Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛӘР


Илһам ШАКИРОВ, Татарстанның халык артист, Г Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреат:
Без кечкенә чакта өйләрендә радио булган кешеләрне бәхетлеләргә саный идек. Чөнки
алар Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова кебек мәшһүр җырчыларны тынлый алалар. Ә мин
исә сирәк-мирәк очраган патефон тәлинкәләрен әйләндереп хозурланам. Бигрәк тә Рәшит
Ваһаповнын "Фирдәвескәй”, “Яшьлек”, “Нурия", “Яңа кара урман ', “Әлфия”, “Галиябану”,
"Урман” һәм башка көйләрен кат- кат “әйләндерәм”. Соңыннан ана охшатырга тырышып үзем
дә жырлап маташам. Ул чакта әлеге җырлар хыял ирешмәслек бер могжиза сыман тоела иде.
Урта мәктәптә укыган чагымда район үзәгендә Рәшит Ваһаповнын концертлары булачагы
мәгълүм булды. Концерт көнен зур түземсезлек белән көтеп алдым
Менә сәхнәгә озын буйлы, көләч йөзле, мәһабәт гәүдәле кеше чыгып басты — әле җыр
башламас борын ук ул үзенә ихтирам уятып өлгерде Җыр башланды Җырлаганда ул
хәрәкәтләр бөтенләй ясамый диярлек, көйне-монны бөтен барлыгында тыңлаучыга җиткерергә
тырыша. Тамашачылар асылда радиодан яңгыраган, грампластинкага язылган көйләрне
тынларга теләделәр Бу аңлашыла да иде: халыкның сәхнәдән җырлаучы җырчының чыннан да
Рәшит Ваһапов икәнлегенә ышанасы килә. Җырчы халык сораган һәр җырны авырсынмыйча
башкарды. Ә мин аның кыяфәтен күреп, җырларын үз авызыннан ишетеп калгач, озак вакытлар
аңа охшатып, “ул булып” җырлап йөрдем.
Казанга килеп музыка училещесында укый башлагач, мине радиодан җырлата
башладылар. Бер көнне пианистка Екатерина Соколова белән чираттагы чыгышыбызга
хәзерләнгән вакытта студиягә Рәшит ага Ваһапов килеп керде. Башта ул игътибар белән тынлап
утырды да, репетиция тәмам булгач, аркамнан килеп сөйде һәм русчалатып: “Да, душа есть",
— дип куйды. Бу зур бәя иде. Әлбәттә, Рәшит абыйның ана чаклы да мине тыңлаганы булган.
Бу очракта аркамнан сыйпап китүен яшь җырчыга фатиха бирү, “канат кую” дип аңларга
кирәктер. Аның игътибарлы карашын миңа киләчәктә дә тоеп-сизеп яшәргә туры килде.
Репертуарга нинди җырлар сайларга кирәклеге турында дисенме, тормышта һәм сәхнәдә
артист ничек булырга тиешлеге турында дисеңме — ул һәрвакыт үзенең тәҗрибәсе белән
уртаклашырга әзер иде.
Консерваторияне тәмамлагач, мине Рәшит Ваһапов эшли торган филармониягә эшкә
җибәрделәр. Безгә күп кенә концертларда күп мәртәбәләр бергә чыгыш ясарга насыйп булды.
Башта ук шуңа игътибар иттем: Рәшит Ваһапов бервакытта да тавышын күтәреп, тупас
сөйләшмәс иде. Ул юмор, мәзәк ярата, анда да кычкырып көлми, елмаеп кына тора. Күз
төпләрендә вак кына җыерчыклар беленә башлаган, ә җырларга тотынса, аларнын эзе дә
калмый; чәчләренә дә чал куна башлаган, жыр башлау белән алар да эреп, юкка чыгалар кебек.
Рәшит Ваһаповнын татар халык җырларын башкару үзенчәлеге турында берике сүз
әйтәсем килә. Башта ул аларны эзләп таба, репетициядә йөзләгән мәртәбәләр җырлап карап
шомарта һәм нәтиҗәдә ул көйләр бары тик Рәшит аганыкы гына булып калалар. Дөрес, ул
җырлаган җырларны башка җырчылар да үз репертуарларына алып карадылар, ләкин Рәшит
агадан соң аларны йөрәк тә, колак та кабул итә алмады. Ни өчен шулай9 Беренчедән. Рәшит
Ваһапов җырларның үзенә, башкару манерасына килешеп торганнарын гына сайлап ала белә;
икенчедән, кабатланмаслык башкаруы белән аны бары тик үзенеке генә итә ала. Халкыбызның
“Урман" жырын гына алыйк. Рәшит Ваһапов бу җырны халык арасыннан табып алды һәм
беренче булып башкарды. Аннан сон бу җырны кемнәр генә җырлап карамадылар, юк шул —
Рәшит Ваһапов тавышы колакта яңгырый да тора. Бу ни хакында сөйли9 Бу — Рәшит
Ваһаповнын җыр сәнгатендә үзенең ярылып яткан иҗади индивидуальлеге, йөзе булуы, зур
шәхес булып калуы турында сөйли.
