МИН БЕР ЯКТЫЛЫК ЭЗЛӘГӘН ИДЕМ
Кызыл дөнья
оциалистик революционерлар (эсерлар) һәм таратылган Учредительное Собрание әгъзалары арасыннан аерым кешеләрнең активлыгы белән 1918 елның жәендә советларга каршы кубып. Идел (Волга) буенда һәм Мәскәүдән Сибириягә илтүче тимер юл буендагы Самара (бүгенге Куйбышев) шәһәрендә “Комуч дигән бер оешма төзелүе, Урал (Жаек) елгасы тирәсендә һәм Ташкент тимер юлы буенда Оренбург шәһәре тирәләрендә һәм Уралларда (Уральскида) башкорт төрекләре һәм рус казакларының яна тиран идарәсенә каршы чыгулары һәм Сибириядә Омск шәһәрендә советларны куып, жирле һәм вакьгглы хөкүмәт оештырулары нәтиҗәсендә Русия гражданнар сугышының Көнчыгыш фронты формалашты “Комуч" төзегән “Халык армиясе" төркемнәренең, түбәннән көймәләр белән килеп, 1918 елның август башларында Казан шәһәрен яулап алуларын һәм совет яклыларны качарга мәжбүр итүләрен мин үз күзләрем белән күрдем. Большевистик басым беткәч, кайбер иптәшләрем белән берлектә, кызыллар тарафыннан ябылган “Корылтай” газетасын яңадан чыгара башлау өчен каләм тибрәтергә керештем. Ләкин бер ай соңрак, кызыллар Казанны
С
янадан утка тота башлагач, мина шул е.тнын сентябрь башларында бераздан кире кайту вмете белән Казанны ташлап китәргә туры килде. Тик Идел буйларына алай бик тиз генә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Ул китүдән сошы ел ярым гомерем Казаннан читтә, гражданнар сугышының Көнчыгыш фронтын тәшкил иткән өлкәләрдә кичте. Уралда һәм Ссбердә кичкән мажара тулы хәятым турында 1947 елда Истанбулда басылган "Рус ихтилалыннан хатирәләр исемле әсәремдә сөйләдем.
Волганың көнчыгышындагы өлкәләрдә советларга каршы анда-монда һәм таркау сугышкан армия вәкилләре 1918 е.тнын сентябрь башларында Сибирия тимер юл чатында урнашкан Уфа шәһәрендә киңәшмәгә жые.тыл. гомум Русия өчен бер хөкүмәт төзеделәр һәм барлык "жирле хөкүмәтләрне берләштерергә карар чыгардылар. Бу мәждеснен эшендә Казан. Башкортстан, Казахстан һәм Төрксстан төрек делегатлары да катнашты Мин дә нәкъ шул вакытларда большевик эзәрлекләвеннән качкан бер сәясәтче һәм журналист сыйфатында Уфада идем.
Әгъзаларының күбесе эсерлардан гыйбарәт булган әлеге хөкүмәт октябрь аенда Уфадан китеп. Көнбатыш Сибириядәге Омск шәһәренә килеп урнашты Ләкин озак яши алмады Ни өчен9 Сәбәбе хөкүмәттәге социалист әгъзаларның "демократия". "хөррият" һәм "милләтләр хокукы ягына таба борылулары һәм гомумән, эш формалары Омскидагы генералларнын. офицерларның, либераль сәясәтчеләрнең соң дәрәжәдә ачуын чыгара иде. Ниһаять, болар 1918 елның 30 ноябрендә бер җыелыш җыеп, шул вакытта Омскида булган Англия һәм Франция хөкүмәтләре тәмсилчелэренен дә фикерен тыңлап, хөкүмәтне тарату турында карар кабул иттеләр Иртәгесе көнне хөкүмәтнең социалист әгъзалары кулга алындылар, ә хәрби министр вазифасын башкарган адмирал Колчак Бөтен Русиянен бөек хөкемдары ( Верховный правитель”) итеп, ягъни кин хокукларга ия диктатор итеп игълан ителде Аның бөек идарәче булуын башка СУГЫШ фронтларындагы ак генераллар да. Антанта хөкүмәтләре башлыклары да таныдылар. Колчак хөкүмәтенә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә теләк белдерделәр
Менә шул көннән башлап. Русия җирендә икс диктатор булды, берсе Мәскәүдә Ленин һәм икенчесе Сибириядә адмирал Колчак иде
... Томск кызыллата. 1919 елнын декабрь ас урталарында кызыллар Томскига якынлаштылар Нәкъ шул вакытта генерал Пепеляев Томск шәһәрен ташлап чыкты, шуңа күрә шәһәрдә колмакчылар власте калмады Шәһәр белән идарә итү эшен шәһәрнсн башкарма комитеты үз өстснә алды Тик башкарма комитетның үзенә дә яна кешеләр, сулчылар кереп кысылды, шул ук вакытта җирле большевикларның дд оешып ятуларында да шөбһә юк иде һәркем Кызыл Армияне каршыларга әзерләнә, кайберәүләр хәтта пальто якаларына тегү өчен кызыл материя кисәге эзләү белән мәшгуль иде Аклар шәһәрне алдан ташлап чыкканга, шәһәрдә бер төрле дә кораллы көрәш булмыйча, һичбер мылтык, туп тавышлары ишетмәдек Кызыллар, бершшди дә каршылыкка очрамыйча. 1919 елнын 22 декабрендә шәһәргә керделәр
Гражданнар сугышы шартларында зур бер шәһәрнең аклар хакимиятеннән кызыллар власте астына күчүен, кызыллатуын минем үз күзләрем белән беренче күрүем иде Ләкин яна гына алынган шәһәрдә совет режимы ничек урнаштырылуы турында бөтенләй үк хәбәрсез түгел идем Шәһәргә кызыл гаскәрләр кермәс борын ук "Хәрби революцион комитет" төзелә, ул властьнс үз кулына алгач совет тәртипләре буенча оештыру эшләрен башлый Бу комитетның нинди оешма булуы турында исеме үк ачык сөйли Чынлыкта исә ул вакытлы бер организация булып, власть ныклап урнашып беткәч, идарә игү вазифаларын шәһәр советына, суд-хөкем итү эшләрен Чека һәм Революцион трибуналга тапшыра иде Чека күбрәк ашыгыч һәм сәяси эшләр белән. Трибунал исә гадәтп җинаять эшләре белән шөгыльләнә иде
Шулай итеп. мин. кызыллардан качып, бу якларга килеп чыгып та. совет власте астында, кызыллар кулына күчкән бер шәһәрдә калдым Ләкин шәһәрнсн
90
яңа хуҗаларыннан качып йөрмәгән кебек, совет учреждениеләренә барып, бирелеп тә йөрмәдем Кулымда һичбер төрле таныклык ише документым да юк иде Чөнки мин һәм минем кебекләр аклар хакимлеген дә бары тик “де факто” буларак кына таный идек Алардан һичбер төрле таныклык сорамаганыбыз һәм алмаганыбыз кебек, бездән дә беркем дә таныклык яки башка рәсми кәгазь сорамый иде. Минем Томскида кызыл власть каршысындагы хәлем менә шундыйрак иде. Алай да. сәяси һәм хокукый хәлемне бер дә шәп дип әйтеп булмый иде. Ләкин ул вакытта мин үз-үзем белән әллә ни мәшгуль булмыйча, кызыксынып, тирә-якны. сәяси-ижтимагый хәлләрне күзәтә идем Советлардан нинди дә булса документ алу хәстәрен дә күрмәдем. Тик бу хәлдә бик озак яшәп булмаячагы да ап-ачык иде...
... Калыргамы, качаргамы? Кызыллар Томскига килгәч тә. Хәрби революцион комитет”нын һәм Чеканын имансыз хөкем итү һәм җәзалау (советларча әйтсәк, “чистарту”) эшләрен башлыйсы һәм дә ки мина бер көн чират җитәчәге көн кебек ачык иде һич югы. бу чират көненен килүен беразга гына булса да кичектереп тору өчен, яна шартларга ияләшә тору максатыннан берәр совет учреждениесендә (мәсәлән, берәр нәшриятта яки мәгариф бүлегеңдә) эшли башлау рәвешендә, большевиклар белән хезмәттәшлек итә башларга кирәк иде Мондый хезмәттәшлекне башкарырга көчем җитәр идеме, юкмы9 Бу. әлбәттә, башка мәсьәлә. Ә менә бер якны да сайламаган хәлдә, ин яхшысы моннан тиз арада ычкыну чарасын табу иде Ул вакытта минем зиһенемне бимазалап торган мөһим мәсьәлә шушы "калыргамы, качаргамы'7" дигән мәсьәлә иде Әйткәнемчә, кайчан да булса, минем дә "чират" җитәчәк Хәлбуки, анда кулга алыньш. Чека подвалына ташлансам, чит шәһәрдә минем өчен кайгыртачак, минем белән кызыксыначак һәм коткару өчен тырышачак бер кешенен дә булмасы ап-ачык иде. Әгәр дә мондый бәлагә мин Казанда тарысам, бәлки җинелрәк котылырмын дип өмет итә идем. Чөнки "гөнаһларым" анда эшләнгән булганга, мина теш кайраучыларның анда бик күп булуы мөмкин булса да, анда минем гаиләм бар. икенчедән, мәмләкәтнең асты-өскә килеп, буталып бетсә дә. минем язганнарым белән кызыксынучылар да бөтенләй үк юк түгелдер дип уйлый идем
... "Рәсми документ". Китәргә карар бирдем, әмма юлга чыгар өчен кулда нинди дә булса бер документ булуы кирәк бит әле. Аны каян һәм ничек аласы9 Монын да чарасы табылды. Ул заманнарда Томскида мине белгән, ул якларга революция һәм гражданнар сугышы аркасында килеп чыккан берничә төрки яшьләр бар иде Болардан С һәм Җ. фамилияле ике егетне хәтерлим Алар икесе дә Колчак хөкүмәте тарафыннан армиягә алыньш. писарь булып хезмәт иткәннәр һәм, аклар качканда, алар белән китмичә. Томскида калганнар иде. Бу икс егет һәм тагын берничә иптәше мәҗбүр рәвештә большевиклаштыры- лып. алар бер "мөселман коммунистлары" оешмасын төзегән иделәр Чин анда булган казанлы газетачы З.Н. белән бер кешене арадашчы итеп, әлеге яна оешмага мөрәҗәгать иттем һәм миңа Казанга кайту өчен вакытлы бер рәсми кәгазь бирүләрен сорадым. Монда шуны да әйтеп китәргә кирәк саныйм, бх мөрәҗәгать әле минем тарафымнан Совет хөкүмәтен "юридик яктан” тану дигән сүз түгел Чөнки минем арадашчы аркылы мөрәҗәгать иткән җирем чып- чын бер рәсми совет органы булмыйча, бары мөселманнарның үзләре төзегән бер оешмасы иде Бу якташ егетләр, артык назланмыйча, мине ялварырга мәҗбүр итмичә, һәм дә һичбер шартлар куймыйча гына үз оешмалары исеменнән мина “Казанга дәрес китаплары һәм матбугат кирәк-яраклары алырга җибәрелә" дигән бер язу бирделәр Бу “рәсми документ" бары тик мина Томск белән Казан арасындагы җирләрдән совет хезмәткәрләренең тырнагына эләкмичә йөрергә мөмкинлек биргән бер кәгазь кисәге иде һәм анын көче, шаять юлда бәла-казага очрамыйча, Казанга килеп җитүем белән юкка чыгачак, бетәчәк иде Казанда да мин, әлбәттә, "дәрес китаплары һәм матбугат кирәк-яраклары' эзләү белән түгел, тормышымны саклап калу белән шөгыльләнәчәк идем
Сәфәр Кирәкле кәгазьне кулга төшердек, әмма бу озын юлга ничек чыгарга9 Тышта кара кыш хакимлек итә. Кызылларның һөҗүме, акларнын
качып китүе аркасында тимер юл сон дәрәҗәдә бозык, җимерек иде Поездлар бер дә юньләп йөрми, шәхси кешеләр өчен поезд билеты катгыиән сатылмый иде Ләкин, аллага шөкер, мин 'шәхси кеше" түгел идем Казанга үз эшләремне башкару өчен китми идем... Гаеп булса да, сөйлим инде, бу дөньяда мин ул кадәр үк бәхетсез кеше түгелмен. Менә бу юлы да бәхет мина юлдаш булды. Болай булды: акларны дөмбәсләгән Совет хөкүмәте нәкъ шул вакытларда ни өчендер ашыгыч рәвештә Мәскәүдә Бөтенрусия казакларынын конгрессын җыярга карар бирде Бу конгресска Сибирия казакларыннан, шул исәптән Томск өлкәсеннән дә, делегатлар китәчәге һәм аларга махсус бер поезд биреләчәге турында ишеттек Ничек кирәк шулай тырыштык: Казанга бер оешма тарафыннан рәсми эш белән җибәрелгән Г Батталны да бу поездга алу өчен ризалык язуы таптык. Бу — ул вакыттагы унышларнын ин олысы иде Дуслар белән саубуллашып, кайбер уфалы һәм казанлы качак якташларыбыздан Уфада почта тартмасына салу, Казанда исә кулга тапшыру өчен хатлар һәм башка әманәтләр алып, станциягә киттем
Инде 1920 елга кергән идек. Январь аенын соңгы көннәре Утырган вагоным, моңа кадәр утырып йөргән вагоннарым кебек, сасы "ат вагоны" булмыйча, яшел төсле III класслы пассажир вагоны иде Безнең хәзерге III класслы вагоннарыбыздан аермалы буларак, ул купсларга бүленмәгән һәм өске катта кеше яту өчен урын көйләнмәгән иде Безнең вагондагы пассажирларның бөтенесе дә март башларында Мәскәүдә тупланачак Каза*пш конгресс делегатлары булмыйча, араларында минем кебек ‘'тагылганнар” да юк түтел иде Бх ‘тагылганнар” төркемендә сөргеннән кайтучы яки яңа гына төрмәдән чыккан бер лях * милләте вәкиле һәм Балтыик халыкларыннан булган 60 яшьләрендәге бер кеше, Омскига баручы, советларга бирелгән икс-өч ак солдат булуын хәтерлим Моңа да карамастан, вагоныбызда бер дә кысан түгел иде, рәхәт кенә урнаштык, “бет куркынычы” булуын да хәтерләмим... Бу поездда, ялгышмасам, башка бер вагондагы “тагылганнар" арасында, тагын бер төрек бар иде, ул асылы белән эчке Русиядә Әҗи авылы төрекләреннән булып, Томскида технология институтында укып, хәзер укуын тәмамлаган Байбур(ов) фамилияле егет иде Ул Ташкенттагы гаиләсе янына кайтып бара иде Атасы революциягә кадәр Ташкент вокзалында буфет тоткан 1917 елның жәендә Ташкентта булган вакытымда ул егетнең кәләше булачак кыз. Шәһидә исемле якташы белән дә танышкан идем
