Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛГӘ ВӘХИ ИҢГӘНДӘ


Мин бүген бер шигыремнен язылу тарихы турында сөйләргә җыенам Юк, укучыга күптән таныш “Беренче мәхәббәт" җырьгнын яки тарихи поэмаларымның ничек тууы хакынла кыйсса түгел бу Хәер, кайчан булса ла, бәлки, алар ла кемнәрнедер кызыксындырыр Бу юлы мин "Мунчадан репортаж дигән бераз сәеррәк исем бирелгән әсәремә тукталмакчы булам Әлеге шактый озын шигырьне Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов минем иҗатыма багышланган зур гына мәкаләсендә хәтта поэма дип атаган иде Хәер, жанр мәсьәләсе ул кадәр әһәмиятле дә түгелдер Бу очракта мөһим бер сорау борчый нигә яздым әле мин аны? Ягъни ул шигырьне ижат итү өчен нинди хисләр этәргеч буллы?
Доресен әйтим, минем андый шигырь язарга һич кенә дә ниятем юк иле Яшьлек, гыйшык-мыйшык хисләре белән мавыккан чаклар бит Әсәрмен идеясен университетта бер группада укыган сабакташым, соңыннан әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче буларак танылган Фәрваз Миннуллин бүләк итте"
— Синен игътибар иткәнен бар микән, Әхмәт, мунчада тәннәре яргаланып, кискәләнеп беткән, аяксыз яки кулсыз кешеләрне күреп, әллә ничек җан әрни, йөрәк сызлана Матур киемнәр киеп, яныбыздан үткәндә, без аларга бөтенләй илтифат та итмибез бит Ә менә мунчада — дигән иде ул
— Күрәсең, Фәрвазның үзенен дә бу хакта берәр әсәр язасы килгән булгандыр Бик күнләр белмиләрдер әле беренче курста чакта бик күпләребез кебек ул да шигырь яза иде Хәтта әдәбият түгәрәгенең бер утырышында анын язганнарын укып та тикшердек Безнең студент халкына ярап буламы сон — бөтенесе максималистлар' — каләмдәшебезнең беренче тәҗрибәләре белән танышкач, авторның тетмәсен теттек Фәрваз шактый хурланды бугай — яшькә бездән олырак иде бит инде — аннан сон бер генә шигырен дә күрсәтмәде. Бәлки поэзия белән мавыгуын бөтенләй ташлаган булгандыр Кем белә
Сабакташым кызык фикер әйтте лигәч тә, шатыр-шотыр шигырь әвәләргә керешмәдем, билгеле Чөнки ул кичергән хисләрне минем үземә йөрәгем белән тоярга, кешеләрне инанлырырдай сурәтләр табарга, гадәти көнкүреш вакыйгасын гомумиләштерердәй ниндидер мөгез-фәлсэфә чыгарырга кирәк иде Шулай еллар арты еллар үтте
Мин инде әлеге сөйләшүне бөтенләй оныта да язган идем Ун елдан артык вакыт узды бггт Ничектер көннәрдән бер көнне —күнелнен бик нечкә чагына туры килдеме — бер мунча керүемдә хисләремә кагылып әллә нинди кыллар чиртеп куйды Янәшәмдә генә олы яшьләрдәге бер агай юына Бер аягы техтан югары киселгән Аркасъдьи һәм кирәгеңдә укмашып каткан җәрәхәтләр — сугыш "бүләкләре" Яраланып, госпитальгә эләккәч, ничек га заплангандыр, ничек сызлангандыр ул’ Ә аягыннан мәхрүм калганда, башыннан нинди генә уйлар кичмәгәндер мин ииде берәр эшкә ярармынмы, кемнәр өчендер бер имгәк булмаммы, сөеп йөргән кешемнән колак какмаммы, дигәндер, хәтта исән калуына да бик үк сөенә алмагандыр Әнә бит азаматтай ирләр яу кырынла бөтенләй ятып калды — аларны авыр хатирәләр борчымый Ә ул — заманында аюны ботарлап ташлардай таза ир-егет — кем1гэрнендер күзенә мөлдерәп карарга, кемнәндер ярдәм көтәргә тиеш Әнә. әле лә таз белән суны оныгы алып килә Яшүсмер тәне — мәрҗән төсе Әйтерсең, ул дөньядагы жагглы камиллекнен үзе Мускуллары елкылдап тора Бабасына охшаса.
һичшиксез, пәһлеван бульгр. Тик сугыш жиле генә кагылмасын, тик фаҗигаләргә генә юлыкмасын Дөньяны матурлатырга, рәхәт-шатлык татырга, бәхетле көн итәргә туа бит адәм баласы бу жир йөзенә*
Бабасы шул өзелгән аягы бәрабәренә әлләниләр бирер иле. хәтта ничәмә-ничә орден-медальне дә һич кызганмый өстәп бирер иде
Ул — минем күптәнге танышым. Сугыштагы батырлыклары өчен алган хөкүмәт бүләкләре белән әлләни мактанырга яратмый бугай Фәкать елга бер мәртәбә Жинү бәйрәме көннәрендә орден-медальләрен иске кителенә беркетә дә титаклый-титаклый урамнарны урап кайта. Аннан аларны чүпрәккә төреп сандык төбенә яшереп куя. Сугышнын чын бүләкләре — анын тәнендә, анын җәрәхәтләрендә, анын язмышында
Мин тагын бер нәрсәне уйлап куям. Бөек Ватан сугышында Татарстан гына да узенен 300 меннән артык кешесен югалткан. Бу Америка Кушма Штатлары шул чордагы барлык хәрби хәрәкәтләрдә югалткан кадәр корбан дигән сүз. Ниндидер гарип-горабә, бала-чага яки карт-коры түгел бит — ин назлы хатыннарны "ах иттерердәй, тупырдап торган бәләкәчләр үстерердәй көчле, дәртле буын Шулар сугышнын җәһәннәм утында янсын инде Нинди гаделсезлек* Өч дистә миллионга якын корбан арасында, мөгаен, миллионлабы безнен татар ир-егетләре булгандыр Аларнын берсе — минем газиз әтием Әле телгә алынган шигыремне язып байтак гомер үткәч, мин хәтеремдә анын истәлеген дә яңартачакмын.
Ә колакта чынлый . сорау чынлый..
Чынлар, чынлар жанны кыйнатыр
Кай җирләрдә газиз әтиемнен Асыл сөякләре — кем әйтер?’
Әйе, заманага уңайсыз, беркатлы, "гөнаһлы" сорауларда бирергә туры килә. Төрле ил җитәкчеләренең бу фани дөньяны бүлешә алмаулары аркасында, булдыксыз маршал һәм генералларның ахмак әмерләре аркасында, нишләп әле җиргә иген игәргә, йортлар, юллар төзергә, хикмәтле машиналар ясарга, балаларының шат авазларына сөенеп яшәргә хакы булган кеше дөрләп янган сугыш өермәсендә һәлак ителергә, аяксыз, кулсыз, күзсез калырга, тәнендә тимер ярчык йөртергә тиеш? Шәхсән мин үзем, нишләп әле, әйтик, ятимлек ачысы татырга, ач-ялангач үсәргә мәжбүр ителдем? Бу якты дөньяга килгәнмен икән, минем лә адәм рәтле яшәргә хакым булгандыр бит* Сорауларны чиксез күләмдә бирергә мөмкин Хатирәләр кабат-кабат янара
Күптәннән үткәннәр ул көннәр —
Уйларга, аңларга вакыт бар
Кояшта күз яшен киптерә
Әниләр казыган окоплар.
Бу — минем "Окоплар" исемле шигыремнән Бусы да минем язмыш Хәер, бер минеке генә микән9 Ничәмә-ничә хатын-кыз фронт сызыгыннан еракта — тылда, таннан төнгәчә эшләү өстенә. кирәге чыгар дип окоплар-траншеялар казый-казый сәламәтлекләрен җуйды бит ул каһәр суккан елларда. Аларнын берсе — минем вакытсыз гүргә кергән газиз әнием иде Бу — безнен заманның йөрәкләргә яра уйган, язмышлар өстенә кара болытлар япкан фажигале хакыйкате иде Кайсыдыр акыл иясе Сугыш — кешелекнен авыру халәте ул" дигән. Ә кешелекнен шул хакыйкатьне ахырынача аңларга әле һаман акылы җитми. Мин. гади мунчадан репортаж язарга алынганда, әнә шул хакта уйландым Шәхси кичерешләрем бөтен гавамныкы белән бергә кушылды. Ул шундый ук язмышка тарыган ничәмә-ничә кешеләрнең жан авазы иле Аны гап-гади сүзләр белән кәгазьгә төшерергә, заманга, халыкка ирештерергә кирәк иде. Фикерләр, мин әле генә бәян иткәнчә, ул кадәр ачыктан-ачык һәм төгәл дә булмагандыр. Ләкин алар канга сенгән, баш миенен кайсыдыр җиренә кереп оялаган, вакьп-вакьгт ниндидер импульс булып сиздереп торган кичерешләр иле. Мунчада үзем шаһит булган шул күңелсез күренештән сон алар мине бимазалый башладылар Шигырьне инде язмаска мөмкин түгел иде Беренче юллар үзеннән үзе туды
Туды' дигәннән тагын бер лирик чигенеш ясап алырга кирәктер Джек Лондоннын Таш гасыр шагыйре" дигән бик гыйбрәтле бер әсәре бар Анда бөтен нәрсәне яшәеш
кирәкләре, көнкүреш ваклыклары, мәшәкать вә шөгыльләр белән үлчәргә күнеккән кабилә башлыгы шагыйрьдән сорау алганда аны нишләп әле йолдызлар белән мавыгасын нишләп эле кичә без үтергән боланнын кызыл бавыры турында жыру чыгармыйсын дип ахмак дәгъвалары белән тинтерәтә Шигырьнең хасияте анын өчен бөтенләй ят хәтта бар кабилә аны җырлап йөрсә лә, ят Шагыирьнен Мин кичә йоклый алмыйча йолдызларга карап ямансулап утырганда миндә үзеннән-үзе шундый жыру туды —дип әйтүенә ул Ир кеше ничек инде тудырсын, мона хатын-кыз заты гына сәләтле — дип хөкем чыгара Хәер бик борынгы заманнардан урап кайтмыйча якындагы үткәнебезгә күз ташласак та гажэп хәлләр бар иде бит Партия чиновниклары яшь буын иҗатчыларга гына түгел, тере классикларыбызга ла ничек язарга икәнен аңлатып маташтылар
Ә шигырь, чын шигырь, иҗатчы ихтыярыннан тыш туа бит. капылт кына, үзеннән- үзе туа Анын табигатен аек акыл белән аңлатып та бетереп булмый Әйтерсен лә. әллә кайдан, күкнен җиденче катыннан күнелгә вәхи инә Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйәссәләмгә килеп ирешкән Коръән Кэримнен ни өчен шулкадәр шигъри булуына игътибар иткәнегез бар микән сезнең?! Без. гарәпчәсен анламасак та. аны ишеткәндә, ниндидер сәнгати гүзәллек, камиллек, гармония тоябыз Хәтта уңышсыз тәрҗемәләр дә бу боек китапның момын, аһәңен югалта алмый Коръән сурәләренен Байрон, һейне Пушкин кебек бөек шагыйрьләрне рухландыра алуы тикмәгә генә түгелдер Чыннан да сәер бит бер юктан гына башта уй туа — ул иҗатчыны туктаусыз бимазалап йөри аны тышка чыгарырга мәҗбүр итә
Нәкъ менә шулай: көтмәгәндә, уйламаганда Тууы да анын сәер — фикер инде күпмедер дэрәжәдә шигырь калыбына салынган, строфаларның, языласы шигырьдә әле урыннары анык билгеле булмаса да. инде мәгънә егәрләре бар. өэек-өэек юлларны эчтәлек белән тутырырга мөмкинлек бар Бәлки атар шигырьдә тулаем урым да алмаслар ниндидер вариант булып, каралама хәлендә кәгазьнең читенлә нәүмизләнен калырлар яки ниндидер икенче шигырьгә чимал булырлар Ижат пропессынын бу өлешендә йөрәк инде вазифаларын акылга тапшыра Ә акыл акыллырак салкын канлырак ул бөртекне кибәктән аера, анла-санла сибелешеп яткан юлларны тәртипкә чакыра — сафларга тезә, строфа белән строфа арасына күперләр сала Йөрәк башлаганны акыл тәмамлап куя
Әлбәттә, ижат лабораториясе төрле шагыйрьдә төрлечә була торгандыр Ләкин мин бер нәрсә белән килешә алмыйм Ничектер бер очрашуда күренекле генә шагыйребез залдан бирелгән сорауга Мин әйтәсе фикеремне кәгазьгә башта проза телендә төшерәм. аннан шуны калыпка салам — шигырь итәм ", — дигән иле Мин бу өлкән каләмдәшемнең сүзләренә аптырый калдым Ничек инде ул алай? Әйе кайчагында Пегасынмы тиз генә җигәргә, кемгәдер яки нәрсәгәдер багышлап экспромт рәвешендә дә шигырь язарга туры килә Тэжрибәнә карап ул хәтта уңышлы да чыгарга мөмкин Безнен буын каләмдәшләргә андый тәҗрибәләрне шактый еш үткәрергә туры килде Гаэета-журналларнын социаль заказларын үтәп, кызыл даталар унаеннан Октябрь революциясе Беренче май. Жинү көне, юлбашчылар турында байтак шигырьләр язылды Бу эштән X Туфан. С Хәким. Н Арсланов кебек аксакалларыбыз да чирканмадылар, яшьләр дә хурлыкка санамадылар Яшермим, мин дә хатадан хали түгел Нәтиҗәдә әдәбият кырын шундый байтак билчән вә алабугалар" басты Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, башлап язучылар ла ин беренче эш итеп әнә шундый үтемле темаларга тотындылар Бу чорыбызның бер чире иде Галәтга теге яки бу авторнын китабы һәрвакыт Ленинга, партиягә, совет властена дан җырлаган шигырьләр.тән башланып китә һәм ул үзенә күрә дәрәҗәгә санала иле Хәтерлим әле нәшриятка тәкъдим ителәсе бер кулъязмамны тикшергәндә олы-олы абзыйлар мине иҗтимагый әһәмияткә ия булган темалардан читләшүдә, интим хисләрне җырлау белән мавыгуда" гаепләделәр Шуннан китте инде өлкәннәрнең китешен тотып көн калагына суга торган шигырьләр калыплый башладым Шөкер Шигырь техникасын әйбәт үзләштергән илем, бармак бөкләп ижек саныйсы юк иле Әмма андый әсәрләр минем үземә лә. укучыларыма ла канәгатьләнү хисе бирә алгандыр дип уйламыйм
Минем бик күп мәртәбәләр уйланганым бар Кешеләр физик яктан булсын, акыл җәһәтеннән булсын — мин. әлбәттә, идеаль яшәеш шартларын күздә тотып әйтам — бердәй камил булып дөньяга киләләр Әмма бер үк ананын балалары төрле-төрле була Берсе чәчәкләр, агачлар, йолдызлар белән сөйләшеп йөри ала. табигатьнең зато нинди яшерен төсләрен күрергә, авазларын ишетергә сәләтле, икенчеләре үз гомер юлларын тимер-
томыр, хикмәтле машиналар белән бәйли, оченчеләр. хәрбиләр белән контракт төзеп кайнар нокталарда кешеләр үтерер өчен ялланырга да мөмкиннәр Искиткеч гажэпб^ яшәеш дигәнен. Шагыйрь үзенен табигате белән пацифист— ул үтерешләрне, сугышларны күрә алмый. Ул жимерүләрга. вәхшәткә, үлемнәргә каршы. Анын ниндидер илаһи көчләр белән рухи элемтәсе бар — ана кайдандыр вәхи инә. Анын уйлары һәм әйтер сүзләре үзеннән-узе туа Ул аны тизрәк кәгазьгә төшерергә ашыга. Бәлки күпмедер дәрәжәда көферлектер лә —минем бер шигыремдә Шагыйрьләрдән өстен Алла гына — дигән сүзләр бар Бик претенниоз янгыраса да. хакыйкатьтән ерак түгел бу Чөнки шагыйрьмен миссиясе гаять зур.
Суз башым бит Шүрәле, дигәндәй, кабат әлеге дә баягы Мунчадан репортаж га кайтыйк әле. Ул шигырь йокысыз төннән сон туды. Сүзләр бер-берсен ашыктыра-ашыктыра кәгазь битләренә акты:
Мунча Ләгән шалдыр-шолдыр
Юына яшьләр, юына картлар Ялтырый тик шәрә ботлар. Шәрә сыртлар, шәрә.
Чү, тукта, ашыкма* ’ картлар' дигәнгә артлар' әйбәт рифма әйбәтлеккә, ләкин ул. строфа ахырында килсә, ерактан кычкырып, чекерәеп торачак бит — игътибар шуна юнәләчәк Юк. болай ярамый — житди әйбер язарга җыенам бит Рифмага аз гына хилафлык килсә килер — аны эчкәрэк, акцент төшми торган жиргәрәк куярга кирәк “Сыртлар" сүзе дә начар рифма түгел бит.
Аннан Әйе, әйе Шигырем репортаж буларак уйланылган бит. Жөмләләр кыска, фразалар озек-өзек. паузалар сизелерлек дәрәжәдэ булырга тиеш Жанр закончалыклары шуны тәмам итә. һәм мин юлларны сындырып, баскычлап тезеп, янабаштан язам
Мунча
Ләгән шалдыр-шолдыр .
Юына яшьләр
Юына картлар
Ялтырый тик шәрә ботлар.
Шәрә артлар.
Шәрә сыртлар...
Аннан минем игътибарым мунчада юынучыларга юнәлә Кулсыз... Сукыр... Сабан туе батыры булырдай тыгыз тәнле егетләр... Суда чыпырдаучы сабый ... һәм әлеге танышым— аяксыз карт Мин, әлбәттә, аны тормыштагыча — Александр Степанович Бредкин дип чын исем фамилиясе белән дә атый алам. Ләкин, фашистларга каршы бер урыс халкы гына сугышмады бит. Каһарманымны урыс — урыс дип. татар — татар дип уйласын Исемен генә әйтмим. Үзенә күрә гомумиләштерү килеп чыга. Минем өчен бу шәхеснен милләте түгел, ә фажигасе мөһим
Еллар саклый яраларны,
Чүпрәк каплый яраларны Ләкин солдат оныта алмый Утлы-сулы араларны.
Ләкин тормыш дәвам итә. Кеше үзенен табигате белән оптимист. Ул. башыннан әллә ниләр кичсә дә. матур киләчәккә ышана, ана алмашка киләсе буынга якты өметләр баглый
Антик дөнья Антейларын
Тан калдырыр буын үсә.
Жир-ананын яралары Тарих битләренә күчә Еллар, күрми кара-акны Үз жаена ага. ага.
Кии күкрәкле, зур йөрәкле
Ирләр кирәк Планетага
Бу шигырь мин жиде юл чатында шикләнеп-икелэнеп торган көннәремдә язылды Кәефсез, куллан эш киткән чак иде ул. Әле генә нәшриятка юллаган кулъязмама матур әдәбият релакциясенен өлкән мөхәррире Мәхмүт Хөсәен кул куйган, шигырьләремне пыр туздырган эчке рецензия килле Баппа күңелсез уйлар бәлки, алга таба язып маташырга ла кирәк түгелдер 16 яшемдә Чаян журналында шигырь бастыруым да. егермедә инде Совет әдәбияты на (хәзерге Казан утлары' на) үрләвем дә. көндәлек матбугатта әлелән-әле күрёнә торуым ла очраклылык кына булгандыр Нигә үзенне аллап яшәргә71 Мина бит инде хәзер 32 тулып килә. Ләкин язмыйча торып булмый—шигырьләр күнел түреннән ташып-ташып чыга Бәлки өметне бөтенләйгә өзмәскәдер Мунчадан репортаж "ны. янәшәсенә тагын унлап шигырь кушып Казан утлары'на тәвәккәлләдем Җавап шулкадәр тиз килер дип һич кенә лә уйламаган идем Журналның ул вакыттагы поэзия бүлеге мөдире Нури ага Арсланов шигырьләремне ошатуы, шуларнын дүртесен бастыру өчен сайлап алуы турында язган, фотосурәт һэм биографик белешмә җибәрүемне үтенгән иле. Сүз унаенла әйтим, бу кин күңелле, шигырьнен ямен вә тәмен чын-чынлап белә торган агаебыз ничәмә-ничә исемне онытылудан, билгесезлеккә китеп югалудан саклап каллы Равил Фәйзуллиннар буынының формалашуьпега ла. Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмнең ныклап аяк басуында ла Нури ага зур роль уйнады Яшьләр белән бергә ул үзе дә үсте — ижали потенциалын ахырынача күрсәтә аллы Хәер, мәйданга килгән бу гаярь яшьләр хәтта X Туфан һәм С Хәким кебек аксакалларга да унай йогынты ясадылар Остазлыкка ләгьва зпүчеләр күп Әмма бүген актив ижат итүче каләмдәшләрнең кубесе остаз лип нәкъ менә аны—Нури аганы атыйлар Мунчадан репортаж һәм тагын берничә шигырь Казан утлары журналының 1968 елгы 8 санында басылып чыкты Бу минем шактый озакка сузылган ’ иҗади сырхаудан терелүем, яналан шигърият мәйданына катуым һәм безне! г башлардан гел генә сыйпап тормаган тәнкыйтьче абзыиларлан ниһаять бер җылы сүз ишетү өчен форсат та иле Тәнкыйть митгем ижат өчен әһәмиятле бу әсәрне нигездә унай бәяләде Әлбәттә, натурализмда гаепләүче, мунча — митинг урыны түгел дип хөкем чыгаручы, әбрәкәйдән репортаж' язмыйсынмы тагын" лип авыз еручы да булмады түгел Өлкэннэребезнен хуплавын күреп-белеп торгач, мондый вак-тояклэрга игътибар итмәскә лә мөмкин иле Юк. Мунчадан репортаж шигырен һәр яктан камил, олге булырдай әсәр дип расларга җыенмыйм Утыз еллап артык гомер үткәч, үз язганнарына башкачарак карыйсын бит1 Анла митингларга хас риторика ла, артык турыдан-туры күзгә бәреп әйтелгән шәрә фикерләр дә бардыр Ләкин, ничек кенә булмасын, ул минем ижат гомеремнең бер борылыш чоры иде. ул минем заманга, кешеләргә әйтәсе ихлас сүзем иде Яшерен-батырын түгел, безнен буын утызынчы кырыгынчы, илленче елларга хас коры риторикадан, һәркемгә мәгьлум нәрсәләрне туктаусыз тәкърарлаудан бик акрынлык белән генә арынды Безнен дәреслекләрдә үтә бер катлы, җанга берни бирми торган бер күзәнәкле шигырьләр өстенлек ига. чын шигъри хәзинәләр исә каядыр еракка, китап киштәләренең күзгә ташланмый торган ягына яшерелган иде. Төньякны коньяктан аера белмәгән, манка малайлар да төп башына утырта алырлык шпионнар, башы һәртөрле Ура1'лар. Алга1 лар. Яшәсен’ нар белән шыплап тутырылган саламторханнар, миенә коллык холкы сенган бичара адәмнәр без әнә шундый каһарманнар" арасында яшәдек Алар инде стереотип булып канга сенган. сумала кебек ябышып алга таба атларга бирмиләр. "Алга1' лип кычкырган саен без артка тәгәри илек Шокер, мәйданга яна көчләр килле Р Файзуллин. Р Харис Р Гаташ. Рәшит Әхмәтжапов. Р Мингалим. Г Рәхим шигырьнен егәрен башка бизмән белән үлчи башладылар Шигърияткә алданрак килган буынга да аларнын шифалы Гюгышысы тиле Мин үземне лә шулар рәтенә кертәм Монын бернинди хурлыгы юк Әгар мин бүген шигърияттә ниндидер казанышларга ирешә алганмын икән — яшәгән елларым биеклегеннән үткәннәргә күз салам һәм иҗатымда борылыш ясаткан шул гап-гади "Мунчадан репортаж шигыре турында уйлыйм