ТАТЛЫ АГУ
Бишенче башлам
вгуст азакларында Рәсимә белән Сөләйманның эшләре мөшкелләнә башлады. Аларның эзләренә төштеләр дә әйбәтләп тикшерергә керештеләр. Шуннан... кулга да алдылар. Чөнки Сөләйман белән Рәсимә базардагы кара кешеләр контрабанда юлы белән китергән товарларны аткарып, Казан халкын юлдан яздырырга маташуда гаепләнәләр иде Әлбәттә, тикшерү барышында Кадрияне дә читләтеп үтмәделәр Кем9 Кайдан килгән? Ни өчен килгән?—барысын да төпченеп, җентекләп, кат-кат сораштырдылар. Шул вакытларда Кадриянен "мине дә кулга алалар, утырталар ахыры" дип коты очты, яшисе килми башлады Әмма тикшерүчеләр Сөләйман белән Рәсимәне биек, калын тимер капка артына яшереп куйсалар да, Кадриягә орынмадылар. Гаеп тагарга дәлилләре җитенкерәмәде булса кирәк. Шулай да Кадриянен тынычлыгы качты
Бервакыт базарга барган иде, шунда һичкөтмәгәндә аны курку алды Тиктомалдан гына, сәбәбен үзе дә белми шүрләргә кереште Аннары ул җилкә чокырында нәрсәдер тоеп, борылып караган иде, эшләпә кигән ике таза кешенен ана төбәлеп торуларын искәрде Димәк күзәтәләр", дип уйлады ул һәм базардан тиз-тиз генә китеп барды. Шуннан әлеге базарга бүтән бармады Кадрия. Әмма... күнеленә, йөрәгенә сенеп калган курку барыбер бетмәде, кимемәде дә; аны иртән-кич, хәтта төнлә дә эзәрлекли бирде.
Аптырагач, йөдәгәч хатын чәчләрен карага буятты. Өйгә кайткач, көзге каршына килеп баскан иде, имәнеп китте: көзгедән ана әллә нинди ят бер яшь ханым карап тора. Ай. әрәм булды алтын-сары чәчләрем, дип чак-чак кына елап җибәрмәде Кадрия Аннары, күзәтү астында яшәгәнлеге исенә төшкәч, уйларыннан кире кайтты, кабат көзге каршына килде Әйс шул, мина кара чәч тә килешә, хәтта бик-бик килешә икән, дип сөйләнде Ләкин бераздан, сул бите ай. уны кояш ханымнын йөзе кинәт кара болыт каплаган сыман булды. Чөнки алтын-сары чәчкә яраштырып сатып алган кием-салымның күбесе хәзер шомырт-кара чәчкә тәңгәл түгел иде Димәк, өскә янә кием-салым мәсьәләсе калкып чыга! Димәк... элеккечә яши башларга, янадан-яңа бәйләнешләргә керүдән дә тайчанмаска кирәк. Чөнки, элеккеге мул бүләк бирүчеләрнең күбесе белән инде ара бөтенләйгә өзелгән, алардан нәрсә дә булса өмет итү— күктәге торнага адарынып яшәүгә бәрабәр ул! Мөбарәк9 Ай, ул бигрәк
Ахыры Башы журналның 11 санында
А
тә кәмит кеше булып чыкты әле. Бер авылдан үзе. Күрше житмәсә. Мәхәббәтемне кабул итте, мина өйләнде. Хәер, миңа өйләнеп яшәве дә шундый әкәмәт булды инде аның. Өйләнгән башы белән ялгыз— әтиләрендә, мин—әни янында, балалар—детдомда: тормыш диген инде шуны?! Аннары, калага яшәргә килгәч тә... Әй, яшәдемени ул моңда, андый яшәү буламыни?! Менә мин ичмасам! Дөрес, бу корсакны белендерми яшәп булмый инде хәзер. Чөнки ул бар! Һәм... матур яшәргә комачаулый да! Әй, теге вакытта абортка керәсе калган аны... һаман шул Мөбарәк инде: тап, бусы кыз булыр сыман, диде. Ә үзе... Ну, болай буласын белгән булсам-м...
Кадрия һәркөнне диярлек, эшкә барганда яки кайткач, көзге каршына килеп баскан чакларда әнә шулай үз-үзенә сөйләнә: Мөбарәкне битәрли. Әмма Мөбарәк каршында үзенең тау чаклы гаебе барлыгын аңларга теләми. Аңдаса, ул ирен эзләп табып, аның алдына тезләнеп гафу сорар, ярлыкавын үтенер, бәлки, Мөбарәк хатынын кичергән дә булыр иде. Ләкин, юк шул, Кадриядә мин-минлек куәтле, тәкәбберлек көчле. Ул әле һаман да үзен Казанның беренче чибәре итеп саный...
Мәгәр көзгедән үз-үзеңә карап күпме генә сокланма, хатын-кызлар арасында булганда алардан үзеңне зифарак та, чибәррәк тә, сөйкемлерәк тә итеп күпме 1енә хисаплама—әгәр дә шул өстенлекләреңне танып, тирә-юньдә сиңа чын күңелдән игътибар юнәлтүче һәм мәдхия укучы табылмаса, синең бу “өстенлекләрен” кемгә хаҗәт?!
Мөбарәксез яши торгач, Кадрия, ниһаять, бер нәрсәгә төшенде: чит-ятларга Кадрия үзе түгел, аның тәне генә кирәк икән! Алар бүләк- фәләнне дә аның сылулыгына, гүзәллегенә мөкиббән китүдән түгел, бары тик... тәнен татыган өчен генә бирәләр икән! Болайга киткәч, Кадрия кем булып чыга инде9! Тән сатып бүләкләргә тиенү—фәхишәләргә генә хас шөгыль бит ул! Ә Кадрия?! Ә Кадрия үзен һич кенә дә фәхишәгә санамый иде. Мөбарәк янәшәсендә булганда шулай иде. Ул әшәке сүзне хәтта уена да китереп карамый иде. Аннары, ул чакта Кадриягә карата бүтән ирләр дә ягымлы, илтифатлы һәм кешелекле мөнәсәбәттә иде бит' Соңыннан, Мөбарәк юкка чыккач, шул ук кавалер-ирләр Кадриягә фәхишәгә караган кебек кенә карый башлаганнар икән ич! Аһ...
Менә шул фикерләр күңеленә килеп, нәфис тәненә тигәнәк шикелле сырышкан майлы карашлы ирләрнең битлеген салдыру мәртәбәсенә ирешкәч, Кадриянең бу икейөзле, хәйләкәр, алдакчы дөньяда бер генә көн дә яшисе килми башлады.
Башта ул суга ташланып үләргә карар итте. Шул ният белән байтак вакыт Болак тирәсендә уралды. Мондагы суның әшәке һәм сай икәненә тәмам инангач, Кабан күле буенда болганып-тулганып йөрде. Инде хәзер сикерәм, бусында, әлбәттә, ташланам, дип, тәвәккәлләргә генә торганда, исенә йә авылда калган әнисе, йә детдомдагы малайлары төшә дә, юк әле, башта әни янына кайтып килим, аннары малайларым янына барыйм, дип, әнисе янына кайтып китә, аннары, билгеле инде, малайлары янына юл тота!
Ә берсендә.. малайларын күрергә барса, коточкыч хәбәр аны аяктан ук егып салды. Малайларның берсе вафат булган, аны Архангель зиратына күмеп үк куйганнар икән инде. Нидән9 Ни сәбәпле?! Бусына төгәл генә җавап бирүче булмады. Мәгәр малайның ашап утырганда кинәт катып китүе, егылуы һәм... ясалма сулышның да, уколларның да ярдәм итмәүе хак иде!
Кадрия исенә килеп, торып йөри башлагач һәм малаеның үлеме белән килешкән сыман булгач, аңа детдом врачы бик мөһим хәбәр ирештерде. Игезәкнең сыңарын, ягъни исән калганын тәрбиягә алып үстерергә теләүче парлар бар икән. Бик әйбәт, бик ачык, кешелекле кешеләр, ди. Үзләренең балалары юк икән.
— Ул кешеләр кайдан?—дип сорады Кадрия
Врач ханым кирәкле кәгазьләрне алып килеп күрсәтте.
Кадриянең башка чарасы юк иде, килешкәнен белгертеп, ым какты
— Алайса менә монда кул куегыз!—диде врач ханым
Кадрия авыр итеп сулады да күрсәтелгә) 'ынга кулын куеп җибәрде.
Менә шулай.. Игезәкнен сынары гаилә җылысын тоеп үсәчәк хәзер. Үсәчәк! Монын шулай икәнлегенә Кадриянең иманы камил!
Әмма Кадриянең үз язмышы билгесез кала әле. Киләчәккә юлы өзелгән, өмете киселгән Мескенлектән арынырга, житешссзлскләрне төзәтергә, биеккә күтәрелергә ул үзендә көч тә, теләк тә таба алмый инде.
Учакны бер сүрелсә тиз генә кабызырмын димә Кеше дә бер бетә икән.
Кадрия күнеленә ныклап кереп утырган теләген тормышка ашырыр өчен Казансу яннарында да болганып алды. Әмма ни ярдан ташланырга, ни дамба күпереннән сикерергә йөрәге җитеп бетмәде Сикерсә дә. ташланса да суны колач җәеп йөзеп чыгар иде әле ул Бата башлагач үләсе килмәс иде Хәер, кем белә... Менә шул соңгысы, билгесезлеге өркетә дә инде Кадрияне Әле бит анын эчендә озакламый бу кабих дөньяга аваз салачак нарасые бар! Анын гомерен алай уптым-илаһым гына ничек өзмәк кирәк, йә9 Аннары, Кадриянең әнисе ялгыз калачак. Тагын., бу йомры күкрәкләргә, зифа буйга, нәфис аякларга ымсынучы әй, юк ла, мина инде андый ир-затларынын поты бер тиен! Мин аңладым инде хәзер Мине бары тик авылдашым, күршем Мөбарәк кенә чынлап сөйгән, чынлап яраткан икән' Шулай булмаса, ул мина атап җыр иҗат итәр илемени9 Ә жыры җыры нинди бит әле аның:
Үтеп барган чакта Төп-төз генә атлап.
Кадрия шулай җырлый-җырлый, елый-елый тәвәккәлләп агу эчте
Аннары анын белән ни булган9 Егылып яткан төштә аны кем башлап күргән һәм. Юк, Кадрия инде боларын белми. Ул уянып кү зләрен ачканда, ягъни кабат бу дөньяга әйләнеп кайтканда—хастаханәнең реанимация бүлегендә, ниндидер аппаратлар янәшәсендә ята иде
Шуннан соң да Кадриянең тормышы өчен көрәш тукталмады әле Хәер, монда Кадриянең гомере өчен генә түгел, анын корсагындагы баланы исән-имин саклап калу өчен дә врачлар кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр иде
Кадриянең нигәдер аларга ачуы чыкты. Ул иң беренче күзенә чалынган ак халатлы чибәр туташка:
— Мине исән калдыру нигә кирәк булды сезгә9—диде.
Туташ аппаратка карый-карый журналга нәрсәләрдер язып торган җиреннән башын күтәрде
— Үләргә беркайчан да сон түгел, яши алганча яшәгез әле. дөнья әнә нинди матур, нурлы бит'— диде
Кадрия мөлаем йөзле туташ белән килешеп
— Әйе шул, дөнья нурлы, дөнья матур,—дип, як-ягына карана- карана уйланды Аннары, янә мөшкел хәле исенә төшеп, күңелсез хисләргә бирелде Ярый, аны исән калдырдылар, ди. Көннәрнең берендә ул моннан терелеп чыкты ди Шуннан9'
Юк, ул инде хәзер элеккеге тормышына әйләнеп тә карамаячак! Ә яңа тормышы нинди булыр, кайсы эздән, нинди сукмактан башланыр— шайтан белә' Ләкин шулай да Кадрия бер нәрсәне ачык анлый: ул инде ирләргә моннан соң сылу, нәфис тәненең ләззәтле мизгелләрен татытыр өчен генә табынмаячак! Юк! Ир-егетләр анын тирәсендә моннан сон назга сусап, ләззәт теләнеп, бөтерелеп, ялынып-ялварып, хәтта үрмәләп йөриячәкләр әле! Кадрия хыялы белән артыграк мавыгып китеп, злекке сөяркәләренә нәфрәтләнеп, телен күрсәтте “Менә сезгә'" Моннан сон җир йөзендә Кадрия дигән кеше булмас инде, анын исен дә, эзен дә таба алмассыз' Ул, кайчандыр ки. бу кабих дөнья белән араны мәңгегә
өзәргә карар иткән икән, ошбу карар әле үз көчендә кала: Кадрия аның белән араны барыбер өзәчәк! Ләкин башка ысул кулланып!
Кадрия уйларыннан арынып, каршыдагы ятакка төбәлгән иде, кинәт сискәнеп китте, аннан аңа соры күзле, коңгырт бөдрә чәчле бер ир-егет карап ята иде.
Кем ул? Моңда ни өчен ята, нинди сәбәп белән?!
Бу сорауларга җавапны Кадрия шәфкать туташыннан сорашып тапты. Әлеге егет чуаш милләтеннән икән! Финанс-икътисад институтынын соңгы курсында укый, ди. Әтисе—андый-мондый гына кеше түгел—райком секретаре, имеш. Ә егетнең бирегә килеп эләгүе—юлда, үз машинасында авариягә очрау аркасында икән...
Шулай да Кадриянен эченә җылы кереп китте. Ул бит бу реанимация дигән сәер исемле бүлмәдә әллә кем белән түгел, ә райком секретаренын студент улы белән кара-каршы ята...
Әгәр дә Кадрия агу эчеп,—тьфү-тьфү,— бирегә килеп эләкмәгән булса, кайда күрер иде әле бу реанимация дигән нәрсәне һәм кайда очратыр иде—муены, куллары, күкрәге марляга чорналып беткән райком секретаре малаен?!
Язмышына рәхмәт иңде: исән дә калды, аннары әнә... соры күзле, коңгырт бөдрә чәчле кардәш чуаш егете көннәр буе аны күзәтеп ята. Хәле җиңел түгел, билгеле. Әмма шулай да ул, Кадриядән сокланулы күзләрен ала алмый, гел карый да карый. Димәк, ул егет Кадриядә нидер тапкан! Әйе, әйе...
Көннәрнең берендә—бүлмәдә беркем дә юк чакта—егет Кадриягә дәште:
— Исемең ничек синең?
Кадрия әйтте.
— Ә минеке Василий,—диде егет.
— Әтиең райком секретаре, иеме?!
— Кайдан беләсең?
— Мангаеңа язылган!
Егет, “Минем турыда мәгълүматлы икән инде бу” дип уйлап булса кирәк, һич көтмәгәндә:
— Бездә—Николаев! Ә сездә кем бар!—дип көлемсерәде.
— Ну... Муса Җәлил,—диде Кадрия.
— Муса Җәлил касманаут түгел ул. Николаев касманаут! Чуаш касманаутлы милләт!..
— И-и. . әйтәм аны. үзең дә чак-чак кына кусмыска очмый калгансың, шуңа икән!—дип елмайды Кадрия.
Василий эндәшмәде, иреннәрен тешләде; аның карашы моңсуланып киткән иде: күрәсен, ул үзе турында исенә төшергәнне яратмый иде. Әлбәттә, нечкә сиземләве белән, Кадрия моны колагына киртләп куйды һәм.. сүзне шунда өзде. Аннары ул Василийга игътибар итмәскә тырышты Кайчакта карашлары очрашса да, күзләрен тиз генә икенче урынга юнәлтергә ашыкты. Бу исә Василийны ярсыта, ачуын чыгара иде Әйе, әллә кайдан сизелеп тора шул, Василийга Кадрия бик-бик ошый! Анын бу гаҗәеп чибәр, сөйкемле хатын-кызны... үзенеке итәсе килә!
Кадрия исә, гадәттәгечә, егеткә игътибар итмәскә тырышып үз уйларына чумды:
“һич юк! Чәчен белән аякларымдагы тузанны сөртсәң дә... Минем бит сылу, нәфис тәнем генә түгел, моңлы йөрәгем, нечкә күңелем, газизләрдән газиз җаным да бар! Шулай егетем, синең дуамал теләгеңне канәгатьләндереп кенә миңа бу тормышта җиңеллек килмәячәк'”
Василий:
“Инде... нишләргә тиеш мин?!”
Кадрия
“Машинаны идарә игәр өчен, йөртүче таныклыгына ия булу гына җитми, машинаның үзенә дә ия булырга кирәк!..”
Василий:
“һм-м-м Каты чикләвеккә охшагансын охшавын да, ләкин безнен тешләр нык, әллә нинди каты чикләвекләрне дә ваткан бар, алай бик масайма әле!..’*
Шулчакны бүлмәгә ак халат кигән юан гына, зур гына гәүдәле, ыспай кыяфәтле бер ир килеп керде. Култык астына кавын, карбыз кыстырган, кулына тәм-том тутырылган капрон букча тоткан. Ул Кадриягә сәер итеп кенә карады да, врач урындыгын алып, улы янәшәсенә килеп утырды.
Аларның сөйләшкәннәрен тыңламас өчен Кадрия читкә борылды. Шуннан йоклап та киткән
Уянып күзләрен ачканда ул янындагы урындыкка куелган кавын, карбыз телемнәрен һәм... тәм-том күрде Шундук каршындагы ятакка төбәлде. Василий аны күзәтеп ята иде Сылукайның үзенә тутырып каравын искәреп, егет телгә килде:
— Синең өлеш алар. Аша!—диде
Кадрия баш тартырга мәҗбүр булды.
— Татлы әйберләр күрсәтеп мине азаплама, зинһар, барыбер сатып ала алмассың!—диде.
Василий гаҗәпләнгән сыман кыланды:
— Ба-а, нинди тәкәббер кыз! Кем әле сине сатып алырга җыена9 Мин бары тик сиңа күчтәнәчләрдән өлеш чыгарырга гына теләгән идем
— Әйе, беләм мин күчтәнәчтән ничек авыз иттерәләр икәнлеген Башта сыйлаган булалар, аннары
Василий елмайды:
—Авызың пешкән икән инде бер, димәк. Ләкин миннән юкка шикләнәсең, ефәгем Mini андый бәндәләрдән түгел: аша, аша!
— Мин. ашармын да. Әмма соңыннан боларнын әжерен сиңа ничек кайтарырмын сон9!
— Мин әҗер сорамыйм бит әлс синнән Бары тик ашарга гына тәкъдим итәм!
— Ярый алайса,—дип Кадрия кавын телеменә үрелде,—күчтәнәч-ләреңне ашыйм ашавын, ләкин бел, үземне сина ашатмыйм Василийның колакларына тикле кып-кызыл булды.
— Мин анысын ук сорамадым бит әле синнән,—дип ул карашын, ниһаять, читкә юнәлтте Әмма озакка түгел.
Менә шулай башланды аларның танышып, бер-берсе белән кызык-сынып китүләре Аннары Василий белән Кадрия реанимациядән төрле палаталарга күчерелгәч тә, ашханәдә очрашканда яки дәвалау булмәләрендә врачка күренергә чират торган вакытларда гел бергә булырга тырыштылар Әлбәттә, сүзләре һаман төртмәле, чәнечкеле булып, болай сөйләшү аларга бик ошый иде Бер кичне Василий Кадрияне палатадан чакырып чыгарып аулак урынга алып китмәкче булды.
