Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ КҮЗЕ БЕЛӘН...


ОЛУГ диңгез бихисап тамчылардан җыелган шикелле, тормыш та туктаусыз үзгәреп торучы күренешләрдән, ярсып актарылучы вакыйгалар ташкыныннан, һич тә кабатланмас мизгелләрдән гыйбарәт һәм ул үзенең шулай мәңгелек хәрәкәттә-узгәреште булуы белән кадерле дә
Шушы иксез-чиксез вакыйгалар ташкынында ерып чыккысыз көнкүреш ыгы-зыгысы да бар. Кагыйдә буларак, андый вак- төяккә без. аяк астындагы тузанны санга сукмаган кебек, игътибар да итмибез. Гәрчә тормышыбызның төп өлеше шулар эчендә кайнашып үтсә дә Ә бит беренче карашка әһәмиятсез булып тоелган юк кына нәрсәдән дә. сабак алу белән бер үк вакытта, шактый кызыклы, хәтта фәлсәфи нәтиҗә дә чыгарырга мөмкин Моның өчен маңгай күзеннән тыш «күңел күзен» дә ачыбрак карарга гына кирәк. Шулчак дөньяның моңарчы укылмаган ифрат кызыклы китап булуына төшенеп, хәйран каласың
Тирә-юньгә күңел күзе белән дә карарга омтылучы кеше буларак мин әледән-әле үземә бик гыйбрәтле булып тоелучы ачышлар ясыйм. Әлеге күзәтүләрнең башкалар өчен дә кызыклы булуы мөмкин дип уйларга җөрьәт иткәнлектән, аларның беркадәр өлешен укучылар хөкеменә тапшырам.
Беренче бәйләм
БӘРӘҢГЕ бакчасында чүп үләннәрен утап йөрим. Әле күптән түгел генә утаган булсам да, әрсез затлар инде сөямнән артык үскән бәрәңге сабаклары арасында шактый гына күренәләр. Берзаман кулымдагы чүп үләннәре учмасында вак кына бәрәңге яфраклары күренеп киткәндәй булды. Аралап карасам, чыннан да, кулымда берничә көн элегрәк кенә тишелеп чыккан бәрәңге сабагы, тирәнгәрәк күмелеп, үз вакытында тишелеп чыгарга өлгермәгәне. Чүп үләннәре арасында күренмәгәнлектән, алар белән бергә йолкынып алынган
Үз ишләреннән, үз вакытыннан соңга калган бәхетсезләргә игътибар җитенкерәми шул.
Эш узгач әйтелгән акыллы киңәшнең дә кайчак шулай кадере булмый.
КҮЛӘГӘДӘН чыгасы да килми — кояш уттай кыздыра..
Шалтыр-шолтыр килеп, тузан туздырып, кырдан җигүле ат чабып кайтып килә, үзе берөзлексез башын чайкый Арбада беркем күренми, ат хуҗасын ташлап качкан булса кирәк. Артыннан аркан сөйрәлгән арба төбендә яңа чабылган печән дә бар.
Ат, томырылып, урам буйлата элдертте, шактый вакыт көпчәкләр дөбердәгән тавыш кына ишетелеп торды..
Бераздан юлда, ах-ух килеп, йөгерә-атлый кайтып килүче урта
яшьләрдәге ир заты күренде Тирләп-пешкән Якынлаша төшкәч мин аңа:
— Атың ташлап качканда син кайда идең соң? — дип кычкырдым
Ул, туктап та тормастан
— Туарып-җигеп вакыт әрәм итәсе килмәгәнне. Хатын белән бергә печән чабып ятканда, качып китте Тотарга өлгерә алмадым Ну күрсәтәм мин хәзер аңа күрмәгәнен! — ди-ди узып китте
Үз булдыксызлыгыбызның ачуын башкалардан алырга безгә куш инде син! Бу очракта да атны туарып арбага аркан белән бәйләп куярга башы җитмәгән мәнсез хуҗа түгел, ә кигәвен талауга чыдый алмыйча чабып киткән бичара хайван гаепле булып чыкты
«Иренгән ике эшләр», — дип шушындый җүнсезләргә карата әйтәләр инде.
ТАБЫННЫ җыештыргач, ризык калдыкларын ишегалдында чүпләнеп йөрүче тавыкларга чыгарып куйдылар Алар комсызланып кимерелгән сөяк-санакны «чистартып» маташканда кечкенә генә сөяк кисәге читкәрәк барып төште. Шул тирәдә сакта торучы әтәч, майлы калҗа тапкандай өтәләнеп, үзе янына тавыкларны чакырырга кереште Бер-ике тавык шунда чабышып барсалар да, әлеге «калҗа»ны өнәмичә яңадан иптәшләре янына ашыктылар
Ниһаять, әтәч тә савыттагы нигъмәтне шәйләп алды һәм тагын да зуррак шау-шу куптарды.
