Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘҺРИ БОЛГАРГА МӘДХИЯ


Күптән түгел "Шәһри Болгар- дип аталган фотоальбом дөнья күрде Авторлары — күренекле археолог тарих фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты Равил Фөхретдинов, танылган фоторөссам Рөстәм Мөхәммөтҗанов, тәҗрибәле рәссам-дизайнер Григорий Әйдинов
Шәһри Болгар... Алтын Урда...
Күкрәгендә татар каны аккан һәр кеше бу сүзләрне ишетүгә, мөгаен, тетрәнеп киткәндәй була торгандыр, аның күз алдында ерак тарихның җанлы манзаралары гәүдәләнәдер. Ни өчен дигәндә Алтын Урда. Шәһри Болгар ул безнең авырткан җиребез, бәгыребез, аянычлы язмышыбыз; нәкъ менә бөек шагыйребез Дәрдмәнднең "Без" дигән шигырендәгечә (альбом шул шигырьдән алынган юллар белән ачылып китә)
Гасырлар кичте китте кичте еллар' Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран Гомерләрдер кичеп вә кәрван Килеп кичте жиһандан канча илләр!
Шул рәвешле, альбом укучыларның күңелен, хисләрен беренче сүзләреннән, беренче сурәтләреннән ук билгеле бер ешлыкка көйләп куя һәм соңгы ноктасына кадәр битараф калдырмый, озата бара
— «Болгарга барып чыккан саен минем күңелемдә хатирәләр яңара, җылы хисләр уяна. — дип яза мөхтәрәм галимебез альбомга язган кереш хезмәтендә — Болгар минем өчен ул халкыбыз тарихының мөһим бер чоры гына түгел, ә үзем җирләрен аркылыга-буйга җәяү йөреп чыккан борынгы Болгар дәүләтенең башкаласы, ә соңга таба Алтын Урда дигән икенче бер. бөек дәүләтнең мәшһүр дәүләтләреннән берсе, олуг мәдәният, цивилизация үзәге Шәһри Болгар һәм башка бик күп тарихи шәһәр- авылларыбызның калдыклары, аларны эзләп-табып йөргәндә үткән меңнәргә чакрым юллар, шул истәлекләрне казып-өйрәнеп җыйган бихисап табылдыклар — болар минем мәңге онытылмаслык гомерләргә сагынып сөйләрлек фәнни яшьлегем Хәрабәләр арасында йөргәндә һәм киң Иделгә карап биек яр башында утырганда, шул ялкынлы яшьлек елларым искә төшә, алар белән бергә чал тарихыбызның бай сәхифәләре менә ничәнче
тапкыр инде күз алдымнан үтә. Бу тарих — халкыбыз узган озын вә киң юлның зур бер арасы, мөһим өлеше, бай да, гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә тарих. Гасырлар тарихы ул.»
Болгар дәүләте, Шәһри Казан тарихын өйрәнүче могътәбәр галим тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләрне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел һәм альбомны актарып утырганда шул дулкынлануны саклаган килеш ерак еллар түреннән урап кайтасың, урап кайтасың да уйга батасың...
Равил ага Фәхретдинов тагын болай
яза:
«...Хуҗалыкның нигезен игенчелек тәшкил иткән, төзелеш эше һөнәрчелек, шул исәптән металл эшкәртү, корал ясау, зәркән-ювелир әйберләр эшләү, гомумән, матди культура, аның белән бәйле булган рухи мәдәният, мәгърифәт, хәтта кайбер фәннәр заманы өчен югары үсешкә ирешкән булган. Корал ясау, ныгытмалар төзү, кыскасы, хәрби эш шулай ук заман таләпләренә җавап биргән Башка илләр һәм халыклар белән икътисад, сәүдә мөнәсәбәтләре алга киткән, халыкара алыш-бирешнең географиясе киң булган. Шәһри Болгар, аның Идел буендагы Ага-Базар дигән зур сәүдә үзәге тирә-юньдә түгел, еракларда да дан тоткан.
...Ә Идел буенда ярминкә башлана Ниләр генә юк монда; кызыл мал, алтын-көмеш савытлар, кәгазь, чынаяк, акбүз атлар, булат кылычлар, затлы келәмнәр, кыйммәтле мехлар, мамык, ашлык, бал, балавыз, чикләвек, йөзем, ширбәт, син-син, тагын әллә ниләр..."
Альбомның уңышы, аның киң
Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән Наис Гамбәр әңгәмәсе.
— Рөстәм әфәнде, һәр нәрсәнең башы-ахыры була дигәндәй, нәрсәдән башлап киттегез?
— Казан шәһәре җан-фәрман килеп П Бөтендөнья татар конгрессы делегатларын һәм кунакларын каршыларга әзерләнгән эссе июль көннәренең берсендә минем фатирда телефон шалтырады, — дип искә ала бүген Рөстәм Мөхәммәтҗанов. — Күптәнге танышым һәм дустым, журналист, "Таттрансгаз' предприятиесенең матбугат үзәге җитәкчесе Наил Гыйззәтуллин икән. Беләм. ул бер дә бушка йөрми, бу юлы да юкка гына шалтыратмаган. Билгеле, диде ул, республикада иң эреләрдән саналган предприятие бу җаваплы бәйрәмдә катнашырга тиеш, ләкин нишләп әле конгресс фондына акча күчерү юлы белән генә? Истә калырлык берәр бүләк әзерләп булмыймы соң? Әйтик, "милләтнең мәшһүр кешеләре" дигән фотокүргәзмә әзерләсәң начар булмас иде. ди бу Ләкин бездә гел шулай була бит, вакыт бик аз калган, конгресс борын төбендә генә —
җәмәгатьчелек тарафыннан хупланып каршы алынуының сере дә шунда ки, ниһаять, татар халкына да үзенең борынгы үткәненә дикъкать белән борылып карарга форсат туа башлады, ул әнә шул ерак үткәнне күзалларга ярдәм итә. Килер бер көн, Болгар хәрабәләрен яд итәргә дә чит илләрдән калын кесәле туристлар агыла башлар; бәлкем.
олы эшкә аякны бик соңлап киенәбез шул. Шулчак мин Шәһри Болгар турында фотоальбом эшләргә кирәк дигән тәкъдим ясадым Моның ике төрле сәбәбе бар иде. Беренчедән борынгы бабаларыбызның рухына багышланган җыйнак кына булса да моңарчы төсле альбомыбыз юк иде; икенчедән, мин бу хакта материалларны күптән җыеп килә идем — нинди татар фоторәссамы инде мин, Болгарның, гомумән, тарихи чынбарлыкның елъязмасын да төшереп-теркәп бармасам!
Үзем Рөстәм әфәндене тыңлыйм, үзем моннан күп еллар элек "Америка" журналында басылган бер фоторәссамның истәлекләрен искә төшереп утырам. Аңа Фиджи утравының табигатен фо-пэсурәткә төшереп кайтырга кушалар Аның карамагында — Америка һава көчләреннән бер хәрби вертолет, бер озатып йөрүче офицер һәм өч ай вакыт Фоторепортажның максаты — утрауның матурлыгын тасвирлау гына түгел. ә бәлки хәрбиләрнең ул матурлыкка зыян китермәгәнен дөньяга сөйләп күрсәтү дә икән. Билгеле, журналның иң оста фоторәссамы куелган максатны уңышлы үтәп кайта һәм шушы репортажы өчен ул. хезмәт хакыннан тыш, бер ярты ел чамасы гаиләсен туйдырып торырлык гонорар ала Осталык менә шулай бәһаләнергә тиеш ул.
— Сез бер-берегезне ничек табыштыгыз?
— Эшкә тотынганда, алда иҗатташларым итеп кемне сайлап алырга икән дигән сорау тормады Макетның авторы, сүз дә юк ки. Григорий Әйдинов булырга тиеш иде Ул республикада иң танылган рәссам-график, дизайнерларның берсе; нечкә зәвыклы, төгәл кеше Димәк, ул минем теләгемне тиз төшенеп алачак Гомумән, Григорий китап дизайны буенча бүген иң профессиональ хәзерлекле рәссам бугай әле ул. Фәнни консультант итеп танылган тарихчы-археолог Равил абый Фәхретдиновны чакырырга ниятләдем Мин аны моңарчы берсеннән-берсе мавыктыргычрак тарихи хезмәтләре аркылы гына белә идем, һә.м тагын бик үк җайлы кеше булмаса да, халык язмышын өйрәнү, тасвирлау өчен җанын да бирергә әзер торучан галим дип тә белә идем Үз фикере булган олуг галим итеп Эш барышында бу да бик кирәкле сыйфат бит
Минем бу карашларым, бәлкем, кайберәүләргә мактану сыманрак та аңлашылыр, әмма ул вакытта нәкъ шулай уйладым Чөнки директор, редакция мөдире, мөхәррир сыйфатында минем өстән басып торучы "машина" юк иде Гали үз эшендә, кытта мин Дәүләт музеенда да фотосурәтләр төшерү белән мәшгуль булдым Күп вакытны спонсорлар белән килешү алды хәер моның белән
Вәли үз эшендә дигәндәй, без бик килешеп, бер-беребезне ярты сүздән аңлашып эшләдек Равил абый татарча да. русча да оста каләм иясе булу белән бергә, шигъриятне дә бик нечкә аңлаучы кеше булып чыкты Тукай һәм Хәйям. Дәрдмәнд һәм Байрон. Хәрәзми һәм Мөдәррис Әгъләм. Кятиб һәм Мостафа Ногман ши-гырьләреннән бик төгәл сайлап алынган (тәрҗемәләре булмаганда, ул аларны үзе үк тәрҗемә дә итте) юллар фотосурәтләрдәге төн эстетик идеяне тулыландыралар, гомуми якты моң атмосферасын тудыралар, дип уйлыйм
Шәһри Болгар"ны без, әйткәнемчә. бик тиз -ике-өч атна эчендә эшләп бетердек Җитмәсә, шушы ва
күбрәк басма өчен җаваплы кешебез Наил Гыйззәтуллин шөгыльләнде. Исәп-хисап буенча әзер тиражны Финляндиядән конгресс ачылуга берничә көн кала алып өлгерергә тиеш идек, һәм ул делегатларга һәм кунакларга бүләк сыйфатында тапшырылырга тиеш иде. Ләкин. Рәсәйдә гел шулай бит инде, соңгы минутта "җен” бутап куя транспорт компаниясе таможня кәгазьләрен саташтыра һәм "Шәһри Болгар". милли китапханәгә багышланган тагын бер альбом белән берлектә. Екатеринбург шәһәренә китеп бара Санк-Петербург, Мәскәү аша гына Казанга кайтара алдык без аны. Хәер, монсы үзе бер аерым тарих инде
— Шулай итеп, альбом конгресс беткәч кенә кулыгызга килеп кердемени?
— Ләкин халыкта соң булса да уң булсын, дигән бер суз бар бит әле. Шуның кебек, әлеге күңелсезлекне дә күңелле бер нәрсәгә әиләндермәкче булабыз, ягъни альбомны җылы эчтәлекле хат белән бергә һәр конгресс делегатына салып җибәрергә ниятлибез. Бу көтелмәгән бер сюрприз булыр дип уйлыйбыз.
— Болгар хәрабәләре нәрсә ул Сезнең өчен? Ул сезнең язмышта нинди урын тота?
— Болгар туфрагына мин беренче тапкыр моннан егерме ел элек аяк баскан идем. Бу минем "Ялкын" журналында эшләп, татар тарихы һәм мәдәнияте белән таныша башлаган, татар зыялылары арасына килеп кергән елларым иде. Нигә яшерергә, урыслар арасында яшәп, мәктәптә урысча белем эстәгән кеше буларак, мин татар тәрбиясен әби-бабайдан Тукайның "Су анасы” дәрәҗәсендә генә ала алдым Бәлки, вакытына күрә бу да аз булмагандыр.
Менә без ”Метеор"да Идел буйлап йөзеп барабыз... Яшь шагыйрьләр Разил Вәлиев. Хәйдәр һәм өлкән иптәшебез Габделхәй Сабитов белән (урыны җәннәттә булсын) бертуктамый тормыш, тарих, әдәбият турында сөйләшәбез. Читтән караганда, бу сәвит чорында профсоюз оештырган гадәти культпоход сыман да тоелгандыр, бәлкем. Ләкин читтән караганда гына Безнең әлеге сәфәребез, ул еллардагы һәр татар зыялысына хас булганча, бик тә изге эш башкаруга тиң иде.
Менә бер вакыт иртәнге сыек, зәңгәр томан артыннан ак таштан салынган манаралар пәйда булды. Шәһри Болгар... Алтын Урда — һәр татар кешесенә кадерле һәм изге сүзләр беренче тапкыр минем тормышыма менә шулай килеп керде. Беренче рәсемнәрем, әлбәттә, гадәти иде. туристлык рухында, истәлек өчен генә төшерелгәннәр иде дип әйтимме? Әлеге рәсемнәрнең мин берсен дә китап-журналларга бирмәдем Соңрак исә елның төрле вакытларында Болгарга килеп чыккалый идем һәм, фотографларча әйтсәк, ракурсларны төрле нокталардан алып төшерә башладым, карашларым да тирәнәя, җитдиләнә барды. Ул таш һәм керамика ватыкларындагы бизәкләр, ул кабер ташларындагы гарәп язулары, Идел ярында басып торулар — барысы, барысы килгән саен күңелдә тирән эз калдырды Күңел сурәте булганда гына фотограф рәссамга әйләнә дип уйлыйм мин.
— Аеруча истә калган сәфәрләрегез турында сөйли алмассызмы?
— Рәхәтләнеп. 1989 елның августында Наил Гыйззәтуллин белән автомобильдә ясаган сәяхәт мәгънәле булды. Без иртә белән Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу бәйрәменә килгән кунакларны төягән теплоходларны каршылау өчен ашыга идек. Мин үзем күктәге тану мөмкин булмаган объектларга, оча торган тәлинкәләргә, һәртөрле уфологик имеш-мимешләргә бервакытта да җитди карамадым әмма шул төндә түгәрәк булып юл өстендә эленеп торган сихри утлар
турында хәзер дә уйлап баш ватам — нигә дип могҗизага тиң әлеге күренеш нәкъ менә Болгар җирендә күзгә күренде әле? Моның бер-бер хикмәте бармы соң әллә, бу әллә рухның очып йөрүеме? Ышанасы килә, мөгаен, шулайдыр — рух үлемсез диләр бит
Манара очларын алтынга манган кояш нурлары без йоклаган машинаны да ялмап алгач, уянып киттек Ярдан, түбән яктан халык диңгезе агыла; Җәмигъ мәчете хәрабәләре арасында. Кара пулатлар янында меңләгән милләттәшләрем сәҗдә кылып йөри (алар арасында чит мәмләкәттән килгән кунаклар да бар); ничәмә-ничә еллардан соң хөтбә намазы укылганда башлар түбән иелгән — боларны оныту һәм тарих өчен теркәми калу мөмкинме соң, туганым
Узган елгы сәфәр дә сагынып сөйләрлек якты да. моңсу да хатирәләр калдырды Мин Болгарда ике атна чамасы ял итеп яттым Ашыкмыйча гына, иртә дә кичен дә дигәндәй, мәңгелек хакында уйланып йөрергә вакыт җитәрлек булды Археологик казынулар алып барыла торган чокырлар буенда атлар утлап йөри Башка шундый уй килә атларны, мәйтәм, әллә моннан мең ел элек һәлак булган җайдакларын сагынып бу тирәгә килеп чыкканмы соң? Аларның ялын тарих үзе тарыйдыр сыман тоела, сыртларында яу кырында алган яра эзләре дә сакланадыр әле... Безне ул чакта Болгар саклаулыгы директоры, бик тә милләтпәрвәр. диндар кеше Фәрхәд әфәнде кунакка чакырган иде Кыскасы, бу альбом күпьеллык эзләнүләремнең җимеше дисәм, арттыру булмас
— Ниһаять, альбомның матди ярдәмчеләре хакында бер-нке сүз әйтсәгез иде 7
— Безнең бөтен дөньяга танылган "Газпром" концернына караган “Таттрансгаз" предприятиесенең генераль директоры Равил Габдулла улы Мөслимовка рәхмәтебез чиксез. Ул. милли җанлы кеше буларак. Шәһри Болгар альбомын чыгарышырга берсүзсез риза булды Бәлкем әле бу безнең беренче генә аңлашып эшләвебез булмас, Ходай насыйп итсә, әлбәттә.
Ягъни
"Шәһри Болгар ны зур полотнаның эскизы гына дип уйлыйбыз
Әйтик, тагын да әтрафлырак, калын альбом эшлисебез килә, чөнки кулланылмаган тау чаклы материалыбыз кадр артында" калды Болгар хәзинәләренең күбесе Татарстаннан читтә булуын да истән чыгармыйк аларны да халкыбызга күрсәтәсе иде бит Аннары, борынгы әби- бабаларыбыз ничек киенеп йөргәннәр, көндәлек тормышларын ничек корганнар, нинди музыка тыңлаганнар — болар хакында да сөйләү көн үзәгендә кала бирә.
— Рөстәм әфәнде, шушы уңай белән Сезгә бер сорау бирергә тел кычытып тора: гәҗит кәгазендә, рәсемсез китап чыгару мөмкин булмаган бер заманда Сез моны ничек башкарып чыгарга уйлыйсыз? Гэмумән, республикада матбага, нәшрият эше ничек тора?
— Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, бәләкәй, әмма хәрәкәтчән төркемнәр белән дә кызыклы һәм тирән эчтәлекле сәнгать әсәрләре иҗат итәргә мөмкин икән Тик ул төркемнәр чын профессиональлардан төзелсеннәр Югыйсә, зур, дәүләт нәшриятларында акча кайчак хезмәткәрләрне ашатуга һәм башка кирәкмәгән чараларга тотылып бетә. Югары тыйфатлы альбомнарны хет теләсә-кайда — Австралиядә дә, Италиядә дә, Финляндиядә дә нәшер итеп була — акчаң гына булсын.
— Ә акчаны каян табарга ? Гел байлардан өмет итеп булмас бит?
— Хикмәт тә менә шунда шул: каян табарга? Әлбәттә, хөкүмәттән. Ә хөкүмәт дәрәҗәсендә сүз алып бара башладыңмы, химаячеләр табыгыз, диләр Ансы дөрес, Алла боерса, химаячеләре дә бетмәс аның, шулай да калын, күп чыгымнар сорый торган җитди басмалар хөкүмәт тарафыннан финансланырга тиешләр Дөрес, сирәк кенә булса да финанслана да ул, әмма бу очракта да ачыклык кертәсе нәрсәләр күп. Мәсәлән, республика тормышына багышланган менә дигән айлык журнал нәшер итәргә мөмкин булыр иде, ә ул акча Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, хәтта бөтенләй чит ил кесәсенә кереп чума. Һаман да шул "үз илеңдә изгеләр булмый" дигәннәре дөрес булып чыга бугай. Андый заказларны үзәктәге авторларга бирәләр, үзебезнең сәнгать әһелләре исә читтә кала Җитмәсә, бу хәл хәзер бөтенләй сәер төс ала башлады Әйтик, ушкуйник килеп безнең хөкүмәт белән килешү төзеп китә, ә аның өчен безнең агай-эне чекрәеп утыра. Арзан эшче көч куллану димичә, моны ни дисең? Мәскәүнең кесәсе тирән инде аның, тутырып бетерә торган түгел, кыскасы Татарстан үз кулына алганда гына, затлы альбомнар чыгаруны юлга салырга мөмкин булачак. Монсы — бәхәссез. Ә хәзергә бу энтузиастлар эше булып кала бирә.
— Рөстәм әфәнде, әңгәмәбезне мондый күңелсез нотада төгәллисе килми иде. Ләкин чирен яшергән — үлгән, ди бит Бәлки бу сүзләр хакимият коридорларына да барып ишетелер дигән өметтә калабыз Халык рухын тергезергә тырышуыгыз өчен рәхмәт Сезнең кечкенә генә коллективыгызга Уй-ниятләрегез тормышка ашсын
— Амин!