Кадрия олы корсагына ымлап
— Шушы килешме?—диде
Василий елмаерга тырышып:
— Ә безгә бу комачауламаячак!—дип жавап кайтарды
Кадрия кинәт дөрләп кабынып:
— Мин бит кавыннарыңны ашаганда әйттем: Боларнын әжерен кайтара алмыйм, и үземне дә ашатмыйм' —дидем Әйттем бит9!
— Ну, әйттең инде, әйттең,—диде Василий гадәттәгечә куе кызыл төскә кереп —Сине ашарга җыенган кеше юк ич әле'
— Алайса ник мине анда кодалыйсың, монда гына сөйләшеп торырга ярамыймы?!
Василий ык-мык итте
— Монда бит. әнә аяк асты, уңайсыз...
— Ояласынмы’ Шулай... Мин бала анасы булачак кеше, кияүдәге хатын, ә син өйләнмәгән егет! Оялырсың шул атаңа җиткерсәләр?!
— Причем монда әти? Гомумән, мин үземә баш, үземә аяк! Ә ашау мәсьәләсенә килгәндә, мин бик талымлы егет, ефәгем. Аннары, синен турында байтак нәрсәләрдән хәбәрдар инде. Монда ни сәбәпле эләгүеңне дә...
— Җитте, кирәкми бүтән!—дип кычкырып куйды Кадрия. Минем ирем бар!—һәм кереп китмәкче булды.
Мәгәр Василий көмәнле килеш тә күз явын алырдай чибәр ханымнын шулай эшлисен сизеп, нәфис кулларыннан тотып алды:
— Юк синең ирең! Юк!
— Бар дим, бар! Җибәр кулларны!
— Кем ул? Әйтсәң...
— Аның исеме Мөбарәк!
— Мө-ба-рә-әк?
— Әйе.
Василий нигәдер диварга сөялде:
— Таныш исем! Шундый берәүне беләм мин.
— Әй, Мөбарәк исемле кеше беткәнмени дөньяда! Төсе-кыяфәте нинди иде сон анын9
— Анысын син әйбәт беләсең инде, ефәгем! Аның икенче исеме дә бар бугай әле. Мөшәрәф!
Кадрия Василийның муеныннан кочаклап алганын тоймый да калды:
— Син аны кайдан беләсең, җаным?! Кайда күрдең? Кайда очраттың?
Василий шушы илаһи мөмкинлектән файдаланып, әкрен генә Кадриягә елышты, билләренә кулларын салды:
— Элек үбешик!
Кадрия Василийны этеп жибәрде:
— Менә анысы булмас инде! Сез шул хатын-кызның йомшак чагыннан файдаланып калырга гына торасыз. Барыгыз да бер чыбыктан сөрелгән нәрсәләр сез!—дип кереп китмәкче иде, Василий озын буе белән анын каршына килеп басты, юлын бүлде:
— Ефәгем! Мин шаяртып кына бит. Ә Мөбарәк-Мөшәрәф бүгенге көндә төрмәдә утыра!
Кадрия үзе дә сизмәстән Василийга таба борылды:
— Ни-чек?!
— Ярый, тында...—Василий бер чирле хатынны җитәкләп үтеп киткәннәрен көтеп торды да, кулларын артка куеп диварга сөялгән килеш, ашыкмый гына сөйләргә кереште:
— Минем әтинен кем икәнлеген яхшы беләсең инде, ефәгем— татар-урыс районының хуҗасы, ягъни падишаһы ул! Менә шулай, ефәгем... Синең туксан тугызлы Мөбарәгең Казаннан табан ялтыраткач, минем әтигә тезләнүче районный Муки дигән урман хуҗалыгына килеп, шундагы бер куе урманга каравылчы булып урнаша. Бу тилене алалар, әлбәттә. Шул көннәрдә генә райүзәктән яшертен хәбәр алына: “Фәлән-фәлән көнне, фәлән урманыгызга падишаһ үзенең әшнәләре белән ау сәфәренә кузгалачак. Көтегез!” дип.
Көтәләр, билгеле. Әле ничек кенә көтәләр биредәге әтрәк-әләмнәр. Падишаһнын ау сәфәре уңышлы чыксын өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Якын-тирә урманнардан өстәмә пошилар, кыргый кабаннарны куып китерәләр! Аннары—алтын әйберләргә биһуш, акчага мөкиббән озын торыклы, кара, сары чәчле, коңгырт, зәңгәр күзле кызларны...
Менә шулай, ефәгем... ошбу сәфәр күңелле генә башланып китә дә, азагы күңелсез генә бетеп куя! Барысына да районның ач күз прокуроры белән профсоюз комитетынын гуҗ тамак рәисе гаепле! Икесенә бер маржа кызын бүлешә алмаганнар бит, тинтәкләр, беткәнмени инде шунда чибәр-чибәр татар кызлары!
Шуннан менә шул, профсоюз рәисе—ике, ә районның прокуроры өч тешеннән колак кага! Шуннан эш зурая-бүселә, судка ук барып җитә, ефәгем!
Ә судта гаепләүче—прокурор үзе! Хәер, хөкем җәтмәсен бик оста, бик хәйләкәр үрә алар. Закон үз кулларында бит, нигә файдаланып калмаска! Шуннан, җәтмәгә профсоюз комитеты рәисе килеп капты дип уйлыйсынмы, ефәгем9 Ялгышасын алай уйласан. һичкайчан карга карганын күзен чукымый. Бу—аксиома! Ә менә жәтмәгә бер гаепсез кеше килеп эләгә. Ул—ахмак Мөбарәк. Ни өченме9 Чөнки, Мөбарәк урман каравылчысы буларак үз вазифасын тиешенчә башкармаган имеш Ягъни, әлеге дә баягы урманда кабан дуңгызларының нормадан артык үрчүләренә юл куйган; бу хәлне белә торып та тиешле органнарга вакытында хәбәр итмәгән, нәтижәдә, азган-тузган кабан дуңгызлары прокурор белән профсоюз комитеты рәисе утырган машинага һөжүм итәләр. . Ин соңыннан, судья чыгарган карар буенча, Мөбәрәген. ефәгем, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә'
— Менә шулай —дип сүзен очлады Василий,—Мөшәрәф-Мөбәрәген тү-тү...
Райком секретаре улыиын әлеге сүзләреннән сон Кадриягә нигәдер җиңел булып китте. Әйе, күптән, бик күптән билгеле иде инде Мөбарәк белән нәрсә дә булса булачагы! Менә булган инде, Мөбарәк теләгенә ирешкән—элмәккә барып үзе башын тыккан, Вася әйткәндәй, тиле'
Шушындый уйлардан сон Кадриягә тагын да жинелрәк булып китте Ул йөрәгенең сулкылдаудан туктавын, күңеленең бушануын, жанына тынычлык инә баруын сизде.
Василий да сылу, гүзәл көмәнле ханымдагы үзгәрешнең нәкъ үзенә кирәк яктан салулап китүен аңлады. Инде бу жину иде һәм бу “жинү”не ничек кенә булса да кулдан ычкындырмаска кирәк!
Василий, мин хәзер киләм, ефәгем, дип, палатасына юнәлде Чыннан да озак тормады, кызыктыргыч ялтыр тышлы китап тотып, килеп тә җитте, китапның урта бер төшен ачып, “Тынла”, диде, укырга кереште
— ... “Бәхетләренә, яшенле-янгырлы төн иде Шуннан файдаланып, яшь, чибәр, дәртле хатын сөяркәсе белән сөешеп туя алмады Тышта тәҗрибәсез солдатларның нидер сорап эндәшүләре, офицерларның тупас рәвештә кычкырган авазлары ишетелә, әмма. Күк күкрәве чатыр эчендәге сәгадәтле ыңгырашуларны күмеп китә иде"
— Йә... ничек?!
Кадрия иң элек китапның тышына төбәлде Авторы бөтенләй ят һәм әсәрнең исеме дә сәер аталышлы иде
— Моның ише “особый" китапларны укыганың бармы сон әле?— Василий, кәпрәеп, Кадриягә сораулы карашын юнәлтте
— И-и, кая инде ул безгә-ә —дигән булды көмәнле сылукай.— Китапханәләрдә юк та юк инде болар' Китап кибетләренә кайтсалар да, безнең ише түбән катлау вәкилләренә эләкмиләр!
— Во' Дөрес әйтәсең,—диде Василий, кабынып —Мондый затлы китаплар районыбыздагы үзәк китап кибетенә Мәскәүдән почта аша гына кайтарыла! Аннары туп-туры безнең өйгә килеп керәләр Бары тик безнең өйгә генә!. Бездә шушындый китаплар, беләсен килсә, ефәгем, биш йөз мең тәңкәлек булды инде!
Кадрия исе китеп:
— Би-ш йө-з мс-ң9!—дип куйды
— Әйе. . биш йөз мең!—диде Василий исе китмичә генә
— Бу бит... бу бит колхоз фермасындагы һәммә сыерлар бәясе чак-лы-ы!!! v
— Әйе шул,—диде Василий —Ләкин хикмәт анда түгел Хикмәт шунда, әти ул китапларны түләп алмый! Безгә ул китаплар бушка килә'
— Ничек?! Нинди юл белән9!
— Бер нинди юл белән дә түгел Әти шалтырата, алар китерәләр, вәссәләм!
— Ә китапларга акчаны кем түли
— Мин кайдан белим!
— Көннәрдән бер көнне атаңны җавапка тарттырып куйсалар?!
Василий башын тагын да текәрәк тотып:
— Патшанымы?—диде —Бездә коммунист патшаларны кемнең җавапка тарттырырга җөрьәт иткәне бар әле, ефәгем?! Хәер, өйдә бу мәсәлә турында да сүз чыккалый чыккалавын. Әтием андый чакларда: "Әгәр дә тикшерергә керешсәләр, минем түрәләр арасында шөһрәтем артачак кына һәм мине Обком секретаре итәчәкләр!”—ди. Менә шулай, ефәгем, шулай яшәргә кирәк дөньяда!
Василий тагын әллә нинди әкәмәт, кызыклы хәлләр һәм Кадриянең төшенә дә кереп карамаган, башына да килергә мөмкин булмаган мавык-тыргыч, сәер рәхәтлекләр турында сөйләде. Ниһаять, Кадриянең шушы Василий әле генә сөйләгән мохит эчендә кайныйсы, яшисе килә башлады! Әмма бу әлегә матур, татлы хыял гына шул. Бу хыялны чынбарлыкка әверелдерер өчен, әлбәттә, иң элек Василийны кулга төшерергә кирәк. Ә нигә Бу—булмастай эшме?!
Кадрия, чытлыкланып, Василийга ябышты:
— Ай, үләм... Әллә нигә башым әйләнеп китте!—диде.
Сылукайның тыныч, елмаюдан балкыган йөзе Василийның күңелендә дәрт уятты. Егет үзе дә елмаеп, ай, минем дә башым әйләнә ич, диде дә, Кадриянең муеныннан кочаклап, җиләктәй иреннәренә йотылды. Мәгәр сихри байлык иясе тиз айныды. Көч тә бар икән үзендә! Икенче мизгелдә инде Василий яңагын тотып басып тора, ә Кадрия палатасына таба китеп бара иде.
— Ух, ашыктым!—дип уйлады Василий —Бераз сабыр итәргә кирәк булган да бит!
Мәгәр иртән ашханәдә алар тагын очраштылар. Василий манный боткасы, егерме биш грамм май, пешкән ике йомырка һәм кесәл салынган йомрыны күтәреп, Кадрия янәшәсенә килеп утырды. Сылукай инде үзенекеләрен җайлап кына ашарга тотынган иде.
— Төнозын йоклап булмады,—дип сүзгә кереште падишаһ улы.
Кадрия эндәшмәде.
— Яңак сызлады,—дип өстәде Василий.
— Миннән әҗерен көтәсеңме?!—Кадрия егеткә яндырып карады.
“һай-йәй... Ачуланганда да нинди матур, күркәм йөзле булып кала белә бу, каһәр!”—дип уйлады Василий һәм пижама кесәсеннән нәрсәдер алып, тиз генә Сылукайның уң кулын эләктерде дә, учы төбенә салып, бармакларын йомдырды. Аннары авызын гүзәллек иясенең нәфис колагына якынайтып, серле рәвештә:
— Миннән сина бүләк бу, ефәгем!—диде.
Кадрия башта: мә, кирәкми миңа синең бүләгең дип, уч төбендәге нәрсәләрне иясенә кире кайтармакчы иде, мәгәр., үзенең инде тирәсендә ике-өч егетне биетеп йөртә торган яшь кыз кәмәше түгел икәнлеге исенә төшеп, ул ниятеннән ваз кичте һәм ун кулының бармакларын тирә-юньдәге кешеләрдән качырып кына ачып, уч төбендәге нәрсәләрнең ахак кашлы алтын алкалар икәнлеген белде. Шундук аның бер бите ай, икенче бите кояш йөзенә соклану галәмәте чыкты һәм ул Василийга үтә жылы караш ташлап, “Рәхмәт”, диде дә, аннары кинәт уйчанланып өстәде:
— Менә мин сиңа тагын әҗерле булып калдым инде!
Василий бусыңда инде чыннан да өстенлеккә ирешә баруын тоеп, әмма шаяртып:
— Әҗереңне ни-нәрсә белән түләрсең икән, ефәгем?—диде.
Сылукай күзләрен зур ачып, хәйләкәр төстә:
— Хәзер үк түләр идем дә, күрәсең ич... кассам йо-заклы-ы'—лгиде Василий кызарып, мәгәр сер бирмәскә тырышып җавап кайтарды: — Йозакнымы?! Һәй, йозакны гына ачарга була аны!..
— Йә, ачып кара соң алайса?!—Кадрия горур гына кыяфәт белән, урыныннан торып китте.
Берничә көннән, хастаханә подвалында, яшелчә саклагыч янәшәсендәге каравылчы бүлмәсендә Василий Кадрия алдына тезләнгән килеш тора иде.
„ ~ Юк!—дип кырт кисте сылукай—Соңгы тапкыр әйтәм: кассам
йозаклы, йозак ишеге мөһерле, ә мөһергә орынырга намусым кушмый!
— Намус, намус, имеш...—дип, эчке киеренкелектән шартларга җитешеп, кабатлады падиша улы —Йә, нинди гөнаһларым өчен шулай рәнҗетәсең син мине9 Алайса әйт: әҗерләреңне ничек итеп түләмәкче буласын син мина, ә9’
Кадрия билләренә таянып, тешләрен кысты:
— Ирен төрмәгә яптыргач, хатыны белән ни кылансаң да була дип уйладыңмы9 Юк инде, мине алай жинел генә төп башына утыртып калдыра алмассыз! Мин фәхишә түгел! Мин намуслы хатын! Белмәсән бел...
Василий озын бармаклы куллары белән коңгырт бөдрә чәчле башына ябышты:
— һаман бер сүз: ирем дә ирем, имеш! Синдә генә булган ди ир Соң, төрмәгә мин яптырмадым ич! Аннары, аннан кайчан чыга әле ул9 Ә синең гомерең үтә! Минем бит әле сиңа "фәхишә” дигәнем юк! Минем болай синең җәберләүләреңә түзүем дә бары тик сине яратканнан гына, ефәгем! Әйдә, килешик инде Вакытны заяга үткәрмик! Йә
Кадрия нәфис аякларына Василийның куллары тиеп китүдән, ток бәргәндәй, чирканып, артка чикте
— Кит, кит, кагылма мина, хакын юк!
Василий хәтта тешләрен шыкырдата-шыкырдата, үкереп куйды:
— Ну-у... Ну-у... Ай, нигә син шундый чибәр булдың икән9 Яратам бит мин сине! Ә мин яраткан кешемне бары тик үземнеке генә итәргә тиешмен! Ефәгем, алайса. . чык мина кияүгә!
— Ки-яү-гә-ә?!
— Әйе, әйе.. Кияү-гә-ә!
Сылукай корсагына ымлады:
— Шушы килешме9!
— Ә, юк, аны тудыруханәдә калдырып чыгасың..
— Ярый, мин... уйлап карармын!—Кадрия башын текә тотып, бүлмәдән чыгып китте
... Ниһаять, алар килештеләр.
Менә инде Кадрия кызын тудыруханәдә калдырып, Василий иярләгән ак “Волга”да Жданов урамына таба җилдерә. Фагирдан киемнәрен алырга! Ләкин Рәсимәнең төрмәдән чыккан салмыш ире фатирны сакларга овчарка алып кайтып куйган икән. Эг сылукайны ишеккә якын да китермәде, эчтән гел ырылдап өреп торды'
Шуннан соң Василий кулын селтәде:
— Киттек, ефәгем! Мин сине районыбыздагы иң шәп кибеткә алып кереп, өр-янадан киендерермен,—диде
Кадрия тәрәзәләрдәге көнчел һәм усал, хыянәтчел карашларны искәреп, әмма нигәдер әле ишегалдыннан аерыласы килмичә, тагын бер мәртәбә бәдрәф турысына карап, Мөбарәк белән булган күңелсез, кызганыч хәлне исенә төшереп, авыр сулап куйды:
— Киттек, Василий!
Менә инде Кадрия—авылдан күптән түгел генә кузгалып, зур өметләр, ак хыяллар эчендә бөтерелеп, калага яшәргә килгән яшь хатын— кабат каладан кузгалып, райүзәккә таба китеп бара
Ул авылдан алтын-сары чәчле булып, Кадрия исеме белән килгән иде Ә хәзер кара чәчле булып, бүтән исем астына сыенып кайтып бара!
Ни көтә аны анда9!
Ә Василии, әнә. арттан килү-че машиналарны күзәтергә куелган көзгедән һаман-һаман Кадриягә карый, елмая. Елмаерлыгы да бар шул, Казан хәтле Казанның беренче гүзәлен янәшәсенә утыртып алып кайтып 2 *
бара бит! Көннәрнең берендә банкет-фәләндә, Василийның кочагына кереп сыенган шушы илаһи жан иясен шәйләп өлгергәч, район прокуроры белән профсоюз комитеты рәисенең чепи күзләре маңгаена менәчәк әле! Менәчәк... Шуларны уйлагач, Василийга иллә дә рәхәт булып китте...
Кадриянең уйлары исә—дөньяда ин-ин якын кешесе—әнисе тирәсендә бөтерелә иде. Аны авылдан кузгатырга һәм райүзәк тирәсенә урнаштырырга туры килер инде!
Гүя сылукайнын күңелен күгәрергә, кәефен шәбәйтергә теләп, февраль кояшы дәррәү кыздырып жибәрде. Дамбада кар эри башлады. Юл читендәге агачлар да ап-ак күлмәкләрен салып ташладылар...
II
Беренче башлам
дәм баласы тугач ук дөньяга елап аваз сала. Шундый каты, чәрелдәп, үпкәләп елый ки, тәннәр чемердәп, йөрәкләр тетрәнеп кигә. Бу—әллә нәрсә дә түгел инде үзе—сабыйның тәкәбберлеге генә. Ул:
— Тизрәк кулыгызга алыгыз мине, күтәреп йөрегез, сөегез, иркәләгез һәм минем күңелемне күрер өчен сыер булып мөгерәгез, маймылдай мәтәлчек атыгыз, тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшләгез, мәгәр мине генә елатмагыз!—дип кисәтә төсле.
һәм хөрмәтле ата-ана “бердәнберем”нең, “күз нурым”ның күңелен күрер өчен, кем әйткәндәй, тәмугка кереп чыгарга да ризалар инде.
