Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чакматаш


Язмышларны язган чакта әллә Фәрештәләр нидер бутаган: Әле уңга, әле сулга китәм, Ә теләгем — бару уртадан.
Борчулары бик аз тоелгандай Кайгы килә, килә ишелеп. (Кайгынымы, әллә шатлыкнымы Күбрәк күрә икән кешелек?) Назлар өмет итәм — шелтә алам. Яңгыр көткән башка таш ява. Әкрен генә гомер узып бара, Күзәнәкләр тәндә картая.
Ә барыбер көлә-көлә яшим, Ни килсә дә минем башыма. Рәхмәт, язмыш, Синең сынаулардан Әверелдем чакма ташына.
Замана
Заманалар — үзгә: Нәрсә булыр — көзгә? Бездән сәлам сезгә!..
Ташка үлчим заманасы:
Алданасы да гел алданасы;
Бүгенгедән киләчәккә Шушы җанның ялганасы...
Эри карлар
Эри кар, эри сак кына. Безнең гомерләр сыман. Мин эремим.
мин бөгелмим, Мин бары шартлап сынам.
Чабып барганда авармын Йөрәккәем ярылып.
Үкенмәм, аз яшәмәдем Сылуыма яр булып.
Эри кар, эри сак кына. Сагышка сала-сала.
Әллә нинди яз булды бу — Йөрәктән тотып ала.
Кичке авыл
Офык читләрендә ак болыт. Ак болыттан иңә яктылык. Алсу буяуларга буялып. Баеп бара кояш оялып.
Көтү кайта, көтү ашыга, Өреп чыга этләр каршыга. Аттан төште арган көтүче. Урамнарда — җылы сөт исе.
Гаҗәпләнмәгез
Җилгәрде еллар җилләрдә. Кибәкләр кайдан калсын! Хакым бар: инде юлымда Сандугачлар елмайсын.
Иләде язмыш, иләде. Ул да кеше димәде.
Ничә тапкыр төзәлде дә Яраларым чиләнде.
Тишелеп беткән йөрәгем Тартыла те1ермәндә. Гаҗәпләнмәгез, егылсам. Ашыгып йөгергәндә.
Изге чишмә
(риваятькә ияреп)
Болгар илендә таулар да дала. Биләр янында бар Мәрҗән кала.
Тырышмал Хуҗа — шәһәр хакиме. Сыенган аңа карты, ятиме.
Унике кызы булган Хуҗаның, Нәркәсе йөрткән гүзәллек данын.
Нәркәсне сөйгән Иштирәк батыр, Гашыйк егеткәй — арыслан тотыр.
Унике кыз да. барып Биләргә, Йөргәннәр көн дә белем эстәргә.
Бервакыт илгә явыз яу килгән:
— Кол булмасагыз, юк итәм, — дигән.
Кем риза булсын хурлыклы шартка, Орышка чыгу кала ир-атка.
Тигез түгел шул тик көчләр генә, Болгар ирләре һаман чигенә.
Берзаман дошман Биләргә җитә. Алда зур орыш — илне ни көтә?
Биләр каласын якларга диеп,
Батырлар килә көбәләр киеп.
Батырлар килгән төрле яклардан:
Кызылтаулардан, Нократлардан.
Дошманны кыра батыр Иштирәк, Андый баһадир дөньяда сирәк.
Исәп-хисапсыз дошманның явы, Орыш шаһиты — Хуҗалар тавы.
Тигезсез яуда шәһит Иштирәк.
Илне сакларга нинди көч кирәк.
Инде нишләсен унике сылу. Мөмкин түгелдер качып котылу.
Әсир алынган унике гүзәл, (Тырышмал Хуҗа бигерәкләр җәл!)
Җиргә күммәкче кызларны дошман, Көн-төн туфрак ташырга кушкан.
Кызлар бергәләп тауга басканнар, Йолдызлар булып күккә ашканнар.
Тырышмал Хуҗа таудан ташланган, Шул җирдә чишмә чыга башлаган.
Табына халык изге чишмәгә,
Юлчылар килә суын эчмәгә.
Исең китмәле суы тәменә, Җаныңа шифа, сихәт тәнеңә.
Шомырт чәчәк атканда
Шомырт чәчәк ата...
Өзә калсам,
Сөю сафлыгына кер төшәр. Яшьлегемдә һәрбер чибәр кызга Гыйшык тоткан идем мин исәр.
Әле ярый антлар итмәгәнмен. Сине генә бары сөям дип. Ярты яшьлек узган утлар йотып. Бикле капкаларга сөялеп.
Эй сылулар, Сезнең каршыгызда Мин алдакчы түгел, түгел лә! Шомырт чәчкәсеннән күңелләргә Наз тараткан аклык түгелә.
Яшерегез шомырт чәчәкләрен. Яшерегез миннән тизрәк: Яшьлек белән картлык арасында Бәргәләнеп ята бу йөрәк.
Дөнья бу — уйлатыр
Телгәлисең инде җаннарымны. Сәбәбе юк кое телгәлисең. Кайчагында нигә гаепләрне Үз-үзеңнән бер дә эзләмисең?
һәрбер сүзең, уктай атыла да. Кадала бит минем бәгыремә.
Үлә калсам әгәр, бер уч туфрак Салмый калмассың бит каберемә?
Мин исәрдер, юкса ник табынам.
Карамыйча золым-җәбереңә? Үз җәлладын алиһәсе иткәч. Ходай гомер бирер Шагыйренә!
Карт хатын салкын. Акылы — алтын. Яшь хатын кайнар, Сайлатмас — сайлар.
Карт хатын юатыр, Яшь хатын елатыр. Дөнья бу — Уйлатыр...
Аллага шөкер, илемдә Бик үк сансыз түгелмен: Чәчәкләргә, мактауларга Әллә азмы күмелдем?! Әле һаман тәэсиреннән Айнып бетмәдем бугай.
Уңышлардан баш әйләнсә.
Ярлыка үзең. Ходай!
Ярлыка үзең, гел генә
Иркәләмиләр безне.
Кышларның салкынын уйлап Каршылыйм алтын көзне.