Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Лирик сәүдәгәр
Сирәк урман. Түбән кояш юмарт. Алсу карда зәшәр шәүләләр.
Баеп калыйм әле iәмерлеккә булыйм әле лирик сәүдәгәр.
Кемгә кирәк төз нарат шәүләсе?
Йөрәк сизә аның төбендә бер хатынның бер ир иңнәренә куанычлы яше түгелгән.
Кемгә кирәк ап-ак каенныкы? Беләм, беләм. аңа сөялеп, мин синеке була алмам, дигән Яшь егетнең горур сөйгәне.
Менә монда нәфис миләшнеке.
Җаным тоя: аны сыйпаган бер чал шагыйрь, бүгенгәчә әнә тәлгәш-тәлгәш утлы сый калган.
Менә юкә. имән шәүләләре! Барысын да кояш турайткан! Алсу карга хисле шигырь булып, җыр юллары булып нур яткан.
Сатып алучылар күренмәде.
Күпме шәүлә калды үземә.
Мнн аларны сатмыйм, бүләк нтәм шигыремә төреп, сүземә.
Томаннар аша узган бар — ул болгана, кузгала, уйны әллә кайларга ук тартып торган эз кала.
Томаннар артында дөнья чистарактыр, яктырак...
Исә җил һәм кояш балкый... һәм каласың аптырап.
Томаннар аша чыккан бар, сулаган бар салкын дым. Эйяялый томанлы чакны — яшьлегемне — сагындым.
Туя алмыйм
Кешеләргә карап туя алмыйм, һич басылмый ләззәт сусыны. Куанычлар булып тула җанга һәрберсенең төсе, буй-сыны.
Гарип-горабалар җирдә юктыр, матурлыкта без бит игезләр — җитешмәгән яклар булса, ходай башка сыйфат биреп тигезләр.
Картлык ямьсез, диләр... Ялган! Ялган! Маңгай сырларына керәм дә, адәми зат түгел, кеше булып яшәү серләренә өйрәнәм.
Яшьлек тиле, диләр... Булсын! Булсын!
Шунда аның бөек акылы.
Йөрәк әзер тагын мең кичәргә яшьлек тилелеге аркылы.
Сабыйларны күреп яктырам мин — балкый, балкый күңел күкләрем. Ике кояш итеп кабул кылам ыштан кия торган ‘•битләрен’’!
Кешеләргә карап туя алмыйм, һич басылмый ләззәт теләгем. Басылмасын мәңге... Шуның өчен гомер биреп, ясак түләдем.
Нури Арсланов ка
Алмагачлар картаялар.
Алмалары сутлы һәм яшь! Шагыйрьнең дә чыны гына алмагачка лаек көндәш.
Инде күптән яңгыр тамчыларын кара иткәнем юк каләмгә. Күңелемдә ашкынудан шаша киләчәккә дигән сәламнәр.
Җиргә тигән яшыр кибә беләм.
Ләкин үлми. Туа яңадан гөл тажына кунган чыклар булып, томан, болыт булып яңара.
Шигырьләрем җормы, беркатлымы, аһ-зарлымы, саймы, тирәнме алар, алар киләчәккә сәлам, һәм аларда минем йөрәгем чәчәк ага, галәм дымы тисә...
Үз вакыты ләкин яңгырның...
Шуңа күрә янган каләмемә мин мең тапкыр күз-яшь яудырдым.
Күз оныта кайбер йозне, колак кайбер тавышны. Ләкин син һаман да матур, тик чак кына сагышлы.
Чәч оныта туган төсен, ә битләр шомалыкны. Моңа беркем дә шаккатмый син һаман чибәр, ныклы.
Гел оны га назлы сүзне, ә кочаклар җылысын. Моны бик тә азлар сизә гыштан олпат, олысың.
Үкыллы сүзләр сөйлисең, майтарасың зур эшләр... <•) бер көнне йөрәгеңне шик-шөбһә ала тешлән.
Барып көзгегә карыйсың бер үзгәреш чагылмый! һәм сизәсең оныткансың син елмайган чагыңны.
һәм көчәнеп елмаясың...
Кирәкмәс иде. юкса. Кеше ай-һай ямьсез икән елмаюын онытса.
Хәтер көне
Беркемгә дә хәтер сакламыймын... Барысын да саклыйм хәтердә... Мине таптап узган кара атның Тояк эзе сызлый хәзер дә.
Каты кулларымда чакта аның күбекләнеп чергән йөгәне, инде миңа тояк күтәрмәс дип, хаталанып күпме йөргәнмен?!
Ул таптады... Чәчрәп аккан каным Идел дулкыннарын аллады.
Егылулар гына коллык түгел, мин калыктым тотып калканны.
Минем өстән күпме яулар узды. Күпме күмде мине көл-болыт... Әй бүгенге мескен, мәңгегә от: яшәмәде татар кол булып!
Шуның өчен хәтер сакламый ул. Хәтерендә саклый барысын...
Ак айгырга менеп, ап-ак юлдан ак офыкка карап барышым.
Яфракларын өзмә көзнең — җаныма төшә сызлау. Коз - вакыт халәте түгел, җан хасияте — кызган.
