Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘХЕТ ТУРЫНДА ҖЫР

Төрки әдәбиятлар һәм шигьриятенен нигезендә ятучы мәгълүм бер әсәр бар: ул — урта гасырлар шагыйре Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре. "Котадгу белек” — ягъни бәхет-кот турында белем. Бәхет турында™ шигъри әсәрләрдән без белгән беренчесе дә шулдыр, мөгаен. Димәк, дөньяны танып белү, гамь, моң, яшәү мәгънәсе турында уйлану — шигъриятнең асыл максатын билгеләгән бу төшенчәләр безнең татар шигыренең дә чишмә башында — бөтен тарихында. Ул — Кол Галиләрнең безгә килеп җиткән кайнар сулышында; ул — Тукаебызның: халыкка хезмәттә — бөтен ямь, бәхет-сәгадәт, дип раславында һәм, ниһаять, бүгенге шагыйрьләребездә дәвам итә бу хактагы фәлсәфә-уйлар, зур традицияләре
булган мәңгелек Бәхет темасы... Аксакал шагыйребезгә 85 яшь тулган көннәрдә аның мәгълүм поэмасын (“Бәхет турында жыр") һәм барлык язганнарын күздән, хәтердән кичергәч, менә шушы уйлар биләде безне Чыннан да ни ул бүгенге шагыйрь һәм егерменче гасырның каршылыклы, үтә дә тотрыксыз дәверләрен кичкән кеше бәхете9 Бәхетле дип санаган гомеренең башы ук җиңелдән түгел ләбаса: булачак шагыйрь бик яшьли (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов 1913 елның 20 маенда Казанда эшче гаиләсендә туа) ятим кала, балалар колониясендә тәрбияләнә; ФЗУ мәктәбен тәмамлап, үзе дә эшчеләр сафына килә — М. Вахитов исемендәге Казан химкомбинатында слесарь була... Бәлки, шундадыр бәхеткә юлының, гомерлек җырының башы?
Слесарьлар корыч кисәкләрен Иң кирәкле деталь итәләр Сизелеп тора: корыч белән бергә Үзләре дә чыныгып үсәләр —
ди ул “Слесарьлар” исемле шигырендә. Алдынгы эшче — “ударник шагыйрь” чоры бу! Аңа һ Такташ, К Нәҗми, X. Туфан, Г. Гали, М. Җәлил кебек әдип- шагыйрьләр игътибар итәләр, ярдәм кулы сузалар (бәлки, иң бәхетле мизгелләр шул вакытта булгандыр9!) — нәтиҗәдә, 1932 елда "Жыр башлана" исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга... Аннары — башкалар... Үз буыны шагыйрьләре С. Хәким, Н. Дәүли, Н Арсланов һ. б. белән бергә сугышны ул яна ил-ватан бәхетен җырлаучы оптимист ир булып каршылый.
1941 — 1946 елларда Мөхәммәт ага Совет Армиясе сафларында; төрле фронтларда артиллерия, танк, автотранспорт частьларында хезмәт итә; аннары татар телендә чыгучы “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасында эшли. Польша, Чехословакия, Румыния, Венгрияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша ул — бәлки бәхетле дип ихлас ышанган еллары шулдыр шагыйрьнең9 "Мин Берлинны алдым” дип атала бит мәгълүм шигырьләр бәйләме һәм китап исеме...
Икс йөз миллион штык ударында Бу хәнҗәр дә сизелер дошманга! —
ВЙХЕТ ТУРЫНДА ҖЫР
дип горурлана ул. Шуңа да һәр яз, май ае ана яна шигырьләр китерә, яна сурәтләр тудыра:
Алтын Прага. Злата Прага!
Килеп яз таңнарыннан.
Дошманнарны себереп түктек Влтава ярларыннан
Әйе, “бөтен дөньяны бәхетле итү, азатлык китерү” турындагы татар шагыйренең садә уйлары бу. Ә үз илендә, үз халкында — ниләр7 Чыннан да. "Бәхет турында җыр"дагычамы7
— На! — диде Конев солдаты, Мыекларын бетергәч Сафадан ул ут сорады.
