"ТУКАЙ"
өек татар шагыйре Габдулла Тукай исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алды. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы, кимсетелгәннәрнең яклаучысы, дини хорафатларга һәм караңгылыкка каршы торучы итеп яратты. Мәгърифәтчелек реализмы традицияләрендә тәрбияләнгән, татар мәдәниятенең иң демократик юнәлешенең вәкиле булган Тукай татар халкының беренче милли шагыйре иде. Ул шигърият телен хезмәт ияләренә якынайтты, әдәбиятны үз заманының иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә хезмәткә җикте. Тукай туры мәгънәсендә революционер түгел иде. әмма ул үзенең шигърияте белән халыкка хөрлек яулады, аның бөтен иҗаты өстеннәргә, хакимнәргә каршы протест булып яңгырады, мохтаҗлыкта интеккән авыл халкының һәм шәһәр ярлыларының тсләк-омтылышларын чагылдырды Тукай иҗаты татар дөньясы эчендә генә калмады, үзе исән вакытта ук аны бик күп төрки халыклар яратып укыдылар, совет власте елларында исә аның исеме бөтен Союзга танылды.
Тукайның татар мәдәнияте тарихындагы урыны рус культурасында Пушкин биләгән дәрәҗәгә тиң Аның иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр, аның шигырьләренә язылган җырлар һәр өйдә яңгырый, аның турында хикәяләр, повестьлар, поэмалар һәм пьесалар языла, аның иҗатын өйрәнүгә дистәләрчә диссертацияләр, йөзләрчә мәкалә һәм монографияләр багышлана, урамнарга, уку йортларына, колхозларга һәм театрларга аның исеме кушыла Татар халкының бөтен мәдәни тормышы Тукай исеме һәм иҗаты белән сугарылган
Әмма' Гаҗәп хәл: үз Ватанында һәм башка төрки халыклар арасында шулкадәр киң танылган һәм яратылган шагыйрьнең даны Абай яки Шевченко шикелле бөтен дөнья күләменә таралмаган Күпмилләтле әдәбиятыбыз тарихын яхшы белүчеләр генә аның исемен классиклар "обоймаСына кертәләр Ә ннде аның шигъриятенең идея-эстетик чыганакларын өйрәнүгә, минемчә, татардан башка милләт галимнәренең тотынганнары ла юк Мондый “гаделсезлек нең сәбәбе нидә9
Минемчә, моның сәбәбе бер рус телендә укучылар Тукайны бик аз беләләр.
Б
Аның шигырьләренең тәрҗемәләре (публицистикасы, фельетоннары һәм пародияләре турында әйтеп тә торасы юк) шагыйрь ижатынын рухын русча укучыга җиткерә алмыйлар. Алардагы шигъри нәфәсәтне һәм нәзакәтне милли төсмерләрне тәрҗемәчеләр биреп бетерә алмый, укучылар аларны шәйләми Татар галимнәре дә Тукай турында рус укучысына тәгаенләп хезмәтләр язмыйлар, анын исемен республика эчендә, болай да һәркем ана сөте белән Тукай сүзен йөрәгенә сеңдереп үскән жирдә, данлау белән чикләнәләр Минем белүемчә, Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итү буенча бер генә конкурс та оештырылганы юк.
Кабатлап әйтәм, Тукайнын үз Ватанында аның турында күп яздылар һәм язалар. Әмма ләкин шагыйрьнең тормышы, анын рухи биографиясе, идся-эстетик үсеше тулы бер төгәллек һәм эзлеклелек белән өйрәнелгәне, күзәтелгәне юк әле Дөрес, замандашларының истәлекләре сакланган, өлешчә генә булса да хатлары теркәлгән, кайбер кулъязмалары табылган һ. б. Шулай да бу юнәлештә әле эшлисе эшләр күп.
һәм менә, ниһаять, безнең алда — Тукайнын тормыш һәм ижат юлын җентекләп өйрәнүгә күп еллар багышлаган галим һәм язучы И. Нуруллин китабы Тукайның әһәмиятен чак кына булса да анлату ниятеннән бәян ителгән хәлләр яктылыгында бу китапның кыйммәте ачыграк күренә. Әгәр дә мин, И. Нуруллиннын китабы анын Тукай яшәгән чорны, аның даирәсен, шагыйрьнең омтылышларын, сөйгән һәм сөймәгән нәрсәләрен, көндәлек яшәешен тирәнтсн белүенә һәм аңлавына нигезләнгән дип әйтсәм, бу бөтенләе белән гадел булыр иде, әмма тулы булмас иде. Авторның каләменә куәт биргән көчле хис —шагыйрьне чиксез ярату, халыкнын аңа булган тирән хөрмәтен чагылдыра алу. Ләкин И. Нуруллин шагыйрьнең кайбер караш-фикерләренең чикләнгән булуын яшерми, моның Тукай яшәгән тарихи шартлар эчендә котылгысыз икәнен айлата, анын характерындагы бөек шагыйрь исеме белән ярашмый дип саналган сыйфатларын да төшереп калдырмый. Минем карашымча, бу китапның кыйммәте дә шунда ки. ул Тукайнын чын йөзен, үз йөзен гәүдәләндерә. Ышандыргыч документаль чыганакларга нигезләнеп алып барылган хикәяләү авторнын иҗади сиземләве белән баетыла, тулыландырыла Чөнки ул “уйланмалар” тарихи дөреслеккә каршы килми. Китапта Тукайнын гаять авыр, мохтаҗлыклар, физик һәм рухи сызланулар, төрле исемдәге, кыяфәттәге саламторханнарга каршы көрәш белән тулы тормышы бөтен дөреслеге, чынлыгы белән безнен күз алдына килеп баса Шагыйрьнен катлаулы характерын, даһиларча киләчәккә үтеп керә алуын, белеп яки белмичә эшләгән хаталарын аңлап тетрәнәбез Әсәрдә без Россиядә яшәгән милләтләрне уятып, аякландырып җибәргән 1905-07 елгы революция шартларында Тукан шәхесенең рухи үсешен, чыныгуын күрәбез
И Нуруллиннын китабы Тукай тормышы турында тәфсилле һәм эзлекле итеп матур язылган әсәр, әмма аның иҗаты турында монография түтел Әлбәттә, шагыйрь тормышы турында язылган китапта анын иҗатына мөрәҗәгать итмәү мөмкин түгел. Бу дөрес тә булмас иде Автор әсәрен ЖЗЛ (Атаклы кешеләр тормышы) сериясе таләпләрен истә тотып язган. Бу серия язучының тормышын тасвирлап, аны шәхес буларак гәүдәләндерүне таләп итә И Нуруллин әдәби проблемаларны гадиләштерми, шәхеснең иҗтимагый тормыш эчендә кайнап ижат итүенә, шул даирәдә, шул тарихи чорда яшәвен гәүдәләндерүгә төп игътибарын юнәлтә. Шагыйрь тормышының теләсә нинди вакыйгаларын, детальләрен, теге яки бу әсәрнең язылу тарихын бәян итү төп максатка —бөек шәхеснең рухи биографиясен, рухи үсешен һәм яшәешенең катлаулылыгын тасвирлауга буйсындырылган. (Жәя эчендә генә булса да әйтеп китим, авторның үзенең әсәрендә мондый купшы тәгъбирнамәләр юк диярлек) Тукайның бөеклеген һәм анын тарихи әһәмиятен анлауга, күзаллауга И. Нуруллин укучыны астыртын гына, әкеренләп алып килә: шагыйрьнен ижатын аз белгән укучыны да ул Тукай яшәешенең кызыклы, гаять дәрәҗәдә мәгънәле икәненә инандыра, әсәрләренең әһәмиятен ачып күрсәтеп бу ышанычны тагын бер кат ныгытып куя.
И Нуруллиннын хезмәтеннән һәм башка чыганаклардан без Тукайның кыска гомеренең вакыйгаларга бай булмавын беләбез. Бала чагында кулдан-кулга күчеп кангырып йөрүләреннән сон ул гомеренең ахырына кадәр төпләнеп Казанда яши. әлләни зур сәяхәтләр кылмый. Аның туган якларына кайткалавы, Әстерханда, Мәкәрҗә ярминкәсендә, Уфада, Петербургта булганлыгы, кыргыз даласында кымыз
эчеп ял итүе мәгълүм. Шәрскъ илләренә сәяхәткә чыгу хыялы тормышка ашмый кала Анын тормышында шаккатырлык зур вакыйгалар булмаган. Ул гаилә бәхете татымаган, үзен-үзс онытырлык зур мәхәббәт тотмаган Кунакханәнең кечкенә генә бүлмәсендә фәкыйрь генә яшәгән, үзенең кыяфәтеннән кимсенгән (кечкенә буйлы, ябык, төскә дә чибәр түгел), еш авырган һәм соңгы сулышына катар эшләгән. Ару-талу белән исәпләшмичә, сәламәтлеген саклау турында уйламыйча бөтен барлыгы белән эшкә чумган. Чөнки үзенең халык алдындагы бхрычын ижатының иҗтимагый әһәмиятен иртә аңлаган
Әйе, Туканның тормышында зур вакыйгалар күп түгел Ләкин шушы тышкы бертөрлелек эчендә анын куәтле акылы, көчле рухы, саф жаны бертуктаусыз хәрәкәттә булган Нәкъ менә шушы эчке, яшерен хезмәте ана, кыска гомерле булуына карамастан, бик яшьли килеш татар җәмгыятенең акыл иясенә, рухи юлбашчысына әверелергә мөмкинлек биргән Ибраһим Нуруллин китабынын үзәгендә — шагыйрь биографиясенең нәкъ менә шушы ягы.
