Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ АНДА?


ШАГЫЙРЬ РӨСТӘМ МИНГАЛИМ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
герменче еллар башында махсус рәвештә Татарстаннан читтә калдырылып ниндидер Самар елкәсенә куып кертелгән борынгы татар төбәге — аны хәзер Камышлы районы диләр — татар әдәбиятына танылган өч әдипне бүләк итте Алар Зыя Ярмәки Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим Рөстәм Мингалим Без белгәндә әле ул бөтенләй танылмаган, хәтта чукмарнын зурысын үзенә алган «фетнәче» бер яшь шагыйрь иде
Алтмышынчы еллар уртасы «Татарстан яшьләре» редакциясендәге әдәбият- сәнгать бүлеге Казан әдәби яшьләренен штабы Штабыбызнын житәкчесе — бүлек мөдире Шамил Рәкыйпов Ул елларда татар әдәбиятына бер агым булып, һич арттырмыйча әйтәм, дистәләгән хәтта йөзләп яшьләр керде Мин ул елларны бик тә сагынам Кайчан кабатланыр кабатланыр микән, гомумән мондый янарыш’ Төнге уникеләргә кадәр сузылган әдәби бәхәсләр, бер-беребезне озатышып, төнге Казан буйлап йөрүләр, телевидениедә һәм язучыларнын Тукай клубындагы чыгышлар Без ул чакта коммунизмнын булмый калачагын СССРнын таркалачагын, кайчандыр киләчәктә күренекле язучыларыбызнын китабын да чыгара алмаячагын, ә гонорар турында хыялланып та булмаячагын күз алдына да китерми идек Без үзебезне телсез иткән интернационализм коммунистик рух белән имгәнгән идек Мондый беркатлы инану безне партия һәм Ленин темасына этәрә иде Ә күпләр өчен бу темага язу хәтта намус эше санала иде һәм без яздык Барыбыз да дип әйтерлек яздык Ниндидер киная, ирония белән түгел ә чын инану белән аларны Рөстәм дә язды Ленинны партияны чагыштырырга жир йөзендә бер нәрсә дә калмагач Рөстәм дустыбыз чиксез Галәмгә менде һәм «Кояш син дә коммунист мәллә?! дип оран салды Без. партиячелекнең исәнгерәгән «бәрәннәре» ул елларда Рөстәмне шундый ук беркатлылык аша унышы белән котладык Әй. заманнар заманалар
Әйе. без ул заманнарда бер-ике шигыребез белән шагыйрь, дистәләгән беренче шигырьләребез белән өйрәнчек идек
Менә без. бүген, барыбыз да диярлек — шагыйрьләр
Менә без. арабыздан күпләрне югалтып, картаеп киләбез Фаилләр Рәшитләр Булатлар. Эдуардлар, безнен белән юк инде Менә без дә шигырь морфологиясеннән шигырь мифологиясенә кердек Ялгышмасам 1996 елда, «Казан ут.тары»ның жәйге саннарының берсендә теге заманнарда «Татарстан яшьләре» каршында эшләгән әдәби берләшмәнең әгъзасы шагыйрь Шамил Маннаповның кечкенә истәлеге чыкты Шунда басылган мина бик тә таныш бер фото астына ул «Фотосурәтнен авторы билгесез» дип куйган Мин уйга калдым кайда күрдем мин бу йөрәктән чыккан коллектив сурәтне’ Бәй. бу бит минем үзем төшергән ясаган һәм каләмдәшләремә тараткан сурәт' Дусларым хәтерлидер мин ул елларда, журфак бүлеге студенты әдәби берләшмәнең һәм су буе озынлыгында чыгып килгән «Әдәби сүз» газетасының фотоелъязмачысы идем Күп иде ул фотолар, бихисап иде. әмма алар минем архивта калмаганнар диярлек Кайсылары югалган, кайсылары урланган
