Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАРМЫ КӨЧЕМ — ЯШЬ МОҢНЫ ЮАТЫРЛЫК...


Пакь яшьлегең саклый алса ялгыштан.
Сакласын шагыйрь яшеннән каргыштан:
Гомереңә җитәр, төшсә, рәнҗеше Язмышыңда эз булыр, тап рәвешле..
Чөнки, ихлас шагыйрь җаныннан аһлар Тәңресенә, шиксез, ирешер хатлар!
Шундый дога Кандалый хәзрәт кылды:
Ярга ялваруы чын каргыш булды.
Гыйбрәт очен калдырды яманатын!
Юк, шагыйрьләр, фаш итмәгез яр атын
Бары сезне яклый аклый гасырлар!
...Сөймәсәләр гаеплеме матурлар?'
Сөйсә, алар чын «фәрештә валчыгы».
«Гөнаһлы» ярның да -сез бит гашыйгы
Аһ. саклый күр. күңелеңне шул каргыштан- Мәңгелек үзе таш атар язмыштан'
Син язмышым мәллә, моңсу матурлык? Гомерем синең юлда - кире кайту юк
«Яр» дигәннең яралы йөрәгенә Дәва эзләп, сүз кушам көннәремә.
Моң иясен терелтер рух табучы Табиб бугай мин — бөек юатучы!
Юлыктым да җәрәхәтле җаннарга, Яндым-көйдем дару эзләп аларга
Ә үз җаным дәвасын—наз чарасын Кемнәр белде? Күрде кемнәр — ярасын?
Сөю! дип, бу мәңгелек омтылышым Юкка, бәлки? Кем бәһаләр очышым?
Бүген менә мин синең мәхәббәтнең Зарын тыңлыйм — илаһи хикәятен.
Күк күзләрдә җанны өзәр матурлык... Бармы көчем — яшь моңны юатырлык?!
* ♦ *
Күңелем аңламыйсың, и Яр. бәлки, балалык белән?
Телем алмыйсың — үртисең, ахры, наянлык белән?!
Яшь ярга тиеш — үзгә наз. кирәк сүз кушу аңа «Ефәкләрдән нечкә хәйлә», шигъри чаялык белән.
Күпме акыл бирде дөнья сабак күп калдырдым ник? Яшим хәзер мәхәббәттә шактый наданлык белән.
Хис — карт шәкерт, урны һаман мәдрәсә сәкесендә;
Сиңа пакь догам — ант итәм ак җан - намазлык белән!
Хак бу сүзем, бел. Гөлбала: чал башым синең алда Иелгән көл сипмә аңа. берүк, хаталык белән!
(Кышкы газәл)
Йөзеңнеме өтә ут — ялкынлы хис?
Йөрәгеңне! — тоймас ул салкынны һич
Дөнья гүя бүген сиңа — эссе җәй!
Кышкы күк тә ак хыял чатырың ич.
Бага шуннан ай, йолдызларның күзе: Җирдә -гөлләр, пакь җаннар ачылыр кич!
Хис кичәсе. . Ашкын уйлар зөфафы...— Мәңгелектә ул язылып калыр ич9
Матурлык, син—әллә Вакыт гөлеме?
Галәмара утмы ул — яндырыр көч?!
Тәнеңнән яз тоташып минем тәнгә Җаныңнан наз сарылды бүген җанга:
Күк һәм Җирнең: Амин! дигән сәгате!
Мәңгелекнең илаһи сәгадәте...
Тик. табынганга тәнеңә (мең кабат!), Җаның белдерсә дәгъва бер. шикаять?
Икесе дә калдырмады битараф:
Җан. тән тәңгәл, камил синдә бар тараф!
Аңлатырга табалмыйм бер матур сүз: Телем бәйле бәхетем итте һушсыз!
«Синдәйләргә— ихлас җанга авырдыр'1 Раббым. шундый гашыйкларга сабыр бир!»
Сүзләреңнән яшәү эчте гариб рух Сеңлем, назла җанны шулай тагын бер?!
Мәҗнүннәрне якла зурдыр савабы! — Дога багышла әрвахлар хакын бир!
Моң сарган ак башын сыйпа берәүнең — Бәлки, Җирнең бер әүлия ярыдыр?!
Матурлык эчсен күзләрем яшьлектән! — Байлыктан бит зякат алу ярыйдыр?
Борынгы җыр. әллә сиңа кайтасы. Әллә өр-яңа сүз эзләп табасы'.’
— Апасыннан матур микән сеңлесе? Сенлесеннән матур мәллә — апасы?
Гел шул җырга, күңелем, әгәр кайтсаң син. Ике матурның, әйт, кайсы тарта соң? ...Сер яшергән сихри караш иясе.
Исерткеч чәч исе — кайсы яктан син?!
Чишмә башын эзләп, хисләр кайтмасмы? Әмма яшьлек көлеп каршыламасмы?
— Бу гөлләрем сиңа — дисә сеңлесе,
— Акылыңа кил... — димәс микән апасы?
Борынгы җыр, килә сиңа кайтасы.
Чайпалыр да ташырдыр җанымнан Хис! Чайкалыр да егылыр алдыңа Сүз!
Яшь матурлыктан исергән бу башым Кулыңа ал—колак сал аһына. түз!
Яшерен дип белгән уйларым, сез күп ю» Көнгә чыккансыз — зар-җырга тулгансыз!
Бәһа бирегез шул халәт-хәлемә, Яр күзләре — иң биек йолдызлар, сез?!
Чайпалды да түгелде хис — гомеремдә Фаш булды сүз — ышан: гөнаһсызлар сез!
Гөнаһ-ут
1
Күңелеңнең болганмас, бел. болагы Хисеңнең бит сак күзе һәм колагы.
Язык бер эш кермәс һәм сүз — яраусыз.. (Фәрештәләр! Бу —изге,—дип язарсыз!)
Ул—гөнаһтан өстен, биек калачак Шундый күреп. Сине күкләр алачак!
II
Җир кызы син — җирдән аеры тән булмас! — Тузанланыр — кайсы тәнгә кер кунмас’!
Чуар, кара җирдә үзең туфрак син (Яшәештә күктән шактый ерак син!)
Каралтса да мохит — рух. җан пакьлеге Булыр сиңа азак — йөзең аклыгы'
Әһле оҗмах, шиксез, хәйран калачак: Бер җаныңа җиде дөнья багачак!
III
Үткәннәрдән — нинди җанында эзләр?
Кабатлана ни гамь? — ядында сүзләр0!
Кан фетнәсе, дәрт үче булгандыр бит? Гөнаһлы уй явы кагылгандыр бит?
һәммәбезгә олуг сынау узасы..
Сират аша кичерер кем догасы?
Кемнең яше — яклап. Хакка барачак9
Тик пакьләнгәч җан. аны Күк алачак!
IV
Вәсвәсәле теләк, шәһвәт иблисе!
Кит ул Ярдан: ак күңел ул. гөл исле..
Ул сафлыкта сиңа табылмас урын.
Кит яныннан—хурлыкка калмас борын
Йә күрсәтеп шөһрәттән тәти аңа.
Кызыктырма, пакь рух белән уйнама
Бел. ялганнан чын динне аерачак: Раббысына тугры юлдан барачак!
V
Каршылыклы бу уйларның тезгенен Тоталмыйча. гаҗиз Гаташ-мескенең!
Сине уйлый: аргач, гәнен-жаныңны Гөлсабыйлык сагындырыр чагыңны.
Үз халәтенә охшаш, дип. үз тиңе:
Елап, хыял эзләр җирдә гел сине
Әле гөнаһ-утта ул күп яначак! ...Ә Күктә аны Син аклап калачак!
Сыенсаң да бүген минем йөрәккә.
Сизәм: читтә миннән уен. еракта.
Уягса да ут-иреннәр канымны.
Беләм: яшькә чын ялкыны җаныңның'
Шашкын хистән, аңлыйм бит. зәүкың арган — Шәүләм аша ул читкә карый һаман.
Омтыласың, сизәм, аның янына (Миннән көлеп сөйләрсеңме ярына9!)
«Камчысыннан бал тамар» — ул яратса.— Гаҗәпмени — тиңең сине каратса?!
..Башым кочкан кулларында тере наз!
Тоям ләкин: түгел миңа синең яз!
Ник, кабатлап. «Сөбханалла!» димәдем?
Күз тидергәнмен бит — шуны сизмәдем.
Ярамый шул яндырырлык соклану!
Ут көче бар карашта да — белмәдем.
Тынычланган күңел, бәлки, һәрдаим
Үзе саклар дип Хак —үзе биргәнен
Кара көчләр, көнчел күзләр күп Җирдә, Күрмәсен шулар гүзәллек сүнгәнен
Юк. бу сырхау —түгел кырау (яз ләса!) Китәр, ишетеп ул дога сүзләрен.
Мең кабатла, Гаташ. «Сөбханалла»ңны Чын әдәпкә чакыр — гашыйк күзләрең!
Сиздекме без... сизмәдекме — ул узды Йөрәкләрне очраштырган Ел узды!
Бер мизгел ул бер ел Галәм каршында, Ә бит җаннан гүя мең давыл узды!
Тузгыды чәч, елгадай—яшь... сөртер кем?
Маңгайга эз сызды — Язмыш-кул узды.
Йөрсәк тә без икәү тапкан сукмактан.
Рухта, бәлки, һәркем үзгә юл узды?
Әмма уртак тоташтырган уй юлы — Яктырды җыр—илаһи нур гел узды...
Беренче бу — Җирдә бергә әйләнү;
Түгел нәүбәт-гомер. бер ел... шул узды!
Бирсә сина Сөю хакын бер Аллан! — Рәхмәте, мәрхәмәте киң, бел, һаман!
Соңласын Яз. килсен салкын барыбер Атып чәчәк, тулышачак жан алмаң!
Табигатьнең илаһи кануныннан — Сөюдәндер - жаннар сизгер яралган
Яшьлек күгендә моң-болыт — тик кунак. Гамь дөньясы да бер бездән калмаган!
... Үтмәдеме, читләп, зур Хис Гаташны? Кабат Сөю хакым булса, бир. Аллам?!
Мин алданрак китәрмендер — тегендә;
Милли ярлар, сез булырсыз телемдә!
- Без китәбез, диярмен, сез каласы Яңа гасырны иңләп Сез барасы
Кайсыгыз соң — аннан сагынып дәшәр
(Исемем үк онытмас, ди мен яшьләр?!)
Кабатланмас гашыйк Гаташ бар иде Сөелүне уйламый да яр сөйде.
Багышлыйкчы аңа бер яшьлек хисен.’ Җан касәбез тулсын бер аның өчен!
Кемнең шулай тибрәлермен телендә*’ Урын аңа. шиксез, оҗмах түрендә!
.Бәлки, әйтерсез исәндә бүгендә?
1997