Новониколаевск шәһәрендә Бсзнен кузгалып киткән ноктабыз булган Томск шәһәренең зур Сибирия тимер юл линиясендә булмыйча, Тайга станциясеннән аерылып киткән 200 км озынлыгындагы тармакнын очында булуын, бәлки, беләсездер Без Тайгада әйләнеч юлны уздык та, юлыбыз өстендә беренче мөһим тукталыш булган һәм зур Обь елгасы ярында урнашкан Новониколаевск (бүгенге Новосибирск) шәһәренә җиттек Ул вакытта әле шәһәрнең исеме үзгәрмәгән иде. Ул 1925 елда гына Новосибирскта әйләнде Шәһәр Мәскәүдән 3185 км ераклыкта булып. 1894 елда Гусевка исемле бер авыл буларак барлыкка килгән, 1903 елда Новониколаевск исемле шәһәргә әйләнгән
. Поездыбыз монда шактый озак торачак иде Шәһәргә төштек. Чын булса, безгә монда “көнкүреш хезмәте күрсәтү бюросы" тарафыннан провизия биреләчәк Башкалар белән беррәттән мин дә икмәк һәм тагын кайбер ризыклар алдым. Мин дә бит бер оешманың "вәкиле" идем
Көлкеле хикәяләр, кызганыч вакыйгалар Юл азыгыбызны алып яңадан вагоннарыбызга урнашканнан сон, Омск юнәлешендә хәрәкәт итә башладык Юлдашларым күңелле, кызык кешеләр иде Эч пошканнан көлкеле хикәяләр, ә кайберләре хәтта оятсыз анекдотлар да сөйләшә иделәр Чиратым җиткәч, шттәшләремнең кәефен кырмас өчен мин дә белгән анекдотларымнан
Лях — поляк Ред
берничәсен сөйләргә мәжбүр булдым. Әлс бер ай элек кенә бу тирәләрдән узып киткән сугыш зилзиләсенең кызганыч вакыйгалары, жан өшеткеч фаҗигаләре, әйтерсен лә. бөтенләй булмаган. Кеше шулай яратылган инде: турыдан-туры үз шәхесенә кагылмаган куркыныч хәлләр белән бик аз кызыксына һәм бик таз оныта. Югыйсә. Сибирия акларының кышкы чигенүе тудырган бәлаләр гаять зур иде. Бу чигенүне монда озаклап аңлатып тора алмыйбыз. Бары шуны гына әйтеп китсәк тә, яхшы күзалларсыз: без хәзер узып бара торган Новониколаевск тирәсендә генә дә 200 000 качакның ачлыктан һәм чирдән үлүе билгеле. 1812 елда Мәскәүдән артка чигенгән Наполеонның "Бөек армиясе" дә бары так 70 мен кешесен югалткан Новониколаевск белән Омск арасында көндезләрен бу фаҗигаләрнең аерым эзләре булып, тимер юл тирәсендә кар өстендә яткан кеше мәетләре һәм ат үләксәләре генә күренә иде
"Кылычтан калганнар". Моннан башка тагын, таралган Колчак армиясенең аерым исән калган ир-егетләре поездыбызның вагон араларына тулып, койрыгына, хәтта кайнар локомотив казанының ян-якларына ябышып, өйләренә кайту юлына чыкканнар иде Аңлашылганча, болар Колчакнын Уралда, ә бәлки Идел тирәсендә туплаган яшьләрнең кылычтан калганнары иде. Аларнын тышкы кыяфәтләре кешедә дәһшәт тә, нәфрәт тә. мәрхәмәт тә уята иде. Локомотив казанына ябышканнарынын куллары, йөзләре күмер тузаныннан шул кадәр каралган иде ки. мескеннәр корымлы мичкә кереп чыккан кешене яки хайванны хәтерләтәләр иде. Болар, җаннарын тешләренә кабып, ни бәясенә булса булсын, гаиләләре белән кавышу өметендә юлга чыккан бичаралар, ни хакына сугышуларын, нәрсәне коткару өчен бу ерак суык якларга килүләрен үхтәре дә аңламаган мескен егетләр иде. Араларында мөселманнар, төркиләр дә бар Кара-каршы, бугазга- бугаз килү, бер-береңне үтерү шартларыңда йөрәкләрнең катып килүенә, кешелеклелек тойгыларының бераз тоныклануына да карамастан, боларны күргәч, кеше үзенең жылы вагон эчендә, анекдотлар сөйләшеп һәм тынлап мавыккан халык арасында сәяхәт итүенә оялып куя һәм, әз генә булса да, вөҗдан газабы тоя иде...
... Карт революционер. Безнең вагонда Казачий конгресска баручы делегат булмаган, минем кебек “ тагылганнар" арасында сөргеннән кайтучы яки төрмәдән чыккан бер карт революционер да булуын югарыда әйткән идем инде, революционер булмаган безләр бу адәмгә революционерлык маҗараларын һәм сөргендә булган хәлләрен сөйләтә идек. Ул хәлсез һәм буылган тавыш белән сүзен "Бөтен дөньяны җимереп, яңасын корабыз . ’ дип башлап. "Интернационал" белән тәмамлап, күпләребезне хәйран итә иде Мин исә, бөек бер мәмләкәтнең һәм анда яшәгән төрле милләтләрнең башына килгән бик күп казаларның бу "Интернационал" аркасында да килүен аңлаганга, карт революционерның ялгышлар тулы җырына бик каты ачуым кичә иде. Бу — типик карт рус революционеры иде.
"Тәүбә итүче" социалист. Моннан башка вагоныбызда кыска буйлы, юан гына гәүдәле, урта яшьләрдәге, сөйкемле, җанга якын бер социалист- революционер бар иде. Большевиклар, үзләреннән башка бөтен социалистларны дошман санаганга күрә, бу адәмнең советлар учагына төшеп, тәүбә иткән бер эсер партиясе члены икәнлеге ап-ачык иде Әмма бу "тәүбә”нен коткаручы тәэсире ни кадәр озын булыр икән? Әлбәттә, ул вакытта әле бу ачык билгеле түгел иде. Яшь иптәшләребез аннан да берничә анекдот сөйләргә үтенсәләр дә. ул, анекдотлар белмәгәнгә күрә, көлкеле хикәяләр урынына патша дәверенең жандармнарыннан үзенең ничек кул җитезлеге белән тышкы кыяфәтен үзгәртеп, тәрәзәдән сикереп котылуын сөйли, шуның белән тыңлаучыларның игътибарын жәлеп итәргә теләсә дә. бу хикәяләр патша чорында бәлки аерым бер урында кызыклы булган булырлар иде, әмма революция темасы популяр булган бу чорда әлеге хикәяләр тыңлаучыларда ул хәтле зур кызыксыну уята алмады
Европаны кавыштырырга теләгән егет. Новониколаевск белән Омск арасында безнең вагонга 19-20 яшьләреңдәге бер рус егете утырды. Бу, һәрхәлдә.
Кызыл Армиянен Себсргә походында катнашкан комсомоллардан (яшь коммунистлардан) берсе иде. Күп сөйләшә, гел Кызыл Армиянсн уңышлары, геройлары, егетлекләре белән мактана, хәтта контрреволюционер рус генералларының эшен бетергәч, сонрак “Берлинга. Парижга китәчәкбез Европада да пролетариат диктатурасы корачакбыз!" дип шапырына иде Бу яшь. тәжрибәсез егет, шөбһәсез, әлеге сүзләре белән шул замандагы совет яшьләренең хыялын һәм төштә күргәннәрен кабатлый иде
Тәҗрибәсез бер эстон. Бу рус коммунист егете Берлин белән Парижны советлаштырырга. Европаны бутарга җыенганда, ягъни без юлда барган вакытта Совет хөкүмәтенен 1920 елнын 2 февралендә милли, демократик Эстония җөмһүрияте белән солых договоры төзүе турында хәбәр ишетелде Бу — Мәскәү хөкүмәтенен. Русиядән аерылып, бәйсезлек игълан иткән бер илмен азатлыгын беренче тапкыр юридик планда тануы иде -
Безнен вагонда бер кызыл эстонлы да бар иде Бу адәм, бөек һәм җиңүче Мәскәү хөкүмәтенен кечкенә генә һәм буйсынган Эстониянең бәйсезлсген танып, аның белән тигез хокуклы солых договоры төзүенә бик гаҗәпләнә һәм сон дәрәҗәдә кайгыра иде. Хәлбуки, Совет хөкүмәте шул ук ел эчендә бөтен Балтыйк буе илләренен бәйсезлсген танып, һәрберсе белән аерым-аерым дуслык договорлары төзеде Билгеле булганча, бу илләр чирек гасыр кадәр мөстәкыйль һәм хөр бер тормышта яшәгәннән сон. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Мәскәүнен бер яклы карары белән янадан Русиягә ку шылдылар Рус тарихыннан гыйбрәт ала һәм борынгылар тәҗрибәсеннән оста файдалана белгән деспот Владимир Ленин һәрхәлдә кызмача һәм ашкын күнелле эстон егетеннән күпкә акыллы, алдан күрүчән һәм күпкә сабыр иде Договорларны бер яклы карар ярдәмендә бозу, башкаларның хокукын аяк астына салып ташлау, милләтләрнең изге традицияләренә көлеп карау исә — русларда тарихи гадәт һәм сәяси бер метод.
Ачлыкта калган сәүдәгәр. Моңа кадәр ике ай элек "Бөтен Русиянен Верховный правителе" исемен иөрткан кара диктатор адмирал Колмакның башкаласы булган һәм инде кызыллар тарафыннан басып алынган Омск шәһәренә килгәч, поездыбыз озакка тукталды Советлар ягына чыккан ак солдатлар бездән аерылдылар Мин, форсагган файдаланып, үз якташларымны эзләргә керештем Шунда 1918 елда көз көне Уфада үзем бурычка акча алып торган уфалы иске танышым сәүдәгәр Гыйбадулла Госман(ов)ны таптым. Икенче хатыны Гайшә белән бергәләп шәһәрнең бер иркен урамында ул заман өчен ярыйсы гына комфортлы бер йортта яши иде Балаларынын анасы булган “карт" хатыны, кызлары-кияүләре белән Сибириянсн кайсыдыр бер өлкәсендә, бәлки дә Ерак Көнчыгышта Йөри иде Ул вакытларда язмыш кушуы белән шулай яшәгән җирләреннән киткән шактый күп гаиләләрнең әгъзалары, бер-берләрен күрергә интегеп, төрле җирләрдә, төрле өлкәләрдә .шашып йөриләр иде Чыгышы белән Уфадан булган Гыйбадулла әфәнде дә үз шәһәреннән китәргә мәҗбүр булган һәм "вакытлыча" Сибирия "башкаласына” урнашкан Пстропавел (Кызылъяр) шәһәрендә яшәгән чакта 1918/1919 ел кышында бер эш белән Омскита килүемдә анын белән күрешеп, аларда гаиләсе белән берлектә кичке аш ашаган идем Гыйбадулла әфәнде Уфанын мөхтәрәм сәүдәгәрләреннән булып, ике кызын магазинында эшләүче ике уңган приказчигына биргән иде. Куе кара сакаллы, карчыга борынлы, куе кашлары астында ике күмер кисәге кебек ялтыраган кара күзләре белән борынгы иранлыларга охшаган Госман углы, карт хатынын кызлары һәм кияүләренә тапшырып, сүзләренә караганда, нәселе һәм үткәне азрак буталчык һәм караңгы булган икенче хатыны белән яши һәм. кая гына барса да, аны үзе белән йөртә иде Менә Омскидагы горбәтлскләрендә дә алар пар күгәрченнәр кебек бергә яшиләр иде Бу "яшь" хатыныннан баласы юк иде Революциянең беренче җәендә (1917 дә) алар Казан янындагы Ослан авылында торганнар иде Гыйбадулла әфәнде белән, Сибириягә киткән вакыттан сон Омскида күрешүебез, революция көннәрендә очрашу ларыбызнын дүртенчесе
иде Боларнын берсе Казанда (Ослан авылында), берсе Уфада, икесе — Себердә — Омскида булды. Борынгы төркичәдәге "инсаннын башы — тәнренен тубы сүзе бигрәк тә жир йөзенә төшкән каргышлар, буталу һәм кайнашу заманы өчен туры килә икән
Гыйбадулла әфәнде 1917 ел революциясе алды елларында җәмгыять эшләре белән дә шөгыльләнә башлаган иде: Уфада чыга торган "Тормыш’' газетасының нәширлеген үз өстенә алган, анын идарәсендәге үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы Ваиз Нәүризине куып. баш редактор итеп язучы Закир Кадирине куйган иде. Әлеге шәһәрдә үз акчасына кыз балалар өчен мәктәп һәм укытучылар өчен җәйге курслар да ачкан иде. Ике революция арасында (1905-1917). дөньялар тыныч булган вакытта, минем бу шәхес белән бервакытта да кара-каршы очрашканым булмады.
Омскида Госман(ов) гаиләсе белән бу соңгы тапкыр очрашуым минем өчен бик әһәмиятле иде. Чөнки ялгызлык, мохтаҗлык һәм гариблек көннәреңдә, иске танышларымның берсе белән очрашып, җылы һәм рәхәт бер бүлмәдә Казан гадәтләре буенча корылган чәй табыны янында дусларча сөйләшү һәм дәртләшү тормышымның татлы хатирәләре булып истә калыр.