Каләмдәшем Рөстәм Мингалим ижатына багышланырга тиешле бу мәкаләмдә трактор шикелле, истәлекләрдә «буксовать» итеп торуымның да ләззәтле сәбәпләре бар әйе, гомерем житсә. мин үземнең һәр каләмдәшем турында үзем генә яза алган истәлек- ижади портретлар язар идем Әйе. мин яшьлегебезне сагынам Әйе без дә. исән килеш миф-риваятьләргә әверелеп киләбе»
Е
Нишлисең, менә тагын истәлек Укучым гафу итә күрсен Әйтик, Рестәм Мингалим турында язганда ничек итеп Гәрәй Рәхимне — ул чактагы Григорий Родионовны онытасың? Дусларым ялганларга бирмәс, без Рөстәмне Гәрәйдән, Гәрәйне Рөстәмнән башка күз алдына китерә алмый идек Сиам игезәкләре кебек дус. берсе- берсеннән һич аерыла алмаган бу ике яшь шагыйрь Казан дәүләт университетынын Кызыл Позиция урамындагы гомуми торакнын икенче катындагы иң кырыйдагы бүлмәдә ничәмә-ничә еллар буе бергә яшиләр, бергә укыйлар, бергә шигырь язалар, күхнәдә икесенә бер аш пешерәләр, хәтта абдәстханәгә (госел коена һ б эшләнә торган бик кирәк урын) бергә керәләр Мин аларнын бүлмәсендәге дустанә мохиткә, андагы китапларның һәм пластинкаларның байлыгына хәйран кала идем Әле 1967 елда Гәрәй Рәхимгә багышлап язылган «Без бер дөнья» исемле шигырендә Рөстәм бу дуслыкны менә ничек сурәтли:
Әллә ничек кенә очраштык та.
Икәү киттек, һаман барабыз Арабызга салкын керер иде. Калмады шул инде арабыз Безне аерым-аерым танып булмас. Бер-беребезгә шундый охшаштык Теләкләребез дә. киемнәр дә. Тиеннәр дә безиен тоташты Без — бер донья бер якадан тоткан Ун бармаклы мифик кул тесле Без — бер дөнья һәм шыр ачык дөнья, Янгыр астындагы кыр төсле
Ир-егетләр арасында сирәк була торган мондый «мифологик» дуслык турында шулай ук сирәк очрый торган, тетрәткеч шигырь бу Дөрес, ул чакта. Григорий Родионов әле Гәрәй Рәхим түгел иде Каләмдәшләрем шулай ук ялганларга бирмәс фамилиябездәге урыс «ов»ын беренче булып «Казан утлары»нын 1967 ел сентябрь санында мин алып ыргыттым (Борис Хәлимов — Айдар Хәлим) һәм «милләтче»гә әйләндем Икенче булып Григорий Родионов Гәрәй Рәхим булды Әйе. ул заманнарда « ов»ны. «.. ин»ны алып ыргыту сәяси гамәл, куркыныч гамәл иде Шуна күрә башкаларыбыз Горбачев заманына кадәр һәм бүгенге көндә дә * ов» һәм • ин» булып йөреп ята Юк, бу гаепләүдән әйтелми, бу кечкенә шәхси гамәл кешене һич кенә дә шагыйрь ясамый, минем бары тик шул заман үзенчәлекләрен генә сынландырасым килә Әйе. заман сиам игезәкләрен дә аера, күрәсең Рөстәм Мингалим белән Гәрәй Рәхим, гаиләле булулары аркасында гына түгел, башка сәбәпләр аркасында да аерылдылар шикелле Ләкин минем моңа һич кенә дә ышанасым килми Кызганыч, әдәби тәнкыйтебез әдәбият тарихыбызның шәхесләр биографикасы булмау нәтиҗәсендә. мондый кызыклы фактлар һәм детальләр «күчкән комнар» астында күмелеп кала
