Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР


И кыз бала!..
И кыз бала! Син дөньяга кнлгэн Бары наз һәм бәхет күрергә. Җилбәзәкнең шаян бер сүзенә Үзең әзер гомер бирергә.
Нәфрәтем, мәхәббәтем
Максатка очып барганда. Йөзтүбән төшәр атым Сакла, донья, буталудан Нәфрәтем, мәхәббәтем.

Башың имә! Иляһи, калмасын көнең аларга
Дәрдмәнд.
Түрәләргә барма гозер белән, Юкка имә горур башыңны. Сиңа артык берни кирәк түгел. Тыныч аша хәләл ашыңны.
Тел белән
Тел белән ул ярсып милләт яклый. Милләтчегә үзе түземсез.
Империя аны уяу саклый —
Шаһгалиләр нәсле үлемсез...
Коркыт сыман
Улларымда иман булса шикле.
Коркыт* сыман йөрмәм гүрдән качып. Бу дөньяга килер юллар чикле. Китәр өчен барлык юллар ачык.
Акча хакимияте
Бу ни заман: хәтта дуслар сатыла!
Шул хыянәт хасмыни соң барчага?
Табып була меңләп адәм актыгын.
Табып булмый чын кешене акчага...
Мәңгәрләр
Бөеклек тә. юмартлык та, игелек тә Асыллары белән һәрчак тиң-тәңгәлләр. Шул сыйфатлар белән балкый бик биектә Татар-төрек галәмендә НУР — мәңгәрләр**.
Әбугали ибне Синадан
Киек исен иснәгәндәй ау эте.
Берәүләрнең серләр иснәү — гадәте. Әсиреңне саклагандай, сакла сер. — Ычкындырсаң — синдә әсир халәте.
Төрки дастан каһарманы
"Мәңгәрләр — мәдәниятебезгә филантропик ярдәм күрсәтүче Төркиядәге татар кәсәбәчеләре
Натурадан күчерекләр
Нотыкчы
1
Канәгатьлек белән янган күзләрендә Алтын түгел, ялтыраган бакыр булыр. Мәҗлесләрдә бугаз ярган сүзләрендә Вәкарь булыр, мәгънә ягы такыр булыр.
2
Мәҗлес саен мине мактап нотык тотгын.
Яулаганда шөһрәт һәм мал рәхәтен. Ә үзенә кирәкленен барын алгач. Этлек белән кайтардык син рәхмәтен.
Замана сәүдәгәре
Йөрмәсәң дә ераклардан товар ташып. Чын сәүдәгәр даны нттец үз даныңны. Гаҗәеп тнз баеп киттең, кыйммәт сатып Иң арзанлы милкеңне енн вөҗданыңны.
Заманга мәдхия
Галимлекнең титуллары синдә мулдан. Язганыңда ләкин аның җисеме юк. Замананың мөмкинлеге ай-һай зурдан Наданлыкның нинди затлы исеме юк!
Бу да кирәк
Дусларым күн. дошманым юк диеп йөрдем. Тик син кылган хыянәттән сызды йөрәк Ә зыян юк. мин ачтым бер хакыйкатьне: Дуслар кадрен белү өчен бу да кирәк!
Урыныңны таптың
Бөекләргә кизәнүне гадәт иттең /Чптырыйсың хәзер нәфрәт күплегенә Тпбәрслә-табәрслә кнлеп җиттең Яндырасы шәһәр яны чүплегенә
Тартюф
Тышыннан ул һәрчак изге, игелекле, Күңлек биләр матур сүзләр сайрап кына Тнк эченнән һәр нәрсәгә үз исәбе.
Үз файдасын көйләр форсат җайлап кына.
Гомерлек дус
Мина бик күп мактау сипте, тост тоткандай. Борчу төшсә, кайгырышты, ут йоткандай, Язмышымда балкып якты кояш чыккач, Кара көйде, үзен яшен, ток суккандай.
Төркиләрем тагын берләшә
Изге җирен басып алгачтын, Комсыз кавем, явыз албасты. Тарихларын манчып хурлыкка, Халыкларын салып коллыкка, Җирләренең талап байлыгын, Суырганнар рухи саулыгын. Корытырга нәслен җирдә Балаларын сөргән чит илгә. Хакарәтләп асыл ханнарын, Ирләренең түгеп каннарын, Сугышсыннар, диеп, үзара, Тырышкан ул ара бозарга. Тик булса да авыр — юллары, Бер атаның игез уллары Икәнлеген тоткан хәтердә, Кергәндә дә кара кабергә, Туганнары барга инанып. Югалтмаган төрек иманын.
Бар төркиләр торып бастылар, Бер-берсенә кочак ачтылар. Иркен тынлы озын көйләргә Яңрый җырлар төрки илләрдә. Ала таулар, Ыссык күлләрдә, Сыр дәрьяда, иксез чүлләрдә, Төмән, Тубыл, Янисәйләрдә, Эзербәйҗан, Карачәйләрдә, Идел-Урал, Аю-Дагларда, Фирганәләр, гүзәл багларда, Бөек сулар, киң үзәннәрдә. Кара комнар, Синсезәннәрдә, Хакас, Тува һәм Алтайларда, Дунай, Саха һәм Байкалларда, Кара диңгез, Урта диңгездә — Төркиләргә терәк нигездә Тамырын барлый төрек дөньясы, Нур сип аңа, ирек кояшы! Ташла, тарих, сәер мирасың, Сакла, Тәңрем, ызгышудан син! Кунаклаша, сайрый, гөрләшә, Уртаклаша, яши. серләшә, Киң җир буйлап атлый янәшә, Төркиләрем тагын берләшә! Сафыгызга килә лаеклар —
Юл бирегез, илләр, халыклар!