Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘММА ОЧУ - НИНДИ ХОЗУР!

Дога
Йолыгыз мине гөнаһтан, Гөнаһсыз шигырьләрем!
Бу — минем ихлас йөрәктән Соравым, гозерләвем.
Сәҗдәгә киткән шикелле Тезләнәм кәгаземә.
Тик ул гына төшенә күк Сагышым сәбәбенә.
И минем моңдаш шигырьләр, Бар серем — сездә генә. Яшәү йөге — авыр, авыр... Кәгазем түзә менә.
Безнең гомер — чиксезлектә Сызылып үтү генә.
Ак кәгазем, киткән чакта Үткәнгә үкендермә.
Бу минем, китеп сәҗдәгә, Ихластан гозерләвем: Аралагыз гөнаһлардан, Гөнаһсыз шигырьләрем!

Дөнья кала...
— Кеше киткән саен, дөнья бетә, Калганнарга кала әле дөнья, — Дип әйтте дә китеп барды әнкәй һәм җылысыз калды безнен оя.
Кемнәрнеңдер дөньялары бөтен Яктылыктан, нурдан гына тора. Безнең күктә авыр соры болыт Түбәбезгә бозлы яңгыр коя.
Үз дөньясын алып китте әнкәй. Кителепләр төште безнеке дә. Ахыргача бөтенәймәс инде, Мөмкин булмас аны төзәтергә.
Ис китмәгән әнкәй исән чакта, Безгә, гүя, дөнья мәңге кала. Киткәннәргә дөнья бетәдер шул. Китмәгәнгә дә бит... кими бара!
Юк...
Башкаемда бетмәс уйларым бар, Җанга кабык — сыным-буем бар. Минем хәлдән гафил бу дөньяда Ыгы-зыгы, бетмәс уен бар.
Үз башыннан кичми, аңлаучы юк, Чит кешенең читтә эше юк.
Бу йөрәгем ничек туктап калмый? Җирдә әнкәм — газиз кешем юк!
Төен
Ялгызлыкка түзәм. Түзәм, Кадерсез яр булу кыен. Нинди мәгънә мин янудан, Синең өчен булгач уен?
Качыш-качыш уйный алмыйм. Мин болардан туйган инде. Уеннардан уймак чыгып, Чәчкә аклар кунган инде.
Сабырлыгым ник сыныйсың Яннарымда уйнап йөреп? Озеләм дә ялганамын Төенләнгән җепләр кебек.
Күңелдә гел төен генә... Синең күзләр көлә әле. Кадерсез яр була күрмим, Ялгызлыкка түзәм әле.
Очыш
Күкнең җиденче катына Канатланып очкан чакта. Күбәләк җан утка керде — Куырылып мең гөнаһта.
Күкнең җиденче катына Җитүләрнең бәһасе зур: Көйгән канат көлгә калыр... Әмма очу — нинди хозур!
Күкнең җиденче катлары Ымсындырып ник чакыра Ак томандай тотырыксыз Сөю дигән ак чатырга?
Кабат очып булмастыр шул Утлар төшсә канатыңа...
Ничек тагын күтәрелим Күкнең җиденче катына?
Каршылык
Син яшеннәр эзләп китеп бардың. Карашыңда — яшен сурәте. Хыялыңны читкә алып киткәч. Болытларны килми күрәсем.
Яшеннәрдән ниләр көтәсеңдер, Сызыла да үтә — бер мизгел! Сабыр савытларым яңгыр юа, Тамчылары инде йөз, меңдер.
Син яшеннәр эзләп йөргән чакта Болытлы көн — минем халәтем. Мин бер мизгел түгел яшен кебек, Мин яратмыйм яшен сурәтен.
Җылы биргән җир учагын сөям. Син яшенне... Ничек әрнетә! Икебез дә утка гашыйк юкса, Ике якта язмыш йөретә.
Кит!
Ишегеңне ачык калдырып кит, Үтәли җил, әйдә, йөгерсен! Тәннәремне алган кайнар утны һич югында өреп сүндерсен.
Ишегеңне ачык калдырып кит Бер сүзеңне көтеп көйгәндә. Үтәли җил киссен бәгырьләрне, Кайнар яшем кипсен җилләрдә.
Ишегеңне ачык калдырып кит, "Китмә!" - дими чак-чак тыелам. Таш кыядай калам, син китүгә Убылам да төшәм, убылам...
Беләсеңдер кыя-ташларны да, Исә-исә, җилләр кисәсен... Ишегеңне ачык калдырып кит! Аңламагач, ни хәл итәсең?..
Икәү
Мин куз гына, күмер генә! Дөрләп китәм, тик өр генә!
Ә син салмак, тымызык су, Мөмкинме соң безне кушу?
Мин талпынам, хыялланам.
Учак булып эчтән янам. Синең күңел күлдәй тыныч. Күлдәй тыныч... һәм куркыныч!
Тыныч күлнең суы тирән.
Уйга калган нинди сердән?
Керер идем - ут чакларым, Сүндерерсең учакларым.
Мөмкинме соң безне кушу?
Мин утлы куз, син суык су. . Тик барыбер кушылырбыз: Икәү бергә... юк булырбыз!