Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙОЛДЫЗ ҖИЛЕ


Тәрәзә пыялаларын зенгелдәтеп каяндыр, бик якыннан гына бүлмәгә иртәнге талгын жил белән бергә азан авазлары килеп керде: Алла һу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..
Йомшак түшәктә изрәп йоклап яткан Айдар, ихтыярсыздан күзләрен ачты.
Бүлмә эче гажәеп якты кояш нурлары белән тулган иде.
Ул, көчле яктылыктан күзләрен кыса төшеп, бермәлгә карашын түшәмгә төбәде, аннары, сихерләнгән кешедәй кымшанырга да кыймыйча, сагаеп, иртәнге тынлыкка колак салды Нәрсә булды бу? Азан әйттеләр түгелме сон?
Айдарның, егерме алты яшькә житеп, әле беркайчан да, беркайда да иртәнге азан авазлары белән уянганы юк иде. Авылда яшәгәндә әтәч кычкырып уятса, шәһәрдә исә машиналар гөрелтесенә торырга гадәтләнде ул.
Ә монда — азан тавышы. Гажәп!
Айдар бу хәлне нәрсәгә юрарга белмәде. Ләкин озак баш ватып азапланмады: "Төшкә генә кергәндер”, — дип, үзен-үзе тынычландырып, жәймәсен башына хәтле япты да, бүленгән йокысын дәвам итәргә җыенып күзләрен йомды.
Әмма бүтән тәмле төшләр күрергә насыйп булмаган икән. Нәкъ шулвакыт анын бөтен тынычлыгын жуеп. барлык шикләрен юкка чыгарып, янәшәдә генә билгесез мөәзин элеккесеннән дә көчлерәк men көйли-көйли азаннын чираттагы юлларын тезде:
Әшһәдү әнлә иләһе иләл-лаһ...
Айдар, сугышчан быргы тавышын ишеткән солдат кебек, җитез хәрәкәтләр белән юрганын читкә атты да, йокысыннан тәмам айнып, торып утырды. Сәерсенеп, әйләнә-тирәсенә күз ташлады.
Ул төн үткәргән бүлмә карап торуга бер дә искитәрлек түгел иде: вагондагы купедан аз гына зуррак, биеклеге исә биш метрлар тирәсе иде Тәрәзәсе дугадай, рамнары исә корычтан эшләнгән, ахры. Борынгы кирмән бүлмәсе, дисән таман булыр, мөгаен.
Ишек артыннан кемнәрдер сөйләшә-сөйләшә узып киттеләр. Тагын тынлык урнашты.
Айдар һаман үзенен кайда икәнлеген төшенә алмады.
Чынлап та, нинди жир сон бу?
Ул арада азан тавышы тынып калды. Айдар, акрын гына торып, тәрәзә
Ирек ДИНДАРОВ (1953) — Октябрь районының Биккол авылында туган Төркиягә сәяхәт "Әблиев хикмәтләре" исемле китаплар авторы Чаллыда яши Журналда беренче тапкыр басыла
Т
янына килде һәм. . тан калды анын күз алдында гаҗәеп манзара ачылды Зәп-зәңгәр күк йөзен очлы манаралары белән тишәрдәй булып тәрәзә каршысында искиткеч зур мәчет бинасы кояш нурларында балкып утыра иде. Ул шундый мәһабәт иде ки, Мәскәүнен Кремль манаралары анын янында уенчык кебек кенә күренер иде
Айдар бу сихри күренешкә мөкиббән китеп, бар дөньясын онытып карап торды. ‘Мен дә бер кичә’’ әкиятенә очраклы гына килеп эләккән кешедәй әсәрләнеп, соклангыч корылманы күздән кичерде
Айдарның күңелен күтәренке хис биләп алды. Канәгатьләнеп күтләрен йомды. Ниһаять ул — Төркиядә! Шанлы шәрык каласы Истанбулда. Әле кайчан гына бу турыда хыялланган иде бит Инде менә максатына иреште. Айдар, үз күзләренә ышанмыйча, тагын бер кат мәчет бинасын күздән кичерде.
Әйе, барысы да чын!
Кичә берничә иптәше белән Казаннан төнге самолетта Истанбул аэропортына килеп төштеләр алар. Микроавтобуска утырып, бирегә алып килделәр. Юлда бик нык арыган иде, мендәргә башын тидерүгә каты йокыга талды.
Әле шактый иргә булуга карамастан, озын кин коридор буйлап йөрүчеләр байтак иде инде. Нигәдер гел хатын-кыхлар гына күзгә чалына.
“Әллә кызлар тулай торагына’’ урнаштырдылармы икән7 — дип баш ватып, кая юл тотарга белми аптырап торганда, әллә каян озын буйлы, баһадир гәүдәле, калын кара мыеклы бер төрек пәйда булды.
— Ә лини йөзүнү якмак истермисиниз ’ — дип сорады ул.
Айдар баш какты. Хәрби кешене хәтерләткән төрек, боерык биргәндәй, бер кулы белән коридорның икенче башына төртеп күрсәтте:
— Әнә шунда барыгыз! — диде дә. Айдар рәхмәт әйтергә теләп авызын ачканчы, китеп тә барды.
Салкын су белән рәхәтләнеп юынгач, бөтен тәне сафланып китте, үзен тау-таш актарырлык көч туплаган кешедәй хис итте
Күтәренке күңел белән бүлмәсенә кире юнәлде "Егетләрнен хәлен белеп чыгарга кирәк”, — дип. б.илын аска иеп уйланып барганда, кинәт кемгәдер төртелеп туктап калды. Гаҗәпләнеп, башын күтәреп караса, алдында елмаеп ике кыз басып тора иде. Айдар алардан гафу үтенеп, читкә тайпылды да китеп барырга җыенып, алга атламакчы булды. Ләкин чаялыгы йөзенә чыккан, житен чәчле, көрән күзле сөйкемле кыз анын бу омтылышына чик куярга теләгәндәй, беренче булып сүз катты:
— Бездән жинел генә котылмакчы буласызмы7 Чүт кенә бәреп екмадыгыз бит Әле ярый бәхетегезгә аякларында нык басып тора торган кызлар очрады Югыйсә башыгыз беткән иде, — диде кыз, ачуланган булып
Айдар, анын сүзләрен чынга альт, кат-кат гафу үтенергә кереште Кызлар тыела алмыйча көлеп җибәрделәр Аннары, китәргәме, китмәскәме, дип икеләнеп торган Айдарга елмаеп карап, житен чәчлесе йомшак тавыш белән сорап куйды:
— Сез каян пәйда булдыгыз7 Күктән төшмәгәнсездер бит7 Әле кичә генә монда юк идегез
— Бүген төнлә килдем мин Шуңа күрмәгәнссздер.
— Алай икән. Каплардан җил ташлады7
— Казаннан.
Кызлар бср-бсрсснә мәгънәле итеп карашып .ьтдылар. Кызыксынулары көчәйде Карашлары җылынды Җитен чәчле кыз бу юлы. күптәнге танышын очраткандай, матур итеп елмайды.
— Чынлапмы’ Без бик шат. Озаккамы'
— Бер айга дигәннәр ис, — диде /\йдар һәм, кыюлана төшеп, кызларны күздән кичерде
Аның әңгәмәдәшләренә, күп булса, егерме-егермс ике яшьләр тирәсе иде. Үзен гел сорау биреп аптыраткан житен чәчле чая кыз иптәшеннән бәлки бераз гына өлкәнрәктер. Зифа буйлы, мөлаем йөзле. Бөтен яктан да килешле иде ул. Әмма сүзгә катышмыйча, тыйнак кына бер читтәрәк басып торган икенче кызнын сурәтен тел белән генә аңлатып бирерлек түгел иде Шәрык хатын-кызларына гына хас булган ниндидер серле матурлыкка ия иде ул кыз. Аидарнын күзләре, аның шомырттай кара күзләре белән очрашкач, йөрәгенә ут капкандай булды, кинәттән генә башы әйләнеп китте.
Әйе, теләсә кемне дә һуштан яздырырлык чибәрлеккә ия иде шул бу кыз: иңбашына еландай сарылган чем-кара калын чәч толымнары, кызарып пешкән чиядәй иреннәре, карлыгач канатыдай озын кара керфекләре, алма кебек алсу йөзе, тал чыбыгыдай нечкә биле, искиткеч сылу гәүдәсе — барысы да, мин нинди гүзәл дигән кебек, күз явын альт торалар иде.
Эчке халәтен биләп алган тыелгысыз кайнар хисләрдән Айдарның тыны кысылгандай булды. Ул, күзләрен кыздан ала алмыйча, сихерләнгән кешедәй шактый ара аңа карап торды.