Колчак дәверендә Омскида яшәгән Гыйбадулла әфәнде дә, башкалар кебек, яшен тизлеге белән алышынып торган режимнар тудырган болгавыр һәм буталчык хәлләр эчендә. Чека агентлары тарафыннан кайчан да булса бер тотылачакларын уйлап, алай да "бәлки әле . дип өметләнеп, йөрәк сызлаткыч фаразларны бик акылга китермәскә тырышып гомер итә иде, киләчәк хакында планнар кормыйча, кесәсендәге бүген кыйммәтле, ә иртәгә ун тиенгә дә тормаган банкнотларын туздырып, йөк буларак жинел, бәһасе авыр булган әйберләрен тиз генә табып булмастай бер жирдә саклап, көзге кебек, сүлпән һәм салмак кына тормыш кичерә иде Элеккеге эш. милек, мал-мөлкәт, комфорт һәм рәхәтлек тарихта калды инде Иртәгесе көннен ни китерәсе билгеле булмаса да, яхшы хәбәр китермәячәге ап-ачык иде.
Госман углы, башка бик күпләр кебек, көнчыгышка таба качмаган, тәкъдиренә ни язганын Омскида көтәргә булган иде Бәлки яна шартларга, яна хәлләргә ияләшеп тә китә алыр әле . Мин үзем дә шул халәттә түгелмени соң9
Бу сәфәремдәге Омск "Себернен эченә таба" хәрәкәтем вакытында күргән Омскига охшамый иде. 6 ай элек монда, яхшымы-яманмы, бер “башкала" иде: урамнарда халык күп. кибетләрдә, рестораннарда, чәйханәләрдә, мәйханәләрдә, казиноларда һәм урамнарда җанлылык бар иде. Шәһәр халкы хәрәкәттә һәм тереклек итә иде. Кайтканда күргән Омск исә ярымүле бер шәһәр кебек, урамнарында тәртипсезлек һәм пычрак бик нык арткан иде. Кешеләр, шул ук сәүдәгәр, вак кибетче һәм урта хәлле шәһәр кешеләре барысы аптыраган- каушаган кебек күзгә ташлана иде...
Омскидан кузгатып киттек. Без 1918/1919 ел кышын кичергән Кызылъяр (Петропавел) буеннан Уралларга таба юнәлеш алдык. Бу шәһәргә моннан ел ярым элек кызыллардан качып киткән идек, хәзер исә үз аягым, үз теләгем белән кызыл Казан ягына таба китеп бара идем. Ни эшлисен, "кешенең башы — тәңренең тубы” шул...
Рухи ялгызлык һәм моңаю. Поездыбыз, делегатлар поезды булса да. зур һәм мөһим станцияләрдә генә түгел, кайчак, әһәмиятсез, кечкенә тукталышларда да сәгатьләр буена туктап тора иде Бу рәте-чираты булмаган туктап торулар, табигый, сәяхәтебезнең озаюына, максатларыбызга ирешүнен һаман кичегүенә сәбәп булса да, ул вакыттагы гражданнар сугышы шартлары өчен юлны бик авыр дип әйтеп булмый иде Икенче яктан, мин гаиләм белән бераз иртәрәк кавышуны өмет иткән булсам да. Казанда гаилә мохитеннән кала, сәяси мохиттә” никадәр күнелсез сюрпризлар көткәнен дә фараз итеп, бу сәфәремнең озынаюына сөенеп тә куйган кебек була идем...
Вагонда юлдашларым тарафыннан "вакыт үтерү” өчен сөйләнгән анек-дотларга көлемсерәгән, кызылларның ирешкән уңышлары турындагы хикәяләргә колак салган кыяфәт күрсәтеп утырам Ләкин боларның барысы маска гына
булып, чынлыкта күнелем тирәнлегендә канлы бер яра бар. чын мәгънәсендә рухи, мәгънәви ялгызлык һәм сагыш эчендә идем. Үз-үземне сусыз чүлдә кебек хис итә идем Ул вакытларда минем кебек рухи авыр халәттә булган милләттәшләрем, әлбәттә, бик күп иде Алай гына түгел, Русиядәге бөтен төрек җәмгыятьләре, бөтен мөселман җәмәгатьчелеге шушы хәлдә иделәр Бу. безнен өчен бер милли һәлакәт, бер ижтимагыи бәхетсезлек иде Тик. көлкеле анекдотларны, “кыюлык өстәүче” хикәяләрне тыңламас өчен колагымны каплый алмаган кебек, җитлеккән яшьтә, азмы-күпме укыган-язган кеше буларак, бу куркыныч рус катаклизмы эчеңдә батып баручы милли кыйммәтләрне, сүнеп юк булган изге хыялларны күрми-анламый. алар өчен борчылмый тора алмый идем, әлбәттә
... Хат тормый торган почта тартмасы. Ниһаять, 1918 елнын октябрь аенда, ягъни 17 ай элек ташлап киткән Уфа шәһәренә килдем. Монда поезд байтак торасы булганга, шәһәр урнашкан калкулыкка таба юнәлдем. Кесәмдә монда почта тартмасына ташлар өчен Томскида бирелгән әманәт хатлар бар иде. Ул вакытларда Совет власте астында калган җирләрдә социализмның бер “бүләге" буларак, конвертларга марка ябыштырылмый, хат китсә, маркасыз һәм акчасыз да китә иде. Беренче очраган почта тартмасына якынлаштым һәм хатларны ярыктан эчкә төшердем Тик ни курим хатларымның бөтенесе аска коелмасыннармы91 Карасам, тартманың төбе бөтенләй кубып төшкән икән Аптырап, кар өстенә чәчелгән бер кочак хатны тиз генә җыеп, кире кесәләремә тутырырга мәҗбүр булдым Бу, кечкенә генә булса да, бер символ иде ул вакытларда бөек Русия шундый хәлдә иде. ягъни революциянең ифрат дәрәҗәдә "тирәнләшүс" аркасында, ил, әлеге почта тартмасы кебек, төбе тишелеп купкан вәзгыятьтә иде Кырдан узып баручыларның игътибарын үземә тартмас өчен, хатларны җәһәт кенә туплап, кесәмә куйсам да, минем өчен сәяси" бер йөк булган бу качак хатлары белән ни эшләргә дә белми идем. Бу тартманың төбе төшкән, икенче тартмаларның да шул хәлдә түгел икәнлеген каян беләсең9 Элемтә бүлегенә кереп, кеше күп җирдә күренеп йөрергә мина ярамый иде Хатлар Уфа тирәсендәге җирләргә адресланган булганга, аларны Казанга кадәр ташу һәм файдасыз, һәм "сәяси яктан" ялгышлык булыр иде Шуна күрә аларны юк итүдән башка чара калмады
Мөфтине барып күрүем Уфа шәһәре, Казан һәм Оренбургтан сон, эчке Русиядә әһәмиятле бер төрки-мөселман мәркәзе булганга, монда мине белгән һәм таныган милләттәш коммунистларның булуы бик мөмкин иде. шунлыктан башыма төрле бәлаләр килергә дә мөмкин иде Томскида алган “ялганчы" таныклыгым мине мондый бәлаләрдән коткара алмаячак Шуя сәбәптән, Омскидагы кебек, бу шәһәрдә дә танышларны эзләү белән артык мавыкмыйча, мөфти Галимҗан Барулины барып күрүдән үземне тыя алмадым
Мөфтине Диния нәзарәте бинасының югары катында күрдем, бергәләп чәй эчтек Мөфти, чәй табынына кара арыш икмәгеннән башка берни дә чыгара алмаса да, хәленнән зарланмый һәм сәяси" темаларга сөйләшергә бик артык теләге юк иде Баруди бездән соңрак. 1919 ел башларында бугай. Уфадан Кызылъярга килгән, ләкин бу елнын мартында Уфа яңадан аклар тарафыннан алынгач, Уфага кайткан һәм башка китмәгән иде 1919 елнын 3 июнендә Уфаны басып алган кызыллар ул вакытта анда яшәгән мөфти Барудига, нишләптер, тимәгәннәр
Г. Барудиның мөфтилеге һәм үлеме. Г Баруди үлгәнчегә кадәр мөфти булып кала һәм 1921 елнын 6 декабрендә Мәскәүдә ачларга ярдәм итү эшләре белән шөгыльләнеп йөргән вакытта үз әҗәле белән үлә. Барулинын вафаты милли кыйммәтләрнең бәһасс төшкән бер заманга туры килгәнгә, үлеме мөнәсәбәте белән К-сиядә аның хакында һичбер нәрсә язмадылар Бары мәрхүм мөхәррир Җәмал Вәлидинсң Русиядә 1923 елда чыккан русча бер хезмәтендә генә Галимҗан Баруди турында бер кисәк язу бар (Ж. Вәлиди Очерки истории образованности и литературы волжских татар — М.. 1923 -55-58 бб ) Тагын казанлы адвокат һәм политик Фуад Туктар Парижда чыккан русча бер газета да
ана атап ике колонка мәкалә язды (Ф Туктарнын бу язмасы Парижда чыккан “Последние новости” газетасында басылды һәм мин аны Финляндиядә вакытта укыдым ләкин хәзерге минутта кулымда булмаганлыктан. газстанын датасын һәм номерын күрсәтә алмыйм.) Күргәнегезчә, имам, мөдәррис һәм җәмәгать эшлеклесе Г Барудинын үлеменнән сон анын турыда Русия эчендә дә, тышында да бары тик рус телендә генә языла. Бу хәлгә көләргәме, еларгамы? Хәзер инде бераз соң булса да, бу хөрмәтле төрки фикер иясе турыңда төрки телдә дә берникадәр сөйләп китик
Галимҗан Баруди кем ул? Галимжан Баруди 1881 елдан бирле Казан шәһәрендә IV мәхәллә мәчетендә имам иде Мөхәммәджан Гали(ев) исемле бер сәүдәгәрнен улы булып, 1857 елда Казан читендәге "Пороховая слобода”да (Барут авылында) туганга. "Баруди” тәхәллүсен алган. Мөхәммәджан әфәнде улларынын икесен дә (Салихҗан исемлесе Казаннын Яна Бистә мәхәлләсендә имам иде), үзе кебек "томана" калдырасы килмичә, "гыйлеме линия сабагы укыр өчен хәтта ки Бохарага кадәр җибәрә Улларынын зурысы булган Галимжан әфәнде 1881 елда Бохарадан кайткач. Казанда атаклы мәхәлләгә имам итеп сайлана һәм. бер мәдрәсә ачып, мөдәррислек итә башлый Бу мәдрәсә көннән- көн үсә барып,зур һәм яна бина мәсьәләсе килеп баса. 1901 елда мәһабәт бер бина төзетеп, бәлки дә әтисенен исемен мәңгеләштерү фикере белән, мәдрәсәгә "Мөхәммәдия" исемен бирә Укыту программасына дөньяви фәннәр дә кертелеп бу яктан Казан татарлары арасында "Мөхәммәдия' беренче мәдрәсәләрдән иде Танылган язучы һәм акыл иясе Йосыф Акчура 1904-1905 елларда, үзе сөйләвенчә. " Казанның яңару юлына баскан бу уку йортында госманлы төрек әдәбияты һәм әдәбият тарихы укыта" (Кара: Төрек елы — Истанбул, 1928 — 408 б )
Баруди җәдитчелек белән шәехлек-мөршидлекне бергә берләштерергә тырышучы, үз эченә бикләнгән бер мулла иде Ул “ысуле җәдитчә”, ягъни мәктәпләрдә укытуның яна ысуллар белән оештырылуы тарафдары иде Мәдрәсәнең янында гына “ысуле җәдит” башлангыч мәктәбе дә бар иде Ул хәтта үзе дә бу тип башлангыч мәктәпләр өчен дәрес китаплары язгалаган иде. Әмма Көнбатыштагы укыту-тәрбия ысулларыннан кирәгенчә хәбәрдар булмаганга, бу өлкәдә әллә ни алга китә алмый, минемчә, ул бу юлда “үсәргә" дә бик теләми иде бугай. Барудинын шәехлек-мөридлек белән шөгыльләнүе, мәрхүм дустым мөхәррир Җәмал Вәлиди фикереңчә, мәдрәсәгә матди ярдәм итүче консерватор байларны үзеннән читләштермәс өчен кулланылган бер форма, осталык белән эшләнә торган бер политикадан гыйбарәт иде (Югарыда аталган русча әсәрендә. 55 б. Ләкин мин мәрхүм дустымнын Г Баруди хакындагы бу хөкемен кабул итә алмыйм. Минемчә, бу дин галиме мона бара торган кеше түгел иде.)
1905 ел революциясенә кадәр Барудинын укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре яхшы һәм кимчелексез иде Мөдәррис-шәех әфәнде дин белән дөньяны "килештерә" алуыннан, "тарикать" белән "прогресс ’ны янәшә йөртүеннән шат булды. Мәдрәсәсеннән күп кенә билгеле имамнар һәм яна фикерле, янача укыту ысулларыннан хәбәрле укытучылар чыккан. Барудинын исеме, мәдрәсәсенең даны кин Русиядә яшәгән иң ерак төрки мөселманнар арасында да җәелгән иде. Ләкин беренче Рус революциясе вакыйгасыннан сон Барудинын яшь шәкертләре башка төрле, тагы да радикальрәк реформалар таләп итә башлыйлар Бер яктан мөдәррис һәм анын артында торган байлар, икенче яктан "чиктән ашкан” фикерләргә ия булган яшь шәкертләр арасында жңтди һәм тирән аерымлыклар барлыкка килә, бер төркем шәкерт мөдәрриснең гамәлләренә протест күрсәтеп, демонстратив рәвештә мәдрәсәне ташлап чыга һәм "Ислах" җәмгыяте оештыра. Менә шул көннән сон мөдәррис Барудинын авторитеты шактый нык кими, җәдитчелек белән шәехлек арасындагы тигезлек тә бозыла. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең әлеге артыгы белән прогресс яклы шәкертләре арасыннан исә сәләтле газетачылар, әдипләр, тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр һәм артистлар чыга, вакытыңда Йосыф Акчура белән бергә "Казан мөхбире" газетасын
мин ВЕР яктылык эзлеген ИДЕМ 97
чыгарган һәм соңыннан Оренбургта Вакыт' газетасында эшләгән Борһан Шәрәф, бер төркем пьесалар язган Галиәсгар Камал, күп кенә матур хикәяләр һәм театр әсәрләре иҗат иткән Фатих Әмирхан, сәхнә сәнгатькәре һәм язучы Кәрим Тинчурин һ. б.лар болар арасында иде (Г. Баруди хакында тулырак мәгълүматлар Г Батгал Таймаснын "Казанлы төрек мәшһүрләре" сериясендәге Ill номерлы әсәрендә бирелгән: Истанбул. 1958.)
