Логотип Казан Утлары
Шигърият

"ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ ЙӨРЕП..."


Узган елда бик зурлап олуг юбилее уздырылган шагыйребез Мөхәммәдьярның * Нинди гаҗәеп шәһәр бу Казан?! Олы вә кечесе — һәммәсе шагыйрь, шигырь яза » — мәгънәсендәге мәгълүм юллары еш искә төшә Чыннан да, заманыбыз нинди генә авыр, катлаулы булмасын. — әдәбиятка, аның чишмә башы булган шигырьгә табынучылар арта бара һәм үзләре дә язучылар, туган илне — телне яратуны, милләткә мәхәббәтне. Казанны. Татарстанны сагынуны шигырь итеп әйтергә омтылучылар күбәя Студентлар да, галимнәр дә шигырь яза. элек башка жанрда эшләп танылган язучылар-әдипләр яза. үз илендә, үз җирендә яшәгәннәр һәм читкә киткәннәр яза Барсының да әйтер сүзе бар һәм аны, мотлакан, шигырь белән, көйле һәм ритмлы, гүяки дога кебек җиткерәсе килә, мөгаен... Ул сүзне безнең журналыбыз аша юллыйсы килү дә табигый *Казан утлары» даими рәвештә, төрле төбәкләрдә яшәүче әдипләрнең иҗатын үзенең битләрендә күрсәтеп барырга тырыша, күптән түгел генә Чувашстанда туып-үскән шагыйрьләр иҗаты белән таныштырдык Ә инде элек-электән әдәбиятыбызга бик күп исемнәр биргән. Башкортстан үстергән шагыйрьләрнең иҗатыннан сәхифәләр — һәр санда диярлек Башка регионнар белән дә шулай, дип әйтә алабыз
Күптән түгел редакциябезгә Татарстан республикасының Үзбәкстан республикасындагы даими илчелеге вәкиле имзасы белән хат-бандероль килеп төште Баш редакторга адресланган бу хатында хөрмәтле илчелек вәкиле Үзбәкстанда яшәүче татар диаспорасы иҗатыннан үрнәкләр җибәргән, танышып чыгуны, кызыксындыра калса, журнал битләрендә урын бирүне үтенгән Таныштык Әлбәттә, профессионал каләме белән язылган, бүгенге шигърият кимәлендәге әсәрләр түгел Ташкенттагы татар-башкорт җыр-бию ансамбленә йөрүчеләр, әдәби түгәрәк әгъзалары, үзешчәннәр Иң мөһиме туган телгә, шигырьгә гашыйклар. Казанны — илаһи күңел мәркәзе итеп сагынучылар, мөһаҗирләр Иң кызыгы авторлар — барысы да диярлек Башкортстанда туып үскәннәр икән. Афина Гобәйдуллина — Белореттан. саф башкорт кызы әлеге ансамбль солисткасы. Рәхимә Валиуллина да. үзе язуынча, »чәчән- башкорт гаиләсеннән» икән Шигырьләрен тугандаш татар халкына. Казанга сәлам итеп юллаганнар Флюза Мәүликаева — Эстәрлебаш районы, Яңгырчы авылы кызы, авиация заводында эшли Наил ага Зиннатуллин исә Кушнаренко районы Әсән авылыннан киткән, элекке эшче (шул ук авиация заводыннан), хәзер — ялда Үзбәк, рус. татар телләрен белә, төрки халыклар әдәбиятларына гашыйк икән бу агай Милләттәшләребезгә хөрмәт йөзеннән бу санда без аларның берничә шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык
Икенче хатны безгә Туймазы шәһәреннән, күптәнге танышыбыз журналист Замир Ниэаметдинов җибәргән. Ул анда үзенең якташы, укытучы, ике аяксыз, әмма сау-сәламәт, көчле рухлы шагыйрь — Бишкурай авылында яшәүче Даим Яушев турында яза, шигырьләрен дә юллаган
Аңа — июньдә 60 яшь тула икән Бу үтенечне дә игътибарсыз калдырмыйча. Д Яушевның берничә шигырен бу сәхифәбездә укучыларыбызга тәкъдим итәбез
Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле дуслар!
Флюза Мәүликаева
Сөембикә турында бәет
Бу хәл күптән инде, күптән булган, — Юлларны да еллар күмгәннәр...
Аны белгән бабай һәм әбиләр Күптән инде, күптән үлгәннәр...
Ә яшәгән — гүзәл татар кызы, — Буе-сыны һуштан язарлык, Сызылып киткән кашлар, озын керфек — һәр йөрәккә уклар кадарлык.
Көянтәсен асып суга барса — Хәтта кошлар тынып калганнар, Ак каеннар зифа буйларын — шул Чибәр кыздан икән алганнар...
Төнен ай сокланган кызга карап, Көнен кояш күзен алмаган.
Булмаган ди, дөнья батырлары — Чибәр кызга күзен салмаган.
Төрле милләт халкы батырлары, Гашыйк булып, куллар сузганнар, Кыз йөрәген яулый алмагачтын Буран сыман шашып, тузганнар.
Хәтта берсе таш зинданга япкан — Бәлки куркыр, кулын бирер дип. Яшь йөрәге карыша алмас, дип. Байлык күрсә, бәлки эрер дип...
Эмма горур, гүзәл татар кызы
Баш имәгән, куркып калмаган. Яшь йөрәген әсирлеккә биреп. Башка халык динен алмаган.
Ташлаган ул үзен таш зинданның
Биек манарасы башыннан.
Җанын азат иткән әсирлектән — Ул баш тарткан дошман ашыннан...
Бу чибәр кыз — татар кызы булган, Сөембикә аның исеме, Болындагы тере чәчәкләрдә Әллә шул яшь кызның төсеме?
Әйе, ул батыр кыз Сөембикә — Бөек татар халкы баласы.
Шул яшь кыздан, дуслар, күбебезгә Бар әле, бар үрнәк аласы!
... Менә шулай, милләттәшләрем, татар —
Борынгыдан горур, батыр ул:
Әсирлеккә бармас, соңгы мәлдә...
Мәңгелеккә үзен атыр ул!
Кыр казларым, мине калдырмагыз!
Эһ-э-э-э-й, кы-ы-ыр казлары-ы-ы-ым!
Сәлам әйтми үтеп китмәгез!
Төркемегез белән мине, үтенәм, Зинһар өчен читләр итмәгез!
Мине дә сез бәхет күлегезгә Үзегез белән алып китегез!
Калдырмагыз инде ялгыз монда — Зинһар мине дә иш итегез!
Кыр казларым, сезнең кебек мин дә. Кыйгылдашып, калмый очармын. Сездә булган моңсу серләрегезне, Беләм, мин дә бик тиз отармын!
Кыр казларым, ә-һ-ә-ә-ә-ә-й, кыр казларым, Бәхет күлләренә илтегез!
Йөрәгемнең соңгы сулышларын, Зинһар өчен әйтәм, сизегез!
Калдырсагыз әгәр монда ялгыз, — Язын, беләм, мине тапмассыз.
Кыр казларым, аһ, ак казларым, днм, Кара кайгы миңа салмассыз!II
Афина Гобәйдуллина
Сагыш
Туган илем, туган төяккәем Ераклардан миңа эндәшә. Әллә чит җирләрдә яшәгәнгә, /\лар мине сагына, көнләшә.
Әйе, ераклардан ишетәм мнн Уралымның горур тавышын.
Моңлы сандугачның сайрауларын, Инйәремнең талгын агышын.
Ишетәм мнн урман шавын һаман. Иркәләгән кебек җилләрен.
Чакыралар мине туган якка Төнбоеклы тирән күлләрең.
Чәчәкләрдән чәчәкләргә кунган Бал кортының тавышын ишетәм. Телләремдә тоям башкорт балын, — Туган илкәемдәй хис итәм.
Ишетәм мин курай уйнауларын, Башкортымның моңлы җырларын. Күз алдыма шунда килеп баса Иркен яланнарың, кырларың.
Чакыралар алар туган якка, Атаң-анаң монда көтә, дип. Туган илеңә бик кирәксең син, — Гомеркәең читтә үтә! — дип...
Каеным
Яшьлегемдә бер каенны Үземә сердәш иттем: Шатлыгым белән бүлештем, Күз яшемне дә түктем.
Минем язмышны каеным, Үз язмышыдай итте.
Бергә шатланып, кайгырып, Безнең яшьлекләр үтте.
Зифа буйлы ак каеным Олпатлаиды, киңәйде. Күрергә дип каенымны Илгә кайтам һәр җәйне.
Авыл башында каеным һәр елны каршы ала. Киткәндә, моңсуланып, Яфрагын болгап кала...
Рәхимә
Вәлиуллина
Нәҗагай
Язгы яшен булып килеп кердең, Сүнгән йөрәгемне уяттың. Татлы сүзләр белән иркәләдең, Төне буе сөйдең, яраттың...
Яшеннең дә бар тик нәҗагае, — Ышануы авыр сүзеңә: Яшенме син, әллә аҗаганмы? Бар теләгем шуны белергә...
Әзер идем хәтта ташланырга Коеп яуган коен — яңгырга... Алданганмын икән нәҗагайга — Өлгермәде яңгыр яварга.
Капыл янып, тагы капыл сүндем. Теләгем юк бушка көяргә.
Э аҗаган уйный башка җирдә. — Мәхәббәттән “әзер үләргә”...
Тик, аз гына кыен булды миңа. Яумаганга көткән яңгырым... Үпкәләмә миңа, зинһар өчен, Ошамаса шушы шигырем!
Аңладым
Бала чакта әни. сиңа
Биргәнмен кайгы:
Үзем ана булгач кына.
Аңладым аны.
... Яшьлегемдә урамнардан
Кайтып кермәдем.
Сиңа борчу салганымны Хәтта сизмәдем...
Чит илләргә чыгып киттем
Сине елатып.
Искә төшә хәзер генә.
Йөрәк сызлатып...
Үз кызларым үскәч кенә Сине аңладым.
Шуңа хәтле гаебемне Бер дә тоймадым.
Әнкәемдәй, дим, түземле
Буласы иде...
Кызларым тик минең кебек Булмасын нде!
... Ә кызларым өйрәткәнне Бер дә белмиләр.
Минем йөрәк янганльиын Нигә сизмиләр?!
Наил Зиннатуллин
Казаным
Күп шәһәрләр гиздем, ләкин берсе генә — язарым:
Гүзәллеге чиксез, бакый кадим шәһре Казаным!
Безгә мөкатдәстер монда
мәдрәсә-мәчетләре... —
Ята Казан туфрагында динебез шәһитләре.
Язды музыкалы пейзаж — ямьләп Казан җиһанын, Сара Садыйкова, Сәйдәш...
һәм дә Нәҗип Җиһанов.
Биек пьедесталдан Тукай
күрә нурлы Казанын: “Бәйсезлектә яшә шулай,
юлың туры Казаным!"
Муса сугыш уты аша шигырен тоя халкының;
“Шигъри гәүһәр Казан яшәр, — анда гыйлем ялкыны!"
Күп шәһәрләр күрдем, ләкин берсен генә язармын:
Гүзәллегең чиксез, бакый — татар шәһрем — Казаным!
Татарстан — бәйсез илем
Татарстан, бәйсез булып, тигез тормыш сөрсәңче!
Кардәш илдән сәламем бу, шатлыгым бу — күрсәңче!
Халкымның бар үз тарихы, фәлсәфәсе, шөһрәте.
Бетмәс гүзәл сәнгате бар, мәңгелек шигърияте!
Бу тарафта үсте — үсәр шаулы, матур шәһәрләр.
Сүнмәс илһам бирер сиңа, шагыйрь, — Идел, сәхрәләр.
Иркен, тннсез өлкән бостан — һәм мәңгегә яшь илем. Яшә шулай, Татарстан, син — җырым, син — яшьлегем!
Даим Яушев
Шундый хәлләр
"Хәлләрен соң ничек?” — дип сорадың.
Туктап калдың, көтеп җавапны. “Сөбханалла"дан да кулай булган Таба алмам бер сүз — канатлы.
Бер “җәелеп” җавап бирим әле —
Түзем-сабыр тупла тыңларга:
Түшәк-болытларда кырын ятып, Аяз офык эзләр көннәр бар.
Кайсы конне шәмнең төпсәседәй, Пыскып кына сүнәм-сүреләм.
Көне килсә, йөрәктән сут тама — "Яшим!" — диеп күккә үреләм.
Була көне, хәтта сәгате дә — Ике үлеп, ике тереләм.
Тәрәзәмә төшкән тасма нурлар
Буар елан булып күренә.
Бәгъзе туар таңда әҗәл көтсәм, Ярсыйм-янам, кайчак ашкынып. Шигъри нурда йозәм, колач җәеп, Ера-ера хисләр ташкынын.
Чәчәк төсен, кояш күрмәс булам. Очын күрмим барыр юлның да!.. Җылы җилдә туңын калтыранам, Бозга бассам, гүя җылынам...
Хәлләр шулай... Кара белән акны
Аерырмын күзем йомганчы. ... Хәлләремне сиңа сөйләгәннән Миңа гына җиңел булсачы!..
Мин үземме?
Танымый торам үземне — Мнн болай түгел идем. Кояшмы юлын үзгәртте — Олы үзгәреш сиздем.
Йөрәгем уты ялкынсыз. Сүрән куз бер уч кына. Кешеләрем шул ук сыман — Анда юк чын дус кына. Дөнья урталай ярылды — Яманга да, яхшыга.