Дәрәҗәле кыяфәте, горур күз карашы, үз-үзенә инанганлык билгеләре чагылган гүзәл йөзе белән хан кызыннан бер дә ким түгел иде чибәркәи
Менә ул үзенә төбәлгән үткен карашны күтәрә алмыйча, ирексездән озын керфекләрен түбән төшерде һәм читкә борылып, ү залдында серле итеп елмаеп куйды. Тәне буйлап йөгергән җылы, рәхәт дулкыннарны бөтен барлыгы белән тоеп, гаҗәпкә калды. Мондый исерткеч хисне кызнын әле беркайчан да татыганы юк иде.
Йөзенә кайнар дулкын килеп бәрелгәндәй булды. Күңелен төрле уйлар басты. "1111 булды миңа? Нишләдем мин? Нигә шулай бик тиз бу егетнен бер карашыннан мәлҗерәп төштем9 Әллә инде ана гашыйк та булдыммы9 Бу мөмкинме соң? Син бит җилбәзәк кыз түгел. Әкият сөйләмә инде Берни дә булмады. Бары син бераз эсселәнеп кенә киттең”. Ул, үзен чорнап алган уйлардан котылырга теләгәндәй, бармаклары белән толым очын бер сүтәргә, бер үрергә кереште Ләкин әрсез уйлар тиз генә югалырга ашыкмадылар, баш миен бораулый бирделәр: ‘‘Ә нигә мөмкин булмасын? Бу җиһанда барысы да уйламаганда килеп чыга ич. Минем белән дә шулайрак. Чынлап та ошаттым бит мии аны. Ә нәрсә, егет бер дә төшеп калганнардан түгел. Буе, сыны, йөзе — бар да килешле. Саргылт бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, кыю карашлы. Кыяфәтендә үз-үзенә ышанганлык сизелә. Ниндидер тирән мәгънә бар анда. Бик күп кызларны үзенә гашыйк итәрлек ул. Ә күз карашы нинди Бер караса, йөрәкне өтеп алырлык. Хәер, инде үтте дә түгелме9 Кыскасы, кызый, ул сиңа бик ошады. Моннан ары сиңа тыныч тормыш булмас. Син аңа битараф түгел”.
Кызнын сылу гәүдәсе тагын да кайнарланды, сулыш алулары кыенлашты Тыгыз күкрәкләре бер күтәрелде, бер төште, кофтасын ертырдай булып алга ашкынды. Әллә нидән хәлсезләнеп калды. Тизрәк саф 1тавага чыгып йөгерәсе, сусаган иреннәрен салкын суга тидереп йөрәгенең януын басасы килде.
Җитен чәчле кыз, күз чите белән генә хәйләкәр елмаеп, бер иптәш кызына, бер егеткә карап алды. Ул эшнең нәрсәдә икәнлегенә тиз төшенде Шулай да, берни сизмәгәндәй, сорашуын дәвам итте:
— Кайсы бүлмәгә урнаштыгыз соң?
Айдар, аның соравын ишетсә дә, һаман да авыз ачып сүз әйтерлек хәлдә түгел иде әле Чая кыз җавап көтте. Айдар каушый төшеп җавап бирде:
— Уникенче бүлмәдә.
— Ә без — бишенчедә.
Айдар үз-үзен кулга алды.
— Гафу итегез, сорарга онытканмын, сез үзегез кайдан соң?
Чая кыз кинәт көлеп җибәрде:
Аны баштан ук сорыйлар, егеткәем! Йә, ярар, әйтсәм әйтим инде, без — Кырым кызлары!
— Кырымнан. Чынлап әйтәсезме?
Әйе. Ә нигә аптырадын9 Әллә Кырым кызларын күргәнен юк идеме'
А*1! итеп әйтәм, беренче тапкыр күрүем. Сезнен белән очрашуга мин шундый шат. Ә исемнәрегез ничек9
Кызлар Айдарның бик жылы кабул итүен ошаттылар. Чая кыз икесе өчен дә жавап бирде:
— Мин Адилә, ә дус кызым — Айшә. Ана теле укытам мин Ә ул журналист. Бөтен серне алдың бит инде. Ә сине кем дип белик, таинственный незнакомец?
Айдар башта ук танышмавы өчен уңайсызланды. Ачык авыз син, дип эчтән генә үзен битәрләп алды.
— Тагын бер кат гафу Онытылып киткәнмен. Мин — Айдар, тарих укытучысы. Чаллыда яшим
Адилә шатланып кулларын сузды:
— Аркадашыбыз икәнсен бит! Чук гүзәл! Әллә кайчан әйтергә кирәк иде. Югыйсә, баядан бирле урысча сөйләшеп маташабыз Моннан сон татарча гына аралашырбыз, яме?
— Бик теләп
— Килештек алайса?
Алар, бер-береннән канәгать булып, дусларча кулларын кысыштылар. Айшә дә, энҗедәй матур тешләрен балкытып, елмаеп кучиы
Яна танышлар, дөресрәге Адилә, ашханәнең кайда икәнлеген, иртәнге ашмын ничәдә буласын әйткәч, саубуллашып китеп тә бардылар.
Айдар сихерләнгәндәй күзләрен ала алмыйча, алар артыннан карап калды.
“Кырым кызлары! Менә ниндиләр икән алар! Адиләсе нинди ачык кыз. Жңтмәсә, бик .акыллы да бугай. Ә Айшә Ул —могжиза! Анын кебек гүзәл кызны моңа кадәр очратканы булмады анын. Бирсә бирер дә икән Ходай мондый чибәрлекне. Үзе белән ярты йөрәгемне алып китте бит Инде ни эшләргә? Ничек аңа сүз катырга9 Кырым кызларын бик горур диләр, мина игътибар итәрме сон ул? Белмим. Берни дә башка килми. Әллә нишләдем мин”.
Айдарның башында әнә шундый уйлар бөтерелде
Чаллы егетләре Салих белән Рәшит инде шәһәргә чыгарга өлгергәннәр Өстәл өсте жиләк-жимсш, азык-төлек белән тулган иде Бсрсен-бсрсс бүлдерә- бүлдерә, ишеткән яңалыкларын Айдарга җиткерергә керештеләр
— Бу бинада элек мәдрәсә булган икән Капиталь ремонт ясагач, курслар ачканнар, — диде Салих, күп белгәнен сиздерергә теләгәндәй.
— Ә каршыла гына мәчет бинасы. Уналтынчы гасырда салынган, — дип җөпләде Рәшит.
Салих, сүз дилбегәсен кулыннан ычкындырасы килмичә, Рәшиткә күз агы белән генә карап алды да ашыга-ашыга сөйләвен дәвам итте
— Алары пүчтәк ул. Без нәрсә, мәчет күрмәгәнме әллә9 Таптың сүз Син башкасы турында әйт Мондагы тутый кошларны күрдеңме әле, дип сора.
Рәшиткә шул житә калды.
— Ма-лай!! Егерме кыз яши икән моңда. Барысы да Кырымнан. Обалдеть можно! Кызлар патшалыгына эләккәнбез бит Рәхәткә чыгабыз болай булса. Вот это да! — диде ул учын учка ышкып, хихылдый-хихылдый
Айдар эндәшмәде Каш астыннан сөзеп, икс әшнәгә карады Салих белән Рәшит шәхси туристик фирмада реклама агентлары булыр эшлиләр Төркиядән кайтып та кермиләр Гел товар ташыйлар. Бирегә очраклы рәвештә таныш төрек сәүдәгәре ярдәмендә кичеп урнашканнар. Кесәләре тулы ‘яшел акча" булса да. бер дә кунакханәгә ашкынмаганнар, ә бирегә, гап-гади уку
бинасына торырга чабып килгәннәр. Чөнки барысы да түләүсез бит. Янга калган акчага алар күпме товар алып кайтачак Исәпләре — ун-унбиш кен эчендә кызыл мал җыеп, Чаллыга озата тору.
Икесе дә бакыр биш тиен кебек шомарып беткән, утны-суны кичкән әрсез адәмнәр. Өйләнгән булсалар да, чибәр хатын-кызны бер төнгә кулга төшерү өчен, әллә ниләр бирергә әзерләр. Самолетта очканда юл буе үзләренең ' гыйшык-мыйшык’' өлкәсендәге осталыклары турында сүз куертып, Айдарның колак итен ашап бетерделәр. Инде тагын шуның белән авыз чайкыйлар.
— Знаешь, парин, мин монда берсенә күз салып та өлгердем бит. Да! Чын менә! Ну чибәр үзе, каһәр! Королева! Ул күкрәкләре дисеңме, ул ботлары — просто сказка.
— Син теге корреспондент кызны әйтәсеңме? Исеме ничек әле? А?..
— дип сорады Рәшит, иреннәрен ялап
Тегесе, тычкан тоткан мәчедәй кабарынып:
— Точно! Нәкъ өстенә бастың, — диде һәм шаркылдап көлеп жибәрде. Ана хихылдап Рәшит тә кхшылды
Айдарның күз алды караңгылангандай булды. Үзе дә сизмәстән кулларын йодрыклады.
