ҮЗ ЗАМАНЫНЫҢ УЛЫ
РОССИЯ империясен социаль- икътисад и һәм милли азатлык
идеяләренә китергән егерменче гасыр башына туры килгә н зур төркем татар
әдип һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында Фатих Сәйфн-Казанлы исеме дә
күренекле урын алып калды. Ул моңа нинди юллар узып килде соң1
Ф Сәйфн-Казанлы ( Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сайфуллин) 1888
елның 22 мартында Карамалы дигән авылда ( элекке Спас өязе, хәзер
Татарстан республикасының Әлхн районына керә) урта хәлле крестьян
гаиләсендә туган Фатихка әле өч-дүрт яшьләр генә була, әтисе Камалетдин.
гаиләсен алып. Казанга күченеп килә Ломовой извозчик булып эшли, вак-
төяк белән сату да итә 1916 елда алар янә Карамалыга әйлә неп кайталар
Укуын Фатих Казан мәдрәсәләрендә башлый Үз чорының алдынгы
мәдрәсәсе булган "Мөхәммәдия"не тәмамлый Шушы мәдрәсә белемен алып,
ул үзенең төп хезмәт юлына аяк баса
Бераз вакытлар Минзәлә өязендә җәдит, ягъни яна методлы мәктәпләрдә
укыта 1906 елда Казанга кайта. Нәкъ шушы вакытлардан аның әдәби-
журналистик вшчәнлегс дә башлана 1912 елдан 1918 елның гыйнварына
кадәр Уфа шәһәрендә яши 1915-1917 елларда атаклы "Галия" мәдрәсәсендә тарих фәне мөгаллиме булып эшли
Ф Сәйфн-Казанлы 1906-1917 елларда “Йолдыз". "Аң”. “Тормыш". "Ялт-йолт", "Мәктәп". “Ак юл” кебек
газета һәм журналларда әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләрен бастырып чыгара Матбугат битләрендә аның
Ф Камалов. Исәнбай. Гарб, Бакыр күз. Батыр күз. Чәпи Камали малае дигән псевдонимнары бар. Соңгысы — Фатих
Сәйфн-Казанлы
1917 елның октябрендә бөтен Россия империясенең тарихын башка юлга борып җибәргән вакытларга кадәр
Ф Сәйфи-Казанлының “Мөкатдәс хезмәт" (1907), “Безнең заман* (1909). “Ямьсез тормыш” (1915), "Җәмәгать хадиме "
(1916) исемле пьесалары языла
Октябрь инкыйлабыннан соң, Ф Сәйфи-Казанлының сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлегенең иң актив чоры
башлана 1917 елгы февраль революциясе һәм аннан соң да берничә айлар Уфада татар эсерлары (социалист-
революционерлары) газетасы "Ирек"не ң нашире булса да. 1918 елның гыйнварында Казанга кайткач, эсерлар белән
арасын өзә, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк Мөселман комиссариатында эшли башлый Казан
техникумнарында. Татар-башкорт хәрби мәктәбендә тарих һәм иҗтимагый фәннәр буенча укытучы була “Эшче ".
"Эш" исемле беренче татар совет газеталарында публицистик рухтагы мәкаләләрен чыгара 1920 елда ул РКП (6)
әгъзасы итеп алына Шул ук елда. ТАССР төзелгәч. Ф Сәйфи-Кдзанлыны. киң белемле журналист һәм сәләтле
оештыручы буларак, яшь республика хөкүмәте эшкә тарта Ул Мәгариф. Җир зшләре комиссариатларында (хәзергечә
әйткәндә, министрлыкларын да) җанашлы хезмәт вазифаларын башкара 1923-1925 елларда “Кызыл Татарстан" да
(хәзер — "Ватаным Татарстан"). “Крәстиян гозите’ндэ баш редактор булып эшли Шул вакытлардан алып ул татар
алфавитын гарәп графикасыннан латинчага (яңалифкә) күчерүдәге зур эшкә актив катнашып китә Татарстан Яңалиф
җәмгыятенең беренче рәисе итеп куела. 1927-1929 елларда “Яңалиф" журналының җаваплы редакторы була. Гомумән,
Ф Сәйфи-Казанлы татар алфавитын латинча нигезгә күчерү һәм тормышка ашыру кебек җаваплы ишләрдә үзенең
оештыручы буларак талантын б ик ачык раслый 1930-1935 елларда ул Татар коммунистлары унинерсигитында.
Марксизм- ленинизм институтында Казан Көнчыгыш педагогия институтында тарих (|м>неннә н лекцияләр укый
Берочтан тарихи, иҗтимагый темаларга күп кенә брошюралар яла. газета-журналларда
публицистик рухлы мәкаләләр бастыра. Шулар арасыннан кайберләрен генә булса да искә алып үтик: "Татарстан
Социал Советлар җөмһүрияте ". "Франция революцияләре һәм Париж коммунасы” (1920), "Бөек Француз
революциясе" (1921). "Россия тарихы" (чыгу елы күрсәтелмәгән). "Корылыкка каршы көрәш чаралары" (1925),
“Крестьян мәсьәләсе һәм ленинизм (1927). Беренче революциядә Казанда һәм губернасында эшче-крестьян хәрәкәте"
(1931) һ.б. хезмәтен китап ите п чыгара Гомумән. Ф Сәйфи-Казанлы үз чорының әдәби хәрәкәтенә бик актив катнаша,
Мулланур Вахитов. Габдулла Кариев. Шәехзадә Бабич. Мәҗит Гафури. Шамил Усманов һ. б. турында мәкаләләр яза.
Халык комиссариатларында, газета һәм журналларда җаваплы эшләр башкару, төрле уку йортларында
дәресләр алып бару, лекцияләр уку белән бер үк вакытта. Ф Сә йфи-Казанлы үзенең әдәби эшчәнлеген дә
туктатмый.
Гражданнар сугышы чорында языла башлаган “Дошманнар исемле пьесасын тәмамлый Әсәр 1921 елда
Казанда "Милләт" типографиясендә һәм тулыландырылган нөсхәсе Яңалиф нәшриятында 1929 елда басыла.
Егерменче елларда Ф Сә йфи-Казанлы б игрәк тә проза өлкәсендә актив эшли. Аның "З имагур".
"Крушниклар", "Двор өендә" (1921-1925) дигән хикәяләрендә иске тормышмын караңгы яклары хәтта
натуралистик төгәллекләре белән сурәтләнәләр "Һани" (1923). "Елан токымы" (1931), "Кызыл эшелон" (1932),
"Беренче адымнар". “Корбый иптәш” (1933) исемле хикәя һәм повестьларында гражданнар сугышы, колхозлашу
чоры вакыйгалары күрсәтелгән иде. “Өч нарат” (1930) исемле романының да үзәгенә егерменче елларныц ахыры,
крестьяннарның күмәк хуҗалыкларга берләшә, дөресрәге —берләштерелә башланган чор алынган. Шул
вакыттагы авыл тормышы, кешеләре, сыйнфый көрәш күренешләре тасвирланган. Ф Сәйфи-Казанлы үз
әсәрләрендә үзәк геройларныц эшен-хезмәтен генә түгел, эчке дөньясын да күрсәтергә омтылуы белән шул
чордагы каләмдәшләреннән шактый аерылып тора.
Ф Сәйфи-Казанлының үзе исән вакытта дөньяга чыгып калган соцгы әсәре — 19351936 елгы сезонда
Татар дәүләт академия театрында берничә тапкыр уйналган "Зөбәрҗәт" исемле пьеса булды. Ул 1936 елда "Совет
әдәбияты" (хәзерге — “Казан утлары") журналының 5 һәм 6 нчы саннарында басылып чыкты. Утызынчы еллар
уртасындагы татар драматургиясендә ул үзенен тематикасы, геройлары, сәнгатьчә эшләнеше белән Шәриф
Камалның “Томан арты”. Кәрим Тинчуринның “Алар өчәү иде”. Таҗи Гыйззәтнең "Мактаулы заман” кебек
әсәрләре белән бер дәрәҗәдә иде.
Ф Сәйфи-Казанлы татар классик әдәбиятын өйрәнү һәм аны пропагандалау буенча да зур эш башкара
1929-1931 елларда ул Г. Тукайның — өч, Г Камалның ике томлык җыентыкларын төзеп чыгара 1930 елда аның
"Өч татар классигы турында" (С. Сү нчәләй. Г. Камал. Ф Әмирхан) д игән тәнкыйть мәкаләләре аерым китап булып
нәшер ителә
Гаять катлаулы, авыр һәм болгавыр чорга туры килде Ф. Сәйфи-Казанлының егерменче еллар ахыры һәм
утызынчы еллар башыңдагы иҗаты Пролеткультчыларның вульгар-социологик карашларыннан чыгып, ТАПП
(Татарская ассоциация пролетарских писателей) җитәкчелеге аерым өлкән буын язучыларны "юлаучылар"
(“попутчики”) дип атады, “йә дус, йә дошман" дигән лозунг күтәрде. Г. Камал. Ф. Әмирхан. Дәрдмәндкә —
"либераль буржуа язучылары". Г Тукай. М. Гафури, Г. Ибраһимов. Ш Камалга “вак буржуаз язучылар" дигән бәя
тагылды. Ф Сәйфи- Казанлы да "Октябрь революциясенә кадәр татар буржуаз әдәбияты". (Совет әдәбияты. 1934.
7 сан) дигән мәкаләсе шул еллар җимеше. Нихәл итәсең, үз чорының каты авыруы иде бу Анын инфекциясе —
шул замандагы һәм гомуми һәм әдәби атмосферада барлыкка килгән иде
1934 елның августында СССР Совет азучыларының Беренче съездында Татарстан делегатларыннан берсе
буларак катнашкан Ф Сәйфи-Казанлы зур рухи күтәренкелек белән “Мин съезддан язучылык профессиясенең
социалистик илне төзүдә җаваплылыкта инженердан, архитектордан, профессордан, җаваплы совет эшчесеннән
— гомумән, җаваплы эшченең һәрберсеннән ким түгеллегенә ышанып кайттым". — дип язды ( "Совет әдәбияты".
1934. 10 сан)
Эшкә зур дәрте, көч һәм әдәби сәләте булган әдипнең иҗат планнары күп иде Ләкин алар
тормышка ашмый калды Ул да репрессия капкынына эләкте һәм аның гомер юлы 1938 елның 5
августында өзелде