... Кызыксыну уяткан бер поезд Уфадан кузгалып китеп, Идел буйларына, Самара шәһәренә таба юнәлдек. Поездыбыз Аксионово станциясендә туктады һава суларга чыктым. Вагоннарының күбесе кызылга буялган иске “ат вагоннарыннан" гыйбарәт булган бер поезд туктап тора иде. Бу вагоннарның бсрсенен ишегенә акбур белән русча язылган “Башкирская республика" сүзен укыдым һәм башкорт булуы чыраеннан билгеле бер солдаттан монын нинди поезд булуын сорадым. Ул Башкорт җөмһүриятенә караган поезд булуын һәм Зәки агаинын да бу поездда булуын әйтте Солдатның “Зәки агай" дигән кешесенең мәшһүр Зәки Вәлиди булуы ап-ачык иде Зәки Вәлиди белән без күптән таныш идек Фәкать шуны уйладым: мин "дошманга" тәслим булырга китеп баручы Һәм иртәгә язмышымнын ничек буласы билгесез бер сәяси җинаятьче" идем, Зәки Вәлиди исә махсус поезд белән мәмләкәтенә кайтып баручы “дәүләт кешесе" иде. Димәк, “сәяси хәл” буенча караганда арабызда зур аерымлык бар иде Күрешергәме анын белән, күрешмәскәме7 Вәлидинен мине кулга алдырмаячагына ышана идем, әмма күрешкән тәкъдирдә дә бу хәлдә һәм бу мохитта ни турында сөйләшә алырбыз икән7
Бу урында бераз туктап, Зәки Вәлидинен гыйльми һәм тарихи хезмәтләренә тукталып китим
1917 елга кадәрге Зәки Вәлиди Мин Зәки Вәлидине. ул әле тарихчы буларак та, бер политик буларак та танылмаган чорда. 1911 елнын җәендә, соңрак "Башкортстан җөмһүриятенең башкаласы" буларак дан алган, кечкенә генә бер өяз мәркәзе булган Эстәрлетамак поселогында аяк өсте торганда очраттым
Бу болай булды: шул елның җәендә сәфәрем вакытында әлеге поселок базарында прозаик язучы Галимҗан Ибраһимов белән берлектә йөргәндә аны тәбәнәк буйлы, матур киенгән бер яшь кеше туктатты Сөйләшә башладылар Мин исә, алар сөйләшкәнне тынлап тормыйча, әкрен генә алга таба киттем
Соңрак Галимханнан бу егетнең кем булуын сорагач, анын Казанда Күл буе мәдрәсәсендә төрки халыклар тарих укытучысы булуын, шушы көннәрдә төрки тарихы буенча бер әсәренең дә чыгачагын һәм туган авылының бу тирәләргә якын гына булуын сөйләде Бу яшь тарих укытучысы да минем кем булуымны сораган һәм икебезне дә авылына кунакка чакырган икән Мин "юлчының юлда булуы хәерле" дип. бу чакыруны кабул итә алмадым, һәм ул вакытта яшь тарихчы белән якыннан таныша алмадым
Ул егет — киләчәктә тарих профессоры, тарихи хезмәтләр авторы һәм җәмәгать эшлеклссс Зәки Вәлиди Туган иде
Вәлидинен Эстәрлетамак базарында телгә алынган беренче хезмәте “Төрек вә татар тарихы" исеме белән Казанда 1912 елда басылып чыкты Шул ук елның җәендә мин беренче тапкыр Казанга баруымда 3 Вәлиди минем янга "Болгар" гостиницасына килде, минем дә тарих белән КЫЗЫКСЫНУЫМ сәбәпле. “Төрек тарихы "нын язылышы һәм эчтәлеге буенча, аерым темалары турында сөйләде. Аннан сон мин 1913 елнын җәенә кадәр Ураллар янындагы Троицк шәһәрендә калдым Бу елның җәендә Казанга күченеп килгән вакытта Вәлиди инде Уфага киткән 1юм анда "Госмания" мәдрәсәсендә тарих укытучысы вашфасын алган иде
1917 ел революциясенә хәзерлек елларында Вәлиди тарихчы сыйфатында танылуга иреште Оренбургта "Шура”, Казанда “Мәктәп" журналларында һәм башка газета һәм җыентыкларда төрек тарихы һәм этнографиясе буенча күп кенә җитди һәм әһәмиятле эзләнүләре нәшер ителде 1915 елда исә китап
рәвешендәге икенче әсәре "Рәсемле кыскача төрек һәм татар тарихы" чыкты Шул ук чорда Вәлидинең башка әсәрләре рус фәнни мәҗмугаларында да күренә башлады һәм бер гыиль.ми оешма тарафыннан башка китапханәләрдә дә утырып эшләсен өчен Төркестанга җибәрелде Тарихчы буларак, бу егет бик өметле һәм нәтижәле хезмәт итүче, эзләнүгә, тикшеренүгә һәвәслеге белән көннән-көн алга баручы, үсеп килүче галим иде.
Политик. Минемчә, тарих укытучысы һәм хезмәтләр авторы Зәки Вәлидине сәясәт юлына кертүчеләр Уфа төрекләре булды Чөнки 1916 елда аны Дәүләт Думасындагы мөселман сайлаулар комитеты каршындагы ярдәмче Бюрога член итеп алар җибәргәннәр иде. яшь тарихчы "политика" эшенен тәмен беренче тапкыр шунда татыган һәм. 1917 ел революциясе булгач, сәясәт мәйданына тагын да кинрәк проектлар белән ташланган иде
Вагондагы сөйләшү Жәяләр эчендә генә язарга теләгән сүзем бераз озаеп китте, ахры Инде яңадан Аксионово станциясенә, "кызыксыну уяткан поезд"га кайтыйк.
Кыска бер икеләнүдән сон, Зәки Вәлиди белән очрашырга карар бирдем Бер башкорт рядовое мине Зәки Вәлиди утырган вагонга китерде Бу II класслы вагон иде "Башкортстан җөмһүриятенең хәрби эшләр министры" белән кара- каршы очраштык Начар очрашу түгел иде бу! Тик Башкортстаннын "Совет җөмһүрияте" булмавы гына күп кешенең кәефен җибәрә иде (Вәлиди һәм иптәшләре соңрак бу “совет" сүзен ширма урынына кулланып, җөмһүриятнең миллилек сыйфатын дәвам иттерергә тырышсалар да. уңышка ирешә алмыйлар һәм нәтиҗәдә "җир астына" сыенырга мәҗбүр булалар Бу мәсьәлә турында соңрак 3. Вәлиди белән Бакудагы очрашу уңаеннан тулырак сөйләрбез) Сөйләшә башладык, әмма әңгәмә бик нормаль, шома, "тыкрыкларга" кермичә генә барды. Чөнки политика мәсьәләләре хакында авыз ачмадык Бердән, жирнен дә колагы бар”, икенчедән, үткәнне искә алу. тарих турында сөйләшү өчен дә вакыты ул түгел иде. Шуны да бик яхшы хәтерлим, бу әңгәмә вакытында "Хәрби эшләр министры” русча бер газетадан бер кисәк ертып алып, анын эченә бер тотам "махорка" дип йөртелгән рус тәмәкесен салып, сигарет урынына көйрәтеп җибәрде. Бу хәл мине аптырашта калдырса да. монын ул замандагы кытлык. мохтаҗлык, ярлылык шартлары белән бәйле булуы аңлашыла иде
Вәлиди ул вакытта мине тотгырмаса да, вакытында кайбер казанлы зыялылар эшләгән кебек, миңа Башкортстанга барып эшләргә тәкъдим итмәде Соңыннан гына ул мина шул хәлне аңлатты: ул вакытта поездда бергә барган кайбер Казан коммунистлары мине кулга алып. Мәскәүтә җибәрергә кинәш итсәләр дә, Вәлиди моны кабул итми, ләкин әлеге милләттәш коммунистлар минем хакта Мәскәүтә кирәкле урыннарга телеграмма җибәрүдән тайчанмаганнар, имеш
Күренә ки.ул вакытта минем Вәлиди белән күрешүемнән һичбер төрле файда чыкмаса да. ул башкорт поездындагыларга күренеп йөрүем белән үземне бик авыр хәлгә төшү ихтималына да дучар иткәнмен икән.
Милли дәгъва. Тарихчы һәм политик Зәки Вәлиди белән юлда мондый очраклы очрашуыбыз 1920 елның феврале ахырларында булган иде Ул 1917 ел революциясе булган көннән бирле "автономияле Башкортстан өлкәсе" мәсьәләсе буенча чабып йөри иде. Ләкин, аның фикереңчә, бу аерым бер мөстәкыйль мәсьәлә генә булмыйча, ә бәлки зур "Төркестан" дәгъвасының бер кисәге, бер өлеше иде. 3. Вәлиди 1917 елның маенда Мәскәүдә узган Русия мөселманнары конгрессының эше турында сөйләгәндә болаи диде Конгресстагы башкорт вәкилләре Башкортстаннын чикләре турындагы мәсьәлә буенча рапорт бирделәр. Төркестанлылар белән бергә. Башкортстаннын да автономия алуына карар биреп, моңа кадәр тарихта билгеле булганча, бу революция дәверендә дә башкортлар үз язмышларын Төркестандагы революцион хәрәкәткә бәйләргә булдылар" (3. Вәлиди Туган Бүгенге Төркестан һәм аның якын үткәне —Каһирә. 1929 - 1939 — 336 б.) Ул өч елдан бирле бөек бер дәгъваның уңай хәл ителүе өчен
көрәште Һәр көрәштәге кебек, монда да күпмедер жинү.тәр. чигенүләр, алга китеш, унышсызлыклар булып. ирешкән уңышлар янында ялгыш хәрәкәтләр дә юк түгел иде. Чөнки, "бары берни эшләмәгән кеше генә ялгышмас". диләр Кулга корал альт сугышкан көннәрдә дә кайчак төрле комбинацияләр оештырырга кирәк була 1919 елнын 16 февралендә (1 мартында) башкортлар һәм казах төрекләре советлар белән солых төзергә мәҗбүр булдылар Димәк, минем Уфа белән Самара арасындагы Аксионово станциясендә “башкорт поезды" белән туры килгән вакытта башкортларның советлар белән договор төзүенә нәкъ бер ел узган була. Ул вакытта Вәлиди Хәрби академия бетереп Мәскәүдән кайтып килә иде Бу аның “башкортлык" һәм тагы да тулырагы "Төркестан" дәгъвасы хакында көрәшләренең Русия эчендәге периодларыннан берсен һәм соңгысын тәшкил итәдер иде (3. В Туган турында "яхшы тарихчы, начар политик" дигәннәр бар. Бу ике хөкемнең икесе дә дөрес булса да. беренчесенең дөреслеге бу кешегә зур игътибар бирү өчен бик житә. Политик Туган өчен монда мәшһүр ике фикерне искә төшерү урынлы булыр I/ “Политика кая гына керсә дә. үзе белән бозыклык алып керер": 2/ "Бер дә ялгышмаган кеше — берни эшләмәгән кеше" Димәк, нәрсәдер эшләргә керешкән кеше ялгышлыклар, хаталар да ясарга мөмкин Кеше теләсә ни сөйләсен, бу тарихчы-сәясәтче якташыбыз хакында минем фикерем шул./...