Салих берни сизми, көлә-көлә сөйләвен белде:
— Ай-Һай, затлы товар, мин сиңәйтим. Үзе күзен миннән алмый. Әгәр дә бер атна эчендә үземнеке итмәсәм, валлаһи менә. Шустрый Салих булмам! — диде ул, йодрыгы белән күкрәген кагып.
— Белмим, булдыра алырсыңмы икән? Ул бит бигрәк гордый? Теләсә кем белән авыз ачып сөйләшә торганнардан түгел, —диде Рәшит.
Салих, кинәт каударланып, кесәсеннән бер төргәк өр-яна долларлар чыгарып, һавада селкеде. Аннары жинүче кыяфәте белән карап, теш арасыннан:
— Менә болар, жаныкаем. ул кошны бик тиз сайратыр. Әгәр дә әйткән срокта аны кулга төшермәсәм, йөз доллар синеке булыр, — диде.
— Мин риза. Әйдә, Айдар, кулларны аер, — диде Рәшит, шатланып.
Ләкин Айдар аларнын такылдавыннан тәмам гарык булган иде Тозлап- борычлап берәр сүз әйтергә теләгән иде, тик кулын гына селтәде. Аларга әйттең ни, әйтмәдең ни — барыбер үзләренекен генә беләләр. Ул ашыгып ишеккә юнәлде.
Бу вакытта Адилә һәм Айшә бүлмәләрендә дәрескә әзерләнеп утыралар иде. Икесе дә китапларга чумып, үткән теманы кабатларга тырышсалар да, башларына берни кермәде. Адилә дә, Айшә дә, иртәнге очрашуны күз алларыннан үткәреп, Айдар турында уйга калганнар иде. Әйе. тәмам тынычлыкларын жуйды ул егет аларнын.
Беренче булып, Адилә тынлыкны бозды. Башын китаптан күтәреп. Айшәгә эндәште:
— Йә, ничек, Айдар сиңа ошадымы?
Дус кызының турыдан ярып сораган сүзләре Айшәне сискәндереп жибәрде Кулындагы китабы шапылдап идәнгә төшеп китте Йөрәге көчлерәк тибәргә кереште. Үзенең эчке халәтен «Адиләгә сиздермәскә тырышып, исе китмәгән тавыш белән җавап кайтарды:
— Әллә тагын. Ул хакта уйларга вакытым булмады әле.
Адилә ышанмыйча, ана карап алды.
— Син, кызый, мине юләргә санама. Мин бит барысын да күрдем.
— Нәрсә күрдең соң син? Аның белән гел син генә сөйләштең бит.
— Сөйләшсәм ни. Мин тел чарлаганда, сез күзләрегез белән аңлаштыгыз.
Айшә, кызарынып, башын аска иде. Адилә аның саен кызып-кызып сөйли бирде.
— Нәрсә, дөрес түгелме? Кайвакыт гашыйк булу өчен бер караш га
житә.
Айшә эндәшмәде.
— Иэ, әйт инде - ошадымы ул сиңа, юкмы? - Нитә миннән тел яшерәсең.
— Аптыратма инде, зинһар! Бодай да үземне кая куярга белмим Оныттыңмыни, минем Алуштада йөргән егетем бар ич
Адилә борынын җыерып куйды.
— Казбекны әйтәсеңме9 Тапкансың мактаныр нәрсә. Сина пар түгел бит ул. Уенда гел акча Аннары, син үзең дә яратмыйсын аны.
Анын дөресен әйтүе Айшәнен ачуын чыгарды
— Яратаммы, яратмыйммы — анысы минем эш. Юкка башыңны авырттырма.
Әйттем исә кайттым. Сине якын итеп хәленә керүем генә. Мина дисәң, теләсәң ни эшлә!
Айшә, катырак сүз ычкындырганын чамалап, анын иненнән кочты
— Гафу ит инде. Мин сине рәнжетергә һич теләмәгән идем Аннары, пышылдап, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды
— Әллә нишләдем мин. Үзенең күз карашы белән йөрәгемә үтеп керде. Күңелемдә барысы да буталып бетте хәзер
Адилә сикереп торып, кулларын чәбәкләде Тантаналы елмайды
— Күптән шулай диләр аны. Югыйсә, якын дустыннан сер яшермәкче буласын. Айдар бер дә ошамаслык егет түгел Үзе тыйнак, үзе итагатьле, үзе мөлаем. Ниндидер җан җылысы бар аңарда. Казан ягыннан булса да. безнең якка тартым.
— Бер күрүдән генә аның кем икәнлеген каян беләсең9 Башта алар барысы да шундый, — диде Айшә Адиләнен сүзләренә каршы килеп
— Ялгышасын, Айшә. Синең май чүлмәге тышыннан билгеле, дигән мәкальне ишеткәнен бармы?
Адиләнен соңгы сүзләре, гомумән, Айдарны мактавы, Айшәнен йөрәгенә сары май булып ятты Күңелен борчыган шикләнүләр акрынлап тарала башлады. Дөресен әйткәндә, үл үзе дә Аидарнын Адилә әйткән сыйфатларга ия булуын бик тели иде Мона кадәр ана күнелен җәлеп итәрлек егетләр очрамады түгел, очрады. Әмма аларнын берсе дә күнелен бүгенгедәй дулкынландыра алмады Чын мәхәббәт дигән изге төшенчә анын өчен бик ерактагы якты йолдыз булып кала бирде
Ашханәдәге табыннар туйдагы кебек ризык-нигьмәттән сыгылып торалар иде Өстәлләр өстендә тезелешкән төрледән-төрле сый-хөрмәтне күргәч. Айдар кичәдән бирле авызына берни дә капмаганын исенә төшерде Ул арада акрынлап ашханәдәге өстәлләр янында иллегә якын кеше җыелды
Рәшит дөрес әйткән икән, чынлап та монда күбесенчә хатын-кызлар иде. Айдарны иң гаҗәпләндергәне шул булды курсларга килүчеләр башлыча урта яшьләрдә Гаиләләрен, балаларын ике айга калдырып чит илгә китү өчен үз эшеңә «сын күңелдән бирелгән булырга кирәктер инде Башкача аңлатып булмый моны Айдар кырым кызлары арасыннан Айшәне эзләде Тик ул күренмәде Бары каршы якта утырган Адилә генә, күптәнге танышы сыман, елмаеп кул изәдс Айдар да дусларча баш какты Айшәнен булмавы аның эчен пошырды. Минут саен ишеккә карады.
Ниһаять, кояштай нур сибеп. Айшә килеп керде Бу юлы ул тагын да чибәрләнгән иде. Өстенә кигән зәңгәрсу төстәге озын күлмәге зифа гәүдәсенең бөтен камиллеген, нәфислеген ачык күрсәтеп, үзенә бик китешеп тора
Ул. салмак кына атлап, Адилә янындагы буш урындыкка килеп утырды Әйләнә-тирәгә күз салды Өстәлнең икенче ягында үзеннән күзен алмыйча утырган Айдарны күргәч, битенә алсулык йөгерде Кырым кызының карашыннан үзенә карата җылы мөнәсәбәт, эчке тойгыларын аңларга теләп озак карап торды Айдар. Әмма Айшәнен ягымлы күзләре күнслендәгене
ачыл бирергә ашыкмадылар. Ул бары нәфис башын жинелчә чайкап, оялчан гына елмаеп куйды. Егетне тагын җылы дулкыннар чорнап алгандай булды, Айшәгә булган ярату хисе көчәйгәннән-көчәиде
Каяндыр төрек журналистлары пәйдә булды. Кинокамералар гөжләде, фотоаппаратлар “челт-челт” килде. Сызылып киткән кара мыеклы төрек • журналисты Айдардан каян килүен сораша башлады. Анын җавапларын куен дәфтәренә теркәп барды.
Төркия" газетасыннан икән Кемаль исемле. Айдар үзенен дә кайчандыр газетада эшләгәнлеген әйткәч, редакциягә чакырып, телефонын бирде.
Тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Күп тә үтмәде. Айдар анын Айшә белән сөйләшеп торганын күрде. Тора-бара чибәр кызны калганнары да әйләндереп алдылар. Айшә төрек журналистларына, көлә- көлә, нидер сөйләргә кереште. Журналистларнын үзләрен иркен тотуларыннан Айдар аларнын биредә еш булуларын чамалады. Айшә Аидарнын баягы танышы белән аеруча үз итеп сөйләште. Тегесе кызның нечкә биленә кулы белән кагыла төшеп, мыек астыннан елмаеп, колагына нидер пышылдады Айшә башын артка ташлап, коридорны яңгыратып көлеп жибәрде
Кемаль канәгатьләнеп елмайды. Калганын карап торырга Айдар читенсенде Айшәнең төрекләр янында рәхәтләнеп көлүе анарда ирексездән көнләшү хисе уятты. “Салих сүзе хак микәнни? Айшә, башка чибәр кызлар кебек үк, дәрәҗәле, бай ир-атларны артык күрәме әллә? Әнә бит ничек күгәрчендәй гөрләшә. Синен ише сала малайлары кызыксындырамыни аны? Синнән башкалар да хәттин ашкан монда. Юкка гына анын турында хыялланасың, егет Синен буй житәрлек түгел ул”.
