МАҖАРАЛЫ ПОВЕСТЬЛАР
Әдәби иҗатка төрле кеше төрле яшьтә килә Госман Гомәр шактый олыгаеп, тормыш
тәжрибәсс туплап, журналистикада каләм чарлап килде Анын каруы бер-бер артлы мавыгып
укырлык повестьлар иҗат итте.
Госман Гомәрнең биографиясе тыйнак. Ул озак еллар дәвамында республикабыз
матбугатында эшләде, Татарстаныбызны аркылыга-буйга гизде, кызыклы да. мөһим дә
проблемалар куйган очерклар, мәкаләләр, фельетоннар язды Газета аша ул үзенсн укучысын
тапты, абруй казанды Аннары, алда әйткәнемчә, нәфис әдәбият солдатына әверелде Ул да
танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин кебек, җинаятьчел дөньяга каршы сугыша, милиция,
прокуратура, суд хезмәткәрләре хакында яза Юрист -ител, мәгәр ул дөньяны белеп яза,
өйрәнеп яза.
Темалар уртаклыгы бу ике шәхесне “әдәби агалы-энеле затлар" итә Бу — бер дә начар
түгел, чөнки укучыга тансык жанр иҗатчылары ишәя Бүгеннәрдә, җинаятьчелек туктаусыз
үсә барганда, бу төр әдәбиятның тоткан роле, әһәмияте нык арта Әлбәттә, әдәби әсәрләр генә
җинаять кылучылар сафын кырып салмаслар, әдәби китаплар — җәмгыятьтәге яман шешләргә
каршы бердәнбер чара түгел, ләкин ул әсәрләр йөз меңләгән гади кешеләрнең күзләрен ачарга,
яшәү мәгънәсе һәм кылган гамә.ътәрсбез хакында төбенә тоз коеп уйланырга этәрәләр Житли
уйлана башлаган адәмнәрнең күпчелеге кыек юлга басмый, әшәкелек эшләүдән үз-үзен тыярга
тырыша
Бу язмада сүз Госман Гомәрнен “Казан утлары” сәхифәләрендә дөнья күргән өч
повесте турында барачак. Алар түбәндәгеләр
“Юлбарыс тырнагы”, маҗаралы чынбарлык (1992 ел, № 8); “Шаһмиран” маҗаралы
повесть (1994 ел, № 9); “Мөһер”, маҗаралы повесть (1996 ел, № 8)
Күрәсез, ел аралаш бер повесть Сан җәһәтеннән, бу — әйбәт Ә сыйфат ягыннан
ничегрәк7 Сүзнең кендеге шул хакта. Әлеге җәһәттән гомуми бәя язманын исемендә бирелгән
иде Хәзер инде әсәрләргә конкретрак килик
“Юлбарыс тырнагьГнын мәгънәсен ачыйк Монын өчен әсәрдән кыска бер өзек
китерим Бу тиклесе — җинаятьче Илм ир Саркинны яклап килгән берәү белән тикшерү бүлеге
начальнигы Хатыйп Хәбибуллин сөйләшүе
“ — Шулай да сез кая барып төртелгәнегезне онытмасагыз икән'
Хәбибуллиннын әңгәмәдәше янаулы тонга күчте Тагын ни әйтәсе калган икән соң
монын9 Бәлки, тәмам ачылып бетәр
— Кая барып төртеләчәк инде мин?
— "Юлбарыс тырнагы", диләр аны, эләктереп алса — ай-һай. нык каптыра, тыныгыз
да чыкмас.