— Кытлык һәм пычраклык. Аксионово станциясендә чын мәгънәсен бары еллар узгач кына аңлаган хәтәр эшне уздырып җибәреп, кузгалып киттек Идел буендагы Самара шәһәренә якынлашканда искиткеч булып тоелган бер нәрсә — аерым тукталышларда саф. яна пешкән ак икмәк сатуларын күреп, имрәндск Бер данәсен мин дә алдым Кисеп, авызыма алгач, анда тознын әсәре дә булмавын, төсе жәлеп итәрлек булса да. тәмгә артык төче бернәрсә булуын аңладым Русия — күл һәм кыя тозларына бик бай мәмләкәт, бик мул тоз чыганагы булган поселок Тозтүбә моннан һич тә ерак булмаганга. бу тирәләрдә икмәкнен болай тозсыз пешерелүе аптырашта калдыра торган бер хәл иде Әмма гражданнар сугышы аркасында йөк төяү һәм ташу эшләренен сон дәрәжәдә чыгырдан чыгуы, дәүләтнең бер җирендә тулып яткан ин кирәкле нәрсәләрнең дә башка зур ихтыяҗ кичергән өлкәләргә китертү мөмкинлекләре юкка чыккан, шуна күрә дә илдә тоз күп булып та. тоз кытлыгы килеп чыккан икән Безләр, мона кадәр "тыш өлкә" саналган Ссбердә булганга, асыл Советстан "дагы мондый күренешләр белән хәзер генә очраша башладык Моннан башка. Самара кебек әһәмиятле һәм элек чиста бер губерна мәркәзе булган шәһәрнен станцияләрендә бик кызганыч һәм чиркангыч күренешкә тап булдык чыкмас юлларда, тупикларда торучы сау-таза кебек күренгән берничә вагоннын кеше нәҗесләре белән тулы булуын, ягъни кызыл ирләрнең бер яклы карары белән бәдрәф урынына кулланылуын күрдек
Казачийлар поездыннан аерылу Самара белән Сызрань арасында Идел елгасы буендагы тимер юл күперен кичкәннән соң. чын Русиягә. ве.тикоросслар өлкәсенә кердек. Рузаевка станштясснә җиттек Мин монда сө<1ксмле "казаклар поездыннан" аерылып, башка бер поездга утырып, көньяк-көнчыгышка таба, ягъни бөтенләй кире якка китәргә тиеш идем Мин. бу төшкә кадәр бушка һәм бик рәхәт сәясәт иттергән өчен, казакларның җитәкчесенә рәхмәтләремне әйтеп һәм бөтенесе белән саубуллашканнан сон. әйберләремне алып, поезддан төштем Бик озын булуына карамастан, сәфәрем рус казаклары поездында бик әйбәт кичте: артык йончылмадым һәм ач та калмадым Ул чорда болар да Рүсиядә ин әһәмиятле нәрсә булып тоела иде. Шуна күрә Себер вагоныннан төшкәч, үземне жылы өйдән суык урамга чыгарып ташланган кебек хис иттем Иркен станциядә пычраклык һәм тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Халык шактый күп Тик кешеләрнең кием-салымы юньле түгел Ирләр белән хатыннар арасында тышкы кыяфәттә артык аерымлык юк иде Бөтенесенең йөзе чытык, кыяфәтләре аптыраган, кабаланган төсле Кешеләр бер-берләренә ачулы, рәнҗүле, хәзер чәкәләшеп, талашып-сугышып китәргә торган кебек күренәләр иде
Печән йөгендә. Кирегә таба, Казанга китәргә кирәк иде Ләкин ничек китәргә9 Поездлар юньләп йөрмиләр. Мәскәүдән Казанга кадәр бара торган поездларның күбесе монда кермичә, башка юлдан, Тимирязево буеннан китәләр иде Монда поезд көтеп, озак вакыт калу бар яктан кулай түтел иде Шул вакытта Казан юлы буендагы Тимирязево станциясенә кадәр баручы бер йөк поезды барлыгын белдем. Ул поездда печән төялгән платформалар булып, басып тутырылган печән йөге төзек бер квадрат рәвешенә китерелгән, түбәсенә бик зур баскыч белән генә менә алырлык хәлдә биек иде. Күрдем ки кайбер юлчылар бу печән түбәсенә менеп урнашкалаганнар. Мин дә утырырга карар бирдем Шул югары түбәгә әйберләремне ыргыттым да көч-хәл белән тырмашып менеп утырдым Бу юлларда туннель-мазар булмаганга, бу яктан куркырлык нәрсә юк иде. Печән, табигый, йомшак, тик югарыда бик җилле һәм суык иде. Чара юк. чыдарга кирәк; юлнын күбесе узылды, азы калды, гаиләмә дә якыная барам Тимирязево станциясе ул хәтле ерак түгел, анда бәлки өсте калдаулы, җылырак вагонга да утыра алырбыз. Чынлап та шулай булды: Тимирязевода ул заманга күрә нормаль бер пассажир (ягъни элеккеге ат яки йөк) вагонына утырдык Бу инде минем Казанга кайту юлымдагы соңгы поездым булып, юлдашларымнан күбесе солдатлар һәм крестьяннар иде Вагонда сәке-фәлән юк, бөтенебез вагоннын такта идәненә утырып яки ятып кайта иде Мин бик аз, бик кирәк булганда гына сөйләштем, Казанга якынлашканда сөт түккән песи" кебек "тыныч" идем. Бу вагонда инде “казаклар вагонындагы” кебек иркен сөйләшергә ярамый, телне аркылы тешләргә кирәк иде. Гаиләмне дә күрмичә, гаебем билгеле булып. кулга алынасым килми Томскида алган таныклыгымны” озак сакладым, инде анын кирәге калмады Ә менә мина яки аны бирүчеләргә зарары тияргә бик мөмкин иде. Моннан сон аны теләсә кайсы совет чиновнигына күрсәтү мәгънәсезлек булачак иде
Казанга җитү. Томскидан чыгып китүгә нәкъ 37 көн узды. Мартның беренче көннәре иде. Ул ел 29 көннән килгән февраль һәм январь айлары, мартнын да берничә көне юлга китте. Март ул мәмләкәтләрдә инде язнын хуш исен алып килә: җылы җилләр исә башлый, кояш нурлары тагын да турырак, тагын да биектәнрәк карый, аяк астындагы карлар йомшый һәм эрегән кебек тоела, аерым калкулыклар ачылып. каралып күренә башлый, авылларда бер почмакка өелгән арбалар, сабаннар, сукалар урыннан кузгала, көзен урман эчләренә качкан ярымкүчмә кошлар торак жирләргә күченәләр, көньяктан, белмим, әллә кайсы ерак илләрдән кайтулары көтелгән сыерчыкларга үзенчәлекле, такта оялар хәзерләнә... Менә мин нәкъ шул ел фасылында Идел буендагы тагын бер тимер юл күперен кичеп, кичкә таба караңгы төшкәндә. Казан вокзалына килеп җиттем Казаннан киткәннән бирле нәкъ 7 ай узды. Югыйсә, ике атнага дип чыгып киткән идем. Көзге бер көнне җәяүләп чыгып киткән бу шәһәргә хәзер яз башында ат вагонында кайтып киләм.
Вокзалда вагоннан төштек. Хезмәткәрләр пассажирларны тар гына бер ишектән сөзеп чыгардылар Аларнын төп максаты поезд билетын тикшерү булмый (асылда билетларыбыз юк иде), әйберләрне карау иде Бу сонгы таможня контроле кебек бернәрсә иде һәркемнең сумкаларын, сандыкларын ачтыралар, янчыкларны, букчаларны, пакет һәм капчыкларны чиштерәләр, ашау-эчү яки тукыма кисәге кебек нәрсәләрне тартып чыгарып, хуҗаларына “иртәгә станциягә килеп алырсың!" диеп, алып куялар. Тик шунысы кызык, шәхесне танытучы документ яки башка бер кәгазь сорамыйлар. Минем сумкада яки кәрҗинемдә (бик яхшы хәтерләмим) Томскидагы кайбер Казан качакларының гаиләләренә тапшыру өчен биргән чәй пакетлары бар иде Аларны да коткарып калу мөмкин булмады.. 3 мең километрлык җирдән Идел буена кадәр алып кайта алган бу әманәтләрне тапшыра алмавыма бик кайгырсам да. совет "капка бавын тотучылары" белән талаша алырлык хәлдә түгел идем
Ясыйгы намазыңда өйгә кайттым Минем болай “тиз" кайтып җитүем гаиләм өчен чын сюрприз булды. Кайтуым турында катгый бер хәбәрләре дә
булмаган. Шуна күрә көтелмәгәндә кайтып төшүемне хатыным куаныч белән дә, аптырау белән дә каршылады Балабыз ул вакытта әле яна гына 6 яшен тутырган иде ..
... Начар билгеләр. Минем кайтуым хәбәре ике көн эчендә бөтен Казан мөселман мохитында һәм татар коммунистлар арасында бик гиз жәелгән, язмышымнын ничек булачагы турында фаразлар, имеш-мимешләр, гайбәтләр тарала башлаган. Ул вакытта Казан төрекчәсе белән басылган коммунист газеталарында минем хакымда сон дәрәҗә ялган, буталчык сүзләр белән тулы язулар чыкты, болардан берсенең, элек мин кайтканчы Йолдыз газетасында эшләгән гаугалы, мәңге айнымас Ибраһим Күли имзасы астында булуын хәтерлим Бу язулар, әлбәттә, минем өчен һич тә яхшы нәрсәләр вәгъдә итүче билгеләр түгел иде...
Иске бер "дус". Бу хәлдән соң исеме югарыда телгә алынган, революциягә кадәр мина карата дуслык хисләре күрсәткән һәм хәзер Казан коммунистларының олыларыннан саналган язучы Галимҗан Ибраһим(ов)ка киттем. Ул без яшәгән йортка бик якын гына бер мәшһүр казанлы тарихчы һәм акыл иясе мәрхүм Ши1забстдин Мәржани яшәгән өйдә тора иде. Бу мөхтәрәм галимнең никадәр кыйммәтле дини һәм гыйльми әсәрләр язган хөҗрәсендә үлеменнән 30 ел соңрак бер зиндыик коммунист язучының динсезлек темасына багышланган кызыл әсәрләр языл ятачагын һичбер шаман алдан әйтә алмас иде Иске дустым мине: “Әле сине асмалылармыни9" дигән сүзләр белән каршылады Бу большевикларча "сәламгә” бары бер көлемсерәп кенә куйдым Аннан һичбер төрле ярдәм, булышу һәм шәфкать сорамаган килеш, ул мина бөтенләй урынсызга, элеккеге эшләремнән һәм хезмәтләремнән ваз кичүемне игълан итеп, иске иптәшләремне мыскыллап һәм нәгъләтләп берәр язма бастырырга кинәш бирде. Бик горур кыяфәттә бирелгән бу киңәшне мин җавапсыз калдырып, монда бары тик сәясәттән читтә торып кына эшләү нияте белән кайтуымны аңлаткан булдым һәм чыгып киттем. Аннан соң ни мин аны. ни ул мине эзләмәдек
Чекага чакыру Коммунистик матбугатта мондый начар язмаларның чыгуыннан һәм Мәржани өендәге очрашудан сон, төрле ихтимал хәлләрне уйлап, “вакыйгаларның бераз яхшыруын көтү өчен” күпмедер вакытка өйдән китеп тору кирәк дип таптым һәм хәтта бср-икс кич бер иске дустымда кунып калдым. Бер иртәдә өйгә кайтуымда хатыным кичә мине бер хезмәткәр сорал килүен, Чекага чакыруын һәм аннан кул куйдырып алуын сөйләде Димәк, минем белән совет дәверенең иң куркыныч террор оешмасы шөгыльләнәчәк иде Курыкканым куш килде Бу хәл алдында нишли .злам инде мин9 Икс юл бар. берсе — яңадан качып котылу, икенчесе — “башны култык астына тыгып” бирелү
Халык эчендә ялгызлык. Качу һәм посып яту бик мөшкел бер эш кебек күренде Чөнки мин Казаңда булмаган ел ярым эчеңдә анда бик мөһим үзгәрешләр булып алган, Казан төрекләренең кыйммәтле һәм зыялы зур бер төркеме бөтенләй юкка чыккан иде Шәһәрдәге төрек халкынын ин жанлы һәм сату-алу урыны булган Печән базары үлгән кебек иде кибетләр, магазиннар ябык торалар, сәүдә тормышы бөтенләй сүнгән. Аның каравы, безнең өйгә якын гына мәйданда элек булмаган жирдә “Бет базары" пәйдә булган Мин махсус чыгып, аны карап кердем Шул кадәр халык эчендә мине таныган кешене очратмадым Монда сату-алу белән шөгыльләнгән кешеләрнең күпчелеге, ә бәлки бөтенесе үк, авыллардан килүчеләр икәне билгеле булды Капитализм режимын бәреп төшергән совет хөкүмәте вәкилләре ул вакытларда беркемнән дә рөхсәт алмыйча корыла торган моның кебек бушлай һәм түбән базарларнын булуына һәм эшләвенә күз йомарга мәжбүр иделәр Казан кебек бөек мәркәзләрдә хәзер элеккеге сәүдә хәятыннан бары тик шушындый бет базарлары” гына калган иде Минем иске дусларымның күбесе Казанны ташлап киткән иде Казанда булганнарынын исә ул көннәрдә нинди фикер яклы булулары, яна режимга карата нинди мөнәсәбәттә булулары мина караңгы иде. Казанның үзендә озак вакыт качып йөрүнең мөмкин булуы бик шикле иде Качып ятканнан сон тотылсам, хәлемнең
тагын да авыррак буласы көн кебек ачык Бу хәлдә гаиләмне дә авыр хәлгә куячакмын Шуңа күрә хатыным белән сөйләшеп килешкәч, мин соңгы юлны сайладым, ягъни элеккеге сәүдәгәр Набоковның өендә урнашкан өлкә Чекасына китеп бирелергә карар кылдым. Зәгыйфь кенә булса да. өметләнеп, кыскача сорау алгач, мине, бәлки, чыгарырлар дип уйлый идек. Шул ук вакытта. Чека төрмәсенә ябылгач, яңадан дөнья йөзен күрә алмау куркынычы да булып, бу ихтималлык шактый көчле иде. Чөнки бер тапкыр Чека тырнагына эләккәч, соңыннан котылу бик сирәк бәхетлеләргә генә насыйп булган бер сәгадәт иде
... Набоков өе. Әйткәнемчә, мине Чекага чакырдылар Бу чакыруга "риза" булырга карар биргәч, кичегергә һич тә ярамый иде һәр ихтималга каршы, бер локма чәй. берничә кисәк шикәр һәм беркадәр икмәк алып, кичкә таба хатыным Газизә белән бергә Набоков өенә киттек. Белмим, нишләптер, миндә йөрәк кагу, курку һәм кайгы тойгысы юк иде. Хатыным да сабыр һәм нык күренә. Югыйсә, хәл бик җитди иде: үз аягым белән “үлем аланына" киләм. Рус сәүдәгәрләреннән Набоковның өен электән белә идек. Ак буяулы. төзек бу кунак өе шәһәрнең рус өлешендәге зур урамда матурлыгы белән башка йортлардан аерылып тора Хатыным стоматология училищесында укыганда, без бу йортка якын, ләкин ул кадәр үк матур булмаган бер урамда торган идек. Набоков өенең арка тарафында тәрбиячеләре яки әниләре белән берлектә балалар уйный торган кечкенә, ләкин бик гүзәл бер бакча бар иде. Каивакытларда без дә, бу бакчага барып, утырып, ял итеп кайта идек Мин бу өй яныннан бик еш узып йөри идем. Кайчан да булса, аның эчен дә күрәчәгемне, революция белән хөррият дәверендә әсир хәлендә анын подвалында кунак булып яшисе мне. әлбәттә инде. һич тә уйламаган идем... Нишлисен бит. язмыштан узып булмый
Турыдан-туры подвалга. Өйалдына килеп җиттек. Ләкин безгә башта Набоков өенә түгел, нәкъ анын каршысындагы, бик ямьсез, мөгаен, башка кешенеке булган, бер бинага керергә кирәк икән. Шунда кердек. Өстәл буенда утырган яшь кенә хезмәткәргә мөрәҗәгать итеп, үземнең Г.Батгал булуымны, мин өйдә булмаганда бер хезмәткәрнең өебезгә килеп, мине монда чакыруын сөйләдем Хезмәткәр, өстәл өстендә яткан папкалар өеменнән берсен ачып, күздән кичерде дә. мәгънәле генә иттереп, “ыңда!" дигән тавыш чыгарды һәм бер солдатны чакырып, миңа күрсәтте һәм “илтеп куй!" дип әмер бирде Гаскәри, бу эшләргә бик ияләшкән иде, ахры, кая илтәсен шунда ук аңлады һәм мине каршы якка, ягъни Набоков өенә китерде. Хатыным исә. мине кайгылы күз карашы белән озатып калды һәм, башын аска иеп, йөрәге борчылып, өйгә, ул вакытта бары 6 яшьлек кенә булган балабыз, булачак доктор Билгивар янына кайтып китте. Солдат мине каршы якка китереп, вакытында өйнен котельные булган подвал катында ишектә дежур торган солдатка тапшырды. Шул рәвешле, элек тыныч һәм гүзәл күренгән сәүдәгәр Набоков өенең аскы катындагы куркыныч Чека подвалына төштем, тышкы дөнья белән бәйләнешем тәмам киселде. Төрле- төрле эшләрдә "гаепле" совет ватандашларым арасына мин дә килеп кушылдым.