Айдар, күнелсез уйларын басар өчен, тиз генә тәмәке кабызып жибәрде. Тик тәмен тапмады. Бер-ике суырды да ачу белән чүплек савытына томырды. .Аннары кисәк кенә борылып, беркемгә дә карап тормыйча, бүлмәсенә кереп китте
Төрекләр белән сөйләшеп торучы Айшә, бер мәлгә сүзеннән бүленеп, Айдар артыннан карап калды.
Көньяк кояшы кайнарлана төшкән. Хәтта күләгәдә басып торырлык түгел. Айдар, ашыкмызтча гына фонтан яныннан узып, олы капкага юнәлде. Шулчак артында таныш тавыш ишетеп туктап калды. Әйләнеп караса, Адилә елмаеп тора.
— Син нәрсә, бездән качып, каядыр бармакчы буласынмы әллә9 — диде ул шаян шук тавыш белән.
— Шәһәргә чыкмакчы идем.
— Бик әйбәт Берни белмисен. Мин юл күрсәтермен.
Айдар ризалашып баш какты. Адилә һәм тагын ике кыз белән бергә хан заманыннан калган авыр тимер капканы ачып, бинадан чыктылар.
Университет алдындагы зур гына мәйданны узып, кибетләр рәтенә житгеләр. Хәер, кайда кибет, кайда гади йорт икәнлеген һич аерырлык түгел иде Бөтен җирдә кызып-кызып сәүдә итәләр. Урам тулы кеше
— Бу район Лаләли дип атала. Истанбулнын сәүдә мәркәзе. Россия, Украина һәм башка илләрдән килгән сәүдәгәрләрнең яраткан урыны Биредән кызыл мал ташыйлар безгә, — диде Адилә. — Әйдәгез, хәзер Калалы чаршыга төшәбез.
Капалы чаршы дигәннәре "Ябык базар ’ дип тәрҗемә ителә икән. Бөек солтаннар заманында ук махсус җир астында салынган. Текә баскычлардан шунда төшеп киттеләр.
"Ябык базар түгел, жир астындагы шәһәр бит бу", — дип уйлады Айдар, әллә ничә тармакка бүленгән озын, киң сәүдә заллары буйлап сәяхәт кылганда.
Идәннән түшәмгә чаклы киштә-киштә булып өелгән затлы товарларны карый-карый вакытнын үткәнен сизмәделәр дә.
Халык төркемен ера-ера кабат өскә күтәрелделәр
“Чын-чынлап хәзинәләр мәгарәсе икән бу Ниләр генә юк. Акчаңны гына суз — барысын да күз ачып йомганчы кулына тоттыралар , — дип уйлады Айдар, тротуарга аяк баскач.
— Йә ничек? Тезләрен калтырамадымы'.’ — дип кызыксынды Адилә
— Гомеремдә дә мондый итеп күз алдына китермәгән идем.
— Бу әле башы гына. Бер айда әллә нинди хикмәтләр күрерсен иншалла, — диде Адилә.
Шулай сөйләшә-сөйләшә барганда, кемдер кисәк кулыннан тартты Айдар сәерсенеп башын борган иде, егылып китә язды: каршында зур кара пакет тотып Жәмилә — Чаллыдагы танышы авызын ерыл тора иде
— Жәмилә9! Каян килеп чыктын?
Яшь хатын ана ясаган тәэсирдән канәгатьләнеп көлеп җибәрде
— Барыбер эләктен бит. Әйттем бит мин сина: җир чзпснә китсәң дә табам, дип.
Адилә билгесез хатынга күз генә салды да, иптәш кызлары белән алга узды. Айдар ни әйтергә белмичә аптырап басып калды. Жәмилә бернигә исе китмичә сүзен дәвам итте:
— Оныттың да мыни, мин бит — "торгашка” Товарга дип китүем
Айдар сүзсез генә Җәмиләне күздән кичерде Ыспай гәүдәле, йөзеннән һәрчак мөлаемлылык сирпелеп торган бу яшь, чибәр хатын белән алар күптәннән таныш иделәр. Дөресен әйткәндә, гади танышы гына түгел иде ул.
Баштагы мәлне кибеттә директор урынбасары булып эшләгән Жәмилә, соңга таба Чаллыда үз кәсебен көйләп җибәрде, соңгы елларда күзгә күренеп баеды Ике бүлмәле фатир сатып алды, җиңел машина булдырды Хәтта үзенең кибете дә бар аның хәзер. Кыскасы, дөньясы түтәрәк, дисәң дә була. Тик бер ягы гына китек ирсез ул Аның белән кавышыр!а теләүчеләр юк түгел, хәтта артыгы белән. Әмма Җәмилә, бер тапкыр кияүтә чытып авызы пешкәнгә күрә, теләсә кемгә ачылырга ашыкмады Бер ел элек очраклы гына танышкан Айдарны күңелендә йөртте. Хәзер дә анын белән бергә булу өчен барысын да эшләргә әзер. Ул чакта Айдарга да Жәмилә бик ошаган иде. Җәмилә очраган саен аны үзенә кунакка чакырды. Айдар, өйләнмәгән егет булганга, бервакыт аның чираттагы чакыруын кабул итте
Гаҗәеп кайнар хисле, эчкерсез хатын булып «пакты Жәмилә. Айдар аның белән шактый ләззәтле мизгелләр кичерде. .Анын кунакчыл, ягымлы булуы аеруча күнелгә ятты. Тора-бара Жәмилә белән гаилә корып җибәрү турында уйлар да керә башлады Айдарга Жәмилә исә назларын жәлләмәде Айдарны үзенә карату өчен барын да эшләде. Әмма укытучы егеткә соңгы ноктаны куярга нидер комачаулады Башта ана төшенә алмады ул. Соңга табарак барысы да ачыкланды.
Жәмилә өчен бары бернәрсә генә изге иде — ул да булса акча. Мәхәббәттән дә артык күрә иде шул аны. Бөтен нәрсәне акча берәмлеге белән генә исәпләде Жәмилә. Айдар анын бу сыйфатын күнсле белән кабул итә алмады Жәмилә, җае килгәндә, әйтеп тә карады Тегесе бары көлде генә Аның белән очрашулар кимегәннән кими барды Тора-бара Айдар Жәмилә янына бөтенләй бармас булды
Жәмилә күңелен төшермәде Барыбер килер, бергә яши башларбыз, дип өмет итте Тик Айдар, суга төшкәндәй, юкка чыкты. Бүген аларның ярты елдан соң беренче тапкыр күзгә-күз очрашулары иде Чибәрләнгән, тагын да тулыл.шган Җәмилә. Иөзе элеккечә үк алсу, матур — дип уйлады Айдар аңа карап.
— Син өпләнмәгәнссндср бит ’ Күптән килгәнең юк. — диде Жәмилә. читтәге кызларга күз атып.
— Юк. һаман да элеккечә, — диде Айдар, үзен ничек тотарга белмичә Ана кызлар алдында ничектер уңайсыз иде Шуңа да сүзне тизрәк төгә.гтәргә исәпләде Ләкин Җәмиләнең аны болай тиз генә ычкындырасы килми иде.
— Айдар, һаман сине генә көтәм бит Тилмертмә инде
Җәмиләнең кайнар сулышын кинәт битендә тойды, хатынның чәченнән аңкыган тәмле хушбуй исләреннән башы әйләнеп китте Аның белән бергә үткәргән ләззәтле минутлар хәтеренә төште. Ул Җәмиләгә берәр җылы сүз әйтергә җыенган гына иде, нәкъ шул вакыт Адиләнең:
— Айдар, син кайтасыңмы? — дигән тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Күз алдына Айшә килеп басты.
— Ярар, Җәмилә, берәр вакыт күрешербез әле, — дип. китәргә җыенып алга атлады. Җәмилә күзләрен мөлдерәтеп аңа текәлде:
— Мин монда тагын бер-ике атна булам. Бәлки минем янга килеп китәрсең. Менә адресым, — дип, кәгазь кисәге сузды.
Айдар кәгазьне кесәсенә салды.
— Сау бул, Җәмилә.
— Кил. Көтәм. — диде Җәмилә сагышлы тавыш белән.
Айдардан вәгъдә алгач, Җәмилә теләр-теләмәс кенә үз юлына китте.
— Син әле Дон-Жуан да икәнсең, Айдар. Белмәгән идем. Истанбулга килеп тә җитмәгән, инде урамда таныш төрек кызларың очрый башлады, — дип елмаеп каршылады Адилә.
Айдар кызарды.
— Сез ялгышасыз. Ул минем якташ. Чаллыдан, — диде, акланып.
— Белмим, белмим. . Бер дә простой танышка гына ошамаган. Җитмәсә, чибәр үзе. Кара аны, без, Кырым кызлары, бик үчлеләр. янәшәбездә йөргән егетләрнең башкаларга күз атуларын кичермибез, — дип өстәде Адилә, уенын- чынын бергә кушып. Кызлар бер-берсенә карап көлештеләр. Айдар да аларга кушылып көлгән булды.
Әмма Җәмилә белән очрашудан аның күңелендә авыр юшкын калды. Үзен гаепле кеше итеп тойды ул.
Сөйләшмичә шактый ара бардылар. Мәдрәсә каршындагы паркка җиткәч, Адилә бераз утырып торырга тәкъдим ясады. Утырыштылар. Айдар тәмәке кабызып җибәрде, әйләнә-тирәне күзәтергә кереште Бераздан Адиләгә борылып сүз катты:
— Кырым кызлары үз милләттәшләреннән башка читләргә кияүтә чыкмыйлар дип ишеттем. Шул дөресме?
Адилә анын соравы белән килешкән кебек баш какты:
— Дөрес әйткәннәр. Безгә бүтенге көндә милләтебезне күтәрергә, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да арттырырга кирәк Ни өчен икәнен үзен дә беләсеңдер. Безнең халык соңгы илле елда бик күп югалтулар кичерде. Урыслаштыру сәясәте дә безне читләтеп үтмәде. Балаларыбыз ана телен оныта башлады. Ватаннан читкә кагылып-сугылып яшәү зәхмәте инде бу. Шуңа да безнең төп максатыбыз — үз халкына жаны-тәне белән бирелгән яшь буынны тәрбияләү. Алда безне зур көрәш, сынаулар көтә. Без ана әзер булырга тиеш. Моны бары ана телен, гореф-гадәтләрен чиксез яраткан ир- егетләр, чая кызлар гына башкара ала.
Айдар авыр сулап куйды. Адилә, анын уен сизгәндәй, сүзен дәвам итте:
— Син, үпкәләмә, Айдар, мин турысын әйтергә өйрәнгән: сезнен як кызлары башкача фикер йөртәләр. Аларнын күбесе өчен “милләт" дигән затлы төшенчә буш сүз генә булып кала бирә. Мин моны Үзбәкстаңда яшәгәндә алар белән даими аралашып үскән кеше буларак ышанып әйтә алам. Күз алдымда гына күпме чибәр татар кызлары "ярату" дигән булып, әрмән, урыс, үзбәк егетләренә кияүтә чыктылар. Үз халкыннан, теленнән, гореф-гадәтләреннән аерылдылар. Балалары татар түгел инде аларнын — ана телен белмәгән, бөтенләй ят мохиттә тәрбияләнгән нарасыйларның күңелендә кая инде андый хисләр була алсын?
Адилә тирәнгә кереп китүен абайлап, кинәт туктап калды. Айдар үпкәләр дип уйлап, шаярта төшеп әйтеп куйды:
— Син үз кеше. Әгәр теләгең булса, без сине үзебезгә кияү егете men кабул итәргә әзер. Әмма Кырымга күчеп килергә тиеш булачаксың. Безгә синдәй егетләр бик кирәк. Йә, ничек, ризамы?
- Олы ышаныч кдеәтүегез өчен зур рәхмәт. Бу хакта уйларга була, әлбәттә. Әгәр дә мин башкача эш итсәм? Берәрегезне киресенчә, үзебезгә Татарстанга килен итеп алып китсәм'7
Адилә кычкырып көлде
— Белмим, хәлеңнән килерме икән? Без бит үзсүзле халык. Җиңел генә бирелә торганнардан түгел. Әйттем ич — безгә кыю егетләр бик кирәк.
Ай-Һай, бигрәк куркыныч кешеләр икәнсез0 Болай ук дип башыма китермәгән идем.
Шулай булмый ни, татар барда — хәтәр бар, диләр түгелме9 Без башкача берничек тә булдыра алмыйбыз. Ул безнен канга сеңгән инде, нишлисең. Кыскасы, синең алда ике юл бар: берсе — башлы-күзле булып, Кырымга, Кара Даг тауларына бару; икенчесе — ялгыз башын Казанга кайтып китү. Икесенең берсен сайларга туры килер.
— Син инде мине кодалый да башладың түгелме'7 Тумаган тайнын билен сындыру кебек була бит бу. Кәләш кем сон9
— Анын кем икәнлеген без икебез дә яхшы беләбез. Син яшерсән дә. мин барын да сизәм. Саклан, егет, мин бит күрәзәче!
Кинәт Айдарнын күз алдында Аишә сурәте гәүдәләнде. Ул тынып калды. Шулай да сорамый булдыра алмады:
— Ә Аишә кайда сон?
— Ул мөһим эш белән киткән иде. Төрек сәясәтчеләре очрашуга чакырдылар аны. Хөкүмәт дәрәҗәсендә
— Айшә сәясәт белән шөгыльләнәмени9
— Без барыбыз да аңа катнашырга мәҗбүр. Ә Айшә бигрәк тә Чөнки ул — Кырым Милли Мәҗлесе идарәсе әгъзасы. Анын рәисе Мостафа Җәмилевнең шәхси күрсәтмәсе буенча эш йөртә ул Вакыты шуна да бик чикләнгән анын.
Айдар өчен бу көтелмәгән яналык иде. Айшә аның алдында бөтенләй икенче яктан ачылды.
“Болай булса, минем хәлләр тагын да мөшкелләнә бит Айшәнен үз юлы, үз максаты бар икән. Сәясәт белән шөгыльләнгән хатын-кыз күзенә ир-ат күренмидер. Димәк, Айшә карар дип өметләнү буш хыял гына булып чыга", — дип уйлады Айдар.
Якындагы мәчет манарасыннан өйлә намазына чакырып, азан әйтергә керештеләр. Адилә урыннарыннан күтәрелде.
— Фәлсәфә сатып, төшке ашка вакыт җиткәнен дә сизми калганбыз бит. Әйдәгез, кузгалыйк, — диде ул Айдарга һәм. сумка каешын җилкәсенә элде дә, кызларны ияртеп, мәдрәсә бинасына таба атлады.
Ял көннәре гаҗәеп күнелле узды. Курс җитәкчесе Мостафа бәй, Төркия кунакларының күңелләрен күрү өчен, ниләр генә эшләмәде Иң элек автобуска утыртып, Босфор бугазын. Мәрмәрә диңгезе ярлары буйлап Исганбул каласын күрсәтеп йөрде Аннары төрек язучылары, журналистлары белән очрашуга алып барды Аннан кайткач, телевидениегә чакырдылар Якшәмбе көнне Истанбулда яшәгән Кырым татарлары үткәргән зур мәҗлескә юнәлделәр
Айшә бу очрашуны башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Алар якташы Сәстислам, иптәш кызы Адилә һәм тагын берничә кыз белән мәҗлесне башыннан азагына хәтле оста итеп алып бардылар
Айдар Айшәнен җитезлегенә, оештырү осталыгына, чибәрлегенә сокланып туймады. Бср-икс тапкыр анын белән сөйләшергә талпынып та карады. Тик һаман да жае чыкмады Айшә яныннан кеше өзелмәде Аеруча төрек ирләре өлгерлек күрсәттеләр Аларнын һәрберсе Айшәнен гүзәллегенә, уңганлыгына мөкиббән китеп, анын белән якыннанрак танышуны мөһим эш итеп санадылар.
Очрашуга килгән Салихның да Аишә артыннан әрсезләнеп чабып йөргәне күзгә чалынды. Кырым кызы баштарак анын койрык кебек тагылып
йөрүенә әһәмият бирмәскә тырышты. Әмма тегесе черки сыман күзенә керә башлагач, түзмәде, саллы гына сүз белән кыланышларына чик куйды. Айдар Салихнын кызарынып-бүртенеп почмакка барып елышуын күргәч, көлеп жибәрде. Салихнын кыяфәте бик кызганыч иде
Бу очрашуда катнашу Айдарга күп нәрсә бирде Сәетислам аны Төркиянен күренекле кешеләре, диаспора җитәкчеләре белән таныштырды. Алар Татарстан турында бик кызыксындылар. Кырым кызлары кунаклар алдында сер бирмәделәр. Халык җырлары, биюләре бер минутка да тынып тормады. Туган илләрен сагынып яшәгән Төркия татарларының күзләре яшьләнде, ватандашларына рәхмәт сүзләре әйтеп, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
Мәҗлес азагында Кырым азатлык хәрәкәте файдасына шактый күләмдә акча жыеп тапшырдылар. Бер әби хәтта үзенен алтын беләзеген Айшәгә сузды. Тик Айшә әбине кочаклап алып, рәхмәт әйтте дә, беләзекне кире әбинен үзенә тоттырды.
Айдар Кырым татарларының бердәмлегенә, дуслыгына, ярдәмчеллегенә тел шартлатты. Төркиядә гасырдан артык яшәүләренә карамастан, алар туган телләрен онытмаганнар, гореф-гадәтләрен яхшы беләләр иде.
Мәҗлес тәмамлангач, Айдар янына Адилә килеп житте.