Рөстәм Мингалим иҗаты турында язу мина ифрат дәрәҗәдә жинел һәм рәхәт Мин бу мәкаләне бәлки моннан ун ел элек язарга тиеш булганмындыр Җиңел һәм рәхәт, чөнки, ни өчен дигәндә, ул үзе шәхес һәм гражданин буларак минем кальбемә бик тә якын — мал һәм дан артыннан куып бармый, бик тә тыйнак, эчкерсез һәм намуслы. Билгеле, шәхес намусы артында иҗади намус ята Башкача була алмый Менә мин күптән түгел Рөстәмнең әле 1987 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан ин тулы җыентыгы «Шигырьләр һәм поэмалар»ын укып чыктым Талант анда мөлдерәп карап тора Образлар чәчкә аткан килеш утыра Эчкерсез ачыш гөлләре белән бергә беркатлы инануның ясалма кәгазь чәчкәләре бер-берсенә үпкә һәм дәгъва белдерми исәптә яши бирә, яисә исәптән төшеп кала Шагыйрьнең бу чагыштырмача тулы җыентыгы белән янадан танышканнан сон. мин үзем өчен бер ачыш ясадым Рөстәм Мингалим егерменче гасырның соңгы чиреге татар шигъриятенең иң тирән, ин күренекле лиро-эпик шагыйрьләренең берсе Әгәр ул рауза чәчәген тасвирлый икән, укучы тоя һәм күрә бу чынлап та егерменче гасырнын азагында гына ярала алган рауза чәчкәсе Моның өчен шагыйрьдә нинди тоем, нинди фаразлау булырга тиеш1 һәм ул рауза — совет чоры раузасы Без моны кимсетеп түгел, ә киресенчә үрнәк итеп әйтәбез — «көйгән чорларда да көйдермәдек бит без аларны1» — дип кычкыра шагыйрь йөрәгендәге ялгыз торна Әйе без замана баласын заманның үзеннән аерып
карый алмыйбыз һәм тиеш тә түгелбез Бу фәннилекне инкярь итү. үз-үзебездән без үтәргә мәҗбүр булган тарихтан көлү булган булыр иде Сез утыз-кырык елга якын элек ачылган образ-метафора, чагыштыруларның никадәр бүгенгедәй яңа яңгырашына игътибар итегез «Дулкыннары горур Печораның юашланып’ ята каршыма . «Басып алучының бакчасында чәчәк атып яши чит гөлләр, чит агачлар шаулый урманында. Әйтерсең лә чит тә түгелләр. »
«Кайчак илләр явызланган эчен, явызландым бугай мин бер аз« «Чырык-чырык чорны мактап, чыпчыклар оя кора » «җәй уртасында’1 Ярга ябышып туңган пристань кебек торам әле менә » Яшь шагыйрьләребезгә, бары тик фикри коры- сарыдан шигырь ясаган яшьләребезгә өйрәнерлек сабаклар тулып я биредә «Тен өстен туңа йолдызлар, боз кисәге булып ай йөзә • «Дөнья көзге каенлыктай үтәли күренә ». «Жир хәзер мин яши торган бер бүлмәле йорт сыман ». катланып. әтәч шикелле, кычкырып аткан таңнар » һәм менә «партиябез җитәкчелегендә «котыпларны эретеп, сулар агышын Төркестан тарафларына юнәлтү эшләре башланган заманда шагыйрьнең, басым ясап әйтәм. татар шагыйренең кисәтүе Куркыныч кисәтү
Әгәр инде ният итсәк.
Бездән әллә ниләр чыгар.
Күкне аска төшерербез
Җирне өскә менгерербез. —
Барыбер һичкем ай булмас.
Кояш булмас һичберебез
Табигать сурәтләнеше белән эпик фикер ничек итеп япьтәш бәйләнә*
Рөстәм Мингалим шигырьләрен укыганда мине икенче бер көтелмәгән фикер айнытып җибәрде Безнең татар шигъриятендә Фет, Майков һ б кебек бары тик •шәхсән, бары тик «лирик» дәрәҗәсендәге шагыйрьләребез юк диярлек Хәтта безнен артык «шәхси, артык «лирик» Дәрдмәндебез дә эпикадан котыла алмый Безнең шагыйрьләребезнең туксан проценты нәкъ менә шул лиро-эпик алымда ижат итә Моның сәбәбе нәрсәдә? Аның сәбәбе безнен татар, ягъни колониаль изелгән милләт вәкилләре булуыбызда дип уйлыйм мин Чиста лирик булып туган Роберт Әхмәтҗаннарыбыз. Рәшит Әхмәтҗаннарыбыз да безнен безгә «күптән таныш» эпикадан «котыла» алмады һәм алмый да иде Чөнки без шәхсән хистән иҗтимагый хискә — татар һәм Татарстан нҗтимагиятенә керергә мәҗбүр идек Шунысы кызык, әгәр шагыйрьгә Ходай Тәгалә лирик сулыш биргән икән, лирик шагыйрь артык көчәнмичә генә эпикка әйләнә ала. ә менә эпик шагыйрьдән лирикка әйләнү — мөмкин түгел, чөнки лирика — шигъриятнең саф алтыны Мин менә ни өчен табигатьне мөкиббән китеп сурәтләгән сурәтләрдә эпик эчтәлек — мәгънә бер булып төенләнгән шигырьләрне яратам Әгәр шундый органик бердәмлеккә ирешелмәгән хәлдә эпиклык эпигонлыкка, лириклык — әгәр шулай әйтергә яраса* — хиссияти көчәнүгә кайтып кала Мондый очракларда Туган Ил, Татарстан, татар образлары политиканлык, сәяси кычкыру. буш мичкә дөбердәтүгә әйләнә Лирика эпиканы тартып баручы көч. әгәр инде эпика лириканы тарта башласа, бу шигърият өчен үлем дигән сүз Рөстәм Мингалимдә бу бердәмлек, бу гармония үзенең иң югары ноктасын тәшкил итә Бу шул кадәр нечкә шул кадәр табигый нәрсә ки. — монда һич кенә дә шигърияти күз буяу шигъри иллюзияне тудырып булмый Монда матдә йә бар. йә юк Шуна күрә, бары тик тырышып кына лиро-эпик шагыйрь булып булмый, андый шагыйрь булып бары тик туарга гына кирәк
Өлкәннәр, балалар өчен йөзләгән шигырьләрне, биш поэманы үз эченә алган бу дүрт йөз биткә якын шигъри мәҗмугага хиссияти. имани. шигъри эшләнеш ягыннан торып тулы бәя бирергә, әдәби тауларыбыз арасында Рөстәм Мингалимнен тавын мотлакан билгеләргә минем кулымнан килми Бу - тикшеренү институтының бурычы Әмма беләм һәм раслыйм биек, бик биек бу тау Анда әсәрдән әсәргә үсеш тенденциясе юк. ә бары тик әсәрдән әсәргә киңәю, ачылу тенденциясе генә бар Чын талантлар «үсмиләр», бары тик ачылалар гына Ягъни Рөстәмнең үз сүзләре белән әйткәндә «Сон син акыл иясеме. Дивана кешеме син’ «Тормышка төшенмим». - дисен Нәрсәсен төшенмисен’» Мондый чакларда шагыйрь салкынлык, боз образын бик оста
Курсив безнеке (автор)
итеп әйләнешкә кертә «Шигырь генә икән, и мескен» — дип. Яман кеше көлеп каршы ала Мин аның да яман куенына, салкын елан итеп шигырь салам *
Мин өшеп китәм Минем җылынасым килә Ә җылыныр урыннар сирәк хәзер Шагыйрь тапкан алтынны да көлеп кенә каршы алгач, гавам мине айлармы’ Мин бит аның янында бик кечтеки генә адәмчек! Тормышта, бу «китапсыз, укымыйча да акча эшләп була» дигән оятсыз фәлсәфәгә, урыс татарчылыгы сазына кереп баткан тормышта җылыныр урын тапмый, мин яңадан китапка керәм Рөстәм Мингалим китабына Әй. андагы җылыныр урыннар, җәмәгать бихисап! Бу бит безнең байлык! Бу байлык безне, татарны, әле татар бар чакта гомер бакый җылытып торачак. Алла боерса' Миңа иң җылы тоелган лиро-эпик болыннарны сайлап алам мин Анда киерелеп печән чабам Анда, кайчандыр үзем әйткәндәй, «кошлар очып чыга порхылдап» Шигырьнең трагедиаль нигезе миңа тормыш яралуның трагедиаль нигезе булып аңлашыла башлый һәм мин яңадан куркып куям без мәхәббәтне югалттык түгелме’ Әгәр югалтсак тьфү-тьфү әйттем исә кайттым, — бу югалтуларга үзебез, үзебез, үзебез гаепле түгелме? Нигә аты гына, кая заты? — дим мин Нигә ул бары хатын, нигә түгел бары алтын? Нигә түшәк уртак түгел, нигә икәү’ Нигә ике урын түгел, ә өчәү’ «Өч урын» дигән шигырь шагыйрь иҗатында гына түгел, безнең заман татар шигъриятендә канлы яра сыман кансырап тора
Сәгать туктап калды тенге өчтә.
Өч бүлмәле өйдә өч урын
Бер бүлмәдә йоклый чнбәр хатын.
Өстен-башын ачып, туздырып
Чумып йомшак-мамык түшәгенә.
Икенче бүлмәдә ир йоклый һәм өченче бүлмә иркен бүлмә. Бу бүлмәдә — башка, зур йокы.. Ир белән хатынның мәхәббәте Ята монда — сары диванда
Кемдер сүгенә тышта, кемдер килде кемдер сорау бирде — кем анда™
Йә. әйтегез сез, кем анда? Кем булуы мөмкин” Әле гасырның җитмешенче еллары башына гаилә таркалу, аерылу татар дөньясы өчен гадәттән тыш вакыйга булган булса, бүгенге телевизион иннек-кершән белән буянган, шәрә гәүдәле тормышыбыз нинди ызаннарга кереп китте’ Кем идек — кем булдык’ Кем анда?1 Нинди шайтан, нинди иблисләр?! Безнең мәхәббәтебезне күрә торып талап алганда без, татар ирләре, шундый җебегәнгә әйләндекмени’ Төн катында без гомерлек сөйгәннәребезне шулай ычкындырдыкмыни?' Бу нинди милләт, бу нинди гаилә, бу ниткән гашыйклар” Шигырь тукымасында шулай итеп мәңгелек образ — сәер. кеше, кара кеше хасыйл була Анын милләте дә, өммәте дә юк. Ул — «интернационалист», ягъни денсез татар, денсез кяфир.
Шул арада өйгә тәрәзәдән Кереп тулды сәер кешеләр, Мвгезлеләр алар, ут теллеләр. Эт колаклы һәм эт тешлеләр
Шагыйрь сәер кешеләрне икенче бер трансценденталь сурәт — сүз сурәтләре артына яшерергә тырыша Әмма бу сүз сурәтләре артында без реаль җирлек реаль тормыш, реаль хыянәт ятканын шәйлибез Шулай итеп, сәер кешеләр һич кенә дә гади, әйтик, гаиләи әрләш-талашта телдән ычкынган әшәке сүз сурәтләре генә булып калмый, киресенчә, көндәлек хәяттә күмәклек, масса күренешенә, хыянәт исә тормышның даими компонентына әйләнә.
Сукырлар да ахры, капшаналар.
Кеше түгел икән үзләре
Болар бу ханымның иргә әйткән
Ачылардан ачы сүзләре
Болар нрнен хәтәр җавап сүзе.
Ишәйгәннәр икән күптәннән
Авызлардан чәчрәп төшү белән.
