Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТЫ АЙ ЯНЫНДА...


Ни эзлим
Нәрсә эзлим мин бу җирдән. Бәргәләнеп көн вә төн'1 Дөреслек кирәкме миңа? Таба алган аны кем?
Бәлки мин пакьлек эзлимдер Кергә баткан дөньядан? Дөньяларны юар өчен Су алыйм кай елгадан?
Ни эзлим? Алтын-көмешме? Байлыкмы күмелерлек?
Яңа җырмы күңелләрдән Тулышып түгелерлек?
Эзлимме әллә матурлык Дөньяны коткарырлык Кайда ул андый матурлык. Кешеләр таң калырлык'”
Ни эзлим? Тугры дуслармы? — Сатылмый, сатмый торган. Дуслык хакын тәңре хакы Шикелле хаклый торган.
Ни эзлим? Ялганның тамырын Чабар өчен балтамы’’ Кайда ул балта, әллә соң Су төбендә ятамы?
Ни эзлим гомер буена. Юлларга нәрсә тарта? Яшәгән саен җанымда Борчулар гына арта шул. Сораулар гына арта.
Таулар аша үтә юлларым
Язмышымнан һич тә зарланмыймын. Ходай мина биргән күп нәрсә: Сулышым белән җирне җылыта алам. Җылытырга әгәр кирәксә.
Упкыннарда биеклекләр күрәм. Кара төннән табам яктылык Күккә чөйсәң утлы күмер дә бит Йолдыз булып китә атылып.
Кирәк булса болыт булып агылам, Яңгыр булып явам — кирәксә.
Шиңгән гөлләр кабат терелерләр Хисләр яңгырыма эләксә.
Кояш нурларыннан камчы үреп Яшен итеп күктә шартлатам; Аклыгымны чәчәкләргә бирәм. Ярсуымны җиргә таратам.
Гигант булмасам да кәрлә түгел. Бәхетемә җитә буйларым. Карурманнар, зур дәрьялар аша. Таулар аша үгә юлларым.
Даным да бар минем, малым да бар. Бөтенесе, шөкер, җитәрлек:
Халкым мине үзенең иңнәрендә Киләчәккә бара күтәреп. .
Күпме юллар уздым җирдә. Йоттым юл тузаннарын. Кояшка кулларым сузып. Китсәм дә күпләрне узып. Язмыштан узалмадым.
Гел биеккә, гел үрләргә Ашкынып торды йөрәк. Менсәм дә биек үрләргә Көчем җитмәде менәргә Үземнән биеккәрәк
Кабыздым күпме учаклар Төшсен, дип, яктым ерак
Җылытса да күнләр ханын Булмады яккан учагым Үз ханымнан яктырак
Язмыш миңа бик күп бирде Бәхетле мизгелләрне.
Очтым, очтым кулларыма Нык урап тезгеннәрне
Сикердем упкыннар аша. Үрелдем кыяларга.
Куркуга ирек бирмәдем
Җаныма ояларга.
Эзләдем, таптым, югалттым.
Яратгым-яратылдым.
Бер байлыгымны югалтсам.
Яңасын таба iордым.
Мин тауларга баралмасам.
Таулар килде үзләре.
Күкләр минем күкрәгемнән
Яшен угы эзләде
Яшеннәргә утлар бирдем.
Диңгезгә ярсуымны.
Яндырдым төнге учакта Нәфрәтем, ачуымны.
Булды инде, бар да булды
Агы да. карасы да.
Күпме чәчәкләр үстердем Йөрәгем ярасында.
Эч 1 ем
Эчәсеңме? дип сорыйсың.
Эчгем һәм тчәчәкмен
Гел эчүләргә бәйләнгән
Үткәнем, киләчәгем
Эчгем язлар яктылыгын.
Сарысын эчгем көзнең Чумып Iаннар шәрабына Ярдан ярларга йөздем
Исереп башым югалттым.
