Логотип Казан Утлары
Публицистика

"КАРА МАЙ"НЫҢ КАЛҖАСЫ


Татарстан нефте һәм нефтьчеләре турындагы документаль китаптан
Элек бер башак үскән урында ике башак, бер үлән үскән урында ике үлән үстерә алган кеше бөтен кешелекнең рәхмәтенә лаек булыр, уз иленә зур хезмәт күрсәтер иде
Джоввтаи С»ифт.
1995 елның язы иде
Татарстанның радио һәм телевидениесе атна буена шәһәр халкын башкалабызда нефтьчеләр үткәрәчәк азык-төлек ярминкәсенә чакырып, анда булачак сый-нигъмөтнең муллыгы белән кызыктырып торды. Мондый хәлнең әле ишетелгәне юк иде. “Кара алтын" осталары Казанның миллионлы халкын туйганчы ашатырга-эчертергө җөрьәт итәләрме? Мин җиде көн дәвамында аптырашта булдым: кайдан килгән ул муллык-байлык аларга, нинди яшерен запасларыннан?
Кибет киштәләре ярлы булып, халык күпчелек азык-төлекне талонга гына алган заманнарда, кибетләрдә ач-усал озын чиратлар тезелеп тормасын өчен, нефтьчеләр, ерак вахталарга киткәндә, өйде калган гаиләләрен ничек туйдыру турында кайгырмыйча, яңа скважиналар, "кара алтын" ташкыны турында күбрәк уйлансыннар өчен, нефть төбәгендәге җитәкчеләрнең мөмкин булган һәр җирдән өстәмә азык-төлек соранып- кымтырыклап йөргәннәрен яхшы хәтерлим әле
Ул вакытта, дәүләт фондыннан тыш. нефтьчеләрнең азык-төлек белән азмы-күпме тәэмин итеп торырлык ике генә ярдәмче хуҗалыгы бар иде Аның берсе Яшел Әрәмәлек (Зеленая Роща совхозы — 1943 елда җир астыннан беренче нефть табылган урындагы авылда, икенчесе Ромашкино ятмаларының нәкъ үзәгендәге Түбән Мактамада иде Әлбәттә, бу ике совхоз гына гаиләләрендә карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалары булган йөз меңләгән нефтьчеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый иде Шунлыктан һәр литр сөт. һәр кисәк ит. һәр тавык-чебеш, теплицаларда үстерелгән һәр кыяр-помидор исәптә булды — алар бары тик шул нефтьчеләр өстәленә генә куелырга тиеш иделәр.
Әлеге зур ярминкә турында ишеткәч, мин башта, "кара алтын" осталары да хәзерге вазгыятькә яраклашканнар икән — читтән арзанга сатып алып кайтканнардыр да. биредә ике-өч бөягә кыйммәтрәккә сатарга уйлыйлардыр, дигән шиккә дә төшкән идем Яшереп торасы юк; бүгенге
Журнал вариантын Марс Шабаев эшләде һәм ирекле тәрҗемәләде.
кыргый базар шартларында шундый сәүдә гөрли бит ‘Шүреләр’ — "челноклар" дип йөртелә торган алыгкатарлар шәһәрләр, илләр, кыйтгаларның базарларын айкыйлар Поездлар-самолөтлар аларны Бөек Кытай Дивары артына да сәяхәт кылдыра Төркиягә һәм Төркиядөн дә әрле-бирле ташып тора Хәзерге базарда тулы хөррият! Тукаебыз әйтмешли кайсы алдый шунда, кайсы алдана.
Әмма биг нефтьчеләр үзләренең төп эшләрен — ‘кара алтын’ чыгаруны тырышып башкара торалар, куелган бурычны үтәп, елына ике дистә ярым миллион тонна чамасы нефть бирәләр Димәк, алыпсатарлыкта йөрергә аларның вакыты калмаска тиеш. Шулай булгач, бу ярминкәнең сере-хикмөтө нәрсәдә соң?
МОННАН кырык еллар элек газеталар шаккатыргыч вакыйга турында хәбәр иттеләр; СССР Фәннәр Академиясенең Президенты академик А А Несмеянов җитәкләгән элементоорганик кушылмалар институтында синтезлау ягъни химик реакция ярдәмендә аерым элементлардан яңа бер кушылма ясау ысулы белән кара уылдык (бөтен дөньяга атаклы ‘черная икра'!) эшләп чыгарганнар Нәрсәдән дип уйлыйсыз? Дөрес — нефтьтән' Әлбәттә бу ачыш искиткеч кенә түгел, ө күрелмәгән ачыш иде Институтта, алга киткән илләр үрнөгөнчө, бу затлы ризыкны татып, авыз итеп карарга һәм бөя бирергә дип. иң өүвөл журналистларны чакыралар Алар, озын-озакка сузмыйча, бу куанычлы хәбәрне бар дөньяга ирештерсеннәр, янәсе Зур җиңү бит1 Кешеләр азык аксымын ясарга өйрәнделәр дигән сүз1 Ачлык патшадан мәңгегә куркып торуга чик куела, кешелекнең яртысы туйганчы ашый алмыйча интегүләр бетә, болай булгач .
Әмма журналистлар нәзберек халык булып чыга, әлеге ясалма затлы уылдыкны кабып-татып караганнан соң, бер дә блокнотларын ачып яза башларга ашыкмыйлар, йөзләрен генә чыталар Тәмсез!’ Бетте баш. ничәмә-ничә еллар тырышулар, меңнәрчә тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре җилгә очамы9 Эш шунда була авыз итеп карарга бирелгән затлы уылдык яшькелт төстә икән! Шунлыктан, татып караучыларда. Павлов этендәге шикелле, шартлы рефлекс туа аларның күзаллавында чын уылдык ике генә төстә — кызыл һәм кара гына була ала ич
Галимнәрдән бер зирәгрәге ясалма уылдыкны татып карауны дөм караңгыда үткәрергә киңәш итә Шулай итәләр дө Икенче төркем журналистларны чакыралар, утларны сүндерәләр дө ясалма уылдыкны ак күмәчкә юка гына сылап та кашыклап та ашарга ирек бирәләр Аннары сорыйлар "Йә, ничек? Ошадымы9 Тәмлеме?’ ‘Бик шәп! Бик тәмле' Телләребезне йота яздык! Нинди гаҗәеп балыкныкы соң бу уылдык9" — диләр журналистлар Шуннан соң залда утны яндыралар
ИЛ-ДӘҮЛӘТЛӘРДӨ яшәүче халыкларны азык-төлек белен тәэмин итү мәсьәләсе — гасырларның гына түгел, меңәр елларның кайгы-борчулары ул Бигрәк тө азык аксымының кешелек дөньясы өчен җиткелекле булмавы нык сизелә Борынгы ыру кабиләләр дө көннәрен тамак туйдыру мәшәкате белән үткәргән, бүгенге тәрәккыят заманында да ул шулай Җир шарында халык саны үскәннән үсә бара, ө мөмкинлекләр ягъни планетаның мәйданы үзгәрешсез җир шарының диаметры элек тө кырык мең километр булган хәзер дө мөгаен шулайдыр Дөрес бу мәйданның җитештерүчөнлөге файдалы куәте арта тора Элекке заманнарга караганда, чагыштырмача югары дәрәҗәдәге игенчелек, төрлөкчөлек-кошчылык һөм башка төр эш-гамөллөр азык-төлек җитештерүне ишөйтсә дө. ашаучылар саны тагын да тизрәк үсә бара
Рим империясе чорында җирдәге халык саны якынча 250 миллион чамасы булган Бу сан икеләтә артканчы мең ярым ел вакыт үткән Үлем- китем күп. кешенең гомере бик кыска булган Яңа эрага кадәр җирдә
9 .к V: м s
кешелек бер җанга артсын өчен алты минут вакыт кирәк булган. Үрчем елына йөз мең генә кеше тәшкил иткән. Икенче-өченче меңъеллыклар чигендә инде башкача күренеш: бер секунд саен өчәү туа, берәү үлә — нәтиҗәдә, артым — ике кеше, дигән сүз. Димәк, хәзер без елына 70-80 миллион кешегә ишәя торабыз. Җир шарындагы халык саны алты миллиардтан арта бара Бу кадәр халыкны ничек итеп юньле-рөтле туйдырып тормак кирәк?!
Нефтьтән ясалган затлы кара уылдык — бу юнәлештә фәнни эзләнүләрнең беренчесе һәм соңгысы түгелдер. Шул ук академик А. Несмеянов институтында иттер-балыктыр, соядыр-фәлөндер ишеләрнең ашарга ярамастай калдыкларыннан затлы азык алу ысулын тапканнар. Мәскөүнең сөт институтында сөт аксымыннан тәмле-туклыклы ит ашамлыклары ясарга өйрәнгәннәр, ит һәм сөт сәнәгате технологиясе институтында казылык, бифштекс, котлет кебек ашамлыклар ясаганнар — хикмәте шунда: аларга бер мыскал ит тө салынмаган! Хәзер инде аксымнан — бәрәңге, бөртеклеләрнең калдыгыннан яки сөт аксымыннан — дөге, казеиннан — макарон, үләннәрдән сөт ясау ысуллары бар икән. Шундый чор килеп җитәр: кыр-басуларда, фермаларда үстерелгөн-җитештерелгән табигый азык-төлек урынына кешелек дөньясы ясалма ризык кына ашый башлар...
Әллә соң нефтьчеләрнең Казандагы Чехов базарында оештырган ярминкәсе дә өнә шул чор килеп җиткәнне хәбәр итәме? "Кара алтын’ осталары, чи нефть сатуның наданлык икәнен аңлап, әллә соң галимнәрнең тәҗрибә төсендә лабораторияләрдә генә эшләп азапланган ясалма азыкларын нефть промыселларында җитештереп, дөнья базарына тәрәзә уялармы? Күз алдыгызга китерегез: нефтьтән ясалган шашлыкларның тәмле хуш исе!
Хыял, хыял...
ӘЛБӘТТӘ, ярминкәдә халык — диңгез иде! Тагылма әрҗәле йөк машиналары белән урамнар-тыкрыклар тулган, соңыннан белдем: биш йөздән артык машина килгән булган икән! Һөркайда күз явын алырдай чатырлар- палаткалар — "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең барлык аграр хуҗалары һәм сәүдә оешмалары җөмһүриятебез башкаласын муллык белән, сый- нигьмөт белән яулап алырга килгән.
Нефтьчеләрнең ике дистәдән артык сәүдә оешмалары бар. аннан кала агроцехлар дип йөртелә торган ничәмә-ничә ярдәмче хуҗалык — болар барысы да ярминкәдә Һәркайсы башкалардан уздырып сату итәргә тырыша Алып килгән малның-товарның, азык-төлек, сый-нигъмәтнең исәбе-чуты юк. Аллы-гөлле итеп матурлап бизәлгән сату урыннары, сатучыларның уен-көлкеле сүзләре, кояштай елмаеп-яктырып торган йөзләре! Әйтерсең лә, өчәр-дүртәр йөз километр юл үтеп килмәгәннәр дә. чатырларын-палаткаларын урнаштырып-корып, товарларын барлап йокысыз төн үткәрмәгәннәр болар. Шулай төне буе ут уйнатып мәш килгәннәр. Иртәнге сәгать алтыдан инде һәркайсы үз урынында ит чабучылар ит түшкәләре янында, пешекчеләрнең бер ише мангалларына ут ягып җибәргән, кайнар күмер төшерергә ашыгалар, серкәдә чылатылган ит кисәкләрен суган белән аралаштырып шампурларга тезәләр — тиздән һавага тәмле шашлык исе таралыр.
Исем китеп карап йөрим.
Чиста-эре карабодай, карабодай кырларыннан бал кортлары җыйган хуш исле бал — боларын азнакайлылар алып килгән Онның көрепчәткө агы дисеңме, эрерәк тарттырганымы, комбикормлык фуражы дисеңме — Елховой нефтьчеләренең тегермәне ашлык-бөртеклөрне алты төрле иттереп тарттырып биргән. Ысланган тавыклар, — Америкадан китерелгән “Буш ботлары” түгел! — үзебезнең Татарстан тавык ботлары, һәртөрле казылыклар — Әлмәттб*е ярдәмче хуҗалык агроцехларыннан. Баулыда әле ярминкә ачылыр алдыннан гына Австралия технологиясе белән җиһазландырылган ит комбинаты ачканнар, ярминкәгә шунда җитештерелгән затлы ризыкларны төяп килгәннәр. Кем балык ярата, шул зөйлеләр янына ашыксын! Әнә. — яңа гына судан алынганнар диярсең! — сыла.
чуртан, сазан корбан Көнбатыш маеның тәмле исе бөтен базарга таралган кебек анысы норлатлылар өлеше Бу нинди алтын таулары? — дисәм — Чулман-Кама буйларында үстерелгән сары суганнар икән Урман тынлыгына ияләшкән көзәннәрнең кечкенә елтыр күзләре бу кадерле халыкка агпырал- куркып карый шикелле — боларын 'Җөлилнефть' җәнлек үстерүчеләре китергән Каи арада көтүен үрчетеп өлгергәннәр дә. кай арада сыр ясарга өйрәнгәннәр диген — ямашныкыларның түгөрөк-түгәрөк. сал-сары сырлары күз явын алырлык!
Ак күбекле рәсемнәр белән бизәлгән юан корсаклы мичкәләр янында күбрәк ир-ат кайнаша Лениногорск нефтьчеләренең “Ромашкино сырасьГн авыз итәргә җыелганнар Сыраның төрлесен эчкәнем бар Жигулиныкын, Риганыкын, Мөскөүнекен, Пильзеннекен. Баварныкын, Казанныкын, "Сабан-туй'ын, "Ак барс“ын Әмма берсе турында да җыр-такмак ишеткәнем булмады Ә менә “Ромашкино сырасы* турында авыз тутырып такмаклар әйттерәләр иде Кружкаларда сыра күбекләнә мичкәләр тирәсендә халык артканнан-арта, чөнки сыра эчүнең дә үз хикмәте бар аны озаклап, берәр төрле тозлы балык кабыргасы суыра-суыра. тәмләп, дөнья хәлләреннән башлап үз хәлләрең турында, сәясәт турында өңгөмә-бөхөслөр корып әчергә кирәк Ә сыра сатучының магнитофоны такмаклап тора
— “Тәмледән дө нәрсә тәмле, нәрсә шәп?* — дип сора син. Тәмледән дө тәмле була Ромашкино сырасы
Ярминкәгә китерелгән бу байлыкларның барысы да үз җиребездән Аларга бөр төрле химия-фөлөн кермәгән, чиста-саф Шундый нигъмәтләр бар чагында “Буш ботлары", фламанд майлары, фин-немец казылыклары-фөлөннөре бөр якта торсын! Аларның бит бар кызыктырырлыгы шул матур итеп рәсемләп эшләнгән тышкы кабыгы гына, үзләрен, төсләре саклансын дип, углекислый газ камераларында ыслап алганнар да. тутырганнар Юкса, шул кадәр ераклардан бозылмый-нитми ничек килеп җитсеннәр дө. ничек сатып бетәрмөк кирәк аларны?
Ә менә бөр урында, әбиләр әйтмешли, чын “көнсирт"! Хәзергечә әйтсәк, шау-тамаша! Түгәрәктә сандык хәтле аккордөоннар-баяннар көмеш кыңгыраулы саратски гармуннар өйттерепме-өйттерө сиптерепмөсиптерө1 Нефтьче “артист" өгөт-кызлар әле шаян “Эпипэ'не тыпырдаталар, әле урыс 'Барыня’сын чыкыл- даталар Түгәрәкләп җыелышкан халык “Эх-ма! Әйт шуны! Сип өйдә1* дип дәртләндереп тора. Кайбер кайнаррак йөрөклелөре түзми, үзләре дө тыпырдап биеп, түгәрәк эченә көрәп китә Ниндидер бер чая чибөркөй халык арасыннан нефтьчеләр генералы Ринат Галиевне танып алды бугай, биек үкчәле түфлилөре белән тыпыр-тыпыр килеп, аны биергә чакырды Бу ярминкәгә рух бирүче, җан өрүче хуҗа кыстатып тормады, матур гына биеп тә китте Кәефе күтәрелгән дәртле төркем Татарстан Президенты Минтимер Шөймиевне дө түгәрәк эченә тартып кертте. Халык сорагач, биеми хәлең юк! “Бас. өйде. Президент! Син басмасаң, мин басам '
Менә шундый күңелле вә файдалы бәйрәм булды бу ярминкә!
ХЫЯЛЛАРДАН арынып, бәйрәм шаукымыннан айныйк та. эшлекле гамәлләргә күчик әле
Бик табигый сорау туа; үләт вакытында нинди туй. дигәндәй, нинди бәйрәм булды соң әле бу?
Ил-дөүлөтнөң күпчелек халкы хәерчелектә яши. икътисад үлем хәлендә, сөрөлми-чөчелми калган ташландык басу-кырларны чүп баса, көтүләрдәге малларны бөтерелер Моңа кадер Европаны икмәк белән тәэмин итеп килгән Россия Американы куып җитеп узып китәргә хыялланган Никита Хрущев заманында океан артыннан — Канада белән Америкадан саф алтынга бодай сатып ала башлаган булса, хәзер инде сагыздан алып “Бушның тавык ботлары’на кадәр китереп тутырдылар Шундый чакта Татарстан нефтьчеләренә каян килгән бу муллык-байлык? Өле бит Бөек Ватан сугышы җиңү белән төмам-ланганнан соң өч дистә еллар үткәч тә. кызганыч вө хурлыклы да булган азык-төлек талоннары
белән яшәмәдекмени? Иткө-майга, шикәргә, хәтта аракыга да талоннар бар иде бит!
"Кара алтын" осталарының бүгенге муллыкка тиенүен аңлар өчен сиксә-ненче еллар башына кайтып, календарь битләрен шуннан актара башларга кирәктер. Нәкъ шул елларда нефтьчеләрнең аграр революциясе башланган иде.
1980 елда Татарстан нефтьчеләренең ярдәмче хуҗалыкларыңда 13 мең гектар чамасы чәчүлек һәм көтүлек җирләре бар иде Алар ул елны 7.5 мең тонна чамасы ашлык 2,2 мең тоннадан артыграк яшелчә җитештерделәр 3 мең баш чамасы эре мөгезле терлек, 21 мең баштан артык дуңгыз асрадылар, һәр сыердан 2.4 мең килограмм чамасы сөт савып алдылар. Бүгенге нәтиҗәләр белән чагыштырганда, күлдән бер тамчы гына иде инде' Шулай булса да, якын киләчәктә ит җитештерүне — өч, сөтне — дүрт, яшелчәне — биш, йомырканы бер ярым мәртәбә арттырырга дигән бурыч та куйдылар
Дөрес баштарак нефтьчеләрнең бу ниятләренә ышанмыйчарак караучылар да булмады түгел, булды
Җиде дистә еллар буена муллык-байлык килерен өмет итеп яшәгән совет халкын ни Хрущев, ни Брежнев, ни Горбачев куандыра алмады Хәзер исә, хакимияткә Ельцин һәм аның еш алышынып тора торган командасы килгәч, бөтенләй дә эшләр кирегә китте Россиядә барган "үзгәртеп корулар'ның беренче биш елында гына да сәнәгатьтә җитештерүчөнлек 40 процентка кимеде, чәчүлек җирләр 15 миллион гектарга кыскарды (бу —дүрт Татарстанның басу-кырлары була алыр иде!), фермаларда калган малларның саны 1961 ел дәрәҗәсенә төште Саный китсәң, чәчләрең үрә торырлык!
