Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хыялым булып кал

Хыялым булып кал
Син кеше түгелсең — фәрештә. Урының җир түгел — гарештә. Сөекле күзләргә туйганчы Багамын тик төштә, тик төштә.
Син миннән аһ, шундый еракта, Җырларың — йөрәктә, йөрәктә... һич тапсыз пакъ җаның балкышы Рухыма канат та, терәк тә.
Мин сиңа омтылам, сагынам, Уйларым гел сиңа агыла... Тик җиргә чакырмыйм, хыялым Булып син кал гына, кал гына...
Таудан тауга гизәр сәйяр дәрвиш Киссә әгәр барыр юлларың, Ияр аңа. Ул — Хыялым минем, Илче итеп сиңа юлладым.
Сер-фәрештә килеп, күзләреңнән Назлап үпсә әгәр бер таңны, Гаҗәпләнмә. Ул - Сөюем минем, Очты сиңа, тарсынып җанны.
Зәңгәр төннең якты бер йолдызы Атылса нәкъ баскан эзеңә, Ул — Өметем булыр, соңгы кылы Күңелемдә инде өзелә...
Илгөлем
Өзмәгез баланнарымны...
Җыймагыз баланнарымны. Калдырыгыз кошларга. Үкенечләргә уралып Кереп барам кышларга.
Өзмәгез баланнарымны Сөюем шаһитләрен.
Алар күрде хисләремә Мин хыянәт итмәдем.
Баланнарның ак чәчкәсе Күптән коелган инде... Баланнарга без түгел, тик Җилләр сыенган инде.
Баланнарым өлгергәннәр Тамып төшәрләр кебек. Баланнар да минем кебек Туңып яшәрләр кебек...
Мизгел
Җилләр исә, җилләр...
Искән җилләр...
Исәр...
Исәчәк.
Гөлләр үсә, гөлләр...
Үскән гөлләр...
Үсәр...
Үсәчәк.
Җырлар туа. җырлар...
Туды җырлар...
Туар...
Туачак.
Сагыш-әрнүләрне
Куар җилләр...
Куар...
Куачак.
Яшьләр тама, яшьләр...
Тамды яшьләр...
Тамар...
Тамачак.
Тик гөл исе булып
Калыр яшьлек...
Калыр...
Калачак...
Май төне
Шундый тын!.. Гүя төн үзе дә Күрә күк татлы төш... Якты май төнендә Туктап тор, яшәеш!
Тик вакыт туктамый, Мизгелгә мизгелләр ялгана... Җил генә йокламый — Сиреньнең хуш исен ташырга — Гашыйклар янына Ашыга...
Уйларымнан уелмадың. Җырларымнан җуелмадың. Син бары тик ерактарак. Ерактарак...
Ерактарак...
Аерылу — һәрчак сагыш, Араларда — буранлы кыш... Тик сузылды озаккарак. Озаккарак...
Озаккарак...
Ялгыз канат көче белән Утлы дәрья кичүдән дә Ни бар тагын газаплырак? Газаплырак...
Газаплырак...