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ, Татарстанның халык язучысы. Г Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
Рәшит Ваһаповны мин беренче мәртәбә район сәхнәсендә 1954 елда күргән идем Мин ул
вакытта хәрби хезмәттә идем, чираттагы ялга кайткач ишетәм. Яна Чүриле дигән район
үзәгендә Рәшит Ваһапов. Җәвәһирә Салахова концерты була икән Хәрби хезмәттән шулай ук
чираттагы ялга кайткан иптәшем Мансур белән җәйге кичтә ун чакрым араны үтеп клубка
килдек Ләкин бер генә дә буш урын калмаган иде, безгә, хәрбиләр икәнебезне искә алып,
урынсыз гына керергә һәм артка барып басарга рөхсәт иттеләр. Сәхнә бик начар яктыртылган
иде. шуна күрә без җырчыларның йөзләрен күрә алмадык. Ләкин бер нәрсә сизелде: кечкенә
сәхнәгә ни мәһабәт гәүдәсе, ни куәтле-кин диапазонлы тавышы сыеп бетә алмый иде
Ваһаповнын Хәтердә калганы "Эшче" операсыннан Нигъмәт ариясе булды. Рәшит Ваһаповнын
мон тулы бай тавышы ахырдан кырыс хезмәт шартларында да күңелдә янгырап торды, иптәш
булды.
Берничә ел үткәч, мин аны инде якыннан тыңлау бәхетенә ирештем бу юлы авыл клубының
беренче рәтенә үк билет ала алдым, ә ул рәт теләсә кемгә эләкми, анда колхоз, авыл Советы
председательләре, мәктәп директоры, колхоз партоешма секретарьлары гына утыра. Шулар
арасына мин дә эләктем. Ваһаповны якыннан күрү теләгем бик көчле иде. Теге вакытта караңгы
клубта минем сиземләвем хак булган: Ваһапов чыннан да бер үзе сәхнәне тутырып тора иде
Баянчысы Фәйзи Садыйков илс. Рәшит Ваһапов ул концертта "Фирдәвескәй", "Нигъмәт”
ариясен җырлады Халыкка иң нык тәэсир иткәне шулай да “Кара урман" булды, ахрысы. Мин
бу җырның ничек башкарылуын сөйли алмыйм, аны сөйләр өчен музыка сәнгате терминнарын
белергә кирәктер Шунысын гына әйтә алам: Ваһапов бу җырны бик акрын, басынкы тавыш
белән башлады, әйтерсең ерак тарихтан борынгы бабалар безгә эндәште; сәхнәдә мәһабәт
гәүдәле, затлы кырыс костюмнан, идәнгә ышанычлы баскан артист тора иде — менә тавыш
көчәя, көчәя, халык әсәрләнә, сәхнә белән зал бер тын ала башлады.
Кара да гынай урман уртасында Төлке уйный
торган орлар бар. . Типсен лә генә йөрәк,
сүнмәсен дәрт. — Дәртлеләргә якты юллар бар
Сәхнәдән шулай житди, саллы тарихи мон, аһән агылды Ул жыр шул көннән башлап
минем йөрәгемдә яши, минем күңелемә фәкыйрьләнергә юл бирми Ләкин минем күңелемдә ул
жыр гына түгел, аны халыкка житкергән талант иясе Рәшит Ваһапов та яши. Бик күп вакыт
концертларга җибәрми ул мине, телевизорны да кайвакыт сүндерергә мәҗбүр итә: Ваһапов
сәхнәдә кыланмый, шамакайланмый, тамашачы белән сөйләшми, сүзләрне, басымнарны
бозмый — ул бары тик жырлый гына идс Әйе, сәхнәдә җырчы бары тик жырларга гына тиеш.
Җырлаганда сүзләрне бозмый дигәнемә бер чыгарма да бар: Ваһапов "Яшь гумер" дип әйтә иде
Ләкин бу кимчелек аның мәһабәт гәүдәсенә кара урман шавы кебек тигез, саллы мәһабәт
тавышына ятышлы тоела идс. мондый ир "гомер дип әйтсә, сәхнә өчен ул азрак, ят булыр
сыман идс.