— Йә, ничек, ошадымы9 — дип кызыксынды ул.
— Бик күңелле булды. Үземне туган авылым кешеләре янында кебек хис иттем. — диде Айдар.
— Мондый очрашуларны без еш уздырабыз. Мона кадәр Искешәһәр, Измир. Бурса шәһәрләрендә булып кайттык. Безнең халык бик күп монда, кимендә 1-2 миллион бардыр. Кырымдагы хәлләр белән бик кызыксыналар Булышлык итәргә әзерләр.
— Мин сезгә карап сокланам, — диде Айдар чын күңеленнән. .Адилә рәхәтләнеп елмайды. Айдар артына борылып, нәрсәдер эзләде. Адилә моны сизеп:
— Айшә әлегә кайтмый. Кайбер эшләре бар, — диде.
Айдар ирексездән кызарынды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Автобуска утыргач, Адиләгә борылып:
— Сезнең Айшәгә якын да килеп булмый. Бигрәк горур кыз, —диде
— Анысы бераз бар инде. Ләкин ул гаҗәеп ачык күңелле, жинел аралашучан кыз. Дөрес, читләр белән минем кебек тиз ачылып сөйләшә торганнардан түгел. Бигрәк тә берәрсе ошаса. Ул чакта инде үз эченә кереп бикләнә, беркайчан да беренче булып адым ясамый Әмма андый вакытларын хәтерләмим. Бары соңгы арада гына әллә нишләде. Гел уйланып йөри, — дип җавап бирде Адилә. Аннары Айдарның күзенә туп-туры карап: — Син килгәч, шундыйга әйләнде ул. Башын әйләндердең бугай, —диде
Айдар башын чайкап куйды:
— Моның булуы мөмкин түгел
— Мин хатын-кыз бит, Айдар. Барысын да сизәм. Син үзен дә балтасы суга төшкән кешедәй йөри башладың, — дип көлеп жибәрде Адилә.
Айдар тәрәзәдән Истанбул күренешләрен күзәтергә кереште.
Адилә сүзен дәвам итте;
— Айшә күпне күргән кыз. Ике ай элек кенә әтисе вафат булды Аның җилкәсендә хәзер авыру әнисе һәм ике яшь бала. Җитмәсә, һаман да йортларын төзеп бетерә алмыйлар. Акчалары юк. Алушта шәһәре янындагы бистәдә землянкада яшиләр.
Бу күңелсез яңалык Айдарның йөрәген тырнап алгандай булды. Аишәне кызгану хисе, ничек тә булса аңа ярдәм итү теләге туды:
— Ярдәм итүчеләре юкмыни? Тутан-тумачасы?
— 1Ок шул Булса да Айшә горур кыз. беркемнән дә ярдәм сорамый, кемгәдер бәйле буласы килми Ана кемнәр генә акча тәкъдим итмәде. Ул барысыннан да баш тартты. Үзсүзле шул. Белмим, ул мәсьәләне ничек хәл итәргә уйлыйдыр. Хәзер бит, акчаң була торып та, йорт салып керү тау-таш актару белән бер. Җирле хакимият, урын бирмәс өчен, әллә нинди этлекләргә
бара. Бабаларыбыз салган йортларда килмешәкләр типтереп яшәп ята. Өстәвенә, безне дошман күрәләр, төрле ерткычлыклар эшлиләр. Хәтта кеше үтерүләргә кадәр барып җитәләр Айшә бу гаделсезлек, ерткычлык турында газеталарда күп язды, "Азатлык' радиосына язмалар җибәрде. Нәтиҗәдә, үзенә бик күп дошманнар булдырды. Ана хәзер ныклы терәк кирәк Әгәр дә үзенә тин ярын тапса, ул бик бәхетле булыр иде Әмма андый кешене әлегә кадәр таба алганы юк Төркиядә тапмаса гына инде
Ул Айдарга мәгънәле караш ташлады. Айдар моны сизмәде, анын сүзләрен күнеленә сеңдереп, юл буе уйланып барды
Бу сөйләшүдән соң, атна-ун көн вакыт узды. Айдар жин сызганып төрек телен өйрәнергә кереште Иртәдән алып төшкә чаклы дәресләрдә утырды. Тора-бара төрекчә ярыйсы гына сукалый да башлады. Урамнарда, кибетләрдә иркенләп сөйләшеп йөрерлек гыйлем туплады Кырым кызлары, аеруча Адилә, ана телне үзләштерүдә булышлык күрсәттеләр
Дәрестән бушаган араларда курсташлары белән бергәләп шә!зәр бутглап мавыктыргыч сәяхәткә чыкты, төрле очрашуларда катнашты. Анкара. Измир шәһәрләрен күреп кайтты.
Айдар өчен барысы да яңа, үзгә иде Ул үзен бөтенләй башка дөньяда йөргән кешедәй хис итте. Кырымлылар белән даими күрешеп торды — бары Айшә генә һәрвакыт каядыр юкка «пага иде.
Адилә Айшәнең тормышы хакында сөйләгәннән сон, Айдар инде күп нәрсәгә артык өмет итми иде: " Адилә юкка гына Айшә у зенә тин яр эзли, дип әйтмәгәндер инде. Анын мәхәббәтен яулау өчен, бөтен яктан да камил булырга кирәк бит. Ә син булдыра алырсыңмы! Ана ныклы терәк бу .чырлыкмы’’ Айшәнен проблемаларын, мәшәкатьләрен күтәрерлек хәлдәме ’ Анын турында хыялланып йөргәнче иң элек әнә шулар турында уйларга кирәк Бәлки үз вакытында тукталырсың’"
Кайвакыт Айдарны әнә шундый төшенке уйлар биләп ,1лды Тик ярату хисе барыннан да көчлерәк иде. Ул йомшаклыгыннан, көчссзлегеннән гарьләнеп, үзен-үзе камчылады.’ Айшә белән ачыктан-ачык сөйләшү ниятеннән кире кайтмады Шустрый Салих исә тик ятмады. Айдар хыялланган чакта, ул инде ду килеп Аишәне кулга төшерү планын ничек тә тормышка ашырырга маташа иде. Бөтен эшен ташлап анын артыннан чабып йөрде Тик Салихнын бу нияте барып чыкмады.
Беркөнне Азппә бүлмәдә үзе генә кала Шуны гына көтеп йөргән Салих, төрле сый-нигьмәтләр күтәреп, анын янына килеп керә. Үзенең үлеп гашыйк булуын, анардан башка яши алмавын әйтә. Айшә башта бер сүз дә эндәшми Салих моны ризалык дип анлап, Айшәне кочакламакчы була, кесәсеннән бер уч акча чыгарып кыз алдына сала. Айшәнен күзләре очкынлана Ачулан акчаларны егетнең битенә атып, әрсезне бүлмәсеннән куып чыгара
Бу хакта Айдарга Салихнын әшнәсе Рәшит сер men сөйләде
Шул көннән соң Салихнын кикриге шиңде Хурлыгыннан нишләргә белмичә, бүлмәсенә бикләнеп, көне буе баш күтәрмичә аракы эчте. Әмма Салих юкка-барга авыз салындыра торганнардан түгел Рәшит белән кибетләрдән йөгерә-йөгерә товар ташый башлады Бүлмәләре кием-салым складына охшап калды Кырым кызларынын борынына чиертүеннән фаҗига ясамады Салих Элеккечә исе китмәгән кыяфәттә йөрүен дәвам ,,ТТе Адилә Айдар янына еш керде. Саф күңелле, юкка-барга кәефсезләнми торган бу акыллы кыз Айдарны Айшә белән бәйләүче бердәнбер кеше иде Ул аның белән төрле темага рәхәтләнеп сөйләшеп хтыра ала иде Әмма Айшәгә карата мөнәсәбәтен бер тапкыр да белдермәде
Хәер, Адилә аннан башка да барысын да яхшы аңлады Үзе дә Айдарга битараф булмаганлыктан. эчтән генә көйдс-янды Ләкин Айдарга сиздермәде.
һаман да шаярып-көлеп сөйләште. Айдар, билгеле, боларнын берсен дә күрерлек хәлдә түгел иде.
Көннәр узган саен, Айшәнсн тынычсызлыгы көчәйгәннән-көчәя барды. Озакламый алар Кырымга кайтып китәргә тиешләр пдс Айдарнын юашлыгы аны гаҗәпләндерде, һаман да дәшми йөрүенә гажиз булды, нигә юрарга белмәде. Йөрәге рәнҗеде. Тик шулай да эчендәгесен хәтта Адиләгә дә сөйләмәде. Төннәр буе йокламыйча, уйланып ятты.
“Нәрсә булды мина? Ник гел сагышланам. Әллә инде чынлап та Айдарга гашыйк булдыммы? Гел баштан китми бит. Иртән торсам да, кич ятсам да гел күз алдында тора. Шушы микәнни чын ярату9 Шулдыр. Тик нишләргә сон? Үзем барып алдына тезләнә алмыйм бит Горурлыгымны кая куярмын аннары. Юк, юк, ул үзе килеп аңлашырга тиеш. Егет булса, килер, ә булмаса...”