Юлга-юл тәрҗемәсе ничек эшләнгәндер, әмма татарчасы буенча мин бу китапның тагын бер уңышлы ягын күрсәтергә тиешмен һичшиксез, бу китап гаять тирән белемле җитди галим һәм талантлы прозаик тарафыннан язылган Тәрҗемәсендә дә китапның бу сыйфаты саклансын иде
Китапның композициясе, хикәяләү рәвеше, Тукай яшәгән чорны, шагыйрьнен иҗтимагый әһәмиятен аңлату буенча минем тәкъдимнәрем һәм тәнкыйди фикерләрем юк (кайбер теләкләрем бар, аларны түбәндә күрсәтермен). Әмма кулъязмада төзәтелергә тиешле дип саналган урыннар юк түгел. Алар китапнын төп мәгънәсенә карамый һәм редакцияләү барышында төзәтелергә мөмкин
1. Моннан берничә ел элек, башкорт галиме Ә. Харнсовнын "Башкорт халкының әдәби мирасы" (1965) исемле китабы чыгу унаеннан кайбер шагыйрьләрнең кайсы әдәбиятка караганлыгы хакында шактый күңелсез бәхәс булып алган ндс Ә Харисов, мәсәлән, Габдулла Салихов, Гали Чокрыйларны башкорт әдәбиятына керткән иде Бу Татарстан галимнәрендә зур ризасызлык тудырды И Нуруллин бу китабында әлеге әдипләрне татар шагыйрьләре дип атый Минемчә, аларны икс тугандаш әдәбиятның уртак хәзинәсе итеп санасак, гадел һәм акыллы эш булыр иде Автор кырт кисеп, татар халык авыз иҗатында бәет дигән үзенчәлекле бер жанр бар, дип белдерә. Бу жанр башка халыкларның авыз иҗатларына да хас
2. Уральски мәдрәсәсендәге көнкүреш һәм гореф-гадәтләрне тасвирлауга багышланган урыннар яхшы язылган Аларнын Тукай кичерешләре һәм күзаллавы аша. аның гомеренең бер өлеше итеп бирелүе әһәмиятле Ә менә Сабан туе күренешләрен тасвирлау озынгарак киткән шикелле Татар әдәбиятында (мәсәлән Г Ибраһимов әсәрләрендә) Сабан туе вакыйгаларының һәйбәт тасвирлануын истә тотарга кирәк
3. Автор, "Тукайны 1905 — 07 еллар революциясе тудырды” дигән дөрес һәм төпле фикерне әсәрнең буеннан-буена алып бара Бу фикерне раслаучы фактлар күп китерелгән, ләкин, минем карашымча, И Нуруллин Россиянен Казаннан башка шәһәрләрендә, әйтик, Мәскәүдә, Петербургта, Бакуда һ б барган вакыйгаларның Тукайга тәэсиренә тиешенчә әһәмият бирми Шагыйрьнең либераль- конституцион иллюзияләрен аңлатканда да ижтимагый-сәяси һәм әдәби охшашлыкларга, аналогияләргә тукталганда әйбәт булыр иде Тукай бит рус телеңдәге легаль әдәбиятны гына түгел, И Нурурллин үзе үк әйткәнчә, яшерен әдәбиятны да укыган Шагыйрьнең әсәрләренә бирелгән анализ да бу чорда аны милли мәсьәләләр белән бергә ижтимагый-сәяси хәлләр дә борчыганын раслый Гадиләштермичә һәм "колагыннан тартмыйча" гына бу турыда да әйтергә иде
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, И Нуруллин бик кирәкле һәм бик кызыклы китап язган Бу китап Тукайны бик күп халыкларга танытыр, аңа карата урнашкан 'Таделссзлск"не төзәтү юлыңда җитди бер адым булыр