Тапи китеп, ныгып җиткәннәр Җыелдылар бар да зур бүлмәгә Такта, кадак ала килгәннәр ИР белән хатынның мәхәббәте Бүген үлгәнлеген белгәннәр
Юк, без алай ук түгел идек бит әле Нишләргә сон’ Бәлки иргә «талак, талак талак» дип еч мәртәбә кычкырырга кирәктер һич югы’ Юк, заманы ул түгел Без инде — без түгел Без — «тигезләр» Имансызлыкта. денсезлектә, икейөзлелектә. сату- сатылуда тигезләр Әйтегез, нинди афәт алып килде безгә мондый тигезлекне’ Мондый тигезлектән татардан да артык зыян күргән башка милләт бармы жир йөзендә’ Гаиләләрегезне, балаларыгызны, балаларыгыз балаларының гаиләләрен күздән кичерегез Кем идек — кем булдык’
Җитез генә табут ясадылар
Кәфенләүне тәмам иттеләр Мәхәббәт мәетен нишләтәсең’ Күмәр өчен алып киттеләр.
МӘХӘББӘТ МӘЕТЕ... Минем тәнемә каз йоны калкып чыкты бу куркыныч сүзләрне укыгач Мәхәббәт мәете образы тусын өчен шагыйрьгә шәхсән күпме һәм нәрсәләр генә кичерергә туры килмәде икән’ Әйе. шагыйрь һәм лирик геройның бик тә тәңгәл килүе мөмкин Еш кына нәкъ менә шул тәңгәллек шәхесне шагыйрь ясый да инде Әйе, әле алтмышынчы елларда, без даһилар булырга хыялланганда. Рөстәм Мингалимнең «Мин Пушкин булмасам да чибәрлеге ягыннан Наталья Николаевнадан ким чибәргә өйләнмәячәкмен». — дигән канатлы тәгъбире якыннарына билгеле иде Өйләнде Рөстәм, чибәрләрдән чибәр кызга өйләнде Әмма монысы, укучыга ничек кенә мавыктыргыч булмасын, бөтенләй икенче мәсьәлә һәм биографлар эше
һәм менә — теге, өченче урын. Ходай рәхмәте илә, инде буш та түгел икән Анда, ыггы-ыггы килеп, сабый ята Бала — «бәла» ди икәүнең берсе һәм гаилә таркала Шулай итеп, инде өч урынның берсе тагын да буш кала Ир киткәнме, баласын бишектән суырып алып, хатын киткәнме — мәсьәлә шулай ук анда түгел Мәсьәлә татарда гаилә институтының иң кискен иң өзек чорына керүендә Татар гаиләсен иман ислам нигезендә юлга сала алмасак, безгә Туган Ил дә. Ватан да, Татарстан да. анын мөстәкыйльлеге дә кирәкми Шуңа күрә, минем уйлавымча Рөстәм Мингалим бу артык •шәхсән» шигырендә милләтнең генә түгел, иблислек, шайтанлык үтеп кергән барча кабилә-кавем, милләтләрнең глобаль темасын күтәрә Бу егерме-егерме биш юллык шигырь романга тиңләшә Карагыз әле. шагыйрь булу ни кадәр «жинел»' Без шәрехләячәк «Бала эзе» дигән шигырен Рөстәмебез кызы Айсылуга багышлаган Бала эзе Кар өстендәге кызлар эзе Казлар эзе Исеме генә дә ачыш түгелме’
Үзен күл/яән күргәнем юк.
Күзләремдә — бала әзе.
Йөрәгемдә — яна әзе.
өндә үзем гена
Өйдән чыксам.
Урамда да
мләр генә.