Инде күптән Айдарны күргәне юк иде Айшәнен. Ниһаять, җае чыкты.
Беркөнне Адилә Айдарны Кырым татарларын Ватаннарыннан куу вакыйгасына багышланган документаль-телевизион фильмда катнашырга чакырды. Төрек телевидениесе төшерәчәк икән. “Айшә төп рольне уйнаячак’’, диде Адилә. Айдар теләп риза булды.
Айшәнен артистлык сәләте зур икән. Үз ролен яратып, бирелеп уйнады. Айдар ана сокланып та, яратып та карады.
Чираттагы эпизодны төшерер алдыннан ялга туктадылар. Айшә кызлар белән читкәрәк китеп урнашты. Ә Айдар бүлмәдәше Стефан белән сөйләшә калды. Айдар Стефанны тыңласа да. күзе гел Айшәдә булды. Айшә кызлар белән көлешә-көлешә нидер гәпләшә, анын ягына борылып та карамый. Ниһаять, үзенә төбәлгән күз карашын тоеп, Айшә башын күтәрде. Аларның күзләре очрашты. Онытылып бер-берсенә карап тордылар. Айшә егетнен аксыл бөдрә чәчләренә, зәңгәр күзләренә яратып та. моңланып та карады бугай.
“Айдар! Айдар! Нигә син шундый кыюсыз? Бер адым да ясамыйсын9 Күрешкәнгә инде күпме вакыт үтте, ә син һаман читтә йөрисен. Башкалар әнә әрсезләнеп күзгә керәләр, өерләре белән арттан тагылып йөриләр. Бер җылы карашым өчен әллә ниләр бирергә әзерләр. Бай төрекләр хәтта кияүгә чытарга димлиләр. Ә син дәшмисен. Бәлки синдә миңа карата бернинди хис тә юктыр? Бәлки, мин ялгышамдыр? Кил инде, юкка чыгар минем шикләремне, тарат сагышларымны. Күңелемдә бары син генә бит Бары синең бер сүзен җитә. Әйт инде шуны!” Анын күңелендә әнә шундый уйлар бөтерелде
Айдар исә боларнын берсен дә ишетмәде. Айшә шулай уйлар дип, башына да китерә алмады. Ул үзенчә фикер йөртте:
“Их, Айшә! Сине бер күрү өчен әллә ниләр бирер булам. Бөтен барлыгым белән сиңа гашыйк бит мин. Тик син белмисен генә. Ерактагы кояш кебек нурларыңны гына сибәсең. Чулпан йолдызы сыман күзләрне чагылдырасын. Син кул җитмәслек кыз. Синен хакта хыялланырга гына кала. Чөнки ике арада ниндидер стена тора. Аны җимерерлек көч таба алмыйм мин. Нәрсәдер сиңа якынлашырга комачаулый миңа”.
Ул арада Айдар янына Адилә килеп басты. Сүзне нидән башларга белмичә басып торды.
— Сина әйтергә онытканмын, без иртәгә кайтып китәбез бит, — диде боек тавыш белән.
Айдарны ток суккандай булды.
— Ничек9! Нигә? Син бит әле тагын бер атна булабыз дигән идеи?
— Дигән идем. Тик дәресләрне иртәрәк бетердек. Шуңа да иртәгә китәргә булдык. Билетлар инде алынган.
Айдар ни әйтергә белмичә, ана карады:
— Бик кызганыч. Сезгә ияләшкән идем.
Адилә көрсенеп куйды:
— Нишлисен бит, һәрнәрсәнең азагы бар. Яшермим, мин дә сине якын иттем Үз туганымнан да артык күрәм мин сине, Айдар Калганын
сөйләп тормыйм, сонрак үзен дә аңларсың әле. — диде ул ду лкынланып. Аннары моңсу елмаеп, өстәп куйды. —Бүтен кич без хушлашу мәҗлесе уздырабыз. Бик күңелле булырга ошый. Кил, яме, — диде дә иптәш кызлары янына китеп барды.
Озату кичәсенә читтән кунаклар күп чакырылган иде. Башлыча Истанбул шәһәрендә яшәүче кырымлылар, төрек журналистлары. Әлбәттә, төрки республикалардан җыелган кызлар вә егетләр дә бу кичәдән читтә калмады.
Кырым кызлары нык тырышканнар. Өстәлләрдә милли ашамлыклар тирә-якка тәмле ис тарата. Бары эчемлек-фәлән генә күренмәде Анын урынына төрледән-төрле татлы сулар җанын теләгәнчә тезеп куелган иде
Айдар Кырым кызлары пешергән ризыклардан авыз итеп, Кырым җырларын тынлап, дәртле биюләрне карап, рәхәтләнеп утырды Барысынын да күнелләре көр Шулай булмый ни — иртәгә өйләрендә булачаклар бит Мәжлестәгеләр төнгә чаклы күңел ачтылар, бср-берсенә изге теләкләр теләделәр.
Бинаны яңгыратып, тагын бию көен уйнап җибәрделәр Ул да булмады, сылу гәүдәсен туры тотып, зәңгәр күлмәкле, чибәрлеге ташып торган Айшә түгәрәк уртасына чыгып әйләнә-әиләнә биергә кереште Бөтен дөньясын онытып, очьш-очып биеде Айшә. Мамыктай күпереп торган чем-кара чәчләрен вакыт-вакыт төзәткәләп, үзенә генә билгеле хәрәкәтләр ясап гаҗәеп осталык белән башкарды ул биюне.
Айдар аңардан күзен ала алмады. Анын биюендә ул күп нәрсәне күргәндәй булды. Бер канаты сынган аккошнын һавага очарга телән талпынуын хәтерләтте Айшәнең биюе
Кинәт Айдарның тамагына төер утыргандай булды. Күзләрен кайнар пәрдә каплады. Йөрәге әрнеп куйды Төрек журналисты Кемаль, кулларын ике якка җәеп, Айшәнең каршысына чыгып бии башлагач, тү з.мәде, сагышка чумып урыныннан торды да ишегалдына чыгып китте
Ялгыз үсеп утырган озын кипарис агачына сөялеп, берөзлексез тәмәке тартты. Әмма алай гына йөрәк януын баса алмады Караңгы күккә карап, бераз уйланып торды да кабат бинага юнәлде
Күңелнең ин нечкә кылларын тибрәндерә-тибрәндерә Кырымның хәсрәтле көе көчәйгәннән-көчәя барды
Айдар бүлмәсенә кереп китәргә булды. Ишектән эчкә үтәргә лә өлгермәде, нәкъ шул вакыт ашыга-ашыга каршысына килүче Айшәне күреп, кинәт туктап калды. Аралар якынаиганнан-якынайды Бары берничә <ыым гына калды Айдар, үзе дә сизмәстән, алга талпынды Айшә монсу елмаеп, тулы иреннәрен ачып Айдарга нидер әйтергә җыенган гына иде. күрше бүлмәдән бер егет атылып та чыкты, көлә-көлә Айшәне кулыннан тартып диярлек, яңадан биючеләр янына алып китте Айшә нәфис җилкәсе аша Айдарга сагышлы караш ташларга гына өлгерде
Айдар үзен бозлы суда коенгандай хис итеп, урынында тораташтай катып калды Аннары исенә килеп, көч-хәл белән бүлмәсенә кереп ятакка ауды. Озак ятты Айдар Өметсезлек тойгысы бөтен җанын-тәиен биләп ады Бернәрсә дә күрмәде дә. ишетмәде дә Анын өчен барысы да юкка чыкты яраткан кешесенә бер кәлимә сүз дә әйтә алмады Аңлаша алмыйча аерылышырга мәжбүр булды.
■ Нишләдең син, Айдар? Нишләдең’ Егетлегең, кыюлыгын кая сон синен’ Әле бит сон түгел Иртәгә чаклы бер төн бар. Бәлки, янына барып ачыктан-ачык сөйләшерсең? Үзеңнең аны жанын-тәнен белән сөюеңне җиткерерсең9 Үкенечкә калдырма! Гомер буе сызланып яшәрсең Ашык'
Башыннан яшен тизлегеңдәй әнә шундый өметле уйлар узды
Ул урыныннан кузгалды. Тик шул вакыт күнелендә капма-каршы фикер пайда булды Ул мендәргә капланды .Аңлашуда ни файда0 Барыбер бергә
була алмыйсыз бит. Айшә — Кырым кызы. Ана таяныч кирәк. Матур күзләренә карап кына йөри алмый бит ул. Синен бит жаныннан башка бернәрсә дә юк. Кесәң буш. Коры теләк белән генә ана ярдәм итә алмыйсын. Азатлык өчен көрәшүче халыкка файда китерә алырсыңмы? Үз араларына кертерләрме сон сине9 Әниеңне кемгә калдырырсың? Кырым бөтенләй башка ил бит Шуны беләсеңме син9 Тагын шунысы бар: Айшәнен үз юлы, кыйбласы билгеләнгән. Ә синең юлын бөтенләй башка. Язмышлар үзгә сезнең Юкка баш ватма, егет, тынычлан!”