Әнә шулай тәрбияләнеп үскән бала, бер көнне, һич көтмәгәндә, дөньяны шаккатырып куя—жинаять юлына кереп китә!”..
— Фәхишәлек жинаять була икән алайса!—дип Василий китабын читкә куеп, урыныннан торды. Гәрчә, биш урында биш сөяркә асраса да, ул үзен һич кенә дә фәхешкә санамый иде. Шулай да китаптан укыган нәрсәләр тәэсир итте булса кирәк: “ Шәфкать белән араны ныклап өзәргә кирәк, миннән бала да бар ич, аннары... ул яна бәйләнешләргә дә кергән бугай”,—дип уйлады. Бу турыда шул ук көнне Шәфкатькә дә җиткерде.
Василий яныннан өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп, чыгып киткәч, Шәфкать:
“Ярар, ахыры хәерле булсын!—дип уйлады.—Бүре баласын бүреккә салгач та урманга карый, диләр бит... Үз ишемне табармын әле. Эшем бик әйбәт ич! Йомышлары төшеп, яныма кемнәр генә килми дә, кемнәр генә китми. Арада әйбәт кенә бер сатучы егет тә бар әле. Кармакны менә шуңа салып карарга кирәк! Булды, тәвәккәллим!..”
Шәфкать бизәнеп-ясанып эшкә китте.
Урам буйлап килгән матай тавышы ишетелде. Кешеләр борылып, йә башларын күтәреп карадылар. Матай кибетче Тимергали капкасы буена кайтып туктады.
Кибетченең хатыны тәрәзәгә капланды:
— Корычнур икән!
Егет үзе өйгә керергә ашыкмады, матаеннан төшми генә тәмәке кабызды: “шулай итеп, бер бите ай, бер бите кояш кызны күреп кайттым райүзәктән”, дип, күңеллеләнеп уйлады ул.
— Корыч-чнур-р!
Ишегалдыннан яңгыраган әлеге аваз егетне сискәндереп жибәрде. Ул тәмәкесен жиргә ташлап, үкчәсе белән басып сүндерде дә, матаеннан төшеп, капка келәсенә үрелде. Тимергә тимер бәрелеп чылтыраганы ишетелде...
Сызылып киткән кара мыеклы, уртача буйлы, әмма төптән нык,
алсу йөзле егет, болдырга барган җиреннән туктады һәм зур. озынча башын янга борып, кысыграк күзләрен әтисенә төбәде. Саран диварына терәп өелгән утыннар турысында юан гына бер ир карама бүкәнгә утырган көе, телен чыгарган да тырышып-тырышып ике тезе арасына кыстырган пычкыны кайрый. Әмма шул ук вакытта астыртын рәвештә, малаена карап алырга да өлгерә иде
Малае үзенә сынап карап торгач, гайрәтле ир эшеннән бүленгәндәй, мәгънәле генә итеп елмайды.
— Нәрсә, әти?—диде егет әтисенен төпченүчән күзләренә туры карамаска тырышып һәм урманга барырга җыенуына төшенеп эченнән генә: "Әзерләнгән утыннарыбыз әнә ничаклы, тагын нәрсәгә инде9!”— дип, күңелсезләнә калды.
Чыннан да, урманга барасылар икән, мәгәр бусында утынга түгел, эшләнәчәк яна капка өчен, имән кисәргә Инде урман хуҗалыгыннан алынган рөхсәт язуы да бар, кайдан, нинди агачларны егарга кирәклекне урманчы да күрсәткән, ди, имеш
Ир кеше шул арны әйткәч, янә, малаена төбәлде.
Егет тагын кызарды. Әле өченче көн генә әтисе бер авыл агаена: “Корычнурнын печәндә дә, утында да кайгысы юк. Корычнурнын кайгысы быел хатын-кызда!"—дип сөйләп тора иде ич. Әнисе да кичә бер авыл апаена: “Менә, Ходай кушып, яна капка эшләткәч, көзгә Корычнурны өйләндерербез инде аннары".—диде
“Түбән оч Саниягә өйләндерми торыгыз әле, яме,”—дип күңелсезләнеп уйлады Корычнур һәм Шәфкатьне күз алдына кигереп хыялга бирелде
— Җә — диде ир кеше, ике тезе арасына кыстырган пычкыны әйләндерде дә, күзләренә якын китереп карады, аннары өч почмаклы игәү тоткан кулының баш бармагы белән тешләренең үткенлеген тикшерә башлады. Егет исә ни өчендер аксыл-зәнгәр күккә карап тора иде Әнә кояш әнә болытлар әнә түбәннән генә җиде карга очып үтеп бара
— Сөйлә, юлларың уңдымы9—дип төпченүен дәвам итте ир кеше, пычкының икенче як тешләрен кайрый биреп
“Ничек итеп җавап бирергә инде бу әтигә9 ” Егет караңгы чырай белән ак әтәчкә карап уйланып торгач, сулъяк кесәсенә тыккан кулын нервланып уйнатып алды
— Жә, ник дәшмисең?—диде ата кеше, ниһаять, эшеннән бүленеп, соры күзләрен чак кына кыса төшеп, малаена карады —Мин синнән “юлларың уңдымы" дип сорадым, ә син һаман дәшмисен
— Дәшмәгәч, билгеле инде,—диде егет, теләр-теләмәс кенә, караңгы чырай белән.
— Юлларың ун булмаган, шуңа шулай дисен инде син
— Билгеле, шуңа шулай дим
— Ярый. Ә хәзер минем төп соравыма җавап бир: ялгышмасам, син товар кирәклек өчен генә бармагансың ул сәүдә берләшмәсенә9’ — Ир кеше тотлыкты, тамагын кырып куйды һәм сүзен дәвам итте —Теге хатынны күрү өчен —Ләкин ул ни өчендер сүзен әйтеп бетермәде, тәмәке кабыза башлады Шырпысын сүндереп аяк астына атты, төтенне тәмле итеп суырып эчкә алды да, бераздан өреп чыгарды
— Матай . сүнеп аптыратмадымы сон9
— Юк, әти матай әле һаман бер басуда кабына'
Ир кеше тирәсендә чүпләнеп йөргән тавыкларга тешләре арасыннан гына чирттереп җибәрде —Шулай да, улым, бигүк акыллыга ошамаган син
"Ник алай әйтә соң бу әти’"—дип уйлады егет
— Балалы хатынга кызыкканга күрә әйтүем.
"Бары тик баласы булган өчен гснәме9' ”
— Хатын—хатын инде ул, баласы булса булмаса да—кыз түгел!
"Әти дөрес әйтә шикелле,—дип уйлады егет —Нигә мин балалы
хатынга кызыктым соң? Юк, гаеп миндә түгел, әлбәттә, түгел, чөнки башлап ул үзе мина... складына товар алырга барган көнне үк, минем егет икәнлегемне белеп, минем белән бик ачылып сөйләшә башлады. Дөрес, минем үземә дә ошады, бик ошады ул. Шуннан сон мин аны бер генә көн дә күрми тора алмый идем инде. Ә танышуыбызга бер ай вакыт үткәч, Шәфкать (исеме генә дә ни тора бит!) минем янга мотоциклга утырып, безнен авылга, туганнарына кайтырга чыкты. Бу сәфәрнең сәбәпчесе, әлбәттә, мин идем бугай...
— Күккә кара! Болытлар кабара бит, яңгыр явачак ахры,—диде кыз.
— Яуса... әллә яңгырдан куркасыңмы, шикәр кебек эреп төшәрмен дип.
— Яңгыр—фәләннән курыкмыйм ла анысы, яшеннән генә шүрлим мин,—диде кыз нәүмизләнеп.
— Яшенле яңгырдан...—дип төзәтте аны егет.
— Әйе, яшенле яңгырдан. Беләсеңме, мин бәләкәй чакта безнен өйнең морҗасыннан яшен ташы килеп керде... бәхетебезгәдер, әни түр тәрәзәне япмыйча калдырган булган икән Яшен ташы шуннан чыгып юк булды. И, курыктык!
— Бүген менә курыкмаска тырыш инде,—диде егет.—Курыкканга куш күренә ул.
— Курка, ди... Алай куркырлык булсам, сиңа утырып юлга чыкмаган да булыр идем әле,—диде кыз кыю гына итеп. Ул ике кулы белән дә егетнен биленнән кочып алды, аннары аның җилкәсенә башын куйды.
Егетнең гүя аңы томаланды, йөрәге гөрселдәп-гөрселдәп тибә башлады һәм ул чак-чак кына борчак кырына кереп китүдән үзен тыеп кала алды. Аннары бераздан: “Ир түгел шул мин, кызның бу тәвәккәл адымын бәяли белмим, әгәр ир булган булсам бу халәтен аңлап ана берәр... сүз әйтер идем”,—дип уйлады егет.
“Юк, ярамый,—дип куйды егет, ниһаять,—чөнки егет-жиләнгә хатын кеше алдында әдәплелек сакларга кирәк ләбаса! Ә бәлки, киресенчә, хатын кешегә егет-жилән алдында әдәплелек саклау фарыздыр! Шәфкать үзе ни уйлый икән бу турыда, беләсе иде...”
Шулвакыт, көтмәгәндә генә, жил өермәсе купты. Унъяк арыш басуының буеннан-буена тирән-тирән дулкыннар хасил булды. Юл читендәге нәзек каеннар, матур йөзләрен хәтәр давылдан яшерергә теләгәндәй, һәммәсе дә бер тарафка таба авыштылар. Көн кинәт сүрәнләнеп, караңгыланып китте, баш өстендәге күк йөзен тоташ соры, кара болытлар каплап алган иде инде.
— Озакламый коеп, орып яңгыр ява башлаячак,—диде егет, томан сарган сыман булып тоелган якка күзләрен талдырганчы текәлеп карап.
— Мин яңгырны болай бик тиз ява башлар дип уйламаган идем Болай булгач, нишлибез инде?!—диде кыз хафага калып.— Яңгыр яугач, юллар пычраныр бит, матайның көпчәкләре таер, егылып, имгәнеп бетәрбез. Төнгә каршы, җитмәсә, якын тирәдә авыллар да юк.
— Урманда кунарбыз...—диде егет төксе итеп .
— Ки-и-ит... курыкмыйчамы9 Анда кайда кунмак кирәк9 Яңгыр яугач, урманның барча төше юеш булачак бит.
— Коры урын да табарга була. Учак кабызып җибәрергә мөмкин хәтта,—диде егет. Кызның кайнар тән жылысы аның йөрәген сон чиккәчә алгысытып, тегендә, урманда әллә нинди күнелле тамашалар буласына ымсындырып тора сыман иде.
— Умарталыкта бик шәп бер шалаш бар, шунда тукталып...—егет сүзен әйтеп бетерә алмый калды, кинәт жирне-күкне дер селкетеп күк күкрәп узды, чытырдатып яшен яшьнәде, якында гына нәрсәнедер сукты да инде әллә!
Кыз “ай” дип кычкырып җибәрде һәм егеткә тагын да ныграк елыша төште.
Корычнур кызны тынычландырырга теләп, кулларыннан сыйпап
куйды Шәфкать исә бу сыйпауга каршы, шулай ук, тойдырмастан гына егетнсн муеныннан үбү белән жавап кайтарды. Юк, бу гына канәгатьләндермәде әле кызны, ул тагын эченнән генә егеткә иркә, матур сүзләр әйтте. Корычнур, анын күнелен аңлагандай, башын чак кына борып
— Шәфкать' Мина утырып китүенә үкенмисенме9—дип сорап куйды
— Юк, бәгырем, үкенмим! Син үкенмисенме сон9
Шәфкатьнен сонгы сүзләрен егет әллә ишетте, әллә юк: урман каршында юл икегә аерыла, шул урынга җиткәч, коточкыч кү-к күкрәве һәм яшен яшьнәве аралаш, җиргә чиләкләп-чиләкләп яңгыр коя башлаган иде Баярак кына, каршыдан искән куәтле җил, ачык изүе аша кереп, егетнең күлмәген салдырып алырга теләгәндәй кабартса, хәзер инде янгыр чылаткан шул ук күлмәк, егетнен тәненә сыланып ябышкан сыман булып калган иде Хәер, Шәфкатьнен үзенең дә хәлләре шәптән түгел иде Анын дә күлмәге сап-салкын булып тәненә сыланган: туңдырыпмы туңдыра, калтыратыпмы калтырата Озакламый кызнын тешләре, кем әйткәндәй, шык-шык итеп әргән уйнап җибәрде
Чү! Әнә, матай урман авызын яктырткан да. нәрсәдәндер өркеп капкадан керергә кыймый торган сыер кебек, арт көпчәген бер урында зырылдатып тик тора. Вакыты-вакыты белән ян-якка салулый һәм көтмәгәндә генә килгән якка таба борылып куя.
— Ныграк тотынып утыр, Шәфкать,—дип кычкырды егет, һәм киреләнеп маташкан “айгыр”ны урманга таба борып, әкрен-әкрен генә урыныннан кузгалып китте Бу юлы матай чыгымлап азапламады киреләнүнең файда итмәячәгенә төшенде, ахрысы.
— Юк, Шәфкать, мин сине утыртып алып китүемә үкенмим'—дип күкрәгеннән чыккан горур тавыш белән кычкырды Корычнур
Матай уты юлны шәп яктырта Ләкин кичке урман кичке урман инде шомлы, куркыныч Агачлар, гүя, ниндидер серле көчләр тарафыннан тораташка әверелгән жан ияләре Менә шулар кинәт хәрәкәткә килерләр дә, озын кулларын сузып, арттан эләктереп алырлар шикелле Шәфкать Корычнурга чытырдап ябышып утырса да, үзе моны сизми, уйлары белән әллә кайларда йөри әнә коточкыч озын буйлы, кәкре борынлы, тәлинкәдәй бер күзле диюнең, яшен яктысында, иләмсез ыржайган авызы һәм кара тешләре күренеп кала, әнә икенче бер дию, кайдадыр имән агачлар тезеп ясалган юлдан жигүле атка ләгәннәр төяп, даңгыр-доңгыр, шаңгыр- шоңгыр китеп бара..
Менә берзаман янгыр урман эчендәге юлны да пычратып ташлады Җитмәсә юл тигез түтсл, кәкре-бөкре тыкырык кебек йә унга, йә сулга борыла, ул да түгел, кинәт түбән төшеп китә, аннары югары менә, урыны-урыны белән чоңгыллы-чонгыллыдыр әле үзе'
“Әйе, Корычнур сиңа ышанырга була!"—дип уйлады Шәфкать егетнең матай йөртү осталыгына таң калып. Аннан да битәр егетнен үзенә зыян салмаячагына эчке бер сиземләү белән инана иде ул. Кызнын тизрәк-тизрәк шалашка барып җитәсе килде
— ... Әйдә, җыена башлыйк, улым,—диде ир кеше
— Нәрсәләр алабыз соң, әти9—диде егет күзләрен читкә төбәп
— Билгеле инде балта, пычкы, кайрак,—ул авызын чак кына кыегайтып, күккә карап куйды Егет кулын кесәсенә тыгып, нервланып, кибет ачкычларын чылтырата башлады.
— Юк, ашарга дим мин, нәрсәләр алабыз дим
— Чәй генә алып торсак та ярый, чатнаганда эчәр өчен
Егет чәй алырга дип, өйгә кереп китте
— Кайттың да мыни, улым9—дип каршы алды аны мич яныңда коймак майлап торган әнисе Өстәл янында түбән оч Саниянен анасы утыра иле
— Күрәсең ич —диде егет әнисенең төпченә башлавыннан шикләнеп. Ул кунак карчык белән исәнләште дә, термоска чәй агыза башлады
— Тагын юлларын уңмадымы әллә?—дип, сәер генә итеп, сорап куйды әни кеше, һәрхәлдә ул Корычнурга шулай тоелды.
Егет, склад мөдирен очратып булмады, дип әйтмәкче иде, ләкин кире уйлады, “склад ачык булмады”,—диде дә, аралыкка кереп, эш киемнәре кия башлады. Карчыклар чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәргә керештеләр. Чәй тәмле, бал юкәнеке, ә коймактан майлар тамып тора иде шул. Озакламый сүз янә Корычнур тирәсенә әйләнеп кайтты. Саниянен әнисе егетнен кая баруы белән кызыксына иде, ахры. Әни кеше тутырып җавап биргәч, малае ягына таба борылып:
— Кайда йөри икән соң ул хатын? Кичә дә ачык булмаган склады, бүген дә... Бигрәкләр типтерергә ярата торган нәрсә икән ул, әкәмәт!— диде.
“Юк, сез аны белмисез, бик әйбәт кыз ул, алтын кыз ул!”—диде егет, эченнән генә Шәфкатьне мактап. Ул термосны сумкага салды да ишеккә таба кузгалды.
... Ул төнне яңгыр яуды да яуды. Егет шалаш авызын әйбәтләп печән белән томалап куйганга, салкын һәм аҗаган яктысы эчкә үтеп керә алмый иде инде Бая кечерәк кенә учак ягып тәннәрен киптергәч, аларнын кәефләре дә күтәрелә башлады. Күлмәк-фәләннәрен өрлек ботагына элеп куйдылар.
Эчтә дөм караңгы, күзләр берни аермый. Корычнур кулын әкрен генә йөртеп, Шәфкатьне эзләргә кереште:
— Кайда сон син?
— Янында утырам ич!
Егет кулы, ниһаять, Шәфкатьнең анадан тума диярлек шәрә тәненә орынып китте:
— Ә, менә икән!..
— И, кем уйлаган...—диде кыз,—яңгырлы төндә, урманда, шалашта бер егет белән кунып калырмын дип...
— Моңдарак килеп утыр, Шәфкать!
— Җилкәгә җилкәне терәп утырыйк әле,—диде кыз. Аннары, урманны шаулатып яуган яңгырга колак салып.—Сибәләп тә карый соң, ә!— дип өстәде.
— Кая, тышта нинди тамашалар бар икән, бер күз салып алыймчы.
— Кирәкми...—диде кыз егетнен беләгеннән эләктереп.—Анда яшен яшьни., мин яшеннән куркам ич...
Егет дәшми-тынмый гына сузылып ятты һәм Шәфкатьне биленнән эләктереп, үз янына аударды.
— Ай-яй, бая шәп чытырдатты да соң! Шушы тирәдә генә берәр имәнне сукты булса кирәк.
— Сөйләмә... әле һаман йөрәгем үз урынында түгел.
— Без икебез дә романтиклар, әйеме?
Кыз эндәшмәде. Бары тик тирән сулап көрсенеп кенә куйды Аннары:
— Печән эченә кереп, синең белән янәшә җылынып ятасым килә минем,—диде пышылдап кына.
— Әйдә алайса!..
— Менә хәзер туңмыйм,—диде кыз егеткә елыша төшеп.
— Минем ун аягым бераз туңа әле.
— Ә син аны болай ит... Кыз егетнең аягын үз аяклары эченә яшерде.
— Менә хәзер туңмый!
— Ә син туңу турында бөтенләй уйламаска тырыш.
Егет иреннәрен, кызның колагына якын ук китерде:
— Мин сине сөям, Шәфкать!!
— Корычнур! Кирәкми'—диде кыз егетнен кинәт каударланып үбәргә маташуына каршылык күрсәтеп, һәм аның шашкын дәртен салкын канлылык саклап сүрелдерәчәгенә өмет итеп.
— Бер генә, тик бер генә мәртәбә...—дип ялынуында булды егет
кайнар сулышы белән кызнын йөзен, муенын көйдереп ала-ала.
— Юк ярамый, —дип үз сүзендә нык торды Шәфкать, авылда, әнисе янында калган ике яшьлек малаен күз алдына китереп
— Үлеп яратам бит
— Кит Корычнур, тыңларга да теләмим. Яраткач, башкачарак итеп яратырга кирәк аны'
— Ничек итеп? Әйт, анлат, Шәфкать җаным. .
— Иртәгә әйтермен, яме, Корычнур ә хәзер теге ягына борылып ят та, йөзгә чаклы сана...
Әтисе юлдан читкә чыгып бераз баргач, матайны сүндерде. Егет үзләре туктаган урынны күздән кичерә башлады. Кайчандыр буш алан булган бу. Урман хуҗалыгы эшчеләре килеп ана нарат үсентеләре утыртып киткән. Наратлар кечкенә әле, шуна күрә алан эче кояшнын бөтен нурларын үзенә җыйгандай яп-якты булып тора. Ә тирә-юньдә кара урман: серле дә, шулай ук, үзенә чакырып кызыктыра да шикелле. Кошларның чутылдап сайрашулары ишетелә..
— Башлап кайсын кисәрбез икән9
— Менә бусына ымсынып куйдым инде мин,—диде ир кеше янәшә үскән өч имәннсн уртадагысына күрсәтеп,—бу төзрәк тә, калынрак та. Моннан ким дигәндә ике баганалык чыгачак
— Ә очы өрлек-фәләнгә ярап куяр,—диде егет
— Өрлек9 Юк, кирәкми әле безгә. Бакчанын берничә баганасы черегән, шуларны..
— Әйдә, кисә башлыйк инде'
Ир кеше тезләнде һәм имәннең яшелләнеп торган бер урынын балта белән киртләп куйды. Аннары пычкыга үрелде Кисәргә керештеләр
— Пычкыны үзенә табарак каер әле,—диде әтисе —Менә шулай. Тагын азрак каерсан да ярый әле. Һоп, булды, булды. Баһадир имән шытырдаган аваз чыгарып әкрен-әкрен генә ава башлады һәм дәһшәтле ботаклары белән мәһабәт юкәләрне дуамалланып кыйный-кыйный, ниһаять, җиргә сузылып ятты да, тыньшланып калды
Ир кеше тирләгән маңгаен, йөзен, муенын әрекмән яфрагы белән сөртте һәм канәгать төстә елмаеп:
— Шөкер, булды бусы,—диде.
Аннары тәмләп ботакларын чабып ташлады Инде хәзер дүртәр пычкы буе үлчәп кисәсе генә калды.
Ир кеше термостан чәй агызып эчкән арада, егет чишмә тарафына карады һәм... теге шалашны күреп алды
— Корычнур?!
Егет иренеп кенә күзләрен ачты Тавышнын кайдан килгәненә төшенеп җитмичә, бер мәл аңгыраеп торгач, ниһягь. кичәге тамашаларны хәтерләп, ялт кына печән эченнән чыгып басты, һәм үзенең трусиктан гына икәнен күреп, уңайсызланып, чалбар-күлмәген эзләп як-ягына каранды, чөнки шалаш алдында аңа елмаеп Шәфкать басып тора иде.
— Синен чалбар-күлмәгенне дә киптердем.—диде кыз һәм каяндыр алып егеткә киемнәрен сузды. Корычнур ашыкмый гына киенә башлады:
— Әйе шул, чынлап та кипкән! Кай арада өлгердең9
Шәфкать сул күзен кысып кояшка карап алды, аннары чишмә тарафына төбәлде һәм уйлап куйды: “Мин иртүк уяндым инде! Юеш печәнне аралап шалаштан чыкканда—кошлар сайрый, үләннәрдә, яфракларда чык бөртекләре җемелдәшә, аксыл-зәңгәр күктә кояш көлә иде!"
— Юллар сиркемәгәнмс икән әле9—диде егет, Шәфкатьнең юеш күлмәк итәгенә төбәлеп
— Сиркегән!—диде кыз Корычнурнын кабарып торган мускулларыннан күзен ала алмыйча Үзе уйлап куйды "Шулай да урман эче юеш әле Агач ботагына орынып китсәң, шыбырдап өскә су коела башлый
Ә суынын салкынлыгы, мин сиңа әйтим!..”
— У-у, рәхәт икән монда... кем әйткәндәй, полный консерватория.— Егет як-ягына комсызланып карана-карана тышка чыгып басты. Ерак түгел генә бер урында нәни поши шалаш тарафына төбәлеп, иснәнеп тора иде. Аналашыла. Нәни пошины ят ис, бензин исе әсәрендергән булса кирәк. Әнә ул, егет пәйда булгач, шүрләптер инде, чытырманлыкка кереп сызды.. Әйе, чынлап та кояш ярыйсы ук кыздыра башлаган икән. Инде чебен-черки, кигәвен бөгәлжән, бал кортлары, төклетуралар һәм шөпшәләр дә, күбәләкләр һәм энә караклары да эшем ияләре булып киткәннәр, имеш, һәр тарафтан баллы үлән исе, сихәтле җир мае исе, черегән агач, яфраклар исе аңкып тора иде. Их, һавасы ла һавасы!.. Егет көчен кая куярга белмәгәндәй, рәхәтләнеп, тартыла-тартыла киерелде дә, артыннан юеш эзләр калдырып түбән таба төшә башлады.
— Корычнур!.. Син кая?..
Егет әллә ишетте, әллә юк—эндәшмәде. Шәфкать исә, авырттырырлык итеп, иреннәрен тешләде, мәгәр егетне күздән ычкындырмады “Олы юлны карарга бара!”—дип уйлады ул.
Чынлап та Корычнур юкәләрне, элмәләрне аралап бара-бара, олы юлга килеп чыкты. Юлның калку урыннары инде кипшенә башлаган, сөзәк төшләре исә юеш һәм пычрак иде әле. Мәгәр Корычнур юлда төрлечә йөреп карады һәм, матайда үтәргә була, дигән нәтиҗәгә килде. Аннары, борылып китәм дигәндә генә, аның очлы күзләренә, имән ботагында эленеп калган кызыл косынка чалынды. Ул аны тиз генә барып алды. Гаҗәп! Мондый нәфис косынканы Корычнур Саниянең башында бик еш күргәли иде ләбаса!.. Мондый охшаш косынкалар азмыни дөньяда дияр идең дә, ләкин Саниянең әтисе урман каравылчысы бит! Шул абзый Корычнурнын әтисенә капка баганалары өчен имәнне биредән кисәргә рөхсәт иткән ич!..
Егет кулын селтәде дә косынканы кесәсенә салып куйды.
... Ул әйләнеп килгәндә Шәфкать шалаштан ерак түгел генә тал төбенә утырып, кура җиләге ашый иде. Кыз егеткә сынап карап куйды, аннары йомшак кына итеп эндәште:
— Ашыйсыңмы, Корычнур?!
— Рәхмәт,—дип, егет кыз янәшәсенә утырды һәм, кәгазь савыттагы кура җиләген башта учына салды, аннары авызына озатты. Аһ, нинди сусыл, нинди тәмле!..
Кыз бәләкәй сәгатенә карады:
— Корычнур... Мине районга илтеп куярсың инде, яме!
— Булмый,—диде егет кырт кисеп. — Озакламый Олы юл аша машиналар үтә башлаячак. Берәрсенә утырып кайтырсың әле!
Шәфкать зәңгәр кофтасын иңенә салды да, кара, куе чәчле башын түбән иеп, дәшми-тынмый гына китеп барды.
“Ул чынлап та мине ярата бугай!—дип уйлады егет.—Ә мин үзем яратаммы соң аны? Белмим... Яраткан булсам, мин аны туктатыр идем. Ярар, китә бирсен. Төнлә ул минем теләгемә аркылы төште... Китүе әибәтерәктер дә әле... Әгәр дә төнлә ул минем теләгемне үтәсәме, мин аны, һичшиксез райүзәккә үк илтеп куйган булыр идем. Кит, Шәфкать, кит: шәфкатьле бул!”
Ике көн үткәч, Корычнур райүзәккә барды. Шәфкать эшли торган складный ишегендә ике йозак эленеп тора иде
— Кемне көтәсең? Шәфкатьнеме? Көтмә син аны, авырый ул,— диделәр егеткә.
— Күтәрмә, дурак!..
Егет иләмсез авыр чи имәнне иңбашына алып, җирдән аерырга азаплана иде.
— Эчеңне төшерәсең киләмени? Хәзер үк җиргә ташла!
Алар имәнне икәү күтәреп, аннары алып килеп, әрдәнәгә салдылар.
— Ярар, бүгенгә җитеп торыр,—диде әти кеше, авыр сулап.
— Мин чишмәгә барып, су эчеп кинәм әле,—диде егет
— Хәзер кайтабыз ич. Өйдә тәмләп чәй эчәрсен.
— Мин, әти, бик сусадым шул...
— Ну, бар алайса, озак торма!
Кибетче егет ашыга-ашыга туп-туры шалаш янына юл тотты. Килеп житеп эчкә керде, икәү янәшә яткан урынга төбәлеп, тәмәкесен тарта- тарта, чак кына уйланып торды. Аннары чалбар балакларын бераз гына өскә күтәреп чүгәләп утырды:
— Менә монда куйган иде инде ул башын!—диде һәм шул төшне учы белән йомшак кына итеп сыйпый башлады. Кинәт бармаклары ниндидер каты әйбергә тиеп киткәндәй булды. Печәнне жентекләбрәк капшап караса тарак! Әмма ул урталай сынган иде. “Сон бу анын тарагы ич инде алыйм әле мин аны”. Егет эре тешле яшел тарак сыныкларын әйләңдерсп-әйләндереп карады да, кесәсенә төшереп җибәрде
Капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелүгә, ана белән кыз урыннарыннан торып, чыгарга кузгалдылар Әмма Шәфкать ишек тоткасына үрелгән жлреннән. кире борылып, баласынын караваты янына килде. Чебен-черки бимазалап, йөдәтеп бстермәсенгә каплап куелган пәрдәнен читен күтәреп, улы Болгарга йотылып-йотылып карады. Ике яшьлек сабый таза кулларын як-якка ташлап, әнисенен китеп барачагын белмичә, чайрап йоклый иде Вакыт-вакыт ул күз кабакларын кыймылдатып куя, көлгәндәй итә, әллә төш күрәме?!
Шәфкать әнисенә сиздерми генә күзендәге яшьләрен сөртте Болгарның сары бөдрә чәчләреннән сыйпап алды да. кабалана-кабалана, маңгаеннан, чигәсеннән, йөзеннән үбә башлады Ләкин машинаның “пип”слдәвс, жаннарны сискәндереп янә өй эченә үтеп керде, бала белән озак юанырга ирек бирмәде Әй, бу Гыйлемханның ашыкмаган сәгате бармы икән, валлаһи! Аналы-кызлы капкадан атылып диярлек килеп чыктылар. Шәфкать кабинага кереп утырды
— Тәрәзәңне яп. кызым, жил бит! Әле әнә терелеп тә бетмәгәнсең бугай!—диде ана кеше, борчылуын ачыктан-ачык сиздереп
— Ничава апа Шәфкатьне мин районга күз ачып йомганчы илтеп житкерәм,—диде шо(рср. Ул үрелеп, каты итеп, ишекне япты
Дөрестән дә. машина тиз килеп җитте
— Кайда төшәсең, Шәфкать?
— Туктат... шушында. Тулай торакка кагылып чыгасым бар әле минем.
Көләч йөзле ир машинасын туктатты:
— Саулык-сәламәтлск кенә юлдаш булсын сиңа. Шәфкать!
— Рәхмәт утыртып алып килгәнең өчен, тагын бер мәртәбә рәхмәт изге теләкләрең өчен. Гыйлемхан абый!—Шәфкать каршыдагы урамга аяк басты. Асты таш, өске каты агач йорт яныннан үткәндә, кыз. култык астына портфель кыстырып ак “Волга”дан чыгып баскан мәһабәт иргә дикъкать итте Элеккеге кайнатай' Анын янәшәсендә шулай ук култык астына портфель кыстырган тәбәнәк, юан, ләкин үтә ыспай киенгән тагын бер ир басып тора Анысы кайнатайнын яна кодасы була инде Шәфкать башын горур тотып, тәкәббер кешеләр яныннан ашыкмый гына үтеп китте Урам бетеп, сулга борылгач, Камага карата салынган ун тәрәзәле йорт буена килеп басты. Кызлар яши торган тулай торак иде бу...
Шәфкать барып кергәндә, иптәш кызы Нурия коридорда идән юып маташа иде
— А-а-а, малай, сине курср көннәребез дә бар икән..
— Юбилейга әзерләнеп йөрисезме әллә9—дип сорады Шәфкать җитди генә
Нурия кычкырып көлеп җибәрде:
— Каян сиздең? Ие шул, малай, юбилейга әзерләнеп йөрибез. Пурия Сандровнанын юбилеена...
Бу тулай торакта торучы карт кызлар туган көн үткәрүне “юбилей” дип мөһерлиләр иде. Пуриянең чыннан да юбилее—ана утыз яшь тула икән һәм аны бик зурдан кубып үткәрергә уйлаганнар, имеш.
— Карале, Шәфкать,—диде Нурия кинәт җитдиләнеп,—син юк чакта бирегә бер егет килгәләп йөрде бит әле. Тәмам жөдәтеп бетерде, малай...
Шәфкать дерт итеп куйды:
— Нинди егет?
— Көмеш Елга авылы кибетчесенең малае ул.
Шәфкатьнең йөзе кып-кызыл булды:
— Шуннан?..
— Сине сорый инде гел: кая ул? Ник килми? Ник күренми?—ди... Кинәт кенә авырып китте дә, авылларына озатып куйдылар, мин әйтәм. Аннары менә бу таракны калдырды. Шәфкатьнеке иде, килгәч үзенә тапшырырсың, яме, ди. Өр-яңа, иеме...
Нурия халат кесәсеннән алып Шәфкатькә биргән тарак чынлап та өр-яна иде!
— Әйе, бу—минеке,—дигән булды Шәфкать.—Гаҗәп! Кайда югалткан идем икән соң мин моны? Һич башыма сыйдара алмыйм...
— Китми тор әле, малай!—Нурия янәшәдәге бүлмәнең ишеген шакылдатты.—Корычнур ниндидер язу да калдырган иде. Анысы Пуриядә булырга тиеш. Бар, кереп сора үзеннән.
Рузанова йокысыннан уянган, ләкин тормыйча ята иде әле. Ишек ачылган тавышка башын борып карады:
— Ә-ә-ә, Шәфкать, сәламәтләнеп җиттеңме инде, акыллым?
— Ие, Пурия Сандровна!
— Яхшы., кияүгә чыгарга ниятләмисеңме сон әле?
— Бер авыз пешкәч инде...
— Өреп кабарсың икенче юлы, матурым. — Пурия дәртләнеп көлеп куйды.—Монда бер егет килеп сиңа записка калдырган иде. Рузанова чалкан яткан килеш кенә мендәре астыннан урталай бөкләнгән конверт чыгарып Шәфкатькә сузды.—Укып җиффә-әр кычкырып. Үземә укырга вакыт тимәде. Кичә күрше бүлмә кызлары янында банкетта булдым лабаса.
— Күңелле булдымы соң?
— Һи, булмаган кая!.. Йә, укы! Укы!.. Минем дә күзләремнән яшь чишмәсе агып карасын әле бер.
Шәфкать конвертны ертып, эчтән кош теледәй кәгазьне алып шыпырт кына укый башлады.
"... Әти белән әни мине өйләндермәкче булалар. Кәләш тә табып куйдылар инде. Ләкин мин синнән башка берәүгә дә өшәнмәячәкмен. Ә әти белән әни минем сиңа өйләнергә ниятләвемне тыңларга да теләмиләр. Шуңа күрә мин авылдан китәргә мәҗбүр булдым.
Син мине көт Шәфкать. Озакламый яныңа кайтырмын...'’
Соңгы җөмләне укый башлаганда, Шәфкатьнең кайнар к\з яшьләре хат өстенә тамып-тамып киткәләде. Кыз шыпырт кына елый иде. “Син мине көт... Озакламый кайтырмын”,—дигән бит.
Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелде.
— Керегез,—диде Пурия.
— Атасы... атасы дим...
Ир кеше күзләрен ачып җибәрде һәм мендәреннән башын калкытты. Тулы түгәрәк ай, урамны, кырларны гына түгел, өй эчен дә ярыйсы ук яктырткан иде.
— Ни булды? Ник уяттың мине, анасы?
— Китмә... китмә, дип, елыйсың ич, ир башын белән, мышык- мышык.
— Саташып елаганмын инде. Ә син ник йокламыйча калҗаеп утырасын әле?
— Гажәеп сәер төш күрдем мин, атасы. Имеш, безнен өйгә Сания белән ике яшьлек малай күтәргән бер хатын килеп керә. Ә мин мичтәге күмерләрне чуенга тутырам икән. Бер күзем күмерләрдә, бер күзем тегеләрдә: ни уйларга да белмим Шунда ят хатыннын баласы ачыргаланып елый башлады. Сания, теге матур бала елавыннан туктасын дип, анарга конфет бирде. Бала конфетны алды да, идәнгә ташлады, тагын да катырак итеп еларга кереште ‘Бу сихерче хатын,—диде Сания —Ул Корычнурны бозган...” “Мин Корычнурны үлеп яратам”,—диде балалы хатын. Юк, юк, Корычнурны мин яратам!”—диде Сания. Шул вакыт өйгә ап-ак сакаллы бер бабай килеп керде: “Нигә бәхәсләшәсез, балакайларым9 Нәрсә бүлешә алмыйсыз9”—дип сорады ул Сания белән балалы хатыннан Тегеләр Корычнурны ничек итеп яратуларын сөйләп бирделәр. Аларнын һәркайсы Корычнурга кияүгә чыгарга тик үзен генә хаклы санады. “Аңлашылды,—диде бабай,—Сез безгә Корычнурны ничек итеп яратуыгызны сөйләп бирдегез, ышанырга була. Инде хәзер безгә менә шушында Корычнурны ничек итеп яратуыгызны күрсәтеп тә бирегез" . "Яратуны күрсәтеп буламыни аны?"—дип кычкырып җибәрде Сания. Балалы хатын дәшмәде. “Була!”—Бабай мичтән кыскыч белән углы күмер алып, Саниянен учына салды. Аннары шундый ук күмерне балалы хатыннын учына төшерде “Инде хәзер кулыгызны йодрыклагыз" Бабай соңгы сүзен әйтеп тә бетермәде, Сания учындагы утлы күмерне сулы чиләккә ыргытып тә бәрде. Ә балалы хатын. . кулын йодрыклады: башта елмайды, аннары көлемсерәде,—ни гаҗәп, малае да елавыннан шып туктады Бабай мина таба борылып: "Менә бу балалы хатын гына сезнен улыгызга мәңге тугрылыклы булып яшәячәк!"—диде. Шуннан мин уянып киттем
— Ала-а-ай,—дип сузды ир кеше уйчан гына.
— Атасы, әллә мин әитәм, икесен дә кайтартыйкмы икән үзебезнең янга, йөрмәсеннәр читтә интегеп
— Элек күрим әле мин ул хатынны,—диде ир һәм урыныннан торып, ишегалдына чыкты. Баш турысында, күктә балкып торган айга карап алгач, тәмәке кабызды да, баскыч төбенә утырды Тиз-тиз генә тартып бетерде һәм төпчеген ботинка үкчәсе белән таптап-изеп сүндерде Барып капканы ачты Матаины урамга җитәкләп чыгарды Бераздан инде ул кара урманга таба җилдереп китеп бара иде
Керүче кеше Корычнурнын әтисе иде.
Шәфкатьнең йөрәге кинәт нидер сизеп, тынычсызланып, дөпелдәп тибә башлады “Минем янга килүе микәнни9—дип уйлады ул —Юк, эш буенча—йомышы төшеп түгел, ә Корычнур хакында сораштырырга' Сораштырса, сораштырыр инде мин Корычнурга кияүгә чыкмадым бит әле! Дөресен генә әйткәндә, минем бу абзый каршында йөзем ак, күнелем пакь!"—Шәфкать эчтән үзен шулай дәртләндерсә дә, тыштан исә кыяр- кыймас кына ир кешегә карады. Ир кеше дә яшькелт соры күзләрен кыса төшеп, эчтән зәһәр елмаеп, анар текәлеп карады "Бер түгел, мен нәләт, сиңа явыз хатын'"—ди иде кебек абзыйның бу утлы карашлары.
— Шәфкать!—дип эндәште Пурия тавышын күтәрә төшеп.
— Нәрсә?
— Тимергали абыйга урындык тәкъдим ит: басып тормасын инде, олы кеше ич ул'
— Рәхмәт!—диде ир кеше —Мин бирегә утырмага килмәдем. Мина... завсклад хатын кирәк иде
— Мин булам ул завсклад хатын'—диде Шәфкать.
— Биш минутка гына чыгып кер әле, сенелем, мина синең белән сөйләшергә кирәк
— Килен, балакай—дип әйт, Тимергали абый,—диде Пурия елмаеп.
— Күпне беләсең Сандровна, тиз картаерсың,—диде ир кеше
ачуланмый гына һәм ишектән чыкты.—Мондарак кил, сенелем. Исемеңне ничек дидең әле?
— Шәфкать дидем ич!
Ир кеше стенага сөялде:
— Исемен җисемеңә муафыйкмы соң синең? Шәфкатьлеме соң син, кызым?
“Нәкъ Корычнурга охшаган бу абый... Корычнурның әтисе бит инде ул... Олыгайгач Корычнур да әтисе шикелле юан булырмы икән?” Шәфкать елмайды. Ир кеше дә көлемсерәде. Әлеге балалы хатынның уч төбендә утлы күмердән калган җәрәхәт эзен күреп алган иде ул. Аның күңелен шул мизгелдә кызыксыну биләп алды:
— Уч төбендә нинди җәрәхәт эзе ул, сеңелем?!.
— Минем кыйблам билгесе бу!—диде Шәфкать —Мин Корычнурга мәңге тугрылыклы булырга дип шулай үземчә ант иткән идем!
— Урманга барыпмы?!
Шәфкать оялып башын түбән иде.
Ир кеше кесәләрен актара башлады. Шырпы белән тәмәке чыгарды. Кабызып җибәрде.
— Кызганычка каршы, чәчәк гомере бик кыска шул!—диде абзый, ниһаять. Ул саубуллашмый—нитми генә тулай торактан чыгып китте.
Шәфкать үз бүлмәсенә керде, ишекне эчтән бикләде дә мендәренә капланды. Озак итеп, сулыгып-сулыгып елады ул. Тәнне пычак белән кисеп, ярасына тоз сипсәң дә болай ук телгәләмәс иде кебек бәгырьне. Хәер, пычак ярасы кайчан да бер төзәлә ул, ә тел ярасы? Тел ярасы— юк!..
Уйланып, газапланып ята торгач, авыр нәрсә күтәреп барган кешедәй кинәт хәлсезләнеп, йоклап китүен дә сизми калды Шәфкать. Ул төш күрде. Урман эчеңдәге бер өйдә Корычнур белән икәү кара-каршы чәй эчеп утыралар, имеш. Улы Болгар идәндә мүкәләп уйнап йөри. Малай шундый шат, шундый көләч: бит урталарын чокырайта да, Корычнурга: “Әти!” ди “Хәзер, улым!”—ди Корычнур. Эчә башлаган чынаягын өстәлгә кире куеп урыныннан тора да, малайны күтәреп түшәмгә чөя. Тотып ала. Тагын чөя. Болгар рәхәтлектән кыты-кыты итеп көлепме көлә, имеш. Бу күңелле шау-шуга Шәфкать тә катышып китмәкче була. Әмма өлгерә алмый кала, ишектә (йә. Хода!) Корычнурның әтисе пәйда була. Абзыйның гүя йөзендә кан әсәре калмаган, күзләренең нуры юк Менә ул Корычнурның каршына ук басып: “Нишләп әле синең улын булсын... кеше баласы бит бу!”—дип кычкырып җибәрә. Корычнур дерт итеп китә һәм кулында малай барлыгын да онытып, башына тотына. Болгар, җан ачысы белән кычкырып, идәнгә мәтәлә.
— Ай, улым... бәгырем...
Шәфкать иңрәп, ыңгырашып уянды. Бу коточкыч хәлнен төштә генә булуын белгәч, шатлыгыннан елап җибәрә язды.
Шәфкать эчке киемнәрен алыштырып кигәч, көзгегә караган иде— егылып китә язды: йөзе тәмам акшарланган морҗа кебек булган ләбаса! Райпода, аның турында, тагын әллә ниләр уйларлар инде!
И, уйласалар уйларлар! Авырды ич ул. Авырган кешенең хәле билгеле инде аның..
Шәфкать өстенә гади вә очсызлы тукымадан тегелгән кыска җиңле күлмәген киде, ишекне бикләде һәм ачкычын Нуриягә кертеп бирде.
* * *
— Исәнмесез, Кәрим Фәсихыч.
— Исәнме, сеңлем, эшкә килүеңме инде бу?
— Әйе, Кәрим Фәсихыч.
Директор сәгатенә карап куйды:
— Алайса болай эшлибез, сснелем. Чистайдан төнлә баржа китерделәр. Хәзер Гыйлемханга утырып Алан авылы янындагы тугайга төшәрсен дә безнең берләшмәгә тиешле товарларны складына ташый башларсын.
— Ярар, Кәрим Фәсихыч!
— Туктале сеңлем,—диде директор,—Менә бу язуны Пуриягә тапшыр әле. Ул анда минем өстән каманда бирә бугай...
Шәфкать, Гыйлемханга утырып Кама буена килеп тә җитте. Алан авылы янәшәсендәге үзәнлектә гүя сабантуе... Биредә тик озын ак колга һәм колга очына бәйләп куелган сөлге генә юк иде. Әнә, кальга тимер трап буенча ЗИЛ-130 арты белән баржага якын ук килеп туктаган Ана, тәннәре кояшта янган һәм тозлы тир белән пешеп кап-кара төскә кергән, сары, коңгырт вә кара чәчле ирләр шешәле әржәләр төниләр. Ә түбәндә, баржа идәнендә исәпсез-хисапсыз буш аракы, сыра һәм "шифалы су” шешәләре төрлесе-төрле кыяфәттә аунап ята. Эчеп тә күрсәтәләр соң бу җеннәр, әй-йәй!... Әнә тагын бер ЗИЛ-130, су буенда, тегесенең төялеп бетеп китеп баруын көтеп тора. Бу 1973нен августы иде. Бу чорда зур-зур КамАЗлар юк иде шул. Чиратта торучы машиналарның күпчелеге ГАЗ- 51ләр иде. Сирәк-сирәк кенә булса да ГАЗ-52ләр һәм ГАЗ-53ләр дә күзгә чалынгалый. Бер читтә, вәкарь белән генә килеп туктаган берничә ак “Волга”, кызыл “Жигули” һәм яшел “Москвич”ның хужалары, әлбәттә, “зур кешеләр”—райком заказының бөртеге дә читкә шумавын, тулысыңча райком складына кайтып урнашырга тиеш икәнлеген, нәфис ак куллары белән хәтәр элмәкләр ясап күрсәтә-күрсәтә, Пурия Рузановага сеңдереп маташалар. Пурия, утызны яңа гына тутырган кыз кеше, райком кебек дәрәжәле исемне ишетсә, дә, әлләни сыгылып төшми “Тегесеннән берни - чәне генә үземә алам әле”,—дип, кабатлапмы кабатлый. “Юк. алмыйсың”...—диешәләр райком вәкилләре нәзек бармакларын селки-селки янап. һәм... “карагыз аны!!.” дигәндәй, як-якларына ялт-йолт каранып, үтә эшем кешеләредәй, машиналарына утырып, тиз-тиз генә китеп баралар. Берничә минуттан чират көтеп ятучы халык райком заказынын тулы исемлеген белеп ала. Менә алар: югары сортлы бодай аракысы—фәлән йөз шешә; рислинг, бальзам, кыйммәтле коньяклар—берничә йөз шешә, ак вино—берничә йөз шешә Ләкин халыкның моңа әлләни исе китми Чөнки ул заманда аракы-винонын очсызракларын да, һәр ашамлык кибетендә, жаның теләгән чаклы сатып алырга була иде
Шәфкать баржа янына килде. Райпоның өлкән товароведы янында басып торган Пурия Рузанова амбар кенәгәсенә ниләрдер язып маташа иде. Шәфкать ана Кәрим Фәсихычның запискасын сузды. Сандровна язуны күз йөгертеп укып чыкты да:
— Алай бик оста булгач, Кәрим Фәсихыч килеп җитәкчелек итсен монда, ә мин конторада үз эшләрем белән шөгыльләнәм,—диде
— Чакырмагыз аны, кирәкми, бәйләнчек ул..
Шәфкать, каян килә икән бу тавыш, таныш та кебек үзе дигәндәй, як-ягына каранып куйды, ләкин якын тирәдә бер кемне дә күрмәде Пурия түбәнгә таба карап елмайды Баксан, үзәк складный мөдире Захар Иваныч трап астына, күләгәгә төшеп яткан да, кечкенә генә тишек аша дәрман гына биреп тора, имеш Зур кызыл борыны өстенә пластмасс кысалы күзлеген атландырып кигән Бил тиңентен чишенгән. Симез йонлач күкрәген салкын су белән чылаткан. Сулъяк беләгендә шәрә хатын татуировкасы Түбәндәрәк: “Вот она, любовь моя!” дип язылган Захар Иваныч тагын бер мәртәбә
— Кирәкми, килмәсен,—дип кабатлады да трап өстендә, ГАЗ-52 әрҗәсендә тирләп-пешеп товарларны җайлап урнаштырып маташкан шадра йөзле шоферга эндәште:
— Машинаңның номеры9.
— 09-54.
— Тәк... путевка!..
Шофер тишек эченә, Захар Иванычка путевкасын сузды. Мөдир
склад кәгазенә ниләрдер сызгалап куйды да, йөк төяүчеләргә кычкырды.
— Бөркетләр, тыңлагыз... Коңдитер әйберләре, фәлән хәтле, дөресме?
— Так-точно!
— Макарон?..
Аннары Захар Иваныч тишек аша шоферга биш нөсхәдән торган транспорт-товар накладнойлары сузды:
— Кулыңны куй!—Шуннан сон мөдир трап астыннан чыгып, машина әрҗәсендәге товарларны тагын бер мәртәбә үзе тикшереп ала да янә түбәнгә, кояш күрми торган урынга төшеп ята. Кайвакыт гырлап йокыга да китеп куя. Мондый чакта тиз генә уятам димә инде аны!
— Министрларның да иң баш министры кебек бу Захар Иваныч,— диләр хатын-кызлар уенын-чынын бергә кушып. Ул үзе ата үшән булса да ялкауларны сөйми—гади халыктан: трактористлардан, пешекчеләрдән, дуңгыз караучылардан көләргә—алар турында әллә нинди әкәмәт мәзәкләр чыгарып сөйләргә ярата. Захар Иваныч, бигрәк тә, кияүдән аерылган яшь, чибәр хатынның... хыянәтен авыр кичерә иде. Менә әле дә ул, чираты житеп, Гыйлемханны трапка керткән Шәфкатькә яшелле-күкле тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Әй! Кая чиратсыз?!. Шоферыңа әйт: машинасын читкә чыгарып куйсын!!.
— Захар Иваныч, мин бит ..—дип гаҗиз калып эндәште Шәфкать
— Тыңлыйсызмы—юкмы, ә?!.
Бәхәстә, әлбәттә, үзәк склад мөдиренең өстен чыгачагы билгеле иде инде. Шәфкать үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп, елар дәрәҗәгә җитеп, читкә китеп барды. Аның урынына трапка Көмеш Елга авылы кибетчесе (Корычнурның әтисе) килеп керде.
Тимергали абзый артыннан чиратта торучылар Шәфкатькә кызганыч итеп карап куйдылар.
“Карагыз, әйдә, карагыз,—дип уйлады Шәфкать яшь аралаш елмаерга тырышып — Менә мин инде ул кияүдән кайткан яшь балалы хатын... Иә, карап туйдыгызмы7 Тагын карыйсыгыз киләме?”
Шәфкать яр читенә килеп, үлән өстенә чүгәләде дә, баржадан бушатылган өемнән түгәрәк, яссы чуерташлар алып, салмак кына Кама суына ыргыта башлады Юк, тын буадагы яки күлдәге кебек, чуерташларны сикертә-сикертә, гаҗәеп боҗралар ясап булмый иде биредә.. Дулкыннар бер-бер артлы, әллә каян, эчтән, ерактан, ярга таба ябырылалар да ябырылалар... Тәннәргә дымлы һава килеп сылана, борынны тере балык исе ерып керә.. Аннары дулкыннар хәлсезләнеп кире чигенәләр, су чите тагаракта сабынлап кер юган шикелле күбекләнеп кала.
Чуерташлар, дулкыннарга бәрелеп, чулт итәләр дә төпкә чумалар... Кама үзе ерактан ак кебек, ә якынрак килеп карасаң, аның суы яшькелт сары төстә. Зур елга суы бервакытта да саф, үтә күренмәле булмый шул, дип нәтиҗә ясап куйды Шәфкать. Ә диңгез суы нинди төстә була икән? Шәфкатьнең әле чын диңгезне үз күзләре белән күргәне юк иде. Хәер, диңгез күрү генә бәхетле итәме икән соң әле ул адәм баласын!
Шәфкатьнең күзалдына яшенле, яңгырлы төн, урман эчендәге шалаш һәм ярым шәрә Корычнур килеп басты. Корычнурның тыгыз мускуллы беләге Шәфкатьнең йомры күкрәкләренә тиеп-тиеп ала.
... Корычнур кулларын сузып кочакларга итәм дигәндә генә, Шәфкать сискәнеп китте, уйларыннан арынды һәм, ялт кына баржа ягына каралы. Тимергали абзыйның ГАЗ-52се инде, әрҗәсенә түбәләмә товар төяп, траптан чыгып бара иде.
Гыйлемхан абый! дип эндәште Шәфкать, машинасы астына, кояштан качып, ял итәргә кереп яткан шоферга.
Гыйлемхан, астан, иренеп кенә килеп чыкты. Иснәнеп, сузылып киерелә-киерелә:
— Ай-яй, машиналар күп тә соң! Саескан кичүендә паром көтәләр-мени!—дип куйды.
— Чират безнеке хәзер. Машинаңны трапка керт тизрәк.
— Барыбер куып төшерәләр ич...
Өрлектәй ирнен мәлжеп, югалып калуы Шәфкатьнең ачуын күпертә генә төште. “Их, ир исемен күтәреп йөрисең, ичмасам, син дә”... диде ул эченнән генә. Һәм жәһәт кенә ишекне ачты да, менеп руль артына утырды. Кайчандыр, машина йөртү һөнәренә иреннән өйрәнеп калган иде ул. Белем менә кайда кирәк булып чыкты! Шәфкать машинаны, күз ачып йомган арада, трапка кертеп тә куйды
Чират җиткәнен көтеп торучы ирләр, хатын-кызлар, нидер сизенеп, сагая калдылар. Ләкин түбәннән... боерулы аваз ишетелмәде.
...—Уф!—диде Шәфкать, баш авыртуын басарга теләп, бармаклары белән чигәләрен кысты. Көнозын Кама буенда, көйдергән кояш астында баржага чират торулар, товарны алып кайтып складка бушатулар, кибетчеләр килми калган авылларга товар озатып җибәрүләр—һәммәсе дә Шәфкатьне эт итеп арыткан иде. Ул складын бикләп тулай торакка кайтырга чыкты. Үзәк складлар янәшәсеннән узып барганда, кызыл “Жигу- ли”ның кузовына сөялеп басып торган, кияү егетедәй итеп киенгән Захар Иваныч Шәфкатькә эндәште:
— Шурочка! Туктале, күгәрченем.
“Кемгә әйтә сон бу!” Шәфкать як-ягына каранып куйды, ләкин беркемне дә күрмәде.
— Нәрсә кирәк соң сезгә миннән9—дип сорады ул.
Захар Иваныч “Жигулие”ның уңъяк ишеген ачты:
— Кереп утыруыгызны үтенәм!
— Рәхмәт! Жэяү дә кайтырмын әле, аякларым юлны саташтырмаслар!
— Әйбәт машина дип мактыйлар моны, Шурочка! Баш тартмагыз, утырыгыз, мәңге үкенмәссез! Утырыгыз инде.
Захар Иваныч—чыгьппы белән Воронеж ягыннан—үзеннән егерме яшькә олы хатынга йортка кергән кеше. Аның хатыны район банкының управляющие—бик шәп киенеп, ясанып йөрергә ярата торган мөлаем йөзле, чәчләрен буяткан, зифа буйлы ханым, таныш-белешләречә шикелле итеп әйткәндә, Надежда Игнатьевна—бик тә сәер кеше. Хезмәт урынында ул тырыш, булдыклы, кем әйткәндәй, таш астыннан чыккан ханым инде менә. Ә өендә ялкауның да ялкавы. Захар Иваныч та шундый: киенеп, ясанып йөрергә ярата, хәтта бизәнә дә әле, хезмәт урынында ут та ут, ул да ут, ә өенә—хөрмәтле Надеждасы янына кайткач—дуңгызга әверелә дә куя. Моңда икәүдән икәү генә калгач, аларнын яшь аермасы сизелми дә диярлек. Әйтик, ярым шәрә Надежда Игнатьевна (аны кияүдәге ике кызның анасы димәссең дә), гәүдәсен шәм кебек итеп, зал аша йокы бүлмәсенә таба китеп барганда, Захар Иваныч ботинкаларын да салмаган аякларын өстәлгә куйган килеш, күн креслосында киерелеп, авызын чәпелдәтеп иснәнә дә, теләр-тсләмәс кенә торып чишенә башлый. Ул киемнәрен теләсә кая ташлый, ботинкаларын кайчакта хәтта сервант шүрлегенә, алтын йөгертелгән фарфор чәшкәләр һәм бәллүр савытлар янына да куеп калдыргалый... Аннары ул, ат сыман, пошкыра-пошкыра, Надежда Игнатьевна янына, яшел атлас тышлы, йон юрган астына, җылыга кереп ята. Ә Надежда Игнатьевна исә, гадәттәгечә, тавык кебек кытаклый- кытаклый, Захар Иванычның гайрәтен уятырга керешә Шулай төн үтә, таң туа. Затлы җиһаз белән аяк басар урын чак-чак кына калган өй эченә ачык ишектән (ә аны мәче чыгып ачык калдырган була) чебешләр кереп тула. Башта Захар Иваныч уяна, аннары Надежда Игнатьевна күзләрен ачып җибәрә. Кайдадыр әтәчләр кычкыра, кәҗәләр микелдәп куя Юрган эчендә җылы, рәхәт, һич кенә дә торып, чебешләрне өйдән куып чыгарасы килми Менә бер чебеш, кыюланып китеп, Захар Иванычның башына менә дә. чәченә кәкәйләп куя. Надежда Игнатьевна тетелеп көлеп җибәрә Ул да булмый, ниндидер ак сыеклык Надежда Игнатьевнанын борынына да чәпелдәп килеп төшә Инде бусында Захар Иваныч ыржая: ха-ха-ха.
Менә шундый әкәмәт кешеләр алар
3. .К. У. Ni 12
Шәфкать саран гына елмаеп куйды. Әгәр дә Надежда Игнатьевна, Захар Иваныч машинасына яшь, чибәр хатын утыртып, билгесез тарафка китеп югалды дигән хәбәр ишетсәме... бетте инде: биштәреңне җилкәңә ас та, Воронежыңа кире кайтып кит. Ләкин Захар Иваныч үтерсәләр дә Воронежга кире кайтмаячак инде. Анда аны кем көтеп тора? Ул бит кечкенәдән балалар йортында тәрбияләнеп үскән. Аңа кая барса да, кайда яшәсә дә барыбер. Әйе, ул армиягә алынып, Казанда хезмәт итә башлагач, Даша исемле кыз белән танышты. Даша аны, көннәрнең берендә, әнисе белән таныштырырга дип, Балык Бистәсенә алып кайтты. Ә иртәгесен сержант Захар Иваныч үзенең Дашаның әнисе, Надежда Игнатьевнаның җылы, йомшак кочагында иркәләнеп ятуын күрде.. Шулай итеп, киләчәккә сукмак салынды, Захар Иваныч Надежда Игнатьевнаның ике катлы агач йортында хуҗа булып яшәп калды...
— Аннары ул армия хезмәтен төгәлләп, Балык Бистәсенә—Надежда Игнатьевна янына кайткач, башта милициядә эшләде. Аннары ул, үзәк складка—промтовар бүлегенә, Надежда Игнатьевнаның бер туган энесе янына, кладовшик булып урнашты. Ә хәзер, ашамлык әйберләре үзәк складының мөдире!
— Йә, утырыгыз дим бит инде... нигә ялындырып торган буласыз?
Захар Иванычның соры-яшькелт болганчык күзләре, майга юлыккан мәченеке шикелле, ялт-йолт итеп торалар иде.
— Инде нишләргә миңа хәзер?!—дип уйлады, бер бите ай, бер бите кояш хатын, көтмәгәндә генә кыен хәлгә таруын андап. Чөнки моңарчы Захар Иванычның нәфесе төшкән матур хатыннарның берсенең дә судан коры чыга алганы юк иде!
Мәгәр, Аллаһы Тәгалә бар бит ул: әнә, бирегә таба кемдер килә!
Чыннан да, ерактан ук рәхмәт фәрештәсе булып күренгән кеше якынлаша-якынлаша Корычнурга әверелде.
... Тулай торакның акка буялган тәрәзәсеннән, ай балкып күренә. Ай тирәсендә, мәгәр шактый гына еракта вак-вак йолдызлар җемелдәшәләр.
Болар—Корычнурга гына күренәләр. Ә Шәфкатькә бары тик, тәрәзәдән үтеп кергән ай яктысында, бүлмәнең бер өлеше һәм түшәм генә шәйләнә.
Шәфкать үзен поездда барган сыман хис итә: әкрен генә тирбәлә, чайкала һәм аның белән гүя бүлмә дә тирбәлә, түшәм дә чайкала..
Корычнурга исә, ай тирбәлә һәм йолдызлар чайкала кебек тоела. Шуннан егетнең эчендәге “мин”е тернәкләнеп китә. Молодец! Айны син тирбәлдерәсең, йолдызларны син чайкалдырасын бит, янәсе
Шәфкатьнең уйлары башкачарак иде: “Җитәр!—диде ул. —Артык майлыланып китәр, җә... Ардым дигән булырмын. Ялынсын, ялварсын әле. Менә шул вакытта мин аңа бөтен булган гөнаһларымны да сөйләп бирермен. Гафу итәрме-юкмы, белмим. Аның каравы, мин тынычланып калырмын!...”
Ниһаять, Корычнур торып, кабалана-кабалана су эчте, аннары тышка чыгып тартып керде. Шәфкать, һаман да булса аннан наз көткәндәй, таралып бетеп ята иде әле. Корычнур уйлап куйды: хатыныңны канәгатьләндерә алмасаң, азакта бу турыда исеңә төшерә-төшерә ул сине гомере буена газаплап яшәячәк, дип. Шул хәл булмасын дисәң. .
Шәфкать тә гүя Корычнурның уйларын укып ята. Ул: ну, дәрт тә соң үзендә... тәмам тирләтеп бетердең, дигән булып, уң аягын юрган өстенә бөкләп куйды һәм:
— Кил инде, кил' Мин бит сине бик-бик сагынып көттем, Корычнур, бәгырем, минем сина сөйлисе сүзләрем дә бар әле,—диде.
Ул кыйссасын салкын канлылык саклап түгел, киресенчә, Корычнур- ны үбә-назлый сөйләргә кереште. Ә керешкәч инде... Әйтәләр бит: керешкән эш, беткән эш, дип . Керешкәч, хәтта сөяркәләренең сөяркәләре турында да белгәннәрен сөйләп бирде. Һәм Корычнур читкә чыгып киткәч кенә танышкан иң соңгы сөяркәсенең район эчке эшләр бүлеге
тикшерүчесе икәнлеген дә чишеп ташлады.
Корычнур сикереп торганын да тоймый калды:
— Син... нәрсә9! Шаяртасыңмы әллә?!
— Ю-ук, Корычнур шаяртмыйм,—диде Шәфкать, тыныч кына,— мин сина бары тик дөресен генә сөйләдем! Мин бит, кайчандыр ки. алтын-сары чәчле, зәп-зәнгәр күзле Кадрия исемле кыз идем. Әйе-әйе һәй, нигә алай сәерсенеп карыйсын, жаным? Чәчләрне буяттым менә' Тырыша торгач, күзләрне каралтырга да өлгердем, бер врачны сөяркәм итеп! Ә исем алыштыру бездә проблема түгел ич!.
Корычнур ни әйтергә дә белмичә, бер мәл “кыз”га текәлеп, карап торды. Аннары әкрен генә:
— Ай, Шәфкать, әллә нинди сәер, ят булып китген әле син? Без бит... алай килешмәгән идек'. Болай килеп чыгарлык булгач, нигә алдап йөрдең син мине?!—дип куйды.
Шәфкать торып киенә башлады:
— Нишләп алдыйм ди! Тәти күрсәтеп алдарга баламыни син9!
Корычнур болдырга чыгып басты Көнчыгыш тарафта сизелер- сизелмәс кенә булып тан атып килә иде Егет тәмәке кабызып җибәрде “Менә сиңа әйбәт, чибәр “кыз”, булачак яхшы ана!!!—дип уйлады исе китеп —Баксаң, Шәфкать барып чыккан фәхишә икән'"
Корычнур тулай торак өйалдыннан матаен урам чатына алып чыгып утырды да, күзе күргән якка китеп барды. Озакламый юл аны Балык Бистәсенен ун ягына—Каманин ин биек яры буена китереп чыгарды Моннан хәтта, еракта, бик еракта, Көмеш Елга колхозы биләмәләренә керүче ак ярлар да, уч төбендәгедәй күренәләр иде
Егет комсызлана-комсызлана төтен суырды. Инде хәзер аның күз алдына әти-әнисе килеп баскан иде.
— Сина, улым, Сания таман гына инде!—ди, имеш, әтисе.
— Саниягә өйләнсәң бетеп унарсын инде, улым!—ди икән әнисе Көтмәгәндә генә пәйда булган Саниянең әнисе дә
— Мунчагыз салынып бетте. Өегез яңа, шәп. Әти-әнисң дә синең өчен үлеп тора. Тот та өйлән кызыма!—ди
Ә Сания., түбән урамда яши, сыер савучы булып эшли. Сары чәчле, куе коңгырт күзле ул. Үзенең болай килмәгән жире дә юк шикелле инде Әле мин аны, кайчандыр ки, жаеп-чарасын табып, өч мәртәбә озатып, бер тапкыр әйбәт кенә итеп суырып үпкән дә идем' Шуннан сон авылда “Корычнур Бакир Саниясенә өйләнә икән!"—дип тә сөйләделәр Ләкин тора-бара эшләрнең көе китте Арага һич көтмәгәндә чем кара күзле, шомырттай кара, куе чәчле Шәфкать килеп керде дә
Егет, төтен суырырга дип, тәмәкесен авызына китергән иде, шул мәлне ниндидер тупас, кыргый көч аны, матае белән бергә чөеп түбәнгә ташлады!
Егет сонгы мизгелдә шәйләргә өлгерде: тау өстендә өр-яңа зәңгәр “Жигули" тора иде
Шуннан, барысы да юкка чыкты
Икенче башлам
орис Сергеевич командировка йомышлары белән зәңгәр “Жигу- ли"енда килеп чыкмаган булса, Екатерина Павловна әле һаман Балык Бистәсендә “ысланып" яткан булыр иде.
Шулай алар һич көтмәгәндә очраштылар да. аннары парлашып, Казакьстан якларына юл тоттылар—аэродром төзелешенә Баксаң, Борис Сергеевич бу өлкәдә зур белгеч икән!
Шулай итеп, Екатерина Павловна—язмышына бәхет елмайган бер
Б
көндә—начальник хатыны булып китте. Дөрес, алар язылышмый-нитми генә яшәделәр. Әмма бергә яшәделәр! Борис Сергеевичның элеккеге никахлы хатыны исә, балалары белән Пермьдә, әнисе янында торып калган иде. Борис Сергеевич ай саен гаиләсенә шактый күләмдә акча җибәрде. Күрәсең, шул акча-фәләнгә Пермьдәге гаилә канәгать иде.
Казакъстанда Борис Сергеевич яшь хатынын, дөресрәге, сөяркәсен бухгалтерлар курсында укытып, аннары үзе җитәкләгән оешмага бухгалтер- ревизор итеп урнаштырып куйды. Шулай эшләре җайлы гына бара иде дә бит... Ләкин, аэродром тулысынча төзелеп беткәч, үзәк Борис Сергеевичны тагын урыныннан кузгатты—Өфегә күчерде, шулай ук яна аэродром төзелешенә!
Аннан соң—Куйбышев, Тольятти, Чаллы...
һәм, ниһаять, алар—Казанда!..
Таң беленеп килгәндә Айгөл тәрәзә шакып Актимерне эчкә чакырып алды. “Хәлем начарланып китте. Бүген эшкә бара алмам ахры. Үләм!”— Айгөл бер төн эчендә сулып калган ак йөзе белән түшәмгә таба борылып яткан һәм еш-еш сулый иде. Аның эчкә баткан ачык соры күзләре куркынып һәм ялварып карый. Яшь хатынньщ мондый хәлдә беренче мәртәбә генә калуы иде әле. Актимер ни кылырга да белмәде. Ул бер тәрәзәгә каранып, бер күмер тузаны каралткан кулларына төбәлеп чак кына уйланып торгач, үзе эшли торган поселокка атна элек кенә хатынын алып баруын хәтеренә төшерде. Юллар тигезле-тигезсез һәм кайбер урыннарда хәтәр генә сикәлтәләр дә бар иде. Ә Айгөл бит көмәнле! Әмма корсаклы яшь хатынга шул сәфәрдән кайткач та берни булмады кебек. Ул элеккечә мебель фабрикасына вакытында барып, вакытыңда кайтып йөри бирде. Анда сыйфат тикшерүчесе булып эшли һәм аның алай күңелне төшерерлек итеп зарланганы да юк иде. Ә бүген менә һич көтмәгәндә...
— Ни булды сиңа, Айгөл? Әллә цехта ялгышып кына берәр нәрсә күтәреп җибәрдеңме?
— Юк, бер нәрсә дә күтәрмәдем, Актимер. Миңа күтәрергә ярамый бит. Эчем менә... борып-борып...—Айгөл йөзен чытты, күзләрен йомды. Ул стенага таба борылып ятты да, кинәт йомгак кебек йомарланып, ыңгырашырга кереште.
— Сукыр эчәк-фәлән түгелме икән, Айгөл?
— Белмим... ай, әни, бәгырем!
— Дару биримме әллә? Авыруын басылып китәр иде, бәлки?
— Бу хәлдә мина дару эчәргә ярамый лабаса, Актимер... Ай, әни...— Яшь хатын икенче ягына борылып ятты. Калын толымнарының берсе уңъяк беләге астында, икенчесе исә мендәр өстендә елан сыман боргаланып калды. Аның юрганы аякларына тикле ачылып китте дә, Актимер күз алдында гаҗәеп сәер күренеш пәйда булды. Айгөл яткан урын яртылаш юеш иде “Бәрәч! Нинди юеш бу?..”—Айгөл чак кына калкына төшеп, бая яткан урынына карады: “Эчтән су чыга ахры”.. Ул хәлсезләнеп янә мендәре өстенә сыгылып төште. Бизгәк тоткан кебек калтырана башлады.
— Айгөл?—Яшь хатын күзләрен ачты, керфекләрен сирпеп иренә карады:
— Нәрсә?!
— Ашыгыч ярдәм машинасы чакырыйммы әллә?
— Кирәкми, Актимер, мәшәкатьләнмә... үтәр әле.
Әйе, Айгөл, Актимер кебек үк, калада туып авылда үскән кыз шул. Аның әти-әнисе дә олы инде, бик диндар кешеләр, авырып киткән чакларда, тәнгә энә кадатып терелүгә караганда. Ходайга ялварып сихәтләнүне мәгъкульрәк күрәләр. Шул нәрсә кызларының канына да тирән сенгән булса кирәк!
Айгөл газапланып йөзен чытты, ике куллап эченә ябышты. Яшь хатыннын кулларында кан тамырлары аермачык булып беленеп, зәңгәрләнеп тора иде. Гаҗәп тамаша! Бер ел элек кенә туйлап йөргәндә Актимернең кәләше нинди таза, йөзе нинди алсу, кочагы нинди кайнар иде бит! Анын бу кызулыгы хәтта Актимер шикелле таза-таза өч егеткә дә җитәр сыман иде! Әмма чынлыкта исә алай булып чыкмады: өйләнешеп бергә яши башлауларына бер ел да үтмәде, Айгөл тәмам ябыкты, йөзеннән алсулык качты, битләренә куе булып сипкелләр сибелде, күзләре, элеккеге көләчлекләрен җуеп, ниндидер серле бер моңсулык белән карый бантлады Иң хәтәре—кочагының рәте-чираты сүрелде'
— Актимер, бәгърем?!
— Нәрсә, карчык9!
— Күрше әбине чакырып керәсеңме әллә9! Өшкереп караса дим. терелеп китәр идем, бәлки
Чынлап та Айгөл шул юл белән тереләсенә ышана икән, нигә аның бу теләгенә каршы килергә9 Актимер үзе дә бәләкәй вакытта бик каты гына чирләп китеп, исеме гади халык арасында гына түгел, олы- олы түрәләргә дә билгеле булган авылдагы мәшһүр “табиб” карчыкны чакыртып өшкерткәч терелеп аякка баскан иде бит!
Яшь ир ишегалдына чыкты. Янгыннан соң калгандай, кап-кара күмер урынын кар явып агарткан инде. Бәдрәфкә илтүче сукмак та күмелеп өлгергән. Сарай почмагында жил өермәсе бөтерелә Актимер морҗага төбәлде. Төтен чыгамы9 Беленер-беленмәслек кенә булып чыга бугай! Әйе шул, Донбасс күмере диләр аны' Ул, әнә, мичтә, кызган тимер кебек, агарып янып ята
Күрше әби өендә юк иде ахры, тәрәзә каккач та, ишекне дөбердәткәч тә эчтән аваз бирмәде. Җитмәсә, Актимернең үги апасы да өйдә түгел, кызы белән инвалид жизнәләрендә рәхәтләнеп яшәп ята булса кирәк Әйе шул, анда су ташып чиләнәсе, мичкә брикет тузаны ягып мәшәкатьләнәсе юк. Ул әле үги энесенең бик әйбәт күмер алып кайтуын да белми торгандыр...
Узган ел Актимер Айгөлне ияртеп калага яшәргә килгәч, Таһирә аларны кочак жәсп каршы алган иде "Ирем ир түгел, айлар, еллар буе командировкадан кайтып керми, кызым белән икебезгә генә күнслссз, бергә-бергә яшәүләре җиңел булыр",—дигән иде. Ләкин бергә яши башлагач, тормыш, Таһирә әйткәнчә, алай жинел генә булып чыкмады Йорт хуҗасы кирәгеннән артык вакчылланып китте, юкка-барга да бәйләнә башлады. Айгөл белән Актимергә бәләкәй бүлмәләренә кереп, бердәнбер караватка утырып, башларына ябышудан бүтән чара калмый бу вакытта Әлеге тамаша исә Таһирәне икеләтә ярсыта. "Нәрсә, авызларыгызга су каптыгыз9 Нигә минем сорауларыма җавап бирмисез9 Бу сезгә авыл түгел! Кала бу! Кала! Монда, жыен жулик арасында һаман башыгызны түбән иеп кенә йөрсәгез башсыз калырсыз әле!"
Айгөл белән Актимер мәгънәле генә итеп бер-берсенә карашалар. Әнә ничек кыздыра-кыздыра яшәргә өйрәтә аларны үги апалары' Шул арада өч яшьлек Энҗе чәрелдәп җибәрә. "Нишләдең?!” "Кистем" "Ник орындың соң пычакка? Ахмак'" “Бәйлә!” "Ах-х..." Чалт иткән тавышка Айгөл белән Актимер сискәнеп китә Таһирә бар көченә кызының яңагына менеп төшкәннән соң, ниһаять, гайре табигый хәленә кайта: ни үле, ни тере кызын тиз генә киендерә дә, күтәреп, жизнәләренә сыза.
Ике-өч көннән ишектә ялгызы гына пәйда була ул. Дүрт йә биш көн сөйләшми йөргәннән соң, алтынчы яки җиденче көнне берәр сәбәп табып, ызгыш-талаш чыгара "Ник үзегезгә урындык алмадыгыз9 Ник минем бүлмәмә кереп йөрисез9 Минем утынны, минем брикетны ягасыз, оятсызлар!"
Айгөл белән Актимернең уз кайгылары кайгы әле. Менә ни гомер яшь хатынны ире янына пропискага кертмичә азаплыйлар. Әле сәүдә техникумында укып йөргән чапанда ук Актимер үги апасы янына пропис
кага теркәлгән иде. Ал арга бу йортны, уртак итеп, әтиләре сатып алып биргән иде. Шуңа күрә Актимер авылга вакытлыча эшкә киткәндә дә биредәге пропискадан төшмәде. Хәзер, әнә, аларнын кулында район советы рәисенең үтергеч җавабы. Имеш, бу йортка Таһирә генә хуҗа. Чөнки Актимер үги апасы янына пропискага бары тик фатирчы булып кына теркәлгән, шунлыктан ул әлеге өйгә берничек тә дәгъва кыла алмый икән! Менә ничек кыек атып туры тидерә белә ул безнең заман түрәсе. Апа белән йортны бүлешергә кирәк дигән фикер Актимернең башына да килеп караганы юк лабаса! һәм аны нигә бүләргә? Болай да кемнең кем, нәрсәнең нәрсә икәнлеге бик яхшы аңлашылып тора ич.
Ана бары хатынын үз янына пропискага гына кертергә кирәк. Алты ел инде әнә Актимернең паспортында кала пропискасы мөһере сугылып куелганга! Шулай булгач, яшь хатын ире янына пропискага кертелергә тиешме? Әлбәттә тиеш!
Таһирә һаман мыр-мыр килеп йөри. Айгөл бүлмәсендә мендәргә капланып, елап ята. Актимер исә, мич каршында, тәмәке өстенә тәмәке пошкыртып, уйланып утыра. “Әйе, апаның гаилә тормышы барып чыкмады. Ире читтә зур акча артыннан куып йөри бирә, типтерә. Шуңа күрә апа безнең тату яшәвебездән көнли, безне күрә алмый. Ә Айгөлнең хәле мөшкел. Пропискасы булмагач, аны бер җирдә дә эшкә алмыйлар. Ахыр килеп, мин аны үз яныма кибеткә алдырмакчы идем, вакытлыча гына эшләп торырга. Ләкин ОРСта Айгөлнең көмәнле икәнен белеп алдылар да, баш тарттылар: безгә корсаклы хатын кирәкми, диделәр. И Айгөл! Нишләргә инде синен белән, нишләргә???”
Ә тышта кар ява да ява. Мичтә, сасы ис чыгарып, брикет тузаны яна. Брикетнын көле генә түгел, корымы да бик күп. Ул корым төтен юллыгыннан кызган һава белән өскә суырылып чыга-чыга да, түбәгә, күрше-күләннең элгән керләренә һәм ишегалдына төшеп куна, кар өстен кап-кара итә. Үткән-сүткәннәрнең аякларына ябышып урамга чыга яки өйгә керә, идәннәрне “матурлый”. Шул брикетны яндыру аркасында күршеләрдән күпме әр, каргыш һәм янау ишетте Актимер. Ләкин нишләмәк кирәк, эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, дөньясына кул селтәп, яга бирәсен инде. Өйне салкын тотып, радиаторларны шартлатып, күрәләтә катып үлеп булмый ич! Моны күршеләр дә аңлый, кер эләселәре булса кереп хәбәр итәләр, мичкә якмый торуларын үтенәләр. Ләкин каты салкыннарда өй тиз суына, .мичкә өзлексез ягып торырга кирәк була иде Андый вакытларда күршеләр керләрен кая чыгарып эләләрдер, шайтан белсен! Таһирә исә үз керләрен җизнәләренә алып китеп юа. Шуңа да ул чиләк-көянтә асып, урамдагы колонкага барып, катып-өшеп суга чират тормый. “Су миңа түгел, сезгә кирәк, сез барыгыз”,—ди. Һәм бара Айгөл, икегә, өчкә бара, Актимер рөхсәт итмәсә дә бара. Аның зифа буена карап күршеләр шаккатып баш чайкап калалар. Ләкин алар Айгөлнен Актимергә карата көннән-көн суына баруын белмиләр иде шул...
Беркөнне кич, Актимер эштән кайтканда, Айгөл инде су ташыл барча савыт-сабаларны мөлдерәтеп тутырган, мичне ягып өйне җылыткан: кабызлыкка утын таба алмагач, алты газет, узган айда чыккан “Казан утлары” белән “Азат хатын”ны ягып бетергән иде.
Актимер иснәнгәндәй итте:
— һай, тәмле ис чыгаргансың, карчык! Нәрсә пешерден?
— Пешерергә вакыт юк әле, карт, син алып кайткан тушонканы ачып, табада җылыттым инде.
— Ярый-ярый, тушонканы да көйдермичә генә җылыта белергә кирәк бит әле! —дигән булды Актимер, куе кара кашлары астыннан гына елмаеп. Айгөл бу юлы ачуланмый, иренең төртмәле сүзләренә кара коелмый, киресенчә авызын колакларына таба ерып җибәреп, чокырларга хуш исле чәй агыза башлады Анысы да Актимер алып кайткан һинд чәе. Гомумән, Актимер үтә юмарт ир булып чыкты. Ул эшли торган ОРСта җанын ни тели—барчасы да бар. Шуларнын һәммәсен дә диярек,
i аз-азлап кына булса да, Актимер өйгә алып кайтып тора иде Болар өчен ; зур рәхмәт ана! Аннары тагын бер олы шатлыгы бар әле Айгөлнен.
— Мин бүген эшкә урнаштым!—диде яшь хатын сипкелле йөзендәге елмаюын тамчы да киметмичә
— Ә? Пропискасызмы9
Айгөл көлеп куйды:
— Әйе, пропискасыз!
— Ничек алай?..
— Шулай инде, бирәм дигән колына, чыгарыл куяр юлына., сыманрак килеп чыкты ул.
— Сөйлә әле
— Ризыгың суына...
— Ашказанына барып төшкәч җылыныр әле, карчык, сөйлә!
— Тынла алайса. Бүген көндез эшкә урнаштыру бинасының коридорында, бер сөйкемле генә апа минем каршыма басты да, күзләремә туры карап сорау бирде. “Син авылныкымы, сеңелем9’ Әйе",—мин әйтәм. “Урта мәктәпне тәмамладыңмы9" “Әйе”. Эшкә урнашырга исәплисеңме9” “Әйе”. Пропискаң бармы соң?” “Юк шул" Анысы начар икән менә!”—Сөйкемле апа мине култыклап бер читкә алып китте.— “Кияүдәме9” “Әйе”, мин әйтәм. “Киявең кайда эшли9 Мин аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Сөйкемле апа шатлыгыннан хәтта минем иңбашыма төртеп алды, “һи, болай булгач, эш эзләп мәшәкатьләнәсе юк икән сиңа, сеңелем, киттек әйдә, мебель фабрикасында әллә ничә төрле эш табам мин сиңа!"
Шулай итеп, әлеге апага ияреп киттем. Бу апа мебель фабрикасында кадрлар буенча инспектор булып эшли икән Бара торгач, сөйкемле апа ничектер минем корсагыма игътибар итте. Әллә, йөклеме син сеңлем?” “Йөкле шул, апа",—дидем мин. “Ничә айлык?" Врач белешмәсе буенча, биш тулып, алтынчы айга китте инде" Күп икән шул инде" Болай булгач, мине эшкә алмыйсызмы инде9” "Белмим инде, сеңелем, ни әйтергә дә белмим... пропискага да кермәгәнсең ичмасам!"—һәм инспектор апа текәлеп, ләкин ягымлы итеп мина карап куйды. Мин түзмәдем, елап җибәрдем ”И, хәлең, чынлап та, мөшкел икән шул, бик кызганам мин сине. . ярар, сеңелем, саулыгыңа шөкерана кыл, алам мин сине эшкә!" Менә шулай итеп, мебель фабрикасына сыйфат тикшерүче булып, эшкә урнашып кайттым'
Актимер, “булдыргансың, молодең" дип, хатынын кочактан үпмәкче иде, Айгөл читкә тайпылып өлгерде.
— И, кыргый да инде син. карчык!
— Бушка гына кочаклап үпмәкче була, хитрый
...— Өшкерүче әби өйдә юк,—диде Актимер хатынына. Айгөлнең күзләре кызарган Елый инде әллә.
— Кайда соң ул?
— Белмим
— И, ходаем эчем, күңелем болгана
— /Mi, кан!!—дип кычкырып җибәрде Актимер коты очып. Ул яланбаш, күлмәкчән генә өйдән чыгып, телефон-автоматка йөгерде
— Алло!!
Врач ханым Айгөлгә сөзеп кенә карады.
— Все ясно, җыеныгыз, киттек!
Актимер хатынын җитәкләп алып чыкты
— Хәлең ничек?—Айгөл башын иренең иңенә куйды, газаплы төстә йөзен чытты. Аннары күзләрен йомды да, хәлсез тавыш белән
— Әллә нигә үләрмен кебек тоела!—диде.
— Андый сүз әйтмә карчык. Иртә әле бу дөньяны ташлап китәргә Яшәргә дә яшәргә әле безгә!
— Һи, яшәттең инде, бик... бер японский кремплин күлмәк тә
алып кайтып кигергәнең булмады...
— Гафу ит карчык! Әгәр дә малай таба калсаң берне түгел, икене алып кайтып куям мин сиңа!..
Актимер, Островский урамына таба борылганда гына, кемдер аңа эндәште:
— Әй, ир кеше, туктагыз әле!
— Караса—баягы сестра!
— Китмәгез, хәзер хатыныгыз бәбиләячәк!
Актимер, йөрәге каккан хәлдә, еларга да, көләргә дә белмичә, тукталып калды.
— Шулаймыни?! —дип кенә әйтә алды ул.
Шулай шул, хөрмәтле ир кеше!
Актимер, кире борылып, сестрага ияреп китте. Сестра арт ягына борылып яшь иргә карый, ни өчендер көлемсери һәм ашыга-ашыга атлый... Актимер хатынының сапожкиларын култык астына кыстырып, тәмәке кабызмакчы иде, шырпысы сүнде. Болак тарафыннан көчле җил исә иде... Актимергә каршы килүче берәү кинәт, киселгән агачтай, авып китте. Сумкасы кулыннан ычкынып, машина юлына барып төште. Баярак кына, иртән яуган карны куырып, яңгыр сибәләп үткән, шул сәбәпле, һәммә төш тайгак иде. Егылган кеше үрмәләп барып сумкасына тотынды. Сумкадан, муенына кызыл чүпрәк бәйләнгән кара мәче баласының башы күренә иде. “Жив, мой миленький?!”— дип сорады егылган кеше мәче малаеннан. Тегесе исә: “Мияу-у!” дип аваз биреп куйды. “Ну и хорошо. Пошли дальше”.—һәм абзый торып, чатанлый-чатанлый ары китте.
Актимернең борынына яна пешкән итле бөккән исе килеп бәрелде. Каян чыга соң бу ис? Нәкъ шундый ук тәмле ис күрше түтинең морҗасыннан чыгып, ишегалдына еш тарала торган иде ләбаса!
Актимер иртән ашамаганльпын исенә төшерде, карынының өзелеп- өзелеп ачыгуын тойды.
— Э-һе-й! Ир кеше!
Актимер тавыш тарафына борылып карады. Сестра икән! Ишекне ачкан да, башын гына күрсәтеп кычкыра:
— Сөен, ата кеше, кызың бар!
— Малай түгелмени?!
— Кыз дим бит, Хода бәндәсе! Кара син аны, малай кирәк булган аңа! Юк, кыз бу! Кыз! Буе—илле ике сантиметр, авырлыгы—өч кило йөз илле грамм! Ишек ябылгач та Актимернең күз алдында сестраның көләч йөзе, берничә минут балкып торды.
“Димәк ки, кыз алайса!”—Актимер юл буе шул турыда уйланды. Трамвайдан төшкәч, өйгә кайтып керәсе килмәде. Чөнки анда кеше юк, күңелсез, ә сөенечне кем беләндер уртаклашырга кирәк! Ул бераз уйланып торгач, эшенә—Аэропорт төзелешендәге кибетенә барырга булды.
Павлюхин урамында, Киров клубына каршы чатта оясын туздырып ташлаган кырмыскалар шикелле, кешеләр кайнаша иде. Күптән басып торалар, автобуслары килми дә килми икән. Әнә, ак түбәле, зәңгәр билле яңа “Паз”.ик ишеген ачты.
— Әй, сатучы...—дип кычкырдылар эчтән.—Утыр, әйдә...
— Аэропортка барасызмы әллә?
— Аэропортка!
Актимер кереп басуга, шофер автобусның ишекләрен япты. Яшь ир артыннан ябырылган халык, автобусның ябылып өлгергән ишегенә килеп бәрелде.
Йомшак урыннарда рәхәтләнеп, җәелеп утырган хатыннар да Актимер белән баш кагып исәнләшкәндәй иттеләр. Ә аэропорттагы төзелеш идарәсе начальнигының гүзәл хатыны исә Актимергә, миңа син бүген бик тә кирәк идең дигәндәй, аеруча якын итеп елмайды:
— Озын гомерле булырсың ахры, әле генә сине сөйләшеп тора идек!
— Мин бүген хатынымны тудыруханәгә илттем: кызым бар инде!— диде яшь ир, начальник хатынынын нурлы йөзеннән күзләрен ала алмыйча, тәмам сихерләнгәндәй, ымсынып карап.
— Шулаймыни9—диде чибәр хатын. Анын алсу йөзе, гүя, кояш кебек балкып китте.
— Ата кеше булгансың ләбаса!—диештеләр начальник хатынынын хезмәттәшләре, шулай ук елмаеп яки елмаерга тырышып.
Начальник хатыны ин алдагы ялгыз урындыкка утырып бара иде. Актимер ишек янындагы буш урындыкка чүмәште Начальник хатынынын уймак авызы бер дә йомылып тормый. Ул йә берсе, йә икенчесе белән сөйләшә. Үзе исә һәр сүзе саен елмая, йә көлә иде. Начальникка бик тә күңелледер инде һәр яктан килгән бу нәфис хатын белән яшәве,—дип дулкынланып уйлады Актимер —Әйе шул, бар дөньяда бәхеткә башаяк күмелгән кешеләр!”
Чибәр хатын, яшь ирнең уйларын сизгәндәй, ялт борылып, ягымлы карашы белән, жанны эретерлек итеп, елмаеп сорады:
— Син тартасыңмы?!
— Тартам!
Начальник хатыны кечкенә ак кулын затлы перчатка эченнән чыгарып, сак кына ридикюль төймәсенә басты һәм аннан ниндидер ялтыравык кап алып, Актимергә сузды
— Күчтәнәч бу! Ирем кичә генә Америкадан сәяхәттән кайткан иде
Актимер, оялчан кызлар кебек, башын түбән идс Алыргамы, юкмы9 Алсам килешерме9 Аямасам тагын ничек?
Начальник хатыны яшь атаның икеләнеп торуын күреп, елмая- көлә аны үзенә чакырып китерде һәм кулына теге ялтыравык капны тоттырды да, колагына таба сузылып: “Мин сина тагын бер нәрсә бирәм әле!”—дип кайнарланып пышылдады.
Актимернең колакларына чаклы кызарды, оялудан, дулкынланудан башына шаулап кан йөгерде. Ул, автобустагы хатын-кыз халкына күтәрелеп карарга кыймыйча, күзләрен түбән текәгән көе, шыпырт кына урынына барып утырды Чибәр хатынны инде ул хәзер фәрештәгә тиңли, хыялында аның белән атлый-атлый каядыр китеп бара идс
— Әй, кибетче?!
Актимер дерт итеп сискәнде Хыялы, ак карга кайнар су сипкәндәй, эреп юкка »шкты Ул гайре табигый хәленә кайтырга мәжбүр булды Тупас йөзле бер хатын аңа эндәшә икән
— Ишетмисенме әллә9 “Начальника” сина әйтә бит'
Актимер (|юрештәгә төбәлде Чибәр хатын елмая һәм озын керфекләрен сирпеп-сирпеп яшь иргә карый идс
— Кызыңның буе күпме булган9 Авырлыгы9
Актимер әйтте.
— О-о-о, ярыйсы гына икән' Әйбәт'
“Нәрсәсе әйбәт9" Актимер аңламады. Бәлки, начальник хатыны яшь иргә ярарга тырышып кына, анын күнелсн төшермәс өчен генә шулай дип әйтәдер.
Кичке якта кибетендә Актимер ялгызы гына идс Ишектән берничә ир-ат эшче килеп керде
— Салямгалайкум!,—диештеләр алар Актимергә ярарга тырышып
— Сәлам!—дип жавап кайтарды кибетче тсләр-теләмәс кенә
— Ягулык бармы әле9 Аларнын “ягулык" дигәннәре тройной одеколон инде!
— Бетте шул'
— Нәрсә бар сон9
— Бер нәрсә дә юк'
— Чсрки-фәләннәргә каршы куллана торган сыеклык га юкмы9
— Ул да бетте!
— И, эштән туктатма инде син безне, бир инде берәр нәрсә!
— Каян алып бирим сон?! Бернәрсә дә калмады дим бит, бетте.
— Аэропорт чаклы аэропорт төзибез ләбаса, тап инде!
Менә сөйләш син алар белән: тап та тап диләр! Булмаганны каян табасын инде, күктән төшми ич ул! Актимер кырт кисеп:
— Юк'—диде. Ул тегеләргә кин җилкәсен күрсәтеп басты да тәрәзәдән карап тора башлады. Әмма боларнын китәр исәпләре сизелми. Торалар да торалар. Хәзер начальник хатыны килергә тиеш! Ләкин юлда берәү дә күренми... нишләп тоткарлана сон әле ул, “көт, киләм! "дигән иде бит.
— Кибетче, ә, кибетче үтермә инде, үзеннен дә йомышын төшәр әле безгә... дөнья бу!—Шалабайларның соңгы сүзләре, ниһаять, Актимерне уйга калдырды Күптән түгел генә әле аңа хатыны: “Күгәрми торган тимердән кухня пычагы ясатып кайт, яме'"—дигән иде Шул турыда әлеге эшчеләргә әйтте Актимер. Әйтүгә, эшчеләрнен берсе шактый ук таушалган сумкасыннан ялт-йолт итеп торган пычак алып, кибетчегә тоттырды:
— Үземә дип ясаган идем... мә, ал, рәхәтен күр?
Актимергә пычак бик ошады. Ул анын бәясен сорады:
— Алты тәңкә Ләкин акча алмыйм... син безгә ягулык бир...
Кибетче начальник хатынына ике тартма “огуречный лосьон” дигән нәрсә калдырган иде Бу нәрсәне аэропорт төзүдә катнашучы эшчеләрнен шактые бик яратып эчә икән!
Бер тартмада алты савыт Актимер тартманы алып, эшчеләр каршына, прилавка өстенә куйды. Шундук кырыс йөзләргә нур инде, күзләр елтырый башлады Авызлар колакларга таба ерылып китте.
— Рәхмәт кибетче, мең яшә!—диеште эшчеләр “кыяр лосьон”ын кесәләренә тутыра-тутыра. Болай булгач, буржуйларга социализмны юк итәргә ирек бирмибез инде без... алга иптәшләр, коммунизмга! Ур-ра-а!
Нәкъ шул мәлдә кибеткә начальник хатыны килеп керде Актимернең битләренә гүя ут калгы, күзләре очкынланды. Ул үзе дә сизмәстән, елмаеп:
— У-у, Екатерина Павловна! Әйдәгез, рәхим итегез,—диде.
Начальник хатыны сабыр, күндәм рәвештә, мәгәр бер бите ай, икенче бите кояш йөзеңдәге серле елмаюны тамчы да киметмичә Актимер каршына килеп басты да, ялтыравык ридикюлен лавка өстенә куйды:
— Мин... сина... тегене Әйткәнием ич!—һәм көмеш тиеннәр челтерәвен хәтерләтеп, көлеп куйды.—Мин бүген бер зур түрәнең туена барам! Син... мина бер көнне обещать иткәннәрне, теге...
— Ә-ә, ие,—диде Актимер, исенә килеп. Ул лавка астыннан олы гына төргәк чыгарды. Екатерина Павловна жәһәт кенә үрелеп, төргәкне алды да, авырлыгын чамаларга теләгәндәй, нәфис ак пирчәткәле куллары белән әйләндереп-әйләндереп карады:
— Миннән күпме тиешле?
Актимер әйтте Начальник хатыны күңелле генә елмаеп, акча түләгәч, кара ридикюленнән чытыр кәгазьгә төргән чит ил маркалы шешә алып Актимергә сузды:
— Бу—миннән күчтәнәч! Ләкин моны., тегенең хисабына кертмә, яме! Ханым бер бите ай, бер бите кояш йөзен тагын да балкытыбрак елмайды, мәгәр кибеттән чыгып китәргә ашыкмады, нидер көтеп Актимергә карады
Сатучы ир сизде: аңа хәзер һич тә сынатырга, жебеп, мәлжерәп төшәргә ярамый. Бу очракта бер генә саксыз хәрәкәт тә, килешсез ым да, ятышсыз сүз дә бөтен эшне харап итеп, ватып-жимереп, туздырып ташларга мөмкин. Актимер, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына каранды. Гаҗәп! Кибет эчендә алардан гайре кем дә юк. Сатучы ирнең уйларын белгән шикелле, начальник хатыны да ялт кына ишек ягына карады, аннары барып, ишекне эчтән бикләде Бу —Екатерина Павловнанын яратып башкара торган шөгыльләренең ин кәттәсе иде. Ул шулай кибет эчендә кеше-кара булмаганда, ишекне эчтән бикли дә, зәвыгына тиңдәш күлмәк-фәлән эләктереп, аны киеп һәм көзгедән үз тәнендә күреп вә тукымасының да исен-ушын тоеп карар өчен, кибетнең бәләкәй генә складына кереп югала
идс. Озакламый аннан: “Актимер, кереп кара әле, миңа бу күлмәк килешәме икән?!” кебегрәк аваз ишетелә...
Менә бу юлы да...
Чү! Нигә әле Екатерина Павловна эндәшми? Үзе дә чыкмый... Ни булды икән анын белән'’'
Актимер, кинәт шөбһәләнеп, тәшвишләнеп, әкрен генә складка таба бара башлады. Складный ишеге ачык, эчтә дә ут яна, ләкин Екатерина Павловна шәйләнми иде
“Нинди хәл соң бу?”—Актимер курку катыш кызыксынып тынлап- тынлап торды да, кыштырдау гына да ишетелмәгәч, борылып китмәкче иде, шул мизгелдә арттан анын муенын йомшак, нәфис куллар кочаклап алды. Бу... шул, үзе! Екатерина Павловна. Аһ-һ!..
Актимернең хәле китте, аяклары тотмас булды һәм башы әйләнеп, йөрәге сиксрсп-сикерсп тибәргә тотынды. Нишләргә9 Нинди карар кабул итәргә9. Бит Актимернең тормышында мондый сәер, әкияти вакыйганың булганы юк иде әле! Хәлбуки, җиргә табарак төшеп уйласаң, патшалар, корольләр, ханнар, солтаннар тормышында моннан да кәттәрәк мәхәббәт маҗаралары булган лабаса! Ә нигә Актимергә ярамыймы кемнедер сөяргә һәм анын тарафыннан сөелергә9' Ә хатын?.. Нинди хатын?! Айгөлме9 Ул нәрсә белә бу турыда?! Аннары, Айгөл дип, шушындый илаһи мөмкинлекне кулдан ычкындырып, гомер буе үкенеп яшәргәме9! A-а, юк инде, анысы булмас. Актимер кулга кергән бәхеттән баш тартырга ул чаклы ук тиле түгел әле, шөкер'
Сатучы ир, тәвәккәлләп, муенын кочаклап алган гүзәллек иясенең кулларын сыйпый-сыйпый үбәргә кереште Бу, әлбәттә, Екатерина Павлов- нага тәэсир итми калмады Ул, ниһаять, бөтен көчен туплап, кыюланып, батыраеп, тәненен бөтен байлыгы, кайнарлыгы белән Актимергә сарылды! Яшь ир-егет, як-якка каранып, башта сиздерми генә сүндергечкә орынды, склад эчен караңгылатты, аннары өстәге киштәдә өелеп яткан йоп-йомшак мамык мендәрләрне селкетеп җибәрде Мендәрләр идәнгә ишелеп төштеләр. Шуннан сон Екатерина Павловна белән Актимер, атналар буе ач йөреп интегеп беткән һәм кинәт өстәл тулы сый-нигьмәткә юлыккан кешеләрдәй, бер-бсрсснә ябырылдылар .
Борыннар борынны капшады, иреннәр иренне! Ә күзләр, гәрчә инде складта караңгы булса да, рәхәтлектән йомылдылар Куллар төймәләрне чишеп, күлмәкне салдыра-салдыра һәм тәнне сыйпый-назлый түбән төштеләр дә...
Бераздан инде алар әкрен генә чинаша-чинаша мендәрләр өстендә ауныйлар иде
Актимернең әле мондый гаҗәеп урын-җир ярышын—дәрт белән дәртнең, дәрман белән дәрманнан соң чиккә җитеп чәкәләшкән вакытын гомерендә тәү мәртәбә күрүе, кичерүе иде! Шунлыктанмы, әллә башка бер сәбәптәнме, яшь ир, ниһаять, югалып калды, үзе дә сизмәстән, хатынның сул колак йомшагын алкасы-нис белән тешләде.
Бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия булган Екатерина Павловна, әлбәпә, Актимернең хәлен аңлады ханым эченнән генә канәгатьләнү хисе кичерә идс. Ул, рәхмәт йөзеннән, Актимерне назлап сыйпамаган, үпмәгән төшен калдырмады бугай!
Екатерина Павловна, назлап сыйпаганда, куллары Актимернең муены гурысына җиткәч бер әйбергә игътибар итте күлмәк якасы астында кала торган урында зур-зур икс мин бар иде
— Улым-м!"—дигәнен сизми дә калды ханым —Игезәкләремнең сыңары! Бәгырем!
Актимер коелып инде
■ Бу нәрсә була инде9' Моны ничек аңларга'” Әлегә чаклы һаман урысча гына сөйләшкән бер бите ай. бер бите кояш ханым кинәт татарчага күчеп ‘Улым?”—дисен әле”
Әлбәттә, сатучы ир үзенең бәләкәй вакытыннан ук каладан, детдом-
нан адып кайтып, тәрбияләп үстерелгән булуын белә иде. Әмма, көннәрнең берендә, кайчандыр ки, үзен шәфкатьсез язмыш кочагына ташлап качкан чын әнисе белән, кабахәтлек кылганнан соң очрашуы—башына һичничек сыймады! Ул янә эченнән генә: “Бу ничек була инде?! Моны ничек аңларга?!”—дип кабатлады, Җитмәсә, хатыны Айгөл дә бәләкәй чагыннан ук каладан, детдомнан алып кайтып, тәрбияләп үстерелгән! Аның да муенында ике миңе бар! Шулай булгач, монысын тагын ничек аңларга?!
Яшь сатучы ир, йөрәгенең сыкравын басарга тырышып, әкрен генә, сабыр гына итеп:
— Айгөлнең дә муенында икс миң бар,—диде
— Кем ул Айгөл?!
— Минем хатыным.
— Кайда ул хәзер?!
— Больницада. Бәбиләде.
— Син, Актимер, чын әниеңнең исемен белә идеңме?
— Кадрияме?
— Мин шул “Кадрия" булам инде!...—Хатын өстәп нидер әйтергә теләде. Мәгәр, теге кабахәт эштән соң нәрсә әйтә ала инде ул?! Бигрәк әллә ничек, жайсыз килеп чыкты лабаса, оятыннан кая кереп качар урын тапмассың, валлаһи!
Актимер нинди уйлар кичерә иде бу минутта? Хатын моны чамалый алмады. Хәер, каян чамаласын—ул бит, кайчандыр ки, Кадриядән— Шәфкатькә, аннары Екатерина Павловнага әверелгән бер фәхишә кисәге, сөйрәлчек калдыгы, бактерия, микроб! Ул бит. . очсыз рәхәтләр, түбән ләззәтләргә алданып, җанын сатып көн күргән, теләсә кайда, теләсә кем куенына кереп, газиз гомерен суга салып агызган шакшы, пычрак, иң әшәке хатын!.. Шулар гына да җитмәгән, инде, әнә, малае белән... Ә бусы инде моның бер киртәгә дә сыймый! Бу—кешелек дөньясы каршында ин олы җинаятьләрнең берсе! Чү, тукта! Тукта! Актимер бит әле: “Айгөлнен дә муенында ике мин бар”, диде. Шулай булгач, Айгөл дә минем кызым булып чыга түгелме соң?!
Бу минутта начальник хатынының күңеленә әнә шундый дөп-дөрес уйлар ургылып-ургылып килә иде. Ул ярым саташулы халәттә булып, кибеттән ничек чыкканын да тоймый калды. Өйалдыңда кибет ишеге ачылганны көтеп торучы кешеләр анын артыннан гаҗәпләнеп карап калдылар.
Кадрия, Шәфкать, Екатерина Павловна һәм янә Кадрия, апын-төпен атлаган җиреннән, исенә килеп, караса, баскыч турысында торган зәңгәр ' Жшули”ны абайлап шунда таба бара башлады. Барып житәрәк, машинаның сулъяк ишеге ачылып китте һәм Кадрия ире янәшәсенә кереп утырды.
Очлы күзле начальник шундук хатынының йончыган кыяфәтенә дикъкать белән карап, сулъяк колагындагы тешләнгән урынга, саркып торган канга һәм ватылган колак алкасына игътибарын юнәлтте:
— Улмы?!—диде ул кибет ягына карап.
Кадрия эндәшмәде Хатынынын су капкандай тын утыруын үзенчә аңлаган начальник, машинасыннан жилкәнеп чыкты да, тиз-тиз генә кибеткә кереп китте.
Биш-алты минуттан әйләнеп тә чыкты ул. Аның уң кулы бераз гына канга буялган булып, үзенең дә борыныннан кан тамчылап тора иде
Ире машинага кереп утыргач, Кадрия түзмәде, истерикага бирелеп:
— Нишләттең син аны?! Ул гаепле түгел иде бит Мин гаепле идем монда! Мин!..—дип кычкырды
Ә-ә, син гаепле идеңмени әле?—диде ире, шаккатып.—Димәк колагыңны син анарга, үз теләгең белән тешләттең, иеме?!
— Ие, ие! Үзем тешләттем, үзем-м!..
— Аһ! Шушы булдымыни синең миңа рәхмәтең? Ярар!. Ну үзенә дә күрсәтәм әле, күрмәгәнеңне! Күрсәтәм!
Начальникның машинасы Казанга таба ук кебек очты.
Кадриянең ире төнге унике тулганда ниндидер хатын-кыз кәмәше ияртеп кайтты. Хужабикә үзе дивардагы келәмгә аркасын терәп, тезләрен кочаклап, өннән чыккандай, кушеткада утыра иде. Ире чишенеп, теге нәрсәне дә чишендереп, күрше бүлмәгә кереп югалгач та. шул рәвештә утыра бирде Кадрия. Анын өчен инде дөньяның кызыгы да, тормышның яме дә калмаган, беткән иде.
“Нишләргә’! Нишләргә инде хәзер?!”—дип өзгәләнде хатын.
Кинәт теге бүлмәдән сәер тавышлар ишетелде. Нәрсәдер дөпелдәде, нәрсәдер шалтырап кунды Аннары:
“Ой! Мама9 Ой!..”—дигән ярым пышылдаулы, ярым инрәүле хатын- кыз авазы белән тирә-юнь тулды. Шуның артыннан ук:
— Башыңны тик тот дим... Кая үбим әле!—дигән ир-ат тавышы яңгырады.
“Башланды.. Ирем миннән рәхәтләнеп, рәхәтләнеп үчен алачак шул юл белән!"—дип уйлады Кадрия, һәм кушеткадан төште дә, барып, валидол капты. Мәгәр күрше бүлмәдәге ләззәтле ыңгырашкан тавышларны ишеткән йөрәккә кайда инде ул тынычлану! Киресенчә, йөрәк ярсырга, чәбәләнергә тотынды, сикерсп-сикереп тибәргә кереште. Күрше бүлмәдәге “үтергеч” тавышлар көчәйгәннән-көчәя генә иде
Ниһаять, Кадрия түзмәде. “Җиттеме сезгә, юкмы, кабахәтләр9!"— диде дә. жавап урынына көлгән авазлар гына яңгырагач, үзен-үзе белештермичә, бәллүр вазаны эләктереп диварга орды! Әмма кая ул. Тегеләр отыры явызлана гына төштеләр!.. Шулчак, өзми-куймый, телефон шалтырый башлады. Кадрияне гүя ток тотты, аякларынын хәле китте, бөтен жирен калтырау алды. Ул, әллә нинди куркыныч бер нәрсәгә баккандай, телефонга текәлеп торды да, ниһаять, тәвәккәлләп, трубканы күгәрде
— Ал-ло!
Трубкада Кадриянең ахирәте, бухгалтер Фснянын ни сәбәпледер каушаган, дулкынланган таныш тавышы ишетелде
— Екатерина Павловна.. Сез ишеттегезме әле9!
— Нәрсәне?!!
— Ой, коточкыч' Баярак кына, безнен сатучыбыз асылынып үлгән
Кадрия кинәт башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китеп, гөрселдәп урындыкка утырды:
— Кайсы сатучы9' Син ни сөйлисен, Феня?!
— Тсгс Аэропортта, промтовар кибетендә сатучы булып эшләгән инде Исеме... Әйе, Актимер! Актимер бугай исеме!
— Аһ! Үтерәсез сез мине, Феня, валлаһи... Кем ишеттерде сиңа бу коточкыч хәбәрне9?
Бәхетссзлсгенә күрәдер, телефонда гөжләү барлыкка килде, жавап ишетелми калды
— Нәрсә-ә?. Нәрсә әйттен. Фенечка, кабатла әле яңадан, пожалуйста?!
Тфү, тагын гөжләргә тотынды инде әллә?! Әһә-ә. Кадрия трубканы колагына якын ук тотып, телефон эченә керердәй булып, тыңларга кереште
— Аннары аның хатыны дигәне дә узенең бертуган сенлссс булып чыккан ди' Балалары да гарип булып туган икән!
Кадриягә шушы хәбәр жзггкән иде инде Барысы да аңлашылды Аның кулыннан трубка шуып чыгып, идәнгә төшеп китте. Хатын ике куллап башына ябышкан көйгә, ни үле, ни тере килеш, күрше бүлмәгә таба атлады Ишеккә җиткәч, аның бер ягы бикле түгел икәнен искәрде Типте, ишекнең бикле түгел ягы яртылаш ачылды. Кадрия эчтә, чит илдә эшләнгән тахтада теге зобаниларның анадан тума калып, бер-берсенә сырпаланып ятуларын шәйләп өлгерде.
• Анда Актимер, балакаем, үлеп ята.. Ә монда бу кабахәт, оялмыйча өйгә сөйрәлчек алып кайтып, ачыктан-ачык, күрәләтә безне мыскыл итеп, хур итеп
Кадрия идәндә яткан гантельне алып, аны ничек итеп иренә таба
ыргытып җибәрүен дә сизми калды Шуннан соңгы хәлләр төштә күргән кебек кенә. Хуҗа дигән адәм тәганәсе йөзе белән түшәмгә таба борылып, тынсыз-нисез катып калды Аннары, теге өстерәлчек дуңгыздай чинап кышкы урамга чыгып чапты!..
Озак та үтмәде, өйгә милиционерлар, ак халатлы һәм халатсыз кешеләр кереп туплы Алар гүя бу куркыныч канлы җинаятьтә бары Кадрияне генә гаепле санап, ана ачуланып карап, ин әшәке теләкләр теләп, күрше бүлмәгә юнәләләр... Ә анда өстенә инде иягенә чаклы юрган ябып куелган Борис Сергеевич ята. Аның тирәсендә врач ханым белән шәфкать туташы... Ә Борис Сергеевич гүя үлмәгән, аңын гына җуйган. Юк! Аңын да җуймаган бугай... Әнә ич... елмая!
Кинәт Кадрия тетелеп-тетелеп көләргә кереште.
Погонына бәләкәй дүрт йолдыз таккан егерме биш-утыз яшьләрдәге миллионер хуҗабикәгә текәлеп карап торды да, ак халатлы иргә:
— Моннан хәзер безгә тамчы да файда юк!.. Үзегез белән алырсыз иңде,—диде.
Шупчакны Кадриягә диван-карават астыннан кемдер эндәште сыман:
— Капитанны макта! Аны аулакка чакыр!
Кадрия шундук бу сәер боерыкка буйсынды- капитан каршына килеп, сул кулы белән каләмен тартып алды да, уңы белән битеннән сыйпап:
— Ай, сез нинди күркәм! Синең хатынын нинди? Ә минем капитан- чикка бер гозерем бар... теге бүлмәгә кергәч, ярыймы!—диде һәм шаркылдап көләргә тотынды. Аннары, барып, ир врачны чеметте дә, янә тыелгысыз рәвештә көләргә кереште.
Ачуы чыккан врач:
— Тотып торыгыз әле шуны! Акылында түгел бит, әллә ни майтарып ташларга мөмкин!—дигәч, ике санитар егет хужабикәне култыклап алдылар.
— Ай, матур егетләр! Исемегез ничек сезнең9
— Мин татарча билмей!
— Я тоже!—диештеләр егетләр.
— Ялганлыйсыз ла! Беләсез ич, тәре корсаклар!—дип Кадрия егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә сарылды
Капитан Кадриягә, сарык күргән бүредәй, зәһәр итеп карады;
— У-у, юха елан! Моның белән сак булырга кирәк!..
— Тегендә баргач, бик шәпләп тынычландырабыз аны, хөрмәтлем... Кечкенә кызлар хәленә төшкәнен тоймый да калачак!
— Капитанчик! A-а, капитанчик?! Әйдә...—дип, милиция офицерына күз кысты хуҗабикә. Аннары врач иргә телен күрсәтте дә, үрсәләнә- үрсәләнә елап жибәрде.
— Күптән шулай кирәк идс,—диде капитан тынычланып
Ниһаять, ак халатлы һәм халатсыз кешеләр Борис Сергеевичны носилкага салып, бүлмәдән альт чыгып киттеләр.
Капитан бу фатирда булган хәлләр турында беркетмәгә пүнәтәйләрдән дә кул тамгасы салдыргач, тәрәзә каршында һәм ишек янында торган милиционерларга нәрсәдер әйтте Шуннан сон тегеләр, гестапочылар шикелле өнне алырлык кыяфәт белән, Кадриягә килеп ябышты пар
Хатынны милиция машинасына утырттылар. Әллә aim.rn.i4 ярдәм машинасынамы икән? Юк, милиция машинасына ахры... Чөнки машина эчендә милиционерлар бар иде. Әллә врачлар идеме икән ул?! Ярар, кем булса да булгандыр. Ләкин араларында бер кабахәт утыра иде. Менә шул адәм тәганәсенә Кадриянең тиешсез урынына үтеп керергә һәм күкрәген авырттырып кысарга кем рөхсәт итте икән?!..
Мәгәр сары йортка барганда юлда эшләнгән бу мәгънәсезлек—алда тегендә эшләнәчәк мәгьнәсезлекләрнең баласы гына булган икән әле... '