Колхоз-совхозларны бетерәбез, алар — төпсез сазлык кебек күпме генә акча салма, күпме генә бурычларын сызып ташлама — файдасыз . Менә шундый сүзләр сөйләнеп, башта аларның исемнәрен үзгәртергә тотындылар: крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, авыл хуҗалыгы фирмасы, ширкәтләр.. Татарстанда бигрәк тә кызык: элекке колхоз, ягъни "коллективное хозяйство" тәгъбиренең кыскартылган әйтелеше бүген, күмәк хуҗалык! Аны соң колхозлашу еллары башлангач та шулай “күмхуҗ" дип тә йөрткәннәр ич, әле утызынчы еллар башында ук! Исемдә генә булса иде хикмәт
■Җир турындагы закон"ның уйланып-эшлөнеп бетмәгәнлеге көн кебек ачык булса да, крестьяннарны ирексезләп диярлек фермерлыкка куалар колхоз-совхозларны таратып, жирләрен-малларын, фермаларын-техникасын бүләләр Әнә паең —үз өлешең, агай! Теләсә нишләтә аласың җир сөреп иген үстерәсеңме, сатып эчеп бетерәсеңме — үз ихтыярың!
Болай барса, янә биш-ун елдан Россиянең авыл хуҗалыгыннан нәрсә генә калыр икән? .
Чынлыкта, колхозюовхозлар социалистик системаның иң отышлы табышы — иң аз матди һәм техник чаралар кулланып, авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлеге иде Илнең 210 миллион гектар чәчүлек җире, күмәк хуҗа- лыклардагы 120 миллион баш эре мөгезле терлеге, исөпсез-хисапсыз дуңгызы-сарыгы, кош-корты булып, җилөк-җимеш һәм яшелчә бакчалары, бәрәңге басулары күкрәп утыра иде Бөек индустриаль-аграр дәүләт булган СССРдагы милли керемнең чиреген авыл хуҗалыгы бирә иде
Әмма совет чорында иң әйбәт дигән елларда да дәүләтнең авылга тоткан чыгымы бюджетта 12 проценттан артмады, гадәттә ул 7-8 процент кына була иде Мондый аз чыгымнар белән ни Америка Кушма Штатлары, ни Голландия, ни Израиль, ни Германия, ни башка алга киткән илләр дә үзләренең азык-төлек мәсьәләләрен хәл итә алмас иделәр Азык-төлекне үзләре өчен генә җитештереп калмыйча, башкаларга да сата алырдай илләрнең һәрберсендә авыл хуҗалыгына шактый зур чыгымнар тотыла. Кайбер илләрдә фермерлар алган табышның 50-60 процентын дәүләт бюджетыннан алынган дотация тәшкил итә Мәсәлән, белгенлеккө төшкән Россиягә ашлык сатып баеп ятучы Америка 1987 елда фермерларга дәүләт бюджетыннан 17 миллиард доллар өстәмә түләү биргән һәм соңыннан бер тиенен дә кайтарып алмаган Бу сумма фермерлар үзләре тоткан чыгымнардан алты мәртәбә артык булып, җитештерелгән азык-төлек бәясенең 40 процентына тәңгәл килә
Дәүләттән саран гына ярдәм алуга да карамастан, гектарыннан уртача 15 әр центнер ашлык җыеп, һәр сыердан 2,5 мең килограмм сет савып, шәһәр кибетләрен талонлык булса да азык-төлек белән тәэмин итеп торган совет крестьяннарын илнең игелекле фидакарь затлары дип атасак гаделрәк булыр иде Ә инде һәр салганны йота баручы "төпсез сазлык’ны икенче җирдән эзләргә кирәк ул — хәрби-сәнөгать комплексы Армия авиация һәм флот үз илебезне генә түгел, янәмәсе Көнчыгыш Европадагы башка социалистик илләрне дә (СССР буйсындырган илләрне') дошманнарыбыздан саклап торды Моның өстенө. бал-майда йөзгән исөпсез- сансыз бюрократ түрәләр халык җилкәсен кимерүче, инде үзләре күптән коммунизмда — ‘Һәркемгә — телөгөненчө" алып яшәүче партсовноменклатура Шулай булды, һаман да шулай түгелме? Исемнәре генә башка
Чокырга тәгәрәгәнсең икән, аннан чыгу өчен иң элек чокырны тирәнөйт-мәү ягын карарга кирәк Сәяси чаралар белән генә — колхоз- совхозларны таркатып, хосусый милекчелеккә хәер-фатиха биреп матди ярдәм күрсәтмичә, җирне фермерларга сатып һәм аны теләсә кемгә, теләсә кайчан сатарга рөхсәт биреп кенә крестьяннарның икътисади хәлен яхшыртып булмаячак, әлбәттә Фермерлыкка киткән крестьянның бер гектар җирен эшкәртү һәм уңыш алу өчен колхозга тотканда караганда 5-10 мәртәбә артык чыгым кирәк булачак Чит ил банкларыннан бурычка акча теләнеп яшәгән Россия дәүләтенең андый чыгымнарга барырлык мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, күп кенә фермерлар җирләрен кайтарып бирә башладылар, күмәк хуҗалыкка берләшкән крестьяннар да аптырашта Нишләргә соң? Хәлләр яман бит' Бүгенге ислахчы-реформаторларның уйланмаган эш-гамәллөре тоталитар сталинчыл система җимешләрен генә кабатлый түгелме соң?
Сталин заманында кызыл комиссарлар наганнар белән төрткөлөп-куып крестьяннарны колхозларга керткән, риза булмаганнарына "кулак" мөһере сугып сөргеннәргә сөргән, биш ел эчендә илдәге эре мөгезле терлекләр саны белән дуңгызлар саны яртылаш, сарык-көҗәләр саны өч мәртәбә кимегән булган Ә хәзерге аграр реформаларның биш елы да шундый ук диярлек югалтуларга китермәдеме икән? Колхозлашканда да югалт колхоз- совхозларны таркатканда да югалт — ничек итеп авыл хуҗалыгы үссен дә ничек ител муллык-байлык көтмөк кирәк?!
Бетеп барган авылларны җирлөре-ние белән үз карамакларына алып, шул җирләрдә иген игеп, мал үрчетеп, үз тамакларын үзләре туйдыру уе Татарстан нефтьчеләренә илдә Брежнев хакимлек иткән еллар азагындарак килгән иде Азык-төлек муллыгын булдыру турында чираттагы гомүмсоюз программасы кабул ителгән сиксәненче елда ул хыялларның һаман да кәгазьдә генә калачагын абайлап алган нефтьчеләребез ‘Нигә әле без үзебезне үзебез туйдырырлык мөмкинлекләр таба алмаска тиеш?" — дигән фикергә киләләр Менә шуннан соң башлана да инде ’кара алтын’ осталарының аграр революциясе*
"Аграр революция” дип авыз тутырып әйтелсә дә 1980 елда "Тат- нефть"нөң ярдәмче хуҗалыклары җитештереп нефтьче гаиләләренең өстәленә менгән ризыкны исәпләсәң, ждн башына елына 9 кило ит (тере үлчәүдә). 24 литр сөт. ике потлап яшелчә туры килә Бер уйласаң кече телгә дә җитәрлек түгел инде* Ә шулай да башлап җибәрү хәерле бит Иң сөендергәне — ташландык авылларга җан керә авыллар тернәкләнә башлый
Аннан соңгы ун ел эчендә юньлө-рәтле хуҗасы булмаган тагын 10 мең гектар җирне үз кулларына алалар нефтьчеләр Вакытында чәчеп вакытында җыеп алырга өйрәнәләр ашламаларның "минералка’сын да. тиресен дә мулдан әмма бөлеп куллана башлыйлар эре мөгезле төрлек көтүләрен бермә-бер 'мыркылдык'ларны бер ярымга арттыралар Бөр генә чагыштыру совет власте елларында сөт савымы елына уртача егермешәр килограммга гына артып килсә, “кара алтын" осталары аны ун ел эчендә алты тапкыр күтәрәләр'
Инде җан башына елына 60 кило ит. 109 литр сөт туры киле. Иң соңгы елдагы уңышларын да китереп кушканда, мондый саннар килеп чыга; ит җитештерүне 40 мәртәбә, сөтне 54 мәртәбә арттыралар нефтьчеләр!
Менә болары чынлап та аграр революция!
Бездә ил-дөүлөт башына килгән җитәкчеләрнең һәрберсе үзенә кадәр булган •юлбашчьГның эш-гамөллөрен себереп түгәргә тотына, яңа юллар эзләгән булып азаплана. Нәтиҗәдә ил һаман да артка тәгәри тора. Менә шундый мәгънәсезлек!
Татарстан нефтьчеләренең яңа генералы Ринат Галиев үзенә кадәр эшлөнгөн-яуланган үрләрне сызып ташларга ашыкмады Киресенчә, ярдәмче хуҗалыкларны ул тагын да тернәкләндереп, тизлөтеп-дөрлөтеп җибәрде: чәчүлек һәм көтүлек җир мәйданнарын янә дә арттырды, терлекләр санын ишөйттерде Уңыш бермә-бер яхшырды, ит-сөт җитештерү яңа югарылыкка күтәрелде Алынган азык-төлекне үзләрендә эшкәртеп, казылыктыр-башкасыдыр. каймагыдыр-сырыдыр. икмөгедер-күмөчедер нефтьчеләр өстәленә турыдан- туры. арадашчыларсыз гына менә башлады.
