Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛНӘЗИРӘ

Бүреләр бу төнне биш-алты солдатканың сарыкларын буып чыктылар Ботарламаганнар, фәкать бугазларын ертып каннарын гына эчкәннәр, һәм дә түшкәләрне әрдәнә өемедәй өеп куйганнар Монысы иңде ауның гамәли ягы: керереңнән элек чыгарынны уйла дигәннәр бит Салам белән генә ябылган булса да, абзарның түбә кыегы барыбер өч- дүрт метрга җитә ич әле Хәйләсез булмый. Ходай бу сыйфатны да ал арга мулдан биргән Сугыш, гомумән, бүреләргә ирек алып килде Атучы-куркытучы юк. Кайчакта көпә-көндез авыл урамыңда этләрне пыран-заран китереп йөриләр хәерсезләр. Хәзер, әнә. кан белән генә сыйланалар, иткә исләре дә китми.
Бәхстссзлсккә тарган хатыннар иртә таңнан авыл Советына җыйналдылар. Елашалар, гаҗизләнәләр Шулай булмыйча, бар карап торганнары иде бит. Йоннарын сатып налог түлиләр иде, артык-портыгыннан фронтовикларга оекбаш-бияләй бәйлиләр, азмы-күпме үзләренә дә өлеш чыга иде. Сугымы да булгалый иде Инде менә икс кулсыз калдылар Сыерның хуҗалыкта файдасы әллә ни түгел. Исеме генә. Сөтен кырып-себереп дигәндәй хөкүмәт алып бетерә Җигә башлагач, сөтләре дә качты Өстәвенә, убыр урынына тыгына бит ул сыер, авызы тик тормый.
— Төнгелектә кем иде, ни караган, ник авылны күтәрмәгән, — дип шаулашты хатыннар.
Сәвит Сәгыйдәнең үз хәле хәл. Томау төшкән. Берөзлексез төчкерә дә төчкерә — Фәхср Фәхер әп-төчи. Фәхерниса иде, — диде ул, ниһаять, — төнлә ире кайтып төшкән... әп-төчи
— Нәгыймҗанмы9
— Бөтенләйгәме9
— Әп-төчи... аягы яралы ди.
— Бәхетленен сарыгы да юрга тота, ди, безнең этләр куян да тота алмый.
— Туктагыз әле, "Ярый, ярый”, ”ярый"га тимер-томыр бар да ярый, дигәндәй ир кайтты дип Фәхернисәттәй нигә эшен ташлаган9 Минем Мәхмүтем шулай кайтып төшсә, ай буе каравылда йөрер исм әле, — диде Гөлнәзирә исемле каратут йөзле яшь хатын
Б
Марат Эмирханов
ГӨЛНӘЗИРӘ
— Иреңне кем кочып ятар иде соң? — дип көлде Маһи исемлесе.
— Нәгыймхан ат җене кагылган кеше ие, бәлкем бүрегә чабар, — дип сүзне төнге хәлләргә борып хибәрде Гөлнәзирәнең кулдашы Сания.
— Элек Миннәхмәт абзый бүре тотып кайта иде дә, шуннан бизәрләр иде. Чакыртырга кирәк, чаштылар бит чистый, бүреләрне әйтәм..
— Берәр көн ял итсен инде... әп-төчи!.. фронттан кайткан бит... әптөчи!..
— Нитмәк ял ди ул көпә-көндез. Безнекеләр әхәл белән тартышып йөри анда, ял, имеш.
— Чакыр, Сәгыйдә апа, чакыр, ирләрнен исен булса да иснәп карыйк әле, нинди ис килә икән?
Нәгыймхан озак көттермәде. Титаклый-титаклый килеп тә хитте. Өстендә яшькелт төстәге бушлат, билен каеш белән буып хибәргән. Аякларында соры базар итеге. Бүреге дә бик килешле. Мондый ыспай киемле солдатны Каенсарда күргәннәре юк иде әле. Ул ишектән килеп кергәч, хатыннар йотардай булып ана текәлделәр. Җил-яңгырда корышып каткан йөзләре ничектер яктырып, сихәтләнеп китте. Үзләре дә сизми шәл-яулыкларын рәтләп алдылар, киемнәрен сыпыргалаштырдылар Күзләрендә — кызыксыну катыш көнләшү һәрберсе күңеленнән, их, шушы урында минем ирем басып торган булсачы дип, өзгәләнде.
Нәгыймхан да, үз чиратында, бүреген баш түбәсенәрәк чөеп, хатыннарга бакты. Чандыр йөзенә елмаю йөгерде. Иреннәре, күзләре генә түгел, каш арасындагы сызыкларына кадәр елмая иде анын
— һо-һо, берьюлы ничә яр, бер генә көнгә фронтка хибәрәсе иде сезне, ирләрегез ач бүредәй улый анда, — диде ул һәм һәрберсе белән икекуллап күрешеп чыкты. Гөлнәзирәнең кулы барысыныкына караганда да кайнаррак иде Ниндидер исерткеч дуамал кайнарлык. Өттереп ала, башны әйләндерә, әллә нәрсәләр уйлата.. Ирексездән анын мунчадагы халәтен күз алдына китерде. Менә ул үрелеп мунча ташына су сибә Шул чагыңда гәүдәсе яшь тайныкы шикелле турая, түшләре бүртеп чыга, балтырлары тула...
Гөлнәзирә үзе дә аңа каш астыннан карап-карап ала. Кыска гына арада алар арасында ниндидер гадәти булмаган яшерен элемтә урнашты Әлегә ул яралгы хәлендә генә, әмма аңа ирек бирергә ярамый Хатын- кыз күңеле бик сизгер була, соңыннан күз дә ачырмаслар.
— Минем Мәхмүтемне очратмадыңмы, Нәгыймхан абзый, — дип, Гөлнәзирә солдатның талпынган йөрәген кире кысасына кертте.
Башкалар да бер-берсен уздырып шушы сорауны яудыра башладылар
— Эскерткә төшкән энәне табып карагыз, бар, — диде Нәгыймхан,
— монда әле күрше авыл хәлләрен дә белмисездер. Сугыш бит СССРнын яртысында бара, солдатның чуты-чамасы юк.
— Ничә нимесне дөмектердең соң үзен, Нәгыймхан, — дип Сәгыйдә әңгәмәгә сәяси төсмер йөгертте. Нишләптер анын ютәле дә бетеп киткән иде.
— Ни бит ул, кызлар... кем санап торган иңде ул дуңгызларны..
— И-и, ишле дә икән кабахәтләр
— Сукыр чебен белән бер алар, берсен атып егасын, аның урынына өче-дүрте калкып чыга.
— Медальләрең дә бармы?
— Медальләрем дә бар...
Нәгыймханның бу хакта сүз куертасы килми иде Чөнки анын фронтта мылтыктан бер мәртәбә дә атып караганы булмады. Тере немецны да читтән генә күреп калды. Алары да әсир төшкән ңемеплар иде.
Ул үзе кер юучылар ротасында хезмәт итте Йөкче иде Иртән иртүк атын хңгеп куя да, көне буе кирәк-ярак ташый. Ротада гел хатын- кыз. Шуңа күрә аңа һич тә, үзе әйтмешли, ач бүре шикелле уларга туры килмәде. Дөрес, карсак гәүдәле, камыт аяклы татар солдатына марха- ларның артык исләре китми иде. Төскә-биткә дә бик чамалы. Уч төбедәй
кечкенә битендә карачкыга беркетелгән кишер сыман зур кызыл борыны тырпаен тора. Бу күсәк борын янында хәтта иләк авызы да уймак чаклы гына күренә иде
Беркөнне тан белән тимер юл узелын немец самолетлары бомбага тотты Аларнын ротасы да шунда урнашкан иде. Бу мәхшәрне мәңге онытасы юк. Сугышның нинди афәт икәнлеген ул шунда гына белде. Бомбалар сызгыра-сызгыра төшәләр дә, жир белән күкне ут ялкыны белән тоташтыралар. Кая керергә тишек тапмыйсын. Хатыннар чыр да чыр кычкырыша, атлар кешни..
Шунда аны ниндидер өермә күтәреп алды да, очыртып читкә бәрде Колак элпәләрен ярып көчле шартлау ишетелде Калганын хәтерләми Ул санитар арбасында гына аңына килде Ай ярым госпитальдә ятты. Уң аягының үкчәсе чәрдәкләнгән иде Контузия үзен бик нык сиздерә, башы шаулый Сугыш өчен яраксыз иде инде Ул мона сөенде генә Исән чакта бу афәттән котылуны бәхет санады.
Авыл өчен, гаиләсе өчен гарип хәлендә дә кирәкле кеше иде Нәгыймхан Көтеп кенә торгандай, әнә, кайтуга кәнсәләргә чакыртып китерделәр Чакыртуның сәбәбен ишеткәч кенә аптырап китте, бермәлгә сүзсез калды.
— Фронтовик өчен бу алай ук мәртәбәле бурыч түгел-түгелен дә, — диде Сәгыйдә, — теңкәгә тияләр бит бик, мал-туарны кыралар гына.
Элек-электән бүрекуарлар санаулы гына булган. Каенсарда да бар иде андый кеше Тимерче Миңнәхмәт, Гөлнәзирәнең бертуган абыйсы. Читтән дә килеп-килеп алырлар иде үзен. Бик тәвәккәл, көчле кеше иде. Осталыгы турында әйтеп тә торасы юк. Тимерче Сабан төрәненә кадәр үзе тапар иде. Инде ул бервакытта да бүре кумаячак. Үле хәбәре килгән
Нәгыймхан бүреген каш өстенәрәк шудырып төшерде Уйда иде ул. Риза булып хурлыкка калса, авылда көн бетәчәк аңа, эте-бете дә көләчәк. Ризалык бирмәсә дә шул ук хәл көтә, куркаклыкта гаепләячәкләр. Фронтовик башы белән бүредән дә шөлләде, диячәкләр. Бәлкем, аягына сылтаргадыр. Сылтау дип, нинди сылтау булсын ди? Төзәлеп бетмәгән ич әле Күбрәк йөреп ташласа, эреннәп хәфалый.
— Бүре дисез инде, кызлар, ә?
Гөлнәзирә аның бу сүзләрен ризалык дип кабул итте ахры, тезеп китте:
— Алаякка атлан, Миңнәхмәт абзыкай аны бүредән курыкмый, койрыгына баса ди торган иде
Нәгыймхан Гөлнәзирәгә күтәрелеп карады Хатын да ана томырылып карап тора иде Сокланып, ышанып карый. Шул ук вакытта үз дигәненә буйсындыру да тоемлана иде
Ярар, йә ләхет, йә тәхет, ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләргә ниятләде Нәгыймхан
Бүреләрне озын-озак эзләп йөрергә туры килмәде Якын болындагы бер печән кибәне төбендә Тәңре насыйп иткән төнге ризыктан сон илаһи ләззәткә бирелеп, ял итәләр иде Бернәрсәдә гамьнәре юк. Дүрт бөртек Табындагы муллалар кебек йөзгә-йөз урнашканнар Бүреләр бер- берсенә ышанмыйлар, искәртмәс һөжүмнән шикләнәләр, шуна күрә ял иткәндә аллы-артлы ятмыйлар, дигән фаразны ишеткәне бар иде Нәгыйм-ханның. Шул хәтеренә килде.
Бүреләргә ат менгән кеше әллә бар, әллә юк Ә куу өчен бу мәлгуньнәрне урыннарыннан куптарырга кирәк. Тик ничек0 Кистән белән сәнәктән башка анык кулында бернәрсә юк Бимазалап кара, хәзер ботарлап ташлаячаклар.
Шулай да араларыннан берсе, ана бүре булса кирәк, колакларын шәмрәйтеп урыныннан торып басты. Башкалар ана иярде Алаяк та тынычсызланып пошкырып алды. Ә эте койрыгын бот арасына кыстырып, ат янына елышты Бүреләрнең тынычлыгын нәкъ менә эт исе, эт чинавы хәлеп итте дә инде Нәгыймхан үзе дә шүрләп калды. Нинди максат белән кыр уртасына чыгып басуын онытып сызгырырга, кычкырырга
кереште. Тик бүреләрне барыннан да элек эт кызыксындыра иде. Ничек батырчылык итеп алар биләмәсенә борын тыккан ул?
Беренче булып, әлеге дә баягы, ана бүре купты. Шуны гына көткәндәй Алаяк та алга таба томырылды. Ул, каршыга килүче төркемне икегә аерып, өер эченә керде. Сорыкайларнын берсе шул рәвешле бүленеп калды. Тегеләре эткә ябырылды. Алаяк исә ялгызакны үзәнлеккә кысрыклады. Анда кар мул, шуңа күрә җанвар әлләни алдыра алмаячак. Гөлнәзирә дөрес әйткән, Алаяк үзенен вазифасын бик яхшы белә иде. Нәгыймҗан гына һаман һушына килеп җитә алмый. Инде ат бүрегә тәмам якынлашты, койрыгына да басып алды ахры, тегесе бөтерелеп китте дә, тешләрен ыржайтып, аркан ятты. Хәле бетеп бара иде бугай. Кистәнне эшкә җигү өчен иң кулай вакыт. Нәгыймҗанның куллары күтәрелми. Бүре куучының иләс-миләслегеннән бик оста файдаланды, шул ук мизгелдә йомгактай тәгәрәп читкә тайпылды. Ат, күрәсең, әлеге маневрны алдан сизенгән, бүре максатына ирешә алмый калды. Алаяк ана каршы төште. Җанвар, ниһаять, капкынга эләгүен аңлады, аңа барыбер иде инде. Бүре үлем ачысы белән Алаякның бугазына ыргылды. Нәгыймҗан шунда гына айнып китте. Ат аның өлгерлегенә исәп тотып үзен куркыныч астына куйган ләбаса! Әгәр бүре атны екса, аның үзенен дә гомере шушында өзеләчәк Тегеләре эт белән чуалышкан арада монысын ничек тә егып салырга кирәк, һәм ул бар көченә кистәнен селтәде. Беренче ыргымы нәтиҗә бирмәде. Аның урынына икенче селтәнүдә тимер чукмар бүренең нәкъ маңгаена иреште. Шәлперәеп төште җанвар. Нәгыймҗан тагын кизәнмәкче иде дә, искә килеп туктап калды. Чөнки бүретотар аучы түгел, ул бервакытта да ерткычны үтерми. Ул аны җанлы килеш алып кайтырга тиеш.
Бу уңышы Нәгыймҗанның уяулыгын киметте Атыннан сикереп төште дә, бүренең аякларын тышаулады. Хәлбуки иң элек аны авызлыкларга кирәк иде. Ярый, бүре айнып өлгермәде, бәхете җиңде.
Кояш инде офык чигеннән бер карыш күтәрелгән. Күзләрне камаштырып агач ботакларында бәс җемелди. Шушы тын манзарага җан өреп, Сөн аръягында җигүле ат юырта. Кайдадыр сугыш баруына, кан коелуга ышанасы да килми.
Хәер, бу фани дөнья сугышсыз-орышсыз тора алмый икән шул. һәр нәрсә көрәш бәрабәренә генә бирелә. Әнә, бүреләр дә этне ботарлап ташладылар. Инде койрыкларын өстерәп әрәмәлеккә кереп баралар. Ә моңда өернең бер әгъзасы әсир калды. Аның язмышы өерне кызыксындырмый хәзер. Чөнки ул җиңелгән. Бүреләр исә жинәргә күнеккән. Ал арга җиңү генә яшәү китерә.
Нәгыймҗан Гөлнәзирәне күз алдына китерде. Ул анын ымсындыргыч иреннәрен, кайнар кулларын тойгандай булды. Иреннән хат килә микән, кай якларда изалана икән? Гөлнәзирә ише чибәр хатынны ялгыз калдыру бик борчулыдыр инде ул. Наз, сөю өчен яратылган зат икәне әллә каян менә мин дип тора ич. Бәхете дә, бәхетсезлеге дә шунда бу хатынның
Нәгыймҗан бүрене арканга тарттырып авыл Советы урнашкан бина янъша алып кайтты. Ул инде айный башлаган иде. Ләкин чәбәләнми, боргаланмый. Кешеләр, сез җиңдегез, мин язмышыма буйсынам, дигәндәй күзләрен мелт-мелт йомгалап тик тора. Тормыйча, бәйләп ташласыннар әле.
Борынгыдан килгән гадәт буенча, бүретотар үзенең корбанын ат койрыгына тагып урам әйләнергә тиеш. Советта бу мәсьәләгә кагылышлы бик җитди сөйләшү булып алды. Парторг вазифаларын да башкаруны мәктәп директоры Җәмилә Гыймадиева мона теше-тырнагы белән каршы иде.
— Буржуаз-дини йолаларга мөкиббән китеп, телибезме-теләмибезме, без сыйнфый дошман тегермәненә су коячакбыз, — диде ул төкерекләрен чәчеп, — фронтта аяусыз сугыш барганда искелек калдыкларына бирелү
сәяси сукырлык булыр иде.
Сәшйдәнен дә, башкаларнын да авызы капланды. Парторг шулай гадәти нәрсәләрдән дә бик зур сәяси нәтиҗәләр чыгарырга маһир иде
— Нишлибез сон алайса? — диде Сәгыйдә.
— Районга озатырга кирәк, райком үзе хәл итәр
Шулай итеп, бүре-киекнен райком бюросында жавап тоту ихтималы да туды Ләкин халык мәсьәләне үзенчә, гореф-гадәтләр кысасында хәл итеп куйды Өстәгеләр бәхәсләшкән арада авылнын аксакалы Мөхәммәтгәрәй карт хәер-фатихасы белән бүрене авыл буйлап алып киттеләр.
Арттан чыр-чу килеп бала-чага иярде Укытучыларнын кисәтүенә колак та салмадылар. Капка төбе саен кеше. Һәрберсе таяк белән тоткынның сыртын каезлап калырга тырыша. Йоласы шулай икән, сукмыйча ярамый ди, үчеңне кайтарырга кирәк ди.
Гөлнәзирә дә улы Илдарны житәкләп тамаша багарга чыкты Бүре шактый хәлсезләнгән иде инде, арт санын бик авырлык белән генә өстери.
— Тондыр сыртына, сыртына тондыр, — диештеләр озатып йөрүчеләр. “И, мескен, хараплар иткәннәр бит үзеңне”, — дип, Гөлнәзирә җанварны сыйпамакчы булды. Ләкин бүре андый назлауларга, кызгануга мохтаҗ түгел. Ул ана күнекмәгән. Авызлык арасыннан гына булса да, ырылдап, үзенен ирек сөюче зат икәнен белдерде.
— Абау, гыйбрәт, ит яхшылык — көт яманлык, — диде хатын үпкәләгәндәй.
— Сук, Гөлнәзирә кызым, сук, югыйсә, иректәге ишләре мал- туарларыңны кырачак, — диде Мөхәммәтгәрәй карт
— Кырасын кырдылар инде, якын бабай.
Гөлнәзирә бүретотар ягына борылып:
— Нәгыймҗан абзый, сугыштан берәр нимес тә алып кайтмагансың шунда, менә шушы бүре шикелле урам уратып тәпәләр идек, — диде.
Үзе алсу иреннәре арасыннан ак тешләрен ялтыратып, мыскыллы вә тәкәббер елмаю белән елмая.
Нәгыймҗанга оят булып китте, төрттерүе инде бу моның, дип уйлап алды. Анысы хак, әлбәттә, егылганны кыйнамыйлар Тик аның монда ни гаебе бар, йоласы шулай булгач, нишләсен инде ул9 Югыйсә. Гөлнәзирә үзе тәкъдим итте бит әле, абыйсынын коралларын да юллап китерде Күр, хәзер ничек сайрый. Аңламассын бу хатын-кызны. Әмма җавапсыз да калдырырга ярамый
— Бабаларыбыз хак әйткән икән, сеңлем, — диде ул үтә бер игътибарлылык белән, — алар тәкәнен артыннан, атнын алдыннан, ә кыз-хатынның һәр ягын әйләнеп үтәргә кушканнар
— Кызыл телнен күчәре сынмый, Нәгыймҗан абзый.
— Әйе, сеңлем, киртәгә тәртә ялгамыйбыз, сүзгә дә кеше кесәсенә кермибез.
Төркем шау-гөр килеп сәяхәтен дәвам итте Советтагы бәхәс куертучылар бүре карарга чыкканда аннан җилләр искән иде инде Парторгның йөзе агарып, иреннәре калтыранып китте
— Жавап бирәчәксез әле бу башбаштаклык өчен. — дип янады ул кемгәдер.
Соныннан ул бүрене каравыл өенә яптырды Иртән аны район үзәгенә алып төшәчәкләр Авылда барыбер мылтык юк. шунда атарлар, диде. ,
Ә бүре бүрелеген итте. Горур жан иясе икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады Ничектер җаен китереп авызлыгын чәйнәп аерган бу. Ә аяклардагы арканны өзгәләү анын өчен төкерек кенә Башта тәрәзәдән чыгарга чамалап караган җанвар Пыялаларын челпәрәмә китереп ватып бетергән Тышкы яктан кагылган тимер рәшәткәгә генә теше үтмәгән. Тик барыбер
әсирлектән ычкыну юлын тапкан. Морҗаның түшәм өлешен җимереп, өй түбәсеннән чыгып качкан.
Сорыкай шулай да ерак китә алмаган. Саламга баручылар анын үле гәүдәсенә эскерт төбендә тап булганнар.
Ирек сөюче җанвар иректә үлүне мәгъкуль күрде. Ни хикмәт, шуннан соң бүреләр Каенсар малларына зыян салмадылар.
Мәхмүтнең хәбәре килүдән туктаганга шактый инде. Гөлнәзирә әллә ниләр уйлап бетерде. Хәзер дә бик кайгыра Тик өметен өзми. Чөнки рәис Сәгыйдә аңа әйтте, һәлак булган кешенең хәбәре килә, димәк, Мәхмүт исән-сау, диде. Фронт эше бит ул, бәлкем махсус бурыч йөкләп, дошман тылына җибәргәннәрдер, кем белә9 Минеке, әнә, Сабирны әйтәм, танк эчендә янып үлгән. Командиры, каһарман иде Газизов, дип язды. Синең әле өметең бар. Менә безнең ишегә кыен ул.
Нәгыймҗан авылга кайтып төшкәч, хатыннарның тормыш мәшәкатьләре томалап торган сагышы кайнар чишмәдәй тышка ургылып чыкты Ул сагыш сагынычлы хатлар рәвешенә кереп кыр почталарына очты, оек-бияләйләр дә элеккегә караганда күбрәк бәйләнде Багучыларга да эш артты Күрше авылга килеп төшкән Уфа күрәзәчесенә чират тора- тора керделәр. Бик чая, бик гыйлемле хатын икән.
— Кияүгә яшьли чыккансың күренә, ничәдә соң әле син, сеңелем? — диде багучы Гөлнәзирәнең кулларыннан сыйпап.
— Егермедә инде мин, апа, өч яшьлек улым бар.
— Бик чибәрсең шул, синең кебекләрне озак тотмыйлар.
— Урлады ул мине..
— Алдан килешкән идегезме соң?
— Юк, арттан гына йөри иде әле.
— Яраттыңмы соң?
— Ир хакы, алла хакы диләр бит, апа...
— Ярый, алайса, багып карыйк. Иреңнең исеме ничек?
— Мәхмүт.
— Усал булгандыр, Мәхмүтләр усал була.
— Коры ие, әйе...
Багучы яраткан сеңлесен иркәләгәндәй кабарынкы йомшак куллары белән Гөлнәзирәнең аркасыннан сөеп алды. Гөлнәзирә балавыз кебек эреп төште. Бик рәхәт иде аңа. Ул арада тегесе кулына җиз иләген алды, озын саплы кайчыны аерып, җәпләрен очлы башы белән аның кысасына беркетте, ныклыгын тикшереп селкеткәләп карады.
— Инде тәһарәт алыйк, пакь тәннән генә пакь гамәл туа, — диде багучы. Тәһарәт дигәне кул юуу икән, анысы озакка сузылмады. Аннан соң түр тәрәзә ягына карап бастылар, кыйбла шул якта ди Фәрештәләргә йөзебезне күрсәтик, диде багучы. Миһербан нурына коеныйк. Иншалла, хак хәбәр китерерләр.
Кайчының бер боҗрасын ул сак кына имән бармагының йөзлегенә куйды, икенче боҗраны Гөлнәзирәнекенә урнаштырды һәм: “Эчеңнән бисмилланы әйт, белгән догаларыңны укы”, — диде.
Гөлнәзирәнең йөрәге читлеккә ябылган кош шикелле бәргәләнде Авызы кипте, иреннәре корышты. Гүя Мәхмүтнең исәнлеге анын хәзерге халәтенә, үз-үзен тотышына, догаларына бәйле иде.
— Иләк, иләк, иләк, — диде багучы күкрәктән чыккан гөрелтек тавышы белән. — Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән мөселман-мөэмин бәндәбез Исмәгыйль улы Мәхмүтнең исәнлеген белдереп, тәһарәтле кулларыбызда әйлән, әйлән, әйлән!
Гөлнәзирәнең җаны табаныннан чыгып китәр чамага җитте Чөнки иләк бернинди хәрәкәтсез ике арада асылынып тора. Аннан алда кергән
хатыннар: ‘ Әйләнде бит, әйләнде, ирем исән-сау икән", — дип куанышып чыкканнар иде Ә аныкы ник бер селкенеп карасын, әйтерсен лә, астына тегермән ташы асканнар
— Иләк, иләк, иләк, — дип кабатлады багучы, — Ходай Тәгаләнен рәхмәте белән мөселман-мөэмин бәндәбез Исмәгыйль бине Мәхмүтнең исәнлеген белдереп, тәһарәтле кулларыбызда әйлән, әйлән, әйлән!
Багучы керфекләре аша гына Гөлнәзирәгә карап-карап ала. Бу юлы да иләк әйләнмәсә, ул һушыннан язып идәнгә авачак иде Шуна күрә хатын бармагының нәзек кенә бер җепселен хәрәкәтләндереп алды. Иләк кымшанып куймасынмы. Дөрес, ул башта сазлыкка төшкән арба тәгәрмәче кебек талпынып-талпынып торды. Шуннан сон гына көчләнеп сәгать теледәй тигез ритм белән әле уңга, әле сулга тибрәнергә тотынды.
Бәхете бар икән ләбаса Гөлнәзирәнең. Жә, Ходай!
— Мәхмүтең исән-сау, сеңелем, янадан да шулай хәвеф-хәтәрсез йөрсен. Ниндидер зур яшерен бурыч үти, үзе бик өзгәләнә, сагына. Хәбәр җибәрә алмый азаплана бәгырь Аллаһы Тәгаләнен рәхмәте киң. иншалла, кавышырсыз.
Гөлнәзирә бөтен дөньяны кочарга әзер иде. Куанычы ташып акты, өенә дә кош кебек очып кына кайтты Тиз генә төче коймак пешерде, аны сары майга манчып ашадылар.
— Бүген бәйрәм мени, әнкә9 — дип сорады Илдар.
— Бәйрәм, улым, бәйрәм, әттәң исән-сау бит!
— Эттә кем соң ул?
— Зур, көчле ир кеше була ул әттә.
— Теге... бүре тоткан солдат абый кебекме9
— Әйе, улым, шул солдат кебек.
Гөлнәзирә үз сүзләреннән үзе сискәнеп китте Күр инде, ничек итеп бөтенләй чит-ят кешене Мәхмүте белән тинләп маташа, әй. Багучы исән-сау, диде ич ирен, сагына-юксына, диде, әлегә хәбәр генә бирә алмый, диде Нәгыймҗан Мәхмүтнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый ләбаса ул. Арыслан аның Мәхмүте Бервакыт бәхәскә кереп, яшь тай күтәргәч, бөтен авыл шаккатты. Тегермәнгә барса, он капчыкларын шар урынына гына очырта иде. Үзсүзле иде мәгәр Әйткәнен таш яуса да башкарып чыга иде Гөлнәзирәне урлыйм, диде һәм урлады. Ул башта, ярпачлана гына бу егет, дип уйлаган иде. ышанмаган иде Болай уйларга сәбәпләре дә бар иде Чөнки Мәхмүт помакай үсте. Үсмер вакытта күзгә- башка чалынмады. Һаман берүзе йөрер иде. Шуңа күрә “Ялгыз Мәхмүт" дип көләләр иде үзеннән. Клубка чыкмый, концерт-тамашаларда катнашмый, җыелышларга йөрми.
Аннан сон ул ничектер судагы шешә кебек кисәк кенә былт итеп калкып чыкты. Тик сәер калку иде бу Чөнки усалланып калыкты. Сугыш чукмарына әйләнде Үчле кеше кебек бер дә юкка теләсә-кемгә каныга башлады. Ошамаган кешесен тота да кыйный Бигрәк тә борыннарына ис кереп, кыз-кыркын артыннан йөрүче бүлтерекләргә эләгә иде. Капка төбендә, агач ышыгында берәр парга юлыктымы, рәхим-шәфкать көтмә инде
Кыз өчен егетләрнең сугыша торган гадәтләре бар, билгеле. Кызлар өчен бу дәрәҗә генә Әмма Мәхмүт асыл затларга битараф иде, аларны бөтенләй күрмәмешкә салына иде Берәүне дә озатмый, берәү белән дә аралашмый Нәкъ тере шәүлә, ашый, эчә, йөри, сөйләшә, ә үзенен бернәрсәдә гаме юк. Хәзер инде ул хәтта әтәчләнми дә. чөнки авыл Советына чакыртып кикриген шиңдерделәр
Менә шул кыргый җан уйламаганда-көтмәгәндә янә дә буынга сикермәсенме Бу юлы инде егет сыйфатында Кичке уеннан кайтып, Гөлнәзирә капка келәсенә үрелгән генә иде, каршысында Мәхмүтнен алып гәүдәсе пәйда булды. Гөлнәзирә коймага сенеп бетә язды
— Курыкма, мин бу, Мәхмүт. — диде ул үзенекенә ошамаган әллә нинди мескен бер тавыш белән, — сина сүзем бар.
2. .к.у-.мз
— Куркырга син пәриме әллә, — диде Гөлнәзирә батыраеп. Ә үзенең тез буыннары дер-дер килә иде.
— Минем бервакытта да кызларга кул күтәргәнем юк, — диде Мәхмүт, — ә менә сине берәр йолкыш озата кайтса, муенын борып ташлыйм. Бел шуны.
— Мине озата торган егет тумаган әле.
Беләбез Мансур белән кунганыңны.
— Кунса соң?
— Башка кушмаячаксың!
— Синнән рөхсәт сораганнар, ди.
— Мин сине урлаячакмын!
Гөлнәзирә көлде генә. Кызыл туйлар гамәлгә кереп барган яна заманда нинди кыз урлау дие ул? Хәзер кыңгыраулы атлар белән төшерәләр кәләшне, туйларны да клубларда гына ясыйлар
Шулай да Мәхмүтнең бу сүзләренә күңеле булды Гөлнәзирәнең Ник дисәң, авылның иң тәкәббер, иң буйсынмас, шул ук вакытта иң баһадир егете беренче булып ана сүз катты, алай гынамы, ярарга тырыша. Көнләшә! Көнләшкән кеше ярата да ул. Әле аның кияүгә чыгу турында уйлаганы да юк-югын Иртә ич әле
Икенче көнне Гөлнәзирә клубтан сонрак чыкты. Иптәш кызларына да иярмәде. Мәхмүтне көтебрәк атлады. Назлы, матур сүзләр көтә иде күңеле Әле бит аның юньле-башлы сөешүнең тәмен дә татыганы юк. Мансур белән куныштырдылар, анысы хак. Тик анын белән янәшә ятудан бернинди ләззәт тә тапмады ул. Үпмәде дә Мансур, тик аркасыннан кагып ятуын белде, әйтерсең лә кызнын биле кузгалган да. шуны сылый иде
Мәхмүт нинди икән? Кызлар, әнә, әллә нәрсәләр сөйлиләр.
Гөлнәзирә озак кына койма буендагы бүрәнә өстендә Мәхмүтне көтеп утырып торды. Ләкин тегесе күренмәде. Мокыт, булдыра алмагач, ник ымсындырырга иде соң, дип орышып ташлады ул аны. Хәзер килсә дә якты чырай күрсәтмәячәк. Дүрт ягы кыйбла, бик кирәге бар ие. Үзенә насыйбы килеп чыгар әле. Мансур да алай төшеп калганнардан түгел.
Мәхмүт шимбә көнне урлады. Күрше кызы Гьшздениса белән кайтып киләләр иде. Сөн тыкрыгында җигүле ат белән көтеп торган икән. Йөгереп килеп Гөлнәзирәне күтәреп алды да, башына калын шәл ябып, трантаска илтеп салды.
Гөлнәзирә үрсәләнде, кычкырды, әмма Мәхмүтнең кайнар кочагыннан котылу мөмкин түгел иде инде.
Гьшздениса исә башта аңышмыйрак торды, шаярталар, дип уйлады. Яныннан дөбер-шатыр килеп трантаслы ат үтеп киткәч кенә хәлнең уен- муен түгел икәненә төшенде
Ун-унбиш минут вакыт үттеме-юкмы, тыны-көне бетеп Гөлнәзирәнең әнисе Хәдичә әби Мәхмүтләргә килеп керде. "Урланган кыз — хурланган кыз”, — дип елый ук башлады. Ләкин эш күз яше түгүдән узган иде инде. Егет бусагасыннан атлап кергән кызнын ата-ана йортына кире кайтуы урлануга караганда да мәсхәрәлерәк санала. Юл инде киселгән, язмышка буйсынасы гына кала.
Калганы барысы да кешечә булды, никахы да, язылышуы да, туе да.
Хәер, барысы да түгел. Бер көн торалар, ике, өч.. Берничә тапкыр мунча да кереп чыктылар. Ләкин Гөлнәзирә әле һаман гыйффәтле кыз булып кала бирде. Иренә назланасы, сыланасы килә анын, ә ул читкә этәрә. Гөлнәзирә ахыр серне әнисенә чиште.
— Урлауның хикмәте шушы икән, — диде Хәдичә карчык. — Инде бер хәл итеп тә булмый, кызым, син анын хатыны. Бер дә оялып торма, үзең назла, ирләрдә андый хәлләр булыштыра ул.
Мәхмүт хатынынын иркәләүләренә башта эт кебек ырылдап каршы торган иде дә, соңыннан ияләште Үзенә дә җан керде. Әлеге җанлануларның берсендә Гөлнәзирә йөккә узды.
Мәхмүт кечкенә чагында йөкле чана астында калган булган икән
женси зәгыйфьлеге шуннан икән. Кәефсезләнүенә, йөгәннән ычкынуларына да шул сәбәп булган икән.
.Гөлнәзирә улы белән гәпләшкән арада башыннан үткән шушы хәлләрне күңелендә яңартып алды. Кичә генә кебек иде югыйсә Баксан, күпме гомер үткән, сугыш башланганга да өченче ел бит инде .Алай начар тормадылар үзе. Өйләрен зурайтып сипләп салдылар, абзар-кураны янарттылар Үҗәт, гарьчел, көнчел иде Мәхмүт. Һаман кешедән өстен чыгарга тырыша иде Гөлнәзирәне дә ул авылда ин чибәр кыз булганы өчен үзенеке итте
Башта Мәхмүтнен әнисе белән яшәделәр Анын вафатыннан сон үзләре генә калды. Гөлнәзирәгә ир-ат белән сөйләшергә, көләргә-елмаерга ярамый иде инде Күрә-нитә калса, кара тавыш чыгарыр иде
Гөлнәзирә соңгы вакытта әллә нишләде Үзен кая куярга белми Күзләре һаман тәрәзәдә. Бик кирәкле кеше килер дә, таба алмыйча кире китеп барыр төсле.
Күңеле сизеп тора: барыбер киләчәк ул, бүгенме, иртәгәме, берсекөнгәме9 Киләчәк! Һәм куркып та, борчылып та, зарыгып та көткән әлеге кеше, ниһаять, килде. Иң әүвәл Гөлнәзирә анын аяк тавышын ишетте Йолдызлар атылган аяз төндә олы урамнан тыкрыкка борылган кешенен итекләре астында салкын бабай тыгызлап катырган кар шыгыр-шыгыр килә, гүя телеп-тслеп алалар. Бөтенләй үзгә йөреш Китек тешле сәгать кебек. Ксртли дә бермәл туктап тора, кертли дә туктап тора
Узып китәрме, сугылырмы, дип тын алырга да базмыйча ятты Гөлнәзирә. Берара нишләптер аяк тавышы ерагайгандай тоелды. Күңелендәге әлеге аяк тавышы белән тоташтырып торган нәзек кыл өзеләм генә дигәндә, кар янә шыгырдады. Ул инде капка янына килеп җиткән иде Гөлнәзирә урыныннан сикереп торды да, өстенә калын бишмәтен ябынып өй алдына чыкты.
Кунак болдырга менде, аякларын какты, ипләп кенә кулы белән ишеккә бәргәләде. Бераз тынып торды, өй хуҗасының чыгып тавыш бирүен көтте. Тавыш-тын ишетелмәгәч, яңадан ишеккә суккалады. Бу юлы кулын жәлләмәде.
Хатын ни тере, ни үле хәлдә ишекнең эчке ягында басып тора. Бер кулы ишек тоткасында, икенчесе — келәдә. Үзе дер-дер калтырана.
— Гөлнәзирә, ач әле!
Бу тавыш анын күңеленә моң булып сарылды. Ләкин йөрәге теләгәнне акылы хупламады. Кулы элеккечә келә өстендә кала бирде
— Гөлнәзирә дим, Гөлнәзирә'
Гөлнәзирә чак кына: “Мин монда”, — дип кычкырып җибәрмәде Алай да соңгы минутта тыелып калды
Төнге кунак баскыч сайгакларын шыгырдатып сиксргәләп алды. Аякларына таракан керә башлаган иде ахрысы. И, аллам, өшеп бетә бит инде, нишлим соң, дип үрсәләнде хатын Ә үзенең кулы һаман келәдә, гүя беркеп каткан
— Өйдә юк бугай, — дип үз-үзенә сөйләнеп алды тегесе.
— Мин өйдә, өйдә — дип пышылдады Гөлнәзирәнең иреннәре.
Кешебез бу сүзләрне ишетмәде, болдырдан төште дә, капкага таба юнәлде.
Нәгыймҗан хәлле нәселдән түгел. Сугышка кадәр дә рәхәт-иркен тормыш кичермәделәр алар Ә аерым хуҗалык хөкем сөргән вакытта байга бил бөктеләр Анын әтисе Бака Салихҗан Минзәлә якларыннан
килеп, батрак булып ялланган. Аңа килмешәк итеп кенә караганнар. Хәлен азмы-күпме рәткә салу ниятеннән ул Хисам байнын Фәхерниса исемле чирләшкә кызын улы Нәгыймҗанга ярәште Ләкин хәерченең кара сакалы кая барса да үзеннән калмый икән. Шул ук елны күмәк хуҗалыклар төзелә башлады. Хисам байны сөргенгә сөрделәр. Нәгыймҗанга бер келәттән башка әйбер тәтемәде. Шул келәтне өй итеп кордылар.
Нәгыймҗан хатынын яратмады. Алай дисәң, авылда ярату дигән нәрсә бар иде мени ул? Атаң нинди кыз алып бирә, шунын белән тормыш итәсең. Ошатасыңмы-ошатмыйсынмы — анысы берәүне дә кызыксындырмый, гамьсез башым, гаугасыз ашым, дип яшисен инде. Малга күнеккән кебек, хатынына да күнегәсең. Тора-бара балалар туа. Хис-мис онытыла. Хәзер генә ул, сәвит чыккач кына иркенәйде. Мәктәпләр төзелде, клублар, уку йортлары ачылды. Колхоз булгач, бергәләп эшлисен, аралашасың. Элек авылның әхлакый пакьлеген саклап торган мулла- мотагайлар да юк Яшьләргә ирек Өлкәннәрнең мыгырдануын колакларына да элмиләр. Сугыш исә иреклек кысаларын тагын да киңәйтеп җибәрде.
Сырхау кеше — бәхетсез кеше. Бәхетсезлеге анын кешеләрне күрәалмавында, үзен-үзе ашавында. Сырхау кеше үзен кимсетелгән дип саный Шуңа күрә анда ин көчле хис, үч алу хисе.
Фәхерниса да шундый зат иде. Кыз чагында да кемгәдер этлек эшләгән көне иң бәхетле көне булыр иде.
Кияүгә ул шатланып чыкты. Чөнки утырып калырмын дип курка иде. Егетнең ярлылыгы аны борчымады, әткәй бай, өлеш чыгарыр әле, дип ышанды. Аннан соң, ярлы кешене кулда тотуы да җиңел ич аны. Ә аңа нәкъ шундый мәхлук ир кирәк тә иде. Тик тарих зилзиләсе бай кызынын өмет-ышанычларын пыран-заран китереп ташлады. Хәзер менә туйганчы ипи ашарга да интегеп яшә инде
Нәгыймҗан бервакытта да үз мәнфәгатенә эшләмәде. Башта бай кесәсен калынайтты. Колхозлар оешкач, янә эшләгәне үзенә тәтемәде. Шуңа күрә бар нәрсәгә битараф иде ул: үгез үлсә ит, арба ватылса - утын. Бу аның гаебе түгел, язмышы иде
Ләкин 1943 нче елгы авыл Нәгыймҗан булып Нәгыймҗанны да хафага төшерде. Каенсар ташландык рус авылына ошап калган. Үзенен өе дә яландагы каравылчы йорты кебек кукраеп утыра. Фәхерниса ихата читәнен күптән сүтеп яккан икән инде. Өйне кар көрте басып киткән, сыерны өй алдына япканнар. Коры сөяккә калган.
Бөтен эш кызы Нәгыймә җилкәсендә. Ун яшьлек бала ни майтарсын сон? Әнисе сау булмагач, аңа җигелергә туры килә
Авыл хәрәбәгә калган. Яңа кайткан кешедә бу бик авыр тәэсир калдыра. Ләкин халык үзе алай уйламый. Күнгәннәр, күрәсең. Беркөнне Нәгыймҗанны мәктәпкә чакырдылар. Ул анда ничек итеп гитлерчыларга каршы батырларча сугышуы хакында сөйләргә тиеш иде. Сугышта кер юучылар да, пычрак керне ташучы йөкчеләр дә барын монда күз алдына да китермиләр иде, әлбәттә. Фронт икән, димәк, һәр кешенен кулында мылтык, һәр кеше немец белән якалаша. Нәгыймҗан барысын да яшермичә турысын әйтсә, ана пәйгамбәргә баккан сәхабәләр кебек мөкиббән китеп карап торган бу озын муенлы ябык балаларны кыерсыту, кимсетү булыр иде Шуңа күрә үзенең башыннан үткәннәрне түгел, күргән-белгән, кешедән ишеткәннәре турында сөйләде Нәгыймҗан. Ярар, бик яхшы, мине герой итеп саныйсыз икән, санагыз, аннан миңа ни зыян, пип уйлады ул.
Соңыннан укучылар аның хөрмәтенә концерт куштылар. Биеделәр, җырладылар. Барысы да кырыс, җитди йөзле. Ник бер елмаеп карасыннар. Ул үзен боз патшалыгындагы боз кызлар, боз малайлар арасында калгандай хис итте. Хәтта эченә суык йөгерде.
Балалар “Пирамида” дип аталган күмәк тамаша вакытында гына ачылып киттеләр. Бу физкультура номеры. Анда катнашучыларның бер ише чүгәли, икенчеләре гәүдәлерәкләрнең җилкәсенә менеп баса. Бер
арада җитәкләшәләр, бер арада кулларындагы кечкенә әләмнәрен җилфердәтеп торалар Һәр гамәл ниндидер өндәмә, канатлы сүз әйтү белән тәмамлана. Орчык буе гына бер кызчык башлап җибәрә, калганнары күтәреп ала.
— Бәхетле балачагыбыз өчен иптәш Сталинга рәхмәт'
— Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт!
— Немец фашистларына үлем!
— Үлем, үлем, үлем!
Балалар шундый бирелеп башкардылар әлеге тамашаны, Нәгыймҗанның хәтта алар белән бергә марш басып атлыйсы килеп китте. Бу минутта укучыларның бәхетенә дә ышанырга мөмкин иде. Бәхет тамак белән киемдә генә түгел ләбаса! Бәхет үз идеалына ышануда!
_ Өйгә кайткач янә бер гаҗәпләнде Нәгыймҗан Кызы Нәгыймә табак-савытларны тиз-тиз генә җыештырып куйды да. дәрес хәзерләргә утырды. Әтисе читтән генә аны күзәтеп торды. Озынча нәфис йөз. зур күзләр, аксыл чәч. Асыл затларга тартым Хәлбуки, бабасы Хисам бап кысык күзле карсак гәүдәле кеше иде Крәстиәннән күтәрелгән Ул бер көтү ат тота иде Шулар белән алыш-биреш итә. Жире дә хәтсез. Ә үзенең өстеннән чикмән, «аягыннан чабата төшмәде. Анын корылмаларыннан клуб, уку йорты салдылар. Авыл Советына, колхоз идарәсенә дә өлеш чыкты. Кибет Совет власте егерме елга бер юньле-потлы бина җиткерә алмады. Мәктәп элекке мәчеттә урнашкан, фермалар, амбарлар — кулак тамгасы тагылган хәлле хуҗалардан тартып алынган каралтылар
Хисам байнын әтисе Литва татарынын кызын ярәшкән булган. Кызык, кызы Нәгыймә шул әллә кайдагы ерак бабаларының төсен- битен йөртә. Сәламәтлеккә генә туйсын берүк, дип теләк теләде Нәгыймҗан. Сырхау булгач, әнә, әнисенең чибәрлеге дә, матурлыгы да. буй-сыны да күренми
— Кызым, рәхмәт, укытучыларын мактады үзенне, — дип, Нәгыймҗан аның какча җилкәсеннән сөеп алды.
— Отряд советы председателе үрнәк булырга тиеш, әткәй
— Барысына да ничек җитешеп бетәсен сон, кызым9
— Мин пионер бит, әткәй
— Тормыш монда сугыштагыдан да авыррак икән шул.
Нәгыймә, кисәк кенә башын борып, әтисенә текәлде. Анын эчкерсез якты күзләрендә тирән гаҗәпләнү иде
— Жу-у-к, әткәй, безгә авыр түгел, без бәхетле илдә яшибез, — диде, икеле-микеле уйларга шик калдырмыйча, — безнең турыда даһи юлбашчыбыз иптәш Сталин кайгырта. Менә әле бөек рус шагыйре Пушкинны өйрәнәбез. Бик кызганыч, әткәй. Акчасы булмаган мескеннең, ярлының ярлысы, мәрхәмәтсез патша гел каккан үзен.
“Бу кызый укытучы булмагае әле”, — дип, елмаеп куйды Нәгыймҗан Карәлс син аны, без белмәгәннәрнс чикләвек ярган кебек кенә яра бит. ә? Юкка гына солдаткалар хат яздырмый икән үзеннән, көен китереп яза белә, диләр Кичә түбән оч Кифая яздырды, эш ялына ике күкәй дә алып килгән иде. Анысы да файда бит
Хатны языл тәмамлагач, Нәгыймә аны әтисенә сузды, укып чык әле, шулай ярыймы, диде. Мактанасы килеп китте ахрысы. Анда түбәндәгеләр язылган иде
-Хат башы - яз каршы Бу хатны пионерка Нәгыймә яза Кадыйр абый. Зоя Космодемьянская исемендәге отряд исеменнән рапорт бирәм һәр атнаны кырга тирес чыгару көл. фекал җыю буенча өмә үткәрәбез Самолет эскадрильясына унар сум акча җыйдык Каһарманыбыз Зоя апа үрнәгендә үзебезне зур көрәшкә хәзерлибез Бу минем өчен бигрәк тә җаваплы Чөнки минем бабам кулак булган Мин аның да гөнаһларын юарга тиеш
Кадыйр абый Кифая апа сиңа күктәге йолдызлар судагы балыклар санынча сәлам җибәрә Шулай ук сәлам яраланып кайткан
әткәем Нәгыймҗаннан, әнкәем Фәхернисадан, үземнән, һәм дә бик күп сәлам улыгыз Фәһим, кызыгыз Фәһимәдән, кодачагыз Бибинуртгәйдән, ак бабайдан, Чишмә авылында яшәп ятучы сеңдегез Кадернисадан, тегүче Шәмси бабайдан
Сәлам тәмам сүзгә күчәм Утын яклары бик авырлашты Кадыйрҗан Тирес кирпеченең бер дә рәте юк. Көле күп, әҗере юк Мал астындагы калдык саламны кушып ягабыз Фәһим белән Фәһимә бәләкәй чана тартып Сөн буендагы таллыкка баргалыйлар иде Каравылчы тота Беркөн балталарын алып калган, чана бауларын чапкалаган Чиләнәбез инде. Кайчан бетәр бу сугышкайлар. Кайткач үзең карар идең Тагын Кара сарык, мөртәт, бер генә бәрән китерде И. ачуым чыкты инде. Үзе җәй буе тәкә ияртеп кайткан булды Нишләп йөргәннәрдер, җир битләр Сыер буаз. Ферма үгезеннән бик уңдык Авылда кысыр сыер юк Чуар тавык күкәй сала башлады, рәхмәт төшкере. Теге зәңгәр одеалдан Фәһимәгә сырма сырыттым Бик матур булды Фәһим апасының тунын киеп йөри Ямаштыргач менә дигән булды Бәдри кызы, әнә. мәктәпкә дә йөри алмый, киеме юк. Толыбыңны җилләтеп кенә торам Бик суык чакта гына өскә ябынабыз
Колхоз эшләренә килгәндә, син җигә торган Кара алаша аягын сындырды Нишләп калыр инде, бик кайгырам Бригадир Хөлли бик усалланды. ни кыланганын белми кайчакта Нәгыймҗан бүре тотты Авыл белән кыйнадык Их. нигә синең дә аягың ранил булмый икән, син дә кайтыр идең
Хәзергә җитеп торыр. Тагын яздырырмын әле. Истәлеккә кул сурәтемне төшерәм Үзеңнекен дә төшереп җибәр Җыр гына язма, җылата да җылата. Без бик әйбәт кенә яшәп ятабыз Безнең өчен кайгырма
Кадыйр абый! Бу хатны үземнең өстәмәм белән төгәллим Мин Кифая апа әйткәннәрнең барысын да яздым. Ә ул Фәһимәнең укуда артта калуы турында ләм-мим Пионер башым белән мин моны яшерә алмыйм Син Фәһимәнең үзенә атап хат яз әле. ярыймы! "Өчле Тә укып, фашистларны ничек җиңмәк кирәк?
Совет сугышчыларына дан!"
— Прафисыр булгансың син, кызым, минем болай язарга башым җитмәс иде, — дип, Нәгыймҗан кызының чәчләреннән сыйпады.
Нәгыймҗанны элекке эшенә, атлар тирәсенә куйдылар. Бөтен колхоз атлары анын карамагында иде. Баш җайдак камытын киерттеләр. Колхоз рәисе колагына киртләде, курмы бик каты-токы, узган язда да лапас түбәләрендәге салам гына коткарып калды, печәннен граммына кадәр исәптә тот, үзен карап ашат, диде.
Атларны җикмиләр иде инде. Язгы кыр эшләренә саклыйлар. Көтү дә көт, йон да тет дигәндәй, алар вазифасын сыерлар башкара.
Нәгыймҗанның абруе зур иде. Шулай булмыенча, фронтовик бит, сугышның эченнән кайткан солдат. Бүре тотып, ул фронтовикларның дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрде. Җитмәсә, авылда ир-ат дигән исемгә лаек бердән-бер ир заты.
Ул үзе дә игътибар үзәгендә булырга ярата торган шаталак кеше Теле бәйгедән ычкынган эт кебек, һаман һаулап торыр. Оялу-кыенсынуны белми, ни тели, шуны эшли. Ошыймы бу кешегә - юкмы, ул хакта анын кайгысы юк. Мөгез чыгарырга дисәң, аны куш. Фронтта да атына ике арба тагып шаккатгырган иде ул марҗаларны. “Татар поезды" дип йөрттеләр соңыннан. Аты шәп иде шул. Булан исемле иде Аяклары бүрәнә кебек. Күкрәге, үлчәсәң, тегермән ташыннан да киңрәк булыр, валлаһи. Ә арт саны? Сыртында бер оя күкәй йөртерлек. Ике арбадагы йөкне җилтерәтеп кенә йөртә иде. Бомбежка вакытында иң элек гөрселдәп
Булан ауды. Әле булса кызгана шул бахбайны.
Авылда андый атлар юк. Татарстанда бармы икән әле9 Төптәнрәк уйлап караганда, кирәкми дә. Ачка интегерләр иде. Армиядә генә ярый ул Анда атлар да солдатлар шикелле исәптә торалар. Буланнын ашау-эчү кәгазе бар иде. Яздырып бирәләр иде азыкны. Яратканы онлы башак иде.
Он дигәннән, их, юнәтәсе иде бер-ике олау он, таратасы иде өй борынына. Капчыгы-ние белән Гөлнәзирәгә кертеп саласы иде Сөенер иде микән9
Ай-ваена карамыйча кертеп саласы иде идәненә бер капчык он!
Әжәкүл саклавычында он бар инде ул барын. Тик анда мылтыклы сакчы тора диләр.
Шулай үрсәләнеп йөргән көннәренен берсендә Гөлнәзирәнең игътибарын жәлеп итү өчен җай чыкты бит тәки. Гадәттәгечә, кичке аштан сон, атлары янына китте. Ул шулай аларны берәмтекләп карап, тикшереп кайта. Ашарларына салынганмы, абзарларның ишек-капкалары биклеме — барысын да үз күзләре белән күрмичә тынычланмый. Атлар бит ул сина сыер гына түгел. Аларнын күбесе ир-ат кебек хәрби исәптә тора. Аннан китереп, шпион-диверсантларнын да килеп чыгуы ихтимал Әнә, күрше авылда военкоматта исәптә торган атның йөрәк итенә бер юньсез малай узган яз кадак каккан ди. Көнләшүдән Алдынгы сабанчы буласы килгән, имеш, барысыннан да уздырасы килгән Ә законның үз таләбе, жилгә каршы су сипсәң, чылануыңны көт тә тор Үсмер дип тормаганнар, төрмәгә ябып куйганнар
Нәгыймхан тукталып калды. Югары очтан такылдавыгын бар көченә шакылдатып каравылчы төшеп килә иде. Ул аның килеп җиткәнен көтеп торды. Хәким исемле малай икән
— Кара аны, тукмак борын, алдыңны-артыңны карап йөр, бүреләр урлап китмәсен, — дип шаяртты Нәгыймҗан
— Сыртларына чукмар белән тондырырмын, - диде малай эре генә
— Ике бот арасындагы чукмарың беләнме9
— Булыр, менә кара!
Чыннан да, Хәким биленә каеш урынына чылбырлы чукмар буган икән, шалтыр-шолтыр килеп тора.
— Ә-ә, болай булгач, апай, авыл бүген ышанычлы кулларда икән
— Килеп кенә карасыннар, арт сабакларын укытырмын
Алар икесе икс якка китеп бардылар.
Нәгыймхан эшен бетереп чыкканда төн уртасы җиткән иде инде Ә төн искиткеч күркәм иде Күктә көянтәле Зөһрәсен куенына кысып, якты ай йөзә Тын Атыша-атыша уйнашкан йолды&тардан кала, дөнья тәгәрмәче бөтенләй тукталып калган кебек.
Юк, тукталмаган икән. Менә салкын тынлыкны ярып, түбән балыннан бүреләр улаган тавыш ишетелде:
— У-у-у-у'
- У-у-у-у!
— У-у-у-у!
Шомлы өч тавыш Алар катлы-катлы котсыз мои булып җиһанга тарала. Ләкин усаллыктан битәр, язмыш ачысы, сагыш белән сугарылган ул Ниндидер үтә дә бер авыр халәттә бүреләр айга багып улыйлар ди бит Күрәсең, Тәңрегә мөрәҗәгать итүләре, үзләренең чарасыз гамәлләренә хәер-фатиха үтенүләре
Туктале, болар сон теге бүреләр ләбаса' Өчәү' Өч бүре' Бәлки Нәгыймҗан тотып кайткан кардәшләрен юксынуларыдыр9 Әллә аның җанын, рухын тынычландырырга теләп улауларымы9
Ни дисәң дә, бүреләр үзләре генә аңлый, үхтәре генә белә торган серле улау бу Аңа карап алар һич тә ерткыч булудан туктамыйлар, әлбәттә Хәкимнең чукмарбашы да кирәк булмагае әле
Бүреләргә мөкиббән китеп торган арада басу капкасы ягында берничә
олау күренде. Дүрт ат Салмак кына атлыйлар. Авыр, күрәсен- Чана табаннары ыңгырашыпмы-ыңгыраша.
Болар Тау шы арлары иде. Аларның Сөн аръягында болынлыклары бар Кышын Каенсар аша йөриләр икән.
Алдагы олау үзе турысына килеп җиткәч, Нәгыймҗан поскан урыныннан чыкты да, атнын йөгәненнән эләктереп алды
— Стуй! Прабирка! - дип кычкырып җибәрде ул солдаттагы тәртип буенча.
Юлаучылар кабалана-кабалана олауларыннан кар өстенә шуып төштеләр.
— Знакум - тауариш... безнеке урысча белмәс, — дип аның янына сирәк сакаллы ар карты килеп басты. Бөрешеп беткән. Сакалы булмаса, бер малай-шалай дияр идең.
— Атстабит! Әс-пес, артын кыс!
— О-о, үсебеснсң кеше икән әле, кот калмады, — дип елмайгандай итте карт. Аның артында өч хатын-кыз басып тора. Өсләрендә итәге каз оясы кебек җәелгән кыска тун, аякларында очлы башлы чабата.
— Дүкәмитләрегезне бирегез! — дип үз уенына батканнан-бата барды Нәгыймҗан.
— Бес Кенә Елгадан, знакум-тауариш, пепән алып кайтабыс.
— Печән икәнен үзем дә күреп торам. Ә дүкәмитләрегез бармы? Мужыт сез бурдыр9
— Нимәйткән бур, иптәш знакум-тауариш. Минем исемем Вәчли, бу катыннарның менә монысы Анфиса, анысы Лиза, арттагысы Катка.
— Мин әрмисски караул, фронтта атлар ачтан интегә, ә сез олау- олау печән ташыйсыз.
Хатыннар бер-берсенә каранып алдылар, ирләре сугышта икәне әллә каян күренеп тора. Картның да юка гәүдәсе сыгылып төште Армия, фронт сүзләре тәмам акылларын алды. Хәрби караулнын бу ерак татар авылында булырга мөмкин түгеллеге башларына да кереп карамады.
— Бер олавыгызны фронт исәбенә бушатасыз, — диде Нәгыймҗан, — без бөтен колхозлардан да җыябыз.
Хатыннарның Анфиса исемлесе: "Минекен алыгыс, кайда бушата- быс”, — дип атын бора ук башлады. Карт каршы төшәргә талпынып караган иде дә, нияте барып чыкмасын аңлап, кулын гына селтәде. Хатыннар күз ачып йомганчы йөкне бушатып та ташладылар. Вәчли картнын шиге бар иде булса кирәк.
— Иптәш знакум-тауариш, беегә печәтле язу бирегес, персидәтелгә җавап кирәк, — дип Нәгыймҗанның җиңеннән тарткалады
— Фронт сезгә язу, — дип тавышын күтәрде Нәгыймҗан, — тизрәк ычкыныгыз, ату бөтен олауларыгызны кәнфискәвәйт итәрмен!
Юлчылар киткәч, Нәгыймҗан утарга кереп, кулына бер учма печән алды. Күкрәге җиләкле болын исе белән тулды. Искиткеч татлы ис! Туган як исе! Вакытында чапканнар, яңгыр-мазар тигәнче кибәнгә дә өеп куйганнар. Шуңа күрә хуш исле.
Сөн тамагындагы бу болынны яхшы белә ул. Табигатьнең бик матур, хозур бер төбәге. Нәкъ шушы урында озын толымлы Агыйделсылу нәзәкатьле Сөнбикә белән кавыша. Кавышканчы әле алар йөхләрчә чакрымнарга сузылган тау-кыялар, урман-әрәмәлекләр. үзәнлек- болынлыклар аша йөгереп үтәләр. Ниһаять, Пугач явы әби патша гаскәрләрен утка тоткан изге Петр тавына килеп сыланалар. Иңде юллары тау итәге буйлап сузыла. Тауның бер ягында Сөнбикә биләмәләре, күз күреме җитмәс болыннар, кырлар, көмеш сулы күлләр, мул үләнле көтүлекләр, авыллар . Икенче якта Агыйделсылу патшалыгы. Су өстендә пароходлар йөзә, сал агызалар. Яр буенда пристань. Анда халык мыж килеп тора Сату итәләр, сәфәр чыгалар. Ике елга — ике тормыш!
Сөнбикә барыбер өлгеррәк икән. Ул тауны әйләнеп үк чыга Шуния Агыйделгә коя. Табигать-ананын җирдәге оҗмахы бү. Жиләк-җимешнең
ниндиләре генә үсми?! Шомырт, бөрлегән, кызыл карагат, кара карагат, җиләк, гөлҗимеш, чия Ә баланы9 Беренче кардан сон болынга гүя кызыл ашъяулык жәяләр. Балан инде тәмам өлгергән, тәлгәшләрен салындырып мәмрәп утыра, капчыкка гына тутырасы. Әйе, монда баланны капчыклап жыялар
Юасы үзе бер риваять. Сусыл, туклыклы. Аны да капчыкка тутыралар. Тик ул язгы хәзинә Ачлык елларны кешеләрне менә шушы тылсымлы юа коткара да инде Ризыклар өзелгән вакытта житешә ул Әлеге җир оҗмахы Каенсарга кул гына сузмалы Ләкин ул башкорт җирләренә керә, хәлбуки монда элек-электән татар кешеләре яши. Ленин бабай бу җирләрнең, анда яшәгән татарларнын язмышын картага бармагын төртеп кенә хәл итеп куя
Печәне мәгәр, кәрешкә генә Бәрәннәр өчен генә тотарлык
Нәгыймҗан хуш исле печәнне битенә каплап, үзенсн ни-нәрсә майтарганын башыннан кичереп торды Ар түрәләре, әлбәттә, тавыш куптарачак. Килеп тә җитәчәкләр. Эшнен тирәнгә керүе дә бик ихтимал. Авыртмаган башка — тимер таяк Туры килүләрен әйт син Менә хәзер бәргәлән инде. Нишләргә соң9 Бер олау печән энә түгел, аны яка очына гына яшереп булмый
Әгәр атларга салсаң9 Әлбәттә! Их, сыйлансыннар әле бер Нәгыймҗан тунын салып ташлады да, титаклый-титаклый абзарга печән ташырга тогынды Бөртеген дә җирдә калдырмады Беразын бауга бәйләп, җилкәсенә күтәрде. Гөлнәзирәнең мүкләгенә бик һәйбәт күчтәнәч булачак бу’
Иртән, чыннан да, арлар килеп житте Нәгыймҗан авылдан ук чыгып киткән иде инде Эзләгәннәр, абзарларны, утарларны караганн.гр Нәтиҗәсе генә булмаган. Атлар кәрешкә печәнне төн чыкканчы ялт иттергәннәр Тикшерүчеләр җирдә аунап яткан йомры шарларга, күрәсең, игътибар да итмәгәннәр
Үзен армия вәкиле итеп таныткан ул кеше ниндиерәк иде соң, дигән сорауга карт “Пәһлүәндәй таза, бик усал бәндә иде”, — дип җавап биргән Курыкканга куш дигәнен шушы була торгандыр, мөгаен Хәтта Нәгыймҗанның аксавын да шәйләмәгәннәр
Гөлнәзирә печәнгә сыер саварга чыккач тап булды һәм монын кем кулы икәнлегенә шундук төшенде Бик сөенде Печән өчен түгел. Бигрәк тә үзе турында кайгыртучы ир заты булуга сөенде Хәтта кү зләрснә яшь бәреп чыкты Үзе елмая, үзе елый, нәкъ кояшлы яңгыр кебек Аңа бу минутта шушы бер бау печәннән дә кадерле, якынрак нәрсә юк иде.
Фермада да аның күңел халәтен бик тиз сизеп .шдьыар
— Мәхмүтеннән хәбәр бармы әллә9 — дип сорады кулдашы Сания. Шушы сорау Гөлнәзирәне һавадан җиргә төшерде Жә. ходам, нишләвем бу минем, дип ачынды ул, никахлы ирем бар ләбаса' Илдарымның газиз әткәсе Элеккеләр юкка гына: “Әүъәле — алла, икенче — патша, өченче — ир”, — дип әйтмәгәннәрдер Тәүбә, тәүбә, бу шайтан вәсвәсәссн күңелдән йолкып ташларга кирәк Тән тартыр ул. тән ул тынгы белми Мәхмүте өйдә вакытта да гел чымырдап кына торыр иде Аптырагач, мунчага барып, өстенә салкын су коеп кайтыр иде Нигә шулай теләкледер инде аның тәне, белмәсссн
Аллага шөкер, моңа кадәр сүзгә-гайбәткә кермәде Моннан сон да ким-хур булмас Берсе тол, икенчесе буйдак түгел лә Нәгыймҗанның үз гаиләсе, Гөлнәзирәнең үзенеке Ил-көн фаҗига кичергән бервакытга хисләрне йөгәннән ычкындыру зур гөнаһ булыр иде
Гөлнәзирә бу ярсу хисләрен тирес астына күмәрдәй булып, сарык асларын чистартырга кереште
— Кызма, түтәй, кабыгырсын, — дип Сания аны тагын үз халәтенә кайтарды — Анда, әнә, арлар килгән ди, печән бурларын эзлиләр ди
Гөлнәзирәнең сәнәге кулыннан ычкынды
— Нигә кирәк миңа синең арларын, — дип, ул бер дә юкка кызып
китте
— Әйттем исә кайттым, юкка тузынма.
— Сон...
Сания тыңлап тормады, иреннәрен турсайтып бәрәннәр өенә таба юнәлде. „
Гөлнәзирә хәле бетеп, буш чана өстенә чүмеште Йөрәге үрсәләнеп- ме-үрсәләнә, тәне калтырана. Ул, бармак очына кар алып, теленә, иреннәренә тигезде И, ходаем, дип өзгәләнде ул, тач аръяктан арларнын печәнен урлап кайткан икән. Күчән баш, менә хәзер үзен дә, мине дә буяды инде. Капка рәтеннән йөрсәләр, теге бер бау печәнгә юлыгачаклар да юлыгачаклар. И, башсыз бәндә. Хәзер миңа булмаган гөнаһны күтәрергә кала түгелме? Гаепсезгә гаепле.
Бәлки әле килеп тә җитмәгәннәрдер9 Әллә ул печән аламасын мичкә ягып яндырыргамы? Шулай булмыйча, бәладән башаяк.
Гөлнәзирә йөгсрә-атлый өенә элдертте. Әле ярый, төпченеп торырга кеше очрамады. Печәнне арыш капчыгына тыгызлап төя-төя тутырды да, өенә алып керде Печәне коры иде, гөлт, шундук кабынып та китте. Берничә минут эчендә өч капчык печән көлгә әйләнде.
Жңңел сулап куйды хатын. Сәке йөзлегенә утырып, бераз тын алды да, фермага чыгып йөгерде. Ә үзенен күңелендә хафа, Нәгыймхан абзыйның хәле ничек икән инде анда, дигән уй ана һич тынгы бирми Бер кесә арыш башагы өчен төрмәгә ябалар бит, ә ул йөкләп печән урлый. Тапсалар, себер җибәрерләр, исәр.
Түзмәде Гөлнәзирә, ферма капкасы төбеннән Нәгыймханнар урамына борылды
Бу урамны авылда Кыр урамы дип йөртәләр. Башка чыккан яшь гаиләләргә элек шушыннан урын биргәннәр Ул җәмәгать карамагындагы җир булган. Су өстедәй тип-тигез урын. Жил уртасы. Монда аны тоткарлаучы бернинди табигый киртә дә юк. Шуңа күрә хил кышын бөтен кырдагы карны шушында өя. Быелгы буранлы кыш бигрәк тә тырышкан икән. Сукмакларны да күмеп бетергән, чана юлыннан гына йөрмәле.
Гөлнәзирә таныш өй турысына җиткәч, адымнарын акрынайтты. Ул-бу сизелми иде. тентегәнгә ошамый. Ат эзе дә юк.
Фермада Сания йөрәгенә ятышлы хәбәр дә ирештергәч, тәмам басылды Арлар бернәрсә дә таба алмаганнар икән Үзегез кемгәдер саткан печәнегезне безгә якмакчы буласыз, дип бик нык орышып җибәргәннәр, имеш.
Гөлнәзирә, гадәттә, мунчага әниләренә йөри иде. Ике ханга мунча ягып азапланганчы, берочтан барысы да юынып чыга шунда. Ә бүген үз мунчасын ягарга ниятләде. Ара-тирә ягыштырырга кирәк, югыйсә коргаксый, диделәр. Мунчага су ташып, мичен кабызып җибәргәч, әниләрен дәшергә китте Ә алар тәннәре кызышып яталар икән, суык өянәге. Илдары башын да күтәрә алмый, бөтенләй бетерешкән.
— Яккан мунчаңны сүндермәссең инде, кызым, үзең рәхәтләнеп чабынып чык, эссесе калса, күршеләренә әйтерсең, — диде әнисе Хәдичә карчык.
— Утын болай да чутлы, әнкәй, алай бик нык кыздырып булмас.
— Үзең кара инде.
Кышкы көн чыбыркы сабыннан да кыскарак Кояш чыгарга да өлгерми, баю ягына борыла. Кыш кунагы — ут, дип бик дөрес әйткәннәр. Кәрәчен генә җиткер Авыл инде күптән сукыр лампага күчте, куыклысы хәзер идарәдә генә.
Мунчасын томалады да, Гөлнәзирә эшенә элдертте Тизрәк кичке мәшәкатьләрдән арынырга кирәк иде Иң элек бәрәннәрне әнкәләренә кушты. Кычкырыша торгач, тамаклары карлыгып беткән бичараларның. Атылып чыгып, имчәкләргә сыландылар. Бала йодрыгы кадәрле койрыкла
рын бөтергәләпме-бөтергәлиләр. Татлы да сон ана сөте'
Бәрәннәр сөенешкән-куанышкан арада ул аларнын көне буе койган күк "борчак'’ларын себереп түкте, юеш чүпрәк белән идәнне сөртеп алды. Өйләре суык түгел. Быел алай кырык бердәге кебек сыер мөгезен сындырырдай салкыннар булмады. Карлы, буранлы ел. Игенгә юрыйлар Бирсен ходай.
Ул урап кайтканда мунча өлгергән иде инде Кием-салымын култык астына кыстырып, шунда юнәлде. Җәннәтен бер якта торсын, шушындый да рәхәт булыр икән9’ Җылы, чиста, тыныч
Гөлнәзирә берара идәндәге тәбәшәк утыргычта хозурланып утырды. Аннан сон эссе салып, ашыкмый гына ләүкәгә үрмәләде. Бит очларын, күкрәк алмаларын кайнар дулкын куырып алды. Монысы үзенә бер куаныч. Сәламәтлек, яшьлек куанычы.
Бик иркенләп, ашыкмыйча гына юынды Гөлнәзирә, кат-кат чабынды Эше беткән, барасы жире юк. Тәне әле генә мичтән алган бодай кабартмасы шикелле күпереп, алланып китте. Ничектер үзеннән-үзе сузылдыра, киерелдерә.
Шулчак ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Гөлнәзирә сулышын кысып, сагаеп калды. Тавыш кабатланмады. Ялгышканмын, ахры дип, уйлады ул. Алай да күнеленә шик төште Калтыранган - рак тавыш белән:
— Кем бар анда? — дип аваз салды.
Җавап бирүче булмады. Тынычланды. Әмма тарагын тәрәзә төбенә куярга үрелгән генә иде. кинәт кенә ишек ачылып китте. Мунча эченә ишелеп ап-ак бу бөркелде. Җил дулкыны сукыр лампанын ут телен ә дигәнче ялмап та алды Гөлнәзирә шушы бер мизгелдә фәкать irp кеше шәүләсен абайларга гына өлгереп калды Ул: “Нәгыймхан абзый, кирәкми.. бәгърем Нәгыймхан абзый’’, — дип чәбәләнеп караса да. каршы торырлык көче дә, теләге дә юк иде инде
Икенче көнне ул Нәгыймханны тавык суйдырып, итле шулпа пешереп көтте Яралы солдат яшь хатынның анын. уен томалап, бөтен барлыгы белән үзенә йомды. Яратканының һәр хәрәкәте, һәр сүзе тылсым шикелле тоела иде Гөлнәзирәгә. Аннан күзләрен алмый, ым какса да үтәргә генә ашкынып тора.
Нәгыймхан Гөлнәзирәнең кышкы төн кебек озын вә караңгы тормышына очкын булып килеп керде Тән якынлыгының, ир-ат назының шушындый да ләззәтле, шушындый да тылсымлы булуын ул әле генә татыды һәм алдын-артын уйламыйча әлеге Ләззәт дигән диңгезгә башы- аягы белән чумды. Инде аны бу упкыннан тартып чыгару мөмкин түгел иде Ире Мәхмүт белән .шар ул Ләззәт дингезенсн читендә генә, бармакларын гына чылатыл йөргәннәр икән. Тегермәнче Бәдри хатыны Гөлжамал- нын гаиләсен ташлап ни өчен тире җыючы Мисбахка ияреЛ китүен хәзер генә аңлады Гөлнәзирә. Ул үзе дә шундый ук адымга әзер иде
Нәгыймханның буй дисәң буе, кыяфәте дисәң кыяфәте ташка үлчим. Ләкин ул үз-үзен тотышы, шаянлыгы, хор теле белән теләсә- кемне авызына каратып тота ала Буй Шәрәфләренә төрттерүчеләргә “Асыл сөяк зур булмас, кая барса хур булмас". — дип кенә җибәрә “Озынныкы еракта, кысканыкы йөрәктә", — дип тә өсти
Бу сүзләр нигезсез түгел иде Ул аны үзе өйләнешкән мәлне хатынынын. тынгы бирмисен дигән зарыннан, сугышта исә бер поляк марҗасының мактавыннан белә иде Влада исемле бик сәер марҗа иде ул Ябыкка ябык, әмма чибәр иде Офицерлар тигәнәк шикелле ябышалар иде үзенә Бер алдына, бер артына төшәләр иде. Ә ул. ни хикмәт, берсен дә якын җибәрмәде Башка кызлар офицер күрсәләр, егылып төшәләр
иде. Шуңа күрә кер юучылар гел янарып тора иде. Чөнки андый гамәлләр эзсез узмый. Корсакка узганнарны кайтарып җибәрәләр, яналары килә тора. Элеккеләрдән берзаман Влада белән икәве генә торып калдылар.
Полякларнын ниндидер бәйрәмнәре иде булса кирәк. Влада аны чәйгә чакырды. Солдат паегына өстәп, өстәлгә ниндидер тәм-томнар да куйган, милли ризыкларыбыз, диде. Бер шешә шәраб Ул баллы суны авыз итеп кенә карады Нәгыймҗан, үзенен флягасын тартып чыгарды, ак аракыга җитәме соң?!
Хатын аны, син татар түгелсендер, дип ирештереп утырды. Татарлар каһарман сугышчылар, ә син пычрак кер ташып йөрисең, диде. Аның сөйләвенә караганда, Польшада да татарлар бар икән, алар барысы да хәрби хезмәттә, ди. кавалеристлар, ди. Варшавада татар милләтле полководецка һәйкәл дә куелган икән.
— Ә син үзен нишләп Польшада түгел? — дип сорады аннан Нәгыймҗан.
— Мин сәяси тоткын кызы. Әтиемне аттылар, әнием әле дә сөргеңдә.
— Польшага кайтасың киләме соң?
— Аннан немецлар да, руслар да киткәч кенә кайтачакмын. Ата- анамның хатасын төзәтәсем килә.
— Бәй, руслар без үзебез ләбаса!
— Юк. руслар без түгел. Синең белән мин түгел. Алар башка халыкны изүче шовинистлар. Немецлар кебек үк. Хәзергә мин руслар ягында чөнки мин фашистларны күрәалмыйм.
Нәгыймҗан В ладаның сүзләрен аңлап бетермәде. Дүрт класс бетергән кешенең теше үтәрлек түгел иде шул. Тик шунысы ачык, политруклар тукыганнан бик нык аерыла аның сүзләре. Ничек инде русларны немецлар белән тиңләп булсын ди? Дошман сүзе ләбаса бу! Тиешле урынына җиткерер дип тә шикләнми, ә? Шаяртагынадыр, бәлки9
Нәгыймҗан уйларына тирәнгә керергә ирек бирмәде. Хәмер шактый йомшарткан иде инде Аны бу минутта барыннан да элек Владаның юбка астыннан күренеп торган шалкан кебек ап-ак тез башлары кызыксындыра иде. Куллары шунда үрелде. Аяклар башта таштай каты иде. Тик бер-ике ышкуга мамык кебек йомшарып төштеләр, аннан соң бөтенләй изрәп киттеләр. Хатын үзе дә Нәгыймҗанның муеныннан кочып алды, кайнар иреннәрен иреннәренә тигезде.
— Чишендер мине, ипләп, матур итеп...
— Ә син чын-чынлап татар икәнсең. Нагим, — диде Влада яратышып арыганнан сон, — куәтле егет икәнсең. Тик синең куәтен җанвар куәте, кыргый куәт. Ничек итеп хатын-кызны назларга өйрәтермен әле мин сине, җәме?
Влада сүзендә торды. Ул аны табигать фарыз кылган әлеге гамәлдән мөмкин кадәр күбрәк ләззәт алырга өйрәтте. Баксаң, аның да келтинкәләре күп икән. Мондый татлы хатынны Нәгыймҗан башка бервакытта да очратмады.
— Шуны күңелендә сеңдереп кал, Нагим, — дип кат-кат әйтә иде Влада, — дөньяда чибәрлектә, матурлыкта, якынлыкта полячкаларга җиткән хатын-кызлар юк. Француженкаларнын даны — ялган дан. Китап, роман даны. Алар моның белән Бальзакка, Мопассанга бурычлы.
Кызганыч, өч-дүрт атнадан Влада юкка чыкты Сораштырып караса да, тәгаен гына белүче табылмады. Әнисе янына озатканнар иде аны, ахры.
* * *
Тавык шулпасы белән сыйланган әлеге төн Гөлнәзирәләрнең ин бәхетле төннәре булды. Бер-берсенә омтылган ике җан. Бөтен җиһанында фәкать алар үзләре генә. Сугыш та юк, мәкер дә, гайбәт тә, хәерчелек тә. һәм бу бәхет һаман шулай балкып торыр сыман иде
Ләкин бу фани дөньяда мәхәббәт белән хыянәт, яхшылык белән яманлык, шәфкатьлелек белән миһербансызлык, куаныч белән хөсетлек бербөтен итеп яратылган шул. Кемнәргәдер бәхет — бәхетсезлек, бәхетсезлек бәхет алып килә. Кеше гамәленә тыкшыну кайберәүләр өчен иртәнге дога белән бер. Яхшымы бу, начармы — аны уйлап тормый ул. Жде гына чыксын — рәхәтләнеп ләчтитен дә сата, башкасыннан да йөз чөерми.
Гөлнәзирәнен күршесе Халисә түти дә теләгәненә тап булды бу таңда. Чөнки гайбәт мәсьәләсендә авылда аны уздыручыны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассын. Энәдән дөя ясау Халисә түтигә берни дә тормый. Ә монда анын хажәте дә булмады. Дөя үзе килеп капты.
Чөнки төнен ул да күз йоммыйча үткәрде Кара сарыгының бәрәнләгәнен абзар ышыгында саклап чыкты Менә-менә бәрәнләр кебек. Ләкин нигәдер һаман суза, мөртәт Сакламый да булмый. Яна туган бәрәнгә күп кирәкмени аңа9 Тунар да үләр
Өйгә кереп җылынып чыгыйм булмаса, дип уйлап та бетермәде, Гөлнәзирәнең өйалды ишеге ачылды, һәм баскычтан титаклый-титаклый бер кеше төште Халисә түти бил өянәге тоткан сырхау шикелле хәрәкәтсез калды. Нәгыймҗан ич бу! Күзләрен челт-челт йомгалап. кат-кат чекерәеп карады. Шул! Үзе! Вәйт, азгын! Теге еланын әйтер иде Уйнашчы! Тәнен саткан, гарен сатар, ди. Ояты-мазары юк икән жир битнен. Әйтәм, ихахай да михахай килеп йөри иде бу арада. Иснәшкәннәр икән Жир йотар дип тә уйламыйлар микәнни, ходаем
Халисә түтәйнең сарыгы бәрәнләмәде Анын каравы, куенында әле беркем дә белмәгән өр яна хәбәр Ул ана тынгы бирми, бүселеп чыгарга тора. Ә урамда ник бер кеше күренсен. Ниһаять, тыкрык башында кемдер пәйдә булды. Ферма эшчеседер, мөгаен, шул якка борылды Халисә тыны-көне бетеп, аның артыннан йөгерде Теге дә еш-еш атлый, һич куып җитә генә алмый бит, каһәр Ахры капка янында жиненә барып тотынды бу моның.
— Уф, Саниякаем, син икәнсең, җитешә алмам дип котым очкан иде, Аллага шөкер, җитештем, уф. йөрәгем калтырый
— Әллә тагын бүре бәла-каза ясаганмы, Халисәттәй, нишләп болай өнең-көнең бетеп чабасың? — диде Сания борчылып
— Бүре гснәмс сон, исәркәем, бүре генәме соң
— Хәлиулла абзыйдан бер-бер яман хәбәр килмәгәндер бит?
— Аннан да хәтәррәге, Саниякаем Нәгыймҗанны тоттым бит, Гөлнәзирәләрдән чыгып килә иде, үз күзкәйләрем белән күрдем
— Шунын өчен кабаланып йөрүеңмени, — диде Сания илтифатсыз гына. Аның дусты турында сүз чыгарасы килми иде, күрәсең Тик бу инде мөмкин хәл түгел иде. Ниндидер могҗиза белән аккан суны туктатып торган очракта да, Халисә түтинең теленнән котылып булмаячак. Гөлнәзирә эшкә килгәндә әлеге хәбәр авылны ике-өч тапкыр урап чыгарга өлгергән иде инде. „
Авыл гомумән гайбәт белән яши Кемгә хат килгән, кемнен сыеры бозаулаган, кемнең казы утырган, кемнен кар базында бәрәңгесе өшегән, кемнәр талашкан — барысын да белеп торалар Ул яңалыкларны бергәләп изәләр, бергәләп әвәлиләр, бергәләп чәйниләр. Кемнеңдер хәтере калыр дип уйлаучы да юк Чөнки гайбәт — авылны тергезеп, җанландырып торучы сихер Яна гайбәт туган көнне су юллары, кибет тирәсе, сепарат өе гөж килеп тора Кирәге-кирәкмәсе дә шунда барып кешеләр белән очраша, эчен бушатып кайта. Бу гаепкә саналмый. Борынгыдан килгән бу гадәткә Совет власте яңа рух та өреп җибәргәч, тамырларын ул тагын да тирәнгәрәк батырды. Элек, ихтимал, аларнын күбесен мулла берүзе дә хәл итә алган булыр иде. Хәзер исә чүБе-чары бөтен шакшы суы белән җәмәгатькә чыгарыла. Гомуми җыен жыеп кешеләрнең тәртибен тикшерү , ачык партҗыелышларда тетмәләрен тетү, стена гәҗитләренә мыскыллап сүрәтләрен төшерү гайбәткә олы юл ачты Янәсе, халыкны шул рәвешле
идарә итүгә тарталар.
Гөлнәзирә белән Нәгыймҗан гайбәте дә көне-сәгате белән ачы камырдай күпереп, чүлмәк читенә агып чыкты Иртәгәсен иртүк инде аны парторг Җәмилә Гыймадиева чакыртып алды.
Җәмиләне бик гыйлем кеше диләр. Районда кайчандыр халык суды сәркәтибе булып та эшләгән икән. Җыелышларда докладларны һаман ул сөйли. Теле телгә йокмый, чәчәннең чәчәне. Элекке гадәте буенча статья чәпәргә дә бик сәпәрәй. Ун ел да, унбиш ел... Әгәр ул әйткәннәр тормышка аша барса, инде бөтен авыл төрмәдә утырырга тиеш иде.
Укымышлы булса да, ихтирамлы түгел иде Җәмилә. Артында “Ирдәүкә” дип мыскыл итәләр үзен. Дөресе дә шулай Гәүдә-сынында хатын-кызныкына гына хас ник бер уем, ник бер калкулык булсын? Түмәрнең түмәре. Әйтерсең лә, балта белән генә юнып ясаганнар. Өстендә китель белән галифе чалбар, башында — кубанка. Коеп куйган ир-егет!
Нәгыймҗан аңа атап хәтта такмак та чыгарды:
Ирләр булды иртәкә, Кызлар булды кызтәкә; Чалбар киде ирҗәнкә, Безгә булыр кем җәнкә?
— Әй, син, сөйрәлчек, ни йөрәгең белән Совет сугышчысының абруен төшерәсен син, ә? — дип акырды Җәмилә Гөлнәзирә бусаганы атлап керүгә, — статья тагып башыңны төрмәдә черетәм бит!
Гөлнәзирәнең эчендә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды. Башы түбән иелде.
— Күзләремә туры кара! Җә, нигә телеңне йоттың? Үзеңнең бу тотрыксыз гамәлләрең белән Гитлер тегермәненә су агызуыңны аңлыйсыңмы, мир кисәве? Ирең ишетсә, ни буласын беләсеңме9 Юк. Белмисен. Анын сугышу сәләте кимиячәк. Менә нәрсә булачак. Аннан соң, син сөйрәлчеккә ияреп авылда башкалар да тайгак юлга кереп китсә нишләрбез? Тегеп куярга кирәк синең ул котырган нәмәстәңне. Фәхишә!
Җәмилә Гөлнәзирәдән, моннан ары андый әхлаксызлыкка бармам, дигән аңлатма язуы язуын таләп итте. Алдына каләм, кәгазь куйды Ләкин Гөлнәзирәнең башы тәмам түнгән иде. Кая ул язу язу, гәүдәсен тотып торырлык та хәле калмады. Юк, һич карышудан түгел, киресенчә, ул чын күңеленнән Мәхмүтенең фашистларны өере-өере белән кыруын. Совет кешеләренә хас күркәм сыйфатларның үзендә күбрәк булуын тели иде. Әлбәттә, әлеге тәртипсезлекне ул бервакытта да кабатламаячак, үз- үзенә баш булачак.
Өендә аны әнисе көтеп тора иде. Ул Җәмилә шикелле кычкырынмады да, ташланмады да, тоташтан елады да елады гына. Ләкин анасының шешенгән күзләрен күрү кыйнау-тәпәләүләрдән дә күпкә авыррак иде.
— Кеше күзләренә ничек күренмәк кирәк, и, ходаем, бу хурлыкларны күргәнче атаң янында җир асларында ятсамчы...
— Әңкәй, әнкәй дим... җитәр инде, әнкәй...
— Әтәчтән качкан ирләргә пәрдәсен ачкан ди, кияү кайткач, ниләр дип җавап тотарсың...
— И, әңкәй, ярама тоз салма инде, болай да хәлләрем бик авыр бит..
Гөлнәзирә әнисенең күкрәгенә башын куеп, озак кына мышкылдады. Алар шулай кич буе бер-берсенә сыенышып-елашып утырдылар.
Гөлнәзирә ат урлап тотылган кеше сыман күзгә-башка күренергә кыймыйча йөрде. Йөгереп кенә эшкә бара, йөгереп кенә кайта. Урамда кеше-фәлән очраса, әллә каян урап үтә. Суга да караңгыда гына йөри.
Дусты Саниядан башка беркем белән дә аралашмый. Барысы да аны чәйни, ана бармак белән төртеп күрсәтә кебек тоела иде Күңеленнән Нәгыймхан белән дә араны мәңге ялганмаслык итеп өзеп куйды Гаиләсе бар, чирләшкә булса да хатыны бар, яшәсеннәр. Мәхмүте генә исән-сау әйләнеп кайтсын, ничек тә бәхилләтер, чәче белән җир себерер, аяк астына туфрак булып җәелер, ләкин дә бәхилләтер, Аллаһы боерса. Улы Илдар бар бит әле, анын хакына бәхилләр. Бәла адәм башыннан йөри, абыну-сөртенүләр була инде ул. Сыер, әнә, дүрт аяклы, барыбер сөрлегә.
Хәзерге акылкайлары булсамы, кырык чакырымнан урап китәр иде. Чистый өйрәнеп кайткан сугыштан. Марҗалар күп ди бит анда.
Мен төрле уй, катты баш.
Нишләргә дә аптыраш; Яртым яна, яртым туна. Яртым үлде яртылаш, —
дип җырлыйсы гына калды инде. Терсәген бик тешләр иде дә бит. авызы җитми
Теге гыйфрит ерак юлга чыгып киткән ди бит. Сарапулга. Завутка утын ташырга. Узган кыш аны да җибәргәннәр иде. Агачны урманда үзләре аударалар, үзләре турыйлар. Аннан сон төяп алып чыгалар Буран, салкын дип тормыйлар, куалар гына. Күрше Меңнәр авылыннан Мөслимә исемле унҗиде яшьлек кыз әҗәлен шунда тапты, мәрхүмә. Чанасы салулап киткән дә, йөге астында калган. Бәет чыгардылар Бик кызганыч бәет
Җитенкәйләр чәчтем, булсын дип.
Буразнакайлары тулсын дип, Әллә туганкайларым каргадымы, Мөслимә гомерсез булсын дип.
Завут дигәннәре аждаһа кебек бит анын, жүләр. Күккә ашкан морҗасы көне-төне пошкырып утыра. Ана ничек ягарга җиткермәк кирәк Ташкүмерен дә, турыфын да, утынын да уптым илаһи соса гына.
Ул аксак-туксак Нәгыймҗанны ни пычагыма дип җибәрделәр икән инде анда9 Аяк-кулларын өшетеп кайтыр әле, шул булыр. Башлык, имеш Йөри бугай җыен кыз-кыркын арасында ата күркә кебек кукраеп.
Сания ахирәтенең эчендә ни кайнаганын аңлый иде булса кирәк.
Беркөнне кичке эшләрне төгәлләгәч, култыклап алды да:
— Төкер, юкка хафаланма, җитәр гелән пошаманда йөрергә, әллә бүтәннәрне фәрештә дип беләсеңме9 - диде.
— Телгә кердем бит, Сания.
— Керсә соң, рәхәтен дә күрдең Нигә, әллә күрмәдеңме9 Гөлнәзирә уңайсызланып башын түбән иде
— Йә, Йә. шаярттым гына. Мал-туарларыңны карагач, безгә килеп чык әле, сөйләшеп, җырлашып утырырбыз.
— Хатыннар җыясыңмени9
— Шулайрак исәпләшкән идек.
Гөлнәзирә соңлабрак җыенды. Ул килгәндә табын башланган иде инде Аны шау-гөр килеп каршы алдылар.
Өстәлдә ризык шактый күренә һәрберсе хәзинәсендә барын кыстырып килгән. Умачлы аш, бәрәңге, катык, сөт өсте, май, тары боткасы Алар янына Гөлнәзирәнең бер чәркә балы да килеп өстәлде
— Хәлле кешенең шул булыр инде, — диде шадра Маһи, көнтәшуен яшермичә — Белдем, менә нигә ирләр Гөлнәзирәгә балга кунган чебен кебек ябышалар икән
— Нәрсә ул бал, ир-ат чибәрләргә тартыла ул, чибәрләргә
— Хатыннарның көләр йөзе кирәк, татлы сүзе кирәк, дигән бит әбкәләрен дә.
— Гөлнәзирәгә ходай барысын да тутырып биргән шул әнәтрәк. Маһиның үз туксаны туксан:
Ак матур — чак матур. Кара матур — урта матур, Шадра матур — бик матур!
— Их, Маһикаем, баш та бар соң үзендә, колакларын да мшиәйт итмәсә, әллә кем булыр иең. Ха-ха-ха.
— Ярый әле колаклары зур... Әһе-һе-һе....
Сания бу мәгънәсез бәхәсне басу өчендер, мөгаен, бер шаян жыр башлап җибәрде.
Агыйделдән агып килә.
Каз түгел уткы гына.
Яраттым бер суткы гына, Анысы да шуткы гына.
Хатыннар яу чабып көлешкән арада, Маһи жавап җырын сузды:
Агыйделнең аръягында
Аркан ишәләр микән9 Йөрмичә сүзләр күтәрәм, Йөрсәм нишләрләр микән?
— Йөр, Маһи, типтер, хәзер дөньясы шул, — дип кычкырды Банат исемле хатын. — И-их!
Агыйделнең күпере.
Чуен баганалары;
Безгә генә калган икән
Шундый заманалары.
— Кызлар, булмаса булган икән, әйдәгез, биеп тә алыйк инде, — дип, Маһи идән уртасына чыгып басты
— Гармунсызмы? Кит исәр, гармунсыз бииләрмени, — дип аңа Банат каршы төште.
— Такмакка да сикерә беләбез без!
Алыйм дисәң мал бетәрме
Биш бүкәндә, ыстанда.
Биим дисәң көй бетәрме
Маһи кебек остада
Банат та хәйләсен тапты. Мич башыннан кибәргә куелган киез каталарның берсен тартып алды да, гармун уйнаган шикелле такмаклый- такмаклый тарткалый башлады:
Тирма-там, ритта - итга, Тирма-тирра, рай-рам. Тирма-там, ритта-итта, Тирма-тирра, рай-рам.
— Их, күр инде, өздерә бит?
Алмагачның алмасын
Карга-козгын алмасын.
Яшь чагында биеп калыйк. Үкенечкә калмасын.
— Бас, бас, катырак бас, без сыгылганчы идән сыгылсын.
Алия, Гөллия,
Гөллия тирәккәем, Яшә гөлләр арасында — Шул сиңа теләккәем.
Гөлнәзирә солдаткаларнын үз-үзләрен белешмичә пыр тузынуларын күзәтеп утырды. Ул аларны фермада, басуда, амбарда, болында эш вакытларында гына күрергә күнеккән иде. һаман дөнья артыннан куу, һаман мәшәкать. Талчыккан борчулы йөзләр... Ә монда бөтенләй башка, алыштырып куйганнар диярсең. Янып торалар'
Бераздан хатыннар уфылдашып сәкегә аудылар. Маһи шунда гына Гөлнәзирәне абайлап алды.
— Кызлар, тәти бәбкәбезне онытканбыз бит, — дип кычкырды ул, — ничек моңаеп утыра балакай, күңелен күтәрергә кирәк'
Сания мич аралыгыннан чирекле шешә күтәреп чыкты. Өстәл өстендәге кәсәләргә шуннан болганчык су шикелле ниндидер сыеклык агызды. Өйгә әчкелтем-төчкелтем ис таралды
Бәрәч, көмешкә ич бу, дип уйлап алды Гөлнәзирә Өй күтәргәндә, өмә үткәргәндә, жыен чорларында арларга бәрәңге, чөгендер илтеп, көмешкә кудырып кайту гадәте бар иде авылда. Мәхмүт тә бер-икс тапкыр ясатып кайткан иде. Баксаң, хәзер дә куалар икән.
— Мәле, Гөлнәзирә, тәннәрен язылып китәр, шушыны йотып куй әле, — дип, Маһи ана стакан тоттырды.
— Минем мондый шайтан суын эчү түгел, кулыма да алганым юк, Маһи.
— Курыкма, башта гына шулай тоела ул.
— Кыстама да, булмый да..
— Юк инде, гөлкәем, гөнаһсыз күгәрчен булып кыланма, жәме
— Безне санга сукмавы анын, ирәюе, — дип Банат та төрткесенең энәләрен турайтты.
— Якасыннан агыз, кыланып утырмасын.
Хатыннар, каз көтүе шикелле, берсен-берсе узып каңгылдашырга тотындылар.
— Аннан гына үлмәссең, ж.ә инде, — дип, янына Сания килеп басты, — үпкәлиләр бит
Гөлнәзирә күзләрен чытырдатып йомды да, стаканын авызына китерде. Йотар-йотмас борын ук тамагына бик сасы ис килеп капланды Аннан соң ниндидер утлы шар эчәгеләрен яндыра-яндыра ашказанына төшеп жиггс. Ул да булмады, бар ашаганы бугазына килеп тыгылды Һәм атылып ишеккә килеп бәрелде..
Аны башка кыстамадылар. Әмма канына барыбер хәмер пары сеңгән иде инде, ничектер жиңеләеп, бушанып киткәндәй тойды үзен.
Сүздән сүз, киндердән сүс, дигәндәй, әңгәмәгә дә кушылды Әтисе мәрхүм ин беренче тавык йомыркасын пешереп карый торган иде, шуңа карал елның ничек буласын фаразлар иде Кичә чуаркае тәүге күкәен китергәч, ул да нәкъ шулай эшләп карады.
— Аллаһы боерса, ел әйбәт киләчәк, кызлар, туклыклы булачак, — диде ул әлеге мәждескә туры килми торган җитди кыяфәт белән Әйтерсең лә, йөз яшәгән ил карчыгы.
— Иске авыздан яңа сүз, сугыш башланганнан бирле анын кайчан әйбәт килгәне бар, — диде Маһи.
— Менә мин әйтте диярсез.
— Каян беләсең, күрәзәлеген бармы әллә'’
3. «к. у» м )
— Быелгы ин беренче йомырканы пешереп карадым. Буш урыны янда иде Бу — туклыкка.
— Буш урыны төбендә калса ни була?
— Монысы ачлыкка, кызлар.
— һи, — дип кулын селтәде Маһи, — туклык ни, туклык түгел ни, без һаман ачарбах Хөкүмәт бөтенесен кырып-себереп алып бетерә бит. Безгә сукыр тиенгә дә тормаган хезмәт көне. Икмәге дә, сөте-мае да — хөкүмәткә. Агыйдел аръягындагы бер инәлек сыерга ымсындырып яшәтәләр инде шунда. Менә быел яхшырачак, менә быел әйбәт булачак, имеш Көт, яхшырыр. Син дә шул ирдәүкә Җәмилә сынары икәнсең, шуның сүзен такылдыйсын.
— Тсс! — дип Сания бармакларын тырпайтты, — Себер китәсегез киләме әллә, бүрәнә ярыгынын да колагы бар ди, сак сөйләшегез.
— Анысы да монысы, — диде Банат, — Халисәттәй хурга калган бит әле. Ишеттегезме9
— Колакка чалынган иде дә, төпченергә генә ара булмады, — диде Маһи, — сөйлә соң.
— Беләсез ич инде анын ала казын. Шул әллә кайчан суеп ашарлык нәмәстәсен ел саен калдырган була, улынын төсе янәсе Бер елны да куандырганы гына юк. Адәм тәганәсе, былтыр өч бәбкәсе белән киерелеп йөрде бит Анын да берсен тилгән алып китте.
— Халисәттәй нишләгән сон, Халисәттәй?
— Бүлдермән әле, бүлдергәч уй чуала. Шул ала каз инде. Ни ултара, ни пултара вакытта күкәй салган бит, хәерсез.
— Кит аннан, әле сон иртә ич, ул бәбкәләрне өйдә асрар микәнни Халисәттәй?
— Бик асрар иде әле, теге азгыны күкәен шыр карга койган.
— И, ходам, туйгандыр инде.
— Туңмыйча. Шул ачудан суга төшеп киткән Халисәттәй. Аны, беләсез инде, эчендәге тышында. Юл буе алама казы белән сөйләшеп, сүгеп барган, сүгеп кайткан. Өйгә кергәч караса, чиләкләрендә бер тамчы су юк ди. Кызулык белән көянтәсенә ар остасы килгәч яматырмын дип тоткан тишек чиләкләрен элеп киткән икән.
— Гомере буе шулай саташып йөрде инде ул мәхлук.
— Саташу дигәннән, теге бүән Әхмәдинең бүлтереген әйтәм әле, — дип сүзне инде Сания ялгап китте.
— Нишләгән, әллә анын да чаты иртәрәк аерылганмы9
— Аерылган ди шул менә. Шул бүлтерек Сәгыйдәгә кергән ди.
— Бер-бер йомышы төшкәндер, сәүит башлыгы бит Сәгыйдә.
— Төшкән ди шул. Янына яткыр әле, дип әйтә дне
— Булмас ла! Борын асты да кипмәгән ич әле аның.
— Уналтыны тутырып килә инде ул, алай димә. Үзеңнең ишегеңне какмасын әле. Банаткай. Дәрт коймадан сикертә ди.
— Мыскыл итмәгез, хәме, — дип урыныннан сикереп торды Банат, — мин шул малайга калганмы әллә?
Чиләге тәмам тулган булган икән, чайпалып та китте. Үкси генә бит һич туктата алмыйлар. Чәй дә эчереп карадылар, көмешкә дә төрттеләр. Юк, үксүе — үксү. Бер дә чарасы калмагач, толып жәеп сәкегә яткырдылар. Шыңшып ятты-ятгы да, ахыры йоклап китте Банат.
— Иөрәге кага мескеннең — диде Сания, — ике бала белән тол калды бит Солдат ул бүген бар, иртәгә юк. Әле кайсыларыбызнын кайнар яшьләрен түгәсе бар икән9 Моны бер ходай үзе генә белә. Ул да белеп бетерә микән әле, бигрәкләр дә болганды бит дөньясы
Гөлнәзирәнең кайдадыр эчтә, еракта яшьләре борынлады Ләкин алар күзгә килеп хиткәнче кипте Түзде. Чөнки анын Банат хәленә каласы килми иде. Хатын-кызның күзләре буа эчендә инде анын, ирек бирсән, ерылырга гына тора. Җыры да, моңы да бергә йөри. Елап кеше азаплаганчы, җырлавын мең өлеш артык.
Телеграм баганасы Олы юлга маяк ул. Сагынасынмы дип сорыйлар. Сагынмаган кая ул.
Анын тавышы көчле түгел. Әмма мамык кебек йомшак, моңлы. Көйнең һәр уемын, һәр бормасын тоемлап, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлый. Ул җырлаганда сандугачлар сайравы, торналар торкылдавы ишетелеп киткәндәй була. Мон бик тирәнгә үтеп керә дә, дулкынлана- дулкынлана җанны сагышка сала
Хатыннар селкенергә дә кыймыйча тыңладылар. Мона кадәр сөйләнгән юк-бар сүзләр инде онытылды, күнелдә җыр гына. И, раббым, татар моңыннан да саф моң бар микән бу дөньяда9!
Телеграм баганасын
Саныйсым калган икән
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән
Гөлнәзирә суга иртә йөри. Йокысыннан торуга, чиләк-көянтәләрен аса да, тимер төрткечен кыстырып, Сөн буена төшеп китә. Ерак түгел Аларның ихатасы Сөнгә аяк терәп утыра Жәй көне бакча аша гына чыгасы. Мәхмүт анда кечкенә капка ясап куйган иде Ә кышын тыкрыктан йөри
Авылда шундый гадәт, бәкене беренче төшкән кеше тишеп чистарта Гөлнәзирә, барыбер миннән дә иртә килүче булмас дип, бүген дә әзерләнеп төште. Ләкин ялгышты. Сөн ярында бер шәүлә шәйләнә иде инде Халисәттәйдер, дип уйлады Гөлнәзирә. Алай дисәң, тавышы-тыны юк. Ә ул һаман үз алдына сөйләнеп, кемнедер өйрәтеп, кемнедер орышып йөри. Ярар, ана кем булса да барыбер түгел мени9 Әнә, бәке тишүдән котылды.
— Тан тишегеннән торып суга йөрүче бер мин генә түгел икән әле, — дип сөйләнә-сөйләнә Гөлнәзирә бәке янына килеп туктады.
— Анда синең ни эшең бар, — диде шәүлә. Бу тимер чыңы кебек коры тавыш аңа бик яхшы таныш иде. Кайчандыр очрашырга тиеш иде алар, кайчандыр ишетергә тиеш иде ул әлеге тавышны Әмма менә шулай, иртәнге сәгатьтә, су юлында ишетермен дип күңеленә дә кертеп карамаган иде Чөнки тавыш иясенең суга йөргәне юк, бәләкәй чана белән кызы ташый. Димәк, ул Гөлнәзирәне сагалап торган.
— Исән-сау гынамы, Фәхерниса апа, танымый да торам, — диде Гөлнәзирә сүз өчен генә, көянтә-чиләкләре белән мәшәкатьләнгән арада.
— Тукта, себерке, сабыр. — дип Фәхерниса анын каршысына килеп басты — Эчертеп-исертеп кеше иренә баш булмакчы буласынмы9 Фәхишә' Аллаһы Тәгаләнең кәһәре төшәр дип тә курыкмыйсын, оятсыз Аяк- кулларын тартышып ятса ярар иде, ходаем.
— Үз каргышың үзенә төшмәгәе. Фәхерниса апа, каргашма
— Әле шулай мени9 Син минем никахлы ирем белән йөр дә, каргышы миңа төшсенмени9
Фәхерниса ачу белән Гөлнәзирәне тарткалый-йолыккалый башлады: "Үтсрәм, кәнтәй, җир йөзендә яшәтмим, мә, мә..”
Гөлнәзирә башта, әйдә, ачуынны бас инде дигәндәй, каршылык күрсәтмичә тик кенә басып торды Көндәше биткә-йөзгә үрелә башлагач кына, түзмәде, бар көченә этеп җибәрде Ләкин Фәхернисадан арына алмады. Ул аңа сөлек кебек ябышкан иде Карга икесе бергә аудылар Ниндидер җай белән Фәхерниса хәтта анын өстендә үк калды Шуннан
файдаланып, тырнакларын Гөлнәзирәнең битенә батырды. Ир-ат беләк белән, хатын-кыз тырнак белән сугыша диюләре хак икән. Гөлнәзирә өстендәге гәүдәне этеп төшерергә күпме тырышып караса да, ниятенә ирешә алмады. Хатын ана бума елан шикелле чорналган иде. Тик болай ятып булмый ич инде, бер-бер чарасын табарга кирәк, кеше-фәлән күрсә, ояты ни тора?
Гөлнәзирә дугадай киерелеп алды да, кисәк кенә тәнен йомшартты. Ике гәүдә арасында бушлык хасил булды. Шушы мизгелдән файдаланып, ул Фәхернисанын астыннан чыкты, җәлт кенә торып басты. Ләкин теге дә бирешергә теләми, бер ара аягына өстерәлеп барды.
Гөлнәзирәдә су кайгысы калмады, буш чиләкләрен уйнатып өенә йөгерде. Ләкин бәхетсезлегенә, сыңар итеге Фәхерниса кулында калган икән, тәки салдырып алган, каксөяк.
Эшкә баргач, бу хәлне ул дусты Саниягә сөйләде. Сынар киез катаны ничек тә Фәхернисадан алырга кирәк иде. Югыйсә, тагын гайбәт китәчәк.
— Кызына әйтеп карыйбызмы әллә, бик ипле, бик тәртипле бала диләр, — диде Сания.
— Оят бит, ул баланы да катнаштырмыйк инде.
— Теге мөртәте дә кайтса-кайтмады, — дип Сания Нәгыймҗанны сүгеп ташлады, — бер-бер җаен табар иде әле, ир кеше бит.
— Ул гына җитми иде.
— Әллә сине тынычлыкта калдырыр дисенме?
— Борынын гына күрсәтеп карасын, умырып ташлармын.
— Умырмыйсың, Гөлнәзирәкәй, буасы ерылган елганы, бар, тыеп кара син аны.
Нәгыймҗанга кадәр бүән Әхмәди малае Хәким какты аның ишеген. Кем бар икән дип чыкса, артына авып китә язды. Шул бүлтерек басып тора. Нык үзе, юантык. Әрмисләрнеке кебек колакчыннары күтәреп бәйләнгән бүреген кырын салган, чын егет диярсең.
— Җылынып чыгыйм әле, - диде Хәким, ялагай маэмай шикелле боргаланып, — аякка суык төште.
— Өеңә кайтып җылын, энем. Синең кебек бәләкәчләргә бәй-бәй итәргә вакыт, әңкәң ачуланыр.
— Мин бала-чагамы әллә әнкәй итәгенә ябышып ятарга?
— Үзеңне дәү дип беләсеңмени?
— Язга ФЗУга китәм, шуннан — армиягә! Керт инде, өшедем бит
— Әйттем ич инде өеңә кайтып җылын дип
— Минем синең түшәктә җылынасым килә...
— Тешләреңне коярмын, малай актыгы. Кара, ни сөйли.
— Масайма, юмартлыгыңны беләбез, бөтен авыл сөйли.
Гөлнәзирә гарьлегеннән Хәкимне күтәрмәдән түбән тәгәрәтте.
һәр шимбә көнне колхозның барлык эш урыннарында сәяси түгәрәк дәресләре үткәрелә. Ул нәкъ сәгать кичке биштә башлана, төгәл бер сәгать дәвам итә. һәр коллективның үз агитаторы. Стена газетасының да яңа саны шушы көнне эленә.
Парторг Җәмилә чиратлаштырып әле бер түгәрәк эшеңдә, әле икенчесендә катнаша. Бу юлы ул фермага килде.
Гөлнәзирә үзенең исеме телгә кергәнче иң алгы рәтләрдә утырып, сөйләүченең сүзләренә кушыла-кушыла утырыр иде. Көләр, шаярыр иде. Газетага да аны һаман мактап кына язарлар иде. Рәсемен бервакытта да ташбака өстенә утыртып төшермәделәр, урыны гел аэропланда булыр иде. Чөнки ударник иде, тырышып эшли иде.
Бүген исә иң арттагы аулак урынны сайлады. Җәмиләнең күзенә
глЛ*1НаСг'1 юи1мәде Тик тегесе дәрескә махсус аньш өчен килгән иде. Исәбе Гөлнәзирә мисалында һәм сәяси, һәм әхлакый тәрбия үткәрү иде. Шуна күрә ферма өенә килеп керүгә, күзләре белән Гөлнәзирәне эзләп тапты да: “Миркасыймова, алгарак утыр” — диде. “Уф алла, тагын чәйни икән инде”, — дип Гөлнәзирә курка-курка гына алгы рәткә узды
— Бөтен прогрессив кешелек дөньясы тарихына алтын хәрефләр белән язылачак Сталинград хәрби эпопеясыннан сон гитлерчыларнын кояшы батты, — дип кыска бармаклары белән һаваны ярды парторг — Каһарманнарыбызны тагын бер мәртәбә аягүрә басып хөрмәтлик, иптәшләр!
Бер-ике минут дәвамында идән сайгаклары шыгыр-шыгыр килеп торды.
— Бсзнен ‘Яна тормыш" колхозы колхозчылары да үз бурычларын намус белән үтәргә тырышалар. Ләкин, иптәшләр (кыска бармаклар янә һаваны ярды), безнең арада сәяси яктан сукыр, әхлакый яктан череп таркалган кешеләр дә бар. Әле менә кичә генә ике хатын иртә таннан бәке янында үзара ызгыш куптарганнар. Ир бүлешәләр Нинди гарьлек! Миркасыймова хәтта бер киез итегенең төшеп калуын да сизми Иренең законлы хатыны Фәхсрниса аны парткомга китереп тапшырды
Менә без ничек ярдәм итәбез фронтка1 Оят түгелме. Миркасыймова! Иптәш Сталин бик урынлы кисәтә, сыйнфый дошман мәкерле, ул яшерен эш итә, ди ул. Бөтен күңелем белән сизеп торам, иптәшләр, бездә дә бар сыйнфый дошманнар һәм аларнын тегермәненә су агызучылар. Бар! Бәке янындагы кичәге мәрәкә дә моңа ачык дәлил. Сәгатьләре сугар, эләктерербез без аларны. һәм дә тиешле статьясын да чәпәрбез!
Стена газетасына Гөлнәзирәнең карикатурасын киез катага атландырып ясаганнар. Астына: “Буржуазия тегермәненә су коючы", — дип язганнар. Бу Җәмиләнең акрын-акрын сыйнфый дошманмын чираттагы кандидатурасына кармак салуы иде Булырмы ул дошман, табылырмы, анысы Җәмилә өчен мөһим дә түтел. Иң мөһиме, кешеләрне Гали кылычы астында куркытып тоту.
...Гөлнәзирәнең өенә кайтып килеше. Башы түбән иелгән, күзләре моңсу Җәмилә аны бөтен халык алдында изеп ташлады, кешелеген калдырмады. Тик нишләптер парторгның янауларын ул бик битараф кабул итте Үзенең шундый “батырлыгына” үзе дә гажәпсеңдс. Уйлана торгач, сәбәбенә дә төшенде сыман Гел шул бер балык башы икән ләбаса! һаман бер үк сүзләр: "Тегермәнгә су агызулар”дан да гарык инде халык. Кемнәр тегермәненә генә акмады инде ул сулар? Буржуазия тегермәненә дә, Гитлер тегермәненә дә. кулакларныкына да
Их, төшендәге кебек кошлар булып очып китәсе иде Еш кына ул төшендә очып йөри. Рәхәт шундый. Җиңел Петр тауларыннан урап кайта, Агыйдел өстендә акчарлаклар белән узыша Бертөрлелекне жене сөйми, әмма ул бертөрлелектә азапланырга мәжбүр. Күңеле киң аның Ул Мәхмүтне дә, Нәгыймҗанны да бер үк дәрәжәдә диярлек ярата, үз итә. Ләкин бу хатыннарга фарыз гамәл түтел. Дин нигәдер хатын-кызны кимсеткән Ир-атка ярый, алар дүрт хатынга берьюлы никахлаша ала.
Тәрәзәдә ут күргәч, сөенеп куйды Гөлнәзирә, әнисе килгән! Җаны түзмәгән Нигә шул кадәр мәрхәмәтле була икән бу ана йөрәге!’ Эше- мәшәкате болай да ташып ашкан. Шул арада кызының хәлен белергә дә, күңелен күрергә дә вакыт таба.
Гөлнәзирә шушындый татлы уйлар белән ишекне ачты, күзләре белән әнисен эзләде Ә әнисе урынына моржа янындагы урындыкта Нәгыймхан жәелеп утыра иде Авызы ерык
— Насила кайтып җиттек, каракаш, — диде ул елмаю аралаш
Гөлнәзирә коелды да төште Иреннәрендә калыккан дерелдек дулкын очлы шырпы кебек аяк бармакларына төшеп кадалды
Тик ул авыртуны нигәдер йөрәге белән тойды Шушы кеше аркасында ике атна эчендә ниләр генә күрмәде дә, ниләр генә ишетмәде
Җитмәсә, хатыны битләрен тырмап-канатып китте. Ярый көздән үги ана яфрагы әзерләп куйган иде, шунын төнәтмәсе белән генә адәм рәтенә керде Менә шушы бәла оясы көлеп-елмаеп анын өендә хуха булып утыра. Каян килгән Байсар бикәсе.
— Сагындырдьщ да соң, каракаш, кил әле бер әп итим үзеңне, — дип Нәгыймхан Гөлнәзирәгә үрелде
— Үкчәңне күтәр моннан, — диде Гөлнәзирә, ниһаять, телгә килеп,
— хатыныңны әп ит. Җитте, шаярдык. Гайбәтен жыеп бетерерлек кенә түгел. Гарык! Менә моннан! — Ул кулы белән муенына ишарә итте.
— Коймак битем, юкка рәнҗетәсең. Йәш белән йәшнен күңеле бер, ефәк белән ефәкнең төене бер, дигән бабайлар. Безнең төен бер инде.
— Каян килгән фырт егет9
— Алай димә, каракаш, йәш мәхәббәт келәт ватканда, карт мәхәббәт пулат ватар, ди.
— Әле ярый телен бар, әллә кайчан карга күзеңне чукыган булыр иде.
— Бик дөрес сайрыйсың, коймак битем, алда — гөл, артта чәчәк. Нәгыймханның уен-муен сүзләре Гөлнәзирәгә тәэсир итми калмады. Хатын-кыз, гомумән, интим мөнәсәбәтләрдә җитдилекне өнәми. Алар Нәгыймхан ише тисә — таякка, тимәсә — ботакка сукалаганнарны хуп күрәләр.
Гөлнәзирә дә Нәгыймхан белән башка чуалмам дигән иде, сүзләр биргән иде, ә хәзер, әнә, елмаюын зур тырышлык белән генә басып тора. Хәер, гөнаһлы мәхәббәтнең химеше татлы була шул анын. Бу ләззәтне бер мәртәбә татыган хатын-кыз аннан бервакытта да арына алмый. Чәй хене кагылган әбиләр белән бер ул уйнаш хатын.
— Ул печәнен белән күпме йөрәк итемне ашадың, — диде Гөлнәзирә,
— мичкә ягып кына котылдым.
Нәгыймхан җиңел сулап куйды. Бу инде буранлы гарасат үтте дигән сүз иде.
— И, каракаш, кәрешкә генә ие печәне, әрәм иткәнсең.
— Тентү йөри диделәр бит. Синең өчен дә көеп үлә яздым.
— Мин аларны кызык иттем, — диде Нәгыймхан зур бер канәгатьләнү белән, — атлар аны төн чыкканчы ялт иттерде, сынар сабагы да калмаган ие.
— Ул ерак юлга нигә чыгып киттең инде, аягын авырткан килеш...
Нәгыймханның йртән эшкә китүен Халисә капка ярыгыннан күзәтеп калды. Кош тоткандай куанып урамга чыкты, үткән-сүткән кешеләрне сагалап торып, әлеге мөһим хәбәрне авылга чәчте. Ләкин бу чәйнәлгән янадык иде инде. Шуңа күрә аның сүзләренә егылып төшүче булмады. Халисә арлы-бирле сугылды да, кешеләрне сүгә-сүгә ихатасына кереп югалды.
Гөлнәзирә дә тынычланган иде инде Чөнки хан терәге, Нәгыймханы янында иде. Ә ул әйтте: “Ирдәүкәнең бер сүзенә мең сүз кайтар, авызын да ачтырма, теләсә-нәрсә лыгырда”, — диде. “Син партийный түгел, чакырса да барма”, — диде Таянычың булганда нинди рәхәт икән?!
Шулай да, парторг янына кереп чыгарга туры килде Гөлнәзирәгә. Сынар киез итеге һаман парткомда иде ич әле.
Җәмилә, гадәттәгечә, борын өстенә төшкән күзлегенең өстеннән генә текәлеп карап алды да: “Ул азгын айгырны тагын нигә керттең9” — дип һөхүмгә күчте.
— Кем ул айгыр, Җәмилә апа?
яи Гөлнәзирәнең шома маңгаенда эреле-вакты сызыклар йөгерешеп Нәгыймҗанын инде, кем булсын9
Маңгайдагы әлеге сызыклар бу юлы ике каш арасына килеп тирән сыр хасил иттеләр.
— Җу-ук, Нәгыймҗан абзый нишләп айгыр булсын ди ул, Нәгыймҗан абзый совет солдаты бит ул, фронттан яраланып кайткан каһарман'
Жәмиләнен болай да кыска муены җилкәсенә сеңеп үк бетте Зур өстәл артында кипкән көнбагыш сабагына охшаган бөдрә чәчләре генә тырпаеп тора иде. Гөлнәзирәнен тәвәккәллеге аны аптырашта калдырды. Совет солдаты, фронт, каһарман! Бу анын үз сүзләре ич' Ничек мыскыл итә, ә? Юк, гади колхозчы партия вәкиле белән болай сөйләшергә тиеш түгел. Юк!
— Беләсеңме, Миркасыймова, син кем, — диде Жәмилә күзләрен чекерәйтеп, — чүп! Менә син кем9
— Тәрбия эше җитми, Жәмилә апа, — диде Гөлнәзирә, анын кимсетүенә игътибар итмичә генә, — иптәш Сталин кушканча бармый бездә тормыш.
Сүзләрен тезде-тезде дә, Гөлнәзирә шкаф башыннан киез катасын алып ишектән чыгып китте. Җәмилә теле тешенә кысылган кеше кебек сүзсез калды.
Гөлнәзирә күзгә күренеп үзгәрде, акрынлап үз табигатенә кайтты. Ул, гомумән, хис кешесе. Күңеленә берәр кытык кердеме, ана башы- аягы белән кереп бата. Уе шуннан сон гына килә Бу яктан авылның кара сөреме, кадими гореф-гадәтләрдән арына алмаучы кайбер хатын- кызлардан нык аерылып тора иде ул.
Шулай да борынгыдан килгән гадәтләрнең, кагыйдә-кануннарнын йогынтысы зур иде әле. Чөнки ата-бабалардан калган әхлакый мирасның сагында өлкән буын һәм әле күңелләрдән бөтенләй үк китеп бетмәгән дин тора. Гөлнәзирәнен әнисе Хәдичә карчык та шундыйларның берсе иде. Кызының биргән вәгъдәсен бозып, янәдән "гөнаһ юлыннан китүе” аны бик зур борчуга салды. Ул үзен ин бәхетсез, ин булдыксыз ана итеп хис итә идс. Бөтенләй сырхауга сабышты, кеше күзенә күренмәс булды. Гөлнәзирә янына да ул караңгы төшкәч кенә килде И. шул вакыттагы хафаланулары! Ходаем, үлемнән хурлык яман дигәндәй, теге Нәгыймҗан дигән мөртәт кенә очрамаса ярар иде дип хәвефләнде Нәселләре белән шаталак булдылар. Хайванда арыклык, адәмдә ярлылык гаеп, дигәнен хактыр, мөгаен. Ил өстендә дәрәҗә-абруйлары юк идс, сүзләре үтмәде Ник дисәң, ялкау иделәр, эш сөймәделәр Ялчылыкка үз көннәрен үзләре күрә алмаган булдыксызлар гына яллана иде элгәре Сәүит чыккач кына бугаз киереп йөри башладылар Түрәгә әйләнделәр, үзләренә булмаган акылны кешегә өйрәтергә тотындылар. Шуңа дөньясы бармый Чәй- шикәр, кәрәчинне кибет хуҗалары бурычка да биреп җибәрәләр иде әнәтрәк. Хәзер күзеңә кырып салырга да юк. Никулай заманында да булды ул сугыш. Ләфкәләрдә кызыл билле перәннегенә кадәр өзелмәде барыбер. Солдатка да сайлап кына алдылар Ә болар кешеләрне генә түгел, атлар, мал-туарларны да кырып-себереп дигәндәй фрунт дигәннәренә озаталар.
Ул ялчы баласының сугышта да рәте чыкмагандыр Аягын имгәтеп кайтып җиткән бит. хәерсез "Атланган батыр аттан төшмәс". Безнеке- ләриең кош теледәй хат язып салырга да вакыты юк Бу ач бет шул асыл егетләрнең гаиләләрен мәсхәрәләп йөри, өметсез Исән-сау гына кайтсыннар, нишләтергә белерләр ул карунны, Аллаһы боерса.
Әнисенең бөкрерәк юка гәүдәсен шәйләп алуга Гөлнәзирәнен йөзе җыерылды Тавыш куптарырга килә инде бу. дип гасабиланды ул. Туйган инде өйрәтүләреннән дә
Югыйсә, бүтенге көннәре бик күңелле узган иде Көлештеләр дә көлештеләр Әүвәл сарыкларны эчертүдән кызык таптылар Эре малларны
көнгә өч мәртәбә бәкегә алып төшеп эчертәләр. Сарыклар белән мәрәкә. Коедан мичкә белән су ташырга туры килә Коесы да җәһәннәмдә, ферманың иң аргы очында. Үзе бик тирән Эче-тышы бозланып каткан ул зур имән чиләкне бер төшереп менгерүе дә мең бәла. Эчләре суырылып бетә. Ә бүген Гөлнәзирә, сарыкларның үзләрен кое янына алып барыйк, дип кулдашын гаҗәпкә калдырды
— Кит, сантый, Мәфтуха җиңгән риза булыр дисеңме? — диде ул.
— Мәпти ни әйтер, дип йөри-йөри үзебез дә сарык булып беттек инде.
Ни итсәләр иттеләр, утардан тәчтәйләрне барыбер алып чыктылар. Тик кыш буе ябылуда яткан сарыклар ирекле дөньяның ни-нәрсә икәнен онытканнар иде булса кирәк. Бу нинди тамаша дигәндәй, колакларын шәмдәй торгызып, тик әрле-бирле каранышып торалар. Чемченергә үлән кирәк шул аларга. Мөгаен, ирек алар өчен үлән чемченүне аңлатадыр. Ә кар өстендә нинди үлән булсын ди?
— Нәмәшләп сарыклар утарда түгел, бу ниндәй башбаштаклык, — дип, алар янына җилләнеп ферма мөдире Мәфтуха килеп җитте.
— Менә саф һава иснәтергә алып чыккан идек тә, ошатмадылар әле, — дип Гөлнәзирә Саниягә күз кысты.
Мөдир икеләнебрәк калды.
— Утарда да шушы һава ич.
— Юк, Мәфтуха апа, утар һавасы белән мондагы һаваны бутап булмый инде анысы. Май ягылган ипи тәмлерәкме, май ягылмаганымы?
Мәрфуга үзен шаяртканнарын аңлап алды ахры, “Теленә салынман, эшегездә булын”, — дип, китеп тә барды.
— Ярый әле, кое янына барып җитә алмадык, Мәптинең йөрәге ярыла иде, — диде Сания.
— Бу имансыз сарыкларны әткгүем, — дип үзенә тузынды Гөлнәзирә, — чистый әзергә-бәзер: ашарга сал, суны ташып эчерт, каян килгән абыстайлар9
— Сукранма, бер күңел ачып алдык ичмасам, әйдә, тот сәнәгеңне, Мәпти тагын төкрек чәчәр.
Сания басуга тирес түгәргә китте, Гөлнәзирә печән хәстәренә кереште. Мәшәкатьле бик. Ин элек эскерттән чанага төйисең, аннары үлчәүгә кертәсен. Үлчәткәннән соң тагын төяргә кирәк. Шулай да иптәшеннән алданрак җитеште Гөлнәзирә.
— Сания, сине баядан бирле бер кеше көтеп тора, кая олактын9 — дип каршы алды ул аны.
Сания ышанырга да ышанмаска да белмәде. Авылда аны эшләгән җиренә килепләр көтеп торырлык якын кешесе юк. Әбисе тәрбиясендә үсте. Ул инде вафат. Башка туганнары юк. Ире сугышта. Әле кичә генә хаты килде. Тик нигәдер йөрәге кымырҗап куйды солдатканың. Өмет белән яши торган замана бит. Кем белсен, бәлкем..
— Телеграм баганасы түгелсендер бит, нәрсә катып калдың, кешене көттермә, — дип ашыктырды аны Гөлнәзирә.
— Кем соң ул, нинди кеше?
— Нинди, нинди, чибәр егетләр нинди була соң?
- Егет?!
— Җәтрәк, кергәч күрерсең...
Алар ишектән бергә керделәр. Эңгер-меңгер бүлмәгә коңгырт пәрдәсен корып маташа. Бозлы тәрәзәләрдән кергән яктылыкның хәлсез нурлары шул пәрдә эчендә сүнеп юкка чыга. Алай да түрдә, морҗа ягында, ниндидер кешенең гәүдәсе шәйләнә. Ир-атка охшаган, әйе, башында колакчыны төшерелгән бүрек.
Кем булыр бу? Имаметдине яныннан кайткан әрмис-мазар микән әллә9 Хатыңда аны-моны язмаган-язуын. Дөньялар үзгәреп тора бит ул, хаты да озак кына килгән. Тик нигә дәшми сон ул, әпә түгелдер бит9
Гөлнәзирә аны чөшкенләп, кабыргасына төрткәләп алды, янәсе.
бар, күреш Шулчак бүлмәдә сарык тавышы ишетелеп китте
— Б-әэ-бәэ-бәэ...
Гөлнәзирәнең чыдамлыгы бетте, бот чабып көләргә кереште. Сания, ниһаять, алданганын төшенде. Егет дигәнен сарык икән ләбаса' Гөлнәзирә анын аякларын бәйләп, муенына кадәр арыш капчыгы кидергән, башына иске бүрек элгән. Караңгыда тач кеше кыяфәтенә кереп хтыра юеш борын. ’
— Бел, кызый, күрсәтәм әле мин сина моның өчен, — дип Сания Гөлнәзирәне җилтерәтеп алды. — Әллә нәрсәләр уйлап бетердем, исәр
Мин аны теге бүлтерек Хәким рәвешенә кертмәкче идем әле... Бүлтерек дип мыскыл итмә, Банатта кунып чыккан инде ул.
— Булыр, булыр, миңа да төртелде ул иртә маэмай
_Менә шулай шактый күңелле, маҗаралы үткән иде Гөлнәзирәнен көне Әнисен күргәч, боларнын барысы да онытылды. Башта ачуы кабарды, аннан күңелен кызгану хисе биләп алды.
— Теге адәмең юкмы9 — дип сөйләнә-сөйләнә килеп керде әнисе
— Утны әле генә алдым, — диде Гөлнәзирә аклангандай. Әйтерсең лә, ут алу-алмауның Нәгыймҗанга катнашы бар иде
— Яманлык яктыны яратмый ул.
— Ташла әле, әнкәй, шул чәнечкеле сүзләреңне, туйган инде
— Сүзе хакның йөзе ак, диләр балам.
Хәдичә карчык сырмасын салып чөйгә элде дә, ишек катындагы урындыкка килеп кунаклады. Ул арада Гөлнәзирә самавыр куеп җибәрде.
Нәгыймҗан төшке ашын ашап киткән Мичкә чүлмәк белән бәрәңге куеп киткән иде Гөлнәзирә Бик тиз ияләшеп киттеләр, гомер буе бергә яшәгәннәр диярсең. Нәгыймҗан үзен бик гади тота. Алдына нинди ризык куйсаң да, мактый-мактый ашый. Мәхмүт белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Мәхмүтнең йөзе һаман чытык булыр иде Ашау-эчүгә талымлы. Иркә Бала да бала, ул да бала. Яравы авыр иде ана.
— Аллаһы Тәгаләнең каһәреннән дә курыкмыйсын икән, кит агай, кит агай...
Әнисенең сүзләре кайдандыр ерактан, томан эченнән генә ишетелә кебек.
— Никах каһәре хатын-кыз өчен иң зур каза, дигән пәйгамбәребез. Ул тәмуг кисәведәй һәрвакыт аның баш очында асылынып торыр ди Бүген өзми икән, иртәгә өзә, берсекөнгә. Быел бүлмаса, алдагы елда. Өч, дүрт, ун елдан сон. Ләкин барыбер өзә Аннан качып котылырмын димә Кыямәт көнендә андыйларнын йөзләре дегет белән сыланган булыр ди Шуңа ут кабар ди, гөнаһ ияләре кая керергә тишек тапмый әле монда, әле тегендә килеп сугылырлар ди. Никах каһәре төшкән хатынны тәмугның иң кызу җиренә ташларлар ди. Иң зур газапны алар кичерер ди. Ярабби, ходаем, үзең сакла. Кемнәр уйлаган бит, йөрәк бәгыреннән өзелеп төшкән үз балаң шундый сынауларга дучар булыр диеп
Самавыр инде шаулый башлады Өй эченә ямь кереп китте Тирә- як илаһи мон белән тулды. Мондый самими аһәң авыл өендә генә була. Тәннәр эреп китә, күңелгә тынычлык инә. Урман сандугачы белән садә булса, авыл өе самавыр белән садә Әнә, сәке түрендә өелгән ястык- меңдәрләр өстендә йокымсырап яткан мияубикә дә рәхәтлектән киерслеп- сузылып куйды. Ләкин Хәдичә карчыкның гына монарда гаме юк, үзенекен сукалый
— Шәһвәт, хайвани теләккә бирелүнең нәтиҗәсе бер генә үкенү түгел, бәлки бик күп үкенүләрдән гыйбарәт булыр, дигән китап. Ничекләр кайтарып бетерерсең икән, ходаем. Ул азгынның да башына тай типкәндер Шулай булмаса, хатынын, бала-чагасын ташлап кеше типкесендә рисвай булып йөрмәс иде. Адәм мәсхәрәсе бит
Гөлнәзирә нидер әйтергә дип авызын гына ачкан иде. өлгерә алмыйча калды, тышкы яктан ал тәрәзәгә кемдер күсәк белән тондырды Түшәк өстендәге мәче ук кебек атылып идәнгә сикерде Яшен җитехтеге бар
икән үзендә! Өй эченә салкын жил ургылды. Тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар чуалышып бетте. Хәтта куыклы лампаның да теле дерелдәп алды. Гөлнәзирә беравык үзен гарасатка юлыккан кеше кебек хис итте. Мәчесе аягына килеп сарылгач кына аңына килеп, тиз генә тәрәзә тишегенә мендәр китереп каплады. Күп тә үтми ян тәрәзәгә дә китереп бәрделәр. Бозга боз чәкешкәндәге кебек челтер-челтер пыялалар коелды.
Тәрәзәдән ыжгырып кергән котсыз жил гүя Хәдичә карчыкнын йөрәген умырып альт, дөм караңгы, төпсез вә салкын упкынга очырпы. Ул хәтта авырту да „сизмәде. Гәүдәсе урындыктан шуып төшкәндә жаны чыккан иде инде. Йөрәге бу хурлыкны күтәрә алмады.
Нәгыймхан эштән кайтып килгәндә Сөн тыкрыгыннан анын каршысына сулышы капкан Фәхерниса атылып чыкты. Чак маңгайга- мангай чәкешмәделәр.
— Сөйрәлчегеңнең тәрәзәләрен кырып кайтуым, — диде хатын мыш-мыш килеп. — Бар, йөгер, юат!
— Зәһәрең бүселеп чыкты тәки, ә? — диде Нәгыймҗан тыныч кына. Анын бервакытта да, беркемгә дә орылып-бәрелеп сугылганы юк. Хатынына гомумән дә кул күтәрми. Элек тә, хәзер дә. Чирләш булганы өчен түгел. Табигате шулай, тәрбиясе. Әбисе Шәмсебәдәр карчык аны кече яшьтән, кешегә суксаң, кулың корыр, сүгенсәң — телен кутырланып асылынып йөрер, дип, әллә нинди шомлы мисаллар китерә-китерә куркытып үстерде. Сүгенә дә белми, сугыша да белми Укыса мулла була алыр иде, шәт. Азгын муллалар да тулып яткан ләбаса! Асрау кызларны, ятимә туташларны аз елатмаган ул чалма башлар. Ләкин Совет власте элек дин әһелләренә, байбичәләргә генә тәтегән бу өстенлектән Нәгыймҗан шикелле ат караучыларга да өлеш чыгарды Әхлаксызлык корты бөтен җәмгыятьне агулады. Тәтиләр катына йөрү гадәти хәлгә санала башлады. Нәгыймҗан да әлеге гамәлендә хилафлык күрмәде. Кәҗә кеше бакчасына керә инде ул. Урлашмаса, кәҗә дә булмас иде. Хатын аеру аның башына да кереп чыкмый. Кызы Нәгыймәне үлеп ярата. Кая барса да, аңа нәрсәдер юнәтергә тырыша Тик кызы аның тәртибеннән риза түгел. Әле бүген дә янына килгән иде Бергәләп атларга дигән печәнне үлчәп өемнәргә салдылар. Атдан әзерләп куйсан. уңайлырак, әрәм-шәрәмгә дә китми. Чөнки һәркем печәнне бер-ике учма гына булса да артыграк эләктереп калырга омтыла. Алар, билгеле, бахбайлар өчен өзгәләнә. Тик печәне генә чамалы, граммына кадәр исәпләргә туры килә.
Эшләре төгәлләнүгә Нәгыймә сәнәген бер читкә кадап куйды да, зурлар кебек сүз башлады.
— Әткәй, син немецларга каршы көрәшкән батыр сугышчы. Яраламасалар, әле дә фронтта булыр иден, әйеме бит9
— Әйе, кызым, әйе.
Нәгыймхан сагайды. Күргәнең сигез, күрмәгәнен тугыз, 6v кызыйның төпсез чиләккә дә утыртуы бар.
— Менә син, әткәй, әйт әле, фашистларны жинү өчен иң беренче нәрсә кирәк?
Нәгыймҗанның кулы колак артына үрелде. Һы, кара син бу чәнтине, ничек маташтыра. Ну, баш үзендә! Үскәч, мөгаен, укытучы булыр бу.
— И, кызым, — дип кочаклап алды ул Нәгыймәсен, — кемнәр белсен инде аны. Белгән булсак, инде күптән җиңгән булыр идек.
Кызнын күзләре түгәрәкләнде. Аның күз карашында, ничек инде, әткәй, син шушы пүчтәк кенә нәрсәне дә белмисен, дигән гаҗәпләнү катыш шелтә ята иде. Нәгыймҗан да кызының халәтен аңлап алды.
— Корал кирәктер, кызым, — дип үзенең алай үк төшеп калг.чнътяргтян
түгеллеген исбатларга ашыкты. Чөнки фронтта мылтык булып мылтыкка да кытлык икәнен белә иде ул.
Нәгыймә иреннәрен кыйшайтып әтисенә карап торды да тезеп китте:
— Корал бар ул бездә, әткәй, радиодан сөйләп торалар ич. Ә җиңү өчен иң беренче тәртип зарур. Юкка гына каһарман маршалыбыз Ворошилов ‘Тәртип һава кебек кирәк”, — димәгән. Бу канатлы сүз безнен отряднын девизы. Нәгыймжаннын күзләре кызыныкы кебек түгәрәкләнеп кенә калмады, шар булып маңгаена менде. Ә Нәгыймә дәвам итте:
— Без, яшь ленинчылар, шундый тәртип булсын өчен көрәшәбез дә. Син аны бозасың, әткәй, минем алдынгы пионер дигән исемемә күләгә төшерәсен. Җәмилә апа да шулай, ди.
һы, менә кемнең жырын җырлыйсың икән, дип кашларын җыерды Нәгыймхан. Ләкин ана карап кызына булган хөрмәте бөртек тә кимемәде
— Әткәй, синең үз өең бар, анда-монда сугылып йөрмә. — диде Нәгыймә, — туры өйгә кайт!
— Ярар, кызым, ярар, кайтырмын.
һәм менә кайтып килеше.
— Зәһәреңне бастың алайса, ә? — Әлеге сүхтәрне Нәгыймҗан ниндидер дустанә тавыш белән әйтте — Усал хатыннан аждаһа курыккан, — дип дөрес әйткән борынгылар
— Синең белән усал булсаң да таманга гына туры килә әле.
Ир көндәшенен тәрәзәләрен кырган өчен Фәхернисаны гаепләмәде Чөнки авылда уйнашчы хатыннын ишек төбе жәнжалсыз булмый. Тәрәзә ватулар, толым тарткалаулар әлеге гамәлнең күптәннән килә торган йоласы
Нәгыймхан тан белән ерак юлга чыгып китте Юл беткәнче Сарапул заводына күбрәк утын ташып куярга кирәк икән. Райондагы эшкә яраклы бөтен атны шунда кудылар. Бүлтерек Хәким дә әлеге төркемдә иде. Хәдичә карчыкның вадиты турындагы хәбәрне Нәгыймҗанга ул ирештерде
— Фәхернисәттәй тәрәзә кырганда Хәдичә әби шунда булган, — диде малай.
— Нәрсә, Фәхсрнисага ягарга маташалармы әллә9
Хәким мин каян белим дигәндәй, җилкәсен җыерды. Алай да Нәгыймханның күңеленә хуш килердәй сүз әйтте
— Кортка кешеләр үлә инде ул, Нәгыймхан абзый, аптырама, үлмәсәләр, бөтен авылны корткалар басар иде.
— Хак әйттен, энем, әүлия икәнсең Дөресе дә шүлай бит, әй Авылны корткалар басса нишләр идең, ә? Безгә яшьләр кирәк, шулай бит? Гөлнәзирәләр, Банатлар. .
— Гөлнәзирә шә-ә-әп, — дип сузды Хәким. — түшләре тау чаклы.. Алмашка Банат та ярый анысы...
Нәгыйм кәефе килеп эчен тота-тота ыржайды. Аннан ары
— Син боларны каян беләсең сон, әллә кылларын тартып караштырдыңмы9 — дип сорады.
Хәким бер башка калыкты Фронтовикның аны үзенә тиң итеп сөйләшүе үстереп җибәрде аны. Хәйран гына чибәр иде ул. Куе коңгырт чәчләрен маңгаена төшереп тараган. Иреннәре үпкәләгән баланыкы шикелле бүлтәебрәк торса да, йөз чалымнарында үзсүзлелек, үҗәтлек сыйфатлары шәйләнә. Ә күзләре майлы, мут күзләр
— Гөлнәзирә якын җибәрмәде. — диде ул офтангандай, — баскыч башыннан эшереп төшерде
— Банат аннан да усалрак ич.
— Сүздә генә ул...
— Ничек сүздә генә9
— Ничек дип, барып кердем шулай, табын җыеп маташа б\ Тотынды әрләргә, тотынды кычкырырга. Син фәлән дә, син төгән, дөньядагы бар әшәкелекне лаканы-нне белән минем өскә аудара.
— Ә син?
— Миңа көлке генә. Көлгән саен котыра бара. Үзе чыгып кит тә дими, кумый да. Аннан балаларын туздырырга кереште, нәрсә күзләрегезне тасырайтып утырасыз, кеше күргәнегез юкмы әллә, ятыгыз урыннарыгызга, ди. Теге мескеннәр шыпан-шыпан гына почмактагы толып астына кереп чумдылар. Бәләкәйләр бит әле. Ярар, мәйтәм, булмады инде, дип ишек тоткасына ябышкан идем, туктатты бу мине.
— Бар, чаршау артына урын җәйдем, кереп ят, — диде.
— Кемгә ошап шулай яшъли дәрт керде икән сиңа, Хәким, нәсел- нәсәбегездә дә андыйлар сизелми иде кебек.
— Кем белгән инде аны, Нәгыймхан абзый, ул үзеннән-үзе бит, гел кабарып кына тора. Йөрергә җайсыз. Кеше арасында бигрәк тә кыен. Инде җаен таптым, тышауда тотам.
— Тышауда?
— Ботка элмәкле жеп бәйләп куйдым.
— Әле дә элмәктәме?
— Элмәктә.
Нәгыймхан ышанырга да ышанмаска да белмичә башын чайкап торды. Мондый әкәмәт турында беренче ишетүе. Хәлбуки, ул үзен моңа кадәр иң гайрәтле ир-атка санап йөри иде.
Ләкин аларның дуслыгы озакка бармады. Апрель кары шикелле бик тиз эреп бетте. Нәгыймханның хатын-кызлар гыйшкына тиң дәрәхәсендәге тагын бер мавыгуы, тагын бер яраткан нәрсәсе бар иде. Ул да булса — ат! Туганыннан бирле ат тирәсендә әвәләнде Нәгыймхан. “Атка ябышып туган малай”, — дип көләләр иде аннан. Гәүдәгә җиңел булганга, чабыш атларына да атландыралар иде. “Сөлек” кушаматлы алаша белән өч ел рәттән тирә-якгагы бөтен җыеннарда катнашып, беренче урынны тоттылар.
Ин яраткан шөгыле тай өйрәтү иде. Морза биясенең чираттагы елгырын йөгәнләве әле дә хәтерендә.
Авылда һәр атның кушаматы элекке хуҗасының исеме белән аталып йөртелә. Ни хикмәт, һәр бахбайның холык-фигыле иясенең холык- фигыленә туры килә. Күндәмлек, җитезлек ягыннан, мәсәлән. Корбангали исемле кулакның атлары дан тота. Атлы эшкә чыккан һәр үсмер бригадирдан шул нәсел атларын ялынып-ялварып сорый. Морза агай колхозга бердәнбер биясен җитәкләп килгән. Бия юмарт булган, һәр елны колын китергән. Ишәйгәннәр болар. Тик дуамаллыкта бу атларны уздыручыны башка таба алмассың. Алып китәргә дисәң, аларны куш чыпчыктан да өркәләр. Морза агайның үзен дә бик тискәре, кире кеше булган дип сөйлиләр. Чит авылга кыз ярәшергә баргач, атка авыр дип, кәләшен чана артыннан җәяүләткән, имеш.
Шул Морза таен тотып бирделәр Нәгыймҗанга. Менеп атланган гына иде, тотынды артын сикертергә. И сикеренә, и сикеренә, Нәгыймҗанның эченә кату төшеп бетте, үпкәсе авызына килә язды. Авызлыклы бит әле югыйсә. Тезгенне тарткалаганны да белми, тузынуы—тузыну. Әгәр кул селтәсәң, яңадан өйрәтүе бик авыр булачак. Аны хәзер ничек тә арытырга кирәк, аннан чыбыркылап куарга, хәле беткәнче, авызыннан күбек чыкканчы.
Менә елгыр борынын җиргә төртеп туктап калды. Шунда ук җайдакның камчысы аның сыртын кыздырып узды. Tail ыжгырып урыныннан купты. Элдертә генә. Нәгьшмжанның колагыңда җилләр уйный, һай, каһәр, басу капкасы ябык икән ич. Ә ат туп-туры шул тарафка ыргыла. Аны инде туктатып булмаячак! Нишләргә? Сикереп төшәргә дә соң. Капкага орынса, үзе дә бетәчәк, Нәгыймханны да имгәтәчәк. Хәзер барысы да тай кулында, һәм ул ат дигән затның зирәклеген, тапкырлыгын тагын бер мәртәбә раслады, күрәләтә капкага килеп бәрелмәде, кырыйдагы урдан кош кебек атылып басу ягына очты.
Нәгыймхан өчен ат исе хушбуйлардан татлырак. Ул ат тугарган
саен җылы пар бөркелеп торган ыңгырчак, камыт киезен битенә терәп, берара ләззәтләнеп иснәп тора. Атнын ялын тарый-тарый муенына сарыла, тыгыз күкрәкләрен сыйпый.
Хәким белән дә ат аркасында ачуланыштылар. Әрлән исемле мари авылына килеп җиткәндә кояш урман артына кереп поскан иде инде. Бу бик зур авыл. Сарапулга ярты юл. Камбарка станцасына баручылар да шушында туктала. Күпләр монда атлы юлаучыларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Печән дисәң, печәне, солы дисән, солысы бар. Көмешкә су урынына ага.
Атларны тугарып, алларына печән салдылар да, бераз капкалап алганнан сон, барысы бергә зур сәндерәгә аудылар. Фаҗига иртән ачыкланды. Хәкимнең Кара алашасын камыт суккан иде. Күрәсен, аркалыгы төшенке булган.
Тузынды да сон Нәгыймҗан. Кер кебек сыкты малайны. Селәгәеңне җыялмаган килеш дилбегә тоткан буласын, дип хәтта янак сөягенә дә менеп төште. Ләкин эшләнәсе эшләнгән, аны инде кире кайтару мөмкин түгел. Ул Хәкимнең чанасын үзенекенә такты да. Кара алашаның тезгенен малайга тоттырды. Утыз чакырым араны Хәким ат җитәкләп барды Иптәшләре, арыгандыр, бераз чанага утырып хәл алсын, дип яклап та караганнар иде. Нәгыймҗан ризалашмады, ат кадерен белмәгән кеше — пүчтәк кеше, дип авызларын каплады.
Гөлнәзирә әнисенең үлемен бик авыр кичерде. Минем аркада, минем тотнаксызлыгым аркасында йөрәге шартлады, дип офтанды Кешеләр янына бармас булды, ябыкты, сулыкты Ана кайгысын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый икән. Әниең барда син һаман сабый бала икәнсең Сине аннан да ныграк аңлаучы, аннан да эчкерсезрәк яратучы, аннан да күбрәк бәхет теләүче башка зат юк. Ул яшәгәндә синен авыр чакта барып сыеныр, эчеңне бушатыр ин якын кешен бар Ана — шәфкать диңгезе. Ачуланса да, тиргәсә дә ул сина фәкать яхшылык кына тели Кызганыч, ананың илаһилыгын, садәлеген ул арадан киткәч кенә бөтен тулылыгы, бөтен ачысы, бөтен үкенечләре белән аңлыйсын икән. Тукаебыз хак әйткән:
Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү''!
Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач?!
Шулай, анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың. Барыннан да элек менә шул чарасызлык чыгырдан чыгара Берәү дә бу фани дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Әҗәлгә мәжәл юк, ди халык. Ләкин адәм баласы һәр гамәлен — зурмы ул, кечкенәме — ата- анасының фатихасы белән башлап җибәрә. Аллаһы йортына күчкәндә дә бала аларның бәхиллеген алып калырга тиеш. Гөлнәзирә әнисенең бәхиллеген ала алмады. Шуңа өзгәләнә күнелс
Әле ул тагын күпме вакыт шушы авыр халәттә әлсерәп йөргән булыр иде, анысы билгесез, әмма икенче бер күңелсез чынбарлык рәхимсез рәвештә аны үз кочагына тартып кертте. Көннәрдән бер көнне ул авырга узганын тойды. Әйе, адәмнең бер гамәле дә эзсез югалмый Яхшысы өчен дә, яманы өчен дә лаеклы бәһасен ала ул. Кешенең тормышы тоташ борчулардан гына тормаган кебек, шатлык-куанычлары да гомерлек була алмый Җенси ләззәт, тән якынлыгы да адәм баласына рәхәтлек өчен генә фарыз кылынмаган Аның асылында тормыш ихтыяҗы ята Хатын-кыз Мөслимәләребез кулында инсаниятнең, яшәешнең киләчәге, язмышы Тик кеше күп очракта Аллаһы кылган мәсләктән читләшә, гөнаһ кыла, көндәлек вәсвәсәгә бирелә. Гөлнәзирә дә көмәненә
шатланмады. Мендәренә авып үксеп-үксеп елады. Нигә дип ходай бөтен авырлыкны анын өстенә генә өя сон? Уенда, гамәлләрендә начарлык булса вде ичмасам. Кеше белән булышмый, гайбәткә керми. Кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Ул никахлы хатын. Анын никахы да, язмышы да Мәхмүт кулында. Кайтыр, хәл итәр.
Уйнаштан бала табу исә мөселман өммәтендәге хатын-кызга үлем белән бер. Моннан да зур гөнаһнын булуы мөмкин түгел. Аннан болай, уйнаштан тапкан баланын язмышы алдан ук кимсетү, мәсхәрәләүләргә дучар ителә Шуна күрә Гөлнәзирә Нәгыймҗанның ерак юлда булуына сөенде генә: белмәсен-сизмәсен. Ир кешенен дуамалланып куюы да бар, аллам сакласын. Тап, дисә нишләрсең? Ул аны төшерергә хәл кылды.
Солдаткалар үз язмышыларының бу караңгы ягына да күнегеп баралар иде инде. Ләкин закон тарафыннан тыелган әлеге яман гамәлне исән- имин башкарып чыгу, ай-һай, авыр. Аның әле иң элек кешесен табарга кирәк. Якын-тирәдә бу эш белән Кенә Елгадагы бер ар хатыны гына шөгыльләнә. Арлар әйбәт халык, берсен-берсе чакмый. Татар авылында булса, ул түтәйнең башы төрмәдән чыкмас иде.
Табигый ихтыяҗга бирелеп, авыр хәлгә тарган хатыннар култык асларына бер каз кыстырып кичтән баралар да, иртәнге эшкә әйләнеп кайталар. Аннан соң бик озак имгә килә алмый азапланалар, мескеннәр Бәгьзеләре гомерлек сырхау ала.
Гөлнәзирә сәламәт иде. Әмма ул да арып-талып кайтты. Бала төшерүче юантык гәүдәле, көрәк куллы, усал йөзле бер хатын иде. Шатыр- шотыр каера, әйтерсең лә базарда ит чаба. Гөлнәзирә ыңгырашып куйган иде дә: “Чинама, эт түгелсен” , — дип бүксәсен киерде.
— Авырта бит...
— Аның урынына ир астында рәхәт булгандыр.
Хатын, әйтерсең, аның эчәгесен сава. Сава да чиләккә ташлый, сава да чиләккә ташлый. Жирәнгеч, шакшы.
Гөлнәзирә бу хәлләрдән сон башка бервакытта да ир-ат куенына кермәскә дип сүз бирде. Шушы вәгъдәсе аны ничектер тынычландырып җибәрде. Ул үзен, ниһаять, озак сырхаудан савыккан кеше кебек хис итте Башы югары күтәрелде, җиргә ныграк басып йөри башлады.
Нәгыймҗанны ул бер-ике мәртәбә читтән генә күреп калды, һәм йөрәге элекке шикелле парә-парә килмәде, күнеле дә ашкынмады. И, сөенде шуна. Аллага шөкер, котылдым бит бу афәттән, дип куанды. Тәүбә, тәүбә, әлеге тайгак сукмакларга керүдән үзең сакла. Акыл бир, сабырлык бир. Гөнаһларымны ярлыка, теләкләремне кабул кыл.
Әй, бу дөнья! Нигә аның йомгагы кеше үзе теләгәнчә саф, матур, пакь юлдан гына тәгәрәми икән?! Кодрәте киң ләбаса! Тик ул нигәдер бар гамәлне кешенең үз иркенә куйган. Хаталана бәндә, адаша, эзләнә, нәрсәдер таба, нәрсәдер югалта...
Гөлнәзирәнең дә тынычлануы иртәрәк булган икән. Беркөнне Сания:
— Кызый, ишеттеңме, җанкаең Кәли Фәйрүзәсенә йөри башлаган бит, — диде.
Гөлнәзирәнең чиләге кулыннан ычкынды. Көрпәсе җиргә сибелде. Аяк астындагы салам аксыл төскә керде. Тик үзе сер бирмәскә тырышты
— Йөрмәгәе, бик кирәге бар иде, — дип, көрпәле саламны чиләгенә тутыра башлады. Ә үзенен эче-тышы ут. Менә-менә ялкынланып китәр сыман. Ничек инде? Әле соң күрешеп сөйләшмәделәр дә ич. Яратам, синнән башка миңа яшәү юк, дип тасма телләнгән булды. Каракашым, коймак битем, имеш. Барысы да ялган икән.
Гөлнәзирәнең җаны кыелып төште. Антлар онытылды, күңеленә көнчелек корты кереп кадалды. Ни генә эшләмәсен, кайда гына бармасын, баш миен шушы корт бораулый. Җиде төн уртасында йөрәге сулкылдап уянып китә дә, әллә нинди чынга ашмас хыялларга чума. Менә ул тегеләрнең өстенә барып керә. Нәгыймҗан аның аяк астына килеп егыла, гафу үтенә. Бозды бу хатын, ди, зинһар аралап ал, ди. Гөлнәзирә почмакта
көзге кура сыман калтыранып торган Фәйрүзәне яктыга өстерәп чыгара да: “Тәүбә кыл гөнаһ гамәлләреннән, ату бозыклыгын үзенә кайта", — ди Бераздан бөтенләй көтелмәгән яна хыял килә. Имеш, гомуми җыелыш бара. Нәгыймжан белән Фәйрүзәнен тәртибен тикшерәләр Акланалар, мескеннәр, бер-берсен яманлыйлар. Шунда Гөлнәзирә сикереп тора да: "Икесенең дә бер айлык хезмәт көннәрен кисәргә кирәк", — дигән тәкъдим кертә. “Дөрес, дөрес", — дип кычкыралар Кояш кебек елмаеп Гөлнәзирә янына Жәмилә килеп баса.
— Менә кемнән үрнәк алырга кирәк, иптәшләр, — дип, анын аркасыннан сөя.
Тора-бара ярсу дулкын булып өскә үч алу хисе калкып чыкты. Хәтта шуңа кадәр барып житте ки, Фәхерниса белән сүз берләшеп, Нәгыймҗанның ят җиренә бер-бер зыян китерү турында да чын-чынлап уйлана башлады Чөнки Сөн буенда якалашканда Фәхерниса аңа: "Үземә дә, сиңа да тәтемәслек итеп теге нәмәстәкәен бозам әле”, — дип янаган иде. Шул исенә төште. Әлеге коточкыч ниятен ничек итеп гамәлгә ашырып буласын Гөлнәзирә, әлбәттә, белми, әмма Нәгыймҗанның хәрам агасы булып калу ихтималы бу минутта ана бетмәс-төкәнмәс канәгатьләнү бирә иде. Иреннәре: “Шул кирәк ул хыянәтчегә”, — дип кабатлый, йөзенә усал елмаю йөгерә. Бераздан бу ниятеннән дә кире кайта, Нәгыймҗанның күркәм сыйфатларын күңелендә янартып хозурлана..
Беркөнне түзмәде, кичләтеп кенә, юк йомышын бар итеп, атлар абзарына таба юнәлде. Тегесе капка янында кайнаша иде Зур капка багана ырмавына ябышып бетми. Шуна күрә биге дә туры килми Этеп тә, төртеп тә карый, юк, ябылмый гына, бит каһәр
— Тупсасына боз каткандыр, ваткаларга кирәк, — диде читтәрәк аны күзәтеп басып торган Гөлнәзирә
Карашлары очрашты. Гөлнәзирәнең күзләреннән икс бөртек яшь сыгылып чыкты да, битендә юеш эз калдырып, түшенә тәгәрәде. Йөзендә — моң, сагыш, юксыну Моңсулык килешә икән Гөлнәзирәгә, бик ягымлы, сөйкемле иле
Нәгыймҗан Гөлнәзирәдән әнисе Хәдичә карчыкның үлемен үзеннән күрер дип куркып бизде. Аннан боек, кайгылы хатын-кыз сөяркә дә була алмый ич әле Аңа шаян, шук, шаталак җарияләр ошый Хатынының сытык йөзеннән дә гарык. Мәгъшука кайгы-хәсрәт турында гәпләшү өчен түгел, бу мәшәкатьле дөньяны аз булса да онытып тору өчен, кәеф- сафа кору өчен кирәк.
— Син капка орчыгын киртә белән күтәребрәк тор, мин төртке алып бозын ватыйм, — диде Гөлнәзирә. Ул Нәгыймҗанның сүзсез торуын эшен бүлгәнгә ризасызлыгыннан дип уйлый иде
— Тегесе десятник, монысы десятник, кайсысын баш дип исәплик инде монда, — дип үзенен гадәти эзенә басты Нәгыймжан — Утар бригадирына да кирәк, ат караучыларга да. Мин алар артыннан җыештырып йөрергә тиеш.
— Шушыны да эшкә санап йөрсәгез, оятыгызга зыян килер
— Шуннан җыела ул, Гөлнәзирә. Ә үзеңнең ни эш майтарып йөрүең9
— Каялс, мәйтәм, карап-күреп кайтыйм әле, тасмател алдакчыны
— Куйсана, Гөлнәзирә алдакчы дип инде бигрәк
— Үзең, синнән дә татлы хатын юк, дип сайрый идең бит, хәтерендәме9
— Нигә, минем ул сүземнән танганым бармы әллә9
— Шуна Фәйрүзә белән кәкиткәләнәсеңме9
— Син чакырмыйсың бит
— Чакырып мулла гына йөри, элек бикле ишекләрне ачып керә идең...
— Алайса, иртәгә көт.
— Нигә бүген түгел?
— Әйдә сон, бүген...
Гөлнәзирәнең болай җинел генә дуслашырга исәбе юк иде, бераз ялындырырга, газапларга уйлаган иде. Соңгы секундта гына бу фикереннән кире кайтты. Чөнки Нәгыймжаннын бөтенләй кул селтәве бар. Ничә әйтсәң дә, Фәйрүзә аннан яшьрәк. Шуна күрә карышмады, үптерде дә, кочтырды да. Килештеләр тәки.
Авырткан җирдән кул китми, сөйгәненнән күз китми дигәндәй, Гөлнәзирә Нәгыймханны күз уныннан төшермәскә тырышты. Сыйлады, сыйпады, тәрбияләде, өс-башын рәтләде. Иреннән калган күлмәк- ыштаннарга кадәр бирде Ике көннен берендә тавык суйды, таба ризыклары пешерде. Фәйрүзәдән биздерү өчен барысын да эшләде. Уйламаганда- көтмәгәндә булышчылары да табылды.
Бер хомгада төшлеккә кайткач, Нәгыймжаннын кызы Нәгыймә килеп керде. Гөлнәзирәнең кичкә әзер булсын дип, мичкә чуен чүлмәк белән борчаклы аш куеп йөрүе иде. Нәгыймжаннын яраткан ризыгы. Туң май, сызык сала, токмачын шакмаклап кисә. Телләреңне йотарлык була мәгәр.
Гөлнәзирә ухватын мич авызына кертер-кер. мәс килеш аптырап калды. Фәхерниса белән әрләшергә була, әрләшү генәме, якалаштылар да ич әле. Тегесе тәрәзәләрне кырып китте. Шул вакытта әнисенен йөрәге шартлады. Ә бу кызчыкка ни калган? Инде шушы бала әтисен даулап йөриме?
— Гөлнәзирә апа, шулпа түгелә, — диде кыз тыныч кына
— Мин аны әле куеп кына маташам... — диде Гөлнәзирә, аклангандай.
— Безнен әткәй чуен чүлмәктә пешкән ашны ярата шул ул.
Башына күсәк белән тондырдылармени, Гөлнәзирәнең күз аллары караңгыланып, бермәл башы иләс-миләс килеп торды.
Өйдә тынлык урнашты. Тәрәзә тупсасыннан сузылган жеп буенча агач җамаякка тыл та тыл тамчы тама. Мәхмүт эшләгән җайланма. .Аннан күреп бөтен авыл куллана аны хәзер. Тупса төбеңдә су тормый, черүдән саклый.
Бу тынлык Гөлнәзирәгә бик озакка сузылгандай тоелды Нәгыймәгә ни дип җавап кайтарырга, гомумән, анын белән үзен ничек тотарга белми иде ул.
— Әткәй өчен сезгә рәхмәт Гөлнәзирә апа, — дип, Нәгыймә аны тагын өнсез калдырды.
— Нигә алай дисең, үскәнем...
Бу зәгыйфь тавышны әллә ишетте Нәгыймә, әллә ишетмәде, үзенекен сукалады:
— Фәйрүзә апа әткәйгә көмешкә эчертә. Ул ана ярамый, төне буе саташып чыта. Әллә нинди кер юучы хатыннарны сүгә, немец самолетлары килә, дип кычкыра. Сезнең яннан кайткан төнне тып-тыныч үзе.
Кызның һәр сүзе Гөлнәзирәнең йөрәгенә энә булып кадала иде. Күрәсең, алар Нәгыймҗанны авызлыклап булмаслыгын төшенгәннәр. Алай да саулыгы өчен борчылалар. Әнә, кызы нәрсә ди бит, ул каһарман фронтовик, без анын турында кайгыртырга тиеш, ди. һәм алар Нәгыймҗанның гаиләне ташламаячагына тулысынча ышаналар да димәк ки.
— Сез көлегезне түгәсезме, җыеп барасызмы9 — диде Нәгыймә, әтисе турындагы гәпне йомгаклап.
Гөлнәзирәнең аңы песи баласы тәгәрәткән йомгак кебек тәмам чуалып беткән иде инде. “Ә”гә — ә, “Ж”гә — жә. Жеп очы шушы кызчык кулында, кая борырга тели, шул якка бора
— Кайда, нәрсә сибәргә9
Кыз, балаларга хас беркатлылык белән, кычкырып көлеп җибәрде
— Бернәрсә дә сибәргә кирәкми, Гөлнәзирә апа,мичкә төшкән көлегезне кая куясыз дим9
— Ә-ә, көл...
Безнең отряд көл җыю буенча беренче урынга чыкты. Фронтка көл жыеп та ярдәм итеп була ич, Җәмилә апа шулай ди.
~ ??инем жыиганым юк шул, үскәнем, чыгарам да түтәм.
— Инде түкмәссез, без сезне шефка алабыз, көлегезне берәр тартмага жыеп барыгыз, килеп алырбыз, ярыймы?
— Ярар, үскәнем, ярар...
Кыз, жырлап-биеп тә күрсәт инде Гөлнәзирә апа дисә, анысына да әзер иде ул. Нәгыймә тәмам сихерләде аны
— Фекал белән дә шул хәлме. Гөлнәзирә апа? — дип, Нәгыймә божраны тарайтканнан-тарайта барды
— Анысы нәрсә тагын9
— Ул ни... теге... бәдрәфтәге хәзинә, төнге алтын.
— Кит аннан, үскәнем, аның шундый матур исемнәре дә бар мени?
— Фәндә һәр нәрсәнең үз исеме бар
— Анысы да кирәкмени9
— Ул бик яхшы ашлама. Яшелчә бакчасына чыгарабыз
Гөлнәзирә, кесәсенә кипкән кабак төше тутырып, Нәгыймәне болдырга кадәр озата чыкты
Шулай итеп, ике гаилә өченчесенә каршы берләште Сәясәттәге кебек, яратышу түгел, максат берлеге жинде. Тик Нәгыймжаннын үз туксаны туксан. Сирәк-мирәк кенә булса да әле һаман Фәйрүзә уҗымына да керештереп чыккалый иде Гөлнәзирә моны белмәмешкә салына. Әмма ул Нәгыймханны акрын-акрын үз җәтмәсенә кертергә чамалый. Юри, көпә-көндез, кеше күрсен дип, Нәгыймҗан янына бара, ияртеп өенә алып кайта. Ачыктан-ачык йөри, берәүдән дә тартынмый. Улы Илдар да күнде бу хәлләргә. Нәгыймханны ул да көтеп ала башлады. Чөнки тегесе арал ашучан, шаян, тапкыр. Малайларга алдыйлар ошый бит
Юл өзгәләнгәнче дип колхоз капка борынына бер йөк салам бирде Ферма эшчеләренә аны китереп бирергә тиешләр иде Ләкин Гөлнәзирә үзе алып кайтырга булды. Карасыннар, күрсеннәр, әнә ничек алар Нәгыймҗан белән дус, тату яшиләр, дөньясына кадәр бергә көтәләр
Хуҗалык эчендәге эшләргә ат җигү күптәннән тыелган иде инде. Шуңа күрә үзенең сөтбикәсе — Бануны тәртә арасына керттеләр Сугыш чыгасы елны аны күрше авылдагы Бану исемле тол хатыннан башмак тана килеш сатып алганнар иде Шуңа күрә “Бану" дип йөртәләр. Уңдылар Сөте куе, тәмле Мае сал-сары Базарга алып чыксаң, кулга да тигезмиләр
Бану башына йөгән салганда да. камыт кигезгәндә дә каршылык күрсәтмәде. Моңлы күзләрен мөлдерәтеп, бер мөгрәде дә. әйдә, сезнеңчә булсын инде дигәндәй, бар кушканны үтәп торды
Көн корырак иде Кояшлы. Дымык Кар өстендә күзләрне чагылдырып энҗе-мәрҗәннәр җемелдәшә. Басу-кырларны, әйтерсең лә, тире кебек аркылыга-буйга тарттырып куйганнар тип-тигез, кин, офыкның чиге дә әллә кайда, аксыл томан эченә үк кереп китә
Бану үз көенә салмак кына атлый. Гөлнәзирә белән Нәгыймҗан, җилкәләре белән бер-беренә орына-орыиа, шаярышып, чана артыннан баралар Әледән-әле Нәгыймхан мәгъшукасын юл читендәге көрткә төртеп җибәрә. Гөлнәзирә кәттәбикәләргә генә хас чытыклык белән чыелдый - чыелдый карда ауный Нәгыймхан аны тартып торгыза да. карын каккан атлы булып йомшак җирләрен сыйпаштыра Хатын кыланчыкланып көлә Аңа рәхәт Ул көне буе шулай назланып барырга риза Ләкин авыл җирендә ир-ат белән хатын-кызның күрәләтә шаярышуы кабул ителми Кыр уртасындамы ул, урман эчендәме — барыбер гаеп санала Шуна күрә еракта дугалы ат күренүгә икесе тин шып булды. Юлаучы үтеп киткәнче кычкырып сөйләшмәделәр дә.
Салам эскертенен тирәсен көрәп чыкканнар иде Инде яртысын алып та бетергәннәр Шуна күрә күп көч куясы түтел, салам ишелеп
4. «К. У > М »•
чыга. Нәгыймҗан сәнәген тирәнгәрәк батырып, чанага чүмәлә-чүмәлә салам тондыра. Гөлнәзирә дә җитез, аннан калышмый, биргән берсен җайлап урнаштыра бара.
— Әйбәтләп тыгызла, ишелерлек булмасын, — дип кисәтте аны Нәгыймҗан.
— Син белгәнне без әллә кайчан белеп туйган.
— һо-һо, җилкәбез су күтәрми, ә9
Гөлнәзирә ферма эшчесе, аны өйрәтәсе юк. көн аралаш олау белән печән ташыйлар.
Гәпләшә-гәпләшә саламны төяп тә бетерделәр, инде әйбәтләп бастырыклыйсы гына калды.
Бану алдындагы саламга борынын төртеп тыныч кына басып тора.
— Бу мәхлук нишләр икән инде? — диде Нәгыймҗан. Сыер җигүне ул үзе өчен зур гарьлеккә саный иде.
— Килгәндә чыгымчыламаганны, кайту ягына элдертә генә инде ул.
— Аллага тапшырдык алайса.
Ләкин Бану башкачарак хәл итеп куйган иде. күрәсен. Беркетеп куйган кебек тик басып тора. Чыбыркы да тамызып карады Нәгыймҗан, сыек чыбык белән дә сыйлап алды. Орып та бирми. Тиресе калын икән мөртәтнең.
Гөлнәзирәгә бу ошамады.
— Ат дип беләсеңме әллә аны, — дип, Нәгыймҗанньш кулыннан чыбыркысын да. чыбыгын да тартып алды.
— Кәкәй икән бу абзый, Банукай. әйеме9 Өйрәнгән нимесләр белән сугышып. Сөт-маеңны ярата үзе. Миһербансыз икән безнен тәти егетебез. Әйдә әле, гөлкәем, кузгалыйк әле. кайткач бәрәнге кабыгы белән сыйлармын үзеңне.
Бану хужабикәсенең җиңен ялап алды.
— Менә шулай, әйдә, җанаш, әйдә Бу салам да үзеңә ич. астына түшәргә, яткан урынын йомшак, җылы булыр. Киттек, Банукай, киттек.
Бануны бу иркә сүзләр дә йомшартмагач, хатын аны ипи катысы белән ымсындырмакчы булды. Мүкләк ипи катысын ялт иттерде. Ләкин урыныннан гына кузгалмады.
— Барнагыл. барнагыл. Барнаулга бармагыл шушы үләт була инде.
— дип көлде Нәгыймҗан.
Инде Гөлнәзирәнең ачуы чыкты.
— Имгәк, бел. моннан ары ачык чырай күрсәтәсем юк, — дип, йодрыгы белән сыерның кабыргасына төртте.
Исе китте, ди. Бануның. Әле сез шулаймы дигәндәй, арт аякларын җайлап кына аерып куйды да, бер-бер артлы тәбикмәкләрен тамызды, сыеклыгын чыжылдатты. Тирә-якка җылы, төче ис таралды.
— Фу. — дип борынын җыерды Гөлнәзирә. — кабахәт җан икәнсен.
— Әйдә, бәхәс, — диде Нәгыймҗан, күзләрен мутландырып. — шушы минутта ук Бануны кузгатып җибәрәм
— Нәрсәгә бәхәсләшергә, болай да теләгәнеңнән артыграк аласың.
— Алайса, кичкә тавык шулпасы. Килештекме9
— Ул бер бөртек тавыкны син әйтмәсәң дә суярга чамалап куйган идем инде. Әйдә, күрсәт сон өнәренне. ат бәйләрлегең бармы икән9
Нәгыймҗан бисмилласын укып, әппәр итте дә, сыерның әрекмән колагына нидер пышылдады. Тагын. Тагын, һәм син күр дә, мин күр, кузгалып китмәсенме Бануын.
— Нәрсә әйттең син аңа, Нәгыймҗан абзый, — дип Гөлнәзирә иргә килеп сарылды.
— Тылсымлы сүз, — диде Нәгыймҗан борынын югары чөеп.
— Нинди тылсымлы сүз инде ул. Нәгыймҗан абзый, жә. әйт иңде, ялындырма...
— Бик беләсен киләме?
— Килә шул, Нәгыймҗан абзый...
— Әп итәрсеңме соң?
— Берне түгел, йөзне.
^2айса, башта миңа шуны әйт, хатын-кыз колагына нинди сүз сары май булып ята?
Гөлнәзирәнең иреннәре турсайды.
— И, сабый, үпкәләде дә, ярар, ярар, кил синең дә колагыңа әйтәм.
- Жә...
— Мин сине яратам..
— Үртәмә инде, Нәгыймхан абзый...
— Валлаһи. Бану хатын-кыз затыннан ләбаса. “Мин сине яратам”, дидем. Ә хатын-кызга ин охшаган сүз, “яратам” дигән сүз.
Мүкләккә килгәндә, аның сере бик гади иде. Хуҗа Насретдин ишәге чыгынчылап туктаганда, колагына жылы тынын өрә торган булган. Нәгыймхан шуны сынап карамакчы итте Ходайның рәхмәте, файдасы тиде ич. Бану кузгалды да китте Әнә, ничек арт саннарын кыймшаита- кыймшайта атлый.
Кичен бәйрәм ясадылар. Ждның бирми жани юк, ди. Инде соңгы тавык та казанга очып керде Гөлнәзирә мона һич тә хафаланмады. Яз башында бер-ике дистә күкәй сатып алырмын да, билге салып. Саниянен утырган тавыклары астына куярмын, дип томанлады. Көзгә, Алла боерса, үсеп тә хитәрләр. Әтәчләрен янә суярга була. Хәзергә әле бер тозлы казы бар. Саклап тотканда шактыйга җитәр'
Гөлнәзирә шундый план корды. Ләкин әлеге очрашуның соңгы очрашу буласын уена да китермәде
Ай басып туса, көн аяз була, диләр. Чыннан да, март шарт килде Айның сигезенче көнендә чана юлында чыпчык борын төртерлек су бар иде инде. Җиһан бөтенләй үзгәреп китте Тау-тау кар өемнәре арасында морхалары гына тырпаеп торган йортлар, каралты-куралар, койма- читәннәр, ниһаять, бүрекләрен киделәр. Авыл үз рәвешенә кайта башлады Инде ләң-ләң өргән этләр авазына казлар каңгылдавы, тавыклар кыткылдавы, бозаулар мөгрәве, бәрәннәр бәэлдәве килеп кушылды Үзе бер аһәң. Агач бакчаларында песнәкләр куанышып чыр-чу килә Тиздән кара каргалар, сыерчыклар ерак сәфәрдән кайтып төшәр
Әйе, табигать үзенекен итә Сугышың да, тормыш авырлыкларың да, кайгы-хәсрәт тә бармы да юкмы аңа. Хәер, табигать адәм балаларының дуамал, акылсыз гамәлләре, яу чабулары, үтсреш-суешлары саен җайлаша башласа, инде әллә кайчан галәмнең асты-өскә килгән булыр иде Хәсрәте дә, кайгысы да, фахигасе да бәндә үзе сайлап алган язмыш Ул бу хакта табигатькә дә, Аллаһы Тәгаләгә дә үпкә белдерә алмый. Гаеп кешенен үзендә. Ни чәчсә, шуны ура.
Ә табигать үз-үзенә беркайчан да хыянәт итми. Анын кануннары инде күптәннән көйләнгән. Көн артыннан төн килә, кыш көзне алмаштыра Йөгәннән ычкынганда да ул билгеле бер тәртип белән генә “ычкына”. Мәсәлән, бу якларда “Мөсаллия бураны" дигән зилзилә бар һәр елны мартның икенче яртысында куба. Төгәл өч көн дәвам итә Бу вакытта хир күк белән тоташа Кайда күк, кайда хир икәнен аерып та булмый хәтта. Тузынып та карый соң Җил бабай* Болгата, туздыра, вата, җимерә, бөтен тишек-тошыкларны кар белән томалый. Гүя ел буе җыелган үчен, үпкә-сүткәләрен шушы өч көндә кайтарып бетерергә омтыла.
Беренче тапкыр бу зилзилә сугыш чыгарга бер ел алда, 17 мартта кузгалган иде. Югыйсә, көн юып чыгарган ак өй кебек яп-якты, чиста, пакъ, күркәм иде Аяз көн бүләк итүенә куанып, күктә кояш елмайды Шул язгы кояш кебек нурлы Мөсаллия исеше унсигез яшьлек кыз
саламга баручы Мансур абыйсының атына утырып юлга чыкты. Эскерт төбеннән бодайлы кибәк җыеп кайтырга ниятләде сылукай. Әнисе каршы төште, кирәкмәс, кызым, интегеп йөрмә, кош-кортларнын болгаулыклары бар бит әле, диде. Мансурнын да ияртәсе килмәде сенлесен, йөрмә, шш орышты. Ә кыз һаман саен киреләнде. Чибәр кызлар иркә, үзсүзле булалар бит ул. Барам булгач, барам, диде, урман-кырларны да күреп, ирек ачып кайтасым килә, диде.
Алар эскерт янына килеп житеп, бераз кайнашуга, күкне болыт каплап алды, жил кузгалды. Шулай да эскерт ышыгында йөкне тиз төяделәр. Ул әзер булгач, Мансур Мөсаллияны чокыр эченнән өскә менгереп җибәрде дә, үзе тутырылган капчыкларның берсен туп шикелле югарыга бәрде, сеңлесе аны шундук тотып алды.
— Булды, икенчесен ыргыт, абый, — дип кычкырды кыз
Мансур ул капчыкны да тондырды. Ләкин үзе өскә күтәрелгәндә Мөсаллия юк иде инде. Сеңлесе гүя күккә ашты, ут булды да, су булды. Шаяртадыр, юлда көтеп торадыр, капчыкларны йөккә салган бит әнә, дип тынычландырды ул үзен.
Буран бөтен җиһанны биләп алды. Тирә-як ап-ак. Сөт диңгезендә йөзгән кебек Әле ярый аты тәҗрибәле, юл катысыннан читкә тайпылмый, атлавы — атлау. Шул көйдән басу капкасына да килеп җиттеләр. Ара ерак түгел иде. Мөсаллия монда да күренмәде. “Туры өйгә элдерткән ахры, чикерткә, дип ачуланды егет, итәген күтәреп чыбыркылыйсы нәмәстә, йөри шунда башны әйләндереп”.
Мөсаллия өйгә дә кайтмаган иде. Гаиләне кайгы йомып алды. Эзләргә чыгармын димә, буран котырыпмы—котыра. Ул фәкать өч тәүлектән сон гына тынды. Кызны бөтен авыл белән эзләргә чыктылар. Анын жансыз гәүдәсенә Мансур тап булды. Басу капкасыннан биш-алты адымда гына киртә баганасына сөялгән дә, кибәкле капчыгын кочаклап утырган килеш тунып үлгән. Жил тәгәрәткән капчыгын шушында куып җиткән, күрәсең (йөктә бер генә капчык булуын Мансур башта абайламаган иде).
Авыл халкы Мөсаллия буранын хәвефләнеп көтә. Чөнки буран ыжгырынган шул өч тәүлек буена зиратта кызньщ сулкылдый-сулкылдый елаган тавышы ишетелә. Картларның әйтүенчә, ул үпкәле, шуңа күрә корбан яулый, үзенә иптәшкә кеше көтә икән.
Мөсаллия бураны быел да мартнын унҗидесендә, гадәттәгечә, өйлә алдыннан килде. Гарасатның киләсен белеп торалар иде инде. Чөнки ул төнне каравылга чыккан Гөлнәзирә үз күзләре белән җиде төн уртасында ай тирәсендә кара-сары болытлар чуалышканын күзәтеп торды. Бераздан бу сәер төстәге болытлар су сипкәндәй юкка чыктылар. Күк төбе куе кызгылт төскә керде, йолдызлар сүнәр дәрәҗәгә житеп тоныкланды. Ай тотылганда гына була торган шомлы, куркыныч тынлык урнашты. Гомер булмаганны, колаклары чынларга кереште. И, ходаем, башка корбаннар алмасаң иде инде, дип белгән догаларын укып алды Гөлнәзирә.
Бу — сыналмыш. һәм ул елының-елында раска килә иде. Ләкин буран дип, кул кушырып та утырып булмый. Фермада бигрәк тә. Өстәвенә, Гөлнәзирә дежур иде. Алар, әлбәттә кулдашы Сания белән бөтен эшне бергә башкаралар. Ул бик ипле хатын. Анын белән дуслашуына Гөлнәзирә сөенеп бетә алмый. Икенче көтүнекеләр, әнә, талашып-ачуланышып беттеләр инде. Һаман эш бүлешәләр. Югыйсә, бүлештен ни, бүлешмәдек ни, барыбер башкарып чыгарга кирәк ич инде аны. һәр селкенгәнеңне бизмәнгә сала башласаң, ишәрсең ишәк чумарын.
— Сарык саен булгахтер, бәрән саен сиклитар кирәк сезгә, кызлар, — дип көлгән иде Гөлнәзирә, ошатмадылар. Кысылма, янәсе, кысылып үләрсең. Аңа соң нәрсә, йолкыш-молкыш йәмшиктә, этем-петем кантурда, тик йөрсеннәр йөзләрен каралтып.
Дежур кеше капка-сапкаларны ябыштырып, малларны тагын бер кат тикшереп, бәрән йортынын морҗасын томалап, иң соңыннан кайтып китә. Ләкин дежурлык вазифасы болар белән генә бетмәгән икән. Ул
соңыннан гына ачыкланчы
Мөсаллия бураны Гөлнәзирәгә ниндидер сүз белән әйтеп бирә алмаслык шом, тынычсызлык, шөбһә алып килде Тиктомалдан елыйсы, кем беләндер әрепләшәсе килә, кулы эшкә ятмый Күз алтынла һаман якты айны чорнап алган кара-соры болытлар Кәеф бозылырлык сәбәбе дә юк шикелле үзе Нәгыймхан белән аралары әйбәтләнде, элеккечә каракашым, дип кенә тора. Бүген ул килми, шөгыльләрем күп, диде Әнисенен вафатына да күнегеп бара кебек. Мөселман өммәтендәге бәндәгә үлем-китем артыннан елап-кайгырып йөрү фарыз түгел, диделәр, хәер бир, догалар багышлат, кадер-хөрмәтен шул булыр, диделәр.
Гөлнәзирә элек тә шактый еш хис зилзиләләре кичерә иде ямансулана, сагышлана, юксына... Бу зилзилә башлыча якын кешеләренә бәйле була иде. Ачы булса да, татлы хисләр. Хәзерге халәте бөтенләй башка. Жаны өзгәләнә Ул гүя биек яр өстендә Яр менә-менә ишелергә тора... Ә ул урыныннан кузгала алмый.
Түнтерәгән башын мендәргә салгач та үзгәрмәде Гөлнәзирәнең әлеге борчулы кәефе Урамда әле елаган бала тавышы чыгарып, әле усал җанвардай үкереп, әле сызгырынып Мөсаллия бураны тузына Нәрсәдер химерелә, нәрсәнедер кубарып ташлыйлар. Нидер ыжгыра, гүли Шул гүләү, ыжгыру арасыннан Мөсаллиянең сулкылдаганы ишетелеп киткәндәй була.
Төнне әнә шулай бик бимазалы үткәрде Гөлнәзирә.саташып, бастырылып бетте. Ахры таң белән фермага чыгып чапты, бер-бер хәл булмагае9! Ә анда аны, чыннан да, фаҗига көтеп торган икән Ике утар арасындагы зур капкага кысылып-тапталып җиде сарык үлгән иде Көтү котырса, шушы котырынган буран шикелле ул. Тыймалы түгел. Сарыклар этешә-төртешә бер-бсрсен капка әрәтәсенә китереп кысканнар, күрәсең Упкын булса, упкынга тәгәрәшкән булырлар иде, ут булса, утка ташланырлар иде.
Зур шау-шу купты Шунда ук районнан тикшерүчеләр килеп төште. Бик җентекләп сораштылар, казындылар. Сарыкларны берәр ачулы кеше яки дошман зат юри куркытмады микән дип, бөтен авыл белән сөйләшеп чыктылар Гөлнәзирәне көнгә икешәр-өчәр мәртәбә чакырып сорау алдылар Әлеге төнне кайда идең, кеше күрдеме, шаһитларын бармы, ничек исбат итә аласың, дип җанына тиеп беттеләр Ахры кулга алып, районга алып киттеләр Илдарны Сания алып калды
Картлар бу казаны Мөсаллия буранына бәйләп аңлаттылар Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, хайван-мәхлукларның гомерен өзеп, бәндәләрнекен саклап калды, диделәр Ләкин бу коммунистик тәгълиматка туры килми иде Шуңа күрә өстәгеләр моннан көлделәр генә
Төрмә дигәннәре нарат агачыннан салынган йорт иде Тәрәзәләре юк. Калай белән тышланган ишеге шундый ук икенче йорт эченә ачыла Алар тоташ. Анысында — милиционерлар
Хатын-кызлар бүлегендә Гөлнәзирәләр өчәү иде Берсе — амбарга эшкә баргач, бәләкәй янчык белән чәчүлек ашлыгын урлаган урта яшьләрдәге хатын Гаҗәп, үзе өчен түгел, күбрәк сыеры өчен жан ата "Бүген-иртәгә бозауларга тора, исән-сау гына котылса ярар иде”. - дип ишекле-түрле теләк теләп йөри Икенчесе — юантык гәүдәле, табак битле тешләк хатын Авызыннан ник бер сүз чыксын Күзләрен тасрайткан да тик бүселеп утыра Анысы колхоз бригадирын кыйнаган ди
' Беренче көнне Гөлнәзирәнең керфекләре минут та кибеп тормады
— Сытыл, сытыл. — дип мыскыллады аны тикшерүче хатын. — барыбер кызгандыра алмассың Гаепле икәнсең, елау түгел, башыңны орсаң да җәзасын алачаксың’ Ә эшең бик четерекле
Күзлек аша тикшерүченең бәбәкләре әллә нинди ерткыч җанварныкыдай зүр булып, куркыныч булып күренә иде Гөлнәзирәне боз кебек салкын карашыннан ычкындырмый гына ул зифа, озын бармаклары белән өстәл өстендәге кәгазьләрне читкәрәк этеп куйды Тырнагы керсә.
бармагы керә торган усал зат икән бу. Гөлнәзирә аны беренче күрүгә үк шундый нәтиҗә ясады.
— Җә, башладык, — диде ханым юка иреннәрен бөрештереп, — кем котыртуы буенча дәүләт милкенә зыян салдың’
Гөлнәзирәнең сүзе юк иде. Тикшерүче аны фикерен туплый, дин уйлады күрәсең, гомуми хакыйкатьне дә кисәтеп куюны мәгъкуль санады. — Дөресен, фәкать дөресен генә сөйлә, без аны исәпкә алачакбыз!
Гөлнәзирә авызын ачып сүз әйтмәсә дә, эче тулы уй. Ничек инде, котыртырга эт түгел лә. Ни рәвешле дәүләт милкенә зыян салсын ди. Ул өендә вакытта килеп чыккан каза ләбаса! Июнь аенда бер атны яшен сугып үтерде, шуның өчен хәзер караучыны гаепләргәме? Гелән мал-туар өстендә генә торып булмый ич...
— Мин җавап көтәм!
Гөлнәзирә кибешкән иреннәрен тел очы белән ялмап алды да:
— Мин, апа, бернәрсә дә әйтә алмыйм. — диде.
Тикшерүченең гәүдәсе урыныннан купты.
— Сөйләячәксең, барысын да хәтеренә төшерәячәксен, — диде ул, урта бармагын тырпайтып, — синең ише надан авыл хатыннарын гына түгел, әллә-нинди һавалы интеллигентларны да аз сындырмадык без!
Тикшерүче искәрмәстән бармак очлары белән генә Гөлнәзирәнең ияк уемыннан эләктереп алып, башын артка этәрде. Муены шырт итте Гөлнәзирәнең, берара күз аллары әлҗе-мөлҗе килеп торды.
— Сорауны кабатлыйм, — диде тикшерүче берни булмагандай, — кем коткысы белән дәүләт милкенә зыян салдык?
— Мине берәү дә котыртмады, апа...
— Димәк, үз теләгең белән җинаять кылдың, шулаймы?
— Нинди жинаять, апа...
— Мин сиңа апа да,иптәш тә түгел. Мин — тикшерүче, рәсми кеше! Төшендеңме?
— Төшендем...
— Алайса сорауга җавап бир!
— Мин ул сарыкларны үземнеке кебек яратып тәрбиялим бит, апа... ничек итеп ал арга кул салыйм ди?
— Алайса бу җинаятьне кем эшләгән соң? Ничек уйлыйсың, авылда бармы андый кешеләр? Җә, тиз бул!
Тикшерүченең күзләреннән янә утлы уклар чәчелде. Гөлнәзирә тырышып-тырышып бу күз элмәгеннән ычкынырга омтылып караса да, һаман шул усал бәбәкләр әсирлегендә кала торды. Бу аны энә очында тота иде. Башына хәтта: “Сарыкларны үзем өркеттем’', — дип әйтеп котылыйм гына микән әллә, дигән уй да керде.
Бәхетенә телефон шалтырады. Шул рәвешчә хәл алды. Тикшерүче трубканы куюга исә әлеге сорауга мөнәсәбәтен белдерергә ашыкты.
— И, апа, монда тырнак астыннан кер эзлисе юк инде, бу Мөсаллия бураны галәмәте. Үзем дә ычкынудан чак-чак калдым.
Тикшерүче корбанына ыргылган карчыга шикелле Гөлнәзирәгә ташланды. Ә дигәнче муенын кысып алды, бармакларын җилкә тамырына батырды. Менә нинди була икән ул авырту! Әйтерсең лә, муенына очлы тимер белән кададылар. Ни кычкыра, ни кузгала алмый.
— Тагын бер мыскыл сүзе ычкындырсаң, бел аны, — дип янады ханым өстәл янына барып утыргач, — күрмәгәнеңне күрерсең.
Гөлнәзирә тикшерүченең кул сузуына карышмады, милициядә тәртип шулай күрәсең, дип уйлады. Ә тикшерүче остарган, ул бу гамәлләрне тавышсыз-тынсыз, мыштым гына, кул югандай гадәти генә итеп башкара иде.
— Дөресе шулай бит, апа, — дип Гөлнәзирә дә үз сүзеннән чыкмады, әмма Мөсаллия бураны турында ләм-мим. Әнә бит мыскыл итеп кабул иткән, — өер бер котырдымы, тыярмын димә, мәхлуклар ич алар, миләре бала йодрыгы кадәр дә юк. Вата, җимерә, барыбер үзенекен итә.
Маташтырма, ярыймы9 Кемнеңдер кулы уйнаган монда Әгәр шул кемдер табылса, син котылачаксың. табылмаса — төрмә'
— Нишлим сон, апа? Өемне алыгыз, сыерымны — өтермәгә генә япмагыз! Улым бар бит минем...
Гөлнәзирәнен башы өстәлгә ауды, җилкәләре бизгәк тоткан кешенеке шикелле калтырана башлады. Тикшерүче бер сүз әйтмәде, йомшак кәнәфигә чумып, анын бу өянәге үткәнен ипләп кенә көтеп утырды.
- Йә, тынычландыңмы, әнә су эч. Тартынма, эч, эч!
Гөлнәзирә су эчкәч, чыннан да, тынычланып китте
— Мин сила ярдәм итә алам, — диде тикшерүче шул дустанә кыяфәтен үзгәртмичә.
— Гомер бакыена онытмас идем, апа, бу игелекләреңне
— Мин сарыкларга каза салган корткычны беләм
— Кем соң ул, апа? Кем аркасында мин өтермәләрдә саргаям икән?
— Нәгыйм Сәлихжанов!
Гөлнәзирә, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, бөтен гәүдәсе белән тикшерүчегә таба янтайды.
— Әйе, әйе, — дип дәвам итте бүлмә хуҗасы, — Нәгыймҗан Сәлихжанов!
— Юк, юк, апа булмаганны... Нәгыймхан абзый... юк, юк ..
—Башыңны тәмам бутаган икән, — диде тикшерүче, — сыйнфый дошманның шакшы алымы бу. — Алар шул рәвешле синең кебек җилбәзәкләрнең ышанычына керәләр. Ярату, мәхәббәт, имеш. . Фронтовик ирең була торып, ничек шул карагруһның муенына асылындың син, аңламыйм.
— Апа, гөнаһысына кермә, апа...
— Бүлдермә! Каенсарда сыйнфый дошманнарның тамыры корымаган әле. Беләбез. Бу мәкерле эшләр белән Хисам бай кызы Фәхерниса җитәкчелек итә. Авыруы хәйлә генә Ирен, кызын Советка каршы эшләргә тарта
— Кызы анын авылда бер, апа, алдынгы пионер .
— Монысы да күз буяу өчен генә.
— Белмим инде алайса, башым катты, бернәрсә уйлый алмыйм
— Фаҗига буласы төнне Сәлихжанов белән очрашмагансыз бит, әйеме?
— Өйдә шөгыльләрем күп дигән иде
— Менә-менә, һай, мәкерле дә соң бу дошман! Ныклабрак тикшерә башласаң, аягына да үзе аткандыр, мөгаен Авылда каһарман булып йөри икән әле, сатлык җан Хәрби комиссариаттан мәгълүматлар алдык, ул кер юу ротасында гап-гади йөкче хезмәтен башкарган. Менә сиңа каһарман!9
— Булмас ла, апа...
— Миркасыймова, болай сәяси сукырлык күрсәтергә ярамый, син бит анды Совет кешесе. Сәлихжановка килгәндә, жыры җырланган иңде. Аның кырын эшләре турыңдагы кәгазьгә син дә имзаңны куярсын Иртәгәгә мин әзерләп куярмын. Инде, бар, ял ит, арыгансыңдыр
Шушындый коточкыч сүзләрдән сон нинди ял була ди инде9 Башыңны ташлап качарлык хәл ләбаса!9 Их, Нәгыймҗан абзый, Нәгыймхан абзый, тайгак юлга кергәнсең бит Тач елан икән хатынын Әткәсе өчен үч алмакчы. күрәсең, безнең бәхетле тормышыбызны жимер- мәкче Җимерми торыгыз әле Әнә, милиция барысын да белеп тора икән Рәхмәт үзләренә Уйлаганыем аны, нигә диеп ул убырлы кызын минем янга җибәрде икән диеп, дуслаша, янәсе, ире хакында кайгырта, саулыгын саклый. Халыкны изеп жыйган байлыгыгыз тамагыгызга утырдымы? Шул кирәк сезгә, үзегезгә күрә таман
Бригадирын кыйнаган хатын чалкан төшеп, киерслә-киерслә гырлый Тегесе төшендә дә сыеры белән саташа. Гөлнәзирә аларга игътибар да
итми. Чөнки башы тулы уй, келт итеп әле берсе, әле икенчесе хәтеренә килә. Ә шулай да, нигә дип аны сатып алырга кирәк сон9 Сатып алырга бер-бер ышлиунмы әллә ул? Сарыкларны харап итәргә ният иткән бәндәгә нигә Гөлнәзирә белән дуслашып торырга? Төне буе берүзләре ич ул сарыклар. Агач аяклы титак каравылчы кузгалганчы ферманың үзен төяп алып китәргә була. Авырткач, айгыр типте ни, бия типте ни, диләр дә соң ул, юк, барыбер булса, ишектән түгел, тәрәзәдән йөрерләр иде. Монда нәрсәнеңдер очы очына ялганып бетми кебек. Нәгыймҗанның сарыклар белән кызыксынганы булмады, гөнаһысына кереп булмый. Аннан китереп, үз күзләре белән күрмәгәч, ничек итеп кеше өстенә гаеп ташламак кирәк9 Шулаен ул шулай да, күрәләтә бер гаепсез килеш өтермәгә дә керәсе килми бит Тикшерүче: йә син, йә ул, ди...
Гөлнәзирә ике ут арасында калды, кайсына борылсаң, шунысы пешерә. Төне буе уй дилбегәсенең очына чыга алмый интекте. Тан алдыннан гына черем итеп алды ул. Алай да керфекләре иртә ачылды. Тавышка уянган икән. Беркемгә бер кәлимә сүз катмыйча оеп утырган бригадир кыйнаган хатын куллары белән тимер ишекне төя иде:
— Ачыгыз, йомышым бар, ачыгыз!
— Әй, кем ул? Кулыңа богау салганны көтәсеңме? — дип кычкырды дежур милиционер ишекнең аргы ягыннан.
— Абый, абый дим, миңа чыгарга кирәк, абый..
Ниһаять, ишеккә уелган рәшәткәле форточка ачылды. Анда сакчының табактай бите капланды. Чабата иренле авызы белән итләч борыны гына күренеп тора.
— Җә, нәрсә бар? Нигә тузынасын?
— Абый, мина чыгарга кирәк...
— Аерым-аерым бәдрәфкә йөртергә алланын кашка тәкәсе түгелсен.
— Юк, абый, мин ана түгел, мина авылга кайтырга кирәк.
“Иске авыздан яна сүз, саташтыңмы әллә?” — дип милиционер форточканы ябып куйды. Хатынның үз туксаны туксан, дөбердәтә генә.
Бу юлы ишек ачылды.
— Ачуымны китермә, аяк-кулыңны бәйләп ташлармын!
— Абый, бик кирәк ие бит, абый!
— Сабый булма, Булатова, сине бу йорттан суд кына чыгара ала. — Мин бөтенләйгә димим бит, абый, урап киләм мин. киләм! Милиционерга хатынның сүзләре кызык тоелды ахры.
— Нигә кайтырга кирәк соң сиңа, Булатова9 — диде ул, мыек очларын селкетеп. — Ни йомыш?
Хатынның учлары йодрыкланды, кашлары асылынып күзенә төште.
— Мине барыбер утырталар инде, абый, теге ләңкәсенең дә тешләрен коеп киләсе ие...
— Анысы кем инде?
— Персидәтел. Лискә эт кебек һаман чәңгелдәп өреп йөргәнгә “Ләнкә” дип йөртәләр. Бригадир белән икәүләп халыкның канын эчәләр бит, абый...
Әңгәмә шушында өзелде. Гөлнәзирәне тикшерүче чакыртып алды Иртүк килеп җиткән, юынмаган, ашамаган дигәндәй...
Ул бүген кәефсез күренә иде. “Исәнмесез”гә дә җавап биреп тормады, Гөлнәзирәгә кәгазь сузды.
— Укы да, кулыңны куй, аннан өенә кайтып китәрсең.
Гөлнәзирә йөгереп барып, тикшерүчене урындыгы ние белән берьюлы кочаклап алды.
— Бу яхшылыкларыңны мәнге онытмам, апа, алла боерса, нәзер итеп көзгә бер каз калдырырмын, бик зур рәхмәт, и, апа...
— Ярый, ярый, вакытым тар минем...
Гөлнәзирә башта укып та тормыйча имзасын сырларга исәпләгән иде дә, күңел төпкеленнән килгән ниндидер эчке аваз аның бу ниятенә каршы төште. Ул гүя, кабаланма, Гөлнәзирә, соңыннан үкенерлек
булмасын, дип кисәтә иде.
Әлеге беркетмәне ул ике-өч тапкыр укып чыкты. Аңлашылмаганга түгел, юк, бик аңлашылырлык язылган. Тик анда теркәлгәннәр барысы да чеп-чи ялган иде. Имеш, Нәгыймҗан Гөлнәзирәгә берничә мәртәбә колхоз сарыкларына агу эчерергә кушкан. Куркыткан, янаган. Эше барып чыкмагач, ахры ул җинаятьне үз куллары белән башкарган. Моны Гөлнәзирә күреп торган. Ул тиешле урынга житкерәм дигәч. мин сине дөньяда яшәтмәячәкмен, дип янаган. Шуңа күрә Гөлнәзирә серне эчендә саклаган, хәзер ул аңа бик үкенә. Совет властеннан ярлыкавын сорый. Намуслы хезмәтем белән үземне аклаячакмын, дип сүз бирә
— Апа, мин бу кәгазьгә кул куя алмыйм, — диде Гөлнәзирә озак кына эндәшми торганнан сон, — ялган бит бу?!
— Ихтыярын, — диде тикшерүче битараф кына, — төрмәгә керәсең киләдер алайса...
— Ходай кушмаган эш булмас, апа. иншалла, рәхмәтеннән ташламас
...Бу тикшерүчене Гөлнәзирә башка күрмәде. Хак булса, аны күрше районга күчергәннәр, дип сөйләделәр. Берничә көннән аны прокурор чакыртты.
— Бәхетен бар икән, Миркасыймова, — диде какрыклы карлыккан тавыш белән Ачулы идеме ул, канәгать идеме — әлегә Гөлнәзирә аңламады Ә прокурор дәвам итте — Колхоз рәисенен пешмәгән бәрәнге булуы аркасында гына котыласың. Югыйсә, синең урының Себсрдә иде Эшеңне административ чара күрү өчен авыл Советына җибәрәбез Буш калдырмаслар, көтмә!
Гөлнәзирә соңыннан гына белде, фермадагы дежурлыкнын кагыйдәләре эшләнмәгән булган икән. Шул сәбәпле колхоз рәисен дә. ферма мөдирен дә эшләреннән азат иттеләр. Гөлнәзирә сөтбикәсен — Бануын биреп котылды. Штраф салдылар. Фермадан да кудылар.
Нәгыймҗан гына язмышының кыл өстендә торганын, баш очында кара козгыннар очканын белмичә калды.
1943 елның язы сон, әмма дәррәү килде. Мосаллия бураныннан сон башланган суыклар апрельнең егермеләренә кадәр сынмады. Әле аннан соң да җылы артык куандырмады. Агыйдел аръягыннан искән ачы җил сөякләргә үтеп керә иде, кырлачларын бер якта торсын.
Тик шыксыз көннәр озаккарак тартылса да, яз барыбер кыш бабайдан үз хокукларын тартып алды. Көннәрдән-бер көнне җил тынды, яшь кәләштәй ялтырап кояш елмайды. Ике-өч көн эчендә ерганаклар су белән тулды, сыкрый-сыкрый Сөн бозы күтәрелде. Ташу башланды. Җылы, көяз яз килде
Сталинның да иң яраткан язы 1943 ел язы булган, имеш Бик мөмкин Идел буендагы зур җиңүдән сон. чыннан да, аның сипкелле йөзендә, ниһаять, канәгатьлек билгеләре хасил булды, өмете кайтты. Советлар Союзы тез чүкмәячәк, сугыш һичьюгы солых белән тәмамланачак. Югыйсә, төп башына утыра язган иде ич. Кызыл Армия дөньяда иң көчле, иң алдынгы армия дип лаф ордык та, әнә нәрсә килеп чыкты Ганцсвалс Иосиф хәтта җарияләрен дә онытып торды Яшь хатыны у зенә- үзе кул салгач, ул кабат өйләнмәде Тик грузин грузин инде, каны кайнар иде. еш кына тамырларына сыеша .алмыйча җәфалый иде Мәскәүдә Сталин ятагына башын салмаган чибәр артисткалар, мөгаен, калмагандыр Әйе, артисткаларны хуп күрә иде ул. Театрга баргач, күңеленә ошаганына күз генә сирпи. җан дусты Берия "товар”ны нәкъ вакытында хуҗасына китереп тә җиткерә. Хур кызлары махсус исәптә тора иле Ә теле озынраклары шундук юкка да чыга.
Шулай, гыйшык-мыйшыкта да Сталин җәллад иде, бәхетсезлек
кенә алып килә иде. Аның каравы, Гитлер мәгъшукаларына турылыклы маэмай булды. Ул бервакытта да ятак өчен генә сөяркә тотмады. Мавыгуын да яшермәде. Йөрәк парәсенә кыйммәтле бүләкләр бирүдән тартынмады. Ихтимал, җенси көчсезлеге шуна этәргәндер?
Нәгыймҗан кечкенә кеше. Әмма Сталин белән Гитлер кебек үк ир заты. Чәчбиләр аңа да бик якын. Тәтәйләрне китереп бирмәсәләр дә, авыл көтүенә ул хуҗа. Ә Сталин аның мактанычы. Борыннары охшаш Икесенеке дә зур, икесенеке дә киртекле. Мондый борын дәртле кешеләрдә генә була, имеш
Нәгыймҗан Гитлерның гайрәтсез мәхлук икәнен белгән булса, әллә нинди үтергеч такмаклар чыгарган булыр иде. Хәер, ул хәзер дә аны ким-хур итми. Менә ул такмакларның кайберләре:
Абау, Гитлер, авызын зур, Ачма — тешең санарлар..
Тау башыңда бытбылдык. Бүсер Гитлер — зур кендек...
Сукыр Гитлер сабан сөрә, Чак-чак атлый атлары...
Кырык өчнең язы Сталинга күңел күтәренкелеге алып килсә дә, каенсарлыларны һич тә куандырмады. Сугыш башланганнан бирле беренче мәртәбә ачлыкка тарды ул. Авыл өстенә юклык пәрдәсе төште. Халыкнын элекке маясы тәмам бетте, күәс чиләкләренә кадәр коргаксыды. Фаҗигага эләккән корабтан качкан күселәр кебек, чоланнарны тычканнар булып тычканнар ташлап китте. Алар өчен дә ялманырлык бөртек калмаган иде.
Нәгыймҗан моңа кадәр ким-хур булмады, һәрвакыт пычагы май өстендә йөзде. Кая барса, шунда кадер-хөрмәт, мул табын көтә иде аны. Әлегәчә чабатасы читән башыннан төшмәде, базары бетмәде. Чөнки хәзергә авылга җанлы солдатлар түгел, кара кәгазьләр генә кайта. Ул — бердәнбер. Гөлнәзирәнең соңгы тавыгын суйдыргач, әнә, Фәйрүзәгә күчте, аны кашыды. Язга чыккач менә хәлләр үзгәрде. 'Фәйрүзәкәй казан ас, ал кулына табагач”, — дип җорлануларга чик килде. Чөнки кулына табагач алырлыгы калмады Фәйрүзәнең.
Нәгыймҗан капка әрәтәсенә таянып, шушы хакта уйланып торды. Ә лапас кыегында чыр-чу килеп чыпчыклар сөешә Бик яман кыланалар икән бу хәчтрүшләр, әй. Менә кемнәрдә икән ул көч-куәт0! Яратышудан шар кебек кабарынган бер чыпчык кайсы ягы беләндер Сәгыйдәне хәтерләтә иде. Ул да шулай йомры, түгәрәк... “Ул түтәйнең кылын тартып караганда ничек булыр икән, ә?” — дигән уй кереп оялады аның башына. Хәер, бу хакта ул бер бүген генә уйланмый иде.
Кичә генә авыл Советы сессиясеннән бергә кайттылар. Нәгыймҗан, гадәттәгечә, кулларын уйнаткалап алды. Кыргыйланмады. Кытыкны китерәсең, дип чәбәләнеп тә куйды әле. Урындагы кеше ич ул, сәвит башлыгы. Тетеп салса да, сүз әйтә алмыйсың. Ымсындыргыч, каһәр! Теге ач бетләр түгел инде.
Ач дигәннән, Нәгыймҗанның үз хәле алай ук мөшкелләрдән түгел. Ул колхозда актив санала. Активларга исә боерык белән яшертен генә онын-ярмасын тамызгалап торалар. Ул әлеге продукцияләрнең тамчысын да әрәм-шәрәм итмичә өенә алып кайта. Бәрәңгесе бар. Тагын, сөте- катыгы. Ә үзе ул күбрәк читтә сыйлана. Бу да ашамлык янга кала дигән сүз.
Сәгыйдә мәсьәләсендәге уй-хыялларын яшереп тормады Нәгыймҗан, тәвәккәлләде тәки. Ятып калганчы, атып кал, дип көннәрдән- бер көнне Сәгыйдәнең ишеген шакыды. Әгәр тавыш-мазар куптара калса,
йомышын да хәстәрләп куйды. Янәсе, ана ашыгыч рәвештә белешмә кирәк, хәрби комиссариаттан сорыйлар.
Тик юкка хафаланган икән, хатын-кызнын барысы да бер очтан сөрелгән икән. Сәгыйдә куып чыгармады Ләкин шарт куйды, нәчәлник бит: безнең арадагы мөнәсәбәтне беркем дә белергә тиеш түгел, диде. Минем рөхсәт белән генә киләсен, кунарга калмыйсын, диде
Шулай итеп, Нәгыймхан алты ай эчендә өченче солдатканың өй кыегына ябышты.
Гөлнәзирә әле юньле-башлы эреп тә житмәгән боламыклы жирне көрәк кергән кадәр каера да ташлый, каера да ташлый. Ләкин уңышы гына ташка үлчим. Киләсе елда, алла боерса, вагракларын калдырыбрак чүпләргә булыр, дип күнеленә беркетеп куйды ул. Бер килсә, килә икән бит, быел анын бәрәңгесе базы-ние белән өшегән иде Ә хәзер жыйганы черек бәрәңге Үзе черек булса да, исеме матур. Кәлжемә' Инде, әнә, үзенә багышлап жырлар да чыгарырга өлгергәннәр.
Озын-озак юанырга вакыты юк иде Гөлнәзирәнен. Амбар келәтләренең эчен акшарларга кушты бригадир. Ни сәбәпледер, глубинка (дәүләт) ашлыгын яна урынга күчерергә кушканнар. Шуна күрә тиз генә табада кәлжемә коймагы пешереп алды да, улы белән тәгамлап, эшенә китте
Банат капка баганасына сөялеп, аны көтеп тора иде Чырае, һәрвакьптагыча, әче торма капкан кешенеке кебек сытык. Ләкин бу ачудан да, кемнедер яратмаудан да түгел, нәсел-нәсәбе шундый Кырыс табигатьле, аз сүзле нәсел Йомакай кеше тискәре була бит ул, кирелекләре дә бар, әлбәттә Бу хакта авылда мәзәкләр дә йөри
Банатның әтисе Корбангали яшь вакытта кыз күзләргә барган, имеш. Җаен китереп очрашканнар болар. Кыз, билгеле инде, егеттән матур-күркәм сүзләр көтә. Ә теге ләм-мим. Ахры кыз сүзне үзе башларга мәҗбүр була.
— Карале, Корбангали, ай нинди якты бүген, — ди.
— Әллә тагын, — дип җилкәсен җыерып куя егет
— Зөһрә исемле бер ятимә кызны судан кайтканда ай көянтәсе- чиләкләре белән күтәреп алган ди, дөрес микән бу?
— Күрмәдем. — ди Корбангали.
һич чарасы калмагач, кыз: ‘Корбангали, син мине ошатасынмы9'' — дип сорый.
— Ошатсани, анда синең ни эшен бар9 — дип әйтеп ташламасынмы егет. _
Кыз сикереп тора да, өенә кереп бикләнә Шунын белән вәссәлам Кәләшне Корбангалигә соңыннан әтисе алып кайтып биргән, имеш
Менә шундый зат алар. Банатнын ире Мирзаханны да гаилә җанлы дип әйтеп булмый иде Күбрәк гомерен балык тотып, ауга йөреп, итек басып, кием тегеп уздыра иде Ләкин ул боларнын берсендә дә чын оста түгел иде Шуна күрә авыл халкы ана жилбәзәк дип карый иде Төп йөкне Банат тартты Ләкин хатын-кыз үҗәтлеге белән генә әлләни кырып булмый икән шул. Мантымадылар алар. Ярдәм итәргә туган-тумачалары да юк иде Мирзаханнан Банат ярым-йорты йорт-җир белән калды Инде яхшыга өмет тә юк, чөнки авылда ин беренче булып “кара кәгазьне" Банат алды. , _
— Алма кебек тулгансын, тьфү-тьфү. күз тимәсен, — диде Гөлнәзирә Банатка.
Банатның тонык күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары кабынып алды
— Ярты авыл тулган алма кебек хәзер.
— Ә нәрсә булган9
— Нәрсә, нәрсә, үзеннен башына төшкәч анларсын әле Ачлык
галәмәте. Фатыйма әби аякларына да баса алмый, гөбе кебек булып шешкәннәр.
— Үземнең дә мактанырлыгым юк, малайкай, бүген кәлҗемә коймагы гына эләкте.
— Сине Нәгыймҗан корытты. Убыр тәре.
— Инде...
— Сез эшкә килдегезме, тел кашыргамы? — дип оршынды завхоз Гөләндәм, — буенный эш монда...
Башта келәтне юып чыгардылар. Аннан сон авыз-борыннарына чүпрәк урап ниндидер сасы исле сыеклыкны стеналарга бөркеделәр. Бөҗәк ояламаска яхшы ди. Күселәр дә яратмый икән бу исне. “Ипләп эшләгез, бу буенный дару”, — дип кисәтте завхоз. Булса да булгандыр, ютәле тәүлек буе узмады, гел тамак төбен кытыклап торды.
Глубинка бодаена икесенең дә исе-акылы китте мәгәр. Үзе күп, үзе чиста, үзе эре. Җә, ходай, булса да булыр икән байлык! Ирексездән хатыннарның куллары көшел эченә кереп китте. Икесе тиң берничә бөртек бодай бөртеген авызларына капты. Гөләндәм күзәтеп торган икән:
— Сүкәлмәң, буенный бодай ул! — дип төкерекләрен чәчте.
— Кешеләр ачтан шешенә, ә монда никадәр ашлык! — диде Банат, үз күзләренә үзе ышанмыйча.
— Шешенмәгәе, чәнчелеп китең, бөртеген дә бирәсем юк, — дип акырды Гөләндәм.
— Синнән бодай сорамыйлар ич әле, Гөләңдәмтәй, кәнсәләрдә ни уйлыйлар икән дибез.
— Кәнсәләр, кәнсәләр, монда кәнсәләрнең нинди катнашы булсын? Әйтеп торалар ич, буенный бодай диеп.
Гөлнәзирәнең завхоз бугазын киергән арада кесәсенә бераз бөртек тутырасы килгән иде дә, бер янчык ашлык урлап тотылган, төрмәдәге хатынны исенә төшереп, туктап калды. Суд булган икән, ун ел биргәннәр, ди.
— Мин сине кайдан бодай юнәтергә өйрәтермен, — дип пышылдады Банат, — кичә генә юлыктым. Төне буе ярма ташында бодай чыгардым. Балаларым иртән корсаклары кап булганчы ботка состы.
— Нинди бодай соң ул, урланган түгелдер бит?
— Эштән сон безгә барыйк, күрерсең.
— Ә нигә алайса үзең шешенеп йөрисең?
— Әйтеп торалар ич, кичә генә юлыктым диеп, бер ашау белән шеш кайта димени?
Тышкы яктан шыксыз күренсә дә, Банатның өе чиста иде. Буйдан- буйга сузылган сәке сап-сары итеп юылган. Тәрәзә пәрдәләре, урын-җир япмалары да килешле. Чәчәкле-чуклы бирнә чаршавын да элеп куйган.
— Син кишер чәе эчмисендер инде, Гөлнәзирә, самавыр куеп тормыйм, — диде Банат, үзенең фәкыйрьлегеннән гафу үтенгәндәй.
— Барыбыз да кишер яфрагына калдык инде, малайкай, такта чәй хәзер төшкә дә керми. Бодаең кая соң, бодаең?
— Кил, менә монда...
Мич башы башак белән тулган иде. Каз муены кебек тулы, эре башаклар. Әйтерсең лә, хәзер генә урып алганнар. Ләкин ач күзгә генә шулай тоела иде бу. Гадәти башак мондый ук бүртем, мондый ук калын булмый. Бөртекләрнең ап-ак үзәге менә бүселәм, менә бүселәм дип тора. Авыздан сулар килә
— Кайдан җыйдың боларны? — диде Гөлнәзирә.
— Татыш тарлавыннан, көлтәләре-ниләре белән калган, безнең бәхеткәдер инде. Кешегә чыгара күрмә берүк. Икебез генә белик. Хәзер Фатыйма әбигә кереп, ботка пешереп бирәм әле. Аякка бастырырга кирәк аны.
— Мин дә хәлен белеп чыгар идем дә, күчтәнәчем юк.
— Ачлык вакытта нинди күчтәнәч ди ул?
Фатыйма карчык сәке түрендә чүмәлә кебек булып ята иде. Хатыннар кергәч, башын калкытып караган иде дә, булдыра алмады, күрәсең. яңадан сыгылып төште.
— Якын әбекәй, сөялеп булса да утырып тор әле. — дип Банат аны урыныннан кузгатты, Гөлнәзирә җайлап кына урын-жирен рәтләде.
— Юкка азапланасыз, сәгатем суккан инде минем. .
— Ж,ә-хә, андый сүзләр сөйләшмик әле, якын әбекәй, менә хәзер ботка пешерәм, рәтләнерсең, Аллаһы боерса.
Банат учакка ут төртеп җибәрде. Гөлнәзирә өй җыештырырга тотынды. Ярый әле, әнкәем шундый хәлләргә калмады, дип сөенде ул, күрәләтә ачка үлә ләбаса! Йөзе-битендә төс калмаган, каны качып беткән. Инде, әнә, күзләренен дә нуры сүнеп бара. Юк, ялгышкан икән, карчыкның әле тормыш җебен кулыннан ычкындырасы килхш, чытырман ябышкан. Ботканы күргәч, әнә, алыштырып куйдылар диярсең Күзләре катты, гамьсез йөзенә ниндидер дуамаллык билгеләре чыкты. Котырган эт кебек менә-менә килеп ябышыр сыман. Гөлнәзирәнең бу манзарадан тәннәре чымырдап китте. Шулай, теге дөньяга берәү дә атлыгып тормый.
Ботка кайнар иде әле. Фатыйма карчыкның исә көтәрлеге юк. Шобыр-шобыр каба да, авыз эчендә әлле-мәлле генә әвәләп, уптым- илаһи йотып жибәрә. Үзе ялт та йолт карана, әйтерсең лә. ризыгын кулыннан тартып алалар. Банат җамаягын ипләбрәк утыртырга чамалап караган иде дә, кая ул? Калтыранган куллары белән савытны үзенә тартып алды. Ботка урын-жиргә чәчелде, түшенә, җиңнәренә буялды
— Якын әбекәй, нишләвең бу, — дип, Банат аны тыныч- ландырмакчы булды. Тынычландырырсың, бар, ач кеше ачучан була ди.
— Күп ашатма, эче китәр, — диде Гөлнәзирә
— Әнә бит ничек котырына.
Карчык хатыннарның ни турында пышылдашуларын ишетеп алган иде ахры, “Бирмим, бирмим”, — дип, әҗәл ачуы белән җамаягын күкрәгенә кысты
Ләкин анда ботка калмаган иде инде. Ул ачу белән җамаякны читкә бәрде. Иске җамаяк пыяла кебек уалып идәнгә сибелде.
Учактагы соңгы кисәү күмергә әйләнер алдыннан актыккы тапкыр ялкынын ялмап алды да, сүнде. Өй эче караңгыланып калды.
— Моны йоклатмыйча чыгып китеп булмас, син, бар, кайт, — дип пышылдады Банат.
Ниндидер күрелмәгән мәшәкатьләр чыгып, Гөлнәзирә Банатка ияреп башак җыярга бара алмый калды. Татыш тарлавы иң ерак басу, әллә кайда — җәһәннәмдә Өч-дүрт чакырым араны ләм ерып урап кайтырга күп вакыт кирәк. Аннан соң, ачка үлмәскә бер сәбәп дигәндәй, моңа кадәр күрелмәгән яңа ризык килеп чыкты. Кем уйлаган, гап-гади күл камышы тамырының ашарга яраклы икәнен9 Элек аңа игътибар да итмиләр иде. _
Камыш тамырының тәмле дә, туклыклы да икәнен. Сөн тамагында боз тыгылмаса, ихтимал, белми дә калган булырлар иде Котырынып та карады соң Сөн. Агыйдсл борылышында буылып калган елга кая керергә тишек тапмады, ярларыннан чыгып, сәгате-минуты белән болын-кырларны басып бетерде, әрәмәлекләрдәгс тал-тирәкләрне төбе-тамыры белән умырып ташлады, камышларны изгәләп, ботарлап ыргытты.
Кайтканда исә бөтен чүп-чар болын өстендә калды. Күрәсең, бер ач бәндә болынлыкта аунап яткан камышның тамырын татып карагандыр һәм шуннан соң китте мәхшәр Кешеләрнең кайсы күл арбасы, кайсы капчык белән тамыр ташыды. Карап торуга ул игътибарны жәлеп итәрдәй дә түгел. Кара-күгелжем төстәге чатлы-ботлы бер нәмәстә шунда
Шул чуттан көлеп сөйләрлек вакыйгалар да булгалады.
Әлеге дә баягы, һәр ярыкка, һәр тишеккә борын тыгарга яратучы Халисә түти, гадәттәгечә, бөтенесеннән дә уздырырга теләгәндер, ахры. Төннәрен йокламыйча камыш ташыган ди бу Кыягын татып та караган, имеш. Тик күңеле болганган ди түтекәйнен. Бик мактыйлар иде, нишләп укшыта икән соң бу, дип, аптыраган Халисәттәй. Ахры урамнан үтеп баручы Маһины дәшеп керткән.
— Әллә абзар түбәсе ябарга җыенасыңмы? — дип сораган шук Маһи керфек астыннан гына елмаеп.
— Нинди абзар түбәсе, Маһикаем, ризык бит бу, ризык, — ди икән Халисә камыш кыягын селки-селки.
— Кыякны әйтәсеңме? _
— Бәй, Маһикаем, юа сыңары бит инде бу, юанын кыягын ашыйбыз ләса... мәгәр телләрне өтә...
Маһи кетер-кетер көлгән дә әйткән моңа: “Син, Халисәттәй, әкияттәге аю бабай сыман икәнсең. Ул да бит уңыш бүлгәндә шалканның сабагын, бодайның тамырын сайлаган ди”.
— Әллә түпчем бу хикмәтсезнең дә тамырын ашыйлармы, Маһикаем9
— И, Халисәттәй, камыш сабагы абзар түбәсе ябарга гына ярый ич ул. Авылда бер Банатның гына камыш тамырына исе китмәде. Бодай башагына теше-тырнагы белән ябышты.
— Кар астында кышлаган ашлыкны агулы диләр бит, Банат. —- диде аңа Гөлнәзирә, — саграк кылан.
— Торна күкәй салганда тартайның арты ертылган ди, син шул сүзләргә ышанасыңмы9
— Кичә кәнсәләргә төшкән идем, сәүит Сәгыйдә сөйләп торды, духтырлар бик нык каршы ди кышлаган бөртеккә. Райуннан да кисәткәннәр, җыйдырмагыз, дигәннәр.
— Нигә соң алайса Йолдыз авылының яше-карты эскерт төбендә? Алар нигә мыеклы да, без нидән кыеклы? Ярамаса, караул куярлар ие. Юк бит. Син, әле, Фатыйма карчыкны күр. Аякка бастырдым бит тәки. Хәзер терек-терек йөгерә, авылны ике-өч урый. Рәхмәтен әйтеп бетерә алмый мескенем. Үзем дә, балаларым да тәмам бетерешкән иек биг. Инде, аллага шөкер, күреп торасын.
