Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР
СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕНДӘ —
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ
Свердловск өлкәсендә татар әдәбияты
көннәре булып үтте. Әлеге чара Җөмһүриятебез
Премьер-министры Ф Мөхәммәтшинның
Екатеринбург каласына визиты вакытында
Татарстан һәм Свердловск өлкәсе арасында
килешенгән мәдәни программалар кысасында
үткәрелде
Әдәбият көннәрендә язучылардан
Мөсәгыит Хәбибуллин. Җәүдәт Дәрзаман
Галимҗан Гыйльманов. Газинур Морат
катнашты. Алар өлкәнең ике районында
булып, халык белән очраштылар
Сәнгатебез осталарыннан Клара Хәй-
ретдинова, Искәндәр Биктаһиров, яшь җырчы
Лилия Муллагалнева. Харис Нигь- мәтҗанов
җитәкчелегендәге тагар халык уен кораллары
оркестры чыгышларын да тамашачылар
яратып кабул иттеләр.
ЧИЛӘБЕДӘ —
I ТАТАР КОНГРЕССЫ
Чиләбе шәһәрендә өлкәнең 1 Татар
конгрессы булып үтте Бу төбәктә җэмгысе 250
меңгә якын милләттәшебез яши
Татарстан Республикасы Президенты
М Шаймиев конгресста катнашучыларга
котлау җибәрде. Монда ТР Мәгьлүмат һәм
матбугат Министры И Әхмәтҗанов
җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә
кунак булып барды. Делегатларга
Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле
зур концерт күрсәтте
ТАТАРСТАНДА — МОҢ ТАНТАНАСЫ
27 — 31 март көннәреңдә республи-
кабызның Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә
"Европа — Азия' III халыкара музыка
фестивале булып узды. Анда, Япония, Америка.
Бөекбрнтания һ б илләрдән килүче
музыкантларның әсәрләре белән бергә.
TorajK’nui композиторларының көйлә ре дә
яңгырады Кунаклар танылган
композиторлардан Рәшит Калимуллин. Фасил
Әхмәтов. яшьләрдән Реэедә Ахиярова. Рөстәм
Зарипов. Илфат Дәүләтшнн көйләрен яратып
тыңладылар Р Калимул-
линның көйләре чит ил музыкантлары
башкаруында да яңгырады
ТУКАЙГА БАГЫШЛАП
Күренекле әдипләрнең персональ
энциклопедияләрен (энциклопедик характер-
дагы сүзлек-белешмәләрен) әзерләп чыгару эше
XX гасырның икенче яртысында шактый
җанланып китте Данте Шекспир Шиллер,
Бернс. Диккенс Лермонтов. Шевченко. Абайга
багышланганнары инде басылып та чыкты
Үзбәкстанда Нәваи Әзербайҗанда Низами
энциклопедияләрен тезү дә төгәлләнеп килә
Ниһаять, бездә — Татарстанда да — Г.
Тукайның тормышы һәм иҗатына
багышланган шундый уникаль басманы
хәзерләргә нык лап тотындылар 1993 елда
Татарстан Фәннәр академиясенең мохбир-
әгт.засы Нил Юзиев җитәкчелегендә
башланган бу моһим эшне иҗади төркемгә
керүче галимнәрдән Азат Әхмәдуллин Резедә
Ганиева. Марсель Әхмәтҗанов. Флүн Мусин.
Флорид Әгьзамов. Зөфәр Рәмиен Гали
Арсланов. Фәрит Яхин Фоат Галимуллнн.
Нәҗип Нәккаш. Гөлнур Гобәй дуллина. Заһир
Шәйхелисламов һ б уңышлы дәвам иттерделәр
1988 ел башын да Г Тукайга багышланган
энциклопедик сүзлек-белешмә нәшер ителеп,
бөек шагыйребезнең туган көнендә укучылары
бызга барып иреште
ДИССЕРТАЦИЯЛӘР
ҮЗЕБЕЗДӘ ЯКЛАНА
Быел Татарстан Фәннәр академиясенең
Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм
сәнгать институтында. Россия Федера циясенең
югары аттестация комитеты карары нигезендә
Диссертация Советы эшли башлады Әлеге
Советка Россия халыклары теле, әдәбияты һәм
фольклори< тика белгечлекләре буенча
"филология фәннәре кандидаты 'филология
фәннәре докторы' дигән фәнни дәрәҗәләр алуга
диссертацияләр яклату хокукы бирелде
Диссертация Советының рәисе —
академик Мирфатих Закиев, рәис урын басары
— профессор Фатих Урманчеев. гыйльми
сәркатибе — филология фәннәре кандидаты
Зөфәр Рәмиев
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә: Шәмаил. Рәссам Ф Гыйрфанов эшеннән
фотокүчермә.
