Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОРХОН ЯДКЯРЛӘРЕ

Безнең эраның VI йөзе урталарында, (ягъни 545 — 551 еллар тирәсендә) хәзерге Төньяк Монголия биләмәләрендә төрки кабиләләрнең ( күк төркләр"нен) зур дәүләт берләшмәсе — Беренче Төрки каганат барлыкка килә. Беренче’ дигәннән, төркләрнен шуна кадәр үз дәүләтләре булмаган микәнни дип уйларга ярамый, әлбәттә. Андый дәүләтләрнең безнең эрага кадәр дә. яна эраның алдагырак гасырларында да яшәгәнлеге тарихтан яхшы мәгълүм. Әмма ул дәүләтләрнең һәм .зларны төзегән кабиләләрнең исемнәрендә "төрк' атамасы ул чакларда әле кулланылмаган Борынгы төрки телдә "түрк” сүзе "көчле, куәтле" дигән мәгънәне белдергән (4.599) ' Беренче тапкыр бу исем белән V йөздә тарих аренасына чыккан Ашина : ыруы кешеләрен атый башлаганнар һәм ул тора-бара этноним (халык исеме) булып әверелгән Беренче Төрки каганатка нигез салучылар һәм ике гасыр буе аның белән идарә итүчеләр шушы Ашина ыруы вәкилләре булганнар
Үзенең беренче каганнары Бумын*. Истәми* һәм аларнын дәвамчылары үткәргән уңышлы хәрби походлар нәтиҗәсендә Төрки каганат VI гасыр азагына гаять зур. куәтле империя булып әверелә Аның чикләре, көнчыгышта Корея култыгыннан башланып, көнбатышка Каспий диңгезенә кадәр сузылган булалар Хәлбуки, үзеңдәге эчке каршылыклар нәтиҗәсендә, VII йөз башында дәүләт ике өлешкә — Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганатларга аерыла Озакламый Көнчыгыш каганат, үзенсн мөстәкыйльлелеген югалтып, 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.
679 елда төркләр Кытайга каршы зур восстание күтәрәләр, ләкин ул рәхимсез төстә бастырыла. Әмма төркләрнен бәйсезлек өчен көрәше монын белән тукталып калмый Восстание җитәкчеләреннән берсе — .Ашина ыруыннан чыккан, нәсел буенча тутун* дәрәҗәсен йөрткән Котлыг* тауларга качып котыла һәм үз тирәсенә яңадан гаскәр туплый башлый Ул үзенең якын ярдәмчеләре итеп Кытайда белем алган һәм. димәк, дошманның көчле һәм йомшак якларын яхшы белүче кешеләрне билгели Котльп- каган дип игълан ителә Шул вакыттагы йола буенча, каганлык дәрәҗәсе алган чагында аңа Илтәриш (Ил жьпочы) дигән яна исем бирелә Үзенең зирәклеге, хәрби эшкә осталыгы белән танылган Таньюкук* каганның төп киңәшчесе итеп билгеләнә.
Илтәриш армиясе Кытай гаскәрләре өстеннән берничә зур жинү яулый, төркләр үзләренсн дәүләт бәйсезлсгсн торгызалар. Икенче Көнчыгыш каганат Илтәриш каган, анын энесе Капаган* каган. Илтәришнсң уллары Билгә* каган, Күл тәгин* баһадир, санап узылган каганнарның өчесенә дә кинәшче, бер үк вакытта күп кенә
1 Җәяләр эчендәге саннарның беренчесе сылтама ясалган хезмәтнең мәкалә ахырында бирелгән әдәбият исемлегендәге (алфавит буенча) тәртип номерын, ә икенчесе — аның безгә кирәкле битләрен белдерә.
2 Йолдызчык (’) куелган сүзләргә азакта искәрмәләр бирелә сугышларда яу башы булган Танъюкуклар җитәкчелегендә икенче Төрки каганат яңадан үзенең элекке данын һәм куәтен кайтара, кин халыкара танылу таба Әмма Күл тәгин һәм Билгә каганнын вафатларыннан сон (731. 734 еллар) аларнын варислары атиләренен эшен лаеклы дәвам иттерә алмыйлар. Уйгурлар һөжүмс нәтижәсендә 745 елда Көнчыгыш Төрки каганат дәүләт буларак яшәүдән туктый
Төрки каганат чорыннан күп кенә кыйммәтле мәдәни һәйкәлләр сакланып калган Борынгы төркләрнен фәнгә мәгълүм булган беренче әдәби әсәрләре нәкъ әнә шул вакытта иҗат ителгәннәр. Алар рун (чөй) хәрефләре белән мәрмәр стелаларга* чокып языла торган булганнар. Сүз атаклы каганнар, гаскәр башлыклары алып-баһадирлар истәлегенә багышланган ташъязмалар ул замандагыча әйтсәк, ■бәнгүташлар' (мәңгелек ташлар) хакында бара. Башлыча Орхон елгасы һәм анын кушылдыклары бассейнында тупланганлыктан, аларны "Орхон ядкярләрс дип атау кабул ителгән. Күл тәгингә. Билгә каганга һәм Таньюкукка багышланган язмалар күләм, эчтәлек, әдәби эшләнеш җәһәтеннән аеруча зур әһәмияткә ияләр
Башта бу ядкярләрнен тышкы күренеше һәм алардагы язмаларның эчтәлеге турында кайбер мәгълүматлар биреп узу урынлы булыр
Язулы стслалар мәрхүмнәрне күмү корылмалары җыелмасына кергәннәр Бу корылмалар үзләре дә борынгы архитектура, сынлы һәм бизәү сәнгатьләренең гүзәл үрнәкләре булып торганнар. Күл тәгин һәм Билгә каган хәзерге Улан-Батыр шәһәреннән 400 чакрым көнбатыштарак — Кокшин-Орхон елгасы ярында күмелгәннәр
Орхон ташъязмалары фән дөньясы өчен озак заманнар билгесез булып кала килгәннәр, бары тик 1889 елда гына себсрнс өйрәнүче Н.МЛдринцсв Кокшин- Орхон үзәнлегендә ниндидер сәер тамгалар төшерелгән мәрмәр стелаларга килеп юлыга. Болар Күл тәгинне һәм Билгә каганны күмү корылмаларынын хәрабәләре булып чыга
