ТУКАЙЛАР, БАБИЧЛАР ЮЛЫННАН
Хатирәләргә бирелсәң, әллә нәрсәләр искә төшә Башкортның Равил Бикбаев дигән азамат шагыйрен кайчаннан беләм соң мин'30елдан артык икән Хәтеремдә 1968елның 28 июле. Борынгы София шәһәре Ботендөнья яшьләренең IX фестивале ачылу көне Халык мәш килә, ыгы-зыгы. Болгар иленә бөтендөнья кыйтгаларыннан бөтен яшь-җилкенчәк җыелган диярсең Безне Авала тавы ягындагы бер мәктәп-интернатка урнаштырдылар Фестивальнең тантаналы ачылышына әзерләнәбез
Иркен юыну бүлмәсендә кара тутлы, чибәр бер егет, сөртенгән сөлгесен иңенә салган килеш, миңа озак кына карап-карап торды да. "нихәл, адаш ?“дип кочаклап алды Менә шулай танышкан идем мин Равил белән (Андый җирдә - агы. карасы, сарысы дигәндәй—әллә нинди ыру-расалар тугланган җирдә үз телеңдә сөйләшкән кешене очрату уен эш түгел ул.'). Дөрес, аңарчы да ишетеп, газет-журналларда бер-беребезнең шигырьләрен, сурәтләрен күргән булган инде, әлбәттә Ни дисәң дә. без бит инде 11 заманда Идел-Урал шигъриятендә үзебезчә ат уйната башлаган егетләр. Без байтак җирләрдә йөрдек Болгариядә, күп кешеләр күрдек, болгар коньягын уртлый -уртлый байтак серләр дә сөйләштек. . Искә төшерү дә татлы
Бу айда Равил Тохфәт улы Бикбаевка 60 яшь тула Теге чакта аңа 30 булган икән. Тумышы белән Оренбург өлкәсенең Покров районы Кунакбай авылыннан Заманында шул яклардан М. Бурангулов, С.Агиш. Г Амантай кебек күренекле кешеләр чыккан Гаярь кыяфәте, ныклыгы һәм тәвәккәллегенә карап, башкорт казаклары ыруыннан түгел микән ул дип тә уйлап куя идем Равил Бикбаев— галим шагыйрь Бездә шагыйрьлеге дә. галимлеге дә мондый югары кимәлгә тәңгәл килгән шәхес юк та бугай Аның хәзерге башкорт поэзиясе буенча төпле хезмәтләре— башкорт әдәбият гыйлеменең казанышлары саналырга хаклы. Башкортостанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе. Басылып чыккан китаплары да утызлап бардыр Чөнки кырык еллап актив иҗат иткән Равил Аның "Вокзал ", "Карвансарай " кебек поэмалары 60 еллар башында ук киң билгеле иде инде. Соңрак "Тамгалыук". "Жыр". "Күкәрем". "Система "Ностальгия". Сусадым— сулар бирегез". “Халкыма хат "һ 6 Поэмаларны бетең Илдар Юзеев кебек күп язды ул Гомумән, аның иҗаты сокландыра да. уйландыра да һәрхәлдә, тирән һәм аңлаешлы фәлсәфә белән сугарылган шигырьләре, поэмалары үзләренең камиллеге, вакыйгалар тыгызлыгы җәһәтеннән аеры 1ып торалар Укыйсың да, бу Равил стиле, адаш әсәрләре дип горурланып куясың Шагыйрьнең гомерлек темасы— уз халкының тарихын барлау, замандашларда— үткән белән бүгенгенең чагылышын ачыкларга омтылу Аны Тукайлар, Бабичлар язмышы белән бергә бүгенге иҗатчыларның җәмгыятьтә кылган гамәлләре нык уйландыра, борчый Шәехзадә Бабичка багышланган гыйльми хезмәтләре аерым бер казаныш саналырлык. Үткән ел аның Уфада "Шагыйрь суэе— шагыйрь намусы ' дигән күләмле китабы чыкты Әдәбият үсеше турында \й юнулар. төрле буын шагыйрь һәм язучыларның (китапта Г Тукай. V Туфан турында да җитди мәкалә 1әр бар) иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре тупланган бу китапның исемен Равил Бикбаев дигән олуг шагыйрьнең иҗат кредосы дип уйлыйм мин
Әйе. Paeui туган, шактый гомер яшәгәнсең, күп хезмәт тудыргансың икән Софиядә очрашканнан соң, без кимендә елына бер тапкыр очраша торганбыздыр Очрашкан саен теге яки бу формада туган me i. туган әдәбият, ахыр килеп. хапякизрыбыз язмышы турында сүз булмый кашый Идел-Ура) язмышы, уртак халык игрыбыз ятышы Син хәзер шушы уртак зур пространствода уз фикерен, ) з тавышын ишеттерер)ек гали
шәхес (Башкортстан милләтләр ягыннан катлаулы республика, иминлек, татулык, рухи уртаклык дигәндә синең сүзең олы суз булып яңгырый дип уйлыйм мин).
Берничә ел элек Казанда да бер томлык китабың чыккан иде. Аның исеме— "Сак- Сок ". “Башкорт белән татар Сак-Сок кебек игезәкләр, алар мәңге бер-берсен эзләп, сагынып яшиләр " дигәнсең ул китапта. Бик хак сүзләр. Сагыныша-сагыныша бергә яшәсеннәр, дип өстисе килә. Бу хис-тойгыны без тудырмаган, гомер бакый килгән туганлык ул Юлайлар заманында да булган (бәлки, көчлерәк тә) ул, Тукайлар заманында да, безнең заманда да Безгә бу изге эстафетаны балаларыбызга гына тапшырасы кала
"Ни хәл, адаш7" “Исеңдәме?” дип, XXI гасырның да фәлән дистә елларында уңышларыбыз өчен бергә-бергә сөенергә насыйп булсын!
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
19 октябрь 1998
Җыр башы
Ак кәгазь битеннән элек Ак карга төшә җырым. Аланнарда җиләк булып, Сутланып пешә җырым.
Язам таллар яфрагына, Кошларның канатына, Сак киекләр сукмагына, Кызган юллар чатына.
Уйларым, таулардан ашып, Кымыздай тора ташып.
Эш бүлмәм— Башкортстаным, Өстәлем— Урал ташы.
Язам ак таңнар битенә, Яшеннәр камчысына, Уйчан эңгер куенына, Ап-ак чык тамчысына.
Язам илләрне илләргә Тоташтырган юлларга. Сабыйларның карашыннан Бөркелгән очкыннарга.
Равил
Бикбаев
башкорт шагыйре
ШИГЫРЬЛӘР
Уйларым, таулардан ашып. Кымыздай тора ташып. Эш бүлмәм— Башкортстаным, Өстәлем—Урал ташы.
Бер сүз
Бер сүз беләм. Адашканда юлларымны Яктыртамын шул сүз белән.
Шул сүз белән, авырны да җиңел күреп. Мин тауларга җилеп менәм.
Бер сүз беләм. Бабайларның васыяте
Шушы сүзгә сыйган сымак.
Гасырларның якты нурын, яхшы җырын Ул үзенә җыйган сынап.
Башка сүзләр нур алырга җыелганнар
Шушы сүзнең тирәсенә.
Охшатырмын һәрчак аны телемдәге Бар сүзләрнең йөрәгенә.
Пичәмә кат асылса да, атылса да.
Сатылмаган һич бер кочкә.
Яу купканда, сафлар буйлап, юлбашчыдай
Очтан-очка
Бу сүз очкан—
Башкортостан!
Бер уйлаем Бохар китарга. Бер уйлаем донья катарга
Халык җырыннан
Бохараньщ зәңгәр гөмбәзләре— Сузылып барган кәрван зынҗыры, Офыкларга аккан мамык кары— Арыкларның таңгы моң-җыры...
Бакканым юк әле ул гөмбәзгә. Очраткан юк әле ул таңны. Шул хыялым гына балачактан Төшләремә кереп буталды.
Төшләремдә ачык тәрәзләргә Бәхет кошы сайрый гел кунып, һәр таң саен йортым нигезенә Чайпалгандай диңгез дулкыны.
Бер күрергә, диеп, ят якларның Таң нурына коеныр чакларын. Талпынам да.
Тагын дөнья басып.
Тезгеннәрен салам атларның.
Күңелемнән шул мәл эшкә күмелеп, Биттән әче тирем сыгыла. Тик тагы да миңа тагылалар Вак мәшәкать, ыгы-зыгылар.
Хыял гына ваклыклардан әрчи, Әрчегәндәй җирне кар-боздан. Шулчак таулар аша илләр күрәм, Түшәм аша күрәм йолдызлар.
Сине эзләп җирдә яши икән Син күрмәгән ерак матурлык, Шуны уйлап, төннәр йоклый алмый, Йолдызларга карап ятырлык.
Тукай
Яз килгәнсең җиргә.
Яз көткәнсең.
Яз киткәнсең.
Язны сагынып.
Агыйделдә йөзә яз кояшы, Дулкыннардан күзең чагылыр.
Күтәрелә тагын күк үләннәр, Агыйделгә төшкән битләүдә. Безгә килгәч, сабый үләннәрне Кочаклагансың бит иң тәүдә.
Үләннәргә кояш нуры белән Түгелгәндә моңы курайның, Яшь үләндәй сабый чагың кайткан Кырларыннан җырлы Кырлайның.
Идел тугаеннан колын кебек Чабып үткән ерак узганнар. Бишегеңне кара давыл йотты. Син кояшка кулың сузганда.
Туган җирнең бер ятиме итеп Мөһер баскач сиңа заманың. Ятлар тупсасында калтыранып Бозга катып туңды табаның.
Тик талпындың син таңнарга һаман, Табаныңны боздан кубарып.
Шул бозларда янды күмер кебек Юлларыңның канлы таплары.
Күшектең дә илнең күз яшендә, Кояшында илнең кызындың. Яшен ташы булып көйдердең син Ил йөрәген тырнар козгынны.
...Атый дел дә тагын яз кояшы. Кавышкан чак җирем күк белән. Тукай кочаклаган туфрагымнан Күтәрелә күкрәп яшь үлән.
". Без киттек Башкалар килер"
Казан Кремлендәге язулардан
Кайный Казан,
Бер гаме юк
Гашыйклар дөньясында.
Сою хатлары укыймын Кремль коймасында.
Таштан сыгыла кешенең
Елаганы, көлгәне:
“Мин сине өзелеп көттем, Нигә килмәдең, җаным?"
Учка йомып йорәк-кузны Бу сүзләрне кем сызды, “Синең эзләреңә басып. Мин моннан синсез уздым”.
Кайчан тугандыр бу гадәт. Бозылмаган тик әдәп, Минем егет кебек ярсып Торуым гына гаҗәп.
Сәер дә соң... Давыл тынып, Туармы бу тын көнем?
Мин киттем. Башкалар килер. Башка йөрәк җилкенер.
Тик кайчан басылыр минем
Егеттәй җилкенгәнем?
Мине һичкем көтми монда. Тик ник чыңлый колагымда: Нигә килмәдең, җаным?
Нигә килмәдең, җаным?
Снежана
Урамында Софияның.
Сусап калып, булдым хәйран: Су сорасам, болгар кызы Суза миңа салкын әйрән. Кызның кыйгач кашларына Карамаска җаным кыймый. “Снежана!"— Бер җыр булып Колагымда исеме чыңлый.
Сүз тимәсен исеменә, Күз тимәсен буй-сынына.
Болгар кызы биргән әйрән Ялкын сипте сусыныма. Снежана! Снежана! Бу сусавым бетмәс инде. Табан көйгән эссе көнне Йөрәгемә килеп иңде Куз шикелле кар бөртеге.
Дөнья нинди иркен! Киңлекләрен Уйда иңләп-буйлап
Чак кайтырлык, һималайлар сыйган бу дөньяга Бер кәрлә җан сыймый.
Шак катырлык!
Үкендерә һаман ихлас күреп Эч серемне сиңа чишкәнем. Белгән булсам иде күңелеңнең Капкын кебек ачык икәнен...
Чит илдә солтан булганчы. Үз илеңдә олтан бул.
Борынгы сүз
Чит илләрдә солтан булмам, Ләкин
Үз илемдә олтан буласым юк. Барысына түзгән олтан булмам. Ипкәемне имгән, Илкәемне изгән
Түрә табанында олтан булмам.
Олтан булмаганда горур бабам, Олтан булырмени оныклары? Күндәм олтан булып тапталганны Гарьлегеннән җир чүплеккә бәрер.
Ирмен дигән ирме олтан булыр?
Чит илләрдә солтан булганчы ир, Үз илендә олтан булганчы ир
Ил күкрәген саклар калкан булыр.