ЕРАК АРАЛАРНЫ
ЯКЫН ИТЕП
Татар халкының киләчәге хакына җан
атып йөрүче милләттәшебез, бүгенге көндә
Алманиядәге’ Мюнхен шәһәрендә яшәүче
Гали ага Акыш. хатыны Зарифа ханым белән
бергә. Татарстанга кунакка килде Алар 19 —
21 март көннәрендә Чаллыда булып, Г Акыш
исемен йөрткән мәкгеп-лицей. шулай ук
педагогия колледжы укучылары белән
очраштылар, бүгенге татар яшьләре
тормышы белән таныштылар
К. НАСЫЙРИ ПРЕМИЯСЕ
ЛАУРЕАТЛАРЫ
Татарстан Мәгариф министрлыгы
коллегиясенең чираттагы утырышында
күренекле мәгьрифәтче-галим Каюм Насый-
ри исемендәге еллык премиянең яңа
лауреатлары билгеле булды Беренче бүләк,
яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен
Балтач районының Карадуган ясле- бакчасы
коллективына, икенче бүләк татар теле һәм
әдәбияты буенча үзенчәлекле дәреслекләрнең
авторлары — Казан дәүләт педагогия
университеты проректоры Фираз Харисов
белән галимә Чулпан Харисовага һәм язучы-
галим Альберт Яхинга бирелде
МУЗЕЙДА ОЧРАШУЛАР
Күренекле рәссам график Эрот Зари-
повның шагыйрь Равил Фәйзуллинга. аның
якыннарына, якташларына багышлап. мәркә-
зебезнең Тукай музеенда ачылган яңа
күргәзмәсе тамашачыларда зур кызыксыну
тудырды. Ике ай дәвамында биредә меңләгән
кеше булды Алар арасында башкалабыз
кунаклары, белемнәрен күтәрү өчен күрше
республикалардан-өлкәләрдән килгән
мөгаллимнәр, табиблар, эшче- хезмәткәрләр.
югары уку йортлары студентлары,
педколледж укучылары да бар иде Күргәзмәгә
килүчеләр алдында рәссам Э. Зарипов үзе һәм
Р Фәйзуллин чыгышлар ясап,
тыңлаучыларны яңа иҗат иткән әсәрләре
белән таныштырдылар.
рәссамнарның һәм язучыларның иждтлары.
шулай ук "Казан утлары" журналының
эшченлеге турында сөйләделәр.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
ЮБИЛЯРНЫ КОТЛАУ
5 мартта Мәскәүдә. Советлар
йортының Колонналы залында атаклы язучы
— Социалистик Хезмәт Герое Сергей
Михалковның тууына 85 яшь тулуга
багышланган тантаналы кичә уздырылды.
Төрле республикалардан килгән вәкилләр
белән бергә, юбилярны Татарстан Язучылар
берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәм- мәдиев та
кайнар котлады аңа истәлекле бүләк
тапшырды
ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАН ҖИРЕНДӘ
ЯҢАВЫЛДА —
ӘДӘБИЯТ—СӘНГАТЬ КӨННӘРЕ
Башкортстанның Яңавыл шәһәре һәм
районы хакимияте (җитәкчесе — Нәзир
Зыязов) чакыруы буенча, яңавыллы- ларның
Казандагы "Якташлык җәмгыяте президенты
— Татарстанның халык шагыйре Илдар
Юзеев туган ягында булып, күпсанлы
укучылары белән якыннан аралашты Район
үзәгендә һәм авылларда — предприятие-
учреждениеләрдә. мәдәният йортларында һәм
мәктәпләрдә үткән очрашулар барышында
күренекле әдип үзенең яңа әсәрләре белән
таныштырды Башкортстанның һәм
Татарстанның атказанган артисты Фән
Валнәхмәтов җитәкчелегендәге җырчылар
һәм музыкантлар исә И Юзеев шигырьләренә
язылган жырларны башкарып,
тамашачыларга тылсымлы моң бүләк иттеләр
""Казан утлары" һәм аның дуслары
дигән исем астында үткән әлеге кичаләрне-
очрашуларны. журналыбыз эшчәнлегенә
бәйләп язучы-мөхәррир Шаһинур Мостафин
алып барды.