Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ


Рауль Мирхәйдәров иҗатыннан азмы- күпме хәбәрдар булсам да. аның үзен күреп белми идем. Оренбург якларында туган, Урта Азиядә яшәп ятучы әдип белән хәзерге заманда аралашу-очрашу мөмкинлеге дә ташка үлчим Танышуыбыз һәм дуслашып китүебез исә көтмәгәндә һәм бик гади булып килеп чыкты
1997 елның ноябре иде Ябучыларның Переделкинодагы иҗат йорты Ул елның иртә яуган кары бөтен дөньяны ап-ак юрганга төргән, әнә шул аклык күңелләрдә әллә нинди бер сафлык, пакьлек хисе уяткан кон иде ул. Көтмәгәндә иртәнге якта кемдер тыйнак кына ишек шакыды Җыештыручылар китеп беткән, коридорда инде тынлык • Монда таныш-белешләрем юк. кем булыр икән?* — дип гаҗәпләнеп куйдым
Ишектән озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, спортчыларча нык таза күренүче, шәрекъ кешеләренә тартымрак йөзле бер кеше килеп кергәч, тагын бер кат аптырашка калдым Уңайсыз тынлыкны кунагым үзе бүлде.
— Сез Казаннанмы? Сез язучы Флүс Латыйфи буласызмы? — диде ул дустанә елмаеп
Әйе. — дидем мин тагын бер кат сәерсенеп
— Мин Рауль Мирхәйдәрен булам, танышыйк. - дип кулын сузды кунагым — Мин шулай иҗат йорты конторына кереп. Казаннан кемнәр килгәнен белешеп торам Аралашасы танышасы килә бит
Әнә шулай бик гади һәм көтмәгәндә башланып киткән танышлык үзара ихтирамга әйләнер, әдәбият, сәнгать, татар доньясы. татар мәдәнияте, аның дөнья халыклары арасында тоткан урыны турында озын-озак мөсәхәбәлэргә сәбәп булыр дип кем уйлаган Шунысы аеруча мөһим һәм игътибарга лаек. Ташкентта. Оренбургта, яисә Мәскәүдә яшәвенә карамастан, Рауль татар әдәбияты, татар мәдәнияте, сәнгате һәм, гомумән, татар доньясы белән кызыксынудан туктамаган, ул туган халкының сулышын тоеп яши. аның өчен борчыла, уйлана Аның барлык әсәрләрендә дә (ул урыс телендә яза) уңай геройлардан кемнең дә булса берсе татар булмый калмавы да шуннан киләдер әле
Рауль Мирхәйдәровны татар укучысы, кы .анычка каршы.
бик аз белә. Хәзерге заманда, тәрҗемә итү мөмкинлекләре дә бик тарайган чорда, анысы да гаҗәп түгел. Әмма урыс укучысы аның соңгы елларда иҗат ителгән романнарын йотлыгып укый. Ул хәзерге көндә Русиядә иң күп басылучы һәм иң күп укылучы танылган әдипләрнең берсе.
Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Оренбург өлкәсенең нигездә татарлар яши торган Мартук бистәсендә туган, шунда урта белем алган. Аннан соң институтта уку еллары. Белеме буенча ул төзүче инженер. Күп еллар төзү-монтаж оешмаларында эшләү дәверендә аңа ул вакытта СССР дип аталган иксез-чиксез илне аркылыга-буйга йөреп чыгарга туры килгән. Булачак язучы тормыш юлында күргәннәрнең барысын да хәтер сандыгына туплый барган.
Кырык яшендә Рауль төзү эшеннән китә һәм бөтен барлыгын әдәби иҗатка багышлый. Бер-бер артлы хикәяләр, повестьлар, романнар иҗат итә. «Молодая гвардия», «Советский писатель», «Художественная литература» нәшриятларында бүгенге көнгә аның өч дистәгә якын китабы басылып чыккан инде, һәм шунысы куанычлы, аларның байтагы чит телләргә һәм СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителгән.
Рауль Мирхәйдәров совет мафиясенә багышланган романнары белән аеруча киң танылды. Аларның беренчесе — Үзбәкстандагы югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең кыңгыр эшләрен фаш иткән «Пешие прогулки» романы 1988 елда «Молодая гвардия» нәшриятында басылып чыккан иде. Шуннан соң инде ул тагын унсигез мәртәбә кабат басылды, кайберләренең тиражы 250 меңешәр данә булды. Бу китап дөнья күргәннән соң Рауль Мирхәйдәровка һөҗүм оештырыла, һәм әйтергә кирәк, ул могҗиза белән генә диярлек исән кала, табиблар егерме сигез көн буе аның гомерен саклап калу өчен көрәшәләр, аннан соң да әле аңа бик озак хастаханә палаталарында аунарга туры килә. Хәзер ул икенче группа инвалид. Әмма Рауль язудан туктамый. Мафия тормышыннан бер-бер артлы яңа романнары чыга тора.
Яңа романнар белән бергә Ташкентта яшәү дә кыенлашканнан кыенлаша бара, бераздан инде бөтенләй мөмкин булмый башлый. Телефоннан янаулар дисеңме, төрлечә куркытулар, ачыктан-ачык шантаж дисеңме, берсе дә калмый. Әсәр геройларында үзләрен таныган «җитәкчеләр» бернинди пычрак эштән дә тайчанмыйлар. Башта көпә-көндез машинасын урлап китәләр, бу да тәэсир итмәгәч, китапларын чыгаруны тыю җаен табалар, хәтта инде типографиядә җыеп басарга әзерләп куелган китабын туздырып ташлыйлар. Киң тармаклы һәм көчле җинаятьчел даирәләр белән башкача көрәшү әмәлен белмәгән Рауль бөтенесен ташлап Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр була Хәзерге вакытта ул язучыларның Переделкинодагы иҗат йортында бер бүлмә алып яшәп ята һәм бертуктаусыз иҗат итә.
Журнал укучыларга тәкъдим ителә торган повесть Рауль Мирхәйдәровның баштагы чор иҗатына карый. Без Раульне тулы хокук белән татар язучысы дип исәпли алабыз. Ул безнең үзебезнеке!