Болар барысы да хак иде. Фатыйма карчыкны әҗәл куеныннан суырып чыгарды Банат. Аңа ничек рәхмәтле булмыйсын инде.
Ачлык Каенсарга үлем-китем китермәде. Халыкны әле дә тук дип әйтеп булмый. Киресенчә, икмәк өзеклегенең ин авыр, ин кискен вакыты. Тик язгы табигатьнең үз муллыгы Юа, балтырган, кычыткан, кәҗә сакалы, какы, кузгалак ише файдалы үсемлекләр кешеләрнең витаминга сусаган организмнарына көч-куәт китерде. Йөзләргә кызыллык йөгерде, күзләргә нур кайтты, теш-сөякләр ныгыды, тәннәр тыгызланды, мускулларга җегәр керде.
Башак, кәлҗемә, камыш тамыры, балык чоры инде арпа калды. Авыл башы-аяты белән эш диңгезенә чумды. Гали дә үз эшеңдә, Вәли дә үз эшендә. Сабанчы-чәчүчеләр кырда куна-төнә яталар. Хәпа ындыр артында эшләүчеләрне дә өйләренә кайтармыйлар. Колхоз өч мәртәбә ашата. Шуңа күрә өйгә ашкынып та тормыйлар.
Нәгыймҗан басуда адашкан бүре баласына юлыкты. Анасы исән булса, үчен кайтарачак, йә атың, йә сыерың белән бәхилләшәсең килмәсә, җибәр дигәннәр иде дә, тыңламады. Ияләштереп бетерде инде. Кая барса, үзе белән йөртә. Этләргә көн бепе. Әле бала гына, әмма эт заты күрүгә әллә нинди ямьсез авазлар чыгарып, муенсасын өзәрдәй булып ыргыла. Буыннан-буынга килгән дошманлык барыбер үзенекен итә икән. Исемен Дүрткүз кушты. Ияләшерме эт исеменә-юкмы, әлегә билгесез.
Тик хуҗасына турылыклы икәнен исбат итте инде.
Хәл болай булды. Сәгыйдә беркөнне өйлә вакытында Нәгыймхан эшләгән бригадага килеп төште. Ул шулай һәркөнне атын җигеп, басу- кырларны урап кайта. Кешеләр белән очраша, ялалыклар турында сөйли. Бу юлы хатын Нәгыймҗанны юксынып, аны күрәсе килеп килгән иде Хәтсездән очрашканнары юк. Хатын-кызларга гына хас астыртын хәйләкәрлек белән ул Нәгыймҗанга теләген җиткерде Мөлдерәмә күзләрен сирпеп кенә алды: ир-егет барысын да аңлады
Сәгыйдә, менә күреп калыгыз мине дигәндәй, барысы белән дә саубуллашып авылга юнәлде. Ләкин ул Коры елга үзәненә төшкәч, атын кирегә борды. Бераз баруга әрәмәлек башланды. Монда аулак.
Үрдәк күле ешкынлыгында аны Нәгыймҗан көтеп тора иде инде. Бүре баласы белән икәүләп көтәләр.
— Бу җәһәннәм кисәвен нитә алып килдең инде, — диде Сәгыйдә җинелчә шелтәләү белән.
— Дүрткүз минем якын дустым, — диде Нәгыймҗан, хатынны кочагына алып, — ә син җанашым.
— Мин инде сине төшләремдә күрә башладым, кайтып та китмисен
— Үзен рөхсәтсез ишеккә кагылмаска куштың ич
— Җүләр хатын ни әйтмәс, тынлама син аны
Сәгыйдәнең тустаганы тәмам тулып житкән иде, күрәсең, үзе сөйгәненә ауды...
Дүрткүз шул ук секундта Сәгыйдәнен итәгенә килеп ябышмасынмы Ул хатынның бу гамәлен хуҗасына ташлану дип кабул иткән иде, ахры Башын чайкый-чайкый умыра гына итәген. Ырылдый-ырылдый өзгәли.
Беренче булып Нәгыймҗан анына килде
— Дүрткүз, минем янга! — дип кычкыра ул. Тегесе чиный-чиный аның аягына килеп сарылды. Ул чиксез шат иде Шулай булмаенча, хуҗасын саклап калды ич
Дүрткүз гашыйкларның ашына кара таракан булып төште тәки Ул арада кайдадыр сөйләшкән тавыш та ишетелеп китте Нәгыймҗан тиз- тиз генә Сәгыйдәне тарантасына утыртты да, атына чыбык белән сыдырды Үзе камышлыкка кереп шылды.
Ә көне нинди иде?! Җәй көне кебек. Иртәнге якта кояшлы яңгыр сибәләп китте Ниндидер баллы яңгыр. Урам-кырлар ислемай бөркегәндәй хуш ис белән тулды Җиңел, саф һава. Кешеләр атлап түгел, гүя күбәләктәй очып йөриләр
Банат та бу гүзәллеккә хозурланып озак кына әсәрләнеп торды Күңелгә богау салган һәммә кайгы-борчуларны, ачлы-туклы көн күрү газапларын, төрле кимсетелүләрне дә оныттыра торган илаһи матурлык иде бу. Әле яшәргә дә яшәргә Тормыш Ходай Тәгалә адәм баласына фарыз кылган ин кадерле бүләк. Ул барысыннан да өстен Мен еллык оҗмахтан бер көн яшәп калуың артык, дип юкка әйтмәгәннәрдер, мөгаен
Банат Фатыйма карчык ихатасына күз төшерде Аны әҗәл кулыннан тартып алуына бик шатлана иде ул, горурлана иде Карчык үзе дә һаман догада. Кичә кич тә шул хакта сөйләшеп тордылар, биләмнән кайтып килә иде, күнелс күтәренке иде.
Бүген соңрак кайтылыр, ерак эшкә әйттеләр, кереп әйтим әле, балаларыма күз-колак булсын дип, Банат күршесенә юнәлде
Фатыйма карчык сәкедә ята иде Әллә йокысыннан тормаган инде, дип уйлады Банат
— Якын әбекәй, ни булды9 — дип сорады ул ишек катыннан гына һәм Фатыйма карчыкның: "И, балам, син мени әле бу9” — дигән гадәти сүзләрен көтте Шушы гади генә җөмлә аның шик-шөбһәләрен юып төшерәчәк иде. Андый сүзләр әйтелмәде Әмма карчык селкенгәндәй
итте. Банатнын куркудан таш кебек каткан күңелен йомшартырга шул җитте. Ул йөгереп барып, әбинең кулларыннан алды.
— Якын әбекәй, сонаргансьш бит, тор инде, якын әбекәй...
Фатыйма карчык, кем бимазалый мине дигәндәй, нурсыз күзләрен киереп бер ачты да, күкрәгеннән соңгы сулышын чыгарды...
Фатыйма карчыкның үлеме Банатка бик авыр тәэсир итте. Җеназа вакытында да, аннан сон да кая барып бәрелергә белмичә изаланды- Әле сон тупылдап тора иде бит, тәгәрәп кенә йөри иде. Мендәре кан булып беткән. Авыз-борыныннан килгән диделәр. Нишләп килгән ул кан йоклап ятканда? Аңламассың.
Кичкә таба Банат тәмам хәлсезләнде. Аяклары тотмас хәлгә җитте. Башы әйләнә, күңеле болгана, укшыта. Озакламый балаларына да шул өянәк капты. Аудылар гына. Тәннәре ут кебек. Ярга сыланган бүрәнә кебек кыймшанмыйча да яталар мескенкәйләр.
Гөлнәзирә ике арада суккалана. Әле Банатнын хәлен белешә, әле балаларның маңгаендагы чүпрәкләрен алыштыра. Хәленнән килсә, аларнын сырхавын тыны белән суырып алыр иде. Юк, алып булмый шул. Нишләргә соң9 Бәлкем, мунча ягаргадыр. Әлбәттә! Нигә бүкән сыман урыныннан кузгала алмый тора соң әле ул? Тизрәк өлгертергә кирәк ич! Әнә ничек газапланалар бәгырьләр. Мунча мен төрле чиргә дәва ул. Рәтләнеп китәрләр, Алла боерса, аякларына басарлар.
Гөлнәзирә мунчасын ягып җибәрде. Банатны да, балаларын да бик әйбәтләп чабып, чирләрен куарга ниятләде. Тик алар мунчага барырлык хәлдә түгел иде инде Ләкин кешенең интеккәненә бер чарасыз карап торып та булмый ич. Ул алдына-артына карамыйча Маһинур карчыкларга йөгерде. Аз-маз имчелек итә иде ул. Карчык карышмады, килде. Булдыра алганча өшкерде дә, зәхмәттән ниндидер үлән төнәтмәләре дә эчереп карады. Файдасы гына тимәде.
Төн бик авыр үтте.
— Нишлим, Гөлнәзирә, бөтен авызым, тамагым яна, — дип өзгәләнде Банат. — Салкын су биреп карачы ичмасам.
Бу януны кое суы да басмады.
— Балакайларым ничек, Гөлнәзирә9
— Тыныч кына ят, балаларың әйбәт, рәтләнерсез, Аллаһы боерса. Маңгайларына юеш тастымал яптым. Йоклап киттеләр.
Ләкин аларның йоклау-йокламавын белү авыр иде. Күзләре ярым йомык, кискә дә кискә, алар да кискә. Ара-тирә ыңгырашып куюлары гына бу сабыйларның әлегә исән икәнлекләренә ишарә итә иде
Иртәнге якта Банат тәмам бетерешеп төште. Хәтта уфылдамас булды Гөлнәзирә аның иске тире кебек кибешкән иреннәрен аерып тамагына кашык белән су агызды. Ләкин аның янында торырлык түгел иде Авызыннан сасы ис килә, уртлары бүрткән. Яргаланган урыннарыннан кан сытылып чыга. Йөзе көл төсле. Берзаман эчләре суырылып чыгардай булып коса башлады бу. Аз гына тынып тора да, тагын коса, тагын Шул арада: “Балакайларым, балакайларым’’, — дип саташып та ала.
Гөлнәзирә балаларга күз төшерде. Башта күкрәкләре селкенә кебек иде. Игътибар беләнрәк караса, тәннәре инде катып беткән. Тын гына жан биргәннәр.
Гөлнәзирә тыны-көне бетеп авыл Советына килеп керде. Сәгыйдә анда иде.
— Банатнын балалары үлде, үзе дә авыр хәлдә, тизрәк брач чакырт, — диде ул яшьләренә тыгылып, — тизрәк...
Гөлнәзирә буылып еларга кереште
— Әйттем мин аңа башак җыйма дип
Гөлнәзирә ачуына сыеша алмыйча председательнең якасыннан алды. Тегесенең күлмәк сәдәфләре кырылып идәнгә тәгәрәде.
— Үлә бит, Банат, үлә! и
— Райондагы врачлар Йолдызда, ди Анда авыллары белән агу-
лантаннар, — диде Сәгыйдә идәннән сәдәфләрен жыя-жыя.
— Әгәренки брач чакыртмасан, кәнсәнә ут тәртәм, — дип, Гөлнәзирә кире Банатларга йөгерде
Сәгыйдә ничек көйләгәндер, төштән сон врач килде. Ләкин анын кирәге калмаган иде инде
— Йолдызда бер кешене дә коткарып булмады, — дип офтанды врач, — дарулар юк. Карап торып үтерәбез.
Йолдыз яна авыл иде. Колхозлашу вакытында якын-тирәдәге өч авылдан аерылып чыккан кешеләр яши иде анда. Ул янача тормыш итүнең, социализмның өстенлекләрен дәлилләүче үрнәк Совет авылы ролен үтәргә тиеш иде. Тик ниндидер зур түрәнен бу мөгез чыгаруы көткән нәтиҗәне бирмәде. Чөнки авылны сусыз, агач-курасыз шыр яланга тәгаенләделәр Янәсе, хәзер иске йолаларга ябышып ята торган замана түгел, артезиан коелары заманы. Артезиан коеларыннан рәт чыкмады, суын хәтта маллар да эчмәде. Ата-баба йоласы буенча ran-гади коелар казырга туры килде.
Хәзер менә септик ангина үрнәк авылга сонгы нокта куйды Бик астыртын, мәкерле икән ул сырхау. Организмда ике-өч атна тын гына посып ята икән дә, искәрмәстән китереп бәрә икән. Күрше районнарда да үлем-китем зур булган ди.
Совет власте туганда ук үзе өчен генә туган власть иде Анын гөп мәсләге һәрвакыт үзен-үзе саклау булды. Шуна күрә режим белән аз гына килешмәгән кешеләрне дә төрмә-колонияларда череттеләр. Вәхшиләрчә кырып бетерделәр. Иң элек авыл кешеләренең каймагын тәшкил итүче чын җир хужаларын кулакка чыгарып. Себертә сөрделәр, интеллигенция, хәрби белгечләр утыз җиденче ел афәтенә эләкте, халык дошманнары дип игълан ителде. Хакимият халык мәнфәгатьләрен бервакытта да кайгыртмады Махсус саклау урыннарында ашлык була торып, тап-таза кешеләр ачтан кырылды Игенче ачка үлсен әле Мәгънәсезлекнең соңгы чиге ләбаса бу?!
Халык тәмам миңгерәгән. Өстән нәрсә әйтсәләр, шуңа ышанып, шуңа күнеп, хайвани халәттә яши бирә Гөлнәзирә Банатларны җыештырып кайтканда җыр тавышы ишеткәч, мәктәп янында тукталып торды Үлем тырнагыннан котылып та җитмәгән балаларның җыры аңа да сәер тоелды
Су сипкәндә гөлләремә.
Су сибәм суганыма, Адым саен шатланамын Бу чорда туганыма, —
дип җырлыйлар иде алар.
Мәхмүт Сөн буена килеп туктаганда көн авыхтанган иде инде Менә Петр тавы өстендәге ефәктәй нәзек болыт челтәрен алсу нур иркәләп узды. Су җәймәсендә шадра җыерчыклар чыгарып, урын жил бөтерелеп алды Текә яр чишмәсснен көяз челтере колакка килеп керде Таллыктагы саргылт түшле су чыпчыклары да уянды, күрәсең Чсрелтәпмс- черелдәшәләр
һәм табигатьнең бөек могҗизасы — офык сызыгында назлы Кояшбикәнең калфак чите пәйдә булды. Калфак зурайганнан-зурайды. анын бизәкле энҗе-мәрҗәннәреннән яктыга, җылыга сусаган үзәнлекләргә, болын-кырларга мәрхәмәтле нурлар сибелде
Бу манзараны күзәтеп торучы яралы солдатның кытыршы йөзе буйлап кайнар тамчылар тәгәрәде Ул ал арны сөртмәде, корытмады Ә бераздан су читенә иелеп, исән кулы белән озак кына битен, муенын S «к У* N» 1
Бу манзараны күзәтеп торучы яралы солдатның кытыршы йөзе буйлап кайнар тамчылар тәгәрәде. Ул аларны сөртмәде, корытмады. Ә бераздан су читенә иелеп, исән кулы белән озак кына битен, муенын чылатып торды.
Әнә, анын дөньядагы бердәнбер изге бишеге. Каенсары. Авылнын һәр урамы, һәр йорты, үсеп утырган һәр агачы якын аңа. Жиде төн уртасында уятып сорасалар да, кайда нәрсә барын төп-төгәл итеп әйтеп бирә алыр иде. Фронтта ял иткән араларда туган авылын күз алдыннан үткәрергә ярата иде. Хәзер ул менә анын каршында. Сөн аша гына, кул гына сузмалы.
Нинди кадерле син, Каенсарым! Монда ата-бабаларымның мәңгелек йорты. Монда минем кендек каным тамган. Хатыным — хәләлем белән шушында кавыштык Шушында улым туды
Ташып торган хисләр дулкынында Мәхмүт итекләрен дә салып тормыйча, лаштыр-лоштыр Сөнгә кереп китте. Шул кызудан яр буйлап кына үзләре турына кайтып җитте. Ындыр капкасын ачып, бакчага узды. “Әле уянмаганнардыр, йокыларын бүлмим, җә куркып калырлар”, — дип шатланып елмайды Мәхмүт. Күрешү мизгелләрен ул хыялында төрлечә юрап карады. Имеш, Гөлнәзирәсе судан кайтып килә. Ә ул искәрмәстән генә аның каршысына чыгып баса... Хатынының иңеннән көянтәсе шуып төшә, чиләкләре тәгәри... һушыннан яза башлаган Гөлнәзирәне ул куенына кыса. Яисә, капылт кына өйгә килеп керә. Гөлнәзирә белән Илдар ашап утыралар. Хатыны капкан ризыгын йотып җибәрергә дә онытып, муенына асылына. Улы исә: “Нигә әллә нинди чит абзыйны үбәсең?” — дип әнисенең итәгеннән тарткалый. “Бу синен әтиен бит, Илдар”, — ди Гөлнәзирә. Шунда Илдар: “Әткәем!” — дип, кочагына атыла.
Сагынды ул якыннарын, бик сагынды. Соңгы ярты елда хәбәрләшү мөмкинлеге дә булмады. Чолганышта калдылар. Аннан соң көч-хәл белән партизаннарга килеп кушылдылар. Ә анда нинди хат? Сул кулын өздергәч тә, мен бәла белән үзебезнекеләр ягына альт чыктылар. Бәхетенә, самолет килде. Аның өчен түгел, билгеле, отряд командиры бик нык яраланган иде.
Мәхмүт биштәрен салып, тавыш-тын чыгармый гына болдырга чүмеште, күзләре белән йорт-җирен айкады. Бик нык аптырады. Бермәл хәтта, безнең өйме соң бу, дип үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Капка ачылмас хәлгә килеп кыйшайган. Аны төзәтеп азапланмаганнар, такталарын каерып ташлаганнар да, шул аралыктан юл ачканнар. Ишек алды белән абзар арасындагы койма бөтенләй юкка чыккан. Бер-ике баганасы гына тырпаеп тора. Алары ни сәбәпле исән калгандыр? Туры лапасның түбәсе бүселеп аска ишелгән. Мал-туарлар да күренми. Сыеры, сарыклары бар иде ич. Тавыклар... кош-корт. .
Их, шушы көнгә калдык мени инде, дип ачынды ир йөрәге. Аннан соң үз-үзен юатты: ярар, баш исән булсын, баш исән булса, барысын да рәтләрбез.
и Мәхмүт уйларын уйлап бетермәде, өй алдында аяк тавышы ишетелде. Йөрәге кош кебек талпынды солдатның, бер торып басты, бер утырды. Тик ишек уемында Гөлнәзирә түгел, тузган чәчле ниндидер бер үсмер егет күренде. Йокысын бүлгәннәр ахры, күзләрен учлары белән уыпмы- уа, кеше кайгысы юк. Күтәрмә башында утырган ят солдатның үзенә текәлеп карап торуына да игътибар итмәде. Ул һаман йокысыннан айнып җитмәгән иде әле. Авызын зур итеп ачып иснәп алды да, җиргә сикереп төште.
— Егет, туктале, син кем буласың? — дип сорады Мәхмүт.
— Хәким, ә нигә?
— Әтиеңнең исеме ничек?
— Әмирҗан, ә нигә?
— Болай гына, беләсем килгән иде.
— Әллә Мәхмүт абый инде...
ашкынып типми иде инде. Шушы бер-ике минут эчендә ул гүя бозга әйләнде. Хатыны белән күрешү-очрашуны ул фәкать бәхетле, шатлыклы бизәкләрдә генә күзаллый иде. Баксан, менә ничек көтә икән ул ирен9 Ләкин эчендә кайнаган дуамал дулкынга тышка бәреп чыгарга ирек бирмәде, шыгырдаганчы тешләрен генә кысты, солдатлыгы булышты булса кирәк.
Гөлнәзирәнең дә “аһ” иткән тавышы гына ишетелде. Ул да тораташ булып каткан иде.
Мәхмүт сикереп торды да, бусаганы атлап эчкә узды, улын эзләде. Илдар чаршау белән бүленгән өйнен кече ягында йоклап ята иде Кашлары җыерылган, иреннәре кысылган. Әйтерсен лә, кемгәдер ачуы бар. Хәер, бала күңеленнән дә сизгеррәк күңел юк, диләр бит Әнисенең чит ир- атлар белән чуалуына риза-бәхил була аламыни ул9 Мәхмүтнең улын кочагына алып сөясе, иркәлисе килде. Ләкин уятмады, кадерләп кенә чәчләреннән сыйпап, юрганын гына рәтләде дә, аяк очларына гына басып тышка чыкты
Гөлнәзирә һаман шул элекке урында басып тора иде. Ире күренүгә, киселгән агач шикелле аның аяк астына ауды, үкси-үкси авыз эченнән нидер мыгырданды
Мәхмүт бу мыгырдануга әһәмият бирмәде, сыңар кулын җилкәсенә терәп тәмәкесен кабызды, үтә бер үҗәтлек белән аны тирән-тирән итеп суырырга тотынды.
— Күземнән югал, — диде ул, сүзләрен ачы төтен арасыннан сөзеп. Бу аның авылга кайткач хатынына әйтелгән беренче сүзләре иде.
Мәхмүтнең кайтуы турындагы хәбәр сәгате-минуты белән кешеләргә барып иреште. Ләкин янына хәл белергә килүче күренмәде Чөнки сөйләшү-гәпләшү өчен ин элек анын нинди карарга килүен белергә кирәк. Югыйсә, кыек атып, туры тигезүең бар Ә бу яралы солдатның ярасына тоз салу белән бер булыр иде
Авыл көтә. Мәхмүтнең нинди карарга килүен көтә Аерырмы Гөлнәзирәне, юкмы9 Аерса, хатыны кая китәр? Төп йортка кайта алмый да алмый, абыйсының гаиләсе болай да ишле. Банат өенә керсә генә Барыбер тәрәзәләре кадакланган килеш тора, сәүит тә рөхсәт итми калмас, чит түгел ич
Халисә түтинең генә көтәрлеге юк иде Көне буе читән арасыннан Мәхмүтне күзәтә-күзәтә муены суырылып чыга язды Болай да сызлый торган аяклары бөтенләй җебеп төште. Ахры утын түмәренә кунаклады Тик барыбер аңа кирәкле белешмәнең сандыгы бикле килеш калды Гөлнәзирә төшке ашка да кайтмады. Ә Мәхмүт улы белән кайнаша "И. олы дөрес, баланы шулай үсендерәләрмени9” — дип, эченнән генә күршесен орышып ташлады түти. Аптырагач, Мәхмүт шунда чыкмасмы дип, бәрәңге бакчаларыннан урап керде, тавыкларын әрләде Юк, Мәхмүт колагына да элми, һаман баласы белән мәйханә килә. Анда гына икән малай, бер дә харап!
Түземлеге бетте Халисәттәйнен Мәхмүт янына үзе керергә булды
— Әйдүк. Халисәттәй. әйдүк, исән-сау гына йөрисеңме9 — дип, ачык йөз белән каршы алды аны Мәхмүт
— Аллага шөкер, без исән-сау анысы, — дип, хатын алъяпкыч итәген күзләренә тигезде.
— Курчак йорты кебек иде бит, исәркәем, күр инде, нинди харәбәгә әйләнде, ә?
— Син ни турыда Халисәттәй9
— Ни турында дип сон, күршекәем, күреп торасын ләбаса! Ихатагызга чыпчык та ояламый бит хәзер. Борынгылар бик белеп әйткән, зина булган җирдә байлык тормас, ди
— Халисәттәй, зинһар, бу турыда сүз куертма әле
_ Куертма дисең дә син, күршекәем, саф-пакъ атыңны пычракка салып таптады бит, кәнтәй.
— Халисәттәй, зинһар, бу турыда сүз куертма әле.
— Куертма дисен дә син, күршекәем, саф-пакъ атыңны пычракка салып таптады бит, кәнтәй.
— Халисәттәй...
— Озын сүзнен кыскасы, очырт син аны, энекәем, җилгәрт, күз көеге булып йөрмәсен. Аллаһы боерса, үз ишеңне табарсың, әзмәвердәй башын белән теге...
— Халисәттәй исендә тот, ифрат белән тафрит, икесе бер гыйфрит, ди.
Халисә түти җыерчыклы муенын кыйшайтып, Мәхмүткә текәлде. Мыскыллы, тәкәббер караш иде бу. Аның бөтен килеш-килбәте, уҗым бозавы икәнсең, энекәем, кырык мирдан калган калҗага риза булган ир ирмени ул, тәмле телемне әрәм иткән мин жүләр, дигәнне аңлата иде. Ничек кергән булса, шундый ук җитезлек белән чыгып та китте. Күрәләтә ризыгын кистеләр бит, ә? Бик ачулы иде ул. Нәкъ көтү кайткан гына вакыт, нәкъ хәбәр тарала торган чак. Анын каравы, кәҗәсенә эләкте, бөтен үчне аннан алды. Мәхмүткә әйтәсе сүзләрнең барысын да мөгез- байта сипте: ахмак, тинтәк, арыш боламыгы, хәерче чабатасы...
Солдатның нияте исә иртән беленде. Гөлнәзирәне ул эшкә җибәрмәде. Әрәмәләрне урап кайтасым килә, минем белән барырсың, диде.
Утауга чыккан хатыннар ир белән хатынны, хәрбиләрчә аягүрә катып, күздән югалганчы озатып калдылар. Мәхмүт буш жинен җилфердәтеп алдан атлый, Гөлнәзирә башын түбән иеп аннан өч-дүрт адым арттарак калып өстерәлә.
— Яман ат сукмакчыл, яман кеше тукмакчыл, — диде Маһи — Кая алып китте инде бу Гөлнәзирәне?
— Ирек ачарга, кая булсын? — дип хихылдады озын буйлы хатын.
— Юк, ирек ачуга ошамаган бу, кызлар, асарга алып барган кебек бара бит Гөлнәзирә
— Бер рәхәтнең — бер михнәте, без сөрсеп ятканда, ул типтереп яшәде.
— Хәзер дә, әнә, ире белән, кояш бер чыккан кешегә һаман чыгып тора ул...
Әрәмәнең җитү кызлар шикелле саф чагы иде. Тирә-як шау чәчәктә. Кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Үзе җиләс. Чөнки куе яшел яфраклар кояшның өттергеч нурларын йотып калалар, эчкә үткәрмиләр.
Мәхмүт гимнастеркасының изүләрен ачып җибәрде. Сыңар кулын селки-селки йөрештереп килде, киерелеп, ухылдап алды Ашыкмый гына тәмәкесен төрде, аны ашыкмый гына кабызды, ашыкмый гына тәмләп суырды, ашыкмый гына уйланды.
Гөлнәзирә ябудагы куян кебек калтыранып аның сүзен көтте.
— Мин хәзер, — диде Мәхмүт, ниһаять. Ә үзе нигәдер ешкынлыкка кереп югалды. Гөлнәзирә анын арба төбе чаклы зур, киң, мәһабәт җилкәләренә сокланып торды. Бераздан Мәхмүтнең; "Монда кил”, — дигән әмере яңгырады.
Ул шома, озын ботакларын ян-якка җәеп утырган биек шомырт куагы янында басып тора иде. Шунда гына кырмыска оясы. Зур, чүмәлә кадәре. Чүмәләнен эче-тышы чукмар башлы, нечкә билле, кызгылт төстәге эре-эре тешләкбикәләр белән мыжлап тора. Исләре борынны ярып керә, күңелне ача.
— Чишен! — диде Мәхмүт аңа борылып карамыйча гына. Гөлнәзирә бишмәтен куак төбенә жәйде, башмакларын салды, балтырыннан оекларын эшереп төшерде, итәген күтәрми генә эчке киеменнән арынды...
Гөлнәзирәнең күңелендә бәйрәм иде бу минутта Мәхмүте кичергән ич аны! Кичергән! И, ходаем, бу изгелекләреңә ничекләр җавап бирим9!
Ләкин могҗиза булмый калды. Ирнең тамак төбеннән чыккан карлыккан тавышы аны сискәндереп җибәрде
— Утыр! Ояга утыр!
— Мәхмүт, бәгърем, харап итмә, куркам, Мәхмүт. .
— Утыр, шакшыңны суырсыннар!
Мәхмүт исән кулы белән хатынынын җилкәсеннән эләктереп алды да, көчләп кырмыска оясына чумдырды.
Йортларын җиһазлау белән әш-мәшә килеп кайнашкан кырмыскаларның жан ачулары чыкты булса кирәк. Алар зәһәрләнеп Гөлнәзирәнен купшы тәнен сырып та алдылар. Тәненә гүя миллион энә берьюлы кадалды.
— Үләм, ү-лә-ә-м!
Гөлнәзирә урыныннан тормакчы булды. Ләкин Мәхмүтнен кулы каты иде. Ә кырмыскалар ул чәбәләнгән саен отыры котырдылар гына. Тәненен һәр уемына, һәр күзәнәгенә очлы борыннары белән кадалдылар
Моны бернинди авырту белән дә чагыштырып булмый. Ул хәтта авырту да түгел, бөтенләй башка халәт. Жаның бар, уең бар, ә тәнен үзеңнеке түгел. Ул яна, көя, чери, таркала, тагын әллә ниләр эшли...
.. Бермәлне Гөлнәзирә үзен тәмугьта күрде. Имеш, биниһая зур казан эчендә. Сөякләрне эретерлек эссе, түзмәле түгел Чыдар чамасы беткәч, ул берничә тапкыр казанның читенә ябышып, өскә күтәрелмәкче булып карады. Ләкин сакчылар уяу. Сөңгеләре белән кулга китереп кенә бәрәләр, янә утлы казан эченә тәгәрисен. Бигрәк тә баш очындагылары яман кылана. Нигә болар шул кадәр кансыз икән, дип багып караса, ни күрсен, берсе Нәгыймҗан, икенчесе Хәким9! "Танымыйсыз мени, мин бит бу, Гөлнәзирә”, — дип кычкырырга тели, әмма сүз урынына авызыннан ут бөркелә. Әле ярый, тәмугта да миһербанлы затлар бар икән. Берәве килеп башына су коярга тотынды
Күзләрен ачса, каршысында — Мәхмүт Ул, чыннан да, чиләк белән аның өстенә су коя иде.
— Бар, Сөнгә чум, мин киттем, күрәсе кешем бар, — диде ул.
Мәхмүтнен күрәсе кешесе Нәгыймҗан иде. Ул аны озак эзләмәде. Бүре баласын житәкләп, атлар яныннан төшеп килә иде Аны күргәч, берни булмагандай авызындагы барлык тешләрен күрсәтеп елмаеп жибәрде
— һо-һо, нихәл, фронтовик, күзгә-башка да күренмисең, — дип сөйләнә-сөйләнә Мәхмүткә ике кулын сузды.
Мәхмүт аның сәламен алмады, каешын җайлап тотты да, уңлы- суллы тәпәләргә кереште Бүре баласының ырылдап өстенә ыргылганын да сизмәде, ярды да ярды, киемнәре сытылып, өзгәләнеп беткәнче ярды
— Монысы улым өчен, монысы үзем өчен, монысы йорт-жирем өчен...
Шуннан соң Мәхмүт юкка чыкты. Кемдер Ижа> якларына чыгып киткән икән дигән хәбәр таратты. Икенчеләре Аю пристанендагы пароходларга бау ыргытып торучы марҗага йортка кергән икән дип томанлады. Гөлнәзирә кайсысына ышанырга да белмәде. Ә улы Илдар әтисен таптыра.
Инде өмете тәмам киселде генә дигәндә. Мәхмүт атлы арбага бер коба тана, ике бәрән сарык тагып кайтып төшмәсенме Кенә Елганың Вәчли исемле кешесе белән икәүләп кайттылар Өен, каралты-курасын шул ар картына саткан икән. Үзе Агыйдел урман хуҗалыгына эшкә кергән. Торырга йорт, җигәргә ат биргәннәр.
Иртәгесен, кояш белән бергә, Мәхмүт гаиләсен алып авылдан күченеп китте.