Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сал


Нинди генә елга юк Уралда? — Бусы исә кырыс холыклы. Ярга ятып ташлар черем итә, Тик дулкыннар боза тынлыкны.
Агым көчле. Үз юлында яткан Күксел комны тырнап актара. Сал чайкала. Шашкан чал дулкыннар Сыламакчы безне как ярга.
Бөтерелә сулар. Чоңгыл тарта. Безнең арттан кала ак күбек. Сал үртәлми юк-бар борчуларга. Ул бит горур — агач тау кебек...
Көннәр килеп көнгә ялганалар.
Зәңгәр төннәр төнгә тоташа. Без үзебез суның уртасында. Тик үтәбез кебек ут аша.
Керфекләргә татлы йокы кунмый. Ял иткән юк йомшак урында. Йөрәкләрне өмет савыктыра.
Җанга килеп шөбһә сырыла...
Гомерләр дә безнең сал шикелле — Еллар агымында тора нык.
Кыяларга бәрелсә ул әгәр, Көннәр китәр кинәт таралып...
Күкрәгемә бөркет оя корды.
Йөрәгемне бирдем тураклап: Горурлыгын миңа мирас итеп Очып китте беркөн еракка.
Күкрәгемә былбыл оя корды. Нурлар белән торды туенып. Талпынды да беркөн очып китте. Моңы калды җанда уелып...
Бөркет горурлыгы, былбыл моңы Юлдаш миңа гомер итәргә. Горурлыгым тауны тезләндерә. Тезләнгәнне — моңым күтәрә.
Мосафир
Унҗидедә ерак юлга чыктым. Бер кыерчык икмәк биштәрдә. Тауга мендем, үзәннәргә төштем. Икмәк бетте инде нишләргә? Көтүчеләр дәште үз янына. Кайнар көлдән чыкты бәрәңге.
Хуш нс бөркеп торган яфрак чәен Санларга мин шуннан өйрәндем. Миңа таба күпме юлчы килде. Бәгъзеләрнең хәле чамалы.
Кемдер миңа сәлам биреп узды. Кемдер миннән сәлам алмады Барган юлым такыр булмады шул. Абынып мин күпме аксадым?
Җәяү йөрү ләкин җнләтмәде Алда булгач куйган максатым... Мин мосафир...
Гомерем буе барам.
Юллар, сынап, мине екмады. Җәяүләп мин Айга менәр идем. Салынмаган ләкин сукмагы...
Тамыр
Нәни генә тамырбыз бит юкса. Э юлыксак, ташны тишәбез. Тирәгебез күккә ашсын өчен һаман тнрәнгәрәк төшәбез...
Газиз туфрак!
Сөен туеп булмый, Снн терәк тә безгә, көч тә син. Сугарабыз татлы сутың белән Ил-тнрәкнең яшел кәүсәсен...
Ерак киткән саен, ныграк тоям Еллар авырлыгын иңемдә: Йә мамыктай җиңел, Йә тегермән
Ташы кебек алар — кимендә. Мактап мине очындырмый еллар, һәм көлмиләр юкка мыскыллап. Көннәремнең комын юа Вакыт, Алтыннарын җыя мыскыллап...
Язмыш язганының булыр Дөресе, хаклысы да. Кемнәрдер яшиләр әле Сүнгән дан яктысында.
Язмыш язганының булыр Ялгышы, хаксызы да. Гомерләр учакка яккан Чи утын кебек сыза...
Имән белән каен янәш Бер-берсен сүзсез аңлый. Тик буй җитми — бер-беренә Үрелеп сыеналмый...
... Мине юри шул Имән һәм Сине шул Каен итеп Яраткандыр, ахры. Ходай, Бетми буебыз җитеп.
Үсәбез...
Башларны башка Куярбыз — теләк көчле! Шунда да арага яшен Атылып керер төсле...
Кемгәдер каты бәрелсәм Җаныма тапмыйм урын. Тәмугта янам шикелле Юньләп яшәмәс борын. Җирне яшәрткәндәй булам Эшләсәм бер яхшылык. Гөнаһларны ярлыкатып Кайтканмын күк хаҗ кылып.