Подвал һәм аның эчендәгеләр. Тәбәнәк түшәмле подвалда зур гына бер залдан башка, тагын өч кечкенә бүлмә бар иде. Ул бүлмәләрдә такта сәкеләр куелган, берсендә хәтта сәндерә дә бар иде. Тышкы яктан кергәч тә беренче бүлмәне “җиңел холыклы" яшь хатыннарга биргәннәр иде. ягъни бусы үзенә күрә бер "тәрбия өе" иде . Ике бүлмәнең кеп-кечкенә тәрәзәләреннән зәгыйфь кенә яктылык сирпелә, өченче бүлмәнең исә бөтенләй дә тәрәзәсе юк иде. Тоткыннар шәрә такта өстендә яталар. Дежурный залда утыра һәм вакыты- вакыты белән тоткыннар һәм "кызлар" арасында яучылык та иткәли иде. Кайвакыт дежур торырга безнең милләт кешесе дә килә иде
Мин үземне моңда “ак карга" кебек хис итеп, сорау алырга чакырачакларын көтеп, башымда бирәчәк җавапларымны хәзерләп һәм үземне аклау өчен аланнар корып утыра башладым. Бер, ике, өч, дүрт көн узды, тик мине беркем дә сорау алырга чакырмады. Подвалдагы танышларымнан сорашып белүемчә. Чекада синен гаебен хакында теге яки бу карар, үзеңә бернинди сорау да бирелмичә
дә, кабул ителергә мөмкин икән .Моны белгәч, мин тагын да ныграк шөбһәгә төштем: сорау да алмыйча, үз-үземне яклау мөмкинлеген дә бирмичә, хөкем итүләреннән курка башладым Түземсезлек белән, монын ни белән бетәсен көттем. Янымдагы кешеләр, моннан берничә көн генә элек бу подвалда утырган ике тоткынны тан алдыннан алып чыгып йорт бакчасында атып үтерүләрен әсирләрнен кайсын гына тан алдыннан “с вещами'" дип чакырмасыннар, бу анын атарга альт барылуы икәнен сөйләделәр Болар, әлбәттә кешенен бик кәефен кыра торган хәлләр иде.
Безнең кәстрүл. Беркөн тәртипсез хатыннар бүлмәсендә берсенен кулында безнен өйдәге алюмин кәстрүлне күреп, аны кайдан алуын сорадым Хатын, ык-мык иткәч, дежурныидан алуын сөйләргә мәҗбүр булды Димәк, хатыным мина ашарга китергән, аны каршыдагы дежурныйларга калдырып киткән булган. Әмма, подвал тоткыннарына тыштан килгән ризыкны бирергә ярамаганга, дежурныйлар. рәхим итеп кабул кылган ашларны безгә бирмиләр, үзләре ашыйлар һәм кайвакыт подвал чибәрләре белән дә бүлешәләр икән Монын шулай икәнлеген кулыма килеп җитмәгән кәстрүл мисалында да яхшы төшендем Шул хәлдән сон. бер милләттәш дежурныйдан, безнен өйгә барыл, бүтән мина ашарга китермәсеннәр дип әйтүен үтендем Бу якташ солдат минем үтенечемне үтәгән иде. ахры, башка теге хатыннар кулында үзебезнен савыт-сабаны күрмәдем Болай пролетарий идарәсе безне ач тотмый үзе: һәр көнне бер кисәк кара арыш ипие, болганчык суга охшаган берәр кечкенә савыт сасы исле шулпа ала идек. Чәе булганнарга кайнар су да бирәләр иде бугай. Сүз унаенда әйтеп китим, теге якташ дежурный аркылы хатынымнан мине коткару өчен, минем эшем белән шөгыльләнүче дусларым барлыгы хәбәрен дә ишеттем
Ялгызлык камерасында. Тәрәзәсез бүлмә гел буш тора /Уңлавымча, бу ялгызлык камерасы иде Беркөнне мине дә бер башымны шул камерага кертеп яптылар, ишеген бикләделәр Бу һич тә яхшылык вәгъдә итә торган хәл түгел иде Аптыраш, бу минем кайчак тоткыннарнын ризыгына тигәләгән ачкүз бер якташ дежурный белән талашкалавы.мнын гади җәзасы идеме, юкса, үләсе” булгангамы мине болай ялгыз калдырдылар’ Подвал шартларында икенче ихтималлык мина бигрәк тә куркыныч булып күренә иде Бик каты борчылып һәм кайгырып утыра башладым, йокым качты, һәр төнне таңга таба ■ Баттал(ов), с вещами1’’ чакыруын көтә башладым Шәфәкъ күренеп, атылу мөмкин булган сәгатьләрне уздырганда, мин бөтенләй бетәшеп, хәлсезләнеп кала идем Әмма нәкъ шул подвалда шау-шу. тавыш-гауга башланып, йоклап алу мөмкинлеге дә калмый иде Монын белән бергә, мин тагын бер төнне исән-имин үткәргәнемә сөенә, куана идем Бу шома куркыныч төннәрдә йокламау өчен дә. хәсрәтемне аз булса да жинсләйтү өчен дә туктаусыз сасы исле, тәмсез махорка тарта идем Чәчләремнең дә шул коточкыч төннәр аркасында бик тиз. бик иртә агаруына мин шикләнмим Мондый хәлдә кешенен чәче агару гына түгел, акылына да зәгыйфьлек килүе бик мөмкин иде
Хэбесханә хәсрәте. Берничә төнне шул рәвешле уздырдым Кеше җәһәннәмгә дә ияләшә” дигән сүз бар Тора-бара мин дә авыр һәм тынгысыз халәтемә ияләшә башладым Подвалда халык күп булып, тагын да артып киткән очракларда, аны бераз бушату әмәле бар иде исемнәре белән чакырып, берничә тоткынны төрмәләргә җибәрәләр Мин дә инде үлемнән котылуыма ышанып, хезмәткәрләрнең үземне төрмәгә юллавын тели башладым Bv тынчу, һавасыз һәм куркыныч подвалдан җанымны коткарып, Чека мохитыннан бераз ераграк, ’ һавалырак’’ төрмәгә эләгү ул вакытта тәмугтан чыгып, оҗмахка керү белән бер тоела башлады
Подвалдан тышка! Ниһаять, беркөнне төрмәгә җибәреләсе кешеләр исемлеген укыганда, минем дә исемем аталды Акланып, иреккә чыгарылган кебек шатландым, сөенечем ике яклы иде бердән. Чекада үземнен үлемгә хөкем ителмәвемне аңладым, икенче яктан, үлем аланы" булган Чека подвалыннан ераграк китә идем Төн уртасы житеп. ярымкараңгы бүлмәдә.
өстәлнең түреңдә галәмәт зур пистолет куеп сорау ала торган Чека следователенең каршысына басмыйча, һичбер төрле жәза һәм авырлык күрмичә, сау-сәламәт бу куркыныч подвалдан китәчәк идем дә, тик минем досьем тагын Чекада каласы булды, димәк, мин һаман Чека судьялары карамагында калдым Барасы жирем дә. санаторий булмыйча, бер төрмә — совет жәза өе иде Җинаятьчеләр турындагы суд карарларын, гадәттә. "революционер вөҗданы буенча", ашыгыч һәм “дөрес” биргән чекистлар, минем турыда карарны, бәлки дә “җәзаларның иң катысын’а кагылышлы вердиктны, мин төрмәдә вакытта да чыгара алачаклар иде Шулай да, ничек кенә булса да, минем өчен карар чыгаруны кичектерүнең әһәмияте зур иде Өмет офыгы тагын беразга кинәеп китте
...Беренче хәбесханә. 2-3 надзиратель карамагында, эчендә NOTH ДӘ булган бер төркем тоткынны, русча исеме "Пересыльная тюрьма” булган хәбесханәгә китерделәр. Бу Казан Кремленең стенасына тышкы яктан тоташып ук торган бер бина иде, анын тар гына ишегалды да бар иде. Тоткыннар бу ишегалдына 'тыгып пәри алалар, билгеле бер сәгатьләрдә капка тирәсендәге ярыклар, тишекләр янында күрергә килүчеләр белән күрешергә, сөйләшергә дә була. Мондагы тоткыннарга бик “рәхәт" иркен сөйләшәләр, үзенә күрә тәртип булса да, “режимны” төгәл үтәмиләр иде. Тоткыннарның күбесе, минем кебек "аклар ягыннан” килгән булмыйча, башта ук советлар яклы, акларны һәм сугышны күрмәгән кешеләр иде. Сөйли торган сүзләрен үлчәп, чамасын белеп кенә сөйләшергә кирәклеген бик яхшы беләләр. Араларына махсус утыртылган провокаторлар барлыгьш белгәнгә, болар бер-берсен ярты сүздән, хәтта сөйләшмичә дә аңлый торган хәлгә килгән кешеләр иде. Боларның күпчелеге төрмәдә утырудан берни югалтмаган кешеләр булганга, араларында сүз һәм хәрәкәттә тартынып торганнар аз күренә, һәркем үз-үзен иркен һәм гамьсез тоткан кебек, беркем дә үз хәленнән зарланмый иде. Советларның дошманнарын җинүенә. “революциянең уңышлы тәмамлануына" карамастан, һәркем бу эшләрнең (ягъни кулга алуларнын, төрмәләрнең, Чекаларның, концлагерьларның, сөргеннәрнең, кешеләргә карата кылынган рәнҗетү, җәбер-жәфаларнын, ату- асуларның) һәм хәтта боларнын башында торган, оештырганнарның барыбер бетәчәгенә, узып китәчәгенә, бер давыл, тайфун, циклон тирә-якны пыран- заран китергәч, бер туктаган кебек, бетәсенә, туктыйсына, соныннан рәхәт, кешеләрчә нормаль бер система төзеләчәгенә ышана төсле иде "Социалистик революция” тудырган режим турында бик җитди уйланган кеше күренми иде Гомумән, режим турыңда игътибарга лаек булмаган нәрсә кебек кенә сөйләшәләр иде...
Төрмәгә күчерелүем турында хәбәр алган хатыным шул ук көнне, кулына ризык салган пакет тотып, тышкы капка буендагы ярыкка килде Мине Чека подвалына япканнан бирле бер-беребезнен йөзен беренче күрү иде бу. Яхшы гына сөйләштек, хатыным кинаяле сүзләр ярдәмендә шушы көннәрдә иреккә чыгачагымны әйтте. Монда ачыкган-ачык һәм курыкмыйча сөйләшә торган “Колаксыз” кушаматлы якташ егет белән таныштым Бу танышунын мина сонрак файдасы тиеп куйды.
Губерна төрмәсендә. Пересыльная тюрьма” дип йөртелгән беренче төрмәдә бер-ике көн торганнан сон мине Губерна төрмәсенә ("Губернская тюрьма") күчерделәр. Бу хәбесханә Казан елгасына якын бер урында иде Элегрәк ул бәлки шәһәрнең тышында булып, тора-бара шәһәр эчендә калган пыр Як-ягы биек таш стена белән әйләндереп алынган зур бер ишек аллыңдагы ике катлы бина иде ул. Мине аскы катта, зур гына бер бүлмәгә урнаштырпыпар анда миннән башка тагын берничә кеше бар иде. Эченә салам тутырылган һәм җиргә түшәлгән матрацлар. Монысы Чека подвалы белән чагыштырганда бик шәп, хәтта “комфортлы” төрмә иде Подвалда ятканда төрмәгә күнәсе килүем бушка булмаган икән.. Бүлмәләрнен берсе дә йозаклы булмыйча. теләсә кайсы бүлмәгә кереп, хәтта өс катка да менеп, теләгән кешен белән сөйләшеп утырырга мөмкин иде. Ишегалдында йөрү дә тыелмады Монда да мөһим сәяси
җинаятьчеләр юк иде Төрмәгә ябылганнарның күбесе большевикларча донос аркасында кулга алынган авыл "мужиклары . теге яки бу эш өчен хтыртылган совет хезмәткәрләре, ул вакытта тәртип бозучы саналган спекулянтлар" һәм башкалар иде
Яшерен күчтәнәчләр. Төрмәдә бирелгән аш кара арьпи „лие (ничә грамм биргәннәрен хәтерләмим) һәм болганчык суга охшаган "шулпа"дан гыйбарәт иде. Ял көннәрендә тары яки карабодай боткасы биргәлиләр Парландырып алырга чәен булса, кайнар су да бар иде. Тыштан ризык алу ("передача ’) тыелган Ләкин хатыным мина өйдән күчтәнәч жибәрүнен чарасын тапмый калмады Губерна төрмәсенең үзендә кухня булмаганга, андагы тоткыннарга ашарга “Пересыльная тюрьма’ дан алып киләләр иде Хатыным, шул аш ташучылар белән "яхшы итеп” сөйләшкәннән сон. өйдән килгән ризыклар да шул каналдан, ягъни хәбесханә ашлары белән бергә килә һәм минем кулга керә башлады.
Камерамда а>маз сөйләшкәләп. анлашкалап йөри торган Гыимран(ов) фамилияле бер төрки фельдшеры бар иде. Ул гаебенсн нидән гыйбрәт булуын бик ачык сөйләмәде. Беренче бөтендөнья сугышы көннәрендә Европа Русиясенен көнбатыш өлкәләреннән качкан “лях татарлары" дигән һәм төркичә сөйләшмәгән төрки мөселман нәселеннән бер кызга өйләнгән Күп вакыт мина өйдән килгән ризыкларны бу иптәш белән бүлешә идек Мина өйдән килгән күчтәнәчләр эчендә ин тәмлесе, күнелгә хуш килгәне ат ите була иде Ул вакытта башка хайван ите булмаганга, мөселманнар еш суя торган ат ите ин зур сыйлардан саналды Ялгышмасам, мондый нигъмәт хәбесханәдә миннән башка беркемгә дә насыйп булмады.
Еш-еш килгән запнскалар. Кайчак бу күчтәнәчләр эчендә (мәсәлән, ипи яки ит кисәге эчендә) яшерелгән кечкенә генә запнскалар да була иде Кайбер вакытта запискаларны шырпы тартмасыннан табып ала идем һәр запискада бик тиздән (әйтик, алдагы чәршәмбедә яки пәнҗешәмбедә) азат ителәчәгем белдерелә иде Тик бу запискаларда вәгъдә ителгән, ирек бирәчәк "чәршәмбе” яки “пәнҗешәмбе"ләр һаман килмиләр, чынга ашмыйлар иде Көннәр уза тора Китап һәм газета йөзен күрми идек Вакыт уздыру өчен бер инжир төшен дә тутыра алмаслык темалар һәм “сәяси" проблемалар турында “лаф” ордык. Сүз унаеннан шуны да әйтим, хатыным Газизәнен ул көннәрдә сарыф иткән көче, мина күрсәткән игътибары һәм кайгыртуы минем өчен онытылмаслык кыйммәтле хатирәләр булып калды
Хөкем карары Чека подвалында һәм ике төрмәдә ай ярымнан артык ятып та мине һичбер төрле сорау алуга чакырмадылар, шуңа күрә бу көнгә хәтле үземнең нәрсәдә гаепләнүемне белми идем Менә беркөнне кичкә таба мине җәза өенен бюросына чакырдылар “Вәгъдә ителгән чәршәмбе", ниһаять, килде бугай, дип уйладым Бюро ишеген зур түземсезлек белән ачып кердем Хезмәткәр “Хөкем карарын килде, ал. укы”, — дип. бер кәгазь кисәге с\зды Бу кәгазьдә минем революциягә каршы фагыйлияттә булуым өчен Казан губерна Чекасы коллегиясе карары белән гражданнар сугышы беткәнгә кадәр концлагерьда тотылачагым турында язылган иде Без сөенеч китерәсе "чәршәмбе" яки "пәнжешәмбе"не көтә идек, менә сиңа кирәк булса' Укып, кул куйдым Бу карар үлем җәзасы белән чагыштырганда җинелрәк иде. димәк, ин курыкканым артта каплы Гәрчә кызыллар асыл дошманнары булган Сибирия диктаторы адмирал Колчакны, генераллардан Деникин белән Юденичны тар-мар итсәләр дә. гражданнар сугышы әле һаман бетмәгән, һәм анын кайчан бетәчәге билгеле дә түгел иде Ул беткәнче. Чеканың яңадан чыгарган бер "хөкем карары белән" безнең бетүебез дә бик мөмкин иде
...Лагерь юлында. Хөкем карарына кул куеп, хәбесханәдәге камерага кайттым һәм хәлне иптәшләремә аңлаттым Алар минем гаебемне төгәл белмәгәнгә, бу хөкем карарының авыр яки жинел булуы турында берни дә әйтә алмадылар Тик мин “концлагерьнын” нинди урын булуын белмәгәнгә, андагы режим, тәртипләрнең нидән гыйбарәт булуын мина аңлаттылар ул вакыттагы
концяагерьнын бер дә алай артык куркыныч жир булмавын, тәртипләрнең түзәрлек, котылырга, качарга да шактый жайлы булуын сөйләделәр, һәрхәлдә, мине шулай юатырга тырыштылар. Иртәгесе көн мине янадан бюрога чакырдылар һәм лагерьга жибәреләсемне әйттеләр. Минем белән чибәр генә бер рус егете дә китәчәк иде Аңа да лагерьда утыру карары чыккан икән. (Соңыннан аңлавымча, бу иске буржуазия нәселеннән чыккан егет булып, бик яшь булганга, совет режимына тиз ияләшкән, яраклашкан, хәтта бер милиция офицеры дәрәжәсенә кадәр күтәрелгән булган Ләкин хезмәт иткәндә, барлык совет чиновниклары кебек, йә ришвәт алган, йә спекулянтлар белән уртак эш эшләгән, йә ялган документ ясаган, йә азартлы уеннарда уйнаучыларны йолып алып калган, шунын аркасында кулга алынган. Лагерьда аның кече туганы да утыра иде.)
Бер надзиратель җитәкчелегендә хәбесханә ишегалдыннан тышка чыктык. Мин Чека подвалына эләккәннән сон ай ярым чамасы вакыт узганга, Губерна төрмәсеннән лагерьга таба барганда, урамда карның әсәре дә калмаган, жир йөзе каралган һәм корыган иде. Безне ачык һәм кояшлы һава каршы алды. Монын никадәр зур бер нигъмәт булуын төрмәдән иреккә чыккан кешеләр генә яхшы белә. Ялгышмасам, ул көн безнең дини бәйрәмнәребезнен берсенә туры килгән иде.
Лагерь һәм андагы тәртипләр. Концлагерь шәһәрнең читендә, шактый ерак, Казан елгасының кырыенда, тирә-ягында торфлыклар булган тасвирлы гына урында иде. Монысы биек һәм ачык һавалы җир булып, элек монда хәтта ял итү урыннары, шулар арасында язучы Һади Максудинын да дачасы булган урын иде. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы бинасы, гаять кин ишегалды һәм аеруча игътибарга лаегы — мунчасы бар иде. Моны совет хөкүмәте шулай салдырганмы9 Юк! Электән бу урын "яшүсмер җинаятьчеләр колониясе’ булган.Большевиклар Казанда сәүдәгәр Набоков өен Чека мәркәзенә әверелдергән кебек, иске патша тираниясе чорының бу яшь җинаятьчеләр колониясен дә "революция һәм хөррият” диктатурасы дәверенең балигъ җинаятьчеләрен яба торган җиргә әйләндергәннәр.
Лагерьдагы режимга килсәк, бу чынлап та куркырлык нәрсә түгел иде Исеме “концлагерь” булса да, минем яшәгән вакытымда анда кемнең булса да, мәҗбүр ителеп, яки үз ихтыяры белән нинди дә булса берәр эш белән мәшгуль булмавын күрмәдем. Кайберәүләр, эч пошканнан, лагерьнын мәйданга охшаган ишегалдында "городки” уйныйлар, һәркемнең гаиләсе, бала-чагасы, якыннары, дуслары күрешергә рәхәтләнеп килеп-китеп йөриләр иде. Минем дә хатыным һәм улым лагерьга күчерелүемнең беренче көнендә үк килделәр. Алар ризык альт килгәннәр иде. Кыскасы, ул вакыттагы лагерь гадәти “сәяси карантин” кебек бер урын иде.
Чегәннәр. Ишегалдыннан тышка чыгып та, ул тирәдә теләгән кадәр йөри ала идек, урам як капкасы төбендә дежурный кебек кеше дә юк иде. Кайвакыт, чегәннәр килеп, безнең лагерь каршына үз “лагерьларын" корып, күнсл ачулар оештыралар. Ара-тирә без дә алар янына барып, "мәхәббәт" кора идек. Иске режим вакытында күбесе ат белән сату-алу итү, бер өлеше исә турыдан-туры ат караклыгы, тавык урлау белән, хатыннары исә фал ачу, вак-төяк караклык белән мәшгуль булган, закон-мазарны танымаган, режимнар үзгәрүгә хөр, азат бу халыкның да хәзер күп җәфа чигүе ачык күренә иде.
Лагерьдагы кешеләр Лагерьда халык күп, анда төрле кешеләр очрый иде. Боларның күп өлеше руслар булып, төрки халыклардан да кешеләр аз түгел иде. Мәсләкләре һәм иҗтимагый хәле, чыгышы буенча, лагерьдагы кешеләрне түбәндәге төркемнәргә бүләргә булыр иде: эшчеләр, крестьяннар, сәүдәгәрләр, элеккеге солдатлар, ирекле профессия кешеләре һәм фахишә хатыннар. Бер авыл побы да бар иде. Эшчеләр — совет диктатурасына каршы булган һәм хәтта аның белән кара-каршы сугышкан социалист-революционер яки меньшевик партиясе кешеләре иде. Болар рус революционерларының патша дәверендә җырлаган аерым хөррият һәм революцион җырларын кычкырып, хор белән җырлыйлар, ягъни бу эшчеләр өчен яна совет режимы белән иске патша дәвере арасында бернинди дә аерма
юк идс. Крестьяннар исә, күпмедер унышны совет чиновникларыннан яшереп калган, яки налогын вакытында җитәрлек итеп түләмәгән, яки яна режимга тел озайткан, яисә армиядән качып калган кешеләр иде. Солдатлар, бик күп булмыйча, гражданнар сугышында әсир төшкән һәм ничек булса да җаннары кыелмыйча калып, күпмедер вакытка бу лагерьда тотылырга тиешле адәмнәр иде.
Лагерь "чибәрләре". Фахишәләргә килгәндә, аларнын кайберсе белән Чека подвалында ук очрашкан идек. Болар җилбәзәк, "жинел итәк” хатыннарга хас булган кыяфәт-кәефләреннән һәм ясалма кыланышларыннан берсен дә югалтмаган кебек күренү белән бергә, күңелләрендә нинди авыр тойгылар һәм хәсрәтләр йөрткәнлекләрен. табигый, безгә белгертмиләр генә иде. Гаепләре, һәрхәлдә, эшләмичә, бары башкаларның (ир-атларнын) күнелен күреп, зәвыкъ- ларын бозуда идс булса кирәк. Чөнки совет хөкүмәте фәхешханәләрне бетергән идс, буржуаз режимда булган кебек, бер төркем хатын-кызларның кулына "паспорт ' бирү рәвешендә аларны фәхишәлск юлына кертәсе килми иде. Әмма ул дәвердә фәхишәлскнең шактый көчле булып таралуы шиксез идс. Хөкүмәт вәкилләре, әлбәттә, монын белән көрәшергә тырышалар иде. Чека подвалында һәм лагерьда күргән яшь хатыннар шул "тырышлыкның" мескен корбаннары идс инде
Лагерь начальнигының бер нәсыйхәте Лагерь начальнигы, хәзер исемен хәтерләмим, бер рус кешесе, начар адәм түгел идс. Ул кадәр таш йөрәкле чекист булмавы күренеп тора. Аерым тыңламаган тоткыннарны лагерь бинасының ас катында, подвалда таяк белән суктыртса да, әсирләргә теләсә нинди сылтау белән бәйләнеп йөрүче кеше түгел идс. Анын безгә биргән кайбер нәсыйхәтләре арасында бигрәк тә шунысы истә калган "Иптәшләр, политика белән шөгыльләнмәгез! Чөнки бу шөгыльләнү өчен бер көн җавап бирәсегез булмасын'" Ул әйткән политика, һәрхәлдә, совет властена каршы, ягъни тыелган политика булгандыр. Югыйсә, бу кеше, үзе дә политика белән шөгыльләнеп, ана концлагерь начальнигы кебек җаваплы вазифа йөкләнгән иде
Эч пошу. Казанда өйләре, гаиләләре булган аерым тоткыннарга атнага бер тапкыр өйләренә кайтып килергә рөхсәт ителә идс Беркадәр вакыт узып, "яхшы тәртибем" аңлашылганнан сон, һәм. әлбәттә инде Чеканын рөхсәте алынгач, атнага бер өйгә кайту бәхете мина да тиде. Увольнениега чыккан солдат яки интернатта укучы бала кебек, шимбә көннәре китеп, ике кич өйдә кунганнан сон, дүшәмбе көннәре лагерьга кайта идем. Күргәнегезчә, лагерьдагы тормышым, тоткын хәяты буларак, начар түгел идс. Ләкин иректән мәхрүм булу минем эчемне пошыра, җанымны телгәли идс. Сәләтең, эшләргә теләгең булып та. бушка һәм файдасызга узган бер максатсыз гомер өчен көенә идем
...Яшелчә басуында Эч пошуларым белән йөргән арада безне эшкә җибәрә башладылар. Югыйсә, бу "трудово-исправительная колония" түгелмени? Көннәрдән беркөнне лагерьдан берничә кеше белән мине дә, шәһәр белән Идел яры буендагы пароход калдык-постыклары арасындагы бер җиргә "дәүләт басуларында” яшелчә жыярга алып килделәр. Аңда беренче бөтендөнья сугышы әсирләреннән калган такта бараклар бар идс Без хәзер шул баракларда ятып йоклый, яши башладык Казан исполкомы Идел суларын шәһәргә якынайту максаты белән канал казыту эшенә керешеп, монын өчен австриялс-вснгр әсирләрен файдалана башласа да, революция, сугыш аркасында бу эш туктатылган идс. Безнең сакчыларыбыз арасында шул каналны казу эшләре белән шөгыльләнгән һәм большевистик революциядән соң коммунист булып киткән, совет властена хезмәт итә башлаган венгр әсирләре дә булды. Эш этабы башланды, ләкин совет басуында яшелчә бик аз һәм начары гына калган rue. Чөнки "ватандашлар" яшелчәнең өлгергән һәм яхшыларын бездән алда җыеп, урлап бетергәнгә, тоткыннарга монда юньләп эш калмаган да идс.
Аңлашылганча, безне ул тирәгә бераз һава алыштыру һәм ял итү өчен алып килгәннәр иде. Ләкин Идел елгасына якын булса да. ул төшләрнең һавасы бер дә яхшы булмады. Чөнки Казан Европа Рүсиясенен әһәмиятле мәркәз шәһәрләреннән, университет шәһәре булуга карамастан, канализациясе юк идс Өйләрнең, зур дәүләт оешмаларының һәм мәктәпләрнең мәгълүм чокырларына
аккан нәҗеслекләр, ат җигелгән арбаларга куелган такта кисмәкләргә тутырылып, төнлә, ә кайвакытта көндезләрен дә шәһәрнең Балык базары, Печән базары диелгән һәм азык-төлек сатылган башка базарларын узып, Идел ярына якын “Бакалтай” исемле бер урынга илтеп түгелә иде. Шәһәрнең бу җиргә ин якын өлешендә мөселман бистәләре булганга, җил көньяктан искәндә, ул тарафтан килгән сасы иснең беренче дулкыны бу урамнарда кала, Болак каналының икенче ягында руслар яшәгән биегрәк урамнарга ул кадәр таралмый иде. Без эшләгән бакчаларның Бакалтайда булуын сөйләсәм, андагы һаваның нинди булуын яхшы аңларсыз дип уйлыйм.
Яңадан Чекага чакыру Яшелчә бакчасында берничә көн эшләгәннән соң, мине кире лагерьга алдылар һәм анда минем Чекага чакырылуымны әйттеләр. Ни өчен икән? Мине янадан подвалга ябып, • эшемне” яңадан тикшерергә уйлыйлармы9 Шулай да. сак астына алынып, надзиратель карамагында альт бармаганга, әле миндә бераз өмет бар иде. Киттем. Набоков өенен беренче баруымда күрү "бәхетенә" ирешә алмаган икенче катындагы бер иркен генә бүлмәдә кабул иттеләр. Бер сорау алучының каршысына китерделәр. Көндез иде. Следовательнең өстәлендә "Браунинг” системалы пистолет булмаган кебек, башкача гаепләнүчегә басым ясый торган “нәрсәләр” дә күренми иде. Тикшерүче булдыра алган хәтле нәзакәтле кылана: ул мине куркытмый һәм Чекада гадәткә кергән “гаепне тану” ысулларын кулланмый иде. Сорау алучы аерым милләттәш коммунистларның исемнәрен (болар арасында Гыйлемдар Баембетовнын исемен хәтерлим) санап, аларны белү-белмәвемне, аларга мөнәсәбәтем ничек булуын сорады. Моннан минем белән якташ булганнарнын кайсылары белән кызыксынуларын аңладым, аларның кайберләрең аз-маз белүемне, революциягә кадәр үк аерым милли-иҗтимагый мәсьәләләр хакында арабызда фикер аерымлыклары булуын, шуңа күрә аларның миңа каршы үч тотарга мөмкин булуларын сөйләдем.
Сорау алучы: “Сез чыгарган газетада совет хөкүмәтенең халык тарафыннан куелган хөкүмәт булмавын һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеген алга сөргән язулар бастыргансыз, һәм куркыныч чакырулы язмаларыгыз белән иптәш Мулланур Вахитовнын үтерелүенә сәбәп булдыгыз. Бер коммунистның үлеменә сәбәпче булган кешегә нинди җәза биреләчәген беләсезме?” — диде. (Тикшерүченең бу соңгы җөмләсендә әзрәк янау бар иде. Чөнки бер коммунист үлеменә сәбәп булган кешене аталар иде. Моны мин белә идем.) Совет режимына оппозициядә булуыбыз һәм бу хосуста язулар язуыбыз хак иде. Моны инкарь итүнең файдасы юк икәне ап-ачык иде. Ләкин һичбер вакыт теге яки бу кешене асарга, кисәргә, атарга кирәк дип минем язганым булмады. Без шәхесләргә каршы түгел, принципларга каршы көрәшә идек. Террорга каршы чыкканбыз икән, бер кешенең ниндидер идеяне яклаганы өчен генә аны үтерү принцибын без кабул итә алмый идек. Шуңа күрә сорау алучының бу сүзләренә каршы биргән җавабымда язуларымны инкарь итмичә, һичбер шәхескә карата котыртучы язу язмавымны. Казанның аклар тарафыннан басып алынуыннан соң яңадан чыгарган " Корылтай” газетасында ни Мулланур Вахитовнын, ни башка коммунистның исемен телгә алмавыбызны, бер кешенең дә үтерелүенә сәбәп булмавыбызны исбат итәргә тырыштым.
Чека тикшерүчесе белән “әңгәмәбезнең” темалары менә шулардан гыйбарәт булды. Сөйләгәннәремне бер кәгазьгә яза барды. Язганын тыңладым һәм кул куйдым, аннары Чека бинасыннан чыгып, туры өебезгә киттем һәм хәлне хатыныма сөйләдем. Бу сорау алуның юньле бетмәячәген аңлатып, безнең мәгълүм дустыбызның "фагыйлиятен” ашыктырырга кирәклеген әйттем. Кире лагерьга кайттым. Иптәшләр, бигрәк тә ятак күршем татар егете И., минем кайтуымны кызыксынып көтеп торалар иде.
Бакчадан — сазлыкка. Чекага барып кайтканнан соң мине бүтән бакчага җибәрмәделәр. Дөрес, анда эш беткән дә иде инде Башка тоткыннар да анда бармыйлар иде бугай. Ул вакытларда аерым лагерь тоткыннарыннан, гаепләре бик зур булмаганнарын, белгечлеге буенча берәр дәүләт оешмасында эшләү өчен
дә алгалыйлар иде Минс дә берәр җиргә алып, шулай эшләтә алалар дип уйлый илек 1920 елның 25 июнендә “Автономияле Татарстан җөмһүрияте” игълан итү мөнәсәбәте белән өлешчә генә булса да, амнистия булыр дип, җирле специалистларга ихтыяҗ зур булганга, минем кебекләрне, контроль астында тотып булса да. берәр хезмәткә чакырырлар дип көтә илек Хәтта иске Буби милли мәктәбе шәкертләреннән булып, ул вакытларда Татарстан җөмһүриятенең эчке эшләр халык комиссары булган Гасим Мансуровнын мине үз министрлыгына эшкә чакырачагы турында да сүзләр йөри иде Аңлашылганча, боларны Чека расламалы Жөмһүрият турындагы игъланнан соң мина бер вазифа йөкләсәләр дә, бу эш бер бюрода, секретариатта яки нәшриятта булмыйча. Казан янындагы бер сазлыкта иде. Эш шунда, мин, берничә лагерь тоткыны белән берлектә Казан тирәсендәге Кузи бистәсендә (русчасы: Козья слобода) булган сазлыктан торф чыгару эшенә җибәрелдем Әлбәттә, бу минем белгечлегем буенча бер эш түгел иде, минем урында башка кеше булса, бәлки бу кушкан эшне миннән күпкә яхшырак башкарыр иле. Шунысы ачык: мине анда җибәрүнең максаты — мине газаплау һәм шуннан кемнеңдер кызык табуында иде Бәлки минем совет учреждениеләренә барып, баш иеп. гафу соравымны, ялынуымны көткән булганнардыр, кем белә. Ләкин ул вакытларда минем өчен совет рәсми даирәсендә секретарь булып эшләү белән сазлыкта тирес чыгару арасында зур аерма күренми иде, шуңа күрә бер рәсми урынга яки бер “татар түрәсенә"дә барып ялынмадым Хатыным да мондый уйны якын җибәрми, андагы горурлык һәм үз дәрәҗәсен белү минекеннән һич тә ким түгел иде. Кем белә, бәлки иске “дустым” Галимҗан Ибраһим(ов) мондый баш июне мин лагерьдан качкан көнгә кадәр бушка көтеп яткандыр...
Бертөрле кармакка да капмыйча, сазлыкка эшкә киттем “Концлагерьда” түгелме соң без?!
Бер "ягулык чыганагы". Электән Казан шәһәренең читендә мондый “ягулык ятмасы" булган сазлык барлыгы турында һич тә хәбәрем булмады. Русиядә урманнар гаять күп булганга, шәһәрдәге бөтен мичләр угын ягып җылытыла иде Ул дәвердә урман кисү мәсьәләсендә русиялеләр төрекләрдән бер дә калышмыйлар, ташкүмер ягарга артык хирыс түгелләр иде. Ә Русиядә сазлыктан ягарга дип торф чыгару белән шөгыльләнү каторга җәзасы белән бер иде Большевиклар исә, иске режимның борыныбыз очындагы "табигый байлык"ны сарыф итүен халыкка күрсәтү максаты белән, Казан җир асты бассейнындагы үч гөбе кадәр сазлыгыннан ягулык чыгарырга азапланалар Хәлбуки, аннан чыгарылган торф шәһәрнең ягулык ихтыяҗыннан меңнән берен дә каплый алмый иде
Бер җимерек өйдә. Кузи бистәсендә безне элегрәк бәлки берәр байнын йорты булган, гаять кин бакчалы, бик иске, җимерек хәлдәге бер өйгә урнаштырдылар Өйнең буяулары уңган, кәрнизләре купкан, бакчада исә агач затыннан берни калмаган, шул кадәр зур ишегалдында <|>әкать кое бар. бөтен тирә-як биек кычыткан, әрем һәм үги ана яфрагы белән капланган Бакчаны әйләндереп алган такта койма вакыт һәм табигать зарары астында калып, черегән, урыны-урыны белән кәкрәйгән хәлдә иде. Рус авылларында мондый җимерек өйләрнең, караучысыз калган, алабута, кыргый үлән басып киткән һәм дә күп төрле маҗараларга шаһит булган бакчаларның тасвирын танылган рус романчыларының әсәрләрендә бик еш очратырга мөмкин. Бездән алда, революция!.• кадәр, бу өйдә кемнәрнеңдер яшәвең. нәрсә беләндер шөгыльләнүен, башларыннан нинди вакыйгалар кичүен, нинди язмышларга очрап, нинди хәлләргә төшүләрен без белмәгән кебек, әлбәттә, алар да бер көн "хөррият" һәм “җөмһүрият" дәверенең төрмә тоткыннары өчен өйләренең ятакханә булачагын уйлап та карамаганнардыр
Ничек эшли идек? Июль ас иде Һавалар эссе тора Эшлибез: саз үләннәренең череп, тирескә әйләнгән кисәкләрен кубарып, бер тимер тәгәрмәчле, икс тоткалы кул арбасына тутырып, бераз читтәрәк мәйданга илтеп бушата һәм кояшта киптерү өчен тезә идек Баштарак тоткалары белән идарә итәргә өйрәнмәгәндә, бу бер тәгәрмәчле арба сш кына ава. кисәкләребез түгелә, эш
бармый иде. Тора-бара ияләштек кул арбасы тыкыр-тыкыр эшли һәм безнең дә мускулларыбыз ныгый бара. Мондый "авыр эштә эшләгәнгә күрә, ипи паегыбызны арттырдылар һәм тагын, льгота рәвешендә, ул заманда Русиядә бик күбәйгән һәм ит урынына да кулланылган селедка өстәп бирә башладылар. Кызу кояш астында юеш торф тулы кул арбасын бар көченә этә-этә эшләгәннән соң, өйдән тагын да тәмлерәк ризыклар алуыма да карамастан, арыш ипие белән селедка балыгын да зур аппетит белән сыпырта идем!
Күренә ки, бу лагерь, соңрак башка форма алган совет лагерьларында да, икенче бөтендөнья сугышы елларында төзелгән концлагерьларга да охшамаган иде. Ләкин шулай да мондый лагерьда озак вакытка каласым бер дә килмәде...
...Соңгы карар. 1920 елның августы башланды. Мин Чека подвалына төшкәннән бирле 5 ай ярым, Татарстан җөмһүрияте игълан ителгәнгә бер атнадан 2 ай була. Мине эзләгән, бер әсир сыйфатында булса да, юньлерәк берәр эшкә чакыручы күренми Җөмһүрият вәкилләре тынган кебек, мин дә кымшанмый идем, гафу үтенеп яки рәтлерәк эш сорап, рәсми урында утыручы бер кешегә дә мөрәҗәгать итәсем килми Ләкин бу хәл болай мәнгс дәвам итмәс бит инде •Мәсьәләне" теге яки бу рәвештә хәл итәргә кирәк. Бу хәлдә нишләргә сон’
Берникадәр вакыт элек лагерь иптәшем гөрек И Ар. юкка чыккан иде. Димәк ки, лагерьдан качарга мөмкин. Бу дуенын авылда яшәгән яшь хатыны белән яңа туган баласын альт килү өчен яңадан Казанга килүен ишеттек. Үзе белән очрашып сөйләштек. Ул бер рәсми совет оешмасыннан таныклык сатып алу белән качкан һәм Түбән Идел буенда туган ягына да кайтып килгән икән. Бу юлы да тагын документ сатып алган һәм ул кәгазьгә гаиләсен дә яздырган икән. Моннан үрнәк альт, мин дә хатыным белән сөйләшеп киңәшкәннән сон, үз-үземнс коткарырга карар бирдем. Моның өчен мина берәр документ сатып алырга кирәк иде. Хатыным эшкә тотынып, минем ’ Пересыльная тюрьма'да танышкан бай X. ны тапты.
“Рәсми документлар". Көннәрнең берендә хатыным минем ягулык ятмалары” янында яшәгән өемә килде. Куе һәм биек кыргый үлән каплаган бакчаның ерак бер почмагына китеп, кара-каршы утырдык. Хатын куеныннан ике данә документ тартыл чыгарды. Әйбер төрергә кулланыла торган кәгазьгә охшаган, ләкин төсе бераз аграк булган кәгазьләрнең югары сул почмагында машинка белән рус телендә оешманың исеме, дата һәм номер язылган иде. Документның берсендә "гражданин Габдулла Рахимов'нын исеме, югарыда сул почмакта күрсәтелгән совет хәрби оешмасының хакыйкый вәкиле булуы язылган, димәк, шул көннән башлап, мин "Габдулла Рахимов" булып, бу минем паспортым сыйфатындагы бер рәсми кәгазь иде. Икенче документта исә, "гражданин Габдулла Рахимов'нын рәсми бер вазифа белән Бакуга китүе турында, ана бу сәфәре вакытында совет рәсми оешмалары һәм вәкилләре тарафыннан һәртөрле уңай шартлар тудырылырга һәм кирәкле ярдәмне күрсәтергә кирәклеге язылган иде. Икесенә дә печать сугылып, имзалар куелган, әлеге имзаларны исә берничек тә укырга мөмкин түгел иде. Фотокарточка-фәлән юк һәм кирәк тә түгел иде. Хатыным үзенә генә хас йомшак тавыш белән һәм Казан шивәсендә: “Ничек, бу кәгазьләр эшкә ярыймы’" — дип сорады һәм бу ике кәгазь өчен 75 мен рубль бирүен сөйләде Минем дус. хатыны белән бергә булганга, тагын да кыйммәтрәк, 100 мен рубль биргән иде. Боларның никадәр ышанычлы икәнен, табигый, мин дә белми идем. Арадашчыбыз, X. әфәнденең сүзенә инанып, кабул иттек. Документларның миндә калуы дөрес булмаганга, хатыным аларны кире үз “оя”ларына яшерде һәм альт кайтып китте. Бер “хәрби вәкил" булганым өчен, Идел пароходында Әстерханга кадәр бушлай билет алырга мина бер “льгота” кәгазе дә бирәчәкләр иде. Соңрак аны да алдык.
Дәвамы бар