Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ БАШЫ —ЕРАК ГАСЫРЛАРДА


Рәссам Канәфи Нәфыйков әсәрләреннән оештырылган күргәзмәне карагач. Бакый ага
Урманче фикерләр дәфтәренә, «Күп эшләве белән, тирәнтен, төптән ал дыручы бердәнбер
рәссам», дип язып калдырган
Иҗатын олуг шәхес шулай югары бәяләрлек рәссам Нәфыйков кем икән сон ул? Үзенең
шәкертләреннән берсе булганга гына Канәфи хакында мондый сүзләр язмас бит инде кальбе
эчкерсезлек белән сугарылган Бакый ага
Күпмедер вакыттан соң үзем дә Канәфи Нәфыйков белән якыннан таныштым, берничә
күргәзмәсен карадым, остаханәсендә булдым Сонрак анын иҗатына багышлап видеофильм
эшләргә дә насыйп булды. Шул чагында мин үзем өчен К Нәфыйков ижатының чыннан да тирән,
эчтәлекле, төпле фикерләргә ия, эзлекле, кыюлыгы белән игътибарны яулап алырлык, милл и
хисләргә үтә дә бай ижат икәнлеген ачыклаган идем.
Нәрсәгә нигезләнгән соң рәссамның мондый сәләте, дигән сорауга жавапны анын халкыбыз
тарихын җентекләп өйрәнүеннән генә табарга мөмкин икән.
Рәссамнын «Ага базар», «Хан анты», «Чүлмәкчеләр», «Өмет». «Чичәннәр ярышы» кебек һ
б әсәрләрен халык тарихының кайсы дәвере белән булса да чикли алабызмы соң? Юк, бу
мөмкин түгел Әйтик, «Өмет» картинасының үзәгендә буразна башына тезләнеп намаз укучы
агай сурәтләнгән Ел уңышлы булсын дигән өмет белән ул чәчүлек җиренә күкәй тәгәрәткән Шул
ук вакытта агай үз янында торучы атына, дөньялыкта нәселен дәвам итәчәк малаена зур өмет
баглый
Җиргә күкәй тәгәрәтү мәҗүсилек заманнарыннан ук килә торган йола булса, намаз уку исә
төрки халыкларга ислам динен кабул иткәннән сон гына кергән дип уйларга һәм картинаның
тарихын соңгы мен ел чамасы вакыт белән чикләргә мөмкин булыр иде Ләкин җиргә тезләнеп
Тәңрегә ялвару йоласы берничә мен еллар элегрәк дәвергә алып китә Димәк, картинада
сурәтләнгән вакыйганы соңгы мен ел белән чикләргә дә, тагын да ераграк гасырларны
чагылдыра дип бәяләргә дә мөмкин
Сүзнең кадерен белүче, җор һәм тапкыр бабаларыбыз булган, үз сүз байлыгы башка
милләтләрнең сүзлек составын бик нык баеткан төркиләрнең жыручылар һәм шигырь әйтүчеләр
ярышлары үткәрә башлау вакытында мәгълүм бер дата белән билгеләү мөмкин түгел. Шулай ук
К Нәфыйковнын «Чичәннәр ярышы» картинасында сурәтләнгән күренешне дә — җыелган халык
каршында ике чичәннең сүз осталыгы буенча ярышын — якындагы гасырлардан бигрәк, тарих
төпкелләреннән килүче вакыйганың чагылышы дип бәяли алабыз
Халкыбыз тарихының мәгълүм бер дәверен чагылдыручы картиналар рәссам иҗатының
байлыгы, авторның фикерләү һәм дөньяга карашының киңлеге хакында сөйли «Болгарда чуен
кою», «Хәлиф хаты», «Монгол яулары». «Йосыф китабы». «Александр Невский Бату хан
хозурында». «Чукындыру», «Сөембикәнең Ватаны белән бәхилләшүе» кебек картиналар исә.
исемнәреннән үк күренгәнчә, мәгълүм бер дәвер чагылышын дәгъвалый алалар Шул ук вакытта
алар да — халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше
К Нәфыйков әсәрләре арасында исемнәре билгеле булып та йөз сурәтләре мәгълүм
булмаган тарихи шәхесләребезнен портретлары байтак Кол Гали. Сәйф Сарай, Батырша,
Мөхәммәдьяр. Утыз Имәни кебек төрле дәверләрдә акыл белән дә. корал белән дә милләт
бәхете өчен көрәшкән, хәтта гомерләрен фида иткән бабаларыбыз жанлы образлар булып күз
алдында гәүдәләнә Бу гына да түгел, инде 20 нче гасырда татар милләтенең данын күтәргән Г
Тукай, С Рәмиев. С Волжская. Г Исхакый. Б Урманче кебек шәхесләр дә бүген тарих
сәхифәләрендә урын алдылар һәр милләтнең тарихы бүген языла, диләр Яңгырашы белән
гаҗәп тоелса да. хакыйкать бу Милләт язмышы өчен бүген сәясәттә хезмәт итүчеләр дә,
иҗатларын әдәбият-сәнгать яки фән һәм мәдәниятне үстерүгә багышлаучылар да күпмедер
вакыт узуга тарихи шәхесләр булып калачаклар Канәфи Нәфыйков иҗаты да. анын иҗатына
багышлап эшләнгән «Тарих башы— ерак гасырларда» дигән видеофиль- мыбыз да менә шул
хакта.
Бу язмада соңгы сүз итеп шуны әйтергә телим. Чирмешән районы хакимиятенең зур
булышлыгы белән эшләнгән һәм Татарстан телевидениесе тарихында беренче тапкыр буларак
тиражланган әлеге видеофнльмны мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында милләтебез
тарихын өйрәнүчеләргә ярдәмчел әсбап итеп файдаланырга мөмкин булыр иде.
Индус СИРМАТОВ