Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМЫРЫБЫЗ — ТАРИХТА


Төрле тайпылышлар булуга да карамастан, кешелек
җәмгыяте үзенең үсеш тарихында ахыр чиктә барыбер
эволюция кичерә. Революцияләр һәм сугышлар, еш кына
фаҗигале нәгнжәләр белән тәмамлансалар да. алар әлеге
олы процессның билгеле бер буынын гына тәшкил итәләр
Ә әдәбият һәм әдәби хәрәкәт исә җәмгыятьнең үзгәреш
юлларын чагьглдыра. үзе дә эчтәлек һәм форма җәһәтендә
сәнгати, методологик һәм әхлакый-рухи үсеш кичерә.
Аннан сон әдәбият нинди дә булса сыйныф вәкилләренең иҗатына гына түгел, ә гомуммилли
мираска нигезләнә, таяна Аның үзәгендә кеше тора — әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр
бөтенлегенең асылы да шуннан гыйбарәт Алардагы төп проблематиканың эволюциясе исә
җәмгыятьнең үсеш-үзгәреш кануннарына бәйле хәлдә, горизонталь һәм вертикаль юнәлешләрдә
бара
Горизонталь юнәлештәге үзгәрешнең төп күрсәткече әдәбиятның револю цияләрне
сурәтләүдән милли тарихка йөз белән борылуы булды. Шул ук вакытта, иң борышы дәверләрдә
булып узган кардиналь вакыйгаларның гына түгел, ә якын үткәндәге сәяси революцияләрнең
сәбәпләрен дә милли-тарихи факторларның үзара кисешкән уртак нокталарын ачыклау нигезендә
аңлату, шул рәвешчә халык язмышын бәян игү процессы бара Соңгысы шәхесләр, аерым кешеләр
язмышы мисалында уңышлы башкарыла.
Тарихи әсәрләрдәге төп проблематиканың вертикаль юнәлештәге эволюциясе хакында сүз
күтәргәндә иң әүвәл без геройның сыйнфый-социаль язмышыннан аның әхлакый язмышына
күчүне күздә тотабыз. Хәзер безнең тарихи әсәрләрдә даими сыйфатлы гомумкешелек
кыйммәтләре, кешенең әхлакый язмышы өстенлек ала бара Алар тотрыклы характерга,
гомумтарихи әһәмияткә ия
Тарихи романнарда күтәрелгән төп проблематика эволюциясенең юнәлешләрен ачыклау өчен
безгә «Җәмгыять һәм шәхес». «Сыйнфый көрәш һәм милли- азатлык хәрәкәте» мәсьәләләрен
карап узарга туры киләчәк Тарихи роман жанры үсешендә, аның сыйфаты үзгәрешендә 70 нче һәм
80 -90 нчы еллар мөһим чор булу сәбәпле, без башлыча шул елларда язылган әсәрләргә мөрәҗәгать
итәчәкбез
Җәмгыять Һәм шәхес
арихны кешеләр ясый Аерым шәхесләрнең тарихи ролен ннкярь итеп булмый. Әмма алар,
мәгълүм ки. үзләре генә тарих тудыра алмыйлар. Шәхесләр халык эчендә формалашалар,
җитлегәләр Биредә тарихи зару
Т
Т
рият. тоташтыручы фактлар булып кына калмыйча, ижтимагын таләпкә хәлиткеч йогынты
ясаучы шарт, үсеш-үзгәрешнен үзенчәлекле локомотивы булып тора. Ул аерым кешеләрнең,
төркемнәрнең, халыкларның һәм хәтта илләрнең генә түгел, ә тулы цивилизацияләрнең дә язмыш
кысаларын билгели, кануни рәвештә җәмгыятьне ң барлыкка килүе һәм үсеше процессының
н игезендә ята
Җәмгыять һәм шәхес —безнең тарихи романнарыбызда күтәрелгән топ мә сьәләләрнең берсе
Әмма әлеге мәсьәлә тарихи-революцион романнарның күпчелегендә башлыча сыйнфый-сәяси
төсмерләре белән күзгә ташлана Борынгы үткәнебез тасвирланган әсәрләрдә, шулай ук тарихи-
биографик романнарның күпчелегендә исә милли-тарихи билгеләргә өстенлек бирелә
Әйтелгәнчә, кеше — физик-биологик тереклек берәмлеге булудан бигрәк, җәмгыятьнең
аерылгысыз һәм актив органик өлеше, аны төзүче Аның тормышы, эшчәнлеге, конкрет гамәлләре
табигый һәм тарихи зарурият кануннары буенча бара Кеше җәмгыятьтә шәхес булып җитлегә
Әдәбият үзенен тарихи әсәрләрендә геройларны реаль чынбарлыкның актив субъектлары
буларак сурәтләргә омтыла, аларнын шәхси һәм иҗтимагый мәнфәгатьләре мөнәсәбәтен тарихи
зарурият яктылыгында карый, кешенең био- социаль ихтыяҗларын да күрсәтергә тырыша
Кешене бары тик җәмгыять идеологиясен. глобаль-иҗтимагый мәнфәгатьләрне генә алга сөрүче
сыйфатында гына күзаллау зур хата булыр иде. Кеше, социаль организм буларак, үзенен
тормышында, эшчәнлегендә нинди күркәм генә гамәлләр кылмасын, бу гамәлләр билгеле бер
дәрәҗәдә аның шәхси ихтыяҗларыннан, мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнә Моны үз вакытында
марксизм башлангычы да инкярь итмәде (Кара Маркс К . Энгельс Ф Фейербах
Противоположность материалистического и идеалистического воззрений М . 1966—С. 83.) Россия
большевиклары исә бу фактны башкачарак аңладылар, «шәхси эгоизм-милекчелеккә» каршы
сугышчан сәясәт алып бардылар. Крестьяннарга вәгъдә ителгән жир дә. эшчеләргә кайтарылачак
завод-фабрикалар да телдә-шигарьдә генә аларга бирелде Бу исә җавапсызлыкның үсүенә,
«минеке түгел — дәүләтнеке (колхозныкы)» карашының өстенлек итүенә китерде Нәтиҗәсе
бөлгән, ярымҗимерек икътисад Урысча әйтмешли «Нет худа без добра» дигәндәй, империя үзе дә
таркалды. Кыскасы, җәмгыять үз алдына һәм кеше алдына нинди генә олуг максатлар куймасын,
тарихи үсеш-үзгәреш юлында шәхес барыбер үзенең био-социаль һәм иҗтимагый асылы булган
мәнфәгатьләре белән катнаша, чыг ыш ясый Бу бик табигый хәл. Мәсәлән. К Нәҗминең «Язгы
җилләр»ендәге Мостафага. И Газиның атаклы трилогиясе «Онытылмас еллар»ындагы
Галиуллага күз салыйк Алар үзләренең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсенә, язмышларына, әлбәттә,
канәгать түгелләр. Икесе дә яшәү рәвешләрен яхшырту турында уйланалар. Алар бәхетле
киләчәккә ирешү юлын байларга тырышып эшләүдә күрәләр Хәер, романнын ахырында Мосгафа
үз кулына кызыл байрак ала Ф Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романының төп герое
Сәфәргали дә башта (большевик Фәсхи белән очрашканчы) шундыйрак фикердә була. Тормыш
шартлары кискенләшкәндә кешенен шәхси позициясе, мәнфәгатьләре конкретрак һәм ачыграк
чагыла. Соңгыларын канәгатьләндерүгә омтылу, милекчелек сыйфагы кеше өчен табигый
күренеш (совет режимы бу сыйфатны юкка чыгару өчен бар куәтен җикте һәм шул рәвештә үз
тамырына үзе балта чапты) Сәфәргалинең баштагы фикерләренә (әгәр дә тегүчелек белән
шөгыльләнмәсәләр аларнын акчалары булмаячак Акча булмаса ат сатып алып булмаячак Атсыз
иген игү мөмкин түгел Икмәк чәчмәсән — кабаргма- колчәләр булмаячак). «Онытылмас
елларядагы кечкенә Хәлимнең әтисе Галиуллага биргән соравына («Әти. без кайчан баербыз икән
сон?») яки авылга килгән икмәк отрядына булышып йөргән. Маликның яшерен базын табып
биргән һәм моның өчен үзенә гигән икмәктән баш тарткан, советның актив әгъзасы булган
Бсрьярым Миңнулланың алпавыт утарыннан үзе алып кайткан өч атнын икесен алырга теләүче
көрәштәшләренә арба кендеге тотып каршы торуына игътибар итик Миңнулланың әлеге г амәлен
И Нуруллин болай аңлата: «Хикмәт. күрәсең, хосусый милекчелектә генә түгел. Кәҗә бәгис чаклы
аты белән бөтен авыл каршында адәм көлкесе булып йөри торган Миңнулла гомер буе яхшы атка
тиенү хыялы белән яшәгән икән, аңардан ни көтәсең1 Сөлек кебек өч аг киртәңә килеп кергәч,
сыйнфый сыйфатың да бер мәлгә чигенеп тора икән шул» (Нуруллин И Тормыш һәм сәнгать
чынлыгы. 30 б.)
Эш нәкъ менә шунда, милекчелектә' һәм моны бер дә оялмыйча әйтергә кирәк Милекле булу
кешенең табигый хокукы Коммунистик режим исә сыйнфый сыйфатларны саклау хакына кешене
бөлдерү, җәмгыятьне рухи һәм матди хәерчелектә тоту сәясәтен сайлады Әлеге сәясәткә мөнәсәбәт
тарихи
романнарыбызда да чагылыш тапты. Әлбәттә, яшерсн-батырын түгел, социаль заказ факторы да
игътибарсыз калдырылмады Әмма бу мөнәсәбәт тә бертөрле генә түгел иде. Әдипләрнең бер
өлешенең берсүзсез коммунистик идеалларга габынуы ачыктан-ачык сизелсә дә, икенче берәүләр
үз әсәрләрендә бу идеалларга карата сак кына шикләрен белдерә башладылар, өченчеләре исә
тоталитар системаның киләчәге юклыгына ишарә итте ләр, гомумкешелек кыйммәтләренә
өстенлек бирделәр тарихи роман жанрында төп проблематиканың эволюциясе шул юнәлештә
б арды
Большевистик режим хакимияткә килү белән шәхес мәнфәгатьләрен җәмгыять
мәнфәгатьләре белән алыштыру юлына басты. Ул җәмгыятьне кеше не ашатучы да, киендерүче
дә, «корбан тәкәләре» бирергә тиешле көтү дә итәргә омтылды (Нәрсәгә ирешкәнен кабатлап
тормыйк, әлеге системаның миллионнарча корбаннарын тынлык белән искә генә алыйк.)
Шәхесләрнең, һәм хәтта буыннарның да. фаҗигасе шушы җирлектә башланды. Сату-сатылу.
ялагайлану гадәти нормага әверелгән гарип җәмгыять төзелде Табигый рәвештә үсәргә тиешле
шәхес мәнфәгатьләре көчләү-кысу басымына дучар булды, тар күңеллелек, эгоистик тойгылар
көчәя барды Шундый даирәдә, мохиттә намуслы кешеләргә , шул ук Габбас хәзрәтләргә.
Иргалиләргә тормыш рәхимле түгел иде Шәхси тормышын, киләчәген җайлы кору өчен әти -
әниләрен- нән ваз кичкән Нурияләр бездә күп үрчеде Ф Галимуллин «Идел кызы» героен шул
заман шартларыннан чыгып аңларга мөмкин, ди (Галимуллин Ф Инешләр Иделгә кушыла.—
Казан, 1985.— 20 б.) Габбас мулланың фаҗигасендә, аның (мулла булган кешенең!) үз куллары
белән гомерен чикләвендә кызы Нурия Уразаева хәлиткеч роль уйный. Әйе. кеше реаль тормыш
тәкъдим иткән мөмкинлекләр арасыннан иң кулаен сайлый шул.
Җәмгыять —кешенең шәхес булып җитлегү процессында, аның рухи дөньясы формалашуда
мөһим фактор. Җәмгыять кешене үстерә, үзгәртә, тәрбияли, био - социаль мәнфәгатьләргә
иҗтимагый эчтәлектә һәм характерда йогынты ясый, эстетик карашларның һәм патриотик
хисләрнең ныгуында зур роль уйный. Демократик җәмгыятьтә шәхеснең иреге: азатлыгы, аның
хокуклары һәм мәнфәгатьләре, сыйнфый билгеләре һәм милли сыйфатлары ихтирам ителә
Киресенчә булганда исә шәхес күңелендә хөкем сөргән тәртипләргә карата ризасызлык ө лгерә.
Соңгысы зурая-үсә барып каршылыкларга, ә аерым бер очракларда ачыктан-ачык
конфликтларга китерә. Алар гомуммилли масштаблар яки социаль катлаулар арасындагы
кискен каршылыклар дәрәҗәсенә җиткәндә, ягъни революцион ситуация шартларында,
конфликтлар шәхес файдасына хәл ителергә дә мөмкин Әмма бу ихтималлык һәрвакытта да
гамәлгә ашырылмый. 1905— 1907 еллардагы революция чорында, мәсәлән, демократик көчләр
шактый гына күтәрелешкә ирешсәләр дә, бер йодрык булып туплана алмадылар, җиңелделәр 1917
елның Февраль революциясе дә демократик бурычларны тулысынча тормышка ашыра алмады.
Большевиклар инициативаны үз кулларына алдылар, Октябрь революциясе җиңде, әмма ул
демократик стройга китермәде. Демократик үсеш юлы шул вакытлардан алып бүгенгәчә актуаль
булып кала бирә
Татар халкы әлеге өч революциядән дә читтә калмады Аның революцияләргә килүе, аларда
катнашуы тарихи зарурият иде Тарихи-революцион романнарда бу раслана да. Әмма ул
әсәрләрнең нигезенә сыйнфый-сәяси фактор гына алынды Ә бит мәсьәләнең милли-тарихи ягы да
бар иде. Татарлар революцияләр белән билгеле бер дәрәҗәдә үзләренең дәүләтчелекләрен торгызу
өметләрен дә бәйләделәр ич. Совет дәверенең беренче елларында ук күпләп агылган хатлар,
мөрәҗәгатьләр шул хакта сөйли.
Шәхеснең революциягә кушылуын да. мәсьәлә буларак, берьяклы гына карарга кирәкми
Игътибар итсәк, тарихи-революцион романнардагы геройларның, персонажларның революциягә
төрле сукмаклар белән килүләрен күрербез Алар- нын сәяси яктан җитлегүләре дә бер үк дәрәҗәдә
түгел. Бу процесс төрле тизлек белән бара, аларның төзеләчәк яңа җәмгыятькә баглаган өметләре
дә бер- берсеннән беркадәр аерыла, гәрчә күбесе «якты киләчәк» хакына кузгалса да. Берәүләр
үзләренең максатларын, аларга ирешү юнәлешләрен тәгаен ачык аялыйлар Икенчеләр исә бу
юлны озаграк узалар. Шулай әдәби герой —индивидуаль һәм типик сыйфатларның уңышлы
җыелмасы ул. Әмма ике очракта да ижти.маылй тирәлекнең йогынтысы мөһим фактор булып
кала. Әйтик, матрос Федюшкин әсәргә давыл кебек килеп керә, дәртләнеп-ялкынланып керешә,
яши Якуб Саттаров та революциягә җиң сызганып хезмәт итә. ул революцияне үзенең сәяси-
сыйнфый карашлары җитлегеп җиткән, ныгыган шәхес буларак каршылый («Онытылмас
еллар»), Шәяхмәт Айдаров та революция эшенә баштанаяк чума
(«Идел кызы») Галиулланың исә үз гомере азагында гына караш пары тормышны көч кулланып,
көрәш нәтижәсендә үзгәртү ягына борыла башлый Анын яллы хезмәт белән баю турындагы татлы
хыяллары шахтадагы күмер белән бергә жимерелә («Онытылмас еллар») Тәгъзимәләргә.
Фәхретдиннәргә («Ямашев»), Сәфәргалиләргә («Җәяүле кеше сукмагы») һәм Мостафаларга да
(«Язгы җилләр») революцияне кабул иткәнче тормыш тегермәнендә шактый иләнергә туры килә
Геройларның кайберләре туры, кайсысы әйләнеч юл үтәләр Берәүләре исә бу юлны берничә
тапкыр кабатлыйлар Госман Габдрәшитов («Имәннәр тамыр җәйгәндә»), мәсәлән, сыйнфый
көрәш баррикадасының ике ягында да була
Сәяси көчләрнең дәүләт хакимиятенә килү юлында массалар, кешеләр ыша нычын. аларның
аңнарын яулау өчен көрәш төп урынны алып тора Чөнки жиңү -җиңмәү шуңа бәйле Әлеге көрәш
тарихи романнарның зур күпчелегендә төп геройның сыйнфый-сәяси позициясенең үзгәрүендә
сәяси көчләр тәэсиренең зур роль уйнавын, аларның йогынтысының көчәюен сурәтләү аша
чагылдырыла Әйтик. Мостафаның көрәш юлына басуында — Андрей Петрович һәм Алексей
Халявин («Язгы жилләр»), Садыйк Сәгыевнен («Ямашев») һәм Гафур Коләх- мәтовнын («Гафур
гаиләсе») сәяси-сыйнфый карашлары формалашуда — X Ямашев (һәм Андрей икенче очракта).
Шәрифжаннын революциягә килүендә Якубның йогынтысы зур роль уйный Соңгысының
сыйнфый-сәяси яктан җитлегүе Столяров белән бәйле («Онытылмас еллар») Госман Габдрәшитов
исә Сабир Шәрипов. Дмитрий Ушаков һәм Валериан Куйбышев кебек революци онерлар белән
таныш була («Имәннәр тамыр җәйгәндә») Мисалларны дәвам итәр1ә мөмкин Геройлар бер үк
революция каһарманнары булсалар да. революцияне аңлау тирәнлеге буенча бер-берсеннән
шактый аерылалар Менә Якуб («Онытылмас еллар»). Ул салкын канлы, тирән фикерле, үзенең
гамәлләре өчен җавап тотарлык төпле, таләпчән, эшлекле, оештыру сәләтенә ия булган шәхес
буларак сурәтләнә Кирәк булганда ачуын тыеп тора, сыгылмалы сәясәт үткәрә, мөмкинлек
тугайда сыйнфый дошманнарының икътисади тәҗрибәсен дә революция эшенә хезмәт иттерергә
омтыла Матрос Федюшкин исә холкы, гамәлләре белән күпкә аерылып тора. Баш имәс холыклы,
үз-үзенә нык ышанган, энергиясе кайнап-1ашып торган бу герой революция юлында үз-үзен
аямый, хәвеф-хәтәр янаган җирләргә барып чыга Еш кына «мөгез» дә чыгарып куйгалый (әйтик,
төрмә! ә хоксм ителгән кунакларны һәм мулланы үз куллары белән атып үтерә) Сыйнфый
дошманны кыру дәрте кызган Федюшкинның барлык гамәлләрен дә хуплап бетереп булмый,
әлбәттә. Яки. ары китеп. Шәяхмәт Айдаровның («Идел кызы») революцияне аңлавын ачыклау
өчен, үлем баржасында аның белән штабс- капитан Динислам Бохараев арасында булган диалогка
мөрәҗәгать итик
«Мулланур Вахитовның гомере кыл өстендә булу Шәяхмәтнен җанын тетрәтте. Ләкин бу
минутта, сәяси дошманы алдында утырганда, ул йомшаклык күрсәтә алмый иде Үҗәт бер ныклык
белән соравын кабатлады-
Пи өчен Вахитовны агарга тиешләр?
Ни өченме"’ Өч гасыр буена хакимлек итеп килгән Романовлар тарихи хата ясады, без ул
хатаны кабатларга теләмибез Ишетәсеңме. Айдаров, теләмибез
- Нинди хата ул?
Николай Романов монархия дошманнарын үтереп бетермәде Ул аларны каторгага
җибәрде, төрмәләргә тыкты. Себергә сөрде Кыскасы. Россияне сәяси тоткыннар белән тутырды
Акылы бар аңларга тиеш янып торган учакны кая гына куйсаң да. нинди генә йозак белән
бикләсәң дә. ул учак булудан туктамый Сүндерергә кирәк учакны, томаларга кирәк Шул чагында
гына тыныч йоклый аласың, пожар чыгудан курыкмыйсың. Рус монархиясенең иң зур хатасы
шундадыр ки. ул бик о»ак ут белән уйнады, уйнап бетергәч, утны сүндерергә онытты
—- Сез сүндерәсезме?
Штабс-капитан урыныннан торды, киң сары каешлы портупеясын төзәтә - төзәтә. Шәяхмәткә
якын ук килеп басты; Айдаров анын саргылт авыру чыраена нур биреп торган яшькелт
күзләрендә усал очкыннар биешүен күрде
Сүндерәчәкбез Идел белән Камада үтем баржалары, тимер юлда үлем эшелоннары Син
тузгыткан Таминдар байлар, Шакир хаҗилар үз имени- еләрснө каГпып утырдылар Зартугай
белән Салагышта син урнаштыр!ан советларның көле күккә очты. Патдга вакытында нинди
тәртип булган илдә шундый тәргип Шулай булгач, большевик Айдаров, син гомер буе юкка
көчәнгәнсең булып чыга түгелме?
Шәяхмәг диванга ничек килеп утырган булса, шул хәлендә, гаять тыныч чырай белән, җиргә
береккән имән кебек утыра бирде
Шгабс-капиган. сез яралы аюнын нәрсәгә сәләтле икәнен беләсезме'’
— Аюның монда ни катнашы бар?
— Сез ирекле илне яраладыгыз Ил моның үчен алачак Сез үзегезнең төзүче түгел,
жимерүче икәнегезне ачып салдыгыз. Причем, оятсыз рәвештә Тарих шаһит—халыкның
беркайчан да жимерүче артыннан, палачлар артыннан барганы юк, жандарм Бохараев!
Штабс-капитанның чигә тамырлары сулкылдап тибә башлады.
— Солдатлар! — дип кычкырды ул.— Бу мерзавецны жан исәбенә кертегез»
Шәяхмәт Айдаровның әлеге диалогта китерелгән соңгы сүзләре нигездә большевикларның
сәяси позициясен, аларның 1917 елгы Октябрь революциясенә һәм күпмедер дәрәжәдә «якты
киләчәк»кә карата мөнәсәбәтен чагылдыра. Хәер, Шәяхмәт Айдаров шушы «ирекле илнең»
бераздан ГУЛАГ челтәре белән капланачагын, лагерьларның һәм төрмәләрнең йөзләрчә мең -
миллион- нарча «халык дошманнары» белән шыплап тулачагын, бик күпләрнең кара төннәрдә
чыгып китеп кире кайтмаячагын, гарипләнгән җәмгыятьнең, «палачлар артыннан иярмәячәк»
халыкны н тыныч тормышта миллионнарча корбаннар биреп тә сугыш кырларында «Ватан өчен!
Сталин өчен!» дип утка-суга ташланачагын бәлки башына да китермәгәндер Әмма моңа карап
кына большевикларның җинаяте кичерелә алмый. «Тамырыннан йолкып атып. » ши- гарен
күтәреп, кан-сөякләр өстендә корылган «яңа» җәмгыятьнең «якты киләчәге» буламы соң? Юк,
әлбәттә! «Революция үз балаларын ашый», диләр. Меңнәрчә' Айдаровлар, Саттаровлар, Гәрәйлә р,
Шәрифжаннар һ. б үзләре дә сәяси дошманнары язмышына дучар булды. Җәмгыять үз
геройларын күпләп корбан итте. Кызганыч та. гыйбрәтле дә.
Мәңгелек тарихи хакыйкать: шәхес беркайчан да, берничек тә җәмгыятьтән азат була алмый.
Хәтта хакимияттә утырса да! Җәмгыятьтә шәхес үзенең этник-милли, матди һәм рухи
ихтыяҗлары белән яши Соңгыларының хәл ителүе, гамәлгә ашырылуы җәмгыятьнең мәдәни -
рухи. икътисади үсешенә, сәяси халәтенә бәйле. Әйтик. «Этил суы ака торур» романында (Н.
Фәттах) Утташ кам белән конфликтта Күрән би җиңсә дә аның өстенлегенең хокукый чикләре
Акбүре ыруында хөкем сөргән реаль чынбарлык, иҗтимагый таләпләр белән билгеләнер иде
Тотыш угланның гамәлләренә карата туган мөнәсәбәтне генә искә төшерик. Монда, әлбәттә,
халыкнын рухи-дини асылы бәяләү-ярлыкау механизмын хәрәкәткә китерә Әйе, дини-мәҗүсилек
— иң әһәмиятле, көчле фактор. Шулай да мәсьәләне соңгысы белән генә аңлату берьяклылык
булыр иде. Игътибар итик. Тотышны бит асмыйлар да, кисмиләр дә. Тотыш — хисләр кешесе.
Тормышның иң хәлиткеч мизгелләрендә дә ул акыл көченә түгел, йөрәк кушканга буйсына,
ниндидер карарга килгәндә дә ул үзенең эмоцияләре белән эш итә. Бер үк вакытта бу аның бөеклеге
дә. фаҗигасе дә. Характерының әнә шул үзенчәлеге ягыннан Ф Хатипов аны Ф Хөсни геройлары—
Айдар һәм Сәфәргалигә охшата. (Хатипов Ф Духовный мир героя, 85 б.) Әмма шул ук үзенчәлеге
белән Тотыш икенче бер мәхәббәт корбаны, озак вакыт икеләнүле уйлар һәм кичерешләр
дөньясында чәбәләнгән Сәеттән («Хыянәт» Ф Латыйфи) күпкә аерылып тора. Хикмәт монда
зуррак нәрсәдә: халыкнын менталитетында, үзенчәлекле дәүләтчелек традицияләрендә һәм
тарихи заруриятта. Әйтик, әтисен һәлак иткәндә Албуга да руханиларны җыеп киңәшми
(«Сызгыра торган уклар». Н. Фәттах) Әмма анын бу гамәле Сөн җәмгыятендә чагыштырмача
тыныч кабул ителә. Албуга шундый мәрхәмәтсез адымга реаль чынбарлыкны белеп бара. Туман
каган җәмгыятьтә инде өлгереп җиткән таләпләрне, ихтыяҗларны канәгатьләндере рлек сәясәт
альт бара алмый. Сөнне көчәя барган күршеләренең һөҗүмнәреннән саклау анын хәленнән килми,
җиңелүләр ешая Сөнгә барысы да кирәк иминлек тә. азатлык та, сәүдә дә, иркен көтүлек җирләр
дә.. Романда күренгәнчә. Албуга тәхеткә утыргач та, ул бер-бер артлы боларга ия була. Шәхеснең
гамәле жәмгыятьнен ихтыяҗлары һәм таләпләре канәгатьләндерелү хисабына аклана Ә Совет
дәүләте хакимиятендә утырган Сталинның һәм аның варисларының гамәлләре исә акланмый
Чөнки репрессияләр, рухи һәм матди бөлгенлек җәмгыять ихтыяҗы булмаган кебек, империячел -
тоталитар богауларда жан асрау да милләтләрнең мәнфәгатенә, аларның менталитетына бөтенләе
белән каршы килә иде.
Сыйнфый көрәштән — милли-азатлык хәрәкәтенә
атарлар революцияләр белән билгеле бер дәрәжәдә үзләренең дәүләтче - лекләрен торгызу,
аны аякка бастыру өметләрен дә бәйләделәр, дидек Әмма билгеле бер дәрәжәдә генә Чөнки
реаль чынбарлыкта туган шартлар халкыбызның сыйнфый-көрәш урынына милли
азатлык юлын тулаем сай-
Т
лавы файдасына түгел иде Татар милләте сыйныфларга һәм сәяси фиркаләргә таркалды, ә бу исә
милли хәрәкәтнең тукталып калуга йөз тотуы иде (Биредә кайбер атаклы шәхесләребезнең
мөһаҗирлеккә китеп, чит илләрдә азатлык идеологиясен дәвам итүләре түгел, ә милли-массачыл
масштаблардагы хәрәкәт күздә тотыла.
Ни өчен шулай дибез? Чөнки бу хәрәкәт гасырлар дәвамында барды, ул милли -массачыл
характерда иде. Татарлар гасырлар дәвамында царизмнын рә химсез изүенә каршы көрәштеләр
Россиянен гомер бакый аграр империя булуын да истән чыгармыйк Тарихта 1861 елга кадәр
мәгълүм булган күтәрелешләрдә, сугышларда башлыча алпавыт белән крепостной крестьян
арасында булган сыйнфый каршылыклар чагылыш тапты Әмма татарлар арасында, галимнәре -
безнең күпчелеге тануынча, крепостной бәйлелек булмаган. (Бер Тәфкилевләр мисалы гына
барлык халыкта да таралыш алган күренеш сыйфатында бәяләнә алмый.) Шул ук вакытта безнең
милли феодаль катлау юкка чыгарылды, чөнки царизм аның милли-азатлык хәрәкәтен яңа
талпыныш белән дөрләтүеннән, бу хәрәкәтне җитәкләвеннән курка иде. Кыскасы, татарлар
арасында озак дәверләр буена сыйныфлар булмады, татар кешесе туры мәгънәдә Россия феодаль
системасы коллыгында интекте, халкыбыз империянең милли изүенә дучар ителде Шулай булгач,
татарлар өчен милли таләпләр, сыйнфый таләпләргә караганда, табигыйрәк иде. Халкыбыз әлеге
изүгә каршы дин-иман азатлыгы, дәүләтчелек өчен көрәш байрагы астында күтәрелде Соңгы
еллардагы сәяси үзгәрешләр, халкыбызның мөстәкыйль дәүләтчелегебезне кабат торгызу юлына
аяк басуы нәтиҗәсендә туган «Батырша» романыннан (Җ. Рәхимов) өзек китереп, батыр- шаның
уй-фикерләренә күз салыйк.
«Анысы тәзкирнамәне язу рәвеше әллә ни куркытмады Батыршаны Шөкер, каурый каләмне
тәүге тотуы түгел Моңа хәтле язган хатларын, рисаләләрен вә башка язуларын укыган бәндәләр
аларны бик тә камил һәм хиссиятле дип таба торганнар иде. Аны шикләндергәне вә
гаҗизләндергәне башка нәрсә. Халаеклар- ның күпчелеге алда торган яуны ислам дине өчен җиһад
дип саный һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең яшел байрагы астына тупланырга ниятләнә. Батырша үзе
һәм аның тарафдарлары исә. мөзмин-мөселманнарны төрлечә кысу-изү, мыскыл итүләргә бөтен
вөҗүдләре белән каршы булган хәлдә, боларнын дин хакына гына кубуы белән чикләнәселәре
килми Аларча, ачулы 1авам иң әүвәл теге Шәрыкъкә ыргый торган явыз Каракошның юлына
манить булып басарга, ул гынамы, шул аждаһаны имгәтеп-изеп, юк итәргә тиеш Шунда гына
Идел-Урал төбәгендә тереклек игүче халаекларга азатлык вә асабалык килер, төрле хурлык-
тарлыклар. изү-кысулар, зольмәт-жәбер гаип улыр Шуңа ирешкән тәкъдирдә генә мәчет-
мәдрәсәләр ачу үзеннән-үзе хәл кылыныр, ислам дине хөррә улып. кимсетелүләрдән котылыр Тик
шунысы бар: әлеге комсыз Каракош канатын канат иткән ныклы каурыйлар арасында бер
кяферлар генә түгел, мөселман түрәләре дә байтак Дини кануннар исә мөэмин -мөселманнар
бердәм кавем дип өйрәтә, алар арасында кыерсытучылар да. кыерсытылучылар да юк. ди Бер-
беренә кул күтәрмәскә куша. Димәк ки. халаекларны зәхмәтле Каракошка каршы көрәшкә
чакыру ислам дине өйрәтүләренә капма-каршы булып чыга Бу исә берәүләрне икелән- дерәчәк,
хәтта өркетәчәк. Шуннан инде мәгълүм буладыр ки, төп максатны шәрәләндермәскә, аны дин
пәрдәсенә төрергә, шулай итеп халаекларның хәер- хаһлыг ына ирешергә кирәк. Ие. ие,
тәзкирнамәнең һәр сүзе, һәр фикере пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам вә хак тәгаләнең
исемнәре белән ныгытылсын»
Батырша үзенең мөрәҗәгать хатына түбәндәге юлларны да өсти «Сез. бер аллага ихластан
инанучы чын дусларым минем, тырышыгыз, тырышыг ыз. арышыгыз! Чирү атлары вә корал
хәзерләгез, кылыч-сөңге. жәя-ук вә шуңа охшаш кирәк-яракны мөмкинлегегез барынча әзерләгез
һәм алла боерыгына буйсыныгыз: хак тәгаләдән мәдәт сорап, аңа өмет вә ышаныч баглап һәм дә
аның катына пәйгамбәребез Мөхәммәт рәсүлуллаһны юллап, теге кяферләрне кыйрата баш-
лыйбыз Ул зобаниларны җиребездән куып, йорт-илебездә мәчет-мәдрәсәләр гыймарәт кылырбыз,
хак динебезне кайгыртырбыз .» «Ышанабыз ки, барысыннан да бөек вә кодрәтле алланың рәхиме
вә рәхмәте белән ул мөселман халаек лары өстеннән түрәләр вә имамнар итеп мәҗлес кешеләре,
хак динне тәрәккый иттерүчеләр куелыр» «Сез. динебезнең башлыгы Мөхәммәт пәйгамбәрне до -
шман күрүче кяфертәр безгә дуслык кулы сузарлар дисезме” Аң булыгыз, алар Болгар калаларын
вәйран иттеләр, хак дин юлындагыларны кырып бетерделәр, мәчетләрне җимерделәр, алар
урынына чиркәүләрен гыймарәт кылдылар үзләренең сафсата диннәрен тарату өчен Ниһаять,
безнең авылларыбызны да
болай гына калдырмаслар. Болгар иле хәленә төшерерләр». «Бер аллага ышанучылар
күңелләрендә тотсыннар: йомышлы урыслар төрле хәйлә, куштанлык вә бүләкләр белән кыр
казакъларын алдадылар Әбелхәер ханның улын Оренбур каласына әманәт итеп алдылар. Ән ә шул
әшәке әмәлләре белән кыргыз кайсакла- рны Рәсәй канаты астына кертмәкчеләр. Уфа өязендәге
сыман, аларнын җирләренә дә кала вә кальгалар салып, Ташкент, Бохара һәм башка аймакларны
кулга төшермәкчеләр. ул җирләрдәге бәндәләрне буйсындырып, чукындырмакчылар Шунысы да
бар, урыс түрәләре Уфа өязендәге һәм дүрт юл халкының кыргыз - кайсаклар белән
дуслашуыннан, аларнын бергәләп баш күтәрүеннән куркалар.. »
Тарих дәвам итте, 1861 елда мәгълүм реформа булды, әмма аңа карап Россия кисәк кенә аграр-
феодаль империя булудан туктамады. Промышленность һәм капиталистик мөнәсәбәтләр бик
акрын, авырлык белән үсте. Бу хәл исә XX гасыр башындагы революцияләргә китерде.
Большевиклар инициативаны үз кулларына алырга омтылдылар. Милләт капма -каршы
мәнфәгатьле, максатлы төркемнәргә, фиркаләргә бүленде — милли хәрәкәт шул рәвешле тукталу
чорына керде. Әмма милли омтылыш бөтенләе белән сүнмәде Бу омтылыш сыйныфый азатлыкка
ирешүгә талпыну гына түгел иде. әлбәттә Әлеге юлда милләт мәнфәгатьләрен чын күңелдән
кайгыртучы зыялыларыбыз бар иде әле. Заманында җәмәгатьчелек И. Гаспралы, М Бигиев, Й
Акчура кебек шәхесләребезне тискәре яктан гына бәяләде, (Галимуллин Ф Национальное и
интернациональное в характере Татар совет прозасында образлар һәм характерлар.— Казан
КДПИ, 1981. 71 б ) милли идеяне күтәреп чыгучыларны Мөбарәкша, Гайфи, Идрисләргә («Язгы
җилләр») яки Дәүләтьяровларга («Онытылмас еллар») тиңләде. Әмма халкыбызның әле Гаяз
Исхакыйлары, сыйнфый көрәш богауларыннан ахыргача аерылып бетмәсә дә. тоталитар режим
шартларында беренчеләрдән булып милли дәүләтчелек идеяләрен күтәргән Мирсәет
Солтангалиевләре бар иде
Милли-азатлык хәрәкәтенең нигезендә милли үзаң үсеше ята. Революция шартларында
соңгысы сыйнфый мәнфәгатьләрнең көчле басымына дучар була. Менә алдыбызда «Язгы
җилләр» герое Мостафа Аңарда сыйнфый мәнфәгатьләр милли сыйфатлардан көчлерәк. Әмма
ара-тирә аның милли асылы да үзен сиздереп куя. Ф Галимуллин Мостафаны милли яктан да һәм
сыйнфый яктан да типик герой ДИ1, исәпли. Ул аны А. Гудайтис -Гузявичюснын «Тимерче
Игнотас хакыйкате» романы герое Игнотас белән чагыштыра һәм аларнын (ягъни татар
Мостафаның һәм литвалы Игнотасның) язмышларында уртаклыклар күп, шул ук вакытта алар
икесе дә милли характерлар, аларда күп кенә милли үзенчәлекләр чагыла дигән нәтиҗә ясый
Әлеге милли үзенчәлекләргә Ф Галимуллин Мостафада салкын канлылык белән кызып
китүчәнлек чиратлашуын, Игнотаснын ин кискен ситуациядә дә үзен кулга алуын конкрет хәлгә
һәм үзенең гамәлләренә бәя бирү сәләтен кертә
Безгә калса, әлеге сыйфатлар гына милли характерларның үзенчәлекләрен ачып бетерә
алмыйлар Чөнки аларны һәр грузин белән немецтә дә, йә булмаса. кубалы белән шведта да,
үзебезнең милләттә дә һәм тагын әллә кемнәрдә, һәр халыкта да күпләп табарга була. Болар иң
мөһиме түгел. Милли характер ул милли үзаң һәм милли психология җирлегендә, менталитетлы
нигездә формалаша.
Сыйнфый көрәштән милли-азатлык хәрәкәтенә күчеш, бер яктан караганда, соңгы елларда
иҗат ителгән тарихи романнарның төп проблематикасы эволюциясендә тоемланса һәм бу
эволюциянең юнәлешен күрсәтсә, икенче яктан, бу күчеш конкрет планда — аерым геройлар,
бигрәк тә тарихи шәхесләр язмышында чагылыш таба. Мисал өчен Р. Мөхәммәдиевнен «Сират
күпере» романын алыйк Әсәрнең беренче җөмләсе үк аның идея-эстетик юнәлешенә ишарәли
сыман Кечкенә Мирсәет әтисенә сорау бирә «Әти. әйт әле. татарларга да патшага каршы баш
күтәрергә ярыймы ул?» Сорау беренче бүлектә генә дә берничә тапкыр кабатлана, бер очракта
«татарлар кайчан баш күтәрә инде0» дип төзәтелә. Шулай итеп, романның башында ук
күтәреләчәк мәсьәләдә сыйнфый һәм милли факторлар урын алачагы чалымлана. Әйтергә кирәк,
Мирсәетнең әтисе Хәйдаргали агай белән Нуриәхмәт хәзрәт арасындагы диалогның да хикмәте бар
Шуннан бер өзек китерик: «Нуриәхмәт хәзрәт бирәсе җавабы хакында бик җентекләп уйланды
Дәшми калу ярамый, мәсьәлә кабыргасы белән куелган Янә бер кабат йөткеренеп алгач, ниһаять,
тамагын кырып куйды.
- Шәригатьме9 - дип башлады әүвәл һәм ипле генә сеңдереп дәвам итте.— Юк. Хәйдәргали,
шәригать бу эшне тыймый Коръән Кәримнең шундый-шундый хәдисендә халкының, үзен
рәнҗеткән хакимнәргә буйсынмыйча, баш күтәрү хокукы да бар диелгән. Хәтта аны бәреп төшерү
дә хәрам эш саналмас Әйе!.
Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Мирсәетнең дә җанына җылы иңде. Димәк,
ул да ярамас, хәрам эш белән шөгыльләнми икән бит'
Әмма Хәйдәргали агайнын бирешергә түгел иде исәбе
Хуш. Нуриәхмәт абзый, бәхәсләшмим. Коръәнне вә шәригать эшләрен син мина
караганда яхшырак беләсең, әлбәттә. Анысы шулай Тик менә тагын бер нәрсә бар бит әле: изге
китапта «хакимнәр» диелгән, патша турында әйтелмәгән. Моңа ни диярсең9
Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә шулай үҗәтләнә инде аның
әтисе, хәзрәтнең әйткәннәре белән генә килешсә ни була торгандыр.
Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде. өздереп әйтте дә
куйды:
— Хакиме ни дә. патшасы ни. шул бер үк нәрсә, ике чабата — бер кием инде ул, Хәйдәргали
Патша да хакимлек итә. Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин диелгән Китап каршы
килми моңарга
— Анда бит «явыз булса, халыкны рәнҗетсә» диелгән. Нуриәхмәт абзый Әле аның явыз
булу-булмавын. рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әүвәл?
Ул кадәресен инде, китап түгел, халык үзе ачыкларга тиеш, диде хәзрәт, ике уйлап
тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып. Хәйдәргалине тынычландыруына куанып
та алды бугай ул Ә бераздан, уйлана төшеп, дәвам итте -Аннан, шунысы да бар бит әле.
Хәйдәргали, патша мөселман түгел, артык хафаланма Гонаһысы зур булмас' Нәрсә, урыс патшасы
безне бөтенләй дә рәнҗетми дип әйтергә җыенмый торгансыңдыр бит9'
Мирсәетнең әтисе шунда бөтенләй үзгәреп, ачылып китте
— Анысы шулай. Нуриәхмәт абзый, безнең татарга көн күрсәтмиләр инде Хак анысы..
Елга янында яшәргә ярамасын, олы юлга якын яшәргә ярамасын, үз ана телендә гәҗит чыгарырга
ярамасын - - нинди тормыш була инде ул.
Хак сөйлисең. Хәйдәргали, хак сүз сөйлисең. Хак сүз - дип җөпләп утырырга гына калды
хәзрәткә Безләр өчен гомер кичерү сират күпере кичүгә тиң бит ул»
«Сират күпере» романында Мирсәет Солтангалие внең катлаулы язмышы бәян ителә Аның
язмышы, тоткан юлы. чыннан да. катлаулы иде Большевик, татар дәүләтчелеген аякка
бастыруны үзенчә аңлаган, үз кыйбласы булган атаклы. әмма фаҗигале шәхес. 1917 елнын
сентябре М Солтангалиев Крестовников заводы каршында татар эшчеләре белән очрашып,
алдагы бурычлар һәм дөнья хәлләре турында тыныч кына әңгәмә корып тора Шулчак завод
капкасыннан күсәкләр, гимер-томыр белән коралланган рус эшчеләре килеп чыга Ярсыган
төркем Мирсәетләрне стенага китереп тери Чак кына бәрелеш чигенә килеп җитмәгән аңлашудан
сон, М Солтангалиев төркемгә болай мөрәҗәгать итә. «Туганнар, сез миңа юкка кизәнәсез, дип
тыныч кына сөйләргә кереште Мирсәет.— Мин кешеләрне христиан белән мөселманга, рус белән
татарга аермыйм Сезнең, рус һәм татар личеләренең, дошман бер. ул дөнья капиталист лары һәм
буржуйлар. Күрәсез, дип үзенең өс-башына игътибар юнәлтте ул. мин үзем дә сездән ары китмәгән,
крестьян улы. хезмәт иясе вәкиле Баш очымда түбә, ашарга икмәк булса, шуңа ризалашып яшим
Ләкин мәңге шул хәлемдә торып каласым килми Сез күргәннәрне, үзем күргәннәрне балаларым
күрмәсен, алар бәхетле булсын дим»
М. Солтангалиев пролетар революциягә җаны-тәне белән хезмәт итә Большевик
Солтангалиев күздә тоткан республика чын мәгънәсендә татар дәүләтчелеге (яки милли
дәүләтчелек) характеристикасы кысаларына туры килә ала идеме сон? Янә бер тарихи фактка
игътибар итик Ул романда бик җанлы күренешләрдән торган вакыйга рәвешендә бирелгән 1918
елнын 28 февраленә каршы төндә Казанда мөселман хәрбиләренең II Бөгенроссия корылтае
җитәкчеләре Ильяс һәм Җиһан Алкиннар. Госман Токымбегов һәм Иосыф Мозаффаров кулга
алыналар (Тулырак мәгълүмат Вәлиев Р Фаҗига - Казан. 199ь 18 б ) Опе
рация Солтангалиев тәкъдим иткән план буенча тормышка ашырыла Анын алдыннан булган
киңәшмәдә Грасис белән М. Солтангалиев арасында шундый сөйләшү була:
« Сорауга җавап бирмәдең, иптәш Солтангалиев
Бүген төнлә Танга таба өйләренә наряд белән барырга кирәк, әмма шау-шу чыгармаска.
Адресларын габу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булачак Булмас эш сөйли Хыял гына
Ул махсус шулай буташтыра
— Адреслар бар.—дип, кесәсеннән кызыл тышлы куен дәфтәрен чыгарып күрсәтте
Мирсәет.
— Кемнәр алырга бара?
— Үзебез, һәр наряд башында бер татар большевигы торырга тиеш. Табарбыз, кешеләр
бар» Романда, Ильяс Алкин белән сөйләшкән вакытта, әлеге адымга баруның сәбәпләрен болай
дип белдерә: «Әгәр дә мәгәр сез ният иткән Идел-Урал штаты тормышка ашар булса, ике
уйламас, бүген үк янәшәңә тән сакчың булып басар идем Тик син аңла, аңларга тырыш, бу -
тормышка ашмас хыял гына, һәм шул хыялның, синең белән минем генә түгел, бөтен бер
милләтнең башын һәлакәткә юлыктыруы ихтимал Кайда гына һәм нинди мохиттә булуны
онытмаска иде бит, менә нәрсә! . Урыс-татар сугышы чыкса, ни белән бетәчәген уйларга кирәк!
Аннары милли хис — әйбәт нәрсә ул. Әмма милләтне коллыктан азат итүнең бердәнбер чарасы
сугыш түгел. Большевиклар, Советларга тартылуым әнә шуның өчен... Укыганың бармы
икән, узган ел ук инде Совет хөкүмәте Россия халыкларының хокуклары турында декларация
кабул итте. Ул документка иптәш Ленин үзе кул куйган, һәр халыкның үзбилгеләнү хокукы
таныла анда...
Әдәби версия шулай Ә чынлыкта исә М. Солтангалиев Советларның бу гамәлен
түбәндәгечә аңлата: «а) Татар дәүләтен игълан итүнең милләтчеләр файдасына кискен
борылыш ясавы мөмкин, б) Без бу вакытта кораллы конфликт юлына баса алмый идек:
беренчедән, безнең (ягъни Советларның) Казанда кораллы көчләребез юк иде диярлек, ә Хәрби
Шура татар солдатларының санын Казанда гына да 60—80 меңгә кадәр җиткерә ала иде»
(Султангалиев Мирсаид: статьи, выступления, документы. Казан, 1992. 421-422 6.6.).
Күренә ки. большевиклар җитәкчелегендәге Совет хакимияте четерекле мил - ли-сәяси
мәсьәләләрне көч куллану юлы белән хәл йтүне кулайрак күргән. Кызганычка каршы,
Солтангалиев кебек «милли большевиклар»да үз халыкларына карата башлыча шундыйрак
чаралар күрүне хуплаганнар (Вәлиев Р Фаҗига, 21 б ). Кыскасы, М. Солтангалиев күздә тоткан
республика чын мәгънәсендә милли дәүләтчелек кысаларына ятышып бетми иде. Чөнки әлеге
республиканы оештыру юллары һәм нигезе үк тарихи үсеш-үзгәреш кануннары белән капма-
каршы килә иде. Милли дәүләтчелек бервакытта да милләтне дошман фиркаләргә бүлү,
аларны бер-берсе белән сугыштыру, милләтнең бер өлешен аның икенче өлешеннән кырдыру
юлы белән төзелми М Солтангалиев күзлегендә исә милли-азатлык хәрәкәте беркадәр
сыйнфыйлаштырылган иде
Тарихи романның төрләре
арихи роман жанрының безнең әдәбияттагы «иң борынгы» төре — тарихи' I ’
революцион роман Тарихи тематиканы яктырткан әсәрләрнең ин зур күпчелеге әлеге төргә
керә. Менә алар «Г. Ибраһимов — «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар», М. Галәү —
«Болганчык еллар». «Мөһәҗирләр», Ш Камал — «Таң атканда». К. Нәҗми—«Язгы җилләр».
И. Туктар — «Ике егет», Г. Әпсәләмов—«Күк күкрәр», Г Ахунов—«Идел кызы». И Салахов—
«Имәннәр тамыр җәйгәндә». Ә. Гаффар— «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы». М. Хәсәнов—
«Язгы аҗаган» һ. б.
Тарихи-революцион романда реаль чынбарлыкта булып узган тарихи-сәяси вакыйгалар
геройларның кылган гамәлләре, уй-фикерләре аша бирелә. Әлеге төрнең асылы турында сүз
барганда, әлбәттә, беренче чиратта күз алдына 1905—1907 еллардагы Беренче рус
революциясе. 1917 елдагы Февраль һәм Октябрь революцияләре, алар белән бәйле вакыйгалар
килә. Әмма әдәбият фәне әлеге төрнең колачын бу фактлар белән генә чикләми, аңа 1917 е лгы
Октябрь революциясе нәтиҗәләрен дә кертә. Соңгыларын исә ачыктан-ачык кораллы
бәрелешләр (әйтик, гражданнар сугышы, авыллардагы чуалышлар) буларак кына аңларга
кирәкми. Көчләп күмәкләштерү, «кулакларны сыйныф буларак юк итү» сәясәте, ил халкы
өчен кыйммәткә төшкән индустрияләштерү һ б.— болар барысы да соңгы революциянең
нәтиҗәләре иде Хәер, «соңгы» сүзе үзе дә абсолют мәгънәгә дәгъва кыла алмый Чөнки нәрсәнең
соңгы булуын тарих үзе генә билгели.
Кешелек тарихында революцияләр күп булган. Ара-тирә алар контрреволю- цияләр белән
чиратлашканнар. Бер Франция генә дә. мәсәлән. XVIII гасыр ахырында — XIX гасырда: 1789—
1794, 1830, 1848, 1871 елларда берничә тапкыр революцияләр давылларын кичергән. 1848—
1849 елларда шулай ук Германиядә.
Италиядә һәм Австрия империясендә революцияләр булып узган 1775—1783 һәм 1861 1865 елларда
революцияләр ялкыны АКШта дөрләгән Мәгълүм ки. Россия тарихы да бу җәһәттән ярлы түгел
Кыскасы, вакыйгаларны колачлавы буенча тарихи роман жанрының тарихи- революцион
төренең бирге чиге билгеле бер дәрәҗәдә тәгаенләнде дияргә мөмкин Әмма аның аргы (башлану)
чиге дә югарыда искә алынган революцияләр белән генә билгеләнми Чөнки революциягә китерүче
революцион ситуация үзенең барлык кискенлеге белән, чагыштырмача кыска вакыт эчендә туса
да. аның өлгерү процессы дистәләрчә елларга сузыла. Россиядә XX гасырның берен- че-икенче
дистә еллыкларында булып узган революцияләр дә бу очракта искәрмә була алмыйлар Шул
сәбәпле, аерым алганда. М Галәүнен XIX гасырның соңгы чирегендә булып узган вакыйгалар
тасвирланган әсәрләрен тарихи роман жанрының тарихи-революцион төренә кертәбез һич
шикләнмичә аларда искә алынган революцияләрне (аерым алганда. 1905 елгы революцияне)
тудырган ситуациянең өлгерү процессының кайсы этаплары бирелгәнен әйтә алабыз «Болганчык
еллар» һәм «Мөһәҗирләр» романнарының дәвамы буларак планлаштырылган әсәрләрнең
(мәгълүм булганча алар язылмый калалар) 1917 елгы Октябрь революциясе вакыйгаларын
колачларга тиеш булуы безнең фикеребез файдасына җавап бирә
Ә инде тарихи-революцион романның барлыкка килү вакыты буенча, иҗат ителү
хронологиясендә беренчелекне Г Ибраһимовнын «Безнең көннәр» романының беренче варианты
тота.
Тарихи роман жанрының үсеш баскычлары хронологиясендә анын төрләренең барлыкка
килү вакыты буенча икенче төре тарихи-психологик роман Әлеге төр үзенең күләме, зурлыгы
буенча югарыда карап үтелгән төрдән күпкә кечкенә. М Галәүне без хаклы рәвештә аңа нигез
салучы дип атый алабыз Бу очракта әдипнең «Кабылсай» исемле романы күздә тотыла
кызганычка каршы, ул әсәр дә. «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары кебек үк төп
оригиналда басылмыйча, русча тәрҗемәдә генә дөнья күрде (Галяу Махмуд. Кабулсай (С татар пер
автора. Лит обработка С Сапожниковой) — М Москв т-во писателей. 1934). Романда революциядән
соңгы авылдагы тормыш, кешеләр арасындагы сыйнфый каршылыклар психологик планда
сурәтләнә
Тарихи-психологик әсәрләрдә тарихи вакыйгалар, тормыш агышы төп геройның,
персонажларның кичерешләре, күңел тетрәнүләре, фикер агышы, каршылыклары. икеләнүләре,
психологик бәяләмәләре аша тасвирлана Аларга катлаулы һәм киң планлы коллизияләр—
сурәтләнгән характерларда чагылган теләк-омтылышларның. мәнфәгатьләрнең бәрелеше, шәхес
белән аны чолгап алган тирәлек арасында яисә геройның үз күңелендә туган каршылыклар хас.
Психологик характердагы әсәрләрдә тормыш-чынбарлык кеше күңеле аркылы үткәрелеп, аның
сиземләве, тоюы аркылы i әүдәләндерелә Әдәбият фәне психологизмның (психологик анализның)
махсус билгеләре итеп түбәндәгеләрне таный «Сурәтләү объекты (өлкәсе) хис-кичерешләр
дөньясы; кешенең халәте җентекләп өйрәнелә, күзәтелә; катлаулы, каршылыклы хис-кичерешләр
бербөтен процесс буларак тасвирлана; ниндидер бер нәтиҗәгә, халәткә, хис-фикергә алып килгән
хәрәкәг- нең сәбәбе эзләп табыла, ачыклана һәм шул кичереш, мөнәсәбәтләр хәрәкәтнең һәр
күчеше, борылышы җентекләп сурәтләнә» (Әдәбият белеме сүзлеге (Төз Әхмәдуллин А Г - Казан.
1990 144—145 бб.)
Тарихи-психологик романнарда психологик тирәнлек эпик масштаблык күп планлылык һәм
тарихилык (җөмләдән авторның тарихилык хисе) белән тыгыз бәйләнештә тора, сюжет
сызыкларының үзара үрелүендә әлеге бәйләнеш конкрет рәвештә чагыла
Психологизм әсәрнең сюжет төзелешенә җитди үзгәрешләр кертә Бу хакта татар
прозасындагы психологик процессны махсус өйрәнгән Ф Хатипов болай дип язды: «Бу инде чиста
вакыйгалар агышыннан гына торган сюжет түгел, вакыйган-психологик сюжет Тышкы
эпизодлар һәм рухи тормыш процессы ана чиратлашып динамика бирәләр Бу исә автомобиль-
амфибияне хәтерләтә ул коры җирдә тәгәрмәчләр, ә суда винт ярдәмендә хәрәкәткә килә, әмма
һәрвакытта да хәрәкәтнең чыганагы бер двигатель Бу мәгънәдә психологик әсәрнең сюжеты кеше
тормышының тышкы һәм эчке процессын берләштерә Күңел хәрәкәтенең эпизодлар белән
хокукый дәрәҗәсе тигезләшә, ул игътибар объекты була» (Хатипов Ф Духовный мир героя. 121 б.)
Ф Хөснинең «Жәяүле кеше сукмагы» романы тарихи роман жанрының тарихи-психологик
төренең оригиналда нәшер ителгән классик үрнәге Әдип үзенең әсәрендә төп героеның рухи
дөньясын яктыртуга зур игътибар бирә Ул
күңелнең, уй-кичерешләрнең каршылыклардан торган катлаулы халәтен төрле яклап ачарга
омтыла Төп герой булган Сәфәргалинең һәм кайбер персонажларның нинди дә булса фикергә
килүе, алдагы тормышка мөнәсәбәте киеренке характердагы психологик процессның нәтиҗәсе
буларак бирелә. Авторның геройлары (Сәфәргали, Зәйтүнә) уй-фикерләр дөньясында бөтереләләр,
хисләр- кичерешләр казанында кайныйлар, хыял дәрьясына да кереп чыккалыйлар, кырыс
чынбарлыкта чыныгалар. Зәйтүнәнең Сәфәргали белән очрашу мизгелләре. Сәфәргалинең
кичерешләре, Фәсхигә мөнәсәбәте, реаль тормышны һәм киләчәкне күзаллавы мисалларында без
психологизмның классик чагылышы белән очрашабыз.
Соңгы елларда иҗат ителгән тарихи романнар арасында тирән психологизм өстенлек иткән
әсәр — Ф Латыйфиның «Хыянәт» романы. Без аны шикләнмичә тарихи-психологик төргә
кертәбез. Әсәр, милли тарихыбызнын гаять катлаулы һәм фаҗигале дәверен (Казан ханлыгы
дәверен) чагылдыру белән бергә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгын, мәхәббәт һәм
дуслыкның тирәнлеген, хыянәтнең ачылыгын тасвирлаудагы тормышчанлыгы белән
игътибарны җәлеп итә Санька-Сәетнең динен алыштыру вакытындагы уйлары, аның милләте
һәм кабул иткән мөселманлыгы арасындагы каршылыклар гаять оста сурәтләнгән Казан өчен
барган сугышлар вакытындагы икеләнүләре, мәхәббәте һәм гаилә факторы тәэсирендә Сәетнең
катгый карарга килеп, Казанны саклаучылар арасына басуы, Саньканың исламга күчеп, Сәет
исемен алуы шартларында Кол Шәрифнең кичерешләре һ. б романдагы психологизмны тагын да
тирәнәйтә төшә Мисал итеп, әсәрдән берничә өзек китерик Менә Саньканың мөселманлыкка
чыгуы эпизодыннан бер мизгел:
«. Күңелендә урнашып өлгергән тынычлану хисен кул белән йолкып ал дылармыни тагын
шикләр өермәсе кузгалды, күңелендә курку, бу тыелгысыз ташкын сытып-изеп үтәчәк кан-
кардәшләрен кызгану дулкыны күтәрелде. Сугышның котылгысыз икәнен белгән хәлдә дә ул аны
булдырмас өчен жанын-тәнен кызганмаска әзер иде. Әмма хисләрен авызлыклап тыя алмаган
кебек, үзенен чарасыз икәнен, вакыйгалар колы икәнен дә яхшы аңлый. Яннарына сыендырып
кеше иткән, ил-көн арасында дәрәҗә, мал-мөлкәт биргән, нан һәм дан уртаклашкан казанлылар
газиз һәм якын булган кебек, урыс кавеме дә ана дошман түгел, якын һәм газиз иде. һәр ике якка
миһербан, шәфкать һәм мәрхәмәт, бер-берен аяуны теләп кемнәргә генә баш орырга!!!
Әгәренки шушы мизгелдә «Син — дөньялыкта Сәет Сәлим углы, ә тумышың. чыгышың илә
Александр Савельевич Булгаков, җаныңнан ваз кичсәң, барысы да үз урынына кайтыр, урыс явы
кубарылып кайтып китәр, казанлылар тынычланып элеккечә көн күрә башлар. Ризамы
шушыңа?» — дисәләр, ул ике дә уйлап тормыйча каланың иң биек манарасына менеп йөз, мең
мәртәбә
— Риза, риза, мең кәррә риза! Тик хәләлем Гөлйөзем сау булсын, газизләрем Җәгъфәр илә
Галия генә ачылып җитмәгән чәчәк көйгә харап булмасыннар
Кешеләр' Сез — адәми зат. аллаһы тәгаләнең сөекле коллары, табынуыгыз төрлечә булса да,
бер кодрәт иясенең балалары, туктагыз, акылыгызга килегез, җир йөзендә урын җитмиме әллә,—
дип сөрән салыр иде.
Аһ, ни аяныч! Бу аның кулыннан килми Күзләрен кан баскан, җан һәм кан даулап, гөнаһлы
дөньялыкта үзләренә җәннәт кора алган казанлылардан жир-су яуларга килгән явыз урыс
Иванны айнытыр көч юктыр, күрәсең Мондаен дәһшәт каршында казанлыларга бер генә юл:
канга — кан. үлемгә үлем белән җавап бирү, изге каланы яклап соңгы сулышкача дошманны
кыру, юк итү. җир өстендә эзе калмаслык итеп себереп түгү.
Гаскәр үткән арада Сәет шуларны уйлап өлгерде»
Әйе, Сәет озак икеләнүләрдән газаплана һәм бу табигый кабул ителә. Казанны саклаучылар
сафына басканчы аңа күп уйларга, күрергә, кичерергә туры килә Автор аның уй -кичерешләрен
тасвирла! анда кабатлау алымын да читләтеп узмый Безнеңчә, ул биредә билгеле бер дәрәҗәдә
әсәрнең эчке тәэсир көче артуга исәп тота һәм ялгышмый Әйтергә кирәк, Ф Латыйфиның бу
мәсьәләдә ирешкән уңышы кечкенә түгел.
Тарихи роман жанрының тарихи-психологик төре, хәзергә, югарыда күрсәтелгән өч роман
белән чикләнә
Бездәге тарихи роман жанрының барлыкка килү вакыты буенча өченче тө ре— тарихи-
биографик роман. Бер караганда, төрләрнең хронологиясендә өченче урынны И Газиның
«Онытылмас еллар»ына бирергә кирәктер кебек тоела. Әмма тоела гына. Чөнки Ә. Фәйзинең
«Тукай» романы дөнья күргәнче тарихи роман жанрының башка мөстәкыйль төре — роман-
эпопея буларак бәяләнгән
«Онытылмас еллар»ның беренче китабы гына нәшер ителергә өлгерә, әдип трилогиянең икенче
һәм аннан соң өченче кисәге өстендә эшләвен дәвам итә Әсәрне тулы канлы, классик мәгънәдәге
эпопея иткән соңгы кисәк «Канатланыр чак», югарыда әйтелгәнчә. 1973 елда гына басылып чыга.
Әгәр дә И. Гази трилогия урынына аның беренче кисәге белән генә чикләнгән булса, без бу очракта
әсәрне тарихи роман жанрының иң «борынгы», беренче төренә —тарихи - революцион роман
төренә кертер идек Әлбәттә, трилогиядә революцион ситуация. революциянең алшартлары, үзе
һәм нәтижәләре урын алган чорлар тарихи-революцион тематика яктыртыла Әмма, әйткәнебезчә,
трилогия үзенең эчке төзелеше, анда бирелгән вакыйгаларның динамикасы, сюжет
сызыкларының бер үзәккә тартылу рәвеше, композиция һәм сюжет үзенчәлекләре буенча гадәти
тарихи-революцион романнан күпкә аерыла һәм роман-эпопея буларак бәяләүне таләп итә Бу гөр
турында без түбәндәрәк сүз алып барырбыз Жыеп әйткәндә, барлыкка килү вакыты буенча
тарихи-биографик роман тарихи роман жанрының өченче төре иде
Тарихи-биог рафик романга нигез салынуны Ә Фәйзи исеме белән бәйләсәк, без, ихтимал,
ялгышмабыз Әлеге төргә түбәндәге әсәрләр керә Ә Фәйзи «Тукай». Г. Шәрипова «Гафур гаиләсе».
А Расих «Ямашен». Ш Маннур «Муса». Җ. Тәрҗеманов — «Көмеш дага». Р Мөхәммәдиен —
«Сират күпере» һ. 6.
Тарихи-биог рафик романда документальлекнең роле үсә. әһәмияте арга Шул ук вакытта,
икенче яктан караганда, еш кына фабуланың катгый хронологиягә буйсындырылуы, ара-тирә
биографизмнар белән артык мавыгулар да сизелә Публицистик стиль алымнарын чаманы белми
куллану да соңгылары өчен уңай җирлек тууга булышлык итә
Тарихи-биографик роман тарихи шәхеснең тормышын һәм эшчәнлеген тирәнрәк аңлау,
күзаллау, аның кичерешләре һәм гамәлләре аша үткәннәрне танып- белү юлында зур әһәмияткә
ия. Чөнки, әйткәнебезчә, анын үзәк герое конкрет тарихи вакыт аралыгында яшәгән реаль шәхес
Соңгысының тирәлеккә мөнәсәбәте һәм чорның вакыйгаларына бәяләмәләре, актив позициясе
һәм кылган гамәлләренең тарихи-фактик яктан төгәл бәян ителүе, җанлы картиналар аша
күрсәтелүе әсәрнең информатив сыйфатын баста, гәкир-ышандыру көчен арттыра. Тарихи-
биографик романда, гадәттә, башка тарихи шәхесләр дә катнаша Аларның образлар буларак роле
үзәк геройга фон тудыру, яисә аның аралашу һәм эшчәнлек даирәсен булдыру, күрсәт ү белән генә
чикләнми. Әлбәттә, гарихи- биографик роман өстендә эшләгәндә, реаль шәхесне сурәтләгәндә дә
автор үз фантазиясен эшкә җигә. Ул тарихи шәхеснең берәр сыйфатын, хәл-әхвәлен калкурак итү
теләге белән вакыйгаларны сюжет үсеше логикасына буйсындыра, ягъни чынында ул кичермәгән
хәлгә куя яки эшләмәгән берәр эшне эшләтә (Хәйри X Язучы һәм тормыш. 207 б.). әсәргә хыял
нигезендә туган образларны да кертә. Бу исә биографизм шаукымына бирелеп китмәү өчен
беркадәр уңай йогынты ясый Әмма монда да чаманы белергә, тарихи шәхесне реаль чынбар-
лыктан ераклаштырудан сак булырг а кирәк
Югарыда күрсәтелгән тарихи-биографик романнар сюжет һәм композиция төзелеше, стиль
мәсьәләләре буенча бер-бсрсеннән билгеле бер дәрәҗәдә аерылалар Бу табигый күренеш Әйтик. Г
Шәрипованыи «Гафур гаи гәсе» романында тормыш-көнкүреш факторына зур урын бирелсә. Ә.
Фәйзинең «Тукай» романында хронология басымы, гөп геройның тормыш юлын җентекләп
хикәяләү алымы күзгә ташлана А. Расихның «Ямашев» трилогиясендә (аерым алганда, соңгы
китапларда, бигрәк тә өченче китапта) һәм шулай ук Ш Маннурның «Муса» романында
психологик анализга игътибарның арта баруы сизелә, ә Җ. Тәрҗемановның «Көмеш дага» һәм Р
Мөхәммәдисвнең «Сираг күпере» романнарында исә тарихи-биографик хрониканың кайбер
аермачык билгеләрен табарга мөмкин
Тарихи роман жанрының дүртенче төре тарихи-романтик роман Ьу мәсьәләдә X. Хәйри һәм
Ф Хатипов бәяләмәләре белән килешкән хәлдә, без һич икеләнмичә әлеге төргә Н Фәттахның «Этил
суы ака горур» романын да кертә алабыз Әсәрнең сюжеты романтик стильдә корылган Анда гөп
геройлар Тотыш углан һәм Аппак романтик геройлар Аларның мәхәббәте, кичереш ләрс,
тирәлеккә мөнәсәбәте. Тотышның кылган гамәлләре ыруларның тормышы- көнкүреше,
вакыйгалар романтик рухта сурәтләнгән
Н Фәг тахнын романтизмы турында әдәби тәнкыйтьтә күп тапкырлар әйтелде. язылды Әмма
аны «Этил суы ака торур»нын кимчелеге итеп карарга ярамый Чөнки мәгълүм тарих, кешелек
җәмгыяте үсешен өйрәнүче фән буларак һәм
сәнгать әсәре булган тарихи роман һәрберсе үзләренә генә хас булган үзенчәлекләргә ия Моны Н.
Фәттах яхшы аңлап иҗат итә. Алай гына да түгел, әйтелгәнчә, әсәре өстендә эшләгәндә аңа тулы
һәм туры мәгънәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга туры килгән Әсәрнең сюжет
сызыклары бергә үрелеп бара, аның геройлары кискен, идеологик социаль һәм психологик
каршылыкларга, конфликтларга керәләр Нәтижәдә романда сурәтләнгән тарихи чор үзенең бөтен
яклары: халык көнкүреше, аның рухи мәдәнияте, көрәш-сугыш күренешләре, фольклор,
образлар, авторның лирик һәм фәлсәфи-публицистик чигенешләре белән күз алдына килеп баса.
Тарихи роман жанрының тарихи-романтик төренә якын торган тагын бер төре тарихи-
мажаралы роман
Мажаралы әсәрләрдәге вакыйгалар еш кына гадәттән тыш шартларда, кискен үзгәрешләр
белән бара. Герой көтелмәгән хәлләргә дучар була, кызыклы, серле, куркыныч, дәһшәтле
ситуацияләргә эләгә. Мавыктыргыч, динамик, үткен сюжет кискен үзгәрешләргә бай, урлап качу,
эзәрлекләү, куркыныч хәл һәм аннан котылулар белән тулы була.
Безнең әдәбиятта тарихи-мажаралы романның соңгы дистә ел эчендә барлыкка килүе һәм
алга таба перспективалы үсеш алуы башлыча М Хәбибуллин ижаты, төгәлрәк әйткәндә, аның
тарихыбызның борынгы дәверләре яктыртылган әсәрләре белән бәйле Әдипнең «Кубрат хан»,
«Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары кайбер
кимчелекләренә карамастан, тарихи роман жанрының тарихи-мажаралы төренең уңышлы
үрнәкләре булып исәпләнергә хаклы. Әлеге әсәрләр фабуласына хәрәкәт динами касын үстерү
ысулы буларак интрига хас. Вакыйгада катнашучыларның характерларын ачуда аларның роле
зур М Хәбибуллин югарыда күрсәтелгән романнарында интригаларның гадәттәге ике төре дә
очрый: аларны йә башлыча вакыйгалар тудыра («Кубрат хан») яки алар бәрелештә
катнашучыларның берсе (бер ягы) тарафыннан оештырыла («Илчегә үлем юк». «Шайтан
каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный»), Әсәрләрдә вакыйгаларның үзгәрүчәнлегс,
сарай интригалары, мәхәббәт маҗаралары (Дәүран-Назлыгөл. Бачман-Акбикә), Кубрат хан
болгарларының хазарлар белән бәрелеше. Казанга нигез салыну, болгарларның монголларны
1223 елда тар-мар итүләре һ. б.— болар барысы да мавыктыргыч итеп күрсәтелә, бәян ителә.
Тарихи роман-хроника исә—тарихи роман жанрының вакыйгаларны тормышта булган
вакыт эзлеклегендә сурәтләүгә өстенлек бирелгән гаять үзенчәлекле төре.
Мөстәкыйль жанр буларак хроника сирәк кулланыла. Әдәбиятчылар, гадәттә, хроникага А.
Гыйләжев һәм А. Литвинның «Августның алтысына кадәр» дигән романын кертәләр. (Әдәбият
белеме сүзлеге. 205 б ) Югарыда карап үтелгән әсәрләрдән без И Салаховның «Колыма
хикәяләре»н жанрның роман- хроника төренең ачык мисалы дип исәплибез. «Колыма
хикәяләре»нен жанр таныкнамәсе турындагы мәсьәләгә кагылып. А. Гыйләжев та әсәрне роман -
хроника дип таныды Аерым алганда, ул болай дип язды: «Эчтәлеге белән гаять үзенчәлекле,
документаль төгәллек белән язылган бу әсәр—Сталин чорының роман-хроникасы да, илебез
халыкларының тирән фажигасе дә ул Шуның белән бергә, бик күп миллионнар арасыннан
могҗиза белән генә исән калган Ибраһим ага Салаховның җан авазы да
Бу китап сез моңарчы укыганнарның берсенә дә охшамаган. Ибраһим Сала хов шактый
гомерен шушы әсәрне язуга багышлаган. Автор үзе бу әсәрен бер сүз белән генә «Фажига» дип атау
ягында тора. Болай дип атау гадел, дөрес бәя Мәгәр бу шомлы сүз генә әсәрнең бөтен тукымасын,
бәян ителгән гадәттән тыш вакыйгаларны үзенә сыйдырып бетерә алмый Әсәр формасы белән дә.
эчтәлеге белән дә моңарчы без белгән әдәби калыпларга сыймый, аңа үзгә бәя. яңа үлчәү кирәк»
(Гыйләжев Аяз. Җан авазы Салахов Ибраһим Колыма хикәяләре Казан. 1989 —5 б)
Әсәргә югары дәрәҗәдәге тәэсир көче, хикәяләүгә җанлылык, катгый хронологик эзлеклелек
хас. Шәхес культы елларында кулга алынып, гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышы,
фаҗигале язмышы барлык яклары белән ачылган. Без төрле катлау, төрле милләт вәкилләре, фән
һәм мәдәният эшлек- леләре. төрле профессия ияләре, зыялылар, татар халкының асыл уллары —
реаль яшәгән шәхесләр белән очрашабыз. Аларның иң авыр елларда, иң кыен юлларда да горур,
намуслы, чиста күңелле булып калулары бездә соклану, тирән ихтирам уята А Гыйләжев сүзләре
белән әйткәндә, әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркелә.
Тарихи роман жанрының соңгы еллардагы кардиналь сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә һәм
халкыбызның милли дәүләтчелеген торгызу юлына аяк басуы белән турыдан-туры бәйле рәвештә
туган төре тарихи-сәяси роман Ж Рәхн- мовның «Батырша» романы -аның ачык мисалы. Әлеге
төргә кергән .кәрнен үзәгендә милли-азатлык көрәше тора, барлык сюжет сызыклары да әлеге
көрәш проблемасына буйсындырыла Төп конфликт тарихи конфликт самодержавиеле
хакимиятнең милли-дини изү сәясәте, һәм. моңа җавап рәвешендә халыкларның (аерым алганда,
татарларның) баш күтәрүе, милли-азатлык көрәше җәелдерүләре. Хәер, югарыда карап үтелгән
әсәрләрдә дә сәяси факюр (әйтик, революцияләрнең асылы) зур урын ала. Әмма аңа карап кына
без аларны сәяси-тарихи роман дип бәяли алмыйбыз. Чөнки соңгысында мәгънә ягыннан күпкә
үзгә мәсьәлә милли дәүләтчелек өчен көрәш мәсьәләсе күтәрелә Юга рыда күрсәтелгән жанр
үзенчәлекләре, сюжет сызыкларының төп проблематика га мөнәсәбәте, конфликтның чишелү
юллары буенча «Хыянәт «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары да тарихи-сәяси
романнар рәтенә кертелә алмыйлар В Имамовнын «Сәет батыр» повестен исә без шикләнмичә
тарихи- сәяси проза исәбенә кергә алабыз Киләчәктә бу төрнең хронологик колачы киңәюе бик
ихтимал
Тарихи роман-эпопея сюжет-композиция. фабула-структура, гарихи вакыйгаларны
тасвирлау һәм хронологик вакыт аралыгын колачлау җәһәтендә. геройларның тарихи үсеш-
үзгәрсш процессында! ы үтә әһәмиятле вакыйгаларда урынын билгеләү, аларның шәхес буларак
эволюциясен күрсәтү мәсьәләләре буенча тарихи роман жанрының югарыда карап үтелгән
төрләре белән чагыштырганда күпкә мөстәкыйльрәк, гаять үзенчәлекле гөрс Тарихи роман-
эпопеяда. X Хәйри сүзләре белән әйтсәк, тарихи хәрәкәт, халыкның тарихтагы хәлиткеч роле
ачыла, тарихи вакыйгалары, шәхесләр халык массасы күзлегеннән карап сурәтләнә. (Хәйри X
Ижат чишмәләре. 97 б.)
Эпопеяның бүгенге әдәбият фәнендә кабул ителгән билгеләмәсе түбәндәгечә «Эпопея — эпик
торт ә кергән әсәрләрнегг ип зур. эре формасы, халыклар тарихына, милләтләр язмышына
караган проблемаларга иҗтимагый вакыйгаларга нигезләнә; халык образы, зур шәхесләрнең
язмышы, тарих бәйләнеше гәүдә г >н (Әдәбият белеме сүзлеге. 219 б )
Сугыштан соңгы тагар әдәбиятында зур күренеш, олы казаныш. И Гази ижатының иң югары
ноктасы, ижат гаҗы буларак бәяләнгән «Онытылмас еллар» трилогиясе хаклы рәвештә М
Шолохов. А Толстой К Фелин. К Седых. М Стельмах әсәрләре рәтендә лаеклы урын алган larap
гарихи роман-эпопеясы
Роман-эпопея безнең әдәбият өчен чагыштырмача сирәк күренеш булса да. аның үсеше әлеге
атаклы трилогия белән генә чикләнеп калмады Вакыт татар роман-эпопеясының перспективалы
булуын күрсәгте Н Фәттахның «Сызгыра юрган уклар» дилогиясе моның ачык мисалы Бетнең
эрага кадәр III II гасырлар арасында булган гарихи вакыйгалар урын алган, әлеге дәвердә Сөи
җәмгыятенең эволюциясе, төрле каглау тарның (аксөякләрнең, хәрбиләрнең, гали халыкның)
дәүләтчелек мәсьәләсенә карага карашлары һәм актив позицияләре, аларның еш кына каршылык
гардан тора юрган үзара мөнәсәбәтләре. Сөн-Кытан мөнәсәбәтләре .гсәрләге гөп конфликт булган
алар арасындагы дошманлык, соннәрнең тышкы сәясәги эчке халәте һәм гормыш-конкүреше.
гореф-гадәтләре һәм йолалары сөннәрнен тарихи вакыйгаларга монәсәбәге. бәяләмәләре күрсәгс
нән әлеге киң кү тәм ге күп планлы, күп персонажлы, ике кнгаптан юрган әсәр үзенең сюжет-
композиция үзенчәлекләре эчке төзелеше, колачлаган гарихи вакыт ара лыгының зурлыгы,
вакыйга тарның һәм характерларның бирелеше һәм күп кенә башка сыйфатлар буенча тулы
мәгънәдә тарихи роман-эпопея ia- ныкнамәсенә лаек
Шулай итеп, хәзерге вакытта безнең әдәбиятта тарихи роман жанры гүбән дөге гөрләргә
бүленә гарихн-рево люцион роман, тарихи-психо.тог ик роман, гарихи-биог рафик роман, тарихн-
романгик роман, гарихи маҗара гы роман роман-хроника, гарихи-сәясн роман, гарихи роман -
эпопея Бу бүленеш, ..тбәтгә мәңгелек була а тмый Әд.эбн процесс барышында, ки гәчәкгә яна
гарихи романнар ижат ителгән гәкъдирдә аның билгеле бер дәрәҗәдә ү п эрешләр кичерүе бик
ихтимал Бу үзгәреш тор жанр үсешенең мөһим күрсәткече булачак
Соңгы сүз
г атарстан мөстәкыйльлек юлына аяк басу белән халкыбыз иркенрәк сулый г И ' башлады. Милли
мирасыбызны кайтару, үткәнебезне өйрәнү һәм аны әдәбият-сәнгатьтә тасвирлау юнәлешендә
киртәләр бетүгә якынлаша Инде күп кенә шәхесләребез халкыбызга кайтарылды, аларның
исемнәре акланды, әсәрләре дөньяга чыга тора. Татар укучысы хәзер Заһир Бигиев, Солтан
Габәши, Һади Атласи, Садри һәм Һади Максудилар, Гаяз Исхакый. Зәки Вәлиди, Муса Бигиев,
Исмәгыйль Гаспралы, Йосыф Акчура, Риза Фәхретдин һәм башкаларның ижатлары. тормыш
юллары, эшчәнлекләре, рухи дөньялары белән якыннанрак таныша башлады Кызыксыну
үскәннән-үсә бара, чыганаклар, мәгълүматлар табыла тора. Бу хәл әлеге шәхесләр турында
янадан-яңа тарихи-биографик әсәрләр ижат ителү өчен унай җирлек тудыра Моннан чирек гасыр
чамасы элек үк (1974 елда) әдәбият галимебез X. Хәйри Мулланур В ахитов. Кәрим Тинчурин,
Габдулла Кариев, Салих Сәйдәшев һәм башкаларның образлары үзәккә куелган романнарның
язылачагына ышаныч белдергән иде. Хәер, әлегә ул шәхесләр турында әсәрләр күренми Әмма
аның тарихи-биографик романның киләчәген уңай фаразлавының хаклыгы расланды дия алабыз
Соңгы вакытта гына К. Миңлебаевның татарның мәшһүр рәссамы һәм скульпторы Бакый
Урманче тормышын һәм ижатын яктырткан «Бакый» романы ижат ителү—моның ачык мисалы.
Без тулы мәгънәдә тарихи, мөһим вакыйгаларга бай чорда яшибез Бер империя таркалды,
аның варисы булган икенчесе, тарихи үсеш-үзгәреш кануннарына каршы килеп, жан-фәрман
тырышып әлеге процессны тоткарларга омтыла. Халкыбыз зур кыенлыклар, авырлыклар белән
милли дәүләтчелегебезне аякка бастырып килә. Әлеге шартларда тарихи-сәяси романнарның,
тарихи роман-эпопеяләрнең һәм тарихи роман-хроникаларнын әһәмияте кискен үсә. Көчәя-үсә
барган ихтыяҗ ижат процессына этәргеч ясый, яңа әсәрләр туа.
Соңгы ун елда борынгы тарихыбызга игътибар арту, бу юнәлештә дистәгә якын роман
басылып чыгу — шулай ук сөенечле күренеш. Бу ижат киләчәктә дә тукталып калмас, Алтын
Урда дәверен, Казан ханлыгының башлангыч чорларын, Мәүлә Колый заманнарын яктырткан
романнар да һәм башка тарихи әсәрләр дә барлыкка килер дип ышанып калабыз.