Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ МИРАС КАЛДЫРГАН ӘДИП


«Еллар узу белән чишмә, бәлки, бераз саега торгандыр, 1әкин
чишмәнең корыганы әле сизелми».
"Муеныма никадәр генә шәһәр шөлдерләре элмәсеннәр, синеке мин.
авы Г Туфрактан актарылып чыкканмын, яңадан туфракка әйләнеп
кайтканчы синеке булып калсам иде'»
«Ияләшкән юргам — сикәлтәләрдән ансат кына сикереп үтә ала
торган җиңел тояклы юргам-юморым »
Фатих Хөсни "Минем тәрәзәләрем»
на телен өйрәнү мөмкин түгел: ул фәкать ана сөте белән керә, һәм аны даими рәвештә баету
сорала. Шунда инде әдәби китапларның файдасы тия. Әгәр дә укучы кулына алган китапны
укыган чагында вакыйгалар! а-сюжетка игътибар бирү белән генә чикләнмичә, әсәрнен
язылу ысулына-рәвешенә. авторның теленә игътибар итә икән, ул һичшиксез, телебезнең
шигъриятле вә музыкаль икәнлеген сизми калмаячак, ана теленең искиткеч бай булуына
сокланачак, бер үк мәгънәдәге сүзләрнен-синонимнарнын күплегенә сөенәчәк, аларның. әлеге
синонимнарның, шул ук вакыт га бер-берен тулаем кабатламавын, һәркайсының үзенчәлеген,
эмоциональ төсмерен шәйләп тәмам хәйран калачак
Теленең байлыгы, сюжетларның камиллете ягыннан татар әдәбиятында аеру ча күркәм
урынны Татарстанның халык язучысы. Габдула Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих ата
Хөсни ярты гасыр буена биләде. Үзе исән ча! ында ук әдәбиятыбызның классигы дигән исемгә лаек
табылган әдипнең, олуг талант иясе Фатих Хөснинең тууына 90 ел тулды.
Әдәбия!та һәр нәрсәне ма гурлап-бизәп күрсәтү хөкем сөр!ән бер дәвердә. Фатих Хөсни
кешеләр язмышын гирән бер хәсрәтләнү-әрнү белән, гыйбрәтле вакыйгалар сыйфатында
тасвирлап бирә белде
Гап-гади вакыйтамы яки берәр мәзәк хәлме һәр очракта да автор ана теленең илаһи
мөмкинлекләрен !ажәеп зур осталык белән кулланып, кабагчан- мастай хикәя, һәркем
сокланырлык бер әсәр китереп чьи арырга сәләтле иде Әле шуның өстенә искиткеч әдәпле вә
инсафлы, гаять дәрәжәдә кешелекле, олы Жанлы вә кече күңелле шәхес иде ул
Фатих Хөсни һәр әсәрнең теленә-яш ырашына иң нык игътибар иткән җөмләләрен
сингармонизм законына буйсындырган, музыкальлеккә ирешкән әдип Бервакыт ул шушы
юлларның авторына
Күз белән генә язу житми. колак белән дә язар! а кирәк' ди!ән иде. Сүз уңаеннан гына бер
фактны искә төшереп үтү дөрес булыр яланыңны күзең күрү генә җитеп бетми, аны әле тагын
кычкырып га укыр! а кирәк, шунда колакка ягышсыз урыннарны төзәтүе жиңелрәк. дшән
фикерне аңлап жигмә!ән мөхәррирләр -Күз күргәнне язу 1ына житми, колак ишеткәнне дә язарга
кирәк» чип ансат кына «төзәтеп» ташладылар ' «Татарстан» журналы /Wft. A <ан Юк
әдәбиятыбызның классигы һич тә. к ypi энең-ишеткәнеңнең барысын да язарга I кирәк. дип әйтми,
бәлки язган чагында камиллеккә ирешү шин кайгырта, шуңа өнди.
А
Әдип Фатих Хосни
Фатих Хөснинең «Үтеп барышлый» дигән кечкенә генә хикәясендә: « .аның маңгай
чәчләренә ак кыш утырып кайта» дигән бизәк бар Шуны укыганда Фатих аганың үзенең ир
уртасы чаклары искә төшә 15—20 ел буена бер тотам маңгай чәче нәкъ әнә шундый иде, болай
да матур вә күркәм кыяфәтле йөзенә ямь өстәп тора иде.