— Туктагыз әле, тукта. Саркин үзе дә әйткән иде мина ул тырнак хакында, төшенеп
җитмәдем, башкалардан да колакка чалынды, кем ул "Юлбарыс тырнагы"”
— Муен тамырларыңнан каптырып алмыйча белм исең инде анысын, хөрмәтле
начальник
Барысы да “Юлбарыс тырнагы" турында сөйлиләр, ә анын кемлеген яшерәләр,
куркалар, димәк, яшерен эш йөртүче булып чыга Эзенә төшәргә тырышып карады
Хәбибуллин, ләкин шушы көнгәчә берни дә ачыклый алмады Тирән базда утыра явыз
Әйе. ул явыз - Назыйм Талгатович Яраганов. әсәрдә шактый урын биләгән Толбаевка
(республикада беренче кеше”') таянып, ниләр генә кыланмый Ул — мафия башлыкларынын
эреләреннән Шулар кулы белән кешеләр гомере өзелә дәүләт байлыгы исраф ителә, намуслы
яшьләрнең язмышлары чәлпәрәмә килә Череп таркалган җитәкчеләрнең сасуы турында бу
повесть
Финал өлешендә автор тормыш кортларына карап аерата аяусыз Төп персонажларның
берсе булган Назыйм елга өстеннән сузылган асылмалы юл вагоныннан сикереп гомерен
чикли
Шәхси мин үзем, әлеге манзараны уйлап авторнын гомумиләштерү көчен күрәм Гүя
ул әйтә "Соры кортлар күпме генә илермәсеннәр, аларкы пычрак әҗәл көтә' " Әйе,
кабахәтлек нең финишы — хурлыклы үлем
"Шаһмиран” - әлеге кушамат повестька исем ителгән Жанны сискәндерерлек
башланган бу әсәр дә хак белән нахак нын көрәшенә багышланган Моңда тасвир кылынган
мафиячел төркемнәрнең башында Дәү абый (Әмир Шаһназаров) тора Партия мәк тәбендә
белем алган абруйлы постлар биләгән бу бәндәнең деградациясе әйбәт ачылган Анын таянычы
- Яшьләр үзәгендә тернәкләнеп киткән, жин.ипъ сазлыгына бугаздан чумган өернең башлыгы
Шура - Шаһмиран Автор, жеп очын оста яшерә барып, бу мәкерле жаннын тулы канлы
образын тудыруга ирешкән
Хәер, бу повестьта “эшсез” персонажлар юк диярлек Козгыннар оясындагы һәр
кабахәт җанга эш табылган. Бушка иләк иләп йөрүчеләр булмаганга да әсәр саллы, сүрелмәс
кызыксыну белән укыла Гап-гади укылу гына да түгел бу, уйга сала, җирәндерә- укшыта һәм
азакта барыбер хәшәрәтләргә каршы позициягә басарга өнди
“Шаһмиран" повестенда үзенчәлекле бер образ бар. Тормышта без андыйларны сизеп,
хәтта күреп торабыз, ләкин фаш итү мөмкинлегеннән мәхрүмбез Чөнки аларнын бер кулы эре
җитәкчеләр иңенә таянган була. Әдәбиятта исә андыйларны кояш астына чыгару сирәк. Болай
дигәндә, мин милиция майоры Александр Алаевны — мафиячеләр башлыгы Шам ил
Бакаевнын шымчысын — күздә тотам. Ул, антын бозган сатлык, мафиягә тартып алынган һәм
гадел, кыю чекистларның эшенә зур зыян китергән хаин, әсәрдә укучының нәфрәтенә дучар
булырлык итеп тасвирланган.
‘Мөһер’ повсстында исә сүз гыйльми китапханәдән гаять кыйммәтле борынгы заман
әдәбияты үрнәген урлап сату турында бара. Шуңа күрә, минем шәхси фикеремчә, бу әсәрнең
укучылар даирәсе беркадәр таррак булу ихтималы да бар. Әлеге әсәр минемчә, зыялыларга
исәпләнгән, һәрхәлдә, борынгы кулъязманың ни нәрсә икәнлеген аек бәяләүчеләргә, тарихи-
әдәби документный ил хәзинәсе икәнен төшенүчеләргә. Мәгәр моңа карап мажаралы әсәрнең
әһәмияте аз гына да кимеми Ә автор фән-гыйлем дөньясында да “төтене туры йөргәнлекне"
ачык раслый.
