МУЛЛА ШАГЫЙРЬ
Әлегәчә дин галиме буларак кына танылган Яңа бистә имамы Садыйк хәзрәт Иманколыйның 1923 елның октябрь аенда төзелә башланган (ул 60 биттән тора) «Диван мулла Садыйк Иманколый» дигән һәм 1927 елда башланган 14 битле «Әсрари дил» («Күңел серләре») исемле кулъязма җыентыклары табылды Җыентыкта! ы әсәрләр арасында гасыр башы әдәбиятыбызның истәлекле күренеше саналырлык шигырьләр шактый; алар сан ягыннан да саллы гына.—бу мираста 200 ләп шигырь теркәлгән Күпчелек - - шактый күләмле, һичшиксез, ул көннәр кәйфиятен чагылдырган, үзенчәлекле осталык белән иҗат ителгән әлеге шигырьләр әдәбиятыбызда үз урыннарын ияләргә тиешләр Садыйк Шаһиәхмәт улы Иманколый 1870 елда Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә Аның әтисе Казанның сигезенче мәчете. (Яңа бистәдәге «Кечкенә мәчет»нең) имамы, китапка гашыйк кеше була.
Ш. Мәрҗани аның хаҗ сәфәреннән бик күп китаплар альт кайтуына махсус тукталып үтә1. Шаһиәхмәт үзе дә каләм иясе булган. Ул — Ш. Мәржанинең «Нәзурәтел хак» исемле китабына каршы зур тавыш тудырган «Җәрүдә» китабын бастырган кеше. Садыйк хәзрәт аның яшь хатыныннан туган, күрәсең — малае туганда аңа 67 яшь була. Улына сигез яшь тулганда, ягъни 1878 е лда карт мулла дөнья куя. Вафатыннан соң, әҗәт-бурычларын түләү өчен, җыйган акчалары гына җитми, гаилә әгъзалары мулланың бөртекләп җыелган өй җиһазларын, хәтта китапханәсен дә сатарга мәҗбүр булалар. Атасыз һәм милексез калган малай матди яктан авыр тормышта үскән булырга тиеш. Шуңа күрә, бар ышаныч—уку, белем алуда. Ул үсмер чагында ук башка сыймаслык мөстәкыйль карарга килә -кесәсендә бер тиен булмаган хәлендә Бохарага белем эстәргә юл тота. «Үз әхвалем» дигән шигырендә язуына караганда, бу вакытта аңа 14 яшь тула. (Ләкин хакыйкать өчен искәртик, бу хәл һиҗри белән 1303 елда. 1886 елның җәендә, Садыйкка 16 яшь тулган көннәрдә була.)
Казаннан кузгалып, ул ике көндә пароход белән Самарага, аннан поезд белән Оренбурга килеп җитә Анда ике атналап мәдрәсәдә яшәп, байлар иганәсе ярдәмендә дөя кәрванында Казалы шәһәренә юнәләләр Утыз өч көн дигәндә анда да барып җитәләр, тагын егерме ике көннән Бохарага да барып ирешәләр Шул рәвешле, мәдрәсәгә урнашып, гаять авыр шартларда укый башлый. Бу хакта ул болай дип искә ала:
Агыр булды мина бик анда хәл:
Үзем бик яшь идем һәм кулда юк мал;
Миңа ул хинда дөнья бик тар иде. Ашарга тапмаган көннәр бар иде
' Ш. Мәрҗани Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.— 347 б.
ЭДӘ5И МИРАС
Шул шартларда ул Бохарада сигез ел белем ала 1894 елда Бохарадан хәзерге Красноводский шәһәренә поездда килеп, аннары Каспий һәм Идел буйлап пароходта Казанга кайтып төшә һәм Яна биегәнен алтынчы мәчетенә. Зариф Әмирхан белән берлектә, шәрик мулла булып урнаша. Сонрак ул гади мулла гына булмыйча, каләм иясе һәм галим буларак та таныла Ул «Тәржемәи pvcH. фарси вә төрки» дигән сүзлек төзеп, аны 1909. 1913. 1917 елларда кат-кат бастыра. 1910 елда 744 битле «Коръән тәфсире»н әзерләп бастырып чыгара Башка хезмәтләре дә билгеле (кара «Мирас». 1995. № 9. 78 б.) Әмма, башка муллалардан аермалы буларак. Садыйк хәзрәт байлык та. зур шөһрәт тә казана алмаган. Шуны искә алып. «Зарлану» шигырендә ул туган халкына киная дә белдерә:
Булса да фазлым. минем кадеремне халкым белмәде.
Хәлемне тәэмин итәргә кулларымнан килмәде Үтте гомерем Бер дә мин мәгыйшәт күрмәдем Үтсә дә яшь илледән, һич ат белән мин йөрмәдем Бсзнен өчен һәр вакытта булды авыр көнкүреш Ике бистә арасында сумка күтәреп йөреш
Илдә марксизм-ленинизм тәгълиматына нигезләнгән тоталитар режим тернәкләнеп килгән елларда, руханиларны Иблистән хәтәррәк бер көч санап, аларны тоташ эзәрлекләү башланган бер чорда. iuai ыйрь Садыйк Иманколын, үз тормышы мисалында, татар халкының көнкүреше хакында ачынып яза Әйтергә кирәк, татар руханилары көнкүрештә кин катлау крәстиәннәрдән әллә ни аерылмаганнар алар да иген иккәннәр, мал асраганнар Әмма рухани катламыннан булган әһли голамә, тулаем алганда, тормыш турында тирәнрәк уй-фикер йөртергә сәләтле булулары белән башкалардан аерылып та торганнар Шул яктан алар крәстиәннәрнсн аң-фикер үсешенә сизелерлек йогынты ясаганнар. Садыйк Иманколыйнын ижаты исә шул тормышны күзәтү, шул хакта уйлану үрнәге ул. Ул илдә барган хәлләр хакында милләт, халык язмышы югарылыгына күгәреп уйлана. Аның ижатына конкрет бер чорның, нәкъ менә 20 нче елларның моң-зарын чагылдыру хас Шул ук вакыт га бу зарларның бер шәхеснең Яңа бистә мулласы Садыйк Иманколыйнын аһ-зары икәне дә төсмерләнә Алар хәтта, вакыйшнамә чикләренә кертелеп, аерым шигырь темасы да булып киткәннәр («Үз өхвалем». «Шикәят» һ б.) Бу Садыйк Иманколый шигъриятенең натурализмга якын бер хасиятен билгеләүче төсмер Икенче төр шигырьләрендә ул зур гомумиләштерүләргә ирешә, андый әсәрләрдә гүяки вакыт, чор төшенчәсе бөтенләй югала Шуның нәтиҗәсендә аларда Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани кебек борынгы шагыйрьләр ижатына аваздаш фикерләр дә очрап куя. әйтерсең лә тасырдар да узмаган, тормыш-көнкүреш тә үзгәрмәгән, вакыт бер урында «катып» калган Әмма бу борынгылык, шагыйрьне дулкынландырган дәрт әсәрдәге моңны төссезләндермн. хәтта, киресенчә, мондый рухн-лирик герой авызыннан әйтелгән ул хисләр үтемлерәк һәм хисләр үткенрәк яшырапт га таба кебек әле Шул рәвешле яңа чор шигъриятендә, бай мирасыбызга килеп тоташкан күпер рәвешендә. Садыйк Иманкотыйның традицион нигездәге ижаты туа.
Садыйк Иманколый шигъри мирасының яртысын диярлек дини эчтәлектәге шигырьләр тәшкил итә. Әмма аның, рухани кешенең, иҗади уңышы, югары уңышларга ирешүе дини эчтәлекле әсәрләрендә чагылыш тапмаган Бу төр шигырьләрендә ул Һибәтулла Салихов кебек шагыйрьләребез казанышларын гына яна чорларга яраклаштыра кебек Ә менә дөньяви темаларга язылган кайбер әсәрләрендә ул. безнеңчә, шул чор татар милли аңы үсешендә яңа бер сәхифә ача Аның бу казанышының мәгънәсен дөнья мәдәни хәрәкәтенең шул юнәлештәге казаныш-табышларына бәйләп, шуңа нисбәтән рәвештә аңлап һәм аңлатып булыр иле XIX йөздә, капиталистик мөнәсәбәтләр тәмам урнашып җиткәч, түбән социаль кат таүлар (масса-гавам) иҗтимат ый-сәяси тормышта активрак катнаша башлыйлар Шушы җирлектә шәхеснең ваклануы, юкка чыгуы кебек хәвеф мәйданга чыта Бу хәтәр хәвефкә каршы Ауропада фәнни-фәлсәфи фикер баш күтәрә (Маркс. Ницше һ. б) Шушындый борчылуларга юлыгып. Садыйк Иманколый укымышлы тагар юламәсе акгнвлытына каршы кизәнүләрне «голам»аларны бөтенләй юк итәргә тырышу. дип бәяли моңа протест белдерә Аның иҗатының әһәмияте менә шуннан гыйбарәт 1990 1995 еллардан соң кайчандыр әдәбиятта Садыйк хәзрәт бер үзе генә диярлек
игътибар иткән әлеге мәсьәләне аңлау-бәяләү зарурлыгы татар җәмәгатьчелеге алдына кабаттан килеп басты Шушы жәһәттән дә анын әсәрләре үг н дә актуальлеген югалтмаганнар.
Мәсгуть ГАЙНЕТДИН, филология фәннәре кандидаты.
Мөхәммәтсадыйк Иманкол ы й
Газәл
Ни тәэссеф кем: фазыйләт әһеленә тәкъдир юк. Фәһем итүче гыйлем-ү гыйрфан кадерене — бер ир юк
Кем җәһаләттә фәрид, улдыр газиз вә мөхтәрәм, Мәгърифәт әһеленә зәррә ихтирам, тәүкыйрь юк
Чәрхе дәүран, ни гажәп, һәр дәм кире дүнмәктәдер;
Әһле фазыйл ирер хакыйрь-ү, жаһилә тәхкыйрь юк.
Әһле гыйльмә хәким ирер жаһиләне би тәмиз,— Эчләрендә боларның бер сәхиб тәдбир юк.
Таш күңелледер гавам: һич кабил ислах түгел;
Ни кадәр кыйлдым нәсихәт, зәррәчә тәэсир юк.
Әһле гыйлемнең хаҗәте үтәлмидер меңнән бере;
Талигы мәсгуд сәфиһ җитешмәгән бер җир юк.
Бер итекче, йә кәвешче — галиме тәхкыйрь итә; һич тарафтан аңа каршы аз гына тәгъбир юк.
Аңламыйлар тугъры сүзне, ничә кат әйтсәң дә син;
Эчләрендә һушлы булган бер егет, йә пир юк.
Бу сәфиһлар мәҗмагында заигъ итмә сүзеңне.—
Чөнки сүз аңлаучы—дөньяда хомар, хинзир юк.
Итмә, Садыйк, җәһһаль сөхбәтеннән бер өмид,—
Болар эчрә, әһле фазыйле таныган бер ир юк.
Сүзлекчә: тәэссеф үкенү Фазыйләт әһеле белем, гыйлем иясе Г ы й р ф а н аң. Фәрид — тиңсез Зәррә—тузан (атом) Тәүкыйрь — хөрмәт Чәрхе дәүран — язмыш бөтерчеге Хакыйрь хур Тәхкыйрь хурлау Җаһиләнс би тәмиз- ахмак, наданнар Сәхиб тәдбир фикер иясе Кабил и с л а х — үзгәрүгә сәләтле Талигы мәсгуд сәфиһ — бәхетле язмышлы ахмак Тәхкыйрь итә — хакарәтли. хурлый Пир карт Мәжмагында— җыелышында, төркемендә Хомар—ишәк Хнн- зир — дуңгыз. Җәһһаль сөхбәтеннән — наданнар белән сөйләшүдән
Зарлану
Ничә җәһед әйдәсәм дә. һич мәрамем булмады мәүжүд. Дога кыйлсам да ни хәтле, иҗабәт итмәде мәгъбүд. Гомернең күбе үтте —көткәнемчә булмады бер эш; Мияссәр булмады дөньяда безгә талигы мәсгуд. Мәгариф әйләдем тәхсил. ләкин булмады тәхәммил. һаман юк җирдә каль-у кыйль белән үтте гомер Ни сүд?! — Шикәят әйләрәм һәр дәм минем хәлемдә юк бер ямь Эчемдә тулы дәрт-ү гамь, йөрәк янса да чыкмый дүд. Читендер бик минем хәлем: мияссәр булмый эмалем; Юк икән бер дә икъбалем, фазыйләт миндәдер мәфкуд Ирермен гасый бер бәндә гөнаһым илә шәрмәндә; Фазыйләт бер дә юк мәндә — һәммә юллар ирер мәсдүд. Бу дөнья ләззәте арзандыр әсхабе сәфаһәткә, Гаҗәптер: мәгърифәт әһленең ирер һәр таләбе мәрдүд Хакарәт ителә әһле дианәт гасыр-и мәшъүмдә.— Бәхетсез бер горуһ ирер ки хәлвәсе дә зәһәр алүд; Дәрига, нинди мәнхус бер замана әһле без булдык. Хәерле бу кавемнәндер Сәмүд-у Гад-у кауме һуд.
Дианәт сахибе галимгә һич тә кадер вә хөрмәт юк. Әгәрчә булса да анда фазыйләт кон кеби мәшһүд. Дәрига, көн ба көн сүнмәктәдер әнваре дин хак. Югалмакта ирер әсар-и шәргъ-и Әхмәд-и мәхмүд- Әмәл күп иде. ләкин һичберенә булмадым васыйль. Үтеп киме гомерләр, бер дә кабул булмады максуд. Дәлилдер фазлыңа; хасидләрең булса, тәшәккер ит.— Мәсәлдер чөнки мәшһүр: көлле зи-нигьмәт — ирер мәхсуд. Тәмыг итмә халыктан никадәр мохтаҗ булсаң да. Өмид әйлә Ходадан —башкадан булмас сиңа һич сүд. Ходавәндәи кәрим ихсан безгә кыйлды бераз гыйрфан. Вә ләкин юк аңа мәйдан, танучы аны бик мәхдүд Гаҗәбтер бивафа гәрдүн берәүне итмәде мәмнүн Ирер фетнә илә мәшхун һәмишә афәти мәҗдүд. һәмишә әйлә истигъна. халыктан хаҗәтең сорма, Риҗуг HI Раббеңә: һәр хәлдә улдыр зөлкәрәм вәл җүд Бу бабта сүз язып бетмәс, ничә язсаң да —сүд итмәс. Бетер. Садыйк, бу җирдә, бәс. сүзеңне әйләмә нәбүд.
Сүзлекчә: Җәһед тырышлык Мәрамем теләгем Мәүжүд булмады бар бу 1мады Ижабәт итмәде кабул итмәде Мәгъбүд Алла Мияссәр булма ды мөмкин булмады Талигы мәсгуд- бәхетле язмыш Тәкәм ил камиллек Каль-у кыйль юк-бар сүз Сүд файда Дүд—төтен Икъбалем бәхетем Мә фхүд югалтылган Гасый гөнаһлы Шәрмәндә оятлы Мәсдүд ябылган Әсхабе сәфаһәткә әшәке кешеләргә Мәрдүд- кире кагылган Хәкарәт ите лә хурлана Әһле дианәт дин әһеле Гасыр-и мәшъүмдә шомлы гасырда Горуһ төркем Алуд таплаган Мәнхус явыз язмышлы С әмүд. Гад. Һүд кавеме Коръәндә телгә алынган азгын халыклар Сахибе иясе Мәшһүд ачык Әнваре дин хак хак дин нуры Әсар-и шәргъ-и Әхмәд-и мәхмүд олы. мактаулы шәригать әсәре Васыйт ирешкән Көлле зи-нигъмәт ирер мәхсүд барлык мал ияләренең көнчеләре була Гыйфран аң. белем Мәхдүд чикләнгән Бивафа гәрдүн тотрыксыз язмыш Мәмнүн канәгать Рижуг ит кайт Зөл каром вәл жүд иң ярдәмлекле һәм юмарт Нәбул әрәм
Газәл
Җәмалең нурыны күрсәм, миңа Галәм Мөнәүвәрдер, Күзең—аһу,
тешең — энҗү, ләбең—якут-и әхмәрдер. һилалдик кашларың —
җәя ирер, керфекләрең—уклар, һәдәф аңа минем мәҗрух күңлем,
мөкаррәрдер. Синең хөснеңне тәфсыйль илә тәүзыйф түгел
мөмкин. Писаны җөмлә Галәмнең аны тәкъдирдә әбтәрдер. Синең
ядыңнан үзгә, юк тереклек ләззәте миндә, Адашкан гаклыма
васлың хыялы, яр. рәһбәрдер. Синең фикереңдә җанымдыр һәмишә
зар-ү сәргәрдан. Хыялың илә гакылым һәр заман хайран
мозыйттәрдер. Төшеп гыйшкың уты күңлемә көйдере вөҗүдемне,
Бу утка нисбәт илә, башка кайгы — әмре әхкардер. Каләмнән чөн
бу әшгарем синең шаныңда түгелде, Минем диваным эчрә бу газәл
чын таҗ бәр сәрдер. Мәхәббәт илә һәр дөм Садыйк әйләр исмеңне
тәкърар, Синең зикерең аның шигырендә һәр юлда мөкаррәрдер.
Сүзлекчә: Җәмалең— йөзең. Мөнәүвәрдер—нурлыдыр. Аһу — җәйран (киек) Ләбең — иренең.
Әхмәрдер — кызылдыр һилалдик яна туган Ай кебек һәдәф — мишень Мөкаррәрдер анык, бәхәссез
Хөснеңне — гүзәллегеңне. Тәүзыйфь — бәяләү. Лисане—теле. Тәкъдирдә — әйтеп бирүдә. Әбтәрдер
—көчсездер Васлың— күрешү, кавышу. Рәһбәрдер—җитәкчедер, юллаучыдыр. Сәргәрдан —интегү- ле.
Мозыйттәрдер — борчулы. Әмр әхкардер —бик вак нәрсә Таҗ бәр сәрдер— баштагы таҗ. Дәм вакыт
Зикерең — исемең атау.
«Бостан Сәгъди»дән
Белмим, кай китапта күрдем аны: Төшендә күрде
Иблисне җәвани,— Гаҗәп гүзәл икән Иблис, чын — хур,
Йөзендә балкый аның. Ай кебек, нур: Назыйре юк аның
хөсне җәмале Гүзәллектә—булыр Йосыф мисале. Аны
күргәч бу хәлдә, калды хәйран, Диде аңа: «Син—ул
Иблисме, чыннан? Гаҗәп күркәм икән синең җәмалең;
Гүзәллектә ирер хури — мисалең. Ничек илләрдә
моннан һич хәбәр юк,— Синең хөсне җәмалеңнән әсәр
юк? Җәмалең бар икән бу хәтле күркәм, Сине ямьсез
диләр ник барча Адәм? Ни өчен әйвани шаһта һәм дә
такда, Дәхи хаммам эчендә — һәммә якта Болай ямьсез
сине тәсвир итәләр?— Караучыны ничек нәфир итәләр?
Сине ничен кара йөзле ясыйлар. Акайган куркыныч
күзле ясыйлар?» Диде Иблис, ишеткәч маҗараны
«Минем рәсемем диеп син белмә аны! — Минем
рәсемем түгел ул рәсме чиркин; Каләм—дошман
кулындадыр вә ләкин. Каләм дошман кулында, һәр ни
язар! Ничек истәрсә, рәсемем шуйлә ясар. Мин Адәмне
чыгардым җәннәтеннән,—
Ерак иттем шул аны нигъмәтеннән.
Миңа инде итә анлар гадәвәт
Итәләр сурәтемне дә кабахәт
Гүзәл сурәтле булсам да шулай мин, Годуләр күрсәтәләр
мине чиркин!»
Сүзлекчә: «Бостан»- мәшһүр Иран шагыйре М Сәгъдинең (1208—1292) шигырь китабы исеме гөлбакча
Җәван и яшь ир. Назыйры охшашы, тине Хөсни жә- мале йөзе күркәмлеге. Әйвани шаһта шаһ сараенда.
Такта түбәндә. Дәхи шулай ук Хаммам мунча Нәфи р нәфрәтләнүче Ч и р к и н— җирәнеч Гадәвәт —
дошманлык Гадүләр —дошманнар
Г ыйбрәт
Олугланса да көчле ни кадәр, урынын зәгыйфь алыр. Күтәрелсә дә
ялкын, гакыйбәт, урнында көл калыр Күлыңда дәүләтең булса,
ышанма,—ул китәр синнән: Бүген синдәге акча иртәгә (чит)
кулларда саналыр. Кулыңда дәүләтең булганда, әхбабың булыр бик
күп. Әгәр төшсәң фәкыйрьлеккә, китәр барчасы, таралыр
Мөнафикъның ышанма дуслыгына, ижтинаб әйлә. Тышыннан дус
күренсә дә, сиңа һәр дәм аяк чалыр Тышыннан ак күренгәннәргә дә
артык инабәт юк, Кием ни кадәр ак булса, шулай тизлектә каралыр.
Әгәр дошман үзен бичара күрсәтсә, хәзар әйлә.— Чаян тик торса да,
аннан курык: ул- зәһәрен салыр Урынсызга үзеңне тотма түбән,
сакла гарызыңны, Чамадан тыш иелгәннәр аяк астында тапталыр.
Сәбәп булыр кеше гафеллегеннән үз һәлакенә. Утын ярырга
балтаның сабы утыннан ясалыр Үзендә бар фазыйләтне син изһар
итмә һәр жирдә. Хасөдтән күп вакытта зур гадәвәтләр дә яралыр.
Җәдәлдән саклана күр, булмасын зур фетнәгә бәгыйсь, Күрерсең, аз
гына сүздән ничек зур фетнә кузгалыр Әгәр дә байлыгың булса,
фазыйләт азы күп булыр, Фәкыйрь булсаң, үзең дә бар фазыйләтләр
дә югалыр Сабырсызлык белән һичбер вакытта башкарылмас эш.
Тәхәммел һәм чыдамлылык илә күп мөшкелләр уңалыр Эшеңне,
Садыйк, уйлап эшлә, булма бер заман гафил. Килер бер көн синең
кылганнарың хакында соралыр
Сүзлекчә: Гакыйбәт нәтиҗәдә Әхбабың дусларын Мөнафикъның ике йөзленен Ижтинаб әйлә читләш,
саклан Дәм вакыт Инабәт ышанып карау X ә в а р әйлә саклык күрсәт Гарызыңны биредә, үз дәрәҗәңне
сиздерү, белдерүне Гафеллегеннән анкаулыгн сәбәпле Фазыйләтне белемне, өстенлекне Изһар итмә
күрсәтмә, искәртмә Хасәдтән кешедән көнләшүдән Гадәвәтләр дошманлыклар Җәдәлдән ызгыштан,
шаулашудан Бәгыйсь сәбәпче. Гафил надан, ансыз