Нефтьчеләргә өчкө-дүрткө өзелергә туры килә иде: "кара алтын' да чыгарырга кирәк, бер тотынгач, авыл хуҗалыгы белән дә шөгыльләнми мөмкин түгел Инде менә унбиш ел дигәндә, үзләреннән арткан азык- төлекне кая, ничек урнаштыру мәшәкате дә өстәлде, сәүдә эшенә өйрәнү кирәк булды.
Унбиш ел — зур гомер түгел, шулай да билгеле бер тукталыш булырлыгы бар 1995 елда нефтьчеләрнең җир мәйданнары 60 мең гектарга җитте, бу — уртача бер район җире кадәрле, агроцехлары 29 булды. Димәк, үлеп баручы шул кадәр авылга җан керде, тормыш кайтты Әле хәзер да “кара алтын" осталарының ышанычлы канаты астына сыенырга атлыгып торучы авыллар аз түгел: бу болгавыр заманның җил-давыллары бигрәк хәтәр бит.
Бу уңышларның сере, нигезе ни-нөрсөдә соң?
Ничек кенә тиргәсәк тә, марксистик икътисади сәясәт фәненең бер алтын кагыйдәсе бар: җирнең җитештерүчөнлеге аңа салынган көч-хезмөт һәм чыгымнарга бәйле. Файдалы казылмаларны табуда булсын, игенчелек- терлекчелектә булсын —кыскасы, хуҗалык итүнең һәр тармагында бу — шулай. Бу кагыйдә кичә дә дөрес иде. бүген дә дөрес, иртәгә дә мөгаен аны кире кага алучы табылмастыр.
Моны исбатлау өчен берәгәйле бер-ике мисал китереп үтик.
Россиянең бүгенге "капитаннары" авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен сакчыллык ысулы белән, үзләре әйтмешли, "экономично" хәл итмөкче булалар Менә соңгы елларда ил бюджетына салынган саннар: 1994 ел — авыл хуҗалыгына 6,4 процент, 1995 ел — 3,8 процент. 1996 ел — 3,5 процент, 1997 ел — 2,1 процент Әле бу процентларның кәгазьдән гамәлгә күчеп, күпмесе авылларга барып җиткәндер — анысын бер Аллаһы Тәгалә генә белә! Бер чегән дө атын ач тоткан-тоткан да. аты үлеп киткәч: "Ашамый торырга өйрәнеп кенә җиткән иде. харап булды шай!" — дип кайгырган, имеш. Безнең илнең авыл хуҗалыгы да шул чегән аты хәлендә түгелме соң?!
Бюджетны хөкүмәт — инде яманатлары таралган Чубайс-фөләннәр кәгазьгә төшерә, аннары яртышар ел талаша-талаша, "халык хезмәтчеләре" — Дәүләт Думасы депутатлары кабул итә. Бу акыллы башлар халыкның тормыш-көнкүреше өчен иң кирәкле, иң мөһим хуҗалык тармагын җимерүне алдан ук шулай планлаштыра икән — нәрсә әйтмәк кирәк?!
Туган Татарстаныбызда эшләр ничегрәк тора соң9 Реформаның беренче биш еллыгында җөмһүриятебез авыл хуҗалыгына бюджетыбызның чиреген тәгаенләп килде һәм авыллар исән калды. Алай гына да түгел, азык-төлек җитештерүдә Россия айлап-көнлөп артка тәгәрәгәндә, без бер процент булса да. үсешкә ирештек. Бер процент!
Нефтьчеләр дә үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын Маркс тәгълиматы
буенча алып баралар: башта — чыгымнар, бил бөгү, тир түгү, аннары — нәтиҗә. Һәм менә ничә ел инде җитештерү күрсәткечләре гел үргә бара, гел үсештә Кайбер тармакларда бу үсеш өч-биш мәртәбәгә җитә Шуңа күрә дә җитештергән байлыкны кая кемгә тәкъдим итәргә ничек сатып бетерергә дигән мәсьәлә алга килеп баса Югарыда телгә алынган ярминкәне дә нефтьчеләр 'менә без нинди күрегез1' дип мактану өчен яки күз буяу өчен үткәрмәделәр Аларга үзләрен таныту кирәк иде башкаларны кысрыклый төшеп булса да. үзләренә базарда урын яулау иде исәпләре
“Кара алтын* осталарының агроцехларына әйләнәсе колхоз-совхозлар арасында бер генә рәтлесе дә юк иде. барысы да белгенлек-хәерчелектә иде. Иген уңышы бик түбән, күтәрәмгә калган кысыр сыерлар ярым ватык- җимерек техника Барыннан да битәр — халык үзләреннән йөз чөергән эшлексез-сөлөтсез җитәкчеләр , Шул үлеп барган авылларны тергезәсе, кайгыртучан хуҗа көтеп зарыккан уңдырышсыз басуларны яңартасы терлек фермаларын торгызасы-төзеклөндерәсе. авылдан әле бөтенләй качып бетмәгән кешеләр күңеленә өмет өрәсе бар иде
Әнә шундый таркалган хуҗалыкларны аякка бастырып, нефтьчеләр унбиш ел эчендә гектарыннан уртача 32 центнер уңыш алырга өйрәнделәр 1997 елда исә бу күрсәткеч 47 центнерга җитте1
Моннан ике дистә еллар элек булган бер вакыйга искә төшә Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Юрий Ефремовның район үзәгеннән ерак бер колхозның рәисе белән телефоннан сөйләшкәнен тыңлап утырам Юрий Ефремов әлеге рәисне "Әгәр син гектарыннан 28 центнер уңыш җыеп ала алсаң, үзеңне Социалистик Хезмәт герое исеменә тәкъдим итәчәкбез1’ — дип ымсындыра Хәзер Ю Ефремов —Татнөфтъ"нең аграр мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Аның һаман да төп гаме-кайгысы — җир уңыш, икмәк Ул хәзер үз кул астындагы агрономнарга мондыйрак бурыч куя: гектарыннан 45 центнер уңыш алу гына аз. 50-60 центнер өчен көрәшергә кирәк* Кичәге белән бүгенге көн таләпләрендәге аерманы сиздегезме?!
Крестьян хезмәтенең асылы кайда да бер нефтьчелөрнекеме ул. әллә атаклы голланд фермерларныкымы — эшеңне һәрвакыт җиренә җиткереп кара тиреңне агызып башкарырга кирәк. Әмма шулай да ‘кара алтын" осталарының максатлары башкарак, шулай булгач, идарә итү алымнары да үзгәрәк. Шунлыктан, ярдәмче хуҗалыкларга тоткан чыгымнары да. тырыш хезмәт нәтиҗәләре дә уйландырырлык
МОННАН йөз илле еллар элек Татарстанның хәзерге нефтьле җирләреннән капитан Николаи Рычков экспедициясе узган Ул заманда әле әлбәттә нефтьнең исеме дә исе дә булмаган Экспедициянең юлы Акташ тирәләрендәге бакыр базларыннан алып Алабуга якларына кадәр килеп чыга Алабуга тирәләрен телгә алып Н. Рычков болай дип яза *Бу якларда нарат урманнары бихисап күп җир-туфрак бик тыгыз-авыр артык кызыл балчыклы шунлыктан игенчелеккә дә терлекчелеккә дә яраксыздыр Алабуга халкының төп җитештергәне — суган, ул монда бик шәп үсә икән, хәтта ерак ерак шәһәрләргә дә озаталар аны"
Шул ук суган үскән кыр-басулар буйлап, йөз илле елдан соң. мин дә урыс авылы Котловкага барып чыктым Ул хәзер "Прикамнефть' идарәсе агроцехының үзәк утары икән Якында гына гомер тынгы белмәс чал Чулман-Кама агып ята Юлның ике ягыңда да кайчандыр Н Рычков "игенчелеккә дә. терлекчелеккә дә яраксыз‘га чыгарган, өсте аз гына көрәнсу төстәге кызыл балчыклы кыр-басулар. Бу җирләрдә ничек хуҗалык итмәк. нинди уңыш көтмөк. крестьянны ни-нәрсә белән каундырмак кирәк9 Әмма, совет хакимиятенең җитмеш елы Н. Рычков сүзләрен раслап килсә, соңгы еллар исә башкачарак уйларга мөмкинлек бирә
Җирле хакимият Котловканы тергезү-җанлаңдыру өчен кулыннан килгәннең
барысын да эшләгән шикелле: административ, сәяси, оештыру чаралары — берсе дә калмаган Колхоз рәисләрен бияләй урынына алыштырып торганнар, әмма бер юньле-башлы хуҗа да табылмаган берсе эчсә, икенчесе урлашкан. Мескен авылны бер колхоздан икенчесенә типкеләп йөртеп тә эш чыкмагач, ниһаять, 1991 елда таланган-йолкынганнан калган мал-мөлкәте, җирлөре-ние белен нефтьчеләр кулына бирәләр.
Котловканың яңа тарихы егерме километр асфальт юл салудан башланып китә Авылның урамнары, фермалары, ындыр табагы, машиналар утары — барысы да асфальтка төренә Яңа сыер абзары салалар, берсе янгач, икенчесен торгызалар, яңа техника сатып алына, кибет ачыла, аз санлы булса да, башлангыч мәктәп төзелә.
Авылга җан керә. Баксаң, җирләре дә игенчелек өчен яраклы икән, рөтен-җаен белеп эшләү генә кирәк икән Әйтик, барыбер үсми дип. арпа чәчүне бөтенләй бетергән булганнар, ө нефтьчеләр беренче көздә үк аны гектарыннан 30 центнер җыеп алганнар Чәчү әйләнешендә иң кирәкле булган борчак, карабодай ишеләрен дә элекке елларда ’оныткан’ булганнар, ’кара алтын" осталары аларны гектарыннан 18 һәм 20 шәр центнер алганнар Башка игеннәр дә куандырырлык булып үсә Малларга мулдан яшел азыктыр печөне-фөлөнедер җыеп алына Биредә игенчелек төп шөгыль түгел, төп шөгыль — терлекчелек. Беренче елда ук ит җитештерү ике мәртәбә, сөт саву өч ярым мәртәбә арткан.