Бәллүр савытка утыртып, туңдырма көз тамырын. Көз бит миндә чәчәк ата. көй сеңдерә, яңгырый.
Үз вакытын миндә көтә — купшылана, җитлегә, йөрәгемне азат итә тезгеннәрдән, читлектән.
ЯҢА шигырьлар
Коз булып дөньяга чыгам.
Ул - матур, якты, көләч. Тик җан сызлый, кулын сары яфракларыма тигәч.
Бәсле түгел җаным
Салкын карга карап күзләр туңды. Керфекләрем сынып төшмәсме? Сүрән кояш болыт артларында. Болытларның түше гел бәсле. Күләгәдә, көлсу карда торам, тездән батып, сулап сорылык. Бусы тыштан...
Ә эчкәре якта кайнар йөрәгемә орынып, бу сорылык кайнап кибә, бетә. Күңел күгем һәрчак кояшлы. Кояш нурларында, җылылыкта уй-хисемнең якты юл башы. Елмаюым сирәк балкыса да, еш батсам да моңга-сагышка, җаны бәсле кешедер бу диеп, уйлый күрмә, зинһар, ялгышма! Сүрән кояш посып яткан мәлдә болыт түше шулай гел бәсле. Мин күтәреп торам һәм җылытам авыр болыт тулы гөмбәзне.
Уйларның авырлыгыннан иелми башлар. Уйларыңнан курыкканда иелә алар.
«Дару исе сеңгән шигырьләр* циклыннан
Шом
Шом ул тәннең аңсыз уе.
Нишлисең бит. уйлана бәп-бәләкәй Үлем кергән җан яшәгән ояга.
Шом ул аңның сызлан) ы. Нишлисең бит. сызлана.
чәчәк кебек Өметеңә кырау open узганда.
Шом ул кешенең табигый киңәшче бәхәстәше!
Ләкин шомны җиңеп кенә кеше кешечә яши.
Мин хушлаша яздым әле сары урман белән. Янчыгымда булган ярый яман саллы түләм...
Мин яңадан басып торам тере салкын җиргә, куанычым ялкыныннан батып шыбыр тиргә.
Яфрак коела... Аңарга юл юк инде кире.
Тере туфрак күпме җанның мәңгелеге гүре?!.
Торкем-торкем кошлар күрәм шәрә урман аша.
Мин алар белән хушлашмыйм, бары — саубуллашам.
Илаһилык
Алга карап ният кормыйм, уфтанмыйм артка карап — икесе дә бүгенгемнең көчен урлаучы карак.
Миннән өстен, миннән көчле, минсез сүнгән һәм янган, минсез аккан, минсез каткан хәл хакында уйланам.
Яшәүме ул. мәхәббәтме, тормышмы ул. үлемме? Менә шушы халәтемдә илаһилык гөле мин! һәм акыллы, һәм матур мин, мин үле мин, терек мин мин ут белән, мин су белән, Җнр-Күк белән бер үк мин!
Мин дә ятам авыр уйлар уйлап... Тәрәзәдә көлсу яктылык.
Гомер янды. Көле күпләп калды.
Йөрәк тибә ләкин атлыгып, әйтерсең лә алда алтын капка! Әйе, капка! Үзем күрәмен. Уем белән мии үземне узып, шул капкага барып керәмен.
Җәннәт капкасы ич! Әйе. җәннәт! Артка чигә уем ашыгып...
Йа. алла, мин ул дөньяга түгел, бу дөньяга үлеп гашыйкмын!
Үз төшемә уянамын төн упкыны төбендә. Йөгереп китәмен. Кая? Кая булсын тегендә!.. Ә "тегендә" кайсы якта? Ул давылмы? Дөньямы? Ул җәннәтме, җәһәннәмме? Сорауда ятам янып. Ашкына җаным, ашкына... Җанның күзләре йомык. Барып җәһәннәмгә керсә, кем алыр аны йолып? Э “тегендә" оҗмах булса?! Мин калсам батып төндә?! Газаплы үкенечләрдән нишләрмен икән өндә? Үз төшемә уянамын. . Мии кая чакырулы? Йөрәгемдә башлана да, миемдә бетә юлым...
Аны. башы ярылгачтын, мин коткардым үлемнән. Колагыма рәхмәт акты пышылдаган теленнән.
... һәм миңа да янап алды берчак үлем элмәге...
Рәхмәт пышылдау чым хәтта килеп хәлем белмәде.
Ояладыр . Оялудан кими җанда шакшылык!
Мин аңа, оялтып, тагын эшлим бугай яхшылык...
Мин үземнән азат итмәм сезне аяк эзем Җирнең йөзенә төшми башлагач та... Юлыгырсыз юлыгызда үскән сүземә. Кагылыгыз шайтан таягына, тузганакның сөтен татыгыз, ромашкалар, күкчәчәкләр белән, күккә карап, аунап ятыгыз. Исерегез көлсу әремнәрдән, кычытканнар утын тоегыз, алабута, сарут, әрекмәннең орлыкларын җиргә коегыз. Кайберләре тырнар... Кайберләре арындырыр чирдән, ярадан. Чәчмичә дә үсә торган сүзләр булып калам сезнең арада