Айныгач тагын эчтем
Күкләр зәңгәрлеген эчеп Кабаг җирләргә гөштем.
Кышларның аклыгын эчтем. Җәйләрнең җылылыгын. Эчтем тынга капланганчы Рәшәләр куелыгын.
Эчтем шатлык, эчтем сагыш Тустаганнар тутырып.
Дөнья үзе кыстап торгач Булмый эчми утырып.
Белмим, күпме эчәчәкмен Төрлесен шәрабларның. Җилләр кайсы якка борыр Тормышым корабларын.
Айлар якты
Айлар якты, айлар якты. Айлар яктысы күктә.
Ничек якты булмасын ул Яшәп шундый биектә.
Айлар якты, ай янында Якты йолдыз җемелди. Якты ай янында - якты Булмыйча мөмкинмени?
Күктә йолдызлар шундый күп: Тоныгы, яктысы бар. һәркайсының үз урыны. Үз төсе —чаткысы бар.
Кояш та бар күктә. Ай да. Этешми берсе берсен. Күкләрнең күңеле бик киң: Сыйдыра бөтенесен.
Күкләр була җиде катлы, һәрбер катында капка. Капкаларда фәрештәләр Бик уяу тора сакта.
Күкләргә менүләр авыр. Күкләрнең юк баскычы.
һәркемнең үз йөрәгендә Күк капусы ачкычы.
һәр яз саен яңа гөлләр калкып чыга Таҗларыннан матурлыклар саркып чыга. Ирексездән үреләсең дә ул гөлләргә. Яз сулышы бәреп керә күңелләргә.
Күзе барның күзе төшә гел матурга. Матурлык та кирәк җанны уятырга. Яз булмаса, гөл булмаса - нәрсә кала Тамырларда аккан канны уйнатырга?!
Яздан көчле шәраб барын белмим җирдә. Шул исерткеч шәраб исе һәрбер гөлдә. Тик берсенә иренеңне тидерсәң дә Фәрештәләр бии башлый күңелеңдә.
Сокланамын яңа туган һәрбер гөлгә. Сокланамын яңа килгән һәрбер язга һәммәсендә татылмаган яңа сер бар Язлар язга охшаш булмый, назлар назга
С ары сагыш
Сары сагыш, сары сагыш. Каеннарга тимә ялгыш. А лар җирнең балкышлары. Алар җирнең аккошлары
Сүндермә син балкышларны. Саргайтма син аккошларны Җиңел түгел беркемнең дә Бу дөньяда язмышлары.
Гөлләргә дә кагылма син. Иңнәргә дә сарылма син. Кит еракка, чит җирләргә. Тимә-тимә күңелләргә.
Сары сагыш, сары сагыш.
Тормыш давыл, ә без камыш Бәхет-кайгы арасында Бара көрәш, бара тартыш.
Бетте дөнья гамьнәре
Алмалар өздем учыма Мәхәббәт бакчасыннан.
Иң зур бүләк алдым гүя Оҗмахлар патшасыннан.
Ул алмалар яфракларга Качып үскәннәр иде. Качып үскәнгә күрәдер. Тулып пешкәннәр иде.
Алмаларны озак кына Уйнаттым учларымда. Дөрләде давыллы хисләр Йөрәгем учагында.
Әле һаман телләремдә Ул алманың тәмнәре. Күңлем җәннәт бакчасында — Бетте дөнья гамьнәре.
Кирәк
Эшне башлап китәр өчен Сәбәп кирәк.
Матур итеп тәмамларга Сәләт кирәк.
Кәеф-сафа корыр өчен Шәраб кирәк.
Дөньяда син кем булсаң да Әдәп кирәк.
Парны парга димләр өчен
Кода кирәк
Җанны сафландырыр өчен Дога кирәк.
Тормыш гөрләп барган чакта Бар да кирәк...
Кайгы-хәсрәт килгәч кенә... Алла кирәк.
1996—1997.