Әлбәттә, бер елда гына могҗиза тудыра алмаганнар. Әмма шунысы хак халык каушау-куркудан арынган, киләчәккә өмет белән карап яши башлаган. Ә монысы — иң мөһиме!
Шулай ук таралып-җимерелеп беткән бик күп хуҗалыкларны —әйтик, "Иркеннефть" агроцехларына әверелгән татар авыллары Кодаш һәм Кызыл Бакчаны да телгә алып, җәелеп сөйләргә булыр иде Кыскасы, нефтьчеләр кулына күчкән 29 хуҗалыкның һәр кайсысы турында өйтерлек-күрсәтерлек мисаллар җитәрлек. Әмма максат ул гына түгел.
Кодаш белән Кызыл Бакча авылларында ике ел эчендә нәрсәләр эшләнгән? Өчәр бүлмәле, икешәр квартирлы алты йорт, биш бүлмәле дүрт йорт, унөч коттедж (кәттә йорт!) төзелгән Һәр ике авылга да газ кертелгән: рәхәтләнә авыл халкы! мең квадрат метрлы механикалаштырылган мастерской. 120 машинадыр-трактордыр сыйдырышлы өсте ябулы җылы мәйдан ябык ындыр табагы, орлык киптергеч ромбик сушилка, ашлык склады, мал азыгы склады, төзелеш материаллары саклау урыны, үлчәү урыны. 10 мең тонна сыйдырышлы силос чокыры, ашламалар склады. 200 баш терлеккә исәпләнгән сыер абзары, терлекләр өчен җәйге лагерь Авылларда юллар асфальтланган. Рәзин итек киеп, пычракка батып-чумып йөрүләр онытылган
Тырышып эшләгән кешегә кадер-хөрмөт тә зур. ’Татнефть' акционерлык җәмгыяте, сабан туйларыннан кала, халык ел да бик яратып көтеп ала торган тагын ике бәйрәм үткәреп килә Берсе — рәсми һөнөри "Нефтьчеләр көне', икенчесе — Уңыш бәйрәме. "Нефтьчеләр көне’ндө һәр һөнәрнең иң яхшы осталары — бораулаучылар, операторлар, слесарьлар, электриклар, монтажчылар тракторчылар һәм башкалар, чын олимпиадалардагыча ярышып, мактауга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булсалар, Уңыш бәйрәмендә исә ярдәмче хуҗалык батырларын шулай ук данлыйлар-олылыйлар Аларның исем-фамилияләре “ат башыдай" хәрефләр белән нефтьчеләрнең газетында басылып чыга үзләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла
Норлат нефтьчеләре ярдәмче хуҗалыклар булдыруга башкалардан соңгарак калып тотынган иделәр Ник дигәндә бик тә мөшәкатъле-авыр шөгыль бит ул крестьян эше. Монысы — бер сәбәп. Аннары, хәлләре дә башка төбәкләргә караганда әйбәтрәк иде: тирө-якта, нигездә, гел колхоз- совхозлар. алардан алып булмаса, кирәгеңне шәхси хуҗалыклардан сатып алырга була иде Менә шуңа күрә, ашыкмадылар да. башкалар маташып карасын әле, шуннан күз күрер, диделәр. Әмма, үзгәртеп кору җилләре һаман кире якка исеп, ил-дөүлөт базар икътисады дигән сазлыкка кереп баткач, аннан әле тиз генә чыгарына өмет калмагач норлатлылар да үз тамакларын үзләре туйдыру юлларын эзли башладылар
■Норлатнефть' идарәсе башлыгы Марат Хуҗин карап торышка аз сүзле, йомшак табигатьле диндар кеше шикелле Чынлап та, дин дигәндә, ул догаларын да белә уразасын да калдырмый. Ә холкы-табигатенө килгәндә. Марат Хуҗин шактый кырыс, эшлекле җитәкче Алар идарәсе Москва колхозының өметсез-хөерче бригадасы булган кечкенә генә татар авылы Әхмәтне үз карамагына алган Һәм. биш ел эчендә, башкалар чирек гасырда да майтарып бетермәслек эшләр башкарып, авылны танымаслык иткән
Пэркайдагыча, эшне юл төзекләндерүдән башлаганнар —юлларга- урамнарга ун километр асфальт түшәлгән Ферма каралты-кураларын яңартканнар да. саф токымлы буаз таналар сатып алып, һәр сыердан бишәр мең литр сөт сава башлаганнар Күпләр көнләшерлек сан бу! Аннары асфальтланган ябык ындыр табагы механикалаштырылган мастерской гараж, орлык һем фураж саклагычлар төзелгән Мәчет күтәргәннәр ике сатучылы кибет ачып җибәргәннәр бер бинада ук клуб, балалар бакчасы һәм, — өлегә җиде бала гына булса да! — башлангыч мәктәп пөйда булган Юкса, авылда яшь хатыннар да бала табуны онытып бетереп бара иде ләбаса' Алга таба ишәер, Аллаһы боерса' Орлыгы, кем әйтмешли. Бохарада түгел. Кичләрен клуб тирәсендә яшь егет-кызларның күңелле гөрлөшеп-серлөшеп, уеннар уйнап йөрүләре шуңа ишарәли шикелле
Кайчандыр кемнәрдер шушы тирәдә үсемлек мае сыктыра торган завод корып азапланган булганнар Көчләре җитмәгәнме. түземлекләреме — башлаганнар да ташлаганнар Марат Хуҗинныкылар заводның калдык җиһазларын җыештырып. җитмәгәнен юнәтеп, аны эшләтеп тә җибәргәннәр хуш ислә, сап-сары көнбагыш мае сыга башлаганнар Мае булгач, аңардан олифа, буяулар да ясарга тотынганнар махсус цех җиткезеп куйганнар Бу эшләрнең башында элеккеге укытучы, аннары район мәдәният бүлеге мөдире булган, кайнар канлы Хафиз Гафуров тора. Ул үзе өчен яңа бу шөгыль белән шул кадәр мавыгып киткән хәзер инде көнбагыштан хәлвә эшләп чыгаруны оештырырга хыялланып йөри Ә ник булмасын икән? Көнбатыш мае — үзләренеке, он — үзләренеке, күршедә генә — шикәр заводы. Татлы тамыр — чөгендерне дә үзләре үстерәләр, гектарыннан 300 өр центнер уңыш алалар Димәк, хәлвә цехы буш хыял гына булып калмаячак әле
Мин барганда, болар сөт заводы тезелешендә мәш киләләр иде: сыр. май, каймак кефир, катык ишеләрне үзләре ясарга җыеналар Үз сыерларыннан савып алган сөт өстене, күрше авылларның шәхси хуҗалыкларыннан да сөт җыярга була. Юкса, авыл халкы артып калган сөтен кая куярга бөлми, ө бит һәр йорттан бөрер тонна сөт җыярга мөмкин Болай хәтта үзең сыер асрауга караганда да мәшәкатьсезрәк булачак'
Тагын бер яңалыкны әйтергә онытканмын икән нефтьчеләр биредә җил тегермәне дә корып куйганнар Гади тегермән генә түгел бу. бөр үк вакытта электр станциясе дә Әйе. әйе! Аның җилдә өйләнүче канатлары тегермән ташларын да эшләтә, электр энергиясе бирә торган динамомашинаны да әйләндерә Бер атуда — икө куян' Журналист-хөбөрчө буларак, мин Россияне айкап чыккан кеше Кубань. Кабарда-Балкар Чечен-Ингуш Карачай-Чиркөс. Ставрополь Аннары Себер яклары Красноярски Алтай крайлары Кемерово, Новосибирски өлкәләре Россиянең үзәк төбәкләрен әйтеп тә тормыйм инде Әмма бер кайда да җил көче белән эшли торган электр станцияләре күрмәгән идем Ә бит хәзерге заманда күмер, нефть, газ ягып алына торган электр энергиясе бик кыйммәткә төшә Шуңа күрә, байтак кына илләрдә җилне эшкә җигеп электр энергиясе алу хәзер отышлы санала һәм андый электр станцияләре соңгы елларда 33 процентка арткан да инде Мәсәлән, Германиядә җил көче белән 505 мегаватт Һиңдстанда 375 мегаватт электр энергиясе җитештерелә Үзен бөек дәүләт санаган Россиягә күрәсең, бушка килгән энергиянең кирәге юктыр. Ә ил электр җитмәүдән интегә Әнә Ерак Көнчыгышны тына алыйк — һаман бер кайгы үзләрендә электр энергиясе
Ө норлат нефтьчәләренең башлары түгәрәк икән җилне эшкә җиккәннәр дә. онын да тарталар, электр утын, җылысын-яктысын да алалар Күпме акча янга кала!
КАМАЗ автогигантының йөз меңләп эшчесе алты зур заводка сыеп эшләсә, шул кадәр үк нефтьчеләр утыз мең квадрат километр мәйданга чәчелеп эшлиләр, әле бер өлеше самолетлар белән Себер нефтьчеләре янына вахтага да йөри, "Кара алтын" осталарының һәр өченчесе авылда, үз йортында яши Кемнәрнеңдер һаман мазутка батып, пычранып йөрисе килми, кайберөүләрен ата-бабадан калган игенчелек хезмәте мавыктыра Андыйларны да эш белән тәэмин итәргә кирәк. Гадәттә, нефть төбәкләрендә яшәүче гаиләләр һөнәрләре буенча икегә бүленә. Ире нефть суыртса, эзләнү экспедицияләрендә йөрсә яки Себергә очса, хатыны гаиләне карый, фермада эшли, балалар укыта, бакчасында казына “Кара алтын" табудан читләшеп, игенчелек белән шөгыльләнүче нефтьчеләр дә байтак.
Бер кызыклы мисал. “Актүбөнефть" идарәсендә ярдәмче хуҗалыклар булдырырга карар кылгач, үзләре ашар өчен түгел, ә сатып акча юнәтер өчен дип. нигездә бәрәңге үстерергә ниятлиләр Биредә һәр гаиләнең үз бәрәңге бакчасы бар, үзләренә кирәкми, әле артыгын яхшы гына бәягә сатып җибәрергә дә була. Акчаның ташып торган чагы юк аның.
Болар бәрәңгене бик алдынгы чит ил ысулы белән үстермөкчеләр. Иң әүвәле җыеп алынасы уңыш өчен заманча җиһазландырылган махсус саклау урыны төзиләр. Анда бәрәңге кыш-яз "йоклап" ятарга тиеш, шуңа күрә, даими өч градус җылылык тота торган итеп, бу эшне компьютерга йөклиләр Шуннан соң нефтьчеләргә әйтәләр "Кемнәр бәрәңге үстерергә тели?" Өч мең кеше арасыннан бу эшкә нибары дүрт кешене генә сайлап алырга кирәк була. Ә теләк белдерүчеләр исә егерме тугыз булып чыга
Бәрәңге басуын механик Әхмәдиша Мөбәрәкшин белән аның ике энесе — Нияз һәм Гаязга арендага бирәләр Аларга Мансур Миңлебаев та кушыла. Килешүнең шарты — түләү уңыштан. Уңышның уннан бер өлеше — үзегезгә, диләр. Шушы тырыш дүрт кеше беренче елда ук һәр гектарыннан 420 центнер бәрәңге җыеп ала Мондый уңышны бу якларда гомер күргәннәре булмый Колхоз-совхозлар гадәттә 100 центнерны да яхшы уңышка исәплиләр Саклаганда ул бәрәңгенең дә өчтән берен черетсәләр, әлеге арендаторларның югалтулары нибары биш процент кына тәшкил итә. Шул рәвешле, 100 гектардан җыеп алган уңыштан үзләренә дә шактый мул өлеш тия, артыгын Себергә — андагы нефтьчеләргә дә озаталар.
Нефтьчеләрнең шулай итеп ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ныклап тотынулары илдәге, республикадагы вәзгыятьнең үзгәрүе белән бәйле.
1991 елда “кара алтын” осталары кулына, дистә еллар нефть чыгара торгач, ниһаять, беренче тапкыр валюта — доллар килеп керә Татарстан, бәйсезлек — суверенитет игълан итеп, үз җирендәге байлыкларга үзе хуҗа икәнлеген белдергәннән соң. Россия түрәләре белән тарткалаша торгач, үзебездә чыгарыла торган нефтьнең бер миллион тоннасын булса да чит илләргә үзебез сату хокукын алган иде. Ирекле бәяләрдә. Шулай итеп, әлеге бер миллион тонна нефть сатудан алынган табышны үз ихтыяҗларыбызга тотарга мөмкинлек туды. Аннары тагын да "кыюландык", алдагы елларда нефтебезнең өчтән берен үзебез сата башладык Дөрес. Россиянең "Внешэкономбанк" диген ертлачы моның өчен бездән гаять зур күләмдә таможня пошлинасы — тамга салымы басып кала калуын.
Шул рәвешле, кулга долларлар керә башлады Инде аның белән нишләргә9 "Баедык!" — дип, шырдый-бырдыйга туздырып бетерергәме, әллә уйлап-исәпләбрәк эш итәргәме? Әлбәттә, күпләп чит ил товарлары кайтарып тутырырга да мөмкиндер. Әмма озакка җитәрме соң ул муллык?
Нефтьчеләр башка юл сайлыйлар. Инде илле ел буена читләргә чи нефть озатып яшәвебез җиткәндер, аны үзебездә эшкәртерлек
заводлар корырга вакыттыр, ярдәмче хуҗалыклар җитештергән азык- төлекне дә үзебездә эшкәртеп, затлы-төмле ризык итәргә кирәктер, диләр Әнә ич Голландия фермерлары сөттән дөньяга атаклы сырдыр- майдыр каймактыр-кефирдыр ясарга иренмиләр Ә иттән нинди генә ризыклар ясарга булмый?! Һәм шулай эшлиләр дә
Сөрүлек басу-кырлар, көтүлекләр печәнле болыннар — болар җитештерү чаралары Әгәр дә җир асты байлыклары, әйтик, шул ук нефть алган саен кими-саега бара икән, җир өстендәге игелекле туфрак, төрбиялөп-ашлап торсаң, гасырлар буе сине туйдыра ала Әле алай гына да түгел, оста хуҗалык ите белгәндә, Җир-енкөнең уңышын күп мәртәбәләр арттырырга мөмкин Җөмһүриятебездә соңгы елларда тотрыклы рәвештә һаман да югарырак уңыш җыеп алуыбыз — шуңа ачык мисал Югары уңыш алдың — монысы бер Аны ит-сөт. ипи-күмөч. шикөр-конфет. үсемлек мае һәм башка ризыкларга әверелдердең — ике Хәләл көчең кергән шул байлыкны табышлы итеп сатып та җибәрәсең Булдымы өч? Ә базар — базар инде ул! Анда бәяләр ирекле
Менә ни өчен "кара алтын* осталарының үз тегермәннәре икмәк пешерү заводлары, ит-сөт комбинатлары, мех фабрикалары, сыра кайнату заводлары, минераль су конвейерлары һәм башка санап бетермәслек милке- мөлкөте пөйда булды Хәзер нефтьчеләр үзләре җитештергәнне үзләре рәхәтләнеп ашый-эчө Үзләреннән артканын сатып, уч тутырып акчасын да ала
Әле мондый хәл дә булды 1993 елда нефть суыртуны бер мәлгә туктатып торырга туры килде Күрше демократик-социалистик дәүләтләр бездән читләшеп, СССР дигән бөек ил-дөүлөт таркалгач "кара алтын’ны озатыр җир калмады Гомумсоюз хуҗалыгында торбалар аша төрле якларга елына 600 миллион тонна нефть, — шул исәптән, татарстан нефтен де. —куып торган булсалар, хәзер ул мөмкинлек бетте. Фажига, бәла, һәлакәт' Нефтьчеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк Нишләргә? Менә шунда ярдәмче хуҗалыкларга рәхмәт әйттеләр дә инде Халыкка үзләре җитештергән азык-төлек белән түли башладылар онын-ярмасын, итен-сөтен. сырын-казылыгын дигәндәй берсен дә кызганмадылар Россиядә башланган аңлаешсыз реформа-ислах өнө шундый гайре табигый галәмәтләр дә китереп чыгарды шул Тәмәке фабрикасында хезмәт хакын тәмәке белән тегү фабрикасында эчке күлмөк- лифчиклар белән түләү шикелле хикмәтләр башланды Йа Хода!
Тормышта дөреслекләр күп. ө хакыйкать бер генә була, дип әйткән ди бөр акыл иясе Авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгөн уңышлар нефть табудагы уңышларга бәйле булса, үз чиратында, "кара алтын" осталарының иминлөге-муллыгы да авылларның гөрләп яшәп торуларына бәйле Ә моның өчен күпме тир түгәргә, хәләл көчеңне сарыф итәргә кирәклеген нефтьчеләр үзләре генә беләдер
Ө чыгымнарга килгәндә Беркемдә дө артык акча юк. 1995 елда гына да ярдәмче хуҗалыкларны тернәкләндерү Өчен миллиардларча сумнар тотылган Ул сумнар хезмәт хакына өстәлсә, бүләкләүләргә, өлкәннәргә ярдәмгә тотылса, шифаханә-санаторийларга юлламага түләнсә Һ б. һ.б кирәк-яракларга сарыф ителсә бер де начар булмас иде Юкса, тишек- тошык җитәрлек, ямаулык төткәзеп булмый
Аннары шунысы да бар; "Татнефть" акционерлык җәмгыяте кесәсеннән хезмәт хакы алып аны "шүре" — "челнок’лар ташыган чит ил товарларына исраф итү акыллы эшме? Бу бер Татнефтъ’ке генә кагылмый шул ук сүзләрне КамАЗ автомобиль тезүчеләренә Түбен Кама нефтехимикларына энергетикларга барлык эшчеләргә крестьяннарга да әйтергә була. Йорттагы хуҗабикөлөр лаеклы ялдагы өлкәннәр, студөнтларчиөкертлөр дө колак салсын иде моңа Кыскасы, күпмилләтле Россиянең һәр гражданины уйланырга тиеш безнең барлы-юклы хезмәт хакларыбыз, пенсия-стипендиялөребез кемнәрнең төпсез кесәсенә ага тора? Чит илләр кесәсенә ләбаса1 Алар. Россиядәге үзгәртеп
коруларга, базар икътисадына ярдам итәбез диген булып, үз кесәләрен калынайту ягын гына карамыйлармы? Акча даими өйләнештә йөри ул Әгәр дә үз кибет-базарларыбызда үзебез җитештергән товарларга, азык-төлеккә тотылса, ул яңадан да үзебезгә өйләнеп кайтачак, кул җитмәс капитал булып чит ил банкларының тимер сейфларына бикләнмәячәк.
Хуҗалык итүдә икътисадта Маркс тәгълиматы саклана, дидек капитал салу, ягъни җиткелекле чыгымнар тоту һәм тырыш хезмәт
Нефтьчеләр түккән чыгымнар турында күп сөйләнде Алар, чынлап та, гаять зур Ә табыш ягы, күлме генә мактансак та, әллә ни ис китәрлек түгел Өч дистәгә якын ярдәмче хуҗалыкның 1995 елда нибары икесе — Әхмәт һәм Зеленая Роща (Яшел Әрәмәлек) авылларында гына табыш алу чыгымнардан өстенрәк булган. Калганнары зыянга эшләгән Хикмәт нәрсәдә соң?
