Логотип Казан Утлары
Шигърият

САЛАВАТ КҮПЕРЕ АСТЫНДА


Көзнең тын сурәте
Китмәгезче, диеп ялварсам да, Тезелешеп чылбыр шикелле. Җәй артыннан калмый, юлга чыга— Ерак юлга—казлар төркеме.
Язгы сөенеч, җәйге ямьнәр белән Кай арада бер ел яшәлгән!
Көзге көннәр сөенә алсын өчен Инде кирәк сабыр аһәңнәр.
Илдән, җирдән китеп барган чакта, Кирәк буламыни күп сүзләр! Кошлар юлы олы максат тулы— Исән кайтып, кабат күрешүләр.
Юлда, кошлар, афәт очрамаса, Чылбырны сез үзегез өзмәссез!.. Өметләрнең, көзнең тын сурәте Канат җилпи—сүзсез, күз яшьсез.
1966 '97/
Яманга юл саба кояш. Яхшыга да шул кояш. Көтик, килер акылга, дим, Гел битараф булалмас.
Тик илләр бозык чагында Юллар төзек калалмас. Көтикме юл салышырга Килер дип безгә алмаш?
Төзәтә башлыйкмы юллар, Заманны төзәтмичә?
Ничек юллар салыйк, кая Илтәчәген белмичә?
Кая китте кыйбла? Ул бит Бар кебек иде кичә?
Ә иртәгә? Узар, ахры, Ул да нәкъ бүгенгечә.
1993
Сәмруг кош
Мин Сәмруг кош бугай...
Бирде Ходай,
Игелеген күр дип, мул ризык.
Бирде Ходай, амбар тутырып, бодай— Йөз ел, мең ел яшәп булырлык.
Бөртекләрне саный белмәдем тик. Җилгә чәчтем гүя яртысын.
Ризык кадерен, вакыт кадерен белү Аңга җитте килеп артык соң.
Инде күрәм: бодай бөртекләре Көшел-көшел түгел амбарда.
Биниһая төсле ризыкны да Кирәк икән уйлап кабарга.
һәм кабарсың көнгә син өч бөртек, һәм бер бөртек таман тоелыр.
һәм соңгысын йотмый сакларсың син. һәм шул килеш күзең йомылыр.
Еллар, еллар күпме калдыгыз сез Гомер дигән серле амбарда?
Тиеш бугай бодай бөртекләрен Син берәмләп инде санарга.
1997
Байлыгың
“Елларым—байлыгым!’’—диеп, Җырлаганнар хаклыдыр. Яшәлгән елларны җыйсаң, Хәзинәләр чаклыдыр.
Кайсын алтын, кайсын көмеш. Кайсындыр бакыр дидем. Бик ялынып сорасалар. Бәхәссез сатыр идем.
Сатыр идем. Акчасызга Бушлай өләшер идем. Бәлки шулай юмарт дигән Данга өлгәшер идем.
Йә, кем ала?! Әллә бәя Төшерик тагын дамы? Кыйбатка түгел, бушлай да Алучы табылмады...
Нишлик? Шулай җуябызмы Елларның без барлыгын? Булсын, калсын хак байлыгың— Эшең, исемең, саулыгың.
1997
Бозлар аккан чакта
Казансуда бозлар аккан чакта, Кыйгак-кыйгак казлар кайткан чакта, Тарих катламнарын вата-вата. Су төбеннән риваятьләр калка.
Дәрья төсле еллар агып ята, Карашларны гасырларга тарта. Табан белән карап өске якка,— Каткан бозга,—ага иске ката.
Ә янында төссез бүрек ята, “Башлар кайда?"—дигән уй кузгата. Башлар әллә калка, әллә бата... Әрәмәдә кемдер мылтык ата.
һәйкәл булып, баһадирлар кайта, Аларга тиң ирләр, кызлар арта. Су төбеннән риваятьләр калка, Каңгылдашып казлар кайткан чакта.
Бозлар аккан чакта.
1994
Көч билгесе
"Чор—безнеке!”—диеп күкрәк кагу Синең көчкә дөрес билгеме?
Диңгез кыслалары океаннарда Тусалар да йөзә белми бит.
Тау куышы хөрлек була алган, Хәнҗәр тоту ирлек булалган. Инде яман кулдан хәнҗәр тартып Алганнарны көтә бу заман.
Җай чыкканда кысу, чәнчү, тырнау Кыслалардан сиңа күчкәндер. Үз намусын чор шөһрәте иткән Көч билгесе ләкин бүтәндер...
1975 /98/
Өч дәһшәт
Ут. Су. Хатын-кыз.
Көн саен
Янап торган өч дәһшәт.
Тап шулардай гүзәлрәкне, Кадерлерәк, кирәгрәкне— Кара шуларсыз
Яшәп!
1994
Бәет
Мәхәббәт мине күккә очырды.
Мәхәббәт мине атып төшерде.
Туялмыйм тиргәп күзең-кашыңны, Шулар ашады газиз башымны.
“И ялгыз башым, и тыныч ашым!”— Шулай дип, тыныч түгелә яшем.
Сау бул, хуш, сиңа бәхетләр телим, Үз бәхетемне уйлый ук белмим.
Күргәч көлсәм дә, син бел, инде мин Мәхәббәт өчен тере түгелмен.
Үпкән-кочканга йомгаклар ясыйм, Мәхәббәтемә чыгамын ясин.
Көям тик шуңа: табынып сиңа, Кемдер бит тагын булачак фида!
Дуслар, сөегез, һич итмәм гаеп.
Ә мин гыйшкыма чыгардым бәет.
1997
Мин—җил түгел
Тәрәзәмне ник кагасың, Бармы, җил, әйтер сүзең?
— Мин—җил түгел, яшьлегеңне
Алырга килгән көзең.
Син тагын, тагын килгәнсең,
Тәрәзәмне кагасың.
— Мин—кышың, килдем алырга
Чәчләреңнең карасын.
Нишләп әле бик ешладың,
Ник ашыгасың артык?
— Мин—уең синең, мин—Вакыт.
Кара—мине туктатып!..
1998
Бергәлеккә артык күнеккәнгә, Җуйды бугай төсен мәхәббәт. Яңарышлар әллә кирәк булды, Ялгышлармы булды бик хаҗәт...
Аерылганда очы селкенмәде Күкрәгеңә төшкән яулыкның. Нишлик, нишлик, тик югалгач кына Беләбез бит кадерен саулыкның.
Тыныч агыш, уртак сагыш белән Вакытлыча диеп хушлашкач: “Коткар!"—диеп беребез салыр аваз, Кире кайтыр юлны югалткач.
1985 /95/
Яшел чагын юксыныптыр, Уйчанланды урман-кыр. Моңланды болыт, яшенле Күкрәүләрен уйлаптыр.
Җитезлекне алгандырмы Җор куян баласыннан.
Узып китте яшь чибәр кыз Куаклар арасыннан.
Елмаеп кул болгавыннан Хушлашканы сизелде. Сөюме китте ашыгып, Әллә гомер үземе?
1998
Йөрәккәем, басыл инде. Ашкыну тиеш түгел. Күршеләрдә пешкән җиләк— Ул синең җимеш түгел.
Тынычлан, болай ымсынма Ят бакча җимешенә.
Булды, җитте, җитте, кермә Яшь көннәр өлешенә.
Тыңла, зиһен киңәш бирә— Киңәшнең иң дөресен.
Аның сүзен тыңлый белсәң. Тигезләнер тибешең.
Тыңла, һич тә ялгышмыйча Йөри сәгать, келт-келт дип. Үзеңә дигән вакыттан Булмый узып китеп дип.
Ияр минем йөрешемә, Бу иң дөрес йөреш дип. Дөрес, дөрес! Тик безгә шул Кирәк түгел дөреслек.
Кирәк түгел.
1998
Салават күпере астында
Кояшны болытлар каплагач, Күк йөзе, яшеннән чатнагач, Коелып төшкәндәй тоелды. Ә дөнья шатлыкка коенды.
Шатлыклар күкләргә ашты да, Кояшлы уй туды башымда: Әйдәгез, туганнар, җыйналыйк Салават күпере, Салават күпере астында.
Ул күпер—офыктан-офыкка, Офыклар тоташкан дуслыкка. Бер якта кыялы таулардыр, Бер якта киң сулы ярлардыр.
Ярларны, тауларны бәйләгән Киңлектә без җәйләр җәйләгән. Бергәләп сайрашкан сабанда. Бәйрәмнәр гел бергә һаман да.
Салават күпере төсләре Күкләргә ирешкән хисләрдер. Чирәмдә сабыйлар йөгрешә. Бәйрәмдә безгә дә килешә.
Шатлыклар күкләргә ашты да, Кояшлы уй туды башымда: Җыйналыйк Тәңребез каршында, Салават күпере, Салават күпере астында!
1998