Ә бу вакытта Айшә, Айдарның чыкканын көтеп, коридорда озак йөрде. Бүлмәсенә керергә үзеңдә кыюлык тапмады. Горурлыгы комачаулады.
Таң беленер-беленмәс мәдрәсә бинасы кисәк кузгатылган умарта оясыдай гөжләргә кереште Бүлмә ишекләре туктаусыз ачылып ябылды, бина эче күпләгән аяк тавышлары, кычкырып сөйләшкән авазлар белән тулды.
Айдар, йокысыз, борчулы төннән сон чуен-.ай авырайган башын калкытып тыштагы авазларга колак салды. Тик берни дә аңларлык түгел иде Ә ыгы-зыгы көчәйгәннән-көчәйде. Айдар түзмәде, урыныннан торып монын сәбәбен белергә ниятләп коридорга чыкты.
Зур-зур сумкалар, чемоданнар, төргәкләр күтәреп коридор буйлап атлаучы бер төркем хатын-кызны күргәч, ишегалдында торган автобуска күзе төшкәч, Айдар барысына да бик тиз төшенде. Кырымлылар кайтыр юлга җыенганнар лабаса. “Кылт” итеп кичә Адиләләрне озата чыгарга вәгъдә биргәнлеге исенә төште. Әмма Адилә дә, Айшә дә китүчеләр янында күренмәде. Ул җиңел сулап куйды. Соңга калмаган икән әле. Бүлмәләрендә юлга җыеналардыр. Тизрәк шунда барырга кирәк.
Айдар кызу-кызу атлап Айшәләр бүлмәсенә юнәлде. Тик бераз баргач туктап калды.
Айшә белән йөзгә-йөз очрашачагын күз алдына китерүдән йөрәге атылып чыгардай булып тибәргә кереште.
"Нишләргә? Керергә — юкмы? Кергәч ни дияргә? Бер ай буе сөйләшмичә йөреп, хәзер озатырга килдем, димме? Кычкырып көлсә9 Синен ярдәмеңә мохтаҗ түгел дип өстәсә? Оятын кая куярсың. Юк, юк. мондый хурлыкны ул күгәрә алмаячак. Адәм көлкесенә калыр өчен генә анда керүнен хаҗәте юк”
Айдар бу уйлардан тәмам кәефе кырылып, борылып китәргә җыенды. Шул чак башында күңелен җилкендереп яна фикер калыкты.
Барысы да яхшы булачак. Шикләнеп торма Шушы минутта ук .Айшә янына кереп үзеңнең анардан башка яши алмавын, үлеп яратуың турында ачыктан-ачык әйтеп бир. Соңгы мөмкинлегеңнән файдаланып кал Тиз бул, ашык!”
Бу уйлар аны канатландырып җибәрде Күз аллары яктырыл киткәндәй булды. Кичекмәстән эч серләрен Айшәгә җиткерергә җыенып, бүлмә ишеген шакырга, дип кулын күтәрде. Тик өлгермәде, ишек ачылып китте һәм бусагада чемоданнар тоткан Адилә пәйда булды. Айдар, җинаять урынында тотылган угрыдай, кызарынды-бүртенде, ни әйтергә белмичә Адиләгә карады. Адилә исә шатланып елмайды.
— Айдар?! Ай, рәхмәт! Бик вакытлы йөрисен. Менә бу әйберләрне чыгара тор әле. зинһар, — диде дә, Айдар сүз әйткәнче, заш хәзер киләм. дип кабат бүлмәсенә кереп югалды.
Айдар ни эшләргә белмичә аптырап басып торганда, күрше бүлмәдән затлы пинжәген кигән Салих килеп чыкты. Ишек төбендә монаеп торган Айдарны күргәч, авызын ерып, мыскыллап сорау бирде
— Нәрсә, кертмиләрмени, браток9 Сонардын шул. анда синнән дә кыюраклар бар. Авызыңны ачып йөрмәскә иде Аннары бер кулын күтәреп
— Привет! — диде дә, кәс-кәс атлап, көлә-көлә китеп барды.
Салихның сүзләре агулы ук сыман йөрәгенә килеп катайлы Күз аллары караңгыланып китте. Ул үзенең максатына ирешә алмаячагын тәмам аңлап кулын селтәде дә, Адиләнең әйберләрен күтәреп урамга атлады
Адилә кире әйләнеп чыкканда Айдар бар дөньясын онытып кыхларнын багажын автобуска төяп ята иде. Ниһаять, барлык әйберләр дә урнаштырылып беткәч, кырымлылар шаяра-көлешә утыра башладылар. Адилә тиз генә Айдар янына килеп, беркемнән дә оялып тормыйча, битеннән ү-беп алды да, күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп салонга узды.
Автобус китәргә әзер иде инде. Шул вакыт кемдер Айшәнен юклыгын абайлап алды. Барысы да бергәләп Айшәне чакыра башладылар. Аларга шофер да кушылды озын итеп сигнал бирде.
Озак та үтмәде, бер төн эчендә сулыгып калган, әмма элеккегегә караганда да чибәрләнгән, сылуланган Айшә күренде.
Айдар мөкиббән китеп ана карады. Аннары үзе дә сизмәстән кызга талпынып куйды. Әмма Айшә аның бу омтылышын күрмәде, уйга чумган хәлдә, берни дә сизмичә, автобуска ашыкты. Айдар бераз икеләнеп торды. Шуннан сон бөтен кыюлыгын жыеп, Аишәгә эңдәшмәкче булып авызын ачты.
Ул арада ишектә Айшәнен әйберләрен күтәргән төрек егете Кемаль күренде. Айдарның тәне буйлап электр тогы үткәндәй булды, тамагы кипте, аяк астындагы жлр чайкалгандай тоелды. Ә Кемаль һәрвакыттагыча шаян елмаеп, кызу-кызу атлап, Айшә янына килеп басты. Алар нидер сөйләшә башладылар. Айдар бу күренештән бөтенләй башын югалтты: күңелен көнчелек хисе, өметсезлек биләп алды.
Ул аларга карамаска тырышып, читкә борылды “Менә эш нәрсәдә икән? Инде барысы да аңлашыла. Кемаль — анын егете бит," дип уйлады Айдар. Ул китәргә дә, китмәскә дә белмәде.
Шул вакыт Ксмальнын аңа эндәшкәне ишетелде.
— Айдар бәй, килегез әле монда
Айдар ишетмәгәнгә салышты. Анын Кемальны шатландырырга бер дә нияте юк иде
Автобус ишеге төбендә басып торган Айшә кара күзләрен тутырып, Айдарга карады. Айдар ихтыярсыздан башын борды Берничә минут бер- бсрсснә карашып тордылар Айшә Айдарнын янына килүен, саубуллашуын көтте. Тик Айдар каккан казык сыман урыныннан кузгалмады да
Айшә Казан егетенең бу кыланышын аңламыйча. авыр сулап куйды Автобустагы иптәшләре аны ашыктыра башладылар Айшә Кемаль белән саубуллашты да ишек тоткасына үрелде Тик кермәде Айдарга карап, ирен чите белән көлемсерәп нидер әйтте. Аннары сылу гәүдәсен туры тоткан килеш, горур кыяфәттә салонга күтәрелде
Ишек шапылдап ябылды. Автобус акрын гына кузгалып китте Ишегалдыннан олы юлга чыкканда Айдар тәрәзә аша соңгы тапкыр Айшәне күреп каплы. Айшәнен күз карашында рәнжү дә, сагыш та. гаепләү дә бар иде
Айдар гипнозланган кешедәй автобус тыкрыкка кереп югалганчы, артыннан карап калды.
Озатучылар әкренләп таралыштылар. Кемаль Айдар янына килде Аннары Айшә киткән якка карал, әйтеп куйды:
— Сез беләсезме, Айдар бәй, Айшә белән без күптәнге дуслар бит
Айдар тагын ни әйтер икән, дип башын күтәреп Ксмальгә текәлде Төрек егете бераз дәшми торгач, сүзен дәвам итте
— Сез. Айдар бәй, минемчә, бик зур хата ясадыгыз Сезнең өчен ж.ан атып йөргән гүзәл кызга хәтта “сау бул”да дип әйтмәдегез Ә бит Айшә сезне ярата иде.
Ул шулай диде дә кызу-кызу атлап үз юлы белән китеп барды
Моңа кадәр үзенә көнләш итеп санап йөргән Кемальнен соңгы сүзләре Айдарга аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте Ул үзе дә сизмәстән ыңгырашып куйды, тешләрен каты итеп кысты Чигәләренә чүкеч белән суккандай тоелды, бөтен тәнен хәлсезлек биләде. Ул ике кулы белән башын тотып, хәсрәткә чумды