ӘДИПНЕҢ ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ
(ОКТЯБРЬГӘ КАДӘРГЕ ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ ХӘБӘРЛӘРЕННӘН)
Мин «Г. Исхакыйнын тормышы һәм иҗаты турында замандашлары» дип исемләнгән җыентык төзегән идем. Ул мәшһүр язучыбыз турында октябрьгә кадәрге газета-журналларда басылган мәкаләләрдән һәм хәбәрләрдән гыйбарәт Биредә шул җыентыкның хәбәрләр өлеше укучыга тәкъдим ителә
Тупланган мәгълүматлар язучының тормыш һәм иҗат елъязмасы түгел. Ул Исхакыи биографиясендәге вакыйгаларны, елъязмадагыча, көндәлек төгәллек белән вак-төягенә кадәр теркәп бармый — эрерәк вакыйгалардан тора, ике хәбәр арасында вакыт ераклыгы да шактый булырга мөмкин
Мондагы хәбәрләр 1900 елдан башлап 1917 елга кадәр булган вакытны үз эченә ала һәм аларда бигрәк тә ике нәрсәгә басым ясала Г Исхакыи күренекле язучы-драматург, актив җәмәгать эшлеклесе. шуның өстенә журналист газет- чы да.
Г Исхакый турында беренче мәгълүмат 1900 елның 22 июль санында «Тәрҗеман» газетасында басыла. Әнә шул вакыттан алып Октябрь революциясенә кадәр анын исеме матбугат битләреннән төшми.
Ул XIX йөзмен ахыры XX йөзнең башында әдәбият мәйданына килә, әллә ни өйрәнчеклек чоры да үтеп тормый, тиз арада талантлы язучы буларак таныла
Г. Исхакый 1907 елнын 24 октябреннән 1913 елнын 4 февраленә кадәр сөргендә. Аяын актив жәмәгать зшлеклесе булып танылуы исә сөргеннән кайтканнан соңгы елларга туры килә, ана вакытлы матбугатнын игътибары тагын да арта. Ул XX йөз башы татар әдәбиятының ин популяр язучысы гына түгел, татар халкы аны үзенен мөстәкыйль дәүләтчелеге өчен көрәшүче милли каһарманы дәрәҗәсенә күтәрә.
Кайбер талант ялтырап ала да тиз сүнә. Г. Исхакый исә сүнми, шушы абруен совет хакимияте чорына кадәр төшермичә саклап килә Әсәрләре басылып чыт у белән рекламалар бирелә Пьесалары 1906 елдан башлап татарлар күп яши торган Казан, Мәскәү. Уфа. Оренбург. Уральск. Әстерхан. Ташкент. Мәкәрҗә шәһәрләрендә профессиональ театр труппалары, һәвәскәрләр тарафыннан еш уйнала, татар театры репертуарының зур өлешен алып тора. Пьесаларнын уңыш-лы һәм уңышсыз куелу очраклары да була. Әйтергә кирәк, прозасына караганда әдипнен драматургиясе матбугатны ныграк җәлеп иткән Исхакый пьесаларын ин күп уйнаучы — «Сәйяр» Әдип белән «Сәйяр» труппасы арасындагы җылы мөнәсәбәтләр дә. әдип әсәрләренең рус теленә, халыкара эсперанто теленә тәрҗемә ителүе дә газета битләрендә теркәлеп калган
Февраль һәм Октябрь революцияләре арасы - Г Исхакыйнын иҗтимагый эшчәнле1е аеруча активлашкан чор, шуна бәйле хәлдә, хәбәрләр дә элекке еллар белән чагыштырганда күбрәк басылган, иҗтимагый эшчәнлеге алгы плангарак чыккан. Бу ике революция арасында татар халкынын милли аны үсә. милли хәрәкәте моңа кадәр күрелмәгәнчә җанлана, күп төрле җәмгыятьләр төзелә, корылтайлар булып үтә.
Г Исхакый Мәскәү «Мөселман комитеты» рәисе игеп сайлана Бетен Русия мөселманнарының Беренче корылтаенда (Мәскәү. 1917, 1 11 май). Мәскәү «Мөселман комитеты» утырышларында. Бөтен Русия мөселманнарының икенче корылтаенда (Казан, 1917. 20 июль -31 июль) катнашып чыгышлар ясый Үзенең «Ил» газетасында шушы чор турында озын-озын мәкаләләр урнаштыра Кайда иҗтимагый вакыйга — Г Исхакый шунда Мәскәүдә дә. Казанда да
1911 елда тәмамланып та сәхнәдә куярга цензура рөхсәт итмәгән агаклы «Зөләйха» пьесасын да ул сәхнәгә чыгара «Сәйяр» группасы бу пьесаны Мәскә- үгә барып. Беренче корылтай делег атларына күрсәтә
һәрхәлдә, әдипнең биографиясенә кагылышлы хәбәрләр матбугат битләрендә күп басылган. Ләкин монда аларның барысы да кереп бетмәде, әһәмияте азрак булганнарын төшереп калдырдым Текстка төзүченең кулы бераз керде, гарәп сүзләре тәрҗемә итеп алынды Күләмле кайбер хәбәрләрнең эчтәлекләре генә бирелде. Аерым урыннарда аңлатмалар таләп ителә Сынык җәяләр эченә куелган аңлатмалар да төзүче тарафыннан эшләнде.
Фагымма ИБРАҺИМОВА.
Яңа китап.tap
Казанда борадәран Кәримовлар табгыханәсендә басылмыш «Кәләпүшче кыз» исемендәге бер китапта, мөселман кызының алданып, гөнаһда булдыкын- нан соң. фахигпханәгә керүе турында сөйләнә
• Тәрҗеман». 1900. 22 ию.» (26)
Казан
Казан думасы Пушкин шәрәфенә аның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү өчен 500 сум акча тәгаен игә. Г Исхакый әдипнен «Капитан кызы» хикәясен
1900
1902
татарчалаштыра һәм мәгълүм акчадан эш хакы бирүне сорый. Тәржемә мәгъкуль күрелсә, акча аңа биреләчәктер. „ ...
«Тәрҗеман». 1902. 8 январь (5)
(«Капитан кызы» 1902 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга).
1903
Таза китаплар
Оренбургта Г. Исхакыйның биш пәрдәдән, алты мәнзарәдөн торган «Ике гыйшык» исемле комедиясе басылып чыкты Хәбәрдә комедиягә унай бәя бирелә.
«Шәркы рус». 1903. 14 май (19)
1906
Игълан
«Әлгасрел-жәдит» журналының 1 нче санында әдип Гаяз әфәнденең «Борынгы алпавытлар» исемле тәржемә әсәре басылып чыгачак.
«Фикер». 1906. 1 январь
(I) (Н. В. Гогольдән тәржемә ителгән бу «Борынгы алпавытлар» хикәясе
«Әлгасрел-жөдит»нең 1906 елгы 1, 2 нче саннарында басылып чыга.)
Кичә «Чынгыз» әфәнденең (Г. Исхакыйның) өенә тентү булды. Үзе өйдә юк иде.
«Таң йолдызы». 1906. 28 июль (22)
Кулга алу
30 октябрьдә «Таң йолдызы» гәзитәсе мөхәррире Сәгыйть Рәмиев өендә тентү булып, кунакка килгәндә генә кунып калган мәшһүр татар мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде илә икесен арестовать иткәннәр иде. Сәгыйть әфәндене суды булгангача чыгарып торганнар.
«Казан мөхбире». 1906. 1 ноябрь (171) «Таң йолдызы». 1906. 1 ноябрь (60)
Чыгарылу
Кулга алынган мәшһүр мөхәррир Гаяз әфәнде Исхакый 2 ноябрьдә, кичке сәгать уннарда төрмәдән чыгарылды, ләкин 24 сәгать эчендә Казаннан китәргә шарт иткәннәр. Авылына (Яуширмәгә) кайтып китте.
«Казан мөхбире». 1906. 5 ноябрь (179)
Хөрмәтле укучыларым!
Бу көн, 2 ноябрьдә, кич сәгать уннарда 24 сәгать эчендә Казаннан китү шарты белән мине азат иттеләр.
«Чынгыз». «Япанчы» — Мөхәммәтгаяз Исхаков «Таң йолдызы». 1906. 5 ноябрь (61)
Төрле хәбәрләр
Казан татарларының иң беренче мөхәррире Гаяз әл-Исхакый әфәнде хәзрәт- ләрене 2 ноябрьдә төрмәдән чыгарсалар да. Казаннан 24 сәгать эчендә чыгып китәргә фәрман ителгән. Шул сәбәптән Гаяз әфәнде ватанына кайтып китте. Гаяз әфәндене тоткын иткәнгә чын күңелдән кайгырсак та. каләме сынмый, авызы печөтләнми калганга бик шатландык.
«Фикер». 1906. 12 ноябрь (42)
Гаяз әфәнде Исхаков, Казанда тормау шарты белән, төрмәдән чыгарылгач. Яушнрмәдә янә кулга алынып, Чистай төрмәсендә бер тәүлек ятып чыкмыштыр
«Вакыт». 1906. 18 ноябрь (100)
Гаяз әфәнде Исхаковңы янә арестовать иткәннәр Чистай өязе крестьяннәре аны думага сайларга ният иткәннәр иде
«Казан мөхбире». 1906. 25 декабрь (193)
НН 1907
Отчет
Мәшһүр мөхәррирләрдән Гаяз әфәнде Исхакый жәнабләренен «Өч хатын берлән тормыш» драмасы ушбу 1907 елнын 13 январенда Новый клуб залында Казанның Императорский университет һәм Ветеринарный институтның фәкыйрь мөселман студентлары файдасына куелды.
Н Ф. Юшков «Казан мөхбире». 1907. 18 февраль (220)
Хәбәр
11 апрельдә Казанда махсус хатын-кызларга багышланган спектакль куела. Моның өчен Г Исхакыйнын «Өч хатын берлән тормыш» драмасы сайлап алына Шунысы кызык, театрда уйнаучылар да. тамашачылар да хатын-кызлардан гына гыйбарәт була.
«Тавыш». 1907. 23 апрель (1)
Хәбәр
Гаяз әфәнденең «Зиндан», исемле әсәре басылып чыкты Китапка әдипнен фо го-рәсеме һәм тәрҗемәи хәле урнаштырылган
«Тавыш». 1907. 25 май (6)
Казан хәбәрләре
Кичәге көнгә каршы төндә полиция. Гаяз әфәнде Исхакыйнын фатирына тентү ясап, үзене кулга алмыштыр Әйтүләренә караганда. Гаяз әфәнде фатирыннан һичбер гаепле нәрсә табылмамыштыр
«Йолдыз». 1907. 6 июль (128)
Бу хәбәр Г Исхакыйнын Казанда 1907 елнын 4 июнендә кулга алынуы унас белән басылган Шул кулга алынудан ул 1907 елнын 24 октябрендә Архангель губернасы Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрелә. 1913 елнын 4 апрелендә сөргеннән азат ителә.
Дахили хәбәрләр
Гаяз әфәнде Исхаков Архангельга барып җиткән Шәһәр мөселманнары каршы алырга вокзалга төшкән булганнар һәм дә губернатордан аны шәһәрдә калдыруны үтенгәннәр Губернатор Гаяз әфәндедән сәяси эшләр белән шөгыльләнмәскә вәгъдә сораган һәм шул шарт белән генә калдырачагыны сөйләгән Мәгәр Гаяз әфәнде андый вәп>дәләр бирә алмаганга. Архангельдан ике йөз чакрымнарда ераграк Пинегага. бер кечкенә шәһәргә хибәрелмештер
«Әхбар». 1907. 12 декабрь (2)
Театр
13 нче январь, пәнҗешәмбе көнне. Городской театрда Уральскнйда улан «Мөсафир артистлар җәмгыяте» (соңыннан «Сәйяр») тарафыннан әл-Исхакый жәнабләренен «Алдым-бирдем» исемле әсәре сәхнәгә куелды
Бу «Алдым-бирдем» әсәренең Русиядә беренче мәртәбә уйналуы булса да. артистлар үз рольләрен яхшы чыгардылар Хосусән, бу кичәдә бенефис иясе Сәхипҗамал ханым Гыйззәтуллина гаять гайрәт белән тырышты Пәрдә төшерелгән саен кул чабулар тавышы тсатрханәне селкетерлек дәрәҗәдә булды
1908
Гыйззәтуллина жәнабләренә җәмәгать тарафыннан бер Һәдия тәкъдим кылы- нды Спектакль сәгать сигездән башланып, сәгать бергә кадәр сузылып, озаграк булды. Бундан соң дәхи концерт башланды.
Уральскида театр эше тәрәкъкый итмәктә булып, җәмәгать тә гадәтләнеп бара Бу көндә театрханә тәмам тулган иде.
«Яңа тормыш». 1908. 2 февраль (13)
Казан хәбәрләре
16 мартта Новый клуб залында «Ике гыйшык» исемле әсәр уйналды. Тамашага килүчеләр байтак күп иде Театр уйналып беткәч, «Тан йолдызы» газетасында мөхәррир булып торган Сәгыйть әфәнде белән әңгәмәдәше Иосыф әфәнде Акчура татар милләтенең бүгенге хәле турында чыгыш ясадылар
«Йолдыз», 1908, 20 март (99)
Гаяз Исхаковның адресы
Бик күп җирләрдән Гаяз әфәнде Исхаковның адресын сорап хатлар килә. Берәмләп җаваплар язып тору минем өчен бик мәшәкать булганга, гәзитәләр аша Гаяз әфәнде Исхаковның адресын игълан кыламын:
г. Пинега Архангельской губернии Гаязу Исхакову
Моннан соң Гаяз әфәнденең үзенә шул адрес белән мөрәҗәгать кылуыгызны үтенәм.
Хөсәен Әбүзәров. «Казан мөхбире», 1908. 24 март (272)
Мәкәрҗәдә татарча театр
31 августта Фоли-Биржер бакчасында шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөри торган труппа тарафыннан Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» исемле пьесасы тамашага куелды. Бу пьесада Гаяз әфәнде карагруһ байларның, бигрәк тә Чаллы ягындагы фамилияле байлардагы вакыйгаларны бөтен дөньяга күрсәткәнгә күрә, күп татарлар, хосусән, Казан татарлары пьесаны уйнатмаска йөреп, ахунд- ка барып, әллә нинди донослар ясап, рөхсәт бирдертми йөрсәләр дә, яшьләр ягыннан да кешеләр чыгып рөхсәт алынды һәм тамашага куелды Бәлки, бу кешеләрнең болай каршы торулары бигрәк тә бу пьесага халыкның дикъкатен җәлеп кылып, күбрәк килүләренә сәбәп буладыр
Бу пьеса Сәхипҗамал ханым Гыйззәтуллинаның бенефисына куелды. Безнең халык та хәзер бенефисның нәрсә икәнен аңлый башлаганнар икән. Күп кешеләр тарафыннан Һәдияләр тәкъдим ителде. Уйнаучылар да һәркаюсы, бер төрле гайрәт берлә уйнап, рольләрен гүзәл үтәделәр.
Халык бик күп иде. Уйнаучылардан да һәм пьесадан да бик разый иделәр. Ахыргы пәрдәдә, Галия берлә Ибраһимның монологыннан соң, халык пәрдә төшкәнне көтә алмыйча, бик озак кул чабулар дәвам итеп, «Яшәсен яшьләр!» дигән вакытта музыка уйнап, пәрдә тәмам ителде.
Ишетүемә күрә, бу труппа Казанда да ике спектакль куймакчы икән.
«Мөхбиреңез» «Әл-ислах». 1908, 8 сентябрь (44)
1909
Татарча спектакль (Театр һәм музыка)
5 июньдә Казанда, Зур күргәзмә театры залында һәвәскәрләр тарафыннан Г Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасы сәхнәгә куелды Спектакль ярыйсы җанлы үтте, һәвәскәрләрдән Мирсалимбекова Гафифә ролен аеруча уңышлы башкарды.
Гассан. «Волжско-Камская речь». 1909. 7 июнь (195)
Яңа әсәрләр
«Җыентык» дигән китап мәшһүр мөхәррирләремездән Гаяз әфәнде Исхаков тарафыннан язылмыш. Бу әсәрдә иң башта Русиядәге мөселман гәзитәләренең
бәгьзеләре тәнкыйть ителмеш Аларнын фикер вә мәсләктә аерымлыклары нәтиҗәсе уларак, татар галәменен һәр эше искечә калуы, янармага торганнарынын җимерелүе тасвир ителмеш. Нашире Хөсәен Әбүзәров
•Идел». 1909. 19 декабрь (219)
1910
Басылып чыкты «Кыямәт» Гаяз Исхакый әсәре
«Кыямәт» моннан унөч еллар элек Казанда вакыйг улмыш язулы йомырка мәсьәләсе һәм шул хакта бөтен Казан халкының шаулавы хакында әдипләремез- дән Гаяз әфәнденең оста һәм матур каләме берлә тасвир ителмеш бик мәгънәле һәм көлке комедиядер
«Йолдыз», 1910. 23 февраль (508)
(Пьеса түбәндәге вакыйгага нигезләнгән дип фараз ителә; Казандагы матбага хуҗасы Мөхәммәтҗан Кәримовнын Яна Бистәдәге йортында асраулар беркөнне тавык кетәгеннән азулы тавык йомыркасы табып алалар Йомыркага «тиздән ахырзаман булачак» дип язылган була. Хатын-кызлар арасында елаш, тәүбә итешүләр куба
Моны Кәримовларнын табгыханәсендә эшләүче шагыйрь һәм типограф Мәхмүт Алмаев уйнап язган була.)
Татарча театр
7 мартта Народный домда (Оренбург) «Сәйяр труппасы» тарафыннан Гаяз әфәнде Исхаковның «Мөгаллимме куелды Уенны яхшы уйнадылар Баш пәрдәләре халыкның күңеленә бик охшады, соңгысы тирәнрәк мәгънәле булганлыктан, бераз авыр тоелды Зал халык илә тулы булып, мөселман хатын- кызлар да күп иде
«Вакыт» 1910. 9 иарт (589)
1911
Татарча театр
Җомга көн, 14 гыйнварда Новый клуб залында һәвәскәрләр Гаяз Исхаковнын «Мөгалиммен сәхнәгә куйдылар Уйнаучылар һәвәскәрләр булгангамы, халык бармак илә генә санарлык иде. Уен тәнкыйтьтән түбән булды
«Йолдыз». 1911. 16 январь (633)
«Кыямәт»
«Сәйяр» труппасы Гаяз әфәнде Исхаковнын «Кыямәт» пьесасын сәхнәгә куйды Тамашачылар уенчыларны түгел, гүя ки мәгыйшәтебездәге чын каһарманнарны үз әхвальләрендә күреп тордылар Хәтта пьесаның үзендә булган кимчелекләр бик күп тутырылып, тәмам төзәтелмеш иде. «Сәйяр» группасының бу соңгы уены халыкта гүзәл тәэсир калдырды
Оренбруг «Вакыт» 1911. 27 январь (724)
«Алдым-бирдем» яхуд татарча театр
Якшәмбе көн. 8 майда Плотников варисларының Зимний театрында Хаҗитарханның һәвәскәр яшьләре Гаяз әфәнденен «Алдым-бирдем» исемле биш пәрдәле драмасын сәхнәгә куйдылар. Спектакль матбугатта уңай бәя ала
«Идел». 1911. Ю най (351)
Хаҗитархан хәбәрләре
Гаяз әфәнде Исхаковның «Җәмгыять» комедиясе үз хәятымыздан алып язылган Ул. һич шик юк. яхшы әсәр Шуна булса кирәк. Хаҗитархан яшьләре бәйрәм спектакеле өчен шушы комедияне сайлаганнар Ләкин ул безнең бу заман артистлары өчен уйнарлык комедия түгел икән Карап торучы җәмәгать бик ялыкты
Бер пәрдәдә бетәргә тиеш булган картинаны ике пәрдәгә сузып, Гаяз әфәнде бик ялгышкан «Җәмгыять»не үзе укып чыкмаган кеше сценадан күреп, оернәрсә дә
«Идел». 19/1. 25 ноябрь (404)
1912
Театр һәм музыка (мөселман спектакле)
20 февральдә Ташкентның һәвәскәр мөселман яшьләре җәмәгать җыелышы залында ачлар файдасына Г Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасын сәхнәдә уйнадылар. Сәхнәгә кую өчен шактый авыр булган бу пьесаны һәвәскәрләр, күп көч түгеп, уңышлы башкарып чыктылар. Уен тамашачылар тарафыннан алкышлар белән кабул ителде.
«Туркестанский курьер» (Ташкент). 25 февраль (45)
Шәрекъ клубында бенефис
5 мартта Шәрекъ клубында Габдулла әфәнде Кариевның бенефисы булып, сәхнәгә Гаяз Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш»ыннан ахыргы бер пәрдәсе. Г Камалның соңгы әсәрләреннән «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясенең соңгы ике пәрдәсе куелды.
Пәрдә ачылу белән бенефис иясе Кариевны халык самими рәвештә алкышлады. Кариев алган рольләрен гадәттән тыш бер осталык белән башкарды
«Йолдыз». 1912. 8 чарт (803)
Шәрекъ клубында бенефис
Җомга көн, кич белән Шәрекъ клубында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж- скаяның бенефисы булып, тамашага Г Исхакыйның «Алдым-бирдем» әсәре илә «Кызлар шулай кызык итәләр» (Г. Атави) исемле бер пәрдәлек водевиль тамашага куелды. Бенефис иясе ике пьесаны да осталык белән уйнады Халык аның осталыгын тәкъдир итеп, бик күп Һәдияләр бирделәр. Һәдияләр баштанаяк алтын-көмеш зиннәт әсбаплары белән пакетлы акчалардан гыйбарәт иде.
«Йолдыз». 1912. II чарт (804)
Шәрекъ клубында бенефис
Җомга көн, 16 мартта Шәрекъ клубы залында «Сәйяр» труппа артистларыннан Мортазин Иманскийның бенефисы ясалды Тамашага Гаяз әфәнде Исхаков- ның «Мөгаллим» исемле әсәре куелды. Бенефис иясе Мөгаллим ролен шактый зур осталык белән башкарды. Тамашачылар уеннан разый булып. Мортазин әфәндене тәбрик иттеләр. Шәрекъ клубы әгъзалары Һәдияләр бирделәр
«Йолдыз». 1912. 18 .чарт (807)
Татарча театр
Татар театры шимбә көн. 1 сентябрь Городской театрда (Оренбург) татарча театр уйнады Сәнгатьчә ул хәтле үк булмаса да, идеягә бай «Алдым-бирдем» пьесасы уйнаучыларның шактый хәзерлек вә тырышлыкларына да карамый сыеграк чыкты. Сыек чыгуына да шул идея вә акыл сатуларның күбрәк булуы сәбәп булгандыр ахырысы. Халык күп, музыка юк иде Сәгать икенче яртыларга кадәр сузылган бу уенны карау шактый авыр вә күңелсез булды.
«Вакыт». 1912. 4 сентябрь (1030)
«Мулла бабай»
«Мулла бабай» Г Исхакый әфәнденең иң беренче язылган бөек романнарыннан. Бу әсәрнең ике китабы чыкты. Әсәр руханиларыбыз тормышыннан алып
аңлый алмады
язылгандыр. Хәзерге көндә беренче кисәгенең өченче китабы басылмакта у лып. март башларында чыгачактыр Китап «Гасыр китапханәсе» тарафыннан Харитонов матбагасында басыла
•Аң». 1913. 5 нче сан (1 март
18 февральдә Стәрлетамак мөгаллимнәре Гаяз әфәнденен «Ике гыйшык» комедиясен сәхнәгә куйдылар.
•Сибирия». 1913. 6 .март (83)
Дахили хәбәрләр
«Кояш» идарәсе тарафыннан сөргендәге мөхәрриремез Гаяз әфәнде Исхаков- ка 25 февральдә ушбу эчтәлекле телеграмм бирелгән икән: «Сөргеннән азат ителдегезме? Мезеньнән кайчан вә кайда китәсез?»
26 Левральдә Гаяз әфәндедән шушы жавапны алганнар. «Амнистия (Гафу гомуми) миңа тимәде Сөргендә тору срогымнан бераз киметелү ихтималы бар» Гаяз •Сибирия». 1913. 6 март (83)
Манифест һәм мөхәррирләремез
Романовлар нәселенең Русиядә тәхеткә утыруына 300 ел тулу юбилее уңае белән чыгарылган амнистия (21 февраль. 1913) нәтиҗәсендә Гаяз Исхаков. Йосыф Акчура. Рәшит казый (Ибраһимов) гафу ителәләр. Теләсәләр Русиягә кайтырга мөмкин «Кояш». 1913. 6 март (64)
(Г. Исхакый сөргенлек чорында ике мәртәбә качып китеп. Төркиядә торып кайта. Соңгы кайтуында Петербургта яңадан кулга алына һәм Архангель губернасының Мезень шәһәренә озатыла. Сөргеннән 1913 елнын 4 апрелендә шунда азат ителә.)
Гаяз Исхаков
Әдип вә мөхәрриремез Гаяз әфәнде Исхаков Архангель губернасына сөргенгә җибәрелгән иде. Авыр тормыш, шималь җилләре анын гайрәтен киметә алмады Берсеннән берсе кыйммәтле әсәрләре матбугат галәмендә чыга гына барды
Гаяз әфәнденең үзеннән килгән телеграммга караганда, сөргенлек срогы бер ел киметелеп. 4 нче апрельдә азат кылыначак икән Гаяз әфәнденен иркенлек дөньясына чыгуын бөтен милләт исеменнән тәбрик итәмез. кайтып шул хезмәтендә дәвам итүен чын күңелдән телимез
«Хокук во хант» 1913. 4 нче сан (март)
Мәшһүр мөхәррирләремездән мөхтәрәм Гаяз әфәнде 7 апрельдә сөргеннән Петербургка кайткан
•Сибирия». 1913. 21 апреяь (99)
Дахили хәбәрләр
Гаяз әфәнде күптән түгел Чистайдан Казанга килгән иде. Падишаһ хәзрәтләренең манифесты илә иреккә җибәрелүенә карамый, үз артыннан һәркөн эзәрлекләп йөргәннәрен күргәч. Казаннан китәргә мәҗбүр булган. Хаҗитарханга
«Вакыт». 1913. 21 май (1203)
Дахили хәбәрләр
Мөхәррирләремездән Гаяз әфәнде Исхаков. Уфа шәһәрендә мөсафир булып, аннан Самара якларына ялга китәчәк икән
г «Вакыт». 1913. 30 май (1212)
Дахили хәбәрләр
Мөхәррирләремез Г Тукаев белән Г Исхакый бер-берсснә дусларча якын һәм мәсләктәш булсалар да. икесе бергә туры килеп, күрешә алмаганнар икән
төшүе дә көтеләдер.
Г. Тукаев Уральскидан Казанга күчеп килгәндә, Г. Исхакый сөргенгә чыгып киткән. Г. Исхакыйның сөргеннән кайтырга чыккан көн I 1укаевнын дә<рен көненә туры килгән. , ,,,,,
г «Вакыт». 1913. 2 июнь (1215)
Гаяз әфәнде хөрмәтенә театр
Бөек мөхәрриремсз Гаяз әфәнденең Мәкәрҗәдә булуыннан файдаланып, Мәкәрҗәдәге зыялы яшьләремез, бәгъзе артистларымызнын катнашы белән, Гаяз әфәнде шәрәфенә кечкенә генә кунак мәҗлесе сыман бернәрсә ясадылар. Соңра артистларымыз бәйрәмнең әүвәлге көнендәге спектакльне бөек мөхәрриремез шәрәфенә дия атап куйдылар. Шушы мөнәсәбәт илә бу кичне бөек мөхәрриремез- нең «Мөгаллим» исемле әсәренең өч пәрдәсене һәм дә «Өч хатын берлән тор- мышинын ахыр пәрдәсен уйнадылар.
Спектакль тәмамында Гаяз әфәндегә «Сәйяр» труппасы исеменнән Һәдия уларак, алтын чылбыры илә алтын сәгать тәкъдим улынды Театрда халык күп булып. Мәкәрҗәдәге татар аристакратларынын күбесе килгәннәр иде.
Спектакльдән соң Гаяз әфәнде бөтен «Сәйяр труппасымн чакырып, кунак итте
Татар театрының мөдире сыйфаты илә Габдулла әфәнде Кариев вә Мортазин җәнабләренә әдип үзенең ихтирамын белдерде.
«Мөхбир». «Кояш». 1913. 26 август (200)
«Ил» гәзитәсе
Петербургта «Ил» гәзитәсен чыгарырга хөкүмәттән рөхсәт алынган икән Мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый жәнабләре булып, 15 октябрьдә гәзитә чыга башлыячактыр. Соратыр өчен адрес: С. Петербургская сторона. Мало Пушкарская, д. 22. кв. 14
«Идел». 1913. 27 сентябрь (591)
(«Илинец беренче саны 1913 елньщ 22 октябрендә чыга)
Дахили хәбәрләр
Мөхәррирләремездән Гаяз әфәнде Исхаков «Мөгаллимә» исемле яна пьеса тәмам иткән. Пьеса өч пәрдәле булып, тиз көндә басылырга биреләчәктер.
«Кояш». 1913. 23 декабрь (294)
(«Мөгаллимә», өч пәрдәле драма. 1914 елда Петербургта басылып чыга.)
1914
Дахили хәбәрләр
1913 елның 23 декабрендә Петроградта Русия мөселманнарының Беренче съезды ачыла. 1914 елның 2 январена кадәр дәвам иткән, уку-укыту мәсьәләләрен караган бу съездда Г Исхакый чыгыш ясый
«Ил». 1914. 2 январь (10)
Эсперанточада татар әдәбияты нәмүнәсе
Мәскәү эсперанточылары тарафыннан нәшер ителә торган Лаонде де Ес- перанто мәҗмугасының (гәзитәсенең) 1913 елдагы мөштәриләренә Һәдия итәр өчен Шәрекъ халкының әдәбият нәмүнәләреннән гыйбарәт улан «Шәркы альманах» (Ориента Алманако) исемле әсәр нәшер ителеп, югарыдагы гәзитәнен мөштәриләренә таратылды.
Һәдия ителә торган әсәрг ә бастыру өчен гәзитәнең мөхәррире Захаров жәнабләре, хосусый уларак, вакыт илә миңа мөрәҗәгать итеп, яшь татар әдәбиятының нинди дә булса әсәреннән берәр нәмүнә эсперанточага тәрҗемә кылуымны сораган иде. Мин аның шул мөрәҗәгатенә бинаән Гаяз әфәнде Исхаков җәнаб- ләренең «Галош» исемле кечкенә әсәрене сайлап алып, эсперанточага тәрҗемә итмеш идем. Шушы «Галош» исемле кечкенә хикәя исә. татар әдәбиятыннан бер нәмүнә уларак, югарыды әйткән «Шәркы альманах» исемле әсәрдә эсперанточа басылып чыкты.
Моннан сон тагы Гаяз әфәнде жәнабләренен әсәрләреннән ничә бер кисәкләрен эсперанто әдәбиятына кертмәк әмәлендәмен
Йосыф Казаков «Ил». 1914, 2 январь (10)
(Хикәянен эсперанточага тәрҗемәсе табылмады.)
Гаяз әфәнденең сырхавы
Гәзитәмезнең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый бу көндә сырхаулап тора. Баш авыртуы, кәефсезлек һәм хәлсезлектән зарлана.
Докторлар сырхавы күп эшләп баш арыганнан, диләр һәм берникадәр вакыт ял өчен санаторийга барырга мәслихәт итәләр
Гаяз әфәнде бу көннәрдә Финляндиядә торачактыр Шунын өчен әлегә кадәр һәм моннан сон үзенә махсус мөрәжәгать итеп килгән мәктүбләрне Гаяз әфәнде берникадәр вакыт жавапсыз калдырырга мәҗбүрдер
«Ял». 1914. 27 апрель (25)
«Ил»нең суды
Гәзитәмезнен 7 нче номерында (6 декабрь. 1913 ел) «Татарга» дигән шигырь басылган һәм шул номер конфисковать ителеп, мөхәрриремез Гаяз әфәнде судка бирелгән иде.
Судебный следователь Гаяз әфәндедән шигырьнен язучысы Мәннаф әфәнденең кем вә кайда торганнарын сораган да, Гаяз әфәнде шигырь өчен бөтен жаваплыкны үз өстенә алам. Мәннафның кем икәнен әйтә алмыйм, дигәч. Гаяз әфәнденең үзен генә җавапка тартканнар иде
12 майда судебная палатада шул эш каралды. Судебная палата шигырьдә законга каршы бернәрсә тапмады һәм эшне бетереп. 7 нче номер «Ил»дән конфискацияне алырга вә Гаяз әфәндене хөкем итмәскә карар бирде
«Ял». 1914 17 июнь (31)
«Алдым-бирдем» тәрҗемәсе
Гаяз әфәнде Исхакыйнын «Алдым-бирдем» исемле драмасы Петербургта һәр ай саен чыга торган «Заветы» журналының июнь нөсхәсе 6 нчы номерында «Брачный договор» исеме белән тәржемә ителеп басылып чыкты Тәржемә итүчесе Г С дыр
Гаяз әфәнденең «Шәкерт абый» хикәясе Италиядә Максим Горький тарафыннан чыгарылган «Современник» журналында тәржемә итеп басылган иде
«Алдым-бирдем» Гаяз әфәнденең русчага тәржемә ителгән икенче әсәре.
«Ял». 1914. 23 июнь (32)
(«Шәкерт абый» «Современник» журналынын 1913 елгы 4 нче китабында «Шакирд аби». рассказ Мухамеда Гаяча Исхакова исеме белән тәржемә итеп басылган Тәржемәчссс Г Свердлова )
«Ил» матбагасы
«Ил» гәзитәсе әлегә кадәр кеше матбагасында басыла иде Петербургта татар матбагаларының кямил куелган булмавы «Ил»нең нәшерен байтак читенләштерә иде
Шуңар күрә «Ил», яңа гына аякка басып килә торган бер гәзитә булса да, үзенә махсус матбага куярга мәҗбүр булды
Бу номерымыз берлә «Ил» матбагасы эшли башлаган саннардыр Ләкин хәрефләремез урнаштырып бетмәгәнлектән, «Ил»нең бу номеры нәфасәт җәһәтеннән кямил була алмады
Моннан сон «Ил» матбагасы үз гәзитә вә нәшриятыннан башка читтән заказлар да кабул итәчәктер
Гаяз әфәнденең «Мөжмугаи асар»ыннан «Гасыр китапханәсс»ндә басылмый калган әсәрләре шул ук формада һәм том саннары «Гасыр» дагасынын дәвамы итеп «Ил» матбагасында басылачактыр.
■ Ял». 1914. 23 июнь (32)
Дахили хәбәрләр
Гаяз әфәнде тарафыннан язылган өч пәрдәлек «Мөгаллимә» пьесасының сәхнәдә уйналуына цензордан рөхсәт алынды Бу әсәр якында «Ил»нен үз мат
я Йолдыз». 1914. 29 июнь (1217)
«Зөләйха» («Отпавший»)
Гаяз әфәнденең соңгы әсәрләреннән «Зөләйха» исемле биш пәрдәлек драмасы бу көннәрдә «Ил» матбагасында басыла башлады.
«Ил». 1914. 21 август (38)
Мөхәммәтгаяз Әл-Исхакыйның «Мәҗмугаи асар»е
3 нче томның 3 нче китабы булган «Мөгаллимә» исемле өч пәрдәлек драмасы, «Ил» матбагасында басылып чыгып, сатылырга куелды.
«Ил». 1914. 21 август (38)
«Мөгаллимә» пьесасы уйналу
Бәйрәм мөнәсәбәте белән Шәрекъ клубында Г. Исхакыйнын яңа гына мат- бугатымызда чыккан «Мөгаллимә» исемле пьесасын куйганнар иде. «Мөгали- мә»не карарга килүчеләрдән яртыдан артыгы ханым һәм туташлар иде
Театр бик күңелле үтте. Уйнаучылар да яхшы уйнадылар Ханым һәм туташлар да бик шат булып таралдылар.
«Сөембикә». 1914. 1 нче сан (1 ноябрь) 1915
«Остазбикә» романы
Гаяз әфәнденең яңа вә соңгы әсәрләреннән булган «Остазбикә» исемле әсәренең язылып, тәмам булып, матбагага бирелгәнлеген ишеттек «Остазбикә» Гаяз әфәнденең башка әсәрләре шикелле үк тормыштан алып язылган зур бер әсәре булачак икән Әсәрнең берәр ай эчендә матбугат мәйданына чыгу ихтималы бар, ди.
«Тайфун» (Мәскәу). «Йолдыз». 1915. 16 апрель 11412)
Мөхәрриремез Гаяз әфәнде
Бөек әдибемез Гаяз әфәнде Исхакый жәнабләре яз башында, «Ил» гәзитәсе тукталгач, җәй көне хәл жыяр өчен. Уфага килгән иде. Гаяз әфәнде Уфа тирәсендә, Караидел буенда дачада да торды. Монда бик тазарды Киләчәк эшләр өчен бик күп көч җыйды. Шуның белән бәрабәр язуын да дәвам итеп, берничә башлаган әсәрләрен тәмам итте. Шундый әсәрләрнең берсе «Ил»дә «Ул икеләнә иде» исеме белән фельетон рәвешендә басыла башлаган иде. Башкалары да шул мәүзугьтарак булып, берничә хикәя бер мәҗмуга булып чыгачак икән.
Гаяз әфәнде Уфада җәмәгать эшләренә дә ялкаулык итмәенчә катнашып торды. Аның дачасы да яшьләрнең, җәмәгать Хадимнәренең, мөгаллим вә мөгаллимәләрнең җыен урыны иде. Көз башлану белән Гаяз әфәнде, дачаны ташлап, 10 августта пароход белән Казанга кайтып китте. Аннан Мәскәүгә барып, «Ил» гәзитәсен чыгарырга тырышачак.
«Тормыш». 1915. 12 август (298)
(«Ил»нең соңгы саны 1915 елның 27 мартында чыга Г Исхакыйнын «Ул икеләнә иде» хикәясе «Ил»нең 1914 елгы 20 декабрь саныннан башлап 1915 елгы 18 январь санына кадәр дәвам итә Соңгы санында «Бетмәде» дип куелган, ләкин дәвамы очрамады Әсәр 1917 елда китап булып чыга.)
багасында басылачактыр.
Хәбәр
27 ноябрьдә, җомга көн Уфа һәвәскәрләре русча-татарча кызлар мәктәбе файдасына ике бүлектән торган кичә ясадылар Беренче бүлектә Г Исхакыйнын «Мөгаллимә» пьесасы куелды
«Тормыш» 1915. 13 декабрь (376)
Гаяз әфәнде шәрәфенә зыяфәт. Оренбург
Мөхтәрәм әдибемез Гаяз әфәнде Исхакыйнын шәһәремездә мөсафир булыну мөнәсәбәте илә дуслары тарафыннан анын шәрәфенә Биржевая гостиница залында 8 мартта, якшәмбе көн кунак мәҗлесе үткәрелде.
Мәҗлестә утыз-кырык кеше бар иде Нотыклар сөйләнеп вә фикер алышып мәҗлес бик гүзәл үтте
«Вакыт» 1916. II май (2030)
Бүген көн. иртә белән Гаяз әфәнде Оренбург. Казан сәфәреннән Мәскәүгә кайтып китте.
«Суз». 1916. 25 май (58)
Большой театр
Большой театрда 9 декабрьдә Кариев җитәкчелегендә «Сәйяр» труппа артистлары Г Исхакыйнын «Алдым-бирдем» пьесасын яна постановка белән куячаклар Пьеса биш пәрдәдә Уйнаучылар Болгарская. Ильская. Таҗдарова. Эмирова. Гомәрова. Шамилева. Арсланова. Кариев. Тинчурин. Камал I. Камал II. Әбүбәксров. Колмәмәт. Искәндәрев. Уралов вә гайреләр
«Йолдыз» 1916. 7 декабрь (1726) 1917
Большой театр
Большой театрда 17 мартта «Сәйяр» труппасы мөдире Габдулла Карисвнын бенефисы була Тамашага беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйнын мәшһүр әсәре «Зөләйха» куелачак. Гыймади карт һәм Габдулла мөрит рольләрен бенефис иясе Кариев башкарачак Уенга иллегә якын кеше катнаша Беренче пәрдәдә туй күренешендә һәм дүртенче пәрдәдә Зөләйханын утлы мәнзарәсендә Солтанәхмәт Габәши тарафыннан пьесага язылган музыка композиторның үз җитәкчелегендә уйналачак
Фаҗига дүрт пәрдәдә, биш мәнзарәдә
«Йолдыз» 1917. 13 март (1769)
Музыкага салынган пьеса
Гаяз әфәнде Исхакыйнын үткән елларда язылып, тәмам ителеп тә. мөхәррирнең теләве белән хәзергә кадәр басылмый тотыла торган бер пьесасының («Зөләйхамның) берничә күренешләре яшь музыка белгечләребездән Солтанәхмәт әфәнде Габәши тарафыннан музыкага салынып, тәмам ителгән
Татар галәмендәге әүвәлге гәжрибә булган бу яңа эшнең көтелгәннән артык уңышлы чыкканлыгы хәбәр игелә
Пьесадагы туй күренеше һәм хыялый күренеш булган үлем алдыннан фәрештәләр күренеше хосусый уңыш белән музыкага салынганлыгы ишетелә
Фәкать пьеса өчен махсус декорацияләр, махсус әсбап вә зур уйнаучы көч кирәк булачактыр.
• Аң». 1917. 2 нче сан. (15 ыарт ■
Телеграмма
Милли театрның мөстәкыйльлеге һәм алга китүе өчен тырышучы армас хадимебезне ялкынлы күңелебездән тәбрик итәбез Монда 17 мартта беренче кат
сәхнәгә куелган вә тамашачыларның күңелләрендә гасырларча изелүдән котылган халыкның бөек теләкләрен вә өмидләрен уйгаткан бөек «Зөләйхамның авторы бөек әдипне котлыйбыз. Милли театр вә туган халкыбыз файдасына алдагы хезмәтләр өчен Алла сезнең көчегезне ныгытсын.
Габдулла Кариев «Ил». 1917. 23 март (1)
Телеграмма
Туган халкыбызның ирке вә хокуклары өчен армас көрәшче һәм шөһрәтле Хадимебезне ялкынлы күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә нәтиҗәле хезмәтләрегез өчен Алла сезнең озак елларга көчегезне ныгытсын.
Казанлы курсисткалар һәм студентлар
«Ил». 1917. 23 март (I)
(Бөтен Русия мөселманнарының Мәскәүлә булачак Беренче съездына хәзерлек уңае белән Мәскәү «Мөселман комитетымның җыены була Комитет рәисе Г Исхакый җыенда съездны ничек оештыру турында чыгыш ясый Бу телеграммалар әдипнең әлеге чыгышы һәм «Зөләйхамның уңышлы куелышы уңае белән җибәрелгән.)
Гаяз әфәнде Казанда
Казан халкы Гаяз Исхаковны бик сагынганлыгын эштә күрсәтте. Аның Казанга килү мөнәсәбәте белән төрле җирләрдә митинглар җыелды. Театрлар уйналды, банкет ясалды. Бу җөмләдән пәнҗешәмбе көн «Свет» кинематографиясендә иртә белән яшьләр митннгысы, «Электро» кинематографиясендә көндез хатын-кызлар митингсы ясалды Шул ук көндә, кич белән Никитин циркында митинг ясалды. Җомга көн Гаяз Исхаковның «Зөләйха»сы үзе килү мөнәсәбәте белән өченче тапкыр уйналды Монда кунаклар гадәттән тыш күп иде. Шул ук җомга көн, кич Новый клуб залында Гаяз Исхаковны ихтирам итүчеләр тарафыннан аның шәрәфенә банкет бирелде Моннан башка күп урыннарда. Гаяз әфәнденең Казанда булуыннан файдаланып, нәүбәттәге эшләнеп бетмәгән мәсьәләләрне ашыктырып, хәзерләнеп, ул булган чакта мәҗлескә тәкъдим итүләр булды Халыкның Гаяз әфәндене сагынуы вә ихтирамы гадәттән тыш бер дәрәҗәгә ирешкәнлеге аңланды.
Җомга көн «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан «Зөләйха» өченче тапкыр тамашага куелды. Бу мәртәбәсендә электә төшерелә килгән туй пәрдәсе дә уйналды. Артистлар элекке мәртәбәләреннән күп яхшы вә оешканлык белән уенны алып бардылар Уен беткәч, әсәрнең авторы Гаяз әфәнде Исхаковны, үтенеп, сәхнәгә чыгардылар Гаяз әфәндегә, аның әдәби вә ижтимагый-сәяси хезмәтләрен тәкъдир итеп, артистлар тарафыннан адрес тәкъдим ителде. Зур вә кыйммәтле Һәдияләр тәкъдим ителде. Гаяз әфәнде адреска каршы чыгышында артистларның мөхәррир идеясен гәүдәләндерүче булганлыкларыннан тәкъдиргә иң лаек затлар икәнлекләрен бәян итте. Казанга икенче килгәндә татар театры бинасын күрергә теләгәнлеген белдереп, чыгышын тәмам итте
«Кояш». 1917. 9 апрель (1103)
(Бу вакытта татар зыялылары арасында татар театры өчен «Ирек йорты» исемле махсус бина төзү мәсьәләсе күтәрелә. Г Исхакый шуны искә ала.)
Гаяз әфәнденең кайтуы
Пасха көннәрендә Гаяз әфәнде Казанга киткән иде. 13 апрельдә Мәскәүгә кайтты. Су ташуы сәбәпле, Мәскәү-Казан тимер юлы бозылып, поезд йөрешләре тукталып калганга, Гаяз әфәнде пароход юлы ачылганга кадәр Казанда торырга мәҗбүр булды. Су юлы ачылгач, ул пароход белән Мәскәүгә кайтты
«Ил». 1917. 16 апрель (10)
Сарытау мөселман гаскәрләренең комитетыннан Гаяз әфәндегә тәбрик телеграмы
Сезне милләтебез вә илебез файдасына армый-талмый эшләвегез өчен җәмәгать хадиме итеп тәбрик итүне үзебезгә бурыч саныйбыз Бу кыен, изге эштә сезгә уңыш телибез.
Сарытау мөселман гаскәрләренең комитеты
<Ил». 1917. 16 апрель (10)
Театр вә музыка
14 апрельдә Гаяз әфәнденең тыелган пьесаларыннан беренче мәртәбә «Тартышу» исемле әсәре уйналды
«Тартышу» 1905 ел инкыйлабының кечкенә генә бер ядкяре булып, ул вакытлардагы бер төркем яшьләремезнең фикер вә хәрәкәтләрен гәүдәләндергән тарихи бер сәхифәдер «Тартышу»ның эчтәлеге бик садә булып, мөхәррирнең иң зәгыйфь әсәрләреннән булса да. ләкин хәзерге вакытына күрә азмы-күпме бер әһәмияткә иядер Бу уеннан килгән керемнең бер микъдары, мөхәррирнең теләве буенча. Казанда төзеләчәк «Ирек йорты»на багышланды Халык күп иде
«Сәйяр» труппасыннан Казанда беренче куелуыннан ике йөз сум гонорар «Ирек йорты» фондына бирелсә кирәк, бу әсәрне чит шәһәр труппалары да сәхнәгә куеп. «Ирек йорты»на ярдәмләшүләре көтеләдер
Г Кәрам «Аң». /9/7. J—4 нче сан (20 anpeib)
Вәкилләр шәрәфенә театр
Мәскәүдә 4 майда, кич «Сәйяр» труппасы тарафыннан Бөтен Русия мөселманнарының Беренче съездына килгән вәкилләр шәрәфенә Г Исхакыйнын «Зөләйха» драмасы уйнала. Спектакль бик тантаналы үтә Г Болгарская башкаруында Зөләйха зур җанлы, көчле иманлы татар хатыны булып күз алдына килә Г. Кариев бу кичтә Гыймади, Габдулла, доносчы кебек өч рольне уңышлы башкара.
Спектакль ахырында мөхәррирне бөтен вәкилләр тарафыннан тәбрикләү һәм аңа Һәдияләр тәкъдим итү тантанасы була.
«У Р.» («УраКюй*) «Вакыт* 1917. 10 ыай (2220)
(Бөтен Русия мөселманнарының Беренче съезды 1917елнын 1-11 майларында Масжәүлә була).
Гомуми Русия мөселманнарының Беренче съезды
Беренче көнне Гаяз әфәнде Исхаков Мәскәү «Мөселман комитетымның рәисе сыйфаты илә Беренче хөр мөселман съездын котлагач, үзенең элек бу көннәр киләчәгенә иманы булганлыкны бик әсәрле итеп сөйли «Мин чит илләрдә сөргендә йөргәндә түгел бундай олуг җыелышлар күрә, хәтта татарча бер җыр ишетер!ә дә гаҗиз булып тилмереп йөргән вакытларымда, караңгы зиндан бүлмәләрендә киләчәгем ничек булачакны белми яткан чакларымда шушы көннәр киләчәккә өмидем кямил иде Мин төрек-татар халкының беркөн шулай хөр булып үз эшләрен үзләре башкара алачакларына, үзенә хас мәдәниятле олуг бер төрек-татар милләте мәйданга чыгачакка ышана идем, бу көн һәрберемез хосусый вә сыйнфый мәнфәгатьләрдән вә карашлардан ваз кичеп, олуг бер милләтнең шанына лаек бер берлек күрсәтик». — ди
Гаяз әфәнде рус хөкүмәтенең дә. хәтта рус җәмәгатенең дә мөселманнар хакында гел ял! ыш фикердә булдыкларын. анларны танымыйча түбән күргәнлек - ләрен бәян итә. Без, кямил гражданнар булып, үз эшләремезне үземез башкара алырмыз. дигән фикер әйтте
• Вакыт*. 1917. 10 ыай (2220)
Театр вә музыка
24 апрельдә Новый клуб сәхнәсендә «Сәйяр» труппасы тарафыннан «Мөслимәләр җәмг ыяте» файдасына Г Исхакыйнын «Алдым-бирдем» пьесасы уйналды Моны исә сезонның иң уңышсыз уеннарыннан хисапларга ярый «Сәйяр» труппасы бу көнге уенг a i адәттән тыш бер дикъкатьсезлек күрсәтеп, ул гүзәл пьесаны уйнаучылар тәмамә боздылар Шундый әһәмият зе бер вакытта Русиянсн һәрбер почмагыннан килгән Мөслимәләрне игынбарта алып, татар сәхнәсен, аның бу көше куелышын мөмкин кадәр яхшы сурәттә күрсәтергә тырышырга кирәк иде
Бәлки мөхтәрәм кунаклар арасында татар театрын гомерендә беренче мәртәбә күрергә тугры килгәннәре булгандыр Татар театрын гәэнтәләрдә укып белгән ханымнар безнең милли театрымыздан нинди тәэсир алып киткәннәрдер. анысы белә караңгы, шулай да күп ханымнарның уеннан, гомумән.
уйнаучылардан разый булмадыкларын ишетергә тугры килде. Халык күп иде. Җәмгыятькә шактый файда калса кирәк
Г Кәрам «Аң». 1917. 5 иче сан (31 май)
(Бу спектакль Казанда, Новый клуб залында Бөтен Русия мөслимәләренен (хатын- кызларынын) 24 апрельдә булган җыелышы вәкилләренә күрсәтелгән.)
«Зөләйха»ны сәхнәгә кую хакы
«Зөләйха»ны сәхнәгә кую хакын Гаяз әфәнде өч елга «Сәйяр» труппа мөдире Габдулла Кариевка тапшырды. Шул өч ел эчендә пьесаны сәхнәгә кую хакы фәкать Г Кариев кул астындагы труппада гына булып, Гаяз әфәнде «Зөләй- ха»ны сәхнәгә куярга һичкемгә рөхсәт итә алмаячак. Кариев «Зөләйха»ны куярга 1918 елның җәендә Идел буе, Кавказ, Төркестанга гастрольләргә чыгарга бурычлы булып, бу пьесаны иң азыннан егерме мәртәбә куячактыр Шулай ук Кариев бу көчле пьесаны мөмкин кадәр тулырак, гүзәлрәк, тиешле әсбапларын җитештеребрәк куярга иҗтиһад сарыф итәчәктер Бундан соң «Зөләйхамны кую хакы Габдулла Кариевның хокукый милкедер.
«Ил». 1917. 28 май (25)
Съезд бетү мөнәсәбәте белән вәкилләргә зыяфәт бирелү
Мәскәү «Мөселман комитеты» 12 майда, кич Әсәдуллаев мәктәбендә съезд вәкилләрен кунак итә. Мәҗлескә дүрт йөздән артык вәкил килә. Төрле уеннар, котлаулар була. Г. Исхакыйга хатын-кыз галәменең хөррияте өчен тырышканлыгы, шул юлда беренче сафтагы көрәшче булганы өчен рәхмәт йөзеннән адрес һәм язу әсбабыннан гыйбарәт бүләк тәкъдим ителә.
«Ш. Ә.» «Ил». 1917. 28 май (25)
Белдерү
Мәскәүдә булган Бөтен Русия мөселманнарының Беренче съездында «Милли шура» оештыру хакында олуг мөхәрриремез Гаяз әфәнде Исхакый тарафыннан укылган вә съезд кабул иткән доклад китап итеп басылып чыгып сатыла башлады.
Москва, контора газеты «Ил». Пятницкая, 13
«Ил». 1917. 4 август (47)
(Доклад «Мәскәүдәге Беренче мөселман съездында «Милли шура» тәэсис итү хакында Гаяз әфәнде Исхакый тарафыннан укылган вә съезд кабул иткән мәгьрүзә Нашире «Мөселман халык комитеты», М Шәрекъ басмасы. 1917 ел. исеме белән басылып чыга )
Уфа хәбәрләре
Уфада Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендәге «Нур труппасы» артистлары тарафыннан Г. Исхакыйның «Кыямәт» исемле ике пәрдәлек комедиясе беренче мәртәбә тамашага куела.
«Тормыш». 1917. 25 октябрь (740)