Без дә кайчакта борын төбендәге вак-төяк «җим» белән мавыгып, арырак торучы «сый» тулы савытны күрмибез
Кыскасы, чынбарлыкта омтылырга тиешле олуг максатка ирешү өчен тагын берничә адым гына ясарга кирәклеге башыбызга да килми
КҮРШЕМ тәмам хөрәсәнгә әйләнде — олыгайган саен ялкаулана бара.
Ж,өй җитте исә бәрәңге бакчаларында «Колорадо коңгызы» дигән афәткә каршы аяусыз көрәш башлана Нинди генә чаралар кулланылмыйлар алар! Әллә ниткән хикмәтле рецептлар буенча әзерләнгән сыекчалар белән агулау дисеңме, әлеге килмешәкләрнең кортларын савытларга чүпләү дисеңме, аларны бәрәңге яфракларыннан каккалап-суккалап төшерү дисеңме —барысы да кулланыла Ахыр чиктә бу көрәш килмешәкләрнең җиңүе белән тәмамланса да аларны гел бимазалап тору барыбер ел әйләнәсенә җитәрлек бәрәңге җыеп алырга мөмкинлек бирә
Күршем исә быел аеруча ялкауланды (авыргалап та тора бугай) — бәрәңге бакчасына чыгып та карамый Башкалар теге корткычларны дөмектереп йөргәндә, бу күләгәдә тәмәке тартып утыра Узган-барган аңа:
— Нишләп теге «җимешләрне» агуламыйсың9 Бәрәңге яфракларын ашап бетерәләр булыр бит инде? — дип кычкырып уза
Күршемнең бер дә исе китми
— Чыгып карадым инде, берни юк анда — чип-чиста' — дип җавап кайтара һәм чираттагы сигаретын кабыза
Берзаман бәрәңге чәчәк атты Бу вакытта күрше бакчасындагы «җимешләр» аның күзенә дә күренерлек булып тулыштылар бугай — ул да бәрәңге түтәлләре арасында селтәнгәләп йөри башлады Тик соң иде инде
Күпмедер вакыттан соң, башкаларның бәрәңге бакчалары әле ямь- яшел булып, күзне иркәләп торган чакта, күрше бакчасындагы бәрәңгенең ялангач сабаклары гына тырпаеп калды.
Үзе әйтмешли, бакча чип-чиста иде.
Корткычларның үрмәләүчеләреннән гайре ике аяклылары да хәттин тыш үрчегән бу заманда сукыр бәхеткә өмет баглап, авыз ачып утыру ахмаклык түгелме?
КӨЗДӘН үк әзерләп куелган утынны урманнан алып кайтырга кыш җиткәч кенә җай чыкты Юлда күңелсез булмасын өчен бераз кәгеп алдык та, йөкчеләр трактор чанасына менеп кунаклагач, -корыч айгыр», кара төтен бөркеп, кузгалып китте.
Тик озак барырга туры килмәде. Күрше урамнан, йөгерә-атлый, тракторчының хатыны килеп чыкты да, кул изәп, аңа туктарга кушты Шактый озак сөйләшеп тордылар Хатынның ирен битәрләве аңлашылса да, без, алар әңгәмәсенә тыкшынырга килештермичә, чанада утырып тора бирдек.
Ниһаять, тагын кузгалып киттек. Бераздан трактор колхозның калкулык битендәге ягулык салу пунктына килеп туктады Моннан минем утын күченә кадәр кул сузымы чаклы гына ара, калкулык башындагы урман читендә күренеп үк тора.
— Йә, нишләп торабыз? Төяп төшик инде тиз генә, — дим.
— Ягулык җитеп бетмәстер. Заправщик та күренми... — ди бу Үзе күзләрен читкә ала.
Мин эшнең асылына шунда гына төшендем. Хикмәт ягулыкта түгел иде, билгеле. Хатынның «инструкциясе» катгый булган иде. ахрысы, җыйнаулашып бик озак үгетләсәк тә. тракторчыбызны утынны төяп кайтырга күндереп булмады Ахыр чиктә ул тракторын кире бора башлады. Яңадан чанага менеп утырырга мәҗбүр булдык. Йөкчеләр юл буе сүгенделәр
Утынны башка тракторчы алып кайтты. Тик шул чактагы рәнҗү хисе йөрәктә уелып калды.