Н.М.Ядринцев артыннан ук Орхон буйларына фин һәм рус археология экспедицияләре килеп җитә, стелалардагы язуларнын эстампажлары һәм фоторәсемнәре эшләнә 1891 елгы рус экспедициясенә атаклы тюрколог академик В В Радиол җитәкчелек итә. Ниһаять, 1958 елда биредә Чехословакия һәм Монголия Халык республикасының Берләштерелгән экспедициясе эшли, чех археологы Иисл борынгы корылмаларның шактый ук җентекле тасвирламасын да язып калдыра И В Стеблсва һәм Я Н Гумилев хезмәтләрендәге мәгълүматларга нигезләнеп, Күл тәгиннсн җеназа комплексын болайрак күз алдына китерергә мөмкин (14 149 — 150; 3 328 — 329)
Корылмалар салынган 80x40 м зурлыгындагы мәйдан көнчыгыштан көнбатышка табан сузылган. Ул кирпеч белән түшәлгән һәм 2 м тирәнлектәге чокыр белән уратып алынган Чокыр артында — кирпеч (яки балчык) дивар Ул чирәп белән ябылган, штукатурланган һәм агартылган булган
Мәйданы керү урыны көнчыгыш якта урнашкан (Ул төштә чокыр казылмаган ) Капканың икс ягында — бср-бсрсснә карап торучы икс мәрмәр тәкә сыннары Бсраг эчтәрәк мәрмәр ташбака аркасына куелган язулы стела торган. Гоман кылынганча. бу стсла чирәп белән ябылган павильон эчендә булган
Мәйдан уртасында 10,25 х 10,25 м зурлыгындагы җеназа сарае калкып торган /Уның диварлары штукатурланган һәм тышкы яктан кызыл буяу белән төшерелгән орнаментлар, сылап ясалган аждаһа сурәтләре белән бизәлгән булган Эчке яктан исә диварлар Күл тәгиннең батырлыкларын гәүдәләндергән фрескалар* белән капланган булганнар Сарайнын чирәп түбәсен таш нигезләргә куелган 16 агач багана күтәреп торган Сарай уртасында эчке дивар белән әйләндереп алынган гыйбадәтханә булып, анда Күл тәгиннең һәм .гнын хатынының мәрмәр сыннары куелган булган Археологик эзләнүләр барышында Күл тәгин сынының башы табылган Бу баш канатларын җәйгән бөркетне сурәтләүче биш калканчыктан торган тиара* кидереп ясалган булган
Павильоннан җеназа сараена илтүче аллеянын икс ягы буйлап табигый зурлыктагы кеше сыннары тезелеп киткән. Болар, гүяки, зур түрәләрдән 1»әм хезмәтчеләрдән торган шәрәфле каравыл булган.
һәйкәлдән көнчыгышы таба, икс саф булып, таш балба-глар* чылбыры сузылган Алар барысы (һәр хәлдә, сакланып калганнары) Күл тәгин ячзд Һалжк калган дошманнар санынча — 169. __
Инде ян.гдан ташбака өстендәге язулы стелага әйләнеп кайтыйк Ул биеклеге 3 метрдан озынрак булган кисек пирамида формасында эшләнгән Анын югарыгы алеше аждаһалар белән чорнап алынган бишпочмаклы галкаи раасшен» башкарылган
Стелага Күл тәгин хөрмәтенә руник текстлар — Кече һәм Зур язмалар һәм эчтәлеге белән аларга тәңгәл булмаган кытайча текст чокып язылган.
Энесе Күл тәгин вафатыннан соң 3 кенә ел яшәгән Билгә каганның женаза корылмалары да нәкъ шушы рәвешчә салынган булганнар.
Таньюкук ядкярснә килсәк, ул 1897 елда Улан-Батырдан 60 чакырым читгәрәк Орхон елгасы кушылдыгы Толанын ун ярында табыла. Аны ачу бәхете Казанда белем алган, соңыннан ире (тарихчы, археолог, этнограф ДА.Клеменц) белән бергә себергә сөрелгән Елизавета Николаевна Клемснцка насыйп була. Каганнар нәселеннән булмаганга күрә. Таныокукнын мемориаль һәйкәле бераз тыйнаграк итеп эшләнгән Ана багышланган руник текст жиргә казып утыртылган туры почмаклы ике таш баганага чокылган.
Мемориаль хроника характерындагы һәм шактый зур күләмле бу язмаларда күк төркләр империясенең оешу һәм яшәү тарихы, ул оештырган хәрби походлар, атаклы шәхесләрнең батырлыклары тәс|)силлс төстә, зур әдәби осталык белән бәян кылына. Күл тәгин, Билгә каган эпитафияләрендә хикәяләү Билгә каган исеменнән алып барылса да. аларнын авторы төгәл билгеле. Ул — каганның туганнарыннан берсенең улы Йолыг тәгин. Бу хакта язмаларның үзләрендә берничә кат искәртслә Мәсәлән. Кече язма мондый сүзләр белән тәмамлана: "Бу битиг битигмә атысы Йолыг тигин" (15.74). Ягъни: бу язманы язучы анын бертуганының улы Йолыг тәгин
Дүртенче язмага килсәк, анын авторы Таньюкук үзе булырга тиеш, дип саныйлар, һәрхәлдә, ядкяр аның кушуы буенча һәм хәтта анын җитәкчелеге астында әзерләнгән булырга ошый. Моны "Түрк Билгә каган илиңә бититдим бән билгә Тонукук" (15.93) — ("төрк БИЛГӘ каган халкы өчен яздырдым, мин — зирәк Таньюкук") дигән юллар күрсәтеп тора. Вакыйгалар да Таньюкукнын үз исеменнән сөйләнәләр.
Ядкярләр арасында Күл тәгиннси Зур язмасы эчтәлегенең аеруча тулы булуы белән аерылып тора. Анда барысы 53 руник юл бар. Ә һәр юл. үз чиратында, берничә җөмләне эченә ала. Борынгы төрки әдәбият буенча танылган белгеч И В Стеблова мондый җөмләләрнең төп бер фикер тирәсенә оешуын күрсәтеп үтә һәм аларны аерым шәлкемнәр (цикллар) дип атый Әсәрнең композициясе һәм эчтәлеге турында галимә нәкъ менә шушы шәлкемнәргә таянып сөйли (15.8-9).