Тәмәке салып төргәч
Ә гомер дәвам итә. Китаплар, калын сайланмалар, томнар. Алар ла “бәхетле булу"нын, халкына кирәкле шагыйрь булунын этаплары, бәлки7 Яшьлегендә үк фольклор экспедицияләрендә булып, халык ижатын, борынгы җырларын җыеп, үзе дә өйрәнгән шагыйрь жыр өлкәсендә лә популярлык казана. Анын шигырьләренә С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров. А. Ключсрсв Һ б композиторлар көй язды Сандугачым сайрый чут-чут, дип.
Бсзнен илдән матур ил юк! — дип
— кебек җырны кайсыбыз гына ишетмәгән7 Р Гамзатовның: “Сандугач гел бер җыр жырлый, әмма ул ялкытмый — чөнки ул жыр ил-Ватан турындадыр" диюен хәтерлик. Бу фикерне татар шагыйре күптән әйткән, җырда яңгыраткан икән'
... Менә шундый уйлар, шул ышаныч, бәхетле булуга инану, көләчлек, тормышка чиксез мәхәббәт белән яшәлгән бу озын гомер Ә 85 яшь яшәү — үзе үк бәхет, үзе үк җыр-дастан түгелмени7 Әлбәттә, соңгы еллардагы ил-дөнья үзгәрешләре аның да җанын аз телгәләмидер. Күпме кордашларын-дусларын югалтулар, фани дөньяның мәшәкать-авырлыклары.. Үкенечләр дә күптер, мөгаен Ә бәхет7 Бармы соң ул7 Бәлки, ул — аны армый-талмый эзләүдәдер, мен мәртәбә заман-чордан алданып та, һаман чал башны, орденнар-медальләр тулы кин күкрәкне чын татарча горур тотудадыр7 Ни булса да. бөтен гомер буе язганнарында — шигъри юлларында, мөгаен, шагыйрьнең үзгәрмәс бәхете7 Инде санаулы, исән аксакаллар юлы шуны сөйли . Без дә бәхстлсләр булыйк!
Рәдиф ГАТАШ
12.
Мөхәммәт Садри
ӨЧ ШИГЫРЬ
Моң чишмәсе
Башкорт шагыйре Нажар Нәжминен Казанда басылып чыккан “Сина барам" дигән китабын укыгач
Йотлыгып-йотлыгып эчтем мон чишмәсен.
Ул шифалы - анты күнелнец
Утта янмый, кайтып, яшәүләрен —
Юкка түгел, юкка түгелдер"
Мин Мәскәүдән үттем Берлингача, Син дә аны сугышып алгансың. Рейхстагта бергә булганбыз без, Тик син мине танымый калтайсын
Бер чәченә карыйм, бер йөзенә, Чәчендә нур — илһам нурлары. Битең шадра. Ә азмыни илнең Синең кебек шадра уллары?!
"Шадра пәри” икән — була бирсен. Шадра, диләр, йөрәк яндыра.
Дошман янсын, ә дусларны — синен Монлы чишмәң таңга калдыра.
Синең китап белән баеттым мин Илһам биргән китап киштәсен. Рәхмәт, шагыйрь, бүләк иткән өчен Йөрәгеңнең моңлы чишмәсен!
1988
Яшь дустыма
Дөрләр чакта син дөрләп кал, Гөрләр чакта гөрләп кал, Биек, текә, ташлы тауга Үрләр чакта үрләп кал!
Гизәр чакта ил гизеп кал;
Дәрья кич син, йөзеп кал. Карурманга ак юл салып, Кояш нурын сибеп кал!
Бакча үстер, өй салып кал, Илдән рәхмәт алып кал; Янар чакта Данко булып. Халкын өчен янып кал!
1985
Идел буенда моңлану
Иделдә көмеш дулкыннар, Яшь киленнәр иңнәренә
Ярларда яшел томан, Ефәк шәл япкан сыман.
Ал кояш чыга, нур сибеп
Илнең бөтен җирләренә, Күзәтәм Идел буеның
Саумы сез? — дигән сыман. Монлы бер матур таңын
Дулкыннар түгел, яныма
Кызара көмеш дулкыннар. Кайткан кебек була тагын
Куера яшел томан: Яшь чагым, көчле чагым.
Каеннар яфрак яралар... Берлинны алган чагым.
1988