ТӨРКИ-ТАТАР ЕЛНАМӘСЕ
Әле Ислам кергәнче, мәжүсилек заманнарында ук барлыкка килгән елнамә—
12 цикллык календарьда һәр 12 ел нинди дә булса жәнлек. хайван, йә булмаса кош
исеме белән атап йөртелә Елларнын тәртибе мондый 1—тычкан, 2—сыер, 3—барс, 4
куян, 5—аждаһа. 6—елан, 7—елкы. 8—куй. 9—маймыл. 10—тавык. 11—эт. 12
дуңгыз.
Ел башы, ягъни Яна ел 21 мартта, төн белән көн тигезләшкән вакытта
башланган Ел 12 айдан торган һәм алар саннар белән йөртелгән. Биш 12 еллык исә
60 ел, хәзергечә әйтсәк, бер гасыр тәшкил иткән (милади белән исәпләгәндә без хәзер
34 гасырда яшибез)
Ел исеменә карап халык арасында анын сынамышы да таралган барс елы
байлык, тычкан елы—баллык, сыер елы—туклык, куй елы—кытлык, куян елы
йотлык һ.б.
XI йөз төрки галиме Мәхмүт Кашгари болай дип язган: "Төркиләр бу елларнын
һәркайсынла бер хикмәт бар лип уйлыйлар. Мәсәлән, аларча сыер елы керсә, сугыш
күп була, чөнки сыер сөзешергә ярата торган хайван. Тавык елынла азык-төлек
к\бәя. ләкин тынычсызлык арта, чөнки тавыкнын ризыгы ашлык бөртеге булып,
шуны табып ашау өчен ул әйберләрне тузлырып йөри . Лунгьгз елы керсә, салкын,
кар һәм фетнә күп була. Шул рәвешле һәр елга бер юрау кылалар
Мәхмүт Кашгари. галим кеше буларак, безнен чор кешесе кебек үк ел
атамаларына һәм аларнын юрамаларына беркадәр өстәнрәк караса да, әле XIV йөздә
дә татар патшалары рәсми документларда һижрә белән бер рәттән төрки ел атамасын
да күрсәткәннәр. Мәсәлән. Кыпчак дәүләте (17 йөздән Алтын Урда) солтаны
Туктамыш ханнын Литва кенәзенә язылган хаты “795 ел һижрә белән, тавык елында
язылды" дип тәмамланган
Тышлыкта урнаштырылган календарь 1900—2007 елларны эченә ала.
Элеккерәк, йә булмаса борынгырак чорларда булган нинди дә булса вакыйганың
төрки-татар календареның кайсы елга туры килүен аныклау кыен түгел. Ул фәндә
эшләнгән. Без файдалана торган ел исәбенен башы төрки-татар календареның 10 нчы
елына туры килә, ягъни миладиның беренче елы тавык елына туры килә Шуна күрә
шартлы рәвештә тавык елын миладиның беренче елы белән тәнгәл китереп 1 нче ел
дип алалар:
1 (10)—тавык. 2 (11)—эт. 3 (12)—дуңгыз. 4 (I)—тычкан һ.б.
Миладиның нинди елын булса да 12 гә бүлгәннән сон барлыкка килгән бөтен
сан—үткән чорный тулы (12 еллык) циклларын, ә калдык исә төрки-татар
календареның әлеге шартлы санын күрсәтә Мисал өчен. Казаинын басып алыну елы
1552. Аны 12 гә бүлгәннән сон мондый саннар чыга: 1552 12 = 129; калдыгы 4 Димәк,
Казаннын алынуы шартлы 4 нче, ягъни тычкан елына туры килә икән
Төрки-татар календаре үзенен төгәллеге белән аерылып торган, һәр язгы олуг
көннән икенчесенә кадәр чиратлашып килгән 30 һәм 31 көнлек 12 ай. 365 көнлек ел
тәшкил иткән һәм ул бернинди буталчыклык та тудырмаган. Яна ел исә календарь
буенча "яшь көн". ягъни яшь, яна язгы кояш белән башланып киткән.
Борынгы төрки-татар календаре теге яки бу халыктан алынмады микән дип
фаразлау бик борынгы чорларга алып кереп китәр һәм анын әле кемнең кемнән
алганлыгын аныкларга кирәк булыр иде. һәрхәлдә, моннан 12 мен еллар чамасы элек
таш гасырда Беринг бугазы аша Америкага күчеп башка кабиләләр белән аралашып
беткән бик борынгы төрки кабиләләр телендә “яшь кин", ягъни яшь, яна кояш
атамасы булуы (ул майа календаренда сакланган), аларнын шул ук олуг көннән
башланган календарь белән файдаланганлыклары турында фаразларга мөмкинлек
бирә.
12 еллык төрки-татар календаре беренче карашка ай яки кояш белән
бәйләнмәгән кебек тоелса да. ул нигездә галәмдәге йолдызлыклар системасы белән
турыдан-туры бәйләнгән Кояш үзенен 1 ел эчендәге әйләнешендә 12 зодиак (грекча
‘жәнлек") иолдызлыкларыннан (кыз. арыслан, кысла һ.б.) үтә.
Әзһәр МӨХӘММӘДИ,
профессор