Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР
РФ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ РӘИСЕ -
КАЗАНДА
12-13 февраль көннәрендә Татарстан
башкаласында Россия Федерациясе Думасы
Рәисе Г Селезнев булып китте Визит
барышында ул Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев ТР Дәүләт Советы
Рәисе В Лихачев, Татарстан халык
депутатлары белән очрашып сөйләште Мэскәү
кунагы Казан дәүләт университеты,
мәркәзебезнең Ирек мәйданындагы Зур
концерт залы. Горбунов исемендәге Казан
авиация берләшмәсе. Майский совхозы
Рамазан мәчете, Раифа монастыре белән дә
■танышты Аннары ул "Татарстан телеканалы
оештырган турыдан-туры элемтә
тапшыруында төпнашты Шундый ук
сөйләшү- әңгәмә республикабыз
радиотыңлаучылары белән дә үткәрелде.
ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ
КОРЫЛТАЕНДА
14 февральдә Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында Татарстан
мөселманнарының берләштерелгән корылтае
булды Анда 848 мәхәлләдән 690 делегат
катнашты Корылтай Татарстан мөселманнары
Диния нәзарәте нигезләмәсен (уставын)
раслады Яшерен тавыш бирү юлы белән
Госман хәзрәт Исхаков — мө<|п-и. Вәлиулла
хәзрәт Ягькуб — мөфтинең беренче
урынбасары, Габделхак хәзрәт Саматов баш
казын итеп сайланды
Корылтай эшендә Татарстан Җөм-
һүрияте Президенты М. Шаймиев катнашты
һәм чыгыш ясады
ОЛУГ ШӘХЕСКӘ БАГЫШЛАП
24 февральдә Татарстан Җөмһү-
риятенең милли китапханәсендә Бөтендөнья
татар конгрессы башкарма комитетының
киңәйтелгән утырышы үткәрелде Ул татар
халкының олпат мты булган Гаяз И<
хакыйның тууына 120 ел тулуга багышланган
иде
Башкарма комитет рәисе Индус
Таһнров җитәкчелегендә үлгән әлеге җыенда
милләтебезнең күренекле галимнәре,
язучылар катнашты
ИҢ ӨЛКӘН ГАЗЕТА ЮБИЛЕЕ
13 февральдә Мамадышта Нократ
исемле район газетасының һәм басма-
ханәнең 80 еллык юбилеена багышлан ган
тантана булып үтте Бәйрәмгә Татарстан
Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат
министры И Эхмәтжднов жрмһү риятебезнең
журналистлар берлеге идарәсе рәисе Р
Ратникова Ватаным Татарстан 'Татарстан
яшьләре газеталарының баш мөхәррирләре Г
Шәмсетдинов, И
Шәрәфиев, Идел журналының баш
мөхәррире, язучы Р Низамиен һ. б кунаклар
килгән иде Тантана барышында редакция һәм
басмаханә коллективларына, күпсанлы эшче-
авыл хәбәрчеләренә ТР Премьер-Министры
Ф Мөхәммәтшинның котлавы игълан ителде
Район хакимияте башлыгы Ә- Гобәидуллин
"Нократ газетасы баш мөхәррире 3.
Хәсәновка басмаханә директоры В
Гыйззәтуллинага. журналистларга һәм
басмаханә хезмәткәрләренә, матбугат
активистларына истәлекле бүләкләр Мак тау
ди (момнары тапшырды
ӘДӘБИЯТСӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА
НУРЛАТТА — "ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ"
13-14 февраль көннәрендә Нурлат
районында Әдәбият көннәре уздырылды
Идарә рәисе Р Мөхәммәдиен җитәкчелеген-
дәге бер теркем язучылар (алар арасында Г
Ахунов. А Гыйлаҗе» Г Зәйнашева Т
Галиуллин. М Маликова М Шиһапов Хәйдәр
һ б. бар) мәктәпләрдә мәдәният йортларында
булып, үзләренең укучылары белән
очраштылар Район хакимияте башлыгы —
Татарстанның халык депутаты Ф.
Сибагатуллин Татарстанның халык язучысы
А. Гыйләҗевны 70 яше тулу уңае белән ихлас
күңелдән котлап, аңа кыйммәтле бүләк
тапшырды
'Әдәбият көннәре” ндә катнашучылар.
14 февраль көнне кичен. Ульяновск өлкәсенең
Днмитровгрод (Маләкл) шәһәрен дә булып
шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровны 60
яшьлек юбилее белая тәбрик иттеләр
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә: Болгар кызы рәсеме.
Р. Мөхәммәтҗановның «Шәһри Болгар, альбомыннан
ХАЛЫК АРТИСТКАСЫН ХӨРМӘТЛӘҮ
Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрында, зурлап. Россиянең
атказанган. Татарстанның халык артисткасы
Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе
үткәрелде Татарстан Президенты. Дәүләт
Советы. Министрлар Кабинеты исеменнән
атаклы артистканы ТР Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары, шагыйрь Ренат Харис
тәбрикләде Җөмһүриятебезнең сәнгать
осталары, артистканың якташлары —
азнакайлылар зур концерт куеп сөендерде-
ләр Нәҗибә ханым исә үзе катнашкан иң
әйбәт спектакльләрдән өзекләр уйнап
күрсәтте. Тамашаны мәшһүр драматург
Туфан Миңнуллин алып барды
ЖУРНАЛЫБЫЗНЫҢ
900 НЧЕ САНЫНА БАГЫШЛАП
22 февральдә Казанның Дәрвишләр
бистәсендә Сәедгалиев исемендәге
мәдәният сараенда ‘Казан утлары" һәм аның
дуслары" дигән исем астында әдәбият-
сәнгать кичәсе булып үтте.
Ул "Казан утлары" журналының 900
нчы саны чыгуга багышланган иде. Кичәдә
язучылардан Резедә Вәлиева, Фоат
Галимуллин. Шаһинур Мостафин,
Татарстанның халык артисты Мингол
Галиев һәм аның шәкертләре Роза Галиева,
Шәүкәт Хөсәенов, Радик Каюмов, һәвәскәр
җырчыларның Бөтенсоюз конкурслары
лауреатлары .Люция Мөхәммәтдинова.
Кадрия Габизова, яшь музыкант Сәрвиназ
Гаятова һәм әлеге мәдәният сараеның халык
бию ансамбле кызлары-егетләре чыгыш
ясады
Әлеге очрашуны мавыктыргыч итеп
үткәрүдә Казан шәһәренең берләштерелгән
үзәк китапханәсе һәм аның филиаллары
хезмәткәрләре Тәскирә Юзлекәева. Сәрия
Гаязова. Фәния Надыйрова. Фәридә
Димөхәммәтова. Ләлә Төхвәтуллина һ б. зур
көч куйдылар
МАТБУГАТЫБЫЗ КӨЗГЕСЕ
1998 елда республикабызда чыгучы
газета-журналларның тиражлары нинди?
Шул сорау бе\ән кызыксынып, без аларның
беренче саннарына күз салдык Журналлар
арасыннан “Казан утлары" — 14 мең,
“Мәгариф" — 25 мең, Татарстан” — 2809,
"Сөембикә" — 18 839, “Чаян” — 18.604,
"Идел" — 6.159, "Мирас" — 4.356. “Аргамак'
— 2300. "Ялкын" — 11.338, Салават күпере"
— 19.700, "Сабыйга" — 9 мең данәдә чыккан
Газеталардан Ватаным Татарстан" — 44031
"Шәһри Казан" — 10 мен "Татарстан
яшьләре" — 141 127 "Мәдәни жрмга — 6
мең, МәгьрифәТ — 13.100. "Сабантуй" —
13,200. "Юлдаш" — 100 мең, "Татар иле" —
3500. "Заман" — 6.500 данәдә басылган
Татар әдәбияты зур югалту
кичерде: озакка сузылган каты
авырудан соң, шушы елның 17
февралендә. 73 нче яшендә фрон-
товик-язучы Гурий Тавлинның
йөрәге тибүдән туктады
Үткен каләмле, халыкчан
йөгерек телле бу әдипнең тирән
эчтәлекле әсәрләре — "Афәт"
романы (иң элек ул безнең “Казан
утлары" журналында дөнья күрде)
"Сары яфраклар коела "Йолдызлар
безгә янәшә " Тәвәккәл таш яра",
“Алгы сафта" һ. б исемдәге
китаплары киң катлау укучыларның
тирән ихтирамын казанды, татар
әдәбияты хәзинәсен баетты
Без. "Казан утлары" журналы
редакциясе хезмәткәрләре, Г Тав-
лин гаиләсенең якыннарының
тирән кайгысын уртаклашабыз