Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР
ПРЕЗИДЕНТ САРАЕНДА
ОЧРАШУЛАР
28 февральдә Татарстан Республикасы
Президенты М. Шаймиев Казан Кремлендәге
резиденциясендә танылган шагыйрә һәм драматург
— Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Гөлшат Зәйнашева. аннары җөмһүриятебез
симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм
баш дирижеры — Татарстанның һәм Казахстанның
халык артисты. Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать
эшлеклесе Фуат Мансуров белән очрашты.
Җөмһүриятебез Илбашы Г Зәйнашева белән Ф.
Мансуровны 70 яшьлек юбилейлары белән
ихластан кайнар тәбрикләде, алар га Татарстанның
күпмилләтле халкы файдасына яңа иҗат уңышлары
теләде
Бөек әдипнең юбалеена багышланган
чара-тамашалар 27 февральдә Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры бинасында зур кичә
белән тәмамланды Аңа Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе
В Лихачев та килгән иде
ӘДИП ИСЕМЕН — МӘКТӘПКӘ
Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинетының 1998 ел, 19 февраль карары
нигезендә, якташлары үтенечен канәгатьлән дереп.
Теләче районы, Олы Мәгаскә урта мәктәбенә
Татарстанның халык язучысы Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты Фатыйх Хөсни исеме
бирелде
'2 мартга М. Шаймиев Кремльдә Татарстан
мөфтие Госман хәзрәт Исхаковны кабул итге.
Президент кунакны җылы сәламләп, аны
республика мөфтияте башлыгы итеп сайлаггуы
белән тәбрикләде
Мөфти белән әңгәмәсендә Илбашы
Казанда Ислам университеты ачу һәм аның
уңышлы эшләве өчен дәүләт органнарының барлык
кирәкле шартларны тудырырга әзер торуын тагын
бер кат раслады
ҮЗ УЛЫН ОЛЫЛЫЙ ХАЛЫК
25 февральдә Чистай районының Яушнрмә
авылында һәм Чистай шәһәренең үзендә татар
әдәбияты клас- < Гаяз Исхакынның тууына 120 ел
тулуга багышланган очрашулар уздырылды. Әлеге
•тантаналарда Татарстан Премьер-министры
урынбасары И Хайруллин. Дәүләт Советының
даими комиссия рәисе Р Миңнуллин Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев.
Чистай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы А
Хайруллин. Татарстан Фәннәр академиясеннән һәм
Казан дәүләт университетыннан галимнәр һ б
катнашты
ХАЛЫК ЯЗУЧЫСЫ —
МАКТАУЛЫ АКАДЕМИК
Башка илләрдә һәм халыкларда күренекле
әдәбият һәм сәнгать әһелләрен академик итеп
сайлау гадәте яшәп килә Ниһаять, мөстәкыйльлек
юлыннан баручы Җөмһүриятебезнең Фәннәр
академиясе соңлабрак булса да. әлеге хата ны
төзәтергә карар кылды; академиянең еллык
гомуми җыелышында Татарстанның халык
язучысы Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф
Ахунов) ТФАның мактаулы әгъзасы итеп
сайланды
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
5 мартта Татарстан яэучыларының Г
Тукай исемендәге клубында әдәби ел
йомгакларына багышланган җыен булып үтте
Анда ТР Язучылар берлегенең бүгенге хале һәм
алдагы бурычлар турыңда идарә рәисе Р
Мөхәммәдиев Әдәбият фонды эшчәнлеге турында
аның директоры Д. Салихов чыгыш ясады Аннары
аерым жанрлар буенча сөйләшү үткәрелде Бүгенге
прозабыз турында — Г Ахунов. Ф Галимуллин.
поэзия турында — Ә Махмудов. драматургия
турында — Г Каюмов, балллар әдәбияты турында
— Г Гыйльма нов рус әдәбияты турында Р Кутуй
Тышлыкта гы сурәтләр
Тышлыкның бере нче бите ндә : рәссам Рафаил КАДЫЙРОВның «Чәч тарау»
карт инасынна н фот осурәт
нотык тоттылар. "Казан утлары' журналының
үткән елдагы эшчәнлеге хакында баш мөхәррир
Р. Фәйзуллин сөйләде. Аннары фикер алышулар
булды.
Җыен эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе
урынбасары, шагыйрь Р Харисов һәм ТР
Мәгълүмат һәм матбугат министры И.
Әхмәтжднов һ. б. катнашты.
КАЛӘМДӘШЕБЕЗ БӘЙРӘМЕ
Татарстан язучыларының Г. Тукай
исемендәге клубында "Казан утлары"
журналының бүлек мөхәррире — шагыйрь һәм
публицист. X Ямашев премиясе лауреаты
Шаһинур Мостафинның тууына 50 яшь тулуга
багышланган кичә булып үтте Юбилярны
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиев, "Казан утлары журналының баш
мөхәррире, шагыйрь Р. Фәйзуллин. Татарстан
Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе,
шагыйрь Р. Миңнуллин Татарстанның халык
язучысы Г Ахунов. Татарстанның халык шагыйре
Ш Галиев, галимнәрдән Ф Гали мулли н. Н.
Нәккаш һәм башка күп санлы дуслары,
Мамадыштан һәм Кукмарадан килгән якташлары
кайнар котлады. Кичәдә И. Баһманов, Гөлзада
ханым. Ф. Вәлиәхмәтов. М. Галиев. С
Әхмәтталиева кебек танылган артистларның,
җырчыларның катнашуы нур өстенә нур өстәде.
Матбугатта 30 ел буе нәтиҗәле эшләгәне
өчен. Ш. Мостафинга Татарстан Журналистлар
берлегенең 'Алтын калэм'е һәм Мактау дипломы
тапшырылды.
ИҖА Т ОС ТА ХАНӘЛӘРЕНДӘ
тан, Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка
тәгьдим ителде
"Шигърият остаханәсе" (җитәкчесе —
Татарстанның халык шагыйре И Юзеев) үзенең
чираттагы утырышын шагыйрә Флера
Тарханованың Татарстан китап нәшриятында
чыккан "Синең кайнар сулышың" исемле
китабын тикшерүгә багышлады Фикер
алышулардан соң, Ф Тарханова, осгаханә
исеменнән, Татарстан Язучылар берлегенә
әгъзалыкка тәгьдим ителде
ШАГЫЙРЬ КИЛДЕ МӘК ТӘПКӘ
Бөтенроссия күләмендә "Елның иң яхшы
мәктәбе дип табылган Кукмарадагы 3 нче урта
мәктәптә (директоры — Татарстанның атказанган
мөгаллиме Факил Галиев) кызыклы-
мавыктыргыч кичәләр, очрашулар әледән-әле
булып тора Бу өлкәдә тагар теле һәм әдәбияты
укытучысы, методист Тәүхидә Әхмәтҗанова
аеруча тырышлык күрсәтә Күптән түгел генә
биредә, районның татар теле һәм әдәбияты
укытучылары катнашында күренекле шагыйрь —
"Казан утлары ' журналының бүлек мөхәррире
Рәдиф Гаташ белән очрашу үткәрелде.
Татарстан Язучылар берлеге каршындагы
Проза һәм драматургия остаханәсе". Балалар
әдәбияты остаханәсе" белән берлектә
(җитәкчеләре — Татарстанның халык язучысы Г
Ахунов, Татарстанның халык шагыйре Ш
Галиев) " Казан утлары'" журналында бүлек
мөхәррире булып эшләүче яшь прозаик Алмаз
Гыймадиевның Татарстан китап нәшриятында
дөнья күргән "Озын тәнәфес"' исемле китабы
буенча фикер алышу үткәрделәр Сөйләшү
барышында А Гыймадиев иҗаты, нигездә, уңай
бәяләнде һәм ул. бертавыш-
КО ТЛЫЙБЫЗ!
Күренекле галим, шагыйрь, публицист
һәм җәмәгать эшлеклесе. филология фәннәре
докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең
әйдәүче хезмәткәре Нурмөхәммәт Шаһвәли улы
Хисамовка Татарстан Республикасы Президенты
М Шаймиев Указы нигезендә, "Татарстан
Республикасының атказанган фән эшлеклесе
дигән мактаулы исем бирелде.
Халыклар арасында дуслыкны
ныгытудагы уңышлары, тарих һәм мәдәният
өлкәсендә зур пропаганда эшчәнлеге алып
барганы өчен, Татарстан Республикасының
Аксакаллар Шурасы Рәисе Рәфигулла
Насыйбулла улы Хәмндуллнн Татарстан
Республикасының Мактау грамотасы белән
бүләкләнде