Инде искәртеп киткән идек бер генә илдә дә дәүләт ярдәменнән башка авыл хуҗалыгын үстереп булмый Америкамы ул. Канадамы Германияме Голландияме — барыбер һөркайсында дәүләт бюджетыннан зур-зур чыгымнар тотыла Ә бездә? Россиянең федераль бюджетыннан авыл хуҗалыгына нинди саран тамчы гына тамганын әйтеп киткән идек Уңай яктан телгә алып. Татарстанда бу чыгым бюджетның егерме биш процентын тәшкил иткәнен дә әйткән идек. Әмма. Әмма ул егерме биш процентның бер тиене дө нефтьчеләрнең ярдәмче хуҗалыкларына тәтеми шул!
Дәүләт үзен туендырып торучы крестьян хуҗалыкларын талауның дистәләрчә ысулларын белә Ләкин аның ярдәм итү ысуллары тагын да күбрәк. Турыдан-туры акчалата булмаса, сыгылмалы бәяләр акыллы уйланылган салымнар, кызыксындырырлык-үсендерерлек кредитлар белән. Кирәк чагында техникасы, ягулыгы, чәчүлек орлыгы, ашламасы белән. Теләк кенә кирәк!
Кызганыч ки, сәнәгать предприятиеләре —завод-фабрикаларның аграр цехлары дип йөртелгән ярдәмче хуҗалыклар, кемнеңдер уйлап җиткермәве аркасында, башта ук гомуми статистик исәп-хисапка кертелмичә калдылар Янәсе, һәр предприятиенең эчке үз эше бу Булдыра алсаң, үз көчең белән маташып кара Шул рәвешле, бер төрле ярдәм дә күрсәтелми килә Нефтьчеләрнең агроцехлары да шул хәлдә, Дәүләтнең үги балалары алар Әйе, җөмһүриятебездә авыл хуҗалыгына бюджетның чиреге салына Әмма авыл күтәреп булмаслык зур салымнардан гарык. Хәләл хезмәтеңә җитештереп тапшырган игенеңө-терлегеңө, яшелчөңө-бөрәңгеңө юк кына бөя куялар, анысын да вакытында түләмичә тинтерәтәләр. Шулай булса да. әле басу-кырларыбыз игелә, терлек көтүләребез исән-сау. Тулаем җитештерү 1997 елда җан башына 2,6 тоннага артты, дип сөенәбез Россиянең кайбер төбәкләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 30-50 процентка түбән тәгәрәде бит!
Татарстандагы тотырыклылык, иген уңышының елдан-ел арта баруы һавадан гына төшкән хикмәт түгел. Җитәрлек булмаса да авылларга төрлечә ярдәм ителә. Мәсәлән ашламаларны гына алыйк Минераль ашламалар хәзер бик кыйммәт, айлар-еллар буена хезмәтенә түлөнмөгәнлектән крестьянның аны сатып алырлык акчасы юк. Банкка кредитка кереп батсаң, муеныңа элмәк салдылар дигән сүз — процентларын гомереңә дө түләп бетерә алмассың Менә шул чагында республика хөкүмәте ашламаларның ярты бәясен үзе күтәрә Әйбәт ич бу! Әйбәтен әйбәт Тик бу игелек нефтьчеләргә тәтеми шул. Аларның ярдәмче хуҗалыкларына бер җиңеллек тә юк. Татнефть' бай әле, тулысынча үзе түләсә дө. аннан гына ярлыланмас, диләр Ә бит шул ук Татнефть' акционерлык җәмгыяте алган табыштан Татарстан бюджетының утыз алты проценты тутырыла. Утыз алты проценты!
Янә бер мисал. 'Азнакай' совхозында гектарыннан 120 шөр центнер гәрәбәдәй кукуруз суктырып алалар. Мондый уңыш белән Американың Айова һәм Иллинойс штатлары гына мактана ала Лениногорск нефтьчеләренең ярдәмче хуҗалыкларында 100 гектар җиргә исәпләгәндә 230 центнер ит җитештерәләр, Татарстандагы уртача күрсәткечләрдән 3-4 тапкыр артык дигән сүз бу! Менә шундый могҗизалар эшли ала кукуруз азыгы* Әмма куанырлык эш юк. Чөнки фураж сатып алына, ул бик кыйммәт, димәк, табыш
урынына барыбер зыян гына Республика авыл хуҗалыгы һөм азык- төлек министрлыгының чәчүлек орлыкка кукуруз бирелергә тиешле хуҗалыклары исемлегендә янә дә нефтьчеләрнең агроцехлары искә алынмаган Нефтьчеләр ул гәрәбә орлыкларны тоннасына алты миллион сум (иске акча белән) түләп алырга мәҗбүрләр Нинди табыш алмак кирәк?! Сызгырырсың, кодагый!
Аптырагач, нефтьчеләр авыл хуҗалыгына тотылган чыгымнарны 'кара алтын’нын үзкыйммәтен арттыру хисабына тутыралар Ә үзкыйммәт болай да югары 'Бездәге нефтьнең бер стаканы бер стакан газлы судан арзанрак'. — дип лаф орулар бетте хәзер
Инде хәзер, ялгызак фермермы ул, кооператив-фәлөнме, ассоцияция- фирмамы. элекечө колхоз-совхозмы — һәммәсе дә бер тигез шартларда эшләп китсен, башлангыч ярдәмне тигез күрсәтик, дип сөйләнәләр Нефтьчеләрнең ярдәмче хуждлыклары янә дә бу исемлектә юк Әйтерсең, нефть төбәкләрендәге басулар өстендә башка кояш, әйтерсең, анда яңгырлар мулрак ява әйтерсең андагы сыерлар-маллар азрак ашап, күбрәк ит-сөт бирә' Шул да булдымы тигез шартлардагы тигез ярдәм?!
Татарстанның "азык-төлек көрҗине' бер генә Нефтьчеләрнең ярдәмче хуҗалыклары җитештергән азык-төлек тә шул ук 'көрҗин"гө керә түгелме соң? Ярдәмче хуҗалыкларга тоткан чыгымнар өстене, әле бит төрле акциз, пошлина, салым ише ике дистәләп башка төрле түләүләр дә бар Бюджетыңның өчтән бер өлешеннән артыгын тәэмин итеп торган нефтьчеләргә үгисетеп карау ярыймы инде? Демократик хакимиятнең гаделлеге шул буламы*7!
Әгәр дә Татарстандагы һәр хуҗалык иген уңышы алуны тагын да арттырып, һәр сыердан уртача бишәр мең килограмм сөт савып ала башласа, шул рәвешле, нефтьчеләрнең ярдәмче хуҗалыкларына тиңләшсә иллә дә әйбәт булыр иде! Республиканың бюджетын нефтедолларлар гына түгел, ө бәлки чит илләргә саткан иген һөм ит-сөттән кергән табышлар да тулыландырып торыр иде Иртәме-соңмы, нефть күлләребез саегыр ө сыйфатлы итеп, тир түгеп эшләгәндә. Җир-ана безне юмарт туйдырып торырга әзер
Татарстан нефтьчеләренең ярдәмче хуҗалыкларын алга таба нинди киләчәк көтә? Дәүләттән төрле җиңеллеклөр-ярдөмнәр алып эшләүче башка крестьян хуҗалыклары белен ярыша алырмы алар? Шул кадәр кара алтын' чыгарып, кулга валюта кереп торганда, һаман да зыянга эшләп килүче авылларга зур-зур чыгымнар тоту кирәкме икән? Шул ук акчага дөньяның төрле кыйтгаларыннан җаның теләгән азык-төлекне сатып алырга да була түгелме соң?
— Без — оптимистлар Киләчәккә өмет белән яшибез. — дип оашлады сүзен «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиев — Юкса, авыл хуҗалыгы белән дә нефть белән дә шөгыльләнеп маташмаска кирәк булыр иде
— Өметләнерлек нигез бармы? Нәрсәгә таянып алай дип әйтәсез? — дип сорадым мин
— Иң өүвөл аек акылга таянам Хәзергедән уңайлырак вәзгыять булырына ышанам
— Һава шартлары үзгәрерме? Кышын да кояш җәйгәчә балкып- җылытып торырмы? — дип шаяртмакчы булдым мин
— Без авыл хуҗалыгы тармагында безне дә башкалар белән тигез хокуклы итүләренә исәп тотабыз Җир-өнкөнең кайсы гектары кемдә — фермердамы, колхоз-соахоздамы. әллә безнең ярдәмче хуҗалыктамы — барыбер түгелмени? Барыбыз да җыеп алганыбызны ил 'көрҗине'нө сала барабыз Шулай булгач, шартлар да. ярдөм-җиңөллеклөр дә. кадөр-хөрмәт тә бер булырга тиеш. Ни өчен без генә дәүләтнең үги балалары булырга тиеш соң әле?
Менә без санап карадык: -агроцехлар» дип авыз ачкан 1980 елдан алып быелга кадәр — димәк, унҗиде ел дәвамында бөртекле ашлык
җитештерү — дүрт тапкыр, ө ит һем сөт — ун тапкыр, — ун тапкыр!
— арткан Куанырлык эш-гамөллөр түгелме ө?! Җитештергәнебезне үзебез тәмле ризыклар итеп ясый башладык. Кара: 1997 елда ит азыкларын — казылыгын-фөләнендер. башкасындыр — 624 тонна, сөт азыкларын — сырын, маен, каймагын, дигәндәй — 487 тонна, ипи-күмөч ишелөрен 475 тонна итеп нефтьчеләребез өстәленә куйганбыз. Артканын сатканбыз да.
