Логотип Казан Утлары
Повесть

ШАҺМИРАН

МАЖАРАЛЫ ПОВЕСТЬ
Икенче кисәк
үрәнең койрыгына бастылар бугай..
Ишек яңагындагы кара төймә шактый югары беркетелгән иде Карсак милиционер үрелеп азапланды. Бармак очы тию белән эчке якта тонык кына музыка уГшаганы ишетелде Тонык, димәк, ишек икс катлы. Килүчеләр "Кем бар анда?”—дигән сорауны көттеләр Әмма өн салучы юк иде. Өлкән лейтенант кабат үреләм дигәндә, ишекләрнен икесе тиң ачылып китте. Кемсәләр дәррәү эчкә уздылар
— Сезне борчырга рөхсәт итегез!
Ул арада ишекләр автомат рәвештә ябылып та өлгерде Керүчеләр өчәү иде: әлеге карсак милиционер һәм гражданнар киеменнән тагын ике әзмәвер Кемнәр болар, ник килгәннәр, бу хакта нигә алдан хәбәр салмаганнар7 Милициянең нинди йомышы төшкән тагын7 Болары йорт хужасы өчен табышмак иде Әмма ул моңа тамчы да борчылмады
Төн кошлары кая аяк басуларын абайлап өлгергәнче каршыларына бозау чаклы, бср-бсрсенә бер тамчы судай охшаш икс овчарка килеп басты. Авызларына ит салуны көгкәндәй, арт саннарына утырып, кызыл күзләрен кунакларга текәделәр. Хужа түръяктагы өстәл янында утыруын дәвам итте. Милиционер залга узарга дип, бер генә адым ясады, алабайлар яман ыржаешып, аның юлын бүлде.
— Этләрегезне алыгыз!
— Алар кемнәр килүе белән кызыксына,—диде .хужа тыныч кына
— Лорд, тик утыр7 —дип, әмер биреп карады милиционер Сакчылар моңа да ырылдашып жавал кайтардылар.
Шаһназаров кәнәфидән күтәрелеп, коридорга таба атлады. Керүчеләргә урыннарыннан кузгалмаска боерды
— Лордны беләсең, димәк. Тиле сүзеннән танылыр, дигәннәр Монда Лорд юк бит Инде үзегез белән таныштырыгыз, йомышыгыз ни7
— Мин—җинаятьләрне эзләү бүлегеннән, Юркин Николай Петрович, болар—безнең хезмәткәрләр 8 9
Госман ГОМӘР (1933) — "Уйна гармуныңны "китабы һам бернича маҗаралы повесть авторы Казанда яши. Повестьның журнал варианты, акын беренче кисәге журналыбызның 1994 елгы
9 санында басылган иде
Өлкән лейтенант таныкламасын алам дип, кесәсенә тыгылмакчы иде дә, Шаһназаров аны шып туктатты.
— Кирәкми, мин үзем. Күтәрегез кулларыгызны. Ягез, мин кемгә әйтәм9 Өчегез дә! Менә шулай. Карагыз аны, бармакларыгыз гына кыймылдаса да, өзгәләп ташлаячаклар!—дип, искәртте тегеләрне, аннары этләренә мөрәҗәгать итте:—Малайлар, игътибар!
- Уһ!
— Уһ!—дигән тавыш чыгарды этләр. Алар чакырылмаган кунакларны менә-менә чәйнәп йотарга әзер торуларын белдереп ыржайдылар. Шаһназаров иң элек офицерның кесәләрен капшады, пистолетын, таныкламасын алды. Әшнәләреннән бер пычактан гайре нәрсә табылмады.
— Кеше өенә корал, пычак белән йөриләр димени!—Үз алдына шулай сөйләнә-сөйләнә, хуҗа тагын залга кереп китте. Чакырылмаган кунакларга кымшанырга ярамаганлыкны әйтеп, бу хакта “малайлары”нын да исенә төшереп узды. Җавап: “Ыр-ыр, ыр-р...” Шулай булыр-ыр-р, янәсе.
Шаһназаров тегеләрдән алган әйберләрне өстәлгә таратты, халатының күкрәк кесәсеннән чыбыксыз телефонын тартып чыгарды, төймәләргә басып, тиешле саннарны җыйды.
— Мин әле бу. Ә, таныдыңмы? Гафу, төнгә каршы бимазалыйм УГРОдан өлкән лейтенант Юркинны ачыклагыз. Николай Петрович. Кайсы бүлектә эшли? Кемгә буйсына? Көтәм алайса.
Хуҗа милиционерның өстәлдә яткан пистолетын кулына алды, аны әйләндерә-әйләндерә озаклап карады. Күптәнге корал, кара буявы инде уңып, шомарып беткән, тоткасы ялтырап калган. Пистолет корылган булып чыкты. Менә бит тагын үлем угы салынган үзенә! Бусы кемгә багышланган инде—минамы9 Шаһназаровның тәне эсселе-суыклы булып китте. Патроннарын алып кесәсенә салгач, ул иркен сулап куйды. Нидер исенә төшеп, тагын телефонын чыгарды.
— Елгыррак егетләреңне әзерләп тор. Әлегә берни дә юк. Ну, дүртне-бишне, машиналарында көтәрләр, миңа Кенәз белән Фара керсә, җиткән. Борчылма, егерме-утыз минуттан үзем шалтыратырмын. Юк-юк, сиңа кузгаласы түгел. Телефонда бул!
— Кул арды, коралларыбыз юк ич, әгәр төшерсәк Бәлки без бөтенләй китеп үк барырбыз, сезгә дә мәшәкать кимер. Дәү абый, ә9
— Кайдан беләсең минем исемне? Лордны да9
— Җибәрсәгез, барысын да онытырга сүз бирәбез,—диде милиционер, ялварып — Без ялгышканбыз, үкенәбез хәзер.
— Зинһар, чыгарыгыз'
— Куллар салына, түзәр хәл юк,—диештеләр калганнары.
Яннарына барып, Шаһназаров әсирләрнең кулларын берәм-берәм төшерде. Этләре исә, хуҗаның бу гамәлен ошатып ук бетермичә, сәерсенеп, ыңгырашып куйдылар. Тегеләргә боргаланырга ярамаганлыгын кабат искәртте. Югыйсә, сөякләрегезне капчыкка тутырып озатырга туры килер, диде. Ә үзе берни булмагандай, әле бер бүлмәсенә, әле икенчесенә кереп йөрде. Ничә бүлмә икән соң монда? Тышта бер фатирның ишеге томаланган, димәк, ике фатир бергә кушылган, биш-алты бүлмәдән дә ким түгелдер, мөгаен. Ялгызы яши, диделәр ич. Нигә кирәк икән моңа шул чаклы бүлмә?!
Ялгышалар төн кунаклары. Кушылган ике фатирның бер бүлмәсе, кухнясы, бәдрәфе-ние белән—этләрнеке. Рәхәтләнеп үзләренчә яшәп яталар. Бу якның тәрәзәсе һәрвакыт ачык, шуңадырмы, өйдә яман ис сизелми.
— Дәү абый, ә, Дәү абый, бәлки безне чыгарып җибәрерсез?
— Ачыклагач,—диде хуҗа, кырыс кына.
_ Унбиш минуттан телефон шылтырады. Шаһназаров кәнәфигә чумды Сөйләүчене игътибар белән тыңлады. “Алай, алай”,—дип җөпләде, әмма үзе бер генә сорау да бирмәде. Ишек төбендәгеләр хафага калды.
Сизенәләр, сүз алар хакында. Бая елгыр егетләр турында да тикмәгә генә әйтмәгәндер бу. Борчылырлык та иде шул. Килеп кабулары, күрәсен
Телефоннан сөйләшү тәмам. Шахназаров өстәлдә бармакларын биетеп алды Карасу-зәңгәрсу күзлеген киеп куйды, авызына затлы сигара капты. Берничә мәртәбә пошкылдатып төтен бөркеде
— Үтенеп сорыйбыз. Дәү абый9
— Юркин, чын исемен ничек9
— Николай.
— Алдашма.
— Аллам орсын.
— Моннан өч ел элек өлкән лейтенант Николай Юркинны син үтердеңме9
— Менә тагын.
— Туры жавап бир9
— Мин беркемгә дә кагылмадым.
— Бу таныклама аныкы бит. Беләсеңме, мөртәт, кеше үтерүчене нишләтәләр?—дип, кызып китте Шаһназаров —Андыилариын үзләрен дә дөмектерәләр. Җитмәсә, корал белән минем йортка басып кердең Җавап тотарга туры киләчәк
Ялган Юркин күз яшенә буылып еларга, ялварырга кереште Әшнәләре аның башына тондырдылар, Шаһназаров этләрен чак-чак кына тыеп калды.
— Идәнгә утырыгыз,—дип боерды хужа тегеләргә.—Төрекчә иттереп Менә шулай. Калганын егетләр хәл кылыр, алар беләләр.
Залга керешли хужа тагын телефонын алды.
— Миндә кызык бар, җибәр егетләреңне
Шаһназаров эш тәмам, дигәндәй, тагын йомшак кәнәфигә инде. Төтен алкалары ясап уйнады. Хужанын тыныч кылануы, бигрәк тә анын телефон аша әледән-әле күрсәтмәләр биреп торуы ялган милиционерларны тәмам куркуга төшерде Кем икән бу. Дәү абый9' Эчке эшләр министрлыгында берәр түрәме9 Әллә дәүләт иминлегенсксме? Бәлки күләгәдәге Премьер-министрдыр, Президенттыр?! Күз ачып, күз йомган арада тешләде дә алды үзләрен Юк, баш җитәрлек нәрсә түгел бу!.. Этләрен генә күр, телләрен "милиционер”нын колак яфрагына тигерәләр инде. Кыймылда гына, башыңны чәйнәп йотачаклар. Пистолет та, пычак та ярдәм итмәде. Ә хужа аларның ни эшләп йөрүләре белән бөтенләй кызыксынмый да. Берәү булса, тәмам тинтерәтер иде Бу барысын да белеп бетергән—котылу юк болай булгач.
Ишек кыңгыравында музыка уйнап җибәрде. Эгләрнсн колагы торды Хужа телефон төймәсенә басты—ишекләр ачылып та китте Хикмәт менә нәрсәдә икән, кем бар анда дип, һич сорап йөрисе түгел. Монысын да телефон хәл итә Егетләре, эһ дигәнче, килеп тә җиткәннәр
— Кенәз, таныйсыңмы боларны?
— Яле, күтәр башыңны,— дип, Кенәз **милиционер”нын ияген учлап тотты —Юк, ахрысы.
— Көчек бу,—диде Фара.
— Ә-әә, шул юлбасармыни, нишләп иөри ул монда тагын9 Шаһмиран кисәткән бит инде теге чакта. Аңламаса аңламас икән, адәм актыгы
— Минем утарны дәгъвалаучы, димәк Ә мин аны бөтенләй танымыйм да
Фара әсирләрнең өчесенә дә богау салды. Кенәз бу йортка ничек килеп чыгулары, адресны кемнән алулары белән кызыксынырга кереште Аны Шаһназаров бүлдерде:
— Апарин тегештә ачыкларсыз Ул, хәтта, минем Дәү абый икәнемне дә белә
— Шулай ук мыни-и!
— Моннан өч ел элек өлкән лейтенант Юркинны үтергән,— Шаһназаров кызыл тышлы таныкламаны сузды.—Менә шу нын белән
йөри хәзер,—Эзләүдәге адәм. Мәрхүм Юркинның өч баласы ятим калган.
— Аны мин үтермәдем,—дип, телгә килде Көчек.
— Тагын саташкансын син, юньсез.
— Машиналарыгыз кайда?—дип кызыксынды Дәү абыйлары.
— Бакча ышыгында.
— Көчекнең формасын салдырыгыз, курткаңны кидер—бертөсле булсыннар,—диде Шаһназаров.—Барыгыз, тәмам туйдырдылар. Авызларын бәйләргә онытмагыз. Калганын үзең ачыклап бетер Һәм башкасын да...
Егетләр әзерлек эшләрен тиз тоттылар. Чыгар алдыннан Кенәз, Дәү абыйсын култыклап, читкәрәк тайпылды, пышылдап кына сорап куйды:
— Нишләтим, УГРОга илтимме?
— Юләрме әллә син?!
— Аңладым
— Ераграк йөрегез. Бездән төтен таралырга тиеш түгел.
— Сез әйткәнчә эшләрбез, Дәү абый, исән булыгыз!
Автомат ишекләр ачылып ябылды да өй эче тынып калды. Шаһназа- ровнын "малайлары”, бүген эш җитәрлек булды дигәндәй, ялкау атлап, үз бүлмәләренә ял итәргә кереп киттеләр. Рэкетчылар түгел, майор Кил- дебәков үзе килсә дә, шулай “зурлап” озатыр иде абзагыз, ул андыйлардан котылу чарасын бик яхшы белә.
андитларның иснәнеп йөрүе Шаһназаровнын тынычлыгын алды. Теге атнада язарга керешкән мемуарын өстәлнең бер читенә үк этеп куйды. Менә бит ни кыланалар?! Ник килгән инде болар, фаразан? Таларга, билгеле. Ә бәлки бөтенләй юк итәргә үк уйлаганнардыр—кем белә? Юркин, имеш. Юркин буе җигәрлек булгач, Дәү абый диләрмени аны, маңка! Калганын Кенәз карасын, әнә. Әмма информациянең бу кадәресе дә чыгарга тиеш түгел иде бит. Кайдадыр йомшак буын бар, димәк Шаһмиранга әйтеп куярга кирәк, итәк-жиңен җыеп йөрсен. Шаһназаров кемнедер гаепләргә җыенмады. Бу Көчек дигәннәре теге чакта утарга килеп чыккан иде шул. Бару-кайтуны күзәтергә мөмкин. Дәү абыйны кемнән белгән ул? Хикмәт шунда. Ярар, аларын Кенәз ачыклап бетерер
— Болар бар да чүп кенә, чүп кенә,—дип сөйләнде Әмир Шаһназаров үзалдына.
Ул фикерен икенче бер нәрсәгә юнәлтергә омтылды. “Татсиб” фирмасы юридик яктан юкка чыгарылды—монысы хәзер аны борчымый инде. Шулай кирәк булды, органнарны саташтыру өчен. Кешеләр белән эш һаман да катлаулырак. Мушка, Хәнҗәр дигәннәре читлектә утыра. Алга таба информация шулардан таралырга мөмкин. Тикшерүче Килдебә- ковның койрыгына басарга дип күпме әйтелде, сузып киләләр. Каты чикләвек, имеш. Каты чикләвеккә зуррак чүкеч тә бар бит ана.
Шаһназаров телефон төймәләренә баскалады. Озын-озын пипелдәү генә ишетелеп торгач, борчыла калды. Ни булган мона? Әллә номерлар ялгыш җыелдымы соң? Кабат җыйды.
— Ник дәшмисең, Гөлшәһидә?
— Егетләр киңәшергә кергәннәр,— дип аңлатты кыз, җавап бирми торуының сәбәбен.—Капка астыннан тагын Көчек шуышып чыккан монда. Просто, баеп алырга ниятләгән Хәзер “Дәү абый” сүзен ачыклыйбыз.
— Карагыз, исе калмасын. Үзең минем янга җыенмыйсыңмы? Әйдә, кил, кәефемне җибәрделәр.
Таларга дип кергән рэкетчылар өй эчендәге байлыкны күрми дә калдылар. Бусагадан торып бүлмә санап маташалар. Этләрнекеннән тыш та Шаһназаровнын бер үзенә биш бүлмә. Китапханәне исәпкә алмаганда һәммәсе дә байлык белән шыгрым тулы. Юк, келәм, бәллүрләр генә
Б
түгел, алары мәрхүмә хатыннан калган мал, өйдә башкасы да житәрлек Әмир күп еллар буе сәгать кыю белән шөгыльләнә—хоббие шул Сәгатьнен сәдәп кебек бәләкәеннән башлап, идәннән түшәмгә тигәннәренә чаклы бар. Соңгыларын хан заманыннан калган байлык, дип йөртә Бәлки шулайдыр да, арада бернинди мөһер-мәгьлүматсызлары күп. Алтын- көмсштән коелган, ахак, зөбәржәт белән бизәлгән кул сәгатьләре бихисап— ике як шкаф шыплап тутырылган. Рэкетчыларга боларнын берничәсе дә череп баерга житәр иде үзе Ә вентиляция коесына яшерелгән сейфларны алар барыбер таба алмаслар иде Аяда төрле заманда төрле илләрдә сугылган алтын акчалар, бизәнү әйберләре: алка, йөзек, беләзек, брошка, каптырма, билбау-ка.мәр ише нәзакәтле мал Боларын хәтта Шаһмиран да белми. Әмир ашыга-кабалана торган кеше түгел, берәүгә дә серен чишәргә ашыкмый, вакыты киткәч, һәммәсе дә шул кызга калачак.
Узган ел, юбилейдан соң, бер талпынып куйган иде болай, әллә малны варисларыма тапшырыйммы икән, дип. Сабыр итәргә уйлады Варислары үзегезгә билгеле: Ташкенттагы кызы белән Гөлшәһидә Хәлләр үзгәребрәк китте бит әле монда. Фирманы таркатырга туры килде, янасы төзелмәгән. Бөтен мәшәкать тагын үзенә төшә, киңнәрне югарырак сызганмыйча да ярамас, ахрысы. Кем әйтмешли, тукталырга причал кирәк Ул инде дулкын кагарлык, көймәне селкетерлек булмасын Американы яңадан ачасы юк-югын Заманасы башка. Дәүләт үзе тудырган мөмкинлекне файдалансаң, шул киткән.
Гөлшәһидә тиз әйләнде. Аны күрүгә Әмирнен бөтен борчулары таралды, күңеле күтәрелеп китте. Тегесе дә эт кан түгел диген—Дәү абыйсының муенына сарылып, кичке якта борын төртеп чыгарга өлгергән сакал-мыекларына кайнар иреннәрен тиерде, шома битен куеп, рәхәтләнеп кытыкланды.
— Озаттым үзләрен.
— Онытыйк аларны.
— Бүтән борчымаслар.
— Әйдә, чәй куйдым,—диде Әмир, кызны кухняга чакырып
Мондагы мәшәкатьләрне дә төймәләр хәл итә Кухняда чит илдән кайтарылган комбайннар—ризыкны шулар хәзерли, шулар пешерә Әмма хука төнлектә алар белән булашуны кирәк тапмады Барысын да Гөлшәһидә иркенә калдырды. Тегесе өстәлгә кетердәвек печенье, берничә төрле чикләвек, алма, әфлисун, заман ашамлыгы—банан ише жинел ризыклар гына куйды
— Ничек?—дип сорады Гөлшәһидә, суыткычны ачып
— Сугыш чукмарын әйтәсеңме9 Ал, әйдә!
Шаһназаров французларның "Наполеон" коньягын шулай дип йөртә Соңгы елларда шешә ачу белән артык мавыкмаса да, Гөлшәһидәсе килгәндә "сугыш чукмары” белән бил алышмыйча калмый. Дәрт, дәрман өсти ул аңа, күңелен күтәрә. Бүген нәфесе төшеп тора тагын, берне дә, икене дә төчкертүе ихтимал
Залга чыкканчы, баш саф чакта кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә ниятләде Аны Килдебәков тарафыннан кулга алынучыларның язмышы кызыксындыра иде
— Нишләргә җыенасыз9—дип сорады ул.
— Мушканы камерадашы дөмектергән бит, әйтергә онытып торам икән.
— Кайчан9
— Моннан ике көн элек. Тагын бер яналык кичә тикшерүче үзенен эш бүлмәсендә тәрәзә форточкасына асылынып үлгән гажәп!
— Майор Килдебәковмы9
— Нәкъ үзе.
— Тагын ни?
— Бетте бугай. "Минем үлемемдә берәүне дә гаепләмәгез ,—дигән язу калдырган.
— “Дело” ничек? Бу бик мөһим.
— Нинди “дело” булсын—юк хәзер андый башваткыч. Унҗиде том язып тутырган икән, жүләр.
— Синең эшме?
— Эшен йомышчылар башкарды...—диде кыз.
— Әйдә, шул хөрмәткә!
Шаһназаров “Наполеон”ны әйләндереп каплагач, тәмам бушанып, хозурланып калды. Юка телемләп киселгән әфлисунны тәмләп кенә суырды, банан әрчеп ашады, рюмкаларны кабат тутырды
— Чикләвеккә үрел!
— Сиңа да ватып биримме?
— Бер-икене,—диде хуҗа. ~
Инде барысы да ачыкланып бетте бугай, дип уйлады Гөлшәһидә. Тикмәгә генә чакырмаган икән, картлач. Борчыла, һәммәсен дә алдан күреп эш итә. Ә менә Шаһмиранга шушы алдан күрүчәнлек җитенкерәми, ана һәрвакыт Дәү абыйсынын әйтеп-искәртеп торуы кирәк. Мушка мәсьәләсендә Шаһмиран үзе белеп эшләгәч, әнә ничек куанды, артык сорау биреп азапламый, шул хөрмәткә күтәрә дә куя, күтәрә дә куя.
А1 чыгыбрак нәтиҗә ясап маташа икән кыз, бетмәгән картлачның сүзе. Ярты-йорты гына сөйләшә торган кеше түгел шул ул.
— Син бернәрсәне оныттың бит, Гөлшәһидә,—диде ул тагын рюмка белән шаярып.
— Кара, искә төшми?!
— Мәскәү койрыгын әйтәм.
— Ә-әә, Хәнҗәрме?
— Аны анда калдырырга ярамас
— Чыкты инде. Ялга җибәрдем үзен.
Табынны түгәрәкләп, Шаһназаров әкрен генә өстәл яныннан кузгалды.
— Рәхмәт, Гөлшәһидә, бөтен борчуларымны юып төшердең. Мин синен өчен яшим хәзер. Әйдә, залга чыгыйк. Иртәгә утарга китәм, боерган булса. Күнелем тынычланды. Иркенләбрәк уйларга кирәк. Саф һавада баш яхшырак эшли. Фирмасыз калу ярамас, дим.
Шаһмиран Дәү абыйсын бик яхшы төшенде. Димәк, зур эшкә тотынырга җыена. Ходай ана башны да, сәләтне дә кызганмаган. Шулай сау-таза гына йөреп торсын инде. Күңелен күрергә кирәк...
— Душка кереп чыгыйм,—диде Гөлшәһидә
Әмир карасу-көрән зебра бәрхете белән тышланган олы кәнәфигә чумып, кызның юынып чыгуын көтә башлады. Сугыш чукмары анын канын шактый кыздырырга өлгергән иде. Ул Гөлшәһидәнең һәрвакыт- тагыча иңенә ак томандай үтә күренмәле халат элеп чыгасын белеп тора. Вак-төяген бөтенләй киеп маташмый. Шушы гадәтен ярата ул кызнын
әүдәгәр Себерне, Уралны ярата. Азау тешен шул якларда чыгарды, тугыз ел буе тун җир чокыды, урман кисте, ташкүмер чалгы, алтын эзләде. Менә ничә ел инде шул тарафтан мал ташый, фирманы аякта тота.
Теге хәерсез Мушка вакыйгасы вакытлыча Пермь якларына юлны япты. Товары үтемле иде. Радиоактив материалларны дөньяның төрле кыйтгасында бик теләп алалар. Доллар яңгыр булып ява. Бу табышны югалтмаска иде
Мушканың үлеме Сәүдәгәрне аеруча куандырды. Әйтергә кирәк, монда Удмуртия кэгэбечеләренең дә хатасы бар. Сәүдәгәр белә инде: гаеплегә суд җинаять кылынган урында—Глазов шәһәрендә ясалырга тиеш иде. Ә алар Мушканы Казанга озаттылар. Мәсьәлә бик ансат кына чишелде дә куйды...
С
Әлегә Пермьны онытып тор,—диде Шаһмиран, Сәүдәгәр бу хакта сүз кузгаткач.
— Ижауга ярыйдыр бт?
— Үзен чамала.
Сәүдәгәр өчен шушы ике кәлимә бик җиткән. Юлга җыенырга кирәк булыр.
Офистан чыккач, Тимерхан жиде юл чатындагы юлчыдай катып калды. Соңгы көннәрдәге яңалыклардан аның күнелс ташый иде. Аз гына тотып куясы, кемнәндер иркәләнәсе, кемнедер иркәлисе килә. Кая барсын ди—Нурия янына инде! Тимерхан “Чибәркәй” кафесы тарафына юл тотты. Ни өчен “Чибәркәй”ме9 Анысын әзәри Синаннан сорарга кирәк. Ул хатыны Нурияне бик тә ярата, кафесына да аның исемен кушты, шунда ук үзен мөдир итеп тә куйды. Синан да Тимерхан шикелле үк сәүдәне оештыру эшләре белән мәшгуль. Анда чаба, монда йөгерә—мал таба Мал дигәне, туксан алты градуслы спирт. Кафенын арткы бүл-мәссндә. спиртка су кушып, аракы ясыйлар, бер литрдан алты-хидс шешә чыгаралар, анын күпчелеге шәһәр буйлап сибелгән кибет-палатка-ларга озатыла
Синан—сәүдә корты. Сукмагы Татарстандагы барлык спирт заводларына салынган.
— Өнемме-төшемме,—дип каршылады Нурия Тимерханны, муенына сарылды. Кайнар иде чибәркәйнен сулышы. Тимерхан мәгъшукасын нәфесләнеп кысты, кочагыннан ычкындырмыйча гына ишектәге ачкычны борып куйды.
— Акрын, түземсез, бу диванны син генә ватып бстерден инде,—дип шаяртты Нурия.
— Үзен дә хәйран чөясең, маладис.
— Ял ит, мин табын әзерлим,—дип, Нурия диваннан күтәрелде.
Шоколад суыра-суыра коньяк шешәсе тәмам бушатылды. Иркәләү, мактау сүзләре әйтелде. Акрынлап язгы караңгылык иңде. Әмма гашыйклар һич тә кайтырга ашыкмадылар. Авырлыктан диван берничә мәртәбә ынгырашып-сыкранып алды.
— Кузгалабызмы сон?
— Синанын өйдәме9
— Чаба шунда.
— Бөгелмәдә ни калган аңа?
— Спирт белешкәндер.
— Ярый инде каптырмаганнар үзен.
— Рэкетчыларны әйтәсеңдер син, Тимерхан
Чыннан да Сәүдәгәр белеп үк бетерми иде Рэкетчылар андагы предприятие директорыннан утыз биш миллион сум акча таләп иткәннәр Калым түләүдән баш тарткач, тегене урманга алып барып эт урынына кыйнаганнар, үтерү белән янаганнар. Ык-мык итеп, ярым-йорты вәгъдә биреп, котылып кала. Кулга акча кермәгәч, директорны якадан эләктерәләр.
— Менә адресын, телефон номерын, хатынын фәлән атлы, төгән җирдә эшли, кызыңның исеме болай. уналты яшьтә, фәләненче мәктәптә укый, улың Волгаградта хезмәт итә. Хата юкмы,—диләр рэкетчылар.— Булмаса, аларга да чират хитәр. Ә улынны Чечняга олактырабыз, ул аннан болай да кайтмаячак. Түлә, дауай!
— Кайдан табыйм шул кадәр сумманы,—ди директор, кулларын хәеп
— Исән каласың килсә, табарсың
— Киметегез яртысын,—дип ялына директор
— Болай да аз сорыйбыз әле,—диләр тегеләр —Күн кәҗәләнсәң, тагын өстәрбез, шул.
— Юк, бит, нишлим
— Яхшырак эшләргә кирәк.
Директорның үңәченнән алып, бугазына пычак териләр. Икс сөйләшергә урын калдырмыйлар.
— Бу юлы алдый алмассың, яз вәгъдә кәгазеңне.
Акча алуның көне, сәгате, урыны билгеләнә. Урыны—шәһәр уртасындагы азык-төлек кибете тирәсе. Калганы директор эше түгел, тик акчасын гына онытмасын, югыйсә, икеләтә түләргә туры киләчәк. Мәсьәлә башкачарак хәл ителергә дә мөмкин. Әгәр инде органнарга хәбәр салса— башын бетерәчәкләр, ул хакта каты кисәтәләр.
Анысын директор үзе дә чамалый. Әмма, рэкетчылардан котылам дип, фирманы чишендерә алмый ич инде. Ярый әле шунын белән генә канәгатьләнсәләр?! Әнә, болай да аз сорыйбыз, диләр, тиенен дә киметмиләр. Почмакка китереп кысылган директор хәлне органнарга сөйләп бирергә мәжбүр була. Дөрес эшләгәнсең, дип тынычландыралар аны.
Шуннан соң шәһәр күләмендә "директор” операциясе хәзерләнә. Дипломатка утыз миллион сумны (операция барып чыкмаган очракта биш миллионны яңадан эзләп килсеннәр өчен) санап салалар. Акчаның номерлары язып алына. КГБ һәм МВД хезмәткәрләре машиналарын читкәрәк яшереп, үзләре якын тирәдәге йортларга урнаша.
Көн салкынча. Директор юка киенгән. Кулында акча тулы дипломат, сәгатьләр буе кибет тирәсендә урала. Ләкин янына килүче юк. Өч мәртәбә кибеткә кереп, сыра альт чыга Салкыннан һәм куркудан калтырана- калтырана шешә авызыннан сыра чөмерә. Эче яна күрәсен. Сактагылар бу галәмәтне елмаеп күзәтәләр.
Монысы ни тагын? Ике милиционер абзыйга килеп бәйләнә. Син нишләп бу тирәдә ураласың, имеш. Нигә өендә генә эчмисең9 Мескеннең жиненнән үк тарткаларга керешәләр закон кешеләре. Бөтен эшне бозачаклар, операцияне өзәчәкләр болар. Кизүдәге егетләр тиз генә рация аша шәһәр милиция идарәсе белән элемтәгә кереп, тегеләрне аннан алуларын таләп итәләр. “Объектны тынычлыкта калдырыгыз, хәзер үк ул тирәдән юкка чыгыгыз”,—дигән катгый әмер алгач, хәсрәт милиционерлар җәһәт кенә табан ялтырату ягын карыйлар. Рәхәтләнеп тәртип саклаганда ни кылана бу «итәкчеләр, һич аңламассың?!
Аннан соң да әле шактый дерелди директор Берзаман аның яныннан выжлап кына “тугызлы” машинасы узып китә. Кырган башлы ике егет утырган. Бераздан тагын пәйда була болар, ләкин туктамыйлар. Шул чак “тугызлы”га ниндидер “мигалка” иярә. Соңыннан ачыклаганча, шәһәрдә билгесез операция баруын шәйләп икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дә кузгалган икән. Әмма рэкетчыларны өркетергә шул җитә кала инде—операция өзелә.
Директор өенә кайтып, җылынырга да өлгерми, телефон челтери. Рэкеггылар икән. Үзләрен сатып, ни кылырга җыенуы белән кызыксыналар. Хата ясадың, башыңны бетерәбез, дип яныйлар
— Өч сәгать буе көттем. Нинди “мигалка” узуын мин кайдан белим, бәлки эш белән баручылардыр,—дип аңлата директор.—Акча үзем белән, хәзер үк чыгарам.
— Ашыкма, көтеп тор, ташлама трубкаңны.
Телефон шактый тын торды, киңәшәләр, димәк. Хәзер үк чыгарам дигәч, кызыктылар, күрәсен
— Бер сәгатьтән урынында бул, кара аны,—дип кисәтәләр рэкетчылар.
Дәүләт иминлек комитеты хезмәткәрләре өчен бер сәгать артыгы белән житкән. “Директор” операциясе “камау” операциясе итеп үзгәртелә. Шәһәрдән чыгучы төп магистраль—урамнарга унике милиция посты куела. Дипломатны алганнан сон, “тугызлы”ны тар тыкрыкка-тупикка кысрыклау каралган иде. Шулай килеп чыкты да. Кайсы тарафка юнәлсәләр дә, юлларында автоматлы постлар тора. “Тугызлы” аулак урамга борылырга мәжбүр ителде—ә монда аларны дүрт яктан дүрт автоматчы урап алды. Кырылган башлар шунда ук җиргә сузып та салынды. Аларның кесәләреннән директорның утыз биш миллион сумга язган вәгьдәнамәсе табылды. Блокнотларында, инде үзегезгә билгеле булганча, гаилә әгъзалары турында мәгълүматлар язылган иде...
Тимерхан хаталана, әлеге рэкетчылар арасында Синаннын исеме телгә алынмый Ул анда бөтенләй катнашмаган Бу хакта Тимерханга Нурия бәйнә-бәйнә сөйләп бирде
— Рэкетчылар аныкы бит
— Бәлки
— Синаныңны якламыйсынмы9—дип кызыксынды Сәүдәгәр Кирәге бер тиен. Әйттем бит инде: адәм түгел, арт бакчадан йөри, хайванча яши, дип. Яратмыйм шул гадәтләрен.
— Озак йөрмәс ул.
— Үзем дә шулайрак уйлап торам,—диде хатын, серле генә
— Ул чакта инде без синен белән иркенләп Анталья комында кызынырга китәрбез Фирмабызнын ял йорты шунда.
— Инде ничәнче мәртәбә вәгъдә итәсен
— Уралдан йөреп кайтыйм инде,—диде Сәүдәгәр—И-ии. онытып җибәргәнмен.
Тимерхан Нурия муенына алтын чылбырлы алтын барс муенсасын кигезде. Тегесе Сәүдәгәрнең табак битен чәп иттереп үбеп алды.
— Рәхмәт инде, Аю бабам,—дип иркәләде ул Тимерханын
— Барснын күзләрен генә күр әле син'—диде сәүдәгәр, үз бәясен арттырырга теләгәндәй.
Алтын барснын күзләренә энхс бөртеге уеп куелган иде
... Фирма ябылды дип, кул кушырып утырмассың бит Ниятләгәнчә, Сәүдәгәр Ихау якларына юл тотты Әшнәләре байтак анда. Кемнсн нәрсә белән шөгыльләнүен белеп тә бетермәсссн Елан мөгезе кирәк дисәң, анысын да табып китерәләр—долларыңны гына кызганма.
— Ничә пушкы (пистолет) аласын?—дип сорады ихаулы
— Күпме табасын'’
— Унны, утызны, йөзне
— Оһо!
— Йә, ничәнс?
— “Макаров” мы’
— “Макаров”.
— Иллене бир хәзергә,—диде Сәүдәгәр, әшнәсенсн иненә шапылдатып.
— Берсе—егерме биш мен доллардан
— һәр унысына ун процент киметергә, килештек ич,—дип сатулашты алучы.
— Гафу ит, онытканмын
— Үзеңә дигәндә син шулай.
Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде Сәүдәдән канәгать иде алар
— Ничек алып китәргә уйлыйсын'—дип кызыксынды Ихау кешесе
— Ашасы минем эш. Синең коралны заводтан ничек чәлдерүеңне төпчен мим ич.
— Зинһар, сак кылан, безне төп башына утырта күрмә
— Шүрләмә.
— Үзен бсләсен.
— Икенче килүемә бер унлап "калашник" хәзерләп куй,—.тип искәртте Сәүдәгәр.
— Карарбыз...
Тимерхан. Ижаудан. әнә шулай, бернинди мәшәкатьсез, ул-бусыз гына баеп кайтып керде Казанга. Бер дистәсен шәһәрдә үк урнаштырды Калганын Польшага алып китәргә булды Анда “Макаров’ны хуп күрәләр Кыйммәт йөри
Варшавага. Жәвид Шәрәхту тлинга шалтыратты Килештеләр. Брестта үзе каршы алачак Берәр атна кунак будырсын, ди Варшава базары хухасы. Жәвид металл өчен бурычларын түләп бетергән rue Шуна күрә. Тимерхан кунак булып калудан шүрләмәде Алар бер-беренә кирәкте кешеләр бит
Бу юлы Сәүдәгәр КамАЗга кер юу порошогы, шампунь ише мал төяде. Башта ул пистолетларны порошок әржәсенә яшерергә уйлаган иде Әлеге ниятеннән кире кайтты Ник дигәндә, тамгачылар, гадәттә, товар арасында казынырга ярата. Куркыныч. Монда гап-гади юлны сайларга кирәк. Пистолетлар күз алдында торсын, әмма күренмәсеннәр, беленмәсеннәр. Хикмәт шунда. Эзләнсәң, шарикларыңны эшләтсәң, табыла икән жае. Теге чакта цирконий, борий, германий тимерләрен ничек озаткан иде бит Польшага. КамАЗга башта атлар төяде, аннары тимерләрне пычракка буяп, ат аягы астына тондырды—күз алдында кебек, ә шиклә-нерлек түгел. Берәүнең дә тизәк актарып йөрисе килми. Монысында да шулайрак эшләргә кирәктер бәлки.
Бердәнбер урын—машина астына асылган запас көпчәк. Ләкин аны да тикшерергә мөмкиннәр. Ә менә кабина түбәсендәге кабартылган камерага менеп жзггә алмаячаклар. Таптымы абзагыз әмәлен—тапты, нинди генә урын әле!
Жәвидкә туган-тумачаларыннан сәлам илтәсе булыр. Каклаган каз алырга кирәк—үлә шуның өчен. Базарда очрамаса, авыл жиренә чыгарга кала инде. Ансыз барырга ярамый. Колачлы егет Шәрәхтуллин, яши белә. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк ана.
Тагын күздән югалдың, дип, Нурия үпкәләр инде. Шәбрәк бүләк сайлап аласы булыр үзенә. Ир-кәмәше—Синан—артык йөк, әлбәттә. Әйләнеп кайткач ук хәл итәчәк Тимержан ул мәсьәләне. Егетләрен дә туйдырып бетергән, Нуриясе дә гарык. Иртәгә—Варшава якларына сәфәр. Сәүдәгәр аның уңышлы чыгасына тамчы да шикләнми. Көпчәк камерасы эчендә ни барын, хәтта, шофер үзе дә белми. Сәүдәгәр нәрсәдән шүрләсен. Мондый сәяхәтләрне генә күргән лә ул.
гетләрнең шулай анда-монда бәрелсп-сугылып йөрүләренә борчыла ук башлады Дәү абыйлары. Иркенләп уйлар өчен утарына килде. Байтактан күзгә чалынмагач, Шәмсетдин абзый белән Хөмәйрә апа тынгысызлана төшкәннәр. Үзен күргәч, бик тә куаныштылар.
— Җәй кайтып йөрмәссең, безгә дә күңелле булыр,—диде Хөмәйрә апа, кунагын тәмле чәй белән сыйлап.
— Бакчага чыгам хәзер.
— Алма елы быел,—дип, эләктереп алды Шәмсетдин абзый.—Теге кое якындагысында яфрак-фәлән шәпләнми, чәчәк кенә.
— Көзгә кисәрбез аны.
— Әкәмәт, үзе шау чәчәк ата, ә җимеше юк,—дип офтанды карчык.
Язның яме—алма, чия чәчәк аткан чак. Утар үзенә генә хас сихри бер утрау кебек бу көннәрдә. Илаһи хозурлык. Электә Казансу буйлары ханнарның сәйранга чыга торган урыны булган, дип сөйлиләр. Шулайдыр да. Тирә-юньдә юан-юан имәнлекләр, нарат, каен урманнары шаулап торган, ул чакта Казансу үзе дә ярларыннан ташып аккан. Урман эчләрендә, иңкүлекләрдә камышлы, кош-кортлы, шул ук вакытта саф сулы күлләр жәирәп яткан, яр буйларыннан чишмәләр ургыган. Илбасарлар яулап алгач, бу тирәләр тәмам таланган—урман киселгән, күлләр кипкән, җәнлек, кош- корт кырылган. Элеккеге матурлык мәңгегә югалган. Тарихчылар мондый күренешне, милли фаҗига буларак, язып та калдырганнар.
Бүген инде Казансу тирәсенә күпләгән бакчачылык ширкәтләре сибелгән, алар вак-төяк кишәрлекләргә бүленеп, йә бик зур коттеджлар, йә алачыктай бәләкәч өйчекләр белән шыплап тутырылган. Барысы да яшеллекне кысрыклау бәрабәренә. Шаһназаров утары ширкәтләрдән читтәрәк, урман култыгына сыенып утырган. Ә бакчасына, әйтерсең, кар явып киткән ап-ак чәчәккә төренгән алма, чия агачлары күзне рәхәт иркәли, күңелне хушландыра. Нарат урманыннан искән йомшак җил, чәер
Е
исен кигереп, аны чәчәкләр хушбуе белән баета, тәнгә-җанга шифа өрә. Мондый хозурлыкка бигрәк тә бал кортлары куаныша. Аларнын синдә гамьнәре юк, тәүге чәчәкләрнең тәмен татып калырга ашыгалар. Кортлар жәен усаллана чагарга гына тора. Май кортлары—бакчачының чын дуслары, бал гына түгел, җимешне дә шулар булдыра бит бер караганда. Бу изге затларсыз чәчәкләр кысыр калыр, җимеш бирмәс иде.
Шаһназаров шулар хакында уйланып, кое янындагы ак болыттай кабарып утырган алмагачы янына килеп басты. Күр син моны, дөньясын капларлык пәһлеван бит! Ак та ак, бу да ак! Ә көзен карыйсын. өзеп алырлык алмасы булмый Әмир монын хикмәтенә узган ел, тамырын актарып карагач төшенде. Теге елгы суыкта үзәк тамырга зыян килгән икән Җир суынын якынлыгы да тәэсир иткәндер бәлки черергә. Ә менә өстәге яшь тамырлар исән калган. Чәчәккә язгы дымны шулар бирә, ә җимешне туендырырга көч-куәтс җитенкерәми. Пәһлеван агач чикләвектәй вак алмалар белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Тамырның, үзәкнең ныклыгы кирәк шул...
Күптән кисәргә уйлаган иде Әмир бу алмагачын, ничектер, кулы бармады. Әлеге аклык аңа яшьлегендәге Румыниядән килеп укыган бер чибәрне хәтерләтә. Кызы фәрештәгә охшаган иде. Авыр еллар булуга карамастан, гел ап-ак күлмәк киеп йөрде. Суга төшкән балдактай югалды шул инде ул фәрештә
Абзагыз шактый гомер кичерде, күпне күрде, күпне белә Аның җитмеш еллык гомере өч буыннан тора, дияргә мөмкин. Беренчесе—сугыш чоры, икенчесе—партия заманы, соңгысы—юк, картлык түгел, ничек диләр әле, базар мөнәсәбәтләре яшәеше Әмир боларнын берсен дә алып мактарга яки салып таптарга җыенмый. Сугыш чоры авырга туры килсә дә, ил белән бергә күтәрелде, шул ук вакытта максатчан да иде Партия исә, Әмиргә заман аргамагына менеп җилдерергә ярдәм итте, кешедән ки.м яшәмәде, дәрәҗәсе дә, хакимлеге дә җитәрлек булды. Тарих тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә ул. Партия таркалды, империя җимерелде, хакимлек бетте. Җәмгыять, тамыры корыган алмагачтай, тәмам чирләде, үзәктән череде, ул утырган олы йорт бинасы кинәт гөпелдәп ауды. Шул черек нигездә башбаштаклык, җавапсызлык, караклык, ришвәтчелек, талау. үтерү тамыр җәйде. Монысын инде базар мөнәсәбәтләре, дип атадылар. Бернинди плансыз, җитештерүсез, һәрбер эшне уптым-илаһи гына майтара торган базар. Алдакчылар базары. Шаһназаров менә шул базар мөнәсәбәтләренә үзенчә кереп китте. Аңардан син ник болай эшлисен, ник алай итәсең, дип җавап алучы юк. Кирәк икән, үзе хаким, үзе казый. Җәмгыять исә, тамырына зыян килгән чирле агачны хәтерләтә
— Монысын кисеп, көзгә яшьрәкне утыртасы булыр,—дип, тәгаенләп куйды Әмир, алмагач кәүсәсенә суккалап —Эш матурлыкта гына түгел, тазалыкта, ныклыкта шул Кайберәүләр менә шуны оныттылар
Әле тузан белән аралашырга өлгермәгән яз һавасы, чәчәкләр хуш исе Әмирнең сулышын киңәйтеп җибәрде, аның мие сафланды, б.шзы яхшырак эшли башлады. Ә ул, тиле, рэкеппялар белән булышып, шәһәрдә, таш арасында ята. Нинди мәгънәсезлек, юк, кеше арасына чыгарга, хәрәкәт игәргә кирәк. Тукта-тукта, кабинетында элеккеге блокнотлары, телефоннар кенәгәсе бар бит анын Бөтенләй онытып җибәргән Әмир ашыгып, өйнен өченче катына күтәрелде Төрле белешмәләрдән элеккеге танышларын барларга кереште
ртәнге якта утар янына кечерәк кенә всртолст-боралак төшеп утырды. Хуҗа аны капка төбенә чыгып көтә иде. Урыныннан кузгаласы итмәде, очучы үзе анын янына ашыкты.
— Исәнмесез?
— Саумыссз.
— Ибраһим Габдуллин,— дип күреште очучы
5. .к У. Nt I.'
И
— Шаһназаров.
— Дөрес төшкәнмен, димәк.
— Без әле сезнен белән дуслашырбыз,—диде Әмир, бик үк җәелеп тормастан.
— Өч көн сезнең карамакта.
— Бик яхшы. _ w
Шаһназаровнын ни уйлаганын укучыга искәртеп куйыйк. Башта ул Әлмәттән ике-өч көнгә дип, шушы боралакны сорап алды. Исәбе- Татарстанны бер урап кайту иде. Нәкъ менә югарыдан күзләп. Яңа фирма өчен җирлек хәзерләү. Моны аңардан башка беркем дә майтара алмый. Хәтта вак-төяк министрлар да. Урыс әйтмешли, эчәгеләре нечкәрәк Эшнең җаен, тәмен белмиләр алар.
Зур сәфәргә кузгалды Әмир. Моннан утыз-кырык ел элек нефтьчеләр Тәтеш-Тархан тирәсеннән “кара алтын” эзләп маташканнар иде. Нәрсәдер таптылар да бугай, шулайрак хәтерендә калган. Әмир иң элек әнә шуны ачыкларга ниятләде. Киң Идел, биек-биек таулар, кишәрлекле-кишәрлекче урманнар. Әмма нефть вышкалары күренми. Шулай да түбәндә нидер шәйләнә. Шаһназаров төшеп утырырга әмер бирде. Боралак кунаклавын күргәч, кешеләр йөгерешеп килеп гә җиттеләр.
— Ни майтарасыз, егетләр?
— Су тутырабыз. Гаять шифалы.
Карасаң-баксаң, Тархан тауларыннан нефть эзләгәндә җир астыннан шифалы су бәреп чыккан икән. Тау чишмәләрендә дә шундый ук сихәтле су. Эшкуарлар чыганак янында үзләренең кечерәк кенә фирмаларын ачып җибәргәннәр. Су саталар, сум саныйлар. Булдыра егетләр!
— Нефть юкмыни9
— Ка1гдадыр бар бугай.
— Ә кайда?—дип төпченде Әмир.
— Ишетүебезчә, дәүләт аны кара көнгә саклый ди, ахрысы.
Без үзебез су белән эш итәбез.
— Табышлымы соң?
— Ә сез кем буласыз?
— Менә бу боралакның хуҗасы,— дип шаяртты Шаһназаров.
— Сәер, шулай да.
Күреп тора, су тирәсендә болганып рәт чыкмаячак. Аннары нефтьнең барлыгы-юклыгы да анык кына түгел Егетләргә уңыш теләп. Әмир боралакка таба ашыкты. Күздә тоткан тагын бер ноктасы бар эшкуарнын— Иж буйлары, Салагыш болыннары, элеккеге Красный Бор районы тирәләре.
— Көнчыгышкарак тот!—диде Шаһназаров, Чаллыны узгач.
Илленче елларда бу төбәктә табигать үзенең беренчел гүзәллеген саклый иде әле... Кеше аяк басмаган урманнарда аю. селәүсен ише киекләрне дә очратырга мөмкин иде. Кыр тавыгы, кыр үрдәге, көртлектәй кош-корт белән урман мыжлап торды. Чөнки урманнар жиләк-жимешкә. гөмбәгә бик бай. Ул Шаршады тирәсе! Әнә, үзе дә! Күпләр аны җирнен җәннәте, дип йөрттеләр. Чәй эчәргә берәр карчыкка төшсәң, самавыры кайнап чыкканчы абыстай бакча артындагы урманнан табагы белән кура җиләге яки карлыган җыеп керер иде. Иж буе урманнарында безнең якның барлык нигьмәт-җимешләрс үсә. Шаршадыда халык арасыннан чыккан артист Шоңкар яшәгән, ижат иткән, шунда күмелгән. Аның кабере, әнә тегендә, Саклау тавында. Үзе бер китап язарлык. .
Салагыш шулай ук тарихи сала. Тик хәзер болыннарын Түбән Кама сусаклагычы басып киткән инде. Шаһназаров хәтерли әле, буровойлардан нефть урынына тозлы су фонтаны бәреп, бөтен болынны яндырып бетерде теге елларда. “Кара алтын” дигәннәре Волково авылы тирәсеннән табылса да, ятмалары бик чикле иде, аларны тиз суырып алдылар. Калмадымы икән соң шундый ятмаларның берәрсе? Бу кадәресен инде нефтьчеләрдән белешәсе булыр.
— Кара, теге йорт исән икән әле?
— Нинди йорт ул9—дип кызыксынды очучы Габдуллин.
Шаһназаров көлеп җибәрде. Үзалдына сөйләнеп бара икән ләбаса. Күп еллар узды шул инде бу вакыйгага. Нефтьчеләр эше белән танышырга килгәч, ничектер, колхоз идарәсенә дә сугылган иде. Хуҗалык эшләре белән кызыксынды. Шул вакыт идарәгә яман чәрелдәп бер хатын-кыз килеп керде.
— Авылны җир йота, әйдәгез тизрәк!
— Идарәдәгеләр дәррәү шул хатын артыннан чыгып йөгерде. Аларга Шаһназаров та иярде Чыннан да авылны җир йота башлаган Инеш буендагы бер йортнын әйберләре урам уртасына ташылган, ә абзар- сарайлары инде тәмуг авызына төшеп киткән. Бакча башындагы карт өянкенең дә яртысы диярлек күмелгән, ул һаман упкынга шуыша Астан шомлы гүләү тавышы ишетелә. Урамда басып торырга куркыныч. Өйләрдә кеше калмаган, күпләр басуга ук чыгып йөгергән. Ни булыр икән дип күзәтүчеләр дә, шүрләп, ары-бире сугыла, кая барып тотынырга белми, кычкыра, бакыра, елый, белгән догаларын укый. Ходайдан сабыр-шәфкать- лек сорап ялвара. Әмир дә шикләнә төште, бу мәхшәр ни белән бетәр икән, дип күзәтте. Әйтүләренчә, утыз-кырык метр озынлыктагы алты колач юанлыгындагы пәһлеван өянке, катлы-катлы итеп корылган карга оялары-ние белән бергә упкынга тәмам убылып бетте. Шуннан сон жир асты аждаһасының авызы томаланды. Тәмуг убыры, хәле киткән ерткычтай, соңгы мәртәбә уһылдап, бөтенләй тынды—авызы дөнья малы белән тыгылды. Упкын кырыенда дерелдәп торган йорт, ниндидер, могҗиза белән исән-имин калган иде. Әнә ул! Теге җәһәннәм казанын киртәләп куйганнар. Ахырдан бер әби авылдашларына өебезне шүрлектә онытылып калган менә шушы Коръән саклады, дип, изге китапны авылдашларына күрсәтеп йөрде. Бәлки шулайдыр да...
Боралакта очып узышлый Әмир шуларны күзәтте, хәтирәләрен яңартты, яшьлеген исенә төшерде. Нефть вышкалары бу тирәдән югалганнар инде
— Җил куып эш чыкмас. Бүген без Красный Бор тавында кунарбыз. Шәп урын, искиткеч манзара анда. Татарстанның иң биек ноктасы Борылыйк кире,—диде Әмир очучыга —Авылга төшеп, яна тоткан балык сатып алырбыз, уха пешерербез. Бәлки берәр кыр тавыгы да эләгер әле Рәхәтләнеп ял итәрбез табигать кочагында.
һәммәсе дә Шаһназаров әйткәнчә килеп чыкты. Төнге учак янындагы хозурлыкны әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде. Аста, еракта- еракта төнге Чулман җәйрәп ята. Аның аргы ягында, якында кебек кенә. Минзәлә утлары балкый, сирәк-мирәк нефть факеллары җемелди Ул тарафта "кара алтын" табыла әле, шуңа җемелди утлары
— Йә, ничек?
— Әкият бу,—диде очучы Ибраһим.
— Иртәгә күрерсең менә —Шаһназаров сүзен әйтеп бетермәде Ул иртәгә ниләр эшләячәген алдан ук планлаштырып куйган иде
Боралак таудан-тауга кунып оча да оча. Азнакай якларына да килеп чыктылар Шаһназаровның бу тирәләрдә дә кайнар эзләре саклана әле Әнә, ил башлыгы буларак сәяхәт итәргә, һәр тукталышында өчәр-дүртәр сәгать буе нотык сөйләргә яратучы Хрущев каенлыгы. Республика һәм район җитәкчелеге Никита Сергеевич хөрмәтенә шул каенлыкта әбәд- мәҗлес үткәргән иде Казанда, партия өлкә комитетының Идел буендагы дачасында ук Хрущевка татарнын тутырган тавыгы бик ошады. Татарстан буйлап сәяхәтенә дә ул шул ризыкны алырга кушты. Шаһназаров атаклы аш-су остасыннан бер адым да читкә тайпылмыйча тавыкны ничек хәзерләвең күзәтеп торды, пешеп җиткәч, аны хәсиятләп төрдерде Шушы тырышлыклары өчен Шаһназаровка һәм аш-су остасына соңыннан Ленин ордены бирелде
Хәзер инде каенлыкны Хрущев исеме белән атап йөртәләр. Ә менә әбәд мәвданына бер истәлек йорты салып куйсалар, шәп буласы икән. Туристлар өчен дә кызык бит. Ул районның хәзерге яшь хакименә бу хакта әйтергә дип, чамалап куйды. Ни дисәң дә Хрущев авыл хуҗалыгыңда тулы бер инкыйлаб ясаган кеше. Онытылырга тиеш түгел.
Ык буенда, әнә теге, сулдагы урманлыкта Шаһназаровнын шәхси умарталыгы бар иде, зур түгел—егерме-егерме биш оялык кына. Аны • Авангард” колхозы умартачысы Сөләй абзый (тулы исеме Сөләйман) карап торды. Шаһназаров алу-сату маһирлыгын, хәзерге тел белән әйтсәк, бизнесның тәмен шул чакта татып калды.
Боралак республикада үзенең искиткеч матурлыгы белән дан тоткан Чатыртау түбәсенә килеп кунды. Ни өчен Чатыртаумы? Ә сез, Азнакай якларына барып чыгыгыз, күрерсез нинди тау икәнен. Аста дугаланып- дугаланып Ь1к елгасы ага. Аның уң ягы—Урал тау итәкләре, сул ягында яшел болын җәйрәп ята. Менә шул гүзәллекнең урта бер жирендә Чатыртау калкып чыккан. Ерактан караганда ул чыннан да зур бер чатырны хәтерләтә. Кайсы гына тарафтан баксаң да шулай.
Чатыртауның тагын бер үзенчәлеге бар. Монда безнең якларда сирәк очрый торган жәнлек—сөркә (байбак дип тә әйтәләр, урысчасы—сурок) колониясе урнашкан. Чатыртау алар өненнән бал кәрәзенә охшап калган. Төннәрен монда йөзләгән сөркә күзләре нәкъ асылташлардай елтыраша. Боралак тавышыннан өркеп өннәренә яшеренгән жанварлар бераздан берәм-берәм баш калкыта башлады. Нинди гүзәл затлар! Бик матур түгәрәк йөз, шулай ук кечерәк кенә түгәрәк колаклар, ут янып торган түгәрәк күзләр. Өсләрендә кызгылт ялкын уйный. Тыюлыкның алтын хәзинәсе менә шушы жәнлекләр.
Тау астындагы болын-кырларда нефть суыргыч сиртмә-насослар эшли. Шаһназаров кармакны Чатыртаудан торып салырга ниятли иде Кичке якка дип, район хакимияте башлыгын, төбәкнең берничә нефть ‘королен” үз янына, төнге мәҗлескә чакырды. Колхоз рәисе шашлык өчен сарык суеп килергә тиеш булды. Кара сарык чал, дип кисәтте Шаһназаров. Әле ул үзенең түрәлеген югалтып ук бетермәгән икән, баш өсте!—дип кенә җавап кайтардылар телефоннан сөйләшкәндә үк.
Чатыртау түбәсен төн буе машина фаралары яктыртып торды. Бер читтә учак җемелдәде—шашлык кыздырылды. Тау битләрендә бихисап йолдызлар—Сөркә күзләре елтырашты. Җанварлар бу сәерлектән хәйран калганнар иде. Зур эшләрнең Чатыртау түбәсеннән башлануын белми ич алар.
аһмиран Шымчыны үз янына чакырып китерде. Кичке якта офисның банкетлар залына кечерәк кенә, ләкин ифрат бай табын хәзерләнгән иде. Табында нәзакәтьле ризык, эчемлекләр. Бу кадәресен Шаһмиран белә инде. Дәү абыйлары юбилеен дә, әнә ничек зурлап үткәрде ул. Тансык тәгамнарны хәтта чит илләрдән кайтартты.
Шымчы бүген алар өчен ин кадерле кеше, күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәла-казалардан саклап калды.
Мәҗлес түрендә, әлбәттә инде, Кснәз янәшәсендә, яңарак кына Польша-Алман якларыннан кайтып төшкән Сәүдәгәр дә утырды. Болар үзәк бишлекне тәшкил итүчеләр. Шуна күрә Шаһмиран тел яшереп маташмады, Шымчы белән ачыктан-ачык сөйләште.
— Ин элек, хөрмәтле Александр Васильевич, сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәм, кадрларны саклап калуда нык булыштыгыз.
— Кулдан килгәнчә,— дип, тыйнак жавап кайтарды Алаев.
— Фирма хәзергә үзенен эшен туктатты,—диде Шаһмиран.— Аңлыйсыздыр, шулай кирәк булды. Әмма мин моны вакытлы чара дияр
Ш
идем. Тиздән без башка исем белән теркәләчәкбез. Профильнең үзгәрүе бик ихтимал Әзер торыгыз. Бу мәсьәләдә Дәү абый үзе кузгалды.
Яналык мәжлестәгсләргә ничегрәк тәэсир ясады икән дип, Шаһмиран һәркансына сөзеп-сезеп карады. Менә шунысы үтерә дә инде. Ичмасам, бораулап тишмәсен, текәлмичә генә сөйләсен иде. Сәүдәгәр үзендә бернинди гаеп сизмәсә дә, Шаһмираннын төбәп каравыннан шыр җибәрергә тора—кулы каты сланный Башкалар алай ук дерелдәмидер бәлки. Эшкә урнашканда Тимерханга шактый эләкте шул Шаһмираннан Бармагы белән корсагын тишсә, бөтенләй ычкынуы да ихтимал иде Ходай саклады.
Офис хужасы өстәл тартмасыннан ялтырап торган ачкычлар алды да аларны бармагында әйләндереп уйный башлады. Менә күрегез, янәсе
— Хәзер мин күңелле бер миссиягә керешәм,—диде Шаһмиран, урыныннан күтәрелеп,—Кичә фирма коллегиясе бердәм карарга килде Майор Алаевнын тырышлыкларын югары бәяләп, без аны "Джип" машинасы белән бүләкләргә булдык. Бу ачкычлар сезгә, хөрмәтле Александр Васильевич!
Артык сөрән салмыйча гына “ура” кычкырылды, чәпелдәтеп кенә кул чабып алдылар. Аласвны кочаклап үбүчеләр дә табылды. Чөнки бүген Шымчының дәрәҗәсе шул югарылыкта иде.
— Мине тагын шунысы куандыра,—дип дәвам итте Шаһмиран - Хәзер “ШымчьГнын үз кадрлары бар, аны “фирма” дияргә дә була.
Сөйләүчене Алаев бүлде
— Шаһмиран, зинһар, мина карата ул ямьсез исемне кулланмасагыз икән. Кенәз белән без бу хакта килешкән идек, югыйсә
— Әйе,—дип раслады Бакаев
— Гафу, Александр Васильевич Егетләр, сез дә ишетеп калыгыз, хөрмәт зур нәрсә безнең эштә Александр Васильевич тагын шуны сорамакчы идем: Килдебәковны ничегрәк озаттылар сон? Җирләгәндә андый-мондый сүзләр чыкмадымы, диюем
— Бөтен шартына туры китереп,—диде Алаев, теләр-теләмәс кенә — Мәрәсим-митинг Кайнар нотыклар. Зиратка кадәр өч йөз машина туктаусыз кычкыртып озатты Матәм маршы. Ахырдан залп бирелде Калганнары дәүләт сере, Шаһмиран
— Ярый, Александр Васильевич!
— Шуны гына өсти алам. Матвеевның үлеме чишелешне тихтәттс Килдебәковтан соң “дело”ны ү земә алдым Ул хакта әйткән идем инде Бу кадәресс җиңел булмады, әлбәттә, “дустымның” истәлеге хөрмәтенә" кайберәүләргә хәйран гына төртергә дә туры килде. Битовны шунда ук азат иттем Болар хакында бүтән сүз куертырга кирәкмәстер, дип бсләм Хәнҗәр үзе дә шапырынып, артык күзгә чалынып йөрмәсен—менә шулар, Шаһмиран Ә “Джип” өчен рәхмәт'
— Сезгә, иптәш майор'
Шымчы Алаев дәүләт сере дигәндә, әлеге вакыйгаларның барышын, чишелешен күздә тотып әйтте. Ул кадәресен анардан башка берәү дә тәгаен генә белми шул. Мушка-Матвесв камерасына икенче бер җинаятьчене ул урнаштырды, бурыч йөкләп Чылбырлы реакциянең бер буыны рәвешендә. Мушканы дөмектерүче җинаятьче соңыннан үзе дә дөнья белән бәхилләшкән Майор Килдебәковнын фаҗига алдыннан: "Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез”,—дип язуы шулай ук сер булып калды. Мантыйк буенча үзе гаепле, димәк Ул нинди гаеп? Ни өчен үлемгә барган9 Сораулар күп Җавап кына юк Хәер, мәетне тикшерү үткәрүчеләрдән берсе язудагы паста-каранын бүлмәдәге ручкаларныкы белән һич тәңгәл килмәвенә шик белдергән иле дә Алаев аны шунда ук кисәтте "Без үз-үзебезгә яла ягабыз булып чыга бит бодай Әманәт кәгазе мәрхүмнең үз кулы белән язылган Әйдә, казынмыйк".—дип. тиз туктатты теге адәмне
Төпченә башласаң. форточка бигенә бәйләнгән нәзек җепнең төп
шикелле таза Килдебәков гәүдәсен күтәреп торуына да шикләнергә мөмкин. Җитмәсә, мәетнен аяклары тәрәзә төбенә тиеп тора. Казынырга урын бар югыйсә. Дәүләт сере булгач, мондый вак-төякләргә генә игътибар men тормадылар, билгеле. Майор Алаев барлык нечкәлекләрне күзәтте, күп нәрсәне турыдан-туры үзе хәл кылды. Димәк, ул “Джип”ны көч түгеп, эшләп аллы Шаһназаровны уйландырган черек система яки бернинди системасызлык монда да үз дигәнен җиренә җиткереп башкарган иде.
—Сезнең Юркин күләгәсе ничек соң?—дип кызыксынды Алаев.
— Дәүләт сере,—диде Шаһмиран, бая Шымчы үзе әйткәннәрне кабатлап.
Мәжлестәгеләр беренче мәртәбә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Барысы да бушанып калды, ниндидер канәгатьлек кичерделәр.
— Ягез, уңышларыбыз өчен!
— Мин үзем гүзәл затыбыз Шаһмиран хөрмәтенә тотам. Аның тырышлыгына, җитезлегенә тан калам; шул ук вакытта сабыр да. Беренче тост синең исәнлеккә, Шаһмиран!—диде Сәүдәгәр.
— Ялагайланма, Тимерҗан.
— Хак әйтәм.
— Тәкъдимгә кушылабыз.—Алаев урыныннан торып, Шаһмиран янына килде, нәзәкатьлелек белән кызның кулын сорады. Нәрсә бу9 Алаев дерт итеп китте. Кул түгел—тимер тырма, каты, килбәтсез. Уңайсызланып, Ша1шираннын кул сыртына иренен тиереп алды.—Синең өчен, Шаһмиран!
Тост һәрберсе өчен аерым-аерым күтәрелде. Әмма берәү дә сүзнен ни хакында баруын ачыктан-ачык әйтеп тормады, теге яки бу вакыйгага карата аңлатма биреп азапланмады. Хәер, ул кадәресе таләп тә ителмәде. Үзенә кагылганын һәркем аңлады, тиешле нәтиҗәне ясады. Әлеге сөйләү стиле соңгы дүрт-биш елда тәмам камилләштерелгән иде шул. Мафия дисәләр, шуннан барысы да аңлашыла—артык сорау, артык хәрәкәт кирәк түгел. “Татсиб” фирмасында бу тәртип аеруча нык сакланды. Кызганыч, аны вакытсызрак ябарга туры килде. Хәзер инде мөһере дә юк, неон утлары белән язылган күрсәткеч панносы да алып ташланды. Аның каравы, әнә, янасы баш калкыта, ди бит.
әжлес түрендә кукраеп утырган Сәүдәгәр Польша-Алман якларыннан ничегрәк йөреп кайтты сон безнең? Ул үзе бу хакта әллә ни җәелеп китми.
— Хәлләр булды анда,—дип кенә җибәрә.
Дөньяны танып беләсең килсә, сәяхәт ит, читкә чыгып кара, дигәннәр. Тимерҗан әнә шуның дөреслегенә инанды. Югыйсә, Себерне, Уралны, атап әйткәндә, Магаданны, Колыманы аркылыга-буйга гизгән адәм. Пермь. Ижау, Чиләбенең дә һәр почмагы таныш аңа. Беренчеләрендә канчандыр җан саклап интеккән булса, бу соңгыларында сәүдә итеп, мал табып, типтереп яшәде һәм бүген дә яши.
Тик моңа чаклы чит илдә булырга туры килмәде үзенә. Рәхмәт дусты Шәрәхтуллинга, ике атна буе дөнья оҗмахларын сәйран кылдырды. Вәт яши белә, ичмасам! Алдан килешенгәнчә, Җәвид Тимерҗан ны Брест тамгалыгында каршылады. Ник дисәң, гадәттә, шулар ярата казынырга, товарның астын-өскә китереп бетерәләр. Польша ягында һич алай түгел, илләренә товар кергәнгә сөенәләр генә. Шушы хәлне искә алып, Шәрәхтуллин Варшава мэриясе вәкилләре, полиция солдатлары белән берничә машинага төялеп килгән. Аны безнең якта да яхшы беләләр. Сәүдәгәр сәфәре Татарстан Премьер-министрын каршы алудан һич тә ким булмады. Кая ул йөк тикшерүләр! Тамгачылар Шәрәхтуллин тирәсендә бөтерелеп кенә йөри. Берничә минут эчендә документларны әзерләп тә
М
бирделәр Машина әрҗәсенә порошок түгел, бомба төяп чыксан да сүз әйтүче юк Әлбәттә инде, кешесенә карап.
Бу якларда Җавидне “Сәүдә короле” (хәер, Варшава короле”, “Базар короле" дигән кушаматлары да бар) дип йөртәләр. Шулайдыр да. Былтыр Сәүдәгәр саткан спорт атларының бер өлешен, әнә, Япониягә кадәр озаткан. "Ту-4”ләрне очкычка төяп Мәскәү аша Австриягә җибәрүне дә ул оештырган иде бит Корольнең" биләмәләре, офислары Рәсәй, Польша, Алмания, Австрия, Швейцариядә генә түгел, Америка, Италия кебек илләрдә дә бар. Казан егете дөньянын яртысын үз йодрыгында йомарлап тота. Варшава—Шәрәхтуллин өчен мөһим бер үзәк, күзгә күренмәс җепләр күп илләргә шушыннан сузылган, ә җепләр Җәвид кулында. Шәхсән, ул үзе бу шәһәрне бик үк ошатып бетерми, пычрак, тәртипсез бер төбәк, дип исәпли. Рәсәй рэкетчылары Варшавага чыгып үтерешәләр. Чын сәүдә мәсьәләсендә барысы да профаннар. Өнәп бетермәгәнгә Җәвид базар янындагы өч катлы йортында бик сирәк кунып кала. Эштән сон һәр көнне Польшанын Көнбатыш төбәгендәге Утар-вилласына юнәлә. Утары— Висла елгасы буенда, Грудзени шәһәреннән ерак түгел, урманлы, болынлы, күлле урында. Язын Висла ташыганда су басып китмәсен өчен, яр буйлап биек үр-дамба өелгән. Урманда киек-жәнлек. күлләрдә, Вислада балык җитәрлек. Бу тирә авылларда яшәүчеләр терлек-туар, каз-үрдәк, тавык- чебешне күпләп асрый, арзан бәядән генә теләгәнчә сатып ал Яшәү өчен уңайлы җирләр Грудзени беркадәр вакыт алманнар хакимлегендә торган. Соңыннан ул Польшага кире кайтарыла Поляклар үзләре Гродно шәһәрен Белоруська биргән шикелле. Грудзени, Белосток—элек-электән, үзләре әйткәнчә, Казан татарлары җирләре Моннан алты гасыр элек Идел буеннан, Кырымнан күчеп килгәннәр Бүген дә шунда кон күрәләр. Татарлар милләттәшләре Җәвидне үз итәләр Биредә бөтенләйгә яшәп калырга да була. Грудзени төбәгенсн табигате, үпкәләрне сихәтләндерүче саф һавасы ошый Җәвилкә. Борынгы бабайларыбыз бер дә юкка Варшава тирәсенә сыенмаганнар, иркенлеккә, хөрлеккә, гүзәллеккә омтылганнар шул. Алар моңа тиенгәннәр дә, гасырлар буе рәхәт чигеп яшәгәннәр
Польша эшкуары якташы Тимерханга менә шул хозурлыкны күрсәтергә ниятләп куйган иде. Сәбәбе бар: товар-ишкә булган хөрмәт һәм ышаныч. Сәүдәгәр кайберәүләр күк вакчыл, тынгысыз түгел, бирәчәкме көтә белә, мал-акча даулап тинтерәтми. Җәвид үзе дә шундый, кин күңелле, товар йөртүдә иш кеше, хезмәттәшен беркайчан да авыр хәлдә калдырмас. Чит илләрдәге аркадашлары да аны әлеге күркәм гадәтләре өчен яраталар, ышаныч белдерәләр. Сәүдәсе дә гөрләп бара.
— Каклаган каздан соң, мин сине бер җиргә алып барам, дип вәгьдә итте Җәвид дустына Хуҗа Казан күчтәнәченнән биниһая канәгать калган иде.
Кичке мәҗлес гаять тәэсирле булды. Матур-матур тостлар әйтелде, эч катыргыч мәзәкләр сөйләнде. Ым кагып кына музыкага заказ бирелде. Нинди көйләр бит! Тимерханны һуштан яздырганы—Салих Сәидәшсвнсн “Әдрән дингез’е, “Шәрскь биюе" Көй әле диңгез дулкыннарына күмелде, әле тауларга ашып гирбәлде Күңелләр эреде, бераз гына сагышланды, моңланды. Гомумән, ресторанда кич буе гел татар моңнары агылды. Поляклар да моңа күнегеп беткән, рәхәтләнеп тыңлыйлар Җәвид рестораны Варшавада иң яхшылардан санала икән. Музыка тынып торган чакларда Җәвид дустыннан туып-үскән шәһәре, республика җитәкчеләре, сәүдә кешеләре, эшкуарлар турында, театрларда нинди спектакльләр баруын, аларда нинди артистлар уйнавын сорашты Равил Шәрәфи һаман да шулаймы, бер дә картаймыймы дип кызыксынды. Тимерхан ык-мык итүдән узмады Сәүдәдән тыш та тормыш барын ул шәйләми дә иде. Еллар дәвамында театр ишеген ачып кермәгәч, теге яки бу артист хакында ни әйтә алсын сон' Җавиднең җитәкчеләргә карата биргән сорауларына да “белмим, әй, эшлиләр шунда, элеккеге урыннарында” диебрәк җавап кайтарды Ә теле бар. төрттерә белә:
— Татарстанга Президент булып кайтырга җыенмыйсындыр ич, Җәвид?
— Премьер-министрлыкны тоттырсалар, Татарстан икътисадын ел титанда аякка бастырыр идем анысы. Нефть, электр энергиясе белән генә дә,— диде Шәрәхтуллин, хискә бирелеп.—Кем куя мине анда. Эшли белүченең кадере юк бит бездә. Ярар, ул якларын үзегез чамалагыз инде, дускай. Эш моңда да муеннан. Теге айда Австриягә, Италиягә чыгып керәсем бар. Тын алырга да вакыт юк безнең.
— Машина турында онытма.
— Сөйләштек. Аларын күршедән генә алырбыз.
Бер мәл музыка тынып торган иде. Кинәт скрипка аваз салды. Шәрәхтуллин бармак шартлатып, маэстрога әмерен җиткерде. Оркестр салмак кына, йөрәкләрне телгәләп, җанны иркәләп “Тәфтиләү”не уйнарга кереште. Менә сиңа, кяферләр иле, менә сиңа Варшава! Тимерҗан Казанга кайтып сөйләсә, валлаһи, ышанмаячаклар. Татар моңына поляк кызлары йөзеп кенә йөри.
— Муеның кәкрәеп калмасын, Тимерҗан.
— Чибәрләр...
— Юдита!
— Хәерле кич,—дип сәламләде егетләрне кыз.
— Без кайтканны көт, менә, Сәүдәгәрне иркәләрсең,—диде Жәвид, Юдитаның йомшак җирен чәбәкләп.
— Тоткарланмагыз, алайса.
Ресторанга кергәч тә Җәвид Тимерҗанны шушы кыз белән күрештергән иде. “Ошаса—синеке”,—диде татарчалап. Ник ошамасын ди, мондый су сөлеге...
Шәрәхтуллинның бер җир дигәне төнге бар, икенче төрле әйтсәк, фәхешханә булып чыкты. Сөйләргәме, әллә дәшми калу хәерлерәкме бу җәһәннәм базы турында? Тимерҗан үз гомерендә күпне күрдем, күпне беләм, дип йөри иде. Пычагымны да күрмәгән икән ул. Тәрәзәләре томаланып, уты сүндерелгән ресторан-барда чын мәхшәр. Әче төтен, хәмер, тир исе. Ирләре дә, хатыннары да анадан-тума, бииләр, үбешәләр, әүмәкләшәләр. Бозыклык менә кайдан таралып ята икән ул! Дөресен әйтим, Тимерҗанның күзе кызыкса да, күңеле тартмады мондый баткаклыкка чумарга. Вәхшилек—шул гына. Нурия болар ише түгел, дип куйды, үзалдына сөйләнеп.
Җәвид кунагының кәефен бик тиз абайлап алды. Моны күргән кешеме соң?!
— Ярар, китәрбез!—дип тынычландырды Тимерҗанны варшавалы.
— Ничек күңелең тарта, Җәвид?
— Сиңа күрсәтер өчен генә.
— Юдита ошады,—диде Тимерҗан.
— Ул безне көтә.
— Бу тилеләрне күрсәтүең өчен рәхмәт анысы.
Тимерҗан Варшава пычрагына батканчы тизрәк фәхешханәдән чыгып сызу ягын карады. Гаҗәп: кем уйлаган аны шундый батырлыкка барыр, дип? Югыйсә, Казанда һәр җәелгән итәккә уралып егылырга гына тора. Мондагыларның кыюлыгы, әрсезлеге шүрләтте бугай Сәүдәгәрне. Ни дисен, ул Җәвид дустының бу гамәлен барыбер хуплады, дөнья күрде, ичмасам.
— Каешланып беткән инде алар,—диде тегесе, ишектән чыгышлый. Аның каравы, Тимерҗан төне буе Юдита кочагында иркәләнде. Юдита—озын буйлы, ак йөзле, ак чәчле, тыгыз тәнле, эһ, дигәнче туксан- тугызга бөтерелүче чын полячка иле. Кәләш түгел, тулы бер секс институты. Адәм башына килмәстәй кыланышлар ясап, Тимерҗанның өнен алды. Полячкаларның даны тикмәгә генә дөньяга таралмагандыр инде бу мәсьәләдә. Юл килеп йончыган Тимерҗанның кымшаныр хәле калмаган иде, таң алдыннан эреп йокыга талды. Юдита күпме иркәләсә, төрткәләсә
дә, мичкә бүтән кымшанмады. Хатын-кызга—йомшак, йокыга каты кеше Тимержан...
Икенче көнне Жәвид кунакны Грудзени янындагы утарына алып китте. Вислада су коендылар, комда кызындылар, балык каптырдылар, урманда сәйран кылдылар Шәһәргә барып, музейларда йөрделәр Грудзенцта алманнар тәэсире нык сизелә. Тарихи бәйләнеш үз эзен калдырган. Бу яктан өйрәнерлек нәрсәләр күп тарихчыларга. Ике милләт мәдәнияте бергә кушылган. Базары гаять бай—Тимержан бигрәк тә шунысына игътибар итте
— Монда гел куллануда булган машина икән.
— Анын каравы, арзан. Төрекләр күп ташый.
— Алманиягә кайчан чыгабыз9
— Ничә араба кирәк сон сиңа9—дип кызыксынды Жәвид. машинаны төрекчәләп.
— Өчне-дүртне алырга исәп.
Алманиядә өч мен долларга менә дигән “БМВ”лар бар икән Рәсәйдә аларны ун мәртәбә кыйммәтрәккә шудырып була. "Мерседес", "Опель"ләр чүп бәясе Чакырт кешеләреңне, теге атнада чыгып керербез, диде хужа. Якын монда—нибары ике йөз чакрым гына
— Казанга заказ бирик.
— Бирәсе юк, шунда ук тоташтыралар
Килгәндә Сәүдәгәрнең планнары башкачарак иде. Жәвид Һиндстан мебельләре кайтуын хәбәр иткәч, КамАЗга шуларны төярмен дигән иде Ял үзгәртте планнарны, машинасын бодай гына кайтарып җибәрде Шаһми- ран тавыш куптармаса ярый инде Шуңа да ул елан белән сөйләшмәскә булды. Шамил Бакаевка шылтыратты.
— Мин әле бу, Кенәз, Польшадан. Мебель беткән,—дип ялганлады Сәүдәгәр —Машина буш китте. Икенче рәт инде Шаһмиранга шулай диярсең.
Хәзер игътибар белән тынла. Алманиягә чыгам. Арзанга арабалар бар. Ике шофер ияртеп Фараны жибәр. Бүген үк. Дүртне алам, дүртне Маркамы9 Күз күрер анда. Паспортларын, машина йөртү таныклыкларын онытмасыннар Аэропорттан хәбәр салырсың, каршы алырмын Калганын кайткач сөйләрмен. Хуш яме Сау бул!
Әгәр Сәүдәгәрнең һәр тукталышын яза башласаң, китап битләре дә җитмәс иде. Алманиядән ыжгырып торган дүрт машинаны бик тиз алып кайтты. Рәсәй тамгачыларына кадәр аларны тагын Шәрәхтуллин озатып куйды, бернинди тоткарлык килеп чыкмады. Рәхмәт аңа! Шоферлар Казанга исән-имин кайтып җиттеләр Шуңа Тимержан бүген мәжлсснен түрендә кәпрәеп утырды да инде Урамга чыккач. Варшавадагы төнге бар, аккошка ошаган Юдита турында сөйләп. Кснәзне бераз кытыклап алды
— Икенчесендә үзем барам,—диде Шамил Бакаев.
Сәүдәгәр алып кайткан машиналар туктап калган фирма өчен беркадәр юаныч иде Мебель турында Шаһмиран сүз кузгатмады Тимержанның дәрәжәсс Шымчыныкыннан ким түгел иде бу көннәрдә Фирманы ул аякта тота бит хәзергә.
атыртау түбәсендә нефть корольләре Шаһназаровны олылап кабул иттеләр, кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә вәгъдә бирделәр. Әмма үзләреннән срактарак тотарга телиләр иде Бу кадәрессн Әмир Мирзахановичнын үзенә сиздермәделәр Күп вариантлар тәкъдим итеп, күңелен күрделәр Ниһаять, геологлар харитәсс буенча кайбер нәрсәләр ачыкланды
Әле сугышка кадәр үк Чулман аша күпер салу проектын эшләгәндә
Ч
геологлар шактый жирне тикшереп чыгалар. Кайдадыр өлгереп җитмәгән ташкүмер, икенче урында зур тирәнлекләрдә нефть ятмалары барлыгы гомән кылына. Әмма эш өзелә Сугыштан сон Мәскәү-Пекин автотрассасын салу идеясе калкып чыга. Тикшеренү, жирне бораулау эшләре яңадан башлана. Бу юлы да геологлар Чулман буенда нефть ятмалары булуы ихтималын алга сөрәләр. Казаннан Питрәчкә кадәр килеп житкән Мәскәү- Пекин юлы, ни сәбәптәндер, кинәт туктап кала, геологлар палаткаларын төйнәп, төзүчеләр техникаларына төялеп, бөтенләйгә китеп баралар. Шуның белән барысына да нокта куела. Тәжрибәле карт геолог Шаһназаровка әнә шулар хакында бәян кылды, кулдан килгәнчә булышырга сүз бирде.
Әмир Мирзаханович нефтьчеләрне әлеге карт сөйләгән Чулмантауга альт килә. Монда биек-биек үрләр, тирән-тирән чокырлар, елгалар— һәммәсе урман белән капланган. Аста—Чулман-елга. уңъяк кушылдыгы— мул сулы инеш, болын-әрәмәлекләр, колхоз басулары. Барысының да хужасы бар, Шаһназаров алар белән элемтә урнаштырырга тиеш булып чыга.
Чулмантау—элек заманда куәтле генә бер ханлыкның кирмәне- ныгытмасы булган. Тарихи һәм археологик чыганаклар да раслый моны. Таунын өч кат үр белән әйләндереп алынуы, таш койма нигезләре сакланып калуы да кире кага алмаслык дәлил ич. Риваятьләрдә ханның “Алтын базы” булуы, дошман якынлашкач “Алтын капка”нын кайдадыр мәгарәгә яшеренгәнлеге бәян ителә. Болары тарихчылар, археологлар эше, билгеле. Ә Шаһназаровка “кара алтын” кирәк. Әнә, тегеннәнрәк, бераз читтәнрәк. Тарихи ядкарьләргә зыян китермичә, тавыш-гауга чыгармыйча гына.
— Сарык көтүлекләренә тимичә Чулмантауны бораулап карарга исәп, рөхсәт ит,—диде Шаһназаров, таулар хужасы исәпләнгән шушы тирәдәге колхоз рәисе Әхәт Салихжанов белән очрашкач.—Киләчәктә сезгә файдабыз гына тияр, дип уйлыйм.
— Район җитәкчеләре белән сөйләшеп карармын.
— Менә анысы кирәкми,— дип кырт кисте Әмир Мирзаханович.— Бу—минем эш, нефтьчеләр белән безнеке. Әлегә нәтиҗә юк, авызга су кабып тору кулай булыр. Моңа бөтенләй игътибар бирмәгез, барып чыккан тәкъдирдә—колхозны алтынга күмәчәкбез. Су кабу мәсьәләсен килештекме? Ярый алайса. Җаваплылык тулысынча минем өстә. Сездән бернинди информация чыгарга тиеш түгел. Хәтта, ниндидер, министр-фәлән килеп сорашса да. Хәер, ул кадәресенә үк юл куймабыз...
Тагын бер айдан ике үр арасында борауланган жирдән нефть фонтаны бәреп чыкты. Түбәндәрәк факел кабызып җибәрделәр, ялкыны бер дә кирәкми канә, ансыз да ярамый, газ сакланса, җир астында шартлау килеп чыгачак. Югыйсә, бу гамәлне читләр күзенә күрсәтәсе түгел иде, нишлисең, нефть чыгару технологиясен бозар хәл юк.
Шул кичне үк Шаһназаров колхоз рәисе Салихжанов белән кабат күреште, иркенләп сөйләште, бергәләп эшләүнең нечкәлекләрен аңлатты, алыш-биреш якларын килеште. Хәер, килешү дигәне бик гади Колхоз рәисе элеккечә берни белми, бернәрсәгә дә тыкшынмый. Ә Шаһназаров фирмасы колхоз объектларына җылылык үткәрә, аны ягулык белән тәэмин итеп тора. Беренче чиратта, мәктәпкә. Мәдәният йортына, идарәгә, фермаларга һәм техника йортына җылылык үткәрү каралды. Барысы да бушлай. Ләкин Салихжанов болар хакында ләм-мим сүз кузгатырга тиеш түгел. Кызыксынучылар табылса, әнә, Шаһназаровны күрсәтер. Шулай килештеләр.
Әмма, зурлап тотынабыз дигәндә районның җир эшләре бүлеге мөдире, мәхлук бер бәндә, тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташмасынмы! Колхоз җирен, дәүләт байлыгын теләсә кемгә өләшә алмыйм дип, тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерүдән баш тартты. Тегеләй дә, болай да якын килеп карады Шаһназаров—юк кына бит, кырт кисә дә куя шул мөртәт Әйтерен бармы, кечкенә генә шөреп кисәге, ә эшне боза да тора. Хакимият башлыгына әйтер иде, анысы ялга олаккан. Нишләп нервы бозам сон
әлс монын белән дип, Шаһназаров Казанга ук кайтып китте
Сырхаулаган икән. Әллә инде жил каккан, әллә тагын теге юньсез адәмнең кыланышлары тәэсир иткән—Шаһназаров бер-икс көн ял итеп алырга ниятләде.
— Дөрес эшлисен, кузгалма, тынычлан, барысын да рәтләрбез,— диде Шаһмиран, Дәү абыйсын урын өстенә яткырып.—Кая, ул бәндәнең мәгълүматларын язып алыйм да егетләрне күреп килермен
— Бәлки шулай кирәктер,—дип килеште Әмир.
... Вокзал янына өч “тугызлы” килеп туктады. Арттагы машинадан ике егет чыкты Берсенең кулында бөкесе ачылган аракы шешәсе, анын муенына катыргыдан эшләнгән стакан кидерелгән. Як-якка карана торгач, эзләгән кешеләрен күреп тә алдылар. Вокзал стенасына терәлеп, асфальтка чүгәләгән бомж янына килеп, ана аракы салып эчерделәр
— Сиңа йомыш бар иде, Күчтә
— Машина юаргамы?
— Юк—ла, деликатный эш
— Нинди?
— Утыр, әйдә!
Бомж машина эчендә гырлап йокыга китте. Хәмер тиз тәэсир итте үзенә Егетләр аны бимазалап маташмадылар, йокласын, сонгы рәхәте бу аның..
Кичке якта, яңа борауланган нефть вышкасын үз күхтәре белән күреп кайтсын дип, жир эшләре бүлеге мөдирен шулай ук машинага утыртып, каядыр, урман аланына китереп төшерделәр Анда ике чокыр казып куелган иде. Мөдиргә шунын берсенә төшәргә боердылар
— Сез нишлисез9
— Сикер, әйдә, сикер!
— Мондый шаяру булмый, егетләр.
— Сиңа ни җитми сон, падла'
— Мин—дәүләт хезмәткәре, закон бозудан куркам,—дип, акланмакчы итте мөдир.
— Чыннан дамы?—дип, егетләр мөдирнең икс култыгыннан алып, аны чокырга дөпелдәтеп төшерделәр. Шунда ук, жир өстендә башын гына калдырып, күмеп тә куйдылар
Машиналарның берсеннән җирән сакалы инде агарган, теге пычрак бомжны җитәкләп чыгардылар. Стакан тутырып тагын хәмер эчерделәр. Ипләп кенә янәшәдәге чокырга төшереп бастырдылар да .мөдир шикелле итеп күмделәр. Кайсыдыр машинадан чалгы күтәреп чыкты, аны алдан хәзерләнгән колгага саплады Шуннан сон, палач әсирләренә якынлашты, күзләренә багып, башта тегеләрнең котын очырырга ниятләде Менә хәзер күрсәтәм кемлегемне! Палач, бомж каршына туктап, теге мәхлукның баш очыннан икс мәртәбә чалгы чыжлатып селтәнде
— Ни өчен, хлопцы?—дип телгә килде исерек ббмж.
— Утыра бир!
— Ни өчен, ә?!
Өченче селтәнүдә кансыз палач, инде кешелек сыйфатларын югалткан, йорт-җирссз тилмергән мескен адәмнен гаепсез башын кыеп та тошсрдс. Баш кан вә туфракка буталып читкә тәгәрәде Ни хикмәт, гәүдәдән аерылган баш, балалар тубыдай сикергәләп гел бер үте сүзне тәкърарлады “Ни өчен? Ни өчен?! * Аннары баш, телен тешләп, хәрәкәтсез калды Күзләрендә биниһая гаҗәпсенү, сорау иде киселгән башның. Боларны күреп торган мөдир кинәт һуштан язды Бераздан аны каберлектән казып чыгардылар, бомж башын гәүдәсе янына төшереп, күмеп тә куйдылар
— Законны күрдеңме9
— М-м-мин кар-ш-шы түгел..
— Күптән шулай, диләр аны Хатыныңны, балаларыңны да кызгана белмисең, сволочь'
— Алар—и-сән-ме сон?
— Иртән документлар әзер булсын, әйдә, машинага,—диде палач, мөдирнең артына типкәләп.
Әле көндез генә кәпрәеп йөргән, мафия егетләре белән иңбашы аша гына сөйләшкән мөдир, үзе белән ни булганын сизми дә калды. Ярты мәет иде ул бу минутларда. Ниндидер яман төш күк хәзер—машина эчендә. Әлбәттә, ул тиешле документларны жиренә житкереп әзерләде. Ә тегеләр берни булмагандай аның тирәсендә бөтерелделәр. Кичтән капка төбендә дә, тәрәзә артында да шулар күләгәсе йөрде. Өеңдә хатыны, эштә хезмәттәшләре бер төн эчендә мөдирнең чәче агаруын күреп гаҗәпсенделәр, кшют үзгәрүенең сәбәбен сораштылар, теге җавап кайтармады, моны кирәк дип тә санамады. Акылга утырган иде мөдир. Анын тизрәк пенсиягә чыгып, бакчасында казынасы гына килә иде хәзер.
* * *
ңа төзелгән фирмага “Чулмантау” дигән исем бирелде. Эш кәгазьләре өчен генә әлбәттә. Бу юлы офиска күрсәткеч такталары бөтенләй куелмады. Дәү абыйлары рөхсәт итмәде. Кемгә кирәк ул?! Анда килеп-китеп йөрүчеләр юк, сак кешеләре дә генераль директор Шаһмиран. Исем-дәрәҗә рәсми кәгазьләр өчен генә. Элекке буфет-банкет заллары ябылды, аларның хаҗәте калмады. Бу чаралар исә, артык күзгә ташланмас өчен эшләнде.
Чулмантау арасындагы ялгыз вышка янына да электр миче белән җылытыла торган кечкенә алачыктан гайре нәрсә ясалмады, төзелмәде. Факел, читләрнең күзенә очкын чәчрәтмәсен өчен, тирәли биек койма белән уратып алынды. Монда ни барын, кемнәр көн күрүен беркем белми. Промыселда нефтьчеләр белән Нурлыгаян Хәлитов дигән кеше җитәкчелек итә. Гади генә итеп әйткәндә—Нурлы. Бераз кимсетепме, әллә үз итепме, фирмадагылар аны шулай ярты исеме белән генә йөртәләр. Ә болай Нурлыгаян—эштә иң кирәкле шөрепләрнең берсе: үзе промысел мөдире, үзе нефть озатучы диспетчер, үзе үк азык-төлек юнәтүче, аш-су хәзерләүче һәм башка төрле вак-төякләрне башкаручы, хәтта, этне туйдыручы да. Акчасы килгәч, шыбырдамый, чәче белән җир себерергә дә риза.
Чыгарылган нефть, нигездә, Түбән Кама якларына озатыла. Кирәк чакта Чаллы, Әлмәткә дә барып җитә. “Чулмантау” фирмасы продукциясенә Башкортстанда сорау аеруча зур. Салават шәһәренә җибәрелгән “кара алтын” фирмага чиста бензин булып кайта. Авырлыгы шунда, кышын, су юлы ябылганлыктан, гел автотранспортны җигәргә туры килә Биредә язылмаган катгый закон урнашкан: мөмкин кадәр кеше күзенә чалынмаска! Промысел тирәсендә көтү көтүче, бозау, каз-үрдәк караучы, түбәңдә иген игүче колхозчылар да, хәтта, район җитәкчеләре дә мондагы кешеләр белән кызыксынмыйлар. Республика җитәкчеләренең очкычта яки боралакта күп мәртәбәләр промысел өстеннән очып узганнары бар, ләкин алар ялгыз вышканы, җемелдәгән факелны күрмәмешкә, белмәмешкә салышалар, җен зәхмәте тиюдән шүрлиләр, күрәсең.
Фирманың Чулман кичүендә зур гына ике танкеры тора. Аларны кыш буе нефть белән тутыралар да язын Идел буйлап каядыр түбәнгә альт китәләр Банктагы хисапка валюта килеп кергәч кенә, товарный Төркия тарафына барып ирешүен беләсең. Фирманы көйләп җибәргәч, Кенәз белән Сәүдәгәрнең мәшәкатьләре артты. “Кара алтын”ны сатып алучылар белән өзлексез элемтәдә торырга кирәк. Транспорт хәрәкәте бик тә мөһим, инде әйтелгәнчә, ул күзгә арпа булып кадалырга тиеш түгел. Ин кыены шул. Анын өстенә Шаһмиран егетләргә тагын бер җитди бурыч йөкләде: промыселдан ераккарак, тау өстендә, ләкин урман эченәрәк офис-дача салырга. Бик тиз арада, кеше сизми дә калсын.
Я
Кама урман хуҗалыгы осталары ай дигәндә гүрнәчәне күгәреп тә куйдылар. Өч катлы, биш почмаклы итеп. Чаеры саркып торган сап-сары нараттан. Янында ук сарай, мунча, келәтләре дә бар. Кыек-янакларнын бизәген Казан рәссамы сызып биргән иде, төзүчеләр шул өлгедән күчереп ясадылар
Шаһмиранга да, Дәү абыйларына да бик ошады дача. Әмир мунча мичендәге ап-ак кыр ташларына мөкиббән китте Аларны кайдан җыйганнардыр да нинди оста тезгәндер шулай хасиятләп. Аскы рәткә >ре ташлар түшәлгән, ә өскә таба ваклый барып, ин ахырда бака кабыгыдай юкалары белән каплап куелган. Таш чүмәләдәй өелеп тора Бер тустаган су җибәрсән, кызуы сәгатьләр буена җитә "Мунча профессорьГнын мондый галәмәтне тәүге мәртәбә күрүе иде.
— Шәмсетдин абзый белән Хөмәйрә апайны алып килергә кирәк, күрсеннәр,—диде Әмир, Гөлшәһидәгә күз кысып —Без генә кинәнергә димәгән.
— Мондагы урманнар төрле үләнгә бик бай
— Ә-ә, төнәтмәсез мунчаны син дә сиздеңме9
— Кенәзгә әйтермен.
— Сон инде—көз җитте,—диде хуҗа.
Чәй янына утырганнар гына иде, капкадан кемнеңдер челтерәтүе ишетелде.
— Бикләгән идеңмени?
— Барс бәйсез ич, шуңа.
Бимазалап килүче Нурлыгаян булып чыкты Хуҗаларына сарык суеп менгергән Түшкә суынганчы тизрәк казан асыйк, дип куырды Нурлы. Шаһмиран кичкә шашлык кына ясарбыз, дигән иде дә, кунак үзенекен тәкърарлады, имеш, анысы да булыр, ә менә яна суйган сарык шулпасы, казанда күпереп пешкән хуш исле ите тәнгә дәрт-дәрман бирә икән. Дәү абыйлары монысын мыек очына чорнап куйды
— Кайдан алдың?
— Әхәт атна саен китереп тора.
— Канәгать, димәк.
— Механизаторлар йортына җылылык үткәргәнгә куанып бетә алмый, сезгә рәхмәт әйтергә кушты,—диде Нурлыгаян, әманәтен үтәп
Промысел җитәкчесе җиң сызганып, эшкә дә кереште Күз ачып- йомганчы, сарыкны ботарлап та ыргытты: кабырга, корсак итләре, муен чалымы—шулпага, ботныкы—шашлыкка, боларын суыткычка тутырырга мөмкин Шашлыкка серкә саласы түгел икән, аста, колхозга ферма төзүче әрмән махсус үлән үстерә, ди Нурлы сумкасыннан шуны тартып чыгарды Ул тәме, ул хуш исе—теленнс йотарлык Кыздыруын үзегез кыздырырсыз.
— Итне шәһәрнекеләр күк ваклап түгел, менә мондый эрс-эре итеп турыйсы, ярты йодрык шае булса да ярый. Шаһмиран бер-икесе белән туя да туя инде
Нурлы шулай сө<!ләнә-сөйләнә эшләде Ике сәгатьтән шашлык кыздырырга әзер дигән сүз
Ит белән эшне төгәлләгәч, нефтьче сарайдан имән пүләннәре күтәреп чыкты. Шашлыкка бары тик имән күмере генә кирәк, дип искәртте Бу кадәресен Дәү абыйсы әллә кайчан белеп оныткан инде, ул Нурлы сүзләренә елмаеп кына куйды.
— Ярар, калганын булдырырбыз, әйдә, утырыйк әле шушында,— дип. Шаһназаров Нурлыны агач ышыгынарак җитәкләде
Әйтәсе килгән сүзләре, үгет-нәсихәтләре бар иде аның. Беренче чиратта, саклык чаралары Промыселда беркемне кабул итмәскә. сора шучы- белешүчегә җавап бирмәскә. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, шунда ук Шаһмиранны яки Кснәзнс чакыртырга. Шаһназаров вак-төяк чыгымнары өчен колхоз рәисе Әхәт Салихжановка берничә лимон" төшерергә кушты Бушка сарык ашап ятмассын бит Акчаны Шаһмиран бирер.
диде. Кисәт, түрәләр алдында каушап калмасын. Син берни белмисен, промыселга нефтьчеләр хуҗа... һәм Шаһмиран.
— Төшендем,—диде Нурлы.
— Бар, көтәләрдер үзенне.
— Иртәгә нишлим9
— Үзебез дә китәрбез, рәхмәт!
Нурлыгаян, бар да тәртиптә, бар да тәртиптә, дия-дия, кулларын угалап, арты белән капкага таба чигенде. Ярыйсы гына егет, дип уйлады Шаһназаров мөдир турында. Ялагайлыктан тыш, ниндидер итагатьлелек, уңганлык та бар үзендә. Эшне башкаруын гына күр син аның. Минутлар эчендә ялт иттерде дә куйды сарыкны, мин үзем, дип кенә тора. Шундыйларны алырга кирәк фирмага. Инде капканы ачам дигәндә, хуҗа кабат аваз салды:
— Әй, Нурлы, борыл, сүзем калган.
Шаһназаров Хәлитовка иң мөһимен җиткерергә оныткан икән бит Чөнки бу эш Нурлыга нык бәйле булачак, аны читләтеп узарга ярамас.
— Пристань янындагы “Арышлы” колхозы рәисе белән элемтәләрен ничек?—дип кызыксынды хужа.
— Болай, исәнләшеп йөрибез.
— Анысы гына аз.
- Соң?
— Якыннанрак таныш. Үзем дә шылтыратырмын. Ике көннән Шамил Бакаевны җибәрермен, янына бергәләп барырсыз. Автохуҗалыкны анын территориясенә урнаштырасы булыр. Салкыннарга киткәнче җылы гараж салырга кирәк. Әнә, Шаһмиран дүртәр күчәрле тагын ун-унике майташыгыч машиналар алам, ди. Аларны ачык һавада тотмабыз ич. Колхоз рәисенә әйт: шәп шоферлар, яхшы механик, кирәкле кешеләрнең барысын да хәзерләсен. Гаражны ул салдырыр. Ә сез банктагы счетларын альт кайтыгыз. Шаһмиран хәл итәр. Менә нәрсә,— диде хужа, тагын нидер хәтерләп,—җиткер үзенә: колхозга файдабыз гына тияр. Тик ул шапырынып йөрмәсен. Төшендеңме мин әйткәннәрне?
— Боларын беләм.
— Шамилне көт.
Китә башлагач, Нурлы тагын кире борылды.
— И, сумкам калган икән!
— Гөлшәһидә, китер шул сумканы!
— Шаһмираннын исеме ничек соң?—дип гаҗәпсенде Хәлитов.
— Шаһмираннын исеме—Шаһмиран.
— Аңладым—Шаһмиран.
— Шулай, Шаһмиран!
— Рәхмәт, Шаһмиран, хушыгыз!
— Вәт дурак.—Гөлшәһидә исемен беренче тапкыр ишетүе иде Нурлыгалиның.
Гөлшәһидәнең шулпасы инде быгырдап утыра. Кухняга тәмле ис таралган. Әмир кәстрүл капкачын күтәреп карамыйча түзмәде. Нурлының баягы сүзләре тәкатьсез иткән иде аны. Яшь сарык ите чыннан да күперепме күпергән. Тизрәк авыз итеп, тәмен татып карыйсы килә, ифрат файдалы, ди бит.
— Ачма—тәме китә,—диде кыз.
— Белә икән Нурлы нәрсә ашарга!
— Авыл мужигы ич ул.
— Карарбыз, ни чыгар тагын,—дип йомгаклады сүзне Әмир, хәйләкәр елмаеп.
Чулмантау утары тагын нинди яңалыклар әзерләгәндер безнен эшкуарларга?! Сабыр итик.
айташыгыч машиналарны "агач сумнарга” гына тоттырып җибәрмиләр шул хәзер, янки долларын чыгарып сал син аларга. һәм күбрәк итеп сал. Акча санап маташсаң, әзер товар чит ил фирмаларына тәгәри дә китә. Кыйммәтрәктән, әлбәттә Монда һич тә Сәүдәгәрсез ерып чыгу юк. Тиешле кешеләрне күреп сөйләшер, килешер— үз дигәненә ирешми калмас. Ата карак, диләр андыйлар турында, мафия тирәсендә булдыклы кешеләр исемлегендә йөри бу да. Шаһмиран машина операциясен тулысыңча Тимерханга йөкләде Димәк, Беларусь якларына юл тотарга. Бәлки әле, вакыты калса, Юдита янына да чыгып керер, виза-фәлән кирәкми хәзер, Жәвид барысын да җайлады теге чакта. Хәер, бу кадәресс икенче чираттагы эш Шаһ.мпранга. әнә, куәтле машиналар кирәк
Биржадагылар каты таләп куйды. Машиналар өчен җиде чан нефть китерәсез, вәссәлам! “Чулмантау” фирмасы өчен анысы да берни түгел. Ә менә аны ташып тутыруы айлар буена сузылачак. Килешми дә ярамый— техникасы кирәк Валютадан баш тарталар Не<|лъ давай аларга—һәрксмнен үз базары шул Никадәр авырга төшмәсен, ялга китәр алдыннан Сәүдәгәр бу эшләрне барыбер башкарып чыкты. Яна гаражга яна машиналар кайтып тулды. Промыселчыларга эш жинеләячәк, димәк.
— Шаһмиран, кайчан ял бирәссн, бик йончыдым,—диде Сәүдәгәр, кәнәфигә жәелеп.
— Тәмам бетерешкәнсең икән шул
— Көлмә, пажалысты, чынлап әйтәм.
— Сине ябыктыра да, печтерә дә алмадым, ахрысы, Тимерхан.
— Эшкә кергәндә котны алдын түлке, ябыктырам, дип Фирмачлар рәхәтләнеп көлешеп аллылар Бу инде икс араның тагын да җылынуын күрсәтә иде.
— Онытылган инде анысы,—диде Шаһмиран җитдиләнеп—Жанын теләгән җиргә бар, җибәрәм, рәхмәт әйтеп озатам. Булдырдын. машиналар эшкә кереште—менә шуның өчен рәхмәт! Кая җыенасын’
— Белмим әле.
— Жәгъфәр бәй янына Дәү абый үзе бара, диюем.
— Ждйларбыз анысын гына
— Теге “Чибәркәй” чибәре беләнме?
— Үзеңнең хәлләр ничек соң, Шаһмиран’
— Төрттерәсең, ә!
— Ш гу син.
— Кияү юк бит, Тимержан, ичмасаң, син дә димләмисен
— Беткән, ди.
— Бар, бухгалтердан күпме кирәк, шулчаклы ал—мина шылтыратып маташмасын.
Менә шулайрак эшлиләр “Чулмантау” фирмасында Рөхсәт, боерык, исемлек, кәгазь боткасы—берсе дә юк Гомуми тәртип тә бозылмый. Эше дә төгәл, җиренә җиткерелеп башкарыла
...’’Чибәркәй” кафесындагылар Тимерханны төксе йөз белән каршы-ладылар. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль булып кылана. Сөйләшү түгел, күтәрелеп тә карамыйлар.
— Әвенегез яндымы әллә’
— Жанса...
— Нурия кая’
— Белмәгәндәй итенмә,— диде җыештыручы мишәр карчыгы
— Юньләп кенә сөйләш минем белән
— Нәстә сүләргә ди тагын.
— Мөдирегез кая диләр сиңа,—дип, Тимержан җыештыручының пумаласын тартып алды — Нигә сырт йонын күпертәсез’
— Синанны шартлатканнар, кәбәмне
М
вәт.
— Кайчан бу?
— Төнлә. Иртән радиодан да сүләделәр.
Тимерхан боларны чыннан да белми иде. Ул Бресттан соң гына кайтып төште. Шаһмиран әйтмешли, баш-аягы белән эшкә чумды бу арада. Ә менә Синан белән нәкъ шулайрак булырга тиешлеген белеп торды. Нуриясе эшне кызулаткан күрәсең. Бүген аларга барып, кеше күзенә чалынып йөрүне кирәк санамады. Шулай да ханын, ниндидер, корт кимерде, адәм үлгән бит. Хәлләре ничегрәк икән, берәр почмагы кителеп төшмәсен тагын? Нуриянең хәлен белергә егетләрен юллады.
Тегеләр озак юанмады, кайтып та хиттеләр. Тәртип, ди. Казанда яшәүче якташлары Синанньщ мәетен, хирләргә дип, махсус очкыч яллап, Бакыга альт киткәннәр. Нурия, башына сөлге урап, диванда ятып калган. Өчесен уздыргач, эшкә чыгам, Тимерхан шунда килсен дип, әйтеп хибәргән. Синанньщ үлеме турында егетләр мишәр карчыгы сөйләгәннән артыгын хәбәр итә алмадылар. Тикшерүдә әлегә бернинди яктылык күренми икән. Бу заманда ату, шартлату бик гадәти нәрсәгә әйләнде Милиция, тикшерүчеләр моңа үзләре дә тәмам күнегеп беттеләр шикелле Әйтерсең, шулай тиеш.
Кешене машинасында яки ишек төбендә атып китәләр. Ә мәрхүмне хирләгәндә шул ук хәллад яисә киллерне яллаучы бәндә табут өстенә чәчәкләр куйган булып кылана, һич югында, каберенә бер уч туфрак ыргыта. Бусы да Дәү абый әйтә торган система галәмәте.
Башкалар ял да итә, тиешенчә типтерә дә. Сәүдәгәрне генә күр, ял дигәндә өтәләнеп тора. Ә менә Шаһмиранның ике ел буе тын алырга да вакыты юк. Бурсык, Мушка, Хәнхәр вакыйгалары тәмам чыгырдан чыгарды. Ичмасам, Дәү абыйны озатасы иде Төркиягә. Күп йөгерде бу арада, мескенкәем, тикмәгә генә түшәккә аумагандыр теге көнне. Аны сакларга кирәк, борчылмасын, рәхәтләнеп ял итсен. Антальядагы биш бүлмәле виллалары ел әйләнә буш тора ич. Өлгерсә, Шаһмиран да барып хитәр. Бәрхет сезонын кулдан ычкындырмаска кирәк.
— Дөрес әйтәсең,— дип, хуплады Әмир тәкъдимне —Мин икәүләп барырбыз дигән идем.
— Нишлим сон? Кенәз гел әмергә күнеккән, үзлегеннән кыл да кыймылдатмый. Кушсаң—бәрелеп үлгәнен дә белми анысы. Ә башны эшләтү юк. Ичмасам, теге ташбаш Сәүдәгәрне дә хибәреп өлгердем,— дип үкенде Шаһмиран.
— Берәр төрек малае альт кайтасы иде синең белән.
Гөлшәһидәнең башына ордылармыни. Аңлады да, төшенеп үк җитмәде дә күк Дәү абыйсының сүзләрен.
— Нәрсә ул?—дигән булды.
— Әмир, кыз үзе искәрсен дипме, хавап кайтарырга ашыкмады, хәйләкәр елмаеп, бер як кашын сикертеп алды. Гөлшәһидә дә елмайды.
— Вариссыз каласын бит, кызый.
— Бу хакта сүз булмады ич моңарчы,—дип акланды кыз —Искә алырга кирәк шулай да. Йә, нишлим?
— Калып тор.
— Алайса, мин килмичә, кузгалма. Диңгез һавасының шифасын татып яшә. Нитәдер, быел үзем дә ашкынам шунда,—дип тынычландырды Гөлшәһидә карт бүрене.
Гамәлләре элек сүзсез иде, бүген киресенчә, гамәлсез сүз куерттылар. Уй төшкән башларына. Аның каравы, барысы да ап-ачык. Төркия. Варис. Эш. Гамәл. Ничек өлгерер инде Шаһмиран?
— ЙӘ, ЙӘ?
— Нәстә, йә-йә. Машинасына бомба куйганнар да күккә оцырганнар,
I атсиб”ка нокта куеп, “Чулмантау” тергезелгәч, ничектер.
Д тормыш үз агымы белән, бертөрлерәк китте Кибет, киоск мәшәкатьләре югалды. Ин мөһиме—Самат Килдебәков ише казынучылардан котылдылар. Тыныч юл белән эшләргә дә була икән югыйсә Кеше, әнә шулай, үз язмышын үзе хәл итәргә дә мөмкин. Нефть чыга, Сәүдәгәр сата, Кенәз оештыра. Шымчы сакта тора, күзәтә, Хәнҗәр шулай ук үз бурычын оста башкара—тагын ни кирәк!
Дәү абый Төркиядә рәхәтләнеп ял итәдер инде. Мәшәкатьсез тормыштан Шаһмираннын жаны уйный башлады. Ничек төрттерә, вариссыз каласың, кызый, ди ич. Дөрес сукалый, карт хәйләкәр Монарчы әйтми түзүенә дә рәхмәт инде. Өн салса, бәлки Шаһмиран уйлап та караган булыр иде, яше бара, анысын үзе дә белә.
Хәтерләсәгез, Шаһмиран берзаман Пермь якларында яшәп кайткан иде. Анда анын бер айлык нарасые, йөрәк парәсе калды җиде ятлар кулында. Зурдыр инде хәзер, укырга кергәндер. Исемен Җәүдәт дип яздырган иде. Әмма яна әти-әниләре аны алыштырганнардыр мөгаен, фамилиясе дә Сәмитов түгелдер Гөлшәһидәнең башында хәтәр уйлар бөтерелде. Ул бу хакта атна буе уйланды, ашау-эчүдән калды, йокысыз- лыктан интекте. Нишләргә, ни гамәл кылырга9!
Хәтәр уй аны Пермь кунакханәсенә китереп ташлады. Ярый ла улы риза булса. Белмәгән-күрмәгән кешегә ник ияреп китсен ди бала. Урлап кына качаргамы әллә соңгы чиктә? Кулдагы сумка гына түгел шул, тере жан, акырачак, бакырачак. Алып кайтканнан ары да әти- әнисен таптырачак, гомер буе шулай. Юк, үзенә аңлатып, төшендереп эшләргә кирәк моны Димәк, үги әти-әниләре белән дә килештереп. Алар, билгеле, каршы торачак Ә акча? Күп акча бәрабәренә, ана хакын хаклап ризалашырлар бәлки9 Ни әйтсәң дә, малайның чын анасы ул— Гөлшәһидә ич. Миһербанлы булсалар, аңларлар, кызганырлар, күнәрләр Шушы өмет аны хәтәр адымнан тыеп калды
Шәһәрнең урманга барып терәлгән Наратлы урамындагы өченче йорт тирәсен күзәтте Гөлшәһидә Иртән балалар берәмләп, икешәрләп, өчәрләп тә мәктәпкә юнәлделәр, төштән сон шаярышып, шау-гөр килеп өйләренә кайттылар Туктатып берничә малайның исем-фамилиясен дә сорашып карады, юк Сәмитов фамилияле Кайберләре шикләнеп.
— Нәрсәгә кирәк сезгә минем исем-фа MILT иям,—дип, китеп үк барды.
Чү! Менә бит ул! Үзе! Ул бит бу! Гөлшәһидә хәлсезләнүдән чак кына җиргә утырмады Тач, үзенә охшаган лабаса, авыз-борын, күз- кабак, дигәндәй Гөлшәһидәнең беренче сыйныфка кергәндә төшкән фотосурәте ич бу, шуның жанлы нөсхәсе
— Бер генә минутка мөмкинмс, улым9—дип туктатты малайны.
Ал арның күзләре очрашты, бер-беренә текәлеп, икесе дә сүзсез- өнссз калганнар иде Сынаулы карашмы, әллә инде тәмле телдән, ачык йөздән, моңлы күзләрдән шәфкатьлелек өмет итүме—ул кадәресе әле аларнын аңына барып ук җитмәгән иде Икс арада, ниндидер, жспләр сузылган, якынлык, ягымлылык, рәхәтлелек җепләре. Ниһаять, малай телгә килде;
— Мин сезне тынлыйм, апа.
— Исемең Җәүдәт түгелме синең9
— Мин—Игорь.
— Фамилияң Сәмитовмы9
— Красноперов.
— Әйе, әйе, таныдым үзеңне, Красноперов шул. Әтиең—Иван Степанович, әниең менә Мария, Мария
— Мария Сафоновне,—, диде малай.
— Дөрес.
6 .К у. I* U
— Хәзер алар өйдәме?
— Эштә, әни—сәгать биштә, әти алтыда гына кайта.
— Улым, менә нәрсә,—дип, каршына чүгәләде Гөлшәһидә бәләкә-ченең.—Кич сезгә килермен. Әти-әниеннен якын танышлары мин. Ләкин бу хакта аларга әйтми торсан яхшырак булыр иде—безнен сюрприз үзенә күрә. Син ризамы шуна?
— Риза,— диде малай.
— Укучы антымы9
— Вәгъдә.
— Шоколад телисеңме?
— Чит кешеләрдән берни алмыйм.
— Гаилә дустыгыздан дамы9 Рәнҗетәсең, улым.
— Алайса, бирегез, өйгә кайтканчы ашап бетерәм мин аны.
Гөлшәһидә сумкасыннан күчтәнәчен чыгарып бирде дә малайның ике як битеннән суырып үпте. Аннары иннек эзен ап-ак кулъяулыгы белән сөртеп куйды. Улының аркасыннан сөйде.
— Серне саклыйбызмы?
— Сез әйткәнчә булыр.
— Менә бу зур егетләрчә,—дип мактады Гөлшәһидә баланы. Фатирыгыз ничәнче әле?
— Унөченче.
— Ай, Аллам!
Кинәт хатынның йөзе агарып китте, ун кулы белән йөрәген тотты. Нинди шыксыз сан, унөчле! Нигә шундый санны исәптә йөртәләрдер9!
— Авырыйсызмы әллә, апа?
— Юк, улым, бар кер син.
— Кичкә чаклы, алайса.
Озаклап сөйләшеп торасы, ничек яшәвен беләсе иде, югыйсә, ярамый, күңеленә шик төшүе бар баланың. Гөлшәһидә теге чакта үзенең гафу ителмәслек хата җибәргәнен менә хәзер генә аңлады. Табиблар, бала тудыру йорты хезмәткәрләре барысы да сабыйны ятим итмә дип, ни ялындылар, ялвардылар, куркытып та карадылар—тыңламады шул. Менә тилмереп яшә инде хәзер...
Ишекне Игорь ачты. Ул шунда ук кухняга йөгерде.
— Әни, сюрприз, бездә сюрприз!—дип, кулларын чәбәкләп, биергә кереште.
— Кем бар анда, улым?
— Исәнмесез!
Мария Сафоновна Шураны шунда ук таныды—теге, баласын саткан хатын икән. Хуҗабикәнең йөзе агарып китте, ул гөпелдәп, урындыкка утырды.
— Ник килдегез?
— Сюрприз, сюрприз!
— Улым, бар, син кухняга кереп тор әле.
— Кермим.
Ана белән бала тарткалашып азапландылар. Гөлшәһидә үзен болай ук төксе каршыларлар, дип уйламаган иде, каушап калды. Сүзне кайдан, ничек башларга да белмәде. Аның күзләрен яшь томалады.
— Сөйләшергә дигән идем, Мария Сафоновна.
— Ни хакында? Хәер, барысын да атап сөйләмәсәгез яхшырак, бала тынлап тора.
— Әгәр риза булсагыз...
— Ул хакта авыз да ачмагыз, аңладым мин сезне,—дип кырт кисте Мария Сафоновна.
— Мин дә бит ана...
— Алданрак уйларга иде, газетага белдерү биргәнче. Гражданка Шура, шулай бит әле исемегез, гафу итегез, без үзебезнең кыйммәтле хәзинәбезне кемгәдер биреп җибәрә алмыйбыз. Бердәнберебез ул безнең.
Әнә, ишек, сезгә китәргә мөмкин, барыгыз, бар!
гүзик~ А* гына сабыр итегез, Мария Сафоновна, ирегез кайтканчы
— Ул да шулай диячәк. Әле катырак та әйтер
Әкрен-әкрен, өзех-өзек булса да бәхәс дәвам итте. Мария Сафоновна отыры котырына барды Шура гел кызгандырып, мескенләнеп сөйләде, ялынды, ялварды, кылган гамәле өчен бик нык үкенүен белдерде. Ә эченнән бу йортка килеп керүенә гаять офтанды. Горурлыгы сынды бүген аның. Эшнең барып чыкмаячагы көн кебек ачык Урлап кына китәсе калган малайны. Еллар уза торгач, улы да аңлар иде әле, үз әнисе ләбаса. Газизен үзләштерү аңа берни тормый ите бит. Тагын бер мәртәбә хата җибәрде.
Красноперов кайтып кергәч, өйдә бөтенләй давыл купты Шураны ә?кәли-төрткәли үк башлады, тупас сүзләр әйтте, хәтта сүгенде дә Игорь елап, кагылмагыз, ул яхшы апа, мин аны яратам, тимәгез, дип инәлгәч кенә, дулаудан туктап калды йорт хуҗасы. Күршеләренә кереп китте, аннан шактый сабырланып чыкты Шул тынлыктан файдаланып, Шура үзенең шартларын житкерде:
— Мине дә аңларга тырышыгыз әле, Иван Степанович Яшьлек хатасы һәркемдә була Сезгә дә бәләкәчемне үстерүләре жинел генә бирелмәгәндер. Барысын анлыйм. һаман да бер бүлмәле фатирда яшисез икән менә. Теләсәгез иртәгә үк өч бүлмәлсне табабыз. Миллионнар дими, миллиардлар белән сөйләшәм, сорагыз гына, күпме кирәк, шул чаклы бирәм.
— Капитал истмы әллә сез?
— Аннан да хәллерәк. Сорагыз- биш, ун миллиард. Күбрәген дә кызганмыйм, тик улымны гына кайтарыгыз
— Акчаң үзеңә булсын.
— Кызганыгыз мине!
— Ә безне кем кызганыр9—дип, телгә килде Мария Сафоновна — Без дә ятимнәр бит. Бөтен ышанычыбыз—шушы бала
— Сез яхшылык белән китәргә теләмисез, ахрысы,—дип өстәде ире.
— Килешеп булмасмы дигән идем. Иван Степанович
— Без бәдбәхет бәндәләр түгел бала сатып сәүдә итәргә
Ул арада өйгә ике милиционер килеп керде Күршеләре телефоныннан шылтыратып чакырган икән йорт хужасы аларны Красноперов милиционерларның каршысына ук барып басты
— Менә бу хатын бездән бала даулый
-- Нинди бала?
— Бер айлык чакта уллыкка алып үстергән, үз исемебезгә яздырган бердәнбер улыбызны киредән сорый
— Гражданка, күрсәтегез документыгызны,—дип, милиционер Шурага мөрәҗәгать итте.
— Менә алыгыз. Ин элек мине тыңлагыз әле, зинһар,—дип, хатын паспортын закон кешеләренә сузды —Краснопсровлардан улымны галап итмим, мәрхәмәтлек күрсәтүләрен генә үтенәм. Бирмиләр икән, алар ихтыярында Инде төшендегезме эшнең нәрсәдә икәнен Мин аларга болай да рәхмәтле.
— Бала болар исемендә ди бит. гражданка.
— Кызганыч, шулай икән шул
— Димәк, сезгә китәргә мөмкин
— Әлбәттә, әлбәттә. Тик, хөрмәтле Иван Степанович, Мария Сафоновна, соңгы мәртәбә улымны кочаклап үбәргә рөхсәт итсәгез вде, үтенеп сорыйм сездән?
Шураның күзләреннән мөглерәп кайнар яшьләре акты, иреннәре дерелдәде, калтыранган кулларын алга сузып, идәнгә чүгәләде Рөхсәт көтеп хәрәкәтсез калды.
о *
— Нигә кирәк тагын монысы?—дип, Мария Сафоновна Игорьне үзенә таба тартты.
— Җибәрегез мине, ул яхшы апа!
Малай үги анасы кулыннан ычкынып, Шураның муенына килеп сарылды. “Сез еламагыз апа, кирәкми’ ,—дип, аны юатырга азапланды. Шура тилереп улын үпте. “Җәүдәтем, йөрәк парәм, бәгырь кисәгем, каласын бит читләр кулына, бөтенләйгә, мәңгегә каласың ич...”- дип тәкьрарлады.
— Ярар, җитте, артыкка киттегез,—диде Иван Степанович, улын Шурадан аерып алып.
— Рәхмәт сезгә,—дип, Гөлшәһидә ишеккә таба юнәлде.
Милиционерлар да аның артыннан урамга чыктылар. Бу күренештән алар шулай ук гаҗиз калганнар иде. Баласыз хатынны кызгандылар.
— Бүтән күренеп йөрмәсен,—дип, кычкырып калды Красноперов артларыннан.
— Апа, гражданка Сәмитова, алыгыз, паспортыгызны,—диде мили-ционер егет, татарчалап.
— Сез татармыни?
— Үпкәләмәгез инде, чакыргач, килмичә ярамый, эш бит...
Юк-барга бәйләнеп, болай да хәсрәтле ананы тинтерәтмәүләре, аны дөрес аңлаулары өчен, Гөлшәһидә милиционерларга рәхмәт әйтте. Эштән соң минем кайгымны юарсыз, дип, бер төргәк акча чыгарып тоттырды.
— Күп ич монда.
— Бер генә “лимон”, алыгыз.
— Юк, булмый, артык күп,— диештеләр егетләр.
— Чын күңелемнән, үтенәм.
— Аңлыйбыз, апа, хәлегезне. Шулай да Красноперовларны бүтән борчымасагыз икән.
— Ялгыш килеп чыкты. Сезгә рәхмәт,—дип, Гөлшәһидә кунакханә ягына таба китеп барды.
Шуның белән сәяхәт тәмам. Өметләр өзелде. Мәңгегә, кире кайтмаслык булып өзелде өметләр. Бүгенге хатасы өчен Гөлшәһидә үзен беркайчан да гафу итмәс. Болай алып буламыни аю куеныннан алманы. Ни үкенеч! Инде алдан уйлаганны эшләү мөмкин түгел. Хәнҗәр белән Фараны альт килмәвенә офтанды. Кем белгән болай китереп орасын. Терсәк якын да бит, аны тешләп булмый.
азанга күңеле тартмады Гөлшәһидәнең. Ни бар анда. Иң яхшысы— Чулмантау. Берәр атна ял итәр, бушаныр, ичмасам. Нурлы белән шашлык кыздырып тик ятыр. Пермьнән такси яллап кайтты. Промысел турына җиткәч, шофер белән исәп-хисап ясап, машинаны үз юлына озатты. Трактор ачкан тар юлдан нефть вышкасына таба җәяү генә атлады. Будка ишеген ачып керсә, ни күрсен, Нурлы идәндә тәгәрәп ята, аһ-уһ килә.
— Нишләдең?
— Үләм, эчне бора.
— Ни ашаган идең?
— Ашаудан түгел, менә монда.—Ул уң як корсак астын угалап, тагын да яманрак акыра башлады.
— Сукыр эчәк, димәк.
Гөлшәһидә Хәлитовны район хастаханәсенә үзе алып китте. Диагноз куйганны көтеп торды. Чыннан да сукыр эчәк икән—Нурлыны шунда ук операция өстәленә салдылар. Инде нишләргә? Промыселны кемгә тапшырырга? Ким дигәндә, атна-ун көн ятачак әле ул монда. Айга сузылмаса
К
ярый әле, ничек килеп чыга бит операциясе Гөлшәһидә башын ике кдлы белән кочып уйга калды.
— Ханым-әфәнде!
Күтәрелеп караган иде, каршысында телогрейка өстеннән зәңгәр чүпрәк халат кигән, башына колакчаларын як-якка тырпайткан малахай элгән бер бәндә басыл тора. Таза, базык гәүдәле. Бераз шешмә кабаклы, күзләре кысынкы, ләкин ата мәченекедәй хәтәр елтырашалар. Ике бите авыл апаиларынын мич янында кызартып пешергән кабартмасыдай ялык- йолык итә. Димәк, бар яктан да сәламәт кеше. Сөйләшүен генә күр гыйбатнын.
— Нинди интеллигент соң син9!—дип мыскыллы сорау бирде Гөлшә-һидә, каршысындагы әзмәвергә.
Теге һаман әрсезләнә
— Проблема, юктыр, бит, сеңелем9
— Сиптер, әйдә, әфәндем. Сиңа ни кирәк9
— Болай хафалангач, әллә машина проблемасымы дигән идем Юл унае булса, әнә, безнеке базар мәйданында гына тора Озакламый кузгалабыз.
Мондый кайгыртучы кешене рәнҗетүенә Гөлшәһидә уңайсызланып куйды. Хәлгә керергә тырыша ич. Ә зыялылыгы кемнәрдәндер отып алган “кызыл” сүзләр генә булса кирәк
— Утыр әле, абзый. Машина түгел, синдәй ыжгырып торган мужик кирәк миңа, бүген үк, менә хәзер үк. Эш башкарырлык мужик.
— Кит аннан! Өстенә генә бастың, ханым-әфәнде. Мин ул мужик, чынлап әйтәм, мәгәр.
— Тынлап бетер башта, теленә салынма,—дип бүлде Гөлшәһидә — Промыселда кешем калмады, сукыр эчәк белән монда китерел салдым үзен. Шуның урынына, төшендеңме9 Машинам бар ла анысы
Гөлшәһидә матәм маршын көйләгәндәй, озын, күңелсез итеп сөйләде. Ә менә әңгәмәдәше гаять жәптәш, жор телле, үткен адәм булып чыкты. Бүген үк эшкә тотынырга әзер икән. Үзе кемме? Бер колхозный всттехнигы, ди. Авыру авылдашының хәлен белергә сугылган хастаханәгә. Туйган ферма эшеннән, гарык, башка җиргә урнашырга нияте бар. ди.
— Киләсеңме, сон?
— Менә паспортым үзем белән. Эштән азат итүен сорап, колхоз рәисенә хәзер үк гариза язам, алып кайтып тапшырырлар Гыйнвар беткәнче ялда мин, ике елныкын алган идем
Гөлшәһидә веттехникнын паспортын әйләндерә-әйләндерә карады. Андагы мәгълүматлар белән танышты.
' — Баталов Сагындык. Илле өченче елгы, милләте татар Ә мин сезне казакъ дип торам.
— Казакъ дигәннән, бераз кан катышкан үзе
— Анысы мөһим түгел. Өч бала язылган монда.
— Зурлар инде. Аларнын үз тормышлары Нишлим, машина киткәнче колхоз рәисенә гариза языйммы9
— Давай. Хатыныңа да.
— Анысына өлгерербез әле. һы-һы. Кирәк булса, развод та алырмын Инде кич иде. Гөлшәһидә яңа хезмәтчесен туш-туры Утар-дачага алып кайтты. Эш тәртибе белән иртәгә иртәнге якта таныштырырга ниятләде.
— Баталов, киемнәреңне әнә тегендә, чоланга чыгарып ыргыт Башканы киярсең.
— Исемем Сагындык.
— Минеке Шаһмиран, алайса.
— Шаһ—ми- ран9 һы
— Ни булган?
— Әллә нинди, дики—мутный димме шунда.
— Синеке дә бик үк гадәтн күренми анысы.
— Аны үземә дә әйткәлиләр,—дип, килеште Сагындык Байталов.
— Мунча яга беләсеңме?
— Менә тагын, авыл мужигына шундый сорау бирәләрмени! Тәмугтан ут урлап булса да ягабыз аны, мунчаны.
— Дуй алайса, давай, дөрләт.
Ут урлап, шаккатырыйм дигәндә генә, нидер исенә төшеп, Сагындык кире борылды. Мондый кисәк очрашу, серле сөйләшүләр аңарда кызыксыну уятса да, кайсы ягы беләндер шөбһәләндерә дә иде.
— Карале, Шаһмиран, мин кая килеп эләктем була инде, ә?
— Шыр җибәрмә, ир бул,—дип, кырт кисте хуҗабикә. — Күрдең ич, промысел түбәндә, иртәгә төшәрбез. Бусы—дача, ял йортыбыз. Давай, сораусыз гына, яме!
“Беткән баш—беткән, ни булса—шул инде, дип, фикер йөртте Сагындьпс—Акылына килсен әле Нәсимәсе, тәмам шашынды көнләшүдән, ике сүзнең берендә—аерылышабыз. Аерыл, ник! Урын җәеп яткырмый, мунча ягып кертми башлады. Кара моны, мунчадан тотынды. Кәттә, чукынган, әмма бик явыз күренә. Әмер бирергә ярата. Бирсен. Минем хатын түгел ич ул, бирсә. Нәсимә акылга утырачак әле түлке. Сагыныр, саргаер, алдыма килеп яшь түкмичә кайту юк. Үзе гаепле...”
Бу уйлары белән ул үз-үзен акларга тырыша иде бугай. Ә килеп капкан җире хәтәр күренә. Шаһмиранның, тьфү, шундый исем буламы, ире юк, ахрысы, эшне мунчадан башламас иде югыйсә. Ай-яй, йорт- җирне, мунча-сарайларны җиткергәннәр дә инде! Бер дә бүтән түгел, министр-фәләннең аерылган хатыныдыр, мөгаен. Мунча эче җылына башлауга ишек төбеннән аваз салды Сагындык:
— Миңа нишләргә тагын9—Аның өй эчен дә күрәсе килә иде.
— Әнә, кар көрә, сарайда утын яр, кулың кычытса.
Шулай, ике сәгать буе тышта юанды хезмәтче. Мунча әзер булгач, Шаһмиран аңа сөлге, өр-яңа спорт киемнәре, бөркәнергә кайры тун чыгарып бирде.
— Яхшылап юын, мужик, колхоз исе калмасын,—дип озатты.
Сәер, ни өчендер, Шаһмиран мунча ишеген шакымады. Сагындыкның тәнен коры килеш саклап утырулары бушка булып чыкты. Ачуы кабарды, сулы чиләкне тибеп очырды. Ташка су тондырды да, ишекне ачык калдырып, алачыкка чыгып йөгерде. Күпме көтәргә инде9! Кире кереп, ләүкәгә үрмәләде, тәне кызарганчы чабынды. Күрсә-күрсен, әйдә, дип, мунча янындагы көрткә, ятып аунады. Юк, аңа илтифат итүче булмады.
Әмма табынны шәп хәзерләгән иде Шаһмиран. Хәмергә артык мөкиббән китмәсә дә, Сагындыкның күзе өстәлдә тезелешкән, Шаһмиран исеме шикелле дики-мутный шешәләргә төште. Кайдан табып бетергәннәрдер мондый сырлы-мырлы шешәләрне?! Казылык кына да берничә төрле, ул консерваларны санап бетерерлек түгел. Чучка салысыдай калын-калын итеп кызыл балык туралган, борчактай эре бөртекле кара икра куелган. Тавыкны бөтен килеш кыздырган, монысына кай арада өлгергәндер, уңган нәмәстә икән аш-суга. Урман арасындагы йортта шул чаклы алма, әфлисун, банан, мандарин булыр дип, кем уйлаган, ну, өстәлне сөйләп бетерерлек кенә түгел, кәнишне.
— Кунаклар да буламы?—дип кызыксынды Сагындык.
— Син үзен кунак, җитеш әйдә!
Сыйланып туйгач, Шаһмиран кунакны гәҗит-журналлар өстәле янына чакырды, каршыдагы кәнәфигә утырырга боерды. Үзенә ошаган берәр шешәне алып килергә кушты.
— Исерешкәнче сөйләшеп куясы бар,—диде кыз.
Шаһмиран артык җәелеп тормастан, Сагындыкның вазифаларын санап чыкты. Нефтьчеләрнең эшен күзәтә, машиналарны кабул итә, аларны төяп озата. Беркем белән элемтәгә кермәскә, берни хакында сөйләшмәскә. Хәзергә аш-суны үзе хәзерли.
— Нурлыгали Хәлитов терелеп кайткач, үзара килешерсез. Син бәлки монда күчәрсен. Этне туйдырырга кирәк. Безнен эштә тугарылып йөрү, ниндидер үзешчәнлек тыелган. Эш гамәле—бетте-китте, башкасы кирәкми. Син шуларга ризамы?—дип сорады Шаһмиран
— Түләү ягы?
— Гафу ит. колхоз икәнеңне онытып җибәргәнмен. Ничә миллион кирәк9
— Ә-ә?
— Ике җитәрме хәзергә?
Сагындык телсез калды, куллары белән яңагын учлады. Шаһмиран шаярта дип уйлады.
- Йә?
— Безнен колхозның еллык кереме ич ул.
Бу кадәрссен дә ачыкладылар. Шаһмиран шаяртмый икән. Гаиләсенә җибәрү өчен шунда ук ике "лимон'ны санап тоттырды Фирма таләпләреннән аз гына тайпылсаң да, башын белән җавап бирәчәкссн, дип кисәтте ахырдан Шул урында әңгәмәгә нокта куелды.
Хужабикә Сагындыкны кунак бүлмәсенә озатты, тыныч йокы геләде Хәйләкәр елмаеп, ишекне теге яктан япты. Болай да буламы икәнни соң? Вәт, әкәмәт! Дачада башка адәм заты юк лабаса Сагындык ник мунча якты алайса?! Бөгәрләнеп ятар өчен шул тиклем иза чикмәсә Аңламассың бу хатын-кызны! Авылда рәхәт, ичмасан, китереп кенә кысасың. Кычкырып разбой салучы юк, ник авылга данын таратсын, ди Сыер савучы гына булсалар да, ирнең кадерен беләләр инде авыл хатыннары.
Урын үзгәләдеме, әллә күрше бүлмәдән аяк тавышы ишетәсенә өметләндеме, Сагындыкның күзен йокы ал.мады, тик тәгәри бирде караватында Тамагы кипте, чәй эчәргә дип, мыштым гына кухняга чыкты Капшана торгач, плитәдәге чәйнекне шудырып җибәрде, дөбер-шатыр килде. Гөлт итеп ут кабынды Шаһмиран икән Чәйнек борыныннан голт-голт су эчеп тора иде Сагындык.
— Ой,—дип, арты белән борылды.
— Оялма, трусигың бар ич
— Үлеп эчәсе килде.
— Тычканың бүрткән синең Сагындык, шуңа йокың качкан
— Ачуланмагыз инде.
— Әйдә,—диде Шаһмиран аны үз бүлмәсенә чакырып.
Менә нинди була икән ул йокы бүлмәсе! Зур, зиняәтлслеге- искитмәле Бер як стенага келәм урынына әкәмәт олы картнна-сурәт эленгән: чыбылдык эчендә таза гына шәрә бер хатын ирен көтеп ята Белә бит ул бу рәсемне. Тәтеш техникумында укыганда күргәне бар. Исеме ничек соң әле’ Дания Дәлия Юк—ла, Даная, әйе, Даная! Аппетитны китерә инде бу, каһәр! Шаһмираннын ятагы ике кешелек икән, киң, иркен, чуклы-челтәрлс. ап-ак урын-җир Идәндә калын, йомшак келәм
— Цирк күрәсең киләме9
— Нинди цирк9
— Бар, әнә. минем урынга ятып кара.
Шаһмиран өстендәге ефәк халатын салып, аны күккә чөйде, тар трусиктан гына калды Тиктомалдан идән уртасында юләрләнергә кереште Башта мәтән-чүкән атынып алды Нәкъ цирктагыча Шуннан тотынды бу галәмәтне күрсәтергә әле баштүбән тора, әле куллары белән атлап китә Аннары сыңар кулда килеш жил тегермәне булып әйләнә Хәтта бер бармак очында гына да тора ала икән Төрле фигуралар ясауны әйтәсе дә юк.
— Менә кара!
Ул стена кырыендагы калын тактадан эшләнгән кечкенә эскәмия янына килде, кул кырыс белән берне генә бәрде—утыргыч чәрдәкләнеп очты. Балта белән чапты диярсең
— Каным суына төште. Борчылма, янасын ясарлар,—дип, Шаһмиран баягы шөгылен дәвам итте.
Иң ахырдан артын туңкайтып, Сагындыкны үртәде дә, әкрен генә, еландай сузылып, келәмгә ятты. Хәйран калып, дөньясын оныткан тамаша-чысына әмерен җиткерде:
— Мине урыныма күтәреп сал хәзер. Ә сина тагын бер тустаган коньяк җитми калган, бар, залга чыгып кер.
Сагындык кыюлык “малае" белән серләшеп кергәндә инде ут сүнгән, Шаһмираннын баш очында мәче башлы ябалак күзләре генә елтырый иде.
— Эләктердеңме, Байталов, теге тычканны?
— Монда ич ул.
— Алайса, җибәр юрган астына.
Сагындык кабаланмыйча гына хатын янына үрмәләде Шаһмираннын да Красноперовлардан үч аласы, Дәү абыйсын куандырасы бар иде...
Иртән Байталовны промыселда калдырып, Казанга кайтырга җыенды Ике көннән синең янга Кенәз дигән кеше килеп чыгар, сорауларың булса, аның белән хәл итәрсез. Ул сине өйрәтер.
— Нинди Кенәз?
Шаһмиран кабынып ук китте.
— Сагындык, кабатлап әйтәм: беркайчан, беркемгә артык сорау да, сораштыручыларга ашыгып җавап та бирмә. Аңладыңмы шуны?
— Төшендем.
— Сынатма, давай.
— Тагын кайчан киләсең9
— Оныт син минем килгәнне, ярыймы. Сораусыз гына. Барсны туйдырырга онытма.
Шаһмираннын соңгы сүзләре гаҗәбрәк тоелды. Үзе түрә, үзе кайнар кочаклы хатын, үзе беренче мәртәбә күргәндәй кылана. Сәер шулай да. Аңла син бу җен кавемен!..
азан үзенчә кайнап ята иде. Ждн-фәрман президент сайлауларына хәзерләнәләр. Кенәз “Чулмантау” кыегына да Татарстан әләмен беркетеп куйган.
— Бу кадәресе кирәкме икән соң, Шамил?
— Йортлар идарәсеннән әйтеп йөрделәр.
Шаһмиран гомуми хәл турында сораша башлаган гына иде, телефон пи-пипләде. Кайбер кәгазьләрне күрсәтәсе бар, алып керәм дип, Кенәз кире чыгып китте.
— Кайда югалдың син, Шаһмиран?
— Кем әле бу, танымадым?
— Баермын, димәк.
— Майор түгелме?
— Нәкъ үзе. Тәҗел эш бар. Хәзер килеп җитәм, шунда бул,—дип кисәтте Шаһм иранны Шымчы
Ул арада Кенәз дә әйләнеп керде. Кәгазьләрен өстәлгә җәеп, алардан нидер чүпләргә тотынды. Кая күпме товар озатылган, кайдан никадәр валюта күчерелгән. Кемнәрнең өлеше нинди, керем, чыгым...
Ташла шул чүп-чарны. Ни өчендер Шымчы килә, бая ул шылтыратты. Тегенди-мондый эш юктыр ич?
— Килдебәков хатыны тузына ди анда. Бәлки шулдыр
Шулдыр, будыр, сүзне нәкъ менә шуннан башларга кирәк иде сина,— дип ачуланды Шаһмиран.—Рәтләп сөйлә, ичмасам.
— Үзе килсен иңде.
Кенәз белгән кадәресен бәян кылды. Иренең үлү сәбәпләрен
К
ачыклауны таләп итә икән, ник тикшермисез дип бәйләнә, ди. Әлегә Шымчы тынычландырып җибәргән җибәрүен. Болай гына калдырмыйм, Президентның үзе янына барам!—дип чәпчегән. Сине көттем, киңәшер кеше юк монда, дип зарланды штаб түрәсе.
— Бер чүпрәк баштан да шүрләгәч, нинди Кенәз инде син!
Шамил Бакаев сөйләгәннәрне Шымчы сүзгә сүз диярлек кабатлап чыкты. Бүтән яңалыгы юк иде. Мәсьәләне тизрәк чишүне үтенде Вакыт аз калды, бер атнадан хатыннын кабат кузгалуы ихтимал. •»
— Тәкъдимен ни?
— Анысы инде, Шаһмиран, менә егетләрен эше,—диде Алаев, үзен бер читгәрәк калдырырга тырышып —Бу мәсьәләдә күрәсе кешеләрем бар. Ашыгам, бигәйбә. Сезнен рөхсәт белән.
— Рәхмәт, Александр Васильевич! Тырыша күр, яман ис таралмасын. Дәү абый әйтмешли. Чыгымнан курыкма
— Хикмәт хатында. Онытканмын, язып ал адресын, эш урынын да... Исеме— Мәгърүфә. Килдебәкова Мәгърүфә. Эштән нәкъ сәгать биштә чыга.
... Кичке якта Килдебәкова авыр сумкасын күтәреп өенә кайтып килә иде. Аның яныннан бераз уза төшеп чит ил машинасы туктады. Ике егет чыгып, фәләненче йортны ничек табарга дип сораштырды. Хатын ул йортның каршы якта, бакча эчендәрәк булуын аңлатырга кереште. Шул чак кемдер, арттан килеп, анын авызын каплады, өстерәп, машинага кертеп тә салдылар. Күзләрен, кулларын машина эчендә бәйләделәр.
Шактый озак баргач, каядыр тукталдылар, эт абалап торган ишек алдына, аннары өйгә алып керделәр, урындыкка дөпелдәтеп утырттылар, күзләрен чиштеләр. Мә, эч дип, кулына сулы стакан тоттырдылар, тынычланырга куштылар.
— Мине кая китердегез? Сез кемнәр'’
— Сорауны без бирербез. Телләнмичә генә утыр.
Хатын дерелдәп, тәрәзәгә карады. Төн иде инде Тәрәзәләрендә тимер рәшәткә. Йорт алдында биек койма шәпләнә. Эг һаман да абалый, котырынып өрә. Моның юньле җир булмавы күренеп тора. Бая машинадан чыгып сүз каткан егет тагын телгә килде
— Анда карау файдасыз, апа. Шәһәр дә, авыл да юк монда Әнә күрдең, биек койма, усал эт—бу яктан тыныч бул Исемен фу, тел әйләнми, Мәг... Мәгъ-рү-фә, фамилияң Килдебәкова. Шулаймы сон9
- Ис
— Килдебәкова, нигә дип үлгән кешене табутыннан кузгатасың син, анаңны сатыйм. Ә, алаймыни9 Ирен икән! Безнең дә якын дустыбыз иде Самат. Үлгән—беткән, аны терелтеп булмый хәзер Берәүне дә гаепләмәгез дип, язу калдырган бит үз кулы белән. Нәрсә, сезгә шул аңлаш ылмыймы?
— Балалары ятим,—диде хатын авыз эченнән мыгырданып.
— Шуннан?
— Үстерәсе бар ич. Башка ярдәмчебез юк.
— Кабердән кайтып үстерер дисеңме9
— Юк та.
— Ник сөйләшеп торасың шуның белән, ире янына олактырабыз— бетте-китте, вәссәләм.
Мәгърүфә курку катыш кинәт айныгандай булды. Уйнап сөйләшмиләр икән болар
— Зинһар, хараплар итмәгез, сабыйларым хакына,—дип, ялварырга кереште
— Сүзне шуннан башларга иде. Сабыйларыгыз безгә дә кызганыч, мона бит үзегез гаепле Ник чабасыз тегендә-монда, прокурорга. Президент белән өркетәсез, понимасш
Күрше бүлмәдән уналты-унҗиделәр тирәсендә ап-ак йөзле ике кыз карап тора иде Шо(|>ер егет аларны этеп, ишекне ябып куйды Аннары
кызларның кем булуларын аңлатты. Язмышлары хәл ителгән фахишәләр болар диде.
Ярты сл буе үзләренә хезмәт итүләрен әйтеп мактанды. Беркая чыкмыйлар, чыга да алмыйлар. Әнә шул сакаллы кеше саклый икән үзләрен. Тагын ярты елдан туташларны гамәлдән чыгарачаклар. Ә алар урынына яңалары килер. Килдебәкова, хәтта, бу урынга да дәгъвалый алмый—яше узган, кызыксыз. Димәк, гамәлдән чыгарырга гына кала.
Хатын үзенә чын фаҗига килүен аңлап, илереп еларга, тагын да ныграк ялварырга, антлар итәргә кереште. Хәсрәт ачысыннан гына барган икән, бүтән йөрмәс тә, сөйләшмәс тә, үлгән артыннан үләр хәле юк. Зинһар, оланнар, башларымны вәйран итмәгез, кызганыгыз ике ятимебезне. Үстерим шуларны. Чыгарып кына җибәрә күрегез. Ни булганын, ни күрүем турында авыз да ачмаска сүз бирәм, ант итәм. Зинһар вә зинһар!..
— Нишлибез, егетләр?
— Тагын прокурорга чапсынмы? Дөмектерергә кирәк!
— Хатамны аңладым, оланнар, кыймагыз җанымны, ни әйтсәгез, шуңа риза,—дип ялынды хатын.
Теге йомшаграк сөйләшүче миһербанлысымагы кинәт берничә төргәк акча чыгарып, Мәгърүфәнең алдына ташлады.
— Биш миллион, туйдыр балаларыңны, ләкин тынын чыкмасын, ләчтит сатып йөрисе түгел,—дип кисәтте.—Чишегез кулларын, бәйләгез күзләрен, өенә кайтарып куябыз.
— Кара аны, сука, икенче рәт сине монда ташып йөрмәячәкбез!
Бу юлы җан кыелмыйча калды. Өйрәнә бит егетләр дә бераз адәмчә эш йөртергә. Соңгы чиккә бармыйча да була икән хәл итеп. Шымчы тынычлансын инде, тәмам шыр җибәргән, югыйсә. Дәү абый ялдан йөреп кайткач, хәрби дәрәҗәсен күтәрергә кирәк булыр...
айлаулар узды, давыллар тынды. Инде борчылырлык нәрсә юк кебек. Нурлыгаян Хәлитов шифаханәдән савыгып кайткан, үз урынына баскан. Байталовны эт карарга куйган, хуҗалык эшләренә җигә башлаган. Монысы белән килеште Шаһмиран. Тик менә үзенен кәефе китеп тора, башы әйләнгәли, күңеле болгана, аппетиты булмаудан зарлана.
— Гел офиста ятасың, саф һава кирәк сиңа. Берәр атнага Казан-су буена ычкын,—дип тәкъдим итте Кенәз, кызны тыңлагач.
— Тәкә башы ашыйсым килә минем, Шамил.
— Ә!? Нинди тәкә?
— Белмим.
Кенәз, башын әле бер якка, әле икенче якка кыйшайтып, озак кына карап торды Шаһмиранга.
— Ну, даешь!
— Студент чакта Әстерханга помидор җыярга җибәргәннәр иде институттан. Шунда бер казакъ көтүчесендә кунакта булдык. Хөрмәт йөзеннән ул безне сарык башы белән сыйлады. Шуның тәме авыздан китми, бик ашыйсым килә,—диде Шаһмиран, ни әйтергә дә белмичә.— Чулмантауга ычкынырмын, ахрысы. Нурлыда сарык бар, тик беркөн ул баш дигәнен алып менмәгән иде. Чаңгыда да йөрми калам югыйсә. Карасана, март бураннары ничек котыра, дөиья күренми. Чаңгыда беренче разряд бит минем.
— Фара илтеп куяр.
Язмышы тартып китердеме соң монда Шаһмиранны. Беренче көнне аның янына, хәтәр тузынып, бер хатын килеп керде. И, китте, и, китте тезеп:
— Минем ирем сездәме? Шушында, диделәр. Кая ул? Нәстә акаңдьш,
С
ирем кая дим Кара, кара, нинди ир дигән була тагын. Маңгаенда менә- ә мондый, беләк буе мөгезе бар. Мир үгезедәй үкереп торган мужик үзе. Әйдә, вакытым юк синен белән әрепләшергә. Кая яшерден иремне9 Әйт, кая ирем?! Күр әле, кәпрәюен! Гел генә белмәмешкә салыша. Пеләмәннуй Сагындык Байталовны белмәгән кешеләр дә бар икән, билләһи! Аны безнең якның ана этләре дә таный.
Сагындык хатынын күреп телсез калды. Әче Нәсимә дә сүз әйтер хәлдә түгел иде. Тынлыкны Шаһмиран бозды:
— Менә сине алырга килгәннәр, Байталов.
— Мин кайтмыйм.
— Тавыш куптарма.
— Развод сорап хат җибәрелгән, теләсә нишләсен,—дип акланырга керешкән иде дә, Шаһмиран кырт кисте:
— Әнә, паспортың, хезмәт хакыңны өстәл тартмасыннан ал! Йә, тиз кыймылда!
Сагындык теләр-теләмәс кенә кузгалды. Паспортын куен кесәсенә яшерде Аннары өстәл тартмасын тартып ачты:
— Күпме алыйм9
— Теләгән кадәр.
— Бер миллионмы, икенеме9
— Җиттеме сиңа, Байталов, юкмы? Бишне, унны ал! Зинһар, күземнән генә югалыгыз!
Байталовлар җитәкләшеп ишеккә таба юнәлде. Ир хатынына йодырыгын иснәтте, тегесе җавап итеп телен чыгарып күрсәтте. Шаһмиран рәхәтләнеп көлеп җибәрде, аша Байталовлар да кушылды. Ачулары таралды
— Каты бәрелгәнгә үпкәләмә, җанаш, кунакка килеп чык,—дип чакырды әче Нәсимә Шаһмиранны, ишектән чыгышлый.
Өйгә ниндидер ят ис сеңеп калган иде. Җилләтергә дип. Гөлшәһидә тәрәзәне барып ачты.
арт бураннарыннан соң урман каз мамыгына төренеп, тынып калган. Чыршы-нарат кар түшәлгән кәүсәләрен чак күтәреп тора. Болай да ак каеннар тагын да аграк булып, акшарлагандай күренә, чуклы шәлен бөркәнгән кар кызын хәтерләтә Дөньяда аклык, пакьлек хөкем сөрә.
Көз мәлендә нык җилләгән иде. К.ыш бабай кырдагы бөтен байлыгын урманга китереп тутырган икән. Атна буе котырган март бураны да үз өлешен өстәгән. Гөлшәһидә чаңгыдан юри генә төшеп караган иде, бот тиңентен батты. Монда таудан шуу турында уйлыйсы да юк. Бераз йөреп кайтса гына инде. Атлый торгач, шактый юл алды чаңгычы, үпкәләр сафланыр, ичмасам, дип фикер йөртте ул. Кинәт урман аланына килеп чыкты. Җәен биредә Сабан туе ясап, көрәш кенә оештырасы икән ләбаса. Бүген алан ак юрган япкандай кабарып тора. Сагындык битедәй шоп- шома. Гөлшәһидә күтәрелеп, агач башларына күз салды. Нинди әкият! Нинди хозурлык! Мин—җиңүче!—дип кычкырасы килде аның. Әмма аваз салмады, тынлыкны бозарга базмады. Кыз, алан кырыендагы карачкыны күреп, туктап калды. Сунарчы этеме соң?! Кая хуҗасы9 Эзе дә күренми Гөлшәһидә эткә таба атлады. Кинәт теге йонлач та кузгалды. Буре JVI бу! Туп-туры килә. Ун-унбиш метр кала ерткыч туктады, ипләп кенә утырды да чаңгычыны күзәтә башлады Ары таба җибәрмәскә исәбе, димәк Ә анда тирән елга-чокыр. өне шундадыр, күрәсең.
Нишләргә9 Әлбәттә кире борылырга. Әнә бит. юл бирми, җибәрәсе килми. Гөлшәһидә кайтыр якка берничә адым гына атлады, бүре тыйтаклап боҗра ясарга кереште, юлны бөтенләй ябып куйды. Хәзер инде капма-
М
каршы якка килеп чүнкәйде. Гөлшәһидә чаңгыларын чокырга таба борган иде, бүре әүвәлге урынына юнәлде, ләкин баягыча утырмады, тирәли әйләнеп йөри башлады, һаман тыйтаклый. Алгы ун аягы сынык икән ерткычның. Бәлки капкыннан ычкынгандыр, йә сунарчы ядрәсе тишкәндер. Димәк—ки, корбанын куып тота алмый башлаган—ач бүре. Хәтәр бу! Ташланырга җыена.
Жәйге чак булса, Гөлшәһидә ике дә уйлап тормас, сугышыр да, җиңәр дә иде. Монда бот тиңентен йомшак кар. Чаңгыда калырга шулай ук ярамый—кымшатмаячак та. Кыз кайтыр якка кузгалырга ниятләде Бүре яңадан юл өстенә килеп басты. Инде ул утырмый, тешләрен шакылдатып ырылдый. Күзләре яман ялтырый. Гөлшәһидә сыңар чаңгысын. таякларын карга кадады, бияләйләрен кесәсенә салып, ялан кул калды. Бер чаңгысын сөңге итеп бата-чума бүрегә якынлашты. Ерткыч, урынында биеп тора башлады, сикерергә әзерләнде. Ике ара өч-дүрт адым гына. Бүре әле уңга, әле сулга ташлана, ыргылырга җайлы мизгелне чамалый. Гөлшәһидә чаңгы очы белән ерткычны чөеп җибәрде. Бу исә, җанварны котыртты гына, ул чинап, инде үзе ташланды Чаңгы очы белән кыз бүрене муеныннан басып җиргә екты, әмма йомшак кар арасыннан ерткыч башын бик ансат тартып чыгарды. Сугам дип, чаңгыны күтәрергә ярамый, ерткыч бер генә сикерәчәк. Тинтерәтергә үзен. Әлегә аны этеп, чөеп кенә торырга мөмкин. Ниһаять, ерткыч яны белән килеп төште. Гөлшәһидә бар көче белән чаңгыга ятып, тегене карга батырды, котылырга ирек бирмәде, шуышып янына ук килеп җитте, кул кырые белән бүренең умыртка сөягенә китереп тә орды. Сөяк чартлап сынды, ерткычның арт саны тотрыксызланды, асылынып калды. Ул инде сикерер хәлдә түгел иде Чаңгы очы белән селтәп ыргытылган җанвар, яман чинап, чокырына таба шуышты. Сыңар аяк кына аны әллә ни өстери алмый иде инде. Гөлшәһидә артыгын каныгып маташмады, чаңгыларын киеп, дача ягына юнәлде.
— Ярый әле теге хатынның ирен үзенә биреп җибәрдем,— дип куанды Гөлшәһидә.
Бакаев ул сөйләгәннәргә ышанды да, ышанмады да. Бу бәладән Шаһмиран түгел. Кенәз котылды булып чыга әле монда. Әгәр кыз белән берәр хәл була калса, Дәү абый, беренче чиратта, Шамилнең башына җитәчәк иде Ходай саклады.
— Инде, Шаһмиран, давай, ычкын Төркиягә, Дәү абый да көтәдер,— диде Кенәз, катгый таләп куеп.
Кәефе бөтенләй үк көйләнеп бетмәгән иде әле офис хуҗасының. Күңеле болганып җәфалады, ара-тирә коскалады да. Әмма эченнән нык сөенде, тикмәгә генә тәкә башына нәфесе төшмәгән икән—рәхмәт Нурлыга, туйганчы сыйлады, ичмасам. Атна буе дачада яшәсә дә, Гөлшәһидә Сагындыкны үзенә якын җибәрмәде. Оныт син ул кичне, бүтән кабатлама, исенә дә алма, дип кисәтте. Шуның белән мунча-цирк вакыйгасына нокта куелды.
Гөлшәһидә иртәгә Төркиягә, Антальядагы виллаларына очарга тиеш иде. Ашыгыч рәвештә офиска Нурлыгаян Хәлитов килеп керде
— Нишләп йөрисең?
— Кенәз чакырды?
— Тәртипме сон?
— Ул-бу юк. Тик менә дачаны караучысыз калдырырга ярамас, дим.
— Тап бер юньлерәк адәм.
— Байталов килгән иде.
— Эзе булмасын! Кенәз белән хәл итегез.
— Сиңа хат калдырып китте,—дип, Нурлы Шаһмиранга конверт сузды.
Серле хат.
“Исәнме-саумы, гүзәлләрнең гүзәле Шаһмиран—минем ялкынлы мәхәббәтем, алтыным, зөбәрҗәтем, татлы җимешем, мәңге онытылмас шаян колыным' Нишләттең син мине? Аерылганнан бирле ашым—аш, йокым йокы түгел . Барысы да үкенечкә булыр дип кем уйлаган аны' Ятсам-торсам, чыксам- керсәм, күз алдымда шәүләң тора, исләремдә гел син генә, җаныем, белмисең генә. Тыныч кына йоклап яткан йөрәгемдә ниләргә дип сөю утын кабыздың икән, Шаһмиран гүзәлем! Кабыздың да үзең ташлап киттең Тилмерепләр үлсен, дидеңме ?!
һай, ул беренче һәм соңгы төнебез!Аны оныту—дөньядан юк булу. Хәтерем беренче кичебез хатирәләре белән яши Бүлмәң—иркен болын, син шул болында уйнаклап йөргән колын идең ул кичне Бәхетле, мең кат бәхетле идем мин ул кичне . Ә син шуларны онытырга дисеңме? Булмый да, булдыра да алмыйм, саргаеп үләрмен күк синсез
Күз алдымда буй-сыннарың, түгәрәк алмаларың сулышыңның кайнарлыгы әле дә җанымны өтеп-өтеп ала. Син онытсаң да, мин гомер-бакый оныта алмам, ахрысы Очрашу, кавышу өмете белән яшим Әгәр рөхсәт итсәң, качып түгел законлы аерылып килер идем яныңа. Синнән хәбәр көтәм Кавышуга өметләнеп калам.
Сагындык Байталов"
— Дурак! Ду-у-ра-ак!—дип сузды Шаһмиран, хатны туксан тугызга ерткалан Юк-бар адәмгә бәйләнсен, шулай буласы билгеле. Ужым бозавы' Хатын-кыз күрмәгәндәй кылануын кара син анын Хәер, ник сүгәргә әле аны, сагына-саргая бирсен. Рәхмәт әйтерлек бүләге калды ич. мәңге онытылмаслык. Юк, Шаһмиран яшертен генә күп тапкырлар искә алыр әле “пеләмәннуй” Байталовны—шунсыз булмый ул.
айнап торган диңгез, эре бөртекле алтын комлык. Шул комлы ярдан ук башланып киткән яшеллек, урман, биек-биек таулар Яшеллек арасында ак ташпулатлар, виллалар шәйләмә Сихри манзара Таулар итәгемдә Әмир Шаһназаровнын ике катлы, берничә бүлмәдән торган вилла-дачасы Йорты артык зур булмаса ла, жиләк- жимеш бакчасы шактый мәйданны били, ишек алды уртасында жыйнак кына бассейны да бар Моннан өч ел элек әзер килеш сатып алган иде Анталья менә шул була инде! Рәхәтләнеп ял итә бир.
Антальяда яши башлагач, Әмирга төрек малае тынгы бирми башлады Хыялы белән ул аны муенына атландырып та йөри инде, диңгез, урман, тауларны күрсәтә. Ул Гөлшәһидәне чакырырга ниятләде
— Билет кесәдә—иртәгә1 очам,—диде тегесе, хәл-әхвәл сорашкач та.
Гөлшәһидәнең килүе Әмир өчен бәйрәмгә әйләнде Ул аны капка төбендә иртәдән бирле көтә иде Алдан әзерләп куйган сүзләрен тезде:
— Бән сәнс чок бөкләдем чок өзләдем
_ Күр син бу төрекне,—,иш, Гөлшәһидә Дәү абыйсынын олы кочагына ташланды.
— Бән бираз түрекчә конуша билирим
— Бән конушамуйорум шул,—дип көлде кыз —“Бәкләдсм" ни дигән сүз, бик хәтәр түгелме?
— "Көттем” сүзе.
— Ә нигә эзләдем дисен9
— Эзләдем түгел, өзләдем—сагындым дигән сүл була
— Төрекчә әйбәт сөйләшә башладык,—диде Гөлшәһидә, кочакта килеш _ _ ,,
Чыннан да сагынышканнар иде алар бер-берсен Мондый чакларда Әмир кызны озаклап ычкындырмый, анын кайнарлыгын татып рәхәтләнә
К
Әмир ялдан канәгать булуын, хозурланып яшәвен әйтте. Ике атна элек Истанбулга барып, “Ак банк”тан Гөлшәһидә күчергән долларларны алып кайткан. “Шул тиклем салмасаң, нишлим аның белән, әнә, тик ята”,—дип битәрләде кунагын. Шаһназаровның бүтән сөйләр яңалыгы юк иде. Комлыкка кызынырга да сирәк төшә, әүвәлгечә хатын-кыз белән аралашырга ашкынып тормый.
— Теге юан корсагыңны очраттым,—диде Әмир, башка сөйләр яңалыгы калмагач.
— Кайттылар инде. Үзем җибәргән идем. Сәүдәгәр кемгә кара гаңда да тырыша, аңа сүз юк.
— Җәгъфәр син ярата торган кефаль балыгы алып кайткан, керәбезме?
— Бакча тагын да матурайган.
Гөлшәһидә керергә ашыкмый иде. Бу юлы Антальяга гдпкынып килде, озаклап ял итәргә, Дәү абыйсын иркәләргә дип. Ә ул балык турында сөйли. Балык капты бит инде... Гөлшәһидәнең күзләре һәр нәрсәгә сөеп, иркәләп карый иде бүген.
— Былтыр мин утырткан Сөүт, Кабак агачларымы соң болар?
— Дымлы туфракта тиз үсәләр,—дип, Җәгъфәр-бәй, кунакларын өйгә керергә чакырды —Боерыгыз, әфәндем! Ханым-әфәнде, эчкә узыгыз!
Антзльядә бәйрәм башланыр сәгатьләр килеп житкән иде, мәгәр.
атын-кызның осталыгы серне саклый белүдә. Акыллы жанбикә аны аз гына иртәрәк тә. чыпчык борыны кадәр кичегеп тә чишмәс, тиешле урында тиешле кешесенә тиешле вакытта, нәкъ тиешле дәрәжәдә җиткерер. Бу инде ышаныч яулау, мәхәббәткә тиенү, уңышка ирешү дигән сүз. Мондый талант Гөлшәһидәне дә читләтеп узмаган иде. Ул тәвәккәлләде...
Истанбулдан Казанга чаклы очкычта Әмир Шаһназаровның тез өстендә төрек малае тирбәлеп кайтты. Фатир ишеге төбендә көтеп торган билгесез адәмнәр дә аның кәефен җибәрә алмады. Беренче генә килүләре түгел бит. Кемнәр булса да иртәрәк кузгалганнар, Шаһназаровка аяк чалырлык көч юк әлегә. Шулай да яманаты чыккан система төймәләренә басарга туры килер бәлки. Әнә, төрекләр ни әйтә: кылыч белән шаярма, ул ике яклы, диләр.
“Чулмантау” түрәсенең койрыгы озын, үзе шома йонлы, аны эләктереп алу мөмкин түгел. Дәү абыйларының ишек төбенә кемнәр килгәндер тагын?!.
Икенче кисәк тәмам.