Рәшит Ваһаповнын тамашачы белән, зал белән халык моңы, тарихы аркылы контактка
керү традициясен соңрак Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевлар дәвам иттерделәр, үстерделәр
Димәк. Рәшит Ваһапов мәктәбе бүген дә яши Бу инде сәнгать кешесе өчен үлемсезлек дип
атала.
Динә СИРАҖЕТДИНОВА, Татарстанның атказанган артисты.
1951 елның язы Казан консерваториясен әле генә' бетергән чак. мине Г Тукай исемендәге
Татар Дәүләт филармониясенә эшкә чакырдылар Моңа кадәр мин, консерваториядә укуымны
дәвам иткән хәлдә, опера һәм балет театрында солист булып та эшләдем Филармония
оештырган концертларда ла сш катнаша идем Шуна күрә, концерт оешмасында эшләү
тәкъдимен рәхәтләнеп кабул
иттем, чөнки мина ижат эшчәнлегемә киң мөмкинлек ачылган кебек тоелды һәм мин
ялгышмадым. Иҗат юлымда шактый күренекле кешеләр очрады һәм аларның берсе татар
халык җырын эстрадага алып чыгучы, мәшһүр Рәшит Ваһапов иде.
Р Ваһапов белән беренче сәяхәтебез Башкортстан буенча булды. Ваһапов озын буйлы,
матур гәүдәле, чибәр һәм бик мөлаем кеше иде. Зур эчке культуралы, затлы икәнлеге әллә каян
күренеп тора, бу, мөгаен, ата-бабаларыннан. “кан”нан килгәндер
Беренче мәртәбә Рәшитнең җырлавын ишеткәч, мин анын тышкы кыяфәте белән
тавышының тулы гармониядә булуына хәйран калдым тавышы көчле, аңа гына хас булган киң
диапазонлы лирик-драматик тенор Безнең гастрольләр кайда гына булмасын — шәһәрләрдәме,
авыл җирендәме — зур уңыш белән үттеләр.
Алга таба гастрольләребезнен маршрутлары бик төрле булды. Мәскәү. Ленинград,
Балтик буе, Себер, Урта Азия, Казакъстан, Үзбәкстан.. һәм тагын әллә кайларда концертлар
бирдек.
Рәшит Ваһапов ижатташ дуслары белән Беренче рәттә (сулдан унга) К БасыЛров. Ә
Яһудин, Р Ваһапов. Җ. Салахова. Ф Биккинин Икенче рәттә — С Алеев. Ф Садыйков
Шулай да Мәскәүдә, Ленинградта аеруча еш була идек. Аны яхшы беләләр иде. Радио аша
җырлаулары, пластинкалары җырчыны нык популярлаштырдылар. Себергә, Ерак
Көнчыгышка кадәр барулар — онытылмаслык очрашулар . Декабристлар сөргендә булган
тарихи урыннар белән танышу, дулкынландыргыч тәэсирләр...
Хәтта шушы ерак төбәкләрдә дә Ваһаповның исеме билгеле иде.
Рәшит ага мәрхәмәтле, тыйнак һәм акыллы кеше иде, ялгызы ул бик сирәк кала, аның
тирәсендә һәрвакыт кешеләр күп була, ул алар белән тиз танышып китә һәм сәгатьләр буе
сөйләшеп утыра ала. Кайчак без ана: ' Рәшит, тавышыңны кичкә калдыр, сиңа бит әле җырларга
да кирәк ’, — ди торган идек. Моңа
исталвклер 185
каршы ул көлемсерәп: “Минем тавыш көндезгә дә. кичкә дә җигәр. Мин сөйләшми тора
алмыйм”, — дип җавап бирә иде
Ул — яхшы гаиләчел кеше иде. Анын икс баласы үсә, хатыны — балерина, опера һәм
балет театрында эшләде, тагын хатынынын әнисе һәм кыз туганы — аларнын барын да ул үз
канаты астына сыйдырды.
Бсзнен гастрольләр һәрвакыт озакка сузыла, юлдан, еш күчеп йөрүләрдән,
кунакханәләр тормышыннан туйган, арган чакларда ул үзенең юморы белән киеренкелекне
киметә, күңелне күтәрә иде. Мәсәлән, берчак шундый хәл булды: Свердловск шәһәре
вокзалында поезд көтәбез. Кинәт көтүчеләр арасында ыгы- зыгы башланды: бер кызнын
чемоданын урлап алып киткәннәр икән, ә шул вакыт радиодан поездга утырту башлануын
хәбәр иттеләр. Барлык халык платформага чыкты. Безнсн артистлар әлеге чемодан югалуы
тәэсирендә состав янында тын гына торалар. Р Ваһапов кинәт куркынган тавыш белән: "Фәйзи,
әнә. баяныңны вагон астына алып кереп киттеләр’'' — дип кычкырып куймасынмы Фәйзи
Садыйков вагон астына ташланды, ләкин беркадәр арлы-бирле йөгергәннән сон, беркемне дә
тапмыйча, кире әйләнеп кайтты, ә баян үз урынында тора Ваһаповнын шаяртуын аңлап, чын
күңелдән көлештек.
Җәйләрен без районнарга чыга идек. Нигездә Татарстан буенча йөрдек. Анда башка
дөнья ачыла: киң күңелле авыл кешеләре, бары да тыныч, хәтта тормышыбызның темпы да
үзгәрә. Безнең табигать бик шәп: бер Идел генә дә ни тора! Ә урманнар, күлләр... Бу чор безнең
өчен чын-чынлап ял була иде
Ваһапов сәхнәгә чыкканда, аның башы түшәмгә гия яза. Әмма анын мона исе китми
һәм ул, гомумән, пошына белмәде. “Мин әле авылларыбызда менә дигән культура сарайлары
төзегәннәрен, ә гастрольләргә шәхси вертолетларда йөргән чакларны кәгәчәкмен ', — ди
торган иде ул шаяртып. Ләкин, кызганыч, күп үзгәрешләрне күрергә насыйп булмаган ана.
Шул артык гади залларда җырлаган чакта. Рәшит югары ноталар алса, анын көчле
тавышыннан пыялалар зеңгелдәп куя иде
Кайчак халык күп жыелып, клубка сыймаганда, безгә урамда чыгышлар ясарга туры
килгәләдс Гадәттә сәхнәне ике автомашина өстендә оештырып, саф һавада җырлыйбыз,
микрофон булмаса да тавыш яхшы чыга. Халык канәгать, ярты төннән соң гына таралалар.
Бу уникаль кеше турында тагын күп сөйләп булыр иде: ул эчкечелекне күралмады, үзе
эчмәде дә, тартмады да, сүгенүне дә яратмады. Бригадада һәрвакыт дуслык атмосферасы
хөкем сөрде. Башкача булса, ул сугыштан соңгы авыр елларда унышлы эшләп тә булмас иде.
Ач атларга утырып, авылдан авылга йөрдек бит
Бары да булды, бары да...
Авылга килү белән клуб мөдире безне фаптрларга урнаштыра һәм концертка килә
алмый торган өлкән яшьтәге кешеләрнең Ваһаповны үз өйләрендә көтүләрен әйтә. Ул,
күчтәнәч алып, көндез алар янына ашыга, озаклап әңгәмә кора, азактан алар өчен җырлый
Еллар үтте, истәлек кенә калды
Ваһапов безнең арадан бик иртә китте — аңа бит 54 яшь тә тулмаган иде әле. Анын
белән бергә булган авылларга яңадан килгәндә, күпләр аны күз яшьләре һәм рәхмәт хисләре
белән искә төшерәләр иде
Р Ваһапов үзенең чибәрлеге, ягымлылыгы һәм менә дигән тавышы белән халыкта
һәрвакыт зур уңыш казанлы һәм аңа гашыйк булучылар да шактый булпы Бервакыт Ссбсрдә
шундый хәл булды Новосибирским концерт бара, филармония залы тулы Концерт вакытында
Ваһапов мине һәм биюче Любаны концерттан сон бинадан бергә чыгабыз дип кисәтеп куйды
һәм анын янында булуыбызны үтенде Кулында гашыйк булучылардан кичке ашка чакырган
берничә язу бар иде
Залдан чыкканда без Ваһаповны ике яктан култыклап алдык, ә аны “гашыйклар” көтеп
торалар иде инде, һәм, безгә гаҗәпләнеп карый-карый, аның белән сөйләшә, кунакка чакыра
башладылар Мин сорауларга җавап бирер өчен беркадәр вакыт бирдем дә. түземсезлек белән:
“Рәшит, тоткарланма инде.
әйдә тизрәк, бсзнен бала жулыйдыр, мөгаен”, — дим. Шуннан сон гына без машиналарга үтеп,
утырып китә алдык. Менә шул рәвешле “спектакль” уйнап, без аны еш кына
табынучыларыннан коткара идек.
Ваһапов татар халык җырларын искиткеч яхшы башкаручы булды. Анын жырлары
үзенчәлекле мслизмнар, һәр әсәрне үзенә бер төрле башкаруы белән аерылып торды.
Композиторлар әсәрләрен, мәсәлән, “Менәргә иде Урал тауларына” яки башкорт халык җыры
“Азаматны” бик оста жырлады. Анын репертуарында башка жырчыларнын "теше үтмәгән”
“Әлфия”, “Зәйтүнәкәй' , “Нурия”, “Рәйхан” кебек һ. б. әсәрләр дә бар иде. Бу әсәрләр югары
регистрда, артист үз тавышына тулы ирек биргәндә бигрәк тә яхшы яңгырадылар Моңа аның
күркәм тавышының киң диапазоны мөмкинлек бирә иде.
Ваһапов белән “бик яхшы” таныш булулары белән мактанып, файдаланучылар да
табылып торды. Шундый очрак истә: поездда Себер якларына барабыз: станцияләрнең
берсендә безнең купегә бер урта яшьләрдәге татар керде һәм, безгә таба караштырып алгач,
суз башлап. “Мина биредә артистлар бара дигәннәр иде!” — диде. Без: “Әйе”, — дибез. Ул
алга таба дәвам итә: “Мин артистларны бик хөрмәт итәм, танышларым да бар. Сез Ваһаповны
беләсезме?” Без: Әйе, беләбез”, — дибез. Рәшит шунда безгә күз кысты, сиздегезме, янәсе. Без:
“Ә Сез аны яхшы беләсезме?” — дип сорыйбыз. “Әйе, — ди ул. — Миңа анын белән
Әстерханда очрашырга туры килде.” “Ничек?” — дип сорауга ул: “Без анын белән ресторанда
очраштык та төне буе типтердек, һәм икенче көнне дә, администраторлары килеп алып
киткәнче, “бәйрәмне” дәвам иттердек”. — ди. Без Рәшит белән карашып алдык, ниһаять, ул
түзмәде һәм: “Рәшит Ваһапов — мин булам, әмма минем һичкайчан да Сезнең белән таныш
булганым юк, 1шчкайчан да Сезнең белән эчмәдем, һәм мин, гомумән, алкогольдән ерак
йөрим. Ничек Сезгә оят түгел алдарга, бер мәртәбә дә күрмәгән кешегә пычрак атарга?!” —
диде
Күрсәгез иде ул кеше белән ни булганын: башта ул кызарынды, аннан урыныннан
сикереп торды да күз ачып йомганчы, чыгып югалды. Без аны бүтән күрмәдек. Менә шундый
хәлләр дә булгалады!
Рәшит Ваһапов белән соңгы гастрольләребез 1962 елда булды. Без жәй буе Татарстан
авылларында эшләдек. Бу юлы Ваһапов үзе белән гаиләсен дә алган иде, өч айга якын һәркөн
концертлар барды.
Авылларда аңа яшьләр тавышларын тыңлап каравын үтенеп, алга таба укырга бару
мөмкинлеге турында киңәш бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Ул аларны игътибар белән
тынлап, киңәшләрен бирә.
Хәтерлим әле: Сарманда без кунакханәдә яшибез, ә концертларга аерым сәгатьләрдә
барып киләбез. Анда бик көчле үзешчән коллектив бар иде. Без Рәшит белән аларга булдыра
алганча ярдәм иттек. Гастроль азагында, безне райкомга чакырып, ярдәм өчен рәхмәт
йөзеннән Мактау кәгазьләре бирделәр.
Соңгы концертларыбыз Актаныш районында булды, Казанга пароходта кайттык.
Рәшит сиздермәскә тырышса да, авырый башлаган иде иңде...
Казанга кайткач, без айлык ялга китеп бардык. Аннан соң Украинага барырга тиеш
идек, ләкин язмыш башкача хәл итте Без эшкә чыкканда, Рәшит хастаханәдә иде, ә декабрьдә
инде ул вафат булды. Безгә вакытлыча гастрольгә чыгарга туры килде. Көннәрнең берендә
көчле буранда клубка концерт куярга килсәк, безне аның вафаты турында телеграмма көтә
иде.
Җыелган халыкка бу турыда концерттан соң гына хәбәр иттек. Бөтен зал аякка басып
елады — халыкның Рәшит Ваһаповка мәхәббәте шундый көчле иде
Кыскасы, ул гаҗәеп күркәм кеше, талантлы артист, чын мәгънәсендә халык жырчысы
иде.