Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Җиңелгәннәр арасында мин дә бар идем...”


Күренекле тарихчы, әдәбият белгече, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал Таймасның исеме бездә күп еллар дәвамында тыелып килде, шуңа күрә берничә буын татар укучысына ул билгеле түгел иде Төрле фәнни хезмәтләрдә телгә алынганда да, аның исеменә “контрреволюционер’', “буржуаз милләтче", “ак эмигрант" кебек мөһерләр сугылды. Инде менә заманалар үзгәрде, аның хезмәтләре туган халкына әйләнеп кайта.
Аның тормыш юлы яшьтән үк аң-белемгә омтылган, хезмәте белән милләтенә ярдәм итергә тырышкан бик күп татар зыялыларныкын хәтерләтә.
Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннан Ырынбур. Троицк калаларында укый, белемен үстерү нияте белән 1904-1908 еллар арасында Мисырда яши, андагы гәзитләрдә төрле материаллар бастыра. Туган җиренә әйләнеп кайткач. "Вакыт" гәзитендә (Ырынбур) эшли, мөгаллимлек итә, гыйльми хезмәтләр яза. Соңрак Ка >анга килә, журналистика дөньясына керә, "Аң", "Шура" кебек җитди журналларга языша, фикердәшләре Ф. Туктар Г.Әмитовлар белән "Корылтай" гәзитен чыгарырга керешә. Эшчәнлегенең иң кызган чагында Октябрь инкыйлабы була, большевиклар хакимияте белән төрле каршылыклар башлана, “Корылтай" ябыла, бераздан шул ук юнәлештәге "Алтай" гәзитен чыгара башлыйлар Аның да бары тик 13 саны дөнья күреп кала Г.Баттал кулга алына һәм гәзит чыгармау шарты белән генә бераздан азат ите
Г.Баттал язмышын күздән кичерәсең дә, 1917 елгы түнтәрелеш булмаса. иҗтимагый һәм мәдәни тормыш мәйданына чыккан, җиң сызганып милләтенә хезмәт итәргә керешкән асыл затлар күпме иҗат җәүһәрләре биргән, милләтебезне нинди биек хекләргә күгәргән булырлар иде, дип сызланып куясың.
Әйе, Г.Баттал кебекләргә юллар торган саен тарая, ябыла бара Гражданнар сугышы елларында аңа, дошман мөһере сугылган затка, кызыллардан качып йөрергә туры килә. Ул Байкал күле тирәләренә кадәр барып чыга, анда озакка тоткарланып кала. Әмма совет власте анда да килеп җитә, җаны-тәне белән туган халкына бирелгән Г.Баттал, Көнчыгышка качу уеннан ваз кичеп, 1920 елның мартында Казанга әй хәнеп кайта. Бу чактагы уй-фикерләрен ул бодай аңлата: “Советларга каләм белән каршы чыгучыларның берсе буларак, мин бу большевиклар җинүенең билге хәрен гражданнар сугышының Көнчыгыш фронтында үз күзләрем бехән күрдем. Димәк, җиңелгәннәр арасында мин дә бар идем..."
Үзендә зур иҗади мөмкинлекләр тойган Г.Баттал, җиңелүчеләр рәтендә икәнен белсә лә, туган халкыма кирәгем чыгар әле дип. Казанга әйләнеп кайта. Ләкин кызыл Казан аны бик төксе кабул ита Алай гынамы соң, дүрт-биш көн дә үтми. ул кулга алына. Күпмедер вакыт төрмәдә утыргач, аны хезмәт загерена озата tap
1921 елның сентябрендә аңа сатып алынган таныкнамә белән Финляндиягә качып китү мөмкинлеге туа. Ул анда татар җәмгыятен оештыручы буларак зур эш күрсәтә, фин татарларының балаларын укыта. Бер үк вакытта җитди хезмәтен — "Казан төркиләре" әсәрен язып тәмамлый. 1929 елда Төркиягә күчеп килгәч аны бастырып та чыгара.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган хатирәләренең беренче бигендә тирән уйлану tap ачы тәҗрибә нәтиҗәсендә дөньяга ки trait китабының эчтәлеген, совет режимына карата булган мөнәсәбәтен Г.Баттал ачык белдерх "Казанга кайткач, совет чека әсирлегендә, җәза ой хәрендә, лагерьда ниләр күргәнем. хагерьдлн качканнан соң совет власте астындагы төрле өлкәләрдә торган вакытта башымнан кичкәннәрем, тагын да дөресрәге, шул сәяхәтләрем вакытында җан ачысы белән бер якты хык иләвем хикәя
9ДӘ5И MWPAC
ителә, —д/L Аннан соң нәтиҗә рәвешендә төп фикерен әйтә: — Бу эзләнүләрем шактый озакка сузылса да, мин ул яктылыкны Кызыл дөньяда таба алмадым, бәлки аның бу дөнья тышында икәнен аңладым, һәм менә аны табып, фикер азатлыгы, күңел ачыклыгына ирештем."
Г. Батталның бу әсәре беренче тапкыр Төркиядә 1962 елда басылып чыга һәм матбугатта зур теләктәшлек таба. Танылган төрек язучылары, җәмәгать эшлеклеләре әсәрне хуплап язып чыгалар.
Бу — хатирәләр китабының безнең өчен әһәмияте шунда: автор 1916-1921 елларда үз башыннан кичкән, үз күзе белән күргән, колагы белән ишеткән вакыйгаларны бәян итә, алариың шаһиты буларак, бернәсәне дә шомартмый, беркемгә дә ярарга тырышмый, кемнәрнеңдер "ролен'’ күпертеп күрсәтүне максат итеп куймый. Җентекле анализы, тормыш вак-төякләре, кызыклы күзәтүләре аша Г.Баттал шул заманның рухын ачып сала
“Мин бер яктылык эзләгән идем (Кызыл дөнья)" — Г.Баттал Таймасның тарихи ватанында дөнья күргән икенче зур хезмәте. Беренчесе — “Казан төркиләре" Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Ул укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Инде менә икенче әсәре дә татар укучысының күңел хәзинәсенә әйләнергә тора.
Бу хатирәләрнең дөнья күрүе өчен без төрек телен камил белгән филология фәннәре кандидаты Әлфинә Сибгатуллинага рәхмәт әйтергә тиешбез: ул аларны уз телебезгә тәрҗемә итте. Әсәр китап булып басылып чыкканчы, укучыларга тизрәк барып ирешсен, дигән изге ният белән без аны журналга тәкъдим итергә булдык. Кадерле мирасыбыз татар укучыларына барып ирешә торсын!