Әмма, кызганыч ки, бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, дигән сүз бар.
Фатих аганың өстенә бәла-каза бер-бер артлы ябырылды: әүвәл олы улы кулын имгәтте,
аннары кияве автомобиль катастрофасында үлде, әдипнең кызы ике нәние белән ялгыз калды;
тагын да яманрагы—төпчек улы япь-яшь көе фаҗигале төстә һәлак булды: дуслары белән
Львовка сабакташларына кунакка дип киткән җиреннән цинклы табутта кайтты .. Мәрфуга
апа. бичара ана. тәмам сыгылып төште, шуннан соң тернәкләнә алмады — үзе дә гүр иясе
булды, авыр туфрагы җиңел булсын. Фатих ага шундый олы фаҗига кичергәндә д ә биреш-
мәскә тырышты, әмма шушы гайре табигый хәл, жир йөзендәге иң олы фаҗига аны да, җор
телле шәхесне дә бөтереп алды, гүя зәмһәрир кыш аның чәчләренә иркен канат җәйде. Алай
гына да түгел, бәгырьләренә үтеп керде, зәһәр сулышын өреп, әдипне аяктан екты, күзләрен
күрмәс итте
Фатих ага Хөсни 1908 елның 3 февралендә туып. 1996 елның 19 маенда вафат булды.
Әдипнең туган-үскән авылы. Казаннан 70—80 чакрымдагы Олы Мәтәскә. .әдәби әсәрләрендә
лаеклы урын яулаган Олы Мәтәскә ятим калды.. Без ятим -калдык... Әдәбият ятим калды.
Әдәбият сөючеләргә Фатих Хөсни иң әүвәл шагыйрь буларак таныла башлый «Дөнья
матур миңа» дигән шигыре «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында 1927 елны
дөнья күрә Аннары ул пьесалар да язып карый, әмма тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә
һәм шунда «төпләнеп кала» Әдипнең яшь чагында шигырь язуы, рифмага ярардай сүзләр
сайлавы проза өлкәсендә әйтеп бетергесез файда китерә. Сүзнең тәмен-кадерен белеп кенә яза
торгач. Фатих Хөсни хикәя остасына әверелә.
Әдипнең махсус балаларга атап язган хикәяләреннән «Сипкелһе малай». «Җүлә —
кайгылы эт», «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б. әйтеп китү урынлы булыр. Әмма аның
бүтән хикәяләрендә дә авторның үз холкына аеруча хас малайлар шуклыгы, сүз уйнату, җор
теллелек гаять зур урын алып тора һәрхәлдә, Фатих аганың хикәяләрен елмаймыйча гына
укый алмыйсың. Аларның һәркайсында авторның гаҗәеп матур тел белән, үзе әйтмешли,
«җиңел тояклы юрга-юмор» белән тасвирлавына сокланасың.
Хәер, әдипнең күләмлерәк әсәрләрендә, повесть һәм романнарында да һәр- кайсыбызның
гомер юлы башлаган могҗиза тулы дәвер — балачак беркайчан да
игътибарсыз, читтә торып калмый. Бу уңайдан «йөзек кашы» повесте каһарманы Айдарны
һәм «Жәяүле кеше сукмагы» романындагы Сәфәргалине искә төшерү дә җитәдер Әлеге
каһарманнар малай чакларында ук хәйран зур могҗизалар күрсәтеп. үзләренең дуамал һәм
тәвәккәл булулары белән укучының мәхәббәтен яулыйлар. Киң күңелле булулары белән,
фидакарьлекләре белән алдыралар
Бервакыт шулай, олуг әдибебез Нәкый ага Исәнбәтнең әллә «Кырлай егете» дигән китабын,
әллә инде томнарын чыгарганда, авторның үзем редакцияләгән кулъязма сын күтәреп, өенә бардым
Шунда булган әңгәмәне һич онытасым юк Искиткеч зур саклык белән генә төзәткәләгән
урыннарны карап чыккач. әдәбиятыбызның аксакалы
— Син. күрше, яңгырашка бик нык игътибар бирәсең икән, шул сизелә.— диде (Элегрәк без
Нәкый ага белән күрше өйләрдә яшәдек, соңрак та йортларыбыз бер үк төбәктә, урам аша гына
туры килде.)
Моны ишеткәч, елмаймыйча булдыра алмадым
Татар әдәбиятының классигы Фатих Хөсни аны му-зы-каль-лек-кә дип бәяли, дидем.
Әдиплар Шәйхи Маннур. Фатих Хосни, Гомар Баширов һәм Әмирхан Еники
Телебезнең нечкәлеген-нәфислеген, сөйләгәндә гаҗәеп моңлы вә матур булып яңгыравын
музыкальлек дип бәяләми һич мөмкин түгел. Фатих aia әнә шул гүзәл байлыкка чын-чынлап
соклана белде, һәм инде язган чапанда ана геленә бертөрле дә хилафлык кигермәүне үзенең төп
бурычларыннан санады һәр җөмләсен төзегәндә сүзләрнең иң кирәклесен эзләде, синонимнарның
арада бер урынлысын сайлады, кабат-кабат укып, текстны кабат-кабат төзәтеп, үзенә кирәкте
дәрәҗә: ә иреште Үз сүзләре белән әйткәндә, «кондициягә җиткезде» Менә ни сәбәпле аның һәр
хикәясе, повесте һәм романы җырлап тора, «мине бит Фагих Хөсни иҗат итте», дип әллә каян әйтеп-
кычкырып тора
Безнең телебездә хакимлек иткән сингармонизм законнарына буйсыш ан. тел япаннан
сокланырлык, һәркемгә үрнәк булырлык әсәрләре арасында «Йөзек кашы» повес те исә аерым бер
гүзәл урынны били Шигырь калыбына салган очрак Iа да. HI ЬНИ чәчмә юллар белән язмыйча,
тезмә юллар белән язган тәкъдирдә дә автор берни оттырма!ан буласы иде. чөнки бу повесть
шшыйрь күңел ie. ана гсленен нечкәлекләрен шаыайрьләрчә белгән әдип ижат иткән, шигъри
дәрәҗәгә җиткерелгән әсәр
«Йөзек кашы» — тормышчан булуы белән кыйммәтле. Анын сюжетында һичбер төрле
ясалмалылык сизелми, төп каһарман Айдарның гыйбрәтле язмышына, нәкъ шулай булган
икән дип, тулаем ышанасын, хәтта әле анын башсызлык кылуына да кул куясын, чын күңелдән
әрнеп утырасың.
Пушкин белән Тукайның шигырьләрен укыган чагында сине даһиларның әсәрләрендәге
искиткеч гадилек сокландыра, бөтен күңелеңне жәлеп итә: син инде аларның һәр шигырьне
ижат иткәндә нихәтле эзләнү-чиләнүләрен исеңнән үк чыгарып җибәрәсең, бу авторлар һич тә
ижади газап кичермәгәннәр, тотканнар да ансат кына язып ташлаганнар, дип тәмам инанасың.
Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки даһиларның шигырьләрен төзәтә дә, үзгәртә дә
алмыйсын алар әнә шул гадилекләре белән камилдер вә гүзәлдер, моңа фәкать даһилар гына
ирешә.
Миңа калса, Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әнә шул дәрәҗәдәге камил вә гүзәл әсәрдер,
һәм автор андый гадилеккә ирешүе белән үзенә һәйкәл салу бәхетенә иреште, дип әйтү һич тә
хата булмастыр. «Йөзек кашы» —мен еллык тарихы булган татар әдәбиятындагы иң күркәм
әсәрләрнең берседер, һәм аны кабат-кабат укып, ана теленең нечкәлекләрен күрергә,
сөйләшкәндә һәм язганда телебезнең байлыгына гаять игътибарлы булырга Фатих Хөснидән
өйрәнү һәм- мәбезгә дә фарыздыр.
Әйе, Фатих Хөсни үзенең әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис вә
тойгыларын искиткеч зур осталык белән ачы*» бирү бәхетенә ирешкән әдип Үзенең холкы -
фигыле. яшьләргә теләктәшлек күрсәтүе ягыннан дөнья бәясе торырдай шәхес киләчәк
буыннарга искиткеч зур вә гүзәл әдәби мирас калдырды