— Чит илләрнең азык-төлек товарлары ничек безнекеләр белән ярыша ала? Аларны кайтару өчен дө күлме өстәмә чыгымнар кирәктер Ә үз товарыбыз кул астында гына, илт тө кибеткә тапшыр! Нигә кибетләрдә базарга караганда һәр әйбер кыйммәтрәк хәзер? Сатып алучы һәрвакыт арзанракны эзли бит.
— Төп сәбәп — бөяләрнең төңгөл-тиң булмавында. Азык-төлеккә бөяләр чикләнгән, ө кирәкле техниканы сатып алу алтын бәясенә төшә Икенчедән, чит ил фермерларының чыгымнарын дәүләт каплый, дәүләт күтәрә һәм ул өлеш аз түгел.
— Ә ил-дәүлөтлөргө аннан ни файда?
— Һәр дәүләт өчен дө илдә азык-төлек тотрыклылыгы кирәк. Шуңа күрә, дәүләт фермерларга ярдәм итә. ө тотылган чыгымнарын пошлиналар, салымнар һәм башка керемнәр белән кайтарып ала бара. Россиядә бу нәрсә юк. Шунлыктан, җитештергөннөребез кыйммәт кыйммәт булса да — табышсыз Крестьян хуҗалыклары комбайн-трактор ишеләрне сатып ала алмый. Икътисад җимерелде. Җитештерү, эшләп чыгару булмагач, тиешле салымнар да җыелмый Җыелмаган салым күлеме, кемнәрдер кимсетеп "аграр сазлык” дип йөрткән авыл хуҗалыгына тиешле ярдәмне бирмичә, аны янга калдырган суммалардан күп мәртәбә артыграк Үзебезнекен ашый белмибез, ө чит ил товарларына капканы киң ачабыз. Чынлап та, кибетләрдә хәзер муллык, акчаң гына булсын!
— Акчаң булса шул1 Кибет киштәләренең сыгылып торуыннан ни мәгънә? Күпчелек халык аларны музей караган шикелле карап кына йөри бит Кесәсендә булганы ипи-сөткө, чөй-шикөргә җитсә — шуңа шөкер! Россиядә ил- дәүләт башына сәләтле-булдыклы хакимнәр килерме икән берәр вакыт?
— Һәр кешегә көн саен кимендә өч мәртәбә өстәл янына утырырга, авыз чөпелдөтергө кирәк. Акча булмау — бәла ул.. Шуңа күрә дө, ярдәмче хуҗалыкларны бетерү турында сүз дө булырга мөмкин түгел. Инде шул кадәр чыгымнар тоткач, тир түккәч йөрәк авырулары алгач Юк, башлаган игелекле эшне һич ташларга ярамый! Инде ике-өч хуҗалыгыбыз булса да, файдага эшли башлады... — Генераль директор көрсенеп куйды — Дөрес, чыгымнар зур. гаять зур! Бәлки, кирәгеннән артыгын да юмартланабыздыр . Эшне тәмам күтәрәмгә калган хәерче авыллардан башлап җибәрдек ич Кайнар нотыклар сөйләп кенә әллә ни майтарып булмый. Чыгымнарыбыз зур булса да. эшебез изге дип уйлыйм Ул авылларда безнең балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәк бит! — Ринат Галиевнең йөзе яктырып китте. — Күр әле син, дистә ярым ел эчендә нәрсәләр майтарып ташладык! Гектарыннан уртача 47,6 центнер уңыш алдык бит! Республика буенча 37,6 центнер булдымы өле? Аерым хуҗалыкларда эшләр тагын да куанырлык иде "Никитинский” хуҗалыгында
— 60 центнердан артык, "Дуслык'та — 59,4 центнер, чамасы. ”Җөлилче"дә
— 56,2. "Бирючевка”да — 51,5. "Ямаш’та — 51 4 ‘Березовский* белен "Берлек”тә — 51 шөр центнер! Бу саннар, кем әйтмешли, 'музыка булып тоела миңа”! Шундый сөендерерлек нәтиҗәләр булганда, ярдәмче хуҗалыклар бер кайгысыз, рәхәтләнеп байлык-муллыкта яшәргә тиеш тө бит Юк шул! Аларның артык бер тиеннәре дә юк. Тырыш-эшчөн крестьянны кычкыртып талау сәясәте кайчанга кадәр дәвам итәргә мөмкин?! Әмма бу илдә уйлау-фикерлөү баштүбән куелган шикелле, миңа калса.
Инде соңгы чиккә килеп җиттек. Колхоз-совхозларны өзерлексез-нисез генә таркатып, җирне пайларга бүлгәләп, ирекле сату-алу ясамакчы булабыз Авыллар бөлгенлектә. "Фермерлар" дип, заманча атап йөрткән ялгызакларыбыз кирәкле техникасын шымытыр түләп алсынмы? Менә сиңа ил буенча бер-ике сан: крестьяннар 1991 ел белән чагыштырганда 1996 елда тракторларны
— 15 тапкыр, йөк автомашиналарын — 20 тапкыр, комбайннарны дүрт
тапкырга диярлек ким сатып алганнар Без аларны агач сука белен җир тырмарга калдырмакчы түгелме соң?! Үзләре тыпырчынсыннар шунда дип кул селтәргә тиешме без?
— Чит ил фермерларына тиңләшергә уйла-мыйсызмы?
— Әлбәттә, акыл белән, рәтен-җаен белеп, фәнне дә эшкә җигеп эшләгәндә безнең дә чит ил фермерлары белән ярышырлык чамабыз бар Патша Петр Беренче дворян балаларын Голландия кебек илләргә төрле һөнәрләр үзләштерергә җибәрә торган булган. Без исә ел саен игенче- терлекчеләребезне чит ил фермерлары янына җибәрәбез Франциядә Англиядә. Канадада булып кайттылар инде Барсыннар, күрсеннәр, өйрәнсеннәр' Уку-өйрәнүнең ояты юк аның. Яшьме син картмы — барыбер Юлга озатканда мин үзебезнекелөр белән иркенләп-тәмләп сөйләшеп алам Анда баргач, карга санап, ах-вах килеп, хәйран калып кына йөрмәгез, күргәннәрегезне сеңдерә барыгыз, кайткач, алар үрнәгендә эшләрлек булсын, дим Килер бер көн: тәҗрибә туплау өчен үзебезгә башкаларны чакыра башларбыз әле
— Җир сорап, үзбаш фермер булырга яшәргә теләүчеләр бармы9
— Берничә гаилә шулай эшләп караган иде дә. хәзер барыбер үзебез сөйрәп барабыз аларны Алтын таулары вәгъдә иткән бушбугазларны каргыйлар Хәзер аерылырга теләүчеләр юк инде, тындылар Крестьяннар кызганыч аларны уйланып бетмәгән тәҗрибәләр өчен файдалану кемгә кирәктер — белмим Юк без агроцехларыбызны бөтенләй бетермәячәкбез1 Киресенчә, тагын да нәтиждлерөк эшләү ысулларын эзләячәкбез. Без ярдәмче хуҗалыкларны тулы хозрасчетка күчердек хәзер үзләре эшләп тапканны үзләре тота үзләре янга калдыра бара Алар —чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыятьләр хокукында Бригадалар, звенолар, фермалар да яңача идарә ителәләр Һәркем гомуми уңыш гомуми табыш өчен тырышырга тиеш түләве да хезмәтенә карап булачак Актүбө бәрәңгечеләре Әхмәдиша Мөбәрөкшиннар үрнәге гадөти күренеш булып калырга тиеш
Шулай да барлык егерме тугыз хуҗалыкны да өстерәл бару кыенга килә Берәүдә дә Әндрөй казнасы юк Безгә генә салынып, һаман зыянга гына эшләүче кайбер хуҗалыклардан баш тартырга да туры килмәгәе Инде авылларын аякка бастырдык, кирәгенчә ярдам иттек — яшәп карасыннар үзбаш!
Их, хөкүмәтебез бераз ярдәм дә күрсәтсә башкаларга биргән кадәр генә бирсеннәр иде Күрер иделәр — кем яхшырак эшли9
Һәрхәлдә, илдә азык-төлек мәсьәләсе ничек кенә үзгәрсә дә, без ач калмаячакбыз! Иманым камил!
И хыял. Минем каләмем инде бөтенләй башка ярминкә турында язарга ашкына Имеш, ул ярминкәдә басу-кырларда үстерелгөн-җитештерелгән сый-нигьмәтлөр түгел, ө махсус завод-лабораториялөрдө ясалган азык төлек сатыла икән Нефтьтән ясалган азык-төлек' Бөяләре бермә-бер арзан, имеш, ә тәме, хуш исе табигый азыкларга биргесез Гайре табигый хәлме? Әнә бит японнар американнар ясалма сыер-дуңгыз итләре тавык ботлары эшләп чыгаралар икән инде
Кешелекне азык-төлек белән тәэмин итүнең башка юллары калмаса. нишләргә? Озакламый Җир шарында хәзерге алты миллиард урынына унике миллиард халык булачак Аларны ничек туйдырырга9 Галимнәр исәпләп чыгарганнар алына торган барлык нефтьнең ике процентыннан азыктөлек җитештерә башласалар, кешелек Ачлык патша дигән мәрхәмәтсез явыздан гомергә котылачак икән Бөек максат, татлы хыял!
Бу хыялларны башлап тормышка ашыруда Татарстан нефтьчеләре бәрәнчеләрдән булса, дип. хыял өстенө хыял да өстим әле мин Кем белә гасырларга тиң ул бөек вакыйганы иң әүвөл язып чыгу бәхете дө миңа насыйп булыр бәлки, ө?!
Бу татлы хыяллар тормышка ашармы, ашса, кайчанрак булыр9 Төгәл генә әйтеп бирә алмам ялгышырмын дип куркам Әмма ул без уйлаганнан күпкә тизрәк булырга мөмкин Шуңа күрә, ул бөек вакыйганы күрә алырмын, язып та чыгармын дип өмөтлөнөм әле