Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ике хикәя


Телефон
ипәрәнең бөтен язмышы гүя шушы жансыз телефон кулында. Менә ничә ай инде шул пластмасса кисәгенә карап яши. Үзе бертуктамый чәр-чәр килсә дә, шатлыклы авазларга бик саран бу кызыл әржә. Йә хуҗа тавышы эш куша, йә берәр метере булып: "Фәлән жөмләгезнең фәлән урынында өтер куярга кирәк иде, шуны да белмәгәч, нишләп утырасыз ул редакциялә ", — дип тезә, йә берәр мескен карчык булып ярдәм сорый. . Бик юмартланып китсә, көнгә бер, саранрак вакытларында атнага бер “Мин кофе кайнаттым" яисә “Чәй эчәргә чакырмыйсынмы?" дип матур тавыш белән эндәшә. Шул тавышны ишетми калырмын дип. Диләрә бүлмәсеннән биш минутка чыгып китәргә дә курка. Чыкса, ишекне бикләп, берәр адым киткәч тә туктап тора. Инде лифтка җиткәч телефон тавышы ишетелсә, ашыгып кире йөгереп килә, аныкы төсле үк тавыш белән челтерәгәнгә күрше бүлмәдәге телефоннарны ачулана. Төшке аш вакыты авышып барса да, Диләрә әле бүген ашханәгә төшмәгән. Күңелендә ду килеп бәхәсләшкән хисләрне тыңламаска тырышып, карашын кызыл аппаратка кадап утыра бирә.
— Унбиш яшьлек бала түгел, утызга житәссн, тот та ярып сал йөрәгеңне үзенә! — ди тәвәккәл хис.
— Ул йөрәк ана кирәк микән соң'.’ — ди икеләнү хисе
— Күзләрегез барысын да аңлашты бит инде, — ди ярату хисе.
— Ул синнән ничә яшькә олы әле9 — ди сак хис.
— Ул — нәкъ мин яраткан яшьтә! — ди хыялый хис.
— Хатыныннан, балаларыннан тартып алырга җыенасынмы9 — ди оят — Миңа аның яратуы гына кирәк! — ди тиле хис
— Шул яратуга карап ялгыз яшәрсеңме? — ди исәп хисе
— Бәлки... киләчәктә... — ди өмет хисе
Диләрә аларнын берсен дә тыңламый, ул җанын гына ишетә. Жаны сизә астагы каттагы киң бүлмәдә зәңгәр башлы ручка очы саннар жыя Хәзер, менә хәзер, телефон аны сискәндереп чер кычкырыр Чслтсрәвен көтеп утырса да Диләрә дертләп китәр
Телефон дәшми. Үчекләп, ун күзе белән, Диларәнең зу-р яшькелт күзләренә текәлеп тора. “Синең зәңгәр башлы ручкаң юкмыни, — дип үрти — Бармакларың да бик озын, нәкъ телефон күзләре генә жыя торган Хәтерең дә шәп 52-02 дип тыкылдап кына тора башың. Хәер, баштан фәрман да көтәсе юк кулыңны гына миңа сузасы, бармакларың үзеннән-үзс шул саннарны җыячак
Коткыга бирелеп, телефонга сузылган нәфис кулга акылы шап итеп сукты. “Жүләрләнмә! Бар, ашап мен ичмасам, өнсез калып шул аппаратка карап утырганчы!" Акылы белән гел бәхәсләшергә генә торган йөрәге дә сикереп куйды Әйе шул. Ул да ашарга төшкәңтер
Диләрә ишеккә беркетелгән көзге каршында иңнәренә сибелгән йомшак чәчләрен тиз-тиз төзәткәләп ирененә алсу-сирснь төсендәге иннеген якты, бу яулы керфекләреннән күз тирәсенә төшкән тапларны кулъяулык очы белән сөртеп
а
хисе.
алды да, нәфис-нечкә гәүдәсенә электрланып ябышкан юбка итәкләреннән тарткалап, биек үкчәсенә чык-чык басып бүлмәдән чыкты Ишектәге ачкычын боргач, гадәтенчә, бер тын тынлап алды Аннан лифт та көтеп тормастан икенче каттагы ашханәгә йөгерде.
Зәңгәр башлы ручка 52-17... дип жыя да туктап кала Тагын 52-17- 2... дип җыя... Ул арада икенче кул, соңга калудан курыккандай, шап иттереп, тотып торган телефон трубкасын куя. "Диләрә, Диләрә дип тукып торудан башка берни уйлый алмаган башын ике кулына салып, өстәлгә капланган ирне телефон тавышы сискәндереп җибәрде. Кабаланып трубканы алды. Сулышын кысып, колагына куйды
— Дамир, — диде ягымлы тавыш.
Ир, хыянәт өстендә тотылгандай, каушап китте.
— Дамир, ник дәшмисен9
— Әү. — диде ул кабаланып, — тыңлыйм Ни булды?
— Безгә бүген кунаклар килә. Хәтерлисеңме, ике ел элек диңгездә бергә ял иткән идек. Ирина белән Радикны9 Ну, Свердлаудан алар.
— Ә-ә... — дип сузды Дамир бик үк төшенеп җитмәсә дә.
— Мәскәүгә барышлары. Казан аша. Монда туганнарында тукталганнар. Ирина миңа шалтыратты Мин чакырдым инде .. Син иртәрәк кайта алмыйсынмы соң?
“Юк! — дип кычкырасы килде Дамирнын — Кайтасым килми'”
— Тырышырмын... — диде ул төксе генә. — Вәгъдә итә алмыйм.
— Эшләрең бик күпмени9 Бүген җомга бит, кыска көн, — дип үгетли башлады хатыны. — Аннан... Гомергә бер килә инде алар...
Сөйләшүне артык сузарга ярамый иде.
— Тырышырмын, дидем бит, — дип, телефонны өзде.
“Гомергә бер килүчеләрдән" гарык иде Дамир. Тәнзилә үзгәрә торган түгел. Егерме ел гомер итәләр, һаман шул. Башта мәктәптә, техникумда бергә укыган дуслары булды. Алары гаилә корып, үз тормышларына баткач, сирәгәйделәр Аннары эшендәгеләр белән бик якыннан аралаша башлады. Балалар бакчага, мәктәпкә киткәч, ата-аналар комитетларында йөреп, тәрбиячеләр, укытучылар, классташларының әниләре белән якынлашып бетте Бергә укыган, эшләгәннәр генә ярар иде. Кайберләренең ирләре белән сөйләшер сүз таба алмый йөдәп бетсәң дә, хет үзләренең уртак хатирәләре, мавыгулары бар. Инде кем белән танышса, шуны кунакка чакырып йөди. Җитмәгәнме дуслары! Ул дуслар артыннан чабу инде! Үзе генә түгел, Дамирны да чаптыра бит. Тегесенә бу кирәк, булыш инде; монысының анда барасы бар, машина юк; берсенен баласы туган; кемдер больницага кергән; каисьгнын туган көне, кайсының тумаган көне
Дамирнын гомере нәкъ тиен әйләндереп торган тәгәрмәч төсле. Ул тиен ничек түзәдер, тәгәрмәч исә шактый таушалды Берөзлексез хәрәкәттә булгангамы, гәүдә генә калынаймыйча элеккечә төз кала бирә. Алҗыган монсу күзле, агарып бетә язган баш кайвакыт бу гәүдәгә ялгыш утыртылган төсле тоела ана.
Эченнән бәргән ярсуны басарга теләп, йодрыклаган кулы белән Дамир өстәл читенә китереп сукты. Сикереп торып, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөренергә тотынды. Өстәл турысында туктап калды да, кисәк, телефонны альт, күңеленә генә түгел, һәрбер күзәнәгенә сеңгән таныш саннарны җыйды "Кит-те... кит-те...” дип пипелдәде Диләрәнең телефоны. Дамирнын йөрәге жу итте. Ул, үзен үзе белештермичә телефонын ташлады да. ишеген дә бикләп тормастан, өстәге катка йөгерде. Диләрәнең ишегенә килеп төртелде. Ишек бикле иде. Дамир жинел сулап куйды. Диләрә бүлмәсендә юк! Бүлмәсендә утырып телефонны алмаса... Ул бит шалтыратучынын Дамир икәнен сизә Сизә.. Дамир да бит Диләрәнен көннәр буе кызыл капка карап утыруын тоеп тора.
Әкият
— Әнием, әнием, әкият сөйлә инде!
— Яшәгән, ди, булган, ди, бер бака.
— Аның әнисе булганмы соң9
— Булган.
— Ә әтисе?
— Әтисе дә булган.
— Алар бергә яшәгәннәрме сон9
— Бергә яшәгәннәр.
— Ә безнең группадагы Айгөлнең әтисе бөтенләй юк.
— Бардыр, кызым, еракка гына киткәндер
— Юк' Бөтенләй юк. дим бит Радикныкы ул еракта яши. Бик ерак түгел инде, ял көнне килә ул аларга.
— Әкиятне сөйлимме сон, кызым9
— Сөйлә Тик бака турында түгел, аю турында
— Ярый Яшәгән, ди, булган, ди, бер аю баласы. Анын әтисе дә, әнисе дә, хәтта, әбисе белән бабасы да булган. Барысы бергә гомер кичергәннәр болар.
Тк СЗНеН Труппадагы Азат төсле икән бу аю. Алар да бергә яшиләр. Тик анын бабасы әйбәт түгел. Начар. Аракы эчә ул. Әйе, әйе, усал да Әбисен кыйнаган Азатнын әнисенә дә суккан.
— Кем әйтте, кызым9
— Азат сөйләде. Күргәнем дә бар. Бервакыт бакчага да килгән иде, тәрбияче апа бирмәде Азатны. Әнисе, йә әбисе килеп алсын диде.
— Әкиятне сөйликме сон, кызым9
— Сөйлик Азатның бабасы ул вакытта тәрбияче апага кычкырды Без курыктык, әни
— Син бит минем батыр кызым Аю баласы да шундый батыр булган
— Ә анын әнисе үлгәнме сон9
— Юк, үлмәгән.
— Ә безнең группада Алсуның әнисе үлде, — ди Ләйсән күңелсезләнеп Аннан үзен тынычландыргандай: — Ә ана беләсеңме нинди Барби алдылар1 Өйләре, машиналары белән!
— Балам! — дип, күкрәгемә кысып, кызымны битләреннән үбәм.
— Миңа да шундыйны алырсыз әле9 — ди ул тәэсирләнеп
— Карарбыз...
— Ә Гөлнарага алмыйлар. Чөнки акчалары юк. Әтисен дә. әнисен дә эшләтмиләр
— Кемнәр эшләтми9
— Заводлар эшләтми. Акча да бирмиләр
— Әйдә әкиятне сөйләп бетерик Йоклар вакыт җитте
Кызым, нәни куллары белән муенымнан кочып, күзләрен йома
— Аю баласы бал ярата икән, — дим мин Ләйсән тагын бүлдереп, һәр нәрсәне тормышта үзе күргән, ишеткән белән бәйли бара Ниһаять, әкиятнең очына чыгабыз. Ләйсән дә оеп йокыга тала. Минем генә йокым кача Мин Ләйсәннәр группасындагы Айгөлләрне, Азатлар, Алсу, Маратларны уйлыйм Шуларга кушып үземнең таныш-бслсшләремнс. бүгенге яшәешебезне, киләчәгебезне уйлыйм, һәм күңелемнән әкиятне дәвам итәм Караурман хуҗасы Аю — бүреләр, төлкеләр, куяннар аланлыгыннан караганда гына гайрәтле күренгән Чынлыкта бу урман белән Аю тирәсенә тупланган ерткычлар идарә иткән. Хәер, чергән, чүпкә баткан авыру урман белән идарә итәргә әлләни коч тә кирәк булмаган. Аю тәхете тирәсендәгсләр күбрәк үзара уйнап, бср-берссн ашап.бугазлашып-кочаклашып гомер кичерәләр икән Ин ерак аланнардагы боланнар-куяннар, тиеннәр-төлкеләр исә Аю авыз иттергән балга ияләшеп, шуның тәэсиреннән айный алмый, дөньядан вәйран булып йөриләр, ди Бүреләр Без үз аланыбызга үзебез хужд!" — дип лаф оралар да. Аю тирәсеннән берәр ерткыч күренсә, баш иеп. итен-масн, жиләк-балын төяп җибәрәләр икән Жиләк-балын бирергә теләмәгәннәрнс акылга утыртырга кирәк булса, үзара тарткалашып яткан тәхет тирәсе бик тиз берләшә, кабан-пошиларын җыеп алып, шуларнын өстснә җибәрә, ди. Соңгы вакытта урман бик хәерчеләнгән. Тәхет тирәсе генә түтел. Аюның бөтен нәссл-нәсәбәсе эшссзлсккә өйрәнгән Эшләгәннең кулыннан тартып алырга гына торалар, эшләгән өчен ашын бирмиләр икән
Шуның өстснә Аю урманыңда тиздән Арыслан хуҗа булмасмы дигән шом таралган Ә Арыслан хакимлеген яхшы хәтерли икән бу урман.
Үз әкиятемнән үзем шомланып куям Ярый әле Ләйсәнем йоклый Югыйсә, мең кат бүлдереп, мин җавап та бирә алмас сораулар кыстырыр иде "Йокларга вакыт'" дим мин үз-үземә Әллә инде уянырга вакыт җитеп киләме9
Переделкино
1997 ел