Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР
ХАЛЫК ЯЗУЧЫСЫН ХӨРМӘТЛӘҮ
23 гыйнвар көнне Җөмһүриятебез Ил-
башы М Шаймиев Казан Кремлендәге ре-
зиденциясендә татар әдәбиятының аксакалы—
Татарстанның халык язучысы Аяз ага
Гыйләжевны кабул итте Президент, олуг әдип
белән жылы әңгәмә корып, аны 70 яшьлек юбилее
белән ихластан тәбрикләде
Очрашуда ТР Премьер-министры урын-
басары И Хәйруллин, язучылар оешмасы
җитәкчесе Р Мөхәммәдиев катнашты
24 гыйнварда исә Г. Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры бинасында А.
Гыйләжевка багышланган тантаналы кичә булды
ТР Премьер-миинистры Ф Мөхәммәтшин
юбилярга, татар әдәбиятын үстерүгә керткән олы
хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасының
Мактау грамотасын тапшырды Атаклы каләм
остасын Сарман, Зәй районнарыннан килгән
якташлары, күпсанлы әдәбият-сәнгать әһелләре,
киң җәмәгатьчелек вәкилләре кайнар котладылар.
үзләренең аңа карата булган тирән ихтирам
хисләрен җиткерделәр
КОЛЛЕГИЯ УТЫРЫШЫ
22 гыйнварда К Тинчурин исемендәге театр
бинасында Татарстан Республикасы Мәгълүмат
һәм матбугат министрлыгы коллегиясенең
киңәйтелгән утырышы булды Анда ТР Мәгълүмат
һәм матбугат министры И Әхмәтҗанов
республикабыз матбугат органнарының,
полиграфия предприятиеләренең 1997 елдагы эш
нәтиҗәләре, 1998 елга тәгаенләнгән планнар
турында тәфсилле чыгыш ясады. Аннары базар
икътисадына күчү шартларында матбугат ор-
ганнарының, полиграфия предприятиеләренең
эшен, китап сәүдәсен оештыру буенча эшлекле
фикер алышу булды
Коллегия утырышында ТР Премьер-
министры урынбасары И Хәйруллин катнашты
ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ РӘССАМ ДУСЛЫГЫ
29 гыйнвар көнне Г Тукай музеенда кү-
ренекле рәссам-график, Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов әдәбият-сәнгать
сөючеләр игътибарына «Багышлау» сериясеннән
булган яңа шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте Бу
юлы ул үзенең әсәрләрендә шагыйрь Равил
Фәйзуллинның тормыш һәм иҗат юлын
чагылдырган экспозициягә 70 кә якын әсәр
тупланган
Күргәзмәне ачу тантанасында респуб-
ликабызның Рәссамнар берлеге рәисе Абрек
Абзгильдин, Мәгълүмат һәм матбугат министры
Ислам Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров,
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.
Татарстан язучылары җитәкчесе Ринат
Мөхәммәдиев. Казан шәһәренең Вахитов районы
хакимияте башлыгы Сабирхан Мөхәрләмов,
Балык Бистәсе районы хакимияте җитәкчесе
Хатыйп Газизов һ б чыгыш ясады Халкыбызның
яраткан җырчысы Гөлзадә ханымның Р Фәй-
зуллин шигырьләренә язылган популяр җырларны
һәм татар халык җырларын башкаруы нур өстенә
нур булды
Очрашуны Г Тукай музее директоры —
язучы-галим Фәрит Яхин алып барды Соңыннан
рәссам Э Зарипов белән шагыйрь Р Фәйзуллин
күргәзмә ачу тантанасында катнашкан
республикабызның күренекле шәхесләренә,
зыялы затларына, мәркәзебез кунакларына
рәхмәт сүзләре белән чыктылар
КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ БӘЙРӘМЕ
«Казан утлары» журналында бүлек мө-
хәррирләре булып эшләүче танылган әдипләрдән
Шамил Маннаповның — 60 яшьлек. Мансур
Вәлинең 50 яшьлек юбилейлары уңаеннан, 15
гыйнварда Пресса йортында тәбрикләү кичәсе
үткәрелде Анда чыгыш ясаучылардан Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат
Мөхәммәдиев. «Мәгариф» китап нәшрияты
директоры Мөдәррис Вәлиев, Татарстан китап
нәшрияты вәкилләре — Галимҗан Гыйльманов.
Солтан Шәмси. Фирая Зыятдинова, Равил
Рахмани. Татарстан радиосының нәфис
тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире
Җәүдәт Дөрзаман, «Сөембикә» журналының баш
мөхәррире урынбасары Марат Әмирхан. «Чаян»
журналының баш мөхәррире Рәшит Зә- киев.
Татарстан Фәннәр академиясеннән язучы-галим
Фарсель Зыятдинов һ б. һәр ике юбилярның да
халкыбызга үз иҗатлары белән кылган
игелекләрен югары бәяләделәр, аларга киләчәктә
дә нык сәламәтлек, уңышлар юлдаш булуын
теләделәр
Кичәне «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире Равил Фәйзуллин алып барды
КУКМАРАДА —
«ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ»
_ 26—31 гыйнвар көннәрендә Кукмара
районында, җирле хакимият һәм Татарстан
Язучылар берлеге инициативасы белән. «Татар
әдәбияты атналыгы» үткәрелде. Би-
регә Казанда яшәүче кукмаралыларнын якташлык
җәмгыяте президенты — язучы-га- лим Фоат
Галимуллин җитәкчелегендә бер төркем каләм
әһелләре килде Алар арасында Мәгъсүм
Насыйбуллин, Газинур Морат. Рифә Рахман. Заһид
Мәхмүди. Вакыйф Галимов һ б бар иде Язучылар
районный күп кенә мәктәпләрендә мәдәният
йортларында булып, укучылар белән очраштылар
ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ...
Тукай бүләге лауреаты Мәхмүт Хәсәно- внын
тууына 70 ел тулу унаеннан, заманында ул эшләгән
Азнакай төбәгендә байтак кына чаралар тормышка
ашырылды Шәһәрнең иң матур урамнарының
берсенә күренекле әдипнең исеме бирелде, 1959-
1980 елларда Мәхмүт ага яшәгән йортка истәлек
тактасы куелды. Хәзер исә район газетасы
редакциясе бинасында аңа багышланган музей
бүлмәсе ачарга ниятлиләр
19 декабрьдә Татарстан язучыларының Тукай
исемендәге клубында М Хәсәновны искә алу кичәсе
булды. Анда язучылардан А Гыйләжев, Р
Мөхәммәдиев, М Хәби- буллнн, Ф Галимуллин, Р
Кэрами. Ф Бәй- рәмова. М Галиев, Н Гамбәр, Ф
Гыйззә- туллина һ. б. чыгыш ясады
ИҖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ
Татарстан Язучылар берлеге каршында
эшләп килүче «Проза һәм драматургия
остаханәсс»нсң чираттагы утырышы әдәби
әсәрләрдәге тел-стиль мәсьәләләренә багы-
шланды Утырышта остаханә җитәкчесе
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, ТР
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат
Мөхәммәдиев. Әдәбият фонды идарәсе рәисе
Әхсән Баянов, әдәби консультант Рөстәм
Мингалимов, язучы Хәйдәр Гайнет- динов,
мөгаллимә Гөлчәчәк Галиева һ б чыгыш ясады
9 февральдә «Шигърият остаханәсс»
(җитәкчесе Татарстанның халык шагыйре Илдар
Юзесв) үзенең чираттагы утырышында яшь автор
Шәүкәт Гаделша (Сибгатул- лин) иҗатын тикшерде
Чыгыш ясаучылардан Гариф Ахунов. Гөлшат
Зәйнашева. Рөстәм Мингалим. Рәдиф Гаташ.
Мөдәррис Әгъләм, Марсель Галиев, Зиннур Мансу -
ров. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан
Гыйльманов. Рафис Корбан һ б Себер төбәгеннән
килгән бу шагыйрьнең иҗатына, нигезлә, уңай бәя
бирделәр Остаханә исеменнән. Ш Гаделша
Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим
ителде
ГИМНАЗИЯ КУНАКЛАРЫ
«Казан утлары» журналының бүлек мө-
хәррире яшь прозаик Алмаз Гыймаднев һәм Казан
шәһәрендәге 21 нче музыка мәктәбе укытучысы
яшь композитор һәм җырчы Вәис Бәйрәмов
катнашында мәркәзебезнең 5 нче татар
гимназиясендә «Уйларыбыз һәм эшләребез сиңа.
Татарстаным!» дигән әдәби-музыкаль кичә
үткәрелде
РӘССАМНЫҢ ЮБИЛЕЙ КҮРГӘЗМӘСЕ
Башкалабыздагы Шәриф Камал музеенда «Ш
Камал һәм татар язучылары» дип исемләнгән
рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасы булды Ул
танылган рәссам Мансур ага Рәхимовнын 80
яшьлек юбилеена багышлап үткәрелде Күргәзмәгә
күренекле татар әдипләренең һәм шагыйрьләренең
әлеге оста тарафыннан эшләнгән бихисап
портретлары куелган иде Тантанада чыгыш
ясаучылардан Казан шәһәренең Мә- скәү районы
хакимияте башлыгы Гүзәлия Минкина,
Татарстанның халык шагыйрьләре Шәүкәт Галиев,
Илдар Юзеев һ б фро- нтовик-рәссам иҗатына
югары бәя бирделәр, ана нык сәламәтлек, яңа
ижадн уңышлар теләделәр, истәлекле бүләкләр
тапшырдылар
БАШКОРТ ДУСЛАР АТНАЛЫГЫ
8—15 февральдә Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында
Башкортстаннын Арслан Мөбәрәков исемендәге
Сибай дәүләт драма театры артист лары
башкалабыз тамашачыларына Заһир Исмәгыйлев
һәм Баязит Бикбайның «Кодача» музыкаль
комедиясен. Флорид Бү- ләковның «Кызлар ни өчен
елый0» мелодрамасын, Хәбибулла Ибраһимовнын
«Башмагым» музыкаль комедиясен. Гөлшат
Әхмәтхужинанын «Абыстай» драмасын, Зәйнәб
Биишеваның «Тылсымлы курай» драматик
легендасын күрсәттеләр Спектакльләрне
тамашачы җылы кабул итте
УКУЧЫЛАРГА —
ДРАМАТУРГ БҮЛӘГЕ
Казандагы 154 нче татар гимназиясенең V. XI
сыйныфларында укучы Ләйсән Гыйльмстдинова
белән Римма Гыйльма нова күренекле драматург.
Татарстан халык депутаты Туфан Миңнуллам
фонды пре миясс лауреаты булдылар Аларга әлеге
бүләк татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдәге зур
уңышлары өчен бирелде Укучыларга акчалата
премияне Гимназия көнендә Т Миңнуллин шәхсән
үзе тапшырды Моңарчы мондый бүләкне дүрт укучы
алган иде инде
КОТЛЫЙБЫЗ!
Радиотапшырулар өлкәсендәге уңышлары
өчен, «Татарстан» дәүләт телерадио- гапшырулар
компаниясе дикторы Фәйрүзә Мәс хүт кызы
Исхаковага «Татарстан Республикасының
атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде