Логотип Казан Утлары
Эссе

ДОГАЛЫ ЕЛЛАР


«Кошлар оча-оча югала...»
Җир pen. дидек догалар гәуһәри. һәм дә хи улсын сәналәр җәуһәри Г Канддлый
— әзерге Мәхмүт Хәсәнов исемендәге урамнан ул чакта Мәхмүт аганың үзе белән редакциягә таба атлыйбыз Ул. костюмының мул итәкләрен җилфердәтеп. Азнакай җилен ерып бара Имән барма! ы белән ара-тирә гөзәткәләп куйган күзлеге иркен йөзенә адашып кына килеп кунган шикелле. Уйлап куям: бу саллы, биниһая олы гәүдәне хәрәкәткә кигергән йөрәккә киләчәктә язылачак күпме роман-вакый- галар сыйгандыр..
Мин әле күптән түгел генә Белоруссиядән армия хезмәтен тәмамлап кай!канегс1 икәнмен Куен кесәмә бөкләп тыгылган кәгазьләрдә җитлекмәгән шигырьләрем кыштырдый.
Бүген шигырь укырга да туры килер үзеңә, ди Мәхмүт ага. Әдәби түгәрәк утырышына Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Фәйзуллин килергә тиеш Бик галантлы егет’
Такташ булган. Туфан. Хәкимнәр бар Бер тында әйгелә торган серле йомгак кебек хикмәтле исемнәр Мине солдатка алып киткән еллар артыннан әнә нинди яңа шагыйрьләр үсеп чыккан Фәйзуллин. Гатауллин. Мингалимов. Безнең авылда да бар ич мондый фамилияләр Шагыйрь булгач, дөньяда бердәнбер исемгә ия булырга тиеш түгел микәнни?
Белоруссиядән ялга кайткан арада мин аларның «Аҗаган». «Гөлләр су сорый» кебек юка китапларын җыеп киткән илем. Укый-укый бу шагыйрьләрнең исемнәрен дә үз итә башладым шикелле Сагыну кысып алганда туган тел. туган җир хәбәрен җиткерүче догалык сыйфатындагы бу китапларны кая барсам да гимнастерка кесәсендә йөртәм Заманында Наполеон Бонапарт данлыклы гаскәрен җуеп кичкән Березина елгасы буена кояшта кызынырга чыкканда да үзем белән алам Тын табигать кочагында ятымлы, эчкерсез белорус кызларының иңгә кунган кош кебек чыркылдашуына гагар шиг ьриятенен аһәңе дә кушылып китә. Югыйсә бит алар танышканда нинди милләттән икәнеңне сорап аптыраталар
Ахыры Башы I санда
Сөйләшүеңнән урыс түгеллегеңне чамалап, сине йә хохол, йә латыш, йә булмаса молдаван итеп куялар. Татар мин, дигәч, күзләрен зур ачып карап торалар — берничек ышандыра алмыйсың. Ялган тарихтан торган дәреслекләр укып, мәктәп елларыннан ук татар — мөгезле, дәһшәт чәчеп торучы кеше — җанвар булып аңнарына сеңдерелгәндер күрәсең
Әлеге шигырь китаплары юка булса да үтә күренмәле түгел шул.. Күп кенә шигырьләренә тешем үтми. Өч нокта белән тәмамланган сүзләр артында әллә нинди хикмәтләре бар сыман, зиһенне иләсләндерә, сынык-тәтек юллар арасына кереп адашам, буталып бетәм. Әйләнә- тирәмдә киңәшерлек бер генә татар кешесе дә юк. Төшләремдә дә урысча гына сөйләшәм, әллә соң туган телнең тәмен җуя башладым микән'’ Дивизия штабында эшләгәнлектән, мин офицерлар китапханәсенә йөри идем. Анда Гитлер, Геринг, Отто Скорцени кебек рейх башкисәрләре, сугыш серләре хакында мавыктыргыч китаплар шактый иде Әллә сон шуларны артыграк укып ташлап, шигърияткә мәхәббәтне сүндердем микән9.. Әнә шундый уйлар килә иде башыма. Язмыш мине гүя нәни утравым белән чиксез дәрья уртасына китереп ташлаган да. туган телемнең ярларын кысып килгән ят-ярсу дулкыннарны аралап мин күңелемне «каната-каната» алга үрмәлим, егылам, тагын торып басам. .
Пермьнең авиация мәктәбен тәмамлагач, унбиш-егерме көннәр туган якта ял итеп, патронташ урынына шигырь китаплары тезеп, Казаннан Смоленскига китеп баручы солдат егетнең якты октябрь көнендә челтәрле Идел күперенә килеп кергәч. Күк катларыннан шигырь юллары убылып төшәр дә, поэзия җене мәңгелеккә урап алыр дип кем уйлаган..
Идел. Идел!
Күзен кыса кояш нурларыннан, елмая күк сине каршылап. Тукта, поезд!
Нигә ашкынасың,
карый алмый калам яхшылап
Шушылай башланган бу шигырь тулысы белән басылып чыккач, штабның йөрәге оператив бүлектә бергә эшләгән сызымчы, сугыш вакытында укчы-радист булып хәрби самолетларда очкан Виктор Трофимыч- ка газетаны күрсәткән идем (шатлыктан тын кысыла, елмаеп басып торам), ул минем куанычымны казарма тәрбиясеннән калган салкынлык белән сүндереп куйды:
— Мин синнән җитди кеше чыгар дип уйлаган идем...
Брежнев танкларында чабаталы кавем балалары — сугыштан соң туган буын, ягъни, минем яшьтәш солдатлар Чехословакиягә басып керергә ике ай кала, рухыма ят армия тормышы белән хушлашырга өлгердем. Ямьле җәй башында авылга кайтып төштем. Төзелеш оешмасына рәс- сам-бизәүче булып эшкә урнашкач, редакциягә дә сугылгалый башладым. Монда Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек язучылар эшли Яшьләрдән үткер хәтерле, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Ирек Бәдертдинов та шигырь-хикәяләр яза. Актүбәдән Әнәс Исхаков килгәли. Сөйләгән сүзләребез яңа әсәрләр хакында, сулаган һавабыз да әдәбият тузаны...
Район газетасының еллык бәйләмнәрен карап чыгам күбрәк Нур Әхмәдиев шигырьләре күзгә чалына.
Кайтмассың диделәр мина киткән чакта Азнакайдан. Ничек соң анда кайтмыйм, ди. яшьлегем шунда калган.
Кем соң бу Нур Әхмәдиев дигәннәре’ Мин Белоруссиянең алма- грушаларын кимереп йөргән арада студент та булып өлгергән, универси
тетның «Клара Булатова фасылын» кичерү бәхетенә дә ирешкән. Сез бит бер мәктәптә укыдыгыз, ул синнән бер сыйныф кына артта иде. диләр, һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Үзе белән күрешкәч. аптырап калдым: бергә аулак өйләргә йөргән, безнең авылга кунакка еш килә торган Әсәй егете Әхмәдиев Нур икән ләбаса’ Кирегә әйләндереп. Нур Әхмәдиев дигәч, бөтенләй башка кеше булып тоелган, каһәр...
Азнакай чибәр кызларга бай шәһәр Карашларындагы яшен уты күңел тарлавыкларында сулкылдап, илһам учакларын дөрләтеп кабыза да., син чиксез сүз дәрьясы каршында көчсез калып ярдан ярга бәргәләнә башлыйсың Яфрак өзелеп төшкәнне күрсәң дә. кош очып узса да. асфальтны яңгыр сипкелләп китсә дә шигырь тууга сәбәп була. Жирдәге кырмыскалар биеклеге туйдырса, галәми киңлекләргә чыгып китәм. туган тел кысаларына, үги булып, әллә нинди космополитик сүзләр килеп керә.
Эш урыным әйбәт. Өстәл тартмасына өрек чикләвеге тутырылган. Бер куплет шигырь язылуга, цирк манежындагы җәнлекләрне ымсындырган кебек, чикләвек алып үз-үземнс сыйлап куям. Бәрәңге кәлҗемәсе парыннан баш миендә юньле фикер тумый, янәсе...
Беркөнне шулай биш-алты шигырьне берочтан язып аттым да редакциягә Ирек Бәдригә телефоннан чылтыраттым:
Бүгенге көндә Азнакайда иң көчле шагыйрь дип кемне саныйсың?
Үсепес дип торапыс-с. ди Ирек
Бер ел вакыт бир. сытам! дим мин
Ирек шаркылдап көлә «Син бит әле шигырьдә аякланып кына киләсең. күзе ачылмаган көчек кебек», ди
Менә бүген мин Казанның үзендә яшәп, мәркәзи мәктәп бетереп килгән тере шагыйрьне Равил Фәйзуллинны күрәм Текә маңгай. Кыска гына калдырылган чәч. һәр сүзен бик чамалап, кадерен белеп кенә әйтә. Шагыйрь генә гүгел. җитәкче дә икәнен ул бер генә мизгелгә дә онытмый иле шикелле Үз-үзен тоту рәвешенә карап, аны шактый олы ягпыә дип уйларга мөмкин (ул чакта аңа егерме биш яшь булган).
Әсгать Сягыйтдинов. Мирсе <ь Гишся. Рави i Фоип чин. Ирек ЬнЬртдшюв. 1968 е I. сентябрь
Ул көнне Равил Фөйзуллин безнең каршыла «Менә без дә үсеп җигтек. әни» һәм «Кер чайкыйлар кызлар» дигән шигырьләрен укыды
Шул мәлдә минем алда күк капусы ачылгандай булды. Хикмәте бик гади икән: мин бәләкәйдән үк шигырьләрне билгеле бер көй кысаларына салып укырга күнеккәнмен. Ә ирекле шигырь ритмы башка, һәр сүзнең мәгънәсен аерымлап. төрле аһәңгә буйсындыра Шул минутта минем өчен классик шигырьләрнең бәясе гөште. Әнә бит. ирекле шигырьнең график сурәте дә нинди төрлелеккә ия иркен җөмләләр, яңгыратып сал авазыңны, кирәк җирдә үз фикереңне, баскычла, өч нокта белән пытылдатып бетер!
Шул танышудан соң без. берничә Азнакай егете, шигырьләребезне тотып, айга бер Әлмәткә юл тота башладык. Равил Фәйзуллин безне ачык йөз белән каршы ала. вак-төяк эшләрен җайлый да безне стадионга алып китә. Чирәмле аулак урында чишенеп ташлый, плавкидан гына кала. Бөтен тәне кояшта янып, бронза төсенә кергән. Мускулларын уйнаклатып ул. күрәсезме мин нинди, дигән канәгатьлек белән, безгә күз төшереп ала.
һәйкәл булырга җыена бу. дип куя Ирек Бәдри пышылдап кына.
Без дә чишенеп, аерткан сөт йөгертелгән сыман зәңгәрсу-ак тән-нәребезне кояшка таратып ташлаган булабыз Эссе, тын хозурлыкта шигырьләрне укып тикшерү башлана. Шигырьдән арыганнан соң куллар талганчы бадминтон уйныйбыз.
Кыш көннәрендә килгәндә Фәйзуллин безне өенә алып кайтып китә. Бүлмәсе иркен. Алагаем калын бер өстәл дә берничә урындык. Ә стенада сыңар энә белән каптырылган ак кәгазь битләре. Аларга. үтеп китешли генә, бер йә ике юллык фикерләр язылган. Пегас канатыннан сибелеп калган каурыйлар.Арада — иң тәҗрибәсез каләм миндә. Рәссам булырга хыялланып мин әдәбиятны аңсыз рәвештә, кызык эзләп кенә укыганмын, гыйбрәт алып, нәни ачышларын сеңдереп кала белмәгәнмен. Менә хәзер инде миңа әдәбият лабиринтларына кереп үз теләгем белән адашырга һәм дөньялыкка үз кыйбламны табып чыга белергә кирәк. Моның өчен иң башта ни кылырга? Егетләр инде юлны сызып та бирделәр: алдагы елга Казан, университет. Имтихан билетларына керәчәк роман-пове- стьларны хәзердән үк укый да башладым инде. Шәйхи Маннурның «Муса» романын гына мылтык терәсәләр дә ахырынача укып чыгарга түземлегем җитмәячәк. Легендага әверелгән Җәлилне кабат проза биеклегенә төшерү кирәк микән?..
Минем шигырьләрем - йомырканы ашыгыбрак тишеп, эче җыелмыйча чыккан чеби кебек. Үзем дә аңлап бетермәгән юллар арасында Фәйзуллинның каләме шактый озак бутала, аннан сипли, моннан сипли, егетләр белән киңәшеп алган була, теш белән дә сүтә алмаслык төенләнгән юллар арасыннан артык гади, җырлап торганын табып ала да. елмаеп:
Бусын фәлән шагыйрь язсын. Аның өлешенә кермә! дип. шактый исемле әдиптән мыскыллы көлеп куя. Мин сискәнеп китәм. Күп нәрсәне инкяр итү, җимергеч фәлсәфә, хаксыз икәнеңне белгәндә дә үҗәтләнеп үзеңнекен исбат итү — холкыма, вөҗүдемә хас булса да. китапка. ташка басылган әсәргә һәм аны язган кешегә хөрмәт белән мәҗүсиләрчә табынып карау каян бирелгәндер' Бу беркатлылыктан котылу өчен миңа да Казанның кырыс мәктәбен үтәргә кирәктер, мөгаен
Талчыккан рухны тән саулыгы төзәтә. Шиг ырьдән соң. чәйләп тә алгач. Фәйзуллин җиңнәрен сызгана башлый Үзе әйтмешли: «Беләк- леләр җитә, теләклеләр кирәк, көрәшчеләр кирәк' » Безнең арада Ирек Бәдри иң калкурак, тазарак күренсә дә. талканы озакка бармый. Фәйзуллинның маңгаен тирләтеп озак азапламыйча гына бирелә Мин исә дер селкенгән йорт диварларына сыенып кына судьялык шәм. Әнәс Исхаков белән көрәш озаккарак сузыла, киләчәк! ә. шигъриятен читкәрәк куеп, комсомол вожагы. аннары район хуҗасы буласы егет билен биоми. бөтен дәрманын салып тартыша, кыргый авазлар чыгарып, бер-берсенә уралып бетәләр м«хшәр куба: авыр өстәл мамык җиңеллеге белән почмакка
барып сылана, урындыклар чәчрәп кичә. Дивардагы шигырь кыйпыл* чыгы язылган кәгазь битләре, безнең дә кирәгебез калмады бугай, дигәндәй. энәсеннән кубып очып йөриләр
Җиңелгәнне җиңел кичерә белгән кешеләр сирәктер дөньяда Әгәр җиңүне мизгеллек ләззәт итеп кенә карамасан. вакыт яссылыгындагы көрәш ул җиңелеп җиңә белү кебек фәлсәфи отышлардан да тора Шигърияттә, ак кәгазь, ак кыр киңлекләрендәге ярыш, асыл бәя. хак сүзне байрак итә алу тоталитарлык хөкем сөргән җәмгыятьтә була алмый иде шул. Без Туфан пьесасындагы кебек, бөтен кеше җомга .тип кычкырганда, шимбә икәнен белсәк тә. кычкырасы авазыбызны җан ярасына күмәргә мәҗбүр идек
Дөнья күрү, аралашу, тере мохит язучы өчен ут-су-һава белән бер Мин моны Полтавада үткән шигърият фестивалендә. Мәскәүдә узган яшь язучыларның бөтенсоюз семинарында катнашкач аңладым Ә инде Казанның үзендә үткәрелгән әдәби форумнар, саный китсәң, бихисап Әмма миңа 1969 елда Әлмәттә оештырылган семинар, аннан алган тәэсирләр бөтенесеннән дә кадерлерәк Анда Зәй. Ык. Бөгелмә. Чир- мешән. Агыйдел елгалары төбәкләреннән бик күп яшьләр җыелган иде Танышабыз. Аралашабыз Шәһәр үзәгендәге кунакханәдә менә дигән урыннар әзерләнгән Ресторанда официантлар баш иеп кенә каршы алалар Иртән дә, кичен дә акча сорау дигәнне бөтенләй белмиләр
Безнең каршыла нефть корольләре чыгыш ясый Казаннан Әмирхан ага Еники белән шагыйрь Марс Шабаев килгәннәр. Зур-зур мәдәният сарайларында алар катнашында кичәләр уздырылды
Семинарда Марс Шабаев минем дүрт йөз илле шигыремне толыкманы белән күтәрде дә:
Күпме вакытта яздың боларны?! диде Аның корыч тавышыннан мин куркыбрак калдым, икс айда, дисәм, сүгеп ташлар кебек тоелды
Бер елда.. дидем каушап кына
Бер ел эчендә шушы кадәр шигырь яздыңмы-’! Нормаль хәл түгел бу! дип Марс Шабаев мине битәрләргә тотынды Ярый ә те. ике айда дип әйтмәдем, дип эчтән куанып бетә алмыйм Марс абый кайбер сүзне әйтер алдыннан тотлыгып кала, урт теше арасында нидер чыкырдап куя сискәнеп китәсең. Җиңел гәүдәле, ап-ак чәчле. «Р» авазын йомыры- лап бетерми, французларча, тибрәтеп кенә уза Тәмләп тәмәке тартканда да үткен-кырыс карашы үзгәрми
Тәнәфестә килеп Равил Фәйзуллин аңа
Казанга укырга керә алса, бу егетне үзеңә ал. дип минем хакта искәртетт китте.
Маңгай астыннан сөзеп карый егетен, бик тешләк күренә, диде Марс Шабаев
Семинардан соң Гамил ага Афзал өендә шаулы мәҗлес узды. Без. яшьләр, бер гирәдәрәк утырабыз. Равил Фәйзуллин безнең тәртип өчен борчыла ахрысы, сынатмагыз, дигән кебек һәммәбезнен җилкәсеннән кат гып-кагыгт киткәли Юкка борчыла, безгә әле сындырып сыный торган Каган мәркәзендә кайнаган шагыйрьләргә җитү кая. «бөеклек» авыруы да йокмаган, хәмергә дә әллә ни исебез китми Кителе генә түгел, күңеле дә портупея белән тарттырылган офицерлар мохитеннән сон миңа монда бар да кызык, чын безнеңчә милли тоела
Өлкәннәрдән Шамил Бикчурин белән Мәхмүт Хәсәнов алданрак кызышып өлгергәннәр. Мәхмүт ата җәелеп утырт ан. аптырат аннан тына бөдрә таш ән шикелле саргылт чәчле башын кәнәфи артына салып черем итә. Табынның ганимәтле шавын төш белән өн арасындагы >рталыкга тотып ул бик сак йоклый, мин монда, дигән шикелле, вакыт-вакыт ухырып, аваз биреп куйгалый иде.
Шамил Бикчурин исә гел үзе генә сөйләп торырга тиеш дип саный Озын, какча гәүдәсен урталай сындырып өстәл арт ыштан калкуга, мул чәчләре, түбә саламыдай, икс яклап ишелеп төшә дә гар йөзен томалап
куя. «Үтә күренмәле», ябык бармаклары белән ул чәч учмасын артка яткырып куя гына, сүз әйтергә өлгергәнче, чәч учмасы тагын таралып төшә. Ул тагын кадерләп кенә чәчен аргка таба сыпыра. Тыңлаусыз чәчен шулай тыңлата алмаудан үзенә бер ләззәт кичерә иде бугай ул.
Диуаналар...
— Чип-чиста, зәңгәр күзле Шамил абыйның бу сүзенә берәү дә үпкәләми, чөнки ул аны шулкадәр жылы итеп, Сәйдәшнең «бәгырь» дигәне кебек яратып әйтә, шуның белән бу сүзнең мәгънәсен гөнаһсыз итеп калдыра. Кемдер аны җиңеннән тартып утырта. Ул олы бер фикер әйтергә теләгән кыяфәт белән тагын торып баса, әмма эчке уе белән сүз сөрешен тәңгәл китерә алмау сәбәпле, без ул әйтергә теләгән фикернең сәләмә хәрабәләрен генә шәйләгән кебек булабыз.
— Диуаналар...
Мәҗлес артык кыза башлагач, кемдер:
— Сезне бик тынычсызламыйбызмы? - дип табындагы иң өлкән әдибебез Әмирхан ага Еникигә эндәште. Борынгы Хазәр каганатының аксөякләре— яһүдиләр нәселеннән килгән кыяфәтле Әмирхан ага, башын иеп. үз-үзе белән эчтән киңәшеп алды да:
— Мәҗлеснең шулай булуы бик табигый,— диде.
Шул вакыт Гамил ага эчендә алтынсу күбекләре «сөйләшеп» торган шампанлы фужер күтәреп, иң шәп тостка конкурс игълан итте.
Кем дә кем шушы шигырьнең калган ике юлын таба. Шуңа иң тәмле шәраб!
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәхмүттер..
Барыбыз да кәнәфине сытарга җитешеп кырынайган Мәхмүт агага карап куйдык. Иң беренче яшь шагыйрьләр берәм-берәм чәчрәп чыгып шигырьнең соңгы юлларын әйтеп карадылар — атмый гына бит! Бәлки Гамил ага үзе уйлап та куйган булгандыр, шулчак Марс Шабаев кул күтәрде, кулына ияреп үзе дә сикереп торды. Без аңардан әллә ни өмет итмичә генә тыңларга әзерләндек. Әмма ул бер дә тотлыкмыйча ярып салды:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәхмүттер.
Мәхмүтнең тын утыруы —
Үзе зур бер бәхеттер!
Шәп бит шабайгыры! Табын күкрәтеп кул чапты. Шампанлы фужер Марс абыйга таба йөзеп китте Мәхмүт ага да башын күтәреп, шатлыклы гүләүләргә үзенең гөрелдәве белән кушылып алды. Табын гүли... Табын кыза... Нәкъ шушы кешеләр белән нәкъ шушындый мәҗлесне мәңге кабатлап булмаячак. Бу мизгелдә ул турыда уйламау бәхете бирелгән безгә. Гамил Афзалның хатыны чибәр Нәфисә апайның бер-бер артлы өстәлгә куна торган тәмле ризыклары арасында тәнәфес игълан ителгәч, тәмәкеләп алган бер арада Марс Шабаев баягы җиңү шатлыгыннан аның кәефе тагы да күтәрелгән иде — мине читкәрәк алып китте:
- Казанда шигырьләрне күтәреп туп-туры үземә киләсең. Фәйзул- линнар буынын мин тартып чьи ардым әдәбиятка. Шактый чиләнергә туры килде алар белән. Монысы гыңлаулы иде арада.— дип ул Фәйзул- лин ягына ымлап күрсәтте Менә Рәдиф Гатауллин дигәне бар әле Казанда. Баргач, танышырсыз. Ашыкма шигырьләреңне бастырырга, сабыр ит, вакыты җигәр, шаулап килеп керерсең, дим Юк. һаман үзенекен тукый. Давыт Сөнгатовлар, фәләннәр басыла бит әнә. нигә мине тыясыз?! Болай булмый, асылынам' -дип дулый башлый. «Мә каешны!» — дип мин аңа бил каешын салып бирәм... Әнә, хәзерге көндә ул әйткән Давыт Сөнгатовлар-фәләннәрнең әдәбиятта эзе дә юк. ә Рәдиф
Гаташ беренче өчлектә бара! Менә шулай, дустым Сизеп торам, синен белән дә авырга туры киләчәк - дип Марс Шабаев. каты чикләвек ваткан сыман, урт тешләрен шыкырдатып куйды
Мине куркыта да. ымсындыра да бу ләззәтле һәм газаплы иҗатка илтәчәк язмышым. Әмма шунысы күңелне жылыта: олыны олы. кечене кече итә белгән, тугандаш бер гаилә кебек әдәбият дөньясының бик күп аяк эзләрен хәтерләгән бусагасы төбендә басып торуымны аңладым мин Бу ишектән кергәннәр кире чыга алмый инде...
- битуриент Бу сүз мина ят яңгырашы, аңлашылмавы белән оша- У-Х ган иде Университетка керү имтиханнары биргәндә мин аны
иңемдә таш кебек йөрттем дә, студент булгач, кагып төшердем
Кай арада укулар да башланды. Тәрәзәсеннән Идел. Ослан таулары күренеп торган аудиториягә ул сиздермичә генә, песи йомшаклыгы белән басып килеп керде Җитез генә түргә узышлый, үзалдына сөйләнгән кебек итеп:
Мин Мөхәммәт Сөнгатович Мәһдиев булам. Сезгә татар фольклорын укытачакмын, диде дә кафедра янына барып кырын басты Мин белгәнне сез белмисез, сез белмәгәнне мин беләм. дигән вәкарьлек белән әрле-бирле йөрснә-йөренә сөйли дә башлады
«Эллада Грек мифлары Кешелекнең гүзәл балачагы »
Көтмәгәндә шулай безнең эраның аргы Я1 ы на «сикерүе» белән ул игътибарыбызны җәлеп итте Профиль шәп. Маңгай өстеннән башланып. муенга кадәр гөшкән күперенке, пөхтә таралган чәч Зур чалма кигән очракта да әллә каян күренеп торырлык нәселле борыны озынча йөзенә күркәмлек бирә Бүтән бер заман булса, вәгазь сөйләп, авызына каратып, табын сандугачы булып йөрисе ахун кыяфәтле Кара костюмы гына бер-ике размерга зуррак шикелле иңе салыныбрак тора Гадәттә, сугышка кадәр туганнарның шулай була әткәсеннән йә абыйсыннан калган мул кисм киеп үскәнгә күрәдер, алар тәнгә чат кына ятып торган өс киеменә күнегә алмыйлар
Сиреналар утравыннан ишетелгән кызлар җыры күпме караб- ларны тукталырга мәҗбүр итә. Элладаның гаярь ирләре шул утрауга төшәләр дә гаип булып, туган якларына мәңге әйләнеп кайта алмыйлар. Одиссей исә бу мәкерле утрауга җитәрәк. бөтен матросларын да грюмга бикли, үз-үзен мачтага бәйләп куя Сихерле җыр-мон яңгыраган утрау яныннан алар, тукталмыйча, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәләр
Сүз күәсенә бирелеп. Мөхәммәт ага. яхшы айгыр кебек, башын астаы-өскә. өстән-аска чайкап-чайкап ала Мут карашы белән текәлебрәк караса, чибәр кызларның күзендә тояклар уйнап ала Мин авылның идарә капка төбендәге алгы аякларын биетеп торган райком айгырын күз алдына китерәм
Бәрхет тавыш, бернигә дә карамыйча, без авыл Гыйбадларын Олимп тавыннан Аллалары күзәтеп торган Эллада илендә. Эгей диңгезенең кипарислы ярларында йөртә
Одиссей хушлашканда сөйгән хатынына: әгәр кайта аямасам, киткәнемә нәкъ унсигез ел тулган көнне кияүгә чыгарсын. дигән Менә бүген Одиссей киткәнгә унсигез ел тулган көн Гүзәл Пенелопаның ишегалды тулы кияү егетләре, төрле ил-шәһәрләрдән килгәннәр Кияү егетләре, ярышып. Пенелопа каршында үз көчләрен күрсәтергә тиешләр Әнә. бер урынга унике балдак тезеп куелган Шул алтын балдаклар итеннән. берсенә дә тигезмичә, ук атып чыгарырга кирәк Әмма Одиссей дан калган җәянең керешен тартырга да кияү егетләренең көче җитми Шул чак ишегалдына йөзен сакал-мыек баскан сәләмә киемле
бер мөсафир килеп керә. Егетләр аны мыскыллап каршы алаларЮлаучы ук белән җәяне ала да иңрәеп тартып җибәрә, ук сыгырып, унике балдак эченнән атылып чыга. Шул мәлдә Телемах әтисе Одиссейны танып ала...
Мин бу кыйссаны сулышсыз калып тыңлыйм. Шушындый да мог- җизаи әсәр язылган микәнни дөньяда. Моңарчы нишләп белмәгәнмен мин боларны, юк-бар укып күпме вакытымны заяга сарыф иткәнмен.
Мөхәммәт абый бер тынга сөйләгән җиреннән вакыт-вакыт пауза биреп ала, иреннәрен елмаерга көйләгән сыман киереп, кинаяле-мут караш ташлый: «кеше чыгар микән сездән, мокыткайларым...»
— Сезгә Элладаның бөек шагыйре Гомерның, сукыр Гомәр инде ул безнеңчә, «Илиада», «Одиссея» поэмаларын укып чыгу мәҗбүри түгел. Китап тышлыгының нинди төстә икәнен әйтсәгез, имтиханда шул җиткән...
Укытучының бу сүзе мине аптырашта калдырды. Шушындый гаҗәеп вакыйгаларга бай поэмаларны укымау гөнаһларның гөнаһы булыр иде. Тәнәфес булуга, аудиториядән атылып чыктым да китапханәгә йөгердем. Шактый авыр китапларны эләктереп чыктым, менә хәзер шаулы шәһәр галәменең тыныч бер почмагын табам да ерак гасырларга кереп чумам, олы ләззәт кичерәчәк күңел хәтта түземсезлектән рәхәт калтырый сыман.
Юк икән, бакый мәгарә ишеге алай җиңел генә ачылмый икән шул. Шактый авыр тел белән метекләп язылган бу дастаннарны укып чыгарга гаять зур түземлелек, тәндә йөгергән кан тибешенең сабырлануы, акыл утыруы, атлы гасырларны юксынырлык олыгаю кирәктер ахрысы. Иртәрәк. иртәрәк әле миңа бу поэмаларга тотынырга. Урыс шагыйре Николай Рубцов (бәлки ул иртә үләсен алдан сизенеп ашыккандыр). «Илиада»ны укып чыккач, без язарга хыялланганның барысы да монда әйтелгән икән инде, дигән. Нурихан ага Фәттах унике мең бер йөз юллык «Одиссея»не илле җиде яшендә иҗат йортында — Пицундада укып чыкты. Диңгез ярына килә, үҗәт-чандыр гәүдәсен йомарлап кызган ташлар өстенә утыра да., берегә китапка. Вакыт-вакыт күзен ял иттерергә дип башын күтәрә, чибәр, яшь хатыны Руфия ханымның судагы чыр-чу эченнән ерак китмәгәнлегенә инангач, тынычлап, тагын китапка иелә. Йөрәгендәге иярле атын кешнәтеп. шанлы дәверләргә китеп бара. Абхазия кояшы астында ял иткән егерме дүрт көн эчендә поэманы ул тулысынча укып чыкты, шактый битләренең кырыена үзе генә белгән тамгалар да төрткәләгән иде.
— Төрки-татарга караган шактый нәрсәләр бар монда.— диде серле канәгатьлек белән.
Әгәр җирдә кешелек тарафыннан кылынган золымны—бер тәлинкәгә. «Илиада» белән «Одиссея» дастаннарын икенче якка куйсаң, тарих бизмәне тигезләшер, инсанның яшәвен акларга мөмкин булыр иде.
Үзен шагыйрь санаганнарга бу дастаннарны кайчан да булса бер укып чыгу зарурдыр. Теге дөньяда, гарше көрси каршында җавап тотканда, һичшиксез, бу дастаннар хакында да чын шагыйрьләргә сорау бирелер дип фараз итик.. Мөхәммәт аганың лекцияләрен язып бару мөмкин түгел. Шулкадәр тәэсирле сөйли каләм-кәгазь кыштырдатып, бу илаһи мизгелне бозарга берәү дә җөрьәт итми. Сугыш чоры фольклорына җиткәч, ул Гадел Кутуйның нәсерен яттан сөйләп безне сулышсыз калдырды.
«...Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм Әмма күпме эчсәм дә. сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен. Тын Донын. якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам...»
Аудитория бер йөрәк булып кысылган. Күзләргә яшь килә. «Бегемот» дип йөртелгән бинаның икенче катында утырабыз (Дәүләт музее бинасы, бездән өске каты бүгенге көндә сүтеп ташланды). Күңел нечкәрүен тыю өчен, таяныч эзләгәндәй, тәрәзәгә карыйм. Аннан ак диварлы Кремльнең
Спасе манарасы, алтын уклы сәгате, узган гасырлар ташы түшәлгән урам-мәйлан. Муса Җәлил һәйкәле күренә.
«...Г үя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт игеп эчәр идем
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!..»
Күңел касәләре мөлдерәмә тулганны сизенеп алган Мөхәммәт ага нинди дә булса кинаяле, нинди дә булса йомры сүз әйтеп, аудиторийне бушандырып ала. Берчак шулай сүз арасында, артык басым ясамыйча гына: «Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән әсәре бар бит әле ...» диде дә. гадәттәге рәвешендә кырын басып, бер мәлгә 1ынып калды Көтә бу. Угыз шәкерт арасыннан бер мәхлугы табылмый кала димени! Әнә бит. ярып та салды
— «Татар хатыны ниләр күрми» бит ул. Мөхәммәт абый!
Әһә! Булды! Корбанын күргәч, ташланыр алдыннан бөркетнең канатын төзәтеп алуы кебек рәхәтлек кичереп. Мөхәммәт абый калкынып куйды һәм:
«Тагар хатыны ниләр күр-сәт-ми» дидеммени'’ Ялгышканмын... Рәхмәт сезгә. дип яңакларын буразналап төшкән сызыклар арасына елмаюын яшерде. Галимҗан Ибраһимовның халык иҗагына мөнәсәбәте хакында сөйләп китте
Беркөнне ул тәрәзә ягына ымлап. Муса Җәлил һәйкәленә игътибарыбызны юнәлтте лә:
Әнә бит, һәйкәл куйдылар Жаботинскийга. Шагыйрь һәйкәле шундый була димени' дип чын йөрәгеннән ачынып әйтге. Шганга күгәрү буенча дөнья чемпионы, өреп кабартылган кебек гәүдәле Жаботинский сурәтен ул елларда күпләр белә иде. Мин Җәлил һәйкәленең рәсемен ясарга Азнакайдан махсус килеп киткән идем, һәйкәл ничек бар шулай минем аңымда сурәтләнеп калган иде. Шуңа күрә Мөхәммәт аганың бу фикерен үз вакытында кабул итә алмадым Әм.ма аның фикере, гел хәтер!ә төшкәләп. аңыма йогынты ясый торды. Шагыйрьгә һәйкәл Ул нинди булырга тиеш? Революциядән соң. гомумән, сәнгатьле һәйкәлләр куелганмы?
Дистә еллар үткәч, бер мәҗлестә Мөхәммәт аганың «. .шагыйрь һәйкәле шундый була димени...» дигән фикерен искә алган идем. ул. яктырып китеп:
Чынлап та шулай әйттеммени? Жаботинский дидем, ә?! Кара инде, мин ул чакта кыюрак булганмын икән! дип балаларча сөенгән булды Әйжәпен әллә чынлап оныткан иде, әллә инде бүтәннәр хәтерендә дә ныграк калсын өчен юри кыланган булды
Беренче курсны тәмамлар алдыннан Мөхәммәт ага без егетләр адресына мондыйрак фикер әйтеп куйды
Бер-ике ел да үт.мәс. кайберләрегезнең шигырьләре журналларда басыла башлар. Аннары инде рестораннарда, банкетларда очрашырга туры килер. «Әй. син. iартырга бир әле!» дип филырлы сигаретны кулдан тартып алучылар да булыр
Без моңа ышанасы килмичә, елмаешып куйдык. Ә Мөхәммәт ага үз башыннан кичергәннәрне сөйли икән Дөнья гел хәрәкәттә, кабатлана тора шул...
арсы теленнән Мостафа ага Ногман укытырга тиеш икән Нин- Д дирөк ул яшьме, өлкәнме, усалмы, юашмы көтәбез Кыш ы- pay чылтыраганнан соң ул бераз соңарыбрак килеп керде Кара шәп костюм кигән, ап-ак күлмәк, галстуктан Туры текә маңгаен каймалап төшкән бөдрә чәч Башны артка ташлабрак горур тота. Көязлеген яшерми, безнең күзләрне көзге итеп үз-үзенә читтән карый белә иде ул 2 «к
Фарсы теленә үтәли гашыйк, бу борынгы телнең бер-берсенә тәнгәл үрелеп барган сүзләрен көйгә салып әйткәндә. Тәһранның фирүзә гөмбәзле сарайларыннан чыккан урта гасырлар зыялысы кебек, чын шәрекъ кыяфәтле чибәр йөзе аның илһамланып яктыра, эчтән нурлана иде
— На-ма-ре-сан... Нинди матур яңгырый, ә?! Хат ташучы дигән сүз була. А-һәң-саз. Мостафа ага сузып әйтә дә. шул сүзнең күңелендәге кайтавазын тыңлаган сыман, башын кырынайтып, бер мәлгә оеп тора — Аһәңсаз... Композитор дигән сүз.
Шуннан соң ул тактага гарәп хәрефләре белән сүзләр яза башлады. Гаҗәп җитез, гаҗәп җиңел яза — исебез китеп карап торабыз. Бармак арасыннан сүзләр савылып кына бара Бу хикмәтле хәрефләрнең үрелмә камиллегендә гасырлар сере, ата-бабаларыбызның җан тибрәнеше чагыладыр кебек. Акбур белән язылган ак юллар, озак карап торгач, миражга әверелеп, сәфәр юлыннан тезелешеп барган дөя кәрваннарын хәтерләтә Бу кәрваннарга ияреп китә алмыйбыз инде, без — бүтән яссылыкка ыргытылган. ата-бабалар рухыннан төшеп калган, тарихның үги милләт балалары...
Кышкы буранлы көннәрдә дә Мостафа ага өеннән килешли Кремль күперен җәяүләп кенә чыга, аудиториягә бит очлары алланып, тәмам яшәреп килеп керә иде (ул чакта аңа илле җиде яшь булган). Юлда туган шигырен ул баскычтан менешли. гарәп имлясы белән тиз генә язып куйган була, безнең алда, күн папкасыннан ачып ала да:
Менә, улларым, кызларым, юлда яңа шигырь яздым, тыңлап карагыз әле.— дип көй сорап торган шигырен җырлатыбрак укып җибәрә. Без. күп нәрсәне инкяр итеп, бөек булырга җыенган егетләр, аның артык самими шигырьләреннән көлеп утырган булабыз. Ярый әле кызларыбыз итагатьле, бер-берсен уздыра-уздыра мактап, укытучы-шагый- рьгә канат куялар. Аеруча Шәмсия Җиһангирова (ул чакта Гарипова) көчле тавыш белән башкаларны басып китә. Арттырып җибәрмә, ышандыру көчен бетерәсең, дип мин аңа астан төртеп куям
Мостафа ага фарсы теленең аһәңен безнең күңелләргә оеткы итеп салыр өчен артистланып* та ала. менә ул чибәр кыз янында туктала:
Мән то-pa хейли дустдорам (Мин сине бик яратам).—дип кызыйның иңеннән сыйпап куя. чәченә кагылып китә Мән монтазәре то һәстәм. чера то нәмирәви9 (Мин сине көттем, син нишләп килмәдең?) — Бу мизгелдә аның күзләре мут очкыннар чәчеп кысыла, иреннәре сөйкемле бөрешеп килә, бөтен вөҗүденнән дәрт ташып тора иде
Кызганыч, ата-бабалар мәдрәсәдә җиңел өйрәнгән бу телне без өйрәнә алмадык Укыту методикасы башны бутау өчен махсус эшләнгән. Мостафа ага Ногман, башка укытучылар кебек үк. ул кысаларны җимереп чыга алмый иде шул.
Дәрес азагындарак. Мостафа ага шигыренә язылган берәр җырны. Тукай әйткәнчә, авызны кәгазь калынлыгы гына ачып, күмәк җырлап алабыз. Моны тавышы белән дә. кыяфәте белән дә Нонна Мордюковага охшаган Шәмсия башлап җибәрә Юк. юк. дәрес вакытында ярамый, дип Мостафа ага юаш кына каршы килгән була, аннары үзе дә җырга кушыла, дирижерлык итә. сабый бала кебек, сөенеч дулкынында йөзә иде Кемдер тавышын көчәйтеп җибәрсә, ишек ягына ымлап кисәтү ясаган була, рәхмәтле карашына күләгә төшермичә генә, рәтләр арасыннан йөри-йөри. җырның азагына кадәр безне бер учта тота иде.
Журналистика бүлегенә күчкәч, уку сәгатьләре туры килмәү сәбәпле, мин фарсы теле дәресләренә тәртипле йөри алмадым. Имтиханны да ничек кирәк алай биреп чыккан булдым. Шуннан соң инде Мостафа аганы сәнгатьтә исем-дан алган ханымнар уртасында театр холларында. концерт залларында читтән генә күргәли идем. Университетны бетергәнгә ике ел узгач, нәшрият бинасында мин аны якыннан күрдем Шагыйрь Зөлфәт белән киң баскычлардан төшеп килә иде. Күрешкәч. Мостафа ага иңемә кулын салды да. Зөлфәткә борылып
Менә, бу улым фарсы телен бик үк өйрәнә алмады «Җ» белән «X» хәрефен аера алмаса да «дүртле» куеп чыгардым имтиханда.— дип яратып кына көлгән булды Шул мәлдә игътибар иттем Мостафа аганын безне укыткан чактагы тере-бөдрә чәче үзгәргән иде. Картайган димим, ничектер, арган шикелле, учак урынындагы көл сыман сүнгән кебек тоелды миңа.
Бу соңгы күрешү дип кем уйлаган. Ике көннән көтелмәгән хәбәр, дачасында йөрәктән... (1976 елның 4 сентябре) Язучылар союзы коридорына куяр өчен миңа, аның фоторәсемен кара кайма белән әйләндереп, вафаты хакында кара хәрефләр белән язарга туры килде. Ирексездән күзгә яшь килә. Без аны вакытында аңламаганбыз. Әдәбиятта ул кадер- хөрмәт күрмәде шикелле. Ул бит шигърияткә, милли сәнгатькә чын йөрәктән бирелгән эчкерсез шәхес иде Онытылмас җырлары гына да ни гора! Талант нинди микъдарда иңдерелгән анысы инде Аллаһы кодрәтендә Якыннан белгән беренче язучыны югалту, беренче тетрәнү иде минем өчен. Кеше кадерен, тормыш мәгънәсен аңлауга үлем дигән хакыйкать аша килүнең ачынулы күз яшьләре иде бу
Мостафа аганың мәшһүр аһәңсаз Рөстәм ага Яхин белән язган «Бөдрә Iаллар» җырын мин бүген дә тыныч гамь белән тыңлый алмыйм Әллә каян, бәгырьдән әрнүле сулкылдау күтәрелә дә назлы моң үзе үк сине өметсезлектән йолып алып, тирбәтә, юата башлый, талгын сагышлы халәткә кереп җаның тынычлана, чистарып кала. «Бөдрә таллар» шагыйрьнең дөньялык белән бернинди үпкәсез, якты сатыш белән бәхилләшү җыры булгандыр кебек тоела миңа.
өннәрен бөтен тәрәзәләренә балкып торган карабны хәтерләткән
I студентлар йортының без дүртенче катында, шәһәр ыгы-зыгыларыннан өстен биеклектә яшибез. Тимер юл кырыендагы бу калкулыктан заманында большевиклар шәһәр ягына каратып туптан атканнар. шуңа күрә Арча кырының бу төбәге «изге урын» санала, урамыбыз да Кызыл позиция дип атала
Шагыйрь әйтмешли, «кефир малае» -студент халкын өч омтылыш алгысытып яшәтә, мәхәббәт, ачлыктан курку, белемгә сусау Алдагы икесе үзеңнән тора, ә менә укуга килгәндә Толстойлар, Горькийлар укып үскән акыл хәзинәсе безнең дәвер өчен тыелган Платоннарны. Ницшеларны укыйсы, чиг телләр беләсе, кырыс тормышта югалып калмас өчен яшәү фәннәрен өйрәнәсе килә дә бит Ярамый! Баш очына күзгә күренмәс «ярамый» кылычы кылга асылган Грекларның безнең эрага кадәрге V IV гасырлардагы гимнасийларыннан көнләшерлек. Кадими мәдрәсә шәкертләреннән көлгән булып, үзебез дә шулардан ерак ки |мәг өнлегебезне дә беләбез ютыйсә. Ләкин
Коммунизм гәтьлиматына ышанган кебек шикелле кыяфәт чыгарып студентлар имтихан тоталар, укытучылар җитди рәвеш белән, ышантан кебек шикелле имтихан алалар ил буенча әнә шулай гигант спектакль, рухны кимсетә торган икейөзлелек уены бара .
Әмма яшьлекнең үз катыйдәләре Хыялның биш кеше гомеренә тап-кырланырлык чаты. Канат очын кисә торалар, урынына яңасы үсә тора Дүрт кешелек «каютабыз»ның шыксыз ярлы стеналарына җан кертим дип. һәр карават турына рәсемнәр ясаган идем Бүтән группа студентлары да бу рәсемнәрне карарга кереп сокланып чытып китәләр иде Беркөнне, яраннарын ияртеп, тулай торак коменданты бүлмәбезгә бәреп керде Запастагы полковник, матурлыкны җимерү һөнәренә өйрәтән империя солдафоны соклану дигән хистән мәхрүм иде шул. Безне куып чыт ару белән янап сүкте-сүкте дә, буяучыларын чакыртып, стеналарны яңадан тлскке хәленә кайтартты. Болай да шәп икән лә. стеналар ялангач
булса, игътибар читкә юнәлми, үз күңеленә генә төбәлә. Ә анда —шигъри яI коесы..
Дүрт төрле холык сыйган бүлмәбезнең уртак тәрәзәсе поездлар үтә торган тарлавыкка карый. Тоннельнең кара авызыннан шым гына сузылып чыккан поездны яшел еланга охшатып — мин. шәһәр тәненә кадалучы энә белән чагыштырып — Фәннур Сафин, шигырьләр дә язып ташладык...
Бүлмәнең шигърият аурасын ерып йөрүчеләрне сурәтләп китик. Минем каршыла, тәрәзнең сул ягында Мөслим ягы егете Наис Гамбәров караваты.
Ул үзе укыган Уразмәт мәктәбен яратып искә ала. мин ул йотылып сөйләгәннәрне кызыгып тыңлыйм һәм шулкадәр ачык итеп күз алдыма кигерәм Менә ул — әтәчләре чын татарча кычкырып таңны уяткан, зәңгәр кое сиртмәләре Чулпан йолдызга терәлгән, ягымлырак булсын өчен «аем»ны кушып, бармаем. кайтмаем. дип сөйләшә торган — Уразмәт атлы авыл Мәктәп гөр итә. Күтәренке рухлы алтмышынчы елларда тагын бер вакыйга — яңа укытучы килгән. Казаннан. Шагыйрь'
Байроннарча. күлмәгенең ак якасын өскә каратып кигән Рәдиф Гаташ. башын артка ташлабрак, эре бөдрә чәчләрен кыю селкеп, партага таянып шигырь сөйли. Мәктәп сулышсыз калып тыңлый Гаҗәп бит. үзе укытучы. үзе шагыйрь.
Сары яфракларны куып йөрткән сентябрь җиле яңа хәбәрне авыл буйлап тарата. Рәдиф Гаташка әсир калып авызы ачылган Уразмәт малайлары, бераздан аңга килеп, үз горурлыгына кайталар.
— Беднең үдебеднең дә шагыйребед бар. Дөлфәт Маликов!—дип җиффәрәләр. Такташның зәңгәр күзләрен Тәңре мирас иткән Зөлфәт исә каһәр суккан шөпшә чагу аркасында мәктәпкә килә алмаган, шешенке чыраен ватык көзге каршында салкын су белән чылатып өендә ята Дәрестән соң малайлар аның өенә бәреп керәләр
— Нишләп ятасың! Укытучы булып шагыйрь абдый килде. Рәдиф Гатауллин!
Ишеткәнем юк андый бердәнбер шагыйрьне!—ди Зөлфәт.
— Тор әйдә, киттек мәктәпкә! — дип нык. каты кул Зөлфәтне селкетеп торгыза. Бусы —Наис Гамбәров.
Әнә шулай шигърият женен алып килгән бер кеше аркасында Уразмәт мәктәбе лицейга әверелә Бөтенесе дә котырынып яза. рәсем ясарга тотына. Әдәбият «чире» авыл агайларына да йога. Хәтта. Фәрит Гыйль- метдиновның абыйсы көтүче Хираҗ да: «Тулстуй малаҗис. «Әннә Кәри- нинә»се үде бер роман бит аның», дип. язучыларны үз күзе белән күрергә теләп. Мөслим белән Казан арасын бер итеп йөри башлый. Үзен яраттыра. Батулла әсәрләренә холык-кыяфәтен үзгәртмичә керә. Бервакыт ул Тукай клубында язулчыларның ел йомгаклары дип аталган шаулы җыелышында утыра. Соңыннан Хираждан «йә. ничек. Хираж абзый, ошадымы җыелыш?»—дип сорыйлар.
Беднең колхуд җыелышыннан артык җире юк. инәңне шулай итә- ем —ди Хираж.— чәйниләр дә су эчәләр чәйниләр дә су эчәләр Йөргән буласыд инде бер-берегедне макташып Саный китсәң, инәңне шу-лай итәсм бу дөнҗада кулга тотардай ике генә ядучыгыд бар.. Берсе — Лив Тулстуй да икенчесе—Әмирхан Җенеки...»
Уразмәт мәктәбе кайный Телләрдә Шекспирлар. Гамлетлар. Шул чорда Наис Гамбәр беренче шигырьләрен язып укытучысына күрсәтә, өметле каләмен тибрәтергә фатиха ала Мөслимгә килгән Хәсән Туфан аның шакмаклы дәфтәр битенә утыртма хәрефләр белән тезеп язган шигырьләренә яшел каралы ручкасы белән матур тамга куя Ак чәчле Дәвер үзе егетнең иңеннән сөя
Наис һаман да әле шул мактау җылысында яши. университетта язып торуны кирәк дип санамый, безнең язганнарга да эчтән көлебрәк карый иде Кичләрен ул штанга түгәрәгенә йөри, арып кайта да. караватына
чалкан сузылып, сакаллы ияге белән түшәмне «герәп» йокыга тала, без әле төнге өчләргә кадәр мәш килә идек
Университеттан соң китап нәшриятында, классик китапларны гына редакцияләгән Рәис Даутов кул астында эшләп, саллы мәкаләләр язып. Наис Гамбәр дигән тәнкыйтьче калка, дигәндә генә рәтләнә алмаган шәхси тормышы нигезеннән чатнады да... рәхимсез язмыш егетне Казан галәменнән чигкә алып ыргытты Менә шул чакта инде зәңгәр күген җуйган хыялы, рәшәткәле диварларга сыеша алмыйча, сыгылып бәргәләнгәндер дә, тирәндә йокымсырап яткан шигырь учакларын кабап ан тергезеп, җанын җылыткандыр. Бөтен ил зинданга әйләнгән кырыс елларда ышаныч күзенә карап. «Бәхет бар ул! Бар ул' Бар ул!» - дип әрнеп кычкырган өлкән шагыйрь мисалында үз-үзенә канат куя алгандыр
Аннары мин Наисны туган ягында күрдем Музей оештырып, борынгылык тәменнән исереп йөри иде Чабагачлар, булат кылычлар, хаситә- ләр. күкрәгенә патша сурәте төшкән самавырлар, мамонт тешләре кыскасы, гги генә җыймаган! һәр әйбердән шигърият аңкый Шул төбәктәге халыкның хәтере, гарихы. уй-хыялы. осталыгы әнә шул бакый әйберләр заглылыгына нәкыш булып өртелгән. Бүтән төбәкләргә үрнәк булырлык бу музейны хәтер йортын тантаналы ачуга кадәр түзә алмыйча. Наис яшьлеге үткән Казанга ашыкты. Туган ягының тел коелары аңа көч-дәрман биргән, монга бай урман-сулары рухын дәвалаган, күңелендә ятимсс телгән хис-тойгылары терелеп, сагыш-үкенүләр томаны аша сулкылдаган шигърият акны мәркәзи Казанга алгысыта иде Калган икән биг әле кырыс башкалада кеше хәленә керә белә торган мәрхәмәтле Фәрваз Мицнуллин. Рәис Даутов кебекләр Үзгәргән шул дөнья, үзтәргән Күр инде. Наиснын куе. шәп сакалына ла. электәге кебек, төртмә сүз әйтүче ток Алласын яшьлегендә җуйган, шәригать кушканча түгәрәк сакал-мыек йөртүдән мәхрүм картлар да хәтта бәйләнмиләр үзенә Әйе. бер кергән елгага яңадан да кереп була икән, тик анык суы бүтән, колач салуларыңда бүтәнчә шул инде..
Ниһаять, Наис Гамбәрнең соңга калып та соңармаган шигырьләре беренче китап булып басылып чыкты Студент чакның шаулы мәҗлесләрендә Наис гел бер шигырь «Сентябрь малае»н укый иле Артык хискә бирелүдәнме, шигырьнең соңгы юлларын тәмләп йотып җибәрә, ничә тапкырлар тыңлап га мин ул шигырьне тулаем аңлап бетерә алмый идем. Хәсән Туфан сыйпаган бу шигырьнең азагын ниһаять, егерме елдан соң үз күзем белән уку бәхетенә ирештем
Карт гупыллар уфылдап куя;
Сары күбәләкләр куна иңнәремә Сен т ябрь малае эзенә Сентябрь яфраклар коя
Наиснын аяк очында үтә кыска буйлы Илгизәр Сабиров ятагы Кызлар бүлмәсенә керсәм, ул артымнан күләгә кебек иярә Сүзгә катышмый. дымсу-калып иреннәрен җәеп, елмаю рәвешендә оеп тик утыра, вакыт-вакыт, тамак төбеннән чикаклау булып чын көлү хәбәре ишетел- гәли. Мондый да рәхәт чигеп утырган тамашачың бу нанда очынмый нишлисен, йөзәм генә, сүзләр сәйлән кебек сибелеп кенә гора «Нитә мина ияреп йөрисен’» дигәч, «Синнән мин кызлар бе тән сөйләшергә өйрәнәм. бер кыз белән дә йөргәнем юк бит әле минем», диде Илт и »әр. Наис Гамбәр, якташы буларак, аны вак-төяк йомышка йөгертергә тырыша. малайсь куйгалый иде «Укып бетергәч, күп булса биш-алгы ел
үтәр, лим Наиска. Илгизәр энекәшебез мәктәп директоры булып, тыйнак кына корсак үстереп җибәрер Без фәкыйрьләр яныннан үз машинасында, гузан тына бөркеп үтәр» Илгизәр, гадәтенчә, ваемсыз елмаеп тыңлый
Укуны тәмамлап, берничә ел үткәч. Наис болай диде
— Илгизәрне күрдем. Син әйткәннәр барысы да дөрескә чыккан. Күрәзәче икәнсең...
Дүртенче бүлмәдәшебез — Фәннур Сафин. Аның караваты көянтә кебек бөгелеп тора. Хикмәт шунда. Фәннурның кайтып керүе гел бер төрле ритмда була, киемен салып шкафка элә дә капкачын шапылдатып яба, бөтен авырлыгын салып, гөрселдәп караватына килеп утыра. Без аңа әйтеп-әйтеп тә бу кыланышыннан туктата алмадык. Шагыйрьнең бүтән кешеләрдән үзгә бер сыйфаты булырга тиешлекне дәгъвалаучы мисал иде бу ахрысы. Фәннур кайтып керүгә үк аның караваты куркудан бөгелеп килә иде шикелле. Ул елларда йөзләгән милләт шагыйрьләренең урысчага тәрҗемә китапларын чыгаралар иде. Фәннур шул юка китапларны җыеп кайта да. кефир шешәсенә су тутырып кырыена куя, кырын ятып укый башлый. Үз хисен кузгатырдай берәр фикергә төртелсә, калын тышлы дәфтәрен, каләмен кулга алып, стенага таба борылып ята... Көне буе кузгалмыйча ятып ул дәфтәр битендә энә төртерлек тә урын калдырмыйча, сызган-бозган, өсте-өстенә язган сүзләр белән тутыра, шул вакыт эчендә дүрт-биш шешә су эчеп бетерә иде. Шигырьне ташбака күкәй салган шикелле хәйран интегеп яралдырса да, бер тында язган шикелле, йөгерек хис белән сәхнәдән укый белә иде.
Синең якка карап бер кычкырдым:
— Миңа булмас синнән башка яз! Биек тауга килеп бәрелде дә Егылып төште җиргә кайтаваз.
Фәннурның шигырьләре газеталарда басыла һәм ул редакцияләргә үз кеше булып кереп йөри иде. Мин дә дәфтәр битенә кулдан язылган шигырьләремне күтәреп, бусын укыгач аһ итәчәк, дип Марс Шабаев янына барам. Нәшриятның кечерәк кенә бер кабинетында ул шигырьләрне сүтеп ташлый. «Ну и что?» дип куймагыз әле шигырь азагына, дигәч. «Йә, шуннан?»—дип үзгәртә. «Бүтәннәрнеке дә минекеннән артык түгел, матбугатта басылалар бит»,— дим. «Каешны салып биримме?!» — дип Рәдиф Гаташны искә төшерә. «Өлгереп җитмичә ашыкма! Менә күрерсең, бүген ашыкканнарның күбесе такмакчы булып кына калачак!» — ди. Мин. барыбер килешмичә. Марс Шабайга рәнҗеш, урамнан үз-үземә сөйләнеп, җыларга җитешеп кайтып барам. Берничә көн үткәч, хәрабәләргә әйләнгән шигырьләремне алып карыйм да... Марс абыйның урт тешләре арасында вакланган сүзләре искә төшә дә... кәгазьләремне читкә куеп, янә бер үҗәтлек белән яңаларын язарга тотынам.
Ике ел буе мин шулай, үз теләгем белән килеп. Марс Шабай каршында башны «бүкәнгә» куя идем. Бер көнне килсәм, остазымны бүтән кабинетка күчергәннәр. Кая диген, татар китаплары пирамидасының иң биек ноктасына, баш редактор итеп... Мин ике катлы ишекләрне шапы- шопы ачып килеп кердем дә. каушап туктап калдым. Еракта... түрдә... самавыр аяклы, биниһая зур һәм калын имән өстәл артында, тау-тау кулъязма-папкалар арасында бәләкәй генә ак баш күренә. Тез буыннарым калтырап, өстәл янына барып җиткәч. Ак баш Марс Шабайга әйләнеп күтәрелде һәм... күз алдында зураеп китте. Мин аны таныйм да, танымыйм да кебек. Менә ул. дөньяның кендегенә баскандай, тәмәкесен көллеккә басып сүндерде дә. сүз сөрешенә фаҗига төсмере биреп, кешене өметсезлек диварына терәргә һәм шул өметсезлектән чыгу юлын үзе үк өйрәтергә яраткан холкына тугры калып, миңа шундый фикер ташлады:
— Синең урында булсам, берәр заводта токарь булып эшләр идем. Сиңа тормыш мәктәбе узарга кирәк!
Күз карашында хакими салкынлык, бөердән чыккан тавышы—какими кисәтүле иде аның. Шагыйрьне шытымда үтерә торган бу сүзләргә бүтән берәүнең ышанып куюы да ихтимал иде бит. Әмма миндәге үзсүзлелек Минзәлә кәлҗемәсе ашап үскәннәргә генә бирешә торганнар
дан түгел иде^ Ниһаять мин. бу затлы кабинетка дәфтәр битенә язылган фәкыйрь шигырьләремне тотып бүтән керә алмасымны сизенеп, хушлашырга ашыктым. Остаз белән ара ярты юлда өзелсә дә укучысы аны барыбер узарга тиеш. Еллар үткәч мин ана. чын күңелемнән «Шабай крематориен исән чыга алдым. Рәхмәт», дидем.
Безнең бүлмә кай ягы беләндер үзенә тартып тора, студентлар өзелми. мәҗлесләр еш була иде. Аспирантлар торагында яшәүче Азат Ганиев тә сирәк кенә булса да килеп чыга. Ул группада ин өлкән яшьтә. «Тагын күченәбез» дигән китабы да чыккан булгач, мәктәпне генә бетереп килгән кызлар-малайлар өчен ул ата кебек тоела иде. Ул бик аз сөйләшкәнгә бик акыллы күренә, сагындырып кына елмая, бармагын борын буйлата яткырып, гел уйланып утыра иде. Үсмер чагында ул. поезд астында калып, сыңар аягын тездән өстә өздергән, протез аягына аксабрак йөри, үзе беркайчан зарлануны белмәс, күзләре тыныч, тормыштан канәгать күренә иде
Беренче курсның беренче аенда безне эшкә җибәрделәр Балтач районының Норма авылында без Азат. мин. Рөстәм Фәйзуллин (берничә елдан соң ул Акъегет дигән шагыйрь булыр) бергә фатирда тордык. Хуҗа абзый тома сукыр иде. күз нурлары да теленә күчкәнгәме, ягымлы сөйләшә, безгә маг урым, дип кенә эндәшә, атна саен мунча яга иде Мунчада Азат шатырдатып протез каешларын чишеп ташлый, ләүкә тирәли сыңар аякта титаклап йөри Без аны кайнар пар белән пешекләп ду китереп чабабыз, ул, рәхәт кыраклап. түзеп ята. мунча ләззәтен ала белеп кинәнә иде
Айлы төннәрдә су буендагы өянкеләр ышыгыннан кәбестә урларга барабыз. Азат, безне дә уздырып, койма башларыннан елгыр үрмәли И ул Норма кәбесгәсенең сусылдан-сусыл тәмлелеге! Ярыша-ярыша толыкманы белән ашыйбыз. Таза, яшь тешләр арасында кәбестә кетердәми, ә дөнья күкри сыман
Ындыр табагында эшләгәндә ул авыл малайларыннан велосипед алып тора, хут белән җилдереп килә дә икмәк көшеленә барып керә Велосипед белән бергә мәтәлчек ата-ата көшелнең икенче ягына >к барып төшә, без куркудан тынсыз калабыз. Ә ул. берни булмагандай сикереп тора да. сабыйларча сулкылдаган кебек итеп, иңнәрен сикертә-сикертә онытылып көлә. Велосипедның рулен турайтып, хуҗа малайга кайтарып бирә дә кулына агач көрәк ала. Йөзе шомарып беткән көрәкнең сабын көшелгә батырып куя. каршысына берәр кызны утырта, кесәсеннән рәссамнарда гына була торган юан карандаш чыгарып, сурәт төшерә башлый Көрәк мольберт. Азат рәссам (ул Лениногорск сәнгать мәктәбен бетергән) Шулай итеп, сурәтле көрәкләр арта бара, без аларны эшкә җигәргә кызганып, читкәрәк алып куябыз Безнең тарафтан «Фан- томас» кушаматы алган, муены борылмас ындыр мөдире сүгенеп, көрәкләрне җыеп йөри. Бәләкәй генә түрә «ярамый!» көен белә, каһәр'
Фольклор экспедициясендә дә Азат белән бергә түры килдек Кичләрен концертлар куябыз, көндезләрен өйдән-өйгә тел хәзинәсе җыю Азат агна-ун көнгә түзде, гел уйда үзе. эчтән ниндидер гамь кимерә моны Күпмедер вакыттан соң ул серен ачып салды фантастик повесть язарга икән исәбе. Ачылып китеп әзер өзекләрен дә укытты Аның космик киңлекләрдә ватылып калган ракетасы колхозның чыгыр арбасы кебегрәк тәэсир калдыра иде. Тәнкыйтьләп ташладык үзен
Бакалы ягында борынгы китапларны мәет белән бергә зиратка күмәләр икән Утызынчы еллардан калган курку шаукымы һаман да бетмәгән күрәсең. Исән калган китапларны да бик үк күрсәтергә теләмиләр, яшерәләр. күңелләрен ачар өчен үтә сак. тәмле тел кирәк. Азат белән килеп кергән йөр г ган шунда ук кире әйләнеп тә чыгасың, тынлап та тормыйлар Тел ачкычлары Фәннур Сафинда. ул инде өлкәннәрне авызына каратып. күгәрчен кебек гөрли.
Шушы төбәктә йөргәндә без революциядән соңгы халык иҗатына хас бер җырга тап булдык:
Өйгә килеп кергәч тә иң уртада—бер мич. Бик вакытсыз үлеп киттең, Быладимир Ильич.
Бер авылда мин Азнакай мәктәбендәге укытучым, математик Әхсән ага Туйкинның туганы белән таныштым. Фазыл Туйкиннар кебек үк. затлы нәселдән чыккан кеше буларак, ул да укытучы иде. Әтисе мулла булган. «Утызынчы елларда китапханәбезне өч ат йөге белән төяп алып киттеләр. Юк иткәннәрдер инде аларны. Тышлыклары алтын белән язылган фолиантларга кадәр бар иде».—дип әрнеп сөйләде ул. Шулай авылдан-авылга йөри торгач, Фәннәр академиясен баетырлык шактый китаплар җыелды. Хатип ага Миңнегулов бер йортка ике көн буе барып, тәмам ышанычка кергәннән соң, кош тоткан кебек кайтты. Аның кулында— Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы иде. Шәп сакланган калын тышлы китапны ул, сабый баланы тоткандай сак кына алып, озын бармаклары белән битләрен ачып сыйпый-сыйпый. безгә күрсәтте.
— Безнең ата-бабаларыбыз бу поэманы яттан белгәннәр, кулдан- кулга күчереп алганнар. Илнең төрле өлкәләрендә поэманың йөз иллегә якын күчермәсе табылды. Дрезден китапханәсендә дә бер данәсе саклана. Урысларның мактанычы булган «Слово о полку Игореве»ның чордашы бит югыйсә.. Күпме янгыннардан, сугыш-кырылышлардан исән калган...
— Ә «Слово...»ның ничә данәсе табылган?
— Берәү диләр.. Ярый әле, төп нөсхәсе янасын алдан сизенеп, Му- син-Пушкин күчереп язарга өлгергән...
— Тирәнгә кермик, егетләр! - дип Хатип ага, күзлек өстеннән сөзебрәк карап, безнең чишелеп киткән телләрне төйнәп куйды.
Сизеп йөрибез: таланган, туздырылганнан соң да әле һәр өйдә азмы- күпме китаплар сакланып калган. Әмма бу борынгы ядкярьләрдән җиңел генә аерылырга теләмиләр, иске татарча укый белгәнебезгә ышангач кына бераз йомшаралар, каядыр яшергән төенчекләрен бәгырьдән өзеп кенә чыгаралар.
Хозурлык бу якта, таулы ярлардан карасаң, офыккача япан киңлекләр ачыла. Ике республиканың чик сызыгы икәнен ү.зе дә белмәгән Ык елгасы, бормаланып, тугайлар кочагында иркәләнеп, тал тамырларына уралып ага. Кайчандыр Мәскәүнең Кремль большевиклары карта өстеннән канлы каләмен йөртеп чик сызганнар да... Азнакай ягындагы Урсай. Саскүл, Тымытык, Сарлы, Сөендек кебек авылларның җир биләмәләре елга белән бүленеп калган. Шуннан соң халык бирге якка чыгып. Яңа Урсай. Яңа Саскүл, Яңа Тымытык. Яңа Сарлы. Яңа Сөендек авыллары корып, «су»ны «һу» дип әйтергә тиешле республикада ике сәгатькә аермалы вакытка күчеп яши башлаган.
Урманлы тау куенына урнашкан гаҗәп матур авылда без татар әдәбиятына берьюлы ике язучы бирәчәк йорт каршыннан да үтеп киткәнбез. Агалы-энеле Зөлкарнәевләр — Фәиз белән Ләис такырайткан капка төбендә эчкә үтәргәме-юкмы дип үзара киңәшеп тә торганбыздыр әле. Университетның чын. тере студентларын күрергә дип Фәиз Зөлкарнәй Куштирәк авылына, безнең концертны карарга да килгән булган.
И ул Ык буе авылларының ак яулыклы, ак табынлы, каен яктыларына тиң түти-әбиләре... Унҗиде яшьлек кызлар кебек, бит очлары кызарып, оялып кына аяк башына карап торулары. Сөтле чәй табынын түгәрәкләп алгач, үзләшеп китеп, курай моңына ялындырып кына кушылып җыр сузулары...
«Кыланып утырмасана, Нуриәсма, син бу җак җардан җырлап җибәрсәң, Сөендек җегетләре, атыннан да төшеп тормыйча. Ыкны җөзеп чыга торганнарые...»
«Җә-җә. нәстәкәй дип иманга оеп утырасың, Шәмсенур кодагый, скрипкәңне чыгар, курай-кубызларыңны ал' Тымытыкнын күпме дастуен жегетен акылдан жаздырдың җәшлегеңдә. Казан жегетләре каршында сынатып утырма, нибуч!..»
«И-и-и Бибинур кодагый, ул җегет.тәрне әйтәм, берсе дә әйләнеп кайтмады бит сугыштан Аймыл итте жазмыпт...»
Тәрәзә төпләрендә ярмаланып чәчәкләнгән яраннар, тамчылап торган тамчы гөлләр, кашагаларда чүпләмле сөлгеләр, ярлылыгы да ягымлы йорт эче пөхтә җыештырылуы белән җанга сабыр рәхәтлек иңдерә. Борынгы мон-аһәңнән карчыклар күз яшен күрсәтмичә, күңел яше белән жылыйлар кебек. Ә тышта сентябрьнең тоҗымлы җиле тәрәзәгә сары яфраклар сибә.~ Ничә еллар узган инде тавышлары истә, йөз-кыяфәт- ләре бүгенгедәй күз алдымда. И ул догалы, азанлы гасырда туып үскән әникәйләр, бисмиллалы әбекәйләр.. Андый да нурлы күзле, бит очлары җиләк кагы сыман кызарып торган әбиләр бүтән кабатланмас инде Кәбисә ел бураннары аларны мәңге аклык иленә, оҗмах катларына алып киткәндер..
Сәяхәтебез дәвам итә Әрәмәле яр өстендә, кызыл маңгайлы таулар кучкарына урнашкан авылга килеп кергәч, аптырап, як-ягыбызга карана башладык Кычытканлы-алабуталы бакчалар Ихатасыз, кыеш-мыеш йортлар Арада хәт га салам гүбәлсләрс дә күренә сугышка кадәрге авылны кинофильмга төшерергә менә дигән манзара Урыс авылы булып чыкты бу. һавасы бүтән, өйләр каршында, җыбылҗык ис чыгарып, үзе хасил иткән лайлата чумын, тоз күтле дуңгызлар кинәнә
Безне коммунизмга илтәчәк өлкән туганнарыбыз менә шушылай- рак яши, җәмәгать! дип сөрән салган идем дә. дусларымның ко тешүе сыеграк чыкты. Саксызрак әйтеп ташлавымны ашчан, мин дә сагаю.ты тынлыкка кушылдым
Бер йортның биек баскычыннан мендек тә, гадәтебезчә, аяк киемнәрен салып эчкә атладык. Ишекне ачсак тораташ калдык каршыбызда беләүләнеп беткән, пычак кайрар тык җир идән иде Чебен җыелган өстәл янында гәҗит кәгазенә тәмәке төреп бер карт утыра. Түр почмакта нәзек шәменә ут эленгән икона
Хәл-әхвәлләр сорашып, карт белән шактый гәп корганнан соң. урыс ларның кулъязма-китаплары хакында да кызыксынып сораштык Безнең нәрсә теләвебезне карт бик озак аңлый алмады, аннары, төшенеп алгач, тәмәке төтене белән ыслашан мыек арасыннан шундый сүз әвәләп чыгарды
Илленче елгы пужарда Библиям янды Карт кызганыч иде. каядыр шәһәргә китеп олаккан малайлары моны бөтенләй онытканнар, кайтып бер дә күренмиләр икән Түзеп утыра торгач, шуны да аңладык өстәл куелган турда идән такталары шәйләттә. җир идән гүгел икән лә. бары тик соңгы ун елда кырып юылмаган икән
Карт болдырга кадәр озата чыкты, төтен бөркеп, ютәлли-ютәлли Пужарда Библиям харап булды, диде.
Икенче йорт баскычыннан тчкә үтә алмадык Кан-кара яу тыт ын шакмаклы иягеннән үк төшереп бәйләгән, үткен карашлы карчык ишеккә аркылы басып, безнең белән бик теләп сөйләште дә. ниятебезне белгәч
Сатана китаплары тотмыйбыз өйдә! дип кырт кисте
Шуннан соң без. дуңгыз исе тешкә сылана башлаганчы дип. бу авылдай тизрәк китәргә ашыктык
Авылны чыккач. Азат Ганиев черт итеп теш арасыннан төкерде дә
Боларда китап юклыкка гатар-монтол гаепле, диде Кинаясен аңламый калуыбызны сизенеп, шәрехләп куйды Урысның дуңгыз баласы читәнгә кысылса да тагар-монгол гаепле бу та
Шушы сүз җитә калды: студент кавеменнән бит әле без. тарих буразна тары аша йори-йөри те т чарларга җай чыкты Академик Лихачевка да шактый эләктердек Аның борышы Русьта шаккаткыч укымышлылык.
гаҗәп китапханәләр хакындагы уйдырма әкиятләрен тегеп салдык. Хуҗа Насретдин шикелле, үз ялганына үзе дә ышанып, бүтәннәрне дә исертәм дип уйлаучы мондый академиклар борынгы баба, олы тарих ясау юлында. галимнәр дөньясында астыртын елмаю уятып, тамак ялына бүген дә хезмәт итә. „
Дүрт йөз ел буена патша тикле патша хәзинәсе Иван Грозный китапханәсенең табылмавы да сәер түгелме?. Бу очракта «Клим Самгин» романындагы канатлы сүз искә төшә:
«А был ли мальчик?..»
Кызганыч, без ул чакта фикерләребезне юлның як-ягыннан озата баручы каеннар белән генә уртаклаша ала идек шул.
Азат Ганиев фольклор байлыгына үзе өлеш кертергә булды Сәнәкчеләрдән өй түбәсенә качып, морҗаны кочаклап катып үлгән укытучы кыз турында бәет язды да җитәкчебез Хатип Миңнегуловка тапшырды.
— Таптым,—диде Азат.
Күсәк белән башка ору. бәкегә салу, асу-кисү. кан агызу кебек вакыйгалы. төннәрен саташып уянырлык бәетләрдән туйган булгандыр Хатип ага. Азатның дүрт куплетлы бәетен күз алдында укып чыкты да.
Шәп бит бу! Профессионально! Талантлы шул безнең халык! — диде. Укытучының башы әйләнгән арада Азат кайтып китәргә рөхсәт тә алды.
Коеп яңгыр яуган көн. Тәрәзәдән карап, кызлар хакында гәп корып утырабыз. Ишек ачылган тавышка борылып карасак. Азатыбыз кул чемоданын тоткан, протез аягын бусаганың теге ягына салган — чыгып барышы
— Әллә кайтып китәсеңме? — дип сорады Фәннур
Әһә, диде Азат.
— Сау бул алайса!
— Әһә. дип Азат чыгып китте. Без аның томалап яуган яңгыр эченә саллы адымнар белән кереп югалуын карап калдык
Аның шул елны язган повестен проза белгечләре искергән тузлар — басаргамы-юкмы дип икеләнгән арада «Казан утлары»нда Мөхәммәт ага Мәһдиевнең «Чишелеш нүлгә бетә» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Басылмаган әсәргә карата мәртәбәле журналда мондый бәя бирелү — сирәк була торган хәл иде.
Әлеге шаудан соң Азат Ганиев университетта озак тоткарланмады. Кулы эш сорый иде ахрысы, белем мәгарәсенең ишекләрен шапылдатып япты да Бөгелмә-Әлмәт юлы өстендәге Габдрахман авылына кайтып китте. Толстой да шулай университетка кул селтәп, үз биләмәсенә кайтып киткән булган. Әмма ул Толстой булу өстенә граф та бит әле.. Коръән. Инҗил. Талмудларны, кешелек тудырган мораль-этик философияне ул егерме яшенә кадәр үк аңына, канына сеңдергән шул. Язма акыл дөньясыннан үзенә тиңдәш Руссоны табып, философ иңенә басып үз дөньясын ачарга үрелү аңа кыен бирелмәгәндер Дөнья бәһасе шәхесләр белән көнаралаш сөхбәтләшеп тору да зиһенен чарларга ярдәм иткәндер Азат Ганиев тә үз күңел тирәнлегенә төшәргә ярата, мәгъ-лүматсыз кешене аптыратырлык гыйбарәләр таба белә иде. Әмма үзешчән философия маңгайга кунган чебеннең «Мин- Сократ!» дип аваз салуы кебек тәэсир калдыра шул.
...Чишелеш нүлгә бетә...
♦ * *
әясәт ул —олы гайбәт Шигърияттән туйган чакларда без студентларның гадәте —тыюлы сәясәт болынын таптап чыгу, бәхәс кузгату. акыл көрәштерү иде. Тулай торакның бүлмәдән-бүлмәгә күчеп йөрүче әрсез тараканнары (Аурупага бу хәшәп бөҗәкләрне урыс
С
солдатлары ияртеп бара, шуңа күрә алманнар тараканны «русак» дип йөртәләр) күпме булса, әйләнә-тирәбездә шымчы-сексотлар да шулкадәр. Без моны чамалыйбыз, әмма телне тыеп тору мескенлек санала, куркасын икән, одеал астыннан башыңны чыгарма!
Күпме еллар узса да. барыбер, сексотларны моңсыз мөһер сугылган эчтәлексез күзләреннән танып була. Ходай тәгалә кеше үтергән һәм кеше саткан бәндәләрнең күзендәге мәрхәмәт нурын тартып ала. һәм аңлыйлар күз алмасындагы каһәрле нокталарны мәчеттә көне-төне намаз укып та. кырык тапкыр тәүбәгә килеп тә кабаттан тергезә алмыйлар инде
1971 елда кинәт кенә бөтен газеталар, радио-телевидение Леонид Ильич Брежневның төчкереген дә цитата итеп китерә башладылар. Без моңа башта көлеп кенә караган идек, ләкин бу чир торган саен ныграк тарала төшкәч, аптырап, күнегергә мәҗбүр булдык
Референтлары чыгыш әзерләгәндә «экономика должна быть экономной» дигән кебек сафсата фикерләрне юри тыгып җибәреп генсекнын үзен дә тәмам исәнгерәгтеләр. офыкта аны икенче Ильич булу бөеклеге көтә иде.
Шул елла, йөзләрчә студент каршында:
Брежнев культы башланды! дип беренче булып ярып әйткән кыю профессор КПСС кафедрасы мөдире Рәфыйк Измаил улы Нәфый- ков иде. Моның өчен аның башыннан сыйпамаганнардыр. махсус органнар тарафыннан нинди ay-ятьмәләр корылганын үзе генә беләдер
Кешедәге баш миенең уннан бер өлеше генә актив эшли, калган ягын Аллаһы тәгалә запаска калдырган, диләр. Димәк, бер үк демагогия фикерне тамчылап тамыза торгач, адәм баласында битараф ышану, хайвани күндәмлек тудыру авыр түгел
Адәм баласының ихгыярын яулау, аны манкортка әверелдерү алымнарына ирешү өчен галимнәрне эшкә җигеп, телепатия дулкыннары, нейроэнерге тиканы яшерен лабораторияләрдә өйрәнеп, фәнни тәҗрибәне гамәлдә сынатып караган большевикларның бу өлкәдә нигезе нык иле Идеология сөременә сукырларча бирешмәс өчен, һәр әйтелгән фикергә каршы берничә тармаклы логик чишелешне секунд эчендә табу сәләтенә ия булу өчен күп укырга, акыл күнекмәләрен бер дә туктатмаска кирәклеген үз аңым белән чамалый идем мин. Мальтус тәгълиматының дөрескә чыгуын күрү, җирнең табигый байлыклары кими барганда муллыкка коенасы «якты киләчәк» хакында хыяллануның көлке икәнлеге аз гына мантыйгы булганнарга ул елларда ук ачык иде инде
Гаҗәп бит. вак милләтләрнең алдануы бер хәл. ничә тапкыр цивилизация кичергән, ничә тапкырлар империя төзегән Күк асты иле кытайларның алдануын, хунвейбинлык җүләрлегенә тентүләрен ничек бәяләргә? Ярый, халыклар бер хәл ди. Франция кебек рәтле илдә, җан һәм иҗат иреге тоеп яшәгән Ромен Роллан, тагын башка мәшһүр язучы әдип һәм сәнгат ькәрләрнең Сталин гипнозына бирелүе акылга сыямы’ Нәкышчы- рәссам Альфаро Сикейросның. автомат тотып, бер төркем башкисәрләр белән бергә Троцкийны атарга дип кирмән кебек йортына бәреп керүен пичек аңларга9 Картиналарына гөс аша жан өретүче һәм корал тотып җан кыючы бер үк кешедә гәүдәләнә түгелме9' Соңыннан ул. айнып, гомер буе үкенгән диләр Болар бит барысы да тарихтан сабак алырлык шәхесләр. Тәхет биләүчеләрнең үз-үзенә һәйкәл куйдырулары, кояшка тиңлөтеп ода җырлатулары, акыл ияләренең башын кистерүләр, соклангыч ораторлык сәнгатенә ышыкланган золым, азгынлык, шымчылык болар барысы да Рим империяләре чорыннан килә һәм кабатлана бит югыйсә...
Соңлап кергән акыл аша мин үземә дә читтән карыйм Сталинның гәүдәсен мавзолейдан алдыру вакыйгасын тетрәнеп кичергәнем хәтердә Сталинград шәһәренең исемен Волгоградка алыштыргач. Хрушевка булган ачуым өчләтә арткан иде Без беренче курсны бетергәндә Ватан сугышының егерме биш еллыгын бәйрәм иттеләр Шул бәйрәм
алдыннан, Сталинград исемен кире кайтарачаклар, йөз-меңнәрчә солдатлар, үлем алдыннан шушы исемне кабатлап җан биргәннәр, шулар истәлегенә... дип. ярсып сөйләгәннәрем бүгенгедәй хәтердә Ә инде Хрущевның үз гаепләре дә ачыла башлагач, кешегә кое казыма... дип эчтән сөенгән идем. Гомер буе Жуковтан көнләшеп, соңлап булса да түшенә аныкыннан да арттырып Алтын йолдызлар тезеп, «агач маршал» дәрәҗәсенә ирешәсе Брежневның да гаебен табачаклары минем башыма килми иде әле ул чакга. Баксаң. Рус тарихы Аурупа каршында акланудан, үзен аклар өчен гел гаеплене эзләүдән тора икән. Әнә бит, кыпчак рухлы Гоголь «Россиядә һәрчак гаеплене эзлиләр, нинди дә булса Ивашканы табып алып манарадан ыргыталар», дип бөек халыкның милли холкына үтергеч бәя биргән. Патшадан башлап көтүчегә кадәр гаепләнеп үтерелгәннәр урыс тарихында бихисап. Гаепне ничек итеп зурга җибәрү карангы-төмсә илдә ничек оста эшләнгәнлеге хакында бер мисал китерик. Аны Иван Грозный кул астында опричник булып хезмәт иткән Генрих Штаден язып калдыра. Олуг кенәз Иван IV кә гарәп белән бергә фил бүләк итәләр (Фарсы шаһы Таһмасп). Гарәпкә Мәскәүдә яхшы хезмәт хакы түлиләр. Моны урыс бражниклары (юлдан язган эчкечеләр) белеп алалар да гарәпнең хатынын талап, үтереп чыгалар Бу чорда Русьта үләт чире таралган була. Бражниклар, эз яшерү өчен. Мәскәүдә үләт таралуга фил белән гарәп гаепле дигән хәбәр тараталар. Күзен кан баскан халык Мәскәүдә бөтенләй чир таралмаганлыгы хакында оныта. Фил белән гарәпне Городец бистәсенә сөрәләр. Яңа җирдә гарәп үлә, шуннан соң олуг кенәз (Иван Грозный) филне крәсгиәннәр ярдәмендә үтер гергә дип бер дворянын җибәрә Гарәпне фил торган сарайдан ерак түгел генә бер урынга күмгән булалар. Фил текмә читәнне җимереп чыга да хуҗасының кабере өстенә барып ята, беркая кузгалмый. Шул урында аны кыйнап үтерәләр. Казык тешләрен каерып алып, Иван Грозныйга күрсәтергә дип алып кайталар Мең үлемнең берсе — менә шул. Кеше булып туганың өчен Алла каршында оялыр хәлгә җиткергән мондый вакыйгалардан үзе бер энциклопедия төзерлек.
еренче курста укыган чак иде, Рөстәм Фәйзуллинның алкалы каен күләгәсе төшкән сыңар тәрәзәле тын бүлмәсендә магнитофон тыңлап, әнисе Әминә апаның тәмле ризыкларын капкалап утырабыз Ярый әле, туксан ике тиенлек кызыл шәрапны төпләп өлгергән идек шау-гөр итеп бүлмәгә Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин килеп керделәр. Язучылар союзында бик мөһим җыелыш булган да Әлмәткә кайтып китәсе Равил Фәйзуллинны озату сылтавы белән керешләре икән боларның. Ул арада Равил, табын хәстәрен күрергә дипме, олы якка, әнкәсе-сеңелләре ягына чыгып китте. Укытучыбыз Мөхәммәт ага каршында без уңайсызланыбрак калдык Тиз генә кубып чыгып кигү дә малайлык булыр сыман, кул кушырып басып тору да әллә ни егетлек түгел. Әрсез студент кавеменнән болай гына котылып булмаячагын яхшы белгән Мөхәммәт ага. ниһаять, хәлне җиңеләйтте:
— Әнә тегендә - крокодил тиресеннән эшләнгән портфель торамы? Ачыгыз әле, икенче бүлегендә, минем якланмаган докторлык диссертациясе кырыенда бер шампанское булыр, шуны алып өстәлгә куегыз. Булдымы! Син, Гамбәров. штангист бит әле. ачып бир, бул- маса...
Наис мондый шәрапне ачып өйрәнмәгән булса да, укытучы каршында сынатмас өчен, көч белән каерып, «елатып» диярлек бөкене ачты.
Мулла иәселеңнән буларак, бүлү эшен Мөхәммәт ага үз кулына аллы. Шәрабның күбеген котыртмыйча гына, үз юмартлыгын бәрабәр юкалыкта, стакан төбенә ябыштырып кына бүлә белде
Беренче курслар белән чәкештергән юк иде әле. сез ерак китәрсез, егетләр,- диде.
Тел очына сеңеп калган затлы шәрабның ерак кайтавазы зиһенне ачып җибәрде белә кузгалырга вакыт иде. Дәрәҗәләрнең буталмавын оста кайгырта белгән Равил Фәйзуллин сәбәбен дә тапты: аэропортка барып, билетны хәл И1ә торырга кирәк икән, озата килүчеләр аны туп-туры самолет трабына кертерлек булсын. Инде чыгып китәбез дигәндә, Мөхәммәт ага йөзе белән Фәйзуллин ягына, күз кырые белән безгә карап:
- Соңгы арада чит илгә угоннар көчәйде, карабрак кайтырсың инде. Бөгелмәгә дигән самолетыңны Базарлы Матакка алып китмәсеннәр, диде. Дәррәү көлешеп без чыгып киттек.
Мөхәммәт аганың имтихан алуы -үзе бер дөнья. Ул дүрт якны да берьюлы күрә, дүрт якны да берьюлы ишетә алучы затка әйләнә. Елгыр, төлкеле карашы керфек селкенүен дә сизеп ала. Шпаргалка белән тотылмыйча, аның эчке теләгенә бушану ләззәте бирмәү гөнаһ шикелле тоела башлый.
Татар чзхчы.шрыиын 1. Тукай исемендәее клубында узеин җыелыштан оер күренеш Алгы планда . i /дан уңга) Фәннур Сафин Махәммәт Мәһдиен Туфан Миңну i.uui 1993 ел.
Иртәгә имтихан дигән көнне тулай торак Париж салонына әверелә кызлар ду килен күлмәк сайлыйлар, үзендә булмаганнар күршесеннән алып торалар, шау-шу, елаш, үгетләү, соклану ымлыклары юн уртасына кадәр тынмый. Арада бер Шәмсия генә тыныч, соңгы моданы чамалап, күлмәкне алдан ук тегеп куйган. Стенадан кубарып алып, мендәр! ә сөяп куйган көзге каршында бөтерелмә итәкле күлмәген киеп ыспай боргалана.
Кызларның чибәрлектән мәхрүмнәре дә имтиханга тән оа ткыи. яңадан туып киләләр. Хатын-кызның бик чибәренә акыл, бик акыл- лысына чибәрлек бирми Ходай, дияргә яраткан Мөхәммәт ага бу ө гкәдә талымлы Kiel, югары кимәлдән юрый бәя бирә белә иде
Менә без Азат Ганиев артыннан (бер кыз, бер егет — аралаштыру алдан уйланылган) бер төркем булып кереп утырдык, билетларны алдык Азат Ганиев озаклап мыштырдамады, укытучы каршына барып утырды да, виолончель тавышы белән, бер генә җөмлә әйтте:
Болгар бабаларыбыз ислам динен 922 елда кабул иткән
Мөхәммәт ага: «Җил тегермәне икәнен үзем дә беләм. суы каян килә сон аның?»—дигән шикелле, канәгатьсез калып, Азатның тел ачкычын табарга тырышып сораулар биреп карый Юк. Азат ләм-мим. бармагын борын буйлата яткырып куйган да үз эченә йомылган. Мөхәммәт ага аның сул ягына да, уң ягына да чыгып кузгата алмыйча аптырап бетте, ниһаять. Азат, куе кашларын уйнатып алды да, Аспарух ханнардан килгән кырыс сүзне кистереп әйтте:
— Мин әйттем..
Мөхәммәт ага. кинәт кубып, ачу белән аның зачеткасын алды да. эре хәрефләр белән басып-басып язарга тотынды:
— Мин синең фольклорны белмәгәнеңне белә идем инде. Мә. өчле!
Азат, калын табанлы ботинкалары белән шыкы-шыкы басып, ишекне төбенә кадәр ачты да, артка каерылып:
— Атаңны суйдың, дигән кебек булды бу, Мөхәммәт абый!—дип. ишекне шапылдатып ябып китеп барды. Мөхәммәт аганың йөзе агарып чыкты, бер мәлгә каушап калгандай булды, кесәсеннән сигаретын алып кулында әвәләргә тотынды. Коридорга чыгып тартып та керде бугай
Бераздан инде имтихан барышы үз көенә салынган иде. Миңа ул «бишле» куеп, университетның «Ленинең» исемендәге күптиражлы газетасында шушы имтиханнан репортаж чыгар, киләсе атнага, дип әмер бирде.
Чырайны сытып булса да язылган бу репортаж, русчага тәржемә ителеп, газетаның беренче битендә дөнья күрде. Мөхәммәт ага белән коридорда очраштык. Ул беркайчан да туктап җәелеп сөйләшеп тормый иде, кырын баса, гәүдәсе каядыр ашкына (якын ара калдырсаң, татар эчкә төртеп сөйләшә башлый бит, шуны өнәмәгәннәндер):
— Син, егетем, заданиены үтәмәгәнсең бит. Кая репортаж9 дип сүзен теш арасыннан сытып чыгарды. Мин, тыныч кына, портфельдән газетаны алып күрсәттем.
— Ә-әә.. Гафу үтенәм. Газеталарның беренче битен укырга гадәт-ләнмәгәнмен шул,—дип, стенаны ышкый язып китеп барды. Коридор уртасыннан, рәхәтләнеп күкрәк киереп барганын мин аның беркайчан да күрмәдем...
Дөрес фаразлаган икән Мөхәммәт ага. Еллар үткәч, күп кенә банкетларда аның белән өстәлдәш булырга туры килде, бергә шактый юллар да үтелде, учак янында таңнар каршыланды, купедаш булып, поезд тәгәрмәчләре җырын тыңлап ерак араларга да бардык, кунакханәләрдә дә бүлмәбез уртак иде Аның кебек тә кызыклы әңгәмәдәшне, вакыйганың өресен генә жыя белеп, вакыты белән үзеннән дә көлеп, ялыктырмыйча, хикмәтле сүзләрне бик тә урынлы кулланып, хәтер шәплегеннән тантана итеп, сабыр-үтемле итеп сөйли белүчене бу дөньялыкта бүтән очратмам инде мин. Ул. кешене күңел мендәренә утыртып, холык-фигы- ленең үзе генә белгән якларын шундый яратып һәм купайтып сурәтли иде ки. чынбарлыктагыдан кызыклырак итеп күз алдына бастыра да куя Кәгазьгә төшергәндә генә саранлык күрсәтә, гомер чиге көтмәгәндә кисеп куясын онытып, мактыйсы сүзләрен алдагы көнгә дип калдыра иде бугай.
ртык дөрес яшәгән, изүе ябык кешеләрнең дөньяда барлыгы белән юклыгы арасында әллә ни аерма сизелми. Яфрак кебек өзелә гомерләре, хәтер иелеп алырлык берни калмый Көчле шәхес үткән
А
еллар эзендә исә моңланып та. елмаеп та сөйләрлек гыйбрәтле, мәзәк хәлләр оер гомергә генә сыя алмый икән шул. Бу җәһәттән Мөхәммәт ага Мәһдиен бай тарихлы гомер хәзинәсе иде
Дисбенең еллар төймәсен чигерсәм... Зур тәрәзәдән еракта Идел көзгесе күренер, нәшриятнең җилле көннәрдә хәтәр жуылдап каядыр очып китәргә җыенган шикелле бинасының унынчы катында мин. проза бүлеге редакторы («Казан утлары») урындыгын җылытып. «Торналар төшкән җирдә» исемле повестьны редакцияләп утырам Мөхәммәт аганың кулъязмасы ярыйсы гына чиста була, өтерләрне бик үк «кешегә санамаса» да. тары ярмасы кебек мулдан сибеп чыга, редактор өлешенә дә уйдыклар калдыргалый иде. Кызганычка күрә, мин дә абзацлап укырга күнеккәнлектән, өтерләр белән бик үк вакланмыйм, аннары, укытучымның язмасына кул тыгу, нидер төзәтергә тырышу да уңайсыз кебек.
Менә шул «кебек». «бугай»лар аркасында шактый талкынып алырга да туры килде. «Торналар төшкән җирдә» басылып чыккач, аның үтә дә кызыклы урыннарын яттан сөйли-сөйли «юып» йөргән көннәрдә язмышыңны бөгәрләп учында тоткан хәтәр йорттан өлкә комитетының культура бүлегеннән редакциягә шомлы кәгазь килеп төште. Баш редактор Зәки ага Нури бөтен редакцияне аякка бастырды Шамкин дигән берәү жалоба язган икән. Имеш. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестенда 199 өтер хатасы киткән (дөрес урында куелмаган йәисә бөтенләй төшеп калган). «Җитлеккән» социализмга кереп барганда.. Яңа кеше тәрбияләгән дәвердә, бер әсәрдә генә 199 өтердә хата җибәрелсен әле. чаң сугарлык вакыйга ич бу! Теге еллар булсамы . Шушы кадәр өтерне укмаштырып, халык дошманы ясарга да мөмкин иде
Минем космос белән хыялланып йөргән чак иде бу. Сирәк басыла торган сихерле язмалар укып, тормышның ваклыгына, адәм балаларының кырмыска оясы кебек мыжгу-чәбәләнүенә галәми биеклектән көлеп кенә карарга кирәк, дигән һавалы бер фикергә ирешеп килгәндә генә өтер ыргаклары көтмәгәндә чабудан тартып төшерсен әле Партия йортыннан сузылган кул чигенүне белми, барны юк тә ала. юкны бар итә... Берәү сөйләгән иде: Казан артындагы бер районнан обком секретарьлары яши торган йортка азык-төлек китергәннәр. Әйберләрне бушатып, машина китеп баргач кына икенчеме, өченчеме секретарьның хатыны капчыктагы кишернең юылмаган икәнен искәреп ала. гу килеп иренә телефоннан шылтырата Шунда ук. Табеевтан г айре. бөтен секретарьлар. бүлек мөдирләре, инструкторлар аякка бастыры та Юылмаган кишер җибәртергә кайсы мәгънәсез җөрьәт иткән? Кайсы район, кайсы авыл? Өлкә комитеты моны ачыклау өчен көне бус дер се ткенә. телефоннар кыза, йөрәк дарулары эчелә, йодрыклар төйнәлә Ниһаять, район хуҗасы да. гаепле авыл да. шофер да ачыклана Кемдер урындыг ы белән хушлаша, кемгәдер шелтә бирелә. Шуннан соң гына өлкә комитетына тынычлык иңә. Ә бу очракта кишер генәме сиңа. 199 өтер биг. өтер' Урыс патшасының «Казнить нельзя помиловать» дигән оч сүзле әмерендә әнә өтерне кая төртүгә карап баш йә бүкәнгә куелган, йә исән калган
Зәки Нуриның чырае агарып чыккан. «Казан» рестораны буфетыннан, такси белән барып, оч мәртәбә коньяк эчеп кайтты кәефе барыбер алама, җитезлеге генә элеккечә: каяндыр, адрес юнәтеп. Шамкннга кеше җибәртте. Икенче берәү гел белгеч төрен чакырырга дип кипе Мин исә. телефоннан шылтыратып. Мәһдиевне редакциягә дәшәргә гиеш идем
Ул бәндә мине гел бимазалан юра Органнар тарафыннан махсус куелган түгел микән’. Әгердән политика ясамасыннар. Шамкин белән алыш-бирешем юк! дип ул телефон трубкасын куйды
Шамкин редакциягә ясканып килеп җитте. Үткен карашлы, хәрәкәтчән пенсионер. Заманында укытучы булып эшләгән. Бүген-нртәгә көя төшәсе пинжәгендә медаль планкалары да бар иде шикелле Бөтен
редакцияне хәрәкәткә китерүенә ул эчтән бик канәгать, рәхәт дулкынлануы йөзенә чыккан иде.
Мин яңа чыккан әсәрләрне түкми-чәчми укып барам Мине зур-зур язучылар да беләләр.— дип Шамкин елмайды. Ләкин аның күзләре елмаймый. үзайры салкын иде.
Нигә обкомга жалоба яздыгыз? дип туп-туры сорадым мин. чиркануымны яшермичә.
Әгәр нәтиҗәсе күренмәсә. болай гына калдырмыйм Үзәк Комитетка да язарбыз! — Шамкинның юка иреннәре кысылды, күзләрендә зәһәр очкыннар кабынды. Сизеп торам: гомере буе язучы булырга хыялланган яисә алардан көнләшеп яшәгән булса кирәк. Ябага койган ашың сыртына кунып төк чүпләгән чыпчык халәтендә кукраюлы иле ул бүген Мин заманында Гомәр Бәширов. Мирсәй Әмирләргә дә ярдәм иттем һәр чыккан романнарын укып, өтер мәсьәләсендә киңәшләремне язып җибәрә идем. Алар миңа рәхмәтле булдылар. Гариф Ахунов та әнә бер хатымны да җавапсыз калдырмый Мәһдиев кенә әллә кем булган' Мин аңа күпме киңәшләр язып җибәрдем ләм-мим. Күптән түгел театрда күреп, мин Шамкин булам, дип танышырга килгән идем. «Мин сезне белергә теләмим, иптәш...»—дип кул сырты белән генә мине этеп куйды да аркасын борды. Ул гына әллә кем! Бик үпкәләдем мин ана. Тукта, минәйтәм. кикриген шиңдерим әле моның обкомга чакырттырып И язып та җибәрдем! Ә нигә, күпме күз нурларымны түгеп . күпме әсәрләрне укып... өтерләрен җеген-җеккә китереп чыгып... Ә ул! Белергә дә теләми, имеш! Нибуч. белдерербез! Карагыз аны. монда бер нәтиҗәсе дә булмаса. туп-туры Мәскәүнен үзенә язачакмын! Зәки Нури иптәш акыллы сезнең, сыразы чамалады кем белән эш иткәнен.
Мин бу кеше белән сүз көрәштерүнең файдасыз икәнен аңладым. Аның күңел күзе нәкъ безнең җәмгыятькә кирәкле ике төсне генә аера иде. Совет власте, белем бирәм дигән булып, күпләрне жалоба язарлык кына укытып, үзенә файдалы мәшәкать әзерли ахрысы
Шул мәлдә мин. таяныч эзләпме, чистарыну тойгысы беләнме. балачакның күптән инде онытылган бер хатирәсен күз алдыма китердем. Безнең күрше Әгерҗе авылыннан төшә торган юл. арыш кыры уртасыннан тау битенә килеп чыга иде. Шуннан иңенә киндер капчык аскан озын ир заты күренүгә, без. малайлар, аны танып алып, күпер турына йөгерешә башлый идек:
Баттый килә! Баттый килә!
Баттый олы авызлы, ямьшек йөзле иде. Мин аның ап-ачык итеп нинди дә булса сүз әйткәнен хәтерләмим. Олы гәүдәле сабый кебек акылга таман бу кешене без үртәргә ярата идек.
Бат-тый! Бат-тый! Бат-тый! дип хор белән кычкырабыз, аңа вак ташлар ыргытабыз. Ә ул исе дә китмичә бара. Кыюланып китеп гөртә- суга башлагач кына ул. кинәт борылып, безне куа башлый. Туктала да. малайларның куркытып йөгергәненнән шулкадәр күңеле булып, бөтен йөзенә таралып елмая иде.
Үзен акыллы санаган кешеләрдән явызлык күрсәм, шул гадел җүләр мәҗүси җанлы Баттыйны күз аллыма китерәм: әнә ул. сары арыш кырыннан тарау атлап килә. Киндер капчыгында сохарилар Аңа бүген берни кирәкми. Балачакның шамаиле кебек бу манзара еллар үткән саен кечерәя бара һәм мин. энә күзе аша чыгып яңадан бүгенгеме кайтам. .
Ул көнне редакциянең корректорлар бүлмәсендә ябык киңәшмә уз-дырылды. Тел белгечләре: университеттан профессор, институттан фән кандидаты чакырылган иде. Шамкинның кулында саргайган тышлы китаплар Өтерләргә караш аңарда утызынчы елларда ук тәкелдәшкән булырга тиеш Галимнәрнең исә тыныш билгеләре хакындагы китаплары яңа тышлы иде. Шамкин белән галимнәр кара-каршы утырып, бер-берсенә юл бирә-бирә. өч сәгать буе бәхәсләштеләр. «Торналар төшкән җирдә»не суеп, тунап, сөяген сөяккә, итен иткә аерганнан сон
шундый нәтиҗәгә килделәр: әсәрдә, Шамкин язганча. 199 өтер түгел, ә телнең яңа шартларда үсешен, кагыйдәләрнең «җитлеккән» социализмда үзгәрешләр кичерүен искә алып, жәмгысе 99 өтернең дөрес куелмавын раслап килешү төзеделәр.
Соңыннан Шамкин безнең кабинетка кереп чыкты Кем әйтмешли, шатлыктан күңеле мәтәлчек ата иде Безнең Зәки ага Нури да аның янәшәсендә кечерәеп калган кебек Белорус урманнарында партизанлык иткән, чорыбызның күз уңындагы кешесе — ниндидер Шамкин каршында җебеп төшсен әле. Эчкерсез, киң күңелле, егет кеше иде ул. астан уеп эш итүчеләрне өнәмәгәнгәдер, тизрәк котылу ягын карагандыр, ахрысы Шул чакта ул Шамкинга гонорар язу хакында да сүз кузгатты шикелле Канәгать иде өтер белгече Нәтиҗә көткәннән артык Баш редактор урынбасары Әхсән Баянга һәм миңа —шелтә бирелде Шамкин кулларын уа, Шамкин шат. «Тәһран-43» дигән кинофильмны күпләр хәтерлидер Анда киңәшмәгә киләсе өч илнең олуг җитәкчесен юк итәргә тиешле агентны актер Джигарханян бик шәп уйный. Террор булмыйча кала, шуннан соң дистә еллар үткән инде, агент-Джигарханян өендә шул чорный документаль кадрларын карап утыра Экранда Черчиль. Рузвельт күренгәч ул: «Мин аларны шул чакта атып үтерә ала идем бит. алар минем кулда иде...» — дип, үкенечле ләззәт кичерә Шуның шикелле, телевизорда язучылар күренгәч, мин аларның фәлән әсәреннән фәлән өтер таптым, мин алардан акыллырак! дип, йодрык төйнәп. «Үлгәч, аларга гына шәп итеп некролог бирәләр!» дип кызыгып, ишекле-түрле йөренәдер Шамкин
Әлеге өтер мәрәкәсен, еллар узгач, Мөхәммәт ага белән искә төшереп көлешә идек «Син шуннан соң тыныш билгесе кагыйдәләрен шактый өйрәндең бугай...» -дип төрттереп куя иде Мөхәммәт ага
Әйе, мин бу фамилияне онытмам ахрысы Шамкин Символ булырлык, нинди хәтәр яңгыраш!
Ун еллар элек без, берничә язучы, төрмәдә (СИЗО) чыгыш ясадык Киң җилкәле, елмая белми торган полковник артыннан лабиринт коридорлардан барабыз. Тимер рәшәткәле, электр йозаклы саллы ишек борын төбендә шаңлап ачыла да. атлап чыгуга, арт чүмечкә салкын сулыш өреп, шаңлап ябыла. Икенче ишек тә шулай, өченчесе, дүртенчесе йөрәк кага, кире чыгып булмас инде, дигән хәвефле уйлар килә Авызда тимер тәме Күз алдында их>ыяр көчеңне ала торган рәшәткәле ишекләр әле ачыла, әле ябыла. Тимер ишекләрнең дәһшәтле кайтавазы рухны яньчи: Шам-кин! Шам-кин!
һәр буынның үз шамкины була икән
езнең Васильево янындагы дачалар бер меридианда, араны ике күл Б дә чаукалык бүлеп тора Алдан сүз куешабыз да Мин икенче кат тәрәзәсеннән менеп карыйм. Мөхәммәт ага балкон капкачын ачып куйган булса, эш беткәч, уйнарга ярый, дигән сүз. Тиз генә велосипед багажнигына кипкән балыкны аркылы кыстырам да —әллүр!
Утырабыз истирәхәт кичереп ачык верандада, агачлар күләгәсендә. Мөхәммәт аганың суыткычыннан чыккан тирләгән шешәле сыраны эчеп, вобланы урталай аерып ташлап, чекердәп янган уылдыгын чеметеп каба-каба. янәшәдә нидер эшләп йөргән Лилия ханымга комплиментлар әйткәли-әйткәли
Әнә. каршыдагы ихатадан пединститут укытучысы Фәрит Хатипов «Волга»сын чыгарып маташа Төтен бөркеп киткән машина артыннан Мөхәммәт ага йотылып карап кала да
Профессорлыгың. «Волга»ң бер кырыйда торсын Утыз градуслы челләдә, менә шушы минутта салкын сыраң булу — зур бәхет, дигән булды (ул елларда ике нәрсә алтын һәм сыра дефицит иде)
3 .ку>».’ 33
Бервакыт «Россия» кунакханәсендә, Мәскәү Кремленең чиркәү гөм-бәзләреннән тәрәзәгә алтын шәүләләр төшкән номерда икәү генә гәпләшеп утырабыз. Мин аңа күптән борчып йөргән сорауларымны бирәм. Татар кафедрасы берчак тоташы белән картаячак. Көчле алмаш турында махсус кайгыртмыйлармы? Сезнең дә эшне дәвам итәрлек, фәнни белем алган укучыгыз юк. дигәч ул: — Миңа аспирант бирдермәделәр. Бер үкенечем кала, ничә еллар буена туплаган картотекамны тапшырыр укучы әзерли алмадым,— диде.
— Аспирантурага да студентның башына карап түгел, аягына карап алалар, йә биюче, йә җырчы.. Нинди шәп, кыю егетләр бар иде, мескенлек белән килешмәүче егетләр! Талантлы икәнен белеп алуга, шуларны төрле сәбәпләр тапкан булып, университеттан куа тордылар. Бүтәннәрне әйтмим дә инде, менә сез, Мөхәммәт ага, үз вакытында нишләп шуларны яклап калмадыгыз. Курыктыгызмы?
Мин ничек батыр була алыйм. Җиде яшемнән халык дошманы баласы дип башыңа сугып үстерсеннәр әле. Гомер буе шуның белән эзәрлекләсеннәр әле. Юк, син аны күз алдыңа да китерә алмыйсың. Шөкер, сезгә бүтән заман туры килде...
Бу сүзләрне әйткәндә Мөхәммәт аганың күзләре дымлы иде. Мин аның бәгырен шунда аңладым. Кара елларда коточкыч сынау-золымга дучар ителгәннәргә карата ашыгып хөкем чыгармаска икәненә дә шунда төшендем.
Мөхәммәт ага, табигатьнең исен тоеп, шуны хисси сурәтли белгән сирәк прозаикларның берсе иде. Бу бәлки — чык тамчысына туган җиренең кыр-тугайларын сыйдырып яза белгән Солоухин иҗатының шифалы йогынтысыннан килгәндер. Туган авылы Олепиноны, һәр капкасына тукталып, үзенчәлекле холыкларны яратып сурәтләгән урыс язучысы кебек үк, Мөхәммәт ага да гомере буена үзенең агач бишеге Гөбер- чәген язды. Сәламәт рухлы көлеп тә, күз яшьләре аша елмаеп та. бәгыреннән әрнеп тә язды, иҗатында бәхилләшергә дә өлгерде
Ул Шукшинны ярата, Проскурин, Абрамов романнарын югары бәяли, империя хуҗасы саналган халыкның вәкилләре буларак, алардан бераз көнләшә, кызыга да иде бугай...
Бер мәлне ул Василь Быков романнарына тәмам «чумып», аны бөек дип атый башлады. Студентлар каршында эффектлы сөйләр өчен генә түгел, ә тирәнтен уйланып укыган очракта Быков прозасының эчке хасияте юшкын булып өскә калкыр иде. Кеше — табигате белән явыз, дигән бер философ Быков прозасы шул явызлыкның анатомиясен ачарга тырышуда түгел, ә бар золымны дошман як — немец иңенә салып, үзенең уйдагы, эчке садизмына чикләнмәгән мөмкинлек биреп, кан исеннән ләззәт алуда иде Ватан сугышы чорында ике ут арасында калып аяусыз кырылган (бер як 1ан партизаннар изә, икенче яктан — немецлар) белорус халкы язмышы Быков кебек көчле каләм иясенә иҗади тәҗрибәләр ясарга менә дигән җирлек иде
Бу хакта Мөхәммәт ага белән бәхәсләшәбез, әмма ул, тыйнак кына юл биргән шикелле булса да, барыбер, үз фикерендә кала иде. Дөньялар үзгәреп китеп, ил тарихына караган яшерен катламнар ачыла төшкәч, күп нәрсәләрнең асылы, җан өшеткеч сурәттә, өскә калыкты. Фашист дип аталмаган үзебезнең җантимерләр. үзебезнең Урал-Себер арасын биләгән концлагерьлардагы коточкыч зәһәрлекләр беленгәч, Быков романнары тоныкланып калды, Мөхәммәт аганың «бөек» дигән мөһере дә, өзелгән кое чиләге сыман, тирәнгә төшеп йомылды.
Онытылмас хатирәләр... Чаллыда ике тәүлек буе. көнен дә, төнен дә төрле даирәдә бергә булуыбыз бүгенгедәй хәтердә. Автобус белән кайтканда да, керфек тә йоммыйча, гәпләшеп кайтып җиткәч тә. Казанның тын урамнарында, аерылыша алмыйча, берничә сәгать йөрүләр... шушы кадәр вакыт дәвамында сүз егәрен тотып, бер-береңне тыңлый, юл бирә белеп, ялыктырмыйча йөрү өчен күңел берлеге, рухи тәңгәллек, кан тибешенең туры килүе, фикердәшлек кирәктер, мөгаен.
Юл җилләре сагындыра башласа, Мөхәммәт ага Азнакай якларын урап кайта, укучысы Илдус Гыйләҗевтә кунакта була, төне буена анын яңа шигырьләрен тыңлап чыга иде. Үзебезнең илдә дә. чит илләрдә дә югары зәвык белән әзерләнгән шактый бай табыннар күргән Мөхәммәт ага сый-хөрмәт арасыннан нәкъ менә Азнакай ягына хасны — каклаган каз, казылыкны, шәфәкъ кызыллыгын чагылдырган чөгендер катыгын, патшалар табынына гына куела торган, дип, карабодай коймагын тәмле сүзләр белән мактый белә иде.
Университеттан киткәч, ул кинәт картая башлады. Яшьлек галәме, шаулы аудиторияләр, үзеңне һәрчак пөхтә-киеренке халәттә тоту, эчкер- сез-ышанучан күз карашларының рәхмәтле алкышы җитми иде аңа юаныр һәм юатылыр өчен
Безнең дуслыктан көнләшәләр иде. Арабыздан Есенин шигырендәгечә «кара кеше»нең үтеп китүен сизми да калдык бугай. Мин аны еш юксына идем, кызышып алган чакларда: нишләп ул безнең кампаниядә түгел соң әле, дигән җүләр уй башка суга да, телефоннан шылтыратам, анын тавышы бөтенләй бүтән яссылыктан ишетелә, үзе әйтмешли, волналар туры килми, күңелдә әзерләнгән җылы сүзләр сул ягы белән капланып, бөтенләй бүтән яңгыраш ала. Очрашкач инде аңлашу, гафу үтенү, кул бирешү. Ә «кара кешемнең хөсетле калканын ачасы көннәр алда әле. Хәзергә... язылачак роман исемен кабатлыйк: «Тимә, яшәсен! »
Гомеренең соңгы елларында Мөхәммәт ага «Алланың кашка тәкәләре» яшәячәк йортка күченү уе белән янып, бөтен нервысын талкып, тәмам «чирләп» йөрде. Шул дәвердә мин аңа: «Алтмыштан узгач, урын алыштырмау хәерле, өй иясен рәнҗетүең бар...»- дигән идем. Ишетте дә, ишетмәде дә кебек Күк катлары белән хәбәргә кергән жаны каядыр алгысыткандыр аны, йөрәгеннән түгелгән мөкаддәс иҗатын калдырып, үзенең дә бу дөньялыктан узып барышы булган икән
Аны соңгы юлга озаткан кояшлы көнне, өйдә ялгызым гына калгач, тәрәзә каршындагы каен белән күзгә-күз карашып торганда бәхилләшү сүзләрен әллә мин. әллә яфраклар пышылдады
..Аның, дөнья читлеген тарсынып, күккә ашкан жаны нәкъ менә Тукайлар. Мәрҗанилар катына менеп җиткәндер дә. энциклопедик акыл иясен алар үз араларына алганнардыр да:
- Кичер безне, ашыктырдык, син монда Күк тәхетенә кирәгрәк дияләрдер кебек Мөхәммәг ага анда да югалып калмагандыр, мәртәбәле җаннар каршында башын игәндер дә, гарәп халифәседәй кыяфәтенә нур иңдереп, бер дога кылгандыр
Ә җирдә хакыйкать пышылдый: Кеше китә, җыры кала
Юксынырбыз сине, Остаз! Күңел син яратып әйтә торган сүзне тәкрарлый: затлы идең...
әхмүт Хәсәнов урамыннан ялгызым гына барам. Сентябрь җиле м агачлардан сары яфраклар коя. Кесәмдә -утыз өч төймәле х Истанбул дисбесе. Хәтер төймәләрен тартып барам, кемнәр бар да кемнәр юк. . Күңелгә күптән язылган шигырь юллары килә
«Кайтарыгыз безне!» дигән әрнү
килә икән
Йолдыз аша баккан күзләрдән.
Кичерегез, әгәр ишетмәсәк.
без бит инде шундый үзгәргән
Урам чатыннан кәкре башлы, биниһая юан таягын тотып Мәхмүт ага үзе килеп чыгар сыман. Килеп чыгар да, сагынулы елмаеп: «Йә. нишлибез?» дияр кебек Дәшмә, җил. беләм. үзем дә беләм
Кабатлану була алмый. Шагыйрь әйтмешли. «Кошлар оча-оча югала...»
Урамның сул ягында — ул эшләгән редакция бинасы. Әз генә югары күтәрелгәч, ул яшәгән йортны күрәсең. Бераз арырак — Азнакай музее булачак бина. Анда Мәхмүт аганың әйберләре белән бергә Кара диңгез буенда соңгы сулышына кадәр янәшә «атлаган» кәкре башлы таягы да сакланачак.
Мәхмүт аганы илленче еллар азагында мәркәзи Казаннан Азнакайга «сөргенгә» җибәрәләр (сәяси сәбәптән түгел, әлбәттә) Язмышының болай текә борылышын ул башта бик авыр кичергәндер, ләкин тора- бара разый калгандыр. Башкаланың мәкерле хатын-кызларыннан таланган күңеленә дәва бирерлек эчкерсез, тугры кызга ул монда гашыйк була. Кырыеңа килеп басса, кояшны капларлык дәү гәүдәле иргә курыкмыйча кияүгә чыга бит Мәрьям дигән кыз. Ачлы-туклы чорларны кичергәндә дә Мәхмүт ага талчыбыктай нәзберек хатынга таяна, язганнары Казан каласыннан тибәрелеп кайтканда, өмете өзеләм дигәндә дә җанга юанычны аңардан таба. Күндәм-тырыш хатын тынгысыз әдипнең колы да (роман-кулъязмаларын гомере буена төннәрен кат-кат машинкада басты), иң беренче укучысы да, гадел хөкемдар да, холыксыз сабыйланган иргә Мәрьям ана да була белә. «Мәрьямне миңа Ходай тәгалә үзе җибәрде».— дияргә ярата иде Мәхмүт ага.
Мәскәүләрдә укыган, тере классиклар белән аралашкан. Переделкино иҗат йортында чакта Фадеевны атылыр алдыннан берничә минут кала күргән Мәхмүт аганың үсмер чагы болытлы елларга туры килә. Ис- хакыйсыз. Ибраһимовсыз. «Идегәй»сез ятим әдәбияттан тәрбия-зәвык алган Мәхмүткә яшьлек кодрәте җимерер киртәләр күп очрагандыр. Милләтнең Атлантида кебек югалган һәм талана барган хәтерен уяту тыелган заманнарда әдәби вакыйгалар табып, иҗатка бирелә алу — үзе бер фидакарьлектер бәлки. Алласыз һәм тарихсыз проза вәкиле булырга тиешлеге белән эчтән килешмичә яшәү — яшь Мәхмүтне кайчакларда дуамалланып, дөнья белән тешләшеп алырга да этәргәндер..
Азнакай халкы Иван Грозный яуларыннан соң үзәктән. Идел буйларыннан күчеп килеп, «оҗмах ягы» дип аталган төбәкне колачлап алган. Үҗәтлек, иреккә сусау, ихтыяр көче, тормыш сәхнәсендә үзен каһарман итеп тою — бу төбәк халкының йөзен-холкын билгели Пугач яуларына икеләнүсез кушылып аягүрә күтәрелгән, революциядән соң. сәнәкчеләр булып, «кызыл авыз»ларга дәһшәт салган гаярь халык яши монда Шанлы чорлар дәвамы — бүгенгеләрдә. Мут хатын-кызларның күзләрендә илаһи нур көйри, ирләре чакматаш, тыштан сабыр күренгәннәренең дә күңелендә гамьле дәрья.
Легендаларга торырлык гаҗәеп вакыйгалар, дан җиле кагылмаган батыр кешеләр, вакыт учында, ак кәгазьне буразналыйсы каләм очына үзе килә, романнарга агылып керә. Менә шуңа күрә дә мең рәхмәтле иде Мәхмүт ага бу якларга. (Чалтаймас урманының җидегән чишмәсеннән су эчкән Гомәр ага Бәширов та, Мөсәгыйт Хәбибуллин да үз әсәрләренә бу якларның ганимәтен алдылар).
Якташларым үз күзләре белән күргәнгә, үз куллары белән тотып караганга гына ышаналар Кичер, граф хәзрәтләре, син Азнакайда булмагансың. дип Толстой исемендәге урамны үзгәртергә дә кыюлыклар i җигә. Әнә Сөембикә. Солтангалиев урамнары Николай Островскийньм да бу шәһәрдә нәфесе юк иде, менә хәзерге көндә урам Мәхмүт Хәсәнов исемен йөртә.
Сентябрь җиле урамга сары яфраклар түши. Юкәләр арасыннан күренгән җеге зәңгәр күктә пәрәвезләр яшьнәп китә. Хисләрнең дә пәрәвез җебе кебек нечкәргән мәле. Туган ягымның йөгерек юллары хәтергә урала. Ык буе әрәмәлекләре хәтерлиме икән балыкчы шалашын0 Анда калган Хәким. Туфан эзләренә бөрлегәннәр шыттымы0 Ышыкла
син, рух белән үлчәшер Чатыр тау! Ә син дәшмә, җил. беләм. үзем дә беләм...
Хәтер күгеннән сары яфраклар коела
Моңсу..
Бисмиллалы табын күрке
Шәригатьтән тыш тарикать dy.utai тарикатьтән тыш хакыйкать бул мас
Г Утыэ И мән и
өн. Мин балконга чыгам. Шәһәрнең үзенә бер төрле шавы, болган- д чык авазлары тынлыкка сусаган җанга һич тә шифа бирми. Чөнки бу авазларга мин бала чактан күнегеп үсмәгән
Тәмәке кабызам. Тәүге кат эчкә алган ләззәтле төтен белән бергә тирәндә йокымсырап яткан сагыну хисе дә савылып уяна сыман Кырпак карлы төннәрдә чыгып тәмәке кабыздыңмы гел шулай, «үткәннәрне сагыну өянәге» кысып ала. Юаныч эзләгәндәй күккә карыйм Төсе, тирәнлеге башка шул: шәһәр күгенең йөзе күренми
Киек каз юлы астында жәйрәп яткан авылымның тынлыгын йомшартыр өчен генә хөсетсез этләр өреп куядыр (Сукбай шәһәр этенең өрүе белән хуҗалы авыл этенең өрүе арасында аерма бар) Йорт хуҗасының гамак кыруын кабатлап кече капкалар ачылып-ябыладыр Морҗалардан кайнап чыккан төтен, салкында оеп. әкияти баганалар булып күк гөмбәзен терәгәндер.
Хыялымда, карлы киңлекләр аша сузылып, хәтеремдә генә калган өйнең бозлы тәрәзәсеннән карыйм Әни оек бәйли, песи идәндә ак йомгакны тәгәрәтеп уйный Әнә, өстәл башында әти елкылдап торган пычакларын кыныларыннан алып тезеп куйган Сугымга әзерләнә Бер кырыйда игәүләре. «Бусы алмаз кайрак, дигән була ул Вак-вак ташлары җем-җем итеп торган кайрак чынлап та затлы токымнандыр Бусы имән кайрак Имән гамыры сазлыкта, кырык ел буе су төбендә ятса, чын тимергә әйләнә, менә кара, чыгигап торамы?..»
Мин чынлап та тимергә әйләнгән агач кисәгенең авырлыгына, катылыгына хәйран калып, учымда әвәрә китерәм
Әти пычакларын үзенә бер көйгә җырлатып иги. чарлый, кайрый мәш килә. Шулкадәр гәм белән бирелеп эшли, сабыйларча, тел очы иреннәре арасына кысылып калган Аннары пычакларны тезеп куя да бер мәл сокланып каран тора, әллә инде әфсен өреп, нидер пышылдый. гүя коралларның эчтә уянып, үрсәләнгән җанын тынычландыра...
Аннары . аелыннан чөйгә эленгән озын каешны сузып юга да пычакның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, шундый бер җитезлек белән ышкып-ышкып ала. Ялык-йолык иткән пычак йөзеннән чагылган ут яктысы әтинең күзләрендә хәтәр очкыннар булып җемелди Б\ мизге т- дә минем әти салкын коралның кодрәтен тойган мәҗүси, кыргый җәнлек эзенә төшкән аучы, иртәгә хәрби сәфәргә кузгаласы яугир Юк. бу турыда ул үзе белми уйламый да. мин дә аны читтән күзәтеп хыялга гына биреләм Пычак йөзендә уйнаклап алган ялкын шәүләсендә ата- бабамнарның ерак гасырларда айкаган кылычындагы е гдырым-яшен кайтавазын тойгандай булам Элеккеге дәверләрдә коралны сәнгатьле итеп ясау бер хәл, аны сурәт ләгәндә дә никадәр матурлыкка ирешкәннәр Мин аны «Идегәй» дастаныннан сокланып укыдым
Шан-шан иптән шам кылыч Идстәйнен кылычы.
Төндә балкыр ут булган, Көндә балкыр су булган. Ут елдырым яшен таш — Чын булаттай корычы. Аждаһадай сулаган Ул кылычның сулышы.
Гаҗәп бит: сулышы, ди. Чынлап та, мин әтинең тетрәп яткан саллы пычакларына орынырга куркам, аларның салкын сулышын тойгандай була идем. Иң ошаганы миңа әтинең баш бармак бите белән, арфа кылын чирткән кебек итеп, пычак йөзенең үткенлеген сынавы, аннары пычакларның кайсын күн, кайсын киндердән эшләнгән кынысына тыгып, матчага кыстырып куюы иде. Бу күренешнең инде бүтән мәңге кабатланмасын белсәм дә, моның белән килешәсе килми, шуңа күрә үҗәт акылым бу кадерле чорны алдагыга күчерә торып, кабат-кабат алдану рәхәте кичерә иде.
Кырпак карлар төшә. Авылда сугымнар башланыр чак. Минем әти, бик күп һөнәрләр белү өстенә. сугымчы да иде. «Кулы тәмле» дип аны өйдән-өйгә йөртәләр. Тире җыючы да: «Кем суйды? Ә-әә. Баян абзыймы, алайса, тиреңне җентекләп тормыйм, беренче сорттан алам», дия торган иде. Бөтен эшне дә бөртекләп, җиренә җиткезеп эшли белгән әти малны бик пөхтә итеп туный белә иде шул. Әти чалган мал итенең казанда гөбердәп пешүе, тел өстендә мәмрәп эри торган гаҗәеп тәме әле дә хәтеремдә тора сыман. Мин андый тәмне бүтән беркайчан да, беркайда да кабат татый алмам инде...
Рәтен белеп малны чалу, кышка ит ризыгы, җәйгә казылык, каклаган каз, җилдергән ит әзерли белү — татарның милли сыйфатларыннан берсе. Базарларда искәргәнегез бардыр: өлкәнрәк апалар, хәзер инде утлырак яшьләр дә, мөселман өммәтеннәнме, үзебезнең татар чалган мал итеме, дип. кат-кат сорашып, сатучыны сөйләштереп карыйлар (тәмле теллеме, бисмилласын оныткан хуҗа түгелме, туктаусыз әр-сүгенү, кычкыру астында үскән малның ите дә ташка үлчим). Әйе, төрки-мәселман- нар борын-борынгыдан мал суюның рәтен белгәннәр, дөньялыкта җан асрар өчен кирәкле бу шөгыльнең серләрен буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Бу — корбан чалу, корбан итен сәдака итеп өләшү, ашка җыю кебек матур гадәтләргә күчеп, дини йолаларга да кергән.
Ә менә бүтәнчә итеп, тәненнән канын чыгарып бетермичә, үтереп суйган мал итен тәҗрибәле мөселман кешесе базарда төсеннән үк таный һәм ул турдан, читкә карап, тизрәк үтеп китәргә тырыша. «Бабушка, очень хорошое мясо, дешево отдам!» — дип хуҗасы никадәр төчергәлән- сә дә ул якка әйләнеп бакмый инде ул.
Төрле халыкларда мал чалу ритуалы төрлечә шул. Чыңгыз ханның кануннар мәҗмугасы «Яса» да шундый мәддә бар:
«...Хайванның аякларын бәйләргә, корсагын ярып җибәрергә һәм йөрәген учка кысарга, хайван җан биргәч кенә итен ашарга ярый, әгәренки кем дә кем мөселманча хайванны чала икән, аның үзен шулай чалып ташларга!»
Бүгенге көндә калмыкларда һәм бурятларда җәнлек-хайваннарны шушылай, «Яса»да күрсәтелгәнчә җыештыралар икән. Алтай-Саян төбә-кләрендә берничә ай яшәп кайткан рәссам Надир Әлмиев, тауларга чыккач, мөселманча сарык суюы турында сөйләгәне бар. Аны бурятлар дикъкать белән карап торганнар. «Болай тәмлерәк икән», дип итне яратып ашаганнар. Берничә гасыр буе кыйтгаларны тетрәтеп торган Чыңгыз хан «Яса»сының көче бүгенгә кадәр килеп җиткән булса, әлбәттә, Надир Әлмиев Казанга исән-сау әйләнеп кайта алмас иде.
өзге авыл Ишегалды минем олы дөньям. Монда һәммә жан иясе үз гамендә. Көр сыерның мөгрәп куюы Тук казларның, утырган жиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән генә ган-ган килеп гәпләшүләре Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдавы Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең ак тәпиләре белән салкын жиргә басарга теләмичә, баскыч биеклегеннән әлеге малларга «кара халыкка» түбәнсетеп кенә карап торуы Әнә шулай ишегалды яши. озын кышка әзерләнә. Кышкы аклыкка күзне ияләштерер өчен күктән көмеш сыкы тузаны сирпелә. Нинди рәхәт, күкрәккә иркен көмеш һава ургылып керә
Эре мал башмак тананы чалыр алдыннан берничә көн кала әни печәнне аның алдына мулдан сала, иркә тавыш белән генә эндәшә, сөеп, тамак астын кашып куя. бер читкә китеп, күз яшен дә сөртеп ала. Күңеленнән генә шулай танабыз белән хушлашкандыр ул. Мин дә. үсмер малай, тананың тамак астын кытыклыйм, ул күзләрен челт-челт йома, рәхәтлектән, муенын сузып, башын учыма сала
Әмма барыбер, нидер сизенәдер кебек малкай
Сугым буласы көнне иртүк өйдә ыгы-зыгы куба Кайнар су. зур-зур коштабак-савытлар, чормага ит асарга тәләкәләр әзерләнә Эчәге-бавыр юышырга әйтелгән күрше апалар кереп хәл белешеп чыгалар Тананы егышырга таза-таза ир-атлар керә Башта йомшак арканның ныклыгын сынап карыйлар Менә бисмиллалар әйтелә. Тананы араннан алып чыгып, муенчак кидереп, бакча ягында җитәкләп бераз йөртәләр. Бусы инде хайванкайның күңелен әзерләү, тәнен җиңеләйтү өчен кирәктер мөгаен. Тананы абзар артындагы карлырак җиргә гөрселдәтеп егып, аякларын чалыштырып бәйләгәндә мин читкәрәк китәм, com ы мизгелне карап тора алмыйм. Тик шуны гына беләм: әти пычагын итек кунычыннан сиздермичә генә ала да малны куркытмыйча, каһәрен алмыйча йоклаткан кебек кенә оетып, тәненнән җанын аерачак. Үзе генә белгән нинди тылсымы, серләре бардыр, бусы миңа караңгы, әтинең бу осталыгы миндә дәвамын тапмаячак
Әти җитмешкә җитәрәк шундый хәл булды Ул көздә безнең кап-кара үгез бозавыбыз гаяр булып үсеп җиткән иде Тыгыз гәүдәле, терекөмеш күзле, баскан җирендә ут чыгара, таптый, җимерә, ыргый тотып тыеп булмый. Арканын ычкындыргач, болынлыктан аны ихатага алып кайту үзе бер бәла иде. Кышлатып чыгарсаң, язга ул беркемнең көче җитмәслек буйволга әвереләчәк иде Ул көздә чалыр алдыннан үгезне биш-алты адәм көч-хәл белән җиргә аудардылар. Әти. сыңар кулының баш бармагы да учы гына булуы сәбәпле, арканлауга катышмый, өйрәтеп кенә тора иде Менә ул, бисмилла әйтеп, үткен пычагын бозау муенына салуга, кара үгез йомарланып килде дә. арканнарын шартлатып өзеп, сикереп торды һәм бәрәңге бакчасы буйлап үлем исереклеге белән чаба башлады. Муеныннан кан ага, күзләре иләсләнгән Үгез бозауны шактый азапланганнан соң гына тотып алып, бәйләп, кабат ектылар. Әтинең кулы калтырый иде Кара үгездән җиңелгән тореодор шикелле, әти бу хәлне бик авыр кичерде Юк, картаю түгел, бу күктән иңдерелгән хәбәр-кисәтү иде Шуннан соң аның пычаклары берәм-берәм «югала» башлады Мал суярга дип дәшсәләр, ачуы килә, җанын кая куярга белмичә бәргәләнә иде Күк хәбәре дигәнемнең хикмәте шунда мал җанын кыю бер кеше өчен билгеле бер санда гына саваплы эш санала, аны һәр сугымчы үз күңеле белән чамалый, гөнаһ сызыгын үтмичә вакытында туктарга кирәк икәнен беләдер мөгаен
К
ыйфатлы ризык — яшәү чыганагы. Яшьлектә моңа бик үк игътибар бирмисең. Олыгая барган саен кеше нәзберекләнә, сайлана башлый һәм аның чыраена карап, ниндирәк сыйфатлы ризык куллануын чамалый аласың. Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызыклы күзәтүе хәтергә төшә. Өлкә комитетына яисә министрлыкка эшкә күчкән иптәшнең күпмедер вакыттан соң бит-тән тиресе алышына, дия иде ул. Хикмәт нәрсәдә: иптәш чиратларда торып йончымый, югары калорияле ризыкны өенә ташып торалар, эш урынындагы махсус ашханәдә бик арзанлы хакка байларча ашаталар. Шулай итеп, иптәшнең эчке әгъзалары— ашказаны, бөер-бавырлары шәп эшли башлый, җитмәсә моңа ха- кимлек-дәрәҗә ләззәте дә кушыла. Аксым бөтен күзәнәкләргә җитәрлек микъдарда тарала һәм кешенең йөзе шомарып, тыгызланып, чиртсәң, кан чыгарлык булып җитешә. Кинәт кенә эшеннән алсалар, иптәшкә яшерен складлардан партия ризыгы китертү туктатыла. Эчке әгъзалар— тәрбиягә генә күнеккән бөер-бавырларга кара халык ашый торган ризыктан авырлык килә башлый. Иптәшнең йөзе сула, иңсәсе шәлперәя һәм ул күзгә күренеп бетеренә, картая башлый.
Ризыкның кеше гомерендә нинди әһәмияткә ия булуы, ашау культурасы хакында сүз кузгатуны бәрәңге һәм ипине культ итеп куйган совет илендә өнәмиләр иде. Партия әһелләренең генә өстәлендә булып, халык исемен генә ишетеп белгән татлы ризыкларның зыяны хакында гына язалар иде.
Ризык культы — фәлсәфи мәгънәләрне эченә ала. Без җир-су, җиләк - җимеш аша кояш нурын эчәбез, тәнебезгә кояш нурын сеңдерәбез. Шулай итеп туктаусыз космик энергия алабыз. Гади генә тәҗрибә ясап карыйк. Нәкъ бер үк төрле ике чүлмәк алыйк, аларга бер үк төрле гөлләр утыртыйк Аерма шунда: берсенең туфрагы туклыклы, икенчесенеке — ярлы. Суны да берсенә краннан килгәнне, икенчесенә табигыйне сибеп торыйк. Боларның кайсысы күкрәп үсеп, көлеп торган чәчәк атасын чамалау кыен түгел.
һәммә нәрсәнең асылына төшеп уйлана белми торган, җүләр ритмга корылган дәвер бу. Теләсә кайда, кем пешергәнен дә уйлап тормыйча, алга куелган ризыкка тотынабыз. Күпләребез, хәтта, дуңгыз итен ашаудан да чирканмыйбыз.
Казан университеты профессоры Карл Фукс моннан йөз илле ел элек. Казан татарларын читтән күзәтеп, болай дип язып калдырган. Татар купецлары, мещаннар трактирга күңел ачарга киләләр, сыра эчәләр, чөгә балыгыннан пешерелгән солянка яраталар, ди ул. Әмма урысларга бик үк ышанып бетмиләр икән, дуңгыз ите салып кайнатырлар дип. шикләнеп, үзләре белән үрдәк түшкәсе яисә сыер ите алып килеп, солянка пешерттерәләр икән. Кызык бит: үзләре хәмер эчәргә дип киләләр, үзләре, шул ук вакытта, мөселманга дуңгыз ите язык икәнен дә онытмыйлар. Менә бит, гасыр ярым эчендә күпмегә үзгәргәнбез...
Гомумән, ризыкның хәтергә, аңга, кәефкә тәэсире турында галимнәргә ныклап өйрәнү мөмкинлеге бар бүгенге көндә. Менә сәер хәлләрдән берничә генә мисал: үлем түшәгендә яткан өлкән кешенең кинәт кенә авылына кайтып, чишмә суын эчәсе килә башлый. Байлыкка коенып яшәгән олы гына түрәнең көлдә пешкән кабыклы бәрәңге ашыйсы килеп теле кычыта. Соңгы тапкыр, ди ул инәлеп. Шул теләгемне үти алсам, бәлки, терелер дә идем, дигән өмет тә ташламый үзен. Нилектән бу? Хәтерме? Еракта, бала чакта калган ризыкның чакырып асылыңа кайтаруымы?
Күпме кешеләрнең тәнендә йә балык, йә чия зурлык миң, йә миләш тәлгәше сурәтләнеп калганын күргәнем бар. Моның сәбәбе бик гади аңлатыла. Балага узган әнкәнең, билгеле бер сәгате суккач, ни дә булса ашыйсы килеп тәкате корый башлый. Нәкъ үз вакытында ул әйткән ризыкны табып китерә аямасалар (әйтик, кыш уртасында яна өлгергән чия) яисә авырлы хатын-кызның көйсезләнүе дип игътибарга аямасалар, туасы бала тәненә шул ризык сурәте мәңгелек мөһер булып сугыла икән <Энкә теләгән ризыкның булмавы аркасында баланын гарип туу очраклары да бар Моның сәбәбе нидә? Кем идарә итә бу хикмәт белән?
ер районда халык каршында чыгышлар ясап йөрибез. Беркөнне мин. бераз шаяртып, ирләр пешергән ризыкның ни өчен хатын- кызларныкыннан тәмлерәк булуы хакында сөйләдем Биш йөз кеше сыйдырышлы зал тын да алмый тыңлады. Кыйссам болайрак иде.
Бу блюдоның исеме — «Аллалар ризыгы», дигән булып, олыдан кубып башлап җибәрдем Ашарга пешерер алдыннан кеше мәҗүси хәлгә килергә, кулыннан сәгать, балдак ише әйберләрне салып куярга, борчулы уйларыннан арынырга, фәрештә кебек чистарып калырга тиеш Шулай булмаса Онытмагыз, һәммә нәрсәнең дә җаны бар. Син кагылган кишернең дә. суганның да җаны бар. Килеп кагылуга, алар күңелең пакьмы икәнен шунда ук сизенеп алып, гөнаһлы кулга карыша башлыйлар.
Йә. бисмилла әйтеп тотыныйк әле. җәмәгать!
Иң башта кәбестәнең эре яфракларын казан төбенә катлап җәябез Үрдәк түшкәсен ваклап, култык асларына сарымсак, лимон телемнәре кыстырып, яфрак өстенә куябыз. Араларына эре бәрәңге, тәгәрмәчләп туралган суган, кишер тезәбез Тагын... берничә помидорны икегә ярып, әче алма турап, шалканны коймак калынлыгы гына тәлинкәләп кисеп, болгар борычы белән бергә салабыз Кинзә. борыч, әнис орлыгы, яшел укроп сибеп, петрушка, рәйхан яфраклары кушабыз Ике-өч кара җимеш төртеп куябыз Инде болар өстенә тагын анар (гранат) төшләре сибәбез дә. эре кәбестә яфраклары белән томалыйбыз Аннары, икенче, өченче катка, казан тулганчы шуны кабатлыйбыз. Иң соңгы катны кәбестә яфраклары белән томалар алдыннан бер стакан суга чамасын үзен белгәнчә т оз кушып болгатып саласын да. бер мәлгә сулышыңны тыеп карап торасын Якут йолдыз кебек янып торган ит кисәкләре, кишер, суган, гранат төшләре, мул яшеллек нинди кызыктыргыч төсләр бәйрәме мозаика! Менә шул мәлдә кәефең шәплеге, күңел кытыклануы пешәсе ризыкка күчә. Шуннан соң. кәбестә яфраклары белән казанны томалыйсың да өстән сулы авыр миски белән бастырып куясың. Хәзер инде талгын ут үз эшенә тотыначак
Бүтән уйларга бирелеп онытылуны ризык өнәми, үчләшеп, ташый яисә тәмен яшерә Шуның өчен ут өстендәге казан 1ирәссннән ерак йөрмә, вакыт-вакыг килеп, тоткасына булса да кулыңны куеп киткәлә Син хуҗа. Син янәшәдә генә Бервакыт казан эченнән саркып кына сабый ис күтәрелә башлый. Эчтә үзара сөйләшү-килешү башлана, һәммә ризыкның үз исен, тәмен бөтен юмартлыгы белән чыгарып каласы килә
«Аллалар ризыгы» инде пешеп җигә дигәндә, син үзеңне кая куярга белми башлыйсың.
Ул — мондый да куе. тәмле исләрнең котыртып, борыннарны ярып керүе!..
Ул — казан астындагы утның тәкатьсез калып үрсәләнүе
Юк. мондый да ганимәтле хушлыкны берүзең генә иснәп хозурлык алу гөнаһтыр, шулчак, түзмичә, форт очканы ачып җибәрәсең Тәрәзәдән татлы куәт, бәрәкәтле дулкын булып, урамга ургыла Бу полосаны үткәндә этләр абынып егыла, песиләр саташып койрыг ын болгый, таныш түгел кешеләр бер-берсе белән ялгыш исәнләшеп үтә
|Ә инде пешеп чыккач Юк. мин бу ризыкның никадәр тәмле икәнен сурәтләргә сүзләр таба алмыйм Шуны гына әйтә алам бакча башында үса торган гап-гади кәбестә . гел өстендә эрет югала Кәбестә гап-гади
Б
авыл малаеннан Сорбонна университетын бетереп кайткан интеллигентка әверелә!
Мин шулай дип сөйләп бетерүгә, зал бермәл тын утырды, аннары кул чаба башлады, әле аннан, әле моннан сорау биреп кычкыручылар да табылды. Ә-әә. онытып җибәргәнмен, ни өчен ирләр пешергән ризык тәмлерәк була? Юк. бернинди фәрештә дә канатын тыкмый, аларның мәшәкате болай да муенннан. Сәбәбе бик гади: ирләр мондый ризыкны елга бер генә пешерә, хикмәт шунда!
Кичә бетмәгән иде әле. Әмма мин сөйләп туктагач, күпмедер тамашачы, әле аннан, әле моннан кузгалып, чыгып китәргә ашыкты Мин аларның ашказанындагы «бүреләрне» уяттым ахрысы. ~
Икенче көнне район үзәгендә ярминкә иде. Халык кайный, иң үтемле тауар шул булды—үрдәк итен кырып кына алып бетерделәр...
__ _ стәл янында ипле генә утырып, ризыкны тәнгә сеңдереп, ашыкмыйча тамак туйдыру — ата-бабаларыбыздан калган инсафлылык булган. Кызганыч, болгавыр чорларда кергән рәтсез гадәтләр моны оныттыра бара. Ташкент шәһәрендә бер ресторанда күзәтеп утырганым бар. Эре, сәламәт йөзле үзбәкләр, шәрык гадәте буенча, ипле генә сөйләшеп, әрмән коньягын тел өстенә генә сеңдереп, ашап-эчеп утырдылар. Аларның пычак-чәнечке тотулары да, саллы гранатны алты таҗлы чәчәк итеп кисүләре дә—үзе бер сәнгать иде. Ризыкны олылау, ризыкка табыну—соклангыч ашау культы. Тормышның кадерен белү, сабырлык, итагатьлелек, бер мизгеллек ләззәтне суза белү осталыгы иде бу Мин аларга карап, үзебезнең хапыр-хопыр капкалап, тизрәк өстәл яныннан торып китәргә ашыккан әдәпсез гадәтебездән оялып утырдым.
Гомумән, Шәрык халыкларында ризык әзерләү, аны табынга чыгару— әллә нинди хикмәтле гадәтләрне берләштергән, югары зәвыклы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән бәйрәм. Ризыкның төрлелеге, эчке хасиятендәге тәменнән кала тышкы бизәлеше, нәзакатле сурәте — искиткеч бай, төрле; монда син рәссам күзен дә. скульптор кулын да. җырчы аһәңен дә, нәгышчы осталыгын да тоясың. Бу инде тамак туйдыру өчен генә түгел, кешенең көнен бизәү, кәефен күтәрү, тәнгә сихәтлек өстәү һәм... бер генә бирелгән гомернең көндәлек тантанасы да.
Фәлсәфи ягы... дигәннән. Японнарның чәйгә әзерләнү һәм чәй эчү ритуалы — үзе бер симфония, яшәүгә мәдхия, үткәнең, бүгенең, киләчәгең каршында сабыр олуглык тантанасы. Ходайның бирмеш көнендә ашыкмыйча. микъдарлап истирәхәт алу, тотрыклы иман, борынгыдан килгән итагатьле тәртип, гореф-гадәтне санлаучы һәр ым тән һәм җан хәрәкәтенең галәми мәңгелек белән кушылу мизгелен раслау бу!
Кояш бишеге илендә туган, ташларның да күңелен тыңлый белгән бу гаҗәеп сәләтле милләтнең һәр йоласын сәнгатькә әйләндерә белүенә карап, ашыгучан. кыйбласыз Европага кызыгырга гына кала...
— _ илләтнең сау-сәламәтме икәнен өлкәннәрнең йөз-кыяфәтенә ка- JML pan белеп була. Алтмышынчы еллар азагында әле Казанда татар театрына гаҗәеп матур йөзле карт-карчыклар йөри торган иде Яшьли, тән ныгыган чакта химиясез икмәк, бисмиллалы ризык ашап үскән, иске тәрбия алган бу буынның йөз-кыяфәтендә сәламәт рух әллә каян сизелеп тора иде. Актан-ак шәльяулыклы, нурлы йөзле, шәрык кайнарлыгын җуймаган күмер күзле әбекәйләр, түгәрәк сакаллы, мәгънәле сабырлыгын тел байлыгына күчереп сөйләшә белгән олпат ил
агалары кайда сез бүген? Театрның изге бинасына керүгә, сезне юксынып эзлим Юк шул. юк инде Кәбисә бураннары Яңа бистә зиратыннан үкенүле авазлар гына алып килә: соңладың соңладын..
Намазлык яктысы, ислам диненен итагатьле тәрбиясе. Мәккә мәкамендә яңгыраган аятьләрдән күңеленә нур иңдергән соңгы могиканнар иде шул алар. (Яшьлегендә — утызынчы елларда- имансызлык байрагы күтәреп йөргәннәр матур картая алмый шул.)
... Кызганыч, койма буйый торган төсләр белән арзанлы сурәтләр ясап йөргән рәссамнарыбыз илаһи йөзле ул картларны рәсемгә алып кала алмадылар. Югыйсә, шул ук профессор Карл Фукс менә ни дип язган булган «Казан татарлары таза гәүдәлеләр. Сынны горур тотып йөриләр Мәчеттә аларның олпат картларына сокланып карап торганым бар. Борыш ы Италиянең мәшһүр рәссамнары Тәүраттагы тарихи вакыйгаларны чагылдырганда бу могтәбәр картларны, һичшиксез, файдаланырлар иде».
Әйе, чит милләт кешесе күргәнне үзебез дә күрә белсәк, борынгы шагыйребез Кол Галине безнең кавемгә бөтенләй ят булган сурәттә көрәк сакаллы итеп азапланып ясап китергән рәссам Тавил Хуҗиәхмәт рәсемен күтәреп йөрер идекмени! Протопоп Аввакумның да ул кадәр гөнҗәлә сакалы юк бугай Әкияттәге Хоттабыч карт белән генә чагыштырсаң инде... Никадәр зәвыксызлык үрнәге Үз дәүләте булган, ислам дине чәчәк аткан чорның шагыйре шундый чаплашка кигән йончу карт була димени! Мин Кол Галине андый итеп-күрергә теләмәс идем.
Әлбәттә, бу рәсем өстәгеләр күңеленә хуш килерлек игеп ясалган иде. Ул чакта партия хакимлеге иде биг. Та (арның шагыйре берүк горур кыяфәтле була күрмәсен! Үзбәкләр әнә борынгы шагыйрьләрен зур-зур чалмалар кидереп, шәп игеп ясыйлар. Аларга килешә, алар бит союздаш республика Безгә ярамый Мәскәүнең кашы җыерыла күрмәсен
Хәер, өстән басым ясамаганда да безнең рәссамнар аягүрә баскан каһарманнар иҗат итә алмадылар. Нишлисең, тәрбия . Гаҗәп бит. үз-үзен кечерәйтүдән, үз-үзен мыскыллап изүдән тәм таба алган мазохист милләт тагын бар микән дөньяда? Моны без һәртөрле сәнгать әсәрләрендә күрәбез, тоябыз. Хәтта, шәп кыяфәтле, ат күзле тагар рәссамы көзгедән карап үзенең автопортретын да кысык күзле итеп ясый Чөнки мәскәүлеләр татарны шулай күрә. Милли колорит Хәгга безнең милләт кешеләре 1917 елгы революциягә кадәр кысык күзле булган, аннан соң гына күзләре ачылган, диючеләр дә бар. Алайса, кайбер кысык күзле Азия итглорегтдә бер түгел, өчәр революция ясап саташып йөрделәр, нишләп күзләре һәман шулай солы кибәге сыярлык кына ачыла икән соң0
«Андрей Рублев» фильмында тагарлар ролендә казах артистлары уйный. Кысык күзле, җәлпәк йөзле кешеләр нәфрәтле-явыз булып күренә ахры урыска. Бу фильмның авторы Андрей Тарковский Казанга килгәч. Яшьләр үзәгендә очрашу булган иде Бу хакта сорагач, ул болай дип җавап бирде:
Элек татарлар шундый булган. Сез башка татарлар. Тарихны белмисез!
«Сез хәзерге арысланнар, элек ишәк булгансыз, яки сез хәзерге ишәкләр, элек арыслан булгансыз», дигән ксбегрәк җавап иде бу.
он Мин балконга чыгам Оялчан ай урагы читләтеп кенә йортлар ' I * арасыннан (сүтәрелеп килә. Каядыр сукбай этләр өрә. Көзге моңсулык Тагын мин. авылымны искә төшереп, ерактан балачагыма иеләм Түбән оч малайларының тавышлары аермачык ишетелә:
Гурт килә! Гурт килә!!
Бер-беребезне уздырып, кычкырыша-кычкырыша авыл башына йөгерәбез. Әнә. тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә Гурт көтүе — колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар (Гурт сугымга куылучы көтү, ал ман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур — борынгы төрки телдә халык, күп дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш).
Кичкә көтүне Хөсниттәйнең иркен ихатасына ябачаклар. Бездән кырык чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә, ит комбинатына куыласы көтү башлыгы гуртотправ дип атала. Ул бердәнбер ир кеше, калганнары — көтүче хатын-кызлар. Хөсниттәйнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга.
Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле, чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.
Хөсниттәйнең ихатасы киң булса да. барыбер, эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә, таналар тынычсызланып, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп-тунадык...» — ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп. Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер башын җуйса да үз башын бүкәнгә куячаклар.
Хөсниттәй өендә көн дә сый-мәҗлес. табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.
Без малай чакта авылдан шулай көзләрен ничә тапкырлар гурт узгандыр: танасы, сарыгы, тай көтүе.. Хөсниттәйнең ишегалды дуңгыз көтүен дә күрде. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:
— Әннекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!
— Табигать ялгышыдыр бу!
— Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!
— Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса. ачка киселәсе идек.
— Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән... Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә.
Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле аның ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде.
Ә бер елны авылга каз гурты килеп керде. Казлар, бер эзгә тезелгәннәр дә, гамьсез генә гаң-гаң зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы. кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай тәпиләтеп. Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткергәннәрдер...
Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: «Боларны кая алып баралар?» — дип сораганым хәтердә.
—■ Бөгелмәгә, улым.— диде әни.— Аннары, вагоннарга төяп, Мәскә- үгә алып китәләр. Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Буденный. Тагын... Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка... Тьфү. тьфү...
Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына. имеш, һау-һаулап, безнең авыл болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә Ворошилов. Буденный... Өчесе дә авызларын киереп ачканнар. Көтүнең бер башы безнең авылда, икенче очы. борыла-сырыла. Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә. Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә тезелешеп казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар ыргыла. Мыеклы иң зур авыз Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни. атлар көтүе агылып керә.
Бу төшемне сөйләгәч, әни бермәлгә тынып калды Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан «...әшшәде әннә...» дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай. Бераздан ул миңа тыныч кына итеп: «Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым».— диде. Бер генә әйтте, һәм шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңладым, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алгандай булды. Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, мине ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.
Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачды-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән, көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр, этап белән, кешеләр төркеме, кешеләр генәме нигезеннән кубарылган халыклар больны Себер якларына куылды Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә — маллар, маллар хәлендә коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора
Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыниан килә Урга гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап. әрәм-шәрәм игү җәмгыятьнең законлаш! ырылган җинаяте иле Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына тарагын.
Мәгез. коллар! дип өләшергә була.
Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга гуры килде, һәркайдагы кебек үк анда да чираг. мәхшәр иде Кан. үлем исе... Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга
Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә күрмәдем дә шикелле Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар... Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сыгык чырайлы, салкын күзле, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз’’ Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки большевиклар дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан. кирәк чакта ярсу-дуамал игеп тәрбияләргә теләгәннәрдер Адәм баласын маңкортка әверелдерү өчен алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит
_ изык җыю, мәҗлес, табын мәдәнилеге — бу тормышның кадере хакында уйланганнар өчен зур фал. Кызганыч, без ашау-эчү белән бәйле табын гадәтләрен оныта барабыз, булганнарын күрсәтә белмибез. Кытайлар, японнар әнә миллионнарча кеше яшәгән, үзе бер ил булырлык Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә дә үз йөзен югалтмыйлар. Үзәктә тулы кварталлар алар кулында. Үз клублары, үз ресторан- барлары. Күз алдына китерәм: син анда кереп, кытайның нәни генә дөньясына эләгәсең. Идән-түшәм, диварлар кытайча бизәлгән. Сыгылмалы музыка сине Күк асты иленең серле халәтенә кайтара. Үзләре өчен монда керү еракта калган илен сагынып юану да, менә без шушылайрак яшибез инде, дип бүтәннәргә күрсәтәсе килеп горурлану да, чит-ят арасында милли рухыңны саклау өчен дәрман алу үзәге — нәни ватан да бу... Чит милләтнең табынган төсе, көе, гадәте, син аңламаган теле һәрчак кызыктыра, ике арадагы мәңге үтеп булмастай сергә төшенәсе килү хисе бу дөньяның олуг мәгънәсен аң-зиһен биеклегеннән тагын да югарырак чөя.
Нигә соң әле мин, төшенкелеккә бирелеп, әллә кая. океан артындагы илгә китеп бардым? Менә ич, үзебезнең Казаныбызда. Үзәк урамда татар йөзен күрсәтерлек урыныбыз бар «Бату хан» кафесы. Менә мин Мә- скәү кунагын — рус язучысын хәзер шунда алып керәм. Саллы имән ишек ачылуга, эчтә зелиң-зелиң көмеш кыңгырау тавыш бирә. Ул арада каршыбызга елмаеп, калфак кигән ут-күмер күзле чибәркәй килеп баса, үтә дә ягымлы, йомшак тавыш белән аяк киемнәребезне салырга куша, йомшак эчле чүәкләр тәкъдим итә.
Без. малай чакта яланаяк йөгергән үлән йомшаклыгын хәтергә төшереп. калын келәм өстеннән эчкә үтәбез. Җиләс һава. Җир йөзендәге ике миллиардтан артык халыкның колагына ятышлы татар музыкасы саркып кына ишетелә. Тыенкы аһәң, җилпәзә җиле кебек кенә сирпелеп, тәрәзә төбендәге гөлләрне иркәли. Без ишек төбеннән бер-ике адым атлауга, эчке тарафтан чыгып килгән Хуҗа күренә. Кырпу бүрек кигән, түгәрәк сакаллы Хуҗа, чын гәрәбә ташларыннан һиндстанның үзендә эшләнгән дисбе төймәләрен бармагы белән ыспай гына тарта-тарта: «Хуш килдегез, мөхтәрәм кунаклар!» — дип ике куллап күрешә. Кулларны юып алырга тәкъдим итә. Шул мәлдә кафе хәрәкәткә килә. Юк. монда кычкырып, бер-беренә әмер бирү, буталыш кебек, музыка агышын сискәндерерлек кискен хәрәкәт сизелми, оҗмах бакчасында чагылып киткән фәрештәләрнең өнсез ак күләгәләре йөзеп үткән сыман тын рәхәтлек.
Утырышабыз. Өстәлгә кыл нечкәлегендә киселгән казылык, җилдергән ат ите куела. Десертка — буза. Кунагым ап-ак буза салынган бәллүр графинга ымлап:
— Башка китәме соң моны эчкәч?—дип куйды.
— Китә... Күп эчсәгез,—диде Хуҗа.— Русларда бузатер дигән сүз бар. Менә шушы татарның бузасын мичкәләп эчеп исергән кешегә карата әйткәннәр инде аны.
Тышына ак бүре сурәте төшерелгән ризык исемлеге — меню үзе бер китап кебек. Авыз суын китерә торган нинди генә ашамлык исемнәре саналмаган монда; юк, боларны тыныч кына укып булмый, күз йөгерә, кул калтырый, аң томалана — бөтенесен берьюлы татып карар өчен гомерең җитмәс шикелле комсызлык уяна.
— Кунак теләге каршында без —кол,—диде Хуҗа —Әгәр үз милли ризыгыгызны теләсәгез — боерыгыз, әзерләп китерерләр.
Менюны караштырган кунагым:
— Мин монда рус ашлары бүлегендә пилмән күрмим.— диде.
— Пилмән уйгыр халкыннан кергән ризык Шул бүлектән карагыз.
— Блины?..
Коймакмы? Ул — татар ашларына керә. Элек «белен» дип аталган Яшь киленнәрне таба ашы —белен пешертеп, уңганлгын сынап-белеп караганнар
Май өреләре энә күзе кебек кенә шытып чыккан казылык кисәкләрен тел өстенә сала-сала шулай сөйләшеп утырган арада табынга кайнар бозау ите. сай тәлинкәдә көмешсу әрем учмасы чыгардылар.
Мөселманча, бисмилла әйтеп суелган иттән авыз итегез.— диде Хуҗа
Ничек була инде ул?—диде кунагыбыз.
Аны болай гына аңлатып булмый Анын өчен мөселман булып туарга кирәк, дип Хуҗа әремле тәлинкәне безнең алгарак этәрде — Иткә үреләсе бармакларыгыз белән әрем учмасын башта тотып-тотып алыгыз. Әремнең әчкелгем тәме бармактан иткә күчеп, кайбер соусларны алыштырыр.
Бераздан түрдә, айлы манара белән бизәлгән сәхнәдә музыкант кызлар пәйда булды. Чулпылар таккан, энжеле калфаклар кигән кара толымлы кызлар, тезелешеп утырдылар да. уен коралларын, сабыен тоткан кебек, иркәләп кенә алларына куйдылар
Ни боерасыз, әфәндем? Болар виртуозлар,- диде Хуҗа. Әнә. сез гусли дип йөрткән уен коралы. Гөслә— мариларныкы, балалайка - яһү- дләрнеке. думбра - казакътан Курай, саз. кубыз — татарныкы Мондый уен кораллары белән теләсә нинди халык көен уйнап була.
Мин казак көйләрен яратам Тумышым белән Доннан. диде куна! ыбыз.
Кызлар, күндәм баш иеп алганнан соң. Дон казаклары көйләрен уйнарга керештеләр. Бераздан Хуҗа үзе дә түзмәде, эреле-ваклы курайларын алып, кызлар янына барып басты, дәртләнеп, уенга кушылды
Кайнар шулпа, пәрәмәч килгәч, ул яныбызга төшеп утырды.
Дон казакларының төп өлеше кыпчаклар, безнең борынгы баба-ларыбыз. Чын казак көйләре нәкъ безнең керәшен татарларныкы кебек, диде Хуҗа.
Бузага ак аракы кушып эчәргә өйрәнеп алган кунагыбыз, иркенәеп, кулларын җәеп җибәрде дә’
Без руслар да шул ук керәшен татарлары ич! дип. кызмача
■ авыш белән «Эй. ухнем!»ны сузып җибәрде
Хыялдагы кафедан без төн уртасында гына чыктык Кәеф шәп. Казан төне җылы, күге биек, урамнары киң иде
Мин бу төндә үзем өчен бәләкәй генә ачыш ясадым Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк. һәр халык т а үзенең барлыгын, өстенлеген расларга тырыша, һөнәре, сәнгагс белән мактана, көч сынаша, булдыклылыгын күрсәгә җир йөзендә мәртәбәле урын даулый Менә шул күп һөнәрләрнең берсенә затлы ризык әзерләү осталыгы да керә. Гаҗәп бит. кунак булган җирендә татып караган бик тә гәмле ризык гомерең буена онытылмый, хәтергә сеңеп кала. Димәк, тәнгә сихәтле яткан ризыкның илаһи тәэсире бар. Димәк ул каш а турыдан-туры шифа булып күчкән. Кан сафлыгы исә тәнгә кунаклаган рухның канатын сугарып торучы галәми куәт Җил-Су-Кояш хәрәкәте
Әнә шул галәми бәрәкәт каршында бер дога кылыйк әле.
Амин.
Йа раббым
Йа сакалым. сән юк идең бян хуб идеи Кыз.шрнын каршысында махбүб идеи
Г. Канмлый
Саумы, яшь дустым!
Бүлмәне корыч ныклыгы һәм бәрхет йомшаклыгы үзара ярашкан кочле i авыш биләп ала Мин бу тавышны әллә кай заманда ук ишетеп.
хәтеремә сеңдереп калганмын икән бит. Авыл клубының сәхнә алдына тезләнгән ачык авызлы малай, пәрдә артыннан шигърият җилен ияртеп Фәйзи Йосыповның килеп чыгуын хәтерлисеңме син? һәр сүзнең нәзберек таҗларына тере сулыш өреп, һәр сүзнең җанын имгәтмичә, камил матурлыгынача җиткереп, һәр сүзнең яңгырашын йөрәк тибешенә тәңгәл китереп, гомумән, Сүз кодрәтенә мәҗүсиләрчә табынган һәм тамашачының да күңеленә шушы илаһилыкны иңдерә белгән Фәйзи Йосыпов бит ул!
Төрле тарафлардан халкымның өметен тарткан кыйбла — мәркәзи Казан теленең матурлыгын сәхнәдән сәхнәгә, төбәктән төбәккә җиткерүдә Фәйзи ага Йосыпов үз дәверенең кабатланмас шәхесе иде.
— Нихәл, яшь дустым! Военкоматка барышлый сугылып чыгыйм дидем. Гел чакырып йөдәтәләр бит шунда. Минсез хәрбиләрнең дә эш бармый күрәсең...
Бусы инде яшьлеген җуясы килмәгән Фәйзи аганың кыланып әйтүедер. Аның тавышы Язучылар йортының мәһабәт кридорларына ташып чыгуга бүлмәгә берәм-берәм яшь шагыйрьләр җыела башлый. Дәверләр кул бирешә Фәйзи ага очынып китә, кызыксынучан күз карашларын алкышлар итеп тойгандай, үзе сөйләгән хатирә-исәлекләр эчендә кинәнеп яши бирә. Аның өчен тормыш белән сәхнә арасы — бер адым. Аңы, уй сөреше акырынайган өлкәннәр яныннан читкәрәк тартылырга тырышкан яшьләрне дә үзенә карата ала шул кинаяле, хәрәкәтчән акыл... Шунысы гаҗәп: тавышы бер дә картаймаган икән бит аның!
Каршыбызда күпме мәшһүр шәхесләрне күреп калган сиксән яшьлек тарих басып тора.
Исемнәре легендага әверелгән затларның кайчандыр җирдә гадәти рәвештә яшәп киткәнлекләренә инде ышануы да кыен. Ышанасы килеп. Фәйзи аганың сүзләре аша булса да бөекләрнең җиң очына «кагылып» алу теләге уяна. Китә сораулар: Ибраһимов. Җәлил, Такташ. Сәйдәш. . Тагын әллә кемнәр...
— Мусанымы? Күрмәскә... Муса Җәлил мине беренче мәртәбә кызлар янына алып барды. Үтә елгыр, хәрәкәтчән кеше иде ул. Хатын- кызларга бик игътибарлы иде... Кыяфәт, гәүдә тотышы ягыннан Мәхмүт Хөсәен аңа тартымрак...
— Сугыштан соң Муса Җәлил турында илен саткан, дигән хәбәр таралган. Сез ул рәсми яланы ничек кабул иттегез?
— Җил кайсы яктан иссә, шул якка бөгелергә торган кайбер черек бәндәләр таратты ул яланы. Мин аның шигырьләрен кая барсам да сәхнәләрдән сөйләп йөрдем, ул ялага ышанмадым. Ничек алай дисеңме9 Тормыш, энем, уен да бит әле ул...
Филармониядә репертуар өчен җаваплы кеше булып Фатыйх Зәйни абый эшли иде. Коточкыч калын күзлек кия. шуның өстенә язуга лупа аша да карый иде. Мин шагыйрьләр язылган исемлегемне моның алдына китереп салам. Зурайткыч пыяла аша карый бу. Муса турына җиткәч, бармагы белән төртә, әмма бармак бөтенләй башка шагыйрь турына эләгә. Мин дәшмим. Шулай итеп Муса Җәлил «исән» кала торган иде. Репертуарга мөһер сугылган, кул куелган, кем бәйләнә алсын.
Сугыштан соң, Зәйни абый мине беренче мәртәбә тыңлагач: «Синең репертуарыңда Сталин турында бер генә шигырь дә юк, бар, өйрәнеп кил. шунсыз беркая да чыгармыйм!» —диде Ул чакта Әхмәт Ерикәй бик популяр шагыйрь иде, җитмәсә. Язучылар союзы председателе дә. үзең беләсең, җитәкче чакта бик мактыйлар бит язучыларны, урыннан төшкәч, нишләптер, аларның сәләте бик тиз шиңә. Өйрәнеп килдем мин моның Сталинга багышланган шигырен, сөйләп бирдем Зәйни абыйга
«Менә булган, хәзер инде теләсә кайсы төбәккә чыгарга хакың бар».—ди Зәини абый. Ул шигырьнең азагын сөйләп күрсәтимме үзенә
Кояшыбыз безнең, аллабыз.
Синнән башка тын да алмабыз!
Фәйзи ага буылып-буылып көлә башлый, мин дә аңа кушылам. Әйе. рухны гарипләткән. акыл галәмен таш гасырына кире кайтарган җәмгыятьтә мәсләк гә, күндәм иҗат та чын пародиягә әйләнә икән шул. Миллионнарның кан-яшен койдырган кара еллар искә төшереп жыларга гына түгел, ә шаркылдап көләргә дә җирлек калдырган Мин Фәйзи агага карыйм да уйлап куям: әгәр ул тоташ изелеп кенә яшәгән булса, заманыннан көләргә үзендә көч тапмаса. бу яшькә кадәр җитә алыр иде микән?..
— Чистай районының Яуширмә авылыннан бит мин Гаяз Исхакый эчеп үскән чишмә суын татыган малай мин. Әтисе ачкан мәдрәсәдә Гаяз Исхакыйның энесе Хәсән абый укыта иде безне Ялгышмасам. 1918 ел иде бугай. Коточкыч ярлы чак Кышкы суыкта кайсыбыз яланаяк, кайсыбыз сүсәргән чабатадан мәдрәсәгә йөгерәбез Идәнгә салам җәелгән була, шунда тезләнеп, аякларны аска салып утырабыз Беркөнне Хәсән абый дәрескә таныш түгел кеше беләнусилен керде Бик пөхгә киенгән, уртача буйлы, чәчен матур итеп тараган абыйга карап «Менә бу Гаяз әзи була», диде. «Нихәл, канәтләр, исәнмесез, балалар...»- дип Гаяз абый бер мәлгә сүзсёз калды. Безнең сәләмә өс киемнәрен шаккагып күздән кичерде дә, кесәсеннән ак кулъяулык чыгарып, тәрәзәгә таба борылды, күзләрен сөртте Шул дәрестә без аның авызыннан яңа сүз ишеттек «Менә революция булды, сез бәхетле яшәрсез әле. балалар», дип Гаяз абый революция дигән сүзнең мәгънәсен аңлатып бирде. Авылда ул озак тормады. Безне өч айлап укытканнан соң Казанга китеп барды. Без аны басу капкасына чаклы озата бардык Бүгенгедәй күз алдымда, чана артына матур итеп үрелгән сандык бәйләнгән иде Басу капкасына җиткәч. Гаяз абый агын туктатып, чанадан төшге Безнең белән саубуллашкач, энесенә карап «Хәсән, Сәйяр абзыйның менә бу малае бик үткен күренә, аны үзең белән алып кил Казанга, укыт син бу баланы». - дип. минем якка ым какты.
Хәсән абый мине, ятим малайны. Казанга алып килеп балалар йортына урнаштырды (Сталин җәлладлары утызынчы елларда Хәсән абыйны аттылар).
Педагогия техникумына укырга кергәч, театрларга, концертларга йөри башладым. Җае чыкканда сәхнәдән шигырьләр дә сөйли илем Бервакыт Галиәсгар Камал яныма килеп «Сина. энем, артист булырга кирәк, геатр техникумына кер Син», диде «Мин педагогия техникумында бит, директ орыбыз Нургали абый бик усал, җибәрмәс шул», дим Галиәсгар абый кайнар сөйләшә торган кеше иде. кистереп кенә куйды «Әйт Нургалигә. Галиәсгар абый кушты диген!» Мин кайтып техникум директорына аңлатып бирдем. Үземнең дә артист буласым килә, дидем «Кәҗә мал түгел, артист кеше түгел! Рәтле артист булырлык булсаң гына бар!» дип кычкырды Нургали абый
Артык тәбәнәк буйлы идем мин Егерме яшькә кадәр сантим да үсмәдем, техникумга кабул итүчеләр «моның буе бик кечкенә бит» дип пышылдаша башлагач, дилбегәне Кәрим ага Тинчурин үз кулына алды «Энем, бас әле урындыкка!» диде Шулай итеп, урындыкка кунаклап, мин Такташның «Нәни разбойник» дигән шигырен сөйләдем Сөйләп бетергәч. Кәрим ага Тинчурин «Менә күрдегезме, ничек үсеп китте бала!» диде Әнә шулай итеп мин театр техникумына кабул ителдем
Фа гыйх Әмирхан бер сл буе дәрес бирде безт ә Коляскасы белән аны баскыч tan күтәреп мендерә идек Бик ягымлы, даһи кыяфәтле кеше иде 4 «к у.м?
ул. Шәп киенә. Кара күзләре гаҗәеп матур иде. Без аның һәр сүзен тын да алмый йотып утыра идек.
Унбиш яшемдә мин Татар мәдәният йортында, Касыйм Шамил кул астында балалар театрында уйный башладым. Еллар үткәч, бер гәпләшеп торганда «Касыйм абый,— мин әйтәм,— яшь ягыннан син безнең иң олы артистыбыз инде»,— дим.
— Алай димә, алай димә, миннән олыраклар бар!—ди бу.
— Кем ул?—мин әйтәм.
— Сара Садыйкова,—ди Касыйм абый.
Туксан яше туларга тугыз көн кала үлде ул. Ә Сара ханым Садыйкова аңардан соң ун елдан артык яшәде әле. Яшьрәк күренәсе килеп, яшен яшерү артистларга борын-борынгыдан хас гадәт инде ул, нишләтәсең...
Хәтерлисеңдер, Сара ханымның соңгы иҗат кичәсен уздырдык. Вафа- тына берничә генә көн калган булган икән. Шифаханәдән генә чыккан Сара ханымны сәхнәгә менгердек. Ул анда «Сайра, сандугач»ны җырлады. Концертны мин алып бара идем. Микрофон барын бөтенләй онытканмын «Маладис, Сара ханым, йөз яшендә берәү дә болай җырлый алмый!» — дим. Сара ханым шундый усал итеп карады миңа — балта тел, дип үз-үземне сүгеп тә куйдым. Әнә шулай, өлкән яшендә, сәхнәгә чыгып, халык белән хушлаша алуы белән бәхетле иде ул. Зал аягүрә торып кул чапты. Соңгы тапкыр икәнен бәгыре белән сизгән күпләрнең күзендә яшь иде ул минутта..
Фәйзи ага бер мәлгә тын кала... Без, үзебез дә сизмичә, исеме тарихта калган шәхесләр аша хатирәләргә күмелеп барабыз икән. Сораштырып каласы килә шул.
— Камил Мотыйгыймы? А-аа, ул бөтенләй башка иде. Гәүдә-кыяфәт белән дә. акыл иясе буларак та, татарның беренче сәхнә җырчысы буларак та олы шәхес иде ул. Тавышы бас, дөресрәге — баритональ бас иде. Опера җырчысына тартым иде ул. Калын тавышлы җырчының, гадәттә, моңы булмый. Менә безнең, гаҗәпкә каршы, Сөләйман Йосы- повның тавышы калын, ә моңы бар. Андыйлар сирәк була ахрысы.
Соңгы елларында Камил Мотыйгыйны бик җәберләделәр. «Красная Татария»дә тәрҗемәче булып эшләде ул сугыш алдыннан. Үзенә каршы язылган төрле әләк-доносларны үзе үк тәрҗемә итеп утыра иде. Моңа ничек түзмәк кирәк! Әхмәт Фәйзинең Тукай турындагы пьесасында Камил Мотыйгый образы начар итеп бирелә, булачак шагыйрьгә зур әдәбият дөньясына чыгарга ярдәм итүче булып сурәтләнми. Мотыйгый бу спектакльне караган булырга тиеш. Барысын да йөрәгенә җыеп килгәндер инде, ул 1941 нче елда асылынып үлде. Типографияләр тоткан, булдыклы, татарның карап торырлык зыялы кешесе әнә шулай яңа хакимияткә ярамады. .
Салих Сәйдәшев — безнең бәхетебез дә, үкенечебез дә... Хәзер генә аның турында дөресен яза башладылар. Искиткеч мөлаем, олы җанлы, шул ук вакытта кече җанлы да кеше иде Салих ага. һәркем белән исәнләшер, туктап сөйләшер иде. Еш кабатларга яраткан бер сүзе хәтеремдә калган: «Әткәй мәрхүм әйтә торган иде. баш исән булса, мал табыла ул, дип. Башыма чуртым да булмады, ә мал юк та юк». Аны мәҗлесләргә еш дәшәләр иде. Исерер өчен эчми иде ул. Тәмен белеп, утырдаш булып, ачылып сөйләшерлек кенә... Шаулы мәҗлес вакытында, кинәт торып, сызгырына-сызгырына барып, пианино каршына утырыр иде.
Казанда дан-шөһрәт тоткан гүзәл бер ханымга өйләнде ул. Урамнан барганда бөтен халык туктап гаҗизләр иде ул ханымга. Бәлки шул гаилә мәхәббәте аңа чиксез илһам биргәндер. Салих абыйның «Кандыр буйлары». «Ил» драмасына язган искиткеч музыкасы шул чорда туды Аннары... Әлеге гүзәл ханымның хыянәте... Салих Сәйдәшев аны бик авыр кичерде. Аннары... Кәрим Тинчуринны — композиторның кулга кул тотышып эшләгән зур иҗат кешесен кулга алулар... Талант ’иясенең
самими күңеле моңа ничек чыдасын. Бер очрашуыбыз аеруча истә калган. Салих абыйнын йөзе агарып киткән, кыяфәте монсу «Нихәл, бәгырь?» «Үзегездә ни хәлләр. Салих абый9» «И-ии. сөйләмә инде Менә кемнәр кулына калдык без... Радиога. Кәрлә Зәйнәпкә кергән идем Бар. исерекбаш! дип куып чыгарды». Салих ага шунда гарьлегеннән җылады Менә. Коръән тотып ант итәм. бер сүзен дә арттырмыйм да. киметмим дә,— дип Фәйзи ага әрнүле тавыш белән әйтеп куйды — Кешене тереләй үтерү бит бу! Ә шул ханым, музыка белгече түгел, музыканы бөлдерүче Зәйнәп Хәйруллинаны әйтәм. бүгенге көндә имеш Сәйдәш турында китап яза. диләр. Моны ничек аңларга?! Мин ул язган сүзләрнең ихлас-лыгына ышана аламмы?!
- Сәйдәш күген томаларга тырышкан зуррак типлар да бар бит әле...
— Нәжип Җиһановны әйтүендер инде бу. Ул көнләшеп яшәде Халыкның Сәйдәшне ни өчен болай кадерләп яратуын анлый алмады ул. Кызганыч. Җиһанов исән чакта Сәйдәшкә һәйкәл куярга өлгерми калдык.
Җиһанов - - һичшиксез, зур композитор. Ул дистә еллар буена татар музыкасының башында торган шәхес. Үз дәверендә нинди игелекләр кылган, талантларга карата күпме гөнаһлар эшләгән моны бизмәнгә куеп ачыклауны теләсә кем түгел, ә намуслы, шул чорны яхшы белгән фәһемле кешеләр башкарырга тиеш Салих Сәйдәшевнен бөеклеген, ниһаять. 90 яшьлеге тулган көннәрдә генә бөтен тулылыгы белән күз алдына китердек. Бәһа биргесез галант Халкыбызның рухын бер башка югары күтәргән бу тантана элегрәк булса иде. дигән нәүмиз уй күпләр күңелендә тугандыр мөгаен Элек моңа мөмкинлек бирмәделәр шул. Сәйдәшне күтәреп, үзләре бәләкәй калудан курыктылар. Әйе. вакытлы дан хакына рухи җинаять кылганнар иртәме-соңмы жавап тотырга тиеш. Гыйбрәт алу өчен кирәк бу. Берни дә эзсез югалмый тормышта Күпләрнең кара эшләре архивлардан калкып чыгачак әле. Балаларымның. оныкларымның нәселемнең йөзе кызармасын дисәң, намуслы яшә. жирдә моңа мөмкинлекләр бар!
Минем шулай кызып сөйләвемне сүндерергә теләгәндәй. Фәйзи ага сәхнәви тавышын әкерснәйтеп. киңәшләшкән кебек әйтеп куйды
Мин бер нәрсәне аңладым озак яшәгән гомеремдә намуссыз иҗат кешесен күпме генә чөй. күпме генә макта, лауреат ит. һәйкәлләр куй барыбер әкренләп таркала, онытылуга дучар игелә. Сәйдәш кебекләр иҗаты исә вакыт узган саен үсә. зурая гына. Гали затлар үз йөрәгендәге кояшның нурын соң тамчысына кадәр кызганмыйча иҗатына салып ' китәләр.
Эчемнән генә уйлыйм тормышның шундый язылмаган кануны бардыр ахырысы Татарның бөек уллары йә башын кистереп, йә тарих тәгәрмәче астына үзен аямыйча ташланып кына һәйкәл булуга ирешә Үлгәннән соң ла яши алу бик авыр бирелә татарга Ә бәлки бөек шәхесләрнең трагик язмышка дучар ителүе табигый фалдыр? Бәхетле канәгатьтән фидакяр талант ияләре чыга димени Галимҗан Ибраһн- мов төрмәдә тәмам череп беткән үпкәсеннсн бәреп чыккан соңгы кан тамчысы белән «этләргә хезмәт иткәнмен икән» дип язып калдырган Аның кулъязмаларын яндырган палачлар әле бүген дә исәндер Шамил Усманов, малай чакга ук комиссар булуга ирешкән атаклы Шамил Усманов, борын астыннан юеше дә кипмәгән коммунист-җәллад сузган хыянәтчел язуга кул куярга теләмичә, үз күзенә инрәеп каләм белән кадый... •
Артык бай бугай без. артык чәчелгәнбез Барлыйсы бар халыкның улларын, ди Фәйзи ага Менә Фәйзулла Туишевны гына алыйк Дөнья гизгән гажәеп кызыклы кеше иде Фәйзулла ата Манчжуриядән ул башта Мәскәүгә кайтты. Урыс концертларында уйнап йөрде Аннары үз халкына хезмәт итәргә кирәклеген аңлап, татар эстрада коллективы
оештырды. Анда Галия Кайбицкая. Асия Измайлова. Наилә Рәхмәтул- лина. Зөһрә Бәйрашева кебек атаклы артистлар арасына мин фәкыйрең дә эләктем.
Ниндирәк кеше иде ул?- дигән соравыма каршы Фәйзи ага җы-елыбрак утырды, күкрәгенә сулыш җыеп. Туишев роленә керде, мишәр-чәләп сөйли башлады:
— «Дәшмә, молокосос!» Мине шулай атап йөртә иде ул. «Нихәл соң. Файзулла абзый?». «Какой халь монда, юкька катьтым. киредән Манчжуриягә китәрмен, ахры...» «Нишләп алай, Фәйзулла абзый, син безнең эс1 раданың главный кадры биг?!» «Кадр. кадр, үземә дә юк кадер! Тукайны да ачтан үтердегез, мине дә үтермәкче буласызмы?!»—ди бу Япон императорыннан алган грамотасы. Петербургта галиҗанәб патша хатыны таккан Георгий тәресе бар иде Фәйзулла абзыйның. Сталин дәверендә андый нәрсә өчен башыңны себер җибәрергә мөмкиннәр иде. Беркөнне миңа бирде дә: «Бар. Болакка илтеп ташла кеше-кара күрмәгәндә». диде. Георгий тәресен учыма кысып бардым да Болак суына ташлап килдем Нишлисең инде, үтенгәч Фәйзулла абзыйның бер бүлмәсендә этләр генә яши иде. Шул унике этнең берсе үлде бер заман. Мине күмәргә җибәрде бу. Аптырап беттем аулак урын эзли-эзли. Ул чакта хәзерге цирк урынында баткаклык иде. шунда илтеп күмдем мин аның затлы нәселле этен. Так что. цирк бинасының нигезенә Фәйзулла Туишев- ның эте күмелгән.
Ни өчен легендар артист санала иде дисеңме? Ул эреле-ваклы гармун-нарда искиткеч оста уйный иде. Бармакларына дүрт-биш гармун кия. уйнау гына түгел, жонглерлык та итә белә иде ул. Нәни гармунның берсен чөеп җибәрә, бүтәннәрендә уйный тора, гармунны тотып алуга аның да төймәсенә баса, икенчесен чөеп җибәрә, ә көй өзлексез дәвам итә. Болай ук эффектлы уйнаучы урысларда да. бүтән халыкларда да юк иде. Төрле милләт көйләрен дә уйный белә иде ул. һәр гармунының исеме бар иде: йә Саҗидә, йә Зөләйха, йә Маруся, йә Оксана.. Әлбәттә, бу исемнәр һавадан алып кына кушылмаган иде..
Фәйзулла Туишев бай яшәде. Ак генерал кызына өйләнеп кайткан иде ул. Хатыны яһүдә иде. Ачлык елларында сатканнан калган әйберләре дә әллә нихәтле иде. Көмеш-бәллүр канделябрлар дисеңме, кыйммәтле агачтан эшләнгән мебельләр, затлы рояль, алтынланган вазалар. Петербургта. Япониядә. Америкада чыккан газеталар, аның рәсеме белән бирелгән мәкаләләр, әллә күпме истәлекле бүләкләр, бихисап баян- гармуннар дисеңме барын да санап бетергесез. Әзер музей ачарлык иде. Чит милләт кызына өйләнгән татар иренең язмышы ничек бетә — Фәйзулла абзыйның да язмышы шулай төгәлләнде. Үзе үлгәннән сон аның бөтен әйберләрен исраф игеп бетерделәр. Эзе дә калмады. Үзенең асыл улларын кадерли белми шул безнең халык. Әле беркөн күрәм. Туишев портретын ясарга диеп рәсемен эзлиләр. Калмаган. Радиодагы язмаларының сыйфаты начар, ул чактагы мөмкинлекне үзең беләсең. Фәйзулла абзый үзе исән чакта, шаяртып. Казандагы гармун фабрикасына минем исемне бирергә кирәк, ди торган иде. Фабрика һаман бар. ә исеме юк.
Бүгенге сәнгать әһелләреннән Фәйзи ага Илһам Шакиров хакында яратып сөйли. Олугъ сәнгатькә ирешкән шәхес каршында ул соклануын яшерә алмаган малай хәлендә, талантка табыну ләззәтен кичерә белә:
Миңа, концертларны алып баручы буларак. Илһам белән егерме еллап сәхнәдә бергә эшләргә, иҗат итәргә туры килде. Ул килгәч, безнең филармониядә татар җыры, татар моңы үзенең колачын җәйде. Илһам халыкка гына түгел, җырчыларга да җырчы булды. Аның моң мәктәбеннән күпләр сабак ала башладылар. Илһам җырчы гына түгел, артист буларак та. сәхнәдә кайчакларда юморист та булып китә, тапкыр сүзгә дә оста иде. Бервакыт шулай Мәскәүнең Колонналы залында концерт бирәбез. Җыр тынган арада бер мишәр агае сикереп торды да: «Иптәш
Илһамов, ничава гына ерлыйсың икән. ну. гел татар да татар, ә син менә урысча җырла!» ди бу.
- Абзый кеше, ди Илһам. Без бит бүген татар җырын тыңларга җыелдык, анысын белеп килгәнсездер шәт.
— Минем хатын марҗа, аның өчен җырла!
Хатының марҗа икән, өйгә кайткач үзеңне урысча җырлатыр да. бие гер дә.
Илһамның бу сүзеннән халык шау итеп көләргә тотынды.
~ Баянчы Рамил Курамша аның белән күп еллар буена гастрольләргә йөрде Илһам бик төгәллекне ярага торган кеше Концертка соңга калган артистларны җене сөйми иде. Бервакыт. Әлмәт ягындамы икән, бер авылдан икенче авылга машина белән илтергә тиешләр, клуб янына иртән җыелдык. Курамша юк та юк. көтәбез. Илһам. «Әйдә, китгек!» дип шоферны кузгатты. Курамша клубка каршы гына фатирга төшкән иде Кузгалып маташканда күрәбез баянын күгәреп чыгып килә бу. Әйдә, утыртыйк, дибез. Илһам «Баянын күгәрсен дә җәяү барсын, туктатма!» диде. Шулай игеп кузгалып киттек Ә теге авылда концерт көндезге уникедә башлана, халык шыгрым тулы. Илһам бер әргәнче таптырып, шуңа кушылып, ә күп кенә җырларны болай. ялгызы җырлады
Илһам Курамшага бер сүз әйтмәде. Ни хикмәт, оста баянчы Рамилебез шуннан соң гаҗәеп төгәл кешегә әйләнде дә күйды
Илһам бөтен халәте белән зыялы шәхес. Аның әйткән фикерләре әле дә колагымда яңгырап гора «Кайберәүләр монысы иске, монысы яңа җыр дип сөйлиләр Чын җыр беркайчан ла искерми, кайберәүләрнең җырга булган карашы гына искерә Җыр бөек сәнгать төре, аны халыктан алырга кирәк тә. халыкка үз йөрәгең аша кайтарып бирергә кирәк .»
әйзи аганы мин озата чыгам. Бөдрә күбек сыман чәч муллыгы Д өстенә ул җиңелчә бүреген болай гына чәпәп куйган. Тавышы урамны ярып бара. Теге яктагылар да хәтта борылып-борылып карыйлар Каршы килүчеләрнең өлкәнрәкләре баш кагып, аның белән исәнләшеп үтә. Таныйлар. Сизеп горам, моны белү Фәйги агага рәхәт Сез чибәр кеше. Фәйзи ага. Заманында бик популяр булгансыз Концерт бетүгә кызлар урап алгандыр инде үзегезне Бу мәсьәләдә Муса Җәлил укучысы буларак, шактый кызларның башын әйләндергәнсездер. ә?!
Минем бу сүзләрдән соң Фәйзи аганың күзләрендә муг очкыннар кабына:
Есениннан бу турыда сорагач «Санын белмим», дигән Мин дә шулай: санын оныт гым. Фәйзи ага гөргелдәп көлә.
Фәйзи ага бер-ике сүзне тынычрак әйтә дә. тагын сәхнәви тавышын үз көенә ташлый Агы булса, атын да һич авызлыкламас иде ул. билләһи «Төзәтергә» соң инде аны. гомеренең унбиш елын зур артист булырга әзерләнгән генә бит ул. калган алтмыштан артык елын сәхнә иҗатына багышлаган Аргиегның шәхси тормышы калын пәрдәләр аргынла Күпме кешеләрне уйландырып та. көлдереп тә ягымлы сүз аша шифа биргән Фәйзи ага ничә еллар буе сабый хөкеменә калган авыру хатынын үзе белән бергә утлы сугыш кырларын кичкән Мәгъсумә ханымны сыкранмыйча. берьялгызы тәрбияләде Беркайчан зарланмас, сиздермәс үзе Бәлки ул. мәшәкатьле өеннән дөньяга чыгып, әнә шулай кешеләр арасында азга гына ял игеп, җылыйсы килгән чакларда да көлеп, кешеләргә нур өстәп китә беләдер?!
Мин аңардан сугышта күргән михнәтләре турында да. хөкүмәтнең саран кулыннан нинди бүләкләр алуы хакында да сорамыйм Сәнгать әһеле үзе зур бүләк Балтыйк буеннан алып. Татар бугазына чаклы
сибелгән милләттәшләр «И-ии, безнең Фәйзи абыебыз килгән икән!»— дип каршы алганнар икән, артист өчен шуннан да зур бәхет бармыни!..
— Мин үлгәч, некролог бирмәгез газеталарда Белмәсеннәр. Фәйзи абый һаман яши. дисеннәр Минем адреска хатлар килеп торсын!—дип шаярта ул хушлашыр алдыннан.
Менә ул Лядский бакчасындагы йөзьяшәр юкәләр арасына кереп китә. Җылы карлар аклыгына күмелә барал күмелә бара Иа Раббым. озын гомер бир аңа. дөньябызны Фәйзи Йосыпов кебек кызыгыннан мәхрүм итә күрмә, дип йөрәгемнән пышылдыйм. Йа. Раббым..
Татар галәменең бөекләре Гаяз Исхакый игътибар иткән, Кәрим Тинчурин фатиха биргән зат ул. Такташның шигъри кулы сыйпаган баш ул...
Р. S. Шушы язмам басылып чыккан көннәрдә Аяз Гыйләжевтан хат алдым. Ул туган ягы Зәй төбәгендә, ата-анасы каберләренә саҗдә кылып кайткан, төзелеп килгән мәчетләргә химая акчасы керткән икән.
Хаты, нәкъ Аяз агача, бик кайнар язылган, шул ук вакытта ниндидер моңсулык та. эчке бер ачыну да сизелә. Мин шул хатның әлеге язмама караган өлешләрен генә мисал итеп китерәм.
«...Атналык почта бер эскерт' Шәһәрдән аерылып торган мәлләрдә, газеталарны җыеп укыганда милләтнең алга талпынышын ачыграк сизәсез. Бу юлы да шулай булды, бик кызыксынып «Идел»нең 4 нче санын караштырдым.
Син татарлар турында очынып-очынып. каләм очыңа кан тамчылары элеп тә яза аласың икән! «Йа Раббым...» дип исемләнгән язмаңнан аерата шушы мәгълүматларга куандым
— Сәйдәш — Кәрлә Зәйнәп мөнәсәбәтләре.
— Сәйдәш — Җиһанов күләгәсе.
Җиһановның гомере буе (Сәйдәш үлгәннән соң да!) Салих абыйдан көнләшеп яшәвен беләбез. Шушы кара юнәлешне куәтләп, аңа көч өстәп яшәгән кешеләр бар әле безнең арада. Бу үтә җитди мәсьәлә төгәллек, ачыклау сорый. Юк ла. Җиһановның. ялап Сәйдәшкә кара ягарга тырышучыларны сафка тезүләрен теләмим, шул кешеләр аша. әйтик Зәйнәп Кәрлә вә К° аша. Сәйдәшнең фаҗигасын тирәнрәк ачарга була лабаса! Кызыклы хатирәне күңеленә йозаклаган Фәйзи ага Йосыпов!..
Тагын бер факт мине тетрәндереп җибәрде 1944 елда университетта татар әдәбияты һәм теле кафедрасы ачылды. Татар театр училищесы оешты. (Нур Гайсин завуч. Сәет Булатов директоры иде). Училище шәкертләре белән без. университет студентлары, бик тыгыз аралаша идек. Ул дәвернең атаклы шагыйре Мәүлә Солтан белән аерата якын яшәдек без Мәрхүм Шамил Бикчуринга кат-кат ялындым «Училище елларын. Мәүлә Солтан. Рифгать Әминнәр хакында хатирәләреңне яз. бәлки синең әдәбиятка керткән төп эшең шул булыр», дип үтендем, язмады. Искиткеч гыйбрәтле язмышлар бар иде бит. әй! Мәүлә Солтан Фәйзулла Туишевның секретаре булып байтак вакытлар эшләде. Көн саен йортына барып йөрде һәм Фәйзулла аганың квартирасын музей итеп әзерләде. Фәйзулла ага инде олыгайгач шигырьләр яза башлады һәм бер вакыт Тукай клубына халык җыеп әдәби кичәсен үткәрде. Мәүлә — театр училищесы шәкерте—аның шигырьләрен сәхнәдән укырга тиеш иде. Кичә башланыр вакыт җитте, ә Мәүлә юк. Фәйзулла Туишев халык арасыннан мине эзләп тапты. «Мәүлә кайда?» дип сорады. Мин ык-мык килебрәк «Чирләмәдеме икән, кичә «тамак авырта» дип торган иде», дидем. Ул башын чайкап: «Чирләмәгән ул. чишенсенә генә, өс-башы начар бит. менә синеке кебек», дип минем кыршылып беткән гимнастерка якасына, тышын әйләндереп теккән сүсәргән бушлатыма төртеп күрсәтте...
Ьар иде бит Фәйзулла Туишев музее' Үзе исән чакта ук ныклы нигез салган иде ул аңа! Мәүлә андагы экспонатларның төрлелегенә, күплегенә шаккатып, сокланып кайта торган иде. «Очрашу лардан алып кайткан пионер галстукларына кадәр саклый'» дип гаҗәпләнеп сөйләгәне хәтеремдә. Мәүлә белән без соңгы тапкыр 1947 елның .язында очраштык, соңра г t Горький шәһәре төрмәсендә асылынып үлде..
Туишев музеенда татар мәдәниятына кагылышлы күпме кыйммәт ie хатирәләр булгандыр. Кая таралган алар? Кайтмаслык югалганмы ’ Нәсел-нәсәбе исәнме аның? Бармы, юкмы?.. И мескен — хәтерсез татар' Инде үз замандашларының да эзен хәтәр җилләргә биреп җуйган халык бичара буын!.. Юкса Фәйзулла Туишев татар тарихында якты эз калдырган. гыйбрәтле язмыш кичергән шәхесләребезнең берсе лабаса!.. Ә яшьтәшем Шамил Бикчуринны әйт, әгәр Мәүлә Солтан язмышын өйрәнеп кенә әсәр язса да... Бергә укыдылар. A-а. татар яшьтәшләренең иң мәшһүре иде Мәүлә Солтан. 1944-45 елларда матбугатта, шул җөмләдән. «Совет әдәбияты»нда да шигырь-поэмалары басылды... Аңа мөнәсәбәтле шактый кешеләрне дөньяга чыгарырга булыр иде. Җөмләдән берсе. Казанның иң атаклы сылуы Соня Чабдарова училище студенткасы иде. Заманнар үткәч кенә мин Соняның Рәисә Ишморатованың бертуган сеңлесе икәнен, аның урыс генералына кияүгә чыгып, әнисен күмәргә дә кайтмавын белдем. Урыс генераллары татар сылуларын яраталар шул. нишлисең...
Фәйзи аганың тагын бер кыйммәтле сүзе бар «чит милләт кызына өйләнгән татар иренең язмышы ничек бетсә — Фәйзулла абыйның да язмышы шулай томаланды», ди ул. Бу фикерне син бүтән мисаллар белән ныгытканда да начар булмас иде...
Ә болай —молодец. Минем вә бүтәннәрнең, заманча тавык күзе б) i- ганнарның күзе төшмәгән почмакларга нур йөгертәсең. Афәрин!
Ихтирам белән Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ.
18 август. 1991 ел. Казан».
Илһамлы халыкның илханы булыр
Иляһи бу асыл кошны Тубай агачына кундыр Г Канлалый
ир йөзендә аңа үз гомереннән дә артын калырлык рәхмәтләр ишетергә язгандыр Якты намазлык өсләрендә күнме садә жан- ■^7^0 нар аңа исәнлек теләп дога кылгандыр Ул әсир иткән залларда яңгыраган алкышларны бергә тупласаң. Ниагара шарлавыгына тиң кодрәтле ташкын-күкрәү хасил булыр иде. Ходай биргән сәләтен ул. тамчысына кадәр халыкка биреп, дан-шөһрәт тәхетендә ләззәтле алкышларга коенган һәм иҗат эшенең газаплы да. татлы да мизгелләрен аз кичермәгәндер.
Ул кичәге, бүгенге, киләчәкле Илһам...
Кичәге дим.. Татар җыр галәменә илленче еллар уртасында кинәт сызылып кергән йолдыз. Эстониянең Татарика күленнән алып Ерак Көнчыгышның Татар бугазына чаклы киңлекләргә таралган халкыма сихәг-дәва. яшәүгә өмет-юаныч биргән, кабатланмас аһәңнәре белән хәтер-рухны уята алган Илһам ул.
Бүгенге Илһам. РСФСРның. Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисты. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милләтебезнең гасырларга тиң мәхәббәтен казанган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров Аның хакында мәшһүр язучыбыз, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт болай дип язды «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз
һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәгтә. Илһам Шакиров».
Атаклы җырчы Илһам Шакиров Мәскәүдә узган триумфаль концерттан соң.
Атаклы пианист, композитор, заманында Лев Толстойга фортепьяно- да уйнап күрсәткән Мәскәү консерваториясе профессоры’Александр Го-льденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди:
— Какое чудо вы к нам привезли!.
Багышлаулар мирасына күз салсаң, татарның чал әреме — Хәсән Туфаннан башлап, бүген исеме туып кына килә торган яшь каләм ияләренә кадәр Ана мәдхия язмаган шагыйрь, йөрәктән чыккан сүзен әйтмәгән әдип, галим-голәмә, сәнгать белгече юктыр, мөгаен. Ә инде халык авазы — үзе бер дәрья.
Киләчәкле Илһам... Тарих катламнары астында калып, онытылырга дучар ителгән күпме борынгы җырларны табып алды да ул. аларны эшкәртеп, үз аһәң-бизәкләре белән баетып, киләчәк заманнарга юллады. Чор идеологиясе тьполы мөһер суккан, милләтнең моң- зарын сыктап белдергән күпме җырларны үз вакытында кыю яңгырата алды.
Яңа язып китергән көйләренә җан-сулышын үзеннән бүлеп биргән өчен аңа кайсы композитор гына мәңге рәхмәтле түгел икән?! Илһам Шакировның җыр сәнгате өлкәсендәге гыйльми-фольклор эшчәнлеге аерым өйрәнүне сорый. Тукайча әйтсәк, ул — коеп куйган җырчы гына түгел, композитор да. сәнгать белгече дә. остаз да. Кыскасы, без аның күпкырлы иҗат эшчәнлегенең бар асылын бу гасырда гына аңлап та.
ан-зиһен кысаларына сыйдырып та бетерә алмабыз шикелле. Нишлисең, кешелек тарихы гел шулай, хакыйкать юлында үкенечле сонарудардан тора.
Сез карагыз ана сөеп, назлап
Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз: «Ул да фани »>
Тик бер өмет җанда җыр мәңгелек'..
(Флера Низамине
Илләр тәхетен яулаган тираннар, тарих агышын үзе теләгән якка борырга теләгән король-шаһлар исән әле. 1935 ел. Илләр кайный, анда- монда канлы бәрелешләр кабына, дөнья астыртын гына зур сугышка әзерләнә.
Ә менә Сарман төбәгендә. Яңа Бүләк авылында иген игеп, игелекле көн күреп яшәүче Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы сабый дөньяга килә. Унбишенче февраль, зәмһәрир салкыннан өй бүрәнәләре шартлап ярылган көн, мамык шәл бәйләгәндә өлге итеп алырлык кар-бизәкләр тәрәзәләргә сарылып туңган көн. Күкнең аязлыгы, сыкылы кырлар сафлыгы сабый күңеленә күчәр көн Бу баланын үсеп, мәшһүр кеше буласын алдан белгәнгә Аллаһы Тәгалә үзе иелеп, аның әт кә-әнкәсе колагына тылсымлы исемне пышылдагандыр:
ИЛҺАМЕТДИН..
Әмма аңа язмышның ак кырларыннан гына эз салып барырга насыйп булмаган икән шул. Көтелмәгән кайгы-хәсрәг ачысын да ана бәләкәйдән үк татырга туры килгән.
Утыз җиденче елның караңгы бер төнендә, ишекләрне каерып ачып килеп керәләр дә. өй хуҗасы Гыйльметдинне приклад түтәсе белән төртеп торгызалар Куркудан өнсез калган Нуриәсма кечкенә улы Илһамны күкрәгенә кыскан. Бала әле берни аңламый Олыраклары берәм-берәм ата кешегә тартылалар, ләкин аларны кургаш карашлы НКВД ялчылары селтән кенә ыргыта. Балаларын кочагына алып хушлашудан да мәхрүм ителгән Гыйльметдинне кара төн кочагына алып чыгып китәләр. Гаилә, олы тетрәнү кичереп, ятим кала. Шул китүдән ата кеше, авылның оста куллы бердәнбер тимерчесе, бер хәбәрсез мәңгегә югала.
Илһам үсеп килә. Туган як бишеге Яна Бүләкнең дә кинәнү өчен табигать хозуры каенлы урманы, колынлы болыннары, таллар күләгәсен сыйпап аккан инеше, чишмәләре, тургайлы тугайлары бар Авыл халкы, бил бөгеп, авырлык белән көн итсә дә, барыбер күңел ачарга җай таба, дөньясына үч итеп бии-җырлый. Тургай биеклегенә карап арышлар буйга сикергәндә, чык суын эчкән җиләкләр өлгереп килгәндә, чормадан төшерелгән чалгыларны көйләп-чөйләп куя да Сабантуй бәйрәмен үткәрә. Мәйдан чигүлс түбәтәй Мәйдан төрле чәчәкләрдән үрелгән тәкыя. Елга бер килгән шаулы бәйрәмдә кинәт Юрга атлар тоягыннан килеп бәрелгән афәтле җил Сугыш Мәйдандагы халык капылт убыл-ган бу кайгыдан сыгылып куя Уй-хыялларны. бөтен тормышны сызып, тын-сулышсыз калдырган шомлы хәбәр өлкәннәрне кинәт картайтып җибәргәнен, бәгырь авазы белән сыктап, бер-бсрсенең иңенә сыенуларын мәңге онытасы юк нәни Илһамның.
Ерак чик буйларыннан килгән золым шаукымы иң беренче, гәрдән булып аларнын ишеген кага. Илһамның олы абыйсы Имамны сугышка алалар Әрәмәле юл чигендә Нуриәсма, нәни Илһамын итәгенә кысып, яуга китәсе егетләр төялгән атларны озата кала. «Соңгы гапкыр Соңгы тапкыр ..» дип пышылдый тәкъдир тавышы. әмма ана улын рәхимсез үлем кочагына озатканын белми әле. исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, эченнән генә дога укый. Гомере санаулы көннәр генә
калган егет-җиләннәрнең актык җырын өянкеләр, кырлар хәтеренә алып кала.
Без авылны чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый.
Сау булыгыз, туганнар...
Купшы сәнгать сарайлары, алтын нәкышлы галеркалар, бәллүр тамчылары яшьнәп кабынган саллы люстралар, калын пәрдәләрнең диңгез дулкыныдай вәкарь белән генә ачылуы... һәм син — атаклы җырчы — меңенче тапкыр сикергәндә дә, беренчесендәге кебек үк каушау кичергән парашютчы халәтендә, зал тулы тамашачы каршында бергә- бер каласың.
Менә залны киереп моң агыла башлый.
Каядыр балачак ызаннарыннан адаша-адаша килгән беркатлы малай, мәһабәт сарай диварлары аша үтеп кергәндер дә, почмакка посып кына сине өзелеп тыңлыйдыр кебек. И син. садә малай, бәләкәй чагыңда, ничекләр җөрьәт итеп, «Сарман». «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки»ләрне җырладың икән? Бу җырларда халкыңның әйтеп бетермәгән зар-өметләре, тарихи сагышы моң аша бирелә түгелме?! Еллар боҗрасы өстәлә барган саен, халкыңның шанлы үткәнен, бәгырь тарлавыкларын ача-ача, моң хасияте дә тирәнәя, мәгънәле аһәңнәргә баеганнан байый. Җырчы белән бергә җыр да олыгая...
Ә залда керфекләр яшькә чыланган. Бу елау башка. . Кая ул Яңа Бүләк авылының ярлы клубы! Матчаларга асылган бишле, җиделе лампалардан төшкән сүрән-җылы яктылык... Улларын сугышка озаткан аналар, ирләрен җуйган тол хатыннар, солдат хаты көткән җитү кызлар... Алар башка иде, аларны җырлап елаткан малай да кыенсыну кичерә иде... Ә бүген... Атаклы җырчы бәхет эзләп чит якларга китеп гомер сөргән милләттәшләренә аяусыз сүзләр әйтә:
— Елагыз, ела! Кайтыгыз, анда сезне туган җирегез көтә!
Анда минем газиз халкым.
Анда мин дә сандугач...
Җыр арты җыр. Алкышлар, дулкын-дулкын булып, йөрәккә кага ләззәтле тетрәтә. Бу җирдәге бернинди ганимәт-байлыкларга да алыштыргысыз илаһи халәт. Сәхнә — яшәүнең иң гадел, иң бөек кимәле! Пәрдә артында ыгы-зыгылы, вак мәшәкатьле, күләгәле тормыш.
Моң арты моң. Тамашачының бер йөрәк булып типкән җанын агымсуларга салып чайкар, утларга салып алыр, күкләргә ашырып, йолдыз бишегендә тибрәтеп алыр ул—ихтыяр көченең иярендәге зат.
Моң тәэсире бөтереп ала да, кайчакларда үзенең дә күңел касәләре мөлдер-мөлдер тула. Әмма ярамый! Зал еласын, син сабыр кал! Бу — борынгыдан килгән сәнгатьнең язылмаган кануны! Ку син хәтереңнән, әнисенә ияреп, басу капкасыннан күрше авылларга хәер сорашырга чыгып киткән ятим малайны онытып тор әлегә... «Тавышын бигрәк моңлы, бәхетең була күрсен инде»,— дип әнкәңнең башыңнан сыйпап әйткән тәшвишле сүзен дә исеңнән чыгарып тор хәзергә. Яп хәтер пәрдәләрен, зал синнән елатып юатуыңны көтә. Зал рәхимсез, ул синең керфегең дымлануын кичермәячәк...
Бөек тылсымчыдыр ахрысы син.
Гади генә кеше түгелдер.
Синен жырлар үзләре бер дөнья.— Сине тыңлау үзе бер гомер
(Фаил Шәфигу иин).
Гасыр азагы һәм гасыр башында җәмгыятьләр зур үзгәрешләр, тектоник тетрәнүләр кичерә Мондый чакта һәр халыкта поэзия алга бәреп чыга. Гасыр уртасында исә, балигъ булган вакыт утырып уйлана шикелле, мондый мәлдә инде музыка сәнгате күтәрелеш ала. Илленче еллар уртасында Илһам Шакиров сәхнәгә менгән вакытта татар музыкасы талантларга бай иде. Үзе мәңгелеккә күчсә дә Сәйдәшнең моңы-рухы яши. классикага керәсе композиторларыбыз Нәҗип Җиһанов. Александр Ключарев. Рөстәм Яхин. Мансур Мозаффаров. Җәүдәт Фәйзи. Заһит Хәбибуллин. соңрак боларга Сара Садыйкова. Фасил Әхмәтовлар кушылып. җиң сызганып эшләгән дәвер бу Шушындый мәртәбәле корифейлар белән бер заманда яшәп иҗат итү Илһам Шакировның кабатланмас бәхете булгандыр бәлки.
Поэзиягә чал Урал аръягыннан Хәсән Туфанның кайтуы. . Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәким. Әхмәт Фәйзи. Мостай Кәримнәрнең сугыштан соңгы яңа сулышлы шигърияте Алтмышынчы елларда бер дулкын булып яшь шагыйрьләр Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Рөстәм Мин- галим. Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхимнәрнең күкрәп килеп керүе
Театр сәхнәсендә Хәлил Әбҗәлилов. Фуад Халитов. Габдулла Ша- муков. Хәким Сәлимҗанов. Хөсәен У разиков. Гөлсем Камская. Фатыйма Ильская, соңрак Шәүкәт Биктимеровларның каһарман образлары Аларның мәктәбен дәвам итеп Ринат Таҗетдинов. Равил Шәрәфиев. Әзһәр Шакиров. Наилә Гәрәева. Нәҗибә Ихсанова. Гөлсем Исангулова. Наил Дунаев. Хәлим Җәлаловларның килүе
Драматургиядә Тинчурин «шинеленнән чыккан» Хәй Вахит. Шәриф Хөсәенов, Туфан Миңнуллин. Аяз Гыйләжсвләрнсң театр офыган киңәйтүләре...
Җыр сәнгатендә Фәридә Кудашева. Рәшит Ваһапов. Гөлсем Сөләй- манова. Зифа Басыйрова. Фәхри Насретдиновларнын кабатланмас тавышы...
Татар галәменең мәккәсе Казан учагының шифалы ялкыны берләштергән бу мәртәбәле исемнәр (олпат кыя Бакый Урманчене дә кертеп) — үзе бер эпоханы эченә ала. Шушы эпохадан үзе дә илһам- йогынты алып, гасырга бер генә туа торган сәмави тавышы, мон-аһәңе белән халыкны юатып, наз-pyx чишмәсе белән сугарып торучы моңдаш, заманга аркалаш Илһам Шакиров булды. (Аның янәшәсендә сөекле җырчыбыз Әлфия Афзалова аерым урын тота!)
Тормышында ул хакими түрәләргә ярашып яшәмәде, иҗатында да горур бәйсезлекне саклый алды Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң. рус һәм Европа классик арияләрен, романс-җырларын башкарып дан-ләрәҗәләргә мулрак та ирешә алган булыр иде. әмма ул үз халкына тугры калды. Гаҗәеп бай хасиятле, дөнья халыклары арасында сирәк очрый торган үз ганимәте булган татар җырын башка милләтләргә җиткерү, таныту максатын үзәккә алды
Ул заман-чор күңелендә сирәк яңгыраш тапкан «Сәгать чылбыры». «Мәдинәкәй». «Кара урман». «Уел». «Тәфтиләү» кебек дистәләрчә җырларга канат куйды, тамашачыга сәгадәтле минутлар бүләк итте
Дала күкрәгеннән сүнгән учак урыннарын актарып, аннан тере күмер табып алган кебек, ул йөргән ил-җирләрдә өлкәннәр белән аралаша, күңел колагын һәрчак сизгер тотканга, бакый заманның онытылган көйләрен табып алып кайта иде. Аларга яна гомер биреп, үзе әйтмешли, халыктан ала да. йөрәге аша үткәреп, яңадан халыкның \зенә кайтара иде Шундый онытылган җырлардан «Бик еракта идек без». «Тан җыры». «Керфекләрең синең нигә кара». «Кораб» (Дәрдемәнд шигыренә). Разил
Вә.чисв шигырь язган «Бер алманы бишкә бүләек» һәм «Дулкын» җырларын мисалга китерергә була. Әлбәттә болар Илһам Шакировның җыр фольклористика өлкәсендә эшләгән хезмәтенең бер өлеше генә.
Илһам Шакировның җырлау алымын күздә тотып, күпме композиторлар фәкать ул башкарырдай булсын дип көйләр яздылар. Классик дәрәҗәле дәгъва итәрлек мондый җырлардан түбәндәгеләрне искә алырга була: «Өченче көн тоташ кар ява» (Сара Садыйкова-Мосгай Кәрим). «Менәргә иде Урал тауларына» (Мансур Мозаффаров-Гөлшат Зәйнаше- ва). «Төннәр буе йоклый алмый ятам» (Вадим Усманов-Әхмәт Ерикәй). «Китмә, сандугач» (Рәстәм Яхин-Гөлшат Зәйнашева). «Ачуланма» (Сара Садыйкова-Әхсән Баянов), «Башка берни дә кирәкми» (Мансур Мозаф- фаров-Сибгат Хәким). «Кайтырсың шикелле гоела» (Бәхти Гайсин-Хәсән Туфан).
Хәер, саный китсәң, бик күп икән бит соңгы берничә дистә ел эчендә иҗат ителгән һәм Илһам Шакиров башкаруында аерым бер гүзәллеккә ирешкән җырлар.
«Син сазыңны уйнадың» (Нәкый Исәнбәт шигыре) җырын кем генә белми икән?! Бу көйне үзе язганлыгы хакында Илһам Шакиров күп еллар буе шытымады. Бүгенге тавышсыз җырчыларның кайберләре эт сикертә торган кылтый-былтый көй язып та үзен композитор дип санаганда, әлеге тыйнаклыкны аңлау кыенрак, әлбәттә.
Әгәр Илһам Шакиров шушы бер көйне генә язса да. татар музыка сәнгатендә җуелмас эз калдырган булыр иде. Ләкин мондый әсәрне биргән кешедән безнең тагын да күбрәкне көтәргә хакыбыз бардыр Шик юк, ул бик күп җырлар яза алган булыр иде, әмма ул үзен мәҗбүри тыеп, бу шөгыльне башкалар хозурына калдыргандыр шикелле тоела миңа Ник дисәң, «һаман истә» (Ләбиб Айтуганов шигыре). «Гөлмәрьям» (Гамил Афзал шигыре), «Очрашу» (Гөлшат Зәйнашева шигыре). «Идел буе каеннары» кебек онытылмас җырлар композитор Илһам Шикровның иҗади мөмкинлеге чиксез бай булуы хакында сөйли.
Илһам Шакировның үлемсез иҗатка, классик әсәрләргә тартылуы бер яктан күңел кушуы буенча эшләнсә, икенче яктан, монда заман-чор мәктәбенең дә шифалы йогынтысы булгандыр
1966 елда Казанга Натан Рахлин күчеп килә һәм симфоник оркестр белән җитәкчелек итә башлый. СССРның халык артисты.профессор, танылган дирижер белән Илһам Шакиров арасында иҗади дуслык урнаша Шаулы диңгез дулкыннарын иярлә! ән кебек, ул оркестрга кушылып, киң сулышлы җырларын башкара.
Үз чорының танылган затлары Оскар Фельцман. Арно Бабаджанян. Михаил Блантер. Александра Пахмутова белән дә Илһам Шакиров якыннан аралаша, үз иҗатына карата фикерләр ишетә
Зур сәхнәләрдә ул Мөслим Магомаев. Батыр Закиров. Марлен Дитрих, Дин Рид. атаклы бию остасы Мәхмүт Әсәнбаевлар белән бергә чыгышлар ясый, иҗади багланышлар мәктәбе уза.
Татар әдәбияты классикларының олы юбилей кичәләрендә. Мәскә- үнең Колонналы залындамы, Казан театр сәхнәләрендәме кайда гына чыгыш ясамасын. Илһам Шакировның җырлавы бер генә милләт вәкилен дә битараф калдырмый. Концерттан соң аны Cepieii Михалков. Лев Ошаниннар котлый Әрмән шагыйрәсе Сильва Капутикян дулкынланып аңа болай ди:
Сезнең җырлавыгызны тыңлаганнан соң мин татар халкының җанын аңлагандай булдым. Бу халык, читләрдән таптатмыйча, үз тарихын үзе язарга тиеш...
Муса Җәлилнең 60 еллык юбилеенда аны язучы Леон Небенцаль котлый, җырчының башкаруын югары бәяли. Бәлки ул борынгы төрки- һуннар белән арий-алманнар бәйләнешен канында тоеп, мең еллар аша сакланып килгән уртак моң кайтавазын татар җырында ишетеп дулкынлангандыр.
Гарәп язучысы Сәхип Җамалның Илһам исемен дөрес әйтеп, кулын кысуында да хикмәт бардыр. Изге китап белән гарәп мәкаме безгә килгән Моң шулай күңелләрдән-күнелгә күчеп яши. төрләнә, үз нурланышын саклый бирә
Моң - бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган. Ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз. Галәм и чиксезлекнен бер ноктага кысылган тыгыз матдә-төше кебек ул. аны таратып карыйсың икән, хисапсыз йолдызлар чәчрәп таралачак Моңның мәгънәсен аңлатып карау һәркемнең ирегендә, үз заманында аны Илһам Шакиров га бик гади, үтемле итеп аңлатырга тырышкан Менә аның эфирда яңгыраган язмасыннан бер өзек
«...Моң ул бик күп компонентларны үзенә туплаган нәрсә. Кайберәүләр кайгы-сагышлы җырлар моңлы була, диләр. Монда да хикмәт башкаручыдан тора Чонки эчтәлеге белән сагышлы җырларны да бөтенләй моңсыз башкаручылар азмыни! Аннан сон еш кына без мондый сүзләр кулланабыз: «Мәйдан өстендә шатлык моңнары яңгырады» Берәү әйтә: «Салих Сәйдәшевнен «Совет Армиясе маршы» үзе тантаналы, үзе моңлы». Әнә бит Фәридә Кудашева нинди генә көйләр җырламасын авыл көеме яки шаян җырмы барысында да моң ишетәбез. Безнең татар-башкорт көйләрендәге традицион бормаларны, милизмна- рны моң дип атаучылар да бар. Беренчедән, бормаларны куллана белергә кирәк. Икенчедән, бормалар гына моң була алмый Бормаларны саран гына кулланып га. үзәк өзгеч моңлы җырлаучыларны беләбез Алайса, ул моң тембр, тавышның буявыдыр9 Мисал кигерик берәү өздереп скрипкада уйный, бөтен уйларыңны әйтә дә бирә Икенче берәу шул ук скрипканы алып, шул ук көйне, шул ук ноталарны уйный, ләкин моңның әсәре дә юк Күрәсез, ул тембрны, (авыш буяуларын чыгарыр өчен дә табигатьтән килгән йөрәк сиземләве һәм осталык кирәк Тагын без моңлы күз карашы, моңсу кыяфәт. моңсу күренеш дигән әйтелешләрне дә сш ишетәбез. Кеше җырламый да. көлми дә басып тора. Киләбез дә: «Нигә болай моңланып басып торасың?» дибез. Аның эчендәге тирәнлеге. уйларының катлаулылыгы тышкы кыяфәтендә чагылган булыр
Нәкый ага Исәнбәт болай ди «Җәйге кичтә, су буенда үзәнлектә ат караучы егатләр учак якканнар. Ерактан шуны күрәсеңдә бу манзараның моңлылыгыннан хисләр тулып ташый. Ә шул учакны көпә-көндез, кояш кыздырып торганда ягып кара син. моңлылытын табарсың микән?»
Димәк, безне урап алган мохитнең. атмосфераның да моң тууга тәэсире бар. Ә җырчы кеше тыңлаучы алдына басу белән шундый моңлы атмосфера тудыра алырга тиеш
Әйтик, шундый ук учакны әллә кайда, бик ерак бер чит илдә күрдек ди. Барыбер үзебезнең Идел. Зәй. Кама. Агы идел. Ык. Мишә буендагы учакларны сагынырбыз Моң ул үзеңнең туган жир. туган туфрагыңнан, туган халкың-милләгеңнән чыккан хисләр, кешенең күңелендәген әйтеп бирә белү ягъни «чын безнеңчә матур, милли көй. »
Зуррак шәһәрләрдә яшәүче аксөяк балаларына, әз генә талант әсәре шәйләнү белән, махсус стипендияләр билгеләнә. Бу иркә балалар төрле конкурсларда катнашып чарланалар, ун яшьтән узганда инде күп кенә чит илләрне күреп өлгерәләр Аннары, тотрыклы обоймага эләгеп, гомере буе дан бишегендә тирбәләләр. Татар баласына исә. тәрчә у т ун башка сәләтлерәк булса да. мондый бәхет кәйләр тәтеми шул. Үз көченә таянып үсү юлында андыйларның меңнән бере генә бишмәттән фракка кадәр араны үтеп чыга ала. Шунысы аяныч, һәр яңа буын шушылай ук нульдән башлый, көчлеләр иңенә таянып, алга сикереш ясый алмый Моңа мисалларны сәнгать һәм спорт өлкәсеннән хәтсез китерертә була Ләкин без бу очракта, хискә бирелмичә генә. Илһам Шакиров язмышының дисбе төймәләрен күз алдыбыздан чигерик әле.
Ул Теләнче Тамак мәктәбенә йөреп укый. Сигездән алып унга кадәрге сыйныфлар түләүле. Әтисе «ха тык дошманы» булганга, йорт-
җиргә налогны да башкалардан икеләтә күбрәк салалар. Ятим малай мондый авыр шартларда укуын ташлап, тамак ялына берәр эшкә керергә мөмкин идеме?..
Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педучилишесына имтихан тота. Инде укулар башланыр көннәр җиткәндә генә Казанга китәргә алгысына башлый. Чаллы пристанендә ыгы-зыгылы халыкка исе китеп карап торган үсмер егетнең фанер чемоданын урлап китәләр. Бар булган документлар эзсез югала. Берәү булса, канатын салындырып, кире авылына кайтыр иде. Юк, Илһамны ниндидер үҗәтлек һәман алга этәрә, ничек кирәк алай пароходка эләгеп ул башкалага юл тота.
Дөньяда Чаллы элеваторыннан да зур бина юктыр, дип уйлаган егет Казан урамнарын шаккатып карап йөри дә музыка училищесына барып керә. Әмма анда инде имтиханнар беткән, кабул ителәсе укучылар ачыкланган була. Ләкин Илһам чигенүне белми, директор кабинетына барып керә. Әгәр шул көнне училище директоры Ильяс Әүхәдиевның кәефсез чагы булып, урамнан килеп кергән билгесез егет белән сөйләшергә дә теләмәгән булса. Ни хикмәт, ул Илһамны җырлатып карый да., кинәт кубып, тиз генә кабул итү комиссиясе җыеп, имтихан алалар да. яшь җырчыны училищега кабул итеп тә куялар. Ләкин... Язмыш тагын Илһамга көзгенең арт ягын бора. Армиягә алыну шаукымыннан котылып кара! Империя карынына күпме татар улларын озаткан шыксыз, өчәр яруслы казармадан ул, җаны тарыгып, шәһәргә ыргыла. Теләсә кая кунып йөри торгач, мәрхәмәтле кешеләр табыла. Соңгы өмет. Менә ул Казан дәүләт консерваториясенең ректоры кабинетында. Беренче карашка кырыс күренгән Нәҗип Гаяз улы Җиһанов егеттән тегесен-монысын сораштыра, күпереп торган вак бөдрә чәчен сыпырып куя да клавишлар- га кагыла. Америкада эшләнгән ап-ак «Стэнли» рояле кырыена басып, кирза итектән, кара сатин күлмәктән фуфайка кигән егет «Туган ил» көен җырлап күрсәтә. Нәҗип Җиһанов бу ярлы авыл егетенең талантка никадәр бай икәнен шунда ук сизенеп ала. Әгәр ул. тавышын ошатып та. консерватория студенты дигән белешмәне яздырып Илһамга бирмәгән булса!.. Юк, башкача мөмкин дә түгел, бер елдан чынлап та студент буласы егетнең ул зур киләчәген алдан күрә, шуңа изге ялганга бара да.
Илһам белешмә кәгазен тотып хәрби комиссариатка йөгерә. Анда егетне кабинеттан-кабинетка йөртеп шактый «иләгәч», бер майор хәрби этлеген эшләп кала, башта Илһамга такыр иттереп чәчен алдыртып килергә куша, шуннан соң гына армия хезмәтеннән азат ителүен хәл кыла.
Консерваториядә Илһам Шакиров Елена Александровна Абросимо- вадан вокал буенча дәресләр ала. Укуны тәмамлагач, кая барырга, дигән сорау аны да борчып ала. Опера-балет театрына эшкә керергәме9 Имтиханнарда ул Рахманиновның «Сирен»ен. Гендельнең «Ксеркс»ын. Син- дингның «Романс»ын, Гуноның «Фауст» операсыннан эпиталама. Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар»ыннан Искәндәр монологын җырлап, иң яхшы билгеләре алып чыга бит. Юк, сәхнәдән кешегә күренеп җырлыйсы килми Илһамның, радиодан гына җырласаң икән ул. Башкортлар елгыр бит, нәкъ шундый эш, әйбәт фатир тәкъдим итеп аны Уфага килергә кодалыйлар. Илһам инде ризалаша да язган була..
Шулчак аны ак рояль хуҗасы үз кабинетына чакырта:
— Ни оятың белән китеп барыр идең! Без сине чит республика өчен укытып, кеше иттекмени!—дип. Нәҗип Җиһанов аны яратып кына битәрли дә филармониягә эшкә керүен хәл итеп куя
Күрәсез, кеше язмышы гел очраклыклардан тора. Шуларның тик берсе язмыш буразнасын тискәре якка борып җибәрсә җыр сәнгате нинди үкенечле югалту кичергән булыр иде. Аллаһы бар ул! Хак Тәгалә гүя үзе аны этеп йөртә, әйләнә-тирә мохитне мәрхәмәтле итеп, гел аны алга әйдәкли. Шәмдәлләрендә соңгы ялкыны сулкылдаган татар халкына нәкъ менә Илһам кебек моңлы шәхеснең кирәклеге зарури булгандыр:
- Илһам әфәнде, җыр сәнгатендә Тукай булып каласыгызга шагыйрьләр сезне ышандыра алдымы9
— Юк, ышандыра алмадылар әлегә...
Яңа бер жанр бәет-мөнәҗәтләр җырлап карарга ниятегез юкмы?
— Безнең бүгенге тормышыбыз үзе бәет.
Йөзләгән шәһәрләрдә булып, нинди генә заллар, сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килмәгәндер Шулардан нинди зал күңелегезгә иң хуш килгәне?
— Мәскәү филармониясенең Чайковский исемендәге залы. Гаҗәеп акустика. Анда җырлавы рәхәт. Судагы балык кебек тоясың үзеңне
— Кызыклы иҗат чоры, истә калырлык еллар-юллар хакында китап язарга ниятләмисезме?
— Истәлекләр күп тә Кул җитми.
— Моннан унбиш еллар элек шагыйрьләр, артистлар белән бер мәҗ
лес корган идек. Анда Башкортстанның халык артисты Мәгафур Хисмәт- тулин да, Бәхти Гайсин да бар иде. Шунда мин шаяртыбрак «Төрки- татар дөньясында бүгенге көндә ике генә бөек җырчы бар. аның берсе Илһам Шакиров, икенчесе Фәридә Кудашева, калган урыннарны үзегез бүлешегез», дигән идем. Артистлардан кала, бу фикер белән күпләр килешкән иделәр. Әйтегез әле, хәзерге көндә бу ике исем янына өченче шәхесне өстәргә буламы? -
Булыр иде дә. Җәмгыятьнең болай үзгәрүе җырчыларны да саектырды шул. Гомумән, сәнгать кешеләрен ваклады. Сәләтлеләр бүтән өлкәгә күчә башлады
— Дөнья җәннәте Багам яки Канар утрауларына барып ял итәсегез килмиме’
Килә дә бит... Тукай әйтмешли: «...Хәл җыеп, күккә карап.» ятарга иде дә бит...
Кайчакларда Сез кешедән көләргә ярашсыз «Сиңа рәхәт, син җүләр» дигән канатлы сүзегезне күпләр беләдер. Мәскәүдә укыганда мин аны бер рус язучысына да әйткән идем, бик ошаткан иде, «тебе хорошо, ты—дурак» дип. мин әйткәнчә, китабына да керткән. Сез аны үзегез уйлап чыгардыгызмы, әллә халыктанмы?
— Ваемсызраклардан көлеп әйткәнмендер инде. Бу илдә акыллы булып яшәү авыр бит
— Сугыш га һәлак булган Имам абыегыздан кала сез бишәү үскәнсез Бүгенге көндә барыгыз да исәннәрме?
— Иң өлкән апам Гыйльмисафа үлде Гөлсем. Зәйнәп апалар исән Төп йоргга Кыям абый яши.
Җырга һәвәслек кайсы яктан бирелгән?
Әни ягыннандыр Ул Таулык дигән авылда туын үскән Абыйсы Мөхтәрулла бик шәп җырчы булган. Әнинең дә тавышы матур иде.
Әниегез, мәрхүмә. Нуриәсма ана инде йөз яшьтән узган булыр иде Аның концертларыгызны зур залларда утырып тыңлаганы бардыр Соңыннан ни дә булса әйтә идеме’
Шулай булырга тиеш дип уйлый, мактап та, хурлап та бер сүз әйтми иде.
Их. шул кеше бүген дә исән булса иде. дип композиторлардан кемне сат ы насы з?
Мансур Мозаффаров белән Александр Ключаревны Мансур ага миннән гел яңа шигырьләр таптыра, музыканы бик гиз яза. минем сүзгә дә колак сала иде Аның белән эшләве рәхәт булды
— Александр Ключарев татарча белә идеме'.’
Белә, әмма сөйләшми иде Берәр сүздә хата җибәрсәң, шундук төзәтә үзе Көй язасы шигырьдә басымы дөрес килмәгән юллар табып, шагыйрьләрне кат-кат эшләтеп тилмертә иде. Ул Оренбургта туган.
татарның җанын-тәнен бәләкәйдән үк тоеп үскән. Аның кадәр дә татар җыр фольклорын тирәнтен белүче бүтән берәү дә юк иде.
— Нәҗип Җиһановка карата төрле фикерләр яши Сез .
— Зур композитор. Татар кадрларын үстерүгә күп көч куйды 1945 елда Казан дәүләт консерваториясен ачтыра алу Аны бары тик Җиһа- нов кебек авторитет кына эшли ала иде. Гомеренең соңына кадәр шул консерваторияне җитәкләде. СССРның халык артисты. Социалистик Хезмәт Герое булу өстенә, ул бик кешелекле шәхес тә иде. Иҗат кешеләренә һәрчак игътибарлы булды.
— Элеккеге партия җитәкчеләреннән Сез якыннан белгәне һәм истә калганы?
— Кунаев. Бик гади, ачык күңелле кеше иде. Милләте буенча аны казакъ дип әйтеп булмыйдыр. Әнисе—татар, әтисе — уйгыр.
— Аның белән беренче очрашуыгыз кайчан булды?
— Ул үзе бер кыйсса... Арча ягында концерт куеп йөрибез. Җитмеш беренче ел иде, хәтерем ялгышмаса. Тукайның туган авылы Кушлавычта «Сезне Казанга чакырталар, обкомнан!» — дип кәнсәләрдән килеп әйттеләр. «Обкомның кеме генә юк, бетмәс, бер чыккач йөрибез әле»,— дидем дә Наласага китеп бардык. Буранлы көн Бервакыт фатирыбыз каршына УАЗ килеп туктады Аннан карга уралып, берәү килеп керде:
— Мин Зәйнуллин булам, Арчаның райком секретаре итеп бүген генә расладылар, бүген үк, сезнең аркада, обкомнан шелтә дә бирделәр Җыеныгыз, Табеев чакырта!—ди бу.
— Табеев үзе чакырткач инде, кайтмый булмас,— дип җыена башладык. Зиннур Гыйбадуллин белән икебезне «арестовайт» итеп алып киттеләр. Казан аша туп-туры — Боровое Матюшинога Анда, Идел буенда, партия җитәкчеләренең ял дачасы барлыгын күпләр беләдер Шул... Барып җиттек. Агач төбе саен сак куелган. Кем-кем диген. Политбюро члены Динмөхәммәт Кунаев үзе килгән икән! Кердек, таныштык Табеев. Батыев, Усмановлар аның бер алдына, бер артына төшеп торалар Барысы да хатыннары белән. Кунаев та. Зөһрә ханым— Петропау- ыл шәһәрендә туган чын татар хатыны. Шушы танышудан соң инде алар Алма-Атада минем концертларга килә торган булдылар. Алдагы җиде рәт гел түрәләр белән тула иде. Кунаев булмаган чакта командалык Зөһрә ханым кулында. Аның каршында бөтен министрлар «Баш өсте!» дип кенә торалар. Безнең татар хатыннары шулай бит ул: ире дәрәҗәле түрә булса, хатыны дәрәҗәне иреннән бер башка югарырак тота.
— Кунаев белән сөйләшә алдыгызмы мәҗлестә?
— Мин аңа мондый сорау бирдем: «Казагыстанда уйгыр театры, немец, рус. корея театры бар, йөзмеңнәрчә татарның берние дә юк», дидем «Атнага бер сәгать татарча концерт бирәбез радиодан».—ди Кунаев. «Тыңлап барам. Анда һаман шул илленче еллар җырлары гына, күбрәк үзешчәннәр, программасы бик искергән», дим Исендә калдырган икән, ул китеп, ун көннәр үтте микән, Алма-Атадан радиокомитетка килеп, яна концертлар яздырып киттеләр
— Мәҗлес ничегрәк узды соң?
— Өстәлләр сыгылып тора иде. Бүлмәдән-бүлмәгә күчә-күчә ул төндә утызлап җыр җырлаганмындыр. Бер арада Табеев янга килеп: «Ну ты спас меня... Ни кирәк, әйтегез генә, барын да эшлим»,- ди бу Зиннур Гыйбадуллинның каушаудан теле тотлыкты, фатир сорарга итенә — ык та мык. Табеев тыңларга азапланып карады да: «Не умеешь говорить, отойди, Илгаму скажешь...»—дип миңа борылды Икебезгә дә фатир кирәклекне аңлатып биргән булдым инде. Нишлисең, ул елларда Мәскә- вендә дә, Ленинградында да шулай артистлар партиянең крепостнойлары иде бит Ике-өч көннән соң кайсы йортта телисез, шуннан сайлагыз фатирны, дип килеп әйттеләр Әнине машинага утыртып чыгып киттем Сиңа, әни. кайсы йорт ошый, шунда күчәбез, дим Йөри торгач. Горький урамындагы бер йортны ошаттык. Барып әйткән идем, син
нәрсә, ул бит тулай торак, диләр Сайлый торгач, әни Тукай һәйкәле артындагы йортны ошатты
Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. «Күңелендә шунын чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер Ул без сизмә1әнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә. кылларының берсе шартлап өзеләдер Шушы каршылыкны талант ифрат авыр кичерәдер, хәтта ул каршылыкның асылын аңлап та бетерә алмыйдыр Аптырагач, интеккәч, бәргәләнгәч, вакытлыча гына булса да онытылып тору өчен «синдәй-миндәй» «бозаулар» түбәнлегенә төшеп, бүтәннәр сы- манрак кыланып карарга мәҗбүр буладыр Талантлар сирәк Шуңа күрә кешеләр аларга сокланып карау белән бергә. аларның талантлы булуын гафу да итмиләр (ямьсез кызлар чибәр кызларны яратмаган шикелле). Дөньядагы бөтен гайбәтнең күпчелеге талант ияләре турында...»
Сезгә карата бу сүзләрне күренекле драматургыбыз Туфан Миң- нуллин әйткән. Хак сүзләр. Илһам әфәнде, үз гомерегездә гайбәтләрне күп ишеттегезме?
һи-ии. аларның исәбе-хисабы юк. Студент чорыннан ук башланды ул Бервакыт Сарманнан Кыям абый телефонга чакыртты Тавышы бик хәвефле. «Син авырмыйсыңмы9» дип сораган була Соңыннан белдем Рәшит Ваһапов, көнләшеп. Илһам Шакировны атын үтергән икән, дигән хәбәр таралган. Киресе дә булды: имеш. Рәшит Ваһаповны мин агулап үтергәнмен . Бер елны Себердә гастрольләрдә йөрибез, кунакханәгә Казаннан берәү шалтырата бит «Син исәнмени9» ди. «Сон исән бул- масам. синең белән сөйләшер идеммени!» дим «Юк. ышанмыйм, син исән түгел...» ди бу. Күпмедер вакыттан соң кайтып төштек Илһам Шакиров үлгән икән, дигән хәбәр бәген Казанга таралган. Үз ку.тлары белән кабергә төшерүчеләр дә байтак икән Бу гайбәтне туктату өчен телевизордан концерт бирдем Юк. барыбер ышанмыйлар, иске язма ул. ялган, диләр икән. Шуннан сон Казанның мәдәният сарайларында ун көнлек концерт бирдем Халык өстендә халык, бср-берсен таптап керәләр. «Сезнең нигә килгәнегезне беләм мин » дим сәхнәдән Зал кө тә Шулай итеп, мең мәртәбә терелттеләр мине ул елларда
Туфан Миңнуллинның алда китергән сүзләрен искә төшерик Әйе. тормыш олы сәхнә бит ул. «Кешелек комедиясе»нең үзәктә торган каһарманнарына мөнәсәбәтле карашны ул бер учка җыеп әйткән Шулай Артык зур талант каршында үзеңнең көчссзлекне сизүдән туган ризасызлыктандыр бәлки, даһины билгеле бер биеклеккә җиткәч, салын таптау, аннан соң инде үлеп яратуыңны, сагынуыңны белдерү Бу җирдә яшәгән һәр халыкка бик тә хас холык-сыйфат. моны бернинди әхлак кануннары белән дә бетер») алмыйсың. Бу адәми затларның тән күзәнәгенә тумыштан сеңгән сыйфат һәм аның иң көчле мисалы Гай- сә пәйгамбәрне бердәм күтәренкелек белән каһәрләп хөкем итү. аннары, гомер буена, рухына табыну. Дөресен әйткәндә, кеше дигән затның шундый психологиясе аркасында нинди шәп драма әсәрләре дөньяга килгән.
Патшалар даирәсендә дә гайбәт булган, теге дөньяда да юк дип уйлама», дип Илһам Шакиров көлеп куйды Шушы форсаттан файдаланып. мин аңа үзе турында берничә әйбәт гайбәт сөйләргә бу злым 1968 елның көзендә Илһам Шакиров бер төркем артистлар белән фин татарларына концертлар бир») Хельсинкида аларны президент Урхо Кекконен кабул итә. Югары кимәлдә очрашудан соң татар миллионеры боларны үзенең супермаркетына (зур кибет) алып бара «Миннән бүләк җаныгыз ни тели, шуны сайлап алыгыз», ди Артист тар ябырылалар Үз и тендәге кибетләрдә кара трусиктан. «Спартак»ның кара ботинкасыннан гайрене күрмәгән кеше шушы кадәр әкняти байлык
5 «к V • № .’
65
уртасында торып калсын әле... Бер читтәрәк торган Илһам Шакировны чакырып китерәләр дә бусын алыйкмы, тегесенме, дип киңәшә-киңәшә зур-зур каплар күтәреп килеп чыгалар болар Илһам Шакиров кулында— чеметеп кенә тоткан бер пар носки һотельгә кайтсалар... ни күрәләр. Илһам Шакиров бүлмәсендә ул магазинда нинди әйбер турында тукталган, шуларның барысы да матурлап төрелеп, китереп куелган. Ул әйберләрне Казан вокзалында ук. үзен каршыларга килгән музыкантларга һәм дус-ишләренә таратып та бетергән ди. Дөресме шул хәл?
Булгандыр инде.— ди Илһам Шакиров, һәм мин аңа тагын бер кыйсса сөйлим
Илһам Шакиров яңа бер җыр дулкынында тәэсирләнеп өеннән чыккан. Урамда гына искәрә бу — аягында өйдә генә кия торган артсыз чүәк. Кире борылыр иде... әйбәт фал түгел. Сак кына атлап бара торгач, урам чатына җитә. Ничек чыгарга инде дип аптырап торганда, урам уртасындагы милиционер аны танып ала. сырлы таягын селкеп, шунда ук машиналар өерен туктата. Илһам Шакиров вак-вак кына атлап, аяк табанын шудырып, ипләп кенә урамны аркылы чыга. Казан урамы тын калып аны күзәтә. Бөтен татар халкы аны шулай, сулышын тыеп, мөкиб- бәнә тыңлый иде бит. Иде... дим. Бүгенге шау. шлягерлыкка бирешмәгән акыллы-зәвыклы катлау әле дә шулай..
Соңгы «гайбәтнең» әйбәте күренекле язучыбыз Батулла дәфтәреннән:
«Кыш уртасында Илһам Шакир Әстерхан ягында гастрольләрдә йөри Бер авылда концерт куйганнан сон. артистларны ике ат чанасына утыртып, Иделнең аръягына. Болгар авылына илтергә булалар. Яр буена килеп җиткәч, ни күзләре белән күрсеннәр: Иделне урталай ярып көчле бозваткыч узган, юл өзелгән. Уртада актарылган боз ватыклары арасыннан каракучкыл булып су ташкыны елтырый. Нишләргә? Ничек чыгарга? дип баш ваталар болар.
Артистлар "Кире борылыйк та шушы яктагы берәр авылда куйыйк концертны», диләр. Ләкин аргы якта Болгар авылы Илһамны көтә.
Боздан-бозга сикереп чыгабыз! ди Илһам. Артистлар моңа риза булмыйлар Илһам, күп уйлап тормастаи. чемоданын алып яр буена тошә. тирбәлеп торган бозга сикерә, артистлар җан атып карап торалар. Шулай бозларны чайпалдыра-чайпалдыра тәки аргы якка чыгып җитә бит. Артистларның моңа йөрәкләре җитми, атларга утырып кире борылалар.
Болгар авылында Илһам берүзе җырлап, таңга кадәр концерт бирә. Икенче көнне, авыл халкы Илһамны кулларына күтәреп, күрше авылга кадәр озатып куя».
Илһам Шакиров бу кыйссаны бераз елмаеп, бераз моңланып, тәрәзәгә карап тыңлады. Шунда минем башка мондыйрак уй килде: әгәр без. халык җыелып. «Идегәй» спектаклендәге Туктамыш хан тәхетенә Илһам Шакировны утыртып, юбилей кичәсенә, өеннән театрга кадәр күтәреп алып барсак, ә?!
Вакытында бүген исән
Чын Тукайларны күрик.
Яратып кына, көнләшеп.
Даһига «Даһи!» — диик
лыбыз туды. Сезнең хөрмәткә Илһам исеме куштык. Исән-имин үсеп җитеп. Сезнең кебек олы хезмәтләр кылып, халкыбызга иманлы ир-егет булып ирешсен иде. яраббым...»
Шушындый эчтәлектәге хатлар җырчының үзенә, филармониягә, радио һәм телевидениегә еш килә. Элеккеге тулаем илнең һәммә төбәкләрендә яшь Илһамнар меңнәрчә бүген. Шакиров Илһамнар гына да йөзләрчә. Бу инде хөкүмәтнең әллә нинди рәсми бүләкләреннән дә олырак, бу халыкның эчкерсез, чын мәхәббәтен чагылдыра. Бер генә яшәгән гомерендә шуны белү — җанга шифа түгелмени?!
Шунысы кызыклы: «Кайберләре белән гастрольләр вакытында танышырга да туры килде, ди Илһам Шакиров.— Арада төрле эш кешеләре бар. ләкин бер генә Илһам да җырчы булырга максат куймаган, сәнгать юлыннан киткәне булыр микән арада, дип уйлый идем, ниһаять. берә\ табылды бит».
Сүзне — Азнакай Илһам Шакировына (гимназия укучысы) бирик әле...
«Илһам абый белән минем арада күңелдә мәңгегә истә калырлык вакыйга булды. 1993 елның март аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында «Чатыр тау» якташлык җәмгыяте оештырган концерт- тамашада безне Илһам абый белән очраштырдылар. Илһам абый белән сәхнәгә җитәкләшеп чыгу — минем өчен көтелмәгән бәхет булды. Башта мин җырладым. Илһам абый утырып торды, аннан Илһам абый җырлады, мин утырып тыңладым Халык бик яратып кул чапты. Концерт бик озак барды Шунда Илһам абый безнең чираг җиткәнне өч сәгать буе көтеп торды. Шаяртып: «Кайгырма, адаш, зур артистлар җырлап бетерсен әле, бәлки синең белән миңа да чират җитәр», дип көлдерде
Мин татар гимназиясендә укыйм Музыка мәктәбенә дә йөрим Җырларга бик яра гам. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән чыгышлар ясарга туры килә. Алып баручы «Җырлый Илһам Шакиров!» диюгә, халык дәррәү кул чабарга тотына. Илһам абый дип белеп Мин чыгып баскач, халык башта көлә, шактый озак җырлый алмый торам Җырлагач. тагын кул чабалар, бусы инде бәләкәй Илһам өчен дип. эчемнән уйлап куям. Илһам абыйны халык бик ярата шул Ул кабатланмас моңга ия булган бердәнбер кеше...».
йе, зур талант ияләре гамәли тормышта үзләрен бәхетле сизә алмыйлардыр. Чөнки аларның йөрәге аша чор гаме уза. Даһилар трагик шәхесләр, ди мең еллык философия. Ходай Тәгалә бизмәнне тигезли, күрәсең: баш га дан ләйсәненә коендырып мәйдан тоту тантанасы бирә, аннары шул данның кайтавазында нәүмизле яшәу моңсулыгы...
Егерменче гасырда Европаны шаккатырган «оча торган татар». «Чыңгыз хан варисы» Рудольф Нуриевны гына алыйк 1964 елда ул бер тиенсез, йорт-җирсез Париж уртасында басып кала Титаник гырыш- лыгы белән, каядыр ике дистә ел эчендә ул дөнья театрларын яулап ала. балет сәнгатендә революция ясый. Кыска гына арада әкияги байлыкка ирешә. Зиннәтле сарайлар, виллалар, бер-берсе миллион доллар бәһалән- гән картиналар. Урта диңгездә утраулар Европа галантны бәяли белә! Әмма Рудольф бу байлыклар белән кинәнә алмый, аның гөп тормышы сәхнә Дан һәм алкышлар кытыклавыннан башка аның өчен яшәү юк. Ул үзен бөтен дөньяныкы дип исәпләде, шул ук вакытта ул беркемнеке дә түгел иде. Кем аның таяныр ноктасы'1 Европа байлыкны бирде* бирде дә. аның бөтен тән-ихгыяр көчен тамчысынача сыгып бетереп, вакытсыз гүргә керткәннән соң, бар байлыгын кире тартып та алды Кабере дә чит җирдә Үз халкы сугарып тормагач, исеме дә әкренләп онытылыр, дим дә. әлбәттә, аның иҗади мирасын сакларлар Бездә ул мәсьәлә ничегрәк тора соң? Тарихыбызда алтын багана булырлык шәхсс- ләрсбезнең эзләре кала барамы? Ерак китмичә, шушы гасыр эченнән
5* Ы
берничә мисал алып карасаң да аяныч хәл күрәсең. Дәрдемәнд. Акчурин- нарның йортлары туздырылган, әйберләре таралып беткән. Ибраһимов. Тинчурин кебек әдипләрнең кулъязмалары юк ителгән. Галия Кайбицка- яның тавышы яздырылган тасмаларны махсус юкка чыгарганнар. Инде ничә еллар буена, фәкыйрьлеккә сылтау итеп, радио һәм телевидениедә кыйммәтле язмалар сөртелә бара. Саный китсәң, чәчләр үрә торырлык. Үзенең культура мирасына бу кадәр битараф булган милләт тагын бар микән?!
Илһам Шакиров башкаруында йөзләрчә жыр яздырылган. Аңа багы-шлап кино төшергәндә оператор һәм режиссер егетләр аның бөтен язмаларын да бик игътибар белән тыңлап чыктылар. Бүгенге сизгер техника язып алырлык сыйфатлы җырны нибары уникене сайлый алдылар. Калганнары искереп беткән тасмаларда, утыз ел буена әйләндереп, тузып беткәннәр. Чаң сугарлык хәл бу! Илһам Шакиров башкаруындагы халык җырлары сәнгатебезнең •милли банкы, милли байлыгы лабаса! Аларны махсус тасмаларга яздырып, кагылгысыз фондта саклый торганын булдырырга кирәк түгелме! Әдәбият-сәнгатебез казанышларын. аны тудыручы әһелләрнең тавышын һәм сурәтен кино һәм магнитофон тасмаларында киләчәккә калдыра алмыйбыз, аны саклау шартларын таләп итә алмыйбыз икән — безгә, киредән маймыл хөкеменә кайтып, башны салырга гына кала...
Менә бит. Нуриев һәм Париждан башланган фикерем кая альт кереп китте. Шунысы хак, исән чакта ук кеше кадерен белү өчен үз дәүләтең булу кирәктер шул. Халыкка хәләл көчен биреп, чын мәгънәсендә фидакарьләрчә хезмәт иткән Илһам Шакиров та җиткелекле, бай яшәргә хаклы. Әмма тоталитар җәмгыятьнең үз кануннары бар иде бит. Бүгенге көндә сәләте чамалы эшем ияләренең бөтенләй башка яшәү рәвеше белән чагыштыргач кына үкенечле уяну килә. Ачынып, «рәтле илдә булса...» дияргә кала. Төркиядә генә яшәсә дә, мондый җырчы Босфор ярында үз вилласы, үз җире белән хөрмәтле картлыгын каршылар иде. Әмма без аклануга тиң юану таба белүчән кавем. Шулай, олуг җырчыбыз тормышта байлыкка ирешмәсә дә (үзе ул моңа омтылмады да), иҗатта ул — халык йөрәгеннән аерылгысыз. Бу аның гомер аръягына чыгачак бәхете...
Мәскәү. 1972 ел. Тимер юлчылар институтының мәдәният сараен «штурмлау» бара. Илһам Шакиров концерты. Кайный башкала татарлары. Урамда — атлы милиция. Мәскәү җырчыларына мондый галәмәтне күреп көнләшергә генә кала.
Илһамның грим бүлмәсенә клуб директоры йөгереп керә:
— Ростропович дигән кеше билетсыз кермәкче. Кем ул — танышыгы-змы әллә?
— Ростропович — сезнең Мәскәү кешесе. Дөньяның атаклы музыкан-ты, виолончелист, дирижер. Кертегез!—ди Илһам Шакиров. Бераздан тирләп-пешкән. кешеләр урманын көч-хәл белән ерып кергән җитез хәрәкәтле Ростропович үзе дә пәйда була.
— Миңа сәхнә кырыеннан гына тыңларга рөхсәт итсәгез иде.
— Рәхим итеп, залга төшеп утырыгыз,—дигән була Илһам, белә югыйсә, залда энә төртер урын да юк, хәтта сәхнә артлары да тулган.
Ростропович концертның беренче өлеше беткәнче сәхнә кырыенда басып тора. «Кара урман»ны исе китеп тыңлый да. артык нык тәэсир-ләнүдән иләсләнгән кыяфәттә, сәхнә артына кереп Илһамның кулын кыса:
— Бу җырыгыз белән Сез мине үтердегез...—ди. Шунда ук визит-касын чыгарып бирә.— Иртәгә кич безгә кунакка киләсез, көтәбез,—дип китеп тә бара.
Икенче көнне Илһам Шакиров Огарев урамына, үз чорында Сталин төзеткән манара-йортка кунакка килә. Ростроповичлар аны ачык йөз белән каршы алалар. Хатыны — Зур театрның опера җырчысы, атаклы
Галина Вишневская балга кия торган затлы күлмәктән була. Шунысы гажәп: өстәлдә — татарча пешерелгән бәлеш, пәрәмәчләр. Кызлары Оля белән Лена, диванга утырып. Илһам алып килгән шоколадларны бүлешә башлыйлар.
Ростроповичка мактану да килешә Илһамга ул бай фатирын күрсәтеп йөри. « Бусы Америкадан Бусы Португалиядән Вилли Бранд минем якын дустым... Менә, кичә генә Жорж Помпиду дан хат алдым Ә син Казанда рәнҗетсәләр, туп-туры үземә шалтырат!».
Күпмедер вакыттан сон. мал иреге түгел, жан иреге даулап бу гаилә чит илгә китеп шау кузгатыр Үз илендә каһәрләнсә дә. бүтән илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дан казаныр, иң югары титулларга ирешер. Мстислав Леопольдович Ростропович татарның мәшһүр җырчысын тыңлап бәхетле мизгел кичерүен әле дә онытмаган. «Кара урман»ны ул болай дип искә ала: «Сүзләрен аңламасам да. гажәеп тирән мелодиясе аша җырның ни турында икәнен тойдым мин. Бөтен күңел дөньям актарылып ташланды Гасырга бер генә iya торган искиткеч талант иясен котлавымны гына хәтерлим Андый талангны сакларга кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман. Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала Андый халык алдында баш ияргә була! »
Әйе. татарның канлы да. шанлы да тарихы сүз белән түгел, күбрәк моң белән язылган. Илләр ава. китаплар яндырыла, тел бетә — иң актыктан моң кала... Үзен империя хуҗасы санаган, гамәлгә ашмас идея горурлыгын иңенә салган халыкларның җыр сүрүендә мон түгел, хәрби марш тантанасы өстенлек итә. Моң башка Яуланган һәм яңа корылган күпме мәмләкәтләр нигезендә, төрле исем вә байрак астында татар каны тамган. Көчле дәүләтләр төзегән, шулар белән бергә дәһшәтле, таркалган. сибелгән халкым Олы язмыш. Олы хәсрәт кичергән менә шул хис дигән илаһи тәэссоратны яраткан.
Җырла Син.
туган халкыңның күңел күгенә күтәрелгән Тургай, солтанатлы талант иясе!
Ходай тылсымыннан яратылган сәмәви тавышың белән уят газиз җаннарны! Актарылсын хәтер! Сүнгән учак урыннарында кузлар кабынсын, дәвер утларына салып, чайкап ал кыйбласын җуйган җаннарны!
Җырла Син. ~
сулкылдасын бәгырь, тетрәнсен рух. җылатып юат мәртәбәле татар дөньясын!
Син кара урман Иясе, моң Иясе...
Кадереңне аңлата белмәсә. кичер безне, данлы, алкышлы елларыңны салава г әйтеп оза т ыйк т а. яңа чор капкаларын «мәрхәбә!» диеп ачыйк әле!
Халыкның гасабилы язмышын йөрәгеңнән үткәреп, үз җыр тары аша Син аңлаттың, яңа аһәңнәрең белән Син уяттың, өмет канатларын терелтеп, очар офыкларын Син киңәйттең.
Җырла Син. гасыр улы. мәшһүр талант иясе, мон галәмендә ни гамь бар. сөйлә безтә. күңелләрне сыгылдырып моңай бер. тарих пәрдәләре артында үткән зурлыкларның даны ачылсын
Татар җырында —
Биек Кытай дивары артындагы борынгы чин ха лык шрыннан күчкән ефәктәй нәфис кой борылмалары бар.
Татар җырында —
Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша ки лә-ки to цезарь top шәһәре Римгә кадәрге ераклыкларны тояк тетрәүләре белән уяткан A ти t ш һуннарының тантанасы бар'
Татар җырында —
ак чалмалы һиндекуш. һималай кыялары аша үтеп. Таҗ-Мәхәллә кебек йөзек кашы төзеткән Бөек Могол төркиләренең җиңелү сагышы бар:
Татар җырында —
Хәрәзем оазисларында димәшекъ хәнҗәре белән кояш нурын кискәләп биегән гаярь егетләрнең атлас тирмә эчендәге җарияләрне гашыйк итү мутлыгы бар:
Татар җырында —
алтын бүре башы чигелгән байракларын җилфердәтеп, карабаир юр-галарда кыйтгаларны биләп тә. төрле ил-исемнәргә таркалган түркләрнең Сак белән Сок язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар.
Татар җырында —
Бөек Хәзәр каганаты биләгән ярларны тетрәткән диңгез дулкыннары-ның кылыч кыяларга бәрелеп кире чигенгәндәге яралы сызлануы бар.
Татар җырында —
Кубрат хан сараеның фирүзә гөмбәзләрендә җиңел шәүләләр уйнатып фонтан тирәли биегән болгариларның чулпы чыңнары бар:
Татар җырында —
Алтын Урданың җилгә изүен ачкан балбаллы япан далаларында Иде-гәйдән илсез калган мосафир-кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар:
Татар җырында —
пирамидалар иле — Мисыр тәхетен яулап алган мәмлүк Бибарыс яран-нарының саз-кураена гарәп мәкаме кушылган сыктау аһәңе бар:
Татар җырында —
Идел карамаларыннан алып, малахит Урал сыртлары аша. Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар!
Татар җырындагы кодрәтле тылсымны. Күк катларыннан иелеп. Тәңре үзе тыңларлык...