Барысы да
Бала әзе генә
Мондагы юксыну сагыну ялгызлык «Йосыф вә Зөләйха, дастаннарын хәтерләтә Артык бер сүз юк Пәйгамбәрләрчә кирәге, эчтән янып чыкканы гына әйтелә Биредә хәтта кушымчалар да, теркәгечләр дә аерым тормыш белән яши һәм бары тик юксына
Ничек матур булып барган
Кар өстеннән бала эзе —
Анын әзе кебек”
Җәйгә керсәм, ком өстендә Теэелеп калган бала эзе —
Аның әзе кебек’*
Эзләрнең «аның эзе» булмау мөмкинлеге кайгы гына түгел фаҗига «Аларнын эзе» булмаган, бөтенләй «аларнын эзе» безнен эздән язган очраклар гадәти күренешкә әйләнде Киләчәгебез бармы’ Ходай Тәгалә дә «булмагач» димәк бездән жавап сорарлык көч тә юк’ Үзебез дә сугыш ятимнәре ич1
Юл буенын туфрагыннан
Озак барган бала барган.
Биш бармагы кала барган
Яланаяк кая барган’
Анын эзе микән?
Сатып жибәрмәгәннәрме ул сабыйны’ Әнисе, үги әтисе куып чыгармаганмы? Аракыга, наркотикка жибәрмәгәннәрме’ Көчләүчедән, төрмәдән качмаганмы ул’ Кардагы эзләр — канаган тезләр Комдагы эзләр — түгелгән күзләр
Аны куып житәрменме
Шушы эздан китсәм?
һәм нишләрмен, ни әйтермен —
Әгәр куып җитсәм”
Куып житүләре икеле Чигенәбез бит Татар вакытынын кабатлангысыз үлчәве кызганычка каршы, куып җитү түгел — чигенү икән
Йортлар салдык — нык булыр дип уйладык.
Юллар салдык — нык булыр дип уйладык. Иген нктек — күп булыр дип уйладык. — Үзебезне чыгарганбыз истән дә
Үзенек рухи һәм матди байлыгын кемгә җитте шуңа тараткан, кайсы милләт вәкиленә кияүгә чыккан, яисә өйләнгән баласыннан шул милләт вәкилен тәрбияләгән, интернационализм дигән афәт белән котылгысыз рәвештә имгәнгән, йолдызларны унга да сулга өләшкән, әмма үзенә, ягъни үз милләтенә дигәндә, як-якка каранып үзен өлешсез калдырган татар Әйе. шагыйрь ачкан бу яссылыкны — «үзебезне чыгарганбыз истән дә»
Атлый тордык — сезгә урын карадык,
Үргә мендек — киңлекләрне барладык.
Гомер тавы түбәсендә аңладык
Үзебезне чыгарганбыз истән дә
Шулай шул үзебезгә тиешле кабымны кабар алдыннан без каранабыз — «милләтче» дип әйтмәсләрме’ Шуңа бүген татардан юньле китапханәче, юньле нотариус, юньле сәркәтип, юньле судья-прокурор, урамнарыбызда татар китабы гәзит-журналы сатучыны күрмәссез — алар чит телдә тимер бөгә асфальт түши һәм эчә Әмма нишләсә дә «бөтен кешелек» турында кайгырта, чөнки, «мөстәкыйльлегебезнең милли төсе юк һәм булырга да тиеш түгел — ул милләтчелек» Мондый сәясәт белән череп чыккан милләтне ничек итеп дәвалыйсың да, ничек итеп аякка бастырасың’
Мәҗлес җыйдык, чакырып дус кемнәрне.
Билгелик дип бергә булган көннәрне. Киләчәк ачен дип бокал күтәрдек, — Үзебезне чыгарганбыз истән дә
Рөстәмнең шигъри кыйтгасында һава торышы менә шундыйрак Үз кыйтгасындагы һәр кемгә ул «Кем анда’!» дип аваз сала Бу сөаль без кичергән чорның ин газиз сөаледер Әмма ул бу сөальне моннан нәкъ егерме алты ел элек биргән Җавабын җәмгыятебез бүген генә эзли башлады Башлады да ташлады һәм яңадан тигезлеге булмаган «халыклар дуслыгы» белән аклана башлады Чын шигърият диагнозны әллә кайчан куйган икән югыйсә. Без моңа чын күңелдән куанабыз, чөнки ана жавап тапмыйча, без җир йөзеннән китмәячәкбез Шулай гына була күрсен иде