Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ ТАТАРДАН БАШКА ДУСТЫ ЮК


Мәүлет Үнлеҗаеклы — II Бөтендөнья татар конгрессында катнашкан кеше, бик милләт җанлы шәхес, ул сезне үзе эзләп табар. — дигәннәр иде безгә Истанбулдагы *Идел — / Урал* татар җәмгыятендә Кызык бу дөнья
1 А Казанда күрешеп булмаган иде Конгресс
\ кунагы белән язмыш безне Төньяк Кипр
' Терек җөмһүриятендә. Мәүлет әфәнденең
яшәгән, мал тапкан җирендә. Бөтендөнья төрки яшьләр көннәре барган төштә — «КЛ Гирнә шәһәре янындагы ял йортында *•_ очраштырды Хатыны Сәрвәт ханым белән
алар көнаралаш яныбызга килеп йөрделәр Мәүлет әфәнде белән аның мәрмәр һәм гранит җитештерә торган заводын. Лефкошадигы төрек һәм грек ягын бүлеп торган чик сызыгын багып гомумән, утрауның күренекле урыннары буйлап без — татар яшьләре — аның машинасында байтак җирләр гиздек Табигый ки. форсаттан файдаланып, күренекле милләттәшебез белән әңгәмә кордык
- Мәүлет абый, әңгәмәне дә конгресска мөнәсәбәтле сораудан башлыйк әле Сез аннан нинди тәэсирләр алып кайттыгыз17
— Минемчә, бу конгресс татар халкы, татар мохиты өчен бик әйбәт һәм файдалы булды кебек Белгәнебезчә татар халкы бөтен дөньяга таралган Австралиядә Америкада. Финляндиядә тагын әллә кайларда яши безнең милләттәшләребез Һәм алар, кайда яшәсәләр дә татар хәсрәте белән яналар, күңелләрендә татар өчен кайгыру, яну бар Мин дә Татарстанга килергә бик яратам Татар халкын яратам Үзем дә татармын Кальбем дә татар Йөрәгем дә татар Кипрда бер ялгыз башым татар булып яшәсәм дә гореф-гадәтләребезне, туган телне онытмадым. Өемдә — халкымның истәлеге буларак. — өчпочмак, пәрәмәч бөлешләр пешеп тора Балаларыма да сез — татар кавеменнән, татар икәнлегегезне оныта күрмәгез, татар милләтенә файдалы кешеләр булыгыз, сезнең өби-бабаларыгыз Татарстаннан чыккан — дип тукып торам Минем үземнең өти-өнием Оренбур ягыннан хатыным — Казан ягыннан Ике улым бар Урал — 18 яшьтә Әмрегө — 20 яшь тулды Икесе дә Америкада укый Урал Чикаго шәһәрендә бизнес һөнәрен өйрәнеп Әмрә Миниаполис университетында сәясәт факультетында белем ала
Соңгы вакытта безгә — Кипрга бизнес ясарга татарлар байтак килә башлады Әйбәт оланнар булды Казаннан. Чаллыдан Әлмөттән килүчеләр
шактый булды Мондагы университетларны бетереп киттеләр Күрәсез әлеге татарча бик шәп сөйләшмим Әмма, кыска гына арада телем шомарыр, дип уйлыйм Гафу итегез! Әйтәсе килгән иң зур теләгем шулдыр дөньядагы бөтен татарлар — яһүдлөр кебек — бер-берсе белән танышып белешеп торсыннар иде Хат язышып, телефон аша булса да хәбәрләшеп торулары, бер-берсенең адресларын белеп торулары кирәк Бөтен татарлар тугандыр Безгә яһүдләрдән үрнәк алырга, бер-беребезне хуплап, яклап торырга кирәк Татарстан — бөтен татарның Ватаны. Бөтен татар Татарстанны ярата Мин үзем Татарстанда биш тапкыр булдым Казанда, Әлмәттә. Чаллыда булырга туры килде Әнием, әтием Төркиягө Оренбурдагы Зубачы авылыннан килгән Үзем бирегә тугыз ел элек килеп төпләндем Хәзер әниемә 85 яшь. 63 ел күрми торганнан соң әниемне ата ватанына алып кайттым Ул бик шатланды
— Әниегез сезнең белән бергә яшидер инде?
— Әнием Төркиядә тора Апам белән бергә Тарсус шәһәрендә яши Безнең янда да тора алыр иде. билгеле. Тик хатыным да көн буе өйдә булмагач, витриналар бизәү бизнесы белән шөгыльләнгәч, аңа бер үзенә өйдә күңелсез булачак Күрәсең, картайгач, аралашу, сөйләшү ихтыяҗы тагын да арта төшә
- Сез үзегез мәрмәрне биредәге таулардан чыгарасызмы9
— Юк. мәрмәр, гранит Төркиядән. Италиядән килә Без кисәбез, эшкәртәбез Камин, кабер ташлары, офисларны бизәү, тышлау өчен плитәләр, паркетлар ясыйбыз Кирәк икән, нульдөн башлап төзеп бирәбез Миндә 50 кеше эшли.
- Сез беренче күрешкән көнне ук. татарның татардан башка дусты юк. диген идегез
— Әлбәттә, шулай. Бөтен дөньядагы татарлар берләшергә тиеш Берләшмичә булмый. Бөтен дәүләтләр беренче чиратта, үз милләтләрен яраталар. Беренчел мәсьәлә бу Кеше иң элек үзен кайгыртырга тиеш Үзеңне үзең кайгыртмасаң. башкаларның сиңа исе китми Милли яссылыкта да бу шулай Әйе. татарның татардан башка дусты юк Бөтен дөньяда шулай: гарәп гарәпне, яһүд яһүдне, инглиз инглизне ярата Әмма шунысы да бар татарның татардан башка дошманы да юк Чөнки һәр нәрсә үзебездән килә Моның өчен акыллы булмак, ягъни рухи мәгьнәвиятне олуг тотмак кирәк Әхлакны төшермәү кирәк Татар мәсьәләсен барча милләттәшләребез төшенерлек итеп аңлатасы иде. Кипрда мин берүзем Әмма кая гына барсам да, мин — татар, дип өйтөм Өемдә Татарстан әләме татар почмагы бар Кыскача гына әйткәндә, чыпчык чыпчык белән, карга карга белән очып тора. Табигатьтә бөтен кошлар шулай Җәмгыятьтә дә татарлар беренче чиратта татарлар белән аралашырга, аңлашырга тиеш Гореф-гадәтләребез ашларыбыз бер Эшләребез, телебез бер. Болай барганда, эшләр уңайга китәчәк. Бөтен дөнья татарлары Татарстанга куәт бирергә тиеш Татарларга да бөтен җиһанда әрмәннәр, яһүдләр кебек лобби корырга кирәк Бөтен дөньяга татар тавышын ишеттерергә белдерергә иде
- Бирегә «Азатлык» радиосы тавышы яки бездә күптән түгел генә оештырылган «Татарстан авазы килеп җитмиме9
— Юк шул. юк.
— Кипр проблемасы хакында ни уйлыйсыз?
— Дөреслек шуннан гыйбарәт дөнья сәясөсендә төрекләргә дошман күп. Төрекләрне христиан галәме яратмый. Бу — зур хакыйкать Мондагы греклар да. биредә төрекләр юк. мөселманнар гына бар. диләр. Мөселман дип әйтсәң проблем юк Төрекмен дисәң, проблем күп Алар сез төрек түгел, сез мөселман, диләр. Бөтен Кипр — грек ватаны, диләр Мондагы төрекләргә яшәргә ирек бирмәгәннәр. Бизнес юк. эшләргә эш юк Авылларда, төрле кара эшләрдә эшләргә мәҗбүр булганнар 1963 елда монда Макариус фетнә чыгара. Кайда төрек авылы булса, шунда бөреп кереп кешеләрне
асып, атып йөргәннәр. Хатын-кызларны, хәтта балаларны да кызганмаганнар. 1973 елны Рәүф Дәнкташ (хәзерге президент), безне анда мәсхәрәләп, юкка чыгарып бетерәләр, дип Төркиягә ярдәм сорап килә 1974 елның июлендә Никус Самсун Греция хәбиләренә таянып монда тәмам үз хакимлеген урнаштырмакчы була. Төркия белен Берләшкән Милләтләр Оешмасы арасындагы килешүгә нигезләнеп, утраудагы төрекләрне юк итүдән саклау өчен ике атнадан бирегә төрек гаскәрләре кертелгән Шуннан бирле утрауда кан коелышның булганы юк. Кипрның көньягында — греклар төньягында — төрекләр яши Хәзер бернинди проблем юк.
