага
әдәбиятыбызның киләчәге өчен өзлексез кайгыртучанлык күрсәтеп килделәр
Бәхәссез, X. Госманның милли кадрлар әзерләүдәге хезмәтләре гаять зур. Ул безнең
республикада гына түгел төрки илләр күләмендә дә билгеле Галим фидакарь хезмәте өчен
югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булды Ул "Почет билгесе" ордены кавалеры, шулай ук
“Фидакарь хезмәте өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнде
Хатип ага Бөек Ватан сугышы ветераны иде Ул авыр сугыш елларын башыннан
ахырына кадәр кичеп чыкты. Башта Төньяк-Көнбатыш фронтның "Ватан өчен" газетасында
аннан сугышчан офицер булып фашизмның оясына кадәр барып җитте Сугышта күрсәткән
батырлыклары билгесе булып аның күкрәген “Кызыл Йолдыз" ордены һәм күп санлы
медальләр бизи иде.
Болар бары да күзгә бәрелеп торган хезмәтләр генә Авылдашлары Хатип абыйны зур
галим булудан тыш, 20-30 нчы елларда үзенең ялкынлы сүзе һәм эше белән аларга ярдәм итүче
активист буларак та беләләр.
Хатип ага Пермь өлкәсе Сулмаш авылында затлы гаиләдә. Госман мулла гаиләсендә
туган. Бу гаилә бәзгә 1920-30 елларда шактый билгеле язучы Таһир Госман- Сулмашны, рәссам
Шәмит Госмановны да биргән бит әле. 20 нче елларда, әтиләре мулла булу аркасында, бу ишле
гаиләгә күп җәбер-золым күрергә туры килгән
Шул ачы язмышларны уздырган кешегә тоталитар чорда халкына хезмәт итү хакына
"кызыл төскә" кермичә дә мөмкин булмагандыр. Минем уемча, тоталитар чорда
репрессияләргә эләкмәс, адәм типкесендә йөрмәс өчен, 'кызыл төскә кереп, хәйләкәрләнеп
булса да, татар зыялыларының күркәм традицияләрен дәвам иттереп, татар филологиясе фәнен
үстерүгә зур хезмәт куйган кешеләребезне хөрмәт итәргә кирәк безгә. Бу да фидакарьлек, бу да
халыкка хезмәт итү бит
Сиксәненче еллар башы иде бугай, ул сиксән яшенә якынлашып барганда Хатип ага бөр
сәер гамәлгә тотынды. Үзенең дачасында юан бүрәнәләрдән олы бер авыл йорты төзү эшенә
кереште. "Нигә кирәк инде бу газап сезгә! — дигәч Хатип ага "Шушы урмандагы йортта
тынычлап биш-алты ел гына булса да ниятләгән хезмәтләремне язып, эшләремә нәтиҗә ясап
калдырасым килә". — диде Чыннан да. хөрмәтле галим җәйләрен шул йортта яшәп, бик күп
язды, фәнгә багышланган гомеренә нәтиҗә ясап, биш-алты елдан соң бәзнең арадан китөп тә
барды
Аның 1979 елда. Казан дәүләт университетында 70 еллык юбилее вакытында, әйткән
сүзе истә калган. "Мин тәңредән озын гомер теләмим, дөньяви гомерем белән генә димим,
бөтен эшләгән хезмәтләрем белән 100 ел яши алсам, разый булыр идем". - дигән иде ул Минем
уемча, аның халкыбыз яшәешендәге гомере алай гына булмас. Татар халкы һәм аның әдәбияты,
әдәбият белеме булганда. Хатип ага да яшәр