Тәнемне таза йөретәм, Җаным тия шакшыга. Юллар ачык кодрәтлегә, Җаһил-куштанга гына. Хакыйкать: ике өч була, Берне кушканда гына (.. Бердән дә мәхрүм калганнар — Йөзнең туксаны була).
Минме соң әллә үзгәрдем — Ишеткән-күргән — афәт — Тып-тыныч таңда уянсам. Ябырыла гарасат.
Мин үземне таныр идем, Илем мине танымый;
Җаным үземнеке калды. Алмаштырды — канымны...
Урын алмашырга талпына
Бу җаныма күкрәк читлегендә Урын, күрәсең, тар-кысандыр. План корып, минсез, йөрәк белән Ирек эзләп чыгып очардыр.
Җиләдеме, күпсенәме мине, Лаек санамыймы — ятсына.
Сабырлан, дип карыйм. Исәбе юк — Урын алмашырга талпына.
Тәнем-гәүдәм җанга лаек иде. Җылыталдым кулдан килгәнчә. ... Көчләп тота алмам. Сиңа — бәхил! Җылыңны да бирдең кирәкчә.
Галәм-гареш байкап, хәлдән таеп, Кайтырсың да, кәсле туфракта — Баш очымда үсәр зәңгәр чәчәк. Син кунарсың аңа шул чакта...
Туфанны сагынганда
Килеп керде — аяк очларына Басып кына... Кочты җилкәмнән. — Туфан икән... һәм уянып киттем: Туфан моңлы йөрәк — җилкенгән...
Дулкын-дулкын чәчләренең хәтта Исен тойдым төштә булса да. Әллә усаклары елап искә Алды микән шул чак Усада?
Исән чакта мин күрмәдем сине: Сагыш моңнарыннан исердем. Наз саркыган шнгырь-гәүһәрләрең Йөрәгемә генә күчердем.
Киек казлар юлын каплап алып. •‘Агыла да болыт агыла”. Йөрәгеңне бәйлн алмый калган Милләт бүген сине сагына.
"Аралагыз мине” кайгылардан, Үзкәемә калсын сагышым: Хәсәннәргә тимәс тук язмышны Иңнәремә салып барышым.
Әрнеш-хәсрәт тулы капчыкларның Тонналарын алар күтәрде. Йөрәк каны белән майладылар Шыгырдаган язмыш күчәрен.
Рухи ачлык килә ябырылып. Эңгердән соң — туклык котыра. Рух белән телем икмәк хакын Туфан, Аязлардан син сора.
Тар күкрәккә бар галәмне төяп Туар берәү Туфан шикелле, һич шигем юк: Хәсәннәре туар. Луизалар туу — икеле.
Тын елганың ярларына басып "Сүз кушасы килә талларга". Монда тәмуг... “Анда" ннде берүк Оҗмах булсын изге җаннарга!
Ашыгам
“Ашыгасың”, диләр. Хаклык бардыр.
Йөрәк микән шулай ярсулы.
Кендек әбнен дә көтми генә Мин туганмын җиргә ашыгып.
Бирәчәгем булса, мин ашыгам Бәхилләргә шул ук сәгатьтә.
Йорәк үз-үзенә урын тапмый. — Кеше калса кайгы-хәсрәтгә.
Капка шыгырдаса, мин ашыгам
Күтәрергә ншек келәсен.
Бәлки юлда җәфа-каза күргән Мосафирдыр, каян беләсең!
Мөмкин кадәр бүген барам кебек, Мнн яшәмим һич тә тарсынып. Сорагызмы: кемгә җылы кирәк?.. Китеп баруым бар ашыгып...
Өйрәттем
Мактануым түгел, гыйбрәт өчен Бер урында әйтү кирәктер: Муеныма салган бауны сүтеп, Үземне яшәргә өйрәттем.
Үгетләдем үзем сабырлыкка, Түземлеккә. Шыңшып җыр гына, Тешне кыскан хәлдә моң сыгылды, Бәргәләнеп елар урында.
Моңым гамьле иде. Арттыралдым Минем хәлдәгегә — мохтаҗга.
Бер нур эзләп үзем элмәк сүтәм: “Сүнә дә бел, дидем, кызганда”,
“Бөгелер дә сынар кимсенүдән, Тик бау гына аның даруы” Дигәннәргә, яшен ташы булып, Гомеремнең үтеп баруы.
“Сабыр төбе — алтын” дисәләр дә Алтын хакы түгел чамасыз.
И Ходаем, син дә кодрәтең сал Калганнарга миндәй чарасыз!!!