“Мөһер”нен персонажлары чагыштырмача күп түгел Бу жәһәттән ул нәкъ менә
повесть таләпләренә тәңгәл килә Хәтер почмагында урын алырдай геройлардан аспирант,
артист Касыйр Черкиевнс, Ташкенттан килгән галим Сәйдел Тураевны. китапханәче кыз
Кәүсәрия Галимованы, китаплар җыючы Абрам Моисеевич Мусинны атап китү зарурдыр
Вак ыйгалар нигездә шулар катнашында бара, повестьның идеясе дә, рухы да алар аша ачыла
Монда, бер яктан, китап җыюга маньякларча ябышкан тип, анын хәйләләре ачылса, икенче
яктан акча-мал бәрабәренә саф мәхәббәтне дә пычрак итек белән таптап узу фаш ителә.
Янә бер нәрсәне искәртү кирәк Госман Гомәр фән дөньясының да кара якларын
аңлаганнар аңларлык итеп күрсәтә. Гыйлем сарае да бөтенләй үк чиста түгел икән ләбаса1
Ошбу язманы укырга алынган укучы сизәдер, мин анлы рәвештә әсәрләрнең эчтәлеген
сөйләмәдем Болай итү күлмәк аркылы кытыклау гына булыр иде Чын-чынлап ләззәт аласын
килә икән, журналларны кулыңа тотып укы.' Шулай ич?!
Инде язучыларның уңышлары яки “минуслары” турында язылганнар белән
килешмисен икән, повестьларны игътибар белән җентекләп укыгач, бүрек сугып
бәхәсләшербез.
Госман Гомәрнең уңышлары нәрсәдә9
Барыннан да әүвәл, тормышны белеп язуында. Төгәлрәге — белгәнен генә язуында
Янә дә килеп, әдәби әсәрне кору кануннарын әйбәт белүдә Шуны гамәлдә раслап, оста
сюжет төзи алуында Бу җәһәттән аңа дәгъва белдереп булмастыр.
Ул сюжет белән генә укучыны алдарга азапланмый, тасвирлы итеп яза.
Фани дөньяда һәммәсен дә белүченең әйтүе мөмкин “Ну, агай-эне. син Госман
Гомәрне тәмам да фәрештә иттең, классик ясадың, бер генә дә килмәгән җире юкмыни сон бу
бәндәнең9!" — дияр.
Бар. туганнар, бик бар аның “минуслары" да.
Әйтик, повестьларның башында ук персонажларны шыплап тутыра Аларга сулар һава
җитмәстәй тоела Укучы кемнең кем икәнен отып калырга өлгерми.
Кереш өлешне артык сузынкы иткән чагы да юк түгел. Мәсәлән, “Мөһер" повестеның
баш өлеше сузынкы Укып китәсе килми башлый диярлек.
Күрсәтү-сурәтләүдән читләшеп, гап-гади сөйли башлаган урыннарын да хуплап
булмастыр Әйтик, “Шаһм иран" повестеның кызып барган бер урынында шундый хәл күренә
(“Казан утлары”, № 9. 126 бит)
Безнең күбебезгә хас кимчелек — “кайда белән “кая” ны буташтыру Госман Гомәрне
дә читләтеп үтмәгән Мисалларның берсе “Гарипов дачасы анализлары кая?”
Сүзләрнең (төшенчәләрнең) мәгънәсен анык белмәү язучыны бизәми Моны Госман
Гомәр дә белә, ә үзе “карт байтал" дип яза (№ 9, 115 бит). Байтал карт була алмый “Татар
теленең аңлатмалы сүзлеге"нен беренче томында (112 бит) болай диелгән “БАЙТ АЛ — и Яшь
бия. өч яшьлек бия”.
Чүпли китсәң, "борчалар" тагын да табылыр иде. Максат ул түгел бит. Әйтергә теләгән
сүзнең йомгагы мондый: Госман Гомәр дигән өметле генә каләм иясе бар бездә Ана уңышлар
телик. Тик масаеп китә күрмәсен. Остарасы да остарасы әле ана Хәер, барыбызга да.
Барлас КАМАЛОВ.