Кипрның бу ягында заводлар бик аз Шуның өчен диңгез, һава да грек ягыннан чистарак. Бер күлмәкне бер атна буе кияргә була Инглизләр алманнар монда килергә бик ярата Монда бер проблем бар Төче су аз 1998 елда бирегә Төркиядән чиста су китерә башлаячаклар
— Без машинада барганда юл буенда тырмаланган кырлар күрдек Анда ни үсә? Су санаулы булгач, иген дә уңмыйдыр
— Анда бодай үстерәләр. Ләкин мондый кырлар күп түгел Ходай бирсә, яңгыр яуса, бодай була Булмаган сурәттә, авыллардагы кешеләр, иген чәчкән идек уңмады, дип хөкүмәткә мөрәҗәгать итәләр. Хөкүмәт ярдәм бирә
— Димәк, биредәге төрекләр нигездә туризм хисабына яши9
— Дәүләт эшендә эшләүчеләргә Төркия акча түли Әйе, асылда акча шул туризмнан керә. Монда иң күбе 200 мең төрек бар. Грек ягында 800 мең кеше яши
— Сез Татарстанда биш мәртәбә булгансыз икән. Әйтегез әле базар икътисадына күчеп бетү өчен безгә нәрсәләр җитми?
— Анда барыл кайткач туганнарым, дусларым да сораштыралар анда ни карадыгыз, ни күрдегез? диләр Мин өйтөм анда булган нәрсә монда юк, монда булган нәрсә анда юк. Сездә шәһәрләрне планлаштыру әйбәт, юллар ярыйсы гына. Өйләрнең төзелеше бик әйбәт булмаса да. җылы су бар Өйләрне җылыталар Җәмәгать транспорты булу әйбәт Ләкин тиз генә такси тотыйм дисәң, такси юк Ресторан юк Отель юк Барын бар Тик аларда яхшы сервис, яхшылап хезмәт күрсәтү юк Монда күреп торасыз кушуың була, йөгереп йөриләр Мин Әлмәттө булдым Шунда бер зур ресторанга кердем Бер кыз сыра сатып тора Шешәле сырасы юк Кем банка алып килә, шуңа агызып бирә. Бер стаканга агызып бирегез әле дим Стакан юк. ди Монда кайткач сөйләген идем — кешеләр көләләр
— Сездә гражданлык алу кыенмы9
— Бөтен дөньядагы кебек биш ел монда торсаң, полис (полиция) белән проблем булмаса. сиңа паспорт бирәләр Кипр паспорты белен бернинди визасыз Төркиягә дә. Англиягә. Америкага да китеп була
— Төньяк Кипр төрек җөмһүриятен БМО танымый, диләр бит.
— Дөнья милләтләрен аңлау мөмкин түгел Танымыйм дип әйтәләр Ә мин Италиядән бирегә бик күп мәрмәр кайтарам Карар, күрер өчен дә бик күп кеше килә бирегә Танымагач, нигә киләләр?' Акчаң булса, бөтен дөнья танып тора Моннан бөтен дөньяга акча китә акча да килеп тора Ул лаф буш сүз. Ягъни тиҗарөт, сәүдә чикне белми Мондагы банкларны таныйлар Зур төрек Кипр банклары бар Акча төрек ягыннан Кипр ягыннан килде бит дип әйтмиләр Акчаң булмаса. проблем күп. Монннан кая теләсәң шунда билет саталар Алманиягә барасыңмы. Лондонгамы — теләсә кая оча аласың. Истанбул. Әнкара. Анталиягөме 15-20 минутка төшеп тора да. син теләгән юнәлешкә оча очкыч. Әйтик. Русиядөн бирегә туры юл юк Башта Истанбулга килесең дә. аннан икенче очкычка утырып китәсең Ә менә Америкадагы төрек һава юллары бирегә билет саталар Лондонда исә теләсе кайда сатып алырга мөмкин Иң проблемсыз дәүләт — Англия Монда инглизләр төрекләрдән күбрәк бугай Кая барсаң инглизгә юлыгасың Алар бу җирне бик яраталар Монда хәтта инглиз авыллары бар Таулар
арасында пенсиягә чыккан инглизләр яшәп ята. Аларга Лондонда акча күбрәк кирәк Биредә өй. җир сатып алалар.
- Диарның биредә яшәве сезнең өчен, хөкүмәт өчен файдалымы соң?
— Әлбәттә, файдалы Инглиэ-төрек мөнәсәбәтләрен җайга салу, йомшарту өчен әйбәт була Инглизләр яшәгәч, алар безгә әлләни басым ясый алмыйлар Аннан соң инглизләр монда торгач, аларның бирегә туганнары, дуслары, танышлары килә. Шулай итеп, җөмһүриятебезгә шактый акча керә Монда чабаннарның да иң яраткан акчасы — стерлинг, инглиз акчасы.
— Пенсиядәге инглизләр монда яшәгәч, димәк, аларның пенсия акчасы да туп-туры монда киләдер9
— Табигый ки. монда килеп тора, бездә өйләнешкә кереп тора Мин аларга өй салам, мәрмәр сатам Моның бөтен халыкка файдасы бар Күп акча китерә алар. Матур виллалар сатып алалар Рестораннарга килеп ашыйлар, отельләрдә яталар, казиноларда комарлы уеннар уйныйлар.
- Көньяк Кипр ягы сезне утраудан кысрыклап чыгарырга җыенмыймы соң?
— Чик буенда солдат булмаса. керерләр иде Монда Төркия һәм Төньяк Кипр Төрек җөмһүриятенең 40 мең солдаты бар. Эт өрер, кәрван йөрер, дигәндәй, ул яктан бер проблем юк
— Армиядә хезмәт итү мәҗбүриме9
— Әйе. ике ел хәрби хезмәт мәҗбүри Монда солдатлар бик әйбәт
— Сезнең улларыгызга да мәҗбүриме9
— Чит илләрдәге университетларда укучылар бер ай хәрби күнегүләр үтсә, шул җитә Ә үзебезнең университетларда укучылар укып бетергәч 8 ай мәҗбүри хезмәт итә. Читтә укучылар безгә яхшы сыйфатлы белем, югары технология алып кайталар Шуңа күрә, аларның читтә укуы безгә бик файдалы.
— Кабат татар мәсьәләсенә кайтыйк әле Милләтебезне күтәрү өчен иң беренче чиратта Сезнеңчә нәрсәләр эшләргә кирәк?
— Иң өүвөл. әйткәнемчә, татарларның үзләрен сөюләре кирәк Беренче тапкыр Казанга очам Янымда Татарстанда дәүләт вазифасында эшләүче бер зур кеше утыра Татарча сөйләшеп барабыз Шунда самолетта хезмәт итүче кызлар яныбызга килде. Ул миңа, татарча сөйләшмә, алар безне аңламас, урысча сөйлә, ди. Мин урысча белмим, дим Белгән кадәр татарча сөйләшәм, дим. Мин татармын Нигә татарча сөйләшүдән куркып торырга?! Бу бит татар самолеты. Татарстан Ватанында татарча сөйләшүдән куркып тору — җегетлек түгел. Татарлар татарлар белән сөйләшеп, аралашып торырга, бердәм булырга тиеш
— Сез — эшкуар кеше Соңгы елларда татар эшкуарлары белән аралашасыздыр Намуслы кешеләр күбрәк очрыймы, намуссызлары да шактыймы9
— Кызганычка каршы, намуссызлары да шактый. Кирәк санасагыз кайберләренең исем-фамилияләрен дә атый алам Кешеләр аларга эшләп акчаларын түләмәү, качып китү очраклары да бар Татарлар зур милләт яхшы, чиста милләт, дип әйтәсең. Татарлар нигә болай дип дәгъва белдерүчеләр булды миңа. Бу зур проблем булды минем өчен Болай килеп чыкмасын өчен, татарлар безгә дөрес кешеләрен җибәрсеннәр иде Дөрес, гадел эшләргә, маҗарасыз эшләргә кирәк Минем монда заводым бар. кешеләр белән эшлисем бар. иҗтимагый мөнәсәбәтләрем бар Боларның бозылып, пычранып китүе бар бит. Татарларның иң өүвөл намуслы, дөрес кешеләр булуы кирәк. Зур мәсьәлә бу.
— Казанда Сезгә ниндидер уртак эш тәкъдим иткән булганнар икән
— Анда да күп проблем булды. Миңа Казанда биш исерек урыс бирделәр дә зур заводларда йөрттеләр Мин Казанда мәрмәр заводы кормакчы идем. Кая барсаң да яңа эш башланганда дәүләт ярдәм итә Чөнки мин аңа акча китерөм. технология китерәм Кипрда да шулай булды Казанда исә миңа буш завод мәйданнарын күрсәттеләр Әмма аренда өчен бик зур акча — айга 150 мең доллар сорадылар Завод бик пычрак бөтен җирдә күгәрчен, карга Ә монда без аренда өчен аз акча түлибез Тора- бара ул үзе безнең җир булып китә Намуслы дөрес кешеләр кирәк Татарстанда бизнес, уртак эш хакында сөйләшер кеше күрмәдем мин Юк киләләр дә китәләр Тиз-тиз генә Бер-бер мәсьәлә хакында сөйләшер кеше юк. Беркем тыңламый, беркемгә кирәкми Татарлар да кирәкми татарга да кирәкми булып чыга. Урларга килүчеләр дә булды Кем килгәнен миңа сөйләп торалар Телефон ачыл, белешеп торам Монда да мафия күп Наташалар да (Русиядөн килгән фөхишәләрне биредә шулай дип атыйлар — Р М .) байтак монда
— Казан татарлары бик үк ошап бетмәде, димәк9
— Казан татарлары, шәһәр кешеләре бик үк чиста түгел Бөтен дөньяда шәһәр кешеләре бозылып китә Зур шәһәрләрдә кешеләрдәге шәхсият, әхлак, кешелеклелек бозылып китә Форсат чыккач ниндидер файда алып калмакчы булалар Ә менә авыл кешеләре андый түгел Беренче мәртәбә әниемнең туган авылына — Оренбурдагы Зубачы авылына кайтуым әле дә күз алдымда Бер урыс шоферы бирделәр Машинасын юньләп карамаган, юлны белми Сораштыра-сораштыра торгач, көчкә генә кайтып җиттек инде Ә менә Зубачыда бик яхшы каршы алдылар Беренче булып капкасын каккан кеше үк кочак җәеп каршы алды Мин мосафир Кипрдан кайттым, дим Син кайдан булсаң да, юлаучы, карының ачкандыр, кибеккәнсеңдер дип абзый кеше килененә тиз генә чөй куйдырды Йомшак, чиста урын-җир әзерләп йокларга яткырды Туганнарымны эзләп йөрергә соң төн җиткән иде Бу яхшы карт — Шакир абзый икән Икенче көне туганнарымны да эзләп таптым Әмма хәзер кайткан саен иң беренче булып Шакир абзыйларга кагылам Туганым кебек якын ул миңа Икенче кайтуымда исем китте (мин аңа гаиләбез сурәтен бүләк итеп биргән идем) рәсемебезне өй диварына үз туганнарының рәсемнәре янына элеп куйган Син хәзер безнең иң якын туганыбыз булдың инде, ди Шакир абзый Мондый кешеләрне ничек яратмыйсың, ди?1
— Безнең якларга кабат кайчан килмөкче буласыз?
— Әлмәттә Марсель Зиннөтуллин дигән кеше бар —беләсездер Милли хәрәкәттә ул яхшы мәгълүм кеше 1998 елның сабантуена хатыным белән аларга кунакка кайтмакчыбыз Ул бик чакырды Аннан авылга да кайтып килергә исәп
Әңгәмәдәш - Рәшит МИНҺАҖ.
Казан — Кипр — Казан