Шактый еллар үтте. Бер заман минем янга, ашыгып-каударланып, утынны алып кайтмас өчен безне ягулык салу пункты янында тилмертеп торган теге тракторчы килеп керде
— Урманда биш кубометр чамасы утын әзерләгән идем Төяп кайтыйк әле шуны. — ди бу. күзен дә йоммыйча.
Мондый чакларда мин башкаларга бик теләп булышам Бу юлы әллөни эшем дә юк иде. Тик теге рәнҗү хисе тагын башын калкытты
— Юк, бара алмыйм, — дидем өздереп кенә
Ул, күзләрен челт-челт йомгалап, бераз таптанып торды да «ай-яй- «ай-яй», дия-дия чыгып китте
Теге чактагы кыланышы аның исенә төшкәндерме-юкмы. тик мин бу гамәлем өчен һич тә үкенмим.
Аннан килеп, әлеге хәлләрдән мин берьюлы берничә сабак алдым
Үпкәләү-рөнҗү юшкынын хәтта галиҗәнап Вакыт та юып бетерә алмый икән.
Хатыннарының ыштан балагына ябышып йөрүче мокытлар (соңгы елларда алар аеруча ишәеп киттеләр) бүтәннәрне, ни гаҗәп, үзләреннән дә тинтәк затларга саныйлар.
Әгәр мин: «Була ул!» — дип, әлеге йомры баш мәнфәгатен кайгыртып йөрсәм, аның мине җүләргә санавын раслаудан бигрәк, үз- үземне хөрмәт итми башлар идем Ә кешелек дәрәҗәсен иң кадерле
Димәк, изге китапларның «бер яңагыңа чапкачтын. икенчесен куй» дигән күрсәтмәсе түгел ә «ашка — аш, ташка — таш» принцибы дөресрәк.
Дөньяда мәңгелек кануннар юк Бәс шулай булгач изге китапларда да бәян ителгән кануннар да камил түгелләр Һәр очракта да конкрет шартларга, конкрет вәзгыятькә нигезләнеп эш итү мәслихәт
ҮЗЕҢНЕҢ көчсезлегеңне тоюдан да кыенрак ни бар9
Әткәй белән әнкәй үлгән чакларда ниләр кичерүемне язып тормыйм, бу — инде төзәлә башлаган күңел җәрәхәтен кузгату гына булыр иде Шунлыктан «бик тә вак- очракны гына бәян итәм
Сарыгыбыз икеләч бәрән китерде Тупырдашып үскән берсеннән- берсе сөйкемлерәк бу җан ияләренә сокланып, «бер-ике көннән аналары белән көтүгә чыгарып җибәрермен инде- дип йөргәндә, боларның берсе кисәк авырып китте Башта, анасының өтәләнеп үзен дәшүенә дә игътибар итмәстән, күңелсезләнеп, яткалап торды аннары ачык сарай эченә кереп ауды да авызыннан ак күбек агызып тыпырчынып ята башлады Анасы берөзлексез кычкырырга кереште
Колхозның үзәк утарында яшәүче ветеринария табибы янына ярдәм сорап бару файдасыз иде. Үзен эзләп тапкан очракта да «Чалып ташла да. вәссәлам!- — дип авызын гына ерачак иде ул Тәҗрибәле саналган кешеләргә әйткәләп карасам да, «чалып ташла1 ■ дан башка киңәш бирүче табылмады
Нарасыйның җанын кыярга кулым бармады («бәлки терелер әле?» дигән өмет тә юк түгел иде) Көнозын тыпырчынып-газапланып ята торгач, мескен бәрән кичкә таба үлде Бик кызганыч булды
Бүгенге тормышыбызны тәшкил итүче гаять зур фаҗига белән чагыштырганда бу чүп кенә нәрсә, әлбәттә Һәрхәлдә, башкалар өчен. Шулай да бу хәл мине шактый уйландырды
Үлем газабында бәргәләнеп ятучы бәрән миңа бүгенге авылны хәтерләтте Ирексездөн -Авыл кешесенең мал-туарына түгел, үзенә дә беркайчан кешечә мөнәсәбәт, кешечә хезмәт күрсәтү булганы юк. башкача булса, ул да шәһәр кешеләре файдалана торган барлык уңайлыклардан файдалана алыр иде». — дигән фикергә килдем
АВТОБУС шоферы безне урман буена ук илтеп кую белән генә чикләнмичә, киң күңеллелек күрсәтеп, кичкә таба килеп тә алырга вәгъдә биргән иде Инде кич тә җитте, эшне төгәлләп, урман кырыена чыгып утырганга да байтак вакыт үтте, ә автобус юк та юк Ниһаять аның инде килмәячәгенә тәмам инангач, авыл тарафына җәяү генә кузгалдык
Тузанлы юлдан атлаганда алдакчы шоферның башына нинди генә каргышлар яумады! . Колхоз делянкасында көнозын эшләп арыгач, балта- пычкыларыңны күтәреп, җиде чакрым араны җәяү сөйрәл имеш! Гарьләнеп үләрсең Җитмәсә, көне дә бик эссе булды Ачулары чыккан кешеләр кайтып җиткәнче тиргәнделәр. Икенче юлы әлеге җилкуарга ышанып юлга чыкмаска тәүбә итүчеләр дә булды
Тыкрыкта торучы автобусны күргәч, кешеләрнең ярсуы хәттин ашты Бәхеткә, шофер үзе күзгә чалынмады, юкса иләп ташларга да
9 -к У- I*
нәрсәләрнең берсе итеп санамаган, үз-үзен хөрмәт итмәгән кешене башкалар да хөрмәт итми
күп сорамаслар иде. Карганып-сүгенеп, таралыштылар.
Киемнәрне алыштырып, бераз ял иткәч, күңел күгендәге болытлар тарала төште. Шуны гына көткәндәй, теге җүнсез үзе килеп кермәсенме!
— Йә, ник килмәдең? Автобус ватылдымы әллә? — дип каршы алдым тегене.
— Бардым ич мин... Ант әгәр, бардым! Автобусны урман кырыенда калдырдым да. делянка ягына җәяү генә кердем Анда хәтле үк барып җитмәдем анысы Автобус караучысыз калды бит Берәр детален салдырып китсәләр? Иске делянканы үткәч, кат-кат кычкырдым сызгырып та карадым — юк, беркем җавап кайтармый Попутный машинага утырып кайтып киткәннәрдер, мәйтәм, монда булсалар, ишетерләр иде, дим Йөз илле метр чамасы гына иде бит ара. Шуннан мин дә кайтып киттем Менә шул. Әле сезнең җәяү кайтып килүегезне малай күреп калган, ул әйткәч, аптырап калдым. Ничек болай килеп чыкты соң? Сүккәннәрдер инде мине, әйеме?
— Әллә рәхмәт әйтерләр дип көткән идеңме? Кул астына туры килмәвеңә шөкер ит, бәргәләп тә ташларлар иде үзеңне
— Соң, нишләргә инде миңа? Бармаган булсам бер хәл иде, ичмасам. Бардым бит, бардым мин!.
— Анысын син кешеләргә үзең аңлат инде, энекәш Кем әйтмешли анысы — синең проблема..
Ул, кулын селтәп, чыгып китте Мин исә уйга калдым
Әйе. үзеңнең гөнаһсыз булуыңны исбатлау биш тапкыр гөнаһ кылудан кыенрак. Кешеләр синең хакта гамәлләреңә карап фикер йөртәләр Аларны синең изге ниятләрең юлындагы комачаулыклардан бигрәк, ниләр майтаруың, ягъни эшнең ахыргы нәтиҗәсе генә кызыксындыра
«Тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» ысулы белән эшләү беркайчан да яхшы нәтиҗә бирми. Бу очракта да әлеге шофер, тагын аз гына араны үтеп, делянкага чаклы ук барган булса, эшләп арыган кешеләр автобуска утырып кайтырлар, үзенә дә алар алдында акланып азапланырга туры килмәгән булыр иде.
Кешеләрнең ышанычын казану шактый кыен булса да, аны югалту бик ансат.
ЯҢА КИЛГӘН гәзитләрне караштырып утыра идем ишек башына беркетелгән кыңгырауның кисәк чылтырый башлавына сискәнеп куйдым Йомыш-мазар белән килүчеләр гадәттә кыңгырау төймәсенә тиз генә басып алалар, өйдәгеләрне чакырып чыгару өчен шул җитә иде Бу юлы исә ул ниндидер гадәттән тыш хәл булганны хәбәр иткәндәй, өзлексез чылтырый
Ашыгып ишегалдына чыктым. Болдыр төбендә шактый өлкән яшьтәге ике ир басып тора Берсе — күршем Галимулла абый, икенчесе — ниндидер ят кеше. Аның белән күршем таныштырды
— Мәхмүт абыең бу, Сәмигулла абзыйның туганы. Кунакка кайткан Син аны белмисең инде, ул Донбасска чыгып киткәндә ыштансыз чабып йөри идең әле. — диде ул һәм кеткелдәп куйды
Ерактан кайткан кунак шунда гына бармагын кыңгырау төймәсеннән алды һәм авызы тулы тимер тешләрен ялтыратып минем белән күреште
Чәчне алдырасы иде бит, брат, — диде ул, үгезне мөгезеннән эләктереп — Менә кем Галимулла әйтә «Аның машинасы әйбәт». — ди Иренмәсәң. алып чык инде шул нәмәкәеңне?
— Әйдәгез, өйгә керик. — дим
— Юк, юк. монда, ишегалдында гына утырам. Мондый җылы көндә саф һава сулап кына йөрисе! .
Машинка белән бергә урындык та алып чыгарга туры килде. Кунак җайлап утыргач, авылыбызның бердәнбер чәчтарашы булган күршем, эшкә керешергә җыенып, машинканы «келт-келт» иттереп алды Тик ул аны кунакның җитү чәченә тиерүгә, теге кулын күтәрде
— Стоп, кем.. Галимулла! Болай булмый, күлмәккә коела ич ул. Бар әле, энекәш, простыня-мазармы шунда нәрсә дә булса алып чык әле!
Минем сару кайный башлады. Шулай да, үз-үземне кулга алып, чиста чүпрәк алып чыгып бирдем.Күршем, сүзсез генә башын чайкый- чайкый, аны кунакның иңнәренә салды да, машинканы җай гына келтерәтергә кереште. Чәч учмалары җиргә коела башлагач, әрсез кунак тагын кулын күтәрде
— Стоп, кем ! Чәчне җыеп барырга кирәк Бар әле, энекәш, гәҗит алып чык!
Мин инде көчкә тыелып тора идем Ни юаш күршем дә түзмәде
— Үзең дә инде, Мәхмүт Чәч алдырырга килгәнсең, чүпрәк, гәҗит ише нәрсәләрне кесәңә тыгып чыксаң ни була инде, җә?
— Ничава, ничава! Мин бит әлләни сорамыйм . Подумаешь, гәҗит!
Тешне кысып булса да, гәзит тә чыгарып бирдем Машина яңадан келтери башлады. Келтери торгач, берзаман минем өчен инде газапка әйләнгән бу эш очланды булса кирәк, Галимулла абый, машинканың пружинасын бушата-бушата:
— Булды бу, Мәхмүт! — диде
Кунак түш кесәсеннән кечкенә көзге чыгарды да (көязләнеп маташуын күр син!), кыяфәтенә күз төшергәч
— Син нәрсә? Сарык йонын алган кебек.. Киртләчләнеп тора бит! Шомартыбрак җибәрергә кирәк. Бар әле, энекәш, тарак белән кайчы китер..
Бу сүзләр утка май сипкәндәй булды Сабыр казаным шартлаганын сизми дә калдым:
— Бәлки синең белән кети-мети уйнау өчен хатынны да чакырып чыгарыргадыр? Үзең керәсеңме, әллә ул монда чыксынмы? Нахал! Миңгерәттең бит тәмам!.. Простыня чыгар аңа, гәзитен бир, тарагын бир! Тагын ни бирим? Кирәкмиме тагын9 Әллә монда парикмахерскаямы сиңа9 Арлы-бирле юыртырга әллә син мине лакей дип белдеңме9 Ычкын моннан, яңак төбеңә менеп төшкәнче1 Вон отсюда! Во-он!!
Соңгы сүзләрнең артык икәненә мин капка шапылдап ябылгач кына төшендем. Кунак та, күршем дә чыгып сызганнар иде инде
Бик озак тынычлана алмадым Беркайчан да бу чаклы ярсыганым булмагандыр . Үз-үземне белештермәс хәлгә китереп җиткерде бит, тинтәк! Үз гомеремдә сөмсез бәндәләрне күп күрдем, тик мондыена тап булганым юк иде Каты сүз дә әйтмәде бит. югыйсә Бармагыңны тоттырсаң, кулыңны өзеп алырга әзер торучы әдәпле җирбитлөр дә була икән ләбаса!
Һәрнәрсәнең чиге бар — берзаман мин дә тынычландым Ә менә оятсызлык, вөҗдансызлык, комсызлык, наданлык һ.б шуның ише әшәке сыйфатларның чиге юк булса кирәк.
Инде тәмам тынычланып, кабат-кабат уйлангачтын. шундый фикергә килдем мин һәм аның дөреслегенә тамчы да шигем юк