I-JV шәлкемнәр төркиләрнең иң борынгы тарихына* багышлана. Ташъязма: “Үзе кәк тәңри асра йагыз йир кылындукта әкнн ара киши кылынмыш" (Өстә — зәнгәр күк. аста көрән җир барлыкка килгәч, ике арада кеше пәйда булды) дигән сүзләр белән башланып китә. Кешеләр белән җитәкчелек итү өчен тәхеткә Билгә каганның ерак бабалары Бумын каган һәм Истәми каган утыралар Алар зирәк һәм батыр каганнар булалар, дүрт яктан янаган дошманнар өстенә күп тапкырлар яу чабалар, күп илләрне һәм халыкларны буйсындыралар. Бәкләр һәм халык каганнарга турылыклы була. Күк төркләр империясенең куәтле, бердәм дәүләт булуынын сәбәпләрен язма авторы әнә шунда күрә.
V-X шәлкемнәрдә Төрки каганатның Бумын һәм Истәми каганнар вафатыннан сонгы хәле сурәтләнә. Алар урынына тәхеткә утырган каганнар билексез һәм куркак булып чыгалар, бәкләрнең һәм халыкның каганнарга турылыклыгы какшый Моннан табгач (кытай) халкы бик оста файдалана, күк төркләр дәүләте үзенен мөстәкыйльлеген югалтып, кытай хакимияте астына эләгә Бу коллык 50 ел дәвам итә, төркләр берничә мәртәбә баш күтәреп карыйлар, әмма рәхимсез җиңелүгә дучар булалар.
X! шәлкемнән Күл тәгин һәм Билгә каганның әтисе Котлыг ханның тарихы бәян ителә башлый Котлыг үз тирәсенә көчле гаскәр туплый. Ул каган дип игълан ителә һәм үзенә Илтәриш дигән исем ала. Илтәриш армиясе кытай гаскәрләре өстеннән берничә зур җинү яулый, төрки каганатнын бәйсеълеге торгызыла. Хикәяләүнең бу өлеше XV шәлкем белән төгәлләнә.
XVI-XX1V шәлкемнәрдә Илтәришнен энесе Капаган каганнын күк төркләр дәүләтен ныгыту һәм үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге, ул оештырган хәрби походлар турында сүз бара Бу бүлектә күк төрк халкына тәүбә кылырга, үкенергә өндәп мөрәҗәгать иткән юллар бар. Чөнки аның гаебе буенча буйсындырылган халыкларның баш күтәрүенә юл куела Шунын нәтиҗәсендә каганат язмышы яңадан кыл өстеңдә кала, ә Капаган каган һәлак була.
XXV-XXX шәлкемнәр Билгә каганга (Могиланга) багышланганнар Монда нигездә ул оештырган хәрби походлар, ул яулаган зур жинүләр санап чыгыла
Ниһаять, XXX шәлкемнән (төгәлрәге анын икенче яртысыннан) хикәяләү Күл тәгиннен үзенә, каһарманның тәрҗемәи хәленә күчеп китә, ул катнашкан күп санлы сугышлар, аның күрсәткән батырлыклары бәян ителә Зур язманың соңгы XLIX-LI1I шәлксмнәрс Күл тәгиннен куй елының 9 ае 17 көнендә 47 яшендә “очуы" (үлүе), анын өчен гомуми сыктау-хәсрәтләнү, баһадирны күмү йолаларында бик күп илләр һәм халыклардан вәкилләр катнашуы, алдан Маймыл елынын 7 ас 27 көнендә анын җеназа сарае изгеләштерелүс турында хәбәр итү белән тәмамлана (Хәзерге ел исәбе буенча бу 731 һәм 732 елларга туры килә.)
Орхон ядкярләренең жанрын, гадәттә, мемориаль хроника дип билгелиләр, ә С.Г Кляшторный аларны хәттә “Төрки каганатның давыллы тарихы елъязмасы" итеп саный. Дөрес, ул үзе үк күк төркләр дәүләте тормышының ядкярләрдәге сурәтләнеше һәм чыннан да булып узган тарихи вакыйгалар арасында шактый күп ярашмаулар булуын да күрсәтеп үтә (11.43.90.91,136). Кайбер тикшеренүчеләр хаклы рәвештә бигслсп узганча, хикмәт шунда: бу ташъязмалар тарихи-докумситаль чыганаклар түгел, ә әдәби әсәрләр. "Бу ядкәрләрдә”. — дип яза Х.Күроглы — бар нәрсә дә эпос стилендә бирелгән.. Хикәяләү тарихи материалга нигезләгән, әмма вакыйгалар эпик планда дәлилләнгән: жцңү вакытларындагы тантаналылык, батырларның үлеме өчен сыктау, аларның хәрәкәтен күпертеп сурәтләү, кабатлау, эпитетлар, чыгыштырулар — барысы да, тарихи хроникадан бигрәк, эпос турында сөйли" (12.43) Шик юк ки, Йолыг тәгин дә, Таньюкук та зур әдәби талантка ия булганнар, шул чордагы язмачылык кына түгел, бәлки фольклор традицияләрен дә яхшы белгәннәр И В.Стсблева Күл тәгингә һәм Билгә каганга багышланган текстларга бу каһарманнар тирәсендә элегрәк туган героик жырларнын тәэсире зур булгандыр дигән кызыклы фикер дә әйтә (14 8)
Чыннан да, сюжетларының генеалогик принцип буенча корылуы (хакимлекнен бабадан атага, атадан улга күчүе), гомумхалык мәнфәгатьләре, ил язмышы проблемаларын күтәрүләре белән үк орхон язмалары төрки эпос әсәрләренә бик аваздашлар Мәсәлән үз дәүләтчелеген югалтып. Кытайга коллыкка төшкән күк төркләрнең аянычлы-үкенечле хәлен тасвирлаганда яки халыкка киләчәктә уяу, бердәм булырга чакырып мөрәҗәгать иткәндә, авторлар әсәрнсн эмоциональ көчен, күтәренке аһәңен арттыру өчен риторик сорау, эндәш һәм өндәү1 кебек стилистик фигураларны еш кулланалар
Түрк кара камыг будун анча тимнс
Иллиг будун әртим
Илим әмти каны
Кәмгә илиг казганурман тир әрмис
Кагаилыг будун әртим
Каганым каны
Нә каганка исил күчиг бирүрмән тир әрмис (15.76)
(Төрк халкынын бөтенесе болай диде
Илле халык идем.
Илем инде кайда. Кем иле өчен хәзер казганам0 — диде Каганлы халык илем.
Каганым кайда, Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирем’ — диде.)
Түрк огуз бәгләрс будун әшидн
Үзә тәңри басмасар
Асра йир тәлинмәсәр
Түрк будун илинин төрин кәм артаты (15 78)
(Төрк. угыз бәкләре, халык, ишетегез:
Өстән күк басмады.
Аста жир ярылмады.
Төрк халкы, илеңне, түрәнне кем һәлак кылды1)
Ядкярларга ис эпик стиль алымнарын тагын кайбер пакыЯглырныи оч мартов» кабатлап бирелуелшэ. баһадирның сугышчан пшшы - ак аты венам верга курет.лону- сто Һ6 ларда ачык күрен була Яна да вик мвһнм бер момент: эпостагы кебек ук. орхон текстлары да 6>«дан-6>Ял1 шигъри парчалар, тотрыклы гыяваралар макаль әйтемнәр белой витален бара. Алар арасынм. курәсен. фольклордай алынганнар да.
авторларның үз иҗат җимешләре дә бардыр Кайчакта мәкальләр һәм образлы әйтелмәләр текстка туры сөйләм рәвешендә (димәк, үзгәртелмәгән хәлдә) килеп керәләр:
Анта аныг киши анча бошгурур әрмис
Йрак әрсәр йаблак агы бирүр
Йагук әрсәр әдгү агы бирүр тап
Анча бошгурур әрмис (15.72).
(Анда яман кешеләр болай кинәш бирерләр
(котыртырлар) иде:
“Ерактагыга арзан бүләк бирерләр,
Якындагыга кыйммәтле бүләк бирерләр" — дип, кинәш бирерләр иле).
Кече язмадан алынган бу өзектә табгач (кытай) ханнарының мәкерле сәясәте фаш ителә. Алар башка халыкларны, әнә шулай алдалап, Кытай чикләренә якын китерә һәм үз йогынтылары астына ала торган булганнар. Ихтимал, шушы ачы тәҗрибә авазы буларактыр, төркләр арасында “Табгач ханның торкусы тәлим, теңләмә- дсн бычмас” (Кытай ханының ефәге күп, ләкин ул аны үлчәмичә генә кисми) дигән мәкаль дә туган.
Күл тәгингә багышланган Зур язмада төрки каганнарнын жинүле хәрби походларына йомгак ясау рәвешендә “Башлыгыг йүкүнтүрмис, тизлигиг сөкүрмүс" (Башдыларны баш идермеш, тезлсләрнс тез чүктермеш) дигән сурәтле гыйбарә кулланыла. Ул өч мәртәбә кабатлана (15.74,77). Анда тагын "Чыганыг бай кылты. азыг үкүш кылты" (15.77) (Чыгайны, ягъни, гидаины, ярлыны баи кылды, азны күп кылды); “Каныг субча йүгүрти, сөңүкүң тагча йатды” (15.79) (Каның судай акты, сөягең таудай ятты); "Ичрә ашсыз, ташра тонсыз" (15.79) (Эчтә ашсыз, тыштан тунсыз, ягъни киемсез), "Түн удымадым, күнтүз олурмадым" (19.79) (Төнлә оемадым, ягъни, йокламадым, көндез утырмадым) һ.б.ш. канатлы әйтелмәләр дә очрый. Соңгысын ике мәртәбә Таньюкук та файдалана:
Түн йәмә удысыкым кәлмәс әрти
Олур сыкым кәлмәз әрти (15.88).
(Төнлә ойыйсым, ягъни: йоклыйсым килми иде,
Көндез утырасым килми иде).
Түн удыматы
Күнтүз олурматы
Кызыл каным төкти
Кара тәрим йүгүрти... (15.93)
(Төн оемыйча, ягъни: йокламыйча.
Көндез утырмыйча,
Кызыл каным түгеп,
Кара тирем йөгертеп, ягъни: агызып. )
Икс очракта да әлеге гыйбарәнең шактый үзгәргән булуын күрәбез. Беренчесендә мәгънә сакланган, әмма сүзләр алмашынган. Икенчесендә аңа “кызыл кан түгү, кара тир агызу” дигән тагын бер әйтелмә өстәлгән. Монда Таньюкук электән билгеле гыйбарәләрне иҗади үзгәртеп кулланган булуы мөмкин Аның язмасында оригиналь афоризмнар да бар. Мәсәлән:
Йуйка әриклиг топлагалы учуз әрмис
Йинчгә әриклиг үзгәли учуз
Йуйка калын болсар топлагылык алп әрмис
Йинчгә йоган болсар үзгүлүк алп әрмис (15.87).
(Юканы туплау — җиңел,
Нечкәне өзү — жинел
Юка кылынайса — аны туплау авыр. Нечкә юанайса — аны өзү авыр)
Сакынтым турук букалы
сәмиз букалы аркада билсәр
сэмиз бука турук бука тийин
бИЛМЭЗ эрмиш тийин (15 86)
(Мин уйладым, "арык үгезләр.
симез үгезләр булганын белсә дә, кайсы симез үгез, кайсы арык үгез икәнен аера белмәс") —
Ягъни. Таньюкук монда, читләтеп кенә, булачак каган Котлыгнын кешеләрне таный һәм дөрес бәяли алуына шик белдерә, ана бу жәһәтгән дә ярдәм күрсәтү кирәклеген анлата.
Шунсы игътибарга лаек: ташъязма текстында менә мондый хикмәтле гыйбарәләр сш кына авторның, ягъни зирәк акыл иясе Таныокукнын уйлануларыннан. фикер йөртүләреннән туган сөземтә, хөксм-нәтижә рәвешендә тәкъдим ителәләр. Алар алдыннан, гадәттә, "сакынтым (уйландым, фикер йөрттем), "анча сакындым' (шулай уйладым) кебек сүзләр килә Гүяки, без монда мәкальләр, афоризмнар тууның жднлы бер процессы белән очрашабыз.
Котлыгнын (булачак Илтәриш каганның) Кытай хакимлегеннән котылу өчен оештырган азатлык көрәшенә килеп кушылганда, Таньюкук Ашидә ыруы башлыкырын- нан берсе була. Бу ыру Котлыг (һәм башка каганнар) чыккан Ашинә ыруына бик якын торган Таныокукнын, Котлыг каган дип игълан ителгәч үк. анын киңәшчесе итеп билгеләнүе бер нәрсәне ачык күрсәтә: димәк, ул чыннан ла акыллы һәм тәжрибәлс ыру башлыгы булган. Ташъязмада анын исеме алдыннан һәрвакыт "зирәк" эпитеты куелуы (билгә Тунукук) да шул хакта сөйли.
Ә бит нәкъ менә шундый ыру башлыклары безнең мәкальләребезнек бар лыкка килүендә кайчандыр бик мөһим роль уйнаган булганнар Н.Исәнбәт язганча, борышы ыручылык җәмгыятендә “хөкем, тәртип эшләре дә. димәк ки. кабиләнең тәҗрибәсе, иҗади фикерләре булган мәкальләре дә, башта анын (ыру башлыгының - Х.М.) сүзе яки мәгъкуль күрүе аша тәгъбир ителгән булса кирәк Кыскасы, сәнгать һәм идеологияне бер кулга җыйган бер җитәкче кеше булган һәм табигатьтән тыш сихри куәтләрне буйсындыру да ( чөнки ул заманда табигатькә табынганнар) димәк ки, борынгы мәҗүси дини идарә дә башта анын кулында булган Кабилә башлыгына гадәттән тыш сихри куәткә ия кеше дип караганнар Мондый заманнарда мәкаль, хикмәт сүзләре, кабиләнең аерым әгъзалары тарафыннан тудырылганнары да, башнын әйтүе аша гына хоксм. кагыйдә, дәлил булып кулланылуы билгеле. Ул гына ла түгел, ул үзе дә мәкаль, хикмәт тудырышуда төп урын тоткан кебек, мирас юлы белән элеккеләрне дә ул күбрәк саклаган булырга тиеш" (8.68)
Шул рәвешчә. Орхон ядкярләрендә һәм бшрәк тә Таньюкук ташъязмасында без халык афоризмнары тарихына кагылышлы мөһим фактларны очратабыз. Бу мәсьәләгә үз вакытында Х.Г Күроглы да игътибар иткән иде Анын тарихи шәхес Таньюкук белән эпик герой Коркыт ата арасында у здырган янәшәлеге бик кызыклы Таньюкук сөйләменең “мәкальләр белән чуарланган" булуын күрсәтеп, галим монын үзенә күрә типик бер күренеш икәнлегенә басым ясый Дәдә Коркытнын да өч каганга киңәшче булып торганлыгын, аның сөйләменең дә халык зирәклеге, мәкальләр һәм әйтемнәр белән тулы булуын әйтә һәм жанр тарихын өйрәнү өчен тагын бер мөһим момент шунда Дәдә Коркыт сүзләре соңыннан халык телендә мәкальләр рәвешендә яшәүләрен дәвам итәләр. Мәсәлән. XVI гасырдан кулъязма рәвешендә сакланып калган "Аталар сүзе" исемле борынгы җыентыктагы барлык мәкальләр Дәдә Коркыт исеменнән китереләләр (12 47)
Орхон ядкярләреннән алдарак китерелгән өзекләр белән танышканда шъгибар иткәнсездер «шардагы күп кенә сүзләр безгә — бүгенге татар укучыларына — бик яхшы танышлар Бу сүзләр, авазлар составы һәм кушымчалар җәһәтеннән генә үзгәрешләр кичереп, хәзерге татар теленең лексик фондында яшәүләрен дәвам in зләр Мәсәлән: Иллиг — илле; Тимис — димеш, Кәмгә — кемгә; Күши - көчемне. Бирүрмән - бирермен. Бәгләрс — бәкләре. Асра - аста. Түн - төн. төнен. Күтггүз - көндез, Төрим — тирем һ б
Мондый фактларда гайре табигый берни дә юк. әлбәттә Орхон ядкярләрснен телен галимнәр ШУЛ чордагы барлык төркиләрнең жирлс сөйләшләрдән өстәп торган гомуми әдәби теле дип бәялиләр Ул төрки кабилә телләренең барысы да катнашыңда туган һәм үскән уртак тел булган һәм. табигый инде, төркиләр яшәгән төрле төбәкләрдә икс юллык строфа тәшкил игә. Монда рифма да. тартык һәм сузык авазлар кабатланышы да
бар (көрмәз тәг - билмәз тәг, кө-кө-көр. би-бил-бил). Игътибар итегез: бер төрле авазларның
кабатлауы бер юл белән чикләнә. Бу исә тскстнын нәкъ ике аерым юлга бүленеп язылырга
тиешлегенә өстәмә ишарә булып тора.
Инде ритм мәсьәләсенә килсәк, һәр шигырь юлынын 7 шәр иҗектән (4 һәм 3 ижекле
икс буыннан) торуын күрербез Дөрес, икенче юлда язылыш буенча 8 ижек килеп чыга, әмма
укыганда "билигим" сүзснсн уртадагы “и" авазы төшеп кала (синкопа күренеше)
Хәзер без күреп узган поэтик чаралар, барыннан да элек, фольклор шигыре өчен хас.
Бәлки шуңа күрәдер, Хатип Госман бу иксюллыкны берәр фольклор әсәреннән алынгандыр
дип фараз кылган иде (18.76). Чыннан да, сонрак НЛисамов анын угыз эпосы “Китаби Дәдә
Коркытта" очравы турында язып чык ты Дөрес, текст анда бераз үзгәрәк вариантта килә.
"Дәли Домрулын көрүр көзү көрмәз олду, тугар әлләри тутмаз олду” (Шашкан
Домрулнын күрер күзе күрмәс булды, тотар куллары тотмас булды) (19 264-265)
Димәк, без мондый нәтиҗәгә килә алабыз: Күл тәгингә куелган ташъязмадагы “күрер
күзем күрмәстәй булды” гыйбарәсе үзенең чыгышы белән фольклорга карый әмма ул бик
күптән үк әдәби телгә дә үтеп кергән, андагы тотрыклы сүз формуласы булып әверелгән.
Безне кызыксындыра торган бу гыйбәрә. гомумтөрки кулланылышта йөргәч, ихтимал,
борынгы чорда Идел буенда иҗат ителгән әдәби әсәрләргә дә кереп калгандыр ’ Шулай ук
анын тагар халык авыз ижатында сакланып калган булуы да бик мөмкш) бит?
Бу юнәлештәге башлангыч эзләнүләр үк болай гоман түнен нигехте икәнлеген
күрсәтте. Атаклы "Нәһжсл-фәрадис" әсәрендә әйтелмә үзенен иң зур (дүрт өлеше)
вариантында кулланылган булып чык ты.
"Күрүр күзүң күрмәз, тутар илксн тутмаз, йүрүр азакүн йүрмәз. сүзләр тилин сүзләмәс
булгай” (20.280). (Күрер күзен күрмәс, тотар кулын тотмас, йөрер аягьпз йөрмәс, сөйләр телең
сөйләмәс булыр.)
“Нәһжел-фәрадис "нсн авторы — Болгар шәһәрендә туган Һәм Сарайда яшәп иҗат
иткән Мәхмүд бине Гали Үзенен бу әсәрен ул 1358 елның 8 (22) гыйнваренда тәмам иткән
(13.144 — 145).
Шул рәвешчә, VIII йөзнең беренче яртысында Орхон елгасы буенда рун хәрефләре
белән ташка чокып калдырылган гыйбарәне без 6 гасыр үткәч Идел буенда гарәп язуы белән
кәгазьгә төшерелгән хәлендә очратабыз!
Инде әйтелгәнчә, Орхон ядкярләрс 1889 елда гына ачылалар Әле моңарчы фәнгә
билгеге булмаган яна алфавитны расшифровкалау буенча ашыгыч эш башлана 1893 елның 15
декабрендә профессор В Томсен Дания король академиясе утырышында руник язмаларның
ничек укылышы хакында доклад ясый Ягъни, ядкярләр фәнни әйләнешкә кереп китә.
Ә шуңа кадәр нәкъ 13 ел элек — 1880 елда Казан мөгаллиме Мөхәммәтшакир Салихов
“Табышмаклар һәм һәртөрле халык арасында әйтелә торган мәкальләр' исемле җыентык
бастырып чыгара. Китапның 14 битендә мондый юлларны укыйбыз: “Киләсе каза булса, күрер
күзен күрмәс булыр, имештер колагың ишетмәс булыр
Шик юк ки, бу шул ук борынгы, әле Күл тәгин заманнарында ук йөргән безгә таныш
гыйбарә Тик бу очракта ул инде ташъязмада түгел, ә халык телештә, халык хәтерендә
сакланып калган. М.Салихов җыентыгының исеменә таг ын бер мәртәбә игътибар итегез :
халык .фасында әйтелә торган мәкальләр1
Бу гыйбарәмен XIX йөз азагында актив кулланылышта булуын күрсәтүче башка
фактлар да бар Билгеле булганча, күренекле татар-башкорт-казакъ шагыйре Мифтахетдин
Акмулла (1831-1895) үз шизырьләрендә халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен ифрат киң
файдалана. Алар арасында хәзер без тикшерә торган әйтелмәне дә күрәбез Ул “Булыр микән
минем кебек бәхетсез дип башланучы шигырь тукымасына кертелгән
Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр.
Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр (1 135).
Борынгы әйтелмәнең эзләре XX йөзгә чыккач га югалмый X Габделбәдигъ (Хуҗа
Бәдигый) аны үзенең Халык әдәбияты Мәкальләр җыентыгына кергә (2 6") Ул шулай ук Л
Жәләй. Н Борһанова. Л Мәхмүтовалар төзегән Татар теленеп
фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре" җыентыгында да урын алган, аның “бик нык алдану”
дигән күчерелмә мәгънәсе дә күрсәтеп үтелгән (16.217). Ниһаять, “Татар теленең фразеологик
әйтемнәрендә тарихилык һәм үткән белән бүгенгенең чагылышы” дигән мәкаләсендә
Н. Исәнбәт шушы әйтелмәгә дә тукталып узды. Дөрес, ул аның мәг ънәсен башкачарак
шәрехли: “Күрер күзем күрмәстәй булды, күрә торып күрмәс, ишетә торып ишетмәс булу. Бу
әйтемнәр бездә хәзер күрәсе дә, ишетәсе дә килмәү, тую, тәмам гарык булу, яки күрә торып
күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салыну мәгънәләрендә", — ди (10.126-127). Безгә калса, борынгы
гыйбарә үз семантикасын хәзер дә саклап килә, ә Н.Исәнбәт санаган мәгънәләр "Күзем
күрмәсен иде', "Күрәсем дә килми”. “Колагым ишетмәсен иде” кебек башка әйтелмәләргә
к үбрәк туры киләләр.
Хәзер, без карап үткән барлык вариантлардан чыгып, әйтелмәнең җыелма текстын” да
бирергә мөмкин: "Күрер күзең күрмәстәй, белер белегең белмәстәй, тотар кулың тотмас тай,
йөрер аягың йермәстәй, сөйләр телен сөйләмәстәй, ишетер калагың ишстмәс тәй булу”. Жанры
ягыннан бу — әйтем. Ул кешенен йә авыр кайгыдан, йә ярсу-кызудан, йә (М.Салиховча)
күрәчәк, тәкъдир буенча үз-үзен белештермәстәй, үз әгъзалары белән идарә игә алмастай бер
халәткә төшүен образлы төс тә тасвирлап бирә Орхон ядкярләрендәгс сурәтле әйтелмәләрне
бүгенге татар әйтемнәре белән чагыштырып күрсәткән махсус мәкаләсендә Н.Исәнбәт "Тәнре
ярлыказын" — "Алла ярлыкасын", "Кара тәрим йүгүрти" — "Кара тир түгү", "Көзин көрмәдүк,
колакын эшидмәдүк” — "Күз күрмәгән, кодак ишетмәгән”, "Түн удуматы, күндүз олырматы
— “Төн оемау, көндез утырмау”; "Тәңре-йир” — “Күк-жир”; “Отча бакрача” — “Ут чәчеп,
буран уйнатып" кебек янәшәлекләр тикшерелә (10.125-127). Без Н. Исәнбәтнең игътибарын
җәлеп итмәгән тагын берничә мисалны өстәп китәбез.
Ол өлкә күл куллүг болмыш әрти Күң күнлиг болмыш әрти Иниси
әчисин белмәз әрти Оглы канын билмәз әрти (15.78) (Ул заманда
кол коллы булды. Көн көнле булды, Энесе абыйсын белмәде. Улы
атасын белмәде.)
Бу өзектә Төрки каганатның Илтәриш восстаниесеннән соң яңадан мөстәкыйльлек
альт, гаять нык үсеп, көчәеп киткән вакытлары сурәтләнә. Кытайлар кул астында 50 ел кол
булып яшәгән күк төркләр үзләре кабат колбиләүчеләр булып әвереләләр, аларнын кол хатын-
кызлары инде үзләре көңнәр-кәнизәкләр тота башлыйлар. Дәүләтнең чикләре шундый киң,
территориясе шул кадәр зур була ки, төрле төбәкләрдә яшәү сәбәпле энесе абыйсын белми,
улы әтисен белми!
Шунысы кызыклы, әле китерелгән юллар үзләрендәге күтәренке рух, хис -фикер
тирәнлеге һәм хәтта ки җөмлә төзелешләре, лексик составлары белән дә борынгы төрки
чичәннәр иҗатындагы сарынтулгауларта бик охшап торалар. Чагыштыру өчен бер мисал да
китерик:
Заман ахыр булганда
Ата телен ул алмас. Ана телен кыз алмас, Байның телен ярлы алмас,
Ханның телен кара алмас, Әйтә биреп кайтаем, Үле телен тере алмас
.
Күренә ки, Н.Исәнбәт билгеләп үткәнчә, сарын-тулгаулар “бер ише мәкальләрне
тезеп” ясалалар. Билгеле, чичән “ул мәкальләрне тышкы охшашлыгына карап механик
рәвештә генә төземи, шагыйрь һәм хәким буларак, үзе дә шул типта мәкальләр ясый, алар
белән теземне цементлап, бөтен бер фикер һәм хис әсәренә әйләндерә" (8.67). Үз нәүбәтендә
сарын-тулгау онытылу яки башка сәбәпләр аркасында аерым өлешләргә таркалырга, андагы
һәр шигъри юл үзенә бер мөстәкыйль мәкаль булып әверелергә мөмкин. Күл тәгиннен Зур
язмасыннан әлеге өзеккә шул җәһәттән күз салыйк.
Гәрчә "Кол коллы булды” җөмләсен мәкаль дип расламасак та, аның гади әйтелмә генә
түгеллеген икърар итергә кирәк Монда мәкаль җанрына хас булган хикмәтле бер хөкем сизелә:
һәр нәрсә үзенең капма-каршысына әверелә! Коллар һәм
колбиләүчеләр турындагы мәкальләрдә ул аеруча ачык чагыла: ’Кар башына кар житә, би
башына кол житә Бер колга- "Азат булдың”. — дигәннәр". "Алай булгач, акча табам да, кол
сатып алам!” — дигән"
“Улы атасын белмәде гыйбарәсе дә ядкярдә әле үзенә күчерелмә мәгънә хасил итмәгән
булса кирәк, ләкин монда инде гипербола, антитезалы тасвир, ата белән ул арасындагы гайре
табигый мөнәсәбәт ачык ярылып ята. Бүгенге көндә ыгы- зыгылы. чуалчык вәзгыятьне
сыйфатлау өчен кулланыла торган "Ата улны белми, ана кызны белми” дигән татар әйтеме әнә
шул дәверләрдән килә булса кирәк.
Күл тәгин. Билгә каган, Таньюкуклар җитәкләгән дистәләрчә хәрби походларда
катнашучы төрк гаскәрләренә катлаулы табигый киртәләрне: биек тау сыртларын, тиз агышлы
кин елгаларны, калын кар катламы астында калган юлсыз яланнарны кичеп үтәргә туры
килгән. Ташъязмаларда бу хакта кат-кат әйтелә: Бәнглигәк тагыг Йәнчү* үгүзүг ... Әртиш
үгүзүг кәчә кәлтимиз” (Бәнглигәк тавын Энжү елгасын Иртсш елгасын кичеп килдек). "Сөнгүг
батымы карыг сөкипән (Сөңге батымы карны ерып) һ.б. (15.92,91,81.95). Карның тирәнлеген
сөнге озынлыгы белән чагыштыру аеруча еш кулланылган булса кирәк. "Сөңге буе"
(вариантлары сөлге буе. көянтә буе) рәвешендә ул татар телендә хәзергәчә сакланып калган.
"Кояш сөнге буе күтәрелгәч "дигән тотрыклы әйтелмә дә бар Н. Исәнбәт аңлатканча, ул "җәйге
сәгать тугызларда иртәнге кояшның офыктан күтәрелү чамасын" белдерә (10 406).
Даими чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар ярдәмендә ясалган тәгъбирләрдән
Орхон Ядкярләрендәге "сөлек кыз” әйтеме игътибарга лаеклы. Ул Күл тәгиннсн Зур
язмасындагы түбәндәге өзектә очрый:
Бәгилиг уры оглын кул болты Силик кыз оглын күн болты (15.79)
(Нык ир нәселен кол булды.
Сөлек кыз нәселен кәнизәк булды).
"Силик" сүзен ядкярнс өйрәнүчеләр гадәттә "саф. пакь" дип тәрҗемә итәләр Әмма ул,
алда әйткәнебезчә. "сөлек"нен борынгырак язылышы булырга да бик мөмкин Татар халкынын
эстетик карашында “сөлек кебек" чагыштырулары элек- электән үк мактау билгесе булып
йөриләр. Алар сылулыкны, зифалыкны аңлаталар "Сөлек — кыз” янәшәлеге безнең матур
әдәбиятта да, <|юльклорда да төрле формаларда кулланыла. Әйтик, табышмак та сөлекнең үзен
"кыз" дип метафорал<шггыруда да шушы борынгы традициянең йогынтысы сизелсә кирәк;
"Пыяла чарлак эчендә кара кызлар эшендә". (Җавабы — пыяла банкадагы сөлекләр )
Бу мәкаләгә йомгак рәвешендә, академик М Зәкисвнсн гүбәндәге сүзләрен китерү
урынлы булыр кебек. Орхон ядкярдәре. галим язганча, ку.тлаиылъип үзенчәлеге белән
мемориаль характерда булса да. эчтәлеге һәм тасвирлау чаралары ягыннан матур әдәбиятка
карый. Шулай булгач, хәзерге төрки телләр генә түзел, хәтта төрки әдәбиятлар да үзләренең
сурәтләү чаралары языннан менә шул борынгы терки әдәбиятына барып тоташалар Димәк,
рун язмалары барлык төрки телләрнең тарихында гына түгел, әдәбиятлары тарихында да
тиешле урыннарын алырга хаклылар” (5.146) Бу юлларга без “татар фольклоры тарихында да
дип кенә өстәр идек
ИСКӘРМӘЛӘР
"Лшнна" атамасы "затлы, хорматле бура" диген магънәие белдера Ул монголча
"шовочино |буре| сүзен» Китай телешлеге корнет ихтирамны белдер» торган а- префиксын
кушу юлы балан ясалган Кытай авторлары өчен "терек ханы- һем -бүре- сүзлере синонимнар
булып торган Теркларнек байракларын алтын буре башы сурәте билеген Болар барысы ла
Ашане мрумнык буране тотемлаипыруы. үленең насел башы итеп санавы белен байлакгон
булса кирәк
Алтайда барлыкка килгән бер легендада сайланганча дошманнар Атилла державасына'
керүче һуннарны тулы сынча кырып бетергәннәр Алардлн бары тик 9 яшьлек бер малай гына
Исаи калган Аны ла кулчыкларын чабып «жп сазлыкка ташлаганнар Аида бер буре шул
малайдан йохка узган Дошманнар ахыр чнк-га малайны барыбер үгерганпер Әмма бүре
Алтайга качып кит»
алга н Анда ул 10 ир бала тудырга н Шула р үрчи-ү рч и. имеште р Ашина ыруы
барлыкка килгән (3.22-23)
Бумын — төрки кага нат ны оештыручы Тәхеткә утыргач Ил-ха н дигә н титул
кабул иткә н Ва фаты — 552 елда
Истәми — Күл тәгинне ң З ур язмасында тәхеткә Бумын кага н Истәми кага н
утырмыш" д ип күрсәтелә (15.74) Монда, күрәсең. Бумын кага нның энесе Истәми
түгел, ә улы Исиги күздә тотыладыр Әт исе вафатынна н соң Ис иги тәхеткә менә һәм
Кара Иссык ха н (ягъ ни Кара Ка йнар ха н) д игә н т итул ала Ул 553 елда серле шарт ларда
үлеп киткәч каганлык Бумынның ике нче улы Кушуга (Муга и ха нга) күчә (3.28) Шуңа
күрә. И.В Стеблеваның үз искәрмәсендә Истәми (Ис иги) ка ган' д ип кү рсәтүе урынлы
булырга т иеш (14. 151).
Бумынның энесе Истәмигә килсәк, ул ка ганатта ‘’ябгу" дәрә җәсе йөрт кән ягъ ни
хаким ияттә, кага нна н кала , икенче кеше булга н Әмма ябгуга тәхет варисы булу
хокукы б ире лмәгән (3 5)
Тутун — борынгы т өрклә рдә офицерлык дәрәҗәсе
Котлыг (соңынна н — Илтәриш кага н) — Кытай хаким иятенә каршы восстание
җитәкчесе. Көнчыгыш кага нат ның дәүләт бәйсезлеге н т оргызучы Вафаты — 691
елда.
Капага н кага н — Илтәриш ка ганның (Котлыгның) берт уга н энесе һәм
дәвамчысы Мочур (Кыта й чыгына кла рында — Мочжо) 691-716 елларда ка ганлык итә
Каганат эче ндәге чуалышла р вакытында (716 елда’ үтерелә
Билгә кага н — Илтәриш кага нның (Котлыгның) олы улы Могилан Б илгә кага н
(зирәк кага н) исеме н тәхеткә утырганда ала , 716-734 елла рда хакимле к итә.
Күл тәгин — Илтәриш кага нның кече улы, Б илгә кага нның берт уга н энесе,
атаклы баһад ир, гаскә р башлыгы 685-731 е лларда яшәгә н Күл тәгин д игә н ир-ат
исемен 10 яшендә ала Тәгин — кага н га иләсе ндәге ир балаларга бирелә торга н т итул,
тәхет варисы
Стела — вертикаль торыштагы, язулы яки с урәте булга н таш плита
Фреска — кибе п җитмәгә н штукатурка өстенә махс ус буяула р белә н ясалга н
сурәт
Тиара — борынгы Ира н һәм Ассирия патшаларының баш киеме
Балбал — яу батырларының каберлә ре янына куела торга н таш сынна р (яисә
гади ташлар), ул үтергә н д ошма нна рны һәм аларның са нын бе лдерәлә р төркиләрне ң
иң борынгы тарихына - ядкярдә н а ңлашылга нча а ның авторы Төрки кага натны
дөньяга кешелә р яратылу вакытынна н ук яшә п килә д ип күзаллый Л.Н Гум илев моны
һунна р державасы белә н төрки кага нат арасындагы трад ициялә рне ң өзе лгә н булуы,
төркилә рне ң борынгы бабалары һуннарны белмәүләре белән а ңлата (3.28) Хә лбуки,
монда ташъязма авторының — кага н га иләсе әгъзасы Йолыг тәгинне ң иде ологии
максатларда, гипе рбола кулла нып, Төрки кага натны дөньядагы иң бе ре нче дәүләт
ите п тасвирлага н булуы да ихт имал һун-төрк бә йлә нешләре нә килсәк, т өрклә р моны
бөтенлә й үк онытып бетермәгәннә р булса кирәк Б у мәсәлән. алда Ашина ыруы
турында китере п үтелгә н леге ндадан күре нә
Бәңглигәк — У рта Азиядәге бер тау исеме
Йәнчү (Энҗе) — Сыр-Дә рья елгасының борынгы исеме.