Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАҺАРМАННАР ЗАТЫННАН ИДЕ УЛ


Кеше кеше күңелендә гадәттә ниндидер истәлекле
вакыйга яисә данлыклы эше белән истә кала Булат Сөләйманов
дип әйттеләрме, минем күз алдымда иң элек бер искиткеч
манзара пәйда була Казан, май ае. эссе-кояшлы көн. асфальт
юлдан читтәрәк җәйрәп яткан өчпочмаклы яшел кишәрлек
уртасында, тезләреннән диярлек күпереп үскән хуш исле сарут-
билчәннәргә батып, буй-буй кара сызыклы ак күлмәкчән
мәһабәт гәүдәле берегет көнҗәләдәй кабарынкы чәчләрен
юантык бармаклары белән тараштырып басып тора ә
тыңлаусыз көрәнсу-кара эре дулкыннар, түгәрәк калын
иңбашларына кагылып узалар да. талгын җилгә буйсынып,
аның саен текә маңгаен сыйпауны дәвам итәләр 'Себер
татарларыннан чыккан бердәнбер шагыйрь Булат Сөләйман
шушы була инде". — дип таныштырдылар безне Минем исемне
ишеткәч ул
— Иик шәп. тус пулырпыз. Алла пирсә' — диде, тулы йөзен мул яктыртып Театр
рәссамы Әхәт Закиров үз йортында яшәүче бер кардәшенә кунакка алган иде безне ул көнне —
Себер татарының буаз портфеленнән бушатылган нигъмәтләр белән сыйланып утырдык
балыкның мин татымаган нинди генә төре өстәлгә тезелмәде анда! Соңрак белдем Булат
Сөләйманов шул иртәдә генә туган якларыннан. Төмән төбәгеннән, килеп төшкән булган икән
Тагын күпмедер вакыттан бөтенләй ачыкланды ул шулай Себер күчтәнәчләре төяп килеп
төшә дә. каршына юлыккан бер танышын авыз иттерә-иттерә. кунакханәгә-мазарга
урнашырга соңаргач кына ялгызы торып кала һәм шунда гына төнне кайда куну хакында
уйланырга тотына — кесәләре дә саеккан, "туслары та" әллә кая "пулганнар" Ярый ла
кесәсендә Рөстәм Мингалимнең адресы бар икән Төмәненә әйләнеп кайтып җитүне дә шул
оештырачак
Казан шагыйрьләре әнә шулай ел тәүлегенә берничә мәртәбә затлы балыкка тиенеп
калалар иде Сюжет бер үк Финал да Кемнәрдер, эчләреннән генә көлемсерәп, "пезнең Сепер
Пулат" һаман акылга утыра алмый, дип уйлый торган булганнардыр, чөнки Булат
Сөләймановның беркайчан да "Себер күчтәнәчләрен" ниндидер әдәбият түрәләренә ачкыч
яратыр өчен төяп килгәне булмады гомумән каядыр күчтәнәчсез барып төшү табигатенә
сыймый иде аның Еллар үтә торгач, моның яшерен ягы да әкренләп бераз ачылды бер дә "бакча
җимешләре" булмаган икән аның сыйлары, акча җимеше булган Ә безгә. Себер дигәч, анда
затлы балыклар үзләре "тәгәрмәч орчыкларына сикереп урала" кебек тоела иде' Корней
Чуковскийның Чехов турында гаять тә тирән мәгънәле бер сүзе бар "ул магнит шикелле
кунакчыл иде " Булат Сөләймановка карата да шул ик фикерне кулланып була, минемчә Тик
аерма шунда Чеховның мөмкинлекләре чиксез булган шул
Булат Сөләйманов миңа тагын икенче бер шәхесне хәтерләтә ул — Василий Шукшин
Себердән чыкканлыгы өчен генә түгел Иҗатларын да чагыштырмыйм Алар — икесе ике
масштабтагы һәм икесе ике дөнья кешеләре Ә шулай да бу ике шәхестә бер уртаклык күрәм
Яхшырак аңлашылсын өчен Шукшинның бер генә хикәясен исегезгә төшереп китим
"Ораторский прием” дип атала ул Шунда Борис Куликов дигән бер каһарман бар Әдәби
каһарман турында бара сүз Автор сүзләре белән әйткәндә, "славный своим бесстрашием
Причем его не интересовало.сколько перед ним человек один или семеро " Кешелек хисләрен
кимсетергә теләсәләр, шулай, алдын-артын уйламыйча, ташлана ул Борис Куликов Василий
Шукшинның күп каһарманнары шундыйлар Авторның үз табигатеннән килә бу Шагыйрь
Булат Сөләйманов та минем хәтердә нәкъ шундыйрак шәхес булып саклана табигать аңа
гаделлек хисен ун шәхескә җитәрлек итеп биргән иде Гаделлекне үзе өчен даулауда чагылмый
иде ул. бүтәннәр өчен, газиз халкы өчен көрәшкәндә күренә иде
Халык каһарманнары әнә шундый затлардан туа Хәтердә ич. Булат Сөләйманов
бервакыт хәтта башкаласы Төмән булган ~Себер татарлары республикасы' төзергә дә
хыялланып йөрде һәм, ни кызганыч, чоры ваклыклардан торса, андый шәхесләр озын гомерле
б ула алмыйлар шул
Ризван ХӘМИД драматург
РЕДАКЦИЯДӘН
Булат Сөләймаиовнын ижади мирасы күләм ягыннан әллә ни зур түгел Үз
гомерендә ул нибары ике шигырьләр жыентыгы чыгарып кала алды Ләкин анын Себер
рухы белән сугарылган, эчкерсез шигырьләре татар әдәбияты фондында үзләренен
лаеклы урыннарын алдылар
Шагыйрьнен дуслары һәм каләмдәшләре өчен тагын бер сөенечле хәбәр килеп
иреште якташлары ярдәме белән Булат Сөләйманов турында истәлекләр китабы
бастырылып чыгарылачак икән Кем әйтмешли, бирсен Ходай'
Түбәндә журнал укучыларыбызга шагыйрьнен ижади мирасыннан берничә
шигырь тәкъдим итәбез
Булат Сөләйман
Аучы өенә кире кайтмады
Аучымы.
Аучынымы нидер аулады...
Кара урман шомлы шаулады.
"Озак йөрмәм”, — дигән иде бит.
Авылдашлар тнргн давылны.
Күмеп киткән өчен авылны.
У-у-у - „
Йокламады авыл төи буе. һәркемнен дә иде бер уе: "Менә-менә
кайтып керер ул”.
Төн үтте...
Төн артыннан тагын көн үтте.
Аучы өенә кире кайтмады...
Авыл өстен болыт каплады.
Козыклыкта†
Йөрим тайга ханлыгында Кояш белән бергәләп. Йөри яз да
безнен белән
Агачларны иркәләп.
Маҗаралар иле бит бу.
Балачак
һаман исән.
Аю булып акырыр күк Ешлыктан Аю Хәсән.
† Козык - эрбет чикләвеге 12 .к. У., м »•
Керпе сырты кебек шыткан Җир сыртында үләннәр. Алар
шундый йомшак,
Атлыйм
Гүя яшел келәмнән. Агачларда яз бүләге, Киемнәрнең яңасы.
Чүлдә суга сусагандай, Эчәм урман һавасын. Монда дөнья
оҗмахыдыр, Мең төрле ямь
каршымда.
Фәрештәләр сыман кошлар, Исерә җаным моңга.
Шаулый урман, мәңге шаула,
Күз карашын иркәләп. Козыкларны барлап йөрим Кояш белән
бергәләп.
Учак яктым
Учак яктым
Тайга аланында, Йөрәгемнән алып бер чаткы. Күзлене дә Сукыр
иткән төннәр, Канат җилпеп Дөрли учак, кайнар ул,
Якты.
Киң күңелле икән
Аланы да, Каршыларга җәйгән кочагын. Якты булсын Килгән
юлчыларга. Төн дөньясын Теле белән ялый учагым. Адашканмы,
Юлдан язганмы ул, — Әгәр күреп минем учакны, Дуслык белән
килсә җылынырга, “Дустым”, — диеп Эндәшермен аңа Ул
чакны.
Учак яктым
Тайга аланында, — Үзәгенә үтсен җылысы. Кешеләргә булган
сөюемнең Учагымда түгел, Йөрәгемдә яна олысы.
Әйтмәгез Себерем хакында
Бүлмәмдә саф нарат исләре, Гомергә иснәп тә туймамын. Үзләре
артыннан ияртеп, Бүлмәдән чыгара уйларым.
Уйларым артыннан чабам мин, Тышаудан ычкынган ат сыман.
Тоболга сугылмый үтелсә, Үземә мин үзем ят сыман.
Әйтәсез:
“Үткәнгә кагылма, Кыен ул халыкны аңлавы”. Баш куеп тыңлагыз,
Бу җирдән
Ишетелер богаулар чыңлавы.
Йөрәгем аркылы кичерәм Дәверләр,
гасырлар тавышын.
Бөртекләп җыйган күк
Җыям мин Халкымның шатлыгын,
сагышын.
Әйтмәгез Себерем хакында: "Үткәндә каргалган җир булган".
Каргалса каргалсын, аңлагыз, Ул минем туган җир, И туган як1
Казанда яз.
Яңгыр ява урамнарда.
Кай җирләрнең суы икән
Шушы яңгырларда?.. И туган
як!