Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНДЫЙЛАР ТАБИГАТЬТӘ СИРӘК ОЧРЫЙ


Кешелекнең бер милләте булып калу өчен Насыйрилар кирәк һәр халыкка
Мәгълүмдер ки олуг шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү мөнәсәбәтеннән музейлар эшчәнлеге гаять зур әһәмияткә ия Шуны истә тотып "Казан утлары' журналы күренекле әдәбият-сәнгать әһелләренә багышлап оештырылган шәхси-мемориаль музейлар хакында язмалар биреп барачак Бүген шундый язмаларның беренчесе “Каюм Насыйри музее"на багышлана
Сонгы елларда илдә барган үзгәрешләр музейлар эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Тарихка, шәхесләргә булган караш үзгәрә, тарихи исемнәр әйләнеп кайта, яңалары ачыклана тора. Шул үзгәрешләрнең дәвамы булып яна музейлар ачылу да табигый хәлдер. Башкалабыз Казанда XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучы, галим-энциклопедист, татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйринын музее кабаттан оешып килә: ул эш музей кысаларында 1996 елда Мәдәният министрлыгы фәрманы нигезендә башланып китте Каюм Насыйрины “яна исемнәр’’ рәтенә’ кертеп булмый, билгеле, ул фәнни җәмәгатьчелек арасында мәгълүм шәхес. Ләкин кин җәмәгатьчелек арасында К Насыйри халкыбызнын шөһрәт казанган уллары Г Тукай, М. Җәлил. С. Сәйдәш кебек үзенен лаеклы урынын алып тора дип әйтеп булмый. Бәлки мона К Насыйринын тормыш юлын, мирасын шәхси музей эшчәнлеге аша күрсәтү-өйрәнү булмау да сәбәпче булгандыр. Дөрес, анын мирасына багышланган конференцияләр үткәрелеп торган, фәнни җәмәгатьчелек анын истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен дә даими күтәрә килгән, ләкин музей төзү эше төрле сәбәпләр аркасында сузыла килгән. К Насыйринын шәхси музей-йортын булдыру фикере тугач, музей бинасы итеп К Насыйринын сонгы фатиры булган Бәдигый мөәзин йортын билгелиләр (Париж Коммунасы урамы, 35 йорт).
Бу урында, музей бинасының төзелү тарихын, анын үзенчәлекләрен яктыртып үтү кирәктер, мөгаен, чөнки ул йортнын, инде күптәннән төзелеп, күпләрдә сораулар тудырган маҗаралы тарихы бар
Ниһаять, 1979 елда К. Насыйри мирасын мәңгеләштерүдә боз урыныннан кузгалгандай була. Тик ул уңай үзгәрешләрдән булып чыкмый. Париж Коммунасы урамын реконструкцияләү сәбәпле. К Насыйри яшәгән мемориаль йортны башка урынга (Ф Кәрим урамы белән К Насыйри урамы кисешкән чатка) күчср\ турында ТАССР Министрлар Советы фәрманы чыга (“Постановление N 306” 0 переносе дома, где жил и умер выдающийся татарсткий просветитель К. Насыйри).
1979 елда реконструкцияләп күчерү максаты белән, архитекторлар бу йортны бик җитди өйрәнәләр Йортның фасадларын фотога төшерәләр, үлчәмнәрен алалар, эчке һәм тышкы планировкасын өйрәнәләр. Гомумән, реконструкцияләү проекты өчен бай мәгълүмат базасы туплыйлар. Шул мәгълүматлар нигезендә
1980 елда йортны реконструкцияләп күчерү проекты төзелә Проект авторы —
Каюм Насыйри, Байназар Әлменов рәсеме
бүген җөмһүрияттә мәгълүм архитектор Рәфыйк Вәгыйз улы Билалов Эш барышында Бәдигый мөәзин йортынын эчке җайланышы һәм тышкы күренеше белән татар халкынын милли архитектурасы традицияләре нигезендә төзелгәнлеге исбатлана. Нәтиҗәдә, Бәдигый мөәзин йорты XIX гасыр агач архитектурасы һәйкәлләре тибына тәңгәл килү сәбәпле, дәүләт карамагындагы һәйкәлләр исемлегенә кертелә.
Җәмәгатьчелек исә, К. Насыйри яшәгән бу йортны башка урынга күчерүне хупламый 1981 елның 1 апрелендә фәнни реставрация советы каршында кинәшмә уздырыла Чакырылучылар арасында тарихчылар, архитекторлар, музей вәкилләре була. Беркетмәләрдән күренгәнчә, күренекле археолог, тарихчы-галим А X Халиков >арихи йортны башка урынга күчерүгә каршы чыгып, ‘’йортның тарихи кыйммәте югала, тирә-ягын торгызырга һәм койма белән уратып алырга Шул вакытта йорт хәзерге заман төзелешенә комачауламаячак", — ди. Анын тәкъдимен Дәүләт музееның шул вакыттагы директоры Л. Г Вәлиева хуплап чыга Шулай итеп, күчерү турында карар чыгарылып, күчерү проекты төзелсә дә. йорт үз урынында кала Аның, шул рәвешле үз урынында калуы бүген музейлаштыру өчен олы табыш, чөнки музей эшендә мемориаль җирлек булу бик мөһим чыганак Менә шул чынбарлык музейның төрен билгеләгәндә, рәсмиләштергәндә аны “К Насыйринын мемориаль музее” дип атарга мөмкинлек бирә
Казан шәһәреңдә, К. Насыйринын соңгы фатиры булган бу йортны 1850 — 1860 елларда Галим Хөсәенов төзетә. Ул чыгышы белән К. Насыйринын туган авылы белән Югары Шырданнан, анын нәселдәше була. Соңрак йорт Галимнең улы Мөхәммәдбәдыйкка күчә. Тора-бара Мөхәммәдбәдыйк Ак мәчеткә руханилык эшенә билгеләнә һәм шул йортта гаиләсе белән яшәп гомер кичерә
Хомумг Париж Коммунасы урамындагы Каюм Насыйрының соңгы фатиры булган Бәдигый моәзнн йорты.
1887 елда Бәдигый мөәзин Портының беренче катынлшы ике бүлмәсендә К Насыйри яши башлый Бу мигърифотченен чираттагы һәм соңгы фатиры вула Төрле басма чыганаклардан һәм шул йортта үскән Бәдигый мөәзин оныгы Рөстәм абыйнын истәлекләреннән мәгълүм булганча. беренче катнын икенче яртысында хужаиын кыты гаиләсе белән яши. ә икенче катта хужлнын үз гаиләсе
урнаша. Утар эчендә, төп йорттан кала, шулай ук бүрәнәдән төзелгән җәйге йорт, келәт, хуҗалык корылмалары була. Утар эчендә бик бай жиләк-жимеш бакчасы үсеп утырган (хәзер ул урында 80 мәктәп урнашкан). Бакча эчендә челтәрләп эшләнгән беседка торган. Утар биек койма белән тотып алынган. 70 нче елларда бу йорт инде искергән хәлгә җитә һәм анда янгын чыга. Йорты шулай югалса да, урыны һәм җентекләп эшләнгән проекты кала. Казан халкы ул йортны һаман да хәтерли, аны К. Насыйри яшәгән йорт дип искә ала, шул ук вакытта Бәдигый мөәзин йорты икәнен дә онытмый.
1980 елда эшләнгән проект нигезендә Бәдигый мөәзин йортынын фәнни реконструкциясе төзелә. Кызганыч, торгызылган йорт та 1991 елда шул ук язмышка дучар була Бүгенге өлгертеп килүче йорт шул ук проект нигезендә икенче кат торгызылган бина. Хәзер инде бу йортта К. Насыйринын шәхси музеен төзү турында рәсми фәрман бар һәм ул эш Дәүләт музее челтәренә тапшырылган. Менә шуннан инде, ниһаять, башланачак К Насыйринын беренче шәхси музее тарихы. Архитектура өлкәсендә кабул ителгәнчә, торгызылган корылма матди мирас итеп кабул ителә. Шулай булгач, без бу йортны XIX гасырга караган агач архитектура һәйкәлснен фәнни реконструкциясе дип атый алабыз. Димәк, булачак К. Насыйри музееның тирә-ягы һәм бинасы үзе дә та,.ихи кыйммәткә ия. Ул безгә, XX гасыр кешеләренә, Бистәне искә төшереп, анын матди мирасын хәтерләтеп торачак.
Без хаклы рәвештә бу йортның төп нигезендә К. Насыйри яшәгән, дибез.
Ул XIX гасырдагы төп йорт нигезенә салынган, аның якын планировкасы сакланган, димәк, Каюм бабай йөргән сукмаклар сакланган дигән сүз.
Күренгәнчә, булачак К Насыйри музеенда мемориальлек элементлары җитәрлек дәрәжәдә чагыла. Бердән, К. Насыйри бу йортта яшәгән, иҗат иткән. Икенчедән, музееның җирлеге мемориаль — “иске йорт" XIX гасыр Казанының нәкъ шул урынында Иске татар бистәсендә, шул нигездә торган. Йортның эчке һәм тышкы планировкасы сакланган. Өченчедән, йорт төп нөсхәнең фәнни реконструкциясе итеп башкарылган.
Музей төзелеше әлегәчә ике юнәлештә бара. Берсе — музейны төзәтеп җиткезү, кабул итү этаплары булса, икенчесе —музейлаштыру проектын, тематик структурасын төзү, матди мирас туплау, аларны фәнни эшкәртү кебек гамәлләрдән тора.
Музейлаштыру проекты турында сүз каткач, чыганаклар турында әйтми булмый. Мәгълүм булганча, К. Насыйринын матди мирасы итеп күрсәтергә аның шәхси әйберләре калмаган диярлек — булган мөлкәте таркалган. Ләкин К. Насыйринын, матди мираслар рәтенә керә торган, кулъязма мирасы, төрле елларда
нәшер ителгән баема китаплары исән. Ә кулъязма мирас, бу очракта, матди мираслар арасында ин көчлеседер. Икенче төр чыганак булып. К Насыйри иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр тора. Чыганакларны санап китсәк, алар тагын да бар, яңалары табылырга да мөмкин — гомумән, К Насыйри музеен төзү өстендә эшләрлек мәгълүмат җөмһүрияттә җитәрлек. Каюм Насыйри иҗатына багышланган хезмәтләр, мәкаләләргә килгәндә, бер үзенчәлек күзгә ташлана. Алар, фәннең төрле юнәлешендә эшләүче шәхесләр тарафыннан язылган. Бу — К. Насыйринын энциклопедик гали.м булуы белән аңлатыла Шуңа да Каюм Насыйринын күпкырлы эшчәнлеге. фәнни-тсоретик мирасы күп галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән һәм алар тарафыннан өйрәнелеп, күләмле хезмәтләрендә чагылыш тапкан. Ул хезмәтләр төрле сәяси шартларда, төрле буын кешеләре тарафыннан язылган. Аларнын барысы да диярлек бүген минем эш өстәлендә Шулай да К. Насыйри мирасының күп өлеше әле саклагычларда үз сәгатен көтеп кала. Нинди күләмдә булуына карамастан, К. Насыйри мирасына югары фән биеклегендә өйрәнелү насыйп булган дип әйтә алабыз. Бу яктан ул бәхетле шәхес.
Могҗизага тиң үткәне, XIX гасыр шартларында татар мәдәнияте үсешенә керткән хәлиткеч һәм саллы өлеше белән К. Насыйри инде күптән милли батырга әйләнергә тиеш иде .. Инде К. Насыйринын шәхси музеен төзү, шул юнәлештәге бер адым булыр дип өметләник. Мәгълүм булганча, шәхеснең мирасын музейлаштыру аны халыкка якынайтуның иң көчле бер алымы булып гора
Музейның экспозициясен төзүгә килгәндә, үсештә булган музеи фәненен мөмкинлекләренә, җөмһүрияттә тупланган музей эше тәҗрибәсенә таянып, XIX гасыр мәгърифәтчесе К. Насыйринын фикер тирәнлеген, күпкырлы фәнни- гамәли эшчәнлегсн, эчкерсез һәм чын милли рухын, аның тормыш батырлыгын күргәзмәдә чагылдыра алырбыз дип ышанырга кирәк. Минем күзаллавымча, К Насыйринын тормыш юлы тарихи булуы белән беррәггән яшь буынны тәрбияләүдә үтә гыйбрәтле һәм уңай образ булып гәүдәләнә Аның һәр кылган гамәле безнен бүгенге кон белән искиткеч аваздаш. Россиядә капитализм үсеше дөньяви белемгә, шул исәптән техник белемгә дә ия булган белгечләр, төрле яктан камил зыялылар үстерүне көн кадагына куйган бер чорда татар халкы үз арасыннан мәгърифәтче, галим К. Насыйрине тарих мәйданына чыгара ала. Ул исә татар халкын тагын бер ташкын астында калдырмауны максат игеп куя Дөнья тәрәккыятендә татар халкы йомылып калмасын, үзенең югалткан табигый үсеш тизлеген җыя алсын өчен К. Насыйри, мәгърифәтче буларак, искиткеч нәтиҗәле һәм күп эшли Ни кызганыч, бик сонлап җиткерелә Каюм Насыйринын шәхси музее Инде сон булса да уң булсын иде. Изгелек җирдә ятмаска тиеш. Бүген, моның өчен, һәртөрле мөмкинлекләр дә җитәрлек
Әйткәнемчә, XIX гасыр галиме, мәгърифәтче К. Насыйри музеенда бу шәхесебезнең мирасын, аның могжизага тин тарихын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан чыгып, музей экспозициясенең проектын төзү өстендә эш башланып киткән иде. Бу этапта фәнни тикшеренү, эзләнү, фәнни әдәбиятны өйрәнү, музейга мирас туплау кебек эшләр башкарыла. Шул җәһәттән мин К Насыйринын нәсел җепләрен барлауны да күз алдында тота идем Эш барышында Ташкент шәһәрендә яшәүче галим Әдхәт Синсгулнын Каюм Насыйргигар нәселеннән" дип аталган мәкаләсен укырга туры килде (“Шәһри Казан . 1996) Мәкалә бүгенге көндә, тарих өлкәсендә танылган галимә Разия Гали кызы Муклинова турында сөйли иде Ул Казанда туган, 30 нчы еллардан бирле Ташкентта яши Мәкалә азагында бер җөмлә белән генә Разия ханымның Каюм Насыйрилар нәселеннән булуы турыңда әйтелгән иде Әлбәттә инде, бу мәгълүматны тикшереп карарга кирәк иде Разия ханым II Бөтендөнья татар конгрессына делегат булып Казанга килгәч, мин аны "Сәфәр" кунакханәсеннән эзләп таптым Башта аның белән телефон аша таныштым, ә 28 августта тарих секциясе утырышында үзе белән очраштык.
Мин инде, билгеле, аның йөзендә К Насыйри туганнарының төсмерләрен табарга тырыштым Разия ханым ачык һәм нәфис йөзле, очлырак борынлы,
мөлаем чырайлы олы яшьтәге ханым иде. Ул үзен гаҗәеп дәрәҗәдә гади тота, сабыр кешегә охшаган, уйлап кына сөйли Аны, төрле яктан килгән тарихчы галимнәр залда очратып, танып сәламлиләр
Разия ханымның К. Насыйри нәселенә бәйләнеше әнисе ягыннан икән Насыйри мирасы өстендә эшләгән Мөхәммәт ага Гайнуллин да Ташкентка барып чыккач, Разия ханымнын әнисе янына килеп, Каюм бабай турында әнгәмә корып утырган. Сүз башында ук Мөхәммәт ага Каюм бабайнын портретын күрсәтә. Разия ханымнын әнисе Хәдичә апа исә рәсемне күрүгә: “О, мин бу кешене бсләм. Анын безгә килгәне бар иде, безнең нәселдән ул”, — ди. Шул әңгәмәнең шаһиты булган Разия ханым әйтүенчә. Каюм бабай туган авылы Югары Шырданга энесе Галигә кунакка кайткан була Шул вакытта Түбән Шырдандагы кардәше Шиһаб муллага килеп, аларда берничә көн торып кунак булып китә. “Хәзер дә күз алдымда кебек, Каюм бабай ак күлмәктән, ак ыштаннан иде”, — дип сөйләгән Хәдичә апа.
Шуннан ары мәгълүмат юк иде Ләкин Разия ханым бит әле К Насыйри төбәгеннән чыккан профессор, тарих фәннәре докторы, шуңа өстәп Шырдан авылы мулласынын оныгы да. һәрхәлдә, анын белән әңгәмә минем эш темасына турыдан-туры бәйле иде
Без секция эше тәмамлангач, Казансу буена “Хөррият” бәйрәменә юнәлдек. Әлбәттә инде, сүз гел Шырдан тирәсендә һә.м, гомумән, XIX гасыр азагы XX гасыр башында татарның мәдәниятле катламы тормышы турында барды.
Разия ханымнын өч улы да фән өлкәсендә хезмәт итәләр икән. Олысы үзе кебек фән докторы, икс кече улы фән кандидатлары. Мәскәүдә яшәүче ике улы, конгресс көннәренә әниләре белән күрешергә Казанга килгәннәр. Алар фәннең башка өлкәсендә эшләсәләр дә, тарих белән мавыкканнары күренеп тора. Үз халкының үткәне һәм бүгенгесеннән хәбәрдарлар.
Икенче көнне кич белән, конгресс утырышыннан сон. Разия ханым һәм анын улларын К. Насыйриның кече энесе Габделкави мулланың оныгы Бәрра Габдрахман кызы Бариева белән очраштыру насыйп булды. Ул да очрашуга ике улы белән килгән иде Аның олы улы икътисад өлкәсендә эшли, ә кече улы геология фәне кандидаты. Бәрра ханым үзе әле бүген дә табибә булып эшләвен дәвам итә. Менә нинди икән ул К. Насыйри нәселенең дәвамчылары. Алма агачыннан ерак төшми, дими ни диярсең...
Югары Шырдан авылында Каюм Насыйри җәйләрен ял
иткән һәм эшләгән йорт
Ул көнне тагын бер гажәеп вакыйга булган. Разия ханымнын уллары Дәүләт музеендагы күргәзмәләр турында ишетеп, иртән шунда барып чыкканнар Музейнын икенче катындагы залга килеп керүгә үхләренен гаилә альбомында кадерләп саклана торган фотонын зурайтылган вариантына тап булалар Фотода аларнын әбисе белән бабасынын яшь вакытта Казанда төшкән сурәте. Дәүләт музеенда ул фото XIX гасыр типажы буларак сакланган, кемнәр сурәте икәне билгеле булмаган (хәзер инде ул ачыкланды). Разия ханымнын үз сүзе белән әйтсәк "Ул фотода Шиһабетдин мулла кызы Хәдичә ире Миргали улы Мөхәммәтгали белән”.
Мин Разия ханымны тыңладым, ә уйларым шәжәрә тирәсендә чуалды Шиһабетдин мулла нәселе К Насыйринын шәжәрәсендә бар микән9
Миңа эш барышында К. Насыйринын архивларда саклана торган шәжәрәләре белән танышырга туры килгән иде инде, ләкин барысын бергә туплап, жентскләп өйрәнәсе бар иде әле Беркадәр эзләнүләр нәтижәсс Разия ханымнын дөрестән дә Насыйрилар нәселеннән булуын күрсәтте. Каюм бабай чит-ят кешедә түгел, ә кардәшендә кунакта булган икән
Шәжәрәдән күренгәнчә, Разия ханымнын бабасы Шиһабетдин Хөсәен мулладан киткән Әхмәт тармагына карый. Әхмәтнең улы Сөбханкол, анын улы Сәйфетдин. Ә Сәйфетдиннең бер улы Шиһабетдин (Шиһаб мулла). Димәк. Шиһаб һәм К. Насыйри дүртенче буындагы кардәшләр булып чыга Бу мәгълүмат К. Насыйринын үзе бастырып чыгарган шәжәрәссннән күренә
Алга таба язылачак исемнәр шул шәжәрәнең музей дәвам иткән өлеше булачак Шиһаб мулланың кызы Хәдичә апа, ә анын кызы безнен мәкалә герое Разия ханым булды. Ташкентта анын тагын ике олы туганы яши икән әле “Аларда башка мәгълүмат та бардыр, бәлки”, — диде Разия ханым саубуллашканда Аның сөйләве буенча Шиһаб мулланың тагын икс оныгы барлыгы ачыкланды Шиһаб мулланың төпчек улы Сәет мәгълүм жырчы Мәрьям Рахманкуловага өйләнгән булган. Аларнын кызы Ләлә ханым Шиһабетдинова Казанда яши Ул да фән өлкәсендә эшли, доцент, педагогия университетының музыка факультетында укыта
Шиһаб мулланын ин олы улы Кәрим кызы Гөлсем ханым ла Казанда яши икән. Ана инде 82 яшь.
Бу инде ерак кардәшлек, ләкин ул эзләнүләр ярыйсы гына нәтижәле булып чыкты Шиһабетдин мулланын нәсел жепләрен өйрәнү К. Насыйри шәжәрә- сендәгс бер тармакны тулысынча барлау белән беррәтгән. анын васыятьнамәләрендәге бер исем-фамилияне дә ачыкларга ярдәм итте Архивларда К Насыйри-нын икс васыятьнамәсе сакланган. Ул аларны 1899 елда һәм 1902 елда язып рәсми рәвештә нотариуста теркәлгән Васыятьнамәләрнең икесендә дә “Сәйфетдин Собханкол утлы Зөя өязе Шырдан авылыннан" дип бер кеше телгә алына (сәдака иясе һәм шаһит буларак та). Ул кешенең шәжәрәдәгс Сәйфетдин икәнен хәзер инде дәлилле исбатлап була Ул Шиһабетдин мулланың әтисе. Олыгайган Каюч бабайнын Түбән Шырданга Шиһабетдин муллаларга барып чыгуы, анын әтисе Сәйфетдин карт
Халичә ханым ире Миргали белан янына васыятьнамә теркәү нияте белән
булырга да мөмкин; хәер, чакырылган кунак булып килүе дә бик мөмкин Васыятьнамәсеннән чыгып әйткәндә, К. Насыйри үзенсн шәҗәрәсендәге бу тармак белән тыгыз элемтәдә торган.
Әлбәттә инде, безнең өчен К. Насыйринын үз гаиләсенә (якын туганнары) турыдан-туры караган бәйләнешләр үтә дә әһәмиятле булыр иде. Андый истәлекләр, мәгълүматлар өлкән буын кешеләрендә Казанда, Татарстан җирлегендә һәм башка төбәкләрдә дә әле саклангандыр дип уйлыйм Бу мәкаләмне шундый кешеләр игътибарына да юллап, аларны безнең белән хезмәттәшлеккә чакырам.
К. Насыйринын кече энесе Габделкави мулланын (Югары Шырдан авылы. Зөя өязе) варислары булган Бәрра ханым Бариева һәм анын олы туганы, Киевтә яшәүче Халя ханым Хөсәеновалар белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Аларнын истәлекләре һәм аларда сакланган матди мирас музейда урын алачак, һәм алар турында алга таба аерым сүз булачак.
К. Насыйри яшәгән фатирлар турында мәгълүмат, аралашкан кешеләре, фикердәшләре, укучылары турында мәгълүмат ул яшәгән мөһитны җанлы итеп тасвирларга ярдәм итәчәк. Әлегәчә булган эзләнү, тикшеренүләрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: мәгърифәтчебез аралашкан кешеләрнең байтагы — дин әһелләре, руханилар, гыйлемдар нәселнең бүгенге дәвамчылары да — укы- мышлылар, зыялылар.
Мөхтәрәм җәмәгать!
Каюм Насыйриның кулъязмалары, борынгы басма китаплары һәм соңгы елларда нәшер ителгән китаплары сакланган кешеләр, аларны безгә сатып бирә алсалар, без бик шат булыр идек. Шулай ук. Каюм Насыйриның шәхесенә, аның дәвамчыларына кагылышлы мәгълүматлар да безнең өчен кызыклы булыр иде.
Безнең адрес:
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.
Париж Коммунасы урамы, 35 йорт,
Рушания ХОСНЕТДИНОВА, Каюм Насыйринын шәхси музее мөдире