Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМАН НУРЫ


Анын турында каләмдәшләре арасында бер мәзәк йөри.
Имештер. Шаһинур, троллейбуста бик тыгыз булганда, урынын
башкаларга биреп, аларга жайлы булсын өчен, үз тукталышына
җиткәнче үк төшеп кала һәм кулын күкрәгенә куеп «Рәхмәткә-
хөрмәткә лаек сез. кешеләр!» — дия, имеш.
Мондый хәл булгандырмы-юкмы, гөнаһысына керә
алмыйм, әмма «Казан утлары» редакциясенен бер бүлмәсендә
утырып эшләүче каләмдәше буларак, шуны әйтә алам; рәхмәтне
аның үзенә күбрәк әйтәләр. Кайсыдыр аңардан узган
сугышларда хәбәрсез югалган әтисен яки абыйсын эзләшүен
үтенә, кемдер аңа фронтта яшьли һәлак булган туганының
шигырьләр дәфтәрен алып килеп, шуларны редакцияләп,
кайдадыр нәшер итәргә булышуын сорый, шундый ук гозер
белән беренче кулъязма китабын күтәреп яшь авторлар аның
күзенә мөлдерәп карый һәм Шаһинур аларны якын туганы
кебек күреп, каршы ала. хәл-әхвәлләрен сораша, хәл кадәри
ярдәм итәргә тырыша Бигрәк тә. ил-жир азатлыгы өчен сугыш
кырларында шәһит киткән якташларыбызны барлау, аларны архивлардан һәм фронт
юлларыннан эзләп табу һәм шул хакта документаль әсәрләр ижат итеп, халыкка җиткерү
юнәлешендә бик мактаулы эш башкара безнең Шаһинурыбыз Бу гамәлендә ул үзенең остазы,
эзтабар әдип Шамил Рәкыйповның «Аяз күктә карлыгачлар» әсәрендәге бер каһарман сүзен девиз
итеп алган: «Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч
түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк Вакытсыз үлгәннәр турында Алар онытылмаска
тиеш. Алар хакы изге .»
Әнә шушы изге уйлар Шаһинур Әхмәтсафа улын, Александр Матросов (Шакирҗан
Мөхәммәтҗанов) кебек, дошманның ут ноктасын күкрәге белән каплаг ан якташларыбызны
билгесезлек томаныннан бүгенгегә кайтарырга этәрә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше
Фәрит ага Солтанбәков истәлекләрен редакцияләп һәм Ватан сугышында яшьли һәлак булган
талантлы каләм иясе Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең сугыш чоры көндәлекләрен һәм хатларын туп лап
укучыларга җиткерергә рухландыра Вә янә дә Франциядә җәлилчеләрнен яшерен оешмасын
җитәкләгән Әмир ага Үтәшев турында «Әманәткә тугрылык» дигән документаль әсәр дә язып
бастыра Шаһинур Ә сугышта сигез улын җуйган Фатыйха апа Әхмәдиеваның фаҗигаи-гыйбрәтле
язмышы һәм аның истәлегендә Мамадышта куелган һәйкәл турындагы «Сигез бизәкле Сөлге»
повесте өчен бу авторга якташларының рәхмәте аеруча зур булды.
һәйкәлләр дигәннән, Шаһинур эзләп табып, дөньяга кабат «тудырган» геройларыннан
кайбсрләренә туган төбәкләрендә һәйкәлләр дә куелды, бу игелекле эштә башлап йөрүчеләрнең
берсе эзтабар-язучы үзе булды
Әнә шушы игелекле эшләр дулкынында шигырьләр, җырлар языла. «Васыять» китабы нәшер
ителә, «Алмагачлы нигез моңы» исемле әсәре туа.
Алмагачлы нигез ул—Шаһинур туып үскән нигез. Мамадыш районының Арташ авылындагы
һәркем хөрмәт итә торган изге вә иманлы йорт бу. Шаһинур шушында тәүге тапкыр күзләрен ачып
(12 февраль) якты көнгә карый Ләкин анын әтисе сугыштан каты яраланып, күзләре сукыраеп
кайткан. Шаһинурны, үзен белә башлаганнан алып, әтисенең әнә шушы фаҗигасе тетрәндерә,
күңелендә ничек кенә булса да гаиләдә әти-әнисенә (Әхмәтсафа абый белән Гөлзәйнәп апага)
ярдәмче булырга теләү хисләре уята Үзеннән соң бер-бер артлы доньяга килгән ун эне вә
сеңелләренә абый буларак та, ул яшьтән үк җаваплылык тоеп
үсә Башкаларга карата мәрхәмәт, яхшылык эшләүгә теләү тойгылары анын күңелендә әнә шул
вакытта ук бөреләнгәндер, мөгаен һәм башкаларга «Абый» кеше, үрнәк кеше, ярдәм итәргә тиешле
кеше итеп хис итү аны гом^эе буе озата бара Мәктәптә укыганда да. Казан дәүләт университетының
татар теле һәм әдәбияты бүлегендә гыйлем эстәгәндә дә. Германиядәге Совет гаскәрләре груп -
пасында хәрби хәбәрче булып хезмәт иткәндә дә. Мамадыш *һәм Кукмара районнары гәзитләре
редакцияләрендә, аннары. Казанга күчеп килгәч. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча
республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир Вазыйфасын башкарганда да. Татарстан
Язучылар берлегенең Әдәби фонд директоры буларак, каләмдәшләренә бик күп игелек кылганда
да Ул һәрвакыт әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайный, оештыра, башлап йөри, яна-көя. төрле иҗади
конкурсларда катнаша. 1982 елда Шаһинур Әхмәтсафа улы Моста - финга. авыл хезмәтчәннәре
турындагы публицистик язмалары өчен. Татарстан Җөмһүриятенең Хөсәен Ямашев исемендәге
премиясе бирелде. Ә 1995 ел ана берьюлы ике сөенеч алып килде. Якташы Шәйхи Маннурның
иҗади мирасын өйрәнү-саклау. якты истәлеген мәңгеләштерүдәге хезмәтләре өчен, ул әлеге әдип
исемендәге бүләккә лаек булды. Татарстан Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы оештырган
«Бөек Җиңүгә 50 ел» иҗади конкурсында үзенең сәнгать дәрәҗәсендә язылган очерклары белән
б еренчелекне яулады
Шаһинур белән очрашканда-күрешкәндә булсын, яки телефоннан сөйләшкәндә булсын, иң
әүвәл ул хәл-әхвәлеңне белешер, исәнлек-саулыгыңны сорар, кыен вакытыңда хәлеңә керер, ничек
тә кәефеңне күтәреп җибәрергә тырышыр Ә үз хәлен сорасаң, елмаеп: «Әйбәт бит. дустым Гөлләр
кебек'» - дип куяр. Аны якыннан белмәгән кеше, чыннан да моның дөньясы ал-да гөл. эшләре гел
асфальт юлдан элдерткән төзек машина кебек шома гына бара икән, дип уйларга да мөмкин Әмма
иңендә күпләгән инсаннар гамен күтәреп йөрткән ир-егеткә алай җиңел була алмаганын Шаһинур
үзе генә беләдер Шагыйрь күңелле кешегә җиңел була димени?! Аңа бит теге яки бу эшне башкарып
чьи у өчен ничәмә-ничә авыр ишекләрне шакып керергә, үзенең хаклыгына ышандырырга,
күпләрне теләктәш итәргә кирәк ләбаса Әле биз син игелек кылган адәмнәрнең дә бөтенесе, рәхмәт
кенә әйтеп тормый. Игелеккә явызлык белән җавап кайтаручылар да юк түгел бу дөньяда. Әмма
боларга карап кына Шаһинур тормыштан, кешеләрдән суынмый, үзе сайлаган кыен вә мактаулы
юлын дәвам итә Шулай да мин, әнә шундый каршылыклы уйлардан аның нурлы йөзен болытлар
каплап алгалагап вакытларын да күргәлим Андый чакларда ул. сиздермичә генә, уф- танып-авыр
сулап куя. кесәсеннән алып, йөрәк даруы каба Тик аңа озак күңелсезләнеп утырырга ирек
бирмиләр йә кемдер гозер белән килеп керә, яки телефон чылтырый, аны Шаһинурны сорыйлар
һәм ул яңадан башкалар гаменә кереп чума . Ирекссздән. шундый нурлы җанлы кешеләр күбрәк
булса, бу тормыш тизрәк җайланыр, дөнья ямьләнер иде бит1- дип уйлап куям «Гел башкалар
турында кай| ыргып, үзеңнең шәхси тормышыңны онытып җибәрмисеңме икән?» дисәң. Шаһинур,
гадәтенчә тыйнак елмаеп: «Кешеләргә кирәклегеңне һәрдаим тоеп тору — үзе бәхет ул. дустым!»
дип җавап бирә
Шаһинур Мостафинның соцгы еллардагы тынгысыз эшчәнлеге «Казан утлары» журналы
редакциясе белән бәйле Ул. бүлек мөхәррире буларак, зур тарихлы, гыйбрәтле әсәрләргә бай булган
энциклопедик бу басманың халкыбыз арасында момкин кадәр күбрәк таралуы өчен бар кочен-
сәләген. оештыру осталыгын эшкә җигә, еш кына районнарга барып, укучыларыбыз белән очраша,
мәктәп һәм китапханәләрдә була, радио-телевидение аша чьи ышлар ясый
...Безнең халыкта яхшы кеше турында. «Аның йөзендә иман нуры бар», диләр. Ә йөздәге нур
күңелдән, җаннан саркып чыгучы илаһи яктылык бит инде ул. Әнә шундый нурлы җанлы кеше ул
Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафнн, дип өстәр идем мин
Котлы булсын юбилеең. Шаһинур дус' Күңелеңдәге нгелск нуры сирпел торган изге шәмнәрең
сүнмәсен-сүрслмәсен!