ИМАН САФЛЫГЫ
Күренекле галим һәм язучы, батыр сүзле тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин үзенең гомер юлын чын көрәшче булып узды. “Көрәшче" сүзен мактау итеп әйтүне хәзер килештермиләр. Әмма әгәр дә кешенең иманы бар икән, ул хаклык-гаделлек дип тартыша икән, бу юлда максатка ирешү өчен ул кемнәргәдер каршы чыгарга, кемнәр беләндер ачылышлы булырга мәҗбүр. Димәк ул — көрәшче. Каты авырып урын өстендә ятканда да Ибраһим Нуруллин яшәү рәвешен үзгәртмәде: соңгы сулышына кадәр каләмен кулыннан куймады, әдәби һәм иҗтимагый тормыш барышына хәл кадереңчә катнашты. Алыйк аның гомеренең мәгънәсен тәшкил иткән өч өлкәне. Беренчедән, ул — галим, әдәбият белгече. Бу өлкәдә ул өр-яңа сүз әйтте, ачыш ясады, әдәбият фәнен яңа баскычка күтәрде, дисәк бу һич тә арттыру булмас. Ул үзенең докторлык диссертациясендә татар әдәбияты тарихының мәгърифәтчелек реализмы дигән чорын тәгаенләде, шул терминнын эчтәлеген ачып аны кулланышка кертеп җибәрде. Хәзер безнең әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы чоры булганны бөтен галимнәр таный һәм ул терминны файдалана. Бу тагар әдәбияты өчен генә түгел, барлык төрки әдәбиятлар тарихында да яңалык булды, әдәбиятлар үсеше тәфсыйләтен баетып җибәрде, аны аңлауны тирәнәйтте Үзбәкнең ин зур галимнәреннән берсе Иззәт Солтанов, бу юнәлештә барган бәхәсләргә йомгак ясап, Ибраһим Нуруллинныц “Вопросы литературы" журналында чыккан мәкаләсеннән соң төркиләрдә мәгърифәтчелек реализмы турыңда ике сүз булырга мөмкин түгел, диде
Моннан тыш Ибраһим Нуруллин Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан, Шәриф Камал кебек татар халкының данлы улларының тормышын һәм иҗатын җентекләп өйрәнде, алар турында китаплар язды Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнарның тормыш һәм иҗат юлын җанлы итеп тасвирлаган документаль романнар язарга ана иҗади эшчәнлегенең икенче юнәлеше — нәфис сүз остасы булуы — ярдәм итте Чөнки бу китаплар бер яктан фәнни төгәллек һәм тарихилык белән хикәя ителгән булсалар, икенче яктан аларда бөек әдипләрнең тулы канлы образлары гаүдәләндерелә. “Тукай"нын рус, татар, үзбәк, казакъ телләрендә, “Фатих Әмирхан"нын татар, рус телләреңдә чыгуы — моның саллы дәлиле Әлеге әсәрләр безнең өчен янадык ук булмаса да, мәйданга шактый сирәк килә торган документаль-нәфис жанрны куәтләндереп җибәрде Кызганыч, соңгы елларда "Атаклы кешеләр тормышы" сериясе туктап калды, китаплар чыкмый
Ибраһим Нуруллин нәфис әдәбият кысаларында да күп язды Аның зурлар һәм балалар өчен сатирик хикәяләре, пьесалары бар Тукай турыңда хикәяләре Казанда. Мәскәүдә рус телендә аерым китап булып чыктылар Мәскәүдә чыгару өчен бернинди рәсми оешмаларның яки кешеләрнең ярдәме тимәгәнне дә искә алыйк
Гомеренең бусннан-бусна күп хезмәт түккән өченче өлкәсе - әдәби тәнкыйть Бу юнәлеш аңа иң күп борчулар, ин күп дошманнар бирде Чөнки әлеге мәйданда Ибраһим Нуруллин хөкемдарларны мактап, хөкемдарларга ярап язганнарны түгел, ә рәсми кешеләргә бик үк ошап җитмәсә дә әдәби әсәр буларак чын эстетик югарылыкка күтәрелгән, халык күңелен гадел чагылдырган язучыларның әсәрләрен яклады Шуңа күрә ул партия өлкә комитетына, анын тәлинкәсен ялаучыларга бер дә ошамады Мәсәлән. Әмирхан Еники. Атилла Расихларны рәсми тәнкыйть авыр күсәк белән дөмбәсләгәндә Ибраһим Нуруллин аларны яклап күтәрелде Әмма үзе кирәк дип санаганда ул зур язучыларга да тәнкыйть сүзен әйтә белде Моның мисалы - анын “Кыскалык турында” исемле мәкаләсе
Хәтер
Ибраһим Нуруллиннын әдәбият алдындагы хезмәтен тулысыңча күз алдына китерү өчен тагын берничә сүз әйтми булмый. Ул —укытучы иде. Казан дәүләт унивсрситетыиын профессоры, йөзләрчә мөгаллим, дистәләрчә язучы хәзерләп чыгарган кеше. Анын җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклаган галимнәр хәзер Уфада. Алабугада эшлиләр. Анын дәреслекләре, ул язган әсбаплар бу эшне әле дә дәвам итәләр.
Ибраһим Нуруллиннын исемен без Гаяз Исхакыйга бәйләп тә тәкъдир итәргә бурычлыбыз Чөнки бөек әдипнең иҗатын, исемен Ватанга кайтару өчен ул фидакарьләрчә көрәште Тартышу сәхифәләренсн күп өлеше гәзит сәхифәләрендә барганга җәмәгатьчелек моны яхшы белә. Ул тартышуның әле күпчелек күзенә күренмәгән. Казан, Уфа, Мәскәү чиновниклары катында барган өлеше дә зур. Хәзер Исхакыйчылар күп. һәммәсе бу мәсьәләне хәл итүнсн ин зур кешесе итеп үзен атый. Әмма ул вакытта Нуруллин бер
ялгызы иде. Ул йөрмәсә дә, Исхакыи барыбер кайтыр иде, диючеләр булуы мөмкин Ләкин Ибраһим Нуруллин шикелле фидакарь кешеләр большевиклык бастионын җимермәсә, белмим, кайтырлар иде микән Акчуралар, Исхакыйлар. Максудилар.
Гомеренен соңгы сәгатенә кадәр Ибраһим Нуруллин үз эшчәнлегенең һәр өч өлкәсендә дә иҗат итүен туктатмады. ‘ Булган ул тәнкыйди реализм кебек гыйльми мәкаләләр, Фәнис Яруллин, Рафаил Төхфәтуллиннар иҗатының мәгънәсен укучыларга ачык күрсәткән бәяләмәләр, үз гомеренен истәлекле вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләр, әдәбият һәм мәдәният яшәешенә караган тәкъдимнәр белән гәзит-журналларда дистәләрчә чыгышлар ясады Тәнкыйть сүзе күп әйттем, яратуымны да белдереп калыйм әле. дигәндәй бер-бер артлы зарисовкалар чыгарды: Әмирхан Еники. Салих Баттал. Сахап Урайский, Сафа Сабиров һәм башкалар турында хатирәләр язды. "Исәнгә — истәлек" дигән рубриканы кертеп җибәрде.
Бу хезмәтләр сугыш юлларында алган җәрәхәтләрдән газаплану, укытучы эшенсн бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре эчендә яшәп иҗат ителгән Шуларның әҗере нәрсә булды дисәгез, ике тапкыр партиядән чыгарылу, гомере буе рәсми оешмалар һәм шәхси кешеләр тарафыннан эзәрлекләнү. Нәкъ менә шуның өчен икс дистәдән артык фәнни китап язган, фән үсешенә зур өлеш керткән галимгә бернинди мактаулы исем дә бирелмәде Әмма җәмәгатьчелек Ибраһим Нуруллинны зур галим һәм язучы итеп таныды. Гомеренен соңгы чорын Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге бизәде. “Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә Мәскәүдә һәм Казанда чыккан "Тукай" китабы өчен ул Татарстан Дәүләтенең Габдулла Тукай исемендәге бүләгенә лаек булды Бу китапның, әлеге бүләкнең язмышы әдәбиятны изге санаган намуслы кешеләр фикере белән хәл ителде. Шуларның берсе — татар, рус, дөнья әдәбиятларын тирәнтсн аңлаган башкорт язучысы Әхияр Хәкимов Тукай" китабына мөнәсәбәтнең бүген дә бертөрле булмавын истә тотып без укучыларга анын 1978 елда язылган эчке рецензиясен тәкъдим итәбез
Розалина НУРУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты.