КӨНЬЯЗМАДАН ТУА ЕЛЪЯЗМАЛАР
Европа — Азия киңлекләрендә йокымсырап яткан империяне тетрәндереп уяткан һәм планетаның алтыдан бер өлешендә тормыш агышын бөтенләй башка юнәлешкә борып жибәргән Октябрь инкыйлабыннан соң татар халкы тормышында да зур үзгәрешләр була: кыйблалар үзгәрә, халыкның гасырлар буе якты киләчәккә булган өмет-хыяллары кабат уяна.
Менә шушы сәяси һәм рухи күтәрелеш чорында — 1918 елның 12 мартында татар телендә “Эш” исемле зур тиражлы яна газета чыга башлый. Казан губерна Советы каршындагы Мөселман Комиссариатының ижтимагый-сәяси көндәлек газетасы була ул.
Быел үзенең сиксән еллыгын билгеләп үтә торган “Ватаным Татарстан” газетасы үзенең башлангычын менә шул “Эш”тән ала да инде.
Газета үзенең яшәү дәверендә бай һәм мактаулы юл үтте. Җиде исем алыштырса да, аның игътибар үзәгеңдә һәрчак хезмәт кешесе, анын мәнфәгатьләре булды һәм шулай булып кала да.
“Эш” газетасын оештыруда Камил Якуб, Каюм Саттаров, Хөсәен Урманов, Вәли Шәфигуллин кебек зыялылар, милләтпәрвәрләр, күренекле жәмәгать эшлеклеләре башлап йөргән. Газета шул чорда күпсанлы эшче һәм авыл хәбәрчеләре әзерләде. Күренекле әдипләр — Галиәсгар Камал,Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигьмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кугуй, Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни, Газиз Иделле, Гомәр Галиев, Мөхәммәт Садри, Габдрахман Минский, Шәрәф Мөдәррис һәм тагын бик күпләр безнең газетада язучылык һәм тормыш мәктәбе үттеләр.
Газета һәрчак ил язмышы, халык язмышы хәл ителә торган урында, алгы сызыкта булды. Авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору, промышленностьне җайга салу мәсьәләләре һәрдаим газетаның игътибар үзәгендә торды. Бөек Ватан сугышы башлангач күп журналистлар фронтка китте, каләмнәре һәм штыклары белән илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбызны җиңүгә рухландырды, үзләре дә каһарманлык үрнәкләре күрсәтте.
Сугыштан сон халык хуҗалыгын торгызу, республика нефть ятмаларын үзләштерү, нефть химиясе гигантлары, КамАЗ кебек зур төзелешләр газетаның даими игътибарында булды. Бүген, тормышыбызда гаять зур үзгәрешләр барган чорда да, газета республика икътисадын ныгыту, җәмгыятьтә тотрыклы сәяси
мохит булдыру мәсьәләләрен үзәккә куя, халык мәнфәгатен кайгыртып яши, хакимият органнары белән халык арасында бәйләүче буын ролен үти
Президент указлары, Дәүләт Советы кабул иткән законнар. Хөкүмәт эшләгән карарлар халыкка үз ана телебездә ин беренче булып нәкъ менә безнен газета аша барып ирешә. Халыкның хакимият даирәләренә әйтәсе уй-фикерләре. уте нечто зерләре. урыннардагы житешсезлекләр һәм башбаштаклыклар турындагы тәнкыйть сүзләре шулай ук безнен газета аша җиткерелә
Безнең редакциядә исемнәре республикада яхшы таныш булган тәҗрибәле журналистлар эшләде һәм эшли. Биредә озак еллар буе газетаны җитәкләгән мәрхүм Шәмси Хамматовны, аннан сон редактор булган Рәис Сабиров һәм Мөнир Әһлиуллин, төрле чорда редактор урынбасарлары булган Флорид Әгьзамов. Гарәф Шәрәфстдинов, Рафак Тимергалин, Равил Сәгьдиев. байтак еллар буе газетаның җаваплы секретарьлары булган Зәйни Төхвәтуллин, Миншәех Зәбиров. танылган журналистлар Мәрьям Дибаева, Әхмәт Ишкәев, Заһит Хөснетдинов. Мөдәррис Мостафин, Зәйдулла Шәфигуллин. Иллар Низамов. Марат Әмирханов. Хәмзә Зарипов, Рәшит Гарипов, Дамир Шәрәфетдинов. Касыйм Тәхаветдинов һәм дистәләрчә башка талантлы журналистлар хезмәт итте.
«Ватаным Татарстан» газетасы ветераннары
Бүгенге көндә республикабызның Мәгълүмат һәм матбугат министры булыр эшләүче Ислам Әхмәтжанов. аның урынбасары Хәлим Гайнуллин. ' Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Илдус Илдарханов башка җаваплы урыннарга күтәрелгәнгә кадәр нәкъ менә бу газетада каләм чарладылар, журналист буларак танылдылар.
Коллективта бүген дә Габделбәр Ризванов, Нургали Булатов, Миргалим Харисов, Мөнир Абдуллин, Илсөяр Хәйруллина. Роза Рәхмәтуллина, Асия Юнысова, Әхәт Сафиуллин, Рәис Мокатдисов, Мәгъсүмә Гарипова кебек исемнәре республикабызда яхшы таныш журналистлар эшли. Алар белән янәшәдә урта буын һәм яшьрәкләр — Люция Фаршатова, Наил Фәйзстдинов, Рәшит Минһажсв, Айрат Садыйков. Михаил Апушсв. Фәния Арсланова, Нәфис Гыйлсмҗанов, Миләүшә Исмәгыйлова иңгә-ин торып хезмәт итә. Республикабызның җиде районыңда газетаның үз хәбәрчесе бар Александр Филиппов. Альберт Хәсәнов, Дамир Асылов, Илдус Зарипов, Шәһит Гатауллин. Илдус Диндаров. Наилә Хөрмәтова үзләре яши торган төбәкләрдән оператив рәвештә мәгълүмат биреп
торалар, ул районнарда булган проблемаларны газета битләрендә калку итеп күтәрәләр.
Газета — коллектив хезмәт жимеше ул. Шуңа күрә дә анын һәр әгъзасының инициативалы булуы, һәр буынының төгәл һәм жаваплылык хисе тоеп эшләве кирәк. Бу яктан алганда, техник персоналның да роле бик зур. Бездә уңган операторлар, таләпчән корректорлар, үз эшен яхшы белә торган бухгалтерия хезмәткәрләре эшли.
Көндәлек вакыйгаларны даими яктыртып бару белән бергә, аерым темаларга игътибарны көчлерәк юнәлтү максатында, газета махсус тупланмалар да биреп бара. Газета укучылар •‘Көньяк-көнчыгыш”, "Гаилә ', ’‘Казан вакыты”, “Дәва”, “Карендәш” кебек махсус сәхифәләрне яратып өлгерделәр инде Нигездә әдәбият- мәдәният мәсьәләләренә багышланган җомга чыгарылышын да укучыларыбыз
Әлбәттә, моңа газета коллективы көче белән генә ирешеп булмый, бу эштә без авторларыбызга, газета укучыларыбызга таянабыз. 1997 елда редакциягә 20 меңгә якын хат килде. Шуның 80-90 проценты газетада басылып чыкты. Без киләчәктә дә хатлар белән эшләүгә зур игътибар бирәчәкбез.
1998 елга кадәр ел саен 260 сан чыгарылып килде. Быел исә газетаны оештыручылар — Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты һәм газета коллективы өчъяклы килешү төзеделәр һәм атна саен бирелеп барасы өстәмә битләр исәбенә газетаның еллык санын 286 га жңткерү күздә тотыла Ул өстәмә битләрдә нигездә рәсми материаллар урын алачак Димәк укучылар хатларына кызыклы һәм гыйбрәтле башка язмаларга киңрәк урын бирү мөмкинлегебез дә артачак Сиксән ел — тарих өчен әлләни күп вакыт түгел. Әмма гасыр башында туган газетаның буыннар аша күчә килеп һаман да яшәве, сонгы елларда барлыкка килгән күпсанлы көндәлек матбугат арасында үз урынын саклап калуы, үзенен позицияләрен һаман ныгыта баруы күп нәрсә турында сөйли. Шул дәвердә ул чын мәгънәсендә республикабыз, халкыбыз тарихының елъязмасына әверелде, халыкның мәхәббәтен казанды. Шуны тоеп, сизеп тору безне, редакция коллективын, тагын да тырышыбрак эшләргә, эзләнергә, ижат ялкыны белән дәртләнеп яшәргә рухландыра.
көтеп ала.
Тормыш күпкырлы. Вакытлы матбугат аны